Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СКРИПКА СӘНГАТЕ


атарлар арасында скрипка XVII йөздә таралыш ала Милли скрипка сәнгате борынгы чорлардан ук яшәп килгән кыллы уен кораллары сәнгате казанышлары җирлегендә формалаша. Шуңа күрә дә скрипкада уйнаучыларның башкару осталыгы башлангыч этапта ук инде шактый югары булуы белән аерылып тора. Скрипка көнкүрешкә үтеп керә башлаган вакытта ук инде бу уен коралын үзләренең төп һөнәрләренә әверелдергән музыкантлар күренә һәвәскәрләрдән аермалы буларак, профессиональ башкаручылар бәйрәм көннәрендә һәм табын-мәҗлесләрдә генә түгел, ә шәһәр ярминкәләрендә, авыл базарларында, юлчылар туктый торган кунакханәләрдә, югары катлау кешеләренең йортларында да чыгыш ясыйлар. Бу җәһәттән олы ярминкәләр аеруча күренекле урын тота. Татар музыкантлары өчен дә ярминкә үзенә күрә культура тарату үзәге булып хезмәт итә. Шунда ук җырчылар, тел осталары да осталыкларын күрсәтә, музыкантларның кара-каршы ярышлары халыкта зур кызыксыну уята. Идел буенда бу традиция атаклы Болгар базары чорыннан ук килә, мәшһүр Казан һәм Мәкәрҗә ярминкәләрендә дәвам итә.
Кайбер атаклы скрипкачыларның исемнәре, телдән-телгә күчеп, безнең көннәргә кадәр халык хәтерендә сакланып калган. Аларның берсе — Мәкәрҗә кушаматлы Гайса, икенчесе — Ончы Фәхри. Шундый музыкантларныкы дип уйланылган һәм аларның исемнәрен йөрткән көйләр әле дә яши. Казагыстанның Петропавловск шәһәрендә яшәүче Шәфиева моннан берничә ел элек авторга язган хатында бала чагында Ончы Фәхринең скрипкада уйнавын үзе күрүе хакында хәбәр итә.
Татар музыкантлары рус авылларында уздырылган ярминкәләрдә дә еш кунак булганнар, төрле күңел ачуларда катнашканнар. Рус художнигы И. М. Прянишни- t кошның «Авылда бәйрәм» исемле картинасында, мәсәлән, скрипка һәм барабан тоткан ике татар музыканты сурәтләнгән. Сәнгать белгечләре фикеренчә, әсәрнең сюжеты Идел буенда яшәүче халык тормышыннан алынган.
Скрипкачыларның халык тормыш-көнкүрешендә киң урын алуы, башкару сәнгатенең шактый югары булуы милли скрипка сәнгатенең үсеше өчен ныклы нигез тудыра. Әмма татар халкының матди тормыш шартлары моңа комачаулык итә Тикшеренүчеләр язганча, XVIII йөздә христиан динен кабул итмәүчеләрне экономик яктан кысу политикасы аеруча көчәя. Патша указлары нигезендә, Казан ягының мөселман хезмәт ияләренә авыр түләүләр салына. Күп кенә өстен катлау кешеләренең дә биләмәләре һәм хокуклары тартып алына. Биләмәләр һәм алпавыт сарайлары белән бергә дөньяви культура учакларының да байтагы юкка чыга'. Мондый шартларда
'А МожаровскиЛ Изложение хода миссионерского дела по просвещению Казанских инородцев с 1552 по 1867 г Мэскаү, 1880 ел. 32-Эь. 91 битлар.
Т
музыкантларның җәмгыять тормышындагы урыны нык кечерәя. Аеруча зур привилегияләр белән файдаланучы аерым татар феодаллары гына үз йортларында музыкантлар тоталар. Музыкантларның иң зур күпчелеге башка төрле яшәү чыганаклары эзләргә, еш кына авыр физик хезмәт белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Шулай итеп, скрипкачылык ул чорда башлыча ярым профессиональлек дәрәҗәсеннән узмый.
