Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРАСКА ИХТИРАМ


оңгы егерме биш-утыз ел эчендә халкыбызның культура тарихы, әдәбияты белән шөгыльләнгән, кызыксынган Һәр кешенең Мөхәммәт ага Гайнуллин китапларына мөрәҗәгать итмичә калганы юктыр, шаять. Алай гына да түгел, татар филологларының инде ничәнче буыны Мөхәммәт ага дәреслекләре буенча белем алдылар һәм ала киләләр. XIX һәм XX йөз башы татар әдәбияты буенча нинди генә сораулар туса да, аларга җавап эзләп, без шул галимебез китапларына мөрәҗәгать итәбез һәм шактый мәсьәләләр буенча алардан үзебезгә кирәкле белешмәләрне табабыз. Чөнки әдип хезмәтләренең төп сыйфатын аның һәрбер эзләнү, һәрбер күзәтү, хәтта аерым фикерләренең дә фактик материалга, кире каккысыз документларга нигезләнгән булуы характерлый.
Галимнең XIX йөз һәм XX гасыр башы татар әдипләре эшчәнлегенә багышланган яңа китабы1 Нил Юзиевның «Игелекле хезмәт белән узган гомер» дип исемләнгән кереш мәкаләсе белән ачыла. Анда 75 яшен тутырган аксакал әдибебез-нең тормыш юлына, төп эшчәнлегенә әтрафлы бәя бирелеп, мәгълүм бер йомгак ясалгандай, аның педагог һәм остаз буларак нәрсәләр эшләве дә тәфсилле күрсәтелә
Китаптагы беренче мәкалә тәүге татар романын тудыручы Муса Акъегет (1864— 1923) иҗатына багышланган. Галим, үз гадәтенчә, иң элек укучыны язучының тормыш юлы. ул язган китапның эчтәлеге белән таныштырып чыга. Шуннан соң әсәр иҗат ителгән чорны, шул чакта актуаль булган мәсьәләләрне яктыртып, «Хи-саметдин менла» романының хосусиятла- рын анализлый, анда куелган, чишелгән мәсьәләләрнең социаль-иҗтимагый әһәмиятен ача Әсәргә характерлы каршылыклар — «үсеп барган буржуаз тәртипләрне идеаллаштырып» гәүдәләндерү — гомумән, андагы мәсьәләләрнең куелышы һәм чишелеше, автор дөрес күрсәткәнчә, «реалистик сәнгатьнең бер этабы» булган мәгърифәтчелек реализмына хас сыйфат ул.
Муса Акъегет башлап җибәргән эшләрне ары таба үстерүче Заһир Бигиев (1870—
Мәхәммәт Гайнуллин Татар әдипләре 1978.
1902) татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романыннан алып, көчле публицистик рух белән сугарылган «Мавәраэннәһер- гә сәяхәт» исемле китабына килгәнче узылган юлны күзәтсәк, әдипнең аз вакыт эчендә дә гаять нык үсүен, тормышны читтән күзәтүче, аның тискәре якларын әдәби образлар аша гына фаш итүче ху-дожниктан халкын, илен агартыр өчен практик эшләргә тотынган актив җәмәгать эшлеклесе үсеп чыгуын күрәбез.
Күренекле әдип, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими (1870— 1937) хакындагы мәкалә аерата игътибарга лаек. Аерата дип басым ясап әйтүнең сәбәбе шунда, бу — иҗаты бай, язмышы катлаулы әдип хакында беренче системалы һәм күләмле хезмәт. Сер түгел, соңгы елларга кадәр Ф. Кәрими эшчәнлеге хакында махсус язылмый иде. Моның азмы- күпме дәрәҗәдә мәгълүм сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Беренчедән. Ф. Кәрими иң күренекле буржуаз-либераль «Вакыт» газетасының даими мөхәррире, икенчедән, ул узган юл гаҗәп катлаулы, каршылыклы иде. Хәтта аның кайбер фикерләре, әгәр аларны гомум фоннан, үзләрен тудырган сәбәпләрдән аерып алганда, гаять «шөбһәле- дә иде.
Мөхәммәт ага Гайнуллин исә, мәсьәләгә төрле яклап килеп, әдип эшчәнлеген хәрәкәттә, үсештә, ягъни чын тарихилык планында анализлый. Гадәти мәгърифәтче платформасыннан чыгып иҗат итә башла- рими эшчәнлегендә каймакларын ныграк рүен, тулаем алганда уңай якка таба үсә баруын галим бик дәлилләп күрсәтә.
