Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәлил


Иңбашына соры шинель салган, кирза итек кигән чолгаулап, — көн тудисә
Җәлил шәһәрендә һәр вахтага чыга шул солдат.
Сәламлиләр: шагыйрь бит бу диләр. Кайберләре әйтә: сугышчы. Данлы исеме белән
шагыйрьгәме, солдаткамы Җәлил бурычлы?
Шагыйрьләр бит бармый үтерергә, сугышчылар бара һөҗүмгә. Солдат ата яуда дошманына, ә шагыйрьләр төзи үлемгә.
Үлемнәрдән өстен шагыйрьләрдә иман шиксез, йөрәк калкансыз — кояшка һәм кылычларга ачык, ояламый анда ялган сүз.
Үз чалымын, үз адымын танып, эшче Җәлил — нефть төбәге һәр вахтада үз сафына ала солдат җанын, шагыйрь йөрәген.