Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫГА КАРАП ФИКЕР ИТ...


1974 ел прозасына бер караш
атарстан язучыларының сигезенче съездыннан соң әдәбиятның авыр артиллериясе булган проза жанры нинди уңышларга иреште, нинди яңа проблемалар күтәрде? Әдәбият, башлыча проза. яңа елга нинди әсәрләр белән килде?
Темалары буенча тикшереп караганда, 1974 елда дөньяга чыккан проза әсәрләрендә берничә юнәлеш өстенлек иткән. Алар арасында, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышына, беренче бишьеллыклар чорына, сугыштан соңгы авыл һәм интеллигенция тормышына багышланган әсәрләр күзгә ташлана.
Сүзне эшчеләр сыйныфына багышланган әсәрләрдән башлап китәсе килә. Чөнки бездә бу теманы яктыртуның шактый бай традициясе бар. Беренче бишьеллыклар чорында татар агае Магнитогорск. Днепрогэс төзеде, Төркстан—Себер тимер юлын салды, Березникида, Донбасс шахталарында эшләде... Октябрь революциясе тарафыннан коллыктан азат ителгән татар егете, илебезнең башка халыклары белән берлектә, социа-лизм төзелешләрендә хезмәт батырлыгы күрсәтте. Заманында бу тема безнең әдәбиятта иң актуаль темалардан санала иде Егерменче-утызынчы елларда чыккан әдәби альманахларны, газета-журналларны актарып карагыз: ул чагында шахтерлар, төзүчеләр, урман кисүчеләр, шәһәр-завод салучылар турында бик күп язылган.
Шахтерлар тормышы — татар совет әдәбиятында түрдән урын алган тема. Хәер, язма әдәбиятта гына түгел, халык авыз иҗатында да бу шулай. Моның хикмәте нәрсәдә? Очраклы хәлме бу? һич тә очраклы хәл түгел. Тарихка мөрәҗәгать итик: Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләр киңрәк тамыр җәйгән. Россия бөтендөнья сәүдә-экономик мөнәсәбәтләренә ныграк тартылып кергән саен, аның промышленносте үскән. Про-мышленностьның үсүе авылдан меңләгән эш көчләре суырган. Промышленностька борын төртергә омтылган авыл егете башта ук үз сәләтенә туры килерлек эш эзләгән. Күмер учакларына исә нәкъ менә көрәк, кәйлә, тачка тотарлык таза куллар кирәк булган. Шуңа күрә техник яктан артык катлаулы булмаган күмер чабу эшенә татар авылла-рыннан бик күп ирләр киткән. Шахтер хезмәтен яктырту буенча әдәбиятыбызның бай традицияләре бар һәм бу тема әле дә булса татар әдәбиятында үз булып, тормышчан булып яңгырый. Шахтерлар гына түгел, урман кисүчеләр, төзүчеләр, юл салучылар, промышленностьның кул көче таләп итә торган башка өлкәләрендә дә татар егете актив булган һәм әдәбиятта алар турында да күп язылган. Төзүчеләр турындагы әсәрне дә татар укучысы үз итеп, йөрәгенә якын итеп каршы ала. Узган ел «Казан утлары» журналында шундый әсәрләрдән Г. Ахунов- ның «Ардуан батыр» повесте һәм Хәким Хәйруллинның («Канатлар талмасын» исемле повестьның авторы Хәниф Хәйруллин бөтенләй башка кеше) «Ургыл» романы басылган.
Т
Башта «Ардуая батыр» повесте турында берничә сүз. Әсәр композицион тозеклеге. тасвирланган вакыйгаларның тыгызлыгы белән күңелне җәлеп итә. Әсәрнең баш герое Мирсәет Ардуанов мәкерле эчке дошман белән берөзлексез көрәштә, ул һәрвакыт пәкенең үткен ягына басып йөри. Повесть башланганда ук кыю. масштаблы башлана. Масштаблылык үзенә махсус стиль таләп итә һәм автор аны таба алган. Автор, вакланмыйча. вак детальләргә артык әһәмият бирмичә, катлаулы вакыйгалар арасыннан иң зурысын әйдәүче линия итеп алып бара. Нәрсә соң монда төп проблема? Төп проблема, мөгаен, чабаталы авыл егетләренең, рус һәм башка милләт вәкилләре белән берлектә, совет эшчеләре сыйныфы булып формалашуыдыр. А\арның эшче исемен алу өчен физик һәм рухи имтихан бирүләре мәсьәләседер. Заман темасымы бу? Бүгенге татар укучысы өчен, югары техника белән коралланган промышленность объектларында эшләүче егетләр-кызлар өчен бу тема искермәгәнме? Юк, искермәгән. КамАЗ Һәм БАМ төзи торган укучы өчен нәкъ менә заман темасы бу. Чөнки язучы беренче бишьеллыкларның героик хезмәт сәхифәләре аша бүгенге көнгә күпер сала. Березники, Магнитогорск. ДнепроГЭСлар — алар бүгенге КамАЗ, БАМ кебек гигант төзелешләрнең башлангычы. Г. Ахуновта, язучы буларак, заман рухын тою, сиземләү көчле: безнең прозада эшчеләр сыйныфы темасының тарихи күперен, заманнар бәйләнешен ул үз вакытында тойды.
•Ардуан батыр» повестеның журнал вариантына автор «Саубуллашу сүзе» дигән үгет-нәсихәтле бер бүлек өстәгән. Автор әйтерсең лә укучыны кисәтә: «Менә, ди, мин сезгә Мирсәет Ардуанов турында сөйләдем, әмма сез белеп торыгыз, монда уйлап чыгарылган берни дә юк, монда бөтенесе булган хәл», дн. Әмма укучы Мирсәет Ардуа- новны болай да яратып өлгерде бит инде. Аны хезмәт сөючәнлеге, балаларча чиста күңеллелеге өчен яратып өлгерде.
Эшчеләр сыйныфының бай тарихи үткәнен яктырту юнәлешендә татар әдәбиятында киләчәктә бик кызыклы әсәрләр туар дип уйларга тулы шгез бар. Ш. Маннурның укучылар арасында зур кызыксыну уяткан «Агым суларга карап» әсәре турында әле фикер алышулар кызып кына бара иде — «Казан утлары» журналында X. Хәйруллин- ның Ургыл» исемле романы басыла башлады.
Хәким Хайруллин үзе катнашкан вакыйгаларны, үзенең чорын, үзе яшәгән җирне тасвирлый, матур гына исем белән укып бетергесез озын беренче әсәрен — роман яза. Болай авторның нияте, күтәргән мәсьәләсе изге: Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмерләрнең Себер күмер учакларындагы хезмәт батырлыгы турында ул. Бу теманы күтәрергә кирәкме? Әлбәттә, кирәк Урак- чүкечле кара сукно фуражкалар киеп узган безнең яшьлегебез бит ул! Шуның өстен» шахтер темасы! «Ургылудагы Якуплар. Хәмзәләрнең яшьлегенә, шахтер данына кызыгып, көнләшеп романның эченә кереп китәсең һәм шунда ук аптырап каласың: автор кеше образларын тудыра алмаган, аерым персонажларның телләрен, индивидуаль ха-рактерларын бирә алмаган, вакыйгаларны тасвирлаганда үзенең төп юнәлешен ачыклый алмаган, унынчы битен язганда, тугызынчы биттә нәрсә булганын оныткан... Бик буталчык урыннардан безне дә, үзен дә коткару өчен, автор тизрәк күмер штрекләрен» алып төшеп китә һәм коры тел белән производство процессын аңлата башлый. Ул ара-тирә берәр авария, берәр мәхәббәт маҗарасын тигезләп сибеп бара. Больница, имгәнү, авырулар да шулай тигез сибелгән. Проза секциясе утырышларының берсендә- «Язучы үз әсәрләрен салкын кан белән язарга тиеш», дип әйтүчеләр булды. Икенче берәүләр. аларга каршы чыгып: «Юк, язучы кайнарланып язарга тиеш», диделәр. Әмма ни генә булмасын, бернәрсә бәхәссез: язучы үз темасын яратырга, геройларын, бу әсәрне укыячак кешеләрне яратырга тиеш. Шул ярату булмадымы — язучы һөнәрчегә әйләнә дә кала. Бит санын, табак санын, геройлар санын салкын кан белән генә исәпләп язып утырганда, кешене дулкын-ландырырлык әсәр туа алмый. «Ургыл» романы, кызганычка каршы, укучыларны дул-кынландырмады. Дөрес, әсәр гел уңышсыз- лыклардан гына тормый. Автор шахтерлар тормышында шул чор өчен хас булган кие-ренкелекне, шахта җитәкчеләренең гади шахтер язмышы өчен кайгыртуларын бирә алган. Урыны-урыны белән авыл малайларының эшче сыйныфына әверелгәндәге кичерешләрен, аларның эчке дөньяларын матур гына тасвирлый алган.
