Логотип Казан Утлары
Повесть

ХӘТЕР ЯРЛАРЫ


ичкә таба аяклар тала, көнозын бер каттан икенче катка күтәрелә-төшә, палатадан палатага йөри- йөри, эшендә булган мәшәкатьләрне барлый-бар- лый, Халисә балтырларында зыцлау тоя, аз гына буш вакыт тидеме, врачлар бүлмәсенә керә, авырулар тарихларын язарга керешү алдыннан, урындык артына ята төшеп, бер тын ял итеп ала: тәненә тымызык кына рәхәтлек инә, ә бераздан анык зиһене сафланып, кәефе ачылып ук китә. Күз алдыннан эшләгән эшләре, караган-баккан авырулары уза, аннары тагын башкарыласы эшләрен барлый. Җиденче палатада ятучы сиксән алты яшьтәге әбине улы килеп алам дип ышандырды. Халисә папкалар арасыннан карчыкның сырхау тарихын «эзләп тапты. Сиксән яшьне тутырып, туксанны вакларга керешкән әбекәйдә склерозның иң авыр төре. Ай буе больницада ятып дәваланудан соң бераз хәле аруланса да, инде аңа беркайчан да элеккеге сәламәтлеге кайтмас. Әбекәй!ә чын мәгънәсендә картлык килгән. Картлык дигәнең кипкән елга кебек бит ул — бер киптеме, аңа шунда ук корыган елга исемен тагалар.
Кайчан да булса Халисә дә шулай картаер мнкән?
Күңел бик тә, бик тә яшь, ә гомер уза. Әмма Халисә нидер көтә, ашыкмый. Ана бәхете — балада, диләр бит. Әллә чынлап та шулай микән? Урам-скверга һава суларга чыктымы, я кулына нәниен күтәргән, я бала арбасын тәгәрәтеп килгән ананы күрүгә Халисә тегеләрдән ихлас күңелдән көнләшеп куя. Дөрес, эштә бу тойгы онытылып тора. Кулы тиеп, үзе биргән шифалы дарулардан савыккан һәм якты йөз белән, мең-мең рәхмәтләр әйтеп, больницадан чыгып киткән авыруларны озатып калу үзе бер бәхет иде. Күп вакытта сәламәтләнгән авыруларны туганнары, агай-энеләре килеп ала, бергәләшеп куанышалар, алар йөзендәге шатлык Халисәгә дә күчә, һәм ул шушындый минутларда аерата зур бәхет кичерә иде. Ләкин кеше бәхете сине кышкы кояш кебек кенә жылыта икән, өйгә кайтып кердеме, янә күңелендә ипдер кузгалып куюын тоя. Юк инде, жнтәрдер, аңа бала кирәк,
үзе табып, үзе багып үстерәсе бала кирәк. Шунсыз аңа тынычлык килмәстер... _.
Шулар турында уйлана-йөри торгач, Халисә бер нәрсәгә ачык төшенде адәм баласы үз бәхетенең бер өлешен хезмәтендә тапса, икенче бер өлешен, бәлкем әле иң зур өлешендер, гаиләсендә, иңгә-иң килеп. синен мендәренә башын куеп йоклаган кешесендә һәм шул уртак бәхеттән туган балада табадыр. Кемдер, кайчандыр Халисәгә: «Баласыз гаилә ул гаилә түгел, ике адәмнең бердәм союзы гына», дип әйткән иде Шулай булганда Гайсә белән алар союздаш җаннар гына булып чыгалар түгелме соң? Дөньядагы бөтен хатын-кызга кагылган, ким куйганда иман итеп кабул итәрдәй бер хакыйкать бар: нинди генә югары урыннарда утырмасын, башкарган хезмәте нинди генә җаваплы һәм дәрәҗәле булмасын, хатын-кыз һәр чак хатын-кыз булып калырга, һич югы, бер бала анасы булырга тиеш.
Халисә көрсенеп куйды, өстәл яныннан күтәрелеп, тәрәзә каршына килеп басты.
Күз карашына рәхәт иңдереп, зәп-зәңгәр күк йөзендә җәймә хәтле генә күгелҗем болытлар йөзә. Болыт күләгәләре жир өстеннән йөзеп бара-бара да өй стеналарына барып орына, югарыга таба үрли, түбә өсләрен капшап, янә түбән генә йөгереп китә. Больница ишегалдында савыга башлаган авырулар йөри. Поликлиника ягыннан больница бинасына чаклы сузылган тротуардан Гайсә белән хирургия сестрасы Ңәзилә килә. Гайсә кызга кызып-кызып нидер сөйли, ул да түгел, алар туктап калалар. Гайсә кызның терсәгенә кагыла — нидер сорыймы, үтенәме... Нәзилә, башын кырын салган килеш, дикъкать белән тыңлый. Тыңлый-тыңлый да тыенкы, итагатьле генә елмаеп куя, аннары, хирург абыйсы белән килешеп булса кирәк, ияк кагып тора башлый. Кызның йөзендә, кыска җиңле ак халатында — каен яфраклары арасыннан төшкән кояш тәңкәләре. Менә каен ябалдашлары әкрен генә искән җилгй селкенеп ала һәм кыз өстендәге «көмеш тәңкәләр» дәррәү биешә башлыйлар. Шул мәлдә ул инеш буендагы басмада алтыи тарак белән чәчен тарап утыручы су кызын хәтерләтә.
Халисә карашын поликлиника түбәсендә йөренгән күгәрченнәргә күчерә. Күгәрченнәр, сөйләшеп куйгандай, пар-пар торалар. Берәүсе канат-каурыйларын кабартып, сөйгәне тирәли әйләнә-тулгана кинән- де-кинәнде дә. мутлануы чиктән ашкачмы, тагы да һавалана төшеп, гөрли-гөрли үбешә башлады. ■
Көнләшерлек итеп сөешәләр кошлар.. Халисә көрсенеп куйды. Янә Гайсә белән Нәзилә басып торган җиргә карады. Ләкин алар анда юклар иде инде. Агачлар арасыннан култыклашкан кыз белән егет килеп чыктылар. Егетнең уң кулы гипста, яулык белән муенына аскан. «Менә язмыш нишли кеше белән.— Халисә үзалдына елмаеп куйды.— Иртәгә язылышырга барабыз дип кенә торганда егет мотоциклдан егылып кулын сындырган бит». Шул чакта, ни сәбәпледер, Халисәнең кияүгә чыгуы күз алдына килде. Соңгы курста кияүгә чыгуның модага кереп барган чагы, үзе белән бер шәһәрдән килеп бер курста укучы, үз гомерендә Халисә артыннан шәүләдәй йөргән Гайсә аның кулын сорады. Бер уйлаганда институтны тәмамлаганчы сабыр итәргә дә булган иде дә, тик әллә нигә бик тиз генә риза булды да куйды. Гомер ялгыз калырмын дип курыктымы? Алай дисәң, курыкмады да кебек. Үлеп яратмаса да. начар кеше сорамый иде кулын. Бүген-иртәгә хирург булырга тора, шуның өстенә, өйләнешсәләр, бер больницада эшләячәкләр, җитмәсә, туган шәһәрләренә эшкә кайтачаклар иде. Инде бергә, бер больницада да эшләгәч, квартира алулары да җиңелрәк булачак. Бу якны Гайсә әллә кайчан ук уйлап куйган икән. Халисәгә булган мәхәббәтен әнә шул сүздән башлады. Халисәнең көткәне болар гына түгел иде, әлбәттә. Ләкин ана Гайсәнең заман кешелә-
ренә хас хирыслык белән эш йөртүе ошады. Хәер, ул ире буласы кешедән моннан кимен көтмәгән дә иде. Тик менә кайтып, бер больницага урнашып, тиз арада квартира алып эшли башлагач, күңелгә әллә ниткән рәнҗү килде: бергә эшләүнең уңай яклары булган кебек, күңелне кимсетә, рәнҗетә торган яман яклары бар икән — бергә эшкә чыгып китәсең, бер больницада, бер бинада эшлисең, шунда көнең үтә, шулай ук бергә эштән кайтасың, бергәләп аш пешерәсең, бер өстәл янына утырып ашыйсын, бергәләп телевизор карыйсың, бер мендәргә баш куеп йоклыйсың... Тансыклап көтеп алыр кешең калмый, йөрәктәге изге хис тупаслана, тора-бара бөтенләй юкка чыга. Кемгә ничектер, гел бергә булып ирен зарыгып көтеп алу хисеннән мәхрүм ителгән Халисә, аерата соңгы вакытта, ярык тагарак янында утырып калган балыкчы карчыгы сыман хис итә башлады үзен. Хатын-кызнын күбесе бу язмышны теләп ала, үзен алар рәтенә кертмәсә дә, Халисәнең дә күңеленә шомлы уйлар килгәләштергәли. «Ияләшеп, гадәтлә-неп, җиңел тормышка исәп тотып кына чыкмадыммы бу Гайсәгә?» һәм ул шундый чакларда мәктәп елларындагы гаҗәеп төстә саф һәм изге булып хәтердә калган яшьлек мәхәббәте—Нәүфәлне искә төшерә. Кайчак балалык самимилеге, яшьлек дуамаллыгы белән мөлдерәмә тулы мәктәп елларындагы мәхәббәте иң изге, иң эчкерсез булган кебек тоела башлый'аңа. Шундый минутларда ирдәге хатынга моңсу булып китә. Аннары хыялый-романтик уйларыннан арынып, җиргә төшә һәм үз-үзенә гаҗәпләнеп; «Тилекәй, ниемә юк өчен ут йоткан булып кыланасың инде. Җитмәсме?» — ди. Шулай дисә дә, үз-үзен шулай тиргәсә дә, барыбер яшьлек мәхәббәтен оныта алмады ул, чынын гына әйткәндә, онытасы да килми Халисәнең фаҗига белән очланган ул мәхәббәтне.
Кайларда йөри микән шул Нәүфәл? Кем булып эшли, кемгә өйләнде икән? Бер барып күрсәң иде үзен. Читтән генә булса да каран кына:
— Халисә акыллым, сөенче әйтимме үзеңә, — диде. — Кичә кич белән Нәүфәл кайтып төште, Чөгәдәй карт күргән...
Нәкъ менә аның турында уйланып торганда, Нәүфәл исемен ишетүгә Халисә башта сискәнеп китте. Әйләнеп карамаса да, сөенче җиткерүчене таныды ул, ләкин никтер бу көтелмәгән хәбәр китерученек йөзен дә күрәсе килде. Әйе, шул үзе, больницада няня булып эшләүче Җәмилә иде ул. Җәмиләнең озынча йөзендә елмаю балкый, әмма Халисәнең кырыс чыраен күрүгә, ул елмаю ирен читенә күчте. Кайчандыр әтиләре белән күрше яшәгән Җәмилә, Нәүфәл белән Халисә арасындагы фаҗигале мәхәббәтне һәм шул мәхәббәт аркасында үлемнән чак калган егетне белә, белә генәме, булган хәлне хәтта үз тнрәсендәгеләргә бәет сыманрак итеп сөйләштергәли дә иде. Ул аны Нәүфәл белән Халисәнең исемнәрен әйтмичә генә бәян итә. Шуңа карамастан, бу хикәятне тыңлаучыларның күбесе белә, әмма белсәләр дә, Җәмилә аңа сөйләгән саен яңадан-яца буяулар өсти бар
ХӘБИВУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
торсаң иде...
Халисә үзен Нәүфәл алдында гаепле саный. Егет белән булган фаҗигадә аның гаебе зур, бик зур. Халисә моны бик әйбәт белә. Шул ук вакытта Нәүфәлне дә бик үк аклап бетерәсе килми иде. Аңына килүгә үк Халисәне кабул итәргә теләмәде, аннары, больницадан чыгуга, һичкемгә әйтми, кай тарафларгадыр кител баруы болай да үз-үзен кая куярга белми кайгырган кызны сулардан алып, утларга салды, бәгырьләрен телде. Ни генә булмасын, Халисәгә Нәүфәл белән берга булган минутларын хәтерләү рәхәт, тормыш ыгы-зыгысыннан ярсын киткәләгән күңелне сафландыра. «Юк, үкенмә. Үкенмә, Халисә, ул изге хис сине дә читләтеп үтмәде», — дип үз-үзен юата торган иде.
Бүлмәгә шыпырт кына берәү керде, керде дә шулай ук шыпырт
гангамы, бик рәхәтләнеп, дикъкать белән тыңлыйлар иде. Шул минутларда Халисә килеп чыкса, Җәмилә сүзен кинәт кенә икенчегә борып: «И-и, бөтенләй онытып җибәргәнмен, фәлән палатага чәй кертәсем бар ие», — дип. ашыга-кабалана китеп барыр иде.
— һаман өйләнмәгән икән әле, бичаракай, — диде Җәмилә.
Ниһаять, Халисә телгә килде:
— Җәмилә апа, сез эштәме, әллә күршегезгә гайбәт сатарга кердегезме?!
Тавышын күтәребрәк, кычкырыбрак әйтте бугай, Җәмилә, корт чаккандай сискәнеп, ишекне ачты һәм ничек шыпырт кына килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. .
Халисә битләре кайнарлануын тоеп чигәләренә ябышты, зиһенен җыя алмый торды, аннары ни кылырга белми гаҗизләнә калды. «Кайтса соң! Нигә болай нервыланам соң әле?! Менә дигән әйбәт ирем бар. Ул мине сабыр гына, тыныч кына ярата. Шашар дәрәҗәгә җитеп яраткан мәхәббәтеңнең үтүенә еллар узды түгелме инде, юләрем. Әле өзгәләнгән буласың. Ә моңа кадәр исеңә төшердеңме, төннәрен йокыдан уянып, шашар дәрәҗәгә җитеп сагындыңмы, юксындыңмы, үткәнең өчен үкендеңме, үртәлдеңме, мәгарәгә юлыккан берәүдәй, вакыт-вакыт чыгар ишекләр табалмыйча миңгерәүләнеп йөрдеңме?!. Әйе, йөрдем, йөрдем, үкендем, үртәлдем, яшьлегем юләрлеге белән эшләп ташлаган явызлыгым өчен гаҗиз башымны кайларга куяр урын таба алмый еладым, сагышландым — булган фаҗига күз алдыма килгән саен йөрәгем кысылды, бәгырем телгәләнде. Эзләп табып, алларына тезләнеп, гафу үтенәселәрем килгән чаклар да аз булмады?! Ә ул китте дә югалды. Менә хәзер, ничәмә еллар үткәч, йөрәктәге яраларны яңартып, яңадан кайтып төшкән. Нәүфәл, Нәүфәл, гафу итәрсең бит син мине! Кем белгән, кем белгән ул эт сиңа шулай ташланыр дип. Мин сине куркытырга гына теләгән идем бит, Нәүфәл. Кара кан эчендә ятуларың күз алдыма килгән саен бәгырьләрем әле булса ничек телгәләнүен белсәң икән! Белсәң икән?! Ярый әле, бәхеткә каршы, шул секундта диярлек капкадан әти кайтып керде һәм сине машинасы белән больницага алып китте. Алай булмаганда... мин кеше үтерүче булыр идем, Нәүфәл!..»
2
— Кадыйр Сөнгатович, контрольгә куелган утыз өченче скважина тоташ су бирә башлады. Баш геолог белән баш инженер да мондалар...
Кадыйр промысел мөдире телефоннан әйткән сүзләрнең асылына төшенә алмыйча торды. Күңеле белән ул моңа әзер түгел иде әле. Әллә инде колакка бик ят хәбәр булгангамы, ул, бер мәл һични аңламастан, эшен дәвам итте, ләкин колак читенә эләгеп калган хәвефле хәбәр, бер минут үтүгә, зиһенен гүя кисәү белән көйдереп алды: «... утыз өченче скважина тоташ су бирә башлады», — дип кабатлады ул эшнең асылына төшенгәндәй. Шунда ук күңеленә яман бер шом иңде, бу шомның ул кайчан да булса киләсен белә иде, ләкин бүген түгел, айдан-айга планны арттырып үтәп барганда түгел. Мондый чакта бит коллективка премияләр дә эләгеп куйгалый. Квартал планы тулуга бик аз гына калгач әнә нишләде: кинәт ятмадан нефть алу күзгә күренеп кими башлады. Контрольгә куелган скважиналардан тоташ су килә. Болай булганда гамәлдә булган күп кенә скважиналарны туктатырга туры киләчәк. Ә Берләшмә нефть таләп итә. Тагын, һич югы, бер-ике елга гына җир маен суырту бүгенгечә дәвам иткән булса, күпме нефть алынган булыр иде! Кем белә, яхшы эшләгәне
ечен ул арада Кадыйрны да күләгәдә калдырмаслар иде. Кадыйр урыныннан торып ишеккә таба атлады.
Дөресен әйтергә кирәк, скважина янына барыр юлга чыккач та. инеш буендагы очы зәңгәр һавага төбәлгән челтәрле вышканы күргәч тә, машинадан төшеп, биредәге кешеләр белән сүзсез генә күрешкән ф чакта да, махсус казылган казан сыман чокырга дүрт дюймлы торбадан гөҗләп-күбекләнеп агып яткан саргылт ят суга күзе төшкәч тә кабинетта ук күңеленә иңгән шом кимемәде, киресенчә, мондагы күренешнең асылына төшенә барган саен, ул хәвеф, тагы да үсә, зурая, көчәя барып, үзенең югары ноктасына җитте: Кадыйрның йөрәге кысылып алды, ул һични күрмәс күзләре белән болганчык суга кабат текәлде. Кемгә ничек, аңа гаять авыр иде моны күрүе.
Тик бер ара узгач кына Кадыйр тирә-янындагыларга— баш инженер Идрисовка, баш геолог Снбирцевка, промысел мөдиренә күз йөртеп чыкты. Хәвефнең асылына төшенү, идарә өчен фаҗига булган бу хәлгә инану аларга да җиңел түгел иде, күрәсең. Алай дисән, баш инженер бер дә ах килеп борчылмый сыман. Промысел мөдире Идрисовка кулын селти-селти нидер аңлатырга тырыша, нәрсәнедер ачыкларга телиме, баш инженерның күзләренә төбәлеп, сөйләвеннән туктап, җавап көтә. Әмма баш инженер бер якка да дәшмәгәч, сабыры төкәнеп, янә кулын болгый-болгый нидер аңлатырга керешә иде. Әйе, промысел мөдиренең үз кайгысы кайгы — тоташ су бирә башлаган скважиналарны тизрәк гамәлдән алдыру. Аннары промыселга төшерелгән план киметеләчәк. Мөдир манарасыннан гына караган кешегә бу бик тә мөһим һәм җитди хәл булса да, идарә башында утыручы Кадыйрга бер дә җиңел түгел иде. Чөнки Кадыйр биредәгеләрнең барысыннан да биегрәк манара кешесе бит, тоташ су. бирә башлаган скважиналар идарәнең тез астына сугасын, аның бөтен фаҗигасен бер баш геолог Сибирцев белсә беләдер. Әнә ул Сибирцев, бер урынга кадакланган сыман, болганчык суга караган да уйга чумган, аның һәр чак, һәр мәлдәге сабыр йөзендә чын мәгънәсендә борчылу чалымнары. Әйбәт белгеч буларак, ул аңлый булса кирәк: ятма сүнүгә таба бара. Тиз арада ул гына түгел, биредәге барча белгечләрнең дә монда кирәге калмас, ямьле инеш буенда кукраеп утырган челтәрле вышканы да кискәләп металлоломга озатырлар, җир астына күмелгән үрмәкүч пәрәвезедәй торбаларның беришесен казып алырлар, байтагы исә мәңгегә җир куенында калыр... Скважиналар тирәсендәге чокыр-чакырлар күмелер, тигезләнер, сөрелер, ә бер-ике яздан меңләгән тонна кара алтын биреп яткан җирләрдә дулкынланып игеннәр үсәр. Гомумән, кечкенә район үзәгендә чирек гасыр эчендә калкып чыккан шәһәр киңәю һәм үсүдән туктар, анда яшәүче меңләгән белгечләр исә яңа ачылган нефть төбәкләренә күчеп китәрләр. Ә биредә барысы да утырып калыр. Ничәмә-ничә миллионнарга төшереп салынган нефть кудыру, нефть эшкәртү корылмалары да, гаять зур установкалар да, промысел биналары да, катламга су кудыру станцияләре дә — һәммәсе дә хәрабәгә әверелер, яисә иген игүче, терлек үстерүче совхозларга бирелер Билгеле инде, оптимистлар да табылыр Бу чарасыз хәл, безгә кадәр дә, бездән соң да шулай булган һәм шулай булачак, диярләр. Кадыйр кебек соңгы чиккәчә өмет белән яшәүчеләр дә табылыр. Табылмыйча булмас. Әмма кем генә менә бүген, монда басып торучы кайсы белгеч кенә әйтә алыр икән ятмада күпме нефть калганлыгын да, аның күпмесен алып булачагын? Бәлкем ике-өч айдан ятма бөтенләй сүнеп куяр, ә бәлкем тагын уннарча еллар шушы ятмадан нефть суыртырбыз. Моның шулай буласына ышанса, бер баш геолог ышанадыр. Ләкин бер баш геологның гына ышануыннан ни файда?! Теге вакытта катламга кислота белән тәэсир итәргә дигән ысул белән җенләнеп йөргәндә, Берләшмә рөхсәтеннән башка дияргә була (бер Кудрявцевка гына хәбәр иткән иде
МӨСӘГЫЯТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
Кадыйр), Кадыйр баш геологка ысулны сынап карарга ризалыгын биргән иде, тау инспекциясе эшне сизеп алып, әйбәтләп туктаттылар, җитмәсә, Кадыйрга каты шелтә алырга туры килде. Дөньядагы бөтен табылган ятмаларда да илле процентка чаклы нефть алынмыйча кала. Шул калган нефтьне җир куеныннан алу турында уннарча идеяләр йөри, ләкин берсенә дә ышанып керешерлек түгел. Уңайлары бар, әмма зур чыгымга бәйле. Билгеле, катламның нефть бирү сәләтен үстерү юнәлешендә Кадыйр җитәкләгән идарә дә шактый эшләр башкарды. Тик бер генәсе дә тиешле һәм көткән нәтиҗәне бирмәде. Шуннан соң •мет өзелде.
«Әллә соң барысына да кул селтәп, Төмән якларына китеп барыргамы?»— дип уйланды Кадыйр һәм, шушы уеннан арына алмыйча, тау итәгендәге күрше скважинаны күздән кичерде. Кайчан гына әле бу җирләргә мәңгегә килгән кебек йөри иде. Канчан гына әле алар эшкәрткән ятмада җир мае мәңге бетмәс кебек иде. Болай буласын ул чакны күз алдына китереп караучы да булмады шул. Нефтьне күпме булдыра алганча суырттылар да суырттылар, технологияне бозган чаклары да булгалады. Гүя җир дә, кайчан да булса нефть бетәсе ятма да аларныкы түгел иде.
Кадыйр каш астыннан, гына скважина тирәсеидәгеләргә янә күз йөртеп чыкты. Шул чагында ул биредәге кешеләрнең сөйләшүләрендә ишетелгән, чырайларына, кыяфәтләренә үк иңгән, бер сүз белән генә әйтеп тә. аңлатып та бирә алмастай киеренкелек барлыгын белде. Гүя алар мәет тирәли басканнар да. яман хәвефле хәлдән һәлак булган берәү белән хушлашалар иде. «Ә бит бу, чынлап та, шулай, — дип уйлады Кадыйр. — Бүген алар өчен дә, минем өчен дә бу скважина үлде, шушы сәгатьтән, а бәлкем әле шушы минуттан ук бу «кое» инде бер литр да җир мае бирмәс. И-х, ә бит кайбер оптимист геологларның прогнозларына караганда, бу ятмадан кимендә тагын ун елга якын нефть суыртырга тиеш идек. Әйбәт прогнозларны, фәнни яктан начар нигезләнгән идеяләрне биргән агайларның күбесе доктор исеме алды, ә ятма исә алар исәп тоткан нефтьнең яртысын да бирмәстән сүнә башлады...»
Кадыйр Әмировка аерата авыр иде. Хезмәтен ул нәкъ менә шул идарәдә гади оператордан башлады. Шул вакытта ук инде ул ятмада кайчан да булса нефть бетәсен белә иде. Ләкин үзе идарә начальнигы булгач түгел, кварталдан-кварталга макталып килгәндә түгел.
Кадыйр күл тирәсендәге белгечләргә янә күз йөртеп чыкты. «Әйе, бу барыбыз өчен дә фаҗига,» — дип. Сибирцевка таба кузгалды.
— Михалыч, юкка агызмаска, суны ябарга кирәк, җҗ-ии-рр-не пычч-рра-та! «Бу ни тагын, нигә болай тиктомалга, мәктәп елларындагы кебек тотлыга башладым әле. нигә болай каушыйм?»
Идарә начальнигының тотлыга башлавына’баш геолог та аптырабрак калды бугай, бер тын Кадыйрның күзләренә текәлеп карап торды. Ләкин шигәюен сиздермәде.
— Пычрак су гына түгел бу, Кадыйр Сөнгатович, гарәп әкиятчесе шешәсеннән чыккан жен, — баш геолог, каерылып, промысел мөдиренә дәште —Задвижканы ябыгыз да, скважинаны гамәлдән алу өчен документлар хәзерләгез.
—Вышкаларны, трап-мерникларны кискәләргә һәм тиз арада ме- талломга озатырга, — дип боерды алар янына килеп баскан баш инженер Идрисов,—- Металлолом тапшыру планың үтәлде дип уйла,—диде ул промысел мөдиренә һәм һич урынсыз кеткелдәп көлеп куйды.
Кадыйр баш инженер ягына күз агын актарып карап алды. Әмма бер сүз дә әйтмәде. Урыны бу түгел иде. Шулай да: «Моңа үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын»,—дип, ачуы чыгуын сиздерерлек итеп:
— Вышкага, трап-мерникларга кагылмый торыгыз, — дип боерды.— Ашыкмагыз әле ул хәтле, иптәш Идрисов, һәммә нәрсәне гамәлдән сызарга.— һәм, Идрисов белән сүзе бетүен анлатып, баш геологка таба борылды:—Иптәш Сибирцев, бөтен булган мәгълүматларыгыз белән ике-өч көннән миңа керегез, — диде.
Машина тирбәлә-тнрбәлә олы юлга чыкты, шоферы аның белән сөйләшмәде, начальнигының кәефе юклыгын иртән иртүк шәйләп алган егет, шуңа күрәме, автомобиле олы юлга чыгуга, аны шактый зур тизлек белән куалап китте.
— Әкренрәк кайт әле, әллә нигә кәеф китеп тора, — диде ана Кадыйр, машина йөртүчесе ягына карамый гына. Шофер тизлекне баса төште, юлның уң ягынарак алды. Шул мәлдә, ут өереп, аларны ике жн- ңел машина узып китте. Шунысына гажәпләнә калды шофер, кәефе юк чакта шефы, киресенчә, жил кудырта торган иде, бүген исә акрын кайтырга куша.
— Идарәгәме?
— Идарәгә, — диде Кадыйр, күзен машина астына тасмадай шуып килгән юлдан алмыйча. «Әллә соң ашыга төштекме? Илгә «кара алтын» күпләп кирәк диделәр — күпләп бирдек, ятманы рәхимсезрәк эшкәрткән чаклар да булгалады, нефтькә ияреп кыйммәте исәпкә алынмаган газ чыкты, аны яндырдык, жилгә очырдык, жыймадык, эшкәртмәдек. Бактың исә, ул газыбыз да гаять кыйммәтле чимал булган икән. Хәзер әнә бер Әлмәт газ заводы гына да тәүлегенә меңләгән кубометр чимал эшкәртә. Ә бит ул газны бер-ике ел алданрак эшкәртергә ке-решкәндә дәүләтебез күпме файда алачак иде»,— дип уйланды Кадыйр, нигәдер өметсезләнеп.
Кадыйр боларның барысы турында бик әйбәт белсә дә. үзалдына сөйләнә торды. Җавап көтмәде ул. һәр чорның үз техник мөмкинлеге, үз кыенлыгы була. Кешелек алдына куелган кыенлыкларны бары тик прогресс, фәнни-техник яктан җитлеккәнлек хәл итә. Ни генә булмасын, күңел дигәнең булган хәл белән нигәдер ризалашасы килми. Катламда каласы илле процент нефтьнең һич югы ун-унбиш процентын алу өчен иртәрәк керешергә кирәк булган. Никтер элек Кадыйрның башына бер дә мондый уйлар йөгермәде. Уңай гына тәкъдимнәрдән баш тарткан чаклары да булмады түгел. Эше, мәшәкате күп иде. я шактый чыгым соралды. Бәлкем әле хәзер дә соң түгелдер. «Кара алтын» чишмәләрен юмартландыру юлларын эзләргә кирәк. Бик кирәк!
Юлның ике ягында да ак каеннар тезелеп киткән. Әле куе яшел төскә кереп җитмәгән яфракларда кояш нурлары уйный, ул да түгел, агач башларын чайкап, жил йөгереп уза һәм шул тирәдәге зәңгәрлек кисәк кенә күк гөмбәзенә барып тоташа. Төньяк тарафта өер-өер күк- сел-соры болытлар күренә. «Эшләр болайга таба дәвам итсә, тиздән безгә дә Төмән якларына китәргә туры килмәгәе. — дип куйды Кадыйр үзалдына. — Ятмаларның егәрлеләре төньяк-көнбатыш Себердә хәзер, Төмәндә. Их, төшеп карасаң икән шул девон катламына, ятманың мәгарә эчен яктыртып, томаланып калган нефть күлләрен барлап чыксаң икән. Менә кая нефть чыгаруда сикереш, менә кайчан башланыр иде җир маен алуда яңа этап... Ә Төмән якларына китәсе килми. Килми генә бит, шайтан алгыры. Ничек килсен ди! Канатны монда чыгарды, монда житәкче булуга иреште. Өстенә дан-шөһрәтләр ишелеп килмәсә дә, күңеле белән сизә-тоя нде — анысына да озак калмаган. Ә бит чын житәкче кешегә колач жәеп эшләрдәй мәйдан булмаган хәл-дә. ул көне белән гадиләшә, тиз арада югары даирәдә утыручы агайлар өчен провинция җитәкчесенә әверелә. Аңа игътибар итми, аны күрми башлыйлар. Идарә начальнигы булып килер алдыннан дөнья күргән берәү әйткән иде ана: «Җитәкчелеккә омтылсаң, вакланма, колачлы идеяләр белән эш ит», дип. Хак әйткән икән. Промыселда гади
ХЭБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
инженер булып эшләгәндә дә, аннан акрын гына идарә тирәсенә үрмәләгәч тә, ниһаять, идарә начальнигы булып күтәрелгәч тә — беркайчан да Кадыйр ул кешенең киңәшен онытмады. Онытмады, әмма начальник булып алуга, дәвергә тиң колачлы идеяләр белән дә янмады.
Идарә начальнигы булганчы да, хәзер дә Кадыйр акыллы киңәшчегә мохтаҗ, иде. Бүген кем бирер аңа киңәшне? Кудрявцевмы? Ләкин Кадыйр әллә нигә яратып бетерми иде шул кешене.
Кудрявцев. Ә бит алар бер институтны тәмамлаган кешеләр. Бер курста укыдылар, хәтта бер кызны икәүләп яраттылар. Ул гынамы, институт тәмамлагач, бер Берләшмәгә эшкә килделәр. Килә-килүгә, Кудрявцев үзен яхшы яктан күрсәтеп тә алды. Нефтьне махсус установкада җылытып судан һәм тоздан аеру өчен яңа ысул тәкъдим итте. Берләшмә өчен генә түгел, ил күләмендә шактый файда бирәсе бу ысулны белгечләр күтәреп алдылар һәм бер рәттән Кудрявцев та Берләшмәгә күчеп утырды. Кадыйр шул хәтлесен дә белә: яңа төр установканың идеясен Кудрявцевның хатыны Наташа биргән. Әмма тәкъдим Кудрявцев тарафыннан гына куела һәм дан-шөһрәткә, әлбәттә, ул гына лаек була ала. Хәзер әнә нефть җитештерү начальнигы. Хатыны Ната- шаны да онытмадылар, Берләшмәнең геология бүлегенә начальник итеп куйдылар.
Кудрявцевны өнәмәү Кадыйрда институттан ук калды. Әйтелгәнчә, башта алар икесе бер кызны яраттылар. Яраттылар, әмма кыз соңгы чиктә Кудрявцевны сайлады. Ләкин бер шуның өчен генә ачу тотмый иде Кадыйр аңа, яшьлектә яраткан кызың башка берәүгә кияүгә чыккан өчен гомер буена ачу тоту, ким дигәндә, ахмаклык булыр иде. Гади генә әйткәндә, төп сәбәбе ул түгел иде, әмма дә ки бу хәлне оныту да мөмкин түгел, ул, тутык корты кебек, һәр чак күңелне кымтырыклап тора. Кыскасы, ни өчен Кудрявцевны яратмавын ул кинәт кенә әйтеп бирә алмас иде. Чынлап та, алар арасындагы киеренке мөнәсәбәтнең сәбәбе Кадыйрның әлегә чаклы Наташага булган мәхәббәтеме әллә?.. Әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл бит. Күпме еллар үтте, күпме сулар акты, күпме нефть алынды шул гомер эчендә, ә ул, дивана, әле дә булса шул хатынга мәхәббәт белән яна дисәң?.. 10к инде, үткән эшкә — салават. ә менә Наташаны күрүгә күңеле актарыла да китә. Хатынның ту- рыдан-туры шул турыда үзенә әйтүдән чак кына тыелып кала.
Ике ир арасындагы киеренке мөнәсәбәт хәтта хатыннары үзара танышып, дуслашып, йөрешеп киткәч тә бик аз үзгәрде. Кудрявцев аның турында ни уйлый торгандыр, әмма Кадыйрның күңелендә үпкә- рәнҗүгә хас юшкын утыра, кырык бишне тутырып узды, онытасы иде, онытырга бик вакыт, тик никтер һич онытып булмый. Ике араны йомшарту өчен бергә эшләп уздырган гомер дә бик җиткән бит, югыйсә, әмма күңел барыбер ризалашмый. Дөрес, соңгы вакытта Кадыйрны пошаманга салган бер хәл булып алды. Ике ана танышып, үзара йөрешеп, дуслашып киткәч, Кудрявцевның улы Сережа көн аралаш диярлек Гөлүсә янына йөри башлады. Күрел кенә түгел, бу хәлнең ни белән бетәсен жаны-тәне белән сизеп алган Кадыйр, ике яшь йөрәктә бөреләнә башлаган мәхәббәтне бер чабуда өзәргә булды.
— Ни калган бу Сережага биредә,—дип, тиктомалга хатыны Зөһрәгә ябырылды ул.—Атна саен ике арага киләп сара. Якын арамы? Әлмәт хәтле Әлмәттән. Эшлиме хет үзе! Эшләми дәмени әле... Ә мотоциклны кем акчасына алган?..
— Атасы алып биргәндер, — дип кенә куйды Зөһрә, иренең нигә ачуы чыгуын абайламыйрак торды. Әмма зирәк хатын ирнең сүз сөрешен шәйләп алуга, авыз чите белән генә елмаеп куйды да:—Туктале! Нигә әле син урта гасыр картлары сыман сукрана башладың. Әллә соң унҗиде яшьлек кызыңны бик астында тотар иденме?!
— Ә син унны да тәмамламаган кызыңны тотып кияүгә бирер идеңме?! Тутырып кайтканны көтәсеңме! Эзе булмасын кыз тирәсендә ул сорнайның, — дип кырт кисте Кадыйр. Тик аның кырт кисеп ташлавыннан һични үзгәрмәде. Сережа «Ява» мотоциклына атланып, Гөлүсә янына көн аралаш килеп йөрүен дәвам итте. Гөлүсә аны капка янына йөгереп чыгып каршы алды, шлем кигән килеш аякларын бер якка салындырып утырып, чатка кадәр мотоциклда озата барды. Моны күреп, Кадыйр яңак итен чәйнәде, кашын-күзен җимерде, ләкин өйдәге чүпне тиз генә урамга чыгарып түгәргә ашыкмады. Кеше ни әйтер? Наташа ни уйлар?.. Шул ук вакытта күзенә Сережа чалынган саен, үз-үзенә урын таба алмый изаланды...
Машинадан төшкәч тә, озын коридордан кабинетына узганда да Кадыйр берәүгә дә күтәрелеп карамады. Бүген аның бер кем белән сөйләшәсе дә, бер кемне күрәсе дә килми иде.
3
Туган якның туфрагы гына түгел, һавасы да шифалы икән. Автобус шәһәргә якынаюга, Нәүфәл ачык тәрәзәдән башын тыгып, шифер түбәле бишәр катлы йортлар тезелеп киткән якка карады. Туып-үскән өен күрмәсә дә, ул үзендә сәер бер дулкынлану тойды. Күз алдына әнисе килде. Гүя анасы аны ишегалдына чыгып көтеп тора, гүя үсеп-киңәеп, ир уртасы ук булмаса да, буйга ныгып киткән улын танымый маташа һәм янәшәсендәге күршесенә: «Синең күзләрең үткенрәк, кем Шәмсениса, бирегә таба килүче кем ул? Йөрүләре минем Нәүфәлнекенә охшаган»,— дигән була. Ләкин ана улын күптән таныган, күңелен тынычландыру өчен генә күршесе белән сөйләнә икән. Нәүфәлнеңкүз алдына янә бер сурәт килеп баса: улының тавышын ишетүгә, әнисе кабалана- каударлана аңа каршы килә, әмма улының кәкре муенын күрүгә, кисәк туктап кала, шикләнеп куя сыман. Ул да түгел, йөгереп килеп кочаклый, сагыну-кызгану хисе белән өртелгән күз яше белән елый, ә үзе Нәүфәлнең муенындагы җөйләрне капшаштыра. «Балакаем, нигә инде шул гомерләр кайтмый йөрдең!» — дип, өзгәләнеп елый.
Автобустан төшеп, таныш урамнардан атлаганда да, тротуар буйлап утыртылган тупылларның буй алып китүләренә сокланып барганда да Нәүфәл әнисе белән очрашу тәэсиреннән айный алмады. Тик шәһәрнең илленче елларда салынган ике катлы таш йортлары янына җиткәч кенә уйларыннан бүленде. Алар өенең подъезды каршында буй-сыны, төс- йөзе таныш булган үсмер кызны күргәч, хәтта елмаеп та кунды.
— Исәимесез-саумысыз!
— Исәнмесез, Нәүфәл абый! — диде кыз Нәүфәлне шаккаттырып.
Нәүфәл бер мизгелгә карашын кызның иңнәренә сибелеп төшкән чәчләрдә туктатты. Нәүфәл унынчыда укыганда бу кызны беренче класска үзе илткән иде.
— Исемең Нәҗибә бит синең?
— Нәҗибә.
— Гел җиткән кыз булгансың.
Шулай диде дә Нәүфәл, йөгерә-атлый, икенче катка менеп китте. Баскычларга баскан саен йөрәге ашкыныбрак тибә башлады... Әнисе аны аңлар, югалып йөргәне, хат язмаганы өчен кичерер. Нәүфәл аның күкрәгенә башын салыр да гафу үтенер, кичерүен сорар... Әнисе аның нечкә күңелле кеше, улын аңлар, хәленә керер. Ул аңа институтны тәмамламый торып туган якларга кайтырга теләмәве турында кат-кат аңлатыр. Барысы турында да сөйләр: бик интегеп укуы һәм институтта ук кандидатлык диссертациясен якларга тырышуы, әле булса шул хыя-
МӨСӘГЫЛТ ХЭВИБУЛЛИН ф
■пын ташламавы — барысы-барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирер һәм әнисе улының хәленә керер.
Менә аларның кыңгырау төймәсе, ишеккә кадакланган почта яшнгы.
— Нәүфәл абый, Нәүфәл абый. Анда хәзер ике ел инде... бүтән кешеләр тора.
Әйтерсең башына ни беләндер китереп тондырдылар Нәүфәлнең — бер мәлгә зиһенен жыя алмый торды. Тамак төбенә төер килеп бөялде, күз төпләрен әчеттереп, бите буйлап кайнар яшь бөртекләре тәгәрәште. Башын почта ящигына төртте дә, бер тын сүзсез торды.
— Нәүфәл абый, әйдәгез безгә. Әти хәзер эштән кайтыр.
— Рәхмәт, Нәжибә акыллым. Кергән чаклар да булыр әле.
Чемодан белән портфелен алды да түбән төшеп китте. Беренче катка җиткәч туктады, һични күрмәс күзләре белән бала чакта ишек-сте- наларга ясалган сәнгать «җимешләренә» карап торды.
