Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Республикам шагыйрьләре
Елга буйлап йөзәм. Дулкын хоры, җырлап килә каршыга таң җилләре.
Килә гүя, кулга-кул тотынып, Социалистик Идел шагыйрьләре!
Ерак ярлар җавап бирә яңгырап, Кояш йөри күченеп ярдан-ярга...
Туры карап дуслык кояшына, Көчле кораб — республикам бара.
Без синеке. Синеке — баштанаяк!
Без синеке! Вахтаң төгәл синең.
Җик син безне, кыен эшкә җик син, — Максатыңа җитсен синең Байрак!
Флагштогың — ашкан болытлардан, Корыч күкрәк ера заман җилен... Без — вахтада, биек байрагыңда балкыганда Ильич силуэты!..
Йөзә кораб ерак офыкларга, байрагыңда уйный таң җилләре... .
Бөек заман! Сезгә сүз бирелгән, социалистик Идел шагыйрьләре!