Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ШАГЫЙРЬ


Җырларым үсте үрелеп Шаулы чор хисләренә.
әки Нури хәзерге татар поэзиясенең әйдәүче шагыйрьләреннән берсе санала. Шагыйрьнең тормышы — гомум халык көрәшенең аерылгысыз өлеше, иҗаты исә шул көрәш юлының шигъри елъязмасы булып күз алдына килә.
Зәки Нури туган Төке авылы Идел буе халыкларының аралашуы юлы өстендә ята. Аның бер ягына өскә авам дип торган Алатырь урманнары килеп терәлсә, икенче ягында — Чүпрәленең Сембер далаларына барып тоташкан кара туфраклы көпшәк җирләре. Шуңа күрә Зәки Нури әсәрләрендә илебез халыкларына яңа язмыш алып килгән Ленин образы аерым урын алып тора. Бөек юлбашчыга булган рәхмәт һәм олылау хисләренә, якташ буларак, аның белән горурлану да килеп кушыла. Ленин темасы шагыйрьнең шигъри дөньясына алып керә торган иң якты, иң туры юл булып тора. Бу тема, Зәки Нури иҗатын эчтән яктыртып, аны чорга аваздаш итә, аның ил һәм дөнья күләмендә барган вакыйгаларга биргән шигъри бәясен гражданлык пафосы белән сугарыла торган мәгънәви үзәк ролен үти. Ильич туган төбәккә биографик мөнәсәбәте дә булганга күрә, аның әсәрләрендә бу тема күбрәк биографик фактлар аша ачыла. Җырларында ул юлбашчы туган шәһәрне олылап телгә алса («Әй, Сембер, Сембер, тудырдың бөркет...»), шигырьләрендә, Ленин тормышына бәйле фактлар аша, илнең революцион үткәненә лирик экскурс ясый. Бу темага очрактан-очракка гына кагылмыйча, шагыйрь аны максатлы рәвештә күтәрә. Шигырьләренең исеме үк шагыйрьнең шул максатка ирешү юлында гаять зур географик араларны иңләвен күрсәтә. «Җыр белән яңа очрашу» (Казан), «Шушь елгасы буенда» (Себер), «Тауларга менү», «Сулар төшә таш алып», «Диңгез күзе» (Польша) кебек шигырьләрендә ул юлбашчы турындагы кичерешләрен төрле ил һәм төрле халыклар язмышына бәйләп күзалларга омтыла.
һәр өлгергән шагыйрьнең шигъри дөньясында туган илнең кайсыдыр почмагы, туган ил табигатенең нинди дә булса бер үзенчәлеге чагылучан була. Берәүләрдә — мәгърур уйчанлыгы белән чал түбәле таулар, икенчеләрендә — тынгысыз стихия белән мәһабәт диңгез, өченчеләрендә халкының киң күңеле сыман иксез-чиксез дала... Зәки Нури иҗатына шундый колоритны урман бирә. Чөнки шагыйрь тормышының һәм шагыйрь эшчәнлегенең байтак өлеше урман белән бәйләнгән. Мунчәли җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зәки Нури Лубян урман техникумына укырга керә. Аны бетергәч, сугышка чаклы ук инде Ерак Көнчыгышта урман эшендә эшли. Амурдагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзүдә катнаша.
1941 елда язган «Яшь фронтовик җырыпнда шундый юллар бар:
З
Алда юлларның, Семафорларның Утлары яна. Үзем үстергән, Яшәреп келгән Урманым кала...
Әлеге юлларда шагыйрьнең үз яшьлеге чагыла.
Зәки Нуриның сугышчан юлы да үзенчәлекле. Ул да урман белән бәйле. Сугыш башланган елдан алып, Белоруссия азат ителгәнче, шагыйрь легендар Заслоновның партизан отрядында хезмәт итә. Татар шагыйрьләренең совет халкы, Совет Армиясе кичергән барлык сынауларда өлеше бар. Гадел Кутуй, Шәрәф Мөдәррис, Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи, Салих Баттал, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур кебек шагыйрь» ләр поэзиягә фронт вакыйгаларының эпик күренешләрен һәм героик лирикасын алып килсә, Муса Жәлил, Хәйретдин Мөҗәй кебек шагыйрьләр фашист тоткынлыгында, концлагерьларда кешелек һәм гражданлык горурлыгын саклап калган героик яарактерлар тудырдылар. Зәки Нури исә татар поэзиясенә партизан учаклары ялкынын һәм партизан чынбарлыгының дәһшәтле романтикасын алып килде.
Тыныч тормыш шартларыннан үтә кырыс сынауларга килеп кергән яшь егет кайвакыт сугышчан бурыч һәм шәхси бәхет хисе арасындагы драматик тартышлар уртасында кала. Шушындый чакта дуслык, мәхәббәт кебек кешелек хисләре, төнге урман уртасындагы учак ялкыны сыман, яктырак булып, яңача ачылып китә. Кирәк булса, и сугышчан бурыч хакына шәхси мәнфәгатьләрен ул онытып тора һәм, ниһаять, сугыш- и чан бурыч үзе шәхси мәнфәгатькә әверелә. Егет хәтта төшендә дә сугышчан буры- j чын исеннән чыгармый: 4
Л
Үпмә әле, иркәм, үпкә каты, х
Иреннәрем кирәк, каплама.
«Атакага!» — кычкырырга вакыт — а.
Әнә дошман каршы ташлана.
(«Озакламый атака башланды».)
