Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАСТАННАР КИТАБЫ


Язылуына 300 ел тулу уңае белән
оннан өч гасыр элек татар әдәбиятында урта гасыр карашларыннан арыну юнәлешендәге беренче адымнар, беренче яңару төсмерләре билгеләнә башлый. Бу чорда татарлар күп санлы «чирмеш кузгалышлары»нда, XVII йөз башы чуалышларында, Җангали, Степан Разин хәрәкәтләрендә актив катнашканнар. Нәтиҗәдә шул заман проблемаларын халыкчан формада гәүдәләндереп күрсәткән әсәрләргә ихтыяҗ туа. Кызганычка каршы, бу хәрәкәтнең хәзерлек яки башлангыч чорларын күзалларлык әсәрләр әлегә мәгълүм түгел. Урта гасыр хроникаларының бай традицияләрен, проза өлкәсендәге зур тәҗ-рибәләрен шул яңару процессы белән то-таштырып торучы Кадир Гали бәк «Җә- мигъ әт-тәварих»ы (1602 ел) гына әдәбиятка мәгълүм.
Ул чорларның башка әсәрләреннән аермалы буларак, басып таратылу, тикшерелү, өйрәнелү ягыннан караганда, "Дастаннар китабы- бәхетле язмышка ия. «Дастаннарының соңгы бүлеге 1737 елда ук инде, В. Н. Татищев соравы буенча, русчага тәрҗемә ителә. Аерым бүлекләр (1, 2, 4, 5, 6 нчы дастан) исә 1822 елда Ибраһим Хәлфин тарафыннан аерым китап итеп басыла. Әсәрдән өзекләр рус ориенталисты X. М. Френның 1816 елда Болгар патшалыгы турында Венада чыгарылган мәкаләсендә немец телендә дә донья күрә. Беренче дастанның русчасы 1835 елда «Сын Отечества» журналында басыла. «Дастаннарвның аерым өлешләре белән рус укучысын таньйи- тыруга К. Фукс, И. Березин, Н. Ф. Катанов- лар да зур өлеш керткәннәр. Өченче дастан— «Әмәт дастаны- С. Кукләшев хресто-матиясенә кертелә (1859). Ниһаять, 1882 елда Рәхимҗан Җиһанша улы «Дастаннар»ны тулы күләмендә китап итеп чыгара. Әсәрнең аерым өлешләрен бастыру һәм тикшерү эшләре XX гасыр башларында һәм революциядән соң да дәвам итә. Бу эштә Н. Ф. Катанов (1904. 1905), Г. Газиз (1913),
Гали Рәхим (1930), В. А. Панов (1934) кебек галимнәр катнашкан. Алар байтак кына кызыклы күзәтүләр ясаганнар һәм дәлилле фикерләр әйтеп калдырганнар. Ләкин «Дастаннар китабы-на карашларда бүгенге көнгә кадәр бер зур кимчелек яшәп килә: бу — аны тарихи әсәр, фәнни әсәр итеп санау. Н .Ф. Катановның җиңел кулы белән хәтта фәнни әдәбиятта да ул «Татар елна- мәсев («Татарская летопись») дип атап йөртелгән. Бу исә әсәрнең асыл мәгънәсен — әдәби әсәргә хас төп проблемаларны — идеясен һәм эчтәлеген тикшерүне игътибардан читтә калдыра.
«Дастаннар китабы» алты фасылдан (бү- лек-дастаннан) тора. Китапның башында ук авторның тарихка мөнәсәбәте билгеләнә. Аның максаты үзенә билгеле тарихи белешмәләрне укучыга ишеттерү, яки төрле таркау фактларны системага салып тарих язу түгел. Китапның башка урыннарында да ул үзенең «тарихы»—шул чор тормышындагы ниндидер билгеле фактларга ишарә генә икәнлеген күп мәртәбәләр сиздереп үтә. Әсәргә кертелгән легендаларны фольклор калыбы нигезендә автор үзе «иҗат иткән» булуы да бик ихтимал. Ул хикәятләр һәм дастаннарның герое тылсымлы әкиятләрдән алынганга да охшый. Тик автор аларга сәнгать көче белән җан өрә алган. Шулар аркылы автор укучыга си-зелмәслек рәвештә генә, сүзне халык язмышына («халык уллары»), дәүләт язмышына күчерә һәм нәкъ шул мәсьәләне төп темага әйләндерә. Нәтиҗәдә, геройларны «нурландырулар», сюжеттагы әкият элементлары халык эпосының традицион сурәтләү алымы булып кала. Әсәр халыкның эстетик зәвыгына яраштырып язылган бай шигъриятле, якты идеаллы чын дастан яңгырашына ирешә.
