Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮПНЕ КӨТӘБЕЗ!


ариф Ахуновка илле яшь тулуын уйлый башлауга, ни өчендер, халык арасында бик тиз таралган бер җырның сүзләре хәтергә төшә:
Менә без дә үсеп җиттек, әни!
Әйе, без бергә диярлек башлаган идек. Юлга бергә чыктык. Кү-мәкләшеп, иңнәрне-иңгә терәп, бер булып... Шул иптәшләребезгә дә илле тула башлады! Башка бик күп өлкәләрдә юлдашларына караганда күбрәк эшләгән, күбрәк хезмәт куеп өлгергән кебек, монда да безнең арада иң өлгере ул булып чыкты: Гариф иллене тутырды.
♦ Без* дигәндә мин монда күп санлы университет шәкертләрен күз алдында тотам.
Эш һәм иҗат бәйрәме көннәре хатирәләр көне дә ич ул!..
Әйе, сугыштан соңгы сөенечле, бәхетле, эчкерсез бирелгәнлек белән сугарылган өметле еллар иде. Хөкүмәтебез сугышның иң хәтәр чагында, кырык дүртнең көзендә, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачты. Шушы бүлек шигырь-хикәя белән җенләнгән яшьләрне бик тиз арада үзенә тартты.
Ул елларда студентларның мохиты бик чуар иде. Алтышар-җи- дешәр ел иңнәреннән солдат шинеле төшмәгән мыеклы агайлар янына әле генә мәктәп партасы арасыннан чыккан сары чебешләр кереп утырды. Завод-фабрикаларда, колхоз ызаннарында биш-алтышар ел хезмәт итеп дөньяның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган апалар яшь кызыкайлар белән укый башладылар. Аерма бик зур — берәүләр дәреслекләрдә язылганны яттан белсә, икенче берәүләр тормыш фәнен бик яхшы үзләштергәннәр иде. Шул еллардагы безнең остазларыбыз — кафедра җитәкчесе, гаять таләпчән Рабига Афзаловна Хәкимова. иңендә тау чаклы хәзинә, тел байлыгын күтәреп йөргән зирәк профессорыбыз Латыйф ага Җәләй, укытучыларыбыз М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Кашшаф. Ш. Рамазанов, Б. Яфаров, Д. Сафин, М. А. Тарасов шул чуар яшьләрне ныклы бер коллективка берләштерә алдылар, өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә уртак интереслар таптылар.
Университет аудиторияләре гөрләп торган гаҗәеп чор иде ул!
Әдәбият түгәрәге атна саен диярлек үзенең ялкынлы утырышларын уздыра, ул диспутлар, тамак карлыкканчы бәхәсләшүләр дисеңме — бар да бар иде! Университет шәкертләренең күз өстендә кашы булган атаклы «Әдәби сүз» газетасы болын хәтле булып чыга...
Гариф иң әүвәл, дусты Яхъя Халитов белән бергә, иптәшләре, чордашлары арасында әнә шул газетаның җаны—художнигы буларак танылды. Студент халкы, гадәттә, күп яктан бер-берсенә охшаш була. Тик Гарифның шул чакта ук аерылып торган сыйфатлары бар иде: ул беркайчан да башкаларга салынмады, үз көнен үзе күрде.
Г
Искиткеч тырыш, эшкә һәм укуга чиксез бирелгән, пөхтә, вәгъдәчел, кием-салымы заманча, җыйнак, чибәр егет иде. Төпле, уйчан, җитди кеше иде... Акрын гына, уйсу җирдән тын гына бәреп чыккан чишмә кебек, студент ишләре арасыннан сызылып кына килеп чыкты. Килеп тә чыкты, күзгә дә таш-ланды.
Башта хикәяләр, очерклар туды. «Яшьлек яме» повесте белән Гариф үзенең йөрәк серен ачты: яңа язучы пәйда булды.
Шуннан бирле күпме сулар аккан, татар әдәбияты мәйданында Гариф Ахунов күпме юллар узган.
