Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бүләккә әтәч
Күпме тамаша Сабан туенда. Корылган барсы Мәзәк уенга.
Без дә бәхетне Сыныйкчы, яшьтәш. Колга очында — Бүләккә әтәч.
Колга-багана Боз кебек шома. Кем анда менә — Әтәч тә шуңа.
Мен дә ал аны — Әйтүе ансат. Әтәчне алу — Бүгенге максат.
Асыл егетләр Менеп карыйлар, Әмма максатка Җитә алмыйлар.
Уен һаман да Кызганнан-кыза. Кем кемне ота, Кем кемне уза?
Колга очында — Бүләккә әтәч. Без дә бәхетне Сыныйкчы, яшьтәш.
Кечкенә малай (Килгәндер кайдан) Менде дә китте, Ах! итте мәйдан.
Корылган чынга Уен да монда.
Бүләккә әтәч — Малай кулында!
Гомер юлы да Нәкъ шулай, яшьтәш. Колга очында — Бүләккә әтәч.
Бүләккә әтәч.
Авылым киче
Әкрен генә көн сүрелеп, сүнә бара. Кояш төшеп антеннага кунаклаган. Күләгәләр чиксез үсеп, озынаеп, Ерак кунак — марсианга охшап калган.
Кич якынлый. Анда-санда этләр өрә. Авылыма тыныч гаскәр — көтү керә. Тагын бер көн китеп бара үз киченә. Авыл исә чумган җылы сөт исенә.
Картлар чыгып утырган да өй алдына Гәпләшәләр. Телләрендә — дөнья хәле. Яннарында уйнап йөри оныклары. Әй, бу кичнең җанга якын тыныч мәле!
Йомгак ясап, көндез кылган үз эшенә, Тагын бер көн китеп бара үз киченә. Килә аңа алмаш булып яңа бер төн. Иң мөһиме — күге зәңгәр, ае бөтен.
Төшләремә җылы яңгыр керә, Бәхеткәме аны юрыйсы? Агыйделдә калдың яңгыр белән, Кулларымда — кулың җылысы.
Яңгырлар да ул чак җылы иде, Яңа сауган парлы сөт сыман. Бозлы яңгырларны җылытырлык Кул җылыңны синең юксынам.
Кайвакытта назлы, җылы бер сүз Ишетәсе килгән чак була.
Шундый мәлдә җылы яңгыр булып Явып узсаң иде чак кына.
Төшләремә җылы яңгыр керә, Бәхеткәме аны юрыйсы. Агыйделдә калдың яңгыр белән, Кулларымда — кулың җылысы.
Ике парча
Кавышмагач та Бу фани дөнья Ни пычагыма! ... Ташланды күлгә. Суда чагылган Үз кочагына.
Керде санга ахир дуслар көче белән, Чумды данга маһир дуслар көче белән. Бу уенда искитәрлек бер ни дә юк: Янды соңын шул ук дуслар көче белән.