Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ОБРАЗ


өйләмдә анык тормыш күренешен белдергән суз, шигъри әсәргә килеп керу белән үк, кинәт тирән һәм зур мәгънә ала, поэтик элемент булып әверелә. Бер карасаң, шул ук гап-гади сүз... ә шигырьдә ул меңләгән күңелләрне тетрәтерлек куәткә ия була. Шагыйрьнең талант крче дә, шәхесенең зурлыгы да поэтик яктан гомумиләштерелгән сүздә ачык чагыла.
Әмма әлеге шигъри информация — поэтик образлар нинди генә бөеклеккә күтәрелмәсеннәр, аларның нигезендә «сигналларның сигналы» — гади сүз ята. Шуңа күрә сүзнең гадәти һәм шигъри мәгънәсен янәшә куеп карау гына сүз сәнгатендәге поэтик сурәтнең көчен аңлауда таяныч нокта була ала.
Шагыйрьне реаль чынбарлык кай яклары һәм нинди сыйфатлары белән кызыксындыра, бу объектлар хәзерге яшьләребезнең иҗатында ничек һәм ни рәвешле чагылалар соң? Безнеңчә, художестволы тасвирларда һәр объектны өч төрле формада күрсәтергә мөмкин.
Беренче юл — объектны телдә гомумиләшкән үзлеге аша тасвирлау. Мәсәлән, без «таң» дибез икән, безнең күз алдыбызга ул үзенең иң гомуми сыйфатлары белән килеп басачак. Бу төрдәге тасвирда объект турыдан-туры атап әйтелә:
Җирдә күп кешене сөям
һәм шулай ук
Мин күпләрне сөймим.
Ләкин дөресен сөйлим:
Мин берәүне — мине сөймәгәнгә сөям һәм берәүне — сөйгән өчен сөймим.
(Р. Гатауллин.)
Атап әйтелгән әнә шундый «сөям», «сөймим», «сөйлим», «күпләр», «берәү» кебек абстракт төшенчәләрне без, һичшиксез, тоеп күзаллаудан бигрәк, аңыбыз аша үткәреп аңлыйбыз. Сүзләрнең туры мәгънәләрендә килүе бу төр тасвирны гадәти төшенчәле фикерләүгә якынайта. Шуңа да аның гадәттә лирик белдерүгә корылган шигырьләрдә:
Ямьсезләнеп беттек бу дөньяда.
Матурлыкны күбрәк күргәнгә.
(Рәшит Әхмәтҗанов.)
Шулай ук берәр хикмәтле фикер әйткәндә:
Нык тораммы, чайкаламмы.
Күккә ашаммы, аваммы...
Хурлыгымның ахыры бул, Зурлыгымның дәвамы!
(Р. Фәйзуллин.)
С
Бу вариант образлары ечен логик фикерләүнең әһәмияте аеруча зур, чөнки биредә логикалылык тасвирлау принципларына үтеп керә. Шуңа бу варианттагы тасвир төшенчәле фикерләү кебек үк гади һәм җиңел аңлаешлы:
Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды — Заманына лаек биеклек.
(Зөлфәт.)
Төшенчәле фикерләүдәге кебек ук, образлар биредә сәбәплелек ассоциацияләренә таянып үстереләләр.
Мин үпкәлим аңа: аңламаган.
Сине ташлап киткән;
һәм аклыйм да: яратмавы белән Сине шагыйрь иткән.
(Р. Гатауллин.)
Беренче вариант образларының төп үзлекләреннән берсе — аларның логик каршылыкка корылуы:
Еллар миңа миһербанлы булды. Юк, зарлана алмыйм язмышка. Яшьлек баерак, кыйммәтрәк була, Икенче кат килсә тормышта.
(К. Булатова.)
Яшьлекнең икенче тапкыр килә алуы һәм беренчесеннән баерак булуы... Беренче карашка сәер һәм каршылыклы фикер. Әмма ул реаль тормыш чынлыгына нигезләнгән. Шуңа да без аңа ышанабыз, образ бер укуда ук хәтергә кереп кала. Күрәсең, бу каршылыклар безнең күңелне үзләренең шушы логик чишелешләре белән биләп ала торганнардыр. Ни генә булмасын, алар безне активлаштыра, фикернең җитезлеген арттыра:
Ул елларны кире даулап булмый.