Ниһаять: «Менә без дә үсеп җиттек, әни!» Әни сүзе нинди мәгънәдә алын
Илле яшь тулганда аңа, каршына килеп хезмәттән ныгыган кулларыбызны илле ел буе заман белән бергә бәхетле һәм бәхетсез секундларны санаган йөрәгебезгә куеп әйтер сүзләр бар. Бар, бик бар!
Дөрес, Гарифның иҗаты турында «соңгы зур хөкемне чыгарырга бәлки бик иртәдер дә әле. Гадәттә, язучы үзенең «иң-иң мөһим, иң-иң газиз китабы» язылмаган дип йөри. Без — язучылар да, аның күп санлы укучылары да — Гариф Ахуновның андый китабы алда дип исәплибез, хөрмәтле каләмдәшебез, үзенең ярты гасырын бәйгеләрдә узышкан егет кебек, ак тулпарын иярләгән килеш, «Идел кызы» романының беренче китабын язып бетереп каршылый. Үзенә таләп-чән, гомер уртасында инде кыек атарга ярамаганлыгын бөтен күңеле белән сизгән автор буларак, үтә зур җаваплылыкны тоеп кына бу романны бастырып чыгарудан тыелып калды. Байтактан күреп киләбез инде без бу әсәрне. Әлмәттә чакта ук, моннан җиде-сигез ел элек, күзгә чәчрәп торган эре, тәэсирле хәрефләр белән язылган роман юлларын калын-калын амбар кенәгәләрендә күргәли идек. Күңеле ачылып китеп, дуслар белән аралашырга, язылачак әсәрләре турында очынып сөйләргә яратучан Гариф романның аерым эпизодларын укып та күрсәткәли иде. Ул байтактан шушы әсәр геройлары белән яши, халык арасында йөргәндә, әңгәмәләрдә җор сүз, кызык фикер ишеткән чакта тиз генә куен дәфтәренә теркәп куя — хәтер сандыгында туктаусыз үсә, ачыклана барган роман юлларына урнаштыра.
Гадәттә, юбилей тантанасы вакытларында язучының үткән эшенә күбрәк игътибар юнәлтеп, авторның язылган, таралган әсәрләре хакында сүзне күбрәк алып баралар. Нигә соң без бүген әүвәл башлап аның яңа язылып килгән әсәренә мөрәҗәгать иттек?
ган биредә? Нинди киңлектә? н Кочнеа фотосы „
Гарифны тудырган газиз әнкәсе — дүрт ятим баланы тол килеш < карап үстергән Бибинур апа гына күздә тотыламы?
Әллә язучыны тудырган, аңа тел ачкычы биргән Казан артымы? Аңа канатлар куйган университетмы әллә?
Аны тәрбияләгән язучылар оешмасы, аның остазларымы? Гарифның дөньяга карашын киңәйткән, аны язучы буларак халык арасына алып чыккан Татарстан нефтьчеләреме?
Әллә шушы мәгънәләрнең барын берләштергән туган илебез, туган халкыбызмы?!
«Кырык яшь — яшьлекнең картлыгы, илле яшь — картлыкның яшьлеге» дигән Виктор Гюго. Илле яшь, шул яктан караганда, барлык кеше өчен, бигрәк тә иҗат әһелләре өчен, аерата мөһим сызык икән. Игътибар итегез — монда Гюго ун ел араны бәясез калдырган. Кырык яшендә кеше яшьлеге белән саубуллашса, кырык белән илле арасында кеше чынлап торып сыналу, яңарыш чоры кичерә. Аның дөньяга карашы, теге яки бу мәсьәләләргә мөнәсәбәте тәмам ачыклана... Эшлекле кеше яшьләрчә җиң сызганып хезмәт итә башлый!.. Хезмәт аны яшьлегенә алып кайта! Кайта алмаса, бу кешенең һәлакәте... Илле яшьтә кеше акыл утырткан, сабырлык, зирәклек туплаган иң егәрле, иң көчле эшче була!
