Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПССның XXV СЪЕЗДЫ КАРАРЛАРЫ ЯКТЫЛЫГЫНДА ТАТАРСТАН ӘДӘБИЯТЫ ПРОБЛЕМАЛАРЫ

Чираттагы съездыбызны без язын, елгалар шаулап тынган, урман- кырлар яшел хәтфәгә төренгән, игенче түземсезлек белен уҗым басуларына күз текәгән чакта башлыйбыз. Без съездыбызны партия безнең алга үзенең «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында.-гы яңа карарында өр-яңа бурычлар куйган чакта башлыйбыз.
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең VIII—IX съездлар арасындагы оештыру эше һәм иҗат эшчәнлеге партиянең XXV съезды карарларыннан, СССР, РСФСР һәм Татарстан АССРның яңа Конституцияләрен кабул итүдән туган политик һәм хезмәт күтәренкелеге шартларында барды. Бу чорда без Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгын, совет халкы, ның Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгу-ына 30 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп уздык. Әлеге тарихи вакыйгалар безнең ил тормышына шул исәптән язучылар иҗатына да, зур йогынты ^сады.
Әдәбиятыбыз үсеше өчен шулай ук КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сән- гать тәнкыйте турында»гы, «Иҗат яшьләре белән эшләү турында-гы, партия өлкә комитетының «Татарстан АССР Язучылар союзы партия оешмасының эше турында*-, гы карарлары, РСФСР язучыларының IV съезды. СССР язучыларының VI съезды карарлары гаять әһәмиятле булдылар.
КПССның XXV съезды, XXXVI һәм XXXVII партия өлкә конференцияләре культура мәсьәләләренә җитди игътибар иттеләр, язучыларны югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә чакырдылар. Менә ни өчен без бүген, чираттагы бу съездыбызда оештыру эшләребез һәм иҗат хәзинәләребез хакында аеруча җитди уйланып, таләпчән килеп сөйләшергә тиешбез. Безнең съездыбыз тирән эчтәлекле, мәгънәле булырга. әсәрләребезне бәяләвебез күп милләтле совет әдәбияты ирешкән югарылыктан торып эшләнергә тиеш.
Хисап докладында ике съезд арасында иҗат ителгән әсәрләргә аналитик планда бәя биреп бетерү ирешеп булмастай бер нәрсә, чөнки әдәби хәзинәбез бик тә бай. Шуңа күрә Язучылар союзы идарәсе аерым иптәшләргә әдәби жанрлар буенча өстәмә докладлар бирүне кирәк дип тапты. Сезнең карамакка өстәмә тугыз доклад куелачак. Ә минем бурыч — безнең әдәбиятның бүгенге үсеш тенден-цияләрен һәм кайбер порблемаларын бил-геләүдән гыйбарәт.
Ике съезд арасында, ягъни узган биш ел эчендә. «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында — 80 нән артык повесть һәм роман басылып чыккан; республиканың партия һәм комсомол газеталарында, «Азат хатын», «Ялкын», «Чаян» журналларында байтак кына хикәяләр, шигырьләр, очерклар, публицистик мәкаләләр дөнья күргән; «Татарстан коммунисты» журналы битләрендә әдәбиятка һәм сәнгатькә караган мәкаләләр басылган. Шушы еллар эчендә Татарстан китап нәшрияты безнең авторларның 500 дән артык китабын бастырып чыгарган. Республикабыз һәм илебез сәхнәләрендә безнең драматургларның илледән артык пьесасы уй-налган.
Әгәр шушы гаять зур әдәби хәзинәгә җыйнап бәя бирәбез икән, без аның моннан ун-унбиш еллар элек булганга караганда баерак төрлерәк, кызыклырак һәм сәнгатьчә югарырак булуын күрербез. Әдәбият мәйданына — прозага, поэ-зиягә, драматургиягә, тәрҗемә өлкәсенә һәм әдәби тәнкыйтькә яңа буын яшьләрнең килүен күрербез Бүгенге көндә безнең республикада 154 язучылар союзы членына 700 дән артык яшь һәм башлап язучы туры килә. Алар арасында нефть-челәр, төзүчеләр, игенчеләр бар һәм алар өчен әдәби иҗат белән шөгыльләнү, әйтик, нефть чыгару, калалар салу, иген үстерү кебек үк зарури бер нәрсә. Узган съездда без Татарстан әдәбияты үсешендәге теп тенденция итеп язучыла- рыбызның хезмәт кешесенә аеруча нык игътибар итүен билгеләп узган идек. Безнең әдәбият ук чакта заман героен алгы планга чыгарып куйган иде Чыннан да. без сигезенче съездда эшчеләр сыйныфы һәм колхозчы крестьяннар хакында эпик әсәрләрнең — роман, повесть һәм поэмаларның күпләп язылуын шатлык белән билгеләп уздык. Бүгенге көндә дә без- Татарстан әдәбиятының үсешендә (моңа республикада татар, рус, чуваш тел. ләрендә иҗат ителгән әсәрләр дә керә) төп тенденция булып хезмәт кешесе, заман герое кала, дип әйтә алабыз
Бүгенге заман эшчеләр сыйныфының тормыш-көнкүрешен җентекләп өйрәнү, нефтьчеләр, химиклар, төзүчеләр арасында озаклап яшәү аркасында, безнең азучыларыбыз киң колачлы, масштаблы әсәр, ләр иҗат итүгә ирештеләр. Бу әсәрләр әдәби хәзинәбезне яңа материал, яңа ге-ройлар, яңа эстетик проблемалар белән баетты. Ә. Баяновның «Ут һәм Су». Ш. Бикчуринның .Каты токым», Э. Касый- мовның «Чулман — оныклар елгасы- романнары. Д Вәлиевнең «Тормыш бүләк итәм», «Диалоглар» пьесалары. С. Хәким- «ең «Дәверләр капкасы». Р Мингалимов- ның «Күз карасы.. .Иртәгә, исемле поэмалары ике съезд арасында үзләренә җитди бәя яулады. Аларның байтагы рус телендә үзәк нәшриятларда басылып чыкты.
Бөтенсоюз аренасына исәп тоту, идея тирәнлегенә һәм сәнгатьчә югарылыкка исәп тоту — хәзерге көндә безнең иҗат эшчәнлегебезнең иң мөһим шарты. Шунысы әһәмиятле. 1978 елда тик бер «Современник» нәшрияты гына да безнең язучы-ларның 14 китабын рус телендә йөз меңләгән тираж белән бастырып чыгарды. Әгәр ике съезд арасында Мәскәүдә үзәк нәшриятларда басылып чыккан китаплары- бызның санын исәпләсәк, алар — 167. һәм аларның тиражы ун миллионнан артып китә. Илебез халыклары телендә басылган дистәләгән китапны да бу саннарга өстәсәк, уңышларыбызның зурлыгы тагын да ачыграк күренер. Дөресен әйткәндә, әле беркайчан да безнең әдәбиятның шул хәтле зур күләмдә бөтенсоюз аренасына чыкканы юк иде Моны без зур казанышыбыз ител. Язучылар союзы идарәсенең тырышлыгы дип карарга хаклыбыз
1977 елны РСФСР Язучылар союзының Россия прозасы Советы Казанда үзенең күчме утырышын үткәрде Күренекле рус язучысы Сергей Залыгин җитәкчелегендәге коллектив — Мәскәүнең танылган язучылары һәм тәнкыйтьчеләре — безнең эшчеләр сыйныфына багышланган 12 ро-ман һәм повестебызны тикшерделәр. Мәскәүдә рус телендә басылып чыккан бу әсәрләр һәммәсе дә югары бөя алды. Россия прозасы Советы бүгенге заман зш. челәр сыйныфына багышланган татар прозасының билгеле бер югарылыкка, дөрес, pare, яхшы югарылыкка ирешүен билгеләп үтте.
Уй-фнкер йөртеп карыйк. Эшчеләр сыйныфы хакында 12 роман һәм повесть. Республикабызның эшчеләре тормышы әле беркайчан да роман кебек киң колачлы эпик жанрда шулай күпләп чагылганы юк иде. Әлеге роман һәм повестьларда рес-публиканың төп импульсы — аның коммунистик төзелештәге уңышлары көзгедәге кебек ачык чагылган икән, бу сугыштан соңгы елларда Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә республикабызның куәтле индустриаль өлкә булып әверелүе нәтиҗәсе Димәк, социалистик чынбарлык әдә. би ятка да җитди зур йогынты ясамый калмаган.
XXXVII партия өлкә конференциясендә КПСС өлкә комитетының хисап доклады белән чыккан Ф Ә Табеев Татарстан коммунистларына, республикабызның барлык хезмәт ияләренә легендар КамАЗны, Түбән Кама нефтехимия объектларын — партия Үзәк Комитетының 1978 елгы ноябрь Пленумында билгеләп узылган объ-ектларны— төзү бәхете эләкте. диде. КамАЗ. Түбән Кама заводлары комплексын, гидроэлектростанцияне, башка предприятиеләрне, торак йортларны, культура, көнкүреш объектларын коруга республикада ел саен ике миллиард сумнан артыграк капитал салына. Ике миллиард сум! Башка бишьеллыкларда моның булганы бар идемени?! Үзеннән-үзе мәгълүм, капи. тал тезелешнең шундый зур программасын тормышка ашыру партиянең өлкә оешмасына, Татарстан хезмәт ияләренә, шул исәптән иҗат интеллигенциясенә, гаять зур бурычлар йөкләде Язучыларыбыэ заман һәм халык таләпләренә зур колачлы әсәрләр белән җавап бирделәр, ул әсәрләрдә иҗат кыюлыгы, интеллектуализм бар, аларда колачлап алынган заман проблемалары бар.
Язучылар оешмасы өчен принципиаль булган мондый уңышка без ансат кына ирешмәдек. Производство темасына иҗат итү җиңел эш түгел. Гади гына мисал. «Игеннәр чайкала» дигән җөмләдә без поэзия күрәбез «Буровой вышкасы тора» дигән җөмләне техницизм дип атыйбыз. Табигать дөньясы кешеләрнең аңына һәм җанына мең еллар буена сеңә килгән, ә промышленность производствосы кешелек аңына узган гасырның икенче яртысыннан гына йогынты ясый башлаган. Болытны без ак дибез, җиңел дибез, аккош мамыгы төсле дибез, һавада авыр кара болытлар йөзә, яңгыр болыты килә, яшен болытлары йөри дибез — никадәр билгеләмә! Заводны без зур дип әйтә алабыз, яңа дип әйтә алабыз, я тагын нинди бил-геләмәсе бар? Азрак бит Өстәвенә болар нинди билгеләмә инде — күңелгә сеңеп кала торганмыни алар?!
Татарстан яэучыларының эшчеләр темасын уз итә барулары ачыграк күренсен өчен әдәбиятыбыз тарихына күз салыйк. Эшчеләр — сезонлы балыкчылар турындагы беренче повестьны татар әдәбиятының классигы Ш. Камал моннан 65 ел элек иҗат иткән Исеме дә бик шигъри — «Акчарлаклар». Повестьта Россиянең тер- ле тарафлардан Каспий диңгезе буена бәхет эзләп килгән кешеләрнең тормышы сурәтләнелә. берәүләргә ат, берәүләргә йорт кирәк; караңгы юеш баракларда яшәп, сасыган балык чокырында көн күреп. михнәтле авыр эштән, суыктан интегеп, чирләп бетәләр, күңелләрендәге кайнар уйны, өмет-ышанычны югалтырга теләмичә, һаман яшиләр, һаман эшлиләр, шушы караңгы базда аларны якты бер нур җылытып тора: Газизә белән Гарифның мәхәббәте. Бәхетсез булу һәм өзлексез бәхеткә омтылу — повестьта әнә шул контраст кеше җаны тибрәнешләре аша ифрат көчле итеп ачылган. Бу контраст— каршылыкта «производство» темасына язылган әсәрнең әхлакый нигезе ята. Эшчеләр хакындагы әсәрләрдә үзең сурәтләгән өлкәдән әхлакый нигез табу, шуның белән укучыны кузгата алу, ихтимал, безнең бүгенге әдәбияттагы иң зур, иң җитди проблемадыр.