Сагынып кына була.
Үткән бөеклеккә кайтып булмый. Табынып кына була...
(Р. Фәйзуллин.)
Бу төрдәге тасвирның төшенчәле фикерләүгә якынлыгы аларның бер үк нәрсә булуы турында сөйләми, әлбәттә. Ул төшенчәле фикерләүдән иң элек үзенең сәнгать әсәре эчендә килүе, димәк, сәнгать закончалыкларына буйсынуы белән аерыла. Бу вариантның художестволы образ икәнлеген оныту, димәк, аны шартлылык, объектив- субъектив, тасвир-белдерү, гомуми-берәмле һ. б. мөнәсәбәтләрнең берлеге итеп карамау һәр вакыт уңышсызлыкка китерә. Безнең поэзиянең иң зур кимчелекләреннән берсе — безнеңчә, нәкъ әнә шунда.
Хезмәт булган җиргә якты нур тула, Хезмәт булган җирдә яңа җыр туа. Хезмәт булган җирдә саф җилләр исә. Хезмәт булган җирдә саф гөлләр үсә.
(К. Булатова.)
Әйе, хезмәт булган җирдә бар нәрсә дә бар. Ләкин бу саналып киткән сыйфатлар аның теп үзлеген ачалармы? Автор алар аша сәнгатьчә тәэсир итәрлек берәр шигъри фикер әйтә алганмы? Әлбәттә, бу сорауларга уңай җавап бирүе шактый авыр Менки тасвир абстракт тешенчәләрне коры санап чыгудан узмый. Коры, риторик белдерүгә корылган шигырьләр турында да нәкъ әнә шуны әйтергә мөмкин бу-лыр иде: *
м
Нинди яхшы! ш
Икебезнең өскә ява,
Эре, йомшак Ак кар ява — Казан кары. =
(Р. Мингалимов.) S
Образлардагы гомумилекне, мәгънә төсмерләренең күплеген төгәл әйтелмәгән * һәм төрлечә аңларга мөмкин булган сүзләр белән бутарга ярамый:
X
Сүгендермә мине... Мин җырчы дип &
Күзгә карап алдамыйлар бит.
Оятлары беткән сандугачлар Талга кунып сайрамыйлар бит... —
и (Рәшит Әхмәтҗанов.) <,
Беренче ике юлны биредә дүрт төрле аңларга мөмкин: 1) ник син миңа алдыйсың дип әйтәсең? Мин җырчы һәм алдамыйм; 2) мин җырчы түгел һәм алдамыйм да; 3) алар бит җырчылар һәм алдашмыйлар; 4) алар җырчы түгел һәм алдамыйлар да; Соңгы ике юлдагы «оятлары беткән (?) сандугачларының талга кунып сайрау-сайра- мавы шулай ук сәер яңгырый. Шунысы ачык ки, төгәлсезлек аркасында килеп чыккан күп мәгънәлелек белән сәнгатьчә гомумиләштерүләр нәтиҗәсендә туган күп мәгънәлелек арасында бернинди дә уртаклык юк.
Беренче вариант образларының оешу формалары, ясалу принциплары сизелмәслек дәрәҗәдә гадәти һәм гади. Алардагы аерымлык башлыча эчтәлек ягына: яңа тасвир, яңа фикер әйтүгә кайтып кала. Ә безне исә образларның ясалу алымнары күбрәк кызыксындыра. Игътибарны әлеге гомуми принципны төрлечә бозудан килеп чыккан кимчелекләргә юнәлтик. Бу вариант образларының ясалышы ул кимчелекләрдә тулырак ачыла.
Иң еш очрый торган кимчелекләрнең берсе — образ логикасының чатаклыгы. Ул күп төрле булырга мөмкин. Шуларның берсе — образларның гомумән аңлаешсыэлыгы:
Киек казлар юлы тагы
Очрар әле дип алда. Син теләп тор, ил-әнкә, дип Иелгәннәр экранга.
(Т. Камалиев.)
Күпме генә баш ватсаң да, бу юлларны логик фикерләү ярдәмендә аңлау мөмкин түгел. Кайбер шигырьләрдә, гомумән, шигъри мәгънә табу кыен:
Борын-борынгыдан таулар биек, Үзән җирләр — түбән.
(Р. Гатауллин.)
