Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧЕХОЛДАГЫ РАКЕТАЛАР


лимҗан хәтерли алмады.
«Без, «Марс» колхозы комсомол-яшьләре, — дип эчтән генә укый башлады ул, — сезгә шуны хәбәр итәбез: Варисов Галимҗан элек үзе белән хезмәт иткән Миначев Габдуллага мыскыллап хат язган. Үчлек белән. Армиягә киткәнче үк ул Габдулла белән кызлар бүлешеп йөрде, сугышты. Вапшым, Варисов ның сугыш чукмары булуын үзегез дә беләсездер инде. Хезмәтенең беренче көннәрендә үк спортзалда рядовой Гнеденковны кыйнарга ябышкан. Аны бу очынуыннан Миначев кына аралап калган. Инде килеп, иптәшенә рәхмәт әйтәсе урынга, хат аша мыскыл итә. Ышанмасагыз, менә хатын җибәрәбез һәм рядовой Варисовка бу поступкасы өчен тиеш ле чара күрерсез дип ышанабыз. Кеше мыскыллау гадәте Варисовның канына сеңгән.
Шикаять-хат азагында Гаптук имзасы. Менә кем язган икән бит! Шул, турниктан'егылып, баш мие селкенгән, хезмәттән азат ителеп, күптән түгел кайтып киткән Гаптук кулы иде бу. Гаптук артыннан камыт сыйрак Гата, аннары икенче битнең башында ук... Галимҗан үз күзенә үзе ышанмады: Сәйдимә дә кул куйган! Аның кагыйдәгә туры китереп язылган пөхтә-җыйнак хәрефләрен Галимҗан берәүнеке белән дә бутый алмый. Нәкъ шундый хәрефләр белән язылган хатлары әле дә гимнастерка кесәсендә. Ничек моңа имзасын куярга «улы барды икән? Мөмкин түгел бу эш, мөмкин түгел!
65
өтмәгәндә Галимҗанны штабка чакырып алдылар. Ул килеп керүгә, майор Ненадышин кулындагы кәгазьне аңа сузды:
— Нәрсә бу?
— Кәгазь, иптәш майор,— диде Галимҗан елмаеп.
— Кәгазь? Син үзең кәгазь! Ә бу — бомба!
Я сине шартлата, я мине...
— Аңламыйм, иптәш майор.
— Укы, аңларсың.
Шакмаклы дәфтәр битендәге язу таныш та, таныш түгел дә кебек. Ләкин кем кулы — Га
Кулын пешереп торган хаттагы сүзләрне шундук инкарь итәсе, үзен яклыйсы, аклыйсы килде егетнең, әмма кибеп аңкавына ябышкан теле әйләнмәде. «Кара син аны, дөресне ялган белән ничек оста буташтырып була икән бит*.
— Әйе, сезнең өчен дә, безнең өчен дә күңелле хәбәр түгел бу, Варисов, — диде бераз тынычлана төшкән майор һәм «Беломор» кабызды. — Зур ЧП бу.
Ненадышинның «син»нән «сез»гә күчеп, коллектив мәнфәгатьләрен өскә күтәреп куюы Галимҗанны тагын да зуррак шөбһәгә салды.
— Ә әлеге хатны карарга мөмкин булмасмы, иптәш майор?
Ненадышин папиросын көл савытына басты.
— Ул хат лейтенант Галимовта әле. Соңыннан танышырсыз. Хәзергә китәргә мөмкин.
— Тыңлыйм.
Галимҗан честь биреп, кырт борылды.
«Соңыннан танышырсыз» дигән сүзләр аның эченә бераз җылы керткәндәй булды. Әгәр Галимҗан язган дип ышанса, «танышырсыз» дияр идеме? Үзең язган хат белән танышалармыни?..
Кара син, нинди усал була ала икән бит майор Ненадышин. Ә бит ничек дусларча карый иде ул Галимҗанга. Бәладән йолып калган чаклары да булгалады. Егетнең хәтеренә кылт итеп майор белән урмандагы очрашу вакыйгасы килеп төште.
Быел язын булган иде ул. Дежурдан соң иртәнге урман аша казармага кайтышы иде Галимҗанның. Солдатка үз-үзе белән генә калырга алай бик еш туры килми. Ни әйтсәң дә, казарма тормышы казарма тормышы инде. Син һаман күз өстендәге каш. Ә кешеләр арасында никадәр күбрәк булсаң, ялгызлык шул хәтле тансыклата икән. Уйланыр-хыялланыр өчен, иркенләп сагыныр өчен дә кирәк аулакта калу.
Ландыш чәчәкләренең хуш исе бик еракта калган туган-үскән Чирмешән якларын исенә төшерде. Каршысына ландышлар түгел, ап-ак күлмәген кигән Сәйдимәсе килгәндәй тоелды. Эх, шушы хуш исле ландышларны Сәйдимәгә бүләк итәсе иде. Ул бит чәчәк дигәндә үлепләр китә иде. И-и, тиле дә булган инде Галимҗан. Ник инде кызга һәр көнне бер кочак чәчәк илтмәскә иде?! Чәчкә белән болын тулы, урман тулы иде бит туган якта. Күп булганга кадере беленмәгәндер, күрәсең. Хәзер бик бүләк итәр иде дә, Сәйдимәсе генә янында юк... Ярый, шушы чәчәкләрнең берсен генә булса да хатка салып җибәрер ул. Әнисенә дә бер тәлгәш чәчәк салыр. Галимҗан аның чәчәк кебек вакытларын хәтерләми. Ул белә-белгәннән әнисенең йөзе җыерчыклы. Сугыш елларында сулган чәчәк. Тик дугаланып торган кара кашлары гына аның кайчандыр чибәр булганлыгы турында сөйли... Сәйдимә кебек булгандыр ул. Ә менә Сәйдимә аның әнисе кебек булмас. Юк, бер дә картаймас, гел яшь булып калыр ул...