Халык массаларының дини, милли изелүгә каршы актив көрәше нәтиҗәсендә көчләп чукындыру политикасы уңышсызлыкка дучар була. XVIII гасыр ахырына табан татар музыкасындагы профессиональ башкаручылыкка да ихтыяҗ арта төшә, музыкантларның шактый өлеше скрипка уйнауны яңадан үзенең төп кәсебе итә. Шәһәрләрдә генә түгел, зур авыл базарларында да профессиональ скрипкачыларны еш очратырга мөмкин була. Алар шулай ук төрле күңел ачу йортларында да татар көйләрен уйнап, халык арасында популярлык казана *. Ләкин нәкъ шул чорда аның алдында яңа киртә пәйда була — татар музыкасына каршы мөселман руханилары һәм татарның югары катлау кешеләре күтәрелә башлый. Чөнки хөкүмәтнең исламга карата тоткан политикасы үзгәрә, патша указы белән мөселман дине рәсми рәвештә яшәүгә хокуклы дип таныла, мөселман руханилары өчен җирлек ныгый. Ислам дине әһелләре дөньяви аң-белемнәр, алдынгы культура, мәгърифәтчелек үсешенең мөселман дине нигезләренә нинди куркыныч белән янавын яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә алар барлык көчләрен Европа һәм алдынгы рус культурасы йогынтысына каршы көрәшкә туплыйлар. Мәгърифәтчелек идеяләре, һәртөрле хөр фикер, сәнгать җимешләре зарарлы, дин өчен хәтәр нәрсә итеп карала. Руханиларның һәртөрле яңалыктан шулай качарга тырышуын Галимҗан Ибраһимоө та күрсәтеп үтә2.
Халыкның рухи камиллеккә омтылуы белән тыгыз бәйле булган музыка аша татар тормышына рус һәм башка Европа илләренең музыкаль культурасы элементлары, төрле уен кораллары үтеп кергән. Дөньяви бәйрәмнәр, күңел ачулар, сабан туйларында яңалыкка омтылыш аеруча нык чагыла. Мәсәлән, үткән йөздә яшәгән вәгазь-нәсихәтчеләрнең берсе халык бәйрәмнәренең шәригатькә зур зарар китерүе хакында яза. Намаз һәм дога укуга караганда кәеф-сафа коруны артык күреп, мөселманнар шәригатьне оныталар, Европа кешеләренә әвереләләр, дин каршындагы бурычларын үтәмиләр, мәчеткә иганә бирмиләр, ди ул \
Музыканы эзәрлекләү XIX гасыр ахыры, XX йөз башында, ягъни музыкаль башкаручылык нык таралып килгән чорда, үзенең иң киеренке ноктасына җиткән. Халыкның борынгыдан килгән җыен бәйрәменә каршы көрәш мисалын
да бу бигрәк тә ачык күренә. Җыр һәм музыка зур урын алган, җыр-биюле күмәк уеннардан тыш музыкантлар ярышлары да оештырылган җыен бәйрәмнәренә* каршы ислам дине фанатиклары XIX гасырда кискен көрәш башлыйлар. 1861 елда, мәсәлән, мөселманнарның Дини идарәсе җыеннарны тыю хакында рәсми карар кабул итә. Шундый ук карар икенче тапкыр 1885 елда чыгарыла5. Әмма алар музы-ка сәнгатен көнкүрештән тулысынча кысрыклап чыгару максатына ирешә алмыйлар. Дөрес, милли музыкаль культура үсеше нык тоткарлана, халык бәйрәмнәре һәм йолаларының музыкаль ягы зәгыифьләндерелә. Профессиональ башкаручылык практикасы төрле ярминкә һәм күңел ачу йортлары белән чикләнергә мәҗбүр була, музыкантларның тормыш хәле сизелерлек җиңеләйми. Шунлыктан XIX йөз урталарында да профессиональ һәм һәвәскәр башкаручылар бер-берләреннән әллә ни аерылмыйлар. Хәер, һәвәскәр башкаручыларның осталыгы бу чорда да шактый югары дәрәҗәдә була. Халык музыкантлары вибрато һәм портаменто ке- • бек скрипка уенына хас алымнарны кыю кулланалар, алар көйне күп санлы фиоритура. пентатоник борылышлар, мелизмнар белән мул бизиләр. Ә бит бу алымнарны нык үскән һәм шомарган техник аппаратка таянганда гына иркен кулланырга мөмкин.