Образлар ясалышындагы логикасызлык шулай ук тасвирлауның эзлекле булмавында ачык күренә:
Кузләр тирән булсалар да.
Сагыш ул тиз күмелми.
Үзем шулай тулганым бар, Аңлыйм синең күңелне.
(Р. Мингалимов.)
Күзләрнең тирән булуы гына сагышны тиз күмәме икән? Тирән күзләр, киресенчә, моңлы түгелме соң? Соңгы ике юл да авторның үзенә генә аңлашыла булса кирәк: «Үзем шулай тулганым бар». Ә ничек итеп? Әнә шундый тегәлсезлекләр аркасында строфаның гомуми бәйләнеше өзелә. Фикерләүдә логик өзеклек килеп чыга, димәк, образ бер бөтен булып кабул ителә алмый. Р. Гатауллинның «Зур тормышка аяк басу чорым!..» шигыренә карата да шуны ук әйтергә мөмкин:
Озын бу юл... Туктап кен-чишмәдә Яраларны юар, арса йөрәк.
Монда, беренчедән, көн белән чишмә төшенчәсен нәрсә бәйләп килүе аңлашылмый; аларның уртаклыгы нигезләнмәгән — ә бу образның ясалмалылыгына китерә. Икенчедән, йөрәкнең аруы — ул җәрәхәтләнү түгел әле. Димәк, бу очракта яра турында сөйләү һәм аны ниндидер көн-чишмәдә юу күренеше логик яктан үзен акламый.
Логикасызлык тасвирда гына түгел, образларның эчке белдерүендә дә очрап куйгалый. Шигырьдә тудырылган эчке халәт үстерелмичә кинәт өзелә, я булмаса хис-фикер үсеше бөтенләй башка юнәлешкә борыла.
Зураючан түгел зур кешеләр —
Биюе дә шуңа, күрәсең.
Разведчик бер чыгып биегәннән, Гармунчы дус, син дә үлмәссең.
(Т. Камалиев.)
Мисалдан күренгәнчә, баштагы ике юлда зураю-зураймау турында барган сүз алга таба өзелә, аның урынына шигырьнең төп үсешеннән читтә торган башка нәрсәләр тасвирлана башлый. Әлбәттә, биредә хикмәт тасвир объектының үзгәрүендә генә түгел. Хикмәт эчке фикернең өзек булуында. Чөнки тышкы тасвир эзлекле үстерелеп тә, белдерүнең үз логикасын югалту күренеше шактый еш очрый:
Исәнләштек,
Елмайдың.
Мин сиңа сүз дә ялгый алмадым.
Ә син
ут сибеп, йолдызлар чәчрәтеп тимерне тимергә ялгадың.
(Р. Мингалимов.)
Бер-берсенә каршы куелган «ялгау»-«ялгый алмау» биредә бары тик сүз уйнату, тышкы сүз охшашлыгы аша гына бәйләнә. Бу контрастлылык эчке белдерүгә нигезләнмәгән. Шуңа да строфаның беренче ике юлы тудырган халәтне соңгы яртысы дәвам итә алмый. Алар үзара ят булып калалар.
Нәтиҗә итеп, шуны әйтергә мөмкин: беренче вариант тасвирлауның гомуми төшенчәләргә таянган булуы катлаулы тормыш күренешләрен, рухи халәт үзгәрешен,
табигать яисә кешелек деньясына булган төрле мөнәсәбәтләрне философик, логик планда җиңел гене сөйләп тасвирлау мөмкинлеген тудыра. Ләкин аның бу көчле ягы еш кына көчсез ягына әверелә. Бары тик сөйләп, атап чыгуга корылган шигырьләр шактый күп очрый.
Тасвирлауның икенче формасы объектны тоеп, сизеп кабул иткәнчә чагылдыруга „ нигезләнә. Биредә тасвирлау объекты гадәттәге исеме белән аталмый, ө нинди дә ? булса билгесе аша гәүдәлөндерелә. Мәсәлән, без таң ату турында «Көнчыгыш як g кызарып китте» дибез икән, бу очракта аның гомуми төшенчәсе түгел, ә конкрет g бер сиземле үзлеге белдерелә. Инде ул безнең өчен гомумән таң түгел, ә кызарып 2 аткан таң. Шулай итеп, биредә аның сизү органнарыбыз тоя алырлык анык бер л сыйфаты сурәтләнә. с
Читләтеп тасвирлауга корылган мондый шигырь-обраэ безнең алга өр-яңа бер 2 серле табышмак сыман килеп баса. Эчке сизенү белән без аның исемен уйлап таба- 3 быз, шуңа сөенәбез — эстетик ләззәт алабыз:
Шыр-ялангач урман эчен
Көзге салкын кочып тора.
