Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨП ЮНӘЛЕШ — КЕШЕНЕ САКЛАУ


Шигъри проблемага бер караш
онкрет әсәрләргә тукталуны максат итеп куймыйча, бүгенге поэтик иҗат дөньябыздагы иң характерлы сыйфатлар, күңелне борчыган кайбер мәсьәләләргә генә тукталып үтмәкче булам.
Шундый гадәт инде, рәссам үзенең полотносына читтәнрәк карый. Болай кабаганда, бөтен детальләр бер фокуска туплана, әсәр гомумиләштерелеп карала. Бер бөтен итеп кабул ителә. Бусы — ара ераклыгы буенча китеп карау. Әсәрләргә вакыт буенча да «китеп» карарга мөмкин. Бу очракта әсәрнең тотрыклылыгын, вакыт
Инде, чыннан да. вакыт буенча да шактый кителде, бер артка әйләнеп карарга да була. «Булмаганны эзләмибез икән, булганны үстерәбез икән ләса!..» Аерым ■уңышларыбыз шул хакта сөйли. Тик мин биредә уңышларыбыз хакында түгел (еларга махсус тукталасы бар, алар моңа лаек), ә бәлки кайбер башка мәсьәләләр турында сөйләрмен дигән идем.
Соңгы вакытта шигырьдә лирик-фәлсәфи монолог яисә ниндидер күренешләргә, вакыйгаларга нигезләнеп язылган конструктив опуслар, верлибр тибындарак, әмма ул ук булып бетмәгән «ак шигырьләр» ишәеп китте. Газеталарда һәм журналларда басылган аерым шигырьләрне, подборкаларны күздән кичерик. Күпчелеге «ак шигырьләр». Әйдә, «аклар» икән «аклар» булсын! Мәсьәлә анда түгел. (Поэзиядә ак шигырь үзенең хаклы урынын яулады инде.) Мәсьәлә менә шунда: авторларының имзаларына карамасак. без аларның күбесен бер-берләреннән аера да алмас идек. Индивидуальлек, яхшы дигәндә дә, сизелер-сиэелмәс кенә. (Биредә «шагыйрьнең үэ тавышы» дигән билгеләмәнең кыйммәте ничек арта!)
Аннары. Миңа калса, соңгы вакытта безнең тыныч шигърият ызаннарында идиллия чәчәк ата кебек! Матур, әлбәттә, рәхәтлектән хәтта җанны оета! Гөлләр тирбәлә. ниндидер көйләр ишетелә Әйтерсең дөньясында ут та. зилзиләләр дә. кырылыш та, көрәшләр дә юк Кыскасы рәхәт дөнья! (Үзем дә читтә түгел, үземне дә кертем!). Мондый шигырь үрнәкләрен кемдер ирония белән: «Тук поэзия», дип
К
сынавын узу-узмау сәләтен күрәсең.
Вакыт-вакыт шигъри иҗат юлына да шулай борылып карау теләге туа Элегрәк иичек иде дә, хәзер ничек! Үсеш ниндирәк!
Минем карашымча да бүгенге шигърият үзенең заманча яңгырашы, интеллектуальлеге белән шактый югары баскычка күтәрелде. Соңгы вакытта гына поэтик иҗатта үзенә бер вакыйга булырлык яңа шигъри бәйләмнәр дөньяга килде Шулар арасыннан бигрәк тә Равил Фәйзуллинның «Шигырьләр һәм поэмалар». Рәдиф Га тауллинның «Ирләр булыйк», Зөлфәтнең «Утлы бозлар». Мөдәррис Әгъләмовның «Исәнме, йөрәк!» дигән китапларын атап үтәсе килә. Моннан берничә ел элек кенә исем-фамилияләре «һ. б.»лар рәтендә йөргән кайбер яшьләр, билгесезлек кордонын уңышлы кичен, яңа мәйдан даулаучы иҗатчылар рәтенә бастылар. (Мин биредә шигырьләргә «күзәтү» ясамыйм. Шунлыктан, фамилияләрен китерел, үзем яратмаган «һ. б.»ны куеп тормыйм. Аннан соң исем санау язманың проблематик •юнәлеше өчен артык натураль булыр иде)
бәяләгән иде. Мондый шигырьләрдә табигыйлек, тормыш җылылыгы, көрәш рухы юк. Алар әйтерсең лә «балык каны» белән язылалар. Мондыйларны «торгынлык поэзиясе», «пассив поэзия» дип атар-а да мемкин. Бер тәнкыйтьче әйтмешли, шигырьдәге эчке киеренкелек шкаласы даими нуль өстендә тора икән, мондый шигырьне иң камил стилистика да. иң күркәм идеяләр дә коткара алмый.
Тагын. Бүгенге поэзиянең бер характерлы ягы, ул — аның әгәр шулай әйтергә яраса, кешесезлеге. Кешесез шигырь! Шигырьләрдә, авторның лирик «минвеннән гайре, шәхес югалды шикелле. «Кешесез шигырьләр!» — сәер яңгырый түгелме? Әйе. Сәеррәк.
