Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бодайларның керфек каккан чагы

Бодайларның керфек каккан чагы, Карабодай кыры — ак күбек, Арыш исә ил агасы сыман Мыекларын тора бөтереп.
Арыш блт ул күпне күргән инде, Кар астына качкан суыктан. Яз җилләре белән көч сынашып, Кырауларда калып чыныккан.
Хәзер исә таңда чык эчә дә Кояш нурларында коена. Бөртегенә нурлар җыя-җыя, Башаклары инде туена.
Басуларны урый ил картлары, Чырайлары якты, мөлаем. Алар инде уйда бу уңышны Бураларга салган, мөгаен.