Әйткәнебезчә, дастан үзәгенә халык язмышы. дәүләтчелек турындагы уйланулар куелган. Әсәрнең төенләнеш ноктасы ва- ыйгалар, эпизодлар, проблемалар белән
М
гадәттән тыш баетылган: киек аулау; Хи- тайдаи качкан ач юлаучылар белән очрашу; кол малай алу һәм башка шундый мотивлар да үзәк проблемага — әнкәләрен рәнҗеткән, «халык углының кадерен белми» торган патшалардан котылу темасына кайтып кала.
Әсәрдә күтәрелгән «казак чыгып китү» мотивы гомумән «Дастаннар китабыпның үзәк темасына әйләнә. II—III дастаннарда да ул беренче планга чыгарылган. Бу «казак чыгып китү» идеясенең шул дәрәҗәдә актуальләшү сәбәбен ул еллардагы хәлләрне искә төшерү аша якынча билгеләп була. XVII гасырның 70 еллары башында (1667—1671) казак Степан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәте ак патша властен дер селкеткән иде. «Дастаннар китабы» шул идеяне популярлаштыру максатыннан чыгып язылганга охшый. Ә «Нурлы» легендалар исә аның эчтәлеге билгеле бер максатка ирешер өчен әсәрдәге идеягә халыкны ышандырыр өчен эшләтелгән чара (киная, символ) гына. Шуңа күрә дә автор ул материалны «ирекле» файдалана: үзенә кирәк чамада «нурлый», дастанны үз идеясен яктыртырлык әкият сюжетлары белән баета.
II фасыл — дастанның баштагы өлеше — идеаль «казак-герой» образын тасвирлау. Әмма максатын идеаль геройны гәүдәләндерү мөмкинлекләрен эзләү белән генә чикләсә, авторның бу эше эчтәлексез, мәгънәсез, буш хыял белән мавыгу булып кына калыр иде. Юк, аның дәртен югары иҗади киеренкелек били, күңелендә иг^ халык язмышы турында уйланулар төзәлмәс җәрәхәт булып көйри. Шул дәрт аны каләмгә тотынырга мәҗбүр иткән. Шул дәрт — иле, халкы турында борчылулы уйланулар, акту-аль әһәмиятле бер фикерне халкына җиткерү теләге аның иҗатының төп пафосы булып тора, бу иҗатның халыкчанлыгын билгели, әсәренә шиңмәс сәнгатьчәнлек төсмерләре бирә.
...«Казаклык» юлына чыккан Аксак Тимер Идел буена килә. Болгар гаскәрен җиңә, җиде ел камап торганнан соң. шәһәрне басып ала. Болгарда 124 олуг бәк булган, аларны кырып бетерә, «серле энҗе бөртекләредәй» хатыннарын әсир итә. Болгардан Аксак Тимер Бүләргә килә, Автор Бүләр халкының килеп чыгышы турында бер ри-ваять китерә. Ул халык ике кабиләдән тора, имеш. Бараҗ халкы дигәне элек Зәй тамагында яшәгән. Әмма бу якларга килеп ч ккан Бараҗ дигән аждаһа явызлыгы, золымы, көчләүләре белән халыкны шул кадәр интектерә, халык аңа каршы көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр була. Аждаһаны җиңә алмагач, барысы да Болгар ягына кача. Качкыннар Бүләр суы буенда шәһәр салалар. Инде Бараҗдан көчлерәк Аксак Тимер шәһәрне алырга килгән. Самат хан. «Нишлибез!» дип халыкка мөрәҗәгать итә. Халык: «Син ни әйтсәң, шул».— дип җавап кайтара. Шәһәрдә бер әүлия бар икән, хан шуңардан киңәш сорый. Әүлия бер манарага менеп Аксак Тимер гаскәрен карый да- «Аксак Тимер гаскәре сафында Хыэыр да бар. Карышу — файдасыз.
Алланың тәкъдире шул»,— дип, шәһәрне сугышсыз тапшырырга киңәш итә. Капкаларны ачалар. Шәһәргә кереп, Аксак Тимер халыкны кырдыра. «Әүлия», «хызырлар» мотивы эчкерсез беркатлылык белән җиңелүне акларга теләүме, әллә авторның «изге көрәшкә» ышанырга кирәкмәс иде дип раславымы — өзеп кенә әйтүе дә кыен.