Чәчәкләр аны кызыктыра-кызыктыра чәнечкеле тимер киртәләр янына кадәр озата килде. Ә киртә аръягындагы чәчәкләр тагын да хуш ислерәкләр кебек. «Безне дә калдырма, егет!» — дигәндәй, чыклы күзләрен мөлдерәтеп карыйлар. Җитмәсә, киртәдә кеше сыешлы ара да бар икән. Тиз генә өзеп кергәннән әллә ни булмас. Урманда аны кем күрер дисең, һоп-лә! Ләкин киртәне атларга гына өлгергән иде, җир астыннан килеп чыккандай, куаклар артыннан майор Ненадышинның зур гәүдәсе калыкты. Качып калу турында уйларга да өлгерерлек түгел иде инде. Галимҗанга сынын төз тотып, сәлам бирүдән башка чара калмады:
— Сәламәтлек телим, иптәш майор!
— Исәнмесез, исәнмесез, — диде Ненадышин, беләгендәге кызыл бантны төзәткәләп. — Тик ни өчен территориядән читкә чыгып сәлам бирергә булдын әле, Варисов?
♦Бетте баш, — дип уйлады Галимҗан, — часть дежурныеның нәкъ үзенә килеп каптым. Самоволкага бармый идем дип, ышандыр инде менә хәзер*. ♦
— Чәчәкләр чакырып чыгарды, иптәш майор. а.
Ненадышинга егетнең риясызлыгы ошады булса кирәк, чәчәклә- ?
ренә карап алганнан соң, тырпайган мыеклары шиңә төште.
— Ә менә мине чәчәкләр арасында яткан шушы нәмәрсәкәйләр i кызыксындырды, — диде ул учын ачып. Анда вакытлар узудан S күгәреп беткән патрон гильзалары иде. Майорның кем беләндер се- з рен бик уртаклашасы килгән вакыты иде бугай:
— Сугышчан дан музеена менә дигән экспонатлар. Минем әти § дә шул тирәдә сугышкан иде бит...
— Кайта алдымы соң ул, иптәш майор? т
— Кайту кая, каберен белсәк тә, үкенечле булмас иде әле... — ф
дип көрсенде Ненадышин. — Хәбәрсез югалды. а
— Ә минем бабайга фашист ядрәсе Кенигсберг янында эләк- о кән... Әти белән әни еш искә алалар иде үзен.
Галимҗанның чәчәкләре дә никтер моңсуланып калды шикелле. = Майор һәм гади солдат үзләренең монда ни өчен басып торуларын = бер мизгелгә оныттылар кебек. Алар гүя ки сугышта һәлак булган ~ газиз кешеләренә чәчәк бәйләме китергәннәр дә, кая куярга белми аптырашта калганнар иде... 2
Бу очрашу турында берәү дә белмәде, шулай узган иде. Беренче күрүдә үк ничектер яраткан укытучысы Бостан абыйны хәтерләткән <■ майорны әлеге вакыйгадан соң Галимҗан аеруча якын күрә башла- Э ды. Политинформация сәгатьләрендә аның сөйләвен ихлас бирелеп тыңлый, һәр сүзен зиһен тартмасына салып бара. Хәер, Ненады- шинны башка солдатлар да гадилеге, гаделлеге өчен ихтирам итәләр. Команда тавышлары еш яңгырап торган солдат хезмәтендә ягымлы мөнәсәбәт, йомшак сүз җанга аеруча кадерле... Ә бүген майор, ай-һай, кырыс булды. Шуңа карап, Галимҗан хәлнең җитди булуын аңлады. '
Шикаять-хатка Сәйдимәнең кул куюыннан зиһене томаланганга гына моны бөтен тирәнлеге белән төшенеп бетерми иде әле ул. Юк, ул моны башына сыйдыра алмады. Ничек кулы күтәрелде икән? Ничек?!
Гаптукның рәсми кәгазьләр белән шаяруы да аңлашылып бетми иде Галимҗанга. Авылда Сәйдимә өчен сугышкан булсалар да. бергә хезмәт итә башлагач килешкәннәр иде шикелле. Читтә авылның эте дә якын була дип, юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Ярты елдан артык янәшә караватта йокладылар. Бергә дежур торган вакытлар да аз булмады. Иптәшлек өчен Гаптук ярамаслык егет түгел иде. Тик сәер бер гадәте бар: Галимҗан ни эшләсә, шуны кабатлый. Галимҗан частьның волейболчылар командасына язылса, Гаптук та шунда. Галимҗан өченче класслы оператор булырга әзерләнә башлый, Гаптук та сызымнар өйрәнә. Ял итмәсә итми, әмма Галимҗаннан калышмаска тырыша. Артка калган очракта ничек тә Галимҗанның башкалар алдында дәрәҗәсен төшерергә маташа, һич югында, авылдашы уңышын күрмәмешкә салыша.
Озын буйлы, атлет гәүдәле булганга Гаптук спорт буенча Галимҗаннан калышмады гына түгел, аны уздыргалады да. Җиңел атлетиканы беренче разрядка тапшырды. Ул көнне Гаптукның яшькелт күзләре авылдашына мыскыллы карадылар. Галимҗан моны сизде. Әмма сынатмаска тырышты.
— Котлыйм, авылдаш, молодец! —диде.
Ләкин озак та үтмәде, күнегүләр вакытында Галимҗан булдыра алмаган «кояш»ны ясап күрсәтергә теләгәндә, кулы ычкынып китеп... фаҗигага дучар булды. Гаптук госпитальдә озак ятмады. Тиз чыкты. Аның йөзе борчулы иде.
— Мине комиссовать итәләр, егетләр, — диде ул.
Ләкин кайтып киткәндә Гаптук сер бирмәскә тырышып:
— Авылның иң чибәр кызлары абыегыз кулында булачак хәзер, — диде.
— Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый шул. — Монысын Галимҗанның икенче авылдашы Нигат әйтте. Юаштан юан чыгар дигәндәй, Нигат саллы сүзен шулай һәр вакыт иң кирәк җирдә генә әйтеп куя ул. Башы артык зургамы, күзләренең аптыраулы карашымы, аз сүзлелегеме — нәрсәдер Нигатны хезмәт итүенең беренче көннәреннән үк мәзәк-көлке өчен мишеньгә әйләндерде.