Ботактагы буш ояда =
Бер уч җылы посып тора.
(Гәрәй Рәхим.)
Гап-гади сүзләрдән бер строфалы шигырь. Ләкин андагы сүзләрнең һәрберсе 2 үзләренең мөстәкыйльлеген югалткан. Без аларны билгеле бер настроение тудырган = бер бөтен система — поэтик картина итеп күз алдына китерәбез. Биредә сүз «салкын- 5 лык» турында да, «җылылык» турында да түгел. Тәрҗемәгә һәм аңлатуга авыр бирелә торган «моңпның үзедер инде бу1 һәм без аны күреп тә, ишетеп тә тоябыз, хәтта кулыбыз белән сак кына сыйпап куйгандай булабыз шикелле.
Сигнал системасына, ягъни безнең сизү органнарыбыз ярдәмендә тойгы ассоциацияләренә таяну — икенче вариант образларының төп үзлеге. Гомуми төшенчәле сүзләр ярдәмендә сиземле картина тудырылырга тиеш булып чыга. Бу каршылыкны уңышлы чишми торып укучыларның күңелен иркәләрлек чын поэтик күренеш иҗат итү мөмкин түгел. Поэзиянең сиземле яки картиналы булуы сәнгатьнең башка төр- ләрендәгечә, әйтик, сынлы сәнгатьтәгечә түгел. Әгәр без, мәсәлән, чәчәкне тасвирлыйбыз икән, ул шигырьләрдә билгеле бер мәгънә рәвешен ала, ө сынлы сәнгатьтә бу чәчәк мәгънәсе чәчәк рәсеменә әверелә *. Димәк, поэзиядәге «картиналылык» төшенчәсен механик төстә аңларга ярамый. Шигырьдә «сары» яки «зәңгәр» сүзенең булуы гына әле авторның картиналы уйлавы яки төсләрне шигъри бер нечкәлек белән тоюы турында сөйләми. Бу төсләрнең кеше кичерешләренә бәйле төстә тасвирлануы гына художестволы картина тудырачак. Димәк, шигырьнең «төсле» булуы ул иң элек эмоциональ кичереш — эчке халәт. Шигырьләрнең музыкальлеге турында сөйләгәндә дә шуны ук әйтергә була. Тышкы тасвир ягы күзгә бәрелеп тормаган, башлыча лирик белдерүгә караган кайбер шигырьләрне дә картиналы шигырь итеп карарга мөмкин. Шунысы кызыклы: аларның образларында эчке халәт үсеше тышкы тасвирдан һәр вакыт аерылып тора:
Башны салларга салып
Китәсе иде агып.
Дәшәр иде әле дулкыннар
Бер шагыйрь җанны танып.
(Р. Файзуллин.)
Менә шушы шигырьне тышкы тасвиры аша рәсемгә әверелдереп карыйк әле. Әлбәттә, рәсем туган очракта да аның белән шигырь арасында бернинди уртаклык
'Дмитриева Н. А. Изображение и слово. М.. «Искусство». 1962
булмаячак. Ченки бу шигырьнең картиналыпыгы аның «саллар», «дулкыннар» турында булуыннан түгел, ә кеше рухының поэтик бер мизгелен тотып алып, аны сүзләр дөньясына күчерүдә. Укучы бу сүзләр системасын кабул итеп әлеге кичерешне «таный»... Тойгыларыбыз һәм сизү әгъзаларыбыз аша тәэсир итәрлек эчке халәт картинасы туа. Икенче вариант образларының көче әнә шунда.
Тойгы ассоциацияләренең картина тудыруда тоткан роле бердәй түгел. Кеше үзе кабул иткән бөтен информациянең 90 процентын күзләре ярдәмендә ала *. Димәк, образлар ясалышында күрү ассоциацияләренең әһәмияте аеруча зур:
Көн буена бар урманны айкап йөргән
Сунар эте куян куып килә юлдан.
