Логотип Казан Утлары
Очерк

ӘМИНӘ КЕЛӘМНӘРЕ


минә диңгез яры буйлап салмак кына алга атлый. Күзләре табигать күренешләреннән төсләр эзли.
Балтик суы Рига култыгына бераз ял итәргә кереп яткан диярсең: тын, сабыр. Дулкыннар әйтерсең кечкенә акчарлакларны тибрәтер өчен генә.
Каршыда — җемелдек тәңкәләрдән җәелгән көмеш дәрья сыман биниһая киң мәйдан. Кояшны болыт капласа, су өсте куе яшел төскә керә. Коеп яңгыр ява башласа, офык сызыгы юкка чыга, тирә-юнь тоташ су дөньясына әйләнә. Кайда күк, кайда 'диңгез — һич аерырлык түгел.
Аяз кичтә исә диңгез шәфәкъ аллыгына чума, әллә кайларга сузылган алтынсу паласны хәтерләтә. Су яссылыгыннан кире кайтарылган нурлар яр буендагы һәр нәрсәне тонык ахак кызыллыгына төрә.
Андый чакта Әминә адымын акрынайта төшә. Зур кара күзләре кысылып кала. Ул монда күргәннәрен ятлап өлгерергә, зиһененә сеңдерергә тырыша. Күпме төс! Хыялда гына йөргән, әле берәү дә тукымаган гаҗәеп келәмгә төшерерлек никадәр матурлык! Шул хозурлыкны, сихри гүзәллекне, дулкыннардагы бөдрәлекне түкми-чәчми җепләргә күчерсәң иде! Җепләрдән чәчәкләр ясап, келәмнәр тукырга иде! Келәмнәр өйләрнең стеналарын, ятакларны бизи. Әминә хыялында бөреләнгән матурлык башкаларны да шатландыра, йөзләгән күңелләрне хушландыра.
Хәер, карап сокланучылар, мөгаен, ул келәмнәрнең иң элек Әминә тарафыннан табылган күркәмлектән барлыкка килүен белми дә торган-нардыр. Америкада да, җиде җир читендәге Австралиядә дә, Франциядә дә, Скандинавия илләрендә дә, ГДРда да ул келәмнәр барыннан да бигрәк СССР турындагы кадерле истәлек булып саклана. Келәм тукучы рәссам Әминә Хусанованың исеме күргәзмәләр вакытында гына телгә алына, каталогларга теркәлә.
һәр күргәзмә — рәссам өчен зур сынау. Сүрия. Дәмәшкъта оештырылган халыкара күргәзмә. Монда Әминәнең тахта өстенә ябу өчен тукылган затлы келәме куела. Көнчыгыш илләрдә сынлы сәнгатьнең бай традициясе тупланган. Андагы рәссамнар белән көч сынашу өчен зур осталык кирәк. Диңгездән алган серлелек тә, латыш этнографиясендәге байлык та, кечкенәдән күңелгә сеңгән, әнисе Бәдерниса апа өшәнчекләрендәге бизәкләр дә — бары да күз алдында тотыла. Күркәм дип табылган төсләрне Әминә төрлечә аралаштырып карый. Эскиз ясый. Аннары рәссам станогы янына утыра, тукый башлый, меңнәрчә төеннәр
бәйли, төеннәр тезмәсеннән сурәтләр чыгара.
Келәмче кулыннан үткән җепләрнең барын бергә чорнасаң, зур шар хасил булыр иде. Йомгактагы ♦ җепнең һәр тотамы, һәр карышы башларны әйләндерерлек эзләнүләргә, катлаулы вакыйгаларга бәйле. Кызны шуларның кайсы рәссамнар арасына кертеп җибәрерлек этәргеч булган? Гаиләме? Уку елларымы? Юлларымы?
Әминә ханым:
— Мин Хусанова түгел идем,— дип сөйли.— Хөсәенова мин.
Әтием — Хөсәенов Мирзагаян-Бол- гари. Ул һәр вакыт исеме янына «Болгари» сүзен өстәп яза иде. Ригага килгәч, латышлар минем исем- фамилиямне үз телләренә җайлаштырып, үзгәртеп җибәрделәр, «Хусанова» дип йөртәләр, «Амина Мирдзовна» дип эндәшәләр. Чынында, Мирзагаян-Болгари кызы мин...