...Төнге нарядтан соң ял итүче солдатлар төшке ашка барыр алдыннан курилкада тәмәке көйрәтәләр, мәзәк сөйләп, гөрелдәп көлешәләр иде. Галимҗанны күргәч, аңа ябырылдылар:
— Ник чакырганнар, Галич? (Аның исемен кыскартып шулай диләр.)
— Әллә бер-бер хәл булганмы?
«Атом» дип аталган махорка сигареты тартып тһручы шадра солдат:
— Эшеңне сизгәннәр, значитсы, кирәгеңне алырсың! — дип чәнчеп куйды.
— Син, Гнеденков, башта ук яратмадың Галимҗанны, һаман күралмыйсың. Кешегә баз казысаң — үзең мәтәлерсең, онытма шо- ны.
Моны әле генә иптәшләрен авызына каратып, көлдереп торган Чистай мишәре Кәлиф әйтте. Аннары гадәтенчә уенга сапмак булды:
— Берегез дә әтә алмады. Галичка краткосрочный ял бирмә ке- лиләр. Сәйдимәсенең сагынудан йөзе саргая башлаган ди. Шоны дәвалау өчен ебәрмәкцеләр.
Башкаларга кушылып, Галимҗан үзе дә елмаймакчы булды, ләкин елмаю килеп чыкмады, йөзе генә чытылды.
— Шәхси мәгълүматларны тәгаенләргә чакырганнар, — диде ул сүрән генә.
Җим өмет иткән күгәрченнәрдәй, әйбәт яңалык көткән солдатлар. өметләре акланмауга нәүмизләнен, беравык тын тордылар да, өзелгән сүзгә яңадан тотындылар.
— Сөйләп бетермәдең бит әле, Кәлиф.
— Нәстә сүли идем соң әле, мин — дивана?
— Соң, Нигат турында инде.
Кызык сөйләргә дисәң пилоткасын кыңгыр салган Кәлифкә бир. Ул үзе бервакытта да кычкырып көлмәс, кызыкны башкаларга калдырыр, үзе исә, бу юләрләр ник авыз ералар инде дигәндәй, иреннәрен салам калынлыгы гына итеп елмаер.
— Ә-ә, әйе. Безнең Нигат политзанятиедә йоклап утыра. Гадәттәгечә инде. Нечкә муены зур башын күтәрә алмыйча янтаеп төшкән. авызы ачылган. Занятиене үткәрүче Ненадышин күреп ала моны.
— Рядовой Касьгймов, встать! — ди. — Син йокламыйча тыңлап утыра аласыңмы, юкмы?
Әле сүзне юньләп төшенмәгән дә Нигат:
— Никак нет, иптәш майор, — дип әйтеп салмасынмы.
Майор да аптырап калмый:
— Алайса, баскан килеш тыңла! — ди.
Солдатларның көлүеннән казарма янындагы тирәкләрнең сары яфраклары шыбырдап коелды, һәр сөйләвендә яңа бизәкләргә баета барганга, Кәлифнең мәзәкләре ялыктырмый. Ул бигрәк тә Нигат * турында сөйләргә ярата, Нигатны частьта шул мишәр Кәлиф кенә танытты да инде. <
Янәсе, беренче вакытларда Нигатның тамагы туймый. Ашханә- с дә кем дисәң, ДП сорап, « амбразура »ны Нигат томалый. ДП дигәне, £ солдат телендә, өстәмә паек, амбразурасы — кухня тәрәзәсе инде 2 аның. Шул тәрәзәдә Нигатның әүвәл калай табагы, аннары табак 3 кебек бите күренә. Пешекчеләре дә күнегеп беткәннәр. Нигат бер < көн генә килмәсә дә: «Безнең дус кайда, әллә нарядтамы? Ул бул- § маса, монда биш кешелек ботка әрәмгә кала»,—дип шаярталар. g Магазиннан кесә тутырып ак күмәчтер, перәннектер ташый бу. = Бер көн шулай кайтып килгәндә ни күрсен: казарма каршындагы ф юлның ике ягында ике офицер сөйләшеп тора. Әйләнечтән китәр в иде, юл юк. Спорт мәйданчыгы рәшәткәләп алынган. Кайсына честь о бирергә дип, аптырабрак кала малаең. Гадәттә, дәрәҗәсе өлкәнрәк- = кә бирелә. Ә боларның икесе дә бер дәрәҗәдә — икесенең дә погон- 2 нарында өчәр йолдыз. Нигат юлны таба: ике кулын козырегына = күтәрә дә, алга туп-туры караган килеш, уза да китә. Офицерлар * елмаешып калалар. Казармага кайтып җиткәч, тагын эләгә Нигат.
— Кесәңдә нәрсә? — дип сорый ефрейтор Пенягин.
— Берни дә юк, — ди Нигат түбән карап.
— Ну-ка, әйләндереп как әле.
Нигат кесәсен әйләндерә башлый. Аннан перәннекләр коела. 3
— Яңадан тутыр да, кесәңне шәпләп тегеп куй һәм минем рөхсәттән башка сүтәсе булма!
Нигат шул перәннекле кесәне айга якын күтәреп йөри. Бәрәңге җирендә бик ачыккач .кесәсенең читеннән генә сүтеп ашыйм дисә, перәннекләр укмашып, таш булып кипкән...
Үзе турында сөйләп көлешкәнгә Нигатның бер дә исе китми. Борынын тарткалап, ни кызыгы бар инде моның дигән сыман, битараф тыңлап тора. Аны гадәттә Юра аралап ала. Бүген дә Кәлиф- не ул бүлдерде:
— Я, нәрсә кешегә бәйләндегез. Әйт әле шуларга русча саллырак сүз, Касыймов!