Тыныч тормыш күренешләре, туган як табигате, тылдагы хезмәт аның күз алдына сөйгән яр образы аша килә. Халык поэзиясе традицияләренә таяну шагыйрьгә кичерешне самимирәк, лирик нәфисрәк итеп ачып бирергә ярдәм итә. Ватан сугышы чоры татар поэзиясенә хас булганча, традицион образларны куллану шигырь һем җырларына романтик рух бирә.
Шагыйрь сугыш чынбарлыгының үзеннән алынган реалистик тасвир чаралары да таба. Сугышта хат алуның солдат өчен ничаклы зур шатлык булуын, мәсәлән, ул шундый чагыштыру ярдәмендә ача:
Ләкин килгән! Хат ташучы егет Сумкасына менә эләккән!
Зур бер шәһәр сугышып алган кебек — Аны алу якын йөрәккә.
(«Зур бер шәһәр алган көбәк» )
Халык, сугыштагы улларын кайгыртып, меңәрләгән посылкалар сала. Шуларның берсе партизан отрядына килеп төшә, һәм шагыйрь акбүз яулык җибәргән билгесез кызга шушындый җавап яза:
Көт. Кайтырмын, таныш түгел кызым. Җиңү алып сиңа бүләккә!..
(«Бүләк».)
«Акбүз яулык» образы да, бүләккә бүләк белән җавап бирү йоласы да халыа поэзиясеннән алынган. Әмма шагыйрь аларны, сугыш чынбарлыгы аша үткәреп, солдат бурычының гуманистик мәгънәсен ачуга хезмәт иттерә. Халык иҗатындагы егет белән кыз мөнәсәбәтенә кагылышлы шигъри детальләр, шулай итеп, солдат һәм халык бәйләнеше яссылыгына күтәрелә.
И а А м о В ф ЗАМАН ҺӘМ ШАГЫЙРЬ 4
һәр көрәштә бул син батыр җанлы. Батыр көрәш, матур сөя бел!
Әлеге шигырьдән күренгәнчә, аның яшь кешесе меһим ике сыйфатны — солдат батырлыгын һәм кешенең әхлакый матурлыгын үзендә туплаган лирик герой булып күз алдына баса. Шагыйрь үзенең Ватан сугышы чоры поэзиясенә шушы идеал югарылыгыннан йомгак ясый. Фидакарь көрәшенең җиңүне якынайтуын күргәнгә, ул «иләчәккә оптимистик карый. Сугыш уты эчендә табылган идеалын шагыйрь тыныч тормыш шартларында тагын да үстерә, камилләштерә төшә:
Җиңү килер, безнең учакларны
Салют итеп күккә чөяр ул, Кем керәшә сагынып шул чакларны. Матур яшәр, матур сөяр ул.
(«Ял иткәндә җырла, партизан!»)
Шагыйрьнең сугыш чоры эзләнүләреннән торган беренче китабы, шигырьләре, фронт сызыгы аша үтеп, Казанга килеп ирешә, һәм 1945 елда Гомөр Бәшировның сүз башы белән «Шигырьләр» исеме астында басылып чыга. Җыентыктагы аерым шигырьләргә ритмик төгәллек һәм эмоциональлек җитми, образлы тел эзләп, кайвакыт автор салкын техницизм юлына кереп китә. Әмма шундый кимчелекләре булса да, ул татар халкы каршына кыю сугышчан юл узган шагыйрь сыйфатында кайта. Шагыйрьнең сугыштан соң чыккан әсәрләрен дә әдәби тәнкыйть җылы бәяләп уза '. Зәки Нури, соңрак партизанлык еллары истәлегенә кире әйләнеп кайтып, «Дан юлы» поэмасын һәм «Үлгәннәр дә үч алды» дигән хикәяләр җыентыгын чыгарды.
Белоруссияне оккупантлардан азат иткәч, шагыйрь Орша шәһәр Советы башкарма комитетында председатель урынбасары хезмәтен башкара. 1946 елда, Татарстанга кайтып, язмышын яңадан урман белән бәйли: Татарстанның Буа һәм Тархан районнарындагы урман хуҗалыгына җитәкчелек итә. Озакламый шагыйрьгә «үзе үстергән, яшәреп көлгән урманы» белән бөтенләйгә саубуллашырга туры килә. Әмма бу юлы инде шагыйрь, аны җырга күчереп, үзе белән мәңгегә алып китә. Ул инде, тормышның һәм иҗатның яңа биеклегеннән торып, урман белән рухи тиңнәрчә сөйләшә:
Урманым — җырым оясы!
Килде шундый уй миңа:
Син йөрәгемә сыясың, Ә мин — синең куеныңа.
(«Урманым — җырым оясы».)
Шулай итеп, урман шагыйрьнең әсәрләренә тапкыр метафора («Җырым оясы») булып килеп керә.
Урман Зәки Нури шигырьләренең бәрәкәтле оясы булып чыкты. Аның шигырьләренең аеруча олысы, халыклар дуслыгын данлый торганы, чын мәгънәсендә шушы «ояда» үскән. Шагыйрь иделдәшләребез, күршеләребез булган мукшылар, чувашлар белән яшьтән аралашып үсә. Төке татарлары салып биргән җылы өйләрдә яшәүче күрше Төке мукшылары яхшылыкка шундый ук яхшы һөнәр белән рәхмәт әйтүчән. Шымыршы юлының салкын карын нинди итекләр шыгырдата дисәң, Төке мукшылары басып биргән җылы итекләр шыгырдата икән!
