Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕ НАМУС УТКА КЕРТТЕ


Мин 1943 елның ноябренда сугышка алындым Суслонгерда берничә ай хәрби өйрәнүләр үткәч, безне туры алгы сызыкка— 2 нче Балтик буе фронтының Пушкин таулары дигән урынына китерделәр Ә 1944 нең июль аенда инде зур һөҗүмгә күчеп, берничә каланы алдык. Әмма Латвия чиген үткәндә мине беренче мәртәбә дошман угы җиргә егып калдырды.
Госпитальдән чыккач. Латвияне азат итү сугышларында катнаштым Танкка каршы ата торган 76 мм пушка батареясында элемтәче булдым Шул чакта икенче мәртәбә авыр яраландым Миңа бары 18 яшь иде. Кыскасы, Курляндия сазлыкларында бик күп кан-яшь түктем, шуңа күрәдерме, ул җирләр миңа хәзер дә якын...
Ватан өчен корбан итү Яшь гомерне — аннан зуррак Батырлык юк! Булма чукрак!
3
Качып үлем уеныннан Сыендым җир-куеныңа. Җирең мәрхәмәтле, төкле. Әмма кайчак тамак илтте Мине сезнең ихатага.
(Әйтми булмый бу хакта да.) Латышлар шәп сыйладылар, Саранланып тормадылар... Бик тә эшчән уңган халкың, Шундук сиздем матур холкын: Алар алдашуны белми, һич тә урлашуны белми, Йозак та юк, угры да юк, Бер-берсенә ышаныч күп. Шуңа сокландым исә мин — Барысын күргән россиянин.
4
Сезгә ирек яулап үлгән Солдатларның рухы, беләм, Югалмаган, балкый төсе. Ирекнең була төрлесе. Шуны уйлап, яраларым Сызлавыннан арынып ятам. Нәрсәгәдер Курляндия Кырларын мин сагынып ятам.
19