Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ипи
Әнкәй сөтеннән аерган: «Бу бала,— дип,— Ипи каба башлады...»
Әткәй иңемә таянган: «Бу бала,— дип,— Ипи таба башлады!»
Чаң какмагыз каланчада — җирне ялмап мәк басуы яна.
Чаң какмагыз каланчада — хәвеф түгел,
шәфәкъ яна.
Чаң какмагыз каланчада — анда мәңгелек ут
яна...
Үлем лагере — Освенцим каршысында каен усә...
Ап-ак шаһит калдырган бит тиран,
Крематорийга да якмаган;
Җәлилчеләр арасына кертеп
Асмаган да сине, атмаган...
Ап-ак тәнең янып торгангамы,
Бигрәк кара монда вәхшилек.
Үлгәннәрнең җан-вөҗданы кебек,
Син һаман да әле ак килеш.
Диңгез буендагы кыз җыры
Кочагыңа тартып алмак булып давылланган чагың исемдә...
Тезләремне кочып үптең бүген — үзгәрәсең бер көн эчендә.
Аягыма егыласың, диңгез, мин бит бары зәңгәр хыялчы. Мәңге синең давылыңны сөйгән акчарлактан бераз оялчы...
Карабодай басулары — ак болыт.
Болан аунаган җир ята тап булып.
Ак күлмәкле кыздай уйный пакь җиле;
Кочагымнан чыгып кача — ах, тиле!..
Ак кырларның аклыкларын көз ала.
Ак кырларда йөгереп кал, кыз бала...
Оя-оя кошлар китә түбәләргә орынып. Кош — ирләр күк, ярты юлдан кире кайтмый борылып.
Каурый болыт кошкайлардан калган кебек ябышып.
Баш өстендә ап-ак каурый — илдән китү сагышы.
Кышкы Идел
Акчарлагы давыл эзләп киткән.
Давылларда аның оясы.
Боз өстендә зәңгәрләнеп яна, чәчрәп яна Идел кояшы. Җил-яңгырда яргаланып беткән көймәләре чылбыр-йозакта. Үрсәләнеп язны көтә дулкын зәңгәр боз астында, тозакта...
Йөрәктәге исем
Асылда без һаман сагынабыз мәхәббәтнең сабый мизгелен. Ул алиһә булып җанда калган. Җәрәхәте аның изгедер.
Хәләлемнән синең йөзне эзлим, чәчләреннән — синең исеңне... Алиһә кыз!
Хәләлләрдән яшереп, кызыбызга без кушабыз синең исемне...