Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Интернационал
Ак зынҗырын өзсә кышкы көннәр, комач гөлләр чәчәк атсалар, гөлләр, җилләр җырлый, йолдызлар — «Интернационал!»
Җылы хәбәр илтсә җилләр яздан, язгы моңны көйли бакчалар. Боз капканы ватып
килә язлар —
«Интернационал!»
Аягүрә басты бөтен гөлләр, көйләренә колак сал: төрле төсләр кушылып* бергә җырлый:
«Интернационал!»..
Яшәсен мәңге Шатлык илендә аяз күкләрнең азат кояшы!
Кузгал, уян, тапталып, көеп сугышлар җилендә саргайган гөлләр дөньясы!..
Ин-тер-на-ци-о-нал I
Йокла, инешем!
Йокла, минем елгам, агыйнешем, ерак әле язга.
Ап-ак юрганыңа кызыл тәпи белән кошлар шигырь язган!
Йокла әле, көмеш башыңны куй тугай комнарына, төштә күреп җәйне. Ерак әле тургай моңнарына...
Йокла әле, газиз инешем минем — көмеш канлы сабыем.
Йокла инде! Бу ак киңлекләрдән сиңа җәйне каян табыйм?!
Йокла, инешем, тиздән туар бит ул зур бәйрәм безнең дә: гөлләр белән бергә минем йөзем тирбәлер көзгеңдә...
Үги ана яфраклары сиңа сузар сары утын...
Йокла инде — кыскарт минем сине юксыну минутын!..
Йокла, инешем, язга чаклы гына... Җилләр әкият сөйләр...
Минем дә бит җанда калгып тора оеп җәйге көйләр!..
Ярларына тулып вакыт ага, ага тулып тыкрыклардан, бөтен чатлардан, вакыт ага бөтен ишекләрдән, ярыклардан, кесәдәге тишекләрдән. Диңгез кире кайткан сыман, чигенә ярдан, мөлдерәп тулып ага урамнардан...
Ага вакыт, ага, йөрәкләргә кага, ярларына каккан елга сыман...
Вакыт ага, ага һәр даим — бармак арасыннан!..
Җиз ИЛӘК
Ак яулыгын арттан бәйләп куйган — чәен ясый татар апасы.
Күршеләре керә-чыга тора, ябылып та тормый капкасы...
Дәрьяларга чыгып сөйләсәм дә, сөйләсәм дә чыгып яланнарга, бер сүзем дә, ди ул, ялган түгел, килмәгәнмен җиргә ялганларга!
Якты, ачык йөзе — авыл кыры, туры сүзне шунда отып алган. Эчкерсезлек белән турылыкны, әле ярый, авыл тотып калган...
Авылда ул яши — безнең дөнья! Шунда гүя безнең рух сандыгы. Шул почмакка кайтып сыенсам бер, онытыла җирнең кысанлыгы!
Авылда ул яши безнең дөнья: үлән арасында җир җиләге. «Үт син шуннан» дигән мәгънә белән кадагына элгән җиз иләге.
Үпкәләү юк сиңа, туган төбәк, җиз иләктән мине иләсәң дә. Бер сүзем дә менә ялган түгел — дәрьяларга чыгып сөйләсәм дә!..
Су бакчасы
Бу якларда шаулый су бакчасы, һәйкәл булып яңгырларга, чишмәләргә, коеларга, диңгезләргә, елгаларга, — шаулый бакча — фонтан булып үсә су агачы! Су бакчасы — су бәйрәме, шаулый су көйләре.
Сыек, йомшак су... Түтәлдә суның җаны бөреләнә, орлыклана су сабагы, болытларга күтәрелә.
Кара туфракка шыбырдый көмеш орлык — тамчылар!..
Су биредә җан башына үлчәп бирелә — түгел бу су азга!
Биредә кадере бар суның: аны юкка агызмыйлар, коймыйлар буш бугазга, нотык сөйләп!
Биредә, әсәрендә су күп диеп, әрләмиләр язучыны.
Су — почетта!
Биредә кояш белән сөйләшүче тамчыларның тавышы тынмый. Су бакчасы.
Бу якларда су үсә. Чәчәк ата. Җырлый!..
Балта бии...
... Алмагачлар бирешмәгән иде.
Сугыш елы кышын үткәреп, тыныч көзгә килеп чыкты алар иңнәренә алма күтәреп.