Нәүфәлне әнисе бик нужаланып үстерде. Бик авырлык белән, мих- нәт-хәсрәтләр күрә-күрә үстерде. Инде кул астына керә башлады, инде балигъ булды дигәндә генә эттән таланып, гарьлегеннән баш алып, кай тарафларгадыр китеп барды үсмер.
— Әйберләрегез Кадыйр абыйларыгызда, Нәүфәл абый, — диде артыннан ияреп төшкән Нәжибә.
— Абыйлар һаман шул Таулы урамында торалармы?
— Әйе, җиденче өй. Кызлары Гөлүсә белән бер класста укыйбыз.
Нәүфәл, уйларыннан арынып, янә кызга күз төшереп алды, һәм күрше кызы Нәҗибәне түгел, гүяки сеңелесе, әтисе белән бертуган абыйсының кызы — Гөлүсәне күрде. Нәүфәл унынчыда укыганда Гөлүсәгә нибары жиде-сигез яшь иде. Хәзер ул да танымаслыктыр инде...
Таныш беседкалар, коймалар, өйләр. Тротуар белән машина юлы арасына утыртылган юкә. тупыл агачлары. Кеше-мазар күренми. Хәер, Нәүфәл тирә-ягына карап барыр хәлдә түгел иде. Ул табутта ятучы лимондай сары йөзле әнисен күз алдына китерде. Әнисенең табуты янында аның белән бергә эшләгән хатын-кыз, ә баш очында Кадыйр абыйсы белән җиңгәчәсе Зөһрә. Бер читтәрәк, аз гына кәефләнеп алган, торак бүлегендә слесарь булып эшләүче күршеләре Мөхәммәтҗан. Ул аскы иренен бүлтәйтеп чыгарган да, борын астыннан гына мыгырдана:
— Улы кая соң, мать якасы?! Карагыз әле, туктагыз әле, Кадыйр Сөнгатович, улын нигә чакырмадыгыз? Ник хәбәр итмәдегез! Исәндер бит? Вәт агайне, нинди халык китте, улына да хәбәр итмәгәннәр...
Нәүфәлгә бу турыда уйлавы кыен иде. Үкенүләренә йөрәге кысылудан башын чайкап куйды. Моңа кадәр үз мәнфәгатен генә кайгыртып йөрүе, эт тешләгәннән соң гарьлегеннән кай тарафларгадыр чыгып китүе ким дигәндә ахмаклык булып тоелды.
Уйларын каршыга очраган бер карт бүлдерде.
— һай, ни, туктале! Әттәгенәсе, Саҗидә малае түгелме соң? Билләһи, Саҗидә малае бит син! Шыл, шыл, билләһи-валлаһи, шыл. Исән- иминсең икән бит. дивана. Кайларда йөрдең?! Тәмам атаң сыңары икәнсең, туганкаем. Ул шулай өч-дүрт елга бер кайтып, күренеп китәр иде. Әйбәт кеше иде атаң. Эшли дә, яши дә белә. Мәрхүмдер инде, кайтмавына бишбылтыр. Катыны көн күрсәтмәде шыл, эчәсең, бар тапканыңны шул аракыга түгәсең дип күзен дә ачырмады. Азмы-күпме бергә эшләгән иек. Шәп кеше иде,— дип җүпләп куйды карт. Шунда гына Нәүфәл картны таныды. Ярым кәмит, ярым дәрвиш бу кешене тануга, Нәүфәл тизрәк китү ягын карады.
— Күр әле моны, танымадыңмы әллә мине, — дип, карт аның җиңенә ябышты.— Чөгәдәй карт мин, бөтен шәһәрдә бердәнбер бүрекче.
Җиде дистәне тутырып та дөньяви хәлләрнең тәки асылына төшенә алмаган, үтә җор телле, шәһәрдәге һәр яңалыкны кимендә иман итеп кабул итәргә өйрәнгән Чөгәдәй карт Нәүфәлнен кайт\ын иртәгә үк бөтен шәһәргә таратачак. Нәүфәл хәтта аның ничек сөйләп йөриячәгенә хәтле күз алдына китерде. «Ишеттеңме әле, Гөлнәзирә кодача дим, сиңа әйтәм, былтыр дөнья куйган чәч кыркучы Сажидә малае кайткан. Шәп инде, гаҗәеп шәп, муен кәкре, бар байлыгы бер чумадан»...
— Мин китим инде, бабакай.
— Карале, энекәш, рәтләп сораша да алмадым бит әле үзеңнән. Ниме, сине шул мэр кызы Халисәме әле эттән талаткан иде?.. Кияүгә чыкты инде ул кәнтәй, һай, малайны харап иткән бит, әй!..
Нәүфәл карт яныннан ашыга-ашыга китеп барды. «Әллә соң абыйларга да кереп тормаскамы? Турыга, Пермьгә Петр янына китеп барыргамы? Сүнеп барган нефть ятмаларын цикллап эшкәртү мәсьәләсен аңлатып язгач, кил, уйлашырбыз, килешсәк сынап карарбыз, дип язган иде,—дип уйланды Нәүфәл, адымын кызулата барып.—Әни турында да сорашмыйчамы? Халисәне күрмичәме?! Юк, юк, мин аны күрергә тиеш. Ни дип өстерде микән этне?..»
Әле булса хәтерендә, больницадан чыгарга ике-өч көн калгач, палатага күршеләре Җәмилә килеп керде. Больницада няня булып эшләүче бу хатын аларга еш кына чәй эчәргә кергәли торган иде.
— Син аны судка бир, юләрем. Шаһитларың бар. Чөгәдәй карт белән карчыгы койма аша барысын да күреп торганнар. Хәйдәр кызы этне сине бугазлатыр өчен өстергән...
Нәүфәл шунда башын гына чайкады. Әмма күңеленә кереп калган коткы бик озак бәгыренә төшкән эремәс таш булып йөрде.
Әйе, кем әйтә ир-ат хатын-кызга үч тотмый дип! Кем моны ничек исбат итә ала?! Дөрес түгел! Кайчандыр адәм көлкесенә калдырган Халисәгә Нәүфәл әле булса ачулы иде. Күзгә-күз очрашкач, бәлкем ул аңа авыз ачып сүз дә әйтә алмас. Әмма барыбер күреп сорыйсы килә үзеннән: ни дип өстерде икән этне? Әлбәттә, яраткан егетен ботарлап ташласын димәгәндер. Алай уйлыйсы килми иде Нәүфәлнен. Шулай ук яратмавы булды микәнни?..
...Каршы алу, күрешү хәлләре табигый булды. Кадыйр абыйсы ишегалдында нидер эшләп йөри иде, капкадан кереп килгән Нәүфәл энесен күрүгә, аңа каршы китте һәм исәнлек-саулык сорашуга өйгә ашыктырды. Нәүфәл кулыннан чемоданын алгач авырлыгын чамалап, селеккәләп торды.
— Ни бу чемоданда? Таш тутырмагансыңдыр бит? һич күтәрмәле түгел.
— Китаплар. Бөтен байлыгым шунда.
Өйгә кергәч, Нәүфәлне күрүгә, җиңгәчәсе башта аптырабрак калды, соңыннан танып алдымы, алъяпкычына тиз-тиз сөрткән кулларын күрешергә сузды. Нәүфәл өс-башын салып, кулын юып чыккан арада табын хәзерләнгән, өстәл түрендә кукраеп бер шешә шәрап утыра иде инде. Баеп барган кояш нурында бәллүр рюмкалар җемелди. Табын янына утыруга, Кадыйр абыйсы хатынына ишетелердәй итеп тамак кырды.
— Хәзер, хәзер,—диде җиңгәчәсе кухня ягыннан,—җитешә торыгыз. Менә өчпочмакны гына карыйм да. Мактап йөрисен икән әле үзебезне, Нәүфәл.
Кадыйр абыйсы энесенең кәкре муенына янә текәлеп карап алды һәм нигәдер башын чайкап куйды.
— Әниең гүр иясе булды инде, Нәүфәл. Яшәгән җиреңне белмәгәч, хәбәр дә итә алмадык үзенә
— Гафу ит, абый. Яшьлекмедер... Инәй алдында гаебем зур, мәрхүмнең бәхиллеген дә ала алмадым. Гаебем зурлыгын бер үзем генә 2. <к. у • м 10
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
17
беләм. Кыен булгандыр мәрхүмкәйгә. Ни әтәй китеп югалды, ни мин дигәндәй.
Кадыйр аны тыңлады да, тыңламады да. Ул бертуган абыйсыннан калган малайның үзгәрүенә шаклар катып утырды. Әни дигән була, гаебем зур дигән була, ә соң шул гомергә бер хат яздыңмы хет әниеңә? Юк. Хәер. Кадыйр малаеңны эзләтик дигәч, җиңгәчәсе үзе кирәкмәс дип каршы төшкән иде.
— Атасы сыңары, йөрер-йөрер дә әйләнеп кайтыр әле, — диде.
<Әйе, — дип уйлады Кадыйр каш астыннан гына һаман энесен күзәтеп.— Тәмам адәм хуры иткән эт бу егетне, кеше кыяфәте калдырмаган үзендә».
— Кайларда йөрдең инде, ниләр кырдың? Сер булмаса бәлкем сөйләп бирерсең?
—■ Булды инде хәлләр, абый, — Нәүфәл каршыга килеп утырган җиңгәчәсенә дикъкать белән карап алды. — Йөри торгач, Грозныйга барып чыктьГм. Нефть идарәсенә эшкә урнаштым. Көз көне институтка сынау бирдем. Укулары авыр иде. стипендиядән колак каккан айлар да булгалады. Сүнә башлаган нефть ятмаларыннан цикллап файдалану дигән темага институтта ук диссертация язарга керешкән идем, теория ягы тәмамланса да, сынап карап булмады. Мәйдан бирмәделәр. Кайтуымның төп сәбәбе, абый, шул идеяне биредә сынап булмас микән дип өмет итү иде. .
Нәүфәл болай да кәкре муенын тагы да авыштыра төшеп, текәлебрәк абыйсының күзенә карагач, Кадыйр бер мәлгә ни әйтергә белми аптырап утырды. Килеш-килбәте котсыз булса да, фикер сөреше кызык иде, егет бер дә дөнья арбасыннан төшеп калганнарга охшамый.
— Нигә дәшмисез, абый? Көтмәгәндә кайтып төшүемә аптырап калдыгызмы?
— Нигә, бер дә аптырамаслыкмыни? Кайлардадыр югалып йөрде дә галимнәрнең генә башына килә торган нәрсәләр турында сөйләп утыра. Монда, кем әйтмешли, энең шул турыда хәбәр итмәсә дә, аптырамаслык түгел хәл. Ис итмәгәндә кайтып керүеңә гаҗәпләнмәдем, ә менә сүнеп барган нефть ятмаларын цңкллап эшкәртү идеяң белән кызыксынуым хак. Без менә бүген Татарстанда шул хәлгә калдык. Ятма сүнә, скважиналар тулып су килә башлады. Үзеңне кем дип белик инде?
— Автоматчы. Инженер-автоматчы, ә эшләвен геолог булып эшләдем.
— Анысына гаҗәпләнмим. Диссертация темаң кызык күренә. Сер булмаса. бәлкем сөйләп, аңлатыбрак бирерсең.
Нәүфәл нигәдер бер тын дәшми торды, суынып барган чәен калак белән болгата башлады.
— Яшьлектәге бар хыял да тормышка ашса икән ул, абый. Тегендә дә башта бу идеягә бик дәртләнеп тотынучылар булды. Хакыйкать дибез, тик аны табулары гына ансат түгел. Нинди дә булса бер яңа идеяне. тәкъдим яисә алым-ысулны институт бирсә бик табигый яңгырый, ә инде шул ук идеяне, әйтик, минем кебек муены кәкре берәү бирсә, китә тикшерү, шикләнү, икеләнү...
— Нык ук кимсеттеләрмени?
— Кимсеттеләр дип. Булды инде. Иң әүвәл таяныр кешем булмады. Исемем юк, дәрәҗәм юк. Шул идеяне фән докторы бирсә икән...
— Моны син абыең идарә начальнигы икәнен белеп әйттеңме?
— Идарә җитәкчесенә күтәрелүегезне газетадан укып белдем. Күпләп бүләкләр алган чакларыгыз да булгалады. Куандым, шатландым сезнең өчен.
— Алгаладык бүләкләрне. Байрагы да булды. Ләкин, энекәш, үтте хәзер андый югарыдан-югарыга күтәрелүләр, үтте. Разведчиклар бил
геләгән нефтьнең яртысын да бирмичә, ятмабыз сүнә башлады. Траур бездә бүген. Девон катламыннан нефть алу көннән-көн кими бара.
Нәүфәл авыз ачып нидер әйтергә дә өлгермәде, дымлы һава ияртеп, Гөлүсә кайтып керде.
— Исәнмесез, Нәүфәл абый! — диде кыз һәм, түргә узып, зурларча күреште. — Миңа сезнең кайтуыгыз турында Нәжнбә әйтте. Мин аңа сөенчегә бер кап конфет ышандырдым.
— Ышандырсаң ышандыргансыңдыр, — диде Зөһрә, кызы янына |
килеп, — юкка чытлыкайланып торма әле. Бар әнә дәресеңне кара. Гел « тыштан кайтып кермәс була башладың әле син, кызый. £
Гөлүсә зурлар яныннан теләр-теләмәс кенә чыгып китте.
— Өйләнмәдеңме соң әле үзен, бик елмаеп утырасың? —дип сорады Кадыйр.
— Өлгермәдем, абый. Анысы качмас ла. Идеянең кулдан ычкынуы бар. Еллар буена йөрткән хыял инде ул минем.
— Хыял дисең, — диде Кадыйр, ашап бетермәгән өчпочмагын табын уртасынарак этәреп. — Хыял ул, энекәш, барыбызда да бар хәзер, аллага шөкер кылыйк. Соңгы вакытта җирдән йөргән реалистлар азая башлады кебек тоела миңа. Ачуым килмәсә әйтмәс идем, барысы да һавада талпына, эзләнә, сыный, тәҗрибәләр үткәрә. Каяндыр сынаучы инженерлар килеп чыкты. Ә производство? Бүгенге проблемаларны хәл итү белән кем шөгыльләнергә тиеш? Дәүләт тарафыннан план алган предприятиеме?! Кем?! Ә ятма сүнә. Моңа кадәр тәүлегенә унөч мең тоннадан артык нефть биреп килә идек. Ә бүген шул чыганак сүнә. Хет разбой сал. Идарәне промысел итәргә ыжгырып торучылар бар. Ә хыялыйлар бер читтә, бу хәл аларга кагылмый. Тапсалар иде шул хыялыйлар бер әмәлен. Әйтик, ятмадан, һич югы, тагын берничә процент жир маен кысрыклап чыгару әмәлен. Ату хыял да хыял...
Кадыйр күлмәгенең өске сәдәфен ычкындырып җибәрде, бармакларын өстәлдә биетергә кереште.
— Чыгарылган нефтьнең барысын да эшкәртеп өлгерәсезме соң?
— һай, кыю халык китте дә соң, билләһи! Менә замана нишләтә кешеләрне. Колачла, рөхсәт дисәң — жир шарын иңләрләр иде. Соң, алла бәндәсе, республикада шундый берәр идарә бармы, юкмы диген ичмаса. Кая ишеткәнең бар булмастай могҗизаны! Яртысын, нибары яртысын чистартабыз. Калганы чирек бәягә озатыла. һәм ай саен меңләгән сум штраф түлибез. Кондициягә җиткерелмәгән нефть тапшырган өчен... Установка дигәннәре җитсә, мин ул нефтьнең яртысын гына түгел, һәр тоннасын алтын итәр идем.
— Ә мин сезгә шул ук установкаларыгыз белән барлык чыгарган нефтегезне чистартып'озатырдай ысул тәкъдим итсәм, нишләр идегез?..
Кадыйр бу юлы энесенә шикләнебрәк, хәтта ышанмыйча карады, янәсе, шизик-фәлән түгелме? Үз акылындамы егет? Эт талагһннан соң акыл-зиһененә ул-бу булмагандыр бит? Соң, шулай димичә. Бу турыда Кадь!йрга техник фәннәр докторы Троянов әйтсә бер хәл иде әле, бераз ышанырга да булыр иде, чөнки Троянов шул өлкәдә эшли-эшлн чәчен агарткан кеше. Әмма бу турыда аның да өзеп кенә бер сүз дә әйткәне юк. һаман сыныйлар, һаман экспериментлар уздыралар. Аннары доктор кулында менә дигән институт, лабораторияләр, белгечләр, исәп- хисап’ машиналары. Ә бу кем? Йөргән кызы унҗиде яшендә эттән талаткан, еллар буе югалып йөргән байгыш. Идарәдә моның кебекләрдән мин болай да гарык. Баш инженер Идрисов ре ни тора идарәне промысел итмәкче, баш геолог Сибирцев катламны кислота белән кузгаг- макчы. Әмма алар да әле синең кебек шапырынмыйлар, энекәш. Дөрес, Идрисов белән минем үземнең дә килешәсем килми. Иртәрәк әле безгә бирешергә. Нефть бар, бар әле нефть катламда, һич югы, күмер катламына күчәргә була. Дөрес, күмер катламының нефть составында кү
ҢӨ С Ә г ы П T ХӘБИБУЛЛИН
керт кислотасы күп, яна корылмалар, яна техника кирәк булачак. Шулай да, өметсез бер шайтан ди бу дөньяда, чаң сугарга иртәрәк әле, иртәрәк.
Өстәл янына Гөлүсә килеп басты.
— Ә мин, әтием, хыялга, хыялымның тормышка ашасына ышанам. Хыялсыз кеше — канатсыз кош ул.
— Ә син зурлар сөйләшкәндә кысылма,—дип, кухня ягыннан әнисе килеп чыкты. — Бар әнә дәресләреңне кара. Әдәбияттан өчле алып кайткансың, адәм көлкесе. Әкият бит ул әдәбият. Бар, бар, юкка үпкәләп авыз турсайтып торма... Син дә, атасы, таптың сөйләр сүз. Ун ел күрмәгән энесе кайткан, ә син һаман ятма да Атма. Кемгә кирәк ул синең нефтең?
Кадыйр хатыны ягына хәтта борылып та карамады.
— Калу ниятен юктыр бит? — дип сорады ул Нәүфәлдәи.
— Ә нигә, күңелгә ятыш эш булса...
— Калу ниятең булса, берочтан кайда яшәү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк, — дип, йорт башы, ниһаять, хатынына күз салды. — Син ничек уйлыйсың, әнисе?
— Әтием, абый бездә торачак,—дип, янә атылып килеп чыкты Гөлүсә. — Потому что мин так хочу.
— Рәхим генә итә күрсен. Бүлмә бар, — диде Кадыйр, ә үзе һаман хатыныннаң күзен алмый торды. Соңгы сүзне нәкъ менә үзе әйтергә тиешлеген аңлап алган Зөһрә бераз көттерде.
— Бүлмәңдә рәтләп йоклаганың юк, торсын шунда, — диде ниһаять, җиңгәчәсе. — Әтисе белән бертуган абыйсы була торып, тулай торакларда ятмас бит инде.
— Комачауламасам, кысрыкламасам, — шул турыда сүз кузгалуга, Нәүфәл төп тотканың кемдә икәнен шундук аңлап алган иде инде, ул да җиңгәсенең тегермәненә су коярга кереште. — Бөтен комачаулык, җиңгәчәй, сезгә төшәчәк. Шулай булгач, иң әүвәл сезгә рәхмәт. Ләкин мин бит әле калу мәсьәләсен хәл итмәгән. Пермьдәге сабакташым янына китәргә исәп бар.
— Ниемә дәшми утырган буласын, атасы. Бер энеңә эш тапмассыңмы шул идарәңдә?!
—. Эш булыр, — диде Кадыйр шулай ук көттеребрәк. — Миндә, Нәүфәл, синдәй хыялый инженерлар аллага шөкер. Тагын берәү генә өстәлгәннән әллә ни зыян күрмәмдер, шәт. Аннары ye-хыялы чын булса, ул миңа чыгарылган нефтьне чистартып бирергә ышандыра бит, — дип көлемсерәде абыйсы Зөһрәгә карап. — Шул эшкә алына икән, автоматчылар цехына инженер итеп урнаштырырмын.
Нәүфәл абыйсының кинаясен ишетмәгәнгә салышты.
— Калган хәлдә минем бер шартым бар, абый. Минем карамакка әнә шул хыялый дигән ике-өч инженер һәм бер автоматчылар бригадасы бирәсез. Шул бригада белән ике-өч ай эчендә ун-уналты скважинаны бер трапка бәйләргә рөхсәт итәсез. Бу — бер. Икенчедән, миңа’бер тәэминатчы билгелисез. Техник материаллар табу өчен...
Әле «сез», әле «син» дип сөйләшеп утырган энесенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде Кадыйр.
— Алдан ук әйтеп куйыйм, мин пәйгамбәр түгел, эш процессында ялгышып куюым да бар. Ләкин соңгы нәтиҗәнең уңай булуына иманым камил.
— Риза булмасам?
— Әйткәнемчә, Пермьгә китәм.
— Ашыгып куян куалар, энекәш.
— Кайбер хәлләр мәҗбүр итә.
— Кайбер хәлләр, — Кадыйр торып йөренеп килде, энесенең иңбашына кулын салды. — Хәл итәсе проблемалар бездә хәзер...
Проблемалар беркайчан да ансат чишелмәде. Бу — хакыйкать. Проблема ул диалектик төшенчә, абый, аны бары тик үсештә генә хәл итәргә мөмкин. Ә хәл итмичә безгә үсү юк, прогресс юк. Тәвәккәллек җитми безгә. Ә ул һәр җитәкче өчен бик тә, бик тә кирәк, сыйфат хәзер.
Кадыйр энесен битараф бер кыяфәттә тыңлады. Зөһрә дә, Гөлүсә дә үз эшләре белән чыгып киттеләр. Күркәм, таза гәүдәле, төз сынлы, ба- •шын чөебрәк йөргән бу кешегә кем дә илле яшь бирмәс, хәлбуки, ана ң шул тирә иде. Менә ул креслога җәелеп утырды. Бер тын уйланып ал- к ды. Зиһене шулай үткенме энесенең, табигате белән акыллы булып - туганмы? Ләкин акыллы фикер бирүчеләрне моңа кадәр дә күп күрде £ инде Кадыйр. Меңләгән сум чыгымнар тота-тота алар биргән тәкъдим- * нәрне производствога кертте, тик нәтиҗә һаман ул көткәннән ким бул- ♦ ды. Идея, тәкъдим бирүчеләр аны тагын ышандырырга керештеләр, х Нәрсәсендер үзгәртергә, нидер өстәргә кирәк дип кайнаштылар, әмма = бер гайрәте чиккән Кадыйр күп вакытта аларны кире борып чыгарды, артык чыгымнар тотуга бармады. Бу да зурдан кизәнә, җитмәсә, үз * энем, хәерле булсын, дип уйлады Кадыйр, үртәлгәндәй. £
— Скважиналарны группалап бәйләүгә технологик схемаларың, а расчетларың да бармы, әллә идея булып кына йөриме?
— Кызыксынсагыз, хәзер үк күрсәтә алам.
Нәүфәл чемоданын алып килде, ачып, бик озак актарынды да бер Е төргәк кәгазь сөйрәп чыгарды. з
— Бар байлыгың шулмы,—диде абыйсы чемоданда китап-кәгазь- £ дән башка берни дә күрмәгәч, — әллә тагын берәр контейнер-фәлән u кайтасымы?
— Бөтен байлык та, контейнер да менә монда минем, абый.
— Алдан кычкырган күкенең башы ярылыр диләрме әле?
— Син миңа, абый, башта сораган эшне бир. Аннары таләп ит.
— Миңа калса, бездә иң мөһиме акыллы кешегә акыл сатмау, ә эшләп күрсәтү. Хак әйттемме? Килешәсең, димәк...
Балигъ булганнан бирле Кадыйр матди дөньяга реалистлар, рационалистлар күзлегеннән карап эш итте. Энесенең коры сүзләренә ул мөкиббән китмәде, китәргә уйламады. Шулай да энесе әйткәннәр аны нык кына кызыксындыра башлады. Иртәгә аның янына барлык материалларын алып, Сибирцев керергә тиеш иде. Баш геологка бу тәкъдимнәр ничегрәк тәэсир итәр микән дип уйланды. Пилмән хәленә кереп, катламнан нефтькә ияреп чыккан парафин һәм җир мае өлешендәге төрле-төрле сумалаларга төренгән су тамчысы — нефть чистартучыларның иц-иц яман дошманы. Идарәгә нефтьне судан һәм тозлардан арындыру миллионнарча сумнарга төшә, шуның өчен дистәләрчә махсус корылмалар төзелде. Ә бу катламнан чыгарылган нефтьне паркларга җиткәнче үк су һәм тозлардан арындырмакчы. Ничек инде шуннан соң моңа Хыялый Хәйрүш димәскә.
Кадыйр сызымнарны бик дикъкать белән, җентекләп карап чыкты, ниһаять, ул башын күтәрде, кулларын җәеп җибәрде.
— Дәлилләрең нык күренә, белгечләр белән киңәшеп, алар да риза булсалар, сынап карарга булыр...
4
Абыйсының бүлмәсенә кергәч, Нәүфәл тәрәзәгә таба узды. Ул шушында яшәргә тиеш иде. Тәрәзә төбенә терәлде дә күз йөртеп чыкты. Сул кулда — тумбочка-бар. уң кулда —журналлар өстәле, ишек ягында - дннан-кровать. Бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе төньякка карый, ачык форточка да н дымлы һава исе керә. Күрше бүлмәдә Гөлүсә дәрес
ләр карый. Ул. күрәсең, онытылып, вакыт-вакыт ярымтавышка көйләп жнбәрә. Тышта янгыр сибәләп узган булса кирәк, түбә кыегыннан тамчы тамгалый.
Кичке эңгергәчә вакыт ничектер тиз үтте, куе томан төшкәнгәме, бүлмә эче кинәт кенә караңгыланып калды. Гөлүсә дә ятты бугай, жыр- ламый башлады. Ә Нәүфәл тәрәзә төбенә утырган килеш торды да торды. Хәтер дигәне абыйсының: «Өйләндеңме әле?» — дигән соравына эләгеп калды. Нәүфәлнең күз алдына Грозныйдагы Тәнзилә килеп басты. Яратышудан битәр ир назына тансыклаган, ике мәртәбә кияүдән кайткан утыз биш яшьлек Тәнзиләгә ул һич көтмәгәндә йортка кереп куйды, һәр буйдакка хас булганча, вакыт тарлыгы кичерә иде Нәүфәл. Я ашханә ябылыр алдыннан гына килеп керә, я бөтенләй ябылгач ук. Әмма, аны, ни хикмәттер, һәр чак ишек ачып керттеләр, йомырка тәбәсе булса да ашатып чыгардылар. Чөнки монда Тәнзилә пешекче булып, эшли һәм кәкре муенлы егеткә күптән күз атып йөри иде инде. Күп вакытта Тәнзилә ана ишекне үзе ачты, земляк дигән булып, йомыркадан тәбә куырып китерде. Бер тапкыр хатын кәкре муенлы егет каршына килеп утырды да. землякны ачыктан-ачык күзәтә башлады.
— Карале, жегет, земляк тә. земляк диләр үзеңне, кайсы як татары сон үзең?
— Минзәлә дигән якларны ишеткәнең бармы?
— Бәй, Минзәлә типтәремени әле син. бахыр. Күрче берәүне, әйтми йөргән була тагын. Туган якларыңа кайтканың бармы соң? Юкмы?.. Минем дә кайткан юк. Ун ел яшим инде шушы Грозный шәһәрендә. Бик тә кайтып киләсем килгән чакларым була, әллә нигә кодрәтем җитми шунда. Мин җыенам — акчасы булмый, туганнар чакыралар — башка бер-бер сәбәбе килеп чыга. Нюрка, Нюрка, — дип кычкырды Тәнзилә кухня ягына таба борылып.—Неси бутылку сухого, я впрямь земляка нашла... Упшежитиедә торасыңдыр эле? — Нәүфәл хатынга карап көлемсерәп алды. — Мескенем, керләреңне кем юа инде?.. Үзеңне тагын инженер булып эшлисең диләр... Күрче берәүне, күнектем дип утырган була тагын. Упшежитиегә күнегеп буламы? Анда сезнең ата — улны, ана — кызны белми, диләр бит. Кил күчеп үземә. Бер үземә өч бүлмә. Кызым ГПТУда укый, атна-ун көнгә бер генә кайта. Я инде, нинди яхшы түгел дигән сүз ди ул. Чит-ят милләтме әллә мин сина. Иң зур бүлмәмне бирермен үзеңә. Яшә рәхәтләнеп...
Бер шешә шәраб янында бик озак сөйләшеп утырдылар.
Танышулары шулай булды.
Тагын ике атнадан Нәүфәл бар булган әйберен күтәрде дә Тәнзиләгә күченеп килде. Дөресен әйтергә кирәк, тол хатын ни уйлагандыр, бүлмәгә кереп урнашкач та Нәүфәл «Фатирга гына кермәдем, йортка кердем инде болай булгач», — дип уйлагаи-иде, хак булып чыкты, беренче төндә үк Тәнзилә: «Әллә нигә өшеп торам, җылыт әле, якташ».— дип. эчке күлмәктән шыпырт кына Нәүфәл янына килеп ятты.
Билгеле. Нәүфәл баштан ук Тәнзиләнең аңа җайлашырга тырышуын күрде. Ләкин үзенең гариплеген яхшы белгәнгә моннан артыгына өмет тә тотмады. Хәтта, әйтик, шушы тормышка өйрәнеп, гадәтләнеп тә бара иде инде, уйламаганда Тәнзиләнең кызы кайтып төште. Әнисенең чираттагы кияве турында белгәч, кыз ачуланды. Хәл кычкырышуга ук барып җиткәч, Нәүфәл түзмәде, барып, түр бүлмәнең ишеген ачты.
— Инәкәй, нишләвең инде бу тагын. Синнән ун яшькә кече бит ул. Торыр дисеңме син аны үзең белән?
— Җап иләк авызыңны, юньсез кыз! Күкәй тавыкны өйрәтми. Тик тор! Сиңа гына калган тагын әниеңне тикшерергә. Оял бераз! Пешекче булып күпме алам дип беләсең? Нинди акчага киенәсең дә. ниемә ясанасың, бизәнәсең... Себердә сөрелеп йөргән атаңнан килгән ун сум алимент акчасынамы? Ә бу адәм миңа аны көрәп алып кайта. Шушы
яшемә җитеп, ичмасам, бер шуба алып киярмен. Синен өстенә дә юнәтербез, боерган итсә...
Нәүфәл Тәнзиләгә хәтта мал колы булуын да гафу иткән булыр иде, ул саран булса да яшь иренә авыр сүз әйтмәде, өс-башын чиста йөртте, вакытында ашатты, эчерде, дигәндәй. Ә бер тапкыр хәтта:
— Нәүфәл җаным, табып биримме үзеңә бер малай?! — дип, күчеп ♦
килгәч күңеле тынычланып калган нр-егетнең йөрәген ярсытып куйган иде. Тик әллә нигә яшәп китә алмадылар. Көннәрдән бер көнне Тәнзиләнең кызы янә кайтты, янә кыз белән ана арасында дәгъва-талаш китте.
— Әнием, бәгырькәем, ни барысы ун сум сорыйм бит, кызлар театрга, концертларга бара, ә мин...
— Сантый нәмәстә, аңламасаң аңламас икәнсең аңгыра, дивана баш, шубага акча җыям дим ич. Бер-ике ел киярмен дә үзеңә калыр,— ни өчендер Тәнзилә тавышын баса төште, ләкин Нәүфәл ишекне әз генә ачып куйды. — Ни пычагыма мин шушы имгәккә чыктым дип беләсең, тиле. Янына яту түгел, бүлмәсенә кермәс идем...
Бу сүз Нәүфәлнен йөрәген үткен пычак белән телгәндәй итте. Гафу итә, кичерә алмады Тәнзиләне, икенче көнне җыенды да тулай торакка күчеп китте.
5
Иртән эшкә килгәндә баш геолог Сибирцев аны көтеп тора иде инде. Күрештеләр, сүзсез генә Кадыйр бүлмәсенә уздылар. Утырыштылар. Сибирцев күтәреп кергән кәгазьләрне буй өстәлгә тезеп салды һәм, иягенә таянып, моңсуланып көтеп тора башлады. «Бу хәлдән соң мин генә түгел, бу бичара да дуадак каз кебек каңгырып калды бугай, — дип уйланды Кадыйр. — Тагын катламга күкерт кислотасы кудырыйк дияр микән? Теге вакытта сынап караган арада ике бозау, өч-дүрт оя каз кырылган иде. Түләп бетерә алмый интекте. Юк инде, күкерт кислотасы— кичәге көн. Мине бүген ятманы цикллап файдалану идеясе борчый. Әйтергәме моңа, юкмы икән?»
— Кадыйр Сөнгатович, Идрисов Берләшмәгә идарәне промысел итү турында рапорт биргән. Кичә генә ишеттем. Берләшмәнең геология бүлеге Кудрявцева рапортны кабул итмәгән. Шуннан Идрисов рапортны шефның үзенә кертеп биргән, диделәр.
— Болай булгач, эш министрлыкка ук барып җитәчәк. Михалыч.
— Җитәчәк. Без кул кушырып утырыйкмы? Күмер катламына күчәргә вакыт.
— Хәзерлә документларын. Бүген үк кул куям.
— Менә алар, — Сибирцев идарә начальнигы алдына берничә бит кәгазь китереп салды. — Ләкин аннан аласы нефть төпсез ыштанга ямау гына булачак.
— Иш янына куш, Михалыч, әлегә ул да ярап торыр. Утырыгыз әле. Киңәшәсе бар. Бер идея борчый мине. Катламнан цикллап файдалану дигән идея. Болай эшләнә: атна-ун көн буена катламга суны кудыртабыз, ә үзебез бер тонна да нефть суыртмыйбыз.
Идеянең асылына төшенергә теләпмедер, Сибирцев бик озак уйланып торды. Баш геологның зиһен «лампочкалары* аша бөтен бер ятма, девон катламы, анда барган процесс үтте бугай. Баш геолог акрын гына кузгалды, ишекле-түрле йөренеп килде, идарә эшкәрткән карта янында бер мәл басып торды. Ияген учлап тоткан килеш, як-якка башын чайкаштырды.
— Ул арада аласы нефтьне безгә кем бирер микән соң, Сөнгато- вич? — диде ул, ниһаять, Кадыйр ягына карамый гына.
МӨСӘГЫПТ ХӘБИБУЛЛИИ ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
— oej.
— Без? Без үк. Тәүлегенә күпме нефть алып ятуыбызны исегезгә, төшеримме әллә? Юкмы?.. Идеясе кемнеке?..
— Кеше күрсә коты алынырлык энем бар минем. Автоматчы, геолог булып эшләгән. Күп еллар сөйрәп йөри икән инде.
— Кызык, — Сибирцев өстәл янына килеп утырды. — Беләсеңме, Кадыйр Сөнгатович, рөхсәт сорап Берләшмәгә хат языйк.
— Син алай падишах аучысы һөд-һөд кошын тоткан сыман куанмый тор әле, Михалыч. Эш синең белән мин уйлаганнан күп тапкыр катлаулырак.
— Анысы инде сезнең эш, Кадыйр Сөнгатович, — дип, баш геолог тиз генә «сезгә» күчте. — Приказ язып эләсез дә, вәссәлам. Сез идарә башлыгы, беренче сүз сездән. Хәл иттегез бит әле катламга күкерт кислотасы белән тәэсир итү мәсьәләсен. Дөрес, уңмадык, шуңа карамастан сынап карадык.
— Ә шәхси делога язып бирелгән шелтә, син колхозчыларга түләгән ике мең сум акча?
— Шелтә килә дә, китә дә торган нәрсә ул — акча кебек үк. Аның каравы, без яңа бер ысулны сынап карадык. Бу идея дә кызык күренә. Белмим, нинди фәнни нәтиҗәләргә таянып эш итәдер ул энегез, әмма идеясе мавыктыргыч. Бөтен курыккан нәрсәм, катлам кадәр катламны туктатып тору. Җитмәсә, ятма сүнеп барганда. Идрисов шундук Кудрявцевка хәбәр итәчәк. — Сибирцев ияген ышкыштырып утырды, уйланды. — Миңа калса, башта безгә ул идеянең документлары белән танышырга кирәк булыр. Чынлап та, кеше кебек үк, ятма да кайчандыр ялга чыгарга тиештер бит инде, — дип, Сибирцев көлемсерәп куйды.
— Бөтен хикмәт Берләшмәдә, Михалыч.
— Нигә Берләшмә, нигә безнең үзебезгә хәл итмәскә!?
— Алдан ук сизенәм, дошманнарсыз булмас.
— Мин сезне яклар идем, Сөнгатович.
— Их, Михалыч. Михалыч, синең белән мин генә җавап бирердәй нәрсә булса икән... Ярый, партком секретарен дә чакырып киңәшик әле башта.
Кадыйр Воронцовны чакырды.
Күп тә үтмәде, кабинетка партком секретаре Воронцов килеп керде. Чандыр гәүдәле, озын буйлы, шулай ук озынча ябык йөзле, эчкә баткан яңаклы Воронцов гомер буена ашказаны авыруы белән интекте, диетада гына яшәде. Аның белән Кадыйр аягүрә басып күреште.
— Ни булды, ни бар, Кадыйр Сөнгатович?
— Синең киңәшкә мохтаҗбыз, Владимир Поликарпович. Бер идея туып килә. Мәгълүм булганча, бу катламда нефть бетте дигәндә дә, анда разведчиклар күрсәткән нефтьнең ярты запасы кала. Шуның һич югы бнш-алты процентын алу максаты белән ятманы файдаланудан туктатып торсак дигән фикер бар. Биш-ун көн булырмы ул, артыгракмы. әлегә билгесез, — диде Кадыйр. Аның соңгы сүзләренә Воронцов көлемсерәп, башын чайкап алды.
— Ай-Һай, кем генә рөхсәт бирер икән моңа.
— Сез, — диде Сибирцев. — Кадыйр Сөнгатович һәм сез, Владимир Поликарпович.
Әмма партком секретаре баш геологны ишетмәгәнгә салышты һәм өстәл янына узды, бу аның: «Әйдәгез, утырып киңәшик», — диюе иде. Баш геолог та, Кадыйр да сүзсез генә буйсындылар, өстәл янына килеп урнаштылар.
— Эшчеләргә хезмәт хакын кем түләр?.. Нефте нефть инде, аңа да рөхсәт әллә бирәләр, әллә юк, — диде Воронцов икеләнүен яшермичә. — Хәлләр. Шулай да башта исәп-хисаплаулар, технологик схема белән танышасы иде.
— Эшчеләргә эш бар. Бүген-иртәгә күмер катламына күчәргә торабыз. Шушы буш вакыттан файдаланып, яшьләр сораган бассейнны корып куйсак та әйбәт булыр иде.
Воронцовның чандыр чыраенда үтә гаҗәпләнү галәмәтләре кабынып алды. Чөнки идарә начальнигының сүзләрендә ниндидер күләмдә хаклык бар иде барын. Тик шулай тиз генә хәл ителә торган нәрсәме ятма кадәр ятманы туктатып тору? Китәр дәгъва, китәр әләК. Эш өлкә комитетына чаклы барып җитәр. Һәм җитәчәк тә. Ә болар — Дон-Кихот- ча — тоталар да үзләре генә хәл итәләр. Канга тоз салучылар бик күп һәм бик тиз табылыр бу эшкә болай җиңел генә карасак, һич ышанма, министр хәтле министр үзе килеп төшәр...
— Миңа калса, нинди генә актуаль идея булмасын, иң әүвәл ул фәнни яктан төпле итеп нигезләнергә тиештер. Ул якларын да карарбыз. Саф'интуитив хыялга корылган идеяләрне, гафу итегез, Кадыйр Сөнгатович, мин аяламадым, аңламамдыр да, мөгаен.
— Дөрес әйтәсез, Владимир Поликарпович, хыял һәр чак нарасый бала күңеледәй саф булырга тиеш. Иң кыйммәтле идеяләрне бу дөньяда нәкъ менә хыялый кешеләр, хыялга бай башлар биреп килде.
Воронцов утырган урынында борсаланып алды, аның шулай түземлеген җуеп нервлануын күрүгә, Сибирцев та:
— Әүвәл танышу кирәк булыр, — диде, ә үзе җиде кат җир астындагы ятманы күргәндәй сәер бер кыяфәттә уйланып утырды. Аны күзәтеп торган Воронцов үзалдына көлемсерәп куйды, кузгалды, кулларын җәеп: «Нишлим, идеягез болай гына барып җитмәде шул әле миңа, гафу итегез», — дигәндәй, торып басты.