Шәриф Камал повестеннан соң 65 елдан артык вакыт узды, табигый, шул дәвердә эшчеләр хакында күп төрле повестьлар, поэмалар, пьесалар иҗат ителде. Заман аларны рәхимсез рәвештә аралады. Шәхси мәнфәгать белән иҗтимагый мәнфәгатьне бер бөтен итеп куша алган әсәрләр, әхлакый проблеманы, заман проблемасын зур итеп куйган әсәрләр алгарак килеп чыктылар. X. Туфанның «Урал эскизлары-, Ш. Маннурның «Чуен ташкыннарлы, Ф. Кәримнең «Җиденче мич-е Р. Ильясовның «Горизонтмы, И. Туктарның «81 нче штольняисы, Г. Әпсәлә- мовның «Сүнмәс утлар»ы, М. Хәсәнов- иың «Юллар, юллар»ы, С. Хәкимнең «Үрләр аша-сы, Ә. Маликовның «Таңбатырлы, X. Камал поэмалары торып калды. Ә бит ядылганы ул гына түгел иде. Күбесе онытылды. Ник?
Соңгы елларда «Литературная газета» битләрендә эшчеләр сыйныфы хакындагы әсәрләр турында тәнкыйтьчеләр белән прозаиклар, галимнәр белән социологлар байтак кына кылыч чыңлаттылар. Әмма алар, күпме генә тырышсалар да, уртак бер фикергә килә алмады. Күрәсең, килә дә алмаслар. Тормыш гел ачышларда, гел үзгәрешләрдә. Фән-техника заманы безнең алга яңадан-яңа могҗизаларны куя тора. Шул могҗизалар арасыннан кешене эзләп табу, кеше җанының «кара урманнарыма, күңел түрләренә үтеп керү бик зур тырышлыкны, фидакарьлекне таләп итә. Сәнгатьнең сүнми-сүрелми торган кануннары бар, шуларның берсе: х^пык тамырына эләгү. Федор Панферовның «Ташлы басу» романының беренче вариантын укыгач. Дм. Фурманов авторга халык тормышын, кеше характерларын тирәнрәк ачарга киңәш биргЛ, син халык тамырына туры килгәнсең, бу кулъязмадан яхшы әсәр чыгар, дигән. А. Серафи-мович «Тын Дон» романын ерактан күрә белмәүче редакторлардан саклап алып калган, чөнки ул редакторлар әсәрнең тукымасыннан Дон казакларының көнкүреше картиналарын сызарга, бөтенләй төшереп калдырырга исәп тотканнар, ягъни халыкның мең еллык тарихыннан килгән рухи хәзинәне, аның асылын, аның ихтыяр көчен сызып ташларга ниятләнгәннәр.
«Халык тамыры» дигән термин миңа бик якын. Әдәбиятның халыкчанлыгы аның партиялелеге белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән, чөнки хезмәт халкының мәнфәгатен яклау, шул мәнфәгать белән яшәү — күп милләтле совет әдәбиятының сулышы, илһам чыганагы булып тора.
СССР язучыларының VI съездында — Г. Марков докладында да, пленар уты-
Съездның президиумында: (Сулдан уңга) Татарстан Верховный Советы президиумы председателе С. Г. Батыев. Мостай Кәрим. КПСС ҮК инструкторы А. В. Цветков, партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә. Табеев.
шагыйрь Сибгат Хәким, драматург Туфан Миңнуллин.
рышларда да, проблемалы комиссияләрнең утырышында да — совет язучылары заманның иң кискен проблемаларын күтәрергә, безнең җәмгыять идеаллары белән рухланган көчле рухлы характерлар тудырырга кирәклеге әйтелде.
Игътибар итегез: безнең җәмгыять идеаллары белән рухланган характерлар тудырырга. Димәк, без производствоны тышкы яктан сурәтләп кенә калмаска, шул производствода хезмәт итүче кешенең әхлакый перспективасын ачып бирергә тиешбез. Ләкин бу производство процессларын әдәби әсәр тукымасыннан алып ташларга дигән сүз түгел. Миңа калса, производство процессы әдәби әсәрләрдә бары тик фон гына булып йөрергә тиеш дигән төшенчә дөрес түгел, ул хәтта зарарлы. Бу теория яшьләрне — бер яшьләрне генә түгел!—тормышка өстән-өстән генә карарга өйрәтәчәк Әгәр язучы производство процессларын яхшы белми икән, ул аңардан хезмәт поэзиясен күрергә өйрәнмәгән икән, хезмәт кешесенең дулкынландыргыч образын иҗат итә алмаячак. Ни өчен Шамил Бикчурин уңышка иреште? Ул кече яшьтән нефтьчеләр ара-сында. Диас Вәлиев КамАЗның беренче казыкларын кага башлаган көннән бирле Чаллыда. Аларның уңышлары шуннан килә. Ярылып яткан образлылык, үткен драматик конфликтлар, производство проблемаларын фон итеп түгел, пьесаның асылы итеп, кеше җаны тибрәнешләре белән бергә үреп бирү Д Вәлиевнең «Тормыш бүләк итем» пьесасында илебез тамашачыларын, бөтен ил матбугатының игъти-барын җәлеп итте. И. Дворецкийның «Читтән килгән кеше. пьесасындагы кебек. Д. Вәлиев производствоны оештыручы кешеләрне күрә белгән, шулар аркылы әхлакый аспектны — коммунистның үзенә тапшырылган эшкә намус белән каравын, принципиальлеген ачып бирә алган Шул рәвешле, технологик проблема психологик проблемага, әхлакый проблемага әйләнгән. Бикчурин белән Касыймовны алып карыйк: алар да эур осталык белән язылган хезмәт процесслары аша. шул процессны оста оештыручы кешеләр белән укучы күңеленә якыная. Нәкъ менә шушы романнар эшчеләр хакында язылган иң уңышлы әсәрләргә бирелә торган бүләкне — ВЦСПС һәм СССР Язучылар союзы бүләген яулап алуга ирештеләр Югарыда күрсәтелгән пьесалары өчен Д. Вәлиевкә Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Ике съезд арасында эшчеләр сыйныфына ба'ышлап язылган поэмалардан иң уңышлысы дип С. Хәкимнең «Дәверләр иапкасы-н санарга кирәктер. Тәҗрибәле, үзенчәлекле өлкән шагыйрь легендар КамАЗны төзүчеләр аша берничә буын совет кешеләренең җыелма образын гәү-дәләндерүгә иреште. Нәкъ менә шушы поэма безнең поэтик әсәрләребезнең идея ягыннан өлгергәнлеге һәм сәнгатьчә осталыгы мәсьәләләрен күтәрергә мөмкинлек бире.
Әйткәнемчә, ике съезд арасында хезмәт кешеләренә багышлап язылган әсәрләр аз түгел. М Хәсәновның «Инженерлар», «Кама таңнары» романнары, Б. Камаловның «Урамнар киңәя М Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да». М Зариповның ■ Үзеңнеке үзәктә». Җ Рәхимовның «Өлешемә чыккан көмешем», Ф. Гыйльметди- новның -Урсал тау итәгендә». Р. Кәрами- нең «Очар кошлар белән янәшә». К. Тим- бикованың «Агым уртасында» повестьлары. Юныс Әминовның «Кан кардәшләре». «Сөйим дисәң дә» пьесалары. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әледән- әле басылып килгән документаль китаплар, Г Паушкин, В Белокопытов, Р Вәли- евләрнең соңгы елларда бастырган очерк китаплары, X. Камал 3. Нури Ренат Харис, Р Әхмәтҗанов. Г. Афзалларның ши-гырь бәйләмнәре, КамАЗга атап язган җырлары — исемлек зур, әсәрләр күп. Шулар арасында әдәби вакыйга булыр- лыклары юк диярлек. Хезмәт кешесе турындагы әсәрләрнең ике съезд арасында күп язылуын һәм моның уңай күренеш булуын билгеләү белән бер рәттән, та- ләпчәнлекне арттыра, җаваплылыкны көчәйтә төшәргә кирәклеген әйтми кала алмыйбыз. Бу өлкәдә безнең тәнкыйтьчеләр сүлпән эшләделәр яхшыны яманнан аера белмәделәр, үсеш тенденцияләрен билгеләмәделәр. Галиҗәнаб Эшчеләр сыйныфы. Ватаныбызның куәте артсын өчен, күл көч түкте, аның язучылардан да шундый ук көч түгүне таләп итәргә хакы бар.
Ике съезд арасында бүгенге авыл тормышы да Татарстан язучыларының игътибар үзәгендә булды Бу традицион темага барлык совет әдәбиятының җитди игътибар бирүе юкка түгел. Беренчедән, авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре һәр вакыт партиянең һәм халыкның игътибарында тора,— мондый хәлнең, үзеннән- үзе мәгълүм, язучыларның авылга булган карашын да үзгәртми калуы момкин түгел. Икенчедән, бүгенге авылның һәм авыл кешеләренең психологиясе фән- техника революциясе, урбанизация процесслары аркылы кискен рәвештә үзгәрә. Нәкъ менә шушы күренешләр безнең илдә «авыл язучылары» дип исем алган әдәбиятчыларның китапларында уйлый һәм уйлана белә торган геройны тудырдылар, нәкъ менә алар авыл хезмәтчәннәренең характерындагы әхлакый чыганакларны билгеләделәр.
Тәнкыйть буенча бөтенсоюз Советының IV пленумында ясаган чыгышында күренекле язучы Федор Абрамов бу хакта болай диде: «Авыл кешесе характерындагы әхлакый чыганакларның каян килүенә әдәбиятның беркайчан да ул хәтле игътибарлы булганы юк иде әле Бу без яшәгән чорның үзенчәлекләре белән, авылларны күмәкләштерү чорындагы сыман эур колачлы булуы белән аңлатыла. Бүгеи сүз крестьян Россиясенең йозе тулаем үэ- гәрү турында бара, ә аның белән бе>- нең рухи, этик, эстетик кыйммәтләребез бәйләнгән» («Вопросы литературы» журналы, 1971 ел. 8 нче сан).
Безне мәктәп эскәмиясеннән башлап
крестьянда хезмәт кешесе һәм шәхси милекче яши дип өйрәтеп килделәр. Крестьяндагы бу ике «мин»не «Киләчәккә хатлар» поэмасында Һади Такташ бик яхшы ачып бирде Шәхси милекчелек чирен «Онытылмас еллар» трилогиясендә Ибраһим Гази бик көчле тасвирлады, инде классикага әверелгән «Рәүфә» повестенда Афзал Шамов ышандыргыч итеп гәүдәләндерде. Без беләбез, шәхси милекчене капиталистик җәмгыять тудырган. Безнең илдә хезмәт кешесе, коллектив кешесе өстенлек алды. Әмма бер нәрсәне онытмыйк: фән-техника заманы, урбанизация процесслары җиргә булган ихтирамны, табигать белән уртаклыкны киметә төшмәде микән? Крестьянда үзен җирнең хуҗасы итеп тою хисе кимемәдеме? Болар барысы авыл турында язган язучыларны борчуга сала.
Авыл язучылары исемлеген башлап җибәргән Валентин Овечкин «Районның га- дәти көннәре» исемле атаклы очерклары белән крестьян тормышын сурәтләүгә яңалык өстәде. Сугыштан соңгы авылның каршылыклары, үсеш юллары аек акыл, белән, җитди рәвештә өйрәнелә башлады. Ул заманнардан бирле өч дистә ел вакыт узды, авыл прозасы җитди уңышларга иреште. Сергей Залыгин һәм Владимир Фоменко, Василий Шукшин һәм Виктор Астафьев. Владимир Тендряков һәм Федор Абрамов, Владимир Солоухин һәм Петр Проскурин, Гавриил Троепольский һәм Георгий Радов, Василий Белов һәм Валентин Распутин — рус әдәбиятында авыл кешесе образын иҗат иткән язучылар — ил күләмендә танылдылар. Бу исемлеккә әле тагын байтак язучыны өстәп булыр иде Ә безнең иксез-чиксез илебезнең башка әдәбиятларында алар күпме!