Алатырь урманнары борын-борыннан Идел буе халыкларының туганлык бишеге булып килгән. Монгол басып алулары чорында Урта Идел урманнары болгар бабаларыбызны. мари, удмурт, чуваш, мукшы күршеләребезне үзенә сыендырган, Аксак Тимер афәтеннән саклашкан. «Кара урман» җырының яшәүне һәм дуслыкны раслау- чан аһәңе Алатырь урманнары уртасында да үзенә кайтаваз тапкандыр. Зәки Нури-
1 Л. Җәләй. Поэзиябезгә караган кайбер фикерләр. «Совет әдәбияты» журналы. 1948 ел. 8 сан.
ның «Чавай чишмәсе», «Чабаксарда очрашу», «Эрзя күргәзмәсе» кебек шигырьләрен» дә күрше халыкларга дуслык хисе искиткеч матур һәм мәгънәле яңгырый.
Халыклар дуслыгы темасын шагыйрь киң планда ала. «Кәләпүш» шигырендә ул үзбәк кардәшләребезгә дуслык хисен җырласа, «Арарат» шигырендә әрмән халкы* ның читләрдән күргән җәбер-золымнарына әрнүле теләктәшлек белдерә. Рус халкына мәхәббәт Ленин һәм революция темасы аша ачыла. Шагыйрь илебез халыкла- ф рының дуслыгын куп кенә шигырьләрендә әдәбиятлар һәм мәдәниятләр дуслыгы л рәвешендә чишә. чМәхтүмколый», «Йөрәкләр күрешә» кебек шигырьләрдә төркмән = һәм казакъ әдәбиятларына поэтик бәя бирелә һәм ул әдәбиятларны иҗат иткән 3 халыкларга ихтирам хисе җырлана. <
Интернациональ дуслык темасы халыкара күләмгә күчерелгәндә, үзәккә Совет- “ лар Ватаны өчен горурлык хисе куела.
л
Кул бирә дуслар — поляклар: I
Син Совет иленнән,— дип,—
Җилферди безнең байраклар «
Сезнең ил җиленнән,— дип. ф
(«Күкрәүле яңгыр».) ®
«Салют-букет» шигырендә совет патриотизмы,социалистик Ватанның бөтен <
дөньяга үрнәк көче һәм безнең илдә башкарылган эшләрнең гомум кешелек әһәмиятенә ия булуы аерым бер лирик җылылык белән сурәтләнә. Туплар һәм чәчәкләр * темасы поэзия өчен һәр вакыт актуаль тема булып кала. XX йөзнең 60 нчы еллары н туплар белән чәчәкләрне килештерергә омтылуның үтә фаҗигале нәтиҗәләрен дә күрде. Демонстрантларга төбәлгән көпшәгә гөл чәчәге тыгарга теләгән Америка 5 студенткасының асфальтка аккан ал каны кешелек күңелендә әле дә кипмәгән. Империалистик илнең туплары гөл чәчәген үзләренә якынайтырга теләмәделәр. * Солдатларның салкын канлы залпы яшь пацифистканың гомерен кисте. Зәки Нури- ® ның «Салют-букет» шигырендә әнә шушы килештергесеэ саналган ике күренеш орга- с. иик берлектә бирелә. Тыныч илнең бәйрәм салютын шагыйрь чәчәк букетына тиңли •* һәм шундый теләкне белдерә:
Атсын иде шундый чәчәк кенә Барлык илнең барлык туплары!
Шагыйрь иҗатында халыклар дуслыгы кебек зур теманың күтәрелүен татар поэзиясендәге бай традицияләрдән һәм коммунистлар партиясенең сәяси-тәрбияви эшчәнлегеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. 1948 елдан бирле Зәки Нури шушы эшчәнлектә коммунист булып, партиянең идея көрәшчесе булып катнаша.
Зәки Нури иҗатының колачы, аеруча халыклар дуслыгы темасы, аның күпкырлы иҗтимагый эшчәнлеге белән дә бәйләнгән. Шагыйрь күп еллар буе Татарстан язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып эшләде, берничә ел язучылар союзы идарәсенең председателе булып торды. Хәзер ул «Казан утлары» журналының баш редакторы вазифаларын башкара. Татарстан АССР Верховный Советы депутаты буларак, ул һәр вакыт республика җәмәгатьчелеге, хезмәт ияләре белән тыгыз аралашып яши. Илебезнең төрле республикаларында, чит илләрдә күп булу аның иҗат колачын, аралашучан табигатен, көләч, киң күңелле холкын тагын да ачып җибәрә. Нәтиҗәдә, безгә кояшлы үзәннәрнең киң сулышын, карлы тауларның мәгърур ямен, ерак кырлар хуш исен туплаган «шигырь бәйләмнәре» кайта тора.
Зәки Нуриның дуслар яныннан беркайчан да буш кул белән кайтканы юк. Ул кимендә бер уч яңа чәчәк орлыклары алып кайта. Ел дәвамында ул орлыклардан әйбәт шытымнар чыга. Зәки Нуриның тугандаш республикалардан: казакълардан, белоруслардан, өзербәйҗан һәм таҗиклардан алып кайткан тәрҗемәләре зур әдәбиятыбызга әнә шундый шытымнар булып өстәлә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендәге вшчәнлегенең төп мәгънәсен үзе шулай ачып бирә:
Кыскарсыннар юлның ераклары. Очрашсыннар җырда халыклар!
СССР халыкларының барлык әдәбиятларына якын торып, алар арасындагы багла-нышларны ныгыту юлындагы игелекле хезмәте шагыйрьнең җәмәгать эшчәнлеген тагын да киңрәк мәйданга алып чыкты. Зәки Нури — СССР Язучылар союзы идарәсенең секретаре.