Юраны, Урал ягыннан булганга, «сибиряк» дип йөртәләр. Ул уен-мәзәкне яратса да, кешедән көлгәнне өнәп бетерми. Шуңа микән Галимҗан белән аларның серләре аеруча килә. Җыр, музыка ярата Юра. Подразделение стена газетасының редакторы ул. Иптәшләренә дә үткен-үткен эпиграммалар язып куйгалый. Хәтта ниндидер көйгә яраштырып, старшинага да җыр чыгарган. Җырның эчтәлеге болай: бер солдат самоволкага барып кайта. Старшина аның эзенә төшәргә тели. «Кайда булдың?» —дип сораштыра. Ә солдат: «Старшина Крючков, не найдешь среди нас дурачков», — дип уйлый.
Гомере озын булыр, Галимҗанның уена килү белән, старшина үзе дә казармадан чыкты.
— Перекур тәмам. Дежурный, личный составны тез, — диде ул гадәтенчә коры гына.
Болай кырыс күренсә дә, старшина Крючков солдатларны аталарча кайгыртучан кеше. Күңел йомшаклыгын сиздермәс өчен генә кырыс булырга тырыша кебек тоела ул Галимҗанга. Исемен шаян җырга кертеп җибәрүне дә дошманлык белән түгел, киресен
чә, аны үз итүнең бер билгесе дип кабул итте булса кирәк, артык төпченмәде, сизсә дә, үч алып маташмады.
Ә бәйрәмдә Крючковның күкрәге тулы орден, медальләрне күреп, Галимҗан гаҗәпкә калды. «Үзе өлкән дә түгел, кай арада шул кадәр бүләкне алырга өлгергән? Аны яшьли фронтта булган диләр шул...»
Төшке аштан соң. старшина Крючков, Галимҗанны үз бүлмәсенә чакырып, штабта ни булганын сорашты. Тыңлагач:
— Ничего, бар да ачыкланыр, кайгырма,— диде.— Синең тәртипле солдат икәнеңне әйтеп, кирәксә, үзем дә сүз катармын.
Икенче көнне штабка чакыручы булмады. Галимҗанны берничә иптәше белән «төп бинага» дежурга билгеләделәр. Арада Юраның да булуы сөендерде аны.
«Төп бина» дигәннәрендә ракеталар белән идарә итү пульты урнашкан. Частьның күзе-колагы, нерв системасы — барысы да шунда. Эше җаваплы булса да, тыныч үзе. Аппаратларга күз-колак буласы да, катлаулы техниканы туктаусыз өйрәнәсе. Дивизионда хезмәт итүчеләрнең эш урыны — ачык һавада. Ракеталарны старт «өстәленә» кую, техник хезмәт күрсәтеп, очыртып җибәрү алар өс,- тендә. Хезмәтләре кыен булса да, һәр вакыт саф һавада йөргәнлектән, дивизион егетләренең йөзләре алма кебек алланып тора. «Төп бина» да хезмәт итүчеләрне алар «аксөякләр» дип йөртә.
Корал-яракларын әзерләгән арада, Галимҗан Юрага әйтеп куйды:
— Сибиряк, синең белән киңәшеп аласы бар иде.
Юра гадәтенчә кыска гына итеп:
— Хуш. сөйләшербез, — диде.
Ул һаман «хуш, сөйләшербез» ди. Шикаять-хатта телгә алынган бәрәңге җиренә баргач та шулай «хуш, сөйләшербез» дигән иде. Галимҗан да дуамаллык күрсәтте шул, авыл гадәте чыгып бетмә- тәнлектән, әлбәттә. Инде ул турыда онытканнар иде. Ә Гаптук хәтерле егет икән.
... Яшел гимнастеркаларын яңа гына кигән, инкубатор чебешләре төсле егетләрне, сафка тезеп, күрше колхозның бәрәңге басуына алып киттеләр. Яшь солдат курсын — карантин үткәнче аларга билгеләнгән ефрейтор Пенягин алып барды. Нечкә иренле, тулы алсу битле ул ефрейтор галәмәт усал булып чыкты. Сафта тамак кырган өчен дә кисәтү ясый, сөйләшсәң, бөтенләй харап: чираттан тыш наряд чәпи дә куя. Башкалар рәхәтләнеп ял иткәндә идән юып( туалет чистартып йөр аннары. Әнә шул «явыз» ефрейтор күрше авыл басуына чаклы ике-өч чакрым араны гел юыртып алып барды, кичкә кадәр эшләтте. Эштән кайтканда да йөгертә башлады бу. Галимҗан кирза итекләренең авырайганнап-авырая баруын тойды. Аның артка калуын күргән Пенягин чыелдап кычкырды:
— Тиз бул, тиз! Наряд аласың киләме әллә?!
Ефрейтор стройны туктатты. Аның тавышы инде ысылдап чыкты.
— Чиратсыз өч наряд сиңа?
Шул вакыт алдан йөгерүче Юра Галимҗанга шыпырт кына:
— Минем бил каешына тотын, — диде. — Без бу хәчтерүш белән кайчан да булса бер сөйләшербез әле. Хуш, сөйләшербез!
Контроль-үткәрү пунктын узуга, аларны беләгенә кызыл бәйләгән майор туктатты:
— Болар нинди партизаннар? — дип сорады ул, ачулы күзләрен Пенягинга кадап.
Озак йөгерүдән ефрейторның сулуы капкан иде. Шулай да үзләренең кайдан кайтуларын хәбәр итә алды. ♦
— Нигә төшке ашка алып кайтмадыгыз? — дип сорады янә * майор.
— Кайтып-китеп йөрергә ерак бит, иптәш майор.
— Ерак?! Ә сез солдатларның кыяфәтен күрәсезме, кем сезгә < хокук бирде солдат белән шаярырга?!
Галимҗан иптәшләренә күтәрелеп карады. Чыннан да, кыяфәт- f ләр шәптән түгел иде шул. Гимнастеркалар каралып эштән чыккан. 2 Алгы рәттә басып торган Гаптукның озынча аксыл бите буйлап 5 әллә тир, әллә күз яше тәгәри... 2
— Хәзер үк ашатыгыз солдатларны һәм минем янга — штаб- ~
ка! — диде майор. ♦
Юра Галимҗанның кабыргасына төртте: «Әйттем бит мин = сиңа...» 2
Шул вакыйгадан соң Пенягинны син күр дә мин күр. Аның уры- < нына сержант Савоськин килде. Ә Пенягинны утка бастырган майор = турында: «Ул подразделение командирының политик эшләр буенча ~ урынбасары, фамилиясе Ненадышин икән», — диделәр. г
Савоськин теге ефрейтор белән чагыштырганда бөтенләй башка _ егет булып чыкты. Солдатлар белән үз итеп сөйләшә, хәл-әхвәл сораша, үзенең дә «яшел» вакытларын искә алып, көлә-шаярта, баш- ? калар сүзенә колак сала белә иде.