Безнең татар әдәбиятында авыл прозасы белән барлык язучылар диярлек шөгыльләнде. Әмма бу өлкәгә аеруча зур өлеш керткән язучылар дип Г. Баширов, Ф. Хөсни, А Расих, Ә Еники, С. Рафиков, Р Төхфәтуллин. А. Гыйләҗев, Ә. Баян. В Нуруллин, Г. Мөхәммәтшин, М. Мәһ- диев исемнәрен саный алабыз.
Безнең авыл әдәбиятының уңышлары җитди булды, әмма «Намус» романыннан кала башка әсәрләрне без рус укучысына үз вакытында һәм тиешле югарылыкта җиткерә белмәдек. Атилла Расихның «Язгы авазлар»ы да. «Ике буйдак» романы да бөтенсоюз укучысына шактый соң ба-рып иреште, Р Төхфәтуллинның «Йолдызым». «Авылдашым Нәби» повестьларын, чын мәгънәсендә тирән, җитди, нәфис повестьларны илебез тәнкыйтьчеләре күрми калдылар, Ә. Баян белән А. Гыйләҗев повестьлары да укучыларга озак барып җитте. Гаделлек хакына тагын бер әсәрне искә төшерик: Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» повесте — хезмәт халкының күп гасырлык рухи хәзинәсен саклау кебек кискен әхлакый проблеманы күтәргән повесть, В. Распутинның шул ук проблеманы күтәргән «Соңгы срок» әсәреннән 15 еллар элек иҗат ителгән иде. Шулай булуга да карамастан, В. Распутин повесте ил күләмендә зур популярлык казанды. Ә Еники повесте әле дә дәшми кала. Сәбәбе? Сәбәбе — икәү. Беренче чиратта моңа тәнкыйтьчеләр гаепле, алар аны үз вакытында бөтенсоюз укучысына күрсәтеп бирә белмәделәр. Икенчедән, иң яхшы китапларыбызны ил күләменә чыгаруда без бик әкрен кыймылдыйбыз. Повесть бии озак тәрҗемә ителде, өстәвенә тиешенчә тәрҗемә ителмәде, оригиналдагы көче, сәнгатьчә нәфислеге белән ил күләмендәге укучыга барып җитә алмады.
А. Расих — республикабызның әйдәп баручы язучыларыннан берсе — быел «Сынау» исемле роман тәмамлады. Чынында бу автор уйлаган трилогиянең өченче китабы булып тора. Беренче ике китабы — «Язгы авазлар» һәм «Ике буйдак» инде русча басылдылар, үзәк матбугатта һәм былтыр Казанда үткәрелгән бөтенсоюз гыйльми-иҗади конференциядә яхшы бәя алдылар. Безнең бурыч — өченче китабы дөнья күргәч (ул хәзер «Казан утлары» журналында басыла), аны шунда ук, озын-озакка сузмыйча, русчага тәрҗемә иттерү һәм зур юлга чыгару. Минем уемча, А. Расихның трилогиясе — безнең әдәбиятта зур вакыйга; анда үзенчәлекле милли характерлар, психологик һәм социаль накал, тыгыз үрелгән сюжет, яхшы мәгънәсендә вакыйгалылык һәм проблемалылык бар. Болар барысы трилогияне ил күләмендәге яхшы әсәрләр рәтенә китереп куялар.
Язучыларыбыз бүгенге авыл тормышыннан заманның кызыклы проблемаларын табалар. Нык алга киткән социализм чорь» һәм фәнни-техник революция экономика белән идарә итүнең камилләшкәнрәк ысулларын таләп итәләр. Халык хуҗалыгы белән идарә итү мәсьәләләре турында барлык рангларда — партия съездларыннан. пленумнарыннан башлап, вакытлы матбугатка кадәр киң рәвештә әхлакый проблема, кеше шәхесе, җитәкче характеры кызыксындыра. Ф. Хөснинең «Мәйдан», X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын», В Нуруллинның «Күпер чыкканда», «Аккан су юлын табар», яшь драматург Р. Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым» пьесасында колхоз председателе образлары төрле яктан килеп сурәтләнелә. һәр автор бу образга үз өлешен кертә. Бүгенге авылның социал-экономик, иҗтима- гый-әхлакый проблемаларын аеруча кал-ку итеп «Чоңгыллар» романында М. Хә- бибуллин сурәтләде. Әсәр Н. Нефедов тәрҗемәсендә «Современник» нәшриятында русча да басылып чыкты. Бу. мөгаен, авылга фән-техника революциясе килү белән туган яңалыкларны шул ук вакытта авылда янә дә баш калкыта башлаган шәхси милекчелек чирен иркенрәк итеп күрсәтә алган беренче романдыр. Сүэ уңаеннан шуны да әйтик, безнең телевидение бу роман буенча күп серияле телевизион спектакль эшләде. В. Нуруллин, Ә. Баян, Ф Хөсни һәм башка прозаик-ларның әсәрләре буенча да телевизион спектакльләр эшләнеп тамашачыларга җиткерелде. Без, язучылар, республика»
телевидениесенең бу эшен хуплыйбыз, чөнки бу эш безнең телевидениенең бик зур мөмкинлекләре барын гына раслап калмый, нәфис фильмнар төшерүгә әзерлекнең беренче баскычы да булып тора.
Бүгенге авыл безнең язучыларны кешенең табигатькә мөнәсәбәте җәһәтеннән дә бик нык кызыксындыра. Җир. туфрак адәм баласын гомер буе туендырып килгән, икмәкле иткән. Бүген җир-суларны пычрату, урманнарны кыру, иң уңдырышлы җирләрне су астында калдыру күре-нешләре барган чагында, адәм баласы табигать хакында чынлап торып, дөнья күләмендә уйламый булдыра алмый. Табигатькә булган мөнәсәбәт аны өзлексез борчып тора. Республикабызның өлкән язучыларыннаи берсе Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романындагы геройлар әнә шундый уй-тойгылар белән яшиләр. Бу роман безнең съездга бүләк булып саналырга хаклы. Авторның барлык иҗа-тына хас булган чын халыкчан, образлы, үткен тел, колхоз председателе Чурман- тайскийның, нефтьче Харисның, әсәрнең баш герое, романтик табигатьле яшь егет Гайнанның, зирәк акыллы авыл картларының үзенчәлекле характерлары, бик җылы. дулкынландыргыч язылган лирик кү-ренешләр, мәхәббәт сызыгы «Җидегән чишмәоне кирәкле, файдалы китап итәләр. Ике китап булып басылган бу романның бердәнбер кимчелеге (әлбәттә, минем карашка) — аның озынгарак сузылуы. Автор. аны русча бастыру өчен әзерләгәндә, укучылар һәм каләмдәш иптәшләренең фикерен искә алып, тыгызлап җиткерер дип ышанам.
Безнең язучылар: табигать кеше тормышында һәм бөтен җәмгыять үсешендә гаять зур урын тота, адәм баласының, әхлагы, җәмгыятьтәге урыны табигатькә мөнәсәбәттә дә ачыклана, дип карыйлар, кешенең рухи дөньясы баюда табигатьнең искиткеч зур йогынтысы барлыгын сәнгать алымнары белән раслыйлар. X. Туфан. С. Хәким, Н. Арслан. Г Латыйп, М Садри, Ш. Галиев. И. Юзеев, М. Шаба- ев. Р. Файзуллин, Р Харис. Г. Рәхим, С. Сөләймәнова. яшь шагыйрәләр Н. Из-майлова, С. Гәрәева, Л. Шакирҗанова, Р Хәлиуллина шигырьләрендә бу фикерләр чагылыш таба. Бу идеяне «Сандугачлар килгән безгә» исемле пьесасында И. Юзеев. «Китмәгез, тургайлар» пьесасында А. Гыйләҗев истә калырлык итеп кызыклы, җанлы, яңа образларда сурәтләп бирделәр. Илдар Юзеев. драматург буларак, нәкъ әнә шул пьесасы белән ил күләменә чыкты.
Язучыларыбыз, табигать белән адәм баласы арасында акыллы, кешелекле мөнәсәбәт урнаштыру идеясен күтәреп, барлык жанрларда — прозада, поэзиядә, драматургиядә, балалар һәм үсмерләр әдәбиятында шактый ук җитди уңышларга ирештеләр, әсәрләрендә заманның мөһим проблемаларын сәнгатьчә зур итеп гәүдәләндерә алдылар.
Шул ук вакытта бүгенге авылны сурәтләүдә безнең язучыларның яулыйсы үрләре дә байтак әле. Партия Үзәк Комитетының 1978 елгы июль Пленумы карарлары яктылыгында ул үрләр тагын да ачыграк күренә Узган 1978 елда, явым-төшемгә ифрат та бай килгән елда, безнең әдипләр күпләп авылга юл тоттылар. Га- зета-журналларда утыздан артык публицистик мәкалә һәм очерк басылды, репортажлар игълан ителде, тик әле ул документаль әсәрләрдә тирән социологик, гыйльми тикшеренүләр куелмады, авыл хезмәтчәннәренең катлаулы образлары ачылмады, проблемаларга тирән үтел керү сизелмәде. Безгә бу хакта партия өлкә комитетында да кисәтү ясадылар. Тик- шереиү-эзләиү дәвам итәр, тирәнрәк, мәгънәлерәк очерклар язылыр, разведка ролен үтәгән очерклардан соң хикәяләр, повестьлар, сәхнә әсәрләре. колачлырак шигъри әсәрләр дә туар дип ышанабыз. Узган юлыбызга әйләнеп карау да комачау итмәс дип уйлыйм: илленче еллар уртасында шагыйрь Әнвәр Давыдов япа- ялгызы авыл турында бик әйбәт биш- алты поэма иҗат иткән иде, алар өле бүгенге көндә дә сәигатьчәлекләрен. зурлыкларын югалтмаган әсәрләр булып калалар.
Бүгенге әдәбиятта гуманистик пафосның, әхлакый эзләнүләрнең көчәюе заман таләпләреннән килә. Нык алга киткән социализм иле кешесенең асылы һәм характеры турында, әхлак тәрбиясенең төп бурычлары турында КПСС Үзәк Комитетының XXV съездында ясаган докладын, да иптәш Л. И. Брежнев болай диде: «Шәхесне иң нык күтәргән нәрсә — аның актив тормыш позициясе, иҗтимагый бурычларны аңлап эш итүе, әйткән сүзең белән эшләгән эшеңнең берлеген кенде- лек гамәлең итеп алу. Шундый позицияне булдыру — әхлак тәрбиясенең төп бурычы».
Әхлакый эзләнүләр әдәби геройның яшәү рәвешеннән аерылып торган бер өлкә түгел. Алар кеше яшәешенең барлык сфераларын иңләп алалар. Экономика да. социаль-көнкүреш сферасы да керә моңа Әгәр без ике съезд арасында иҗат ителгән әсәрләргә ныклап күз салсак, аларның күбесенең актив тормыш пози-циясен алга сөрүләре, әхлакый эзләнүләре белән исүә калуларын күрербез.
М. Мәһдиев «Каз канатлары». «Кеше китә — җыры кала» повестьларында аңа хас үткенлек белән, образлы үткен тел белән кешеләрнең күмәк бер тормышта, коллективта тоткан урыннарын, үзара мөнәсәбәтләрен, тыныч-имин тормышның вакыт-вакыт. сугышка кадәрге чорда, кадерен белеп, бәһаләп җиткермәгәилек- ләрен ачып сала. Мәкерле явыз дошманның хыянәтчел төстә илебезгә ябырылуы кешеләрне тыгыз сафка туплый. М. Ме- ликоеаның «Язгы такыялар»ы. Ә Гаффар- ның «Гозерче. Г. Рәхимнең «Көннәр язга авышкач», «Саргаймагыз, каштаннар» по-вестьлары. С. Селәйманоааның «Гелбе- драи»ы, — кайсысы бүгенге авыл, кайсысы медицина хезмәткәрләре тормышын»
нан алынган бу повестьлар лирик җылылыклары, кешегә кешечә мөнәсәбәтләре белән күңелне җылыталар, дулкынландыралар. Ф. Хөснинең егерменче еллардагы Казан мещаннарының Кабан күленнән алтын эзләүләрен сатирик планда сурәтләгән «Алтын эзләүчеләр»е, А. Гыйләҗев- нең «Язгы кәрваннар «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле, сугыш чорының зур йөрәкле кешеләрен яңача сурәтли алган ике повесте. Р. Ишморато- ваиың милиция тормышындагы батырлыкны ачкан «Язмышлар* повесте, Б. Камалның комсызлыкка, мал җыю тенденциясенә каршы күтәрелгән «Канатлы кыр-мыска» повесте, тагын башка байтак әсәрләр әхлак темасына язылган әсәрләрнең бик тә кирәкле, кешеләрне дулкынландыра ала торган булуларын әйтеп тора.
