Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗЛЫК УТЫ


Ни ул әрни безнең җанда, Ни ул туа безнең аңда!
М. Әгьләмоа
абигатьтәге һәм җәмгыятьтәге һәр нәрсәнең, һәр күренешнең үзенә бер үсү. үзгәрү юлы була.
Кешенең дә әнә шундый рухи үсеш, үзгәреш юлы бар. Тик ул алдан бирелгән яки сызып куелган әзер юл түгел Аны тышкы тирәлекнең, тормышның һәм үзенең эчке халәтенең һәр даим үзгәреп торучы ситуацияләре буйлап, шулар эченнән, шулар аша, шулар арасыннан кеше үзе’ сала, үзенең рухы. җаны, акылы белән берлектә сала.
Заман яшьләрен рухи формалаштыруда, шәхес буларак ныгытуда, чыныктыруда партиябез куйган төп лозунг: «һәркемгә — ныклы идея ышанганлыгы һәм актив тормыш позициясе!» Әнә шул юлның кеше күңеленнән табигый рәвештә килеп чыккан булуын, алар арасында каршылык калмавын таләп итә. Ягъни яшь кешенең иң башта үз күңеленең ышанычлы, дерес һәм ныклы иманы булсын, шуны ул эчке дөнь-ясының аерылгысыз бер өлеше итеп яшәтә алсын. Ә аннары инде реаль, практик яшәештә, аның һәр мизгелендә үзенең шул иманына тугры булып уйлый, эшли һәм көрәшә белсен
Әлеге тугрылык тормышның иң зур ва-кыйгаларын, тирән, олы масштаблы күре-нешләрен, үткән чорларның күренекле шә-хесләрен аңлауны да җиңелләштерсен, аларның яшәүләрен бер-берсенә шактый аваздаш итсен. Әнә шундый аваздашлык бүгенге художникка тарих, үткән чорлар турында сөйләгәндә, уйланганда безнең хәзерге яшәешебез өчен бик кирәкле нәтиҗәләр ясау, үткәннәр тәҗрибәсен бүгенге. җанлы тормышка китереп ялгый алу, бергә яшәтеп җибәрә алу мөмкинлеге бирә.
...Менә шагыйрь М. Әгъләмов та бер шигырендә үткән чорларның бөек кешеләре тормышы белән очрашкан. Ул аларны — бөекләрне — бүгенгә, үзе янәшәсендәге яшәешкә дәшә:
Мин чакырам Әмма алар кайтмый.
Алар кайтмый, легендада кала Ә үзебез менә сизмибез да. Алар беэда — бездә кабатлана!
Бүгенге катлаулы тормышта яшәүче кешенең, үзен һәр мизгелдә үткәннәр белән нык бәйләнгән итеп тоючы, үзен үткәннәрнең диалектик үсешенең бер җимеше, бер җаны итеп тоючы кешенең күңел дөньясын ачып салу бу. Ул үзенең урынын хәрәкәттәге тарих эчендә күрә.
Китаптан тагын бер мисал: яшь егет үз халкының ерак тарихына кагылышлы кадерле ташлар арасында йөри. Шул чагында аңа бер юлаучы очрап, нишләп йөргәнен сорый. Егет: «Бабамнар кичергән йөрәк өзгеч кайгыларны кичерәм»,— дип җавап бирә Ә юлаучы, бүген еш кына ишетергә мөмкин булганча, аңа: «Кайгырма юк өчен!. —ди җиңел генә. Шуннан соң егет әлеге юлаучыга менә нәрсә белдерә:
— Кайгылар зур итәләр.
Шәхесне үстерүнең, аны чордашлары каршында җитди сүз әйтерлек олайтуның шифалы чишмәсе—халык тойгыларын, аның иң эчкәредәге уй-хисләрен кичереп олы булу, шулай үсү җирлеге табылган бу сүзләрдә.
Атасыннар, айда. «хыялый» дип.
Булсак булыйк, айда, «фанатик» Әмма яшик — дәрес дошман күреп. Әмма языйк — дөрес яратып
Т
Күрәсезме, биредә дә шагыйрь өчен иң мөһиме — дөрес дошман күреп яшәү! Иң мөһиме — дөрес яратыл язу! Димәк, тугры булу, һәм ул — тормышның башка бик җитди күренешләре белән бәйләнгән, аларның килеп чыгуына сәбәп булган реаль көч чыганагы. Без аны «Николай Ершов турында уйлану» шигырендә ачык тоябыз.
Чыпчыкларга кыек — оя. Бөркетләргә — биек кыя.
— кебек кискен һәм кыю фикер белән башланып китә ул шигырь. Аңлашылса кирәк, бөркетләр — халыкның батыр уллары, биектә һәм туры юл ярып баручылар, чыпчыклар исә (без бу кошларның үзләрен күрүгә караганда күбрәк тавышларын ишетәбез) — нәрсәгәдер ышыкланып, кырыйгарак посып, җайлабрак, үзләрен кискен хәлләргә куймыйчарак яшәүчеләр. Николай Ершов, әлбәттә, беренчеләр арасында.