Сержант Савоськинның карантиннан соң да Галимҗан хезмәт а итәчәк отделениенең командиры булып калуы гаять шатландырды егетне.
Була бит шундый кешеләр: бер-ике кәлимә сүзеннән, хәтта сүзеннән дә түгел, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан ук аны үз күңелеңә якын итәсең. Андый кешенең янәшәңдә булуы жаныңны тыгызламый, киресенчә, бу янәшәлектән икеңә дә яхшы, рәхәт. Ә кайбер кеше... Ул сиңа әйбәт мөнәсәбәттә дә шикелле, югыйсә. Тик барыбер җаның кабул итми, йөрәгең аңа ачылырга ашыкмый. Әйтик, Нигатның ни зыяны тигәне бар Галимҗанга? һич юк. Үзләре авылдашлар да әле, җитмәсә. Ә шулай да, кем әйтмешли, дус та түгел, дошман да түгел...
Алар гигант тегермән канатларыдай антенналы «төп бина»га килеп җиттеләр.
Җир куенына подвал булып сыенган бу куышка кергән саен ис-акылга сыймаслык гаҗәп автоматлар каршында бер мәл югалып калгандай буласың. Беренче көннәреңдәгечә: «Ай-Һай, моннан башкайлар исән-сау чыгармы...» — дип шүрләмисең инде шүрләвен, шулай да барыбер каушата. Бу акыллы автоматлар, лампочка күзләрен елтыратып, сине туктаусыз күзәтәләрдер, хәтта ни уйлавыңны да белеп торалардыр шикелле. Бу техниканы бик кыйммәт диләр. Шуларга сылу ракеталарның бәясен дә кушсаң... Менә кайда ул байлык! Бу галәмәт техниканы тыныч хезмәткә җиксәң, тормышыбыз тагын да яхшырак булыр иде. Юк шул, ярамый. Майор Ненадышин әйтә бит, җирдә ике система яшәгәндә ракеталар чехолда әзер булып торырга тиешләр, ди...
Чехолда гына торсалар, ярый инде...
Ә үзебез шул ук чехолдагы ракеталарга охшамаганмыни? Сукса тимер өзәрдәй күпме егет станокларда, колхоз-совхоз кырларында эшлисе урында, монда торырга мәҗбүрбез...
Узган сменадан дежурлыкны кабул итеп алгач, Савоськинны ял итәргә җибәрделәр. Ул дүрт сәгатьтән егетләрне алыштырырга тиеш. Шуннан соң Галимҗан Юрага әйтте:
— Кая, тартыйк әле бер.
Юра, күзләрен кыса төшеп, иптәшенә карады:
— Шаярма, син тартмыйсың ич.
— Тәмәке түгел, аннан да яманрагын кабарсың бу дөньяда.
— Мәйлең, алайса. Әйдә, бераз егетләр исе килер үзеңнән.
Алар «Шипка» кабызды. .
— Юра, сиңа... Сәйдимә белән ничек танышуыбыз турында сөйлимме?
— Кызлар турында сөйләгәнне яратуымны беләсең бит, ник сорап торасың. Кызларның үзен күреп булмаса да, хет аларны сөйләп юаныйк.
Галимҗан тәмәкесен чытырдатып суырды да ютәлләп алды. Аннан сөйләп китте: ,
— Район үзешчәннәренең йомгаклау концертында булды бу. һинд кызларыныкыдай кара-тут йөзле, болан күзле бу чибәрнең сәхнәдә җырлавы күпләрне әсир итте.
Сәхраләрдә ялгыз йөргән чакта Җилләр исеп чәчем тарата.
Мәхәббәт ул. дуслар, шуны онытмагыз: Ул саф йөрәкләрне ярата...
Ул шулай җырлады. Ә мин Такташ шигырьләрен укыдым.
Концерт беткәч тә, без авылларыбызга таралыштык. Монда мин әлеге чибәрнең Сәйдимә исемле булып, Чирмешән аръягындагы Карамалы авылыннан икәнен генә белә алдым. Азмы була яшьлектә мондый очрашу, озатулар. Син гашыйксың, ут йотып йөрисең. Була да, уза да. Бу да шулай үтеп китәр иде бәлки. Әмма язгы каникулда язмыш безне янә очратасы итте.
Кичкырын китап укып утыра идем, Нигат килеп керде: «Түбән очның Фәридә апаларга Карамалыдан кунак кызы килгән икән. Егетләр шуңа шаккатканнар», — ди.
Юра көлемсерәде:
— Кызлар булгач, Нигатның да йокысы качканмыни?
Нигатныкы түгел, минем йокы качты. Күңелне кытыклады ул әлеге хәбәр белән. «Исеме ничек ул кызның?» —дип сорадым. «Сай- мәме шунда, Сәй диләме », —ди. «Сәйдимә!» — Мин урынымнан ничек сикереп торуымны да сизми калдым. «Киттек клубка!» •Әй, кирәге бар, — ди Нигат, — әйдә, лутчы берәр партия шахмат уйныйк та, мин кайтып китәрмен. Йокы килә.» Шулай да күндердем моны. Киттек.
