Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ ХАТЫН-КЫЗЛАР ИЧ


Буйсынам мин буйсынырлык законнарга. Әмма менә катып калган кануннарга, Коеп куйган җыен юк-бар гадәтләргә Ничек итеп Баш ияргә, Бил бөгәргә?!
Шул түгелме күңелләрне буып алган, Чын хисләргә богау салган һәм, әгәр дә Табынып ятсаң барчасына — Йотып алган...
Шул түгелме җанга киртә, Чылбыр — тәнгә, Иреклене ирегеннән мәхрүм иткән, Якты нурын томалаган кара пәрдә?.. Мин җыенмыйм ата-бабалардан калган Изге йола, гадәтләрне гаепләргә.
Җаным сыймый әмма кысан кысаларга. Җенем сөйми, Буйсынасым юк аларга!..
Кайтып киләм
Кайтып ки^әм'.
Юл читләре яшел келәм.
Йөгерә-йөгерә бер кыз миңа каршы килә, Менә-менә кочагыма атылып керә. Туктамады, узып китте көлә-көлә. Күбәләкләр кунып калган күлмәгенә... Толымыннан эләктереп алсаң икән, Ефәк тасмаларын урлап калсаң икән...
Кайтып киләм.
Болыннарның хәтфә чагы.
Кыймый гына каршы килә бер кыз тагы... Иңнәренә чәчелеп киткән чәчкәйләре, Кулларында күк кыңгырау чәчкәләре. Йөгереп барып үзен кочып алыйм микән, Танытмыйча әллә качып калыйм микән?..
Кайтып киләм.
Печәннәрнең җиткән чагы,
Җиләкләрнең янып-янып пешкән чагы, Шук җилләрнең итәкләрдән үпкән чагы... Ә хисләрнең гөлләрдән дә нечкә чагы. Яшел юллар буйлап кына барсаң икән, Я шул еллар уртасында калсаң икән...
Кайтып киләм.
Болыннарда эскерт-кибән.
Эңгер-меңгер,
Каршы килә тагын кемдер...
Арып-талып, уйга калып кайтып бару.
Басуларда җитеп килә иген-тару...
Без хатын-кызлар ич...
Без хатын-кызлар ич... Яшьлектә генә ул Кычкырып көләсең, Үкереп елыйсың — Беркемнән яшереп тормыйсың. Күңелең шар ачык — Чаршау да, пәрдә дә кормыйсың... Яшь чакта тормышың Төп-төгәл, түгәрәк. Ә үзең — Гөлләрдән яралган Бер гамьсез күбәләк...
Без хатын-кызлар ич... Яшьлектә генә ул Өлеш юк, бүлеш юк, Шобага салыш юк, Жирәбә тотыш юк, Үлчәүләр тип-тигез — Отылу, отыш юк...
Без хатын-кызлар ич... Бүгенге нәрсә ул — Без алга, иртәгә Йөз тотып яшибез. Бүгенгә дәшмибез. Кайвакыт сагаеп, Саргаеп китсәк тә, Яисә өметләр Киселсә кисәктән, Юк әле бирешү, Бөрешү эшмени! Без кабат дөрлибез, Янәдән яшьнибез.
Без хатын-кызлар ич, Көтәбез, Ышанып яшибез!..
Яшереп тормыйм
Син мине кабат яшәрттең,
Син мине кышын яшьнәттең, Син мине әллә нишләттең, Мин башым җуйдым бугай.
Син миңа канат ялгадың,
Яңарып китте як-ягым, Сәбәбен хәзер аңладым, Мин гашыйк булдым бугай...
Яшереп тормыйм оялып, Син — минем яшьлек хыялым, — Соң гына шулай уянып, Гел чынга аштың бугай.
Күңелнең күгәргән кылын Тибрәтеп җибәрде моңың, Бүленеп калган бер җырның Син юлын ачтың бугай...
Хуш, сихерле бакча
Хуш, сихерле бакча, — исергәндә Хуш исеннән чәчәкләреңнең, Белмәгәнмен икән — кырда үскән Кырыс, әче исен әремнең...
Туфрагыңа синең калды иңеп, Эч серләрем, яшьлек эзләрем. Ядкарь итеп зәңгәр гөлләреңнең Төсен алып китә күзләрем.
Хуш, сихерле бакча, бөтенләйгә, Кабат сиңа кереп йөрмәмен.
Кайтмам инде, бер кат сахраларда, Далаларда тойгач җир ямен.
Еллар узгач, яннарыңнан синең Бер үтәрмен әле әйләнеп.
Син калырсың яшьнәп, яшьлегемнең Яшел аты төсле бәйдәге...
Төнге шигырь
Бүген төнлә шигырь язып чыктым, Ә урамда буран уйнады.
Мин үземчә зур эш кырдым, дидем, Кыш бабай да шулай уйлады.
Мин кәгазьгә яңа юллар тездем, Тышта исә юллар күмелде Кар бураны шашып биеп йөрде, Мин бушаттым ярсу күңелне...
Төн күзәтте мине тәрәзәдән, Мин аңарга бармак янадым: Таң атканчы китү ягын кара, Соңга калма, димен, ярамый.
Кар ява да ява бөтерелеп, Мин язам да язам: төн уза...
Ак урамнар буйлап, хәйран калып, Иң беренче бүген кем узар7..
Көзләргә кереп барыш
Ваемсыз чакларым узды, Талымсыз чакларым да... Уйланып калдым бер мәлгә Көзге юл чатларында...
Бу юлдан күпләр үткәндер, Алар бәхетле микән? Язларым килә озатып, Кайларга хәтле икән?..
Ак-караны аермаган Гамьсез көннәр бар иде, Миңа калса, төн кап-кара, Ә иң агы кар иде. .
Сүз кадерен белми торып, Җыр кадерен кем белгән Туфрак тәмен белгәнгәдер, Таллар җиргә иелгән.
Гел алдыңда торса бар да, Буйлар ерак үрелми.
Кеше кадерен аңламыйча, Үз кадерең күрелми...
Еллар өс-баш алыштыра, Дөнья көн дә яңара... Каршымда, алга чакырып, Утлы усаклар яна.
Серләрен төйнәп язларның Көзләргә китеп барыш Орлык серләрен саклый күк. Өлгереп җиткән арыш. .
Җиләген җыеп җәйләрнең, Көзләргә кереп барам. Ачырак төсле шул әле Кызарып пешкән балан...
Йөрәгемдә — җәйге җырым. Яз нуры — күзләремдә. Шуңадыр керәм ашкынып Алкышлы көзләремә...