— Танышырга һәм... галимнәр белән киңәшеп карарга кирәк булыр,— дип, баягы фикерен җөпләде Воронцов.
Кадыйрга партком секретаренең җилкә җыерып торуы ошамады, баш геолог кебек, моның да бер сүз белән ышануын көткән иде ул, әмма Сибирцев кебек фантазиягә бай кеше түгел иде шул партком секретаре Воронцов, киресенчә, бүгенге көн мәшәкате белән яшәргә өйрәнгән кеше иде, бөтен дәлилләрне ачып салып кына аны ышандырып була һәм шул чакта гына ул янып-көеп идеягә ябышучылардан иде. Шундый нәтиҗәгә килде Кадыйр, партком секретаре белән сүзне шунда туктатырга булды.
Воронцов ишеккә таба кузгалды.
— һавадагы торнага өмет итеп, кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк, Кадыйр Сөнгатович.
— Ахмак идея белән мавыгасыз дип уйлавыгыз түгелдер бит, иптәш Воронцов?
— Юк, алай дип әйтәсем килми, һәрхәлдә, ниндидер нәтиҗә ясауны ашыктырмаска дияр идем. Бер хакыйкать бар,— диде Воронцов кабинет уртасында тукталып.— Ни отышлы идея дә ахырынача уйланыл- гаи, җитлеккән булырга тиеш.
— Ашыгырга, нәкъ менә ашыгырга, чаң сугарга кирәк безгә, Владимир Поликарпович. Ятма сүнә бит. сүнә! Шул ысул үзе тора-бара кулдагы чыпчык булып калмагае, киләчәк бәлки шуны күрсәтер. Кеше һәр чак өмет белән яшәргә, әнә шул һавадагы торнаны тот\ турында уйларга тиеш, — диде Кадыйр. Идарәне промысел итәргә теш кысып җыенып йөрүчеләр бар. Кул кушырып шуны көтеп утырыйкмы?
— Танышып чыгыйк, активны җыеп фикер алышыйк, аннары күз күрер, һәр ятма үзенә бер төрле. Аларның һәммәсенә бер үлчәм белән килеп булмый. Кадыйр Сөнгатович. Кулай идея икән, мине беләсез, бу эшкә тешем-тырнагым белән ябышачакмын.
... Өенә атлаганда Кадыйр нинди йөгәнсез хыял белән эш башлап җибәрүенә, ниһаять, төшенде. Ул өч кеше арасында булып алган сөй
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИ БУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
ләшүгә анализ ясарга тырышты, ләкин үзе үк күкрәк кага-кага яклаган идеянең ныклыгына һич кенә дә инана алмады. «Күрче, җитмәсә бит Воронцовны ышандырырга керештем. — дип уйлады ул партком сек- ретаренең кинаяле чыраен күз алдыннан җуя алмый аптырап. Ул миңа, әлбәттә, ышанмады». Юл буена шул уйларыннан арына алмады, үтүче-сүтүчеләрне күрмәде, гүя ул тротуар җәйгән урамнан түгел, кыр юлыннан атлый иде. «Хәер, нигә соң Сибирцев идеяне ишетү белән кабул итте, киләчәген ачык күзалладымы? — дип, уен дәвам итте Кадыйр. — Нинди аңламаслык сер бар бу ике кешедә»...
Әмиров үзалдына сөйләнә башлавын сизми дә калды, ул әле булса Воронцов белән бәхәсләшә иде:
«Бу идеяне тормышка ашыруга мин көчемне жәлләмәячәкмен».
«Ләкин барыбер ашыкмаска кирәк», — ди Воронцов.
«Мин сезне аңламыйм, — дип сүзгә кушыла Сибирцев.—Әллә сон сез башка бер идарәдә эшлисезме. Владимир Поликарпович. Бу ни дигән сүз инде! Ятма сүнә, үлә һәм ул үлемне кичектереп була, яман чирле авыруны операция өстәленә салырга җыенабыз, бу идея исә аңа — хирург, ятмага яңа сулыш, яңа тормыш бирүче. Ятма арыды, алҗыды, аңа ял бирергә кирәк. Менә нәрсәгә-төшендем мин кинәт кенә».
«Ятманың язмышын кеше гомере белән чагыштыруны мин аңламыйм һәм аңларга да теләмим, һәр идея техник яктан дәлнлләнгән булырга тиеш, шуны гына беләм мин».
«Мин инде монда унбиш ел баш геолог булып эшлим, бу ятма — минем тормышым, үзем ул, Владимир Поликарпович. Нинди генә прогрессив ысуллар белән эшкәртмик катламны, әмма разведка күрсәткән запасның илле процентыннан артыгы җирдә калып бара. Ә бу метод, бу ысул ниндидер күләмдә шушы калган нефтьне алырга ярдәм итәргә тиеш. Мәгълүм ки, катламда басым арткан саен андагы нефть калдыклары бер төбәккә җыела башлый һәм бу процесс бик акрын дәвам итә, ана вакыт кирәк. Катламда ике төрле сыекча арасында мәңгелек көрәш бара. Аның берсе су, ул җитезрәк, хәрәкәтчәнрәк — хәтта катламнан катламга күчә. Нәкъ менә шул чакта катламдагы салмак, акрын хәрәкәт итүче нефть «күлләре» томаланып кала. Ә без ятмадан нефтьне суыртабыз да суыртабыз һ.әм шуның белән жир маена бер төбәккә җыелырга мөмкинлек бирмибез. Иш-ишкә, төс-төскә омтыла диләр, Владимир Поликарпович».
Капканы ачып ишегалдына кергәндә ул һаман да үз кабинетында- гыдай бәхәсләшә иде әле. Картлар сыман үзалдына сөйләнә-сөйләнә кайтып кергән ирен күрүгә, ишегалдында агач төпләрен йомшартып маташкан Зөһрә көрәгенә таянды да:
— Нишләвең бу, Чөгәдәй кебек мыгырдап кайтасың? — дип аптырап алды.
— Нәүфәл өйдәме? — дип сорады Кадыйр, әйтерсең ул хатынының кинәясен ишетмәде дә.
— Нидер язып утыра.
Кадыйр туктамыйча атлый бирде һәм энесе яшәгән бүлмәгә ашыга- кабалана узды.
6
Телефон аның өчен бүген илаһи бер көчкә ия кебек тоела башлады. Идрисов мондагы хәлләрне, һичшиксез, Кудрявцевка җиткергәндер һәм Берләшмәнең нефть җыю бүлеге начальнигы Кадыйрга шалтыратырга чират җиткәнне генә көтәдер. Әлбәттә, шулай. Кадыйр нишләргә тиеш соң бу очракта? Воронцов диссертацияне укып чыкты, технологик
схемалар белән танышты, әмма һаман кисеп кенә сүзен әйткәне юк. Дөрес, баш геолог Сибирцев рухын төшерми, жаны-тәне белән шул ысулны сынап карыйк дип кыстый, ләкин аннан гына ни файда, исеме бармы ул Сибирцевның Берләшмә тирәсендә, кешегә күрсәтерлек эше бармы? Белмиләр аны, белгәннәре дә булмады. Күкерт кислотасы белән женләнеп йөрде, әле дә булса йөри бирә бирүен, әмма тәкъдимне кабул итәргә нигәдер ашыкмыйлар. Район тау-техиик инспекциясе кире 1 каккач Берләшмәдә утыручылар ана вето салды. Ә хәзер әнә шул Си- $ бирцевның Нәүфәл идеясе белән башы әйләнде, бүген приказ язып £ бирсәгез, Сөнгатович. иртәгә үк керешәбез бу эшкә дип котырта. а.
Тынып-сузып телефон шалтырады. %
— Алло, тыңлыйм. Исәнме! х
Телефонда Кудрявцев иде. Ул Кадыйрны элекке вакытлардагы ке- ♦ бек ашыктырмады: «Хәзер үк килеп жит!» — дип тә әйтмәде, «Килеп = чык әле. Кадыйр, киңәшәсе нәрсәләр бар», — гына диде.
Кадыйр, трубкадан кулын алмыйча, бер тын уйланып торды, аннары житез хәрәкәтләр белән ишеккә таба кузгалды, ләкин, нидер исенә > төшеп, шкаф янына тукталды, плащын алып беләгенә салды һәм чы- " гарга юнәлде. Секретаре ягына чыккач, ул:
— Бүген булмамдыр, сорап килүчеләр көтмәсен,— диде.
— Бер приказга кул куеп китегезче, Кадыйр Сөнгатович. Вәгыйз *
Исламович кул куярга теләмәде. Ул кешеләрне начальник үзе алган. с имзаны да үзе салсын ди. з
Кадыйр өстәл янына борылды да приказны алып укып чыкты. Баш - инженерга ул, скважиналарны группалап теркәү эшенә бригада оеш- и тыру турында приказ язарга, бригадага өлкән инженер итеп Әмиров ® Нәүфәлне билгеләргә дигән киңәш-боерык биргән иде. Идрисов аның * алдында ук приказны язып утырган булды, әмма ул, машинкада басылып, өстәлгә яткач, баш инженер нигәдер кинәт икенче уйга килеп приказга кул куюдан баш тарткан.
— Алай икән, — днп куйды Кадыйр үзалдына. — Ярый, бир әле ручка. Бүген үк элеп куй. Копиясен автоматчылар цехына жнбәр.
Гадәти кояшлы көн. Агачлар куе яшел яфракларын кояшка каршы куеп, шифалы нур жыялар. Кадыйр нигәдер ашыкты, исәбе барысын берьюлы хәл итәргә идеме, машинага утыруга шоферына:
— Әлмәткә, тизрәк тот. — диде.
Җете кара төстәге «Волга» олы юлга төште һәм тыгыз һаваны ерып, алга омтылды. Шул уңайга Кадыйрның гомер Хәтирәләренә бәйле уй жебе янә ялганып китте.
Нигәдер язмыш аларны гел бергә йөртте. Кадыйр Виталийны күрәлмады. шул ук вакытта, сусыз яши алмаган балык шикелле, үзе үк аңа тартылды. Бәйдәге жәнлектәй, Кудрявцев кая барса, шунда булды. Каядыр читкә юл алырга рухи көче жнтмәдс. чөнки монда. Виталий янында. Наташа бар иде. Әйе, ул хатынны Кадыйр гомере буена яратты. Әмма аның яратканы башка берәү белән яши иде. Очрашкан чаклары да булды, булмады түгел, нәкъ менә шул минутлар ана тиңсез бәхет китерде. Хатынның ягымлы карашы, аңа карата булган үзгәрәк мөлаем мөнәсәбәте болай да сөю-яратуга көйләнгән ирнең күңелен айкап-уйнатып жнбәргәләде. Шундый мәлләрдә ул үзен гаять дәрә- жәдә бәхетле итеп тойды, шундый очрашулардан соң Кадыйрга ул да бер аны гына яратадыр, аның өчен генә сагышланадыр кебек тоела иде. Килер бер вакыт, бер мәл. сөйгәне үзе үк аның күкрәгенә килеп капланыр һәм. бик ихтимал, яшьлек хаталары өчен гафу үтенер. ул гынамы, бергә булуларын теләр сыман тоела башлый иде. Хикмәтле хәл. Кадыйр һәр чак аны күрергә жай эзләде. Җай килгән чаклары да булды, әмма барыбер күзгә-күз карашып аңлашу бәхете Кадыйрга тимәде. Хак анысы, һәр очрашулары күңеленә үзе дә аң
лап бетермәгән дәрт, якты өмет өстәде. Әмма сонгы чиктә Наташа аны барыбер яшьлек дусты итеп кенә кабул итте, Кадыйрның, гитара кылыдай гел аны сөюгә көйләнгән күңелен хатын аңламады, аңлапмы якын җибәрмәде. Шуңа күрәме, Кадыйрда бу хатынга карата һәр чак ике тойгы яшәде: үткәннәргә үпкә һәм, ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, йөрәгендәге шушы хатынга карата булган сүнмәс вә сүрелмәс хис ялкыны. Ләкин бер хакыйкатьне искә алмады ул: якты дөньяга килгән һәм унҗиде яше тулып узган һәр кыз иртәме-соңгы, мәхәббәт ашамы, вакыт җитепме барыбер кияүгә чыга, бала таба һәм нәкъ менә шунда инде аның матди дөньяга карашы да үзгәрә. Инде аңа матур гына гаилә корырга да насыйп булган икән, Наташа да. мөгаен, яшьлек мәхәббәтен изге бер истәлек итеп кенә- исенә төшерәдер. Ә бит теге вакытта, Кадыйр аны яратып йөргәндә, Губкин исемендәге нефть институты студенткасы Наташа Жукова, мөгаен, якты уй-хисләр белән генә яшәгәндер, аның өчен киләчәк тормыш гүзәл бер романтик моң булып күренгәндер.
Онытты микәнни? Очрашуларын, иңгә-иң куеп, сәгатьләр буена киләчәк турында сөйләшеп утыруларын онытты микәнни?
Ә Кадыйр аны һаман исә оныта алмый изалана.
Әле менә, Кудрявцев янына барырга чыккач та, ул тагын Наташа- ны исенә төшерде. Шул исем тел очына килүгә, Кадыйр һәр чак иң кадерле әйберен югалткан сыман, сыкрап куя, күңеле актарылып китәр дәрәҗәдә үкенү тоя. Ә бит ул хәлләрдән соң ничәмә-ничә еллар узды инде, күпме сулар акты инде. Ул арада Наташа иргә чыгып малай тапты. Кадыйр өйләнде — менә дигән чибәр кыз үстерәләр. Хәзер инде әнә шул балалар бер-берсен яратышып йөри... Ә Кадыйрның Наташага булган мәхәббәте сүрелми генә бит. Шуңа карамастан, Кадыйр моның турында Наташага ни дә булса әйтергә җөрьәт итмәде. Ул аңлый иде: алар икесе дә инде ул яшьләреннән узганнар — Наташаның улы Әлмәт нефтьчеләр институтының икенче курсында укый, Кадыйрның кызы быел унны тәмамлаячак.
Бу дөньяда бар кеше дә үлеп яраткан кешесе белән генә яшәми, язмыш, аерата яшь чакта, шаяручан, алдаучан, һәм, шул ук вакытта, алданучаи була. Шуңа күрәме, нәкъ менә шул хакыйкатьне аңлагангамы, Кадыйр үз язмышына үкенмәде, ул чаклы сыкрап рәнҗемәде, күңелендә шушы язмышы белән һәр чак кнлешмәүчәнлек уе яшәсә дә, бу хис, бу уй беркайчан да аның җанын ниндидер кискен хәлләргә котыртмады, киресенчә, сабыр итәргә, ирешкәненә риза булырга өндәде.
Наташа турында бик күп уйлангангамы, аның исемен гелән-гелән тәкрарлагангамы, язмыш аның белән тагын бер шаярып алды. Бу хәл Кара диңгез буенда, Зөһрә белән ялга баргач булды.
Көннәрдән бер көнне алар тыныч кына ял итеп яткан йортка улы белән Наташа килеп төште.
Очрашу-күрешүләр гадәттәгечә булды, Кадыйр аны хатыны Зөһрә белән таныштырды һәм ике хатын бик тиз дуслашып киттеләр, тора- бара аларны аерып булмый башлады. Бу хәлгә Кадыйрның эче тырналса да, килеште тагын, чынлап та ир уртасы булудан узып барган һәм инде җитеп килгән кыз үстергән атага яшьлек мәхәббәте белән яну килешмәстәй бер хәл булып тоелды. Ләкин йөрәк дигәнең аклануга гына йөз тоткан бу дәлилләрне исәпкә алырга теләмәде, Наташа белән икәүдән-икәү генә калуларын теләде. Кадыйр тәмам йокыдан калды, төннәрен бер яктан икенче якка әйләнә-тулгалана ятты, Кара диңгез буена бер үзе генә килмәвенә үкенеп бетә алмады, җаны актарылып- тиргәлде. Ә бит аның биредә Зөһрәсез ял иткән җәйләре дә булгалады, килеп төшмәде шул чакларда Наташа язгы кошлар кебек сагындырып...
Институтта уртача укыды Кадыйр, берәүләр кебек атылып алга чыкмады, шулай да дипломын яхшы билгесенә яклады. Дипломны ана Наташа язышты. Икәүдән-икәү генә бер бүлмәдә утыралар, яза-яза арыгач, музыка тыңларлар, ул да түгел, шау-гөр килеп биергә тотынырлар иде. Янә бер нәрсәне беләләр иде курсташ студентлар: геология ф бүлеге студенткасы Наташа Жукова ике егетне күзеннән яздырмый, _ ләкин әле кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен тәгаен хәл иткәне юк, сер итеп £ йөртә. Кызның кемне сайлаячагын егетләр дә белмиләр иде: Виталийга g да, Кадыйрга да соңгы көнгә кадәр өзеп, кенә сүз әйтмәде Наташа. к Бәлкем соңгы минутына кадәр икеләнеп йөргәндер?.. Бәлкем... £
Кадыйрны уйлары Наташа белән яратышып йөргән чакларга алып 5 китә һәм ул янә үзалдына: «Наташа, нигә соң әле без кавыша алма- х дык, кем комачаулады?» — дип куя. Әмма ана кем жавап бирсен?! ♦ Соңгарып килгән бу сагышлы газап-үкенүләрнең ахыр чиктә бер рәхә- = те — Наташаны күрү, аның белән сөйләшү бәхете килгәч, йөрәгенең - күкрәгенә сыймас дәрәҗәгә җитеп дулкынлануын тыя алмаудан тәмам гаҗиз калган иде ул. *
Исендә, барысы да исендә, югыйсә... £
Машина, җилне куып җитәргә теләгәндәй, Әлмәткә очты, ә Кадыйр- ю ның хәтер кәтүге сүтелә торды. ®
Практиканы алар Урал якларындагы бер авылда уздылар. Эшкә и һәр көн тар гына инеш аша чыгып йөрелде. Беренче көннән үк егетләр с кызларны инеш аша кулларына күтәреп чыгара торган булып киттеләр, э Башта кем-кемнсң янына туры килсә, кызны шул күтәреп алып чыга £ иде, соңга таба кызлар сайлана башладылар, хәтта; «Кадыйр, җитәр, с гел Наташаны гына чыгарма, иртәгә мине чыгарырсың»,— дип чыт- ® лыкланучылар да булгалады. Ләкин Наташа баштан ук Кадыйрны сайлаган иде, егетне берәүгә дә бирмәде. Шул көннән инеш кичү бер уенга әверелеп китте. Башкаларга караганда җилкәлерәк, тазарак булган Кадыйр Наташаны инеш аша бик ансат чыгарды. Группа старостасы Кудрявцев яше белән дә, тормышның ыгы-зыгысын аңлавы белән дә тәҗрибәлерәк иде, бу хәлгә ирония белән карарга тырышты, әмма мондый дәвамлы уен ана ошап җитмәде, күрәсең. Ул берничә тапкыр Кадыйрга аркылы төште, ләкин Наташа уенын-чынын бергә кушып: «Юк инде, Виталий, мин Кадыйрга ышанарак төшәм», — дип, бүселеп килгән егетне шып туктатты. Әй, ул инеш аша чыгулар! Кадыйр Наташаны кулына күтәреп алыр иде... китәр иде шунда чыр-чулар, чытлыкланулар, һаваланулар — студенткалар түгел, хан кызлары диярсең. Наташа Кадыйрның муеныннан кочаклап алыр иде дә:
— Ну, Кадыйр, поехали!—дип команда бирер иде, үзе йомшак коңгырт чәчләре белән егетнең битен кытыклап, аннары тагы да иләсләнә төшеп: — Ой, ой, егасың ич. егасың, Кадыйрчик! — дип кайнар сулышы белән егетнең муенын пешерер, шул чакта кызның чынаяктай ак бит очлары алсуланып, балкып китәр иде. Шул хис ялкынына эләгеп, кыюлана төшкән Кадыйр Наташаның битеннән үбәргә теләсә, кыз аңа пышылдап кына «Кич белән, яме...» — дип, егетнең болай да ярсынган күңеленә әллә ниткән коткылар салыр иде.
Шул исерткеч пышылдаудан соң, бер тапкыр Кадыйр сабырын җуеп:
— Апкнтнмме үзеңне Казанга тикле шулай? — дигән иде.
Ә Наташа зәп-зәңгәр күзләрен кыса төште, әллә юри, әллә чын- чынлап:
_ Апкит, Кадыйр, апкит әле, — дия-дня канатланып көлергә тотынган иде.
Әйе, Виталий Кудрявцев Кадыйрны шунда ук яратмады, бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, Кадыйр да апа шундый ук «мәхәббәт» белән җавап кайтарды. Виталийга Кадыйрны яратырлык та түгел иде
шул. Кудрявцевның Наташа Жукова артыннан йөргән чагы, ә кыз аңа гел игътибар итми башлады, һәр вакыт Әмиров белән бергә... Бәлкем бу мавыгып алу кызның үзенә күрә бер хәйләсе булгандыр. Наташа- ның үзен яратуын белеп алгач, Виталий кәпрәя, эреләнә башламасын дип юри шулай кыланса гаҗәпмени. Үзенә күрә бер тактика. Шулай булуы бик ихтимал, чөнки соңыннан барыбер Кудрявцевны сайлады бит!..
Янә бер хәл бик ачык хәтерендә саклана: алар бер бүлмәдә, китапханәнең бер өстәле артында мыштым гына, иңне-иңгә терәп утырып, диплом өчен материал җыялар. Шул чакта башлары-башка орынып китә, ә алар моны сизмиләр дә. Утыра торгач, Наташа, башын артка чөеп, коңгырт чәчләрен селкеп җибәрер һәм алар күзгә-күз карашып алырлар иде. Кыз энҗедәй тезелеп киткән ак тешләрен күрсәтеп серле генә елмаер. Шул караштан, елмаюдан тәмам гаҗиз калган Кадыйр бу матди дөньяда үзләре генә булуын онытып, кызның бит очларын үбеп алыр иде. Наташа аңа үпкәләми, бармак яный һәм Кадыйрның чәчен туздырып ташлый иде.
Хәтерендә, барысы да хәтерендә. Теге чакта, инеш аша чыкканда, беренче тапкыр үбешүләре дә, кич белән янә очрашып татлы мәхәббәт дәрьясына чумулары да — барысы да хәтерендә... Иртәгәме, берсекөнгәме Виталийга кияүгә чыгам дигәндә, көтмәгәндә бүлмәсенә Наташа- ның килеп керүе дә, ул кергәч үзенең ни кылырга белми өтәләнеп алуы да хәтердә. Шунда ул янә бер ачык авызлык күрсәтте бугай. Килеп кергән җайга Наташа аның янына узды, янәшәсенә утырды.
— Чакыр әле бер ресторанга, Кадыйр, һич югы, кинога дәш,— диде кыз нигәдер ачыргаланып. — Чакыр әле бер!
Кыю иде Мәскәү кызы, ләкин егетне барыбер аңлап бетермәгән икән. Каян килсен инде чит-ят җирләрдә такы-токы стипендиягә укып яткан студентка ресторанга кызлар чакырыр акчалар. Кадыйр шунда кызарынды, бүртенде, ләкин авызын ачып ләм-мим сүз әйтә алмады.
— Ярый, син мине яратасыңмы хет. Кадыйр? Яратсаң, үп, алайса, үп! Мин китәм хәзер, ишетәсеңме, Кадыйр, китәм!
— Әйдә ресторанга!
Бер тапкыр гына ресторанга кереп чыгарлык акчасы, әлбәттә, бар иде Кадыйрның, ул кызны чын күңеленнән чакырды, кыланып тормады.
— Кирәкмәс, — диде кыз бөтенләй кәефе кырылып. — Кирәкмәс, мин болай гына, уйнап кына әйттем. — Ул башын күтәрде, егетнең күзләренә карады. — Мин кияүгә чыгам, Кадыйр...
Беренче тапкыр язмыш аңа шунда аяк чалды.
Икенчесе Кара диңгез буенда булды. Билгеле, һәр хатынга хас көйләшү сыйфаты Зөһрәгә дә ят нәрсә түгел иде. ул иренең Наташага йотлыгып карап торуын күрә-күзәтә килде. Ләкин Кадыйрга комачауламады, киресенчә, иренең Наташага шулай каравын күргән саен үзалдына уфтанып кына куяр иде. Ире аны яратмаганнан түгел, Кадыйрның яшьлектә булган романтик мәхәббәтен әлегә кадәр сүрелдерми саклавына уфтанган иде хатын. Ә бит ире аны да ярата. Ләкин баш- качарак, үзгәчә... Үкенеп, үртәнеп куя Зөһрә кайчак. Яшьлегендә ул гомергә истә калырлык мәхәббәт кичермәде. Зөһрә өчен ул бер булды — Кадыйр. Шул ук вакытта ул, тәҗрибәле хатын-кыз буларак, На-таша өчен Кадыйрның шулай өзгәләнүен, дөресрәге, өтәләнүен чынга да ала алмады. Шуңа күрәме, бер тапкыр. Кадыйр шулай авызын ачып Наташага карап торганда, Зөһрә ирен суда йөзгән хатынга таба этеп җибәрде.
— Ниемә. авызың ачып, хәчтерүшләнеп басып торган буласың инде. бар бер йөзеп кил үзе белән...
Шомарып, төрле формага кергән эре-эре чуерташлар аякны пешерә, алар арасында диңгез суы күбекләнә, йөгереп, ашкынып килгән дул-
кын түбән тәгәрәүгә, төрле төстәге таш өсләре чуарлана, гаҗәеп матур мозаика хасил була. Кадыйр бер мәл сүзсез генә көлемсерәп басып торган Зөһрәгә әйләнеп карады, җылы диңгез суы рәхәт итеп аякларын кытыклый башлаган икенче мәлдә инде ул ярга таба ишелеп килгән дулкынга ташланды. Аннары алар бергәләп бик озак йөзеп йөрделәр, ф Наташа арый төшкәч, Кадыйр аны ярга таба этеп-этеп жибәрде. Түш тиңентен җиргә җиткәч, аяклар катыга басуга, Кадыйр Наташадан
— Уралдагы кебек күтәреп чыгарыйммы үзеңне, Наташа?—дип шаяртты.
Шул чагында Наташаны төнбоек чәчкәсенә охшаткан иде ул, гүя судан аксыл-сары резин башлык киеп Наташа чыгып килми, ә тын күлдә төнбоек чәчкә атып утыра. Бу чагыштырудан Кадыйрның йөрәге леп итеп куйды, ни кылырга, ни әйтергә белмәүдән гаҗиз калып торды.
— Теге вакыттагыча кулыма күтәреп чыгарыйммы үзеңне, Наташа?
Наташа кыйгач кашларына эленеп калган диңгез суы тамчыларын сыпырып алды, каш астыннан гына назлап-үртәбрәк әйтеп куйды
— Көньяк диңгезе барысын да гамәлдән сызып атар дип уйлавыңмы әллә, юләрем. Әнә Зөһрәң ашардай булып карап тора түгелме?!
— Бу якка таба карамый да әле ул. Әйдә инде, Наташа!—диде Кадыйр һәм ялыну-ялваруы шул хәтле чын килеп чыкты ки, Наташа бер мәлгә аңа онытылып карап торды.
— Күр син аны, һаман онытмадыңмы, әллә кылануың гынамы, Кадыйр?
— Онытмадым,— диде Кадыйр һәм үз сүзендә чынлык, хаклык күреп көлеп куйды.
Урал ягында практикада: «Наташа, Наташам!»—дип өзгәләнмәгән булса һәм әле тагын шул елларны хәтерләтеп үзе янәшәдә су эчендә басып тормаса, бәлкем Кадыйр алай дип әйтә алмаган да булыр иде. Наташа аны гомере буена зарыктырды, Кадыйр гомере буена шушы минутны көткән кебек яшәде. Тик Наташаның чын фигыленә, Урал ягындагы кебек үк, әле дә төшенә алмады ул. Кадыйр Наташаның күз карашында, ирен чите белән генә елмаюында сагаеп калу галәмәтен күрде һәм, шушы көтелмәгән очрашудан канәгатьсез калып, эчке бер сыкрану тойды. Ә бит мондый очрашуны ул зар-интизар булып көткән иде, ә ул әнә ничек килеп чыкты. Наташа кузгалып китте. Кадыйр аңа иярде. «Холык алышына, гадәт кала»,— дип уйланды ул, Наташага ияреп атлаганда. Кадыйр белә иде: Наташаның бераз кыланган чаклары да булгалый, кирәк икән, яшь кызлар кебек кыбырсый да ала ул. Егерме ел элек тә шундый иде, хәзер дә шул гадәтен ташламаган. Наташаның тәнендә су тамчылары энҗе бөртекләре кебек ялтырый, уйнаклап барган гәүдәсеннән гүзәллек сирпелә. Шул мәлдә Ка-дыйрга диңгез буендагы барлык кызынучылар, ял итүчеләр Наташага карап тора сыман тоела башлый.
— Яшь чагымда ничек яраткан булсам, әле дә шулай яратам. Ышанасыңмы шуңа?!
— Ай-Һай?...— диде аңа таба борылып Наташа һәм нигәдер шаркылдап көлеп җибәрде — рәхәтләнеп, чын күңеленнән көлде. «Хатын түгел бу, иблистер,— дип уйлый Кадыйр.— Ни тамаша үрти, тәмам җанны актара».
Кадыйр Зөһрәсе ягына күз ташлый, ләкин хатында гүяки алар кайгысы юк иде. Зөһрә изрәп, күзен йомган килеш, кояш нурларында коена.
— Мин бу сүзләрне ихлас күңелдән әйттем, Наташа!..
Наташа томырасп торган зуп-зур зәңгәр күзләре белән Кадыйрга сирпеп карады, ирнең тәне чымырдап китте, тиле кеше шикелле, шул яшендә сагышланып йөрүенә үзе дә үкенеп куйды.
МӨСЭГЫ ИТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
— Шуннан рәхәтлек аласың икән, ярата бир, Кадыйр. Тик рәнҗетмә мине, үтенеп сорыйм синнән, рәнҗетмә,—диде һәм шул тикле ягымлы-ихлас вә чын күңелдән әйтте бу сүзләрен, бу юлы инде Кадыйр үз самимилегеннән үзе көлеп җибәрде.
Кудрявцев үзендә иде, сабакташы Кадыйр килеп керүгә ул аңа ябырылды.
— Нишләвең бу синең? Утыр әле якынрак. Ни куптарып ятасың син анда? Квартал планын тутыра алмый иза чигәсең, җитмәсә, ятманы файдаланудан туктатырга исәп тотып йөрисең икән. Квартал тәмамланырга өч-дүрт атна калып барганда... Бу бит, бу бит,— Кудрявцев, ..кирәк сүз таба алмый тотлыгып торды.— Бу бит бөтен Берләшмәгә аяк чалу, Кадыйр!
— Ятманы эшкәртүдә без яңа ысул таптык. Ләкин аңа керешкән юк бит әле, нигә ул тиклем бугаз киерергә. Нәрсә, мин нинди дә булса законнарга хыянәт иттемме, әллә булмаса нефть бирүне туктаттыммы?! Хәлемнән килсә, баштан ук ятманы цикллап эшкәртергә керешкән булыр идем.
— Эһ, сиңа гына бирәсе булган икән ятмаларны эшкәртүне.
— Ә нигә, вакытында бирелгән булса, бәлкем тагын да камилрәк ысулын тапкан булыр идек.
— Кыю сөйләшәсең, ләкин дуамал кыюсыц. Ярый, бу фәлсәфәңне башка вакытка калдырып торыйк. Биреп җиткермәгән нефтьне ничек тутырырга исәбең? Нефть эшкәртү заводлары миннән чимал көтә һәм договорда күрсәтелгән күләмне, башыма таш яуса да, озатырга тиешмен. Минем хәлгә кер. Син бит боларның барысын да бик әйбәт беләсең.
— Әйт әле, Виталий, ятманы цикллап эшкәртү турында кем әйтеп өлгерде?
— Өлгерделәр менә,— дип кәефләнеп, елмаеп куйды Кудрявцев.— Ә син үл дә үрә тор, әмма квартал азагына чаклы бирәсе нефтеңне биреп бетер.— Ул кисәк кенә күтәрелде, үзе утырып торган урындык артына чыгып басты һәм урындык башын төя-төя:—Кара аны, квартал планың үтәлгән булсын. Аннары экспериментыңны үткәрерсең. Анда да бездән рөхсәт алгач кына әле.— Шуннан соң ул янә үз урынына утырды һәм якын дустына дәшкәндәй тыныч кына:—Чәй эчәргә керәсеңме? Кадыйр килеп чыкса, мине күрми китмәсен әле, дигән иде Наташа.
— Рәхмәт, вакытым тар. Иркенләбрәк килермен әле,— Кадыйр Кудрявцевның күзенә карамый гына өстәп куйды:— Нәрсә, авырып- нитеп китмәгәндер бит?
— Шулайрак шул әле, сырхаулабрак тора,— диде Кудрявцев.
Кадыйр кузгала башлады.
— Нефтьне биреп бетереп булмас. Хәтта контрольдәге скважиналардан да тоташ су килә башлады.
— Күмер катламына күч!—дип, янә тавышын күтәрә төште Кудрявцев.— Үсеп килгән даныңа үзең үк тап төшермә. Идарәң беренче квартал планын арттырып үтәде. Бу нинди бунт тагын? Башны кем катыра анда? Ниндидер туганың кайткан, диделәр. Аның идеясеме?.. Алай булгач, нигә соң Грозныйда сынап карамаган?! Синең ул энең хәйләкәр булырга охшый. Абыйсының кулы белән ут уйнатырга уйлый. Ә мин сине алдынгылар рәтенә чыгарып ятам, шул мөмкинлекне кулыңнан ычкындыру ким дигәндә юләрлек булыр иде. Күрсәт үзеңне тагын бер тапкыр. Аннары, бәлкем, яңа идарәгә дә күчерербез.
— Кайсы ягым белән күрсәтим? Ятма сүнә. Нефть алу көннән-
әле, Кадыйр. ш
— Кошка да үз оясы газиз, мин бит — кеше, күпме чирәштем шул з
идарәдә, ничәмә ел гомерем сарыф иттем. £
— Күзгә төтен җибәрмә, миңа нефть кирәк, нефть кирәк. План, и план һәм тагын бер тапкыр план! Шуны гына уйларга тиешсең син! ®
— Аңлашылды. Мин китим инде.
— Зөһрәгә сәлам юлла. Эш эш белән дигәндәй...
Ләкин Әмиров аның соңгы сүзләрен ишетте дә, ишетмәде дә, аның күңеленә гүя кара болыт төште. Кадыйр ашыга-кабалана коридорга чыкты һәм башына эшләпәсен дә кияргә онытып, урамга атлады. Тышта кыеклап салкын яңгыр ява иде, аны да сизмәде. Машинага утыргач та ул бик озак тынычлана алмады, кайтканда машинасын тәмам акрынайткан шоферына төксе итеп:
— Куала бераз, туйдан кайтмыйбыз ич,— диде. Аннары үзалдына — Тәмам кәефне бозды, тинтәк,— дип куйды.— План, план, имеш. Нәрсә ул минем бугазга баса, ни хакы бар!—дип һаман тынычлана алмый кайтты.
Машина ыжгырып үр менә башлады, кара-күгелҗем тасмадай сузылган асфальт машинаны үзе суыра шикелле, кайчак юл өстендә дулкыннар сикерешкән кебек күренә башлый. Үр менгәч йөз кырык километр белән элдерә башлаган шоферны тыя төшәргә теләп, Кадыйр тамак кырды. Бу аның: «Кара аны, чәпәлеп куюыбыз бар»,— диюе иде.
7
Тәнзиләнең сүзләре Нәүфәл йөрәгенә агулы ук булып кадалды, ә агуы аның белән дуслашырга ният иткән башка хатыннарга да җитә иде—буйдак ир аларның һәр эшендә я мәкер, я хәйлә күрде. Тормышның кырыс чынбарлыгы аңа һаман-һаман каты орынып торудан аның күңеле кимсенде, кемгәдер ачуы чыкты. Тормыш беркайчан да аның башыннан сыйпамады, шуңамы, ул үз тирәсендә әвәрә килгән кешеләрнең кимчелекләрен җиңелрәк кичерде, ләкин Тәнзиләне кичерә алмады, аның белән исәбе башка иде.
Төшке аш вакытында автоматчылар бригадиры Нәүфәл Әмиров
з «к У.» м 10.
көн кими бара, ә син нефть даулыйсың. Ятманы яна ысул белән эшкәртеп карарга исәп, синең фатихаң кирәк.
— Кара, ничек сөйләшә. Ятма кадәр ятманы туктатып тормакчы. Яңа ысул, имеш. Сим-сим, ишегеңне ач, сандыгыңдагы актык хәзинәңне алабыз димәкчеме? Белгәнемчә, дөньядагы иң прогрессив ысул— катламга су кудыру булды, бу өлкәдә башканы мин ишетергә дә, күрергә дә теләмим. Калдыкны кысрыклау өчен син миңа яңа матдәләр, яңа җисемнәр тап, җегәр көчен арттыр катламның. Ә бит синең баш инженерың акыллырак булып чыкты. Ул, заман кешесе, сүнеп барган ятма белән чирәшмәскә куша һәм мин аның белән килешәм. Идарәне промысел итеп калдыруга беренче булып ул рапорт китерде. Дөрес, мин аны әлегә тоткарлап торам һәм, әйтер идем моны, синең өчен эшлим. Моннан ары да шулай үҗәтләнеп маташасың икән, рапортны момент ходка җибәрәчәкмен. Ишетсен колагың!
— Рәхмәт, кайгыртуың өчен... Тик хикмәт андамыни, Виталий. Хикмәт бит ятма сүнүдә. Бу методны кулланып без шуннан миллионнарча тонна өстәмә нефть алачакбыз.
— Алачакбыз? Аны әллә бирәсең, әллә юк әле син. Кыскасы, квар тал планы үтисең, калганы минем эш. Инде үтәмисең икән, идарәңне промысел итеп калдыруга министрлыкка рапортны үзем бирәм. Хәер, без аны үзебез дә хәл итә алабыз. Син алай тырпаерга гына торма
ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТСР ЯРЛАРЫ
33
урман буена урнашкан вагоннан чыкты да бөдрәләнеп утырган каеннарга таба китте. Егетләрнең бер ишесе вагон күләгәсендә тәмәке көйрәтә, кайберләре шахмат уйный яки домино суга, кайсыберсе, яшел чирәмгә ятып, китап укый. Унике кешелек бригада менә айдан артык инде скважиналарны бергәләп файдалану җайланмасын корып ята. Ун-унбиш скважинаны бергә, бер трапка томалап бәйләргә рөхсәт алгач, Нәүфәл өйгә бөтенләй кайтмас булды. Шуны башлап җибәргәч, алар янына килеп йөргән баш инженер Идрисов бу эш белән техник фәннәр докторы Троянов шөгыльләнүе турында сүз кузгатты. Автоматчылар бригадасын оештыруны баштан ук хупламаган Идри- совның болай өтәләнеп йөрүе сәеррәк иде сәерен, ләкин Нәүфәл мона игътибар итмәде. Ул яктан килгәндә, аның корылмасында да кайбер кимчелекләр булуы бар иде. Ә инде фәннәр докторы корылманы камилләштерүдә бергәләп эшлик дисә, Нәүфәл бу тәкъдимне бик рәхәтләнеп кабул итәчәк. Иллә баш инженер әйткән Троянов нигәдер алар янына килергә ашыкмый иде. Скважиналарны бер трапка бәйләп кору юнәлешендә эшләүчеләр бер алар гына түгел, күрәсең. Ә көннәр үтә. ике скважинаны гына бәйлисе калып бара, шушы арада килеп чыкса да, соң булмас кебек. Килеп, эшлекле тәкъдимнәр әйтсә, «Спутник» корылмасы моннан отар гына иде. «Әллә соң үземә барып кайтыргамы?—дип уйлады Нәүфәл.— Ерак ара түгел, аннары ул бит доктор, дәрәҗәле кеше».
Июнь кояшы рәхәт итеп арканы кыздыра, урман буендагы чирәмдә төрле төстәге күбәләкләр биешә, ул да түгел, колак яныннан гына төклетура гөжләп уза, кыяк-җилпәзәсен кояшка җәеп салган сары башлы кыр ромашкасында бал корты кайнаша. Нәүфәл урман эченә атлады. Биредә дымсурак, тыгыз һава күкрәкне киңәйтеп, үпкәгә тула, аяк астында — мәңге кысыр абага үләне, соңгы тапкыр дөнья күрергә чыккан зөбәрҗәт алкаларын тәлгәшләп тезгән хуш исле ландыш.