Бер нәрсәне искәртик, әхлак темасына язылган әсәрләрнең дә тәэсир итү көче авторларның талантлы булуы белән, гражданлык йөзе белән нык бәйле. Әлеге күп санлы әсәрләрдән А. Гыйләҗев, М. Мәһди- ев укучыга тиз барып җиттеләр. Шулар янына X. Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен өстәргә кирәк. Әдәби телгә. халык язмышына карата аерата сак килә белә торган талантлы прозаик Хәсән Сарьянның бу повесте гаилә тормышындагы мөнәсәбәтләрне ил күләмендәге, дәүләт күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә итеп күтәрә, бу әсәр арабыздан яшьли киткән каләмдәш иптәшебезнең аккан җыры булып калды. «Бер ананың биш улы рус телендә һәм башка телләрдә дә яңгырарга хаклы әсәр.
Әхлакый темаларга багышланган әсәрләребез хакында бу съезд трибунасыннан тагын менә нәрсәне әйтү кирәк: бу әсәрләрдә сез чынбарлыгыбызның киң панорамасын табарсыз, бу әсәрләрнең һәммәсендә дә кеше җанының матурлыгы, кеше күңеле омтылышлары өчен көрәш күрерсез. Алтмышынчы еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр совет язучылары борынгы белән бүгенгенең үзара багланышы мәсьәләләрен күтәрәләр. Болар ифрат катлаулы мәсьәләләр Мәрхәмәтсезлек, кансызлык яки миһербанлылык кебек төшенчәләр кыргыз язучысы Ч Айтматовның «Ак пароход-, башкорт язучысы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» по-вестьларында алгы планга чыгарып куела Болар дөнья әдәбияты гасырлар буена куеп килгән проблемалар. Тик алар безнең заманда, гаделлек, дуслык, туганлык төшенчәләре чәчәк аткан чорда, яңача чишеләләр, яңача хәл ителәләр. Узганны онытсаң, заман белән заман тоташа алмый. фикер эзлеклелеге югала. Әгәр кешеләр ата-бабаларын онытсалар, «ул чагында берәү дә яман эшләрдән оялмаячак. чөнки балалары, балаларының бала-лары аларны хәтерләрендә тотмаячак һәм берәү дә изге, яхшы эш эшләмәячәк, чөнки ул эшләрне берәү дә белмәячәк» (Ч. Айтматов — «Ак пароход»).
Чыңгыз Айтматов повестендагы Момун карт яки Мостай Кәрим повестендагы бәләкәй герой күңелендә сакланган рухи хәзинәләр безнең бүгенге рухи хәзинәбез ул, алар безнең тормыштагы комсызлыкка, үз-үзен генә кайгыртып яшәүчеләргә каршы юнәлдерелгән көрәш кЪралыбыз булып торалар. Берәүгә дә сер түгел, без әле комсызланып мал җыючылар белән дә. кансыз кешеләр белән дә очрашып то-рабыз. Бу нисбәттән Ә Баянның «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш — табигать бүләге-. «Алмашынучан болытлы һава» дигән повестьларына аерым тукталасым килә. Автор өч повестенда да символик образлар аша явызлыкка, каты бәгырьле- леккә, ханжалыкка, үз корсагын гына кайгыртып яшәүчеләргә каршы көрәшә. Әлеге повестьларның бу сыйфатлары мактауга лаек, тик Ә Баянның озакка сузылган экспериментаторлыгы тәнкыйтьчеләрнең кәефен ала. Бәлкем алар, бер караганда, хаклыдыр да. Чөнки һәр нәрсәнең ачык булуы, телнең гадилеге, фабуланың күзгә күренеп торуы, сюжет җепләренең чәбәләнеп бетмәгән булуы авторның әйтергә теләгән уен укучыга тизрәк китереп җит-керә бит. Мин талантлы, үзенчәлекле, күп яклы язучыбыз Әхсән Баянның моны тизрәк аңлавын, чын күңелдән әйтелгән киңәшләргә колак салуын теләр идем. Аңар, дан аның повестьлары отачак кына. Без әдәбият практикасында форма эзләүче байтак әдипләрне беләбез. Хәтта Хәсән Туфан кебек искиткеч зур талант иясенең дә поэзиягә булган юлын шигъри «күкрәүләр» белән башлавын беләбез, әмма илленче еллар ахырында ул барыбер тынычрак алымга, традицион алымга кайтып
Мин әхлакый эзләнүләрне балалар һәм үсмерләр әдәбияты өлкәсеннән дә китерергә теләр идем, Илебезнең төрле якларыннан дулкынланып язган кызлар хатларында Аяз Гыйләҗев безнең яшь замандашыбызның күңел байлыгын күрә. Аның Казанда татарча, Мәскәүдә М. Ганинаның бик әйбәт тәрҗемәсендә русча басылган «Кызлар хатлары» исемле повесте байтак кына укучыларыбызны, бөтенсоюз укучысын, яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү буенча күтәргән кызыклы проблемалары белән җәлеп итте. Аяз Гыйләҗев иҗатына кайвакыт ачыклык җитеп бетми торган була, әмма бу повесть җитди, нык уйланып язылган.
Соңгы елларда без матбугатның да, җәмәга-ьчелекнең дә. иҗат интеллигенциясенең дә әхлак проблемаларына аеруча игътибарлы булуын күрәбез. Бу бәлки яшь буынны тәрбияләү ысулларының камил булмавыннан киләдер. Димәк, безгә җитешсезлекләребезне ачып сала торган, үткен итеп язылган әсәрләр кирәк, безгә юмор һәм сатира жанрын үстерү кирәк. Язучыларны ил күләмендә кинофильмнар күрсәтү практикасы да гамьсез калдыра алмый Балалар өчен кирәкле, файдалы китаплар гаять зур көч куелып языла, ә кайвакыт бер — ни барысы бер фильм, чит ил студияләре фильмы, трюклар, ур- лау-үтерүләр белән тыгызлап тутырылган фильм безнең китапларны сызып ташларга, аз дигәндә аларны бер читкә куеп
калдырырга җитә кала. Кинофикация идарәсендә эшләүче җаваплы иптәшләргә ул хакта җитдирәк уйларга вакыттыр инде.
Олылар тормышы, аларның тәрбияви үрнәге бәләкәй гражданнар тормышында әһәмиятле роль уйный. Бездә олыларның батырлыгы нәниләрне сокландырырлык итеп язылган китаплар бар. Ул авторларның эшен мин аеруча билгеләп үтәр идем, ченки алар, аерым бер өлкәне алып, бик җентекләп өйрәнделәр, шул сәбәпле зуррак уңышларга ирештеләр. Фикеремне куәтләү өчен, күренекле совет язучысы Михаил Алексеевның «Правда» битләрендә язып чыккан сүзләрен китерәм: «Әгәр әдип үз алдына алдан ук көч җитмәстәй бурыч куя икән, ягъни тормышның барлык өлкәләрен колачлап алмак була икән, ул бер өлкәне дә юньләп белмәячәк.. Үзеңә ни дә булса берне «кешенең бер өлкәсен» сайлап алырга, әнә шуңа акылың белән генә түгел, күңелең белән дә берегергә кирәк Барыннан да бигрәк, күңелең белән! Ул чагында әлеге өлкә синең алда күз камаштырырдай матур булып ачыла». Минемчә. Ш. Рәкыйпов белән С. Шакир, кем әйтмешли, Бөек Ватан сугышы геройларына күңелләре белән бе-ректеләр, һәм бу аларга иҗади уңышлар китерде Алар мисалында Ә Маликов белән Г. Шәрәфи 1945 елны милитаристик Япониягә каршы сугышта совет солдаты күрсәткән батырлыкларны ачып бирә торган повесть-истәлекләр иҗат иттеләр. Ае-рым бер өлкәдә специальләшкән балалар язучыларына фантаст А Тимергалинны, маҗаралы повестьлар авторы М. Насый буллинны кертергә була, аларның һәр- кайсы үз өлкәсендә бердәнбер, кабатланмас әдип.
Әдәби сәләтләре, дөньяны күрүләре ягыннан төрле-төрле булган прозаикларыбыз һәм шагыйрьләребез Ф. Шәфигуллин, Ф Яруллин, Р Миңнуллин безнең балалар әдәбиятын кызыклы яңа әсәрләр белән баеттылар. Бөтен илебезгә танылган бала лар язучысы Ләбибә Ихсанова ике съезд арасында бик җитди эшләде. Татарстан АССРиың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев балалар өчен кабатланмас шигъри әсәрләр язды, Г. Тукай һәм Б. Рәхмәт традицияләрен уңышлы дәвам иттереп, үзенә бер мәктәп тудырды, әмма, үкенечкә каршы аның поэзиясе бөтенсоюз укучысына оригиналдагы нәфислеге белән җиткерелгәне юк әле. Мәскәүнең «Детская литература» нәшрияты озакламый М. Мәһди- евнең «Без — кырык беренче ел балалары» исемле повестен төзәтелгән, өстәлгән яңа вариантта бастырып чыгарачак. В. Ну- руллинның «Әгәр син булмасаң» китабы да шул нәшриятта дөнья күрәчәк. М. Мәһ- диев әсәре республикада күптән югары бәя алды инде, ә менә В. Нуруллин әсә ре хакында минем берничә җылы сүз әйтәсем кило. Повестьның герое Равил зур тормыш сынавы узып, галим булып җитешә. Автор китабында һәйбәт бер идея үткәрә егәр кеше бала чактан ук дөрес юлдан бара икән, булдыклылык һәм тырышлык аның юлдашы икән, андый кеше безчең илдә теләгенә ирешми калмый Нәкъ әнә шул фикере белән, шул фикерне Равилнең колоритлы фигурасы аша сурәтләп бирүе белән повесть Мәскәү нәшриятын үзенә карата алды. Шундый ук тырыш, омтылучан малайның образын Ф. Шәфигуллин да «Малай һәм ике ат» дигән повестенда ышандырырлык итеп сурәтли; гомумән, бу биш елда Ф. Шәфигуллин иҗади яктан күзгә күренеп үсте, аңарда сирәк очрый торган сәләт — юмор сәләте ачылды, табигать биргән шушы әйбәт сәләтен язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән стена газетасында еллар буе чарлап. ул әдәбият дөньясында диңгезгә килеп чыкты, һич арттырмый әйтергә була, соңгы елларда ул иң әйбәт юморист булып танылды, Гамил Афзал булып хәтта ул да: «Менә кем Афзал картны алмаштырачак!»— дип шатланып әйтер төсле. Юмор өлкәсендә соңгы елларда А. Яхин, Т. Миңнуллин байтак кына үткен, кыска хикәяләр иҗат иттеләр
Ике буынның бердәмлеген Б. Камалов- ның хикәя-повестьларында, Г. Минскийның «Фәридә», өметле яшь язучы Н. Гимат- динованың «Су турында хикәят», «Китмә, улым» кебек хикәя-повестьларында күрергә була.
Иллюстративлыктан качарга, нәни гражданинның эчке дөньясына үтеп керергә тырышу, ихтимал, соңгы елларда балалар әдәбиятындагы үсеш-үзгәрешләрнең асылы шулдыр.