Сугыш шартларыннан тыныч тормышка күчү Зәки Нури лирикасында, тасвир чарасы буларак, антитезаны активлаштырып җибәрә. Антитеза тыныч кеннең ямен, мәгънәсен аеруча калку итеп ачарга ярдәм итә.
Чәчәк ата кебек үзе күңел,
Таң шикелле хис саф, уй якты.
Мине бүген бомба шартлап түгел, Сандугачлар сайрап уятты!
Тәрәзәмне тулы итеп ачтым:
Таныш урман, камыш, күл әнә... Ничек рәхәт, җәйнең җиле керә Блиндажыма түгел, бүлмәмә-
(«Ачык тәрәзә».)
Лирик герой тыныч тормышка хозурланып кына калмый, әлеге хис аңарда тыныч тормышка хас матурлыкны яклау теләге дә уята. Антитеза алымын шагыйрь сугышның иләмсез күренешләрен тулырак ачуга, тыныч тормыш, табигать матурлыгын сурәтләүгә хезмәт иттерә. «Днепрга» шигыренда бу хис аеруча көчле чагыла:
Мин яшь коеп, син кан агызып,
Аерылышкан идек бервакыт.
Үтәр юллар булды бик озын—
Очрашабыз менә җырлашып!
Бүлдермәскә тиеш кошлар моңын Мәңге монда бомба шартлавы.
Зәки Нуриның 50 иче еллардагы иҗатына тематик киңлек хас. Аның әсәрләренә хезмәт пафосы, төзелеш дәрте килеп керә, эпик башлангыч көчәеп китә. Соңгысының исә тискәре нәтиҗәләргә китерүен дә әйтеп китәргә кирәк. Кайбер шигырьләрдә лирик дулкынны салкын рационализм күмеп китә. Илнең хуҗалык тормышындагы вакыйгалар кайвакыт факт буларак кына саналып узыла. («Зур юл ачык» шигыре.) Аерым белгечлеккә, һөнәр ияләренә багышланган шигырьләрдә («Агроном», «Монтер», «Бригадир» һ. б.) технологик процесслар кеше хисләрен күләгәдәрәк калдыра.
Хезмәт иясе массаларының төрле катлауларына мөрәҗәгать итсә дә, шагыйрь асылда стильләштерү юлы белән бара, еш кына аларның индивидуальләштерелгән образларын тудыруга ирешә алмый кала, һөнәр төрләре, төрле белгечлек ияләре шигъри шартлылык буларак кына кабул ителәләр. Нинди генә һөнәр иясе турында сүз бармасын (геологмы, чик сакчысымы, экскаваторчымы ул), һәр очракта лирик конфликт үзәгендә егет белән кызның аерылу сагышы тора. Башта шушы хис ерак төзелешкә барыргамы-бармаскамы дип икеләнү рәвешендә гәүдәләнсә, аннары кавышу өчен хезмәт темпын арттыруга кайтып кала. Бу хәл лирик конфликтны схемага, шаблонга өйләндерә. Моның сере, безнеңчә, сугыштан соңгы төзелеш рухына һәм характерларның катлаулылыгына төшенеп җитә алмаудан килә. Яңа гына сугыш утында булып, кешеләрне кискен аерылып торган ике төркемдә (дошман яки саф- таш) танып белергә өйрәнгән яшь кешегә катлаулы яңа чынбарлыкны үзләштерү ансат булмый, әлбәттә. Лирик конфликтлар артында шагыйрьнең сугыш чорындагы үз лирик каһарманы төсмерләнә. Ул да бит, кызы белән кавышу өчен, бар көчен биреп, җиңүне батырларча ашыктыручы егет иде. Шуның өстенә, бу хәл бер Зәки
Нурига гына хас булмыйча, сугыштан соңгы бетен поэзия кичергән күренешне барып тоташа.
Ләкин ун елга сузылган бу эзләнүләрнең уңай нәтиҗәсе шагыйрь өчен ифрат зур була. Лириклыкка килүне бу үсешнең төп нәтиҗәсе итеп санарга кирәк. Дөрес, шагыйрь сугыш чоры поэзиясендә дә лирик булып башлаган иде. Хисләре самими булса да, ул чорда әле сәнгать чараларының ярлылыгы күзгә ташлана. Яңа унъеллыкта исә шагыйрь бик күп шәхесләргә өләшенгән, төрле һөнәр ияләренең «мин»- нөре аша, ягъни халык вәкиленең лирик монологы аша, шигырь техникасын камилләштереп һәм арадаш рифма культурасын үзләштереп, лириклыкка әйләнеп кайта. Аның шигъри «мин»е, ниһаять, миллионнарның уртак сыйфатларын, кичерешләрен үзендә туплаган җыелма лирик характер булуга юл ала.
Шагыйрь Ватанны сөюче, тынычлык өчен көрәшүче миллионнарның уртак дәртен, уртак омтылышын чагылдыруның уңышлы алымын таба. Ул — илдәш белән ихлас әңгәмә алымы.
Мин яшим тынычлык илендә,
Шатлыкны ник җырга салмыйм соң!!
Уйларың шундый ук синең дә, Син, илдәш, бу хисне аңлыйсың.
Эшебез беек һәм намуслы.
Әйтик, син заводта эшлисең. Ләкин ил һәм дөнья язмышы Өчен дә җаваплы кеше син.
(«Мин яшим тынычлык илендә».)
Шагыйрьнең идея һәм сәнгать ягыннан җитлегүе әсәрдә гәүдәләнгән эшче-граж- данин идеалында күренә. Аның сугыштан алып чыккан «матур яшәү» турындагы идеалы батыр хезмәт булып күз алдына баса. Иҗат кешесенең гражданлык идеалы эшче гражданин идеалына тиңләштерелә.