Дин гыйлемен Бохараның үзендә үзләштергән Мирзагаян хәзрәт төпчек кызының дөнья күләм күргәзмәләрдә дан казанырлык рәссам булачагын белсә, акылыннан язган булыр иде.
Көннәрдән бер көнне Мирзагаян-Болгари, гадәтенчә, авыз эченнән бисмилласын каоатлый-кабатлый, укырга дип, кулына корьән ала. Китапны ачып җибәрсә, күзләренә ышанмый тора: Әминә иң урта битләргә * чибәр кыз сурәте ясап куйган! Нечкә билле, зифа буйлы. Кулларында — чәчәк бәйләме...
Өйдәгеләр, бу хәлне күреп, инде дөньяның асты өскә килер дип көтәләр. Тик әти кешегә әллә нәрсә була. Ул кулына карандаш ала да рәсем янына: «Әминәм ясады»,— дип язып куя.
Үзсүзле кызының беренче рәсеме төшерелгән бу китапны Мирзагаян агай гомеренең соңгы көненә кадәр саклый. Соңыннан туганнары аны Әминәгә бүләк итәләр.
Очраган һәр кәгазь кисәгенә рәсем ясаучы кызга бервакыт Ригадан хәбәр килеп төшә. Күрше Степан Коловның олы кызы Лиза Әминәгә: «Монда яңа училище ачылды. Синең кебек рәсемгә оста укучыларны җыялар. Бөтен рәсемнәреңне сал әле, бәлки кабул итәрләр», дигән хат яза.
1946 ел. Сугыш калдырган эзләрнең әле өр-яңа вакыты. Себердәге Татарск шәһәре белән Рига арасын Әминә атна буе үтә. Латвиягә якынайган саен кыз фашистлар яндырып үткән авылларны, җимерек өйләрне, ватык паровозларны ешрак күрә бара.
Тормышның бик авыр чагы. Торак йортлар җитешми, туйганчы ашарлык ризык юк. Латвиядә шул шартларда да халык иҗатында булган сынлы сәнгать үрнәкләрен өйрәнү, аны үстерү, заманга яраклаштыру чараларын күрә башлыйлар. Керамикадагы, туку һөнәрендәге сәнгатьчә элементларны бөртекләп җыялар, җентекләп өйрәнәләр. Латыш карчыклары тукыган тастымалларны күргәндә, Әминәнең күңеле ирексездән татар өенә барып тоташа. Әбисеннән калган кызыл башлы сөлгеләрне, чигүле намазлыкларны, чәмчәле читекләрне, энҗеле калфакларны күз алдына китерә. Бала чактан күзен иркәләгән матурлык чыганакларын училищеда, Балтик буе музейларында күргәннәре белән чагыштыра, уртаклык табарга тырыша. Балтик буенда җыела торган гәрәбәдә җемелдәүче мең төрле сарылык... «Мин ихтыярсыздан әнә шул төсләргә тартылам, — дип сөйли Әминә ханым. — Әнинең өшәнчекләре барысы да
кояш ТИМБИКОВЛ ф ӘМИНӘ КЕЛӘМНӘРЕ
яшелле-кызыллы иде. Бәхетемә, ул төсләр латыш этнографиясендә дә еш очрый. Келәмнәр тукыганда, «перлите» ысулыннан файдаланырга яратам. Бу сүз «энҗе» дигән төшенчәне аңлата. Келәмгә төшерелергә тиешле сурәт җепне күпертеп калдыру юлы белән ясала. Күз алдыма әтиемнең туганы Мөсәвәрә апаларда күргән бик борынгы күкрәкчә килеп баса. Шундый матур иде ул: ука белән күпертеп чигелгән, сирәк кенә кызыл рубин төймәләре җемелди...»
Мәскәүгә җибәрелгән келәм дә «перлите» ысулы белән башкарылган. Аны күргәзмәнең дирекциясендә үк сатып алып калалар. Гомумән, Әминә иҗат иткән бер генә әсәрнең дә салон киштәләрендә яки күргәзмә залларында озак тоткарланганы юк икән. Автор үзе генә үзеннән риза түгел. Ул сынлы сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәя алган келәмнәреннән дә мең төрле гаеп таба. Рәссам фикеренчә, иң матур келәмнең рәсемнәре әле ясалмаган, төсләре билгесез.