”«.нг.т tesasw
' Жыен кыйссасы0 Каз^Г^елрасы,,да Революция хәрәкәтләре Казан. 1925 ел. 22 бит.
Димәк, суз татар скрипкачыларының фольклорчы галимнәрне гаҗәпкә калдырырлык дәрәҗәдәге виртуоз осталыгы турында бара.
Халык музыкантларының репертуары гадәттә бай һәм кул тәрлелеге белән аерылып торган. Милли көйләр белән генә чикләнмичә, алар Азия һәм Европа халыкларының куп кенә көй үрнәкләрен дә башкаралар (Европа музыкасыннан полька, мазурка, краковяк кебек бикә көйләре, русча марш һәм вальслар, халык көйләре ♦ һәм такмаклар). Скрипкачылар башкарган татар көйләре теге яки бу җырның ин- £ струменталь варианты була, аларга диапазон киңлеге, бизәк муллыгы хас. Моңа та- § ** тар фольклорын өйрәнгән Н. Никольский, А Эйхенвальд, И. Козлов кебек куп кенә 5 тикшеренүчеләр игътибар иткән. И. Козлов, мәсәлән, көйне скрипкада башкарылган- и га караганда, җырчы авызыннан отып алу күп җиңелрәк дип яза 1 Скрипкачылар репертуарында ул чорда ук инде халык инструменталь жанрлары дип аталырлык әсәр- = ләр була. Шулар исәбенә импровизация характерындагы салмак озын көйләрне һәм 2- бию көйләрен кертергә мөмкин Музыкантлар, озын һәм кыска көйләрне берләш- - тереп, ике кисәктән торган үзенчәлекле цикл эшлиләр: прелюдия яки инструмен- а. таль ария роле озын көйгә бирелә, ә җитез һәм җыйнак бию көе йомгак өлеше бу- £ лып килә. *-
Скрипка сәнгатебез яшәешендә яңа этап Урта Иделдә капитализмның интенсив ♦ үсеше, татар иҗтимагый-мәдәни тормышындагы үзгәрешләр белән бәйләнгән. Бу д. этапта милли фольклорга, әдәбиятка тартылу көчәя, мәгърифәтчелек хәрәкәте тот- О рыклы агымга әверелә, рус культурасы белән кызыксыну арта бара Халык музыка “ коралларыннан скрипка, гармун, курай һ. б. киң таралыш ала (күп кенә күренекле 2 мәгърифәтче галимнәр, шул исәптән, И. Хәлфин, М. Махмудов. К. Насыйри үзләре дә скрипка уйныйлар). Татар «ир һәм хатын-кызлары» рус театрларына, бал-маска- 1 радларга һәм башка төрле кичәләргә йөри башлыйлар
Шушы ук чорда татар интеллигенциясенең аерым вәкилләре, дәүләт югары уку ' йортларында белем алып, Россия культура тормышы мәйданына күтәреләләр Шун- — дыйлар арасында, мәсәлән, Исмәгыйл Аитов кебек скрипкачылар да була Ул үткән : гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында Казанда опера оркестрының концерт- _ мейстеры булып эшли. «Музыка сөючеләр түгәрәге» каршындагы музыка мәктә- =: бендә укыта. Аның Париж, Лондон, Берлин шәһәрләрендә гастрольдә булып, зур уңыш казануы билгеле Татар дворяннары гаиләләреннән һәм ,православие диненә күчкән керәшеннәр арасыннан тагын Саратов консерваториясе профессоры М. И. Солтановны (1875—1918), күренекле скрипкачы, дирижер һәм композитор А Л. Па- наевны (1862—1919) күрсәтергә мөмкин*.
Казан шәһәре ул чорда да Россиянең культура үзәкләреннән берсе була. 1864 елда биредә Рус музыка җәмгыяте бүлеге ачыла, җитмешенче еллардан башлап даими рәвештә опера труппасы эшли, беренче хосусый музыка мәктәпләре күренә башлый, шуларның берсе 1904 елны рус музыка җәмгыяте каршындагы музыка училищесы итеп оештырыла.