Авторга, үзенең Хәмзәсен һәм Якубын үзәккә альт, ихтимал, берәр табак зурлыгында хикәя язып карарга, матбугатта үзен- сынап карарга кирәк булгандыр. Кыскасы, «Ургыл» татар прозасының уңышы да, казанышы да санала алмый.
Узган елгы прозада Бөек Ватан сугышы темасы аеруча зур урын алды. Бу юнәлеш, беренче чиратта, Хисам Камаловның «һәркемнең гомере бер генә» романында ачык сизелә. Бөек Ватан сугышы темасы ул — заман темасы, һәм язучыларның еллар узган саен аңа ешрак мөрәҗәгать итүләре бик табигый күренеш. Җир шарында фашизм бүген дә бетмәгән. Фашизм бар. адольфлар әле дә бар, аларның бүрекләре генә икенче. Фашизмга карата нәфрәт хисе кичерү яңа бүрекле адольфларга җир шарын бүгенге көндә канга буярга юл куймас өчен кирәк. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта әле озак яшәр.
Татар язучылары Ватан сугышы темасына 1941 елның 22 июнендә үк тотынганнар иде Сугышны, аның авырлыгын яктыртуда әдәбият төрле этапларны үтте. Сугышның беренче айларында татар егетләрен акбүз атка атландырып, кылыч тактырып «мес- сершмит»лар белән коралланган Германия армиясенә каршы көрәшкә җибәрүче әдипләребез дә булды. Дошманны бик булдыксыз. аңгыра, көчсез, иске одеялга чорналган. каткан, бетле йолкышлар гына дип язучылар да булгалады. Әмма зур совет әдәбияты, аның Шолоховлары. Леоновлары. Фадеевлары, Симоновлары бар иде. Алар дошман көчле диделәр. Дошман соңгы тех ника белән коралланган, дошман мәкерле, тәҗрибәле диделәр.
Еллар узган саен, фронт темасына язучы әдипләр саны арта барды. Бу темага караган әсәрләрнең сыйфаты яхшыра барды Алтмышынчы елларда рус совет әдәбиятына үзләре окоп тормышын күргән Бондаревлар Субботиннар, Быковлар килде. Алар сугыш материалын солдат блиндажыннан, сугыш-ның алгы сызыгыннан, миналы кырлардан алдылар. Аларның бу темага язылган әсәрләрендә кызыл җеп булып түбәндәге фикер сузылды: фашизм безгә каршы баштанаяк коралланган, сугыш тәҗрибәсе булган куәтле армияләр җибәрде. Совет солдаты дүрт елга сузылган авыр сугышта көчсез, бул-дыксыз дошман белән түгел, ә куәтле дошман белән сугышты. Совет солдаты куәтле тәҗрибәле дошманны җиңде. X. Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә» романын укып моның шулай икәнлегенә кабат ышанасың. Язучының элеккеге әсәрләрендә дә сугыш темасы, солдат хисләре төп юнәлеш булып килә иде. Бу юлы шагыйрь укучылар алдына зур күләмле проза әсәре белән чыга Автор зур төгәллек белән алгы сызыктагы солдат тормышын тасвирлаган зур полотнолы әсәр биргән. Романда сугышчан бурычын һәр минутта башкарып торучы батальон бар. кырыс солдат көндәлеге бар.
Оборона сызыгында рус, татар, казакъ, үзбәк, кыргыз һәм башка милләт вәкилләре бар. һәрберсе бер характер, һәрберсе үзенчә уйлый, үзенчә гамәл кы.ла. үзенчә батырлык эшли, үзенчә үлә. Әмма аларның барсы өчен дә уртак бер бурыч бар — әлеге нык дошманны ватаннан бәреп чыгарырга кирәк. Бу егетләр сугыш дәрте белән яшәгән, сугышка мораль әзерлекле коеп куйган сугышчылар түгел, болар сөйгән ярларыннан, сөйгән даласыннан, урман-кырла- рыннан вакытлыча гына аерылганнар. Алар — тыныч хезмәт кешеләре, һәм майор Мостафиннан алып солдат Тәкәнәевкә кадәр аларның барысы да искиткеч гуманистик рух белән сугарылган. Алар бу көрәштә үлемнең котылгысыз икәнен беләләр. Порошинның самоходка каршына шуышып китәр алдыннан лейтенант Сөенчалинга блокнотын бирүен хәтерләгез:
— Иптәш лейтенант, өйгә хат язарсыз,— ди ул шуышып китәр алдыннан.
Автор үлем картиналарын биргәндә үзенә карата рәхимсез, ул конфетланмый, сугышта солдат та, командир да бер үх хәвеф астында икәнен күрсәтә. Солдатча тасвирлый. Совет сугышчыларының корыч ихтыярын, фашистларга булган нәфрәттән тыш, солдатка командирның ихтирамы, аңа винтик дип түгел, ә шәхес дип каравы тәэмин итә. Үлгән солдатның кенәгәләрен актарганда, комбат аларның балалары ничә булуы белән кызыксына.
— Шавлинның биш, Нурмановның тугыз, Кәбиров молодец, өйләнмәгән.— ди.
Шушы зур трагедиядән — иң ышанычлы, якын солдатлары үлүдән — комбат үз күңеле өчен энә очы кадәр генә юаныч таба. Кәбиревтән ятимнәр калмый, ичмасам, менә молодец! Сержант Юлтисов соңгы сулышы алдыннан янчыгын биреп үлә. Бута вакыт ларында ногыт салып фал ачарга яраткан икән, бичара. Монда да комбат кырыс, таләпчән командирдан яхшы күңелле, гуман- лы яхшы атага әйләнә дә кала. Узган ай числосы белән өлкән сержант итеп оформить итик, балаларына пенсиясе күбрәк булыр. ди. Солдат белән командир арасындагы сокланырлык мөнәсәбәтләрне тасвирлый алуы — X. Камаловның зур осталыгы.