Кайбер очракларда Әминә ханым башка рәссамнар белән бергә иҗат итә. Акварелистлар яки эстамп осталары аңа эскиз китерәләр. Туку технологиясе таләп иткән чараларны Әминә башкара. Соңгы сүз аның станогына бирелә. Рәсемчеләр еш кына, үз әсәрләрен Әминә келәмендә күреп, үзләре үк сокланалар:
— Нинди матур, мин болай килеп чыгасын башыма да китермәгән идем! — диләр.
Әминә дә соклана белә, һөнәр училищесында тыңлаган беренче дәресләргә әле дә соклана ул. Сәнгать тарихы буенча лекцияләр укучы Герман Осипович Минц дәресләрен Әминә аеруча яхшы хәтерли. «Мин, укытучымның берәр ишарәсен күрми калудан куркып, лекцияне дә язмый идем,— ди.— Аның һәр сүзе, ул сүзне әйткәндәге мимикасы, адымы, кул хәрәкәтләре — барысы да үзе сәнгать, үзе матурлык иде».
Герман Осипович белән Әминә хәзер дә дуслар, һөнәр училищесыннан соң күп еллар үткән, сынлы сәнгать училищесы укытучыларын, Ленинград сәнгать академиясе профессорларын тыңлаган Әминә. Әмма матурлык серен аңлатырдай беренче адымны атлаганда кул сузучы укытучы иң кадерлесе булып кала бирә. Шәкерте янына бер килүендә, Минц Әминәнең әнисе Бәдерниса апаны очрата. Кызының остазы белән әңгәмә башлагач, әни кеше:
— Ун-унбиш ел укыды кызым,— ди,— баксаң, киндер сугарга гына өйрәткәннәр икән үзен. Без аны укымыйча, әбиләребез сукканны карап торып та эшлидер иек.
Бәхәс китә. Бәдерниса карчыкны Әминәнең станогы каршына утырталар. Кулына кызының әле яңа гына иҗат иткән, «Максла» сәнгать советы тарафыннан эталонга кабул ителгән рәсемен тоттыралар.
— Әйдә, кирәкле җепләреңне сайлап ал,— диләр.— Десинатура яса, тукып җибәр!
Бәдерниса апа аптырап кала. Аяк астында — егермедән артык тәбәл-дерек, мең төрле шүре, әллә ничә төсле җеп...
— Ә-ә,— дип сузып җибәрә ул.—Без болай нечкәртеп тормыйдыр иек шул.
Ул үзенең чүпләмле сөлге, сәке паласы тукулары хакында сөйли. Соңыннан укытучысы Әминәгә:
— Нинди бай син, Әминә,— ди.— Әниеңнең белгәннәрен барын да өйрәнергә кирәк!
Бәлки әнә шундый тынгысыз укытучылары, эзләнүчән остазлары тәр-биясе нәтиҗәседер: Әминәгә өзлексез өйрәнү, яңалыкка омтылу «җене» кагылган.
Сынлы сәнгать, сәнгать тарихы, теориядәге яңа агымнар турында кайда, кемнең сүзләрен ишетергә мөмкин — Хусанова шул лекциягә ашыга. Мәскәүдә, Ленинградта аның бик күп таныш белгечләре бар. Аларның фикерләрен белеп торырга омтыла ул.
Эрмитаж фәнни хезмәткәре, сәнгать белгече Николай Николаевич Никулин җитәкчелегендә Әминә Латвия рәссамы «Ян Паулюк портретлары һәм автопортретлары» дигән темага диплом эше язган. Дипломны кабул итәргә Мәскәү галимнәре дә килгән. Язма тирән эчтәлекле, кыйммәтле фикерләргә бай дип табыла.
Әминә гаҗәеп принципиаль, гадел кеше. Идеаль гаделлеккә омтылу ♦ төпчек кыз гадәтенә әтисе холкыннан күчкән. Бу җәһәттән Әминә бала чагындагы бер вакыйганы хәтерли.
...Кичен, шәһәр читенә, көтү каршыларга барган җирендә, кыз бер төргәк таба. Чаба-чаба өйгә кайта, керә-керешенә:
— Әти, акча таптым! — дип кычкыра.
Мирзагаян ага төргәкне ала, акчаларны саный, һәр кәгазьне, һәр тәңкәне җентекләп карый. Соңыннан:
— Табышыңны түкми-чәчми өйгә алып кайтуың яхшы булган, кызым,— ди.— Хәзер инде төргәкнең иясен дә табарга кирәк. Акчаларына караганда, ул бик ярлы татар булырга охшый...