Боларның барысы халыкның культура тормышына да тәэсир итми калмый. Музыка шәһәрнең аерым йортларына үтеп керә, яшьләр аның белән гаилә эчендә махсус шөгыльләнә башлыйлар, белгечләрдән музыка дәресләре алу популярлаша, көнкүрештә фортепиано, мандолина, гитара һәм башка инструментлар киң тарала Шул елларда ук сәүдәгә «музыкаль тартмалар», милли көйләр язылган пластинкалар чыга (аларны җирле һөнәр иясе Г Сәйфуллин эшләп чыгара) Публика өчен башкару да торган саен киңрәк колач ала Күңел ачу урыннарыннан тыш. укымышлы кешеләрнең йортларында музыка кичәләре үткәрелә башлый, кече форма сәхнә әсәрләре уйнала *. Ниһаять. XIX гасыр ахырында рәсми власть вәкилләре һәм мөселман
’11. А. Козлов О народной музыке северных мусульман 19’1 елның 5 апрелендә свЯ ланган доклад „ , ,
’ Материалы для географии и статистики России Каз губ гост
•Капа: «Волжский вестник., 1884 ел. 8. 21. 22. 23. 121 саннар
1977 ел. 10 апрель саны Проф Р II Нәфикоа белән интервью
** ................ ВмгшфНЧВСКМЙ . М\ tWKBMTOB исполнителей н» ДУ>
1968 ел. 102 бит «Некрасовский сборник.. V. Ленинград. 19,3 ел. 310-31. битләр
• Кара «Волжский вестник». «Калакский телеграф». 1898 ел. 1ә4 һәм 1913 саннар
1 3. Хайруллина. Я- Гиршман Музыка тарихыбызның үткәне «Татар музыкасы мәсьәләләре» исемле җыентык. Рус телендә. Казан, 1967 ел.
1 1914 ел. 12 декабрь саны.
' Граммофон пластинкалары каталогы Катан. 1910 ел. W IUM56. I081M, 106105 Һ б Пластин калар каталогы Казан. 191.’ ел. «Зонафон. фирмасы язмалары
» Волн Апанаен Казан музыка училищесының скрипка классын тәмамлаган 1905 елда сту дентлар маннфестацннларенда катнаша, концертлар оештыруга күп к„ч куя. үзе дә еш тыгыш ■исыЯ 1910 еллар башында каты авырып китүе аны бу эшчәвлеген туктатырга мәҗбүр итә I Бу мәгълүматлар \ Әчмәдуллинның кутъязма истәлегеннән алынды. (Истәлек музыкантның
СПб. IMi ел.
инструментах
руханиларының аяусыз эзәрлекләүләренә дә карамастан, алдынгы татар яшьләре рәсми төстә ачык концертлар оештыруга керешәләр. Шундый концертлар 1894 елда Мәскәүдә, 1899 елда Петербургта, 1900 елда Казанда һәм башка кайбер шәһәрләрдә үткәрелә '.
Беренче рус революциясе татар сәнгате, шул исәптән музыка сәнгате үсешенә дә көчле этәргеч ясый Царизм азчылык милләтләргә туган телләрендә матбугат булдыру, культура-агарту чаралары үткәрү, концертлар, драма спектакльләре кук>, төрле кичәләр оештыруны инде ачыктан-ачык тыя алмый. Үзәкләрдә генә түгел, татарлар яшәгән бик күп шәһәрләрдә культура, әдәбият, сәнгать учаклары, төрле җәмгыятьләр барлыкка килә. Әдәби-музыкаль кичәләр, түләүле концертлар даими төс ала, музыкаль тормыш та беркадәр стабильләшә. Концертлар гына түгел, драма спектакльләре дә, күңелле ял кичәләре дә музыкасыз узмый: татар көйләре спектакль алдыннан тәнәфес вакытларында, спектакль беткәннән соң дивертисментларда яңгырый. Көйләрне уен коралында ялгыз башкару белән бергә, инструменталь ансамбльләр чыгышлары да даими оештырыла башлый — сәхнәләрдә скрипкачылар дуэты, инструменталь трио һәм милли оркестрлар аеруча зур популярлык казана. Оркестр составында берничә скрипка, мандолина, думбра, курай (яисә флейта), гармуннар, фортепиано була. Ансамбльдә катнашучылар саны еш кына егерме-утыз кешегә җитә. Репертуарларында, милли көйләрдән башка, Азия һәм Европа музыкасы әсәрләре дә була. Оркестрлар һәм культура-агарту җәмгыяте, ярым профес-сиональ һәм һәвәскәр драматик труппалар каршында да яшәп килә. Казанда берничә музыкаль ансамбль була (Шәрык клубында, «Сәйяр» труппасы каршында кыллы оркестрлар, «Свет» кинотеатрында төрле уен коралларыннан музыкаль ансамбль һ. б) «Дин вә мәгыйшәт» журналында язылганча, хәтта мәдрәсәләрдә дә шәкертләрнең ятаклары өстендә стенага эленгән скрипка, гитара кебек музыка коралларын күрергә мөмкин була2. Тагын шунысы характерлы: моңа чаклы фәкать ир ке-шеләр өчен генә дип саналган уен коралы скрипкада хатын-кызлар да уйный башлый. Мәсәлән, «Тормыш» газетасы 1917 елның 29 январь санында Уфада хатын-кызлар өчен концерт оештырылуы, концертта кызлар оркестры чыгыш ясавы хакында хәбәр итә.
