Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

Робагыйлар


Хезмәт бөек, әгәр анда заман чагылса, Хезмәт гүзәл йөрәктәге дәрткә кагылса, Үзенең бар хасиятен югалта хезмәт, Әгәр дә ул кешеләргә көчләп тагылса.
Бер шигырем гүя алтын, бер шигырь көмеш, Бер шигырьдә ашкынам мин, бердә талпыныш. Бер шигырьгә бөтен йөрәк сыймый, билгеле, Зур кояштан анда фәкать кәррәдәй өлеш.
Соң көнеңдә дуга кебек бөгелдең, әни, Касәдәге судай кинәт түгелдең, әни. Ни булды соң, нәрсә булды, сүндеме кояш?! Шул хәтле тиз туфрак булып күмелдең, әни!
Никадәрле яшьләр акты көйдереп күздән! Никадәрле эзләр калды китмичә йөздән! Мин күрмәгән инде берни калмады дисәм, Күргәннәрем тамчы гына икән диңгездән.
Дөнья матур, күрә алсаң матур ягын.
Мин сокланып карыйм аңа тагын, тагын Гөлләр гүзәл, таллар нәфис, аларның бит Әрәм кебек сындырсаң да бер ботагын.
Син юк булсаң, кара төндәй булыр көндезем, Бер күзем яшь, кап-кара кан булыр бер күзем.
Син юк икән — гомер буе яшәргә әзер, Нәвоидай буйдак булып, ялгыз бер үзем.
Дүртлекләр
Шатлык көчлеме, көчлеме кайгы? Үлчәп карыймчы мизанга салып. Алар бертигез — көн белән төндәй, Алар икесе — ике зур Алып.
Шактый белдем дигән идем шигырь һөнәрен, Инде сере мәгълүм дидем шигъри дөньяның. Беләм дию никадәрле наданлык икән! Кәбестәдәй кат-кат икән яфрагы аның.
Мин заман дигәнчә йөрмәдем гомер, Ә минем фикерчә йөрмәде заман. Килешеп булмаслык шушы низагда, Билгеле, мин генә, мин күрдем зыян.
«Мәңге» сүзен комга яздым диңгез буенда, Мәңгелеккә калсын дидем «мәңге» дигән сүз. Тик дулкыннар юып торды комнарны ялап, Язганымнан калдырмыйча бернинди дә эз.
Дусларым хисапсыз бәхетле көндә, Дусларым миңа яхшы теләктә. Телдә — һәммәсе ярдәмгә әзер! Гамәлдә, беркем юк янда — кирәктә!
Бәлки мин синнән дә авыр хәлдәдер. Түзәмдер, чыдыймдыр барына бәлкем. Нигә мин аңларга тиеш тә барын, Ник мине аңларга теләми беркем?!
һәр вакыт дошманлык уйлар дошманың... Файдасы булмаса, зарар юк дустан. Дошманың үзенә дус күбәйткәндә, Син исә күбәйтмә үзеңә дошман.
Фәрдләр
Тормыш йөген тарта-тарта кабарды арка. Җиңеләер дигән саен ул йөк гел арта.
Эшеннән таныйлар һәр вакыт аны, — Югыйсә кешенең юк һич яманы.