Совет солдатларында җиңүгә омтылыш, сугышчан оптимизм тәрбияли торган көчләрнең тагын берсен автор солдатның җир
гә, газиз туган иленә бәйлелегендә күрә. Үлем белән күзгә-күз торып көрәшкәндә дә солдат, аз гына вакыты булдымы, өен, ба- л&ларын, сөйгән ярын, әнисен, урман-кыр- ларын искә төшерә. Автор романда солдат юморын мул кулланган. Һәркем үзенең томан артында калган, тыныч көннәрендәге кызык хәлләрен искә ала, шуларны сагынып сөйли. Усал, ләкин сокланырлык чибәр Гаффә белән яшәгән Тәкәнәев хатынының явызлыгын сөйли — әмма сагынып сөйли. Замполит Ваһапов та үкенеп бетә алмый: бервакыт квартира хуҗасының кызы Гөл- фәндә, әтиләре кунакка киткәч, Ваһаповның бүлмәсенә кереп яткан. Ваһапов төн буе газапланып чыккан, янына барып ятыргамы, юкмы? Барып ятмаган, намусы тотып калган...
Автор солдат юморын гына түгел, солдат ачуын да шактый кыю сүзләр белән бирә, һәм бу хәл һич тә әдәби әсәрне тупасландырмый. киресенчә, әсәрнең реализмын тирәнәйтә генә. Атышуның дошман һөҗүменең иң авыр, иң хәтәр секундларында сол-датлар җан ачысы белән фашист адресына яман сүзләр әйтәләр, шуның белән дошманга булган нәфрәтләрен бушаталар. Әйе, фашизмга нәфрәт җиңүгә ярдәм итүче көч булган М. Шолохов дөрес әйткән: ул нәфрәтне солдатлар штык очларында йөрткәннәр. X. Камаловның совет солдатлары ту-рындагы романын укып чыккач, уйга каласың. Сугышта фәлән миллион кеше үлгән дигән сүз ул абстракция түгел, ул әнә шул якты күңелле Тәкәнәевләр, тугыз балалы Нурмановлар, искиткеч гуманлы капитан Барановлар һәм башка бик куп әйбәт, юньле егетләрнең үлеме дигән сүз. Романның Бөек Җиңүнең утыз еллыгы алдыннан чыгуы әнә шул һәлак булган миллионнарча исемсез геройларга һәйкәл дип кабул ителергә тиеш.
Билгеле, романны артык озынга сузылган кайбер эпизодлардан чистартасы бар әле. Барановның сугыш вакытында ике тапкыр Фира белән, ике тапкыр Таминдаров белән очрашуы бераз гына халык әкиятләрен хәтерләтә Барановның сугыш упкынлыгында Фира белән булган семья тормышы романга берни дә өстәми. Әсәрдә кешеләр, алар- ның званиеләре, ранглар бутала.
Солдат темасына язылган яңа проза әсәрләре, гомумән, эмоциональлек белән ■ерылып торалар. Р. Төхфәтуллинның «Акбүз ат» әсәре лирик-эмоциональ тонда язылган. Беркем дә онытылырга тиеш түгел! Ватан өчен җанын биргәннәрнең исемнәре мәңгелек — «Акбүз ат» әсәренең төп идея-се әнә шул. Талха Гыйниятуллаңның «Солдат үлеме» дигән хикәясе исә икенчерәк алым белән — үлем белән көрәшеп яткан гади солдатның саташуын тасвирлау алымы белән язылган. Дөрес, монда автор фантазиясенә бернинди рамка, норма юк. Саташкан кеше ниләр күрмәс! Әмма бу хикәяне тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Солдат Кинъ- ягулов синең күңелеңә уелып керә. Никадәр самимилек анда, никадәр рухи байлык, никадәр гадилек! Шул кеше һәлак була. Хикәянең бөтен эчке куәте — фашизмга карата тирән нәфрәт уятуда.
Яшь көе сугышта катнашканнарга, батырларча һәлак булган солдатларга истәлек төсендә И. Беляевның «Солдат төймәсе» исемле әсәре басылып чыкты. Әсәр күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Чонки ул бүгенге кырык сигез-илле яшьлек ирләрнең сугышчан яшьлекләренә дан җырлый. И. Беляев бу әсәрендә үзенең сугышчан яшьлегенә ки-ре кайткан, шул чорны лирик буяуларда күз алдына бастырган. Юк. автор -угышны түгел, ә данга күмелгән яшьлеген, дусларын сагына, яшь чактагы идеалларга турылыклы булырга чакыра. Монголиянең табигатен, дала күренешләрен биргәндә И Беляевның каләме аеруча көчле, әсәрне гомумән тыныч кан белән уку мөмкин түгел. Бу — романтик, эмоциональ әсәр.
Прозада авыл темасы, элекке кебек, әле дә активлыгын югалтмый. Узган ел бу темага багышланган байтак әсәрләр дөнья күрде. Аларда төрле чорлар, төрле мәсьәләләр, төрле характердагы геройлар алына. Ләкин һәрберсендә, әлбәттә, язучының үзе, ул тасвирлаган чор һәм тасвирланган вакыйгаларга язучының бүгенге көндә нинди мөнәсәбәттә булуы күренә. А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» повесте моннан утыз еллар элеккеге сугыш чоры колхозын тасвирлый. Авыр чор. кыен чор. Шул авыр чорны бүгенге язучы нинди караштан чыгып бәяли соң? Әнә шул авыр чор кешеләренең рухи дөньяларына, алардагы бөек патриотизм хисләренә, әхлакый сафлыкларына соклана ул. Әсәрнең исеме дә символик характерда — язгы кәрваннар. Язгы юл өзеклегендә глубинкадан симәнә алып кайтучылар — сугыштан соң булачак матур киләчәгебезнең, тук, имин тормышның язгы хәбәрчеләре Ибраһим да, Әдилә дә — еллар авырлыгын сыкранмый җиңә алган романтиклар. Автор укучыны авыр еллар картинасы белән шаккатырырга да теләми. Ул игътибарын күбрәк кешеләр арасындагы саф хисләргә, рухи ма
турлыклы сурәтләүгә бирә һәм дөрес эшли.
В. Нуруллинның «Әгәр син булмасаң...» дигән повестенда бик гади дә һәм беркатлы да, авырлыкларны гел үзенчә генә җиңеп чыгарга өйрәнгән Равил Нәҗметдинов тормышы тасвирлана. Авторның бу героен беренче танышуда ук яратып өлгерәсең. Ни өчен? Яшүсмерләргә хас тәвәкәллеге, Равил- чә итеп яшь кызга гашыйк була белгәне өчен. Эшчән булуы, авыр хезмәттән курык- мавы өчен. Автор тасвирлана торган чорының һавасын төгәл белә, чорны ачык буяулар белән бирә. Әйе, безнең заман геройлары алар — Равилләр, ярым ятимлектә үскән, брезент тышлы бишмәт, тишек итек киеп мәктәптә белем алган, төнге сменада колхозда эшләгән яшьләр. Алар да ярата, сөя белгәннәр, кызлар ул заманда да сылу, серле, сихри булган. Яшүсмердә уянган беренче саф хисләр тормыш авырлыкларын җиңәргә этәргән. Еллар узган, әнә шул Равилләр арасыннан хезмәт батырлары, эш- лекке галимнәр, дәүләт кешеләре, акыллы партия җитәкчеләре күтәрелеп чыккан. Ра-вил Нәҗметдиновлар тормышның зур юлына баскан.
Әсәрнең сюжетына көчләп тагылган берәр нәрсә булса — ул семья мәсьәләсе. Равил Нәҗметдиновның семья тормышында бәхетсез булуын сюжет линиясе һич тә таләп итми. Андый ихтыяҗ юк. аның ике хатын алып аеруы повестька берни дә өстәми. Аннан соң, үзенең геройларын калкытып кую максатыннан чыгып булса кирәк, В. Нуруллин образларын табигый агыштан кинәт кенә зур орбитага китереп чыгарырга ярата. Авыл малаена хас булган байтак сәерлекләр эшләп йөргән, гамәлләрендә ярыйсы ук системасыз булган (әлбәттә, яраттыра торган!) Равилнең Дәүләт премиясе алу дәрәҗәсенә ирешүе укучыда бераз елмаю уята уятуын. Чөнки Равилне болай да ошатты инде укучы, саф күңелле егет ул, мәкерне белми икән ул! Геройга, аны табигый барышыннан чыгарып, көчләп лауреат лаврларын тагу— артык. Моңа ихтыяҗ юк.