Халык ечеи яшә. Ирекне Һәр адымда сакла. һэркайда — Милләте юк анык — Ирекнек. Катан да бер аңа. Байкал да...
Ниһаять, шагыйрьнең бу зур шәхес турындагы һәм башка кешеләр, аларның ничек яшәве хакындагы уйларының иң көчле, иң калку җире:
Ут гомерләр калмый юк булып. Ялкын булып дврли уйлары.
М. Әгьләмов бу шигырьдә Николай Ер- шовны һәм Галимҗан Ибраһимоа, Мулланур Вахитовны тормышлары мәңгелек утка — яктылык көлтәсенә әверелгән кешеләр итеп күрә.
«Исәнме, йөрәкянең1 шактый шигырьләрендә ялкынланып раслау яки нәфрәтләнеп кире кагу, шул каршылыкларның тере яшәеше чагыла. Шагыйрьнең күңел күзе аларда, нигездә, кешенең социаль яшәешен, аның башка кешеләр белән актив чолганышта булган тормышын күзәтә. Фикер һәм хис дулкыннары әнә шул сферада көчлерәк булып һәм тирәннәнрәк хәрәкәтләнә. Әлеге үзенчәлек — әлбәттә, иҗат уңышы. Ләкин китапта шулар арасында да аерылып, үзләренә бүтән бер игътибар сорап торган берничә шигырь бар. «Җилле көндәй җил- леләр", «Соңгы сүз», «Төнге сулар» һәм «Язгы уяну» — әнә шундыйлардан.
Чыкты буран — ком бураны. Өермәсен тыялмады
Чыкты болыт актарылып, Офыкларга сыялмады Килгән иде кояр булып. Бар дөньяны юар булып. Ул яумады
Жан биргәндәй талпынды да Ауды басу уртасына Теткәләнгән ялгыз нарат.
... Озаккарак китте шул. әй. озаккарак.,,
Алып китте басудагы
Өеп куйган күбәләрне.
Салам эшләпә чөйгәндәй.
Алып чөйде түбәләрне
Керде әллә ничә төргә, Ә игелек күрсәтергә Теләмәде.
Тик сөенде давыл белән Суга төшкән мамык канат. Еракларга китеп барды Башын чөеп, горур карап.
.. Озаккарак китте шул. әй. озаккарак...
Табигатьнең кешене зарыктырган бер күренеше — коры җил котыруы тасвирлана шигырьдә. Ә кешеләр аннан яңгыр көтәләр. Табигать алышынуының, үзгәрүенең шигырьдәге нечкә реальлеге, кеше тойгыларының дөреслеге нәтиҗәсе булып безнең күз алдында, күңелдә бөтен җанлылыгы, тәэсир көче белән образлы күренеш пәйда була, яши башлый. Ә шулай да шигырь табигатьнең шушы бер күренёше хакында гынамы?
Юк, «Җилле көндәй җиллеләр» табигать турында гына түгел, моңа аның исеме үк ишарәли: «...җиллеләр >. Димәк, шигырь кешеләр турында. Бу юлы шагыйрьнең иҗат дөньясы тудырган яктылыкта буш, коры җил тудырып, файдасыз шау-шулар белән мавыгып, эш кыяфәте чыгарып йөргән затлар ап-ачык булып күренә. Үзәккә куелган проблема шул: буш тузыну белән генә алдырып булмый, һәр шәхестән халык бары тик эш, чын эш көтә.
Картлар тора көлемсерәп
<Файдасызга очынуны яшьләргә бер күрү кирәк Яшьләргә бер күрү кирәк».
Ә «Соңгы сүз» шигыре исә бер карауга инде байтак кабатланган темага багышланган кебек. Яшь егет үз гомерендә беренче мәртәбә зур сугыш белән очраша. Анда яшәү дәрте чиксез көчле. Чөнки ул «яшәү» дигән матурлык белән яңа очрашкан гына әле, аның белән ныграк танышасы, аннан үзенә күбрәк бәхет, шатлык һәм кешелек ләззәте аласы килгән иде. Шуңа аның күңеле куркыныч, шом сизә, һәм егет әйтерсең ярдәм сорап, күңелендәге яшәү көченә, омтылышына мөрәҗәгать итә, аның шушы куркыныч мизгелдә үзен яклавын, үлем кулына бирмәвен тели.
Ик беренче зур сугышка керәм бүген. Ин беренче зур сугышны күрәм бүген Идел буйларында якты киңлекләрдә — зәңгәр күгем.
Зур сугышка керам бүген.
Көтә мине яр астында инеш.
Суы — көмеш.
Озаккарак китте бугай, озаккарак.
Күзен текәп коткай иде һәммә тараф
Мяв каИтыргв твеш исән килеш.
Маа каВтырга твеш.
Мии каЯтырга тиеш туган илгә.