Карт сунарчы, мылтыгына башын куеп, Бүтән мәңге ачмас өчен күзен йомган.
(Г. Рәхим.)
Гади бер рәсем, Ә аның нигезендә яткан тормыш диалектикасы безне төрле поэтик гомумиләштерүләр ясауга этәрә.
Мондый рәсемле шигырьләрне бик күпләп китерергә мөмкин. Ләкин кайсын гына алып карасак та. аны сиземле шигъри образ иткән нәрсә — кешедәге эчке халәтнең конкрет бер талпынышы.
Икенче вариант образларын тудыруда шулай ук ишетү ассоциацияләренең дә әһәмияте гаять зур.
Укыйм, җырлыйм:
— Татарстан, Татарстан...
Күңелемдә яңгырау кала: Дастан, дастан, дастан...
Р. Харисның әлеге шигырендә аваз ассоциациясенең туу мизгеле үзе күрсәтелә. Гомумән, авазларның бәйләнеше поэзиядә бик киң кулланыла. Без аны ритм-рифма оештырылышында да. аллитерация, ассонанс күренешләренең төрле чагылышында да ачык күрәбез.
Шагыйрьләр еш кына башка сизү органнарына да мөрәҗәгать итәләр:
һәрбер ташта бар тарих кызуы,
Табаның пешә монда кыш көне.
(Зөлфәт.)
Шатлыгы киләме бүген. Әллә кайгысы килә!! Нигә әле бу уй башта! Кыр казы исе килә!..
(Р. Файзуллин.)
Алдагы шигырьдә тасвир тән сиземләвенә ишарә ясаса, Р. Фәйзуллин шигырендә исә образ ис тоюга бәйле төстә оеша. Алардагы образларның табигатьтәге чагылышны механик күчерү генә булмавы күренеп тора. «Кыр казы исе килү» турында сүз чыга икән — бу әле укучының кыр казы исен тоярга тиешлеге турында сөйләми. Биредә лирик геройның эчке настроениесен тудыру, аны укучылар чын-чынлап тоярлык итеп җанлы картиналар аша бирү әһәмиятле. Шуны да әйтергә кирәк, әгәр дә автор дөрестән дә «табан пешү», я булмаса «кыр казы исе»н сиземле итеп бирергә тели икән, ул бөтенләй башка чараларга мөрәҗәгать итәр иде.
1 Грегори Р Л, Глаз и мозг. М.. «Прогресс», 1970.
Без алда санап киткан төрле тойгы ассоциацияләре шигъри образлар ясалышында күп очракта бергә кушылып та киләләр. Сизү органнарының бердәм эшчәнлегенә (синестезия) таянып тудырылган образлар аеруча җанлы һәм нык тәэсир итүчән булалар:
Күккә тигән тупыл ябалдашы...
Менә-менә кичке җил өрер. ♦
Тупыл ботаклары, шыбырдашып, Йолдызларын коеп төшерер.
о
(Зөлфәт.) %
Шыбырдашып куйган мәһабәт тупыллар... чекерәеп янган йолдызлар... Ләкин шул г гынамы соң? Безнеңчә, монда иң элек туган авылын сагынып кайткан шагыйрьнең J бер үк вакытта сагаеп та, бунтарьланып та куйган нечкә күңеле тасвирланган, u Шигырьне тулы килеш укып чыгу белән без моңа кабат ышанабыз. Ләкин бу кичереш — нәкъ менә әлеге йолдызларның балкып януы, тупыл яфракларының шаулашуына ж бәйле төстә туа, шулай хәтердә кала. _
Эчке кичерешләр сөйләм үзенчәлекләре ярдәмендә дә бирелергә мөмкин: 3
■JS
— Ә... Синмени! — диде тимергә ул.—
Син... сугарга... уйладыңмыни!
Врешь, брат! Күпме генә сукма, Кызган чакта ирләр бөгелми!
(Зөлфәт.) =
Күренгәнчә, бу юлларның интонацион төзелеше гаять үзенчәлекле. Кичерешләр- “ нең туры сөйләм аша бирелүе, бу сөйләмнең өзек-өзек ител алынуы геройның эчке дөньясындагы үзгәрешләрне гаҗәеп бер төгәллек белән ачып салырга ярдәм итә. Мондый сөйләм үзенчәлекләре аша тудырылган халәт картинасы шигырьдә өч җирдә— өч строфа итеп китерелгән. Аларны бер бөтен итеп карау эчке кичереш киеренкелегенең үсешен тагын да ачык күрсәтә. Утлы тимер ташкынын хәтерләткән, нәфрәт, акыл, хис һәм кайнарлыкны бергә җыйган бу строфалар герой характерын ачу ягыннан гына түгел, укучыга тәэсир итү көче белән дә шигырьдә аерылып торалар.