Нәүфәл ак каеннарның берсенә сөялә һәм йөрәге дөп-дөп тибә башлавын тоя. Нигә ярсып китте әле бу йөрәк дигәнең? Нинди җир бу, алда нинди таныш алан? Шул бит, шул! Шул аланда алар кулга-кул тотынышып йөргәннәр, хәтфә үләндә зәңгәр күккә карап ятканнар иде. Нәүфәл шунда Халисәнең кулын йөрәк турына куйган иде — янәсе. тыңла әле, ничек тибә! Чынлап та, ярсып-ярсып, чабыштан килгән аргамакныкыдай дөпелди иде ул. Хәтерендә, моны сизгән Халисә терсәгенә таянып күтәрелә төште, елмая-көлә Нәүфәлпең күзләренә карады. Халисәнең күзләре куе-кара чәй кебек иде. Якты көндә, зәң-гәр күк йөзенең аязлыгында, яшел аланның чагылышында бу күзләр салават күпере сыман нурланып киттеләр. Шунда Нәүфәл дә терсәгенә таянып күтәрелде, аннары торып ук басты, хуш исле үлән-чәчкә арасыннан кызга да торырга ярдәм итте. Шунда, нәкъ менә шунда күзләр кисеште, иреннәргә гүя ут капты. Беренче тапкыр алар шунда, шушы аланда үбештеләр. Ничек атадылар соң әле шуннан соң бу аланны? Кыңгыраулы алан. Әйе, әйе. Кыңгыраулы дип исем бирделәр. Алан тулып кыңгырау чәчәкләре үсә иде. Китәр алдыннан Нәүфәл чәчәкләр җыйды һәм Халисәгә бирде. Әле булса исендә. Халисә чәчәкләрне кочагына алды да, бал корты сыман, борынын чәчкә бәйләме эченә төртте, күзләрен йомды һәм, исереп китүен аңлатырга теләп, авып китә язды, Нәүфәл аны көчкә тотып өлгерде, аннары икесе дә көлешергә тотындылар. Гомумән, юк кына нәрсәдән дә көләргә сәбәп табалар иде алар.
Нәүфәл, каеннан аерылып, тураеп басты, чалт аяз күк йөзенә карады. Бөдрә каен очлары арасыннан аяк астына кояш нурлары үтеп керә һәм алар, көмеш тәңкәгә әверелеп, зыңлап китәләр кебек. Нәрсә бу, кинәт кенә хисләнеп китүдән шулаймы? Шушы таныш аланны
«үргәчме әллә?.. Тукта, сабыр ит. Бер дә юктан гына түгел бу. һаман аны шулай яратуданмы әллә? «Мин аны яратам, әле булса яратам. Тик ул кияүдә бит, күптән инде кияүдә. Кемдә? Яшьлек дустың Гайсадә. Кайчандыр, мыек йоны тибеп чыга башлаган вакытта, тана хәтле эт янында ташлап калдырып китүче классташ Гайсәдә!..» ф
Нәүфәл янә аяк астына карый, һични күрмәс күзләре белән карый, тик бераз торгач кына күрә башлый. «Күрче, аяк янымда ук кыңгы- Е pay чәчәге». Иелде, әмма кагылмады. Зәңгәр чәчәкләр боегып башла- | рын игәннәр, кагылдың исә, көмеш кыңгырау чыңнары чыгар ши- £ келле. «Мин аны моңа кадәр нәфрәт хисе тәэсирендә генә күңел тү- £ рендә йөртәм дип уйлый идем. Мин аны яратам икән бит, әле дә бул- £ са өзелеп сөям икән бит! Димәк, мин аны күрергә тиешмен. Бүгенме, х иртәгә.ме—шарт итеп куймыйм, әмма барыбер мин аны күрергә тиеш» ♦
Кемдер аңа: «Кеше күңеле — хәзинә, андагы истәлекләрне әрәм- = шәрәм иттеңме, кадерен җибәрдеңме, бик тиз рухи бөлгенлеккә төшә- = чәксең»,— дип әйткән нде. Әллә соң?.. ~
Нәүфәл янә ак каенга сөялде, хис тулы күз карашы кыңгырау > чәчәкләрдә. Шунда ук Кыңгыраулы аланда йөрүче ак күлмәк кигән “ берәүне күрде, йөрәге тагын күкрәгенә сыймас дәрәҗәгә җитеп ти- 2 бәргә тотынды. Шушы истәлекле уйлар, кинәт кенә Кыңгыраулы аланда пәйда булган хатын-кыз аны гүя күккә күтәреп менеп китте; ул, * татлы шәраб эчкәннән соң кисәк кенә исереп киткәндәй, Кыңгыраулы £ аланга таба берничә адым ясады, тик шунда ук тораташтай катып з калды. Чәчәкләр җыеп йөргән ак күлмәкле хатын-кызда ул аның ча- £ лымнарын, йөреш-кыяфәтен күрде, хәтта күксел-кара чәчләре дә нәкъ о аныкыча иңбашларына таралып төшкән иде. Икенче мәлдә аңа ул ® җир кызы булып түгел, күктән иңгән фәрештә булып тоелды. Юк, 5 алай да түгел, кинәт кенә Кыңгыраулы аланда пәйда булган тылсымлы кыз — ак каеннарның берсе икән, гүя чәчләрен иңбашына сибеп утырган каеннарның берсе кузгалып киткән дә үзенә яңа иптәш эзли.
Нәүфәлнең бөтен тәне калтырый башлады, ул, аяк астын тоймас хәлгә җитеп, акрын гына җиргә шуышты. Ак каенның юка тузы аркасын сыдырды, ул аны сизмәде, тоймады каеннар арасыннан җир естенә коелган «көмеш тәңкәләр», аланда чәчәкләр җыеп йөргән ак күлмәкле кыз, башын түбән игән зәңгәр кыңгырау чәчәге, тирә-юньдәге һәммә нәрсә бер мизгелдә күз алдыннан юкка чыкты—ул җиргә утырды, башын тезләренә салды һәм, мәрткә киткән бер рәвештә, уйга чумды.
...Кайчан бер-берсенә тартылып куйдылар алар? Кайчан аңа карата Нәүфәл күңелендә үсмерләргә хас ярсу гыйшык уты кабынды? Фехтованиега йөри башлагачмы? Тәгаен шунда. Әле булса хәтерендә, Нәүфәлнең рапира тота белмәвеннән Халисәнең башта тәмам гайрәте чикте. Нәүфәл еш ялгышты, нервыланды, каушады, аның җайсыз һәм килбәтсез хәрәкәтләреннән Халисә соңынтын эче катып көлде. Рапирачылар ярышында берничә тапкырлар катнашкан кыз гаять оста алыша, Нәүфәлнең рапирасын читкә атып кына тора иде.
— Ә син аны кысып тотма, әүвәл гәүдәңне сакла, җитезрәк тайпыл, җитезрәк,— дип хәленә кергән булды кыз. Нәүфәл аңа тагын, тагын ташланды, әмма җитез мушкетер кызны бер тапкыр да кадый алмады. Шул вакыт алар янына тренер килде. Ул аларның көрәшләренә карап торды торды да
— Халисә, ишетәсеңме Ишкова, уен-көлкесез генә өйрәт әле син аны. Үзеңнең беренче көнеңне оныттыңдамынн. Ә синдә,— дип тренер Нәүфәл янына килде,— җитезлек бар, егетем. Шуңа осталык та встәлсә... Ә осталыкка ирешеп була, теләк кенә кирәк. Эмиров бит әле син?
— Әйе.
— Бик әйбәт. Тренировкалар бездә кичке сәгать алтыда башлана, шефың менә дигән, республика чемпионы,— тренер Халисә ягына күрсәтеп, күз кысып алды.— Уңышлар сиңа.
Шулай диде дә тренер китеп тә барды.
Тренировкалардан соң кайтып китер алдыннан ул аңа мушкетерлар турында китап китереп бирде.
— Укып чык. Ярдәме тими калмас.
Шул көннән алып, Нәүфәл тормышында яңа бер дөнья башланды. Тренировкаларга бару вакытын көтеп ала алмый иза чикте. Чөнки анда Халисә бар иде. Тутсылрак йөзле, кара кашлы, җете кара күзле, тал чыбыгыдай нечкә, зифа, сылу гәүдәле. Әлбәттә, кыз аңа башта һич игътибар итмәде. Ул бит республика чемпионы, ә Нәүфәл ни барысы өйрәнчек. Ләкин ул өйрәнчекләр арасыннан бик тиз аерылып чыкты. Егетнең өлгерлеген күреп алган кыз аңа карата игътибарлырак була башлады. Алышырга еш кына аның тасмасына басты, һәм: «Молодец! Шулай, көтмә дошманны, һөҗүм ит, кыюрак, кыюрак».— дип дәрт биреп торды.
Әй, ул көннәрне искә төшерсәң!.. Кайда гына бармасын, Нәүфәл таяк тоткан булыр, ул аны кулыннан да төшермәде. Иртән торса да шул. кич тә. Егет хәтта ябыкты, күз төпләренә күксел сызыклар төште. Дөрес, күзләре эчкә батуда, йокысыз ятуда башка бер сәбәп тә бар иде — егет кызга гашыйк булды. Ул аңа яратуы турында әйтмәде, аллам сакласын, икесе дә унынчыда укып йөрсәләр дә, ни әйтсәң дә, кыз чемпион иде бит. Нәүфәлнең моңсуланып калуын, үзгәрүен чемпион да сизде, ни сәбәпледер егеткә мәгънәлерәк итеп карый башлады. Нәкъ менә шул көннән алар арасында күзгә күренмәгән кызыл җеп тартылып куйды. Кичке якта, тренировкадан соң, Нәүфәл аңа ияреп чыкты, озата китте. Халисә моңа кадәр үзен һичкемнән озаттырганы юк иде.
— Мин үзем дә юлны бик яхшы беләм!—дип, кырт кисеп, озатырга бәйләнгән егетләрне суынырга мәҗбүр итә иде. Бүген исә ул да аяк астына караган да әкрен генә атлый.
— Беләсең килсә, Нәүфәл,— дип башлады кыз, — минем егетем бар. Гайсә исемле. Сезнең мәктәптә укый.
Нәүфәл Гайсәне белә иде. Ничек кенә әле! Ә теге эт вакыйгасыннан соң Нәүфәл аның белән ике айга якын сөйләшмәде. Өченче айга киткәч, Гайсәнең әтисе икенче районнан яңа квартира алды һәм алар күчеп киттеләр. Шуннан бирле күрешкәннәре юк. Чынын гына әйткәндә, күрәсе дә килми иде Нәүфәлнең ул тәкәббер дустын.
— Бергә, бер параллель класста укыдык без аның белән, беләм мин аны.
— Ә син егетем бар дигәнгә үпкәләмәдеңме? — Нәүфәл башын түбән иде, бер тын дәшми барды,— Их син, мушкетерҗан! Үпкәләдең бит!
— Беләсеңме, Халисә... Бер сүз әйтимме үзеңә.
— Әйт!
— Миңа калса, бу төр спорт кызларга бер дә килешми. Гүзәл затларга гүзәл уеннар гына хас булырга тиеш.
— Фехтование, Нәүфәл, җитезләр, кыюлар спорты.
— Ялгышасың, Халисә. Мин сине башка урында күрергә теләр идем. Гимнастка итеп, мәсәлән.
— Ә миңа фехтование ошый.
— Миңа да ошый. Тик мин бит...
— Ошый.— Кыз ул арада ике таяк табып китерде.— Тот әле, мушкетерҗан, алышабыз. Кем беренче итеп кадый, шул хаклы.
Мушкетер кыз таягын чожлатып кояш ясап алды.
— Кирәкми, Халисә.
— Бас тасмага, куркак жан.
Нәүфәлнең көрәшкә нияте юк иде, шулай да кызнын боерыгына карусыз буйсынды.
— Саклан, мушкетерҗан, саклан!
Егет шунда ук ике укол алды һәм таягын читкә ташлады.
— Биреләм. Син хаклы. Сез.
— Ярар, — диде кыз. — Син булгач, син булсын.
Халисә таягы белән тагын кояш ясап алды.
— Өегезгә дә җиткәнбез икән.
— Сөйләшмә. Син минем әсирем. Ишеттеңме, әсирем. Хәзер тыңла: иртәгә иртәнге сәгать унда мине чишмә буенда көтәсең.
— Мин иртәнге якта укыйм, дәресләрем бар.
— Молчать! Әсирме син, түгелме! Әсир икәнсең тыңла. Иртәгә сәгать унда мине чишмә буенда көтәсең!
— Аңлашылды.
— Аңлашылдымы? Хәзер әйдә безнең ишегалдына,— кыз аңа якын ук килде.— Урта Азиядән алма посылкасы килде. Мин аны куак астына яшереп куйдым. Әйдә.
Халисә егетне кулыннан алды да ишегалдына әйдәде, кече капкадан сак кына керделәр.
— Әтиең кайда эшли соң синең?
— Тс-с, шаулама, утыр менә монда.
Кыз эскәмиягә бер әрҗә алма күтәреп куйды. Шул мәл Нәүфәл күрше куак төбендә дәү эт күрде. Эт ырылдап алды.
— Джек, бар ояңа кереп ят! — дип боерды аңа кыз.
— Нигә этегезгә кеше исеме куштыгыз?
— Әти кушты. Әти карый аны. Мин аның белән уйныйм гына. Кайчак кич белән урамга ияртеп чыгам, Джекны күрәләр дә хулиганнар якын да килми. Акыллы ул, гел кеше кебек.
— Кеше акылы булса, аңа эт димәсләр иде... Теләсәң ни әйт, мин сезнең этне кайдадыр күргәнем бар.
— Аша инде,— Нәүфәл тәмләп алма ашый башлады.— Тәмлеме?— дип сорады аңардан Халисә һәм үзе капкан алманы егеткә каптырды.— Серең сөйләрсең.
— Минем синнән яшерер серем юк.
— Булмасын да, Чөнки син миңа ошыйсың. Давай дуслашабыз?
— Әйдә.
— Кап әле менә шул алманы.
Нәүфәл башламаган алманы тешләп алды, Халнсә аның янәшәсенә килеп утырды һәм алманың икенче ягыннан капты. Кызның чәчләре кагылып, егетнең битен рәхәт итеп кытыклады.
— Тешлә!
— И-и,— диде кыз көлемсерәп.— Бигрәк зур авызлы икәнсең, бер кабуда ярты алманы юк иттең.
Кемдер өйдән чыкты, болдырга басып, тынлап торды.
— Кем анда, Халисә синме!
Дәшүче Халисәнең әнисе иде.
— Әйе, мин, әнием!—диде.
— Кер инде, соң бит.
— Хәзер, әнием. Менә Джекны гына ашатам да.
— Мин аны ашаттым инде, бозма этне.
— Хәзер керәм.
Әнисе кереп киткәч, Халисә алмаларны Нәүфәлнең кесәләренә тутыра башлады.
— Иртәгә чишмә буена алып килерсең. Ә менә болары әниеңә. Пока.
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТСР ЯРЛАРЫ
...Нәүфәл төне буена рәтләп йоклый алмады. Әллә ни булды егеткә, тәмам сихерләде үзен мушкетер кыз. Чишмә буена ул бик иртә җыена башлады. Әнисе моңа шикләнә калды.
— Нишләп мәктәбеңә бик иртә җыенасың. Тагын металлолом җыясызмы әллә?
— Әйе, металлолом җыябыз,— дип күзендә йоммый алдады әнисен Нәүфәл һәм колак очларына чаклы кызарынды.
— Атаңнан хат бар, җавап язар идең, ичмасам. Үтен, ялвар үзеннән, кайтсын иде инде. Китүенә биш ел булды бит... Мине санга сукмый инде ул, балигъ булган улын тыңлар иде, ичмасам.
— Ярый, язармын.
...Тау битендәге чишмә янында һичкем юк. Чылтыр-чылтыр чишмә ага. Нәүфәл чишмә тирәли хәтфәдәй җәелгән куе яшел үләнгә кырын төште. Чәберчек очынып йөри, коерыгын селкеп сары түш таш өстендә кемнедер чакыра. Шәһәр яклап, чишмәгә таба килүче берәү күренде. Чәчләре иңнәренә сибелеп төшкән. Нәүфәл аягүрә басты. Бу — ул, Халисә иде. Егет кызга каршы йөгерде. Кыз да йөгерә башлады, йөгерешеп килделәр дә, сулышларына кысылып, күзгә-күз карап туктап калдылар. Икесе берьюлы көлеп җибәрде. Егет кызның кулларыннан алды, аны чишмәгә таба әйдәде. Чишмә янына җиткәч, егет кызны җилтерәтеп әйләндерә башлады. Халисә куркынган булып кыланды, әмма үзе бик рәхәтләнеп көлде, уйнады. Аннары туктап, янә күзгә-күз карашып тордылар. Тирә-юньдәге тереклек алар өчен кинәт юкка чыкты, дөньяда алар гүя нкәүдән-икәү генә калды-лар. Башта Халисә исенә килде, кайнарланып киткән йөзен сүрелдерер өчен салкын чишмә суы белән битен юды. Шуннан соң икесе бер ташка утырдылар да еллар, гасырлар үтеп, чуер ташка әверелеп беткән шома ташларга бәрелә-сугыла чылтыр-чылтыр аккан чишмәгә карап тын калдылар. Бер-берсенең ни турында уйланып утыруларын белгәндәй, икесе берьюлы тирән итеп сулап куйды. Әллә соң шушындый минутларда туамы ул мәхәббәт дигәнең?! Нәүфәл күңеле тулы-шудан гаҗиз калып кызның судагы сурәтенә карый, ә чишмә суындагы сурәт, бозык телевизор экранындагы кебек, әле бозыла, әле рәтләнә.
— Күр әле, Нәүфәл, күрче нишләтә берәүне бу чишмә! Абау, бит- йөзең шулай җәелеп китә күрмәсен!
Кызның алсу иреннәрендә чишмә суының тамчылары елтырый, күзләрендә бетмәс-төкәнмәс шатлык нуры балкый. Мәңге калдырасы иде хатын-кыз иреннәрендә энҗедәй саф, чиста су тамчыларын, мәңге калдырасы иде беренче гыйшык кабынган минутларда балкып киткән шатлык нурын, мәңге, мәңге!
Шул мәлдә Нәүфәл күңелендә тулышкан шатлыктан сикереп торды да, ат башы хәтле алтын тапкан берәүдәй, үрле-кырлы сикерергә тотынды, ул да түгел, Тарзан рәвешенә кереп, кычкырып алды, аннары таштан-ташка сикерә-сикерә чишмә типкән төбәккә кереп китте. Егылып китә язды. Кыз: <АҺ!» итте. Нәүфәлгә шул гына кирәк иде дә, ул суга сикереп төште, тез_ тиңентен су ерып кыз янына чыкты.
— Юләрем,— диде кыз аның яңагыннан сөеп.— Нишләвең бу?
— Минем дөньяны иңлисем килә, Халисә.
— Сихерле урынмы әллә ул. Мин дә керәм.
Шулай диде дә кыз таштан-ташка сикерә-сикерә эчкә кереп китте һәм шундый ук җитезлек белән әйләнеп тә чыкты. Нәүфәл ана кул бирде, үзенәрәк тартып алды. Кыз башта егеткә елыша төште, ахырда әллә инде оялып:
— Нәүфәл, җибәр. Җибәр инде,—дип йомшак кына ялваргандай итте.
Егетнең кызны җибәрүе булды, шуны гына көткән кебек, Халисә чыр-чу килә-килә үргә таба йөгерде. Нәүфәл аны куа китте.
— Куып җит!
Җитез иде кыз, шундук каеннар арасына кереп югалды. Нәүфәл аны көч-хәл белән куып җитте. Юк, җитә алмады, Халисә үзе адымын баса төште. Ул да түгел, зур аланлыкка килеп чыктылар. Ха- ♦ лисә түгәрәк аланлыкны кисеп узды да бер каен артына посты. Нәүфәл аны күрмәмешкә салышты, юри югалткан булып кыланды, эзләгән итте, һәм бер жай китереп Халисә яшеренгән каен ягыннан узканда кинәт шул якка ташланды, әмма кыз урынына каенны кочып алды.
— Менә ул мин эзләгән сылу,— диде егет сер бирмәскә тырышып.
— Шул микән.— дип көлде Халисә эчен тота-тота.
— Ә менә икенчесе, нәкъ мин эзләгәне,— диде егет, кыз көлгән арада аны кочагына алып.— Халисә, мин...
Кайтканда кыз, хәзер барысы да мин дигәнчә генә булачак дигән сыман:
— Төштән соң, сәгать дүрткә кинога барабыз. Билетлар алып куй. Килермен,— диде.
Нәүфәл өчен бу кимендә боерык булды, һәм ул аны ничек бар, шулай карусыз кабул итте.
Билетларны ул кайтышлый ук кереп алды.
...Кинотеатр ерак түгел иде, ун минут кала барырга чыкты. Лә- а кин юлда эштән кайтып килүче әнисен очратты.
— Син кая болай, Нәүфәл? Дәресләреңне кайчан карарсың?
— Бүген өйгә эш бирмәделәр. •
— Киногамы әллә? ’
— Әйе.
— Акчаң бармы соң? Булмаса, мә.— Әнисе бер сум көмеш тот> тырды.— Юк-барга әрәм-шәрәм итмә... Ә атаңа хат яздыңмы?
— Кайткач язармын инде. Хәзер генә мәктәптән кайттым,— дип, бер көндә икенче тапкыр ялганлады Нәүфәл һәм, әнисеннән уңайсызлана калып, күзләрен читкә алды.
— Аны-моны эшләп ташламагансың бит, ник алай күзгә туры карарга уңайсызланасың?
— Юк. Болай гына. Ярый, мин киттем.
Әнисе Нәүфәлнең биш минутын юк итте. Кинотеатрга янә биш минутлык юл калган иде. Әнисе чатка күмелүгә, Нәүфәл җан-фәрманга йөгерә башлады. Чаттан борылуга Халисәнең кызыл күлмәге күренде. Чишмә буенда да шул күлмәктән иде кыз. Ул арты белән баскан иде, Нәүфәлне күрмәде. Ләкин икенче бер күренеш егетне баскан җирендә шым булып калырга мәҗбүр итте: кыз янында, әле чишмә буенда гына үбешкән Халисә янәшәсендә Гайсә басып тора һәм кызып- кызып нидер сөйли иде. Халисә, тирә-ягына карангаласа да, аны дикъкать белән тыңлый. Ул да түгел, икесе берьюлы көлешергә тотындылар. Нәүфәлнең битләре ут булып янды, йөрәге күкрәгенә сыймас булып тибәргә тотынды. Ул теләр-теләмәс кенә почмакка чигенде. Гайсә итагатьле итеп кызны култыклап алды һәм алар кинога кереп киттеләр.
Нәүфәл янак итеп чәйнәде, җен ачулары чыкты. Башта аның фойега кереп Халисәне оялтасы, битенә төкерәсе килде. Әмма алай итмәде. Билетларын ертып ташлады да китеп барды.
Ярсулы ачуыннан ул хыял белән кинозалга үтеп керде, Гайсә белән Халисә утырган урыннарны тапты да, тегеләрнең икесен тин тышка сөйрәп чыгарды, егетне кеше танымаслык итеп кыйнады... Шулай тилереп, уйлана-хыяллана урам тыкрыкларда тулганып йөри торгач, кич җитүен, кояш байый башлавын сизми дә калды. Иң сәере
ХВВИВУЛЛИН ф ХӘТВР ЯРЛАРЫ
шул булды: бу вакытта ул Халисәләр капкасы янында басып тора. Кыз исә мыскыллы көлемсерәп ишегалдында аңа карап тора иде.
—Хыянәтче, алдакчы,— диде кыз аңа ачулы итеп.— Ник кинога килмәдең?
— Үзең, үзең... кем белән басып тора идең. Миннән билет алдыр- дын, аның белән кинога кереп киттең. Син үзең хыянәтче.
Нәүфәл ишегалдына керде, ачудан аның борын яфраклары агарынган иде.
— Мин алдакчыларны яратмыйм,— диде кыз баскан урыныннан кузгалмыйча.— Ә син алдакчыларның алдакчысы.
— Минме алдакчыларның алдакчысы?!
— Син. син!— кыз ни әйтергә белми ярсынды.— Син! Куркак, йоны коелган койрыксыз күркә!
— Әй, ни хакың бар синең мине мыскыл итәргә?
— Чыгып кит йорттан. Калай әтәч!
— Китмәсәм нишләрсең?
— Нишләрменме?!—диде кыз, артына каерылып карап.— Джек!
Шунда гына Нәүфәл куак янында торган этне күрде. Әйе, бу эт аңа таныш иде. Егет шунда ук коймага сөяп куелган көрәккә таба омтылды.
— Джек, өс!—дип өлгерде кыз.
Нәүфәл ике адым ясарга өлгермәде, аның өстенә, авыр капчык булып, эт килеп бәрелде һәм аның муенына әйтерсең лә кинәт утлы күмер кисәве тиеп китте. Икенче мәлдә инде ул аңын җуйды. Соңгы секундта аның колак очына Халисәнең чырыйлап кычкырып җибәрүе ишетелеп калды...
Истәлекләрдән арынып, Нәүфәл торып басты, әкрен генә будкага таба китте.
...Гайсә белән ике ара ничек иде соң әле? Әйе, алар арасында беркайчан да чын дуслык булмады. Ә бер хәлдән соң Нәүфәл аның белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Ял көне иде, ике класс бергә урманга чыгарга җыена. Гайсә аңа иртән иртүк килеп керде.
— Якты күлгә барабыз,— диде ул.— Минем сылуның әтисе шунда дача корган, теләсәң кереп чыгарбыз.
— Исеме ничек сылуыңның.
— Исемендәмени хикмәт. Хан кызы, гүзәлләрнең гүзәле. Сирәк исемле кыз.
— Сирәктер.— диде Нәүфәл, капчыкка ипи, тоз, йомырка, колбаса кисәге сала-сала.
— Ашарга алма. Берни дә кирәкми. Әйтәм бит, минем сылуларга кереп чыгарбыз. Анда җаның ни тели, шул булачак.
...Якты күл буенда халык гадәттәгедән күп иде. Укытучы апалары егетләрнең гитара алмауларына үпкәсен белдерде. Күл буендагы наратлар төбенә утырыштылар.
— Кирәк булса гитара таба алам мин,— диде шунда Гайсә.
— Тап әле, тап,— диеште кызлар.
— Ярты сәгатьтән гитара биредә булыр. Үземә бер кешене ияртергә рөхсәт итәсезме?
— Теләсәң хет икене иярт, Гайсә, алып кына килә күр!
— Әйдә, Нәүфәл. Шул җиткән миңа,— диде Гайсә.
Наратлар арасыннан елан сыман сузылган сукмаклардан атлый торгач, бизәк/тәп салынган, төрле төсләргә буялган дача йорты каршына килеп чыктылар.
— Күрәмсең җәннәтне,— дип, терсәге белән кагылып алды Гайсә артыннан шәүлә кебек килгән Нәүфәлгә.
— Да, күңелле биредә, хәйран,—диде Нәүфәл соклануын яшермичә.
— Этләренә игътибар итмә,— диде Гайсә кече капканы ачып эчкә кергәндә.— Мине белә ул.
Дача өеннән ун метрлар гына читтә утырып торган эт аларга ко« лагын тырпайтып карап алды да, Гайсәне таныпмы, дәү башын аякларына салып, сузылып ятты.
— Әйттем бит мине таный дип. Әйдә,— дип, Гайсә кыюланып ишек янына таба китте. Нәүфәл ана иярде. Гайсә болдыр баскычы астындагы иске чүәк эченнән өй ачкычын табып алды. Ишекне ачты. Эчкә үттеләр.
— Ашап-эчеп тормыйбыз,— диде Нәүфәл.
— Әлбәттә.—Гайсә ашыгып икенче катка менеп китте, ул да түгел, кулына гитара тотып килеп тә чыкты.— Әйдә.
Чыктылар, ишекне бикләгәндә Гайсә гитараны Нәүфәлгә бирде. Капкага таба юнәлделәр, ләкин ни хикмәтер, кергәндә бер читтә ятып торган эт, егетләр чыкканда кече капка янына күчеп утырган иде. Бу хәлне күреп, эт мине таный дигән Гайсә дә шүрли калды. Шулай да эткә таба бер-ике адым ясады.
— Джек, ишетәсеңме, кит юл өстеннән!
Эт аны тыңламады гына түгел, иреннәрен калтыратып, үткен тешләрен күрсәтеп ырлап куйды.
— Нишлибез?—диде Нәүфәл.
— Миңа тимәс ул, мин чыгам, ә син гитараны койма аша ташларсың.
— Ә ничек чыгармын?
— Чыккач мин аны бер як читкә чакырып"алырмын.
Гайсә сак һәм вак кына атлый-атлый эткә таба якынлашты.
— Джек. Юләрләнмә син алай. Дуслар бит без синең белән, менә дигән дуслар. Джек...
Чынлап та, эт, Гайсәне танып, әлбәттә, сукмак өстеннән бер якка- рак тайпылды, баягыча, башын тәпиләренә салып, иренчәк кенә күзәтә башлады.
Гайсә чыгып китте, әмма аның артыннан Нәүфәл кузгала башлауга, эт алгы аякларына күтәрелде, тешен ыржайтты.
— Ташла гитараны койма аша,— диде урам якка чыгып баскан Гайсә.
Нәүфәл гитараны урам якка атты, эт гитара артыннан карап калды, әмма артык хәрәкәт ясамады.
— Чык әйдә үзең. Хәзер тими ул.
Тик эш Гайсә әйткәнчә булмады, Нәүфәлнең капкага бер адым ясавы булды, эт янә тешләрен ыржайтып, ырылдый ук башлады.
— Нәүфәл, ул сине хужалары кайтканчы барыбер жнбәрмәс. Мин киттем. Кызлар көтәләр. Егет сүзе бер булырга тиеш.
Нәүфәл дәшмәде, Гайсә китеп баргач, ул җиргә утырды, текәлеп эткә карады. Эт тә башын кире аяклары өстенә салды һәм күзләрен йомар-йоммас Нәүфәлне күзәтә башлады.
Шунда Нәүфәл сукмак читенә тезгән бер кирпечне суырып чыгарды да ишек ягына ташлады. Эт сикереп торды һәм кирпеч артыннан омтылды, ул арада Нәүфәл капкага ташланды, әмма эт егет артыннан килеп, инде капкадан чыгып барганда гына аның чалбар балагыннан кабып өлгерде. Балак шытырдап ертылып китте һәм тез башында гына җилфердәп калды. Шулай да Нәүфәл, бер ычкынып киткәч, йөз метрлар чамасы чабып барды. Шуннан соң гына туктап, чалбарына игътибар итте. Эт чалбарның кеше күзенә күренерлеген калдырмаган иде...
МӨСӘГЫПТ ХӘБ II БУЛЛИ II ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
Шул вакыйгадан сон Гайсә белән бер тапкыр да исәнләшмәде Нәү- фәл. Шулай да аны күңел түреннән кинәт кенә алып та ташлый алмады. Гүя Гайсә анын күләгәсенә әйләнде. Теге чакта ул Нәүфәлнең беренче мәхәббәтен тартып алды. Бер карашка бик күптән үткән хәл иде бу, тик күңел дигәнең әллә нигә Оныттырмады шул Гайсәне, әледән-әле хәтерләтеп, искә төшереп торды. Ул читкә чыгып киткәч, Гайсанең нәкъ менә Халисә барасы институтка укырга баруы, Халисәгә өйләнүе, туган шәһәрләренә кайтып, бергәләп бер больницада эшли башлаулары Нәүфәлгә кеше ышанмаслык хәл булып тоелды. Кайчак та хәтта аңа ике дошманы бергә берләшкәннәр дигән уй килгәли. Ләкин уйлана торгач, ул аларның икесен дә аклый, аерата Халисәне акларга тырыша иде. «Этне ул болай булыр дип өстермәгәндер», — дип, теге коточкыч хәлне онытырга тырыша иде.
Әйе, күпме генә үчле булырга теләмәсен, Гайсәдән битәр, иң әүвәл Халисәне күрәсе килде аның. Кайтуы гел аның өчен генә булмаса да, аны күрергә дә кайткан иде ул.
8
Идрисовның тәкъдимен беренче булып Кудрявцев күтәреп ала. Кадыйр белә иде: баш инженерның дәлилләре нык, ятма чынлап та сүнүгә таба бара, Идрисов тәкъдимен инкарь итү өчен Кадыйрга корычтай дәлилләр табарга кирәк булачак, ул гынамы, күтәреп чыккан идеяңне исбат итәргә туры киләчәк, һәм кайда да булса түгел, Берләшмәдә, аның бөтен белгечләре алдында, бәлкем әле министрлыкта да булуы бар Чөнки ятма кадәр ятманы ун көнгә туктатып тору уен эш түгел, Берләшмә ул арада меңнәрчә тонна нефть югалтачак. Җитмәсә министрлыкта Кудрявцевның дәрәҗәле исеме бар, әлбәттә, Берләшмәдә дә, министрлыкта да иң әүвәл аның сүзенә колак салачаклар. Юкка гына күтәреп чыкмады микән ул Нәүфәлнең идеясен? Бу тәгаен ходайдан каргалган эш булды. Ятманы файдаланудан туктатып тору мәсьәләсендә Идрисовка өмет тотмый иде Кадыйр, алай да, соңыннан сүзе булмасын өчен дипме, баш инженерны чакырып тагын бер тапкыр сөйләшергә булды.
— Хәлләр бик шәптән түгел бит әле, Вәгыйз Исламович. "
— Алай дип әйтергә мин бер дә нигез күрмим, киресенчә, дәүләт күләм күзлектән чыгып эш иткәндә министрлык безгә бу чарага бик вакытлы керештегез дияр кебек.
— Нинди чарага? ,
— Идарәне промысел итеп калдыруга.
Кадыйр янә Идрисовтан өметен өзде, бу кеше аның хәленә керергә теләмәде генә түгел, Нәуфәл идеясен бөтенләй санга сукмыйча, ул Кадыйрга аяк чалырга ук җыена иде. Тик шуны гына аңламады Кадыйр чынлап та, дәүләт күләмендә шушындый югары кайгыртучан- лык күрсәтергә теләвеме бу кешенең, әллә булмаса Кадыйрдан үч алуы гынамы? Әгәр дә мәгәр кайгыртучанлык нияте белән эш итә икән, Кадыйр хәтта аның хәленә дә керергә әзер иде. Тик бүген түгел. Бүген аңа үз фикерен үткәрергә, идарәне идарә итеп калдырырга һәм, иң мөһиме, моңа хәтле чыгарган нефтьнең күләмен бер генә тоннага да киметмәскә кирәк иде. Әмма бу изге максатка нинди чаралар, нинди юллар белән ирешергә? Бәлкем ятманы ял иттерә-иттерә файдалану нәкъ менә шул чараларның берседер?
— Мин сезнең ниятегезне аңламыйм, Вәгыйз Исламович.
Идрисовның маңгаена җыерчыклар өелде, ул, башын күтәрми генә, Кадыйрга күз төшереп алды, ирен чите белән елмайды һәм башын чайкап куйды.
— Ният изге минем, Кадыйр Сөнгатович. Идарә аппараты елдан- ел күперә. Ничек шуны аңламыйсыз. Мангышлакка, Төмәнгә белгечләр кирәк, ә бездә һәр бүлектә унышар кеше утыра һәм, әйтер идем, күбесе төпле эш белән шөгыльләнми.
— Моны сез производство киңәшмәсендә кузгатыгыз, Вәгыйз Исламович Бүлектәге һәр белгеч җитди эш башкара, һәммәсе ниндидер ♦ бер участок өчен
жавап бирә бит. Әйтик, менә сезнең кул астындагы механика бүлеген генә алыйк...
— Рөхсәт итсәгез, мин бүлектә нибары ике кеше калдырыр идем.
— Вакыты житкәч, бәлкем чынлап та ике генә кеше калдырылыр, ләкин бүген һич тә мөмкин хәл түгел бу, иптәш Идрисов.
— Сүз дәүләт акчасын туздырып ятучылар турында бара.
Кадыйр үзалдына уйланып алды. Нигә ул Идрисов белән дусларча гына сөйләшә алмый, ә бит уртак тел табарга тырышу аның тарафыннан булмады түгел. Әмма ул һәр вакыт ниндидер күзгә күренми торган диварга барып төртелде. Идрисов аны аңларга теләмәде, әллә инде тамаша дошман күрүе иде?
— Бүген сүз ул турыда түгел, иптәш Идрисов, ә ятмада яшеренеп калган нефтьнең, һич югы, сигез-ун процентын алу турында бара.
— Ятма сүнә. Кадыйр Сөнгатович. Бу турыда нинди сүз булырга тиеш ди. Бердәнбер чара: идарәне промысел итеп калдыру.
Элек Кадыйр үзе дә. ятмада нефть запасы бетүгә таба барганда, яңа районнарга таба кузгалырга кирәк булыр дигән уй белән яшәде, һәм. чынлап та, телиме моны Әмиров, юкмы, бу язмыш аның идарәсенә дә киләчәк иде. Ләкин менә Нәүфәл кайтып, яңа идея биргән булып күңелне котыртты. Ләкин Идрисов үз фикерендә калды: идарәне промысел итү — чор таләбе дип барды.
Дөнья яратылганнан бирле өзлексез туып, бер-берсе белән гел чәкешеп торган төрле идеяләр, теорияләрнең бары тик меңнән берсе аксиома була алган һәм ниндидер законга нигез салган, шул ук вакытта, шушы алдынгы фикернең, идеянең, теориянең берсе дә көрәшсез, хәтта сугышсыз, фажигасез тормышка ашмаган. Идеяләр көрәше дәвам итә, бәлкем аларның колачы, алымы, күләме үзгәрә торадыр, әмма мең еллар элек башланган көрәш бүген дә дәвам итә һәм янә бик күп еллар итәр. Гомумән, кешеләр яшәгән мохитта идеяләр көрәше бетмәс ул.
Кадыйр инде Нәүфәл идеясен тормышка ашырырга ашкынып йөри. Моның өчен аңа кемнәр беләндер конфликтка керергә, хакыйкатьне эзләргә туры киләчәк. Аңларлармы аны? Кирәк дип табарлармы Нәүфәл идеясен? Идрисов исә әнә тыңларга да теләми, аңа азрак мәшәкать, күбрәк дан булсын, андыйлар гадәттә катлаулы проблемаларны хәл итүдән куркалар, тизрәк читләтеп үтү ягын карыйлар. Берләшмә, министрлык әһелләре ни әйтерләр?..
— Девон катламында нефть бетсә, күмер катламына күчәрбез. Ал- гарак күз салсак, битум запасына керешергә вакыт житеп бара кебек. Кая болай ашыгасыз, Вәгыйз Исламович? Ярый, бөтен булган байлыкны пыран-заран китердек ди, киләчәк буынга ни калдырырга нсәв тотасыз?
— Моңа безне реаль хәлләр мәҗбүр итә. Акны — ак. караны — кара дип әйтергә, ниһаять, сезгә дә ярыйдыр, Кадыйр Сөнгатович. Торып-торып шаккатам мин сезгә, соңгы вакытта чиле-пешле шул идеядән башка һичнәрсә күрмәс булдыгыз
— Сез мине беркайчан да аңламадыгыз, иптәш Идрисов. Гаҗәп хәл. тискәрелек галәмәтеме бу, әллә идеяне кабул итмәү теләгеме? Нинди тәкъдим күтәреп чыксалар да. сездә шуңа негатив караш була. Бу ни бу? Моннан ары безгә бергә эшләү кыен булачак.
— Күпкә түзгәнне азга түзәрсез, шәт. Мактала мактала алыштыр-
ХӘЯЫВРДЛИЫ > ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
мае шәхескә әйләнеп китә күрмәгез, Кадыйр Сөнгатович. Соңга калыбрак булса да сезгә киңәш итәр идем: китегез Виталий Семенович тәкъдим иткән жиргә. Чын күңелдән әйтәм, сезнең өчен бик кулай урын ул.
Кадыйр, ике кулына таянып, урыныннан кузгала башлады. Аның битенә гүя ут капты, муен тамырлары бүртенеп чыкты.
— Эш өчен жан атып йөргән буласыз. Бактың исә гади интриган икәнсез бит! Коточкыч кеше!..
Идрисов белән сөйләшү барып чыкмады, хәер, чыкмаячагы Кадыйрга күптән билгеле иде инде.