Милли оркестрлар татар инструменталь башкаручылыгын яңа сыйфат баскычын» күтәрә, музыка репертуарының киңәя баруына, башкару осталыгының үсүенә ярдәм итә. Кагыйдә буларак, тәҗрибәле һәм танылган музыкантлар җитәкләгән бу милли оркестрлар тора-бара татар музыка һәм башкаручылык сәнгате үзәкләренә әверелә. Яшьләр анда музыкаль грамота нигезләрен, теге яки бу уен коралында милли көйләрне башкару алымнарын, халыкның башкаручылык традицияләрен өйрәнәләр. Шулай итеп, халык уен кораллары оркестрлары бер үк вакытта милли музыка мәктәпләре ролен дә үти. һәм, чыннан да, шушы оркестрларда уйнаучылар арасыннан соңрак С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, М. Яушев, 3. Яруллин, Ф. Биккинин, М. Йо- сыпов кебек татар композиторлары һәм атаклы музыкантлары үсеп чыга.
Музыкаль әсәрләрне ялгыз башкаруга да зур игц^ибар ителә. Шул елларның вакытлы матбугат битләреннән күренгәнчә, концертларның берсе дә скрипкачы-со- листлар катнашыннан башка узмый. Шундыйлар арасында Казанның скрипка осталары Мөхәммәтша Мостафин (1850—1909), Гали Мостафа улы Зайпин (1876—1918), Хәбибулла Әхмәдуллин (1875—1943), Уфа музыканты Г. Ишбулдин, Оренбургта» чыккан Зыя аеруча зур популярлык казана.
Рәсми төстә ачык концертлар үткәрелә башлау белән алар бу кичәләрне оештыруда да актив катнашалар, аларда, керем чыганагы булудан бигрәк, халык мәгърифәтенә хезмәт итүнең яңа формасын күрәләр. Икенче яктан, тамашачылар алдында даими чыгышлар ясау халык музыкантының артист-музыкант булып формалашуына ярдәм итә.
Музыканы төп һөнәре итеп сайлаган кешеләр белән беррәттән, концертларда төрле катлаулардан чыккан күп санлы һәвәскәрләр дә катнаша. Шундыйлар исәбеннән татар кызлары гимназиясе укытучысы Газиз Булатов (1885—1921), актерлар Ну
ри Сакаев, Касыйм Шамил. Ташкент шәһәрендәге «Чишмә» җәмгыяте җитәкчесе Мостафа Мансуров, аталы-уллы Мөшәрәп һәм Мәсәллим Вәлиевләрне күрсәтергә мөмкин. Соңга табарак аларның күбесе музыканы үзенең төп һөнәре итә. Газиз Булатов, мәсәлән, Петропавловск шәһәре симфоник оркестрының беренче скрипкачылары группасында уйный. Актер Кудашев-Ашказарский концертларда скрипкачы буларак та чыгыш ясый һәм берничә тапкыр граммофон пластинкаларына языла
Башкаручылар арасында бу елларда да. сирәк булса да, академик музыка белеме алган кешеләр очраштыргалый. Әлбәттә, патша Россиясендә «чит милләт» исәпләнгән халык вәкилләренең бик азы, бары тик бай катлау кешеләренең бала- о лары гына махсус югары белем алуга ирешә. Шундыйлар арасыннан Казанда бе-7 ренче «милли оркестр» оештыручыларның берсе Вәли Апанаевны3 (1889—1922) һәм †† Берлин консерваториясендә укыган Барый Кәримовны күрсәтеп үтәргә мөмкин. х
Татар скрипка осталары, җырчылар, милли оркестрлар төрле шәһәрләргә, шул S исәптән Мөскәү һәм Петербургка да, гастрольләргә йөриләр. Шушы елларда күп- ~ ләп чыгарыла башлаган граммофон пластинкаларына да язылалар. Мәсәлән, скрип- < качы Хәбибулла Әхмәдуллиннан Нижний Новгород студиясендә туксанлап халык < көе язып алына 8.