Ул яктан караганда. М. Юнысның «Тозлы җил» повестендагы Габдрахман образы кызыклы. Габдрахман да тормышның төрле сюрпризларына үзенчәлекле мөнәсәбәттә, барысын да ул үзенчә, Габдрахманча сәеррәк хәл итә. Ләкин әсәрдә аңа гадәттән тыш «нагрузка» йөкләнмәгән, ул — ышандыра торган герой. «Тозлы җил» — якты, саф күңелле яшьләр турындагы әсәр. Баксаң, бернинди тискәре персонажсыз, бернинди кара шәхессез менә дигән кызыклы әсәр язып була икән. Әсәрнең төп герое — татар прозасында моңарчы бергенә тапкырда очра* маган кызыкчы тип. Аның язмышы бик кызык колхозда эшләү, алтын медаль белән урта мәктәп тәмамлау, хәрби авиация, авария, госпиталь, МГУ һәм Одессадагы диңгезчеләр резервына килеп эләгү. Герой эзләнә, адаша, абына, торып китә һәм тагын ялгыша. тагын эзләнә. Ул романтик шәхес, тормыш ваклыкларыннан качып, ул бөегрәк идеалларга омтыла. Колхоздан чыккан малайның күңелен Франсуа Вийон шигырьләре дә, Пикассо картиналары да җәлеп итә. һәм Габдрахман тормышта үз урынын, җәмгыятькә иң зур файда китерерлек урынны эзли. Габдрахман тирәсендә — Валерия, Феликс, Баграт. Маштаков, Өметгалн. Төрлесе төрле милләттән, һәрберсенең кабатланмас индивидуальлеге, үз йөзе бар. Баграт һәм Феликсларны якты күңелле шәхес булганнары өчен кимчелекләре белән дә яратасың. Тормыш бик бай икән... Баграт, Феликс, Өметгалн кебек егетләр МГУ да гына түгел, безнең арада да байтактыр, без аларны күрә генә белмибездер. Алар мещаннар түгел, киләчәк тормышка матур максатлар белән ат-лаучылар. «Тозлы җил» повестеның прозага алып килгән уңышының тагын берсе шунда. бу әсәрнең буеннан буена кешене рәнҗетми торган, теш ыржайтып мыскыл итми торган ягымлы көлү бара. Безнең әдәбиятка бик кирәк сыйфат ул. Без еш кына елмаюдан качабыз, ә менә М. Юныс мөлаем генә итеп елмая, төнгә каршы ашамыйча йокыга ятарга туры килгәндә дә. Одесса вокзалында носильщик булып бер әбәтлек акча эшләү нияте белән йөргәндә, күрәчәгенә каршы, дипломат кызы Валерия белән очрашып алар чемоданын күтәреп йөргәндә дә, ул елмая белә. Ничек шулай була ала? Чөнки Габдрахманның кешеләргә, безнең җәмгыятькә мөнәсәбәте якты, күңеле яхшылык белән тулы. «Тозлы җил» — студентлар, диңгезчеләр турындагы әсәр генә түгел, ул фәлсәфи-романтик повесть. Анда тормышның бик күп мәсьәләләре күтәрелә.
Халыкка, туган ягына яшьләрчә гашыйк, бүгенге тормышта үзенең урынын эзләүче, уйланучан геройны «Тау ягы повесте» әсәрендә Әхсән Баянов иҗат итте. Ә. Баянов — әдәбиятта, гомумән, новатор, һәр әсәренә ул яңа ачкыч таба, яңа форма эзли, яңа композиция кора. Үзенең тасвирлау предметына ул җаваплы карый, өстән-өстән генә штрихлап биргән образны анда күрмәссең. Ә. Бая- новның геройлары тормышта очрый торган гадәтн кешеләрдән бераз гына калкурак,
бераз гына философрак шагыйрь җанлырак. Аның әсәрләренең канвасында һәр чак шигырь, җыр, музыка элементы була, бу хәл язучының гомумән тормышка карашыннан, иҗат манерасыннан килә. «Тау ягы по- весте»нда да шулай. Дөрес, беренче абзацта ук Идел ярларын тасвирлау бераз куркытып куя. Чыннан да бераз сәеррәк бит: «Шулай да, диварлар киңлектә эвклидча түгел, ә Лобачевский геометриясендәге шикелле — кырлары бер-берсенә тоташмаган өчпочмаклар булып бәхет һәм кайгыларның, җиңү һәм җиңелүләрнең, бер сүз белән әйткәндә, тормышның — үткәннәрнең һәм киләчәкнең чиксезлеген күрсәтеп тора шикелле». Дөресен әйтик, безнең әдәби тел — стиль чараларының кабул ителгән нормаларына ничектер сыеп бетми кебек бу. Монда ниндидер трюкачлык юкмы, форма белән мавыгу юкмы? Юк икән, әсәребезнең төп герое үзе яңачарак кеше икән. Детдомда тәрбияләнеп, рус урта мәктәбен тәмамлап, армиядә хезмәт срогын тутырган, хәзер кан тартуы буенча туган туфрагын, нәсел-ыруын эзләп кайткан, бер авыз сүз татарча белмәгән татар малае Тәбрик Туташевның тирәлекне кабул итүе, шуның фикерләве икән бу. Әсәрдә әнә шул эзләнүчән, яхшы күңелле егетнең сабыйлык чоры турында сүз бара. Егет повестьның беренче битеннән үк юньле мәгънәле кешеләрнең игътибар үзәгенә алына. Военком да. Туташ карт та, Гөләндәм дә — барысы да киң күңеллеләр, ке- шелеклеләр Бу бик табигый, чөнки тормышыбыз. Совет җәмгыяте үзе шундый. Алар Тәбрикне тутан туфрагына ныклап бастыралар, тормышта үз юлын күрсәтәләр. Бәхет нәрсә ул? дигән сорауга җавап табарга ярдәм итәләр. Бәхет — кешеләргә яхшылык эшләүдә, илеңә намуслы хезмәт күрсәтүдә икән. Ә. Баяновның композицион яктан үзенчәлекле, җыйнак повесте әнә шул идеяне уздыра.
Билгеле, әсәрнең табигый агышына бераз гына комачау иткән нәрсәләр монда да бар. Шулардан мин икесен аерып алып күрсәтер идем. Беренчесе — Тугаш карт образы. Автор моны үзе дә сизгәндер, артык галим, артык философ карт ул. Аны гади бер авыл карты дип белүдән бигрәк, тарих-этногра- фия буенча докторлык диссертациясе язып та, диссертациянең очына чыга алмыйча пенсиягә чыгып авылга күчкән бер галим дип кабул итәргә мөмкин. Аннан бик галимнәрчә, бик «мудрый» гына сөйләшә ул. Дөрес, авылларда андый крестьянча, аксакалларча акыллы картлар була, әмма болай ук әдәби сөйләшмиләр алар. Кыскасы, Тугаш картның сөйләшенә, теленә язучы үзе катышкан. аның өлешенә кергән.
Икенчесе — авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Автор кайбер геройларына, аерым алганда, Фәхретдингә карата бик шәфкатьсез. Кешене шулай беткәнче каһәрләү кирәкме икән? Фәхретдиннең бит бөтен бәхетен фашизм җимергән. Сугыш башланма- са, матур семья кормас идемени ул? Ярата иде бит ул хатыны Көлемсәрне.