Батырлык һәм матурлык төшенчәләре Зәки Нуриның күп шигырьләрендә янәшә йөри. Валентина Терешковага багышланган шигырендә, мәсәлән, шундый юллар бар:
Юлы — ерак йолдызларга
Куп тапкыр барып кайтырлык.
Шундый ул безнең кызларда
Матурлык белән батырлык!
(«Галәм акчарлагы».)
Муса Җәлил турындагы шигыре дә «Матур җырлаган батыр» дип атала. Кыскасы, замандашның рухи йөзен, әхлакый гүзәллеген шагыйрь шушы төшенчәләрнең гармониясендә күрә.
Зәки Нури иҗатын эчтән бөтен иткән нәрсә — үл аның әсәрләрендәге идея эз- леклелеге. Бу, барыннан да элек, аның иҗтимагый идеалының, кеше идеалының камилләшүендә күренә. Шагыйрь сугыш чорында ук гармонияле үсешкә ирешкән шәхес мәсьәләсен күтәргән иде. «Ялкын» шигыре аның бөтен мәхәббәт лирикасына мәгънәви кереш булып тора. Анда «матур яшәп, матур сөю» идеалы лирик геройның үз шәхесендә болай гәүдәләнә:
Шуңа мин шат: йөрәктә саф
Ялкыным яши.
Илем өчен, синең өчен
Талпыну яши.
Йөрәкнең ике талпынуын үзендә бер итеп яшәүне ул чор таләбе итеп саный, җырдагы идеалы итеп хисаплый.
Чорыма хас, җырыма хас
Йөрәк бүген ул.
НУРМӨХӘММӘТ ХИвАМОВ ф ЗАМАН ҺӘМ ШАГЫЯРЬ
Шул ялкынсыз, ул — салкын боз,— Кирәк түгел ул!
Шул ук фикерен шагыйрь үз әсәрләрендәге башка каһарманнардан да кабатлата. Төзелешкә геологлар һәм грунт үрнәкләре ташучы пилот, мәхәббәттә кыюсызлыгын җиңеп, болай ди:
Юк, хәзер инде оялмыйм.
Тартынып йөрү нигә!
Илем приказы дип аңлыйм Яр сөя белүне дә!
(«Кыю да, кыюсыз да».)
Зәки Нуриның мәхәббәт шигырьләре фәлсәфи юнәлеш алганда, сөю дигән үтә интим хис башка олы мәсьәләләр, гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе белән үрелгәндә уңышлы чыга. Бу — асылда Тукай традициясеннән килә торган күренеш. Югарыда телгә алып киткән «Ялкын» кебек шигырьләрдә Дәрдмәнд эшләп калдырган строфика кулланыла. Әмма мәхәббәт лирикасында схемалаштыру сыман бер кимчелек тә күзгә чалынып уза. Кайвакыт хиснең уз байлыгын бирү урынына, аны вакыйга санауга кайтарып калдыру очрый.
Зәки Нуриның 50нче еллар иҗатында юмористик ерганак юл ала башлый. Юмор башлыча шагыйрьнең лирик шигырьләрендә балкып-балкып китә. Югарыда китереп үткән («Илем приказы дип аңлыйм яр сөя белүне дә») юмористик деталь — лирик шигырьләрдәге бетемнең характерлы бер үрнәге.
Тормыштагы кимчелекләргә карата килешмәүчәнлек алга таба лириканың җылы куенындагы юморны ирониягә, иронияне сарказмга үстереп җибәрә. Нәтиҗәдә сати- ра-юмор шагыйрь иҗатында мөстәкыйль тармак булып аерылып чыга.
Шагыйрь үз иҗатының тәмам җитлегү чорына бОнчы елларда килеп керә. Бу чорга хас иң төп үзенчәлек жанрлар дифференциациясеннән гыйбарәт. Ягъни Зәки Нури иҗатындагы ике башлангыч — лирика һәм сатира-юмор — мөстәкыйль тармаклар, аерым-аерым жанрлар булып аныклана. Шагыйрь егерме ел буена туплаган бөтен иҗат тәҗрибәсенә синтез ясый, лиризм аңарда фәлсәфи төсмер белән байый. Бу чорда шигъри тасвирның, поэтик гомумиләштерүнең аллегория, синекдоха, метафора кебек чаралары активлаша.
Шагыйрь күбесенчә табигать аллегориясенә мөрәҗәгать итә:
Иделдә, тулып хуш исләргә,
Чәчәккә күмелсә бакчалар. Беләбез, бу исне иснәргә Дунайда тәрәзә ачалар.
(«Мин яшим тынычлык илендә».)
Иделнең бөтен Советлар илен, Дунайның көнбатыш чикләребез буйлап сузылган социалистик илләрне гәүдәләндерүен әйтеп тору артыктыр. Ә тәрәзә ачып чәчәкләр иснәү өчен аралар ничаклы якын булырга тиеш! Әлеге мисал 50 нче еллар поэзиясендә туган матур бер үрнәк. Табигать детальләре аша җәмгыятьнең зур күренешләрен гәүдәләндерүгә хезмәт итүче мондый шигъри алым шагыйрьнең соңгы еллардагы иҗатында бөтен мөмкинлегенә ачылып китә.
«Килдең, яз!» шигырендә ул органик бер рәвешкә кереп, сәнгатьчә камиллеккә ирешә.