Бу биш елда Язучылар союзы идарәсе балалар һәм үсмерләр әдәбиятын гел күз уңында тотты. Иҗат оешмаларының республика күләмендәге берләштерелгән пле. нумында. идарә һәм иҗат секциясе утырышларында, язучыларның гомуми җыелышларында балалар һәм үсмерләр әдә-бияты мәсьәләләре каралып, тикшерелеп торды.
Балалар һәм үсмерләр әдәбияты алдында торган проблемалар җитди: гомуми белем бирүче мәктәпләр, профессиональ- техник училищелар тормышыннан яхшы әсәрләр бөтенләй диярлек юк; бүгенге авыл һәм эшчеләр тормышыннан да балалар язучыларының зур җитди әсәр яз-маулары күзгә ташлана; туган ягыбызның революцион үткәне, галимнәр һәм гыйльми ачышлар турында кызыклы яңа китаплар кирәк; безне соңгы елларда балаларның үзләре баш герой булган әсәрләрнең бик сирәк язылуы, Тукай һәм Рәхмәт, Алиш һәм Фәйзи традицияләренең бердәм рәвештә үстерелмәве нык борчый.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы соңгы елларда азу-чыларыбыз иҗатында мөһим тармак булып саналып килә. Бу өлкәдә үзләре сугышта катнашкан, сугыш чоры авырлыкларын җилкәләрендә күтәреп чыккан ветераннар аеруча уңышлы эшләп килеләр. Курск дугасындагы дәһшәтле сугышларда катнашкан укчы взвод командиры С. Хәким, Белоруссия партизаны 3. Нури чик сакчысы Г. Паушкин. хәрби очучылар С. Баттал, Ю. Белостоцкий, сугыш вете-
раннары Т Журавлев һәм Н. Арсланов, X. Камал һам Ю. Эминов, А. Расих, Н. Даули, М. Хөсәен, драматурглардан Р, Ишморат һәм 3. Шаһиморатов — укучылар күңеленә урнашырлык повестьлар, хикәяләр, шигырь-поэмалар. сәхнә әсәрләре иҗат иттеләр. Хисам Камалның ■һәркемнең гомере бер генә» исемле романы материалның байлыгы, күзәтүләренең яңалыгы, сугыш картиналарының чынлыгы белан Бөек Ватан сугышы елъ-язмасында яңа сулыш булып өстәлде.
Әлерәк кенә безнең арабыздан киткән күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмов- ның тормышы һәм иҗаты Ватанга, халыкка, коммунистлар партиясенә чиксез бирелгәнлекнең үрнәге булып кала. Бөек Ватан сугышы ветераны зур җәмәгать эш- леклесе, исеме илгә киң танылган язучы- романист күп милләтле совет әдәбияты үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертте, аньҗ дистәдән артык романы, повесте, хи- кәя-очерклары, йөзләгән публицистик мәкаләсе, авыру хәлендә дә каләмен куймавы яшь буын язучыларыбызга зур һәм гыйбрәтле тәрбия мәктәбе булып калачак.
Сугыш ветераны В Мальцев, бик озак эзләнүләрдән соң, «За чертой времени» дигән бик әйбәт, сәнгатьчә көчле повесть язды һәм шунда ук СССР Язучылар союзына член итеп алынды. Кабатлап әйтәм, Бөек Ватан сугышы елъязмасын булдыруда Ш. Рәкыйпов белән С. Шакир армый-талмый эшлиләр. Аларга бер генә теләк әйтәсе килә: документларга таянып язылган әсәрләргә язучының хыял дөньясы да кушылсын иде. Бу җәһәттән Ш, Рәкыйпов- иың «Таңнар һаман матурмы?» повесте сенгатьчәрәк булып чыккан, чөнки автор документлар кысасында гына бикләнеп калмаган.
Күргән-кичергәннәрне башкаларга да җиткерү теләге бездә хәрби истәлекләр жанрын тудырды. Сталинград сугышларында батырлык үрнәкләре күрсәткән генерал лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин, генерал-майор Фатих Булатов, полковник Сәлман Таһиров язмалары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Истәлекләр язу. герой якташларыбызны эзләү дәвам итәргә, киңәя барырга тиеш. Идарә тарафыннан оештырылган хәрби-латриотик комиссия Ш. Рәкыйпов җитәкчелегендә җиң сызганып эшкә кереште.
Тарихи һәм тарихи революцион темага язылган китапларыбыз белән без моннан уи-уибиш еллар элек бик әллә ни мактана алмый идек Хәзер бу эш тә җайга салынып килә. Г. Әпсәләмовның «Күк күкрәр», А Расихның «Ямашев», Ж Тәрҗе- мановның бөек математик Лобачевский хакындагы «Көмеш дага». Н. Фәттахның •Этил суы ака торур» романнары бу өлкәдә боз кузгалуын әйтеп торалар. Болар барысы да җитди авторлар тарафыннан җитди итеп язылган романнар. Шулар янына Т Миңнуллинның «Канкай улы Бәх- тияр», Н. Фәттахның «Кол Гали» драмаларын, элегрәк елларда иҗат ителгәннәрдән Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитова драмасын, К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Ә Фәйзинең «Тукай» романнарын да китереп кушсак, картина тулылана төшәр. Автобиографик повес-влардан Ш. Маннур-ның «Агымсуларга карап». Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек», М. Әмирнең «Без бәләкәй чакларда» повестьлары укучыга күп төрле, кызыклы документаль материал бирәләр, авторларының үзенчәлекле язу алымнары, дөньяны үзләренчә танып-белүләре белән баетылып, төрле төсле, бизәкле, күп тавышлы яңа дөнья барлыкка китерәләр.
Бу әсәрләрнең уңай ягы шунда, истәлек- повестьлар әдәбиятыбыз бүгенге көн ирешкән югарылыктан торып язылганнар, җәмгыятьнең бүгенге көн мәнфәгатьләрен истә тотып сүз алып баралар; мондый караш принципиаль дөрес, чөнки аларда тарихилык та. заманчалык та саклана һәм аларның укучыга булган тәэсир көче арта төшә. Әдәбиятның җитлеккәнлеге — тарихилык белән бүгенге чынбарлыкны куша белүдә.
Безнең әдәбиятта беренче мәртәбә «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә Мәскәүдә «Тукай» китабы басылып чыкты. Филология фәннәре докторы, танылган тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме И. Нурул- линның бик күп көч салып, гомере буе Тукай иҗатын өйрәнеп язган бу китйбы һәр яктан игътибарга лаеклы. Шуңа күрә ул бик тиз арада таралып бетте, үзәк матбугатта һәм республика матбугатында уңай бәя алды. Хәзер безнең бурыч — «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә Муса Жэлилнең героик тормышы турындагы китапны бастырып, илебез халыкларына җиткерү.
Моннан ун еллар элек без драматургиябезнең тормыштан һәм әдәбиятның башка жанрларыннан бик нык артта калып килүен әйтә идек. Хисап чорында хәл үзгәрә төште. Бүгенге татар драматургиясе, күп милләтле совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше буларак, бердәм идея-сәнгать юнәлешендә, күзгә күренеп үсә башлады Шуңа күрә без барлык совет драматургиясендә булган үсеш, үзгәрешләр бездә дә бар дип әйтә алабыз. Бу чынбарлыкны тирәнрәк анализлауда. иҗтимагый проблемаларны киңрәк яктыртуда, коммунистик әхлак принципларын сәнгать чаралары белән гәүдәләндерүдә күренә.
Бу биш елда бигрәк тә драматург Т. Миңнуллинның иҗаты гөрләп чәчәк атты. Аның бер генә драматургны да кабатламый торган күп яклы таланты татар сәхнәсенә «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Дуслар җыелган җирдә- кебек, сәнгатьнең югары закон-нарына нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр бүләк итте Тамашачылар һәм язучылар җәмәгатьчелеге аңа Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелүне шатланып каршыладылар. Туфан Миңнуллинның озын гомерле таланты безне әлө тагын да бик күл яңа, зур.
киң колачлы әсәрләр белән шатландырыр дип өметләник.
Бу съездда без шулай ук драматург X. Вахитның якты талантын билгеләп узарга тиешбез. Драматургия кануннарын биш бармагы кебек белгән, тырыш, хезмәт сөкәчән каләмдәшебез арабыздан китте, аның бай мирасы тәнкыйтьчеләребез тарафыннан җентекләп өйрәнелергә, тиешле бәясен алырга тиеш.
Без бүген зур канәгатьләнү белән Ш. Хөсәеновның «Әни килде», А. Гыйлә- җевның «Без унике кыз идек», И. Юзеев- ның «Сандугачлар килгән безгә», Ю. Әми- невнең «Кан кардәшләре» пьесаларын билгеләп узабыз. Бу әсәрләрнең геройларын тынгысыз иҗади тормыш берләштерә. Бүгенге татар драматургиясендә безне уңай герой эзләү, пьесаның сюжет-композици- ясен кызыклы ител корырга омтылу, жанр төрлелеге, телнең образлылыгына, драматик үткенлегенә ирешү шатландыра. Безне драматургиягә бер-бер артлы сәләтле яшьләр килү шатландыра. Р Хәмид, Ә. Гаффар, Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин — болар барысы да дөньяны үзләренчә күрә белгән, әзерлекле иптәшләр. Сәхнәбезне сакау тел белән язылган, хәлсез-җегөр- сез пьесалар күмеп китә торган күңелсез заманнар артта калды. Сәхнәгә чын сәнгать килде.
Татар драматургиясенең бүгенге уңышлары безнең пьесаларыбызны ил күләменә алып чыкты. Мәскөу белән Ташкент, Алма-Ата белән Баку, Мурманск белән Воронеж, Ульяновск белән Краснодар, Уфа белән Кызыл (Тува АССР) хәзер безнең пьесаларны чит итмиләр. Милли драматургиянең һәм театрларның бөтен Россия фестивале татар драматурглары А. Гыйлөҗев, Д Вәлиев, Т. Миңнуллин һәм И. Юзеевне беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләде.
Әйе, ике съезд арасында драматургиябез ирешкән уңышлар байтак, ләкин болар безнең эшебез ал да гөл дигән сүз түгел. Тагын бер елдан без республиканың төзелүенә 60 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп узарга җыенабыз. Театрларның портфельләрендә эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар тормышы, револю. цион үткәнебез турында нинди пьесалар бар? Сүз җиңелчә генә куелып, шундук онытыла торган пьесалар турында түгел, К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар». М. Әмирнең «Тормыш җыры». «Миңлекамал», Р. Ишморатның «Кайту» кебек пьесалары хакында, классикага күчкән озын гомерле пьесалар хакында, дәверләргә калырлык, артистлык сәнгатен тагын да югарырак баскычка күтәрә алырлык пьесалар хакында бара.
«Театр пьесаны тудырмый, пьеса театрны тудыра»,—дигән Бернард Шоу. Шулай булгач, үзоннән-үзе мәгълүм, театрлар драматургларның кадерен белергә тиеш. Шундый бор уй йори күңелдә: театрлар әдәбият бүлеге медиренең авторитетын күтәрергә тиешләр Драматургка театрда үз кеше, аның профессиональ интересла-рын яклый алырдай кеше кирәк. Ул режиссерның әмерен үтәп йөрүче йомышчы түгел, театр белән драматругны бәйләп тотардай кеше булырга тиеш. Әдәби журналга яки нәшриятка акыллы, талантлы редактор никадәр кирәк булса, театрларга да талантлы, акыллы белгеч шул кадәр үк кирәк. Заманында безнең Опера һәм ба-лет театрында әдәбият бүлеген Муса Җәлил алып барган, милли опера һәм балетыбызның чәчәк аткан чоры нәкъ шул елларга, сугыш алды елларына туры килә, һәм тагын бер факт — егерменче гасырның күренекле әдибе Мохтар Ауэ^овиың казакъ драма театрында бүлек мөдире булып эшләве дә күл нәрсә турында сөй-ли булса кирәк.
