Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР КӨТКӘНДӘ


афур ашыкмый гына атлый. Кая ашыгырга? Кешеләр кичке ашка кабалана. Гафур йоклар алдыннан ашамый. Ял йортының атаклы пешекчесе аның бу гадәтен белми, шуңа күрә Гафур өлешен өстәлгә куеп, тастымал белән каплап китә.
— Нигә син кичен ашамыйсың? — дип сорады бер тапкыр Гафур белән бер өстәлдә утыручы Александра Тимофеевна.
Аңа каршы Гафур болай диде:
— Иртәнге ашны үзең аша, әбәтеңне дустың белән уртаклаш, кичкесен дошманыңа бир! Бу сүзне ишеткәч, Тимофеевна куанычын яшерә алмый әйтте салды:
— Алайса, милок, мин синең дошманың! Миңа бир син ужины ңны!
Шул көннән Гафур үз өлешен Тимофеевкага калдырып китә торган булды.
Бу минутта ял итүчеләр барысы да ашханә залында утыра. Гафур ялгызы гына сукмак буйлап бара да бара.
Яфраклар яңгыр чакыра. Каядыр еракта ара-тирә яшен яшьнәп куя. Ләкин күк күкрәгәне ишетелми.
«Аҗаган шикелле!» — дип куйды Гафур үзалдына гына.
Сукмак Гафурны тау башына алып чыкты.
Тау итәгенә сарылып авыл йоклый. Авылның аргы ягында басу. Караңгы басуда трактор эшли.
«Юк, трактор түгел бугай. Кайдадыр кино күрсәтәләрме?»
Гафур тау башындагы утыргычка килеп утырды. Ике тезен кочаклап ул шулай озак утырды, йокымсырый башлады. Ял йортын- дагылар инде җиденче төшләрен күреп ята торганнардыр. Авыл әтәчләре дә бер-бер артлы кычкыра башладылар. Ниһаять, Гафур кайтырга дип урыныннан торды.
Төн уртасы булса да өч кеше йокламый. Бер егет белән бер кыз куе куаклар арасындагы утыргычта утыра. Гашыйклар өчен ул утыргычны юри аулак җиргә ясап куйганнардыр инде. Ләкин егет белән кыз кочаклашу түгел, янәшә утырырга да кыймыйлар.
Соң ятучыларның өченчесе — Гафур үзе. Тирән уйлардан арыну ечен, ул юри үзалдына сөйләнеп йөри. Куаклар шаулашканны тың- лый-тыңлый, берни уйламыйча, тынычланып йөрергә ярата ул.
Офыкта тагын яшен ялтырады. Ялтырау сүнгәч офык кап-караң- гы, салкын, әллә ничек шомлы булып кала. Әнә шул шом Гафурны борчый. Шомнан качкандай, ул тиз генә икенче якка борылды. Бу якта офык матур. Кояш әллә кайчан җир астына төшеп киткән инде, ә нурлары күкне һаман балкытып тора. Бу якта офык зәп-зәң- гәр. Шул зәңгәр пәрдәгә агачларның кара кучкыл кәүсәләре ябышкан.
— Курчак театрындагы оыман! — диде ул. — Күк — пәрдә, агачлар — декорация. Кешеләр — курчаклар йоклый!
♦Тфу, шайтан!— диде ул үз-үзенә.— Әгәр дә мин театрда утырсам, карале, нәкъ чын күк йөзе инде, дияр идем... Ни өчендер адәмнәр табигатьне сәнгать белән, сәнгатьне табигать белән чагыштыралар? Ни пычагыма инде ул чагыштыру?!»
Андый чагыштыру сәнгатьне дә, табигатьне дә кимсетә, кечерәйтә кебек тоелды аңа. Ул, кемгәдер үпкәләгән шикелле, тынып калды. Кемгә үпкәләде соң әле ул? Ни өчен? Сәнгатьне үзенчә яклавы идеме бу, әллә табигатьне кызгануы идеме?
— Табигать өстенә әйтергә ярамый! Матурлыкка төртеп күрсәтү гөнаһ!— ди торган иде әбисе.— Яшенгә бармак белән күрсәтмә! Зиратка да төртеп күрсәтмә!