Без клубка килеп кергәндә, кызлар, егетләр түгәрәк уйныйлар иде. Карасам, уртада ул — Сәйдимә. Бөтерчек күк әйләнә. Ул да мине таныды, ахры, карап елмайды. Уймак кебек алсу иреннәре арасыннан ландыш чәчкәсе күк ап-ак тешләре күренеп китте. Бу — аның кара тутлы түгәрәк йөзенә гаҗәеп матурлык бирә иде. Кыз мине уртага алды. «Сез кичләрен сирәк чыгасыз, ахры», — ди. «Ник алай дисез?» —мәйтәм. «Узган кичләрдә күренмәдегез ич»,— ди. «Бүген дә чыгарга исәп юк иде дә, бик чибәр кунак кызы килгән. диделәр — шуңа чыктым». Кыз да җавап эзләп күршегә керә торганнардан түгел икән: «Инде үзен күргәч, ник чыкканыгызга үкенәсезме?» — ди. «Үкенергә дә туры килмәгәе шул». Сәйдимә сагайды: «Ни өчен икән?» «Элегрәк чыкмавым өчен». Ул көлде. Көлгәндә дә җырлагандагы кебек матур иде аның тавышы.
Ул кичне без гел бергә булдык. Башкаларның күзенә бу хәл чалынмый калмады, билгеле. Без уртага чыккач, кинаяле җыр яңгырады:
Әй. икегез-икегез.
Икегез дэ бертигез.
Икегез дә пар килгәнсез. ♦
Дуслар булып китегез... о.
Гаптук кына озын муенын сузып, әлеге җырның соңгы сүзләрен £ үзенчә борып, «Шайтаныма китегез!» дип кычкырды.
Юра бүлдерде: °-
— Теге, турниктан егылган Гаптукмы? з
— Шул үзе. Әйе, ул кичне Гаптук ашка төшкән таракан булды < тәки. Сәйдимәне кат-кат биергә чакырды, төртмәле сүзләр әйтеп я | минем, я кунак кызның кәефен кырырга азапланды. Таралыр ва- * кыт җитәрәк Сәйдимәгә: у
— Әйдә кайтабыз, — дип бәйләнде. ♦
— Мине Галимҗан озатырга вәгъдә бирде, — диде кыз, — шу- a лай бит, Галимҗан? °
Мин, «әйе» дигәнне белдереп, баш кактым. <
Гаптукның болай да ач яңагы тешен кысудан уртына ябышты, х Ул, кырт борылып, чыгып китте. Ә без Сәйдимә белән Төпе елгасы- * на җитеп барганда каршыбызда янә Гаптук калыкты. з
— Бармак очларыбыздан гына тотышып кайтабыз диген, ә? — ч Аның тавышындагы мыскыллауны сизми калу мөмкин түгел я иде. — Кайтыгыз, кайт. Заманында безнең дә шулай кайткан чак- я лар булды. *
Мин бармакларымның учыма кысылуын тойдым:
— Ни дип юлга аркылы төшәсе иттең әле син, Гаптук?
— һе. Мин түгел, син ул минем юлда — кара мәче. Башкалар салган эздән йөрисең, егетем.
— Ялган! — диде Сәйдимә өзгәләнеп. — Ничек телең бара, оятсыз!
Гаптукның «черт» итеп төкерүе ишетелде:
— Беләбез без елап котылучыларны, һе.
Мин Гаптукның ялт кына изүеннән борып алдым.
Сәйдимә шашынып беләгемә ябышты:
— Кирәкми, егетләр, кызмагыз!
Арттан кайткан егетләр безне аердылар. Айнан соң инде килешкән идек шикелле. Ә ул шуны онытмаган булып чыкты.
Юра сигаретын сүндереп, буш консерва банкасына ташлады.
— Соң үзең дә онытмагансың ич.
— Минем бит Гаптук өстеннән шикаять язганым юк.
— Аның язганы бармыни?
— Хикмәт тә шунда шул менә.
һәм Галимҗан штабта ишеткән-күргәннәрен кыскача гына сөйләп бирде.
Теге хатка кул куючылар арасында Сәйдимәнең дә булуына Юра артык гаҗәпләнмәде.
— Хатын-кызга ышанып буламыни?!—диде ул. — Минем әни дә. әтине ташлап, базарда кара җимеш сатучы торгашка тагылып китте. •
— Белом, — диде Галимҗан, — тик син бөтен хатын-кызны да бер аршин белән үлчәмә!
— Ә син юкка кызасың. Үзең сөйләп торасың лабаса, Сәйдимә- нең сиңа хыянәт иткәнен.
— Хыянәт дип, бик үк күпертмә син алай. Бәлкем аның гаебе дә юктыр. Дөньяда азмы андый хәлләр. Сөйлимме?
Әмма Галимҗанга сөйләргә туры килмәде. Кинәт яңгыраган тревога тавышы икесен дә сискәндереп җибәрде. Генератор артында черем иткән Савоськин йөгереп чыкты.
— Аппаратларны кабызырга!
«Төп бина»ның тимер идәнле коридоры кирза итекләрдән дөберди башлады.
Галимҗан йөгереп барып сиренаны туктатты. Солдат тормышының күп якларына күнекте ул, ә менә сирена улавына, тревога яңгыравына һич кенә дә күнегеп җитә алмый. Бу тавышлар аның күңеленә шом сала. һәр тревога аңа чын-чынлап сугыш мәхшәре башлану хәбәре буып тоела. Тьфү-тьфү! Авызыннан җил алсын.
Тик бу юлы Галимҗанның «авызыннан җил алмады». Расчет башлыгы лейтенант Галимов ишектән керә-керешкә:
— Бу — өйрәнү тревогасы гына түгел, иптәшләр, һавада — чик бозучы! — диде. — Ул көнбатыштан безгә таба оча.
Менә сиңа мә! Майор Ненадышин әйткәнчә, ике система арасында идеология көрәше бару белән бергә, көрәшнең менә мондые да очрый икән әле! Тик шунысы аңлашылмый: ни дип керә ул ялгыз самолет? Ялгыз очучы? Ул җирдә безнең ракеталар барын белми микәнни соң? Әлбәттә, беләдер. Әллә биектән очкач эләктерә алмаслар дип өметләнәме? Чыннан да, чикне исән-имин узган бит, инде япа-ялгызы әнә кая кадәр килеп җиткән. Ялгызын ялгыз. Әмма атом заманында бер самолет та күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәла-казалар китерергә мөмкин. Хиросима, Нагасаки шәһәрләрен дә кайчандыр нибары ике самолет бомбага тоткан...