Автор үзенең әсәрендә Тугаш карт булып сөйли, Тәбрик булып уйлый, әмма Фәхретдин булып карамын. Аның фаҗигасен автор нигә аңламый? Фәхретдин сугыш газабын күреп, фашист әсирлеген кичергән. Сугыш гарасатыннан кайтып кергән Фәхретдиннең ике баласы белән яраткан хатыны икенче кеше кулында. Солдат шулай нтеп бөтен яктан бәхетсез калды. Автор бераз гына гуманлырак булса, әйтик, Фәхретдин яхшы кеше буларак газапланса, әсәрдә тасвирланган вакыйгаларның чынлыгы, эмоциональлеге тагын да тирәнрәк булыр иде, һәм повесть отар гына иде. Шулай да, «Тау ягы повесте» — тапталмаган сукмак, прозада яңалык, авторның уңышы.
Яңалык дигәннән, Ф. Хөснинең «Алтын эзләүчеләр» повесте да — безнең прозада яңа тема. Казанның ул чоры — НЭПманнар. милләтчеләр мыжгып торган елларын без һ. Такташның кайбер шигырьләре һәм Тин- чурин комедияләре аркылы сиземлибез. Ф Хөсни әнә шул катлаулы елларны, сәүдәгәрләр, аферистлар, спекулянтлар белән тулган Казанны тасвирлый Сизелеп тора, повестька тотынганчы, Ф. Хөсни бик күп документларны, шул чорның атмосферасын күз алдына китерерлек газета төпләмәләрен актарган, материал җыйган. Бераз маҗаралырак итеп язылган бу повесть безнең ал-дыбызда тарих пәрдәсенең бер читен ача һәм егерме өченче ел Казанының бер кисәген күрсәтә: анда НЭПманнар, сәвит бетмәсме дип өметләнеп яшәүче сәүдәгәрләр, мещаннар. Әдәбиятта бу темага язылган әсәрләр дә кирәк, алар да яшәргә хаклы. Ихтимал, Р. Төхфәтуллин да хаклыдыр: Ф. Хөс-нинең бу повестенда бүгенге тормышка күпер салынмаган, диде ул үзенең бер чыгышында. Ф. Хөснигә әсәрне заман белән бәйләү өчен бик зур мөмкинлек калган: повестьның башында ялтырап күренеп алган •Чека Вәли»гә җитәрлек «нагрузка» бирелмәгән.
Соңгы еллар прозасында укытучылар тормышына игътибар көчәйде. Укытучы һө-
8әре. шахтерлар кебек, татар халкы өчен традицион, тарихи профессия. Татар совет әдәбиятында укытучы тормышын сурәтләгән күп санлы әсәрләр, бу әсәрләрнең матур традицияләре бар. Жанрлар буенча килгәндә, укытучы образы поэзиядә ешрак күренде шикелле. Дөрес, укытучы образы шигъри әсәрләрдә еш кына трафарет белән бирелде: ул, һичшиксез, хатын-кыз. ул, һичшиксез, чал чәчле, ул, һичшиксез, сине мәктәп баскычында каршы алучы. Прозада укытучы образы бераз башкачарак, тормышчанрак төсмерләнде. Моны татар совет әдә-биятында заманында Г. Кутуй башлап җибәргән иде. Д. Зөбәерованың күптән түгел басылып чыккан «Кыр чәчәге» повесте шулай ук укытучылар тормышына багышланган. «Кыр чәчәге» — әдәби эшләнеше, сюжет-композиция чаралары буенча шулай ук кызыклы, укыла торган әсәр. Д. Зөбәерова үзенең геройларына җаваплы һәм сак мөнәсәбәттә, ул — әдәби геройларына һәр вакытта да гашыйк булып, сокланып, яратып яза Кешеләргә карата гуманлы булырга, яхшылыкның кадерен белергә, илгә игелекле булырга — «Кыр чәчәге»нең төп идеясе әнә шул. Повесть, һичшиксез, үзенең уку-чыларын тапкандыр, аның төп герое Ләйсән исемле коеп куйган педагог кызны яратучылар аз булмагандыр. Әмма Д. Зөбәерованың «Куш өянке шаһит»ы моңа караганда күп көчле һәм тормышчанрак иде. Ни өчен шулай чагыштырам, чөнки язучы һәр әсәре белән алга таба үсәргә тиеш, дип исәплим мин. Бер әсәрең белән ялтырап килеп чыгып, алдагы әсәрең шуннан күп түбән булса, ди-мәк, син иҗат эшенә җиңел карый башлагансың, үзеңә-үзең артык ышангансың. «Кыр чәчәге» повестена «Куш өянке шаһит» дәрәҗәсенә җитәргә нәрсә комачаулаган ссң? Минемчә, бу — әсәрнең исеменнән үк башлана. Автор үзенең яраткан Ләйсәнен — тормышта гаделлекне яклаучы, хезмәт сөю- чән, күркәм табигатьле укытучы кызны кырау тимәс, җилләр екмас кыр чәчәгенә тиңләштерә һәм адым саен бу чагыштыруны укучының исенә төшереп бара Чагыштыру укучының миенә тәмам сеңсен дип. бер заман тигәнәк белән параллельгә кадәр барып җитә, аннан арыш арасыннан баш калкыткан кыр чәчәгенә тиңләштерелә. Бер дә ял-гансыз чуп үлән була инде Ләйсән дигәнебез.
Инспектор Ләйсән — әйбәт кыз. Бу образ күңелдә кала, ул — якты, намуслы шәхес. Әмма аны бик юктан гына эшеннән азат итәләр. Мәктәп, ЮНО системасында алай булмый шикелле. Әсәрдә кешенең тормыш тагы урыны, дәрәҗәсе мәсьәләсе шулай ук бәхәслерәк аспектта куелган. Ләйсәннең министрлыкка эшкә чакырылуын автор зур бәхет дип күрсәтә булса кирәк. Ә нигә Ләйсән укытучы булып эшләсә, бәхетле булмас идемени?..
Миндә бу әсәрдәге тагын бер эпизод канәгатьсезлек хисе уятты. Анда педагог Сәфәр абзый бар. Әнә шул педагог (тәрбияче). сугыштан кайткач, үзенең хәрби киемнәрен мичкә яккан. Уңай герой өчен характерлы сыйфат түгел бу. Ул бит әсирлектә булмаган. концлагерьның буй-буй пижамасын киеп кайтмаган, хәрби киемнән кайткан. Белмим, Сәфәр агай ничек нәфрәт белән карагандыр ул киемгә (нигә аны сугышка нәфрәт белән бутарга?), әмма фронтовиклар хәрби киемне зур горурлык белән киеп йөриләр иде!