Әгәр дә игътибар итсәгез, поэмаларыбыз монолог юнәлешендә генә туа башлады. Алтмышынчы еллар башында фәнни-техник революция өлкәсендәге зур сикерешләр. борылышлар чорында заманга соклану характерындагы, лирик геройның чорга мәдхия җырлавы формасындагы беренче лирик-публицистик монологларда бу хәл әле аңлашыларак иде кебек. Үткән сугыш корбаннарын искә алган реквиемнарда да бу шулай иде. Ә аннан соң инде тоташ шул юлга кереп китү —ай- һай, заман таләбенең чагылышы гына микән? Кешесез поэмалар тууның сәбәбен заманга сылтау гына урынсыз, минемчә. Бүген геройлар азмы?
Хәзер һәр яшь һәм башлап язучы үзенең лирик «минвеннән бер иҗади герой тудырырга, формалаштырырга омтыла кебек. Әлеге лирик «минпне бер шәхес итеп күтәрү, гомумиләштерү өчен, әлбәттә инде, шагыйрьнең үзенең дә һәр яктан шактый ук калку шәхес булуы сораладыр. Юкса, үзеңдә булмаганны «бар» дип бәян итү гадәткә керә түгелме? Шулай булмаганда әлеге «мин» үз өстенә андый зур йөкләрне күтәрә, заман герое буларак чор каршында саллы сүз әйтә алмаячак бит. Әмма ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез: лирик «мин» исеменнән генә сөйләү кайбер иллюзияләргә дә ишек ача, трафаретлыкка, төссезлеккә китерә кебек.
Олы прозаның яшәүчән куәте — аның әдәби образлар тудыра алуында, чорның рухи сынланышын әдәби персонажлар аша чагылдыруда, аларга тормышта яңа омер бирүендә. Поэзия тарихына күз салсак та без шундый хәлне күрмибезме? Бөек Гомердан алып Твардовскийга чаклы әдәби геройлар, тормышка «атлап кергән» тере әдәби персонажлар иҗат иткәннәр. Геройлар булгач, шуннан вакыйгасы туа. вакыйгасы бар икән, тарихилыгы һ. б. шартлары да килеп тора аның. Кыскасы, әсәр яши. Көрәштә, үсештә, хәрәкәттә яши! Юкса, хәзер «шигырь» дигән төшенчәгә нинди генә үрнәкләр керми! Кәйлесе дә. кәйсезе дә. регистратор язмасын хәтерләткән вакыйгалар күчермәсе дә... Бөек Шекспир тудырганны да без «шигырь» дибез, Әмма ул иң олы исәптән караган шигырь, вакыйга Һәм конфликтлары мул-лыгыннан ташып, драматик әсәргә, хәтта чорның фаҗигасына үскән! Алайса безнең чал тарихтагы Кол Галидән алып, Тукай, Такташ, Фатих Кәрим һәм башка әдип- ләребеэнең иҗат үрнәкләре ни хакта сөйли? Карәхмәтләр. Алсулар, Мокамайлар. Аникиннар. Гайҗан бабайлар, Хисамилар... Алар инде үз иҗатчыларыннан башка, мөстәкыйль рәвештә дөньяда яшәп йөриләр. Чыннан да бүген без шундый геройлар галереясенә кемне өсти алабыз? Әлеге дә баягы, шул лирик «мин»е- безнеме?
Әлбәттә, лирик «минвнәр күп, тик менә аларның үз йөзләрен анык ачыклап булмавы гына борчый бераз. Әйтерсең лә томанда хәбәрләшә ул «минпнәр. Бер өлкән әдибебез: «Кешеләре булмаган шигырьләрне мин ничектер кешесез йорт, ягылмаган, кеше тормаган буш йорт итеп күзаллыйм», дигән иде бер әңгәмә вакытында. Ул чагында мин: «һәр шигырьгә дә кеше исеме кертү кирәкме икән?» дип уйлаган идем Чөнки исемнәрне атау гына «йортпны кешеле итә алмый әле. Сүз биредә билгеле, җитдирәк нәрсә образ тудыру, аны әсәрдә җанландырып «тормышка җибәрү» турында бара. Әдип, чыннан да. үзеннән гайреләрне дә күрергә тиештер бит инде. Кем әйтмешли, «уз персонасыннан» гайрене дә?.. Әйтик. Лермонтов бер караганда үтә шәхси кичерешләр җырчысы кебек. Ул да Мцыриларны, Арбениннарны. Печориндай үз заманы геройларын күргән, образларын иҗат иткән Масштабы, колачы — бүтән!