Егерме биш ел эчендә байтак романнар, повестьлар, пьесалар, хикәя-очерклар иҗат иткән, үзен ялкынлы публицист, менә дигән тәрҗемәче, редактор, җәмәгать эшлеклесе итеп танытып өлгергән Гариф Ахуновның кырык еллыгы белән эшлекле хушлашып, илле еллыгын, нәкъ менә Гюго әйткәнчә, яшьләрчә башлап җибәрүе безнең барыбыз өчен дә куанычлы күренеш. Без егет чагыннан ук белгән тыйнаклык, эшкә бирелгәнлек сыйфатларын ул югалтмады, «изге эшкә бал авыз, яманлык күрсә бик явыз» булып ныгыды.
Моны раслау өчен, әлбәттә, язучының иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк! Әйдәгез, иң киң таралган, Гарифка язучылык исемен китергән «Хәзинә» романына күз салыйк. Менә романның үзәк персонажларыннан берсе Лотфулла Дияров, нефть чыгару остасы, Куй- бышевтан Татарстанга кайтырга җыена. Мин монда бу вакыйганың тарихи дөреслеккә ифрат та хас килүен, башка якларын да әйтмим. Кайчандыр эш эзләп, бәхет эзләп чыгып киткән кешеләрнең нефть осталары булып туган туфракларына кайтулары үзе дә игътибарга лаеклы факт. Шушы беренче карашка гади генә эпизодны Гариф зур бер тантанага, һәр мизгеле эчке мәгънәгә ия булган зур вакыйгага әйләндерә. Лотфулла Дияровны озату өчен Куйбышев нефтьчеләре зур бер кәрван оештыралар, останың үзен, хәләл җефетен һәм сигез баласын утыртып Кәлимәткә кадәр автобус җибәрәләр. Озатырга бөтен бригада, дуслары, ахирәтләре җыела.
Куйбышевтан Кәлимәткә нефть чыгару остасы, моңарчы гел күченеп, ягымлы якларда, әйбәт кешеләр арасында яшәсә дә, ничектер, үзенең оясын әле ныклап корып бетермәгән кеше кайта. Туган ягына кайта. Кәлимәттә аның иске булса да өе бар, нигезе бар, көне, теле бар. Гариф озату моментын тантаналы, югары стильдә хәл итсә, Кәлимәттә каршылауны тагын да уңышлырак, калку итеп, күзгә бәрелеп торган ачык буяулар белән тасвирлый. Иң элек— туып-үскән җиренең газизлеге, үзе ил кайгысын кайгыртып йөргән чакта буш һәм нәүмиз булып торган йорты Лотфулла останың җанын айкап ала. Ләкин монда да аңа сагышланып утырырга юл калдырмыйлар. «Дияровларның җил капкасы буена тагын ике машина — бу юлы Кәлимәт машиналары — килеп туктады. Аларның берсенә йортны ремонтлау өчен кирәкле материаллар, икенчесенә кузов түбәсеннән кешеләр төялгән», иде ди автор.
Бер көн дигәндә Лотфулланың йортын төзәтеп, мичен чыгарып куялар. Аларның төнлә кайтып китмичә эшләүләре аерата ошый. Автомашиналарның фара яктысында туктаусыз хәрәкәт иткән бу төнге эшчеләргә карата Лотфулла оста күңелендә генә түгел, укучы күңелендә дә рәхмәт хисләре уяна, үзеңне сафрак, байрак, яхшырак хис итә башлыйсың.