Шагыйрьне объектларның гомуми, яки сиземле үзлекләре генә түгел, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте дә кызыксындыра. Чөнки теләсә нинди объект башка объектка мөнәсәбәттә килеп, аның эчке хасиятен ачып ташларга мөмкин. Мондый очракларда беренче объектның мөстәкыйль мәгънәсе югала һәм бары тик үзе буйсынып килгән объектка бәйле төстә каралып, ул хәрәкәт иткән логика юнәлешендә генә яши башлый. Тасвирның өченче формасы яки алымы әнә шулай барлыкка килә. Әгәр без «17 дә таң атты» дип әйтәбез икән, биредә инде гомуми төшенчәле «таң ату» революциянең бер асыл сыйфатын ачып бирә. (Бу мисалда «революция» сүзе төшеп калган, әмма ул контексттан бик җиңел аңлашыла) Шушы ук җөмләдәге фикерне алга таба дәвам итсәк, сүз, һичшиксез, революция турында барыр иде Ә таң төшенчәсен күпме генә үстерсәк тә, ул үзенең мөстәкыйль мәгънәсенә кире кайтмаячак; бары тик киңәйтелгән метафорага әверелеп, революциянең тулырак картинасын күзаллауга гына ярдәм итәргә мөмкин:
«17 дә таң атты. Кояшның нурлары тәбәнәк өйләрнең караңгы тәрәзәләрен яктыртты» дип тасвирлау безне, һичшиксез, революциягә бәйле төстә билгеле бер символик образлар дөньясына алып кереп китә. Димәк, алынган объектларның берсе (революция) фикерне логик планда үстерсә, икенчесе (таң) аны картиналы-си- земле итә.
Күргәнебезчә, биредә аларның функцияләре аерыла. Дөрес, үзара мөнәсәбәттә килгән бу ике объект урыннары белән алышынырга да, яисә һәр икесе башка объект белән килеп, яңа функция башкарырга да мөмкин. Әйтик, «Көнчыгышта таң ут булып
сызылды», яки «Көнчыгышта ут сызылды». Биредә инде гомуми төшенчәле «ут» таңның үзен конкрет бер үзлеге белән ачып килә. Ике объектның әлеге функцияләре алышынып килүе Р. Харисның «Кибән» шигырендә бик ачык күренә:
Яз кене
Кибән-кибән болыт
Җиргә сеңгән.
Көз кене
Җирдә шытып чыккан Болыт-болыт кибән.
Образларның өченче варианты беренче вариантка хас булган фикер үткенлеген һәм икенче варианттагы эмоциональ тәэсир итү көчен үзендә берләштерә. Өченче вариант тасвирда объектларның мөнәсәбәте бер генә төрле булмаска да мөмкин.
Йөзә Казан!
Гигант кораб сыман,
Бәхет гаванена Таң аша.
(Зөлфәт.)
Китерелгән езектә төп тасвир объекты, һичшиксез, Казан. Әмма автор бу шәһәрнең бүгенге көндәге иң әһәмиятле үзенчәлеген укучыга җиткерү һәм аңарда билгеле бер настроение тудыру өчен икенче бер объект — «гигант кораб»ка мөрәҗәгать ите. Нәтиҗәдә, һәр ике объект үзләренең тулы мөстәкыйльлекләрен югалталар, иң өскә аларның мөнәсәбәте калкып чыга. Шунысы кызыклы, биредә Казан гомуми логик фикер юнәлешен билгеләп торса, кораб аның конкрет үзлеген ачып килә, ягъни, образның картиналы үсешен тудыра.
Алар, капма-каршы куелган ике көзге кебек бер-берсен чагылдырып, безнең тойгы-фикерләребезне чиксез тирәнлеккә этәрәләр.
Өченче вариант образлары нигезендә охшашлык, я булмаса контрастлылык ассоциацияләре ята:
Томырылдык керәш уртасына Сабан туе атлары сыман.
