Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничек булыр?


Ничек Ьулыр
Быелгы ел
икмәге?
Пешәрме ул
Болыт кебек
кабарып,
Торырмы ул
Табыныбыз
түрендә
Кискән саен
Бөтенәеп,
яңарып.
Ничек булыр
Быелгы ел
икмәге?
Ак булырмы
Игенченең
йөзедәй?
Никадәре
Сөенеч
һәм көенеч
Алып килер
Икән безгә
шушы җәй?
Ничек булыр
Быелгы ел
икмәге?
Соравыма
Җавап эзлим
кырлардан,
Уч төбемдә
Дымлы басу
туфрагы,
Ипи исе
Килә кебек
шуңардан...