9
— Карыйм- карыйм да аптырап китәм, бер дә кәефегез юк кебек, Халисә Хәйдәровна. Гайсә Ильясовнчка ул-бу булмагандыр бит?.. Юкмы? Әйе, сезнең арадан җил дә үтмәстер. Тату яшисез, көнләшеп куярлык. Ә мин менә үземнекенә һаман ачкыч таба алмый йөдим.
Халисә авырулар тарихын язып утырган җиреннән башын күтәрми генә Валентина Петровнага сирпелеп алды. Ап-ак чырайлы, саргылт чәчле врач-хирург Меженкова белән алар күп вакытта бер-беренә эч серләрен ачалар-—ике хатын арасында уртага салып сөйләшер сүзләр еш була торган иде.
•— Минем Меженков курортка китәргә җыена, — дип сүзен дәвам итте Валентина Петровна. — Тәмам канатланып кайткан. Китеп бер ун көн торгач артыннан барып күрмәгәнен күрсәтермен әле үзенә. Ниндидер бер оператор кыз артыннан чаба, диләр. Анысы да шул якка тамган. Халык усал бит хәзер, юри котырталар дип йөргән идем.
— Минем Гайсә дә берүзе баргалады, — диде Халисә, язуын дәвам итә-итә. — Миңа да әллә ниләр сөйли торганнар иде. Кеше сүзе кеше үтерә диләр бит.
Валентина Петровна көрсенеп куйды.
' — Синең Гайсәң алтын ул, Халисә. Ичмасам, үтереп төчеләнә белә. Күп нәрсә кирәкмени хатын-кыз күңеленә, ир-ат берничә җылы сүз әйттеме, күңел дигәнең эри дә китә. Сине бит ул «сөеклем», «тәтием» дип кенә йөри. Ишетерсең минем Меженковтан андый сүзләр. «Валя» да «Валька» менә минем җанкисәкнең бар сүзе. Гайсә Ильясович фәрештә ул, Халисә. Ә минем Меженковта ул сыйфатлар булмады. Характеры авыр да соң үзенең. Кирәк бит шундый шайтан булырга, ха-тыны белгән көенчә кәнтәе артыннан китәргә йөри.
Меженковның аумакайлыгы Халисә өчен дә ачыш түгел иде, әмма Валентинаның кинаяләпме, чынын кушыпмы Гайсәне мактавы Халисәне аптырашка калдырды. Бу сүзләрне тыңлавы аңа җиңел түгел иде, никтер күңел ашкынып-алгысынып китте. Алай да Халисә дәшмәде. «Нишләмәк кирәк, өлешеңә тигән көмешең», — дип уйлады ул. Хирургия бүлегендә иңгә-иң торып эшләгән ике хирург арасында соңгы елда конфликтлар ешая төшүен дә Халисә белә-күрә йөрде. Кичә булып алган әйтешүләре турында да аңа түкми-чәчми җиткергәннәр иде. Әмма ул кичәге хәлне белмәгәнгә сабышты.
— Гайсә белән тагын ни бүлешәлмәдегез, Валя?
— Анысы вак мәсьәлә,—дип кул селтәде Меженкова. — Мин дежурда идем. Кичен аппендицит белән бер кызны китерделәр. Операциягә алдык. Ул арада Гайсә Ильясович та килеп җитте һәм кулларын юа башлады. Нигә башта ук миңа хәбәр итмәдегез, ди. Сер бик тиз ачылды: Әмиров кызын китергәннәр икән. Операционныйдан чыгуыма кызның әнисе: «Гафу итегез инде, Валентина Петровна, бердәнбер кызыбыз, Гайсә Ильясовнчка хәбәр итәргә булдык», — ди.
— Гайсә урынында булсаң, Валя, сиһ дә каршы килә алмас иден, бәлкем аңа үзенә дә җиңел булмагандыр...
— Үткән эшкә салават, Халисә. Аның үз намусында калсын.
һәр вакыт тыныч һәм кыю холыклы хирург хатынны тагын нидер борчый иде, Халисә моны күңеле белән сизде. Валентина аның кабинетына шул хәбәрне генә әйтергә кермәгән иде булса кирәк. Халисә язуыннан туктады. Ләкин Валентина Петровна урыныннан торып дәшми-тынмый гына ишеккә юнәлде.
— Валя! — Валентина Петровна туктады, ләкин башын күтәрмәде. Халисә
аның янына килде, беләгенә тотынды. — Ни булды сиңа. Валя?
— Үземне-үзем кая куярга белмим, Халисә. Меженков китә...
— Китсә соң? Отпускасы бетүгә әйләнер дә кайтыр.
Валентина Петровнаның зәңгәр күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, әмма ул бөтен ихтыярын җыеп, тыелып калды, көч-хәл белән булса да елмаерга тырышты.
— Бөтен бәла дә шунда шул, Халисәкәй, ул бөтенләйгә китә... Менә запискасы. Шул оператор кыз беләндер инде. Төмәнгәме, Мангыш- лаккамы, кай тарафкадыр. Башта курортка гына барам диде.
— Ул бит идарәнең план бүлеге начальнигы. Әмиров җибәрмәс аны, шундый җитәкчене ничек ычкындырмак кирәк?
■— Китәргә теләгән белгечләрнең берсен дә тотмый Әмиров. Юк, Халисә, бармыйм мин анда. Ирексезләп калдырыргамы?..
Халисә Валентинаның иңбашына кулын салды.
— Сабыр ит. Үтәр. Сабыр ит, Валя, кайтыр ул.
Меженкова аскы иренен тешләде, башын чайкады.
— Ярар, китим, Халисә Хәйдәровна. Гафу нт, эчем бушамасмы дип тукталып калды.
— Ишеттеңме әле, Халисә,—диде ул артка каерылып. — Нәүфәл кайткан икән бит.
йөзе кинәт агарынып киткән Халисә, иренә бернәрсә дә сиздермәс өчен өстәл янына узды, калтыраган куллары белән авырулар тарихын җыештыра башлады.
— Кайтса соң. Шуннан ни!..
— Болай гына, — днде Гайсә. Ул снзелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды, кашларын сикертеп, гаҗәпләнгәндәй итте.— Болай гына,— дип кабатлады ул чыга-чыгышлый.
Үзе генә калгач, Халисә кинәт күңеле болгануын, башы әйләнеп китүен тойды, егылмас өчен ике куллап өстәл читенә ябышты. «Ни
МӨСЭГЫПТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАР!
кенә кергән идем
Кабинетка Гайсә килеп керде, ишек ачылуга, Валентина Петровна чыгып китте. Гайсә аның артыннан сәерсенеп карап калды.
— Ни булган моңа?
Халисә түргә узды, халатына төренә төште. Ачык форточкадан кергән салкынча һавамы, Валентина хәбәреме аны өшетеп җибәргән иде.
— Авырыбрак тора, шуңа кәефе юк.
— Ә мин башка бер нәрсә ишеткән идем, — диде Гайсә көлемсерәп.— Меженков Әмировка китәм дип гариза биргән. Бер...
Халисә иренә шундый иттереп карады, хатыныннан моны көтмәгән Гайсә бер мәл ачкан авызын ябалмый торды.
— һәм син шуңа ышандыңмы?
— Бу ни дигән сүз тагын! Ярый, күрәм, синең дә кәефең юк. Мин операциягә хәзерләнәм. — Гайсә ишекле-түрле йөренеп килде, Халисә янында туктады. — Куй, борчылма юкка. Меженков анын белән барыбер тормас иде. Күреп йөрдек ич, икесенең берсе дә баш бирмәде икесе дә үтә горурлар, тәкәбберләр... Мине көтәрсеңме?
— Юк, кайта торам. Тиз булмас әле ул синең операция
Гайсә ишеккә җитте, кулын тоткага салуга нидер исенә төшеп,
булды миңа? Әллә соң?..— дигән уй башын айкап узды, йөрәге леп итеп сулкылдап алды.— Шулай ук?..— Шунда ук ул үз-үзен тынычландырырга кереште. — Булмас. Булса соң? Вакыт бит инде, күпме бергә торабыз. Ичмасам, тынычланыбрак яшәрмен».
Шулай үз-үзен тынычландыруга карамастан, үз-үзенә ясаган бу ачыш аңа баш өстендә чаң суккандай тәэсир итте. Дөресен генә әйткәндә, ул моңа рухи яктан да әзер түгел иде әле. Ә ул әнә, агач ябалдашларына төнлә яуган йомшак кар кебек, иңбашына ишелде дә төште. Халисәнең бөтен тәнен киеренкелек биләп алды, бу хәлнең кайчан да булса бер киләсен белә иде ул, әмма әле түгел, бүген түгел!.. Нигә бүген түгел? Аның кайту хәбәрен ишеткәнгәме? Ник соң әле ул бу тикле куркуга калды, ник болай куркына ул?1.
' Халисә бөтен тәнендә җиңелчә генә калтырау тоя. «Я рабби! Бу ни инде тагын? Чү, врач ич син. Узсам соң!.. Табармын...»
Кабинетка Зөһрә ханым килеп керде. Аның өстендә җем-җем итеп торган укалы күлмәк, әйтерсең ул больницага түгел, театрга җыенган, әмма йөзе борчулы, йокысыз үткәргән көннән соң тартылып, сулып киткән.
— Гафу итегез, Халисә Хәйдәровна. Кичә театрга барырга чыккан гына идек. Гөлүсәбезнең эче авырта башлады. Нәрсә ашадың дип тә карыйм, сүзен дә әйтә алмый, балакай. Ярдәм чакырырга булдым. Рәхмәт инде, Гайсә Ильясович үзе ясарга алынды. Аппендицит сабыйда. Барысы да әйбәт булыр, диде. Шундый тыныч, итагатьле, алтын куллы кеше инде ирегез. Халисә Хәйдәровна, ходай гомерен генә бирә күрсен. Бергә-бергә бәхетләрегез белән генә яши күрегез...
— Барысы да әйбәт булыр, борчылмагыз. Операцияне жинел кичергән, озакламый терелер.
— Җиңел диләр дә, ана бит, һаман күңел борчыла. Кичә әйтәм, театр кайгысы да калмады. Җитмәсә, бүген атасын Әлмәткә, Берләшмәгә дәшкәннәр иде. Ир кешенең шул инде, үз кайгысы кайгы. Ятмадан яртылаш су чыга, аны чистартырга установкалары җитми.
— Ә сез утырыгыз, Зөһрә ханым.
— Кая инде ул утырып торулар, — диде Зөһрә. Ә үзе түргә узып креслога урнашты.— Кирәк бит, Халисә Хәйдәровна, бәхетле генә яшәгәндә. Әле йөргән егете Сережасына хәбәр итмәдем, Кадыйр әйтмәгән булса инде. Ул ишетсә нишләр, балакай. Үлепләр ярата бит ул аны. Өйләнешәбез дип йөриләр. Бигрәк тә яшь шул әле, Кадыйрның ул турыда ишетәсе дә килми. Нишләмәк кирәк, яшьләр бездән сорап торалармы? Егете дә бик әйбәт шул. Әлмәт нефть белгечләре хәзерләү институтының кичке бүлегендә укый, икенче курста. Гөлүсә дә шунда керәм дип тора. Документларын да илтеп кайтты инде. Мин сезне тот-карламыйммы, Халисә Хәйдәровна? Эч пошканнан гына керүем иде. Бая Гайсә Ильясовичка да сөйләп тордым әле. Нәүфәлебез кайтты бит. Абыйсы үзен автоматика цехына урнаштырды. Шаклар катарсың инде үзенә, каядыр китеп югалган иде, Грозныйга барып чыккан, шунда институт тәмамлаган, хәзер ниндидер «спутниклар» көйләп җенләнә. Гарип булса да башлы тагын үзе, бичаракаем...
«Гарип булса да?.. Бичара?» Бу сүзләр Халисәнең бәгырен үткен пычак белән телгәләде, аның сулышы кысылды, йөрәге күкрәгенә сыешмыйча тибә башлады. «Ул гарип, минем аркада бит.» Аның кычкырып җибәрәсе, кабинеттан чыгып китәсе килде. Тик кая? Кемгә генә сөйли ала ул ярсыган йөрәк серләрен? һичкемгә. Нишләргә соң, нишләргә? Горурлыгын җуеп беренче булып аның каршына барыргамы, үткәннәр өчен гафу үтенергәме?.. «Мин горурлык турында уйлыйм, ә ул минем аркада гарип калган»,— дип үз-үзен битәрләде Халисә.
— Гафу итегез, Зөһрә ханым, минем ашыгыч эшем бар иде.
Халисә коридорга чыкты да көрсенеп, тирән итеп сулыш алып куй
ды. Күтәрсә күтәрә икән хатын-кыз янбашлары берсе артыннан берсе ишелеп торган хәбәрләрне дә...
Ул акрын гына баскычтан төште. Авырулар анын белән саубуллашалар, ак юл теләп калалар. Тик ул аларны күрде дә. күрмәде дә. ф Нәүфәлнең кайт\ы, биредә инженер булып эшләве, анын аркасында _ гарип калуы — барысы да бер йомгакка уралды, буталды, чуалды, уй- £ зиһене үткән хатирәләр, истәлекләр белән тулды.
Иртән уянып китүгә, ул үз-үзенә ике ачыш ясады. Беренчедән, ки- g чәге күңел болгануның эзе дә калмаган иде, димәк, авырга узмаган, х икенчедән, көн шундый матур булып туып килә, иртәнге кояш нурлары ♦ караватка чаклы җиткән иде — бер көне бер гомер булыр сыман. =
Халисә Гайсәгә үрелде, юрган почмагын күтәрде.
— Ку-ку! Гайсә, уян! Операцияң ничек узды? Уян инде!
Гайсә, баш астына кулларын салып, түшәмгә текәлде.
— Мин кайтканда йоклый идең, шуннан бирле уянмадыңмы’ 2
— Мин синнән операция ничек узды дип сорадым түгелме? Башта и миңа җавап бир.
Халисә, кыштыр-кыштыр килеп, Гайсә янынарак күчте
— Әйбәт үтте операция, нормально. Ә син ннк көтмәдең? с
Халисә иренең суса кебек борынына бармагы белән бәргәләп з
алды. п
— Даң-даң, даң-доң чаң кагалар, торып чәй куярга кушалар. и
— Минамы?
— Сиңа шул.
—- Меженков турында ишеттеңме әле?
— Меженков маена чыдамый башлаган, Гайсә. Валя кебек хатынны табасы бар әле аңа. Бер киткәч Валя аны кабат кертмәячәк, мин әйтте диярсең, характерлы хатын ул, тикмәгә генә хирург булып эшләми.
— Чәй куярга дисең инде...— Гайсә, кулларын алга сузып, терсәгенә таянмый гына торып утырды, аякларына чүәк киде, урындык башында эленеп торган буйлы пижамын үрелеп алып җилкәсенә салды, чүәген лаштыр-лоштыр өстерәп, кухняга кереп китте.
•— Аякларыңны күтәребрәк бас, берсен атлаганчы икенчесен эт ашар төсле.
— Янымда син булганда бернинди эттән дә курыкмыйм мин, белеп тор шуны, — Гайсанең соңгы сүзләрен Халисә ишетмәде, аны йокы басты.
Гайсә «Дөнья матур, дөнья киң» дип көйлн-көйли чәйниккә су агызып кайнатырга куйды, аннары хатыны янына килде дә, звонок төй мәсенә баскандай, аның борын очына җицелчә генә басып «Дзн-н-и-нь. минем тәтиемә дә торырга вакыт, дигән хәбәр килде! Бүген ял да, бәйрәм дә түгел», — диде. Аннары ул ваннада фыр фыр килә-кнлә, тамак төбе белән көхелди-көхелдн коена башлады. Халисә хәтта көн ләшеп куйды — шул хәтле рәхәт юына иде ир.
Халисә бер мәлгә иртәнге сафлык тойгысына бирелеп кузгалмый ятты, икенче мәлдә инде ул сикереп торып күнегүләр ясады,'тиз генә юынып алды да, кухняга кереп, иртәнге аш хәстәрли башлады, өстәлгә май, варенье китереп куйды, ипи кисте, чәй пешерде. Д^ш коенып чыккан Гайсә хатынының артыннан килеп кочып алды
— Эһ-һе, эләктеңме?
— Җибәр, Гайсә, юешсең ич!
Халисә аңа каерылып, ачулы итеп карап алды.
— Ник болай тимәс борын тибешергә торасың әле син?
— Әллә нигә кәефем китеп тора. Игътибар итмә, әйдә, утырышыйк.
Шунда Халисә, беренче тапкыр күргәндәй, Гайсәгә карады. «Нигә кинәт кенә ул мина шулай ят тоелды?»— дип куркынып уйлады ул.
Гайсәне эшкә озаткач, Халисә көзге алдында утырып чәчен тарады, битенә- иннек якты. Күңелдә нидер уянып, җанланып киткән кебек. Нигә булыр икән?
Урамга чыккач, чишмә ягына күз ташлап алды. Башын иеп, үзалдына елмаеп куйды. Көн аяз, күк йөзе зәп-зәңгәр, агарып, уңып калган ай да, балкып торган кояш та бер үк күк гөмбәзенә сыйганнар.
Больницага ике юл белән барып була иде. Беренчесе туры булмаса да, ике квартал аша уратып, такыр тротуардан узасың, икенчесе — урман аша. Урман аша салынган сукмактан Халисә бик сирәк йөри, ләкин аның күңелен бүген шундагы каеннар тартты. Кемдер аңа урманда чәчәкләр бик күп дип әйткән иде. Агачлар арасыннан асфальт сукмак җәйгәннәр, Халисә шунда таба атлады. Беренче кыңгырау чәчәге аны үзенә дәште, урманга чакырды. Сәгатенә күз төшереп алды— вакыт бар иде әле. Больницага җитәрәк сулга борылды. Дымсурак һава. гаҗәеп тынлык аның күңелен тартты, ул агачлар арасында сузылып яткан сукмактан атлап китте. Каядыр бик еракта күке тавышы ишетелеп куйгалый. Ак каеннар арасына килеп керүгә, Халисәнең ихтыяры җуелды, гүя хатынны урман иясе җитәкләп алып китте, ул адымын кызулата төште. Бара торгач, Кыңгыраулы аланга килеп чыкты. Биредә кояш патшалык итә. Балтырган сабагына кунып чәберчек сайрый, анда-санда үрмәләч йөгереп уза, төсен-йөзен тагын да купшылатырга өлгергән песнәк ботактан-ботакка кунып пыр-пыр очына. Саф һавадан, табигатьнең мөлдерәп тулган манзарасыннан Халисәнең күңеле күтәрелеп китте: кояшка, җиһанга ашарга теләгәндәй, кулларын күккә күтәрде. Агач башларында иренеп кенә җил уйный. Җиргә бакты: тукранбаш үләне, сәгать теле кебек, әле уңга, әле сулга чайкалып куя. Шунда гына эшкә барырга чыгуы исенә төште.
Халисә больницага килеп кергәндә иртәнге биш минутлык киңәшмәдән врачлар таралыша иде инде. Кайберәүләре аның белән исәнләшеп, шелтә белдергәндәй, шаяртып уздылар «Озак йоклыйсыз да сон, Халисә Хәйдәровна. Гайсә Ильясович шундый көтте үзегезне... ишектән күзен дә алмады. Югалткан берәү күгәрченкәен дип утырдык».
Баш врач кабинетыннан терапия бүлеге мөдире Асия Хәмитовна чыкты, Халисәне күрүгә, ул аның янына ашыкты һәм, килә-килүгә, яшь врачны култыклап алды, янәшә атлап китте.
— Җаным-түгәрәгем, Халисә Хәйдәровна. ул-бу булмагандыр бит? Плотников агаң бүген бик тә борчулы иде. Гайсә Ильясовтан күзен дә алмады. Котым алынып утырдым. Врачларыгыз кая дип сораса? Таптыра башласа, мин әйтәм, ниләр дип әйтермен.
— Гафу итегез, Асия Хәмитовна, әллә берәр нәрсә булдымы? Авыруларым... Мин бүтән соңга калмаска тырышырмын. Урман аша килгән идем, таныш аланыма барып чыктым да гел дөньямны онытып җибәргәнмен,— диде Халисә, шактый төксе генә һәм кырт борылып, өлкән сестра бүлмәсенә юнәлде.
Ләкин аны Асия Хәмитовна култыклап ук алды.
— Бүген обходны бергәләп уздырырбыз дигән идем. Кәефегез юк шикелле. Мин кичә сезнең авыруларыгызга дарулар бирүгә үзгәрешләр керттей. Күрдегезме әле?
— Мин ул үзгәрешләрне кабул итмәдем, Асия Хәмитовна. Үз авы-руларымны үзем дәваларга телим. Даруларның да бик хаҗәтләрен генә бнрәм, кайчан нинди укол салырга кирәклеген дә әйбәт беләм. — Халисәнең бит очлары алсуланып китте, шул сүзләрне әйтеп туктап калуга, күксел-кара күзләренә әйтерсең лә нәфрәт уты төште,— Асия
Хәмитовна, без бу турыда бер тапкыр сөйләшкән идек бит инде: берберебезнең эшенә кысылмаска. Бу хәл тагын бер кабатланса, мин баш врачка керәчәкмен. Мин болай эшли алмыйм. Авыруларымны сәламәтләндерү өчен башта мин үзем тыныч булырга тиешмен.
Халисәнең ачулануына бүлек мөдиренең бик үк исе китмәде, гүя ф ул аның соңгы сүзләрен ишетмәде дә, һични булмаган кебек, үз сүзен _ дәвам итте: й
— Җаныем, Халисә Хәйдәровна, зинһар юк-барга кәефегезне кыр- ? магызчы. Мин биредә һичкемнән дә курыкмыйм Баш врач димәгәе, « министрның үзенә барсагыз да үземнекен итәчәкмен. Мөдир буларак сездән эш таләп итәргә хакым бармы? Бар. — Асия Хәмитовна тыныч £ сөйләргә нихәтле тырышса да булдыра алмады, бит-муеннарына тим- * гел-тимгел кызыл таплар тибеп чыкты, юка иреннәрен тагы да кыса ♦ төште. — Әгәр дә шунардан авыруларыгыз алдында абруегыз төшәр = дип куркасыз икән, китегез биредән. Әйе, авыруларыгыз сезне ярата- = лар, әмма дәвалаучы врач өчен бу аз әле дияр идем мин. Врачка тәж- рибә еллар буе эшли-эшли генә килә. Ә мин ярты гасыр гомеремне '■ врач булып эшлим.
— Мине ялгыш аңлый күрмәгез тагын, Асия Хәмитовна, сүз сезнең “ тәжрибәгез турында бармый. Сүз авыруның гомере турында бара. Мин, £ гади ординатор буларак, үземнең авыруларыма якынрак торам, мин н һәрчак алар өчен борчылам, билгеләгән процедураларым, даруларым с турында кат-кат уйлыйм. Сездән исә ни бары бер нәрсәне үтенәм: з минем сырхауларыма теге я бу даруны үзгәртеп бирергә исәп тотасыз « икән, киңәшеп эш итик, бергәләп уйлашыйк, соңгы мәлдә барыбер бө- £ тен авырлык чирле кеше башына төшәчәк ич.
— Инде миннән дә канәгать булмасагыз, Халисә Хәйдәровна... Беләсегез килсә, мин сезне үз баламдай якын күреп йөрим, — Асия Хәмитовна, үпкәләвем сиздереп, күзләрен читкә алды.—Әнә Нәүфәл- нең кайтуы турында ишеткәч тә әллә нишләп киттем. Менә язмышлар нишли, мин әйтәм, бәндә балалары белән.
— Асия апа, бу ни дигән сүз инде тагын, ни сөйлисез сез? — Халисә, кырт борылып, китеп барды. Бүлек мөдире аны туктатмады, ул ни әйтергә белмәүдән гажиз булып калды, яшь хатынның бу кыланышыннан үзенә бер нәтижә ясарга маташып карады, әмма зиһененә һичнинди рәтле уй килмәде. «Их-хи-хи, акыллым, — диде ул, ниһаять, үзалдына. — Дөнья бу. Күзләрең үк әйтеп тора, онытмагансың син аны. Януларың-көюләрең алда әле, алда...»
Бүлек мөдире белән бу рәвештә сөйләшү Халисәнең тәмам кәефен кырды, ул үзендә эчке бер калтырау тойды, аннары үртәлү хисе килде Нигә әле очраган берсе аның турында сөйли? Ниемә кирәк? Бераздан аңа бөтен кеше; «Нәүфәл кайткан бит, күрдеңме әле?» — дип сорар кебек тоела башлады. Халисәнең үзалдына битләре кызышты, ни кылырга белми, бүлмәсенә килеп керүгә, ишекле-түрле йөренергә тотынды. Нигә шулай тинтерәтәләр аны! Ул болай да газаплана ич, алар әнт- мәсә дә бик тә, биК тә кыен ич аңа. Адәмгә иске жәрәхәтләрне яңар тулары ж иңел түгел ич.
Обход узуга. Халисә врачлар бүлмәсенә кереп, көндәгечә авыр> тарихларын язарга кереште, һәрбер тарих — үзе бер язмыш, үзе бер кеше гомере. Кешеләрнең күпләре ул авыруларны үзләре теләп алганнар кебек тоела башлый Халисәгә. Менә дүртенче палатада ятучы агайның авыру тарихы. Язва белән авырый, тәмәке тарта, шактый эчкәләгән дә, житмәсә, кырда эшли, хезмәте авыр, вакытлы-вакытсыз ашый. «Килер бер көн.— дип уйлый Халисә,— һәр кеше врачы куш кан эштә генә эшләр. Шунда инде чирләүчеләр дә азаер, безгә жнңе- ләер». Коридорда аяк тавышы ишетелде, Халисә сагая калды. Аңа хә-
4 «к у • м ia
49
зер берәрсе килеп керер дә тагын шул Нәүфәл турында әйтер шикелле иде. Бүлмәгә Валентина Петровна керде.
— Саумы!
— Әйдә, Валя.
— Башымны кая куярга белмим. Гафу ит. Бүтән киңәшер кешем юкка гына керүем иде.
— Син нәрсә. Валя, без бит гел шулай эчләребез бушаганчы сөйләшә торган идек. Уз менә моннан. Аннары кайгырма әле бик алай.
— Их. Халисә жаным. ир бирмәк— жан бирмәк диләр бит. Бүген иртән Вадик торды да: «Әнием, әти кайда, нигә ул озак кайтмый?» — ди. Беләсеңме, баланың шул сүзенә үз-үземә урын таба алмый башладым. Бергә торганда гына ир кадерләрен белмибез икән бит, Халисә- кәй! Шушы минутта Карлның алдына барып тезләнер хәлгә життем.
— Ул синең шушы түбәнсенүләреңне аңлар дип уйлыйсыңмы? Куй син аны, нык бул. Киттеме соң әле үзе?
— Бүген китә бугай. Расчет алып йөри.
— Ичмасам, парткомга барыр идең. Сиздерер идең үзенә азрак. Воронцовны бик яхшы кеше диләр бит. ,
Валентина Петровна ишек яңагына сөялгән көе тора бирде, Халисәнең үгетенә башын гына чайкады.
— Юк инде, Халисә, бакмаганны — яратып, ятмаганны йоклатып булмый. Мин аның алдына һичкайчан баш иеп барасы кеше түгел. Ярый.
Халисә Валентина Петровнага ияреп коридорга чыкты, инде тол калган ахирәтен култыклап алды.
— Сабыр нт. Валя, сабыр итә күр, жаным. Мин юләр дә шулай бер тапкыр кайгырып караган идем. Суларга ташлана яздым. Соңыннан үтте, узды тагын.
Халисә аны юатырга тырышты һәм шунда бер нәрсәгә төшенеп алды кеше өчен кайгырту жиңелрәк икән. Алай дисәң бу хатын хәсрәте янында синең кайгың кысыр хәсрәт кенә ич, нәүмиз җан! Нигә ул сиңа Нәүфәл? Ярый, яшь чакта, тиле чакта, үлеп яраттың ди. Менә хәзер нигә ул сиңа? Ирең бар, менә дигән эшең...
Алар каршына Гөлүсә чыкты, Валя кызның кыеклабрак атлавын күрде дә:
— Кыюрак, кыюрак, Гөлүсә, тураебрак бас, — диде.
— Авырта шул, Валентина Петровна. Чак кына тураебрак атласам да...
Гөлүсә йөзен чытты, Халисәгә текәлебрәк карап алды.
«Бу бала да Нәүфәл турында сүз катса, чыгып качасы гына кала миңа бу больницадан». — дип уйлап алды Халисә ни әйтергә белмичә. Ләкин кыз Валентина Петровнага мөрәҗәгать итте.
— Валентина Петровна, минем яныма...
Шул вакыт ишек янында торучы кортка телгә килде.
— Валентина Петровна, нишлим инде бу кыз белән, ишек яныннан да китми. Егете килгән, — һәм врачлар алдында тагы да усалрак булырга теләп булса кирәк, ишек янында торучы егеткә янә әче сүзләр тезә башлады. — Ярамый дигәч ярамый инде, грамотныйсыцдыр бит. Укып бак: авырулар янына уналты сәгатьтән алып унсигез сәгатькә чаклы гына килергә мөмкин, диеп язылган.
Валентина Петровна ишек янына узды, үрелеп, теге яктагы егеткә күз төшерде.
•— Исәнмесез, Валентина Петровна! — диде аңа ишек артында әле булса керергә ният итеп торучы ак чәчле егет.
— Исәнме! Гөлүсә янынамы?
•— Иртәгә Казанга китәм...
— Няня, — дип карчыкка боерды Валентина Петровна. — Кертегез егетне!
һәм борылды да китеп барды. Меженкованы озаткач, Халисә жи- денче палатага узды, авыр хәлдә ятучы чирле янына килеп утырды. Больницада куна ук ятмаса да, көн-төн хатыны янында булган ир тә- * рәзә каршында басып тора икән, Халисә керүгә тамак кырды. Ләкин ? Халисә аның ягына әйләнеп тә карамады. Заманында авыру Мәхтүмә £ аланын ире хатынын юкка җәберләве, дөньясын онытып, атналар буе £ эчеп йөр\е һәм менә яман чир алып хатыны больницага яткач, анын 2 алдында акланырга теләгәндәй, шифаханәдә куна ятуы, күнелдә сәер £ бер тәэсир калдыра иде. 3
— Хәлегез ничек, Мәхтүмә апа? Тормагыз, тормагыз. Ятып кына сөйләшегез.
— һәй акыллым, сорама ходайдан каргалган кешедән ару хәлләр. ~ Менә Йосыф абыеңны орышып торадыр ием әле. Көн димәде, төн ди- “ мәде, баш күтәрми эчте, инде хәзер бер терелеп кайтсаң, авызыма да алмас идем шул агуны дигән була. Әнә үзе балан суы кайнатып ки тергән, шуны эчкәч күңелләрем күтәрелеп киткән сыман булды. Тик “ менә хәлкәйләрем генә юк, акыллым, буыннарыма чаклы үземнеке тү- л> гел шикелле, кулыма стакан алырга куркам,—шулай дип авыру хатын " тилмерүле күзләре белән врачка текәлде — йомшак сүзләр белән юату £ ын көтте, ахрысы.
«Нинди түземле, сабыр хатын син, Мәхтүмә апакаем, —дип уйлады - Халисә авыру хатынның нуры сүнә башлаган күзләренә карап.— Дүрт 7 күзләп минем керүемне көтәсең. Ә мин әле сиңа һични әйтә алмыйм, ь Хәлең бер дә алга бармый шул, җаным».
— Болай булгач, Мәхтүмә апа. алга таба киттек инде. Бүген менә тагын плазма салырлар. — Халисә авыруның коры сөяккә калган кул ларын алды. — Үз гаебен үзе таныгач, ирең начар кеше түгелдер. Мәхтүмә апа, — дип пышылдады. — Юкка рәнҗетмәгез, миңа калса ул болай да бик үкенә...
— Рәхмәт, балакаем, яхшы сүзләрең өчен рәхмәтләр яусын үзенә. Бәхетең-тәүфигыц белән яшә. Ирең дә беркөнне кереп чыкты, йомшак табигатьле, әйбәт кеше күренә. Тигез яшәгез, арагыздан җил үтмәсен, бер-берегездән күңелегез сүрелә күрмәсен. Минем әнә күңелем бер сүрелде дә һаман җәфаланам. Ир-канатым булса да, кан-яшь түктерми кешеңне күңелкәйләр җиңел генә кичерми икән, балакай.
— Я, Мәхтүмә апа. борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр Бер-ике атнадан таштай-тукмактай йөри башларсыз әле.
— Шулай гына була күрсен инде, балакаем. Ичмасам, кече кызымны кияүгә бирсәм...
— Бирерсез, менә дигән туй итәрсез әле. апа җаным.
— Амин, балакаем. Синең белән сөйләшкәч җаннарым тынычланып китә.
«Бүгеннән преднизолон дозасын арттырырга булыр,» — дип уйлады Халисә. Урыныннан кузгалганда тәрәзә каршында басып торучы ир-атның очлы җилкәләренә игътибар итте. — Чандыр агай. Ә чандырлар сирәгрәк чирлиләр. Ә синдә, Мәхтүмә апакаем, кимендә туксан кило булгандыр. Ә менә хәзер...» — Халисә үзалдына башын чайкап куйды
Вестибюльдәге роза гөле янында басып торучы Гөлүсә белән ак чәчле егетне күрүгә. Халисәнең йөрәге тагын әллә нишләп китте Егете шактый буйчан, жете күзле нде. Гөлүсә, авырткан якка бөгелә төшеп, операция урынын кысып тоткан.
— Сережа, җаным, бәгырем, көлдермә әле, мина көләргә ярамый,— дип үтенә.
— Тагын тегәрләр. — дип шаярта егет. — Көл көләсең килгәндә.
Алар турына җиткәч. Халисә юри адымын акырынайта төште һәм
күз кырые белән карап алды. Гөлүсә, башын кырын сала төшеп, азрак кына кыланчыкланып, вак-вак итеп башын чайкый, иреннәре ирексез* дән елмаеп җәелә, егет артындагы Халисәне күрми, Гөлүсәне үбеп ала.
«Я, я инде, ни булды әле сиңа кинәт! Ниемә тагын тилереп кеше бәхетенә көнли башладың! Үзеңнеке үзеңә җитмәгәнме? — дип уйлады Халисә адымын тизләтә төшеп. — Нишләдем мин? Нидер телим һәм шул теләгемне үз-үземнән яшерәм түгелме? Мин аны күрергә тиеш. Ул миңа ачу сакламыйдыр, сакламаска тиеш».
Халисә төштән соң поликлиникага авырулар кабул итәргә китте. Ишектән чыккач та күзе иртән йөргән каенлыкка төште. Офык чите белән кушылган урман өстендә күзне рәхәтләндерердәй сыек рәшә ага иде.
Нишләде сон әле ул? Нигә болай үз-үзенә урын таба алмый? Соңгы көннәрдә тагын күңеле җилкенә башлады. Тәмам йөрәгенә сеңдеме әллә бу Нәүфәл — әле онытылып торган кебек, әле бөтенләй күз алдында тора. Килә, күңелне айкый, актара да тагын югала да янә килеп чыга. Ул килгән саен күңел күгендәге истәлек-хатирәләр кабынып китә, үткән өчен үкенү, рәнҗү, әрнешү уяна. «Мин һаман саен гаҗизләнә барам. Бу бер дә юньлегә түгел. Җәза бу минем өчен, җәза! Нигә генә кайттың соң әле син, Нәүфәл! Нинди хәерсез тылсымнарга ия кеше син! Синең аркада торган саен ихтыяр көчем югалта барам».
Халисә үз кыланышыннан үзе кимсенде, гарьләнде. Я ходаем, оны- тылмаса онытылмас кеше булыр икән! Яратмыйм бит мин аны, яратмыйм. Януларым, көюләрем, асыл ташка кызыккан бала кебек, үткәнгә кызыгуым гына ич. Күрәсем дә килми хәтта... Килмиме? Нишләвем инде бу тагын, ниемә тиктомалга ябырылдым әле бер гаепсез кешегә. Ин мөһиме ул мине гафу итте. Тилекәй. Хәзер бит инде син унҗиде яшьлек Халисә түгел, ир хатыны. Матур гына тормыш итеп ятабыз. Ә Нәүфәл?! Юк, юк, мин аны бары тик кызганам гына, кызгануымнан гына шулай көяләнәм.
Поликлиникага җитеп килгәндә аңа кемдер дәште.
— Халисә Хәйдәровна, Халисә Хәйдәровна, бер генә минутка туктагызчы!
Уң кулына гладиолус букеты тоткан Зөһрә ашыга-кабалана аны куып килә иде. Килеп җитүгә, хатын аңа карап торды.
— Исәнмесез, Халисә Хәйдәровна, саумысез!
— Исәнмесез, Зөһрә апа.
— Менә шул чәчәкләрне Гайсә Ильясовичка бирегезче. Үпкәли күр-мәгез тагын. Гөлүсәбез йөри дә башлады. Сережасы килгән. Гөрләшәләр, гел пар күгәрченнәр инде менә. Бичарамның канатлары гына кыскарды. очып кына китәрләр иде. Ә үзе, әнием, эчем бер тамчы да авыртмый дигән була тагын, балакай. Авыртмый буламы, мин белмимме әллә?
— Ярый, рәхмәт сезгә, бирермен.
Артык сөйләшеп торырга вакыты да тар, теләге дә юк иде, Халисә чәчәкләрне алды да поликлиникага юнәлде.
Коридор буйлап авырулар тезелешеп утырган, кайберәүләре түзем-сезләнеп кабул итү бүлмәсенең ишеге янына ук килеп стенага сөялеп көтәләр. Халисәне күрүгә, үзара сөйләшүдән туктап, аның белән исәнләштеләр. Артыннан ук, чакыруын да көтмичә, кабинетка бер карчык килеп керде.
— И-и, балакаем, көтәргә бер дә хәлем калмады, рәнҗемә инде.
Халисә сестрага чәчкәләрне вазага утыртырга кушты, үзе тиз генә ак халатын киеп алды, өстәл янына узды.
— Менә шушы җирем генә чәнчә, берәр яхшырак дару язып җибәрмәс иден микән дип кенә килүем иде.
— Чишенә торыгыз,— диде карчыкка Халисә, авыруның карточкасын актаргалап карады.
— Кызым, таныш брач та икәнсең, тишендереп торма инде карчык кешене. Әллә нәрсәгә тәнем ояла. Бер дә тән күрсәтергә күнекмәгән шул без, балакаем... Нием авырта диеп, менә тушыннан тиктомалга чәнчә дә тора энәтерәк. Ходайның хикмәте, тозлы әйберне гел дә кап- малы булмый башлады. Тишениммени инде?..
Халисә карчыкның эчен баскалап карады, ике бармагы белән уң як кабырга астына төртүе булды, әбинең бөтен тәне куырылып, бөрешеп куйды.
— Киенегез. Сезнең үт куыгыгыз авырта, әбекәй. Башта анализлар бирерсез, ике көннән шул анализлар белән тагын керерсез.
— Рәхмәт яусын инде, балакаем, кулларың сызлаусыз булсын. Дару гына язып бир дә мин китим.
— Әлегә мин микстура язам, аптекадан алып эчә торырсыз, калганын анализлар әзер булгач эшләрбез, әбекәй.
— Әнәлиз, әнәлиз,— дип сукранды карчык чыгып барганда.— Тәүгесе бер дә сорамый ие әле. Иң яхшы граничный дарулар язып бирә торган ие. Бусына әнәлиз кирәк...
Карчыктан соң, дәү гәүдәле ир-ат килеп керде.
— Минем билгеле инде — язва, — диде ул Халисә аның чире турында сораштыра башлагач. — Ит капсаң да китереп кыса, сөт капсаң да, дигәндәй. Нә катынга, нә балаларга йокы юк, төнозын йөреп чыктым. Әз генә җибәргән кебек итә дә тагын бөтерә дә ала, бөтерә дә ала монавыннан.
— Күптән авырыйсызмы?
— Ике еллап булыр. Эчмәгән дару, капмаган нәрсә калмады инде, кайсы каргагандыр, рәтләнеп кенә китеп булмый. Кеше сүзенә карап спиртка хәтле эчтем, килешмәгәч килешми икән ходайның хикмәте. Күрше Кашафетдин әнә Ижауга барып шифалы су эчеп кайтты да гамьсез йөри. Юкса, миннән дә яман җәфалана иде.
— Аракы да эчкәлисезме?
— Кем эчми аны хәзер. Кунак, дус-иш килә. Без түгел, пәйгамбәрләр дә эчкән бит, булгалый шыл, сеңелкәй, булгалый. Ул шайтан суын эчкәч, ни хикмәттер, басылып тора тагын үзе.