Пейзаж лирикасында, табигать аналогияләрендә поэзиянең чорга хас үзенчәлеген дә, шагыйрьнең үз индивидуаль йөзен дә абайларга мөмкин. Җәмгыятькә, мәсәлән, табигать күзе белән карау бар. Ягъни табигатьнең сафлыгын, гармониясен җәмгыятьтән таләп итеп, изүче җәмгыятьнең кешелексез якларын табигатькә ят итеп күрсәтү бар. Бу — иҗтимагый фикернең мәгърифәтчелек дәверенә хас күренеш. Бозык җәмгыятькә каршы табигать гармониясен идеал итеп кую романтизмга хас. Моның мисалларын Галимҗан Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында һәм романтик Сәгыйт Рәмиевтә күрергә мөмкин. Тукайда, табигать — шагыйрь өчен илһам чыганагы, Дәрдмәндтә — кешенең яшәү хозурлыгы, кайгы-хәсрәте, сагыш-моң гәүдәләнеше,
Туфанда исе кешенең фәлсәфи күз күремен мәңгелек киңлекләргә алып чыгу чарасы, яшәү мәгънәсе турында уйланулар җирлеге булып тора.
Зәки Нури шигырьләрендә табигать үзенчәлекле урын тота. Ул үзенчәлекнең нигезендә шагыйрьнең иҗтимагый фикерләвенә хас темперамент, активлык ята. Шагыйрь табигатькә һәр вакыт иҗтимагый тормышның эре күренешләре аша карый. Нәтиҗәдә җәмгыять тормышы якты, оптимистик рухта төсмерләнә, ә табигать үзе ф ашкын бер симфония рәвеше ала, үзгәреп, яңарып, төзекләнеп торган мәгънәви л күренешкә әверелә. Шушы күренешне үзенең йөрәге аша кичерүче лирик каһар- g манга табигатьнең һәм тормышның мәһабәт яңарышы, тыелгысыз көч белән камил- £ леккә омтылышы матур бер өлгегә әйләнә. Лирик каһарман шушы процесстан S үзенең тынгысыз иҗат омтылышына куәт, гыйбрәт ала. s
Шагыйрьнең «Килдең, яз!» әсәре табигатьнең мәһабәт бер тантана чорын тасвир- g лый. Анда шигъри чаралар, катлаулы метафора төсенә кереп, зәвыклы синтез дәрә- = җәсенә ирешәләр: <
Килдең, яз! Нур сиптең сәенә-сеенә, «
Күңелле очынып бакчада сайрадың, ф
Элдең, яз, сукмаклар һәм юллар буена, и
Күп итеп элдең син яшь гөлләр байрагын.
Карларны агыздың еракка-еракка,
Уяттың бакчалар һәм урман бөресен. о
Син һәрбер үләнгә, син һәрбер куакка Әйтерсең ямь-яшел ут төртеп йөрисең...
Күрүебезчә, шигъри сулышны киң итеп алырлык үлчәм сайланган. Шушы унике- g шәр иҗекле юллар образлы тел белән тыгызланган. Рифмалар юл азагында гына g түгел, борынгы төрки шигырь традициясен хәтерләтеп, анафора рәвешендә юл л башында да килә. Ялгам һәм кабатлаулар мәгънәви тоташлыкны тәэмин итә һәм тас- ® вирның эпик колачын киңәйтә. Шигырьнең образлы теле, метафора һәм аллегория- S ләре артында, бөтен интонациясендә «Октябрь адымнары» шигыренең рухы төсмерләнә: X
Нурга күм син, кояш, безнең юл киңлеген,
Кояшка очынып җилфердә син, комач!
Дәвернең балкышы — Октябрь, син бүген.
Син — безнең зур адым, син — безнең киң колач.
Илләрдән ипләргә җилкенеп атлыйсың.
Ишәя һәм ныгый азатлык постларың...
Шагыйрь табигатькә дә, җәмгыятькә һәм аның тарихына да бер үк күз,—дөньяны яңарту, төзү, бизәү күзе белән карый. Ул карашны гражданлык горурлыгы сугара. «Күп итеп байраклар элеп йөрүче» яз безнең Октябрь яки Май бәйрәмнәребезне хәтерләтә. Табигать темасы шагыйрьнең иҗат бурычы, аның иҗтимагый-эсте- тик мәгънәсе, гуманистик вазифасы турында уйлануларына яңадан-яңа этәргеч биреп тора. «Чәчәкле этюд» шигырендә табигатьнең зирәк хуҗасы да, игелекле дусты да булган кешелекле кеше, иҗат иясе күз алдына килә. Лирик герой, үзенең учында ачылып киткән язгы чәчәк бөресенә карап әсәрләнгәннән соң, аның үзендә дә изге бер омтылыш кабынып куя:
...Зур яз туа нәни бөредән, Язның аның җиңел йөреше. Талма, аяк, туйма йөрүдән, Син яз тудыр, күңел бөресе.
Үзенең полемик шигырьләрендә дә шагыйрь табигатьтән образлы аналогияләр эзли. Заманның төрле тенденцияләре, төрле агымнары бар. Шуңа күрә «агымга иярү», «агымга карау» халык тарафыннан көлкегә алынучан. Ә менә шагыйрь агымга иярүне яклап чыга. Ләкин шаукым мәгънәсендәге агымга түгел, бәлки чорның әйдәүче, тынгысыз агымына иярүне яклый. Алай гына да түгел, ул иярүне шагыйрь иҗат өчен зарури шарт итеп куя.
...Йөгереклеген суның яратсаң. Яратасың юллар шатлыгын. Авыр юлны >ңмңел үтәсең. Шул ярату булган чагында. Белсен күңел кнбеп бетәсем, Кушылмаса ярсу агымга.