Ни өчен ярамый, анысын әбисе аңлатмый иде. Ярамый — вәссәлам! Андый чакта әбисе бармакны бик каты тешләп, як-ягына төкерергә куша иде. Төкеренгәндә:
— Тфу-тфу, бәла-казалардан үзең сакла! — дип әйттерә торган иде.
Тагын яшен яшьнәде.
— Тфу-тфу. бәлаләрдән үзең сакла! — дип пышылдады Гафур.
Ышанып кабатлавы идеме бу сүзләрне, әллә шаярып кылануы «деме, әллә бер гадәт буенча гынамы, анысын ул үзе дә белми. Бәләкәйдән үк канга сеңгән инде.
Ял йорты янәшәдә генә булса да, бүлмәгә керәсе килми. Барыбер йокы алмый!
Якында гына ат пошкырганы ишетелде. Бу аксак атны һәр вакыт төнгелеккә урманга җибәрәләр. Килгән көнне үк дуслашып киттеләр алар. Аксак алаша да Гафур.
«Мескен, үзе картбулмаса да эшкә ярамый, нигә аны ял йортында асрыйлар икән?»
Гафур якынлашканны сизенеп, ат һәр кичне шулай салмак кына ■кешни, пошкыра башлый.
— Боһ-боһ-боһ! — дип чакыра атны Гафур.
Ат тагын пошкырды да Гафурга таба килә башлады. Караңгыда да аның аксаганы сизелеп тора. Алгы сул аягында ниндидер төзәлмәс яра бар бугай.
— Шунда гына тор инде, бичара хайван! Үзем киләм бит яныңа! — диде Гафур.
һәр кичне дип әйтерлек Гафур алашаны шикәр кисәге, ипи катылары белән сыйлый, һәр кичне дип әйтерлек ат аны сукмак буенда көтеп тора.
Гафур ат белән озак кына сөйләшеп торды, муенын, күкрәген сыйпады да. сукмак буйлап китеп барды. Ишетелер-ишетелмәс кенә пошкырып, ат Гафурны озатып калды.
Гафур тагын егет белән кыз утырган утыргычка килеп җитте. Ул аларны әйләнеп тә үтә ала иде югыйсә, ләкин аларга комачаулама-
сын ул алдан ук белә иде. Кыз һәр көн утыргычның бер башында, егет икенче очында утыра.
Гафур абый! диде кыз йомшак кына. — Бераз утырып китегез.
— Хәерле кич! — дип исәнләште егет.
Утырмыйча да булмас, ахры... — дип, Гафур егет белән кыз ур- ♦ тасындагы буш урынга утырды. о
Ләкин берәү дә сүз башламады. Егетнең дә юк^бар сораштырган х булып, я булмаса, картаеп, йоны коелган анекдот-мәзәк сөйләп, сүз 2 куертырга исәбе юк иде, ахрысы. Гафурның да сөйләшәсе килеп тор- 5 мый иде. Шулай тын гына утыру өчесенә дә рәхәт иде. Беркемнең дә х үпкәсе юк. Мондый чакта кайберәүләр кешеләрнең күңелен күтәрәм s дип, мәзәк сөйләгән була — кызыгы юк. Мескен мәзәкчене кызганып Ё куясың. Безнең өчен тырышты бит дисең дә, күңеле булсын дип, * ирексездән көләсең. Миһербанлы булам дип, үзеңне ирексезлисең, ял- § ганларга мәҗбүр буласың. 5
♦Миһербанлылык ялганга этәрә микәнни соң? Өчебез дә кай яты- « быз беләндер бер-беребезгә охшаганбыз...— дип уйлый Гафур.— . Озак йоклый алмый йөрүебез белән генә түгелдер, мөгаен... Бәлки сүзгә саранлык беләндер? Юк. аз сүзлеләр белән дөнья тулы. Әмма болай әйләнә-тирәдәгеләргә артык йөк булмыйча гына яши белү бар кешеләрдән дә килми шул».