Тикшеренүчеләр Бараҗ турындагы риваятькә аеруча игътибар бирәләр, шуңа нигезләнеп, «Дастаннар»ның тарихи әһәмиятен билгелиләр. Башка тарихи риваятьләрдә «Аждаһа Бараҗ». «Бараҗ халкьи»н хәтерләткән нинди дә булса хәбәр барлыгы әлегә билгеле түгел. Бу риваятьне «Дастаннар» авторы гына иҗат иткән булуы да бик ихтимал. Автор стиленә хас рәвештә, биредә дә Бараҗ сюжеты — әкият өлгесеннән күчермә генә: факт түгел, аның эчке мәгънәсе әһәмиятле. Ул мәгънә охшаш ситуацияне хәтерләтү аша аң-лашылырга тиешле. Шулай, кинаяләр белән, автор укучы игътибарын билгеле бер проблемага юнәлтә. «Зәй тамагы» — Зәя тамагы белән аваздаш. Зөя тамагыннан ерак түгел генә урнашкан Казан шәһәренең халык риваятьләрендә «еланнар» белән бәйләнеше бар. Ул бәйләнешне хәтерләмәгән тәкъдирдә дә Бараҗ хикәяте якын үткәндәге хәлләрне халыкка яхшы ук ачык төсмерләтә ала. Безнеңчә, аждаһа Бараҗ образы ул—патша. Бараҗның аждаһалыгында ук шул мәгънәгә киная бар дип уйларга мөмкин. Билгеле булганча. халык ышануы буенча, елан йөз яшь яшәсә, аждаһага өйләнә. Бараҗның ажда-һа икәне — колониаль коллыкта интегүләрнең йөз елдан артканына ишарәдер. Аждаһа символы гомумән XVIII йөз азатлык хәрәкәте идеологиясендә киң файдаланылган. Мулла Морад китабында (1770 еллар) аждаһа образы бар. Әсәрнең планына һәм сюжетына бәйләнешсез рәвештә ул Т. Ялчыголның «Рисалөи Газизә» (1796) китабына да килеп кергән. Дөрес. Т Ялчыгол инде аның XVIII йөздәге асыл мәгънәсен тукмап-селкеп читкә ташларга тырыша, аны үз китабында урыны бәхәсле булган әкияткә генә калдыра кебек. Кыскасы, «Дастаннар китабы»идагы Бараҗның да, «Рисаләи Гаэизә»дәге аждаһа. юхаларның асыл мәгънәсе бу әсәрләрдә поэтик бизәк кенә булмавы китапларның үзләреннән үк ачык сизелеп тора.
Аксак Тимернең Владимирга походы — халык азатлык хәрәкәтенең җиңү мөмкинлегенә ышаныч уятырга тиешле ишарә. Мондый* четерекле темага кагылганда, автор, билгеле, иң гомуми пландагы ярым мистик кинаяләрдән уза алмаган.
Күчмонче Әмәт һәм Самат ханнар турындагы эпизод — шул еллардагы татар иҗтимагый хәрәкәтендәге кимчелекләргә, һәм. өлешчә, казак, нугай урдаларындагы хәлләргә сатира итеп язылган. Ил естенә куркынычлы дошман явы (Аксак Тимер) килә Халык киңәшкә җыела. Анда кайсы үзенең этен, кайсы атын, кайсысы хатынын мактый. Ашыйлар да таралалар. Тикшерелергә тиешле проблеманы истән үк
чыгарып җибәрәләр* Ә дошман явы якынлаша. Әмәт һәм Самат ханнар кача. Моны күреп халык та күтәрелә. Юлда, артка борылып караганда, бер карчыкның башыннан бүреге төшә. Аның артыннан килүче тайга атланган бер малай, бүрекне алып бирим дип иелгәндә, ияре авып, тай дулый. Бу хәл елкыларны өркетә. Яу килеп җитте күрәсең дип. юктан куркып халык төрле якка тарала башлый. Ул арада Аксак Тимер гаскәрләре килеп җитеп, бо- ларның һәммәсен тотып алалар... Шуннан соң Аксак Тимер Урта Азияне яулап ал- *ан вакытта, «әҗәл җитеп», «Самаркандта» үлә. Автор бүлекне, халык гыйбрәт алсын диптер, «беттек» дигән сүзләр белән тәмамлый.