— Димәк, чирне үзегез үк акчага сатып аласыз? Сөйләвегезгә караганда, шулай булып чыга түгелме соң? Телегезне күрсәтегез әле.
Халисә, авыруны кушеткага яткырып, җентекләп карады. Чәчләре чаларган бу кешенең яңагы — яңакка, эче—эчкә ябышкан дип әйтсәң дә зур ялгышлык булмас иде. Ике ел авырып йөреп, ничек моңарчы бер дә килеп күренмәгән икән, шунысы сәер тоелды Халисәгә.
— Сөйләсәң сүз инде... Мин, сеңел, бәхет сынап карыйм дип Төмән якларына чыгып киткән идем. Шунда чир таптым, кан косып больнис- ка эләктем, ике айны шунда черетеп чыктым. Картайган көнемдә үз өемдә генә утырасым иде дә бит, юк, күңелне кытыклап, тик шайтан котыртып тора. Иярдем дә киттем бит яшь кенә егетләргә. Тегеләр әле булса шында эшләп яталар, чурт та булмый үзләренә^ Картаела шыл, шайтан алгыры, картаела. Яшь чакларны сагынып сөйләргә генә кал ды. Чыгып киткән идек бер мәлне мәрхүм Садрый белән Себер якла рына. Дүрт ел шында эшләп кайттым. Галәмәт гайрәтле чаклар! Узды заманалар, узды, сецелкәш. — Авыру бер тын башын чайкап сүзсез утырды. —Алай да бәхетсезләр рәтенә куймыйм үземне. Исән кеше бер кайтмаса бер кайта. Әнә, мәрхүм Садрыйның зимагур малае кайткан диләр. Атасы гына чит-ят җирләрдә ятып калды.
Янә Халисәнең тәне эсселе-суыклы булып китте. «Бусы да шул
МӨСЭГЫПТ ХӘВИБУЛЛИН ♦ ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
Нәүфәл турында сүз кузгатса, аның кайтуы турында радиодан хәбәр иткәннәр дип кенә әйтәсе кала»,— дип, үзалдына уйланды Халисә.
— Сезгә больницага кереп, дәваланып чыгарга кирәк булыр, абый,
— Нишләмәк кирәк, чыдар хәлләрем калмады шул. Яткыргач, ят- мак итәрбез.
... Кабул итү сәгате беткәч. Халисә больницага китте. Сукмак буендагы бакча эчендә авырулар утыра, ял итәргә килгән кешеләр кебек салмак кына сөйләшәләр. Болары бүген-иртәгә сәламәтләнеп чыгып китәсе кешеләр. Гөлүсә китеп барган егетенә тәрәзәдән кул изи.
Коридорга кергәч, Гөлүсә яныннан үткәндә, Халисә кызга текәлебрәк карап узды һәм анарда ниндидер бер мизгелдә: «Нәүфәл абыең кайчан кайтты?» — дип сорау теләге туды, ләкин бу теләк ничек туган булса, шулай тиз генә юкка да чыкты. Гөлүсәнең йөзеннән сөенеч, егете килеп киткәннән соң туган куаныч нурлары сүнмәгән иде әле.
— Халисә апа, мине тиз чыгарырлармы икән?
— Бер атнадан, — Халисә кызның янә күзләренә карады. — Бик тә яратасыңмы? — дип, егет китеп барган якка ым какты. Гөлүсә күзләрен йомды, өзелеп яратуын сиздерде.
Халисә кызның чыраендагы һәр сызыкны күздән кичерде. Ак чырайлы. түгәрәк йөзле, әнисе кебек гаҗәеп мөлаем, самими карашлы күк күзләре нур чәчә, буяу әсәре тимәгән коңгырт-кара чәч бөдрәләре алкаланып маңгаена төшкән, алсу иреннәрендә шатлыклы елмаю, бит очындагы бармак йөзе хәтле генә уйдымнары тагын да тирәнәйгән, дугаланып килгән кашлар уйнаклап тора.
— Халисә апа, кичке якта минем янга Нәүфәл абый килмәкче. Ишектә торучы няня болдырга гына чыгарга рөхсәт итсә иде.
— Сиңа рөхсәтне Валентина Петровна бирә бит, үскәнем.
Халисәнең кисәк сулышы кысылды. Хәзер ул чынлап та үз-үзенә урын таба алмый башлады. «Нәрсә инде бу, аның больницага килүен ишетеп шулай дулкынланаммы? Я, килде ди. Шуннан ни? Ул килер, ә мин инде өйдә булырмын. Ник алай борчылам, хафаланам соң әле. Иң башта ул да мине рәнҗетте, ул да мине елатты, йөрәккәемне әрнүләргә салды!» — дип уйлады Халисә кабинетына таба атлаганда.
Кабинетта да үз-үзен кая куярга белмәгәч, ул тизрәк палатага, авырулар янына ашыкты, шунда кеше арасында бераз онытылып алды, кайгылары таралгандай булды.
Өенә ул хәтта бераз иртәрәк тә китте бугай. Янә йөрәге ашкынды, җинаятен фаш итүдән курыккан кешедән, урамга йөгерә-атлый чыкты. Сукмак буйлап тезелеп киткән тупыллардан бияләй-бияләй мамык оча. киң ябалдашлары шау чәчәкләрдә утырган юкәләрдән тирә-юньгә татлы бал исе тарала. Саф һавада күңел бераз утыра, тынычлана төште. Халисә адымын тыеп кына барды. Бер-ике тапкыр туктап, тирән итеп сулыш алды — көрсенеп куйды. Шуннан үз-үзенә: «Тилекәй, жан атма. Гайсәң көтәдер», — дип өенә ашыкты.
... Гайсә, чынлап та, өйдә иде инде. Ул аш куйган, биленә Халисәнең алъяпкычын бәйләп алган да, кухня ягында нидер кыздырып маташа.
— Беләсеңме,— диде ул Халисәне каршылап. — Әллә нигә күнел өчпочмак теләп куйды. Ничек уйлыйсың, булдырып булырмы?
Халисә иренең яңагыннан сөеп, битеннән үбеп алды, өс киемен салып, ваннага кереп китте, кулын юып чыкты.
— Ә миңа ни эш кушасың, атказанган пешекче?
— Әйдә, мин ит турыйм, ә син бәрәңге әрче. Әллә камыр басасынмы? Ярый, әүвәл камыр бас, — диде ул, резин перчаткасын тартыбрак киеп куйды, үзе бәрәңге әрчергә кереште.
Халисә халат киде дә. сәдәфләрен каптыра-каптыра, әйләнеп кухняга керде. Камырны ул бик тиз басты һәм җәйде. Икәүләп, сүзсез ге
нә бәрәңге турадылар. Халисә өчпочмаклар ясаганчы Гайсә духовканы кабызды, кайнар калайларны майлап әзерләп куйды.
— Иллә кулларың оста да, хатын, — дип, Гайсә Халисәнең аркасыннан сөйде. — Беләсеңме мин бүген кемне күрдем? — диде ул хатыны өчпочмакларны духовкага тыккан арада. Кем дип уйлыйсың? *
Халисә җилкәсен җыерып куйды, имеш, миңа барыбер, әйтсәң әйт, - әйтмәсәң кирәге юк.
— Нәүфәлне. £
Халисә шап итеп духовка капкачын япты. Гайсә сискәнеп китте. а.
— Болай үзе үзгәрмәгән дә кебек. Тик. әллә муены кәкере булган- £
га, Квазимодагамы охшап калган шунда, теге кинодагы... х
Халисә иренә шундый иттереп карады, Гайсә ачкан авызын ни әй- ф тергә белми яба алмый торды.
— Беләсеңме кем аркасында гарип калган кеше ул, Гайсә! — Ха- = лисәнең тәмам йөрәге кабарды, ничә көн буена талкынган күңеле та- 4 шып китте. — Ишетәсеңме, Гайсә, тимә аңа. Тимә аңа, алла бәндәсе, £ мине бик аз гына булса да хөрмәт итсәң, тимә!„
— Нишләвең бу синең, ниемә дип тиктомалга ярсынасың?!
«Хатының күңел түрендә ни көйрәгәнен белсәң икән син, Гайсә. <т> Белмисең шул. Ә мин куркам аңардан, очрашудан куркам, күзләренә х туры караудан. Юк, син берни дә белмисең, аңламыйсың хатының хә- £ лен. Аңларгамы теләмисең...»
— Кайгырма ул хәтле. Син уйлаганча ук мескен түгел ул. Үздәрә- £ җәсен үзе бик яхшы белә.
.Халисә җавап бирмәде, кулындагы сәгатен чишеп өстәлгә куйды да ® түр бүлмәгә кереп китте. Хатынының бу хәленә ачуы чыгарга өлгергән Гайсә телевизорны кабызды, тавышын күтәреп җибәрде
— Әйдә хоккей карыйбыз. Безнекеләр Канада белән уйный.
Халисә килеп ярым ачык калган ишекне шап итеп япты да, креслога аягын җыеп утырды.
Хәтер күгендә барысы да калган, барысы да сакланган, һәммәсе истә. Ә шулай да, нигә Халисә аның белән очрашырга курка?
Куркамы?
Юк, юк, курыкмый!
Халисә өшеп китте, иңбашына салган шәленә төренебрәк утырды. Күз алдына янә Нәүфәл килеп басты, бик күптән булып узган вакыйгалар хәтерендә яңабаштан яңарып киттеләр. Соңгы тапкыр ул аны койма буенда кан эчендә яткан килеш күрде. Аннары әтисе кайтып керде. Җирдә өнсез яткан Нәүфәлне, гаебен сизеп, койрыгын бот арасына кыстырып оясына кереп барган этне күрде дә, фронтовикларга хас җитезлек белән егеткә ташланды, аны күтәреп машинасына алып чыгып китте. Әтисе Халисә ягына күз ташлады. Шул күз карашы Халисәнең бөтен тәнен гүя ут белән көйдереп алды. Ул шунда гына минут эчендә нинди фаҗига булганына ачык төшенде. Төшенде һәм җан-фәрманга больницага йөгерде. Нәүфәл янына Халисәне кертмәү генә түгел, якын да җибәрмәделәр. Әйе, аны һичкем аңларга теләмәде, хәтта әтисе дә. Больницадан чыгып килгәндә, ул аңа карамый гына
— Синең эшеңме? — дип сорады.
Ләкин җавап көтмәстән машинасына таба китте, утырды, кабызды һәм Халисәгә янә бер кәлимә сүз катмый китеп барды.
Әйе, ул көннәрдә Халисә күңеле белән гафу үтенергә мен тапкыр диярлек килде, ялынды, ялварды.
Ә бит ул аны шул тикле бирелеп яраткан иде. Егет аның күңелен тәмам әсир итте. Сизде, тойды бит Халисә, егет тә аны яраткан иде... Беренче тапкыр үбешүләре... Чылтырап аккан чишмә буе, сулышларына каба-каба куышулары... Баш алып кай тарафлар!адыр китеп
бармаса. ихтимал, Халисә аңа, кәкре муенлы булуына карамастан, кияүгә чыгып куйган да булыр иде әле...
Әле булса хәтерендә, Халисә больницага килде. Шунда ана. «Аның сине күрәсе килми», — дип чыгып әйттеләр. Халисә гарьлегеннән нишләргә, кая барып сугылырга белмәде. Шунда Гаисә килде, ул аның хәлен аңлады, юатты, тынычландырды, һәм шул көннән ул аның якын дусты булып китте. Калганын язмыш үзе хәл итте. Гадәтләнү, бер кешегә өйрәнү була. Шул килде Халисәгә. Яраттымы ул Гайсане, яндымы, көйдеме ялкынлы мәхәббәт утында? Юктыр, юк. Шуңа карамастан, аңа кияүгә чыкты.
10
Эш сәгате башлануга, бүлмәсенә Меженков килеп кергәч, Кадыйр аның белән коры гына исәнләште.
— Әйдә. уз. сөйләп жибәр.
Меженков бер тын өстәл янында таптанып торды.
— Син нәрсә гашыйк егет кебек кызарынасың. Уз. Ни булды?
— Мин китәргә булдым, Кадыйр Сөнгатович, менә гариза... Шуңа рөхсәт кенә бирсәгез иде.
Кадыйр гаризаны укып тормады, өстәлгә жәеп салды да йомры кулын кәгазь битенә куйды.
— Бәлкем, сәбәбен дә әйтерсең?
Ниһаять, Меженков түргә узды, утырды, кулларын әле өстәл астына алды, әле өстәлгә куйды.
— Ни булды сиңа, чынлап торып әйтче?
— Китәм. Бөтенләйгә. Кадыйр Сөнгатович.
— Димәк, дөресен сөйлиләр? Хатын белән аерылышасың?
Меженков дәшмәде, башын түбән ия төште.
— Хәлләр...—диде Кадыйр.—Ай-Һай, кеше язмышы белән уйнау гына түгелме бу синең кыланышың? — Каш астыннан Меженковның йөз-кыяфәтен күзәтеп торды, тегесе утырган урынында борсаланып куйды, күзләрен яшерде. — Владимир Поликарпович ни ди?
— Аңа кермәдем әле.
— Хатының ризамы соң?..
— Без аның белән килештек...
— Ярый, китсәң китәрсең. Тик ишет: кайтам дип кире әйләнәсе булма, басу капкасыннан ары җибәрмәячәкмен. Тоже миңа, Дон Жуан, — дип өстәп куйды Кадыйр.
Меженков чыгып китүгә, ишектә секретарь кыз күренде.
— Кадыйр Сөнгатович, бер ханым керергә рөхсәт сорый. Бик жит- ди мәсьәлә белән килдем, ди.
— Керсен.
Кадыйр аны түргә узганчы көтеп алды, килеп житәрәк кенә, урыныннан кузгалып, каршы торып басты.
— Рәхим итегез, Халисә Хәйдәровна. рәхим итегез. Нинди йомышлар төшеп, без бахырларны бәхетле иттегез?.. Бик житди йомыш дисез? Узыгыз, рәхим итегез. Тыңлыйм сезне, Халисә Хәйдәровна.
Дөресен әйтергә кирәк. Кадыйр шәһәрдә ихтирамга лаек булган бу врач хатыннан Меженковка кагылган сөйләшүне көтмәгән иде. Меженковның китүен ишетеп тә өлгергән үзе. «Ә мин аның гаризасына хәзер генә кул куеп чыгардым», — дип ачыктан-ачык әйтеп салды Кадыйр һәм, сөйләшүне тагын да житдиләтү өченме, әңгәмәгә телефоннан партком секретаре Воронцовны чакырды.
— Миңа кадәр бу урында утырган агай әйткән иде, безнең эштә иң читен, иң четерекле мәсьәләләрнең берсе — гаилә хикмәтләре бу
лыр дип, һәм шул сүзләр дөрескә чыга кебек. Бәлкем безгә, хөрмәтлем Халисә Хәйдәровна, бу эшкә бөтенләй катнашмаска кирәктер? — бүлмәгә Воронцов керде, врач ханым ияк кагып кына исәнләште дә якындагы урындыкларның берсенә чүмәште. — Миңа калса, хөрмәтлем Халисә Хәйдәровна, Меженков барыбер китәр иде, кем әйт- ♦ мешли, көчләп яраттырып булмый. Аннары ирексезләү, мәжбүр итү, з көчләү кеше күңелендә һәрчак каршылык хисе уятучан. Җиткермик < бу хәлгә. Әгәр дә, сез әйткәнчә үк, Меженков адымы аның ялгышуы, о. юләрләнүе генә булса, үгет-нәсихәт белән генә акылга утыртып бул- ь мае кебек аны. Ялкынлы мәхәббәтләр үтүчән була диләр. Җете кызыл £ тиз уңа, шулаймы, Владимир Поликарпович? — Воронцов сүзгә кушы- 2 лырга ашыкмады, башта Халисәгә, аннан Кадыйрга бер-бер артлы ф сынаулы караш ташлады, үзалдына көрсенеп куйды. — Шулай бул-_ гач, — дип дәвам итте Кадыйр, — кызыл мәхәббәт кенә булса, мин әйт- = те диярсез, акылына тиз утыра ул, күп тә үтмәс, әйләнеп кайтыр. =
Халисә дәшмәде, Әмировның фикере белән тиз килеште кебек. Әми- ровның кешене тиз ышандыра алуына Воронцов та күптән инанган « иде инде, телдән төшмәстәй матур сүзләр дә әйтмәде кебек, ә врачлар- - дан вәкил булып килгән хатынны ышандырды бит тәмам. Шуннан соң го тегесе гел дәшмәс булды, әмма йөзендә аптырау чалымнары көчәйде, х бит очлары никтер алсуланып китте, борын яфраклары калтыранды. £
Воронцов Меженковны бик яхшы белә иде, бу турыда ике арада а шактый кызу сөйләшүләр булып алды һәм бу мәсьәләдә яңадан сүз куертуны артыкка санады. Андыйларга мең тапкыр үгет сүзен ишетү- * гә караганда, бер тапкыр үзе кичерү нәтиҗәлерәк булучан, шуңа кү- Ф рә китә икән, әйдә, китә бирсен. s
— Бәлкем сез, Халисә Хәйдәровна, минем белән кнлешмнсездер? — диде Кадыйр, хатынның ниндидер эчке дулкынануын сизеп.
— Мин коллектив исеменнән килдем, Кадыйр Сөнгатовнч. Гафу итегез, сездән мин бу сөйләшүне көтмәгән идем, — диде, ниһаять, Халисә. — һәм гаилә мәсьәләсе, үзегез әйткәнчә, артык четерекле булгангамы, күренеп тора, сез аны гомумиләштерергә тырышасыз. — Хатын бу сүзләрне әйтүгә, идарә начальнигы көлемсерәп куйды, берни аңламастан, гаҗәпсенеп, җилкәсен җыерды, Халисәнең нәзек кара кашлары кош канатыдай талпынып куйдылар. — Гаилә язмышын хәл иткәндә ниндидер мода турында сөйләнүне мин, ким дигәндә, хәлнең асылын белергә теләмәвегез белән аңлатыр идем, — диде Халисә ике ир-атка да хәтере калуын сиздереп.
— Гафу итегез, Халисә Хәйдәровна, ләкин бу бит хакыйкать. Нәрсә исәбенә аларны бергә яшәтеп булыр икән соң? Ярый, без аны эшеннән җибәрмәдек, ди, каты шелтә бирдек, ди, моннан ни үзгәрер?
— Семья ул — җәмгыятьнең нигезе, Кадыйр Сөнгатович. Бу эштән коллектив читтә кала алмый.
Халисә үз-үзенә исе китеп утырды. Ул сөйлиме бу сүзләрне? Башка берәү түгелме? Каян килде аңа бу кирелек, әллә соң начальникның шулай мәкерле елмаюы күңелне ярсыттымы? «Нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп утырам. Алар мине тәрбияле, күркәм, нечкә хисле хатын дип кабул иткәннәр кебек иде, хәзер әнә Әмировның да йөзенә күләгә кунды, Воронцов та башын игән дә аяк очына карап утыра, ул да минем өчен ояла сыман. Ни сөйлим мин, нигә килдем, нигә биредә утырам, нигә торып чыгып китмим?..>
Халисә гаҗиз бер кыяфәттә торып басты
— Утырыгыз, утыр, Халисә Хәйдәровна. Сез бик дөрес әйтәсез, Гаилә — җәмгыятьнең төп ячейкасы. Тик сейья дигән җирдә мәхәббәт тә булырга тиештер инде ул,—диде, ниһаять, Воронцов. Минемчә, бу мәсьәләдә башта Валентина Петровнаның үзе белән сөйләшеп караргадыр? Бәлкем ул үзе үк аның китүен телидер?
Эмиров Халисәгә тагын да текәлебрәк карады, аның күзләрендә Халисә үзен кызгану хисе күрде кебек: бит алмалары тагын да кыза* рыбрак китте, уч төпләренә хәтле кызыша башлады.
— Төпченүем өчен гафу итегез, Халисә Хәндәровна. Ләкин сөйләшү юнәлешебез шул якка таба кузгалгач, әйтми дә булдыра алмыйм. Мондый хурлыкка калганчы, мин үзем дә баш алып таюны артыграк санар идем...
Халисә инде Эмировны тыңламады, ул үзе өчен үзе хурланды, әмма кинәт кенә торып чыгып китәргә дә яхшысынмады.
— Белгеч буларак, барыбер бу хәл аны бизәми. Кешелек сыйфаты турында сөйләп тә торасы юк... Хушыгыз.
Ирләр икесе дә торып бастылар, икесе бергә Халисәне секретарь ягына чаклы озата чыктылар.
Халисә үлеп гарьләнде, үзе өчен үзе гарьләнде.
— Моны фәкать вакыт хәл итәчәк. Кайтыр ул, Халисә Хәйдәров^ на, — диде Воронцов.
— Әйе, вакыт кына исбат итә ала безнең хаклыкны, — дип куәтләде начальник партком секретаренең сүзен.
Халисә Воронцовка карап алды, куе бөдрә чәчле, ялкынсынган авыру чырайлы бу кеше аңа ошамады, ә менә Әмировның үз-үзен тотышын килештерде. Шактый һавалы, эре кыяфәт белән куллар бирешеп аерылышсалар да, Халисә бу йорттан күңелен тутырып авыр хис төяп чыкты. Хәзер ул сестра-няняларның сүзләренә карап бире килүенә үкенеп бетә алмады. Нигә болай йөри соң әле ул? Валя белсә ни әйтер? Нәрсә ул, сазаган кызмы әллә? Баласы, менә дигән хезмәте, алтын куллары бар. Теләсә үз тиңен табар әле. Бала? Бала ана өчен иңенә ишелеп килгән бәхет кенә ич ул!
Изге әйберен җуйган берәүдәй, ул бик озак шәһәр урамнарында йөрде. Шуннан соң гына кинәт Валяларга таба китте. Хәзер инде ул аңа ни әйтерен белә иде.
Ләкин барып керүгә Валяның күзендә сагыш, иңендә күтәрә алмаслык авыр хәсрәт ятканын сизде-күрде дә, үзе дә елап җибәрде.
11
Кичтән эштән кайтып табын янына җыелгач, Кадыйр ашап утырган энесенә карамый гына әйтә салды:
— Ике «Жигули» кайткан иде, берсен алырга булдым. Син, Нәү- фәл, ничек уйлыйсын?
— Машина? — Нәүфәл кашыгын йөртүдән туктады. — Нигә ул сезгә, болай да машинадан төшкәнегез юк.
— Чират җитте дә алыйм инде дидем. Әлегә син йөреп торырсын, доверенность бирермен дә... Я,я, ярар инде дип тыйнакланып утырма. Сина бик кирәк чагы аның.
Сүзгә Зөһрә җиңгәчәсе кушылды.
— Егет кешегә ярап торыр ул. Син безгә чит-ят кешемени, туганыбыз ич! Бер дә яхшысынмый торасы түгел. Праваң бар дисен үзең.
— Я ходаем, мин бик шат, җиңгәчәй. Ичмасам, эштән кайчан телим шунда кайтырмын.
— Ә болай бик еш кайтасың инде,— диде Кадыйр.— Кайчан тө-гәллисең? Теге вакытта бер атнадан дигән идең...
— Тиздән, абый. Күпкә түзгәнне, азга түзегез инде. Дозатор белән чиләнәбез.
— Бик сузмасагыз икән... Күреп торасың, эш мөшкел безнең.
Тырышабыз, үзең күрәсең, ничә атна ялсыз эшлиләр егетләр.— Нәүфәл, аш өчен рәхмәт әйтеп, үз бүлмәсенә чыкты. Таң билгеләре беленә башлагач кына аның тәрәзәсендә ут сүнде.
Әйткән сүз — аткан ук дигәндәй, менә икенче көн инде ул эшкә £ куе яшел төстәге өр-яңа «Жигули» белән килә. Нәүфәлнең бригада- - сында ике инженер, ике слесарь, бер автогенчы эшли. Иомакыйрак а. кеше буларак, Нәүфәл һичкайчан алар белән ачылып сөйләшеп утыр- £ мады. Ул аз сүзле кешеләргә хас үҗәтлек белән эшләп йөрде, кирәк х икән, автогенчы да булды, слесарь эшләрен башкарудан да баш тарт- ♦ мады. Аңа беркетелгән инженерлар да эшкә хирыс булдылар, кирәк = чакта уникешәр сәгать эшләделәр, вакыт белән исәпләшмәделәр. Го- = мумән алганда, Нәүфәл алардан канәгать иде. Автогенчы Симушкин гына мутрак булып чыкты. Нәүфәл эдашина белән йөри башлауга, ул > тамак төбен кыргалады, ә бер тапкыр килеп туктагач.
— Мастер, эшләр харап бит, — диде.
— Ул-бу булдымы әллә, Володя?
— Юк ла. Менә машина алдыгыз, ә юу турында ләм-мим. Бер * дә егетлек түгел бу, Нәүфәл Садриевич.
— Башта эшне төгәллибез, аннары төяләбез дә — ресторанга. Ки- з
лештекме? £
— Юмаган әйбер, юмаган инде ул. һич югы, бер әйләнеп килим, « бирегез әле ачкычыгызны, Нәүфәл Садриевич. Армиядә хезмәт иткән- ® дә бер полковникны йөрттем. Права кесәдә. Менә...
— Я, я, ышанам. Бар, әйлән.
Симушкин дозатор янында торган Батыр Нигъмәтуллинга кул изәде
— Әйдә, Батыр, бер уратып китерәм үзеңне!
— Куркам мин сиңа утырырга. Олага күр.
Симушкин бияләйләрен салып ташлады да. учына төкереп, кулын- кулга ышкып алды.
— Бир ачкычыңны, мастер, — ачкычны алуга, ул аны чылтыратып һавага сикертеп алды. — Киттем, алайса!
— Әнә теге ферманы гына әйләнеп киләм.—Симушкин, машинага утыруга, борынын тартып, яңа буяу исен иснәде. — Шик, братцы!
Симушкин, үз-үзенә команда биреп, стартерга басты.
— Әйдә, Буранов, — диде ул машина кабынгач Нәүфәл янында басып торган инженер Халит Бурановка.
— Юк инде, үзең генә әйлән,— диде Буранов, аннары Нәүфәл- гә: — Юкка бирәсең бу җилкуарга, әллә йөртә белә, әллә юк. Әйләнеп капланыр, шул булыр, — диде.
Машина китеп баргач кына әйтелгән бу сүздән Нәүфәл күңелендә дә шик туДы- ~
— Кая китте дип беләсез сез аны? Кызы янына. Әнә күрәсезме колхоз фермасын. Шундагы бер сыер савучы янына киләп сара мут җан.
— Нияте изге икән, йөри бирсен, — диде Нәүфәл
— Кая инде изге ният ул эт ялаган нәмәстәдә. Җиде җирдә җиде кызы бар. Эчеп кайтмаса, бик хуш дигез.
Нәүфәл янә машинасын Снмушкинга бирүенә үкенү тойды «Кеше машинасы, — дип уйлады ул.— Берәр кая барып чәпәлмәсә инде».
Дозатор яныннан кнтмәсә дә, Нәүфәл юк-юк та, Симушкин кайтмыймы дип, күзләре белән Бөгелмә юлыннан яшел «Жигули»ны эзләде. Ләкин тегесе, аның жанын көйдереп, күренми дә күренми иде, җитмәсә, Нигьмәтуллин янган учакка керосин бөрки торды:
— Бер дә бүтән түгел, Бөгелмәгә китте бу, Нәүфәл Садриевич. Мут җан бит ул, кызлар күрсә күзе тона. Утырткандыр җанкисәген дә гөмбәгә тангандыр.
— Ә-ә, йөри бирсен, чәпәлә генә күрмәсен, — дигән булды Нәүфәл.
...Володя Симушкин әбәт алдыннан гына кайтып җитте. Машинага төсен танымаслык дәрәҗәдә пычрак чәчрәгән, аны исән-төзек күрүгә, Нәүфәл шунда ук тынычланды.
— Мә, мастер ачкычыңны,—диде автогенчы каршысына килүче Нәүфәлгә. — Рәхмәт яусын. Туйганчы йөрдем, ичмасам.
һәм йөгереп барып уң яктагы ишекне ачты. Машинадан егетләр бер күрүдә гашыйк булырдай, гитара сыманрак гәүдәле бер кыз чыкты.
— Бусы әле анасы, хәзер булыр баласы, — диде Симушкин, арткы ишекне ачып, янә бер кызны чыгарды.— Менә бусы сезгә — хан кызы, менә бусысы минеке — царевна, юк, Василиса Прекрасная.
Машинадан беренче булып төшкән кыз Симушкинның кепкасын маңгаена төшереп куйды.
— Маша, нишләвең бу! Менә эшлә син боларга изгелек.
Симушкин кепкасын салды да, биш бармагы белән чәчен тарап баш киемен култык астына кыстырды.
— Таныш булыгыз, мастер. Райондагы иң алдынгы колхозның иң алдынгы сыер савучылары, орденга куалар.
— М-м, тел бистәсе, — диде Маша дигәне. — Әйдә, телеңә тилчә чыкканчы сайра инде.
— Исәнмесез!
— Мария, Маша, Машенька, — диде Симушкин кыз өчен. — Ә бусы Халисә исемле.
Нәүфәлнең йөрәге дерт итеп китте. Очраклы рәвештә әйтелгән бу исем аның күңелен айкап алды. Секундлар эчендә күз алдыннан чишмә буе, каенлык, бакча, теге чактагы эт сурәтләре чалынып узды.
Халисә атлы кыз озын чандыр буйлы, какча гәүдәле, тирән утырган җете кара күзле, ап-ак йөзле иде.
— Әйдәгез чәй эчәргә, кызлар. Мактап йөрисез икән, — диде Нәүфәл.
Кызлар күргәч, будкада чәй эчеп утыручы егетләрнең барысы да тышкы якка ябырылдылар..
— Берәмләп чиратка басып танышыгыз, катык борыннар. Кыюрак, Маша, Халисә! — Симушкин авыз эченнән туш уйнап алды.— Таныш-тыгызмы? Әйдәгез чәй эчәргә, кызлар! — Кечкенә будкага егетләр керә башлады. Баскыч өстенә менеп өлгергән Симушкин: — Э-э, егетләр, әдәп саклау кирәк, берәмләп. Башта кунаклар узсын. Мастер, әйдәгез.
Маша, аның артыннан ояла-тартына Халисә кергәч, Нәүфәл дә будкага күтәрелде. Симушкин өстәлгә төрле шоколад конфетлары чыгарып сипте.
— Гафу ит, мастер, Чибәркәйләрне сыйлау өчен Бөгелмәне урап килергә туры килде.
Маша белән Володя күзгә-күз карашып алдылар. Халисә, учы белән авызын каплап, пырхылдап көлеп җибәрде.
— Кулдагы бармакның иң көчлесе, иң матуры, иң хаҗәте кайсысы? Ймән бармак инде. Менә мин кем, мастер. — Володя түшен киерде. — Маша, күр!
Маша шап итеп аныц күкрәгенә сугып алды.
Калай әтәчләнмә әле бик, Володька. Чәй көйлә әнә.
Чәйне бик тәмләп эчеп утырганда, Маша Нәүфәлгә карап сорау
Әйтегез әле, мастер, ни корасыз биредә айлар буена? -
Менә Володя аңлатсын,— диде Нәүфәл, үзе Халисә ягына күз ташлады. — Барысын да ул коручы.
Шуны гына көткәндәй, Симушкин «Спутник» һәм дозатор турын- 5 да дәртләнеп сөйли башлады. Маша аны тыңлап торды-торды да: к
— Ә сез безгә дә шундыйрак бер автомат корып бирә алыр иде- «• гезме? — дип сорады.
Симушкинның күзләре зурайды, ул әле Нәүфәлгә, әле кызларга х күз төшереп алды да, кулын күтәреп: ♦
— Бирәлабыз, ник бирмәскә, — диде. — Тик, Машенька, без бит = инде җиде кат җир астыннан нефть суыртабыз, ә сез дүрт имчәкле = сыер-малкайларны савасыз.
— Шаяртмале, Володя. Безгә сыерларга азык өләшергә авто- >■ мат кирәк.
— Азык өләшергә иң камил, иң әйбәт автомат, бишенче гасыр ко- а ралы — дүрт япьле сәнәк.
Халисә янә авызын каплап көлеп җибәрде. Маша калагы белән Володяның маңгаена менеп төште. Симушкин, күз агын әйләндереп, с аннары кылыйландырып, бер тын иңке-миңке булып торгандай кы- з ланды. ~
— Сөйләмә тузга язмаганны. Сездә әнә автомат та автомат, ә о бездә — сәнәк. Сез нефть бирәсез, ә без — сөт. Кайсы сиңа кнрәг- ® рәк, әйт әле, Симушкин! Иртән ни эчәсең, иблис токымы?!
— Пас!—Симушкин ике кулын күтәрде.— Пас, пас. Мастер,— диде ул Нәүфәлгә.— Эшлик үзләренә бер изгелек, ясап бирик бер автомат.
— Башлаган эшне төгәллик әле, Володя, аннары күз күрер.
— Сез керешсәгезме, Нәүфәл Садриевич! — дип, канатланып китте Володя һәм өстәп куйды. — Нәүфәл Садриевич алынамы, Машенька, җиренә җиткермичә туктамый да туктамый инде.
— Бу уегыз чын булса, әүвәл барып карарга булыр.
Маша Нәүфәлгә шикләнеп карап торды. Мастерның кыяфәте аңа ошамадымы, кызның куе зәңгәр күзләрендә серле һәм кинаяле бер елмаю чагылып алды.
— Чынлап килерсезме?
— Менә бу «Спутникны» ходка җибәргәч, сез дигәндә —без идәндә, — диде Володя Нәүфәл өчен.
— Килербез! — диде Симушкин сүзләрен куәтләп Нәүфәл дә. Ул моны шундый нык һәм ышандырырлык итеп әйтте. Маша белән Халисә, сөйләшеп куйгандай, икесе тиң авыр итеп көрсенеп алдылар.
— Мастер, инде кызларны илтергә рөхсәт итегезче.
— Юк, Володя, кызларны Буранов илтә һәм бер җайдан фермаларын да күреп кайтыр.
Кызлар бер-берсенә карашып елмаеп куйдылар, чәй өчен рәхмәт әйтеп, кузгала башладылар.
Симушкин аларны машинага чаклы озата килде, утырышырга булышты, шул арада җанкисәген үбәргә өлгерде, аннары шапылдатып ишек япты һәм кул нзи-изи кызларны озатып калды.
— Эх мастер, кызларның иң асылын, күргәзмәгә китергәндәй, каршыгызга тездем. Булса була икән дөньяда шундый кеше, хет бер күз сирпеп сокланып карар идегез үзләренә! — дип аптыратты Симушкин.
— Буш мәсьәлә бу. Симушкин, юкка баш ватма, бар, эшенә кереш. — дип, егеттән арыну ягын карады Нәүфәл. Ә үзенең әллә нигә күңеле тетрәнеп китте. Халисә исемен ишетүгә — әллә нишләде бит. Онытылмаса онытылмас икән яшьлектәге изге хисләр.
12
Ятмадан цикллап файдалану мәсьәләсе буенча район комитеты белән кинәшеп алган Воронцов иртән иртүк Кадыйр янына керде.
— Беренче секретарь да. икенчесе дә башта идарә белгечләре, ак тив белән жыелып сөйләшергә киңәш бирәләр. Нишлибез, Кадыйр Сөнгатовнч? Чынлап та, шулай эшләргә кирәк булыр. Мин аларныц фикерен хуплыйм.
Кадыйр галстугын бушата төште, ахыр килеп’, түзмәде, торып ишек- ле-түрле йөренергә кереште.
— Сүз дә юк, зур эшкә зуррак хәзерлек кирәк. Мин риза, киңәшик. Ләкин бер идея тирәсендә бик озак әвәрә килә башласак, аны башка берәүләрнең тормышка ашырып куюлары бар. Сабыр төбе сары алтын булса да. теге я бу чараны тормышка ашыруда ниндидер тәвәккәллеккә бармыйча булмый. Василий Поликарпович. Баш геолог Сибирцевның да бу хакта нигездә фикере бар, башкалар нинди киңәш бирүгә карамастан, сез дә бу идеяне тизрәк тормышка ашыруда миңа ярдәм итсәгез иде дигән идем.
Воронцов әллә ризалашып, әллә идарә начальнигының тәвәккәллегенә гаҗәпләнә калып, баш кага-кага чыгып киткәч, Кадыйр өстәл янына узды. «Ярый, — дип сыкрады ул эчтән генә, — әйдә, ул дигәнчә булсын, жыелып киңәшик. Әмма моннан ни үзгәрер? һични! Доклад ясауны Сибирцевка бирергә булыр. Нәүфәлне дә чакырырга. Әйдә, тыңласын, күрсен әле нинди кыенлыкларга дучар итте абыйсын туар-тумас идеясе белән».
Киңәшмә алдыннан Кадыйр «Нефть ятмаларыннан цикллап файдалану ысулы яңамы?» исемле мәкалә белән өлкә газетасында чыкты. Мәкалә район белгечләрен генә түгел, Берләшмәдәгсләрен дә кызыксындырган, күрәсең, икенче көнне үк аңа Кудрявцев шалтыратты.
— Тагын ни майтарып ятасың анда? Сүнеп барган ятмаңнан ни алмакчысың? Булмаганны. Ташла. Юк белән башың катырма. Шул сиңа дусларча киңәш.
Кудрявцев белән сөйләшүдән исенә килеп житмәде, Кадыйрга район партия комитетының промышленность бүлеге мөдире шалтыратты.
— Ашыга төшәсез түгелме, Кадыйр Сөнгатович? Беләсезме ашыгып ни куалар?.. Әйе, куян, — диде күкрәк тавышы белән бүлек мөдире.— Әүвәл галимнәр белән киңәшеп карарга иде. Элмәккә баш тыгарга өлгерер идегез әле...
Кайдыр телефон трубкасының кайнарлана башлавын тойды кебек. «Менә башланды да», — дип уйлады ул кәефе кырыла баруын сизеп, һәм, трубканы куйган булса да. бүлек мөдире белән сөйләшкәндәй әйтеп салды «Ярый, сезнеңчә булсын, киңәшик, галимнәрне дә дәшәрбез, килсәләр», — дип өстәде.
Менә ничә көн инде киңәшмә мәсьәләсе Кадыйрның йөрәгендә таш булып ята. Киңәшмә көнен ул түземсезлек белән көтте. Шунда сөйләшү, ниһаять, йөрәктә яткан ташны да эретер сыман иде. Сибирцевның докладын тыңлаганнан соң кәефе кырылды. Баш геолог ысулның файдалы икәнен жиренә җиткереп дәлилли алмаган кебек тоелды аңа, бу хисне ул Нәүфәл энесен тыңлаганда да кичергән иде. шуңа карамастан, шушы идеягә теше-тырнагы белән ябышты түгелме?
...Кабинетка керүгә, Кадыйр өстен салмый-нитми түр якка узды, тәрәзә каршына барып басты. Шул тәрәзәдән ана уйсулыклар, Кыяр тавы, тау итәгендәге утыз өченче скважина күренә. Скважинадан карашын көнчыгышка күчерде. Кояш чыгып килә, шул тарафтан жил исә һәм тротуар буйлап утыртылган агачларның башын ия, яфракларын шаулата, кичәге яңгырдан жыелып калган күлдәвекләр өсте шадраланып кала, шул күлдәвекләрнең берсенә төшкән кәгазь кисәге, канаты сынган кош сыман, искән җилгә лепердәп, очып китәргә теләп талпынып куя.
«Ятманы туктатып торганнан соң аннан күпме нефть алыныр? Алган хәлдә, күпме күләмдә саф нефть чыгар? Алу тагын күпмегә барыр? Айлар буе Кадыйрның — аның гынамы, баш геологның һәм тагын әллә кемнәрнең — башын катырган мәсьәләләр шул иде. Секретаре ягында аяк тавышлары ишетелгәч, Кадыйр, плащын салып, өстәл янына килеп утырды. Нәүфәл ашыкмаска куша, барлык мәгълүматларны җыеп ЭВМга бирик ди, ятма сүнгәч эшкә керешүдә ни файда. Аның уенча, ЭВМ һәр скважина турында тулы мәгълүмат бирәчәк һәм, шуңа карап, кайсы скважинаны туктатып торырга, кай-сысыннан файдаланырга мөмкин дигән төгәл нәтижә ясалачак. Ә ул хикмәтле ысулны сынап өлгермәсәк?..