Хәтта Гафур аларның кем икәнлекләрен дә белми. Кыз аның ту- * ган якларыннан бугай. Егетне ул бөтенләй белми. Ял итәргә килгән 13 көнне үк егет белән кызга игътибар иткән иде ул. Тиктормас ял итүче халык арасында алар әллә каян аерылып тора. Гафур шау-шулы күңел ачуларны яратмый. Берәрсе кызык сүз әйтәм дип, оятсыз мәзәк сөйли дә — барысы да аһаһайлап көләргә тотына. Тапкыр сүздән түгел, путевка бәясен чыгару өчен генә көләләр. Егерме көнгә түләнгәнме? Түләнгән! Кызык булмаса да — көл! Кәефең булмаса да — шатлан! Алай ясалма итеп хөрти театрдагы хиссез актерлар гына көлә.
♦Фу, әкәмәт!.. Мин үзем шундый мыжык, эчпошыргыч. сөмеки! Шаяра белми торган бер бәндә. Кешеләр белән аралаша алмаганга алардан гаеп табам. Бәлки чыннан да аларга кызыктыр? Әнә Александра Тимофеевна! Ит бүкәне, һәр вакыт ни дә булса уйлап чыгара. Я ирләр киеме киенеп, кеше көлдерә. Беркөнне шулай чыраена корым сөрткән дә. бөтен бүлмәләргә кереп, кешеләрнең күңелен күреп йөрде. Я булмаса, тиктомалдан кычкырып торып җырлап җибәрә... И ямьсез дә җырлый инде үзе. Бррр!»— Гафур бу уйлардан арынырга теләгәндәй, башын чайкап куйды. Андый җырчыларны ул үз гомерендә күп ишетте. Өйдә дә күрше фатирда торучы хатын исереп кайтса гел шул җырны җырлый:
От зари до зари о любви говори...
— Бөркү дә соң...— диде кыз.
Кыз тавышы Гафурны ямьсез хатирәләрдән аерды.
— Җил тынды. Явар, ахрысы,— диде Гафур.
— Кичәгенәк тә шулай булган иде. Читләтеп узды. — диде егет.
— Иртәгә дә шулай алдалап кына йөрер-йөрер дә әйләнеп узар әле,— диде кыз.
Аңа каршы җавап кайтаручы булмады.
— Гафур абый!—диде кыз кинәт кенә.— Сезнең гаиләгез бармы?
— Сүз югында сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы?— диде Гафур.
— Шулай шул, — диде кыз, уңайсызланып башын иде.— Кеше күңеленә керсәң, адашып калуың бар.
— Кеше кешедән таш стена артына качарга тиешмени соң?—диде егет.
Гафур аның тавышында үпкә ишетте. Бу — ниндидер җитди сөйләшүнең дәвамы кебек тоелды аңа.
«Нигә гаиләгез бармы, дип сорады соң әле бу кыз?»
Гафурның әлеге сорауга җавап кайтарасы килә башлады.
— Матур гына тормыш итәргә хыяллана идем мин,— диде ул озак тынлыктан ^оң.— Барып чыкмады...
Ул тагын байтак вакыт дәшми торды. Аннан соң дәвам итте:
— Шуны ишеткәч, күп вакытта: хатының гаеплеме, әллә үзең башканы яраттыңмы, дип сораучан булалар. Безнең әллә ничек булды инде ул тормыш дигән нәмәрсә. Ул үзен хаклы дип саный иде. Мин — үземне. Менә шул ике хакыйкать тора-бара фаҗигагә әверелде. Унбиш еллап бар инде аерылышканга.
Ул туктады. Тынлык урнашты.
— Кузгалырга кирәк!—диде кыз.— Йокы килә башлады...
Кыз торып китте. Егет тәмәке кабызды.
Яңгыр болытлары ял йортын тагын читләтеп узды. Офык кырыеннан шуыша-шуыша барып алар күк пәрдәсен бөтенләй капладылар.
Гафур, егет белән хушлашып, бүлмәсенә кереп китте.
Икенче көнне иртән иртүк аны Александра Тимофеевна уятты. Гафур бөтенләй чишенеп йокларга ярата. Тимофеевна шакымый-нитми генә бүлмәгә керде. Аны күргәч, Гафурның йөрәге жу итеп китте: мондый хатын уйлап тормый, өстеңдәге чүпрәгеңне тартыр да алыр!