Өченче бүлек — Гайса улы Әмәт турында хикәят. Алтын Урда ханы Җанибәк бичәсе Тайдула бала табар көннәрдә ауга китә һәм: «Малай тапсаң, сөенеч белән кеше җибәр; кыз туса, мин кайтканчы үтерт», — дип боерык биреп калдыра. Хан гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Тайдула, билгеле, үзенең газиз баласын үтертә алмый. Җанибәк аудан кайткач, бала тормышы хәвеф астында калганнан соң, ул кызын үзенең олы улы Бирдебик карамагына җибәрә. Үзсүзле Җанибәк хан кызны һәм Бирдебикне ничек булса да Сарайга кайтарырга тели. Бу эшне ул Гайса улы Әмәткә тапшыра. Үзара киңәш һәм килешү буенча, бер көнне Әмәт ханның ачуын чыгара. Җанибәк хан: «Тотып асыгыз үзен!» дип боерык биргәч, Әмәт Сарайдан Бирдебик янына качып китә. Бирдебик аны үзенә кабул итә. Берничә ел эчендә Әмәт Бирдебикнең тулы ышанычын казана. Бер арачы карчык ярдәмендә Әмәт Бирдебикның хатыны белән дуслаша. Бер көнне хатынга ул: «Шаяр- *ан булып, иреңнең кул-аякларын бәйлә Мин килеп аны үтерермен дә, икәү качып китәрбез. Мин сиңа өйләнермен»,— ди. Хатыны, шаярган булып, Бирдебикне бәйләп салганнан соң, кылыч тоткан Әмәт килеп керә — һәм... бәкне бәйдән коткара. Хәлне аңлатып биргәннән соң Әмәт- «Хатын-кызга ышанырга ярамый. Бер кыз бала өчен әтиең белән ачуланышма».— дип. Бирдебикне Сарайга кайтырга күндерә. Арачы карчык белән хыянәтче хатынны җәзалап үтерәләр дә. кызны алып, Җанибәк хан алдына кайталар. Хан инде кызын үтерми, Минкәй улы Тимер дигән бер байга кияүгә бирмәкче була. Әмма Әмәт кызны үзенә алырга тели. Хан кызын яу белән килеп алмакчы булып. Әмәт гаскәр сорап Кырымга, Каш- гарга, Кызылбашка мөрәҗәгать итә. Берсе дә гаскәр бирмиләр.
Әмәт дастанында авторның иҗат принциплары тагын да ачыграк төсмерләнә. Дастаннарга автор өчен бик әһәмиятле, чорның зур проблемаларына кагылышлы идеяләр йөкләтелә. Язучы, бер яктан, ул идеяләрне сәнгатьчә гәүдәләндерергә, аларның публицистик шәрәлеген мөмкин кадәр тирәнрәк яшерергә тырыша, икенче яктан, шул төп фикернең укучыга аңлаешлы, бигрәк тә ышандырырлык булуы да һәр чак аның игътибар үзәгендә тора, Мәсәлән. Әмәт дастанында да ул «казак чыгып китү» хәлләрен һәм шуның нәтиҗәле- леген калку сурәтли. Бу алым актуаль мәсьәләләрнең шәрәләнеп, тырпаеп калуыннан да коткара, әсәргә эпик колачлылык сәнгатьчә төгәллек төсмерләрен бирә Ярсу көрәш дәртендә кайнаган бер чорда тема төрлелеге самодержавие шымчыларының сиземен таркатыл, эзәрлек-ләүләрдән саклануда да аз роль уйнамагандыр Автор сюжетка күп проблемалы- лыкны йөкли алуда җитлеккән талант осталыгын күрсәтә. Язучының хикәяләүгә та- ләпчәнлеге аның художестволы сурәтләүләргә, поэтик фигураларга осталарча мөрәҗәгать итүендә дә күренә Әсәрдә бизәкле сүзләр дә, риторика да аз түгел. Тик үзләренең «барплыкларын укучыга гы-на сиздермиләр. Алар әсәр тукымасына органик өлеш булып урнашкан.
Дастаннарда тарихи белешмәләр дә күп, төрле легенда һәм риваятьләр дә бар. Анда халык язмышы да. герой язмышы да. азатлык хәрәкәте турында уйланулар, шул юлда актив эшчәнлек, төрле планнарны дәлилләү, үрнәк күрсәтү — һәммәсе шул ярым мифологик сюжетларга сыйдырып бирелгән Бу сюжетларда, беренче карашка, мантыйкка сыймаслык хәл: фольклор язучы иҗаты белән үткен фикер — канатлы хыял белән табигый бер эретмә хәленә китерелгән. Мәгънәләргә гадәттән тыш байлыгы белән бу әсәр күп тикшерүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән Мәгънәви байлык дастаннарны хәтта фәнни хез-мәт — тарихи язмалар итеп күрсәткән. Шундый үзенчәлекләре дастаннарны XVII йөздә татар әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән берсе итеп таныта.