Ул арада кабинетка белгечләр керә башлады. Киңәшмәгә килүчеләрнең кайсысы ияк кагып кына, кайсы кул биреп үк Кадыйр белән күрештеләр дә утырыша башладылар. Баш инженер Идрисов та керде һәм ул да Кадыйр белән ияк кагып кына исәнләште дә түр тәрәзә каршына узды. «Кудрявцевны көтә»,— дип уйлады Кадыйр, бу кешегә карата көннән-көн күңеле сүрелә баруын тоеп Кичә аңа Воронцов район комитетыннан да кеше була дигән иде. «Аннан кем килер икән?» — дип утырды Кадыйр тәүге уйларыннан арына алмыйча.
Кудрявцев килеп җитүгә, Идрисов ашыгып ишеккә юнәлде. Кадыйрга хәтта аның баскычтан йөгереп төшкән аяк тавышлары ишетелгән кебек булды. Идрисовның болай кылануын кабинетка җыелган белгечләр дә ошатмады, күрәсең, бер икесе тәрәзәгә капланды, баш инженерның Кудрявцевны каршы алуын күреп мәгънәле рәвештә баш чайкап куйдылар. Кадыйр да тышта барган хәлне күзаллап утырды. Менә Кудрявцев машинасы килеп туктады, Идрисов йөгереп чыкты, менә алар бер-берсенә баш ия-ия күрештеләр, менә баш инженер Берләшмә вәкилен култыклап алды, менә алар бергәләп ишеккә юнәлмәде әле.
— Иптәш Воронцов кайда сон? —дип. тнрә-ягына карангалап алды Кудрявцев, ни сәбәпледер Берләшмә вәкиле янә Кадыйрга дәште. Идрисовка бөтенләй игътибар да итмәде.
— Биредә ул, райком вәкилен көтәдер. — диде Кадыйр.
— Нигәдер институттан да кешеләр күренми?
— Без аларны чакырмадык. — Кадыйр аягүрә басты — Башта үзебез төшеник, уртак бер фикергә килик дигән идек ..
— һы, бәлкем дөрес тә эшләгәнсез, — диде Кудрявцев. Аннары. Кадыйрның колагына иелә төшеп, өстәде — Наташа килә алмады, авырып тора, синнән персонально гафу үтенде. — диде Кадыйрның йөзенә кызыллык йөгерде, аның шулай кызарынып китүенә игътибар
МӨСЭГЫИТ X ӘБИ БУ Л Л И Н ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
деләр...
Кабинетка керүгә, Кудрявцев һәммәсе белән дә кул биреп күрешеп чыкты, Кадыйрга җиткәч, туктады, мәгънәле генә елмаеп
— Котлыйм, дускай. Я, исәнлекме! Соңга калмадыммы? — диде.
— Юк-юк, бик вакытлы килдегез, Виталий Семенович, — диде Кадыйрдан алда вәкил янәшәсендә басып торган Идрисов — Халык яна гына җыела башлады. Район комитетыннан да кеше килеп җит
итмәскә тырышып, Кудрявцев —Моннан да зуррак йомыш белән килергә исәбебез бар иде. Я, ярый, ул турыда соңыннан. — Берләшмә вәкиле Кадыйр янәшәсендәге буш урындыкка утырды, кабинеттагы- ларга күз йөртеп чыкты. — Күрәм-карыйм да, Кадыйр, нигәдер бер дә кәефең юк шикелле, — диде күршесенә карамый гына, чит берәүгә сөйләгән кебек. — Әллә, мәйтәм, хыялый уйларың бермәлгә калдырып торырга булдыңмы? Алдан ук кисәтеп куям: ятманы туктатып торырга Берләшмә риза булмаячак.
Ул да түгел, кабинетка соңга калуларына гафу үтенә-үтенә, Воронцов белән район комитеты вәкиле килеп керделәр. Ике метр ук булмаса да шул чаманы куып, буе белән түшәмгә тияр дәрәҗәгә җиткән партком секретаре артыннан атлаган райком вәкиле:
— Гафу итегез, иптәшләр, сезне бераз тоткарладык бугай — дип акланып алды. Стенага төрле диаграммалар, белешмәләр элеп йөргән Сибирцевка: — Башла булмаса, Михалыч,—диде.
Кадыйр күршесе Кудрявцевның терсәген тоя, ул Берләшмә вәкиленең төп уй-фикерен белми, шуңа, ахрысы, борчыла, нервлана иде. Берләшмә вәкиле буларак, Кудрявцев шефтан нинди дә булса төгәл күрсәтмә алып килгән булыр һәм биредә ниләр генә сөйләмәсеннәр, ул аны барыбер тормышка ашырыр. Башка берәү булса Кадыйр бәлкем әле шулай дип катгый төстә уйларга да икеләнер иде, әмма Кудрявцевның кем булуын артыгы белән белгәнгә, ул бүтәнчә уйлый алмады.
— Кыюрак, Михалыч. Иптәшләр белә: ысул яңа, һичкая сыналмаган, бәлкем әле барысы да исәпләнеп тә җитмәгәндер, шуның өчен җаваплылык иң әүвәл идеяне бирүче кеше өстенә төшәчәк, калганын ул өстәр, ул тулыландырыр, — диде Кадыйр һәм почмакта утыручы Нәүфәлгә күз төшереп алды.
һәммәсе дә шул якка карадылар.
Баш геолог Снбирцевны тын алмый диярлек тыңладылар. Сүнеп барган ятмадан кимендә ун-унбиш процент өстәмә нефть алу — бөтен дөнья нефть суыртучыларының хыялы. Бу юнәлештә безнең илдә генә ничәмә-ничә фәнни-тикшеренү институтлары эшли, ә монда бер егет, әйтик, рядовой инженер шушы юнәлештә нидер үзгәртмәкче, нидер кырмакчы. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул.
Сибирцевтан соң Нәүфәл чыкты, ул берсе артыннан берсе коелып кына торган сорауларга нигезле җавап бирергә, төпле дәлилләр китерергә тырышты. Башта Нәүфәл шактый каушады, имгәнгән муен сеңере тартышкалап алды, тотлыкты, әмма тора-бара ул эчке тәэсиргә бирелгән бер кыяфәттә, онытылып киткәндәй булды, шомырт кара күзләре уттай уйнады, теле дә шомарды, указка тоткан килеш, ул бер сызымнан икенчесенә күчте, күрсәтте, аңлатты. Урынына утыргач кына Нәүфәл җиңел сулап куйды, тир бәреп чыккан маңгаен кулъяулык белән сөртә-сөртә, үзара сөйләшеп утырган белгечләргә күз йөртеп чыкты.
Аннары сүз ала башладылар. Баш инженер ашыга төште бугай, аның шулай атылып чыгуын күрүгә, фикердәшенең бу адымын килештермәвен сиздереп, Кудрявцев чыраен сытты, ияген чөя төште. Берләшмә вәкиленең канәгатьсезлеген күрепме, Идрисов кинәт кенә сүз башлый алмый, гипнозга дучар булган кешедәй, авызын ачкан килеш Кудрявцевка карап торды.
— Иптәшләр, ниндидер хыялларны калдырып, безгә тиз арада күмер катламына күчәргә кирәк, — дип сүзен башлады Идрисов. Ул Кудрявцевтан күзен ала алмый җәфаланды. — Шулай иткән хәлдә дә идарә бүген чыгарган күләм нефтьне суырта алмаячак. Иң дөресе, тиз арада идарәне промысел итү. Мин бу турыда элек тә әйтә килдем һәм янә кабатлыйсым килә...
— Аннары барыбызга да Төмәнгә күчеп китәргәме? — днп кыстырды кемдер. урыныннан кузгалмыйча гына. Кудрявцев шул якка карап башын чайкап куйды, ә Идрисов гүя бу репликаны ишетмәде дә.
Сүзне Кудрявцев алгач, ул нигәдер сорауны Сибирцевка да. идеяне бирүче Нәүфәнгә дә бирмәде, ә Кадыйрга карап бирде. ф
Әйтегез әле. Кадыйр Сөнгатович, ятманы озакка туктатып торыргамы исәбегез? Биредә берничә сан әйтелде. Төгәл генә килгәндә. 2 әйтик, тәүлегенә җиде-сигез, ул гына түгел, ун-унике мең тонна нефть п биреп яткан ятманы күпмегә туктатып торырга мөмкин? к
— Бүген ун мең тонна бирсә, иртәгә аның бөтенләй сүнеп куюы =;
бар, Виталий Семенович,—диде Сибирцев. Кудрявцев: «Мин сорауны 5 сезгә бирмәдем бугай», — дип гаҗәпләнгәндәй итте, сөзеп, баш гео- * лог ягына карап алды. ♦
— Бер атна, ә бәлкем ун көн. — диде Нәүфәл. х
— Ун көн. — дип кабатлады Кудрявцев. — Арифметиканы белгән 5 кешегә бераз гына мәгълүм булса кирәк. Берләшмә шушы ун көн эчендә меңнәрчә тонна нефть югалтачак.
— Билгеле, бу — риск,—диде Кадыйр.—Ләкин бит һәр сынау— S үзе тәвәккәллек. Шунысы да мәгълүм булса кирәк сезгә. Виталий л Семенович, илебездә йөзләгән ятма табылды, табыла тора, аларның ’ беришесе инде сүнеп бара, иң хәтәре шул геологлар күрсәткән нефть w запасының яртысыннан күбесе сүнеп барган катлам куенында кала. к Идарә һәм Берләшмә күзлегеннән генә эш йөрткәндә, беренче мәлдә, з бәлкем, бу ысул кайбер югалтуларга да алып барыр. Кабат әитәм. тик £ беренче мәлдә генә. Гомумән алганда, без ил өчен гаять перспектн- о валы ысул тәкъдим итәбез. Шушы ысул белән җир куенында калган ® нефтьнең, әйтик, ике-өч процентын гына алганда да.
— Хыял, фантазия, диде Кудрявцев Кадыйрны бүлдереп. — Идарәне саклап калдыру өчен мин сезгә башка юл сайларга киңәш бирер идем: баш инженерны тыңлап, тиз арада күмер катламын эшкәртүгә күчәргә һәм никадәр тизрәк күчсәгез, шул кадәр әйбәтрәк булыр. Чөнки баш геологның һәм бу идеяне биргән инженерның дәлилләре коры интуициягә генә корылган. Мина хәзергә бер нәрсә ачык: ятма сүнә, дәүләт интереслары белән эш иткән кешегә анла- шылса кирәк, безнең өчен идарәне промысел итү бердәнбер чара булып кала. Биредә сүз әнә шул турыда гына барырга мөмкин.
— Хакыгыз юк,— дип урыныннан күтәрелде автоматика цехы начальнигы Покровский. — Хакыгыз юк идарәне промысел итәргә, иптәш Кудрявцев. Бүгенге көндә идарә дәүләткә тәүлегенә ун мең тоннадан артык нефть озатып ята. Мин Әзербәнжаида тәүлегенә нибарысы ике мең тонна нефть биргән идарәдә эшләдем. □ тәүлегенә ун мең тонна биргәнне промысел итәргә хакыгыз юк!
— Сез. иптәш Покровский, әүвәл чор турында уйлап карагыз. Ул сугыштан соңгы еллар иде. Дәүләткүләм күзлектән чыгып эш иткәндә. хакыбыз бар, бик бар. — диде Кудрявцев. _
Кадыйр цех начальнигы Покровскийга тынычланырга кушты. Кудрявцев әйтәсе сүзен әйтеп бетергәч тә. Покровский ягына карап ал- галады.
— Ятманың һәм шул ятмада калган меннәрчә тонна нефтьнең язмышы гына хәл ителми бүген, иптәш Покровский. — диде Кудрявцев куш йодрыгын өстәлгә салып. — Монда дөньяда хәл ителмәгән проблема куела. һәм аны бүген кай якка булса да хәл итәргә кирәк. Сезнең бурыч —нефть бирү, иң әүвәл шул турыда онытмасагыз иде. Скважиналарны группалап коруга керештегез. Анысы әйбәт чара. Ә инде катламда калган нефтьне алырга тырышуыгыз коры хыял гына ул Ни бәрабәренә төшәчәк Берләшмәгә бу ысул белән алган бер. тонна җир мае? Ятманы ун көнгә файдаланудан туктатып тору һич тә а. «к у» .•* io, 65
башка сыя торган чара түгел, иптәшләр. Бүген идарә биргән нефтьне кем бирер?
— Бирегез батырма насослар, бирегез яңа техника, нефтьне бирербез аны, — дип, тагын чәчрәп чыкты Покровский.
...Киңәшмә кичке сәгатьләрдә генә тәмамланды. Киңәшмәдән соң кабинетта икәүдән-икәү генә калгач, Кудрявцев ишекле-түрле йөрен- де-йөренде дә, өстәл артында утыручы Кадыйр янына туктады.
— Идея сыек, уйлап җиткермәгәнсез. Промыселлар идарәсе фәнни-тикшеренү институты түгел, экспериментлар уздырырга кем дә рөхсәт бирмәячәк. Юк белән баш ватма. Ризалаш. Иртәме, соңмы идарәне барыбер промысел итәрләр, яисә РИТС булыр. Үзең турында уйла. Җитмәсә, араларыбыз тагы да якынлашырга тора. — Кудрявцев кулын Кадыйрның җилкәсенә салды. — Нигә ашкынасың син алай. Миңа калса барысы да без дигәнчә бара түгелме. Синең төп вазифаң нефть бирү ич. Чиле-пешле идея белән мавыгып, үз-үзе- ңә аяк чалма әле. Мин дусларча әйтәм, үпкәләштән булмасын.
Кудрявцевның авыр кулыннан арынырга теләпме, үзенең ризасыз лыгын белдерүе идеме, Кадыйр урыныннан кузгалды. Җилкәсендә яткан кул шап итеп өстәлгә төште. Әйе, каты иде сабакташының кулы.
— Кем ул синең Покровскиең? Нигә ул ни теләсә шуны кычкырып утыра?
— Покровский әйбәт кеше, эш өчен җаны фида. Менә мин Идрисовны, баш инженерымны аңламыйм, кая таба тәгәри ул?! Сйнең җырыңны гына җырламыйдыр бит!—дип ачыктан-ачык әйтеп салды Кадыйр.
— Куй. Идрисов бик белеп эш итә. Ул, гафу ит, синең кебек юк- бар идеяләр белән баш катырмый.— Кудрявцев Кадыйрның ай-һай дип башын чайкавына игътибар бирмичә, үз сүзен дәвам итте. — Идрисов үсәргә тели, һәм мин аңа булдыра алган кадәр ярдәм итәчәкмен. Сиңа да....
— Куй. Боргалама. Син, сабый бала сыман, гел үпкәләргә генә торасың. Идрисов ул Идрисов инде, минем өчен ул беркайчан да сер булмады. Менә сине аңламый йөдим мин. Нинди урынга тәкъдим итәм үзеңне, ә синең үз туксаның туксан. Имеш, катламда калган илле процент хәзинәне ала. Бөтен дөнья галимнәре шул юнәлештә баш вата, әле булса ниндидер нәтиҗәгә ирешкәннәре юк. Ә монда берәү таш ярып су чыгармакчы...
— Идея ул — хыял, уй. Дөрес әйтәсең. Ләкин шул идея тормышка ашырылдымы — ул инде тормыш үзе. Бу идеяне тормышка ашыру, нефть чыгаруда революция үк булмаса да, шуңа таба зур адым булачак. Теләсәң нишлә, Виталий, мин үз фикеремдә калам.
Кудрявцев кулын гына селтәде.
— Каян эзләп таптың син аны? Чынлап та энеңме, әллә булмаса фамилиядәш кенәме ул сиңа?
— Анысы вак мәсьәлә. Иң мөһиме — идеяләр дөньясында яшәүче бер хыялый адәм ул.
— Троянов картка бир дә котыл үзеннән. Ул җыя шундый хыялыйларны. Институтка ул күбрәк файда китерер кебек, «һәм синең башыңны катырып йөрмәс иде», — дип өстәргә иткән иде Кудрявцев, әмма Кадыйрның кырысланып китүен күрепме, дәшмәс булды.
Кадыйр өстәлдә яткан кәгазьләрен җыештыра башлады, сүзне тәмамларга вакыт дигәндәй кабаланды.
— Бармас ул анда.
— Син аңа башта тәкъдим итеп кара. Ә үзеңә менә дигән эш бар. Калдыр шул сүнеп яткан идарәне, күч, әйдә, мин әйткән урынга.
—• Ятмадан ун процент калган запасны алганда да без...
— Герой булырга исәбеңме әллә? —Ярый, калдырып торыйк бу
бәхәсне. Күрәм, кәефсез чагын. Я. чәйгә дәшәргә ниятең бармы, юкмы синең. Кодалар булырга торабыз бугай, — дип, Кудрявцев коридорга чыгуга Кадыйрның җилкәсенә кулын салды, күзләренә карады. — һ-э-э, брат, син бит әле һаман кызларча кызарына беләсең, бер дә тикмәгә түгел бу, гашыйк булдыңмы әллә?
Ялгышмыйсың, Виталий. Мин, чынлап та, гашыйк...
— Зөһрә ханым ни ди соң? ?
— Бөтен бәла дә шунда шул,— КаДыйР кисәк сүзсез калды, тел |
очына килгән сүзне кире йотты. — Ашыкмыйлар микән бу яшьләр « дип шикләнәм? ' с.
— Зөһрә ханым янына барыйк әле. Башта аны күрәсем килә. £
— Зөһрә ул — хатын-кыз, логикасы да хатын-кызныкы. Минемчә, х Виталий, яшьләр бераз ашыга төшәләр, һич югы, институтны тәмам- ♦ ласыннар иде. Әле бит аларга һәммә нәрсә дә кызыл төстә күренә. =
— Үзләре килешкәннәр икән, безгә ни, ризалашыйк, карышып ма- = ташма, Зөһрә ханымның да кәефен бозма. Ишетүем хак булса, ул күп- - тән риза инде.
Урамга чыккач, Кудрявцев машинага утырудан баш тартты.
— Җәяү генә атлыйк. Бу идеяң белән тәмам башым катты. й Тротуарга төшеп, янәшә атлап киттеләр.
— Их, яңгырлар яумый, җир кибә, агачлар уңа башлады.
— Колхоз председателе генә буласы калган да бит үзеңә.
— Ә нигә? Куйган булсалар, ул эштә дә эшләгән булыр идек, з Анда да әллә кемнәр эшләми. Бит иң мөһиме кешегә «мин үз уры- £ нымда» дигән хакыйкатьне аңлау.
— Килгән мәлне беренче секретарь сине колхозга вәкил итеп жи- ® бәрә язган икән дип ишеткән идем, хакмы шул?
— Шуңа охшаш бер хәл булып алган иде. Ләкин без бер-беребезне бик тиз аңлаштык.
— Күрәселәрең алда әле, туганкай.
— Бик ихтимал. Ләкин иманым бер нәрсәгә камил: син ашамасаң, минем башны ул ашамаячак.
— Ташласана. Куй дим. Мин сиңа бүген беләсеңме кем булып барам — башкода булып. Шулай булгач...
Зөһрә аларны ишегалдына чыгып каршы алды, кояштай балкып каршына атлаган хатынны күрүгә, кунак тәмам авызын җыялмас булды. рус халкына хас ачыклык белән булачак кодачасын ике бит алмасыннан чут-чут үбеп алды, шул ук вакытта: «Кадыйр көнләшмәс, шәт», — дип шаяртып алды, хәтта ирләргә хас итагатьлелек белән ниндидер юмарт комплимент та әйтергә өлгерде. Зөһрәнең болан да алсу битләренә гүя ут капты. Өйгә кереп, табын янына җыелгач та Кудрявцев булачак кодачасына комплиментлар әйтүдән туктамады. Шушындый төчеләнүләргә гадәтләнмәгән Зөһрә башта ни әйтергә, ин кылырга белми кухня белән ике арада йөрде-йөрде дә, чәе сыегая төшкәч. Кадыйр янәшәсенә килеп утырды. Өчпочмакны Виталий аерата яратып ашады, тамак колы булмаса да, өстәлдәге ризык-нигьмәтләрне хәзерләгән Зөһрәгә мактау сүзләре яудырып кына торды. Ниһаять, ул бераз тынып, алдындагы чәен көмеш калак белән болгатып утыра башлады. Ахыр килеп, тамак кырып алды. Сүз соравы иде.
— Зөһрә Ибраһпмовиа. мин сезгә бик тә. бик тә зур йомыш белән килдем бит әле. Сезгә мәгълүм булса кирәк, без Кадыйр белән бер институтта укыдык... — Ул янә тамак кырды. — Бер группада, һәм иң гаҗәбе шул булды язмыш безне бүгенге көнгә кадәр аермады, бер сукмактан, бер эздән йөртте. Шул гомер эчендә ул да үзенә тиңне тапкан. Икебезнең сөеклеләребез дә. сөйләшкәндәй, берсе малай, берсе кыз тапты, алар инде әнә балигъ булып үсеп җиттеләр, хәзер шул балалар чәчләрен чәчкә бәйләмәкчеләр. Заманалар алышынды. Зөһр<>
ханым, хәзерге балалар ата-анадан кем беләндер кавышырга рөхсәт- фәлән сорап тормыйлар, табышалар да кавышалар да куялар. Яшьләр, минемчә, үзара килешкәннәр инде, безгә, кем әйтмешли, ризалашырга гына каладыр. Мәхәббәттән өстен булып булмый. Күпме карышсак та, саф мәхәббәт барыбер җиңәр.
— Хөрмәтлем Виталий Семенович, очар казда артык каурый булмаган кебек, ата-анадан да бала артмый диләр. Кызыбыз бик тә яшь бит әле, Виталий Семенович. Яшьлектәге сөю-сөелүләр тиз үтүчән була ул,— дип көяләнебрәк тезеп китте ана кеше. Хатыны инде күз яшенә тыгылыбрак сөйләгәнгә, ата кеше гаҗәпләнә калды. Сөйләшү рәсми төс ала башлагач, ана кеше монда да ана булып калды, кызын югалтуга эчке сыкрау тойдымы, кинәт ияге белән түшенә төртелде һәм елап җибәрде.— Укысыннар иде баш-шта, Виталий Семенович. Өлгерерләр иде әле гаилә йөгенә җигелергә, исән кешегә качасы нәрсәме...
— Менә инде анысына яшьләр үзләре гаепле, сөеклем Зөһрә Иб- раһимовна. Мәхәббәт кемгә дә ишек шакып килеп керми бит, сизми дә каласың гашыйк булуыңны...
Кадыйр бу ике' кешегә ачуланмады, тын гына тыңлады, чәй эчте, уйланды. Алар аның өчен сәхнәдә уйнаучы артистлар сыман иде. Ул кызы турында да. аның йөргән егете Сережа турында да уйламады, ике кеше аның барлыгын онытып яшьләр язмышы турында сөйләшкән арада Наташа турында уйланып утырды Кадыйр. Ничек кабул итәр ул балаларның кавышуын? Хуплармы? Әллә соң тыштан хуплап та, эченнән минем кебек йөрәге әрнеп утырырмы?.. Ни сөйли бу хатын тагын? Ире турында гайбәт сата башлады түгелме? Узынды тәгаен... Уйлары бүленде, хатынының сүзләренә колак салды.
— ...берәү булса бер көн дә тормас иде үзе белән. Күрче син аны ниндәен эштән баш тарта икән бит әле. Күрче, сүнеп барган ятма кадерле аңа. Ишетәсеңме, Кадыйр дим, синең турында сөйлибез түгелме. Ни дип әле син Кама ягына китүдән баш тартып йөрисең? Әйе, синеке генә — синеке, үзенекен үзе итмәсә капканы — калҗа, ашаганы — ризык түгел. Китмисең икән, кал шул ятмаңа ябышып, ә мин тотам да китәм. Табып бирер әле Виталий Семенович үземә бер фатир. Ишетәсеңме. Кадыйр, сиңа әнтәм түгелме?
Кадыйр көлемсерәп алды, чебен кугандай, кул селкеп куйды, янәсе, юк белән башны катырма әле, бик китәсең килә икән, китә бир, миндәй иргә хатын бетмәс. Аның шулай усал кигәвеннән котылырга теләгәндәй селтәнүен күреп Зөһрә белән Виталий көлешергә тотындылар. Кадыйр кунакның рюмкасына коньяк койды. Ләкин Кудрявцев үрелеп тә карамады, киресенчә, ризык-иигьмәтләрне мактады, ашап кына утырды. Кадыйр исә кыстатып тормады: салды да эчте, салды да эчте, шуңамы бераз йомшара төште. Шуннан соң табындашлар ана бөтенләй игътибар итми башладылар.
— Ай-Һай, тәмле дә соң вак бәлешегез, — дип һаман мактавын белде аз-маз капкалап утырган Кудрявцев. — Телеңне йотмалы. Мон- дайны капмавыма бер гомер булгандыр. Әни, мәрхүмә, шулай сезнең кебек. Зөһрә ханым, тәмле итеп пешерә торган иде ризыкны.
— Әй, оялтмасана, Виталий Семенович.
— Юк-юк, чыны шул. Кызыгыз да шулай аш-суга оста булса, яшә- се икән минем Сережага бал да май эчендә.
— Куегызчы, Виталий Семенович. Наташагызиың да кулыннан килмәгәне юк. Бер тапкыр балык пирогы пешереп ашатты. Кадыйр өчме, дүртме кисәк ашады шунда, мактап бетерә алмады хатыныгызны.
«Юләр хатын, — дип уйланып утырды Кадыйр. — Наташаның күңеле булсын өчен генә ашадым ич мин ул пирогларны. Бу да синең күңелең булсын өчен генә мактаганны белмисенмени! Нигьмәт-ризык күрмәгән кешеме Виталий. Әнисе пешекче булып эшләгән аның, Зөһ-
рәкәй. Ә син ана ышанасың, авызың колагыңа житкән. Дөнья ул. дөнья диләр аны картлар. Белмисең шул әле син иреңнең шул Наташа исемле хатынны әле булса яратканын, белсәң ниләр кылыр идең микән, нинди көйләргә жырлый башлар идең?»
һич югы, башта институтка керсен иде кызыбыз, Виталий ж Семенович. *
Анысы вак мәсьәлә, Зөһрә Ибраһимовна, быел булмаса, киләсе 1 елга керер, Кудрявцев шунда гына Кадыйрга игътибар итте. — Ә син 5 нигә дәшми-тынмый гына утырасың әле? Ата буларак син дә әйт « сүзеңне! ' а.
— Әллә нигә кәеф китеп тора. Кыз бирүләрне жиңел дип беләсең- £ ме? Менә син аны башта үстереп кара, Вилок. *
Зөһрә чәй кайнатырга дип, кухня ягына кереп китте. ♦
һаман идарәң турында уйлыйсынмы, Кадыйрхан! Ташла әле! s Күч әйдә Кама буена, яңа ятма, яңа идарә, яңа коллектив. s
Кадыйр дәшмәде, акрын гына як-якка башын чайкады.
Кудрявцевны озатканнан соң Кадыйр үз-үзенә урын таба алмый > йөрде. Кухня ягында Зөһрә шалтыр-шолтыр савыт-саба юа, бүлмә f эченә әкрен генә караңгылык иңә бара, шушы караңгылык Кадыйрның a да күңеленә тула кебек. Ул бер рюмка коньяк салып эчте, ләкин яр- ° сыган йөрәге моның белән генә басылмады, шуннан күтәрелде дә ншег- х алдына чыкты, бакча түренә таба атлады. Монда саф һава, монда с савыт-саба шалтырамый, алмагач астындагы эскәмиядә рәхәтләнеп, з уйланып утырырга була иде. £
Йокыдан уянып житмәс борын ук ул урам якта тавышлар ишетте, маңгаен нидер рәхимсез кыздыра иде, әйләнеп ятарга итте, әмма кузгала алмады, кымшанасы да килмәде. Кичә кич соңгарыбрак кайткан Гөлүсә уянган, әкрен-сак кына йөренә, менә ул ваннага керде, кранны ачты, озаклап юынды, аннары кухня ягына чыгып чәй куйды. Кадыйр боларның барысын да ишетеп ятты, ләкин анда да әле кузгаласы килмәде. Ныклап уянуы булды, кичәге киңәшмә күз алдына килеп басты, Кудрявцевның Гөлүсәгә баш кода булып килүе исенә төште. Одеалын бер читкә сыдырып, торып утырды, ялан аякларын бер-берсенә ыш- кыштырып алды. Кояш инде күптән чыккан, күтәрелеп килә, аның зәһәрләнә башлаган нурлары ачык тәрәзәдән ятакка төшкән, Зөһрәнен маңгаен, ярты битен, төз борынын, киңчәрәк ияген кыздыра, ләкин хатыны шул тикле тәмле итеп йоклый, боларның берсен дә сизми дә. тоймый да. Кадыйр үзенең куе-каты төк баскан сакалын ышкыштырып алгач янә хатынына күз ташлады. Зөһрә чәчләрен мендәргә таратып, изрәп йоклап ята, соңгы елларда тәнгә тагы да түгәрәкләнеп, тулыланып киткән хатынның киң күкрәгендә, иңбашларында кояш нурлары уйный. «Ни ашап шул хәтле симерә бу»,— дип ирен чите белән генә елмаеп алды ир һәм күз алдына сылулыгын әле булса җуймаган, нәфис гүзәллеген югалтмаган Наташа килеп басты.
Кадыйр хатирәгә бирелеп, күзләрен йома, шундук инеш аша кулында Наташаны күтәреп чыгаруын күрә, кылган кебек йомшак чәчләре битләрен кытыклый, кайнар иреннәре белән Кадыйрның битенә кагылып алгандай итә һәм: «Апкит, апкит шул Казанына».—дип үртн-нр- кәләнә сыман. Кадыйр эчке бер сыкрану белән торып баса һәм хатынына акрын гына дәшә:
— Торасы иде бит, Зөһрә. Болай йокы симертсәң тазармый кая барырсың...
Зөһрә әллә йокламый иде, әллә шулай сизгер йоклавы булды, тәмле итеп киерелеп-сузылып алды, күзләрен ачты.
— Иртәрәк түгелме соң, Кадыйрҗан? Кил әле, бераз гына янымда ятып торчы.
Хатыны тагын бер тәмле итеп киерелеп-сузылып алды да янә күзләрен йомды. Кадыйр яңадан дәшмәде, ниндидер кимсенү хисе тоеп, ваннага юнәлде. Анда ул бик озак фр-фр килеп юынды, күкрәгенә шап шап суга-суга салкынчарак су белән коенды, аннары киндер сөлге алды да тәннәре буй-буй кызарганчы сөртенде, өстенә пижама элеп кухняга чыкты, Гөлүсә ашый-эчә китап укый иде, әтисен күрүгә, күтәрелеп карады.
— Хәерле иртә, әтием!
— Минем иртә хәерле, үзеңнең хәлең ничек, эчең бик авыртмыймы?
— Менә мыскал да авыртмый, әтием.
— Ашыкма. Хәзерләнәсең?
—Тыңла әле, әтием, сиңа бер сүзем бар. Минем турыда сүз чыкса, Сережаның әтисенә әйт, институтка керергә миңа ярдәм итәм дип йөрмәсен. Миңа ярдәм кирәкми, мин алардан зависимый булырга теләмим.
Кадыйр кызының башына кулын салды.
— Ә син молодец!
— Әти, Наталья Ннколаевнага әллә ниләр сөйләп бетергән әни. Имеш, безгә кооператив квартира алалар, әни дә мактанган, ярдәм итәрбез дип таулар вәгъдә иткән. Сорадымы соң әле ул миннән, бәлкем минем кияүгә чыгасым килмидер...
Кадыйр кызының башыннан кочты, чәченнән сыйпаштырды.
— Ә син бит мин уйлаганча ук юләр түгел икәнсең, кызым. Бер киңәшем бар үзең ничек телисең, шулай ит.
Гөлүсә дәшмәде, китапка текәлде.
—Мин аны яратам, әтием. Тик әнием генә ул хәтле төчеләнмәсен иде...
— Яратасың икән — барысы да әйбәт булыр, юкка хафаланма. Сөйләштекме? Әйбәт булыр.
Кояш мөлдерәп тулып чыккан көйгә һаман югарыга, күк йөзенең үзәк ноктасына юл тота. Урман буенда сыек томан тулгана, кояш югарыга күтәрелгән саен ул да сарпөя, төссезләнә бара, зәңгәр һавага сеңеп юкка чыга.
Шоферы куып житкәч, Кадыйр аның белән баш кагып кына исәнләште дә кабинага кереп утырды.
— Сынау урынына.
Шофер уналты скважинаны бер трапка бәйли торган җирне белә иде, машинасын шунда элдереп алып китте. Сынала торган җирдә янгын машиналарын күргәч тә Кадыйр: «Троянов белән мине көтәләр»,— дип уйлап алды. Ләкин техник фәннәр докторының килүе икеле иде, кичә кич белән хәбәр иткәч, ул: «Вакыт тапсам килермен», — дип кенә җибәргән. Кадыйр килеп җиткәндә насосларны җибәрергә хәзерләп йөрүче Нәүфәл кулын селти-селти кемгәдер, нидер аңлата иде. Алар янында ук Идрисов. Кадыйр машинадан төште дә барысы белән дә кул биреп күрешеп чыкты.
— Троянов килмәде, башлыйбызмы, Кадыйр Сөнгатовнч? — дип сорады баш инженер.—Монда бар нәрсә төгәл, әйбәт, мин тикшердем.
— Ярый, башларбыз,— Кадыйр ниндидер борчылу тоеп, Бөгелмә юлына күз төшереп алды.— Барысы да әзерме соң? — дип сорады ул Нәүфәлдән.
— Әзер.
— Биш минуттан башлыйбыз.
— Әнә бабай килә! — диде берәү.
Барысы да янә Бөгелмә юлына карады һәм сынау төбәгенә таба кара «Волга»ның килүен күреп, беравыздан диярлек «Килә!» — диделәр.
Чөнки һәммәсе белә иде, Трояновның сынау вакытында биредә ♦ булуы күп кенә бәхәсне хәл итәчәк, ник дисәң, фәннәр докторы нефть- 3 не катламнан кысрыклап чыгару һәм аны чистарту юнәлешендәге < проблемалар белән шөгыльләнүче алдынгы галимнәрнең берсе иде, 5 аның сүзе, әлбәттә, бар җирдә дә үтәчәк, моны һәркем белә, хәтта ® Идрисов та бик әйбәт белә бу турыда, шуңамы, ул да түземсезлек бе- 3 лән көтә иде галимнең килүен. Кадыйр гына, Идрисов ягына күз тө- j шергәч, нигәдер уйлап куйды: «Бер бер этлек эшләргә маташамы әллә бу кеше?» Ләкин бүген аның алай уйлыйсы килмәде, гомумән алган- _ да ни югалта иде баш инженер «Спутник» дип аталган уналты сква- = жипаны бер трапка бәйләү чарасын үткәрүдән-* һични! Житмәсә, Нәүфәл ятмадан чыккан нефтьне паркка җиткәнче үк ят тозлардан “ һәм ияреп чыккан сулардан арындырмакчы Бу чараның уңай килеп * чыгасына бик ышанып җитми җитүен, ләкин Нәүфәл эшкә керешәм = дигәч, риза булды, фатихасын бирде. Кадыйр өчен бу гаять тә зур тә- £ вәккәллек иде. «Бу эшләр белән я болытларга баскыч куям, я җәһән- х. нәмтә мәтәллим», — дип уйлады ул һаман да Бөгелмә юлыннан күзен ». алмыйча.
Троянов килеп машинадан төшүгә, аның каршысына Идрисов ® ашыкты. о
— Сезне көтәбез, хөрмәтле Иннокентий Герасимович!
— Ул гаепле, мин түгел, юлда баллоны бушады, — дип шоферы g ягына күрсәтте галим Аннары Нәүфәлгә бармагы белән ымлап. — Сездәме исәп-хисаплар? — дип сорады
— Менә монда, — Нәүфәл, доктор шаярта дип белепме, маңгаена кулын тидереп алды.
— «Спутник»ның эшләү принцибы безгә дә мәгълүм.
— һәр скважинаның үз режимы булачак.
— Яхшы. Ә дозатор дигәнегез?
— Скважина «чыршысына» махсус корылма — дозатор урнаштырыла, аңа десолван1 салына һәм дозатор аны кирәк күләмдә биреп торачак.
— Ярый. Нәтиҗә?
— Паркка барып җиткәндә катламнан хәзер генә чыккан нефть глобуллардан2 һәм тозлардан арындырылган булыр
— Гафу итегез, иптәшләр, мин уйлап табучыдан сынау алам кебек. Биредә теория дә, практика да бар һәм менә бу яшь егет безне бу өлкәдә шаккатырмакчы. Әйдәгез, карыйк. «Спутник» безне ул хәтле кызыксындырмый, аны башкортлар да көнләп яталар, кайсыбызныкы к.г милрәк булыр, нәтиҗәне сынау күрсәтер. Ә мен.» дозатор. — Троянов кинәт кенә Кадыйрга таба борылды. — Кадыйр Сенгатовнч. ә сез зур уңышлар ясыйсыз,— һәм игътибарны тагын Нәүфәлгә күчерде
Нәүфәл сөйләгәндә егетнең имгәнүле муенына хәзер генә игътибар иткәндәй карап торган Троянов үзе дә башын кырын салыбрак тыңла ды. Техник мәсьәләләрне белгечнең ярты сүзеннән аңларга өйрәнгән Троянов барган көйгә Нәүфәлнең нненә кулын сузды.
— Белемегез?
— Инжснер-автоматчы, геолог булып та эшләдем.
Троянов җитез, тере, гаять җор телле кеше, яше шактый булуына карамастан, җнл-җил йөрде.
— Кайда укыдыгыз?— дип сорады ул үзеннән калышмый янәшәсендә атлап барган Нәүфәлдән.
' ’ Десолван — нефтьне судан аеру вчен кислоталар кушымтасы
« Гло буллар —парафинга твренган су тамчылары
— Г розныйда.
— Геологиядән Звягинцев укыттымы?
— Әйе. Сез аны белә идегезме? — дип сорады үз чиратында
Нәүфәл. _
— Туганымнан да якын кеше иде ул мина, егетем.
Нәүфәл дәшмәде, көлемсерәп кенә куйды.
Сынау башланды. Сынау барганда Троянов һичкем белән сөйләшмәде, бик җентекләп корылмаларны карап йөрде. Соңыннан ул Кадыйр янына килде, сакалын учлап тоткан килеш:
— Аңлашыла. Әйдәгез хәзер паркка. Әгәр нефть анда җиткәнче чын мәгънәсендә саф «кара алтын» хәленә керсә, бу егетне мин сездә калдырмыйм, Кадыйр Сөнгатович, — Троянов баш инженерны дәшеп китерде. — Иптәш Идрисов, сезнең идарәдә җир астына күмелгән ничә километр торба бар?
— Өч мең километр тирәсе.
— Ишеттегезме, Кадыйр Сөнгатович, сезнең яңадан өч мең «кубометр» чаныгыз бар дигән сүз бу. Миңа калса, бу ысулның бәясе исәпләнмәгән әле. Димәк, торбаларда нефтьне транспортлау белән бергә беренчел чистарту процессы да уздырыла. Ә экономия! Электроэнергиягә, металлга, насосларга, аннары җир, күпме җир колхозларга кире кайтарылыр.
— Ә яңа ачылачак нефть районнарында, — дип сүзгә кушылды Кадыйр.
— Әйе, әйе, — дип эләктереп алып китте Троянов. — Яна ачылган нефть районнарында гаять кыйммәтле булган чистарту установкалары корылмас, корылган хәлдә дә бик аз кирәк булыр.
Машиналар эскорты зур-зур дүрт-биш чан торган якка юнәлгәч, янгын сүндерүчеләр китәргә җыена башладылар. Алар да сынауның болай тиз үтүенә ышанмЫйчарак торалар иде. Троянов һаман сөйләнде.
— Ә егетегез миңа ошады, акыллы күренә. Менә ул, Кадыйр Сөнгатович, бөек галимнең җимешләре. Их. Звягинцев, хөрмәтле профессор, үзен күрсәңче шуларны, — диде Троянов алга караган килеш, үзалдына сөйләнгәндәй. — Ә сез кемнең лекцияләрен тыңладыгыз, Кадыйр Сөнгатович?
— Чибисовны. Владимир Дмитриевич Чибисов.
— Мәрхүмне рәнҗетәсем килми, ләкин бушрак, коры теория белән яшәүчерәк иде ул.
Паркта күчмә лаборатория пробаларны алган иде инде. Троянов үзе үк лабораториягә керде, анализларны тикшерде, шуннан соң гына канәгать калды, лаборатория баскычына чыгып баскач, бер тын зәңгәр һавага карап торды.