Гафур, ике куллап җәймәгә ябышты да, карават почмагына сеңде. Ялангач калудан куркуы түгел иде Гафурның, ул ит бүкәне Тимофеевканың юеш, симез куллары кагылудан курка иде. Тимофеевна кып-кызыл чырайлы, шуның өстенә кабартма чаклы иреннәренә бер мыскал иннек сылаган, күзләрендә әдәпсез шатлык ялтырый.
— Тор, милок! Бүген ат чабышлары! Сабан туй. Мин синең белән ярышырга телим. Тор!
Тимофеевна акрын гына караватка таба килә башлады һәм... эчке бер куану белән кинәт чырылдап куйды:
— Ә-ә-ә... Син менә ничек?..
Ул Гафурның серенә төшенде булса кирәк, чөнки тиз генә коридорга йөгереп чыкты да башкаларны чакыра башлады.
— Әй, килегез әле, бер кызык күрсәтәм!
Гафур ул арада сикереп торды һәм җәймәсен итәксыман итеп биленә урап өлгерде. Ял итүчеләр төркеме өерелеп бүлмәгә килеп керде. Алар Гафурның бу кыяфәтен күреп, егыла-егыла көләргә тотындылар.
Уеннар-кичәләр оештыручы егетнең:
— Атлар әзер! Барыгыз да аланга чыгыгыз! Бәйрәм башлана!— дип кычкырганын ишеткәч кенә хатын-кызлар Гафур бүлмә- сенән чыгып чаптылар.
Гафур киенде, бер чокыр кымыз чөмерде дә ишегалдына чыкты. Анда өч-дүрт карт бия, бер-ике алаша тирәсендә кешеләр кайнаша иде.
«Кымыз заводының эшче атларыдыр инде»,— дип уйлады Гафур.
— Менә дигән чабышкылар!— дип кычкырды уен оештыручы егет.
һәммәсе дә егетнең сүзләрен ишетеп көлә башлады. Егет үзе елгыррак атка атланды. Аның киемен күреп, Гафур көлеп җибәрә язды. Аягында гусар итекләре, өстендә татар камзулы, башында баш- пе
корт башлыгы. Бусы ата-бабал арыбызның хәрби киеме санала торгандыр инде. Атларның һәммәсен дә алып бетергәннәр иде инде. Бары тик бер атның гына ияре буш тора. Гафур төнге дусты аксак атны танып алды. Янәшәдә яшь алаша янында өч ир белән Тимофеевна азаплана. Тимофеевнаны алашага атландыру зур бер тамашага әйләнде. Ял йорты тарихында мондый тамашаның булганы юк- ♦ тыр! Ирләрнең берсе атның башыннан тоткан. Икенчеләре тыры- § шып-тырмашып Тимофеевнаны ияргә утыртырга маташа. Ирләр, 5 каян эләкте^ шуннан тотып, хатынны өскә этәләр. Тимофеевна рәхәт- f ләнеп чиный. Ниһаять, көч-хәл белән Тимофеевна ияргә менеп ятты. 2 Ике кулы белән атның ялына чытырдатып ябышты да, башы белән =. алаша муенына сеңде. Моны күреп, ял итүчеләрнең күбесе чирәмдә f тәгәри-тәгәри көлештеләр. 5
— Карагыз әле! Алашабыз дөягә охшап калды лабаса!— дип кыч- = кырды ирләрнең берсе.
Бу сүз кешеләрне бөтенләй эштән чыгарды. Хәтта Гафур янында | басып торучы егет тә елмаеп куйды.
— Гафур абый!—диде егет.— Әйдәгез әле, без дә ат сорыйк. ♦ — Юк. мин катнашмыйм! — диде Гафур.
— И какой же русский не любит быстрой езды?!— диде егет. *
— Мин — татар!— диде Гафур.
— Ат күрсә, татар җан атар!— диде егет.
— Мондый атларны күрсәм, җаным тәнемнән чыгып китә яза! ю
— Әйдәгез инде, бераз күңел ачыйк!— диде егет.
Җайдаклар ишегалдыннан чыгып китте. Халык дәррәү кубып алар артыннан иярде. Гафур белән егет тә капкадан чыкты. Нидер эзләгәндәй, Гафур як-ягына карана. Егет тә күзләре белән кызны эзли. Ләкин атлылар арасында да, җәяүлелер янында да, ашханәдә дә кыз күренмәде. Кайда икән ул? Бәлки кайтып киткәндер? Әллә кәефе юкмы? Бу егет алдында йөгерә-йөгерә кыз эзләп йөрүе уңайсыз.