Соңгы елларда безнең прозада детектив әсәрләр күренә башлады. Бу жанрда аеруча актив эшләгән кеше — Мәгъсүм Насыйбул- лин. Узган ел аның детектив хикәяләрдән һәм «Телсез шаһитлар» исемле бер повестьтан торган китабы дөньяга чыкты. Моннан тыш. аның байтак әсәрләре көндәлек матбугат битләрендә басылды. М. Насыйбуллпн күп яза. үз жанрында актив эшли Аның бөтен иҗаты өчен төп сыйфат — әсәрләрнең бөтен буена сузылган бер идея бар: совет җәмгыятендә бер генә җинаять тә җәзасыз калырга тиеш түгел. М. Насыйбуллннның прозасында, мәсәлән, «Телсез шаһитлар» повестенда, диалог әйбәт бирелә, автор сөйләменнән башка да без вакыйгаларның кискенлеген, тикшерүче белән җинаятьче арасында барган психологик киеренкелекне, тикшерүче белән шаһит арасында барган логик, аналитик әңгәмәнең җаваплылыгын сизәбез. Әлбәттә. М. Насыйбуллинга татар классик әдәбиятыннан тел-сурәтләү чараларына, әдәби стиль үзенчәлекләренә өйрәнәсе бар Җөмлә төзегәндә М. Насыйбуллпн шактый талымсыз калькалар ясый, аягы- кулы имгәтелгән зәгыйфь җөмләләр бирә. Кайвакытта, җинаять бик тиз ачылмагае дип куркып, гади укучы өчен дә инде ачыкланган мәсьәләләргә автор юри күз йома, әсәр-не суза. Авторга киләчәктә әдәби осталыкка бик нык өйрәнергә кирәк әле.
Байтак еллардан бирле сөйләп киләбез: безнең татар әдәбиятында хикәя жанры пассивлашып бара. Узган ел да хикәяләргә бай булмады. Өлкән буын прозаиклар үзләренең иҗат биографияләренә зуррак күләмле әсәр белән бер кат йомгак ясарга җыеналар. Урта буын прозаикларының тизрәк өлкән
тукталыйк. Арадан берсе — язучының теле. Бу мәсьәлә еш телгә алына, бу турыда күп языла. Проза секциясе узган ел язучының теле турында әллә ничә тапкыр сөйләшү үткәрде, галимнәр, язучылар бу темага кызыклы гына докладлар сөйләделәр. Тел мәсьәләсенә, шулай итеп, һәр вакыт игътибар биреп баралар.
Без. гадәттә, язучының төп коралы тел дибез. Әмма, фәлән язучының теле начар дип әйтәбез икән — ялгыш сөйлибез. Язучы икән, димәк, телне ул бик әйбәт, шул телдә сөйләшүче миллионлаган башка кешеләрдән бнк күп әйбәт белергә тяеш.
Ләкин тел — язучы өчен үзмаксат түгел. Проза әсәре язучыларыбыз, бигрәк тә башлап язучылар, әсәрнең телен халыкчан нтәм дип, мәсәлән, әсәр теленә халык мәкальләрен көчләп тутыралар. Персонаж никадәр күбрәк мәкаль сипсә, әсәр шул кадәр ота дип уйлыйлар. Алда телгә алынган «Ургыл» романында һәркем мәкаль белән генә сөйләшә. «Тырышкан — табар, ташка кадак кагар» кебек шомарып беткән мәкальләрне анда һәр биттә кимендә бернпчәне табарга була. Монысы телне халыкчан нтәм дип тырышу булды. Икенче хәвеф тә бар: телне әдәби нтәм дип, башлап язучы авторлар җөмләнең «эчен тышка әйләндереп» куялар. Әдәбият теориясендә бу —инверсия дип атала. Ләкин инверсия — әдәби чара. Инверсия—гомум кабул ителгән грамматик нор-маларны үзгәртеп җөмлә төзү, стилистик фигура ясау дигән сүз. А. Пушкинда, мәсәлән, мондый җөмлә бар:
ШисПцара мимо он стрелой Взлетел по мраморным ступеням.
Җөмләдәге сүзләрнең урынын алыштырып кую монда үзенчәлекле сурәт тудыра. Әмма инде, «әдәби» булсын дигән максат куеп, Г. Ибраһимовлар, Ш. Камаллар, Ф Әмирханнар нигез салган салмак, саллы эслүбебезне арты алга әйләндергән җөмләләр белән бозалар икән, бик борчылырлык хәл бу. «Ургыл»да, мәсәлән, беткәнче инверсия. Автор, үзе тасвирлаганга кеше ышанмас дип шикләнгән сыман, һәр җөмләсен укучының теш казнасына китереп бәрә, аның һәр җөмләсе аерым, вагонеткадан коелган антрацит кисәге кебек, каты, вак.„ «Ургыл» һәм шуңа охшашлы проза әсәрләрен укыгач, ирексездән сорау бирәсе килә: язучы иптәшләр, сез ара-тирә Г. Ибраһямов, Ш Камал хикәяләрен һәм романнарын укыйсызмы? Халык иҗаты әсәрләре тупланган китаплар сезнең шүрлекләрегездә бармы?
буын дәрәҗәсенә менеп җитәсе килә, бу дәрәҗәгә алар бары тик роман, повесть белән генә ирешеп була дип уйлыйлар Прозаикларның яшь алмаш буынының сафлары исә бнк сирәк; бүгенге яшьләрдән проза жанрында актив катнашып килгән бер Әхәт Гаффаров бар.
Проза үзенә алмаш хәзерләми диярлек. Прозаиклар отрядында өзеклек. Безнең өлкәннәр актив, алар артыннан 40—50 яшьлекләр бара, 20—30 яшьлек прозаиклар исә юк дәрәҗәсендә аз. Хикәя җанрының пассивлашуын, беренче чиратта, прозаикларның алмаш хәзерләмәүләре белән аңлатырга кирәк. Бу жанр алдагы елларда да җанланыр дип әйтергә әллә ни ышаныч юк- Узган ел «Казан утлары»нда күзгә күренерлек нибары 4—5 хикәя басылган Игътибар итик шуның икесе русчадан тәрҗемә (Т. Гыйниятуллин, А. Мифтахетдинов); берсе гомере буе драматургия өлкәсендә эшләгән Әнәс Камалныкы («Олы Әкбәрнең кече Әсгаре»). икенчесе нефть идарәсе җитәкчеләреннән булган Үзбәк Саттаровныкы ( Айлы төндәй). Хикәя жанрында төп уңышлар әнә шулар. Газеталарның әдәби бүлекләре дә язучылардан хикәя көтә. Ләкин прозаиклар газетада хикәя белән бөтенләй катнашмыйлар диярлек. Узган ел, мәсәлән, «Социалистик Татарстан» газетасы урта кул яки аннан да түбәнрәк дәрәҗәдәге ике хикәя басты. Ул хикәяләрдә образлылык җитми, авторлар, укучы ми-нем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлый күрсеннәр дип, тизрәк үгет-нәсихәт бирергә ашыгалар. Андый авторларга хикәя язарга А. Чеховтан, Ш. Камалдан, Г. Ибраһимовтан, Ф Әмирханнардан өйрәнә алмагансыз, татар совет прозасы осталары К. Нәҗми, И Гази, М. Әмир, Ә. Еники, Г. Баширов. ф. Хосни кебек замандашлардан да үрнәк алмагансыз; инде Альберт Мифтахетдиновтан өйрәнегез дип әйтәсе килә. «Казан утларыан- да «Хан-Гәрәннең сәер көннәре» дигән гаять үзенчәлекле хикәя басылды. Никадәр гадилек, никадәр сампмилек аның геройла-рында! Безнең хикәяләрдә әле моңа кадәр Илдар кебек кырыс та, әдәпле дә. аз сүзле дә егетнең күренгәне юк иде. Светлана да— бөтенләй аерым, үзенчә матур, үзенчә көчсез, үзенчә сөйкемле. Һәм хикәянең ахырында, гайре табигый ситуациядә булсалар да. алар арасында бернинди банальность юк, бары тик кеше белән кеше арасында була торган күркәм, соклангыч мөнәсәбәтләр генә...
Уңышсызлыклар, кимчелекләр турында сүз киткәч, инде тагын бер-ике мәсьәләгә
Ара тирә генә булса да сез халык теленең җәүһәрләре тупланган әнә шул тылсымлы көзгегә, Н. Исәнбәт әйтмешли, бер карап аласызмы?..