Шул ук вакытта Мөхәммәт ага Ф. Кәрими эшчәнлегендә кайчакларын ныграк чагылгалап алган фикри буталчыклар, ялгышлар һәм тарихи чикләнгәнлекләрне читләтеп узмый, бәлки Г, Тукай, Ф. Әмирхан иҗатлары фонында аларның табигатен ачып, сәбәпләрен күрсәтел, гадел хө-кем дә чыгара.
Автор Ф Кәриминең «Истанбул мәктүпләре.. исемле мәкаләләр (репортажлар) җыентыгына карата да кызыклы фикерләр әйтә, үз нәтиҗәләрен мәгълүм тюрколог В А. Гордлевский тарафыннан әйтелгән объектив бәя белән ныгытып куя.
Мөстәкыйль фикер иясе. гражданин буларак Ф. Кәриминең яхшыга таба үзгәрә
С
баруын әлеге «Истанбул мәктүпләре» аерата ачык күрсәтә. Балкан сугышы башлангач, ул Төркиягә «Вакыт» газетасы тарафыннан җибәрелгән «битараф» мөхбир — корреспондент сыйфатында гына түгел, бәлки яшьли алган тәгълим-тәрбиясе тәэсирендә Терек империясенең «бердәмлеге», элекке шөһрәте саклануны ихлас күңелдән теләгән, мәгәр Балкан илләре халыкларының азатлыкка хаклы булула-рын аңлый алмаган гаять каршылыклы позициядәге журналист буларак килә.
Әмма ул, Төркиядә беркадәр яшәгәч, иске Госманлы империясенең генә түгел, яңа «Яшь төрекләр» хәрәкәте башында да мәсләксез-максатсыз авантюристлар торуын. аларның бөтен политикасы үз халкын алдауга, башкаларны изүгә юнәл- телгән политика икәнлеген аңлый башлый. Шуңа күрә беренче «мәктүпләрдә» авторның «төрек иле» бердәмлеген яклавы ярылып ятса, ахырда язылган короеспон- денцияләрдә аның иске империя җимерелүе закончалыклы икәнлеген тануы икърар ител». Мондый эволюцияне кыска вакыт эчендә, әлбәттә, намуслы фикер иясе һәм гражданлык хисе көчле эшлекле генә кичерә ала.
Җыеп әйткәндә, «Истанбул мәктүпләре» бер Фатих Кәрими иҗатында гына түгел, бәлки бөтен татар журналистикасы тарихында да аерым урын биләп торган мөһим күренеш. Шуның өчен дә, Мөхәммәт ага махсус күрсәтеп узганча, Г. Тукай аны «җан азыгы» дип олылаган.
Язучы, журналист. педагог, тарихчы РИЗА ФӘХРЕТДИНОВ (1858—1936) иҗатына багышланган очеркны да шул шәхес эшчәнлегенә карагйн беренче эзлекле хезмәт дип бәяләргә кирәк. Автор бу каршылыклы, мәгәр бай иҗатны нигездә өч планда — мәгърифәтчелек, язучылык һәм журналистлык яссылыгында характерлый. Әйтергә кирәк, ул үз алдына куелган шушы конкрет бурычка — кечкенә күләмле популяр хезмәттә Р Фәхретди- ноа эшчәнлегенең уңай һәм катлаулы якларын объектив бәяләүгә тулысынча диярлек ирешә алган.
Әлбәттә, фәхретдинов — тарихчы. Фә- хрөтдинов — ориенталист дигән темалар буенча да әтрафлы итеп язып булыр иде Мәсәлән, галим төзегән «Асар» исемле био-библиографик җыелманың әдәбият тарихына материаллар туплау өчен әһәмияте, һичшиксез, зур. Шәмсетдин Зәки. Әбелмәних Каргалы. Акмулла кебек ша- гыйрьлөребезнсң тормыш юлларына, Шиһап Мәрҗани, Хөсәен Фәезхановлар мирасына мөрәҗәгать итсәк тә. юл башында әлеге «Асар» торачак. Мәгәр, узганга икенчерәк максат белән карап, мәсәлән мәктәп-мәдрәсәләребез челтәрен педагогик әдәбиятыбыз репертуарын барларга теләсәк тә. шул ук «Асар-дан бай мәгълүмат туплар идек
Дәрес. Р. Фәхретдинов бу мәсьәләләрне махсус тикшереп тормый, бәлки теге яки бу биографиягә караган материалларны тәртипкә салганда тәрҗемәи хәл иясенең кайда, кемнәрдән сабак алуы үзенең кемнәрне тәрбияләве, нинди әсәрләр язуы яисә күчерүе хакында эзлекле рәвештә теркәп бара. Менә шундый мәгълүматларны «Асар дан «сөзеп алып», бер тәртипкә салсак XVII—XIX йөздәге мәгърифәт учаклары хакында шактый колачлы бер картина хасил булыр иде. Шушы күзлектән караганда, без Р. Фәхретдинов мирасына тиешле төгәл бәяне бирә алмадык әле.
