Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛК КОМИССАРЫ


елның августы. Алма-Ата шәһәре. Бакчалар, скверлар, парклар хуш исле чәчәкләргә күмелгән. Урамнарга, трамвай тукталышларына: «Немец басып алучыларына үлем!», «Ватан-ана чакыра!», «Син бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?» дигән плакатлар эленгән.
Олы урам халык белән шыгрым тулы. Алар фронтка китүчеләрне озатырга килгәннәр. Ап-ак чәчле, йөзен җыерчык баскан ябык кына әби үзенең оныгын озата. Ул калтыравык тавыш белән:
— Дошманны тизрәк дөмектереп кайтыгыз! — ди, күз яшьләрен сөртә.
— Тыныч бул, әбекәй,— ди оныгы, әбисенең аркасыннан сөя- сөя,— ата-бабалар йөзенә кызыллык китермәбез!
Әби янындагы хатын сүзгә кушыла:
— Синең әтиең, улым, унсигезенче елны немецларга каршы сугышта һәлак булды. Онытма син аны, аның үчен, халык үчен алырга барасың.
Әби кабат күз яшьләрен сөртеп ала һәм, оныгының башыннан сыйпап:
— Исән-сау кайт, балакаем! — ди.
Менә көчле музыка яңгырый. Хәрби киемдәге