Әлбәттә, лирик «минвгә беркем дә каршы түгел. Биредә без кулыиа каләм алган барлык шагыйрьнең дә «мин» исеменнән генә язуы хакында сүз алып барабыз, шигырьдә кешесезлек һәм гомуми стереотип турында сөйлибез. Бу, минемчә, бүген бик өлгереп җиткән проблемаларның берсе. Болар, үз чиратында, безнең гомум инерция белән баруыбыз хакында сөйләмиме? Башына өч йолдыз төрткән, хәтта график сурәтләре дә бер-берсенә охшаган рифмалы һәм рифмасыз тезмәләрнең метражы шактый артып китте. Мондый шигырьләрне теләсә кайсы җирендә өзәргә һәм ялгарга мөмкин. Әмма моннан шигырьгә әлләни зыян килмәс иде. (Үзеннән-узе конвейер системасы күз алдына килә).
Шигырьдә, билгеле, ниндидер әзер рецептлар юк. ЭВМны никадәр генә '«хәтерле машина» дип «үтереп» мактасалар да, ул инде индивидуаль була алмый ул да бөтен ЭВМнар шикелле үк бер калыпка язар иде. Программа гына бирелсен. Мәсьәлә менә шунда да шул. Шәхеснең индивидуальлеген саклап калу проблемасы? Юкса, шигырь иҗатына юл ярып кергәндә остазларның «уз тавышы бар» дигән беренче бәясе яшь иҗатчы өчен иң кыйммәтле бәяләрдән саналмас та иде! Азаккача үз тавышыңны саклап булырмы? Үз йөзеңне? Инде ирешеягән казанышларга нинди яңалык өсти алам? Чорның мең төрле сораулары, проблемалары, үсеш каршылыкларының «тегермән ташыннан» имин чыгып булырмы? Яшь әдип алдында шундый сорауларның тууы бер дә гаҗәп түгел. Ә тумаса — гаҗәп! Башкалар да бу сораулар хакында уйланалардыр, билгеле.
Юк, мин барысын да бер калыпка сыйдырып, бөтенесен дә тигезлэр'э җыенмыйм. Ә тагын бер мәсьәләгә тукталып үтмәкче булйм. Ул — иҗатта (көйләрдә
Шагыйрь-әдип ул губка (күзәнәкле полиэтилен) кебек, чорның бөтен рухи байлыгын, каршылыкларын, тетрәүләрен үзенә сеңдерә. Кабинеттан торып кына, чын дөньяның үзен күрмичә, үз-узеңне «сыгып» кына бүгенге укучыга мәгънәле сүз, хикмәтле рух азыгы биреп булмый, бил-еле. Күпне күрергә, күп аралашыр га, чор җилләрендә дөрләргә, иң әһәмиятлесе — барысын да үз йөрәгең, үз илә-гең аша үткәрү кирәк. Иҗат эше әнә шуны таләп итә.
Сүз сәнгатенең бер төре булган поэзия тормышыбыздагы туң йөрәклелек, кешелек кайгыларына битарафлык «үзеңнеке — үзәктә, кешенеке — киштәктә» принциплары белән килешеп яши алмый. Жентекләбрәк карасаң, шул икән ич безнең илкүләм иң актуаль проблемабыз! Кешенең рухи дөньясын баету тәрбияләү иң олы социаль бурычларның берсе булып кала бирә. Тормыш шартларының яхшыра баруы, моннан күпмедер еллар элек кенә буй җитмәстәй күренгән комфортның инде көнкүрешебезнең иң гади бер атрибутына әверелеп китүе яшь буынга гел уңай яктан гына йогынты ясый дип уйлап булмый. Үз-үзләреннән гаҗәеп канәгать булган, «үктән дию төшеп биесә дә гаҗәпләнмәс кешеләрнең артуы, һәрхәлдә, әдипләр файдасына түгел инде, дияр идем Әйе, бу өлкәдә дә «ак таплар», буш урыннар шактый. Ничек кенә булмасын, идиллия безнең өлкә түгел...
моңнарда, үлчәмнәрдә, темаларда, терминнарда, алымнарда) бер-беребезне кабатлавыбыз. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Бер-беребезгә күрә торып та, механик төстә дә иярәбез. Бу исә мәсьәләнең иң характерлысы.
хәйлә-мәкерсезе, иң «фтә ятканы» гына әле.
Бер-береңнең иҗатына үзара игътибарлы булу мәсьәләсе һәрчак көн тәртибендә торган. Ул һәр көн актуаль Бу нәрсә каләмдәш иптәшеңнең уңышларына куана белү, аның иҗатына эчкерсез сүзеңне әйтү юнәлешендә дә чагыла.
Кыскасы, безгә әле бүгенге көннең характерын, рухи асылын, аның поэтик төсмерен киң итеп, рельефлы итеп кабул итүгә ирешәсе бар. Гел бертөрле конструктив тезмәләрдән китеп, характерлар поэзиясен тудыруга ирешәсе, шигъри иҗатның ниндидер хобби түгеллегенә, ә бәлки шәхеснең табигый рухи хаҗәте икәнлегенә ныклап төшенәсебез бар.
Бәген проблемаларның асылы — бу катлаулы заманда кешене һәм аның кү- җел дөньясын саклау булып кала.