Үзәннәрне иңли алма исе, алма исе аңкый — болында!
Баеп барган кояш төсе калган — алма яна сабый кулында!..
Алмагачлар тынып йоклый иде, сабыйлары йоклый баш төртеп ана куенына...
Тын бакчага
Балта керде төнен, астыртын...
Балта керде! Кеше атлы адәм шул балтаны селтәп чарпыды алмагачның биленә! Ап-ак тәннән туган җирнең сөте саркыды...
Туган җирнең зәңгәр сыман сөте сиптерде дә акты үзәнгә.
Ә алмалар ныграк сыендылар, корыч салкынынмы сизгәнгә?
Алма бакчасында Балта бии!
Балта бии — оча алмалар!
Балта шаша — китмәкче, ахры, җирдән бар дөньясын зәһәр тамгалап...
Кыр юлын сагыну
1
Канат җилпеп, тагын тургай җыр игә кырларыма.
Яшь башаклардан тама чык арыш тамырларына.
Чакыра тургай биеккә, күкләрдән салып оран! ... Йөзеңдә буй-буй күләгә арыш сабакларыннан...
2
Күк юлында оеп калган ул болытлар мең садә! Тургай кебек, күк катына, җырым, сайрап менсәнә!
Сайрый-сайрый күтәрелче, ак болытлар үтәли. Тургайны да, моң булмаса, канат кына күтәрми!
Сайрый-сайрый күтәрел дә, тирбәлеп төш арышка. Якты моң түк язгы җиргә, кырны күммә сагышка!..
... Калгый тургай арышларга җил кагылган тавышка.
Төн һәм көн
Уйлыйм кайчак: бездән ни кала, сөйләшсәк тә яфраклар белән, таныса да безне һәр үлән.
Күңелем белән булсам да бала, тормыш тәҗрибәсен бик беләм!
Юк, карамыйм һич тә шик белән кояшка һәм җирнең һәр утына. Хәтер дәфтәренә язылганнар онытыла, онытыла!..
Уйлыйм кайчак: бездән ни кала?
Ташлар булып ташлар — уала, җете төсләрне дә җил ала, күзләр күргән бар гүзәллек югала...
Кояш кына карап кала дөньяга!
Биреләм дә шундый моңнарга, карыйм күчмә болытларга, комнарга. Китеп кабиләләр эзеннән, аваз салам кыпчакларга, һуннарга! Җавап эзлим сары ташлар йөзеннән...
Кайтавазлар булып кайта җил генә Мәңгелек диңгезеннән!
Кичләрен мин керәм шундый уйларга... Инде утым тоныклана: яңа көн уяна...
Таң каршына калкып чыга өстәлем, ташлап китә төнге хисләрем.
Кайта җиргә үзенең чын төсләре!
Төн югала, ак мәйданда калгып ут яна.
Инде яңа өметләрем канатлана: «Әйе, бар да кабатлана, кабатлана!»
Очып китә, зәңгәр коштай, керфекләргә кунган йокы, кабына җанда тыелгысыз кызыксыну уты1
Көн каршында җанлангандай була ташлар, тәрәзәләрдә балкый кояшлар!
Эндәшкәндәй була хәтта чөйязмалар: «Укыгыз, дип, монда ни язганнар!..»
Бөредәге хыяллар чынга аша.
Ак өметләр нурыннан күз камаша...
Башлана җирдә — өр-яңа тамаша!
Кителә чикләрдән акрынлап, күчелә еллардан, кителә җырлардан...
Тавышың, яшьлек, тоныклана тәмам, ераклаша һаман, һаман!..
Үзгәрелә — ваклап урлый көннәр, ваклап урлый. Ваклап...
Ваклана җан, һич ваклану белмәс бөтенлекне яклап...
Үзгәрелә— җил китерми кебек беренче кар исләрен, язгы гөлләр, май көннәре моңнарын...
Китә еллар чор түренә — калдырып Иҗат Варисларын!
Кырлай юлы
... Кырлай юлы буйлап мин Апушны барам уйлап...
Авыл исемнәре очып кала: Чиканас, Өчиле...
Ак болытлар алтынлана! Шәфәкъ. Көз җиле.
Кырлай юлы — язмышларны тоташтырган гомер юлы, моңнар юлы...
Ай тузаны төсле сөрелгән кыр тоташ соры.