Икенче көнне Татарск базарында кәләпүшенә гарәп хәрефләре белән эре итеп: «Мин акча таптым», дип язган хәбәр тагып йөрүче картны күреп гаҗәпкә калалар. Кайберәүләр: «И-и, бичара, — дип, картны кызганалар.— Ачлык нишләтми кешене?!. Акылдан язу өчен күп кирәкми шул. Акча табу турында хыяллана, күрәсең...»
Базарның бер почмагына акча югалткан хатын да килеп чыга. Ул очраган һәр кешегә мөрәҗәгать итеп елый: «Оек балтырыма гына тыккан идем, харап иттеләр, бер тиенсез калдырдылар»,— ди. Төшереп югалткан акчасын кемдер алган дип белә. Аның такмаклавына читтән үтеп баручы бер кеше игътибар итә:
— Ник алай сабырсызланасың? — ди ул.— Алла ризалыгы өчен булсын! Дога кыл! — Аннары, мыскыл иткәндәй, өстәп куя:—Нишләтми бу дөнья кешеләрне?! Тегендә бер җүләре: «Акча таптым!» дип игълан тагып чыккан, бусы гомерендә күрмәгән акчасын, югалттым дип, үзен кешедән кызгандырып утыра. Бар, әнә теге карттан сора, бәлки синекен дә тапкандыр...
Бичара хатынны сөендерә алуы шатлыгыннан Мирзагаян агай ул көнне өендә бәйрәм оештыра. Кызларга конфетлар өләшә, үзе кат-кат:
— Себердәге туганын эзләргә килер өчен, егерме ел җыйган акчасы булган бит ул хатынның,— ди.— Ярый әле, Әминә кызым, синең кулыңа кергән. Берәр комсыз тапса, үз кирәгенә тоткан булыр иде. Сугыш чоры бит, җитешмәүчәнлек күп. Шулай да гаделсезлеккә юл куярга ярамый!
Шушы кечкенә генә вакыйга кыз күңелендә хәзергәчә бары тик тугры юл белән генә яшәргә кирәклекне кисәтүче иң якты хатирә булып саклана. Авырлыкларны сер бирми үткәрүчән, башка төшкән хәсрәтләрен иң якын дустыннан да яшереп, бары тик ялгыз гына кичерүчән латыш кызлары да Әминә табигатендәге ныклыкка, гаделлеккә, алга омтылышка сокланып карыйлар. Аның күңелендә сагыш тоеп алсалар, юатырга ашыгалар, шатлыгын күреп, котлыйлар, бәйрәмнәрдә сөенечен уртаклашалар, бүләкләр китерәләр. Бүләкләренең күбесе—китаплар. Беләләр алар: яхшы китап — Әминә өчен иң зур куаныч. Тәҗрибәле педагоглар белән очрашырга, аларның алтын бәясе торыр сүзләрен ишетергә туры килмәгәндә, Әминә китаплар дөньясына чума. Аның китапханәсендә дөньякүләм танылган рәссамнарның әсәрләрен туплаган альбомнар, теория буенча бәхәс алып бара торган монографияләр, сәнгать тарихына караган кыйммәтле китаплар саклана. «Венеция тарихы», «Тува халыклары сәнгате тарихы», «Пикассо графикасы», «Литва сәнгате», «Модернизм турында мәкаләләр», «Көньяк-көнчыгыш Азия сәнгате тарихы», «Төркия сәнгатьле керамикасы», «XVII гасыр Франция портреты», «Чуваш рәсем сәнгате тарихы», «СССР художниклары»... санап бетерерлек түгел.
КОЯШ ТИМБИКОВА ф ӘМИНӘ КЕЛӘМНӘРЕ
Укыган саен сәнгатьнең бөеклегенә соклана бара Әминә. Аның өчен яңадан-яңа серләр чишелә. «Бабур-намә» альбомындагы рәсемнәргә карап, ул:
— Менә игътибар гына итегез әле! — ди.— Бер-берсе белән янәшәдә үк нинди җете төсләр кулланылган. Алардан шул кадәр килештерерлек итеп файдалану өчен рәссамның зур талантлы булуы шарт. Мондый төсләрне бер-берсе белән яраклаштыру, «сугыштырмыйча», тамашачы күзен иркәләтерлек дәрәҗәгә китерү өчен гаҗәеп осталык кирәк!