«Дастаннар китабымның соңгы бүлекләре «Фасыл фи бәяни дастани әл-мөҗалис вә әл-мәкяи», «Фасыл фи дастани фи-т-та- рих» шул автор тарафыннан иҗат ителгән бер үк әсәрнең аерым бүлекләре булулары хакында шик һәм бәхәс уятмасалар да, баштагы өч дастаннан сизелерлек аерылып торалар. Аларда сюжетлар җансыз схема итеп кенә бирелә. И, Хәлфин кита-бында бу бүлекләр исемендәге «дастан» дигән сүз хәтта бөтенләй төшереп үк калдырылган.
Бер ук әсәр эчтәлегендә шундый зур үзгәреш, әлбәттә, аның баштагы йөкләмәсе (замысел) үзгәрү нәтиҗәсе буларак кына килеп чыгарга мөмкин һәм ул, чынлап та, нәкъ шулай булгандыр Күрәсең, әсәрнең баштагы өч дастаны Степан Ра-зин восстаниесе белән Сәед Җәгъфәр кузгалышы арасындагы вакытта—1671 — 1681 еллар арасында язылган. Китапның соңгы өч бүлеге исә Сәед Җәгъфәр восстаниесеннән соң язылган булырга тиеш. Автор һаман әсәрен логик төгәллеккә җиткерергә омтыла Ләкин инде тормышта зур үзгәрешләр булып үткән: якты өметләр сүнгән, иҗтимагый идеал тоныкланган Элеккеге азатлык идеалыннан яктырган конкрет тарихи максатлар булмагач, бу зур әдипнең олы таланты да инде анын язмаларына кайнар дәрт җан өрә алмый. Әсәрнең соңгы бүлекләре шәҗәрәләр традициясен кабатлау, элек урта гасыр хро-
викачыларының тарихи вакыйгалармы теркәү («вакыйгаиамә») рәвешләрен җанландырудан ары үтә алмаган. Алар дастан булудан да һәм чын мәгънәсендә хикәя булудан да ерак. Әмма бу һич тә әсәр әдәбият чикләреннән чыгыл, фәнни хез-мәткә әйләнеп киткән дигән сүз түгел. Бу бүлекләрдә дә — сәнгатьчә проблемалар: халыкның үз тарихи-географик җирлеге барлыгын раслау; үткән вакыйгаларны искә алу аша халыкны активлыкка өндәү, халыкта үз көченә ышаныч хисе тәрбияләү, аларны билгеле бер юнәлештә эш- чәилеккә (көрәш юлына) чакыру бар. Автор «халык улы»ның көрәш юлыннан читләшүен «бозыклыкка бирелү» дип бәяли дә: «Гомазларның (ренегатларның) эше һәмишә ушандаг торыр», дигән сүзләр белой китабын тәмамлый
«Дастаннар китабымның авторы — талантлы әдип, уз чоры өчен гаять югары эрудицияле галим, җиңелгәндә дә, үз заманының алдынгы идеяләренә турылыклы булып кала белгән актив көрәшче булып хәтердә кала Аның татар әдәбияты һәм гомумән иҗтимагый фикеребез тарихындагы урынын шул фактка карап та бил-геләргә була. «Дастаннар китабы» һәм аның авторының татар әдәбияты тарихында күренекле урыны бар. Тарихка игътибары буенча «Дастаннар» авторы Ш. Мәр- җани, Р Фәхретдииов кебек галимнәрнеК элгәре булып тора.
Бу ун еллыкта әдәбиятыбызның шушы күренекле әсәре язылуга 300 ел тула. Бик күп нөсхәләре билгеле булуга да карамастан, аның әле һаман җентекләп фәнни төгәллеккә китерелгән тексты эшләнмәгән 300 еллыгы уңае белән шул юнәлештә эшләрне активлаштырып җибәрү, һичшиксез күп кызыклы ачышларга китерер иде. Кем белә, шул җентекләүләр процессында бәлки авторның да, әсәренең дә үз исемнәре табылыр иде Төгәл текстын хәзерге укучыга җиткерү, әсәрнең идея-художество үзенчәлекләрен өйрәнү дә әдәбиятыбыз тарихының мөһим үзенчәлекләрен аныклау юнәлешендә байтак кына кызыклы ачышларга китерүе мөмкин.