Фәхретдинов — ориенталист дигән тема буенча да махсус монография язып булыр иде. һәм без андый хезмәттә га- дәти популяризаторны гына түгел, бәлки шәрык телләрен, шәрык халыклары культурасын нечкәләп белгән. махсус әдәбияттан да тирән хәбәрдар булган төпле, киң колачлы галимне, катлаулы фикер иясен күрер идек.
Әмма Р Фәхретдинов эшчәнлеге буенча мондый ачылып җитмәгән мәсьәләләргә тукталуым белән мин рецензиялән? торган китап авторы алдына махсус дәгъва куярга теләмим. Мин бары Мөхәммәт ага әйткән бер фикерне — Фәхретдинов иҗаты гаять бай һәм катлаулы дигән тезисны көчәйтергә, әтрафлырак нигезләргә телим.
ШАКИР МӨХӘММӘДОВ (1865—1923) эшчәнлегенә багышланган күләмле хезмәт тә игътибарга лаек. Ул дәвамлы эзләнүләр җимеше. Әгәр бүген XX йөэ башы татар әдәби , процессының демократик канатында үзенчәлекле сатирик язучы, ялкынлы журналист Шакир Мөхәммәдов- ны күрәбез, аның иҗади мирасыннан актив рәвештә файдаланабыз икән, без моңа, һичшиксез, рецензияләнә торган китап авторына бурычлы.
«Әлегә кадәр биографиясе дә һәм иҗаты да тиешенчә өйрәнелмәгән, хәтта күп вакытта исеме дә телгә алынмый торган. ГАЛИӘСГАР ГАФУРОВ - ЧЫГТАЙ (1867—1942) хакындагы мәкалә дә, һичшиксез, кирәкле һәм урынлы публикация. Югарыда махсус киңрәк анализланган ике мәкалә кебек үк бу хезмәт тә өр-яңа материалларга нигезләнгән. Автор анда Г Чыгтайның катлаулы, бик каршылыклы тормыш юлын, үзенчәлекле иҗатын төрле яклап тикшерә, объектив бәя би-рергә омтыла. Бездәге мэърифэ'челек реализмы тарихын өйрәнгән чакта шөбһәсез. Г. Чыгтайның «Тутам рисаләсе- повесте дә үз урынын алырга тиеш.
Г. Чыгтай, мәгълүм булганча, атеистик фикеребез үсеше тарихында да сизелерлек эз калдырган шәхес. Бу өлкәдә аның як-якка ташлануы, үзара көрәшүче һәр ике тараф күзлегеннән караганда да, «мөртәтлекләр» эшләп алгалавы. гадәти генә бер шәхси трагедия түгел, бәлки гасырлар буе хөкем сөргән традиция тәэ-сиреннән аерылу яисә арыну дигән катлаулы процессның чагылуы иде. Шушы күзлектән караганда да. Г Чыгтайның гыйбрәтле эшчәнлеге игътибарга лаек, әлбәттә.