Мисырдан китерелгән Тутанхамон фиргавен табутын күрү өчен, Әминә ял арасында Ленинградка барып кайткан. Тутанхамонның битлегенә ул аеруча нык игътибар итә. «Гади алебастр ярдәмендә кеше елмаюының нинди тирән мәгънәсе сурәтләнгән!»
— Миңа оят булып китте,— дип искә ала Әминә.— Без эзләнәбез, бәхәсләшкән булабыз. Ә Мисыр рәссамнары моннан меңнәрчә еллар элек әнә нинди осталыкка ия булганнар. Кызарып чыктым, фиргавен битлегендәге сизелер-сизелмәс елмаю гел миңа юнәлтелгән кебек иде. Фиргавен минем көчсезлегемнән көләдер төсле тоелды.
Әминә Хусанова үзе тукый торган келәмнәргә ни бар осталыгын, фән йортларыннан, китаплардан, сәнгать күргәзмәләреннән алган белемен салырга омтыла. Кайчак әзер җепләр рәссам теләген канәгатьләндерерлек булмый. Ул очракта Әминә үзе буяулар сайлый башлый, эремәләр әзерли, җепләр мана.
Өендәге станок бавында төрле төстәге бер бәйләм җеп саклана аның. Келәм остасы шул чукка ишарәләп:
— «Лалә» җепләре болар,— ди.— Үзем мандым, үзем сайладым.
Чаллыдагы «Энергетик» культура сараеның иң кадерле кунаклар өчен бүленгән бер залында Әминәнең «Лалә» дип исемләнгән келәме эленгән.
— «Лаләмнең төеннәре сигез төсле җептән тора.— Әминә бу келәме турында рәхәтләнеп сөйли.— Шактый кызыклы гамма килеп чыкты...
Шулай да рәссам хәтта «Лалә» дән дә тулысынча канәгать түгел. Соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре арасында иң яраткан бу келәмнең дә Әминә кайбер өлешләрен генә яратып, «нәкъ мин теләгәнчә килеп чыкты», дип сөйли. Монысын, мөгаен, үз хезмәтен яраткан кешенең бәхете, аның карамагында әле тагын бик мул иҗат байлыгы булу белән аңлатырга кирәктер.
Чаллы өчен әзерләнгән хезмәтен иң кадерле әсәрләре рәтеннән санавы да табигый. Дистәләгән еллар буе аерылып торган туган җире өчен, аның да дөнья шаулаткан КамАЗы өчен нидер башкару рәссамга яңа иҗат дәрте өстәгән.
КамАЗ төзелешеннән үтенеч килгәч, Латвия сәнгать фондында гомуми кызыксыну туа. Культура сараена витражлар ясауны рәссам латыш Авотишька тапшыралар. Затлы келәм турында сүз кузгалгач, бөтен рәссамнар бер булып, Әминә Хусанованы тәкъдим итәләр.
— Ниһаять, мөмкинлек туды! — дип шатланалар. — Күрсәт әле, Әминә, үз осталыгыңны, Татарстаныңны куандыр!
Рига газеталарында бу турыда мәкалә дә басылып чыга.
«Лалә»нең ни дәрәҗәдә тырышып иҗат ителүе турында сөйләп тору да урынсыз. Келәмнең бик матур булуын да, тизрәк тукылып бетүен дә, бөтен кешегә караганда, Әминә үзе ныграк тели. Тиздән Татарстанны, Казанны, КамАЗны күрү мөмкинлеге аны канатландырып җибәрә. Читтән торып укулар, эштәге өсте-өстенә килеп торган ашыгыч заказлар, гаилә мәшәкатьләре Әминәгә бер генә мәртәбә дә Татарстанга кайтырга мөмкинлек бирмәгән икән. Әнисе янына кайтып-китеп йөргәндә, Казан тимер юл станциясен генә күреп уза ул. Ерактан күреп, борынгы Кремль, Сөембикә манарасына соклана.
Чаллыга келәмен илтә барганда, Әминә командировкасын ике көнгә арттырып бирүләрен сорый. «Кайтышлый Казанга керермен, Татарстан рәссамнары белән танышырмын» дип өметләнә.