(Зөлфәт.)
«Без» һәм «сабан туе атлары» — бер-берсеннән ерак торган бу төшенчәләрдә автор күпмедер охшашлык-уртаклык күргән. Әгәр дә укучы бу уртаклыкның чынлыгына ышана икән, димәк, ассоциация уңышлы сайланган, уңышлы кулланылган. Шагыйрьнең көче — әнә шундый гадәттә икесен бергә куеп карау кыен булган төшенчә һәм күренешләрнең эчке бәйләнешләрен табып, сәнгатьчә образ тудыруда. Бу ике объект мөнәсәбәтеннән серле һәм көтелмәгән яңа поэтик дөнья туа. Мондый ассоциатив фикерләүнең уңышы — бу бәйләнешнең табигый булуында, аның шушы ике объект хәрәкәтендәге эчке закончалыкларга таянып барлыкка килүендә.
Ак патшаның кара хатларын да
Китергән ул почта атлары.
Авыр яраларны ачкан сыман Ачкан хатны илнең картлары.
(М. Әгъләмов.)
Авыр хәбәр китергән хатны яра ачу белән тиңләп карау, һичшиксез, күңелдә гаҗәп тирән кичерешләр уята. Без бу бәйләнешнең дөреслеген акылыбыз белән генә түгел, бөтен эчке сиземләвебез аша да тоябыз.
Өченче вариантта тасвирлау үзенең гаять тыгыз һәм катлаулы булуы белән аерылып тора. Аның аша бик аз сүз ярдәмендә чынбарлыкның тирән катламнарына үтеп керергә мөмкин. Аларның төрле метафорик, символик формаларда кулланылуы шул хакта сөйли.
Аңымны юа да мана, ф
Юа да мана п
Замана. 2
(Р. Харис.) °
п
Гадәттә кием-салым һ. б. шундый нәрсәләрне генә юып манарга мөмкин. Шуңа л да, гади җөмлә төзелеше болайрак булыр иде: «Аңымны кер төсле юа да мана... £ замана». Әмма «кер» төшенчәсе төшеп калган, тик ул үзенең бөтен үзлекләре аша соралып-аңлашылып тора һәм авторның фикерен ачуда төп рольне уйный. Замана- 5 ның катлаулылыгы шигырьдә әнә шундый берничә юл аша гәүдәләндерелә. Тагын ”* бер мисал китереп узыйк: ♦
Без мәңгегә, без мәңгегә монда,
Эх, бу җирне күпме таптады g
Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыңгыраулар таккан атлары.
(Рәшит Әхмөтҗанов.) _
Бу строфаның соңгы ике юлына гына игътибар итик: күпме бәйләнеш биредә ® йөрәк-бәйрәм, йөрәк-бәйрәмдәге атлар, йөрәк-кыңгыраулы атлар, безнең йөрәк ат- а. лары... Күрәсең, әнә шушы мөнәсәбәтләрнең барысы бергә җыелып кинәт кенә төрле каналлар аша тәэсир итүе бездә билгеле бер эстетик эмоция уята торгандыр. Чөнки шигъри ассоциациянең үзендәге хәлиткеч сыйфатларның берсе — кинәтлек, яшен тизлегедәй арада балкып алу. Ясалу тизлеге акрынайдымы, тоткарландымы — шунда ук аның бу хәлиткеч сыйфаты югала, ул ассоциациялелектән чыга, гади аңлатуга әйләнеп кала.
Беренче кар
Кайнар җиргә
Газинурдай ята.
Үзе үлә,
Башкаларга
Җирне салкынлата.
(Р. Харис.)
Күргәнебезчә, биредә ассоциация аҗаганы балкып китә алмый. Кар белән Газинур арасындагы бәйләнеш ышандырмый: кайнар күкрәген утка куйган Газинурны ничек инде салкын кар белән тиңләп карарга мөмкин? «Беренче» төшенчәсе генә бу ике компонентны берләштереп тотып тора алмый — бу ясалма ассоциация.
Образларның нигезендә яткан мондый ясалма ассоциацияләр шигырьләрдә еш кына очрап куйгалый.
Язгы тамчы
Гүя камчы.
Язгы тамчы
Гүя кайчы.
Кисә бозны,
Ашый карны.
(Р. Гатауллин.)