Өченче бер хәтәр мавыгу — персонажларга китап теле, рафинад тел тагу. Безнең хи- кәя-романнарда инде надан тунеядец та Сәгьдичә, Хәйямча сөйләшә. Ул «аракы салмый», ә «шәраб авыз итә». Инде аны шешәдән стаканга салмыйлар, ә «коялар». Анда да касәгә коялар.
Тел ясау, телне рафинадлау Д. Зөбәерова- ның «Кыр чәчәге» повестенда да күзгә ташлана. Автор геройларның телен «ясау» белән артык мавыга, аның кешеләре бик конфетлы итеп сөйләшәләр, повестьнең башыннан ахырына кадәр мәкаль-афоризмнар гына сибәләр. Ләйсәнгә кунакка килгән Мәйсәрә апа ишектән керүгә, кофены бер-ике йота да, шундук өч мәкаль әйтә:
— Кеше пке нәрсәнең кадерен: икмәк һәм үз кадерен белергә тиеш. Үзен дөрес бәяләгәннәр егылмыйлар, абынганда еламыйлар. Бүгенге эшеңне иртәгә калдырма,— ДИ.
Менә мондый «рафинад телле» хатыннар әсәрдә байтак. Алар шул чаклы эрудитлар, мәҗлестә дә дөнья хәлен сөйләшмиләр, М. Кәрим, Ш. Маннур шигырьләрен генә яттан сөйлиләр. Тел-сурәтләү чараларына да бераз җаваплырак карыйсы булган авторның. Аның балалары «үсмерләнә башлыйлар», Ләйсәннең «кашлары бүртеп китә», анда печән «җилләттеләр», патефон «табалары» әйләндерәләр һ. б. һ. б.
Кайчандыр, кемдер, әдәби телебезнең кү-рәчәгенә каршы, «тәүге мәхәббәт» дигән сүз әйтеп ташлаган. Шуннан киткән... Хәзер ул прозага килеп керде. Тәүге очрашу, тәүге үбешү, тәүге хисләр. Сүз әрсез булып чыкты. Ул производство процессына кереп китте: тәүге смена, тәүге гудок. Беренче дигән, әүвәлге дигән сүзләребез, шулай итеп, хокукларын югалта баралар. Инде болан да булыр: тәүге хатын, тәүге класс, тәүге курс... Татарның аш пешерүче яки ашчы дигән менә дигән сүзе бар иде. Хәзер ул юк. Аш пешерүче хәзер пешекче дигән бик ямьс,ез сүзгә әйләнеп, безнең әдәби әсәрләргә килеп керде. Безнең романнарда хәзер күзеңнең нурын алырлык алсу йөзле, ак киемле аш пешерүче сылу кызларны «пе-шекче» дип йөртәләр! Тавык йолыкканда тавыкны пешекләү, мал суйган кәнне хайванның баш-аякларын пешекләү дигән сүз бар иде. Яшь баланың бармак аралары пешеккән дигән сүз бар иде. Әмма аш пешерүченең мондый ямьсез сүз белән аталганы юк иде...
Инде алары җитмәгән, прозада архаизм күренә башлады. Тагын шул ук «Ургылпның теленә килик. Колхоз малае Хәмзә Себер елгасында баржа өстендә барганда таныш булмаган болынны күзәтә:
— Атлары да атлары!—ди Хәмзә,— Гали батыр дөлдөлемени!
Булачак шахтер әнә шулай Кышкар мәд« рәсәсенең пишкадәме кебегрәк сөйләшеп әсәргә килеп керә. Потомственный шахтерларның әниләре, хатыннары да шулай бистә абыстайлары кебек сөйләшәләр:
— Мәслихәт, бик мәслихәт. Изге сәгатьләрдә, изге минутларда башын исән-сау алып чыгарга насыйп иткән булсын, ходаем!..
— Гөлбикә, бәгырем парәсе,— диде Нәфисә әби Талигага,— илнең фәрманы икән, зиһенең җый, хатыннарга башлык бул! Син кәндә (шахта икән монысы — М. М.) буйсын җиткергән кыз...
— Мәслихәт, бик мәслихәт, кызым. Мәшһүр кәнче яуларга язсын! Үзләремез биредә булса да, барчамызның күзе .мәгърибтә, Шахтер мөкатдәс адәмдер, мөхтәрәмдер дип йертерие мәрхүм картым...
— Май кап, килен! Алла мәдәт бирсен! Шахтерга дивар да тәрәзә нәҗпп вә дәрәҗә. Кәсафәтсез галип улып калкырга язсын!
Шахтер хатыны Фатыйма әби дә шулай- рак сөйли: «Донбасста ух кәндә фәхер казанган ул. Җанны фида кылырмын аның өчен...»
Күптәнге шахтер Хәеретдин дә шулай «Исагуҗи», «Фәзаилшөһүр» теле белән сөйли. Бөек Ватан сугышының кырыс елларында промышленностьның ныклап тамыр җәйгән бер күмер шахтасына шундый кадими мәдрәсә теле — Истамбул шивәсе нинди могҗиза белән килеп кергәндер — аңламассың.
Хәким Хәйруллин әдәбиятта беренче тапкыр күренә. Андый яшь язучының иске архаизмнар белән мавыгуы үзе бер гаҗәп хәл. Әмма әдәбиятта шактый тәҗрибәсе булган X. Камалов телендә дә шундый кө-телмәгән искелекләр очраткач, гаҗәпләнү тагын да арта төшә. Уңышлы әсәр, солдатлар турында, сугыш турында язылган талантлы әсәр. Ләкин шул әсәрдәге сүзләрнең кай- берен сугыш кырында түгел, өйдә өстәл янында утырганда да аңлап булырлык түгел: «Аңарга каршы әйтүдән фәтва күрмәде»; «Тәвәккәлгә тәгьзим кылыр идем»: «Көрчеккә терәлдек, фрицны песиемлибез»
һ. б. h. б. «Чос», «сурайган», «үрәнеп китү», «вөҗүд» сүзләренең дә бик еш кабатлануы окопка да. траншеягә да сыймый Җөмлә конструкцияләрендә дә авырайтып җибәрүләр очрый. Әсәрнең күләмлелеге, маспгтаб- лылыгы телгә җиңел караш хисабына булырга тиеш түгел. Шуның өстенә. безнең проза теле быгырдый, шыгырдый, лыштырдый башлаган. «Ургыл»да, мәсәлән, гел шулай: антрацит берөзлексез кытырдый, шытырдый, лава быгырдый, шаптыр-шоптыр килә, бөтен штрек быгыр-быгыр килә, анда кыштырдый, тегендә пытырдый, берәүнең әбисе шырылдап кычкыра.
В Нуруллинның «Әгәр син булмасаң...» повестенда да болар байтак. Аның Равиле ни өчендер велосипедны һәр вакытта да «шыдырдатып тормоз салып» туктата, мотоциклы да «пырт-пырт» (4 тапкыр) килеп кабына, әнисе малайны «борлыктыра», малай «ылҗырап утыра» һ. б. һ. б. «Ургыл»да кызлар «ислемай ягыналар», хатыннар суган утыртмыйлар, ә «чәчәләр» һ. б.
Прозада банальностьлар да күренеп китә. Монысы түбән дәрәҗәдәге укучыга адреслана, шулар арасында полулярлык казану өчен эшләнә. Безнең прозада семья тормышы җимерелү тирәсендә әйләнүләр шактый еш очрый Авторлар моның белән, әлбәттә, укучылар арасында популярлык казаналар, әмма нинди популярлык соң ул?..