Декабрь. Самолет Мәскәүдән туры Чаллыга оча. Рәссам да, Татарстанга багышланган беренче хезмәтен кочаклап, КамАЗга юл ала. Уйлары туган җиргә үзеннән алдарак барып җитә. Күңелне төрле шикләр кур- ф кыта. Нәкъ шундый ук культура сарае күп шәһәрләрдә салына бит. Әми- а нәгә аларның кайберләрен бизәргә дә туры килгәләгән. Мцинск шәһә- £ рендә күргәннәре әле дә хәтердә. Ул анда утыргычларга япма, сәхнә g пәрдәсе ясаган булган. Мцинскига баргач, сарайны беренче тапкыр ка- g pan чыгарга уйлаган. Гомуми күренеш әйбәт кенә тәэсир калдырган. “ Ә бер бүлмәдә, «Максла» рәссамнары ясаган затлы шкаф өстендә иске п зур кәстрүлгә утыртылган фикус гөле күргәч, тетрәнеп киткән Әминә. 5 Гөлгә чүмечләп су сибәләр, шкаф стенасы буйлап агып төшкән су £ идәнгә җыела, күл хасил итә икән. ,
— Бу бит бер дә килешми,— ди Әминә.— Матур да түгел, рәссамнарның хезмәтен дә юкка чыгаргансыз!.. и
Культура үзәкләренә якын урнашкан, үзенең традициясе булган о Мцинскида да сәнгать әсәренә шундый мөнәсәбәт күргән Әминәнең Чаллыга якыная барган саен борчылуы арта бара. Хыялында йөрткән ic Татарстан белән беренче очрашуны, Чаллы халкы белән беренче таныш- * лыгын рәссам хәзер шатланып искә ала. н
— Гаҗәпләнеп карап тордым: культура сараена изге йортка кергән э кебек аякларын юып яки бөтенләй икенче кием киеп керәләр. Идәнен- к дә — мәрмәр. Ак мәрмәр, кара мәрмәр, соры мәрмәр... Латвиядә, Мәс- о кәүдә, Ленинградта әллә нинди затлы сарайлар күреп сокланганым бар. Әмма җирнең асты-өскә килгән Чаллыда шул кадәр зиннәтле, шулай кадерләп сакланучы йорт күрермен дип башыма да китермәгән идем. Шикләнүләрем урынсыз булуын сизеп, җиңел сулап куйдым...
КамАЗ төзүчеләренең нинди темплар белән яшәвен Әминә Бигеш аэропортында ук сиземләп ала. Үзе дә шуларга охшарга тырыша, ашыгып эшли. Тик алдан корган планы барыбер барып чыкмый. Буран котыра. Казанны күрү өчен калдырылган ике көн вакыт, һава яхшырганны көтеп, аэропортта үтә.
Командировкадан кайткан Әминәне:
— А-al Син бөтенләй үзгәреп, матурланып, яшәреп кайткансың, сәфәрләр котлы булсын! — дип каршылыйлар.
Рәссам да шаярта:
— Казанга кергән булсам, әле бөтенләй дә танымаган булыр идегез,— ди.— Буран гына комачаулады.
Дуслары Әминәнең Татарстан җиренә тирән мәхәббәт саклавын тоеп торалар. Бергә-бергә ял иткәндә, бәйрәм кичәләрендә, аңа аерым игътибар биреп:
— Яле, Әминә Мирдзовна, гел безнеңчә генә булмасын, татарлар турында сөйләшик әле! — диләр.—Берәр җырыгызны җырлап күрсәтегез әле, без дә кушылырбыз!
Кызганычка каршы, латыш җырларының башында, биюләренең үзәгендә торучы Әминә мондый чакта аптырабрак кала. Әнисенең кинәттән сагышланып китеп, сузып-сузып җырлый торган бер җырыннан башканы белми икән бит ул.
...Аккош атасым килә. Аткач, аласым килә—
Бик яшьли карт кешегә кияүгә чыгып, Теләчесеннән аерылып, салкын Себер якларына килгәч, сагыну сагышына түзә алмыйча, Бәдерниса апа гел шул җырны суза торган булган. Кадерле дусларың алдында, матурлыгы белән дан тоткан Латвия җире, киң Балтик суы буенда мондый җырны Әминә ничек кабатлый алсын соң?
Тик дуслары аңа дәшми калырга ирек бирмиләр.