— Юк, иптәшләр, бу гади җиңү генә түгел. Катламнан ияреп чыккан нефть составындагы глобуллар бөтенләе белән таралган, һәм безгә шушы продукцияне турыдан-туры нефть эшкәртү заводларына кудырырга мөмкин. Бөтен мәгълүматларны җыегыз да, Кадыйр Сөнгатович, атна-ун көннән институтка килегез, эш башкарган егетегезне дә калдырмагыз. Аның да фамилиясе Әмиров диделәр, бертуган түгелсездер бит?
— Энем ул минем. Иннокентий Герасимович.
— Энегез, — диде Троянов гаҗәпләнә калып. — Соң энегез булгач, бигрәк тә әйбәт, калдыра күрмәгез!
13
«Ул кайтмаган булса?» — дип уйлады Халисә, урамга чыккач. Кичтән яуган яңгырдан соң дымга туйган җирдән сызылып кына бу күтә-
релә. Асфальт юлдагы күлдәвектә чыр-чу килеп чыпчыклар коена. Юл буендагы тупыллар, юкә агачлары мунчадан яна чыккандай яшәреп, матурланып киткәннәр. Асфальт өсте көзге сыман ялтырап тора. Көннең матурлыгына, кояшның муллыгына куанышкан чыпчыклар аяк астына керер дәрәҗәгә җитеп чыркылдашалар. Уң як тротуардан да, сул яктан да машина юлы аша кешеләр узып тора — каядыр ашыга- * лар. һәркемнең үз хәсрәте, үз мәшәкате, үз дөньясы. =
Халисәнең дә бит үз дөньясы бар. Семьясы да... Шул турыда уй- 1 лый башлауга, аның күңел түрендә ниндидер ризасызлык туды, үзе дә =■ анлап җиткерелмәгән канәгатьсезлек хисе иде бу һәм ул, уйларыннан о. арынырга теләп, ашыга-ашыга урамның икенче ягына чыкты, кызу “ атлавын дәвам итеп, бала арбасы тәгәрәтеп баручы яшь ананы куып 2 җитте. Балага ап-ак ползунок кидергәннәр, нәни чалкан төшкән дә ф аяклары белән уйный һәм тырышып-тырышып, яңакларына чокырлар = ясый-ясый резин имезлек суыра иде.
Бала арбасы янына җиткәч, Халисә адымын акрынайта төште, яшь J ана белән беррәттән атлап китте, ананың килеш-килбәтенә, йөреш- * кыяфәтенә игътибар итте һәм ул яшь хатынның йөз-чыраенда сүз бе- f лән әйтеп бетермәслек шатлык нурлары балкуын күрде. Аның нәфис- ю лесе хәтта тирә-юньне бизи сыман иде. Их, аласы иде дә шушы изге * җанның нарасыен, шытырдатып кысасы иде хис тулы күкрәгеңә. Аң- w лап җиткерә микән хет бу хатын үз бәхетен... Е
Биш минутлык киңәшмәгә ул иң соңгы кеше булып килеп керде, ® Ул кергәндә төнлә дежурда булган Гайсә сөйли иде инде, Халисә аңа ё> күз ташлап алды да. ишек янындагы урындыкка утырды. Терапия бү- £ леге мөдирәсе Асия Хәмитовна Халисәгә текәлеп карап, башын чайкап s куйды.
— Авырулар, аерата терапия авырулары, — дип дәвам итте Гайсә,— вакытында ятмыйлар, төне буе йөренәләр, йокы сәгатьләрендә бакчага чыгып китүчеләр дә бар. Шул хәлләрне күргәннән сон мина алар арасында тап-таза кешеләр дә бардыр кебек тоела башлады. Тугызынчы палатада ятучы Фазылжанов, өченче палатадан Кудесников таң белән торалар, кычкырып сөйләшәләр. Алтынчы палатада ятучы Җәмилов янына ниндидер кызлар килә, хи-хи-хи да ха-ха ха. Әйтерсең больница түгел, ниндидер ял йорты. Мин бу авыруларның чирләре белән кызыксындым. — дип. Гайсә Асия Хәмитовнага текәлде. — Берсендә гастрит, икенчесендә радикулит. Кудесннковнын йөр\-кыя-фәтенә караганда аңарда бер дә радикулит димәссең. Күптән чыгарырга кирәк иде ул кешеләрне, хөрмәтле Асия Хәмитовна.
Киңәшмәдән соң өлкән терапевт Халисәне үз кабинетына чакырып алды.
— Җаным-бәгърем. Гайсә Ильясович безнең бүлеккә тагын замечание ясады бит. Синең авыруларың турында сүз барды. Бүген үк чыгарып җибәр үзләрен, нигә шулар өчен сүз ишетергә, Халисә акыл- лым, — диде.
Халисә: «Ярый, мин карармын!» — дип чыгып китсә дә, Фазылжа- новны да. Кудесннковны да калдырырга булды. Обход ясап бетергәннән соң Халисә икесенең дә авыру тарихлары белән янә бер танышып чыкты, анализларын кат-кат чагыштырып карады. Фазылҗановнын эч авыртуы басылса да, кан составы рәтләнеп җитмәгән, канын кабат тикшереп ачыклыйсы бар иде. Ул гына да түгел, унсигез ел рәттән бораулау мастеры булып эшләгән бу авыруны, больницадан чыгуга, санаторийга җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде Халисә һәм көндәлек дәфтәренә шул турыда язып та куйды. Ә Кудесников? Больница коридорыннан төз йөрүенә карап кына, терелде дип. авыр йөк машинасында эшләгән шоферны эшкә чыгарып буламы, ул чнрлене невро-
патолог күзәтә. Кудесниковны да белгеч фикерен ишеткәннән соң гына чыгарачак Халисә.
Бу хәлне белеп алган Асия Хәмитовна, эштән китәр алдыннан, янә Халисә янына керде.
— Халисә, алтыным. Гайсә Ильясович тагын бәйләнер инде. Сез теге авыруларны чыгармагансыз икән бит!
— Сез иң әүвәл аларның авыру тарихлары белән танышып чыгыгыз. Асия Хәмитовна. палатага кереп үзләре белән сөйләшегез. Ихтимал. шуннан соң сезнең дә үз фикерегез туар. Ә мин дежур врач фикере белән килешә алмыйм, теләсәгез нишләгез.
— Сез аның үзенә дә шулай дип әйтегез инде, сөеклем.
— Асия Хәмитовна. сез бит бу бүлекнең өлкән врачы, нигә сез үзегезне шулай түбәнсетәсез.
— Кирәкми, җаным, мин карт инде, пенсиягә китәргә торам. Гайсә Ильясович акыллы кеше. Моңа кадәр юкка-барга бәйләнгәне булмады.
— Ярын, борчылмагыз, үзем мин аңа әйтермен.
Асия Хәмитовна чыгып киткәч. Халисә бик озак үзалдына уйланып утырды. Ул еш кына очракта, принципиальлеге җитмәү сәбәпле, күп эшләрне гадел хәл итә алмаган Асия Хәмитовнаның хәленә керергә тырыша иде. Кеше фәрештә түгел, бүтәннәргә хас кимчелек Асия Хә- митовнада да бар иде. әлбәттә. Ләкин аларны Халисә еш кына гафу итә килде —аның төче теле, йомшаклыгы өчен гафу итте. Нәкъ менә шул үтә йомшаклыгы аркасында шәхси тормышында да күп кенә бә- хетсезлекләргә дучар булган ул хатын. Кайчандыр үзеннән шактый кече яшьтәге кешегә кияүгә чыгуы, аның белән замандаш булырга теләп. паспортына хәтле яшен ким күрсәтүе, бергәләп озак еллар гомер иткәч, теге җилкуарның үзенә тиң бер хатын белән читкә китеп баруы, яшен ким күрсәтү сәбәпле инде картайган көнендә дә эшләп йөрүе — барысы да Халисә өчен кызганыч хәл иде. Әйе, үзебез сайлаган язмыш. Нинди хәсрәтләр генә төшермисең син газиз адәм башкайларына.
«Мин аны кызганып утырам. Ә мине кем кызганыр икән? Мин соң үзем дә шулай ук кызганыч хәлдә түгелме? Икебез бергә яшибез, бер эштә эшлибез, ләкин ул үз дөньясына кереп чумган, минем үз кайгым үземә бик җиткән. Күз бәйләшле уйныйбыз түгелме? Чөнки шулай икебезгә дә кулайрак, бер-беребезне җәберләмибез, рәнҗетмибез...»
14
Якшәмбе көн Нәүфәл өйгә кайтты. Өйдә җиңгәчәсе генә иде. Әйтерсең Нәүфәлнең кайтасын белеп өчпочмак пешергән. Өй тулы тәмле аш исе... Нәүфәлне күрде дә Зөһрә, канатланып ук китте.
— Менә ходай миңа кемне бирде. Тилмерәм бит бер ялгызым, читлеккә эләккән кош диярсең. Кадыйрын Бөгелмәгә чакырып алдылар, дөнья беткәндәй, өчпочмак пешкәнне дә көтмичә китеп барды, Гөлүсәсе документларын бирергә китеп Әлмәттән кайтмый ята. Пешергән өчпочмагым ашар кешем булды, ичмасам. Уз-уз. Чишен дә юынып ал. Хәзер ваннага су җибәрәм.
Зөһрә эре парча төшкән атлас япон халатын кигән, болай да «нечкә» биленә кулъяулыктан аз гына зуррак алъяпкыч бәйләгән.
— Ванна булса бик ярап куяр иде. җиңгәчәй.
— Су җибәрдем. Кереп чишенә башла. Хәзер киемнәр карап би- рәм. Үзеннекеләр күренми, абыеңпыкын киярсең. Аның өелеп ята. Менә боларны... үзенә алган идем, кечкенә булды.
Җиңгәчәсе Нәүфәлнең кулына ниндидер диңгез-океан аръякларындагы илләрдә эшләнгән затлы эчке күлмәк-ыштан тоттырды. Ярата да
соң Зөһрә чит ил әйберләрен, аңа барысы да импортный булсын. Биргән киемнәрне култык астына кыстырып, Нәүфәл ваннага керде. Су талгын, рәхәт иде, хәтта бераз эссерәк тә кебек. Тәнгә рәхәт, ул ниндидер ою тоя. Кухня ягында духовка капкачын ачып-япкан тавыш ишетелеп куя. Нәүфәл үз гомерендә беренче тапкыр абыйсыннан көнләшеп куйды. Егерменче гасыр кешеләренең тормышын болай ук итеп күз ♦ алдына китерү кыен иде. Абыйсы, әлбәттә, хатыннан уңган. Чибәр, з чая, ир дигәндә кирәк икән утка, кирәк икән суга керергә әзер. Өй эче < һәр вакыт чиста һәм пөхтә итеп жыештырылган, табында жан теләгән 2 ризык-нигъмәт, кирәк икән шәрабе дә бар. Шул хәлләрне күз алдына ” китерүгә, моңа кадәр үзе өчен уңайлы тормыш шартлары эзләмәгән с һәм беркайчан да шуңа омтылмаган Нәүфәлнең дә күңеле кузгалып * китте. Семья бәхете нидән гыйбарәт? Бәлкем, шулай арып-талып эш- ф тән кайтып кергәндә хатының, бердәнберең, күгәрчендәй гөрли гөрлн, _ кояштай балкып каршы алудандыр, син кайтып керүгә, бөтен мәшәкатен онытып, синең турыңда гына кайгыртудандыр. Бер мизгелгә генә Нәүфәл үзен шушы өйнең хужасы итеп тойды. Хатыны, имеш, өч- * почмаклар пешерә, тәмле аш исеннән авыз сулары килә, менә ул юы- «* нып чыга, өстәл инде хәзерләнгән, янында өстенә йомшак халат киел - алган хатыны бөтерелә. Юк, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле Зөһрә жиңгә- о часе түгел, нечкә билле, озынча йөзле, күксел кара чәчле Халисә йө- х реиә. £
Шушындый татлы уй-хыяллардан Нәүфәл хәтта күзләрен йомды, а әмма бик тиз исенә килде: реаль тормышка кайтты. Кем аңа кияүгә и чыксын? Кәкре муенлы, Квазимодога охшаган гарип кемгә кирәк? *
Нәүфәл, күңеле кабул итә алмаган ят исем тел очына килүгә, шун- ® дый гарьләнү тойды, хәтта тешен шытырдатып, үзалдына сыкрап куй- 5 ды, йөрәге кысылды. Нишләп алай, нишләп?.. Кем аның язмышына аяк чалды? Кемне гаепләргә тиеш ул? Анымы? Үзенме?..
Күз алдына афәт булган көн килә дә аның йөрәге тагын да авыртыбрак кысылып куя. Их. барысын да яңабаштан башласаң икән? Уналты-унжнде яшьтән. Чишмә башыннан...
— Чыгасыңмы инде?.. Өчпочмак әзер...
Нәүфәл күпереп торган сөлге белән сөртенде, хуш исләр килеп торган күлмәк-ыштан киде. Җиңгәчәсе аңа абыйсының ваннадан соң кия торган халатын да ишекне кысып кына сузды.
— Ки шуны. Барыбер абыеңа ярамый.
Тәндәге сүлпәнлекнең эзе дә калмаган, ваннадан соң жинеләеп киткән гәүдә-сын хәрәкәткә омтылып тора. Нәүфәл, халатны киеп, билбавы белән билен бәйләде, аягына ч\әк элеп ваннадан чыкты
Булса була икән нигъмәтләр — өстәл тулы ризык, уртада шампан шешәсе кукырасп утыра, тастымал белән капланган коштабактан тәмле исләр тарала.
— Утыр әйдә менә моннан
Нәүфәлнең яңа тарап жибәргән чәче дулкынланып тора, бите парланган, алсуланган.
— Ә син чибәрләнеп киткәнсең. Якынрак утыр’ —диде жингәчәсе. Ул алъяпкычын салып ташлаган, халатның билбавын кысыбрак бәйләгән, шуңамы, болай да калку янбашлары тягы да кабарыбрак киткән кебек.
Нәүфәл шампан шешәсен ике тез арасына кыстырды да бөке бәйләгән чыбыкны җай гына сүтте, шешәне кырынайта төшеп, имән бармагы белән ипләп кенә капрон бөкегә кагылды. Шартлап очкан бөке түшәмгә бәрелде дә бусага янына барып төште.
— Я, Нәүфәл. — жнңгәчә ак тешләрен күрсәтеп елмайды. — Ни хакына эчәбез? Синең белән абыең уңышынамы?
— Әйдә, шуның өчен булсын.
Бокалларда чемердәп торган шампанны аз-аз гына йотып куйдылар.
Зөһрә коштабак өстендәге тастымалны алды да Нәүфәл алдындагы тәлинкәгә бер өчпочмак куйды.
— Өчпочмактан житеш әйдә, аша. Тартынып утырма. Күрәм түгәрәкләнеп киткәнсең, килешкән үзеңә кыр әпәе.
Нәүфәл ышанмагандай бит-яңакларын капшаштырды. Кем әйтә эчкәч зиһен тарала дип? Юк сүз. Бер бокал шампаннан сон, Нәүфәл үзен бик яхшы хис итте, хәтта кыюланыбрак та китте.
— Әйтегез әле, җиңгәчәй, сез бәхетлеме?
— Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Бәхетнең бизмәне бармыни? Биргәненә шөкер итеп яши бирәм. Син үзеңне бәхетсезләр рәтенә куярга телисеңме әллә? Бәхет синдә дә ташып тора ул, Нәүфәл, кадерен генә белмисең.
Нәүфәл чәнчә бармагы белән муенын кашыштырып алды.
— lip кешегә гариплек — бәхеткә, хатын-кызга — тәхеткә ди торган иде минем әни. Тукта әле, тукта, — диде Зөһрә мавыгып китеп. — Кемгә күрсәткәнең бар син муеныңны? Менә чәй эчәбез дә, башта әйбәтләп үзем карыйм. Җиңгәчәң кайчандыр хирургия медсестрасы булып эшләгән кеше, бер дә аптырап карама алай. Сиңа, Нәүфәлжан, тәҗрибәле хирургка күренеп карарга кирәк. Сөйләмәсәнә юкны, нинди курку ди ул. Менә дигән хирурглар бар. Күрен әнә Гайсә Ильясовичка. Курыксаң, үзем сөйләшәм. Юкны сөйләп тормасана. Бергә үскәнсез... Яшьлектә ни булмас. Тәвәккәллә, Нәүфәлжан. Куйчы, нинди тартыну ди ул, иске дуслар искерәме! Алынсамы Гайсә Ильясович, ясый да ясый инде. Ни, беркөнне Халисәсен күрдем, теге, яшь чакта, икәүләп яратканыгызны. Күзе-башы тонган, кадала-каплана идарәгә кереп бара. Нәфис инде, нәфис, хан кызы диярсең, ул киенүе дисеңме, ул йөрешләреме. Ыспай, бик ыспай хатын. Син дә онытмагансың әле үзен? Тиле, онытыламы соң яшьлектә булганнар. Мин дә яшь чакта шулай берәүне өзелеп яраткан идем. Ду килеп йөрдек — Хәлил белән Галия-бану диярсең. Бер көн күрмәсәм, күземә йокы керми торган иде. Соңыннан ул да онытты, мин дә... Институт тәмамлап кайткач, бер тапкыр күрдем тегене: урам себереп йөри беренче мәхәббәтем, эчкән дә унбиш тәүлеккә эләккән, мескенкәй. Җитмәсә, безнең турыны себерә. Күрдем дә, малакаем, җир тишекләренә кереп китәрдәй булдым. Шул хәтле гарьләндем, шул хәтле гарьләндем... Бит мин аның өчен тилерер дәрәҗәләргә җиткән идем. Тәмам күземне ачты моның шулай йөрүе. Эчкән егетләрдән котым алына башлады. Шуннан абыеңны очраттым, һ-и-и, тегенең белән чагыштырып карамалымы. Ул дәрәҗә, ул гәүдә- сын, ул игътибарлылык... Ә теге, беренче мәхәббәтем, әле булса йөк ташучы булып йөри, һ-и-и, беренче мәхәббәт ул, язгы аҗаган кебек, ялтырый да уза. Хан кызы кебеге үзеңә чыгам дип торыр әле менә, җиңгәчәй әйтте диярсең.
Көлештеләр. Көлә-көлә җиңгәчәсенең халат изүләре ачылып, аннан күкрәкчәсе, алсу төстәге капрон эчке күлмәге күренеп китте. Чәй көй- ли-көйли, ул халат сәдәфен тиз генә эләктереп куйды.
— Әйдә, әнә теге урындыкка күчеп утыр әле. Хәзер балалар бакчасы мөдире булсам, кайчандыр җиңгәчәң атаклы хирург Познанский- ның беренче ярдәмчесе иде. Мин килмичә операциягә керми торган иде. мәрхүм.
йомшак бармаклар рәхәт итеп муенны капшаштыра, бәхете ташып торган хатыннан затлы француз хушбуй исләре килә. Шул хуш истән Нәүфәл күзен йомды. Бармаклар һәр тамырга, һәр сеңергә ипләп кенә, җайлап кына кагыла, күңелгә әллә ниткән якты хыяллар тула.
— Авыртамы?
— Юк, авыртканы булмады, авыртмый.
— Күрен, Нәүфәл, күрен Гансә Ильясовичка, күңелем белән тоям, алыныр ул операциягә.
— Операциягә соцрактыр шул, җиңгәчәй, кирәкмәс.
— Бер дә соң түгел. Тәвәккәллә. Яхшысынмасаң, үзем әйтәм,— диде җиңгәчәсе һәм текәлеп каенесенә карап алды. — Бер дә соң түгел.
Өстәл янына күчтеләр, җиңгәчәсе, чытлыкыйлана төшеп, чәй көйләде, савыт-сабаларны кузгаткалады.
— Җитеш әле теге чия вареньесеннән дә. Әллә нигә быел куерак булды. Мин үзем әчкелтемрәкне яратам... Абыең турында кирәкмәгәнне дә сөйләп ташладым бугай инде сиңа, Нәүфәл/ Чит кеше түгелсең әле, кешегә җиткермәссең.
— Җиңгәчәй, ни сөйлисез сез. Мина калса, абый бик зур эшләр майтарып йөри, әйтер идем, үз эшен бик яхшы башкара ул. Үз урынында, һичшиксез, үз постында.
— Шулаен шулайдыр да... Алай да сүләгәннәр икебез арасында гына калсын. Абыеңны Түбән Камага күчерәләр. Язган булса, сине дә үз янына алыр, — җиңгәчә бокалларга янә шампан койды. — Әйдә әле, Нәүфәлҗан, синең исәнлегеңә күтәреп куйыйк шуны. Боерган булса, операцияң дә уңышлы булыр... Аннары үзеңне өйләндерәм. Юк-юк, авызыңны да ачма, өйләндерәм дигәч өйләндерәм. Менә дигән бер тәрбиячем бар. Сылу, яшь. Аннары чүпрәк ярата, андыйлар акчалы ир кадерен белүчән булалар.
«Синең кебек инде алай булгач», — дип уйланды Нәүфәл күңелсезләнә барып. Җиңгәчәсе Нәүфәлнең кулына йомшак бармаклары белән кагылып алды.
— Өйлән, туганым. Ир бәхете — семьяда. Менә бер бәләкәчне дә табып куйсын әле шул Нурия үзеңә. Нурия исемле ул. Исеме дә җисеменә туры килә, нурга ия, чибәр, — Зөһрә кинәт җитдиләнеп китте, үткен күз карашы Нәүфәлгә кадалды. — һ-и-и-и, яшь чагым булса, беркемгә дә бирмәс идем үзеңне, валлаһи!
— Куегыз инде, җиңгәчәй, булмаганны. Нинди өйләнү ди ул!
— Куйма, куйма! Сәламәт тәнгә сәламәт кан кирәк. Машина майлауны, хатыннар иркәләүне ярата. Абыеңа ошасаң, син дә кимен куймассың әле менә.
— Абый үзенә, мин үземә. Без ике төрле кеше.
— Икегез ике булсагыз, нәселегез, каныгыз бер. Дөрес, син бик юашсың. Ул хәтле булма. Юаш бүрене бәрән ялар, юаш ирне хатын талар диләр.
...Бүлмәсенә кергәч. Нәүфәл бик озак уйланып ятты. Күзгә йокы керми, башта мең төрле уй бөтерелә. Әллә сон, чынлап та, җиңгәчәсе әйтмешли, өйләнеп куяргамы? Дүрт бүлмәле квартира, чибәр хатын... Ләкин шулмы соң аның хыялы? Юк. Их, Халисә, Халисә. Нишләп соң әле мин генә шул бер мәхәббәткә табынып яшим? Нишләп соң әле син минем хыялым? Әллә соң барысына да кул селтәп Пермьгә Петр янына китеп барыргамы? Ләкин ничек китсен, ярата бит ул аны, кайчак дөньясын онытып ярата. Әйе, ул әүвәл Халисәне күрергә тиеш. Туган ягына бит ул шуның өчен дип тә кайтты. Сынар өчен, инаныр өчен. Саклана микән яшьлектәге чишмә суыдай саф мәхәббәт, әллә дөнья мәшәкатенә кереп чумуга, тузганактай җилгә очамы? «Әйе, мин үземне аны сөюдән мәхрүм итә алмыйм, бу минем көчемнән килә торган хәл түгел, — дип уйланып ятты Нәүфәл. Ул әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнде, алай да булмагач, торып, бүлмә буйлап йөренергә кереште. — Шул ук вакытта җил кай тарафларга иссә, шул якка китеп барырга мин көзге яфрак та түгел ич. Юк-юк, мин аны күрергә тиеш,
МӨСЭГЫЯТ ХӘБИБУЛЛИН ф ХӘТЕР ЯРЛАРЫ
һич югы, бер сүз әйтергә». Ә бит аның шушы яшьлек мәхәббәтеннән башка беркеме дә юк. Яшьлек мәхәббәте — аның тормышы: хәзергесе, үткәне, киләчәге, хыялы, туган һәм туасы идеяләре. Кемдер аңа «Газаплар арасындагы газапларның иң күркәме, иң ачысы — мәхәббәт газабы», — дигән иде. Кайчандыр ул мәхәббәтенә үзе үк аяк чалды һәм шуннан бирле башын газапка салды бугай.
Ачык форточкадан саф һава бөркелә, бүлмәгә төнге чәчәкләрнең хуш исе тула, һавада йолдызлар җемелди, кемдер тып-тып баса-баса тротуардан узып бара.
...Тәвәккәлләде. Иртән торды да больницага юнәлде. Поликлиникага кереп чиратка язылды, регистратурадан талон алды, озын коридор буйлап хирургия кабинетына таба китте. Берничә авыру кабул итүне көтеп утыра иде инде. Нәүфәл җайлап кына йомшак креслога урнашты. култык астына кыстырып алып килгән газета-журналларны ачып караштырырга кереште. Шул арада чират көтеп утыручыларга да күз төшереп алгалады, үтеп-сүтеп йөрүче медикларны күзәткәләде. Ана менә-менә яныннан Халисә узып китәр сыман тоела башлады. Танымас ул аны, туктамас та, адымын да акрынайтмас, әмма күңел барыбер аның килеп чыгуын теләде. Икенче каттан төшеп килүче ак халатлы хатын-кызны күрүгә, Нәүфәлнең сулышы кысылды, йөрәге күкрәгенә сыймас булды. Врач хатын аскы катка төшеп җитүгә Нәүфәл тынычлана төште һәм, җиңгәсенең сүзен тыңлап, поликлиникага шулай җиңел генә килеп керүенә үкенеп куйды. Әмма ул белә иде: бирегә килүе дә һаман Халисәне күрергә теләвеннән генә булды, аның өчен генә килде, хирургка күренү шуңа сәбәп кенә иде.
Кабинетка килеп кергәч, хатын-кыз врач аңа хәтта күтәрелеп тә карамады, ул нәрсәдер яза иде, гадәтенчә ишек төбендә таптанып торган авыруга:
— Утырыгыз, — дип кенә әйтте.
Бераздан ул язуын язып бетерде, ручкасын бер читкәрәк куйды, күтәрелеп Нәүфәлгә карады. Гариплекне күргән, күп кешедә була торган гаҗәпсенү, аптырабрак калу хикмәте күрмәде бу хатында Нәүфәл. Ул аңа тыныч кына, игътибар белән карап торды, гүя аңа егетнең кыяфәте күптән таныш иде.
Нәүфәл врач янындагы урындыкка утырды, талонын бирде. Ак кәстрүлгә охшаган башлык кигән хирург, бик озак димәсәң дә, шактый көттереп аның исем-фамиляясе, тору һәм эш урынын сораштырды, шуннан соң гына:
— Килүегез беренче тапкыр икән, авыру тарихы битләре буш. Нәрсә китерде безгә, ни борчый? — дип сорады.
— Менә шул инде, муен...
Нәүфәл муенындагы яра җөенә кагылып алды һәм янә җиңгәчәсенең коткысына бирелеп бирегә килүенә үкенеп куйды, хәтта ниндидер бер мизгелдә аның биредән күтәрелеп чыгып китәсе килде.
— Менә мондарак күчеп утырыгызчы.
Врач шулай дигәч кенә Нәүфәл аңа игътибар итте. Юантыграк гәүдәле, ак чырайлы, төенкерәк борынлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган, бер дугага беркетелгән кыңгыраудай, кыйгачланып утырган ачык зәңгәр күзле иде врач хатын.
— Күптән булдымы бу хәл?
— Ун еллап булыр.
Врач йомшак бармаклары белән муендагы җөйләрне шактый озак капшаштырды.
— Турайтырга исәп муенны, шулаймы. Матураерга, ә?
Ханым елмаеп, иелебрәк авыруның күзенә карады шикелле, ләкин бу Нәүфәлгә генә шулай тоелды, врач һәр сеңерне, һәр тамырны, җөйләрне капшап тикшерә иде.
— Минемчә, сезнең муеныгызны турайтып булыр кебек. Безгә килеп дөрес эшләгәнсез. Мин сезне больницага салам. Киңәшик, ихтимал тәвәккәлләрбез дә.
Нәүфәл врачка карусыз буйсынды.
... Күңел ялкынсынып, ярсыбрак тора, больница исе сулышны кыса. Нәүфәл тәрәзәнең бер канатын ачты, авызын күркә сыман сузып, күкрәк тутырып, тирән сулап торганда ишек катындагы авыру ыңгырашып f алды, Нәүфәл тәрәзәнең канатын кыса төште дә, үзе белән бер палата- 2 да ятучы авыруга карамый гына, караватына килеп утырды. Карт иде = инде күршесе, аңа кичәгенәк операция ясап бер бөерен алганнар, ди- о. деләр. Нәүфәл аның хәлен сорашырга дип дәшеп тә карады, тик агай g ләм-мим бер сүз әйтмәде, кымшанырга да куркып, ынгыраштыргалап * ята бирде. ♦
Нәүфәл караватына сузылып ятты. Тәрәзә аша аңа карт каен кү- = ренә — юан-юан ботаклы, киң ябалдашлы агач. Ул да түгел, бер бо- = такка саескан килеп куна, ябалдашлар янә бер селкенеп, җанланып китәләр. Саескан сиртмә койрыгын селкетә-селкетә нидер шыкырдый- > шыкырдый очып китә. Күп тә үтми, ботакка ала карга килеп куна, бу 2 озын гомерле кош гаять сабыр кылана, тирә-юньне бик озак күзәтә, Й бик озак тыңлый, шуннан соң гына, көттереп кенә бер тапкыр: п «Кар-р-р!» — дип куя, кемгәдер дәшә һәм шулай ук бик озак, сабыр * гына җавап көтә, ә җавап юк та юк, ала карга тагын дәшеп маташ- с мый, канатларын лыпыр-лыпыр китереп очып китә. Ябалдашлар, аңа з кул иләгәндәй, бик озак селкенеп торалар. £
Нәүфәл җиңгәчәсенең Гайсәгә шалтыратуын белә. Хирургия бүле- и генең иркен һәм якты палатасына кереп урнашкач та, ул яшьлек дус- ® тын түземсезлек белән көтә башлады. Менә-менә килеп керер кебек * иде. Мондагылар аның үткән маҗарасын беләләр булса кирәк, һәрхәлдә, аңа шулай тоела, палатага сестра килеп керсә дә, няня күз ташласа да: «Шулмыный инде теге эт талаган гашыйк дивана», — дигән сыман карап торалар кебек иде. Ләкин менә икенче көн инде больница караватында ауный, Гайсанең килеп кергәне юк, ә бит Гайсә генә түгел, «ул» да биредә эшли...
Әйе. Нәүфәл Халисәне зарыгып көтте, палата яныннан узучының һәр аяк тавышына: «Ул!» — дип колак салды, ишек янында хатын- кыз сөйләшүен ишетсә, йөрәге ешрак тибә башлады. Әмма көн үтте, төн килде, тагын бер көн узып бара... Ә бит икесе дә шушында эшлиләр, сәгать саен булмаса да, көненә нке-өч тапкыр ул яткан палата яныннан узалар...
... Шул көнне обходка кергән Валентина Петровна аның бу халәтен сизепме:
— Юк, юк, болай ярамый, сез гаять борчулы. һавага чыгып әйләнеп керегез, — врач ым кагып ишек янында ятучы авыруны күрсәтте. Ә бу агай чукрак. Сөйләшерлек кеше дә туры килмәгән, ичмасам, үзегезгә. Әллә моңсуракмы? — дип сорады.
— Шулайрак шул, Валентина Петровна.
Врач аның кулын алды, пульсын капшап карады.
— Ай-Һай, чаптыралар бертөрле атларны. Тынычланыгыз. Анализлар, снимокларыгыз әзер, бүген-иртәгә консилиум булыр һәм... ә хәзергә — һавага!
Нәүфәл селкенмәде дә, кулын баш астына куйган килеш ята бирде. Ана Валентина Петровнанын вак кына сипкел тәңкәләре тнбеп-тн- беп чыккан уң як бите, энҗе бөртеге хәтле генә алтын алкасы, халат астыннан чыгып торган якасыз күлмәк чите күренә. Башлык астына җыйса да, маңгай тирәләренә сибелеп төшкән коңгырт чәч бөртекләре калган.
— Бар да әйбәт булыр, туган, борчылмагыз. Гайсә Ильясович кон
силиум үткәрергә риза булды. Тиздән-тиздән... Ә хәзергә... Сөйләштекме. ашау белән ишегалдына чыгасыз. Ерак китмәгез, ял итегез, тынычланыгыз...
Нәүфәл үзен шактый түземле кеше дип йөри иде. ә бу больницада тәмам түземе җуелды, гасабиланды. иртәнге ашны ашады да, иңбашына больница халатын салып, коридорга чыкты. Бакса, каршысында Гөлүсә басып тора.
— Абый җаным, ни булды?
Ул Нәүфәлнең күкрәгенә килеп капланды, куркынып күзләренә карады.
— Берни дә булмады, менә муенны турайтмакчылар, — диде ул көлеп. кызның аркасыннан кага-кага.
— Ә син курыкмыйсыңмы?
Гөлүсәнең борчылуы чыраена ук чыккан иде.
— Юк дим ич! Мин дә курыккач. Сиңа ясадылар бит әле, үтте, терелдең, сау-сәламәт йөрисең, кияүгә димләп йөриләр икән дип тә ишеттем.
Гөлүсә елмая, аның бит уентылары тирәнәя һәм болай да нурлы йөзе тагы да нурланып китә. Менә ул көлеп җибәрде, кыяфәте тәмам үзгәрде, бит алмаларына алсулык йөгерде. Ике-өч атна гына элек бөкрәя төшеп, эчен тотып йөргән кызның дөньясы гел тигезләнде.
— Абый, мин тәвәккәлләдем, документларымны институтка тапшырып кайттым, — диде ул Нәүфәлнең соңгы сүзләрен ишетмәмешкә сабышып.
— Бик әйбәт булган. Әйдә тышка, мин һавада йөрергә чыга идем.
Гөлүсә шат. сумкасын жил-жил селкә-селкә янәшәдә атлый, я бул- маса килеп сырпаланып ала. акылга утырып җитмәгән кызларга хас хәрәкәтләр ясый. Нәүфәл аның башыннан сыйпап, аңа карап нрексез- дән көлә-елмая һәм:
— Менә чикерткә дисәң дә чикерткә инде син, Гөлүсә, — дип куя.
— Э-э. мин чикерткә түгел. Мин күбәләгем-түгәрәгем, абыем.
— Егетең шулай диме?
— Э-э, юк. ул түгел...
Ак каеннар арасыннан атлап киттеләр дә нәни бер аланга килеп чыктылар. Мондагы чәчкәләр исеннән баш әйләнмәле иде. һәм гаҗәеп күренеш алан башында өч поши басып тора. Боларны күрүгә, мөгезләре төрле якка таралган әти пошиның колаклары торды, күмер кебек кара күзләре белән ул кешеләрнең һәр хәрәкәтен сагая төшеп күзәтә башлады. Куркырга һичнинди сәбәп булмаса да, пошкыргалап алды. Аның артындарак әни поши яфраклар ашый. Бозаулары әле яшь, саклана белми, баскан җирдә сикергәләнә, кешеләрне күргәч алан уртасына ук чыгып басты. Бу хәлгә әтисе тагы да катырак пошкырып куйды. Ул да түгел, алар өчесе дә агачлар арасына кереп югалдылар.
Бу күренешкә таң калып, ике куллап абыйсының җиңенә ябышкан килеш басып торган Гөлүсә:
— Нинди матурлар! Бозавын, бозавын гына күрче! — диде. — Кулга ияләштерсәң икән шуларны...
Бераздан пошилар кереп югалган яктан тонык кына мөгрәү ишетелде һәм тирә-юнь тагын тынып калды.
— Мин сиңа. Нәүфәл абый, сок алып килдем. Менә: бер, ике. өч банка. Эч һәм тизрәк сәламәтлән... Күреп торам, синең кәефең юк. Ни өчен юклыгын да беләм, — дип өстәп куйды Гөлүсә, абыйсына серле караш ташлап. — Әйтмәсәң дә беләм. Син әле аны күрмәдең, э-э? Шуңа кәефең дә юк, шулаймы?
Нәүфәл дәшмәде, каен очларына тиеп торган зәңгәр күккә карады. Көньяктан төньякка таба күксел-кара болытлар агыла, болытлар куерып килгәнгәме, күк читендәге зәңгәрлек тагы да куера төшкән. Алан
читеннән үк башланган каеннар ак күлмәк кигән мәктәп кызларын хә-терләтәләр, шул елларны искә төшерәләр, әйтерсең алар көлә-көлә егетләрдән качалар, шул ук мәлдә котырып бөтергәләнеп алалар, үзләренә генә билгеле булган серле бер хәрәкәт белән егетләрне чакыралар сыман.
— Утырыйк әле шунда, Гөлүсә.
Кояш эссесен җыеп өлгергән үлән уч төбен җылыта, ләкин кул жиргә җитүгә, дымсу талгынлык бөтен тәнгә йөгерә. Гөлүсә аякларын артка бөкләп утырды да сумкасыннан банкалар чыгара башлады, аларны бер рәткә тезеп куйды, шуннан соң үрелеп кенә янындагы ромашка чәчәкләрен өзеп банкалар өстенә салды. Ул бит очларын уй- макландырып елмая, күзләрендә нурлар биешә, күзенә төшкән чәч божраларын өф дип өреп җибәрә дә янә елмая.
— Ә син аны бик тә, бик тә яраттыңмыни, абый?..
Нәүфәл сеңлесенең күзләренә карый, елмая, башын чайкап куя, үлән өзеп авызына каба, терсәгенә таянып кырын төшә.
— Бик күп белергә телисең,— дн ул һәм кулларын баш астына куеп чалкан ята, болытлар каплый башлаган күк гөмбәзенә карый. — Бу дөньяда барысы да үтүчән, Гөлүсә. Хәтта иң саф мәхәббәт хисе дә. Вакыт узгач ул да башка мәгънә ала, эчтәлеге белән үзгәрә димме.
— Ләкин мәхәббәт барыбер үлемсез, абыем!
— Мәхәббәт кешенең иң саф, иң изге, иң гүзәл, иң кадерле хисләренең берсе. Менә сиңа унҗиде яшь. Синең нәфис, эчкерсез бәгърена мәхәббәт яңа үрелә башлагандыр әле, сеңелкәш. Хис ташкынына ияреп, акылыңны җуйма. Соңыннан минем кебек үкенергә, әрнешергә, мине нахакка рәнҗеттеләр дип, сөйгән кешеңә ачу сакларга язмасын. Бик яраткан кешеңнең күңеле син көткәндәй үтә саф, үтә гадел һәм изге дә булмаска мөмкин. Башта син аны сынап кара, тәмам ансыз яши алмавыңа инангач кына тәүге адымыңны яса... Ашыкма...
— Абый, син бөтенләй тәкъва кеше булып киткәнсең ич! Син, син... Юк, әйтмим...
— Нигә? Әйтеп бир.
Нәүфәл йөзтүбән әйләнеп ятты, үлән башына үрмәләүче бер камкә- рияне тотып сыртына җибәрде. Бөҗәк, нидер сизенеп, канатларын җәйде дә очып китте.
Гөлүсә дәшмәде, кулындагы ромашканың таҗ яфракларын берәм- берәм йолка башлады.
— Хәер, сиңа ни. Әтиең урындагы кеше, Сережаның әтисе түрәләрнең түрәсе, өйләнешүегезгә кооператив квартира булыр, институт тәмамларсың, анда да җылы урын әзерләнгән булыр. Теплица чәчкәсе булырга теләмәсәң, үзеңчә яшәргә, үз тормышыңны үзең корырга тырыш, сеңелкәш. Әзергәмәзер алынган тормышның кадере булмый,— диеп уенны чынга борып җибәрде Нәүфәл. — Иң мөһиме, үз фикереңдә нык бул. Әтиең синен, Гөлүсә, теге яки бу эшне хәл иткәндә бик күп уйлана, икеләнә, үзе яңалык өчен көрәшкә чыкса да, тәвәккәлли алмый изалана. Минем идеяләрне әле булса тормышка ашырганы юк. Ә мин аңа ышанып биредә калган идем. Болай булса, моннан китәргә генә кала.
— Сәер кеше син, абый, — Гөлүсә никтер оялып китте, бит очлары алсуланды, уңайсызлануын абыйсыннан яшерергә тырышып, үзалдына көлеп куйды.
— Ярар, куйыйк бу сөйләшүне. Җиңгәчәй ни хәлдә? Абый кайтмадымы әле?
— Яшиләр бер көйгә. Мин кайтыйм инде, абый.
Гөлүсә китте. «Үпкәләде», — дип уйлады Нәүфәл. Ул да кузгалды, ашыкмый гына төз каеннар арасына кереп китте.
Ахыры кил»сс санда