Озатучыларда да, каршы алучыларда да Гариф өчен бик кадерле уртак сыйфат бар — бу аларның яхшы күңеллелеге. Кешеләрдә яхшылыкны эзләү, аны нәкъ менә гомернең кискен минутларында таба белү, шул яхшылыкны җырлау, яхшылыкка соклану — Га-
риф Ахуновның төп иҗат принцибы. Дөрес, бу изге юлдан кереп киткәндә дә белеп эш итәргә кирәк, чама хисен һич тә онытырга ярамый. Яхшылыкны җырлауны — гади төчеләнү белән алыштыруың, чыннан да бал авыздан балавызга әйләнеп эреп-җебеп төшүең дә ихтимал! Юк, Гариф андый юлны сайламый. Чөнки тормыш аллы- гөлле сукмаклардан гына тормый, җәмгыятьтә төрле-төрле кешеләр ♦ яши. Әйтик, «Хәзинә» романында ике машина яктырткан тантаналы s өмәдә әкияттәге баһадирлар кебек эш тоткан риясыз ир-егетләрне ла- “ пас караңгылыгыннан кулларын кушырып Шәвәли карт күзәтеп то- 2 ра. Кәлимәттә ул да яши! Андыйлар бер ул гына да түгел. Алар да * кеше. Лотфулла Дияровлар тормышына әнә шул бәрәкәтле хәзинә — S нефть тудырган үзгәрешләр генә түгел, караңгы чырайлы Шәвәли- ё ләрне яшәтүче шартлар да йогынты ясый. Чөнки җир бер, тормыш * бер, ә икесенең дә гомере шул бер чорга туры килгән. ♦
Әле алай гынамы сиңа, җирдә Лотфулла белән Шәвәлинең нә- и сел-токымын дәвам иттерүче мут егет Булат белән чая Фәйрүзә дә ш бар, картлар берни сизми калганда, алар уртак малай Тансыкны * алып кайтып та өлгергәннәр!.. Катлаулы ул тормыш дигәнең, бер- ч катлы мәдхия укып кына, кешеләрне гел-гел бер мәйданда йөртеп Е кенә аның чын диалектикасын ачып бетерә алмассың!
Шиксез, яхшы белән яман көрәшендә гаделлек өстенлек ала бара һәм аның шулай икәнлеген Гариф җай килгән саен шәрехләп, ассы- в зыклап узарга ярата. Кәлимәт кешеләренең канына шактый еллар < тоз салган Җилкуар Тимбик белән булган бер вакыйганы искә алмый китү мөмкин түгел. Гомерендә берәүгә дә бер тиенлек яхшылык күрсәтмәгән, очраклы рәвештә кулына власть алган бу кеше ниләр генә кыланмый! Шәмаилләргә ата, ураза тотучыларны колхоздан кудыра, эчеп-исереп колхозның нәсел айгырын яндырып үтерә. Көннәрдән бер көнне шушы әкәмәт кешенең өе кара тузан туздырып җимерелеп төшә. Тантана итәме авыл халкы? Юк. Чалгыларын күтәргән, тырмаларын тоткан агай-эне, хатын-кызлар печән өстендә, уттай эш вакытында болын уртасына җыйналалар да киңәшәләр: «Я, нишлибез? Тимбикне йортсыз яшәтәбезме?» Авылның атаклы балта осталары Тимбиккә йорт бурыйлар, миччеләре мич чыгара. Бөтен авыл өй котлау мәҗлесенә килә!
һәм шуны карап торган Тимбик, кичерешләренә чыдый алмыйча, халык аягына егылып җан бирә.
Менә бу Гариф! Үзе! Бу эпизодларда аның бөтен барлыгы, бөтен күңеле ачылып-ярылып ята. Ләкин бу эпизод та болай гына, халык бөеклеген раслаучы эпизод кына булып кала алмый. Әле Тимбикнең улы Кәрим бар, әтисенең кара күләгәсеннән котылыр өчен аңа байтак тырышырга, байтак тырмашырга туры киләчәк.
«Менә без дә үсеп җиттек, әни!»
Шәүкәт Галиевнең үткенлеге белән мине таң калдырган мондый юллары бар:
♦ Халкым!». «Халкым!» дигән сүзләреңне Уңга-сулга сибеп талпынма.
Синең әйтү генә җитми әле —
«Улым!» дисен сиңа халкың да!
Гарифның халыкка булган мөнәсәбәте ачык булган кебек, халкыбыз да аңа булган мөнәсәбәтен көн кебек ачык белдерде:
Халык улы булуның никадәрле мактаулы һәм җаваплы икәнен беләбез. Гариф та моны белә. Димәк, без аңардан бик күпне көтә алабыз, күпкә өметләнәбез.
Ул Г. Тукай бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган культура хезмәткәре, СССР Верховный Советы депутаты.
65