Безнең поэзиябез, аның ике съезд арасындагы уңышлары турында күтәренке тавыш белән сөйләргә булыр иде, чагыштыру һәм эпитетларны кызганмый китерергә булыр иде. чөнки соңгы елларда безнен поэзиябезнең ирешкән уңышлары бәләкәй түгел: әмма, бер яктан, шагыйрьләрнең* газета-журнал битләрендә алып барган бәхәсләрен, Планетада нык басып торуларын үзләре дә горурлык белән, күкрәк киереп сөйләүләрен искә алып, икенчедән, шигъ-рияттә әле кул-аяк тимәгән проблемалар да булуын истән чыгармыйча, әңгәмәне тынычрак тонда алып бару файдалырак булыр дигән фикергә килдек. Тыныч тон безгә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен төгәлрәк әйтеп бирергә дә мөмкинлек тудырыр.
Язучыларның узган сигезенче съездында без «өченче буын» дип аталып йергеи шагыйрьләр турында, аларның яхшы резерв булулары туоында суэ алып барды*. Бу буынга без Рәдиф Гатауллинны, Ренат Харисны, Равил Фәйзуллинны, Гәрәй Рәхимне, Роберт Әхмәтҗаиовны. Рөстәм Мингалимовны керттек. Аларның сәләтле булуларын искә алдык. Әнә шул вакыттан бирле биш ел узды, һәм безнең өченче буын, резервтан чыгып, поэзиядә лаеклы үз урынын яулап алды. Алексей Сурков әле 1956 елны ук «батыр поэзия, солдат поэзиясе» дип атаган татар поэзиясендә үз урыныңны яулап алу ансат эш түгел. Дөньяны танып-белүләренә, сәләтләре ягыннан төрле-төрле булган әлеге ша-гыйрьләр инде шигырь җыентыкларын Казанда гына түгел. Мәскәүдә дә чыгарып өлгерделәр, башкала тәнкыйтьчеләренең уңай бәясен дә ишеттеләр. Аларның кайберләре Татарстанның дәүләт һәм комсомол премияләренә лаек булды.
Нәкъ менә шушы буын, ашкынып алга омтылуы, бик кыю шигъри экспериментлар ясавы белән, алтмышынчы елларның тыныч кына, салмак кына аккан шигъри агымына давыл алып керде, үзе артыннан шигырь сөюче яшьләрне ияртеп, аларның яңага, тыйгысызлыкка булган сусауларын басе алды; аларның гасабилы, хәтта вакыт-вакыт хаослы тавышларыннан, татар телә стихиясенә кайбер ятрак элементлар да өстәл җибәрүләреннән, без Хәсән Туфан Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Нури Арсланов кебек өлкән буын шагыйрьләрнең поэтик
Казагыстан Язучылар союзы идарәсе секретаре Шерхан Мортазаев (сулда Га- риф Ахуновка: •Иҗатыгыз шушы келәмдәге гөлләрдәй чәчәк атсын/» дип казакъ каләмдәшләренең бүләген тапшыра.
үзенчәлекләрен аермачыграк абайлый баш-ладык, безгә урта буын шагыйрьләрдән Гамил Афзал, Зәки Нури, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Әхсән Баян, Хисам Камал, Илдар Юзеев, Гелшат Зәйнашева, Рәшит Гәрәйләрнең уйланучан-сабыр, ашыкмаучаи-традицион алымнары хәтта ваемсызрак кебек тә тоела башлады; Тукайлар, Такташлар, Җәлилләр традициясе белән заман омтылышларын бергә кушып язган Кадыйр Сибга- туллин, Мөдәррис Әгъләмоа, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Әхмәт Рәшитов, Фәннүр Са- финнзр һәм бер төркем шагыйрьләр әлеге яөченче буыниның ташкын-шарлавыгын- да үз юллары барлыгын .сиздерергә керештеләр. Кыскасы, әлеге буын соңгы субүләр ролен дә үтәде түгелме икән әле?
Алтмышынчы еллар башында аксакал ■шагыйрьләребездән берсе: «Гамьсез Гул-ливерлар, ни карыйсыз, лилипутлар килә шигырьгә?!» дип өндәү авазы салган иде, шул өндәүне яңа буыннар күтәреп алды һәм безнең поэзиябез карлик-лилипут- ларга поэзия цехын тутырырга мөмкинлек бирмәде.
Бүген без съездга зур горурлану белән хәбәр итәбез: безнең поэзиядә Тукай һәм Такташ рухы яши, Муса Җәлил тарафыннан Бөек Ватан сугышы фронтларыннан алып чыгылган совет иленең гражданлык поэзиясе байрагы юл күрсәтеп бара. Әнә •шул байракны кер кундырмый саклау, гражданлык поэзиясенә бер генә минутка да кимеп калырга, икенче планга чыгарга юл куймыйча, гел алга, гел алга омтылу — безнең иң изге бурычыбыз. Шул ук вакытта сюжетлы, геройлы эпик поэзиягә, поэмаларга таба йөз белән борылу — безнең кичектергесез бурычыбыз. Поэма өлкәсендә С. Хәким, И. Юзеев, Р. Мингалимовлар- дан кала шагыйрьләребезнең күбесе сүлпән эшләде
Партиянең XXV съездында һәр яклап тәрәккый иткән, рухи бай шәхесне тәрбияләү мәсьәләсе иҗтимагый аңны активлаштыру, әдәбият тәнкыйтенә дә яңа сулыш өрде. Съезд карарлары, КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындангы карары тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият галимнәренә халыкны тәрбияләүдә, идеологии көрәштә, культурабызны үстерешүдә үз рольләрен яхшырак аңларга булыштылар.
Тәнкыйтьчеләребезнең профессиональ осталыклары үсә төште Тәнкыйть әдәби әсәрләрне тирәнрәк анализлый башлады, аның фәннилеге артты — философия, тарих, социология белән багланыш көчәйде, әдәби тәнкыйть теоретик гомумиләштерүләргә таба юл алды.
Әдәбият галимнәре тәнкыйтьчеләргә караганда зуррак уңышка ирештеләр. Бу өлкәдә методологик дәрәҗә күтәрелде. М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит, И. Нуруллин, Й. Нигъмәтуллина, М. Усманов,
X. Хәйри, Б. Гыйззәт, А. Әхмәдуллин, И, Илялова, Т. Галиуллин, Ф . Хатипов, Ф. Урманчеев, Р. Сверигин хезмәтләре басылып чыкты. Н. Юзиевнең татар шигыренә багышланган хезмәтләре Татарстан АССРиың Г. Тукай премиясенә лаек булуы тәнкыйть фикеренең җитлеккәнлеге, соци- ал-эстетик позицияләрнең төгәллеге турында сөйли. Партия Үзәк Комитеты «Әдә- бият-сәнгать тәнкыйте турындапгы кара-рында тәнкыйтьчеләрдән әнә шуны таләп итә бит.
Әмма бүгенге заманның җанлы тәнкыйте әдәбият белеменнән шактый артта калып килә. Бу өлкәдә Р. Мостафин, Ф. Мусин, И. Ахунҗановтан кала әллә ни активлык күрсәткән тәнкыйтьче күренми шикелле. Алар өчесе дә ил күләменә чыктылар, «Правда», «Литературная газета» битләрендә. «Вопросы литературы», «Дружба народов» журналларында мәкаләләр бастыралар. Р. Мостафин белән Ф. Мусин ике съезд арасында «Современник» һәм «Советская Россия» нәшриятларында татар әдәбияты проблемаларына багышланган аерым китаплар бастырып чыгардылар. Бу актив тәнкыйтьчеләр төркемендә Ф. Миң- нуллинны да күрәсе килә. Беренче китабында аның заманны һәм язучының стилен тою, нечкәләп бәя бирү сәләте күренде. Соңгы вакытта ул «Казан утлары» журналында һәм республика газеталары битләрендә сирәгрәк күренә башлады.
«Казан утлары» журналы битләрендәге тәнкыйть бүлеге материаллары белән танышкач, соңгы вакытта әдәби тәнкыйтьнең җанлана төшүен күрү читен түгел, төрле жанрлар хакында бәхәсләр оештырылды, китаплар ешрак рецензияләнә башлады, әдәби әсәрләрнең сәнгатьчәлелеген таләп итү арта төште. Шулай да биредә зур җитди күзәтүләр, теге яки бу жанрның үсешенә карата махсус мәкаләләр азрак әле. Күбесенчә ел йомгакларында сөйләнгән докладларны яки «Казан утлары»ның аерым саннарын тикшергәндәге материалларны мәкаләгә әйләндерергә тырышабыз. Тәнкыйтчеләребездә әдәбият язмышы өчен борчылу, янып-көеп эшләү җитми.
«Казан утлары» журналы һәм «Социалистик Татарстан» газетасы съезд алды трибунасына урынны бик юмарт бирделәр. «Социалистик Татарстан» әдәбиятта заманчалык турындагы сөйләшүне бик яхшы оештырды, тик тәнкыйтьчеләребез бу мул мәйданны ике съезд арасында иҗат ителгән гаять зур әдәби хәзинәне аналитик планда тикшерүгә, зур гомумиләштерүләр ясауга ныклап файдалана белмәделәр. Бу шулай ук тәнкыйтьчеләребезнең гражданлык активлыгы җитмәүдән килә булса ки-рәк.
Тәнкыйтьтәге артталыкны бетерү өчен Язучылар союзы идарәсе аз тырышмады Тәнкыйтьчеләр секциясенең эше нык җанланды. секция членнарының активлыгы бүгенге әдәби процессны, актуаль теоретик һәм практик мәсьәләләрне барлауга юнәлдерелде Тәнкыйтьчеләр секциясе үзенең эшен башка секцияләр, әйтик, проза секциясе белән, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы белән бергәләп алып барырга тырышты. Проза, поэзия, әдәби тәнкыйтьнең үзе турында гаять файдалы зур сөйләшүләр оештырылды, тик алар газета-журналлар битләрендә мәкаләләр, тикшеренүләр рәвешендә басылып чыкмадылар. Секциянең яшь тәнкыйтьчеләр М. Вәлиев. Р. Кукушкин, Ә. Махмудов, Р Мөхәммәдиевләр белән эш алып баруын, республикада һәм илдә үткәрелгән чараларда башлап йөрүен уңай күренеш дип бәяләргә тиешбез.
Эшлисе эш күп. Без тәнкыйтьчеләребез бастырган мәкаләләрнең колачлы, акыллы булуын телибез. Әдәбият хакындагы сөйләшүнең зур социаль гомумиләштерүләргә күтәрелүен, әдәби әсәрләребездә куелган заман проблемаларын ачыклап, күрсәтең баруын, укучыларның һәм язучылар җәмә. гатьчелегенең игътибарын шул проблемаларга юнәлдерүен, татар әдәбияты казанышларын үз вакытында һәм ышандыргыч итеп бөтенсоюз укучысына җиткерүен телибез.
Без соңгы елларда яшь язучыларның бик озак җитлегүе хакында сүз алып барабыз. Чынбарлык белән күзгә-күз очраштырмый торып. үзенә тапшырылган эш өчен, коллектив өчен җаваплылык хисе тәрбияләми торып, яшьләрнең тиэ өлгерүен өмет итү — буш хыял, Барыбызга да таныш схема — ясле, мәтәл, институт, нәшрият коридорлары, яңа тормышны төзүдә бер генә мәртәбә дә катнашмау — яшь авторларның сәләте бетүгә алып бара. Әдәби осталык эстетик категория генә түгел, ул язучының партия һәм халык алдындагы бурычын тоюы. Художникның бәхете — дөньяның яңа офыкларын ачу, кеше характерларын олы итеп үзеңчө сурәтләү. Тормыш эченә чуммый торып моңа ирешү мөмкин түгел.
КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы карарында яшь авторларның тормыш белән элемтәсен өзлексез рәвештә ныгытырга, алар- ның иҗтимагый активлыгын арттырырга, яшьләргә кызыклы эшләр кушарга, алар- ны коммунистик идеаллар өчен ныклы кө-рәшчеләр ител тәрбияләргә кирәк диелә.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм партия оешмасы ике съезд арасында яшь язучыларның иҗтимагый активлыгын арттыру, тормыш белән бәйләнешен ныгыту өчен байтак кына эш эшләделәр. Ел саен иҗат союзларының ВЛКСМ өлкә комитеты белән бергәләп, республика күләмендәге семинарлары үткәрелеп килә. Татарстан районнарында берничә мәртәбә үткәрелгән зона конференцияләре яңа яшь ав-торлар табуда ярдәм итте. Яшь язучылар тәрбияләүдә иҗат союзларының һәм культура учреждениеләренең берләштерелгән пленумы күренекле роль уйнады Пленум һәм аның иҗат семинарлары җыелган тәҗрибәне гомумиләштерергә, сәләтле яңа исемнәр ачарга мөмкинлек биреп кенә
калмадылар, кимчелекләребезне күрергә дә булыштылар. Игътибар беләнрәк карагач, соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган 38 китапның 29 яшь шагыйрьләрнеке, нибары 9 гына яшь прозаикларныкы икәне беленде. Өстәвенә яшьләр үзләренең хикәя-повестьларында, башлыча, авыр сугыш заманарының истәлеген сөйлиләр булып чыкты. Аларның игь'ибары заман героена юнәлтелде.
КПСС Үзәк Комитетының иҗат яшьләре белән эшләүгә багышланган карарында яшьләр белән эшләү буенча советлар яки комиссияләр төзү, газета-журнал редколлегияләренә яшь авторларны кертү күздә тотыла. Болар — зур һәм җитди мәсьәләләр, шуңа күрә иркенрәк тукталырга рөхсәт итегез.
Барыгызга да мәгълүм, VIII съездга кадәр Татарстан Язучылар союзы идарәсенә 17 кеше сайланган иде, аларның уникесе алтмыш һәм җитмеш яшьләрендә, тик бишәве генә илле яшьләр тирәсендәге иптәшләр иде. Дөресен әйтик, нормаль хәл түгел бу. Шуңа күрә VIII съезд, язучылар оешмасының югары органы, килеп туган хәлне төзәтү кирәк дип тапты. Беренчедән, идарәгә 17 түгел, 21 кеше сайланды, икенчедән, оештыру эшендә тәҗрибәләре зур булган аксакаллар белән бергә, урта һәм яшь буын вәкилләре сайланды. Шулай итеп, өлкәннәр белән яшьләр мөнәсәбәте тигезләнде, оештыру-иҗат эшләрен алып бару җиңеләя төште, шул сәбәпле хисап чорында без байтак кына файдалы эшләр эшли алдык. Әмма редколлегияләрдәге хәл бик әллә ни үзгәрмәде: сәләтле яшь язучылардан без «Казан утлары» журналы редколлегиясенә беркемне дә тәкъдим итмәдек. Моның нәтиҗәләре шундук күренде: редколлегия членнары яки эш белән күмелгән кешеләр булып чыктылар, ялыну-ялваруга да карамастан, кулъ-язмаларны укырга алмыйлар, яки артык салмак табигатьле икәннәрен расладылар: җәмәгать эше белән үзләрен күмәргә ашыкмыйлар, редколлегиягә хөрмәтле урында булу өчен генә сайланганнар икән. Язучылар союзы идарәсенең тугызынчы съезды сайлаячак яңа составы «Казан утлары- белән «Идел. альманахының ред-коллегиясен яңарту турында да уйлар дип ышанабыз. Минемчә, яшьләрне җаваплы эшләргә кыюрак тартырга, аларның җәмәгать активлыгын беренче адымнарыннан ук тәрбияли башларга кирәк, чөнки совет әдәбиятының байрагын алар алып барасы, безнең сәнгатьнең зурлыгы, саф- лыы өчен халык һәм партия алдында влар җавап бирәсе.
Партия безнең яшьләргә карата сизгер һәм зирәк мөнәсәбәттә булуыбызны таләп итә. «Яшь художниклар белән үткәрелә торган барлык эш. диелә Карарда, сизгер һәм ихтирамлы булырга, шул ук вакытта таләпчәнлек, принципиальлек белән үрелеп барырга тиеш. Кайбер яшь язучылар Карардагы формулировканың беренче кисәгенә — сизгер һәм ихтирамлы булу ягына — тотынып алалар да үзләрен бертуктаусыз кайгыртып торуны таләп итә башлыйлар. Әнә шундый чамадан тыш сизгерлек һәм ихтирамлылык аркасында, формулировканың «таләпчәнлек белән принципиальлек» дигән икенче өлеше алып ташлану сәбәпле, бездә перспективасыз, өметсез каләм ияләре ишәя башлады; алар әдәбияттан ерак торалар, әмма ашык-пошык язып өйгән шигырь яки хикәя таула-рына чиксез кайгыртучанлык таләп итәләр. Без, уйлап-нитеп тормастан, аларны яшь язучылар исемлегенә кертәбез, ул исемлекне типографиядә ишәйтәбеэ, әлеге хәсрәт язучылар, тормышта исә гаять дәрәҗәдә өлгер, булдыклы кешеләр, барлык инстанцияләргә, партия Үзәк Комитетына кадәр, хат яудырырга тотыналар: янәсе, алар белән шөгыльләнмиләр, аларны кайгыртмыйлар, аларны кысалар. Өстәвенә үзләренең әдәбиятка яраклы кешеләр икәнлекләрен раслар өчен, хатларына кушып, без бастырган исемлекне җибәрәләр Күрәсең, безгә бу ачы тәҗрибәдән сабак алырга вакыттыр: әйле-шәйле язып йөрүчеләрне яшь язучы дип әйтергә ашыкмыйк, партиябезнең сизгерлек һәм ихтирамлылык дигән күрсәтмәсен, аның икенче күрсәтмәсе — таләпчәнлек һәм принципиальлек белән куша белик.
Яшьләр белән эшләүдә, югарыда әйткәнебезчә. безнең уңай тәҗрибәбез дә җитәрлек. Шушы елның февраль аенда РСФСР Язучылар союзы секретариаты безнең идарәнең яшьләр белән эшләве хакында хисап тыңлады, безнең эшебезне хуплады, Яр-Чаллыда Язучылар союзы бүлеге ачу һәм «Идел» альманахын яшьләр журналы итеп оештыру турындагы мәсьәләне аерым карарга дигән фикергә килде. РСФСР Язучылар союзы идарәсенең моңарчы әйткән сүзен җилгә очырганы юк, бу чаралар да тормышка ашырылыр дип ышанабыз.
Әгәр без хәзер артыбызга борылып, 1974 елның маенда үткәрелгән VIII съезд көннәреннән башлап эшләгән эшләребезгә күз салсак, партиягә һәм халыкка хаклы рәвештә әйтә алабыз: шушы чор өчен үзебез билгеләгән, партия өлкә комитеты яхшы дип тапкан чараларның барысы да тормышка ашырылды. Туган әдәбиятыбызның үсеш юлындагы приципиаль мәсьәләләргә: язучылар оешмасының эшчәнлеген көчәйтү, иҗат эшенә мөмкинлекләр тудыру. яңа яшь алмаш әзерләүне игътибар үзәгендә тоту, язучыларның үзара дуслыгын, татулыгын булдыру, аларны олы максатлар тирәсенә туплау, әдипләрнең тор-мыш белән, халык белән элемтәсен ныгыту, Язучылар союзы членнарының һәм яшьләрнең иҗтимагый-гражданлык активлыгын көчәйтү, әдәбиятыбызны ил күләменә чыгару — менә шушы зур һәм җитди мәсьәләләргә язучылар коллективының игътибары юнәлтелде. VIII съездда сайланган идарә членнарының иң зур күпчелеге эшкә, бурычларны аңлауга сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Узган биш ел безнең өчен иҗтимагый чаралар үткәрү ягыннан да, иҗади өлгерлек ягыннан да нәтиҗәле булды.
Без ике съезд арасында халкыбызның бөек уллары Тукай һем Җәлил юбилейларын үткәрдек Татар совет әдәбияты тарихында беренче мәртәбә без бөтенсо-юз комиссияләре оештырылуга ирештек, шул сәбәпле Тукай һәм Җәлил мирасы безнең илдә һәм чит илләрдә киң пропа- гандаланды. Аларның китаплары Мәскәү- дә, тугандаш республикаларда, социалистик хезмәттәшлек илләрендә басылып чыкты. Казанда һәм Мәскәүдә, Кырлайда һәм Оренбургта, илебезнең төрле калаларында үткәрелгән юбилей тантаналары күп милләтле совет культурасының олы бәйрәменә әйләнде. Моңа тагын Каюм На- сыйриның 150 еллыгы, Галиәсгар Камал-ның 100 еллыгын. Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Әмирханның 90 еллыгын, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Шамил Усманов, Абдулла Алиш. Фатих Кәрим бәйрәмнәрен дә кертергә кирәк. Бу бәйрәм-нәрне үткәргән чакта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан китап нәшрияты зур эш башкардылар — бәхеткә каршы, бу зур гыйльми-практик оешмалар белән Язучылар союзының дуслыгы елдан-ел ныгый, бу исә үз нәүбәтендә безгә җитди, принципиаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Хисап чорында Язучылар союзы идарәсе традицион ел йомгакларын үткәрүне дәвам иттерде, аның сыйфатын яхшыртырга тырышты. «Казан утлары» журналында басылган әсәрләрне тикшерү, иҗат секцияләре җитәкчеләренең, Язучылар союзы аппаратындагы җаваплы иптәшләрнең хисапларын тыңлау алып барылды.
Ел саен, зур күтәренкелек белән, поэзия көне үткәрелде. Шигырь бәйрәме соңгы елларда Казан һәм Яңа кырлай белән генә чикләнеп калмый, Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә дә үткәрелә.
Ике съезд арасында Казанда Европа һәм Азия илләреннән 30 язучы-тәрҗемәче булып китте. Алар республиканың экономикасы һәм культурасы белән таныштылар.
Казанга узган елны әдәбиятның Горький көннәрендә катнашу өчен илебезнең 120 язучысы килде, алар республикабыз башкаласының күп кенә предприятиеләрендә. Яр-Чаллы шәһәрендә КамАЗда булдылар.
Казанда, хисап чорында, иҗат союзларының һәм культура оешмаларының беләштерелгән өч пленумы үткәреде беренче пленум балалар әдәбиятына һәм сәнгатенә багышланды, икенче пленум Беек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгына, өченче пленум КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председтеле иптәш Л. И. Брежневның «Кече җир». «Яңару», «Чирәм җир» китапларыннан килеп туган бурычларыбыз хакында сөйләшүгә багышланды. Пленум чын мәгънәсендә партияле бу китапларның совет кешеләре тормышында дәрес
лек булып хезмәт итүләрен. Леонид Иль- ич Брежневка әнә шул китаплары һәм тынычлык өчен көрәштәге эшчәнлеге өчеи Ленин премиясе бирелүне зур канәгатьләнү белән каршылауларын билгеләп узды.
һәм, ниһаять, безнең тагын бер зур эшебез — Казанда бөтенсоюз фәнни- иҗади конференция үткәрү. Конференция Совет Көнчыгыш әдәбиятларында социалистик реализмның эстетика һәм поэтикасы кебек актуаль проблемага багышланды. Конференциянең киң колачлылыгы аны әзерләүчеләрдән дә күренә. СССР һәм Татарстан АССР Язучылар союзы идарәләре, СССР Фәннәр академиясенең А. М, Горький исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты. В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты — әнә шул иҗат оешмалары һәм гыйльми институтлар үзләре үк конференциянең нинди югарылыкта һәм нинди колач белән үткәрелүен әйтеп торалар. Конференция илебездәге төрки телләрендәге әдәбиятлар үсеше өчен генә түгеп барлык совет әдәбияты үсеше өчен дә файдалы эш эшләде, чөнки бездә шундый күп язучылар һәм галимнәр бүгенге э*ап- та әдәбият үсеше проблемалары, әдәби- ятларыбызның бурычлары тикшерелгәне юк иде әле.
Республикабыз яэучыларының VIII—IX съездлары арасында безнең идарә үткәргән әлеге зур һәм җитди әдәби-иҗтимә- гый чараларның яхшы нәтиҗәләренә беэ шатланабыз, әмма без боларны ’ үзебез эшләгән эш итеп кенә карамыйбыз, партия Үзәк Комитеты, КПСС өлкә комитеты, республикабыз хөкүмәте, СССР һәм РСФСР Язучылары союзы идарәләренең безгә карата күрсәткән зур ышанычы, игътибары һәм ярдәме итеп карыйбыз.