Дошман базасыннан чебен очып күтәрелгәнне дә безнең сизгер ракетачылар күреп тора, диләр иде бит. Күргәч, нигә шулай якын җибәрәләр соң әле ул һава пиратын? һәр минут, һәр секунд саен һаман илебез түренәрәк уза.
Менә ул тизлеккә өйрәтүләрнең кирәге кайчан чыга икән. «Төп бина» тулысьшча сугышчан әзерлектә булып, чик бозучы «мушкага» алынган иде инде. Ул арада частьтан тирләгән-пешкән төп көчләр дә килеп җитте. Микрофонда командирның ышанычлы тавышы ишетелде:
— Игътибар! Группа командирларына әзерлек турында белдерергә!
Рапортларны тыңлаганнан соң боерды:
— һава пиратын бәреп төшерергә. Игътибар! Биш секундлык әзерлек белдерәм. Биш, дүрт, өч, ике, бер. Пуск!
Зәңгәр экраннарда самолетлардан тыш тагын бер нокта пәйда булды. Эх-ма, әкиятләрдәге канатлы ат очамыни! Ул экранның түбәнге өлешеннән югарыга таба хәрәкәт итә. Экранны күзәтеп торучы командир кинәт кычкырып җибәрде:
— Операторлардан кайсыдыр ялгыша. Карагыз!
Ул арада Галимҗан атылып Нигат янына килде:
— Нишлисең син, гыйбад?!—диде ул ачулы тавыш белән. Каушап калган Нигатның кулыннан ручканы алып, үзе боргалый башлады. Ул арада Галимов та килеп җитте: экрандагы нокта алдагы ялгыз ноктага таба юнәлеш алды. Ул аңа якынлашканнан-якынлаш- ты һәм алар бергә кушылып, юкка чыктылар.
— Молодец! — диде эфирдагы тавыш. — Беренче ракета белән үк! Отбой. Самолет бәреп төшерелгән районга разведка җибәрергә!
Бераздан часть командирына бәреп төшерелгән самолетның очучысы тере килеш әсир төшүе, кулга алганда каршылык күрсәтмә
ве турында хәбәр иттеләр. Ә солдатлар арасында «У-2» маркалы Америка самолетының очучысы Пауэрс исемле икән, чик бозу максаты — безнең хәрби урыннарны фотога төшереп кайту булган икән, дип сөйләделәр...
Батя (часть командирын солдатлар шулай атыйлар иде), частьны тезеп, уңышлы аткан өчен барысына да рәхмәт белдерде.
— Аеруча яхшы әзерлек һәм булдыклылык күрсәткән кайбер иптәшләргә кыска сроклы ял бирү буенча аерым приказ әзерләнер, — дип, бик күпләрне өметләндереп тә куйды.
Галимҗанның гына башы түбән иелгән иде. «Әллә ниткән хатлар килеп торганда миңа ялы түгел, койрыгы да тәтемәс шул инде», — дип уйлады ул.
Бу юлы Галимҗанны штабка отделение командиры Савоськин 3 белән бергә чакырып алдылар. Штабта, Ненадышиннан тыш, лейте- о нант Галимов та бар иде. Галимҗанның эченә җылы йөгергәндәй булды. =
Галимов аны яхшы белә. Аңа «якташ» дип йөри, хәл-әхвәлен - сорашып тора. Гомумән, Галимов гади кеше. Солдатлар белән шах- г мат уйный, үзе язган шигырьләрен укып, солдатларның фикерләрен сорый. Шуңа аны Татарстан егетләре генә түгел, башка солдатлар 2 да үз итәләр. Үз күңелен аңлаган кешене кем яратмасын. s
Җәй көне мондый бер хәл булган иде. Әрмән егете Саркисян су- < га батып үлгәннән соң, солдатларга офицерлардан башка елгага 3 бару тыелды. Ләкин якында гына көмеш сулы елга агып ятканда күңел ничек түзсен. Солдатлар берәм-берәм дә, төркемләп тә коенырга шылалар. Җәза бирүләр дә куркытмый. Дежурга барышлый бишенче группа егетләре дә юл уңаенда елгага таба борылдылар. Тик ерак китә алмадылар, лейтенант Галимов очрады.
— Кая киттек, якташлар? — диде ул хәйләкәр елмаеп.
Юра әйтеп салмасынмы:
— Галәмәт эссе бит, чыдар әмәл юк, иптәш лейтенант. Көне — тәмуг кебек...
— Әмма ләкин коену өчен берәр сылтау кирәк, якташлар. Бо- лай тиктомалга елгага бару әйбәт түгел.
Кәлиф үзсенеп үк китте:
— һәй, иптәш лейтенант, сезнең белән ич без.
— Сәбәпсез-нисез коендырып йөргән өчен мине ачуланмаслар дисезме? — Галимов бераз уйналып торды. — Беләсезме, нишлик? Башта «төп бина»да уборка ясыйк, аннан юынырга дигән булып — елгага. Килештекме?
Килешмиләрме соң? Шунда ук риза булдылар. Башка вакытта көне буена җитәрлек эш бер-ике сәгатьтә ялт итте.
Ул көнне коену гаҗәеп рәхәт булды. Галимов шәп йөзә икән. Кама-Чулмаи суында коенып үскән Чаллы егете шул. Ул егетләрне, хезмәтне тәмамлагач, КамАЗга эшкә китәргә димләде. «Менә шулай, якташ»,—дип, Галимҗанның иңбашыннан да каккалап алган иде...
Бүген исә Галимов җитди күренә. Галимҗанның аңлатмасын укып чыкканнан соң, аны алдында яткан дәфтәр бите янына куеп, нидер чагыштыргандай итте. Ненадышин белән күзгә-күз карашып алдылар. Галимҗанга икенче кәгазьне сузды.
_ Инде шуны ук сул кулыгыз белән күчереп языгыз, — диде.
ЧЕХОЛДАГЫ РАКЕТАЛАР
Сулагайлап язу җиңел-булмаса да, Галимҗан ничек кирәк алай күчереп чыкты.