Алар аланга таба киттеләр. Дәшмичә генә баралар. Менә аланны да узып киттеләр. Урманга да керделәр. Икесе дә һаман кыз турында уйлый.
— Әйтегез әле, егет, сезгә кыз ошыймы?—дип сорады Гафур.
Егет тиз генә җавап бирмәде. Ул юкә яфрагы өзеп алды да бармагына урады.
— Минем бу турыда уйлаганым юк, Гафур ага. Әллә нинди сәер кыз ул.
Кире борылдылар. Алар каршына кыз килә иде. Ике ирнең дә күңеленә җылы йөгерде.
— Белмим!— диде егет сүзен дәвам итеп.— Бәлки ул миңа ошыйдыр да...
Кыз әтисе белән абыйсы каршына килгән кебек кочагын җәеп йөгерә башлады.
Ләкин килеп җитәр-җитмәс кинәт туктап калды.
— Исәнмесез, егетләр!—диде.
— Кая югалдыгыз сез?—диде Гафур.
— Йокы симерттем. Радиодан бүген яшенле яңгыр була диделәр. Яратам яшен яшьнәгәнне. Яшен ялт итә, бераздан чатырдатып күк күкри. Төнлә яшен карармын дип, йокы туйдырдым. Сез дә яшен карарга чыгыгыз.
Аланда атлы уеннарның иң кызган чагы гына иде әле. Ару-талуны белмәс уен оештыручы егет алдан уйлап куйган уеннарны-өйрәтеп, ял итүчеләрнең күңелен таба. Алашалар, бияләр оештыручы егетнең боерыгын ялкау гына үтиләр.
— Ял итүче иптәшләр! Ат чабышлары башлана! — дип сөрән салды оештыручы егет.
Барча атлылар да бер җиргә тупланды.
— Гаҗәп, безнең якта, исерекләр сугыша башласа, «әнә, сабан туй башланды», диләр.
Бу сүзләрне Гафур артында торучы берәү әйтте.
— Чын сабан туйны күрмәгән кеше генә шулай әйтә аны,— диде икенчесе.
Уен оештыручы әче итеп бер сызгырды. Ат чабышлары башланды.
— Шулай булырга тиештер дә инде ул!—дип дәвам итте әлеге ир.— Вакытлар узу белән бәйрәмнәр дә бозыла, үзгәрә. Кайсылары бөтенләй юкка чыга. Ат халкы да бер заман бетәчәк. Атлы гаскәр беттеме? Бетте? Гамәлдән чыккан нәрсәләрне тормыш үзе сызып ташлый бара. Колхозда ат мөһим көч булып саналмый хәзер. Димәк, бер ун елдан боларын да күрмәссез!
Кемдер ат өстеннән егылып төште. Кемнәрдер сызгыра, кычкыра башлады. Көлсәң — көл, еласаң — ела! Картайган атлар берсен-бер- се куып җитәргә, узарга, уздырмаска талпыналар. Җайдаклар бар көчләренә атларны куа, үкчәләре белән кыйный, камчы белән сыдыралар. Ләкин атлар барыбер шуннан артыгын чаба алмый.
— Бу атлар беткәч, кешеләр бәйрәмнәрен ничек үткәрерләр икән? — дип һаман фәлсәфә корып азаплана теге бәндә.— Бәлки атлар урынына роботлар уйлап табарлар, ә? Ә кымызны нәрсәдән ясарлар икән, ә? Ясалма сөттән, порошоктанмы? .
Гафур аны тыңламый иде. Ул аксак алашаны күзәтә. Үзе дә сизмәстән, Гафур уенга бирелеп китте. Бәлки уенга бирелү дә түгелдер, гарип хайван өчен җан ату, аны кызгану гынадыр.
Аксаккай чынлап торып ярышырга тырыша. Башкалардан калмаска азаплана. 4
Атлар алан түгәрәген бер кат әйләнеп үттеләр. Аксак ерак-ерак- та калды. Тимофеевна җитди рәвештә аксакны кыйный.