— Яхшылап әйткәнне тыңламасаң, мәҗбүр итәбез без сине!—ди берәү.— Син партоешма бюросында эшлисеңме, эшлисең! Безгә тирән эчтәлекле ял оештырырга тиешме син, тиеш! Сөйлә безгә татар халкы турында! Җырла безгә аның җырларын!
Бу шукның сүзен икенчеләре күтәреп ала,
— Дөрес әйтәсең: аны мәҗбүр итәргә кирәк! — диешәләр.
Әминәгә ризалашудан башка чара калмый.
— Ярый, ярый,— ди ул.— Мин сезгә татарларның бер мәзәген сөйлим, алайса. Тыңлагыз!
Бер карчык үзенең картына инәлә икән: «Карале, сиңайтәм, бар, чык әле, казлар кайтып килә, капканы ач, ашарларына бир!» Карты иренеп, кузгалырга да теләмичә, ята бирә икән. Шуннан соң карчык хәйләгә керешә. «Сиңайтәм, казлар артыннан ниндидер кызлар килеп бара, каршыла!»— ди. «Кызлар» сүзен ишеткән карт «кыһ-һым!» — дип тамагын кыра да, мич башыннан төшеп, ишегалдына чыгып китә, ди.
Тыңлап утыручылар көләргә тотына.
— Тагын берне сөйлә әле, Әминә,— диешәләр.— Бигрәк тапкыр икән сезнең якның карчыклары!
— һай, уйнак икән картларыгыз!
Бер Әминә генә көлми. Мондый чакларда ул үзен гаепле кеше кебек хис итә. Күпме нәрсәгә өйрәнелгән! Җиде классны бетерер-бетермәс кызыннан эшкә урнашуны таләп итүче, гыйлем алуны кызларга кирәк һөнәр түгел дип танучы, динче ата йортыннан китеп, замана сынлы сәнгатенең остасы булып өлгергән ул. Әминә чаршауларын Украина шәһәрләренең культура сарайларына эләләр. Латвия балыкчылары ул тукыган келәмнәргә карап: «Гәрәбә ялтыраулары чагыла сыман!» — дип, ул тапкан төсләрне, ул сайлаган җепләрне мактыйлар.
Саулкрасте шәһәрендәге «Су анасы» ресторанына эленгән келәмне Әминә хәтта үзе дә яраткан. Бу әсәрне алар рәссам Фридрихсон белән икәү башкарганнар.
— Фридрихсон акварелист ул. Өч су анасы сурәте ясап китерде. Рәсем бик шартлы, абстракт төстә башкарылган иде. Эшләве гаҗәп кыен, әмма мавыктыргыч булды.— Әминә бу турыда бик рәхәтләнеп сөйли.— Диңгез ярында күзәтеп йөргәндә тапкан төсмерләрне эшкә җиктем. Келәм дә акварель белән ясалган кебек килеп чыкты. Туку өчен «төньяк» ысулын сайладым. Чаллыдагы «Лаләмне тукыган ысул...
«Чаллы», «Чаллыдагы» кебек сүзләрне Әминә үз хезмәтенең зурлыгын билгеләүче үлчәү берәмлеге итеп алган. Ул тырышып-тырышып Казан татарлары сәнгате тарихына караган китапларны укый. Татарстан рәссамнарының иҗатын өйрәнергә тырыша.
Үзе зарлана:
— Бу темага китаплар бик аз,— ди.— Әллә кайлардан эзләттем, юк, таба алмыйлар.
Теләкләренең иң тирәндә ятканын әйтми Әминә. Анысын кояшлы диңгез ярында йөргәндә, Балтик дулкыннарына озаклап карап торганда, йөзенә чыккан сагыштан гына абайларга була. Сүз арасында биргән сораулары да рәссамның күңел түрендәге теләген аңлата. Ул:
— Казанда яңа театр салына икән, пәрдәләрен кем тукыр? — дип сорап куя.— Урындыкларын кем тышлый?
Күргәзмәләр турында сүз кузгалса да, ул Татарстанны телгә ала.
— Казанда хатын-кыз рәссамнары өчен махсус күргәзмәләр оештырыла, диләр, дөресме шул? — ди. Безнең традицион Сигезенче март күргәзмәләребез турында сораша.
Артыгын әйтми. Тел очында: «Минем дә шул күргәзмәләргә катнашасым килә! Чакырыгыз әле! Җигегез әле иҗатымны эшкә!» — дигән сүз торса да, эндәшми кала.