Офицерлар аңлатманың монысын да бик җентекләп карадылар. Майор күзлеген бер киде, бер салды. Галимовка әйтте:
— Юк, бүтән кул бу... — Папиросына ут элдерде. — Иптәш Варисов, бәлки ачыкларга үзегез ярдәм итәрсез... Кемнең язуы мөмкин моны?
Таракан йөргәндәй тигезле-тпгезсез хәрефләргә карау белән, танып алды Галимҗан. Нигат! «Син авылда мир үгезе булып йөрер өчен хезмәттән качып киттең, — дип язылган иде хатта, — Нигат- ның Нәркизен, минем Сәйдимәмне озатып йөрүеңне ишетсәм, кайткач үпкәләмә, каланча. Минем бу хатым кисәтү ракетасы гына әле...» Бу юлларны укыгач, Галимҗан пырхылдап җибәрә язды. Хат ахырында үз фамилиясен күргәч кенә, эшнең бер дә көлке түгел, киресенчә, бик җитди икәнен уйлап тынды.
— Танышмы әллә? — диде Галимов.
— Мм... Юк, иптәш лейтенант, таныш түгел.
— Алай икән. — Бәлки, иптәш сержант, сез таный алырсыз?
Савоськин күзләрен кыска лап хатка карап торды да:
— Так точно, таныйм! — диде. — Нигат Касыймов язган моны.
Галимов ялт кына Галимҗанга карады. «Эх, син, дусны яклый, имеш», —ди иде аның карашы.
— Рядовой Касыймов Нпгатны бирегә чакыртыгыз, — диде Не- надышин. — Живо!
Штаб йомышчысы казармага чапты. Бераздан тынына кабып Нигат килеп җитте.
— Моны сез яздыгызмы?
Нигат капыл гына бирелгән сорауга ни дияргә дә аптырап калды. Муенын сәер сузгалап, гөнаһсыз күзләрен әле Галимҗанга, әле Савоськинга төбәде. Аннары гадәтенчә сузыбрак, өметсез тавыш белән:
— Так точно! — диде.
— Үзегез генә яздыгызмы, әллә башка берәү беләнме?
— Үзем генә.
— Ник яздыгыз?
Нигат тирләп чыккан маңгаен сыпырып алды да, беткән баш беткән дигәндәй, кулын селтәде:
— Ачуымны басу өчен. Без хезмәт итәбез, ә ул анда безнең кызларны озатып йөри. Миңа сеңелкәш язды...
Мәгънәле көлемсерәү майорның мыек чылгыйларын кузгатты:
— Шулай да хатны үз исемегездән язарга шүрләгәнсез, ә? Солдат кешегә куркаклык бер дә килешми.
— Курыкмадым мин, иптәш майор. Гаптук мине санга сукмаганга Галимҗан исеменнән яздым.
— «Ракета җибәрдем», дисез инде, ә? — Нигат дәшмәде. — Ләкин сезнең ракеталар никтер дошманга түгел, үзебезнекеләр өстенә оча...
Майорның кинаясын аңлап елмаештылар.
— Шәп түгел бу, егетләр, — дип дәвам итте Ненадышин. — Берегез тиешле-тиешсезгә «ракета җибәрә», икенчегез аны яклап калырга маташа. Иптәш сержант, сез комсомол оешмасы секретаре бит әле?
— Так точно!
— Бер җыелышта дуслык-иптәшлек турында сөйләшерсез бәлки. Чын дуслык турында.
Ненадышинның мыек чылгыйлары хәрәкәтләнә башлады. Уттан алып суга салырга җыена микәнни?
— Варисов, без сиңа чик бозучы самолетны бәреп төшергәндә күрсәткән тапкырлыгың өчен кыска сроклы ял бирергә ниятләп тора идек. Нишләргә икән соң инде?
— Мин — «за», — диде Савоськин елмаеп.
— Шулай да бит, менә хатны кем язганын танымыйм дип, тәртип бозучыны яшереп калырга маташа егетең.
— Мин гаепле, төзәлермен! — диде Галимҗан.
Майор елмайгандай итте:
— Ярый, уйлашырбыз. Ә сезгә, рядовой Касыймов, бер атна гауптвахтада утырырга туры килер.
Нигат әллә аңлап җитмәде, әллә Галимҗан өчен сөенүе көчле иде, күтәренке тавыш белән:
— Тыңлыйм, бер атна гауптвахта! — дип куйды.
... Казарма шау-гөр килә. Почта кайткан. Хат ташучы Каваль- чукны уратып алганнар. Тегесе хатны тапшырыр алдыннан я җырлата, я биетә. Шигырь сөйләсәң дә ярый. Инде бер һөнәре дә булмаганнар хат белән чиертер өчен борыннарын сузалар.
— Әә-ә, Галич-Галимҗан! — Кавальчук кыр капкадай сирәк тешләрен күрсәтеп елмайды. — Побачешь, Соня-Сәйдимәңнән хат. Әйдә, бие әле бер «Әпипәгә».
— Биеттеләр инде... — Галимҗан зәңгәр конвертны тартып алды.
Ул, читкә китеп, конвертны илтифатсыз гына ертты. Кара каш ларын усал җыергалап, укый башлады. Ләкин укыган саен, аның кашлары языла бардылар. Ул гитара чиертеп солдатларны биетеп- җырлатып торучы Юра янына йөгереп килде:
— Уйна «Әпипәне», Юра дус!
Галимҗанның очына-очына биюенә иптәшләре аптырабрак карап тордылар. Кавальчук кына авызын ерып:
— Бачешь, ничек баса. Чү, чү, казарма идәнен сындырма, — дип сөйләнде.
Биеп туктагач, Галимҗан Юрага:
— Комсомол җыелышы беркетмәсе дип кул куйдырганнар бит Сәйдимәдән, авырып ятканда... Укый алмаган, ышанган. Аңлый сыңмы, алдалаганнар аны! — дип кычкырды.
Кәлиф шунда ук элеп алды:
— Вәт, дивана, кызны алдаганнар, ә ул шуңа куана?
Барысы да шаркылдап көлештеләр. Галимҗан үзе дә көлүчеләргә кушылды.
1977—197»