Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Уйланулар дәфтәреннән
Ничә буын күңелләрдә сагыш тоеп, Җырын җырлап, иген игеп яшәгәннәр, Бабайларның каберенә башын куеп, Минем җырым аяк терәп яшәгән җир — Күзем ачып сиңа бактым, сине күрдем, Сүзләреңнән, уйларыңнан моңнар үрдем, Гүзәл иде язың-көзең, иртә-кичең, Рәхмәт сиңа мең бизәкле төсең өчен!
Тынмый күңел авыз йомып калган белән, Чын кешегә авыр булыр — алдан беләм; Җил-давылсыз үтәр идең гомер юлын, Тешне кысып тату торсаң ялган белән.
Тормыш түтәленә чәчәк өстә, Дәшми генә өстә, дускаем, Бер кешегә бер яхшылык эшлә, Бер изгелек эшлә көн саөн!
Тагын да яз килер, Назланып кар эрер, Ярсулы кар суы йөгерер. Чияләр өлгерер, Алмалар өлгерер;
Без йөргән юллардан кем йөрер!
Мин оттырмам, барыбер отармын, дим, Җылы кояш нурын тотармын, Орлык булып кышын көтәрмен дә Чәчәк булып язда шытармын;
Мин үлсәм дә, барыбер отармын.
Тау күтәреп бара-бара, Талпына да сүнә йөрәк. Үлеп күрсәтү — бер чара, Яшәп күрсәтергә кирәк!
е
Кышын да, язын да
Тынгы юк җаныма, Кар кебек ак кәгазь алдымда,- Уйларым-моңнарым Еракта, якында Яңгыраган авазлар хакында.
Ару-талу, талчыгулар Таралып китте бүген. Талгын гына, таман гына Кар явып китте бүген.
Күңелләр дә, урамнар да Агарып китте бүген. Ялындырып, ялкау гына Кар явып китте бүген.
Гел кебек елмая күз нуры, Моң булып тарала күз нуры, Сүрелә, сагая күз нуры, Ук булып кадала күз нуры.
Кырлар сары, яфрак — алтын.
Кайдадыр моң сузыла.
Урамнар буш, урманнар тын, Көзләрем моңсу гына, Күзләрем дымсу гыча.

Борчылу һәм шатлык алып килгән Көннәр үтә күңел аша Кеше үзенең бала чагы беләч Уйнап-көлеп саубуллаша.
Бу дөньяда кем барын да белгән! Тәҗрибә җый, хата яса;
Кеше үзенең ахмак чагы белән Ачы көлеп саубуллаша.
Җил исте, үләннәр сөрлекте Кыеклап җил искән уңайга. Карагай бер ылыс селкетте, Бер күркә төшерде тугайга.
Бер вакытны хәйран калып Гомерләрнең узганына, Утырасың уйга талып, Китерәсең күз алдына:
Үткән җәй искән җилләрне, Үткән кыш яуган карларны, Сөенми үткән көннәрне, Сөелми калган ярларны...
Лирик төшләр күреп уянам да Уйлап ятам күргән төшемне: Тере итеп күрдем күк аланда Әллә кайчан үлгән кешемне.
Күл буенда сер сөйләшеп йөрдек, Гөл-чәчәкләр кая карама!
Бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек, Үлем генә кергән арага...