XX йөэ башы татар шагыйрьләреннән
СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ (1880—1926) һәм ДӘРДМӘНД. ягъни ЗАКИР РӘМИЕВ (1859—1921) иҗатлары да Мөхәммәт ага Гайнуллинның күптәнге күзәтү объектлары. Китапта басылган мәкаләләрнең язылу тарихы сыйфатында 1947—1962 еллар дип куелуы да күп нәрсә турында сөйли. Әмма бу мәкаләләрне элгөрге хезмәтләрнең кабат басылуы гына дип карарга ярамас иде. Чөнки алар яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган. Мисалга Шакир Рәмиев хаты китерелүен күрсә-тергә мөмкин. Ул документ, минемчә, бертуган Рәмиевләрнең матбагачылык өлкәсендәге эшчәнлеген элеккегә караганда тирәнрәк һәм гаделрәк бәяләргә ярдәм
XX гасыр башы поэзиясе Габрулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд һәм Мәҗит Гафури кебек «ай-кояшлардан» яисә беренче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлардан гына тормаган, әлбәттә. Башкачарак итеп әйткәндә, гасырыбыз башындагы татар шигърияте күгендә икенче, өченче дәрәҗәдәге йолдызлар да җемелдәгән. Әдәбиятыбыз тарихын төгәлрәк иңләп, тулырак яктыртыр өчен менә шундый иҗатларга да игътибар итү зарури. Мөхәммәт ага Гайнуллин моны онытмый. Ул, мәсәлән, вакытында ук МИРГАЗИЗ УКМАСИ (1884—1946). ЗЫЯ ЯРМӘКИ (1887—1965). ЗАРИФ БӘШИРИ (1888—1962) кебек шагыйрьләр хакында язып чыкты, аларның сайланма әсәрләрен бастыру эшенә актив катнашты.
Безнең алдагы җыентыкта да әлеге өч шагыйрьнең иҗатларына караган мәкаләләр урнаштырылган. Алар, күләм ягыннан шактый җыйнак булсалар да. шагыйрьләрнең иҗаты, эшчәнлеге хакында ярыйсы гына төгәл төшенчә алырга, хәтта аларның үзләрен дә яратып калырга ярдәм итәләр.
Китапка кергән материалларның бер циклын хатын-кыз шагыйрәләр һәм язучыларга багышланган мәкаләләр тәшкил итә. Цикл «1905 ел революциясе һәм татар хатын-кыз язучылары» дигән очерк белән башлана. Анда хатын-кыз язучыларның активлашуын тәэмин иткән соци- аль-иҗтимагый сәбәпләр яктыртылгач, МАҺРУЙ МОЗАФФАРИЯ (1873—1945) иҗатына тукталына.
Заманында «ГЫЙФФӘТ ТУТАШ» псевдонимы белән киң танылган ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВА (1895—1977), шулай ук ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ (1897), МӘХҮПҖАМАЛ АКЧУРИНА (1869—1948) иҗатларына багышланган очерклардан да бай мәгълүмат алып була. Болардан Мәһүпҗамал Акчурина иҗатына килсәк, татарларда педагогик белем үсүгә, этнография һәм әдәбият тарихы өчен материал туплауга, шулай ук хатын-кыз язучылар арасында публицистик жанр үсүгә зур өлеш керткән бу әдибәнең мирасы махсус өйрә-нүгә мохтаҗ. Китап авторының М. Акчурина «мәкаләләрен җыеп, бер җыентык чыгарып», яшь буынны шулар белән якыннан таныштырасы иде дигән тәкъдиме бик урынлы яңгырый. Гомумән, Мөхәммәт ага дөрес әйткәнчә, «хатын-кыз язучыларның әдәби эшчәнлекләре төпле тикшеренүләрне. тагын да тулырак анализ ясауны сорый» (216 б.).
ФАТИХ ӘМИРХАН (1886—1926) эшчән- легенә багышланган «Әдип-гражданин» исемле күләмле мәкаләнең эчтәлеге белән укучылар элек тә таныш иделәр. Автор бу тема өстендә 1947 елдан бирле эшли, әдип мирасын барлауга, аны пропагандалауга лаеклы өлеш кертә килә. Әгәр бүген Ф. Әмирхан иҗаты безнең өчен ча-гыштырмача яхшы таныш икән, монда да Мөхәммәт ага Гайнуллинның өлеше шактый.
Татар совет язучысы, публицист МӨХӘММӘТ ГАЛИ (1893—1952) һәм күренекле галим, тәнкыйтьче ГАБДРАХМАН СӘГЪДИ (1889—1956) иҗатларына караган мәкаләләр дә кызыксыну белән укылалар. Чөнки болар да әдипләр хакын-дагы беренче системалы хезмәтләр. 30 нчы еллар Г. Сәгъди иҗатының үзенчәлекләре дә, минемчә дөрес яктыртылган. Мәкалә ахырына истәлек материаллары кертелү дә шулай ук бик файдалы булган.