Болар, әлбәттә, музыкантларга таләпне арттыра, милли скрипка сәнгате үсешен- ▼ дә сыйфат үзгәрешенә китерә, репертуарны Көнбатыш Европа, рус музыкасы эш- <а леклеләренең оригиналь әсәрләре белән баетуга этәрә.
Шул ук вакытта скрипка өчен махсус иҗат ителгән беренче милли пьесалар кү- с ренә башлый. Аларны, тамашачыларның рухи ихтыяҗларын тулырак канәгатьләнде- 3 рү теләгеннән чыгып, яңа заман сулышын, халыкның яңа теләк-омтылышларын ча- тылдырырга тырышып, музыкантлар үзләре иҗат итәләр. Әсәрләрнең уз заманы өчен х иң популяр жанрлар калыбында эшләнүе нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Мон- - дый жанрлар арасында иң егәрлесе марш була. Башкаручы музыкантларның игътибарын маршның көчле ритмик хәрәкәте, өндәүле-чакырулы актив интонацияләре, чорга аһәңдәш булган башка хасиятләре җәлеп итә. Шул елларда иҗат ителгән ~ маршлардан Г Зайпинның «Сада», X. Әхмәдуллинның «Аккош» һәм «Казан» әсәр- < ләрен күрсәтергә мөмкин4. 3
Маршлар белән беррәттән, скрипка өчен бию жанрында да пьесалар туа башлый (Мәсәлән, Г. Ишбулдинның 1910—1914 елларда иҗат иткән «Мазурка»сы). Бу әсәрләрнең барысы да стиль һәм форма ягыннан халыкның музыкаль иҗаты белән тыгыз бәйләнгән була, төп тема итеп халык көйләре яки халык моңнарына якын торган мотивлар алына. Әмма күләм-үлчәм ягыннан алар халык кәйләреннән бермә- бер озын. .
Скрипка өчен язылган әсәрләр кайбер башка сыйфатлары белән дә җыр жанрыннан аерылып тора. Әйтик, халыкның традицион көйләрен башкарганда музыкант көйне берничә тапкыр кабатлый, кабатлаган саен яңа вариацияләр тудыра. Бу алым музыкантларга бертөрлелектән качып, көйнең колачын киңәйтергә, шулай ук уен коралының мөмкинлекләрен тулырак күрсәтергә ярдәм итә. Үз әсәрләрен башкарганда да скрипка осталары шушы традицияне дәвам иттерәләр Аерма тик шундө— әсәрнең соңгы кабатланышында аның аерым тема тәшкил итүче икенче өлеше төшеп кала, музыкаль пьесаны тематизм ягыннан гадәттә көчлерәк, тәэсирлерәк булган беренче өлеш тәмамлап куя. Әсәр, шулай итеп, вариациялелек фонында өч кисәккә бүленә.