Камчы суга, ә тамчы тишә... Аларның охшашлыгы нәрсәдә? Кайчының бозны кисүе, я булмаса бозны ашавы шулай ук ышандырмый, ул образларны кабул итү
мөмкин түгеп. Образларның ялган контрастлылыкка нигезләнүе дә шундый ук күңелсез нәтиҗәгә алып килә:
Без. мәсәлән, бик еш ялгышабыз.
Кыек юлга кереп китәбез... Ә сәгатьләр исә сирәк алдый, Сәгать кебек булсак икән без.
(Т. Камалиев.)
Телибезме, юкмы, шигырьдән «сәгать кебек сирәк алдыйк» дигән фикер килеп чыга. Биредә ялгышу-алдау компонентлары һич кенә дә билгеле бер уртаклыкка буйсынмый.
Е. Эткинд бик хаклы рәвештә: «Метафора бизәк түгел... Шагыйрьгә үзенең тормыш фәлсәфәсен ачарга мөмкинлек бирүче куәтле чара ул»,— дип язды .
Ә ассоциацияләрнең тышкы охшашлыкларга гына таянмыйча, эчке халәт үсешенә нигезләнүе һәр вакыт уңышлы образлар тудыруга алып килә. Менә Г. Рәхимнең «Язгы авылдан фрагмент» шигыренә генә тукталыйк:
Югарочтан түбәночка
Һәрбер урам чатыннан Гөрләвекләр чыгып чаба Гөрләвекләр артыннан.
Югарочтан түбәночка һәрбер урам чатыннан Малай-шалай чыгып чаба Гөрләвекләр артыннан.
Шигырь, беренче карашка, бер үк сүзләрне ике тапкыр кабатлап чыккан сыман. Ләкин, шунысы гаҗәп, арадан кинәт кенә калкып куйган «малай-шалай» сүзе безнең хисләребезне көтмәгәндә сискәндереп җибәрә: «гөрләвекләр» белән «малай-шалай» сүзләре бергә кушылып, ассоциация тудыра, ә соңгысы исә безнең аңда ниндидер мәгънәле тирәнлек ала. Әйе, малай-шалай гомер буе шулай чапкан һәм чабар. Ул гөрләвек кебек үк гамьсез, ул язны, ирекне ярата. Чынлабрак укып карасың, бу ике строфаның икесе ике төрле икән, алардагы охшашлык аерымлыкны күпертеп, көчәй-теп тора. Юк, монда яз гына түгел (хәер, «яз» сүзе биредә телгә дә алынмый)... Бу — сафлык, бу — ерактан зәп-зәңгәр булып күренеп торган бала чак иле1 Биредә бер генә сүз дә «чи» материал булып калмаган. Игътибар итегез: «югарочтан түбәночка» сүзләренең бер-берсенә каршы куелуы гөрләвекләрнең юнәлешен билгеләр өчен генә китерелмәгән бит; югыйсә, гөрләвеккә параллель итеп алынган «малай- шалай» түбәннән югарочка да шәп йөгерә ала... Юк, бу юллар бала чакның гамьсез- кайгысыз булуы, балаларның мәңге шулай дөньяларын онытып «җил куып» йөрүләре турында гына да сөйләми... Гөрләвекләр елгаларга кушылыр, аннары диңгезләргә чыгар.. Тормыш язында гөрләвекләрдәй шаулашып чапкан малайларның да гомер юллары киләчәктә әллә кайларга китәр...
Шулай итеп, без образлар ясалышында аерылып торган өч вариант булуын карап үттек. Шунысын да әйтергә кирәк, бу бүленеш гаять шартлы. Контекстның аз гына үзгәрүе дә аларны бер варианттан икенчесенә күчереп куярга мөмкин. Әмма күчеш нигездә бер якка, беренче варианттан өченчегә, икенчедән өченче вариантка таба бара, һәм бу аңлашыла да — чөнки һәрбер сүз, һәрбер конкрет үзлек шигърияттә үзенең бердәнбер мәгънәсендә генә калырга теләми. Төрле ассоциацияләр ярдәмендә. ул чынбарлыкның башка күренешләре белән бәйләнешкә кереп гомумилеккә омтыла. Образ вариантларының бу үзлеге бер бөтен образлар системасы булган шигъри әсәрләрдә генә тулы килеш чагыла ала.