«Дөньяви әсәрләр эзеннән» дигән мәкалә дә, һичшиксез, кызыклы һәм материалга бай. Әмма нигездә аноним яисә иске традициядәге поэзия әсәрләре хакында хәбәр итә торган бу мәкалә, ми-немчә, рецензияләнә торган китап өчен «ак карга» сыманрак килеп чыккан: калган очерк-мәкаләләрдән ул объекты белән дә, жанр үзенчәлеге ягыннан да аерымланып тора. Әгәр бу мәкаләгә бирелгән урын, әйтик. Закир Һади иҗатына багышланган булса, китап тагы да отар иде. Күрсәтелгән мәкалә исә Мөхәммәт аганың башка бер китабында паеклырак урынын табар иде шикелле.
Татарларда балалар әдәбияты аерым төр буларак формалашкан дәвердә зур эшчәнлек күрсәткән, мәгълүм «Ак юл» журналын чыгару белән татар журналистикасы тарихында үз урынын яулаган ФӘХРЕЛИСЛАМ АГИЕВКА (1887—1938) ба-гышланган кечкенә язма да, беренче белешмә сыйфатында, игътибарга лаек. Кызыклы әдип хакында киләчәктә дә эзләнүләр язылыр, әлбәттә, чөнки китап ахырындагы әлеге соңгы мәкалә шуның файдасына сөйли.
Шулай итеп, күзәтүдән күренгәнчә, «Татар әдипләре» исемле китапка күренекле галимебез Мөхәммәт ага Гайнуллинның 1947—1977 еллар дәвамында язылган 20 очерк һәм мәкаләсе урнашкан икән. Икенчерәк итеп әйткәндә, бу китапта әдип эшчәнлегенең төп юнәлешен чагылдырган 30 еллык хезмәт җимешләренең бер өлеше тупланган. Бер өлеше дип әйтүнең сәбәбе шунда, китап ахырында бирелгән әһәмиятле, бик урынлы библиографик белешмәдән күренгәнчә (төзүчесе Ә. Кәри- муллин), без күзәтеп чыккан мәкаләләр Мөхәммәт ага хезмәтләренең нибары уннан бер өлешен генә тәшкил итәләр
икән (библиографиядә 280 нәи артык хезмәт теркәлгән).
Ләкин «өлешнең» дә төрлеләре була. Китапка кергән мәкаләләр дә, күзәтүдән күренгәнчә татар әдәбияты белеменең мөһим фронтларының берсенә карый икән. Шуңа күрә бу җыентык дөньяга чыгуны әдипнең генә бәйрәме дип түгел, бәлки татар әдәбияты тарихының әһәмиятле казанышы дип бәяләргә кирәк.
«Татар әдипләре» китабында бирелгән фоторәсемнәр, әдәби истәлекләрдән китерелгән иллюстратив материаллар да, һичшиксез, китапның эчтәлеген ачуга, аның документаль нигезен көчәйтүгә хезмәт итәләр. Кайбер фоторәсемнәрнең беренче мәртәбә басылган булуын дә күрсәтергә кирәк.
Китапта аерым төгәлсезлекләр, эреле- ваклы кимчелекләр дә очрый, һәм мондыйлар. беренче чиратта, китапның ре- дакцияләнү сыйфатына карый. Сүзебез буш дәгъва булып калмасын өчен берничә мисал китерик.
Беренчедән, мәкаләләрдә төрле әсәрләрдән китерелә торган өзекләр автор текстыннан эзлекле рәвештә аерымланып бирелмәгән (мәсәлән, куштырнаклар, икенчерәк төрле шрифт ярдәмендә). Шуңа күрә еш кына кайда цитата тәмамлануы, кайда автор тексты башлануын аң-лар өчен махсус уйланып утырырга кирәк.
Икенчедән, китапны редакцияләү процессында махсус атамалар, ялгызлык исемнәре бозылган. Мәсәлән, төрек галиме Кятиб Чәлөби исемен татарчалаштырып «Катип Чиләби», дөньякүләм мәгълүм философ Ибне Хәлдунны исә «Ибне Хәлидун» дип бозу (92 б.), ул редактор «төзәтүләре» аркасында туган буталчыклар гына. Мөхәммәт аганың элекке хезмәтләрендә Ибне Фадлан дип түгел, бәлки, татар әдәби телендә кабул ителгәнчә, Ибне Фазлан рәвешендә дөрес язылган иде, чөнки ул безнең телгә кергән Фазыл, Фазыйлалар белән бер үк тамырдан. Гомумән, рус-европа телләрендә «д» аркылы бирелә торган гарәпчә тел арты «эъ» авазы татарларда гадәти «з» булып яңгырый (казый, риза, рамазан кебек).