Шул рәвешчә, татар мәдәни тормышында 1905 ел революциясеннән соң башланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә музыкантларның публика алдында концерт белән чыгыш ясаулары даими төс ала. Бу исә татар скрипкачылары алдына яңа таләпләр куя һәм аларга музыка сәнгатендә ирешкән казанышларны үстерү, милли башкаручылыкның эчке мөмкинлекләрен тулырак файдалану буенча яңа һәм җитди бурычлар йөкли
††Ы’’Ы«Каэан»’маршыиык ‘авторы тәгасн мәгълүм түгел. X Әумадуллинпыкы дип ублаимла гына
' Ход развития театра и музыки у казанских татар Казан 1925 ел
ренче эсэр“«рХ7н0РЖ-КаоТ Ш^ГптНы°РаЛЛарЫ вЧе" татар көйләРе темаларына язган бе- бургскне ведомостях нын 69 санынм к™ ,КЫЛЛ“ квартеты 0862 ел) Бу хакта «Санкт-Петер- «ЬэмГфорт’пиа^ечен" «Татар кее? Йен₽яТаНЗНЯСеНД’ ЭЙТеЛа' " Кмлов та 1896 елда «Р*5*
Әйтергә кирәк, бу һич тә ансат бирелми. Стиле, үзенә хас техник чаралары белән милли татар музыкасыннан шактый нык аерылып торган Европа музыкасы әсәрләрен башкару бигрәк тә кыен проблема булып тора. Мәсәлән, И. Козлов зур оста Г. Зайпинның татар көйләрен гаять матур башкарып та. Европа композиторлары әсәрләрен уйнаганда үзен иркен хис итә алмавы хакында яза '.
Бу проблеманы хәл итүдә татар музыкантларына Казанда һәм башка кайбер шәһәрләрдә яшәгән рус һәм чит ил музыкантлары зур ярдәм күрсәтә. Болар арасында Казан музыка училищесы укытучылары А. Амиго, Прага консерваториясен тәмамлаган Карл һәм Иосиф Русс, Казанда яшәүче скрипкачылар И. Козлов һәм Васильевларны атап әйтергә момкин. Татар концертларында солист, аккомпаниатор сыйфатында яисә скрипкачылар дуэты һәм төрле ансамбльләр составында даими рә-вештә чыгышлар ясап килгән И. Козлов башкаручыларның профессиональ әзерлекләрен күтәрүгә турыдан-туры булышлык итә. Татар музыка сәнгатен баетуда Оренбург татарларының музыка җәмгыяте чакыруы буенча килгән рус музыкантлары билгеле бер роль уйный. Алар ярдәме белән монда яшь татар музыкантлары өчен ун айлык курслар ачыла.
Шунысын дә әйтеп үтик, рус музыкантлары татар башкаручыларын скрипка өчен язылган классик репертуар, рус һәм Көнбатыш Европа скрипка мәктәпләре казанышлары белән таныштырып кына калмыйча, татар скрипкачыларының беренче оригиналь әсәрләрен гармонияләштерүгә дә булышалар. Ә бусы композиторлык юлына баскан яшь музыкантлар өчен аеруча читен мәсьәләләрнең берсе була. X. Әхмәдуллин истәлекләрендә язылганча, аккомпанимент белән уйнау гадәте профессиональ татар скрипкачылар практикасына XIX йөз ахырында гына керә. Чәйханә һәм кунакханәләрдә бу максат өчен гармун кулланылса, респектабельле кәеф- ханәләрдә дәрәҗәлерәк уен коралы фортепианодан файдаланалар. Татар музыкантлары мажор-минорлы гармоник системаны үзләштерүдә әле беренче адымнарын гына ясаган чакта, шул системада тәрбияләнгән һәм аны пентатоника белән берләштерү буенча гасыр башында инде берникадәр тәҗрибә туплап өлгергән рус музыкантларының ярдәмнәренә ни дәрәҗәдә зур ихтыяҗ булганлыгы аңлашылса кирәк".
Әлбәттә, татар скрипка сәнгате алдында Торган барлык проблемалармы аерым музыкантлар ярдәме белән генә ахырынача хәл итү мөмкин булмый. Моның өчен барыннан да элек милли музыка сәнгатен тирәнтен өйрәнү эшен җәелдерергә һәм милли музыка кадрларын тәрбияләп үстерү, академик белем бирү бурычын хәл итәргә кирәк иде «Инородецчларның культура үсешенә һәртөрле киртәләр куеп килгән патша самодержавиесе исә моңа ирек бирмәде. Бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына милли культураларның чәчәк атуы өчен тиешле шартлар тудырылды.