(■Агымга карап».)
Шагыйрь заманны бүгенге көн мәгънәсендә генә түгел, ә «заманнар багланышы» төсендә ала. Зур тормыш һәм иҗат тәҗрибәсеннән чыгып, ул шундый хакыйкатьне ачыклаган: үткәннәрне тоташ каһәрләү бүгенге көнгә ямь бирми генә түгел, бәлки киләчәкнең дә нигезен корыта. «Заманнар багланышына» кизәнгән кеше бәлане, барыннан элек, үз башына ишә.
Узган юлга, үткән көннәреңә Ыргытасы булсаң әгәр ташлар, Киләчәгең синең өсләреңә Дөбердәтеп таулар ишә башлар.
Бу кисәтүчән юллар шәхеснең үткәннәренә булган мөнәсәбәткә дә, бөтен бер халыкның тарихын бәяләүгә дә бердәй туры килә.
Табигать күренешләрендә тормышка аналогия үткәреп, шагыйрь һәр вакытта да уңышка ирешә дип булмый, билгеле. Мондый шигырьләрнең кайберсенә мәгънәви эзлеклелек җитеп бетми, вакыт-вакыт образның логикасы бозылып куя. Мәсәлән, «Тамчылар» шигыре шул хакта сөйли торган бер мисал була ала. Киң мәгънәгә ия тасвирны шагыйрь кинәт кечерәйтеп, тарайтыл җибәрә:
Мисал өчен әйтсәң хәтта шул җитә: Азлап тамган әләк безне хур итә.
Шуннан соң ук шигырьне үтә гомуми мәгънәле юллар белән тәмамлый:
Тамчыларның яратам мин һәммәсен, Әмма ялган яз тамчысы таммасын.
Табигатьтә шундый хәлләр була: әйтик, кышның чатнап торган суык көннәре. Ниндидер циклон җылы алып килә дә, түбә карлары эреп тамчы тама башлый, аяк аслары леперди. Кырларда уҗым өсте ачыла. Уҗымнар, моны язга юрап, яшәрергә керешә. Казлар муеннарын суга манчып каңгылдаша башлый... Менә шунда тагын суык китереп бәрә. Бүрәнәләр шартлап ярыла, уҗымнар харап була. Җанлана башлаган бар табигать алданып кала... Шуңа сәбәп булган беренче тамчыны мин «ялган яз тамчысы» дип аңлыйм. Соңгы юлларның да кисәтүчән кырыслыгы, барыннан элек, шагыйрьгә төбәлгән. Ягъни шагыйрьнең, литаврлар сугып, җәмгыятьне ялгыш җилкендерергә хакы юк, аның әсәре чын яз тамчысы булырга тиеш! Мондый шәрехләү Зәки Нуриның югарыда күреп үткән бүтән шигырьләренең дә рухына туры килә төшә. «Әләк»нең исә язгы тамчыга охшавы мөмкин түгел. Ул — кара, вак нәрсә.
Поэзиянең заман белән бәйләнеше, шигырьдә чор рухын, дәвер үзенчәлеген дөрес чагылдыру мәсьәләсе Зәки Нури иҗатында аңлы, максатлы рәвештә куела. Мондый куелыш партиянең заманны бөтен мәһабәтлеге белән сурәтләү таләбеннән килеп чыга. «Җыр белән кабат очрашу» шигырендә сөргеннән Казанга кайткан яшь Володя Ульяновның опера тыңлавы хакында сөйләнә. Геройның эчке монологында беэ шушындый юлларны укыйбыз:
...Күзаллый күңелем
шушындый бер чакны: Аваздаш булыр җыр өр-яңа чор белән!
Шагыйрь үзе дә бөтен иҗаты буена җырының заман белән аваздашлыгына омтыла. Заманнан илһам алып тудырылган әсәрләр шагыйрь тарафыннан заман хөкеменә
курыкмый куела. Чорның бер вәкиле булган лирик герой үзенең бар байлыгын килечектә дә заманга багышлау өчен җилкенә:
Бушамас келәт. Бушамас!
Булсын гына саулыгым.
Сиңа булыр, сиңа, заман. Минем бөтен байлыгым!
л («Байлыгым».) с
3
Без шагыйрьнең лирик иҗатын күздән кичердек. Шул ук вакытта Зәки Нури— < бүгенге поэзиябездә әйдәүче юмористларның берсе. Лирика һәм сатира-юмор аны иҗатта бердәй күтәрүче ике канат дияргә була. Шагыйрь үзенең чәнечкеле әсәр- % ләрендә иҗат кешесенең әхлагы, җитәкченең гражданлык йөзе, яшьләрнең җәмгыять х каршында җаваплылыгы, гаилә иминлеге һ. б. мәсьәләләрне куя. Ул сатираның бик •§ күп төрле алымнарын үзләштергән. Аңарда Хуҗа Насретдин мәзәкләренә хас беркатлы булып көлүне дә, миниатюр мәсәлләрне дә, сүз уйнатуны да, пародия яки "" фельетон алымын да очратырга мөмкин.
Шагыйрьнең үзенә генә хас сатирик алымнарыннан көтелмәгәнчә тәмамлауны алыйк. Менә аның «Сыер сатып алганда» шигыре. Исеменә карап, үзәктә сатучы һәм алучы мөгамәләсе торадыр дип, берсе алдап, икенчесенең алдануын көтәсең. Товар бик шәптән түгел — сыер тибүчән икән. Шулай да сатучы түгел, алучы шулер булып чыга. Анда да сатучыга карата түгел, бәлки... үзенең хатынына карата:
Шундук акча саный башлый алучы,
— Юк-бар белән баш катыру нигә ул! һәм җитәкләп алып китә сыерны: «Мин саумыйм бит, хатын сава»,
— ди дә ул.