Монгол империясе башкаласы Карако- румны «Кара ком»га әверелдерүдә дә (97 б.) редактор каләме сизелгәндәй итә.
Күрсәтелгән хаталарның редакцияләү процессында туган күңелсеэлекләр икәнлеген түбәндәге факт артыгы белән раслый. Мәсәлән, галимнең моңарчы чыккан башка китапларында (җөмләдән «Татар әдәбияты. XIX йөз. Казан. 1968) Россиядәге мөселманнарның мәгълүм дини уч-реждениесе исеме «Диния наэараты» рәвешендә дөрес язылган. Чөнки биредә «назарат» башкарма, инспекция диген мәгънәне белдерә Редакцияләнә торган китапта исә ул эзлекле рәвештә «Дини назарият» дип бозып бирелгән (80. 82, 94, 134 бб.) Нәтиҗәдә «Дини эшләр буенча башкарма» диясе урынга «дини теория» килеп чыккан.
һәрхәлдә, халыкара культура мөнәсәбәтләре, идеологии фронт өлкәләренә карый торган мондый исемнәр һәм атамаларның бозылып бирелүе китап файдасына хезмәт итми, әлбәттә. Бу хакта сүзне шуның белән тәмамлыйсы килә: беренчедән, фәнни китапларны чыгаруда катна-шучы редакторлар да гыйльми җаваплылык хисен югалтмасыннар иде; икенчедән, яц>ь редакторлар өчен махсус атамалар буенча сүзлек-белешмә булдыру хакында да уйланырга вакыттыр инде.
Дөрес, китапта авторның үзеннән киле торган төгәлсезлекләр дә бар. Ул, мәсәлән, ни өчендер иске телебезгә кергән фарсы изафәсен эзлекле рәвештә чагылдырмый. Әйтик, «тәскин калеб» түгел (157 б.), ә «тәскине калеб» рәвешендә язылырга тиеш иде. Мондый язылышны саклау гаруз вәзендәге шигырьләр өчен бик тә зарур.
Дөньяви эчтәлекле бер поэманың авторы сыйфатында Мулькай дигән кеше атала (294 б), мәкаләнең журнал вариантында да ул шулай бик сәер язылган иде. Чынлыкта ул Мәүламбирде дигән исемнән кыскартылып ясалган булып, Мөүлекәй рәвешендә яңгырый. Андый исемле ке-шеләрне Көньяк Себер һәм Каэагыстан та-тарларында берничә мәртәбә очратканым бар. Шуңа күрә укучылар массасы игътибарына галим тәкъдим иткән кызыклы поэманың авторы Мәүлекәй Юмачикоаның тулы исеме Мәүламбирде булса, гаҗәп
Әлбәттә, китапның чын йөзен мондый сирәк очрый торган төгәлсезлекләр түгел, ә югарыда тәфсилләп язганыбызча, эчтәлекле мәкаләләр, ягъни нәтиҗәле эзләнүләр һәм отышлы күзәтүләр тәшкил итә.
Җыеп әйткәндә. «Татар әдипләре» китабын чыгарып, Татарстан китап нәшрияты, аксакал әдибебезнең хезмәтенә хөрмәт күрсәтүдән тыш. татар әдәбияты тарихы белеменә дә лаеклы өлеш өстәргә булышкан. Китапта гәүдәләнгән мираска ихтирам хисе укучыларда да яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә хезмәт итәчәк. Узган буыннар хезмәтенә хөрмәт белән карый алу үзе үк культура һәм олы җанлылык галәмәте.
Ниһаять. «Татар әдипләре» китабы тәҗрибәсе, укучыны узганның кайбер сәхифәләре белән таныштырудан тыш. безне алдагы бурычларыбыз хакында да уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки, китапны ябуга, иҗат портретлары әле популяр рәвештә халыкка җиткерелмәгән башка бик күп язучыларыбыэ, шагыйрьләребез хакында уйланырга тиеш буласың.
Мәсьәләгә бу яктан караганда да Мөхәммәт ага Гайнуллин эшчәнлеге аерата тәкъдир итүгә лаек.