Менә аксак Гафур белән тигезләнде. Алашаның борын тишекләре киерелгән. Ул, өмет белән, интегеп алга карый. Башка атлар аксакны узып китеп, яңадан әйләнеп килделәр. Аксак ат берничә мизгелгә барыннан да алда булып чыкты.
Ләкин бу хәл бары тик бер мәл генә булып алды. Икенче мәлне инде аксак ат тагын иң артта калды. Көндәшләр, куып җитә алмаслык ара калдырып, узып киттеләр.
Ниһаять, аксак үз хәлен аңлады булса кирәк, атлап кына бара башлады. Ял итүчеләр тагын да ныграк көләргә тотындылар.
— Җитәр! Туктатыгыз! — дип кычкырды Гафур.
Ул сабан туй рәисе вазифасын үтәүче каравылчы бабай янына килде.
— Агай, аксакны интектермәгез инде! Туктатыгыз, зинһар!
Каравылчы карт Гафурны төшенмәде шикелле, комачаулап йөрмә әле эш вакытында дигән сыман, беләге белән этәреп, кычкыруында булды:
— Дуй, Тимофеевна, дуй!
Ул арада атлар финишка килеп беттеләр. Беренче килгән атларга каравылчы бабай сөлге, тастымаллар бәйләп чыкты. Ял йортында эшләүче берничә кеше атларны тезгеннәреннән алып, алан әйләнә китеп бардылар.
Аксак сыртында дырык-дырык азапланып, Тимофеевна ялыккандыр, ахрысы, икенче әйләнгәндә ул аттан төшеп калды. Төште дә кычкырып, сызгырып утыручылар янына таба китте. Салмыш берничә ир аны һавага чөяргә азапланалар.
— Молодец, Тимофеевна, молодец!
Аксак ат финишка берүзе генә килде.
Гафур ат аяклары арасында сөйрәлеп килүче тезгенне алды. Аксак Гафур янында туктады. Ул танавы белән Гафурның уч төбенә килеп төртелде. Гафур кесәсеннән ипи сыныгы чыгарды. Ләкин ат ипине иснәп тә карамады.
— Кайгырма, дускай, кайгырма!— диде Гафур. ♦
Шунда аксакның күзеннән зур гына яшь тамчысы мөлдерәп чык- о ты да Гафурның кул сыртына тамды. Тамчы Гафурның кулын көй- = дереп алгандай итте.
— Бичаракай!— диде кыз.
— Барыгыз!— дип дәште Гафур кызга.— Барыгыз, зинһар, яу- с. лык алып чыгыгыз!
— Нигә ул? Минем яулыгым юк!— диде кыз. =
— Сөлге, шарф, берәр ситсамы — ни булса да алып килегез! Тиз ш булыгыз!
Кешеләр тарала башлады. Гафур аксак ат яныннан китмичә тор- 3 ды. Атның ялын, аякларын сыйпады, иркә сүзләр әйтте...
Ул арада шарф тотып кыз килеп җитте. Гафур шарфны ат муе- ♦ нына бәйләп куйды, авызлык яныннан ук тотып, алан буйлап йөр- < тергә алып китте.
Егет белән кыз аңа иярде.
— Нигә алай итәсез, Гафур абый?—дип сорады егет. <
— Ул барыннан да ныграк тырышты. Димәк, аңа да бүләк тиеш. « Егет ни өчендер мәгънәле генә итеп көлеп куйды.
Кыз атның икенче ягыннан атлый, бертуктаусыз атның маңгай ялын сыйпый.
— Әй! — дип кычкырды каравылчы бабай. — Аксакны монда алып кил әле, агайне!
Гафур тезгенне бабайга тоттырды.
— Интекте дә инде, мескен! — диде кыз.
— Интегергә озак калмады инде аңа! — диде карт. — Тиздән — аллаһе әкбәр...
Бабай сүзен әйтеп бетермичә алашаны әйдәкләп алып китте. Алан бушап калды.
Кич җитте. Гафур тагын кичке ашны ашамыйча яр буена китте, һәрнәрсә кичәге кебек кабатлана бара. Тагын офыкта яшен уйнаклый. Офык кичәгедәй зәңгәр. Агачлар нәкъ кичәге шикелле кара- кучкыл. Мең тапкыр кабртланган күренеш. Азагы да нәкъ кичәгедәй бетәр төсле.