Буяуны куерту да Зәки Нурида актив. «Өйләнүдән курыккан ирләргә» шигырендә ул татусыз гаилә тормышын тасвирлый да, аннары «юри генә яздым» ди. Хәлбуки, тасвир дөреслектән ерак түгел. Шуңа ук иш алымнардан читкә адреслауны күрсәтергә мөмкин. «Кыйммәтле кияү» шигыренә автор «иске заман мәзәге» дип искәрмә бирә, юкса, яңа заманда да андый хәлләр аз түгел.
Васыять — дөнья сатирик поэзиясе тарафыннан эшләнгән алым. Аның үтергеч үрнәкләрен Франсуа Вийон биреп калдырган. Зәки Нури шушы коралны бюрократка төби:
Арагыздан киткән чакта
Шушы сүзем калсын минем:
Карамаска сезнең якка
Ике күзем калсын минем.
Телем калсын — «Ярый!» диеп
Уңай җавап бирмәс өчен.
(«Бюрократ васыяте».)
Бюрократизмның бөтен начарлыгын, тормышка ябышучан әрсезлеген автор үткем эләктергән. Көчсез һәм җәмгыятькә ят була торып та, тормышка ябышуы аны көлке итә.
Сатира чараларын шагыйрь дүртьюллыкларында оста төрләндереп тора, аерым алганда, диалогтан актив файдалана. «Дөрес сүз» сатирик диалогында атаклы әйтем («Барлык юллар Римга илтә») нигезендә сүз уйнатыла һәм һөҗүм парадокс ярдәмемдә (юл сораучыга гадәттә яхшы юлны күрсәтәләр) көчәйтелә:
— Безгә район юл бүлеге кирәк.
Тотыйк икән юлны кайда без!
— Начар юллар бар да шунда илтә. Иң начарын юлның сайлагыз.
12, «К. У.» М 2.
НУРМӨХӘММӘТ ХИ САМОВ
177
Үзенең булдыксызлыгын беек шәхесләр мисалына яшерергә маташканда, «Буш вәгъдә» шигыренең сатирик герое башта беркатлы күренсә дә, асылда демагог булып күз алдына килә.
— Эшең кайда! Юеш комга язып
Ник алдың син коры йекләмә!
— Әйтәләр бит Пифагорны комга
Бөек закон язган дип әнә!
Шагыйрьнең аерым дүртьюллыкларын «миниатюр мәсәлләр» дип атарга мөмкин. Аларны мәсәлчә итә торган төп шарт — тискәре күренешләрне хайваннар образында типиклаштыру, аллегория куллану. Аерма исә шунда гына, автор азактан гыйбрәт ясауны кирәк дип тапмый. Мәсьәләне үткенәйтелгән ирония хәл итә:
Барган чакта Чуртан кырын эшкә
һәр кыслага сәлам бирә икән... Алга гына түгел, чөнки Кысла Артка да бик яхшы күрә икән!
Шагыйрьнең үзенчәлекле сарказмы күренешнең асылын күрмәмешкә салышуда чагыла. Тәнкыйтьләнә торган күренеш тышкы ягы белән әхлак тарафыннан хуплана торган хәлләргә туры килә. Мактау-хуплау рәвешендә язылган әсәр шул рәвешле зәһәр көлүгә әйләнә. Менә «Бала ярата» исемле дүртьюллык:
Ул яшь әле, ләкин олылар
Шулай диләр аңа карата:
— Җиде җирдә җиде улы бар, Баланы ул бигрәк ярата...
Үзенең һөҗүм-сатира чаралары ягыннан «Яклау сүзе» фельетоны кызык. Персональ эшен тикшергәндә «Фәлән Фәләновны» «берәүләр әрләп, берәүләр кызганганнан» соң:
Ялагайның индивидуаль сөйләмен бирү өчен үлчәм үзгәртелә. Шагыйрь берьюлы ике типны көлкегә ала—яклаучының үзен һәм «Фәлән Фәләновпны. Озынга киткән санау «якланучының» бернинди яклар нәрсәсе юклыгын күрсәтә. Аны чынлыкта «түгел... түгел» дип кабатланган тискәре сыйфатлары өчен яраталар булып чыга. Автор яклау нотыгын гротеск дәрәҗәсендә күпертә, юкса, яклау батыру кебек үк остарак, хәйләкәррәк эшләнә. Хикмәт тә шунда, автор яклаучыдан аның әйтмәгән һәм әйтмәячәк сүзләрен, күрә торып та дәшми калган хакыйкатьне әйттерә. Дөрес, фелье-тончы монологны «тормышка якынайту» өчен «кайчак», «аз-маз» сүзләре белән бераз йомшарта, әмма аны да көлү чарасы буларак эшли. Укучы моны «бик еш» һәм «кул» итеп аңлый.
Лирика һәм сатира-юмор Зәки Нури иҗатында кулга-кул тотынышып эшли. Лирикасы белән расланган идеалларга ят күренешләрне шагыйрь сатира ярдәмендә инкарь итә.
Хәзерге сатирик поэзиядә Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев һәм Гамил Афзал тоткан урын, бездә сатира-юмор поэзиясенең үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр махсус тикшеренүне көтә. Без исә бу мәкаләдә Зәки Нури иҗатындагы кайбер үзенчәлекле моментларны, башлыча, аның лирикасындагы төп юнәлешләрне билгеләргә тырыштык.