Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иген кыры...

Иген кыры...
Уйный арыш диңгезендә Кояш нуры.
Басу аша
Тар гына юл — сукмак уза Офыккача.
Шул юл буйлап
Кайта кырдан ике гашыйк, Көлеп-уйнап.
Уңган иген! — Шатлыклары чиктән ашкан Шуңа бүген.
Туйлар булыр!
һәрбер өйдә шатлык җыры Гөрләп торыр.
Ике гашыйк
Кайта юлдан. Бәхетлеләр — Кырлар шаһит.
Күпме өмет:
Учларында гәрәбәдәй Алтын бөртек!
Карлыганнар җыйыйм дисәң, Караидел — урман иле. Карлыгандай кара күзле Кызларның туган иле. Караидел — урман иле.
Карлыганга барган чакта, Ялгызың барып кара.
Кайсы юлдан барсагыз да, Урманга алып бара.
Ялгызың барып кара.
Караидел—урман иле
Кабып кара, татып кара Кап-кара карлыганнар. Гүя кызлар юри генә Өзмичә калдырганнар. Кап-кара карлыганнар.
Карлыганнар җыйыйм дисәң, Караидел — урман иле. Карлыгандай кара күзле Кызларның туган иле. Караидел — урман иле!
Гөлләрдэн-гөлгә кунып, Уйнады яз.
Чая кыз күңелендә Уянды наз.
Ачылды наз күлендә Нәни бөре — Яшьлекнең иң самими, Садә сере.
Үзгәрде кинәт төсләр, Үзгәрде кыз.
Зәңгәрдән башка төсне Күрмәде кыз.
Нурланды офык кашы — Утлы балкыш.
Яфраклар телгә килде, Купты алкыш.
Ә кояш барсын сизде, Барсын күрде.
Салават күперенә Кызны терде.