«Алар хәзер утыргычка таба килә торганнардыр инде!» дип уйлый Гафур.
Ул яр башына басып, зәңгәр офыкка, авылга карап тора.
Гафур күңеле белән кемнеңдер якынлашканын сизде. Куркырга сәбәп булмаса да, аның күңелендә шомлы бер сагаю сызылып үтте. Кеше канында борынгы бабалардан калган үзеңне-үзең саклау тойгысы бар диләр. Шулдыр, шәт. Гафур кинәт артына борылды.
Килүче әлеге кыз иде.
«Нишләп утыргычта түгел соң әле ул?» дип үзалдына сорады Гафур.
— Гафур абый, мин дә ашамадым бүген, —диде кыз килеп җиткәч.— Кичкә ат ите пешергәннәр. Аксакны суйганнар бугай...
Гафур, үзе до сизмәстән, кызның ике беләгеннән тотты.
— Юкны сөйләмәгез, аксак биредә генә. Боһ-боһ-боһ...
8.. «К У» № 12-
113
Якында гына дәртле итеп ат пошкырганы ишетелде. Алар икесе дә аксак янына китте. Гафур атны шикәр белән сыйлады. Кыз иркә сүзләр әйтә-әйтә атның ялын, яңакларын сыйпады. Аннан соң алар аксак белән саубуллашып, максатсыз-нисез генә йөреп киттеләр.
Кыз Гафурны култыклап алды.
— Гафур абый, сөйләп бетерегез әле...
«Болай итеп яшь кызлар әткәләрен генә култыклый!» дип уйлады Гафур.
— Кичә башлаган сүзегезне сөйләп бетерегез әле...
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның?— диде Гафур.— Мин командировкада чакта ул бәбәйләде. Мин югында баланы үз фамилиясенә яздырган...
Бу сүзләрне ул кызны шелтәләгән шикелле әйтте. Әйтерсең лә кыз аның баласын үз исеменә яздырган!
— Вак мәсьәлә инде ул үзе,— дип башлаган иде дә Гафур, аны кыз бүлдерде:
— Юк, Гафур абый, димәк, вак булмаган ул...
Нәрсә әйтергә теләде кыз моның белән? Гафурны гаепләве идеме? Аның элеккеге хатынын шелтәләве идеме? Белгән юк!
— Шуннан соң мин командировкаларга китәргә ашкынып кына тора башладым. Командировкада миңа җиңел. Кешеләр белән рәхәт. Бервакыт Себердә чакта телеграмма алдым: тиз кайтып җит, улыбыз каты авырый! Бүлешә алмаган улыбыз мин кайтканчы дөнья куйган иде инде...
Күк күкрәде. Агачлар яңгыр киләсен сизенеп, сагаеп калды.
— Явар микән, Гафур абый?
— Кем белә инде аны.
Күк йөзен тагын яшен ялмап алды. Яшен гигант агачның тамырлары шикелле күз алдында байтак яктырып торды.
— Әһә, бу бик якын гына,— диде Гафур.
— Әйттем бит, яшенле яңгыр була, дидем.
— Радиодан әйттеләрме?
— Юк шул, мин шаярып кына әйткән идем.
Күк шартлап ярылды. Мең базга кабык белән бәрәңге койган тавыш озак яңгырап торды. Кыз Гафурга сеңде.
— Бу теге яшен тавышы!—диде кыз.
Яңгыр алдыннан исә торган куәтле җил агачларны уятты. Тагын яшен яшьнәп, күк күкрәде.
Алар кайтырга борылды. Яшен суккан саен, кыз чак сизелерлек итеп, Гафурга елыша. Гафур нәрсә уйларга да, нәрсә эшләргә дә белми. Эре-эре тамчылар яфракларга шапылдап төшә башлады. Җиргә, маңгайга тамалар.
Алар утыргыч янына җиткәндә бөтен җир йөзе яктырып китте. Гафур егет күләгәсенең агачлар арасына кереп күмелгәнен абайлап алды. Кыз да егетнең тиз генә, аларга күренмәскә тырышып, куак арасына кереп киткәнен күрде. Ләкин һични әйтмәде.