Язучылар союзы идарәсе һәм аппаратта эшләгән иптәшләр безнең эшебезгә партия өлкә комитетының культура бүлеге тарафыннан, секретариат һәм идеология эше өчен җаваплы иптәшләр тарафыннан нинди эур игътибар күрсәтелгәнен яхшы беләләр Бу елларда безнең ал-да күп төрле эшләр торды, яңа башлангычлар һәм яңа чараларны тормышка ашыру бездән энергия, тапкырлык, җитезлек таләп итте.
Менә бүген, язучылар съездында хисап биргән чакта, безгә ярдәм иткән, эчкерсез булышкан барлык иптәшләргә рәхмәт әйтәбез. Тыныч-сабыр иҗат атмосферасы тудырганнары, максатлы рәвештә җитәкчелек иткәннәре, безгә ихтирам белен ка-раганнары өчен рәхмәт әйтәбез.
Илебез әдәбиятларының аралашуы, бер- берсен баетышуы елдан-ел арта, ружм хәзинәләребезне уртаклашу кечәя бара. Совет власте елларында, 60 ел эчендә, рус әдәбиятының һәм дөнья культурасы-ның иң яхшы үрнәкләреннән ейрәнү безнең культурабызны яңа баскычка күтәрде. Менә шуңа күрә хәзер матур әдәбиятны тәрҗемә итү. тәрҗемәчеләрнең профессиональ осталыкларын күтәрү — гаять мөһим бурыч булып әверелде.
Безнең республикада тәрҗемә ике өлкәгә бүленә. Берсе — татар теленә, икенчесе — татар теленнән тәрҗемә итү. Беренче өлкәнең зур традицияләре һәм,— һич арттырмый әйтергә мөмкин — бик ях-шы нәтиҗәләре бар. Казан югары уку йортлары һәм Татарстан китап нәшрияты тәрбияләп үстергән профессиональ тәрҗемәчеләр: Яхъя Халитов, Кыям Миңлеба- ев Рәис Даутов, Таһир Нурмөхәммәтов — бер яктан, барлык язучылар коллективы — икенче яктан.— татар теленә рус әдәбияты классикларын: Пушкин. Гоголь. Некрасов. Толстой, Куприн. Достоевскийны; совет әдәбияты классикларын: Шолохов, Твар-довский, Шевченко Михалков, Гамзатов. Айтматов һ. б. һ. б. шактый күп тәрҗемә иттеләр. Бездә Бальзак. Гюго. Шекспир, Бомарше. Гейне, Гете. Лондон, Байрон, Хемингуэйнең — барлык ил һәм континент язучыларының тәрҗемәләре бар. Моннан берничә ел элек, Һиндстанга сәяхәтем вакытында, һинд язучыларына үземнең тәрҗемәмдә Р. Тагорның бер томлыгын бүләк иткәч, һиндстан язучыларының бездә 19 мәртәбә басылып чыгуын, бу эшнең әле революциягә кадәрле үк башланган булуын әйткәч, һиндстандагы каләмдәшләребез гаҗәпсенеп калдылар, рәхмәт йөзеннән миңа өстәл лампасы бүләк иттеләр, бу бүләк сезгә һинд әдәбиятын та-гын да тәрҗемә итәргә кирәклекне исегезгә төшереп торсын, диделәр.
Кайвакыт без эшләгән эшебезнең зурлыгына, файдалы булуына хисап та биреп бетермибез бугай. Дөнья әдәбиятының, рус һәм совет классикасының татар теленә тәрҗемә ителүе безне баета, әдәби- эстетик үсешебезгә этәргеч булып хезмәт
Әдәби тәрҗемәнең икенче өлкәсе, ягъни татар әдәбиятын рус теленә, рус теле аша башка телләргә тәрҗемә итү, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен илебез халыкларына тәкъдим итү канәгатьләнерлек булмый. Совет власте елларында рус теленә генә дә 600 дән артык китабыбыз тәрҗемә ителгән. Бу — бик күп, ифрат куп. Тиражы да аның 50 милионнан артык. Без моңа күз йоммыйбыз, без моның өчен шатланабыз, әмма шул ук вакытта сагаябыз да. Аларның барысы да оригиналдагы нәфислеге белән барып җиткәнме илебез халыкларына? Әйтү кыен. Русчага тәрҗемә ителгән китаплары-быз күңел кушканча түгел әле. Бу биш елда Татарстан Язучылар союзы идарәсе, яхшы китапларыбызны русчага чыгару өчен, яхшы тәрҗемәчеләр табу өчен максимум көч куйды. Тәрҗемә эше күзгә күренеп алга китсә дә. бу өлкәдә соңгы елларда күренекле рус язучылары эшләсәләр дә. без әле теләгебезгә ирештек дип әйтә алмыйбыз. Сүз дә юк, татар прозасы, поэзиясе, драматургиясе һәм балалар әдәбияты, әйтик, моннан унбиш- егерме еллар элек булганга караганда әйбәтрәк, сыйфатлырак тәрҗемә ителә, татар әдәбиятының дуслары Николай Нефедов, Елена Корнеева, («Современник» нәшрияты), Евгения Имбовиц («Советская Россия» нәшрияты), Галина Московская («Детская литература» нәшрияты) безгә кирәкле талантлы тәрҗемәчеләрне гел эзлиләр. табалар, үзләре дә тәрҗемә эшенә өлеш кертәләр. Безнең әсәрләребезне яхшы тәрҗемә иткән рус язучыларына без шушы биек трибунадан рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Мәскәү нәшриятлары-на, башкалабызның газета-җурналларына аларның безнең съездда катнашкан вәкилләренә рәхмәт хисебезне белдерәбез. Бу — ихлас күңелдән әйтелгән сүз. Әмма татар китабын бөтенсоюз укучысына җиткергән чакта безнең үзебезгә бәйле кимчелекләр дә бар. Язучылар союзы хезмәткәрләре, идарә членнары, сеңгерләре өзелгәнче тартсалар да, китап бастыру эшен күңел булганчы башкарып чыга ал-маячаклар. Безнең үз эшебез — оештыру һәм иҗат итү эшебез бар. Әгәр Г. Иб- раһимов исемендәге тел, әдәбият һәм Тарих институтын алсак, соңгы елларда ул татар әдәбияты классикларының томлыкларын бастыру эше белән бик ныклап шө-гыльләнде һәм әледән-әле бу сорауга килеп төртелде: текст әзерләүче кадрларны каян алырга, акча һәм кәгазь каян алырга? Бу өлкәдә хәл ителмәгән проблемалар күп әле. Минемчә, безгә барлык көчне, барлык средстволарны бер урынга туплаган оештыручы үзәк кирәк, Бу үзәк Язучылар союзында да, Г. Ибраһи- мов исемендәге институтта да түгел, Татарстан китап нәшриятында булырга тиеш. Әгәр без дәүләт күләмендәге әһәмиятле бү эшкә хуҗаларча карасак, Татарстан китап нәшриятына барлык кадрларны, акча средстволарын һәм тулы вәкаләтне биреп, анда татар классикларын бастырып чыгару буенча аерым редакция ачсак, гасырлар буена зарыгып яткан әдәби мирасыбыз хәрәкәтенә килер һәм без күкрәк киереп, иркенләп бер сулыш алырбыз.
Язучылар союзы идарәсенең оештыру эшләре һәм иҗади эшчәнлеге хакындагы белешмә китабы сезгә таратылды. Сез аны инде карап чыккансыздыр дип уйлыйм. Анда Татарстан язучыларының VII? съездында сайланган идарәнең эшчәнлеге тулы чагыла. Идарә президиумының, барлык иҗат секцияләренең, җәмәгать комиссияләренең, яшьләр белән эшләү бүлегенең, матур әдәбиятны пропагандалау бюросының, әдәби фондның, безнең матбугат органнарыбыз булган «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахының, язучыларның Г. Тукай исемендәге клубының һәм китапханәсенең эше анда җентекләп язылган. Шуңа күрә мин биш ел эчендә алар башкарган эшләргә тукталмыйм.
Сезнең игътибарыгызны тагын бер мәртәбә үзәк мәсьәләгә юнәлтәм. VIII съездда сайланган идарә үзенең эшчәнлегенә әдәби процессны партия куйган бурычларга юнәлтүне, Татарстан әдәбиятының гомуми күтәрелешенә ирешүне, язучыларга уңайлы иҗат шартлары булдыруны төп
мәсьәлә итеп карады һәм шул юнәлештә эшләде.
Бу бурычны без. Язучылар союзының партбюросы белән кулга-кул тотынып, бергәләп утәргә тырыштык. Коммунист язучылар — алар бездә 154 язучылар союзы членының 96 сын тәшкил итәләр — партия һәм халык таләпләрен үтәүдә, оешманың үзәге, төп көче булдылар.
Татарстан язучыларының VIII съездыннан соң биш ел вакыт узды. Әдәбиятта зур казанышларга ирешү өчен биш ел күп вакыт түгел. Әмма, әдәби бишьеллыгыбызны анализлаганда, без моңа тагын сигез гасырлык әдәби тарихыбызны кушарга онытмыйк. Безнең бүгенге әдәбиятыбыз-ның тамырлары халкыбызның борынгы культурасына барып тоташа. Безнең халык һәрбер гасырда үзенең күренекле улларын әдәбият мәйданына чыгара килгән: Кол Галидән башлап Тукайга тикле бу шулай бара, һәм ул әдипләр татар шигъриятенең көчен, татар әдәби теленең җегә- рен, матурлыгын, гасырлар буена Идел һәм Кама буйларында утрак тормыш белән яшәгән, берәүгә дә янамаган, тыныч- имин рәвештә көн күргән халыкның мең еллык рухи байлыгын дөньяга күрсәтеп бирә алдылар.
Чик баганаларының теге ягындагы безнең дошманнарыбыз татар халкының экономикасы һәм культурасы артка кала дип кычкырырга, күңелләрендә оетып асраган хыялларын чынбарлык итеп күрсәтергә яраталар Әшәке буржуаз пропагандага жавап итеп, әлеге бишьелыкка татар совет әдәбиятының совет власте еларында, ягъни алтмыш ел эчендә ирешкән гаять зур уңышларын өстәргә онытмыйк: бүгенге татар әдәбияты революция давылларында. совет строе өчен кан коюлы су-гышларда туган социалистик реализм әдәбияты традицияләрен ишәйтә.
Партия Үзәк Комитеты «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турындагы яңа карарында безнең алга яңа бурычлар куйды, безне. совет язучыларын, озак елларга исәп тотып эшләнгән прорграмма белән коралландырды.
Социалистик реализм методы совет язу-чыларының күңелендә туган уйларны тормышка ашырыр өчен зур мөмкинлекләр ача. Социалистик реализм сәнгате язучылардан тормыш белән тыгыз элемтәдә булуны, заманның төп проблемаларын үз вакытында күтәреп чыгуны таләп итә. Аның бу сыйфатлары партиянең XXV съезды билгеләгән коммунистик төзелешнең яңа чорында тагын да ныграк үсәчәк, киңәячәк. Партия сызган юлдан барып, илебезнең даны-куәте артсын өиен армый-талмый көрәшкән совет кешесенең үзе башкарган бөек эшләр, үзе уйлагач уйлар хакында бездән тирән Һәм дулкын-ландыргыч итеп язылган китаплар көтәргә хакы бар.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетын. КПСС өлкә комитетын ышандырырга рөхсәт итегез: Татарстан язучылары, заманның катлаулы проблемаларын хәл иткәндә, ныклы сыйнфый позициядә торырлар, партиялелек һәм халыкчанлык принципларына турылыклы булган хәлдә. КПССның XXV съезды һәм аннан соңгы пленумнары карарлары белән рухланып, безнең бөек чорыбызга, коммунизм төзүче бөек халкыбызга лаеклы әсәрләр иҗат итәрләр.