Мин кавтырга твеш тугая еЯгэ
СабавтуЯга алган затлы киемнәрем калды,
.Маи каЯтырга тиеш вЯгә—
Әйе, яшәүнең зурлыгы шигырьдә гап-га- ди итеп, әмма үзәккә үтәрлек моң белән ачыла... Күңелгә яшәү белән аерылу моңы ташкыны агыла... Яшәүнең кадерлелеге, зурлыгы тешенелә. һәм шигырь
Илгә кайтыр эчен исән кклеш. Без жинәргә тиеш.
— дип бетә. Яшәү өчен кирәкле, аны зурайта торган моң.
Шагыйрь күңеленең әнә шундый моңы кушылу нәтиҗәсендә әсәрдә сурәтләнгән гади генә зурлык, масштаблылык, көчле гомумиләштерү сәләте алуын күрәсең. Әйтик, мәсәлән «Халык урын бирә: төркем булып Кереп килә арган савымчылар. Берәм-берәм түргә уза алар. Халык урын бирә, дәшеп ала... Шигырьләрем җитдиләнеп кала»... Шагыйрь үзенең җитди, олы эш кешеләре, үтә акыллы кешеләр алдында басып торганын белеп алган шикелле, без. укучы-лар да, тормыш турында тирән гамь белән дшәүче күңелне, аны дулкынландырган көчле заман җилләрен, агымнарын тоеп алабыз.
Каләмдәше Зөлфәткә багышланган «Язгы уяну» шигырендә шагыйрьнең күңел төбе тагын да тирәнрәк ачыла.
Бгр тунабыз шулай.
Бер якабыз Без таударак. Аллан уянабыз
Безиен икнән свел дәшәдәшә. Ип беренче бездә уйный рәшә
Бусы инде, безнеңчә, шагыйрьләр яшәве турында гына түгел, ә һәр кешенең дә башкалар өчен бер ут булырдай балкып, күңеле белән югарырак, рухы белән таударак, җаны белән алдан уяныбрак яшәргә тиешлеге турында Салкын исәп-хисапка, тормыш ваклыкларының баш әйләндергеч ыгы-зыгысына баш имичә, саф һәм матур, олы һәм тирән күңел белән ахыргача яшәү идеалы әнә шулай раслана. Ә икенче бер урында исә шагыйрь төнге учакка карап уйлана: «Инде сүнәр... Уяу кеше җитми Ыргытырга коры талчыбык»
Кыскасы, шагыйрь М. Әгъләмовның ышанычлы позициясе—аның поэзиясенең тамыры нык булу, тирәнгә киткән булу дияргә мөмкин. Бу тирәнлек халык күңелен үзеңнеке итеп тоя алып яшәүдәндер, күрәсең һәм шуннан ук килеп чыга торган икенче ныклык — ул шагыйрьнең һәрчак үз күңеле белән бердәм, аның белән бер сүздә, бер омтылышта булуы. Шушы ук сыйфат дәвам итеп иҗатның тагын өченче ныклы җирлеген хасил итәдер дисәк, анысы тирән хислелек, моңлылык, шигырьдәге хәрәкәтләр һәм авазларның кешеләрдәге тирән кичерешләргә барып тоташканлы- лыгы дияргә тиеш булабыз.
Инде шагыйрь тоткан фронтның йомшак урыннарын эзләп карасак, мөгаен, шундый- рак бер фикергә килербез: һәр үсемлекнең— биредә исә поэзия үсемлегенең — үсүе өчен тирән тамырдан килгән көч кенә түгел, ө өстән, без сулый торган һавадан, атмосферадан алынган матдәләр дә бик кирәк. Шуны аңлап, шагыйрь киләчәктә үзенең поэтик энергиясен шул якка күбрәк юнәлтсен — бүгенге һаваны ныграк сулап, аны тамырдан килгән сут белән күбрәк кушсын, яхшырак синтез булдырсын иде.
Аннан соң М. Әгъләмовның кайбер ши-гырьләрендә бераз кабатлану, элек шагыйрьнең үзендә яки башкаларда инде очраган уй-хисләрне яңартып язу да күренеп ала. Димәк, шагыйрьгә тагын да күбрәк фәлсәфи яңалык кирәк! һәрбер шигырьнең яңа бер ачыш булуын көтә бит укучы.
Ә укучының мондый өметләре акланырга тиеш. Шагыйрьнең бер дустына атап язган сүзләрен аның үзенә карата да кулланып була.
Ышан, дустым, килер язга ышан!
Бушан, дустым, шигырь язма! Бушан! һәрбер күзәнәген тора моннан — Ул вакытлы тукган. Тик вакытлы тунгаи.
Менә без яңа бер китап укып, шагыйрь кичергән олы хисләр, тирән кичерешләр эчендә яшәп алдык. Шул кайнар һавалы дөньяда йөрдек, шигырьләр тудырган уйлар белән уртаклаштык. Шушы яшәп алу, шушы йөрү безнең күңелгә нәрсә бирде? Ни белән баетты ул безне? Йомгак ясап әйткәндә, бу яшәп алу безнең күңелгә тын-гысызлык уты салды. Безнең рухи дөньябызда үз-узенә һәм тормышка карата сизгерлек тудыра торган бер ритм, сүнми торган эчке пульс булдырды.