— Әйдәгез, гөмбәз астына!— диде кыз.
Гафур аның тавышында ниндидер каушау-курку сизде.
— Сез яшен карарга җыенган идегез бит.
— Юк-юк, мин яңгыр килсен дип юраган гына идем.
Гафур елмайды:
— Сез ырымнарга ышанасызмыни?
— Мин гореф-гадәтләрне хөрмәт итәм. Кызу һава туйдырды бит. Җир дә, күңел дә яңгыр тели.
Күк ертыгыннан чиләкләп яңгыр коя башлады. Гөмбәз ышык
урын булып чыкмады. Яннан бәргән яңгыр икесен дә чылатып бетерде. Икесе дә бүлмәләргә ашыкты.
Бөтен бүлмәләрнең дә тәрәзәләре ябык. Гафур бүлмәсенең генә тәрәзә капкачлары шарт та шорт бәрелә.
Гафур баштанаяк чишенеп ятты да тирән итеп көрсенде, әйтерсең лә ул тагын бер көнне сызып ташлады.
Яңгыр чиләкләп коя. Җил тәрәзә капкачларын кубарып алырдай итеп дулый.
— Һәй, тугызынчы бүлмә, тәрәзәңне яп!— дип кычкырды каравылчы.
Гафур җәймәгә уранып торды да тәрәзә төбенә ятып, җилпенүче тәрәзә канатларын тотып, беркетеп куйды.
— Гафур абый!— дигән тавыш ишетелде ярым ачык калган ишектән.— Гафур абый, керим әле...
Гафур җавап бирергә дә өлгермәде, кыз инде ишекнең бу ягында басып тора иде.
— Мин яшен вакытында берүзем генә калырга куркам. Сездә утырып торыйм әле,— диде кыз, башына ураган сөлгесен рәтли-рәтли.
«Нәрсә инде бу? Шаяртамы соң кыз? Әллә чынлап та яшеннән куркамы?»
Гафур берни дә аңламады. Төн уртасында япь-яшь кыз белән нәрсә турында сөйләшсен инде ул? Урманда йөргәндә рәхәт иде. Сөйләшсәң дә, тып-тын йөрсәң дә читен түгел иде.
Нишләргә белми аптырагач, Гафур ике касәгә тигез итеп кымыз салды.
— Ярамый.— диде кыз.— Яшен вакытында ашарга-эчәргә ярамый!
Кыз кымызны кире шешәгә салып өстәл астына яшереп куйды.
— Нигә? — дип сорады Гафур.
— Әни әйтә, азык яшен чакыра, ди!
— Әкият!— диде Гафур.
Гафур касә төбендә калган кымызны эчеп куйды. Кыз Гафур сөлгесен алып, шкаф көзгесен каплады.
— Яшен вакытында әни һәрвакыт шулай итә иде. Сез дә чәчегезне икенче сөлге белән бәйләп куегыз! Чәч магнитлы ул!
Кыз урындык аркасындагы тастымалны алып, Гафурның чал башына каплады. Каплады да чалма кебек итеп урарга тотынды. Гафур ни әйтергә белмичә, кыз бармаклары тиеп киткәнгә ләззәтләнеп утыра бирде.
Гафурның күкрәген чеметтереп әллә нинди дулкын йөгереп узды. Кызның бармаклары аның тәненә тиеп киткән саен, йомшак сулышы маңгаена бәрелгән саен ул дулкын һаман күкрәкне чеметтерде.
— Менә сез хәзер чын-чынлап ком гарәбенә охшагансыз!
Кыз каршы урындыкка утырды.
— Әни кушканны эшләмичә калганым юк минем. Үзем шуларга ышанмыйм да, үзем шулай эшләргә яратам. Ул әдәпкә өйрәтә.
Гафур икенче торшерны кабызды.
— Кирәкми! — диде кыз һәм ике лампаны да сүндерде.
Алар дөм караңгыга чумдылар. Ара-тирә бүлмә яктырып куя. Гафурга аның бераз агарган, матур булып сулган яңаклары күренеп ала. Яшен уты сүнгәч, Гафур күз алдында кызның йөзе кала.
Яшенле яңгыр таң атканга кадәр туктамады.