Әсгат Рәхимовның «Тәзкирәм» исемле повесте 9000 данә тираж белән чыгып, берничә көн эчендә таралган да беткән. Әсәр авыл укытучысы турында, иреннән уңмаган бик әйбәт, тырыш, күркәм холыклы Тәзкирә турында. Иреннән нык уңмаган? Ире эчә икән. Әлбәттә, аерылышканнар. Әлбәттә, хатын бераз гына йомшаклык күрсәтсә, ир. башын бөгеп, семьяга кире кайтасы...
«Тапшырылмаган хатлар«да болар булган иде инде. Г. Кутуйга өстәп нәрсә дә булса әйтү кыен хәзер. Ә шулай да «Тәзкирәм» укыла Автор анда татар әдәбияты өчен яңа алым тапкан — бер үк хәлләрне башта хатын. аннары ир тасвирлый. Рус әдәбияты, кинематограф өчен, әлбәттә, бу үткәндәге этап Тәзкирәм» ник укыла соң? Чөнки ул урта кул укучыга бик оста адресланган. Монда Тәлгат эчә, Тәзкирә газап чигә — вәссәлам! Тагын шунысы да бар, әсәрнең беренче яртысында бит саен Тәлгатнең шешә ачуы, стаканга аракы салуы тасвирлана. Шунысы кызык, кайда гына, кем белән генә эчмәсен. Тәлгат һәр вакытта да «кырлы стаканга тутырып» салып эчә, әйтерсең икенче төрле савыттан эчсәң, ул башка китми! Ав
тор исә иң кирәклесен — сәләтле, чибәр егетнең ни өчен эчә башлавын ачмый. Китапны укып бетергәч сорау туа: бу семья ник җимерелде? Сәбәп нәрсә? Болар ник кушылмыйлар? Нәрсә тоткарлый? Болары иң гади укучыны да уйландыра торган сораулар. Ә сәнгать-әдәбнят таләпләре югарылыгыннан торып сөйләгәндә, эш ничек? Моның «яңалыгы» әсәрнең соңгы җөмләсендә икән: «Аһ, эчмәгән булсам!» XIX йөз мәгърифәтчеләре әллә кайчан әйткән хакыйкать инде бу. Эчкән кешенең бәхете булмаганын М. Акъегетзадәләр, Ф. Халидиләр, Г. Илья- силар моннан да образлырак итеп әйткән иде инде. Аннан соң. әсәр ахырында мондый дидактик нәтиҗә ясап кую этабын безнең әдәбият шулай ук бик еракта калдырды. Моны инде Г. Камал «Бәхетсез егет» әсәрендә үк әйткән иде: «Дөньяда баланы бигрәк ата-ананың тәрбия итә белмәве харап итә!»
Бер очтан проза әсәрләрендәге вульгаризмнар турында да әйтергә кирәк. Бу мавыгу бигрәк тә башлап язучыларда күзгә ташлана. Әлеге «Тәзкирәм» әсәренең беренче абзацында «Бирәнең чыксын, эч» дигән җөмлә бар. Менә инде бу кереш! Кайда Ш Камал традицияләре? «Муса ачуланган иде». «Яшь бала елый иде» кебек лирик ачкычлар кайда? Тупас башлау тупас хикәяләр тудыра. Тәзкирә бала таба. Бераздан баланы күкрәктән аера. Китә повестьта шуның патологиясе. Бала аерган хатынның кай җире ничек итеп шешә, ничек итеп сулкылдый!..
Я, кая бара безнең проза болай китсә? И. Газида, Г. Әпсәләмовта, Ф. Хөснидә, Ә. Еникидә. М. Әмирдә, Г. Бәшировта шундый берәр эпизод бармы? Аларның әсәрләрендә дә бит сөешәләр, кавышалар, туйлар ясыйлар, бала табалар...
Һәм соңгысы — әдәби әсәрләрдәге фактлар дөреслеге турында. Язучы әсәрендәге фактлар дөреслеге — язучының укучыга, әдәбиятка, ниһаять, үз эшенә ихтирамының күрсәткече. Бу, ахыр чиктә, культуралылык билГесе. Әгәр инде «Ургыл» романында тундрадан бер мөгезле кәҗә атып алып кайталар икән, мин шиккә калам. Укыганым бар иде: бер мөгезле хайваннар моннан фәлән миллион еллар элек, фәлән периодта гына яшәгәннәр икән Хәзер җирдә алар юк икән (носорог белән буталмасын, мөгез аның борынында). «Әгәр син булмасаң» повестенда 1949 елда ук күк йөзендә реактив самолет лар ак юллар калдырып очалар — вакытлар, заманалар буталган... «Алтын эзләүчеләр» повестенда егерменче елларда ук Кабан тө-
бенә акваланг белән төшү турында сүз бара, әмма аквалангны 1943 елда гына француз инженерлары уйлап тапты, фактлар — үҗәт нәрсә, факт үзенә карата сак булуны таләп итә...
Бер еллык проза турында гына барса да, сүз озынга сузылды. Чөнки уртаклашасы фикерләр байтак җыелган. Уңышлыклар турында да. кимчелекләр турында да... Шулай да узган ел прозасы әдәбиятыбызга якты күңелле матур геройлар, бай тематика алып килгән. Кайчандыр әле ике-өч ел элек кенә татар әдәбиятындагы жанрларны үлчәү тәлинкәсенә салып болай дигәннәр иде; бүгенге көндә татар әдәбиятында иң актив жанр — поэзия, проза исә кузгалуны, җанлануны көтеп ята Бүген исә без зур ышаныч белән әйтә алабыз: проза жанры куз-галды. Көч җыеп, заман сулышын алып, бүгенге кызыклы бай тормышыбызның күп төрле мәсьәләләрен эченә алып аналитик фикер йөртүче үзенчәлекле геройлары белән кузгалды. КПСС ҮК документларында алдагы бишьеллык ул сыйфат бишьеллыгы булыр дип билгеләнә. Бу турыдан-туры әдәби процесска да карый. Узган ел прозасының бик йомшак бер урыны — ахиллес үкчәсе бар икән. Баксаң, узган елда без җәмгыятебезнең нигезен тәшкил иткән бүгенге эшчеләр сыйныфы турында телгә алып мактанырлык бер әсәр дә иҗат итмәгәнбез Баксаң, безне сөт, май, икмәк белән тәэмин итә торган бүгенге колхозчылар, бүгенге колхоз турында телгә алып мактарлык бер әсәр дә иҗат итмәгәнбез. Прозада масштаблы геройларыбыз да бик аз. Колоритлы, укучы күңелендә еллар буе яши торган геройлар тудырасы иде. Әдәби геройларыбыз ваклана бармыймы?..
Әдәбиятыбыз үсә. тирәнәя, әмма шөкер итеп кул кушырып утырырлык түгел: күз алдыбызда Шолохов. Гончар, Бондарев. Симонов. Быков, Айтматов, Проскурин кебек исемнәр белән аталган бүгенге зур проза бар. Алардагы колачны, геройларының масштаблылыгын күреп торабыз бит! Әдәбиятның бүгенге дәрәҗәсен үз әдәбиятыңның үткәндәге хәле белән түгел, ә күз алдында югарырак дәрәҗәдә торган әдәбият белән үлчәргә кирәк Үсеш бары тик югарыга таба тартылганда гына мөмкин...
Безнең прозаикларны зур төзелеш, про-мышленность. авыл хуҗалыгы, күп профессияле интеллигенция тормышы темалары көтә. Партия җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять төзүче совет халкының күпкырлы тормышын хикәя. повесть, романнарда чагылдыру Татарстан язучылар союзының зур отряды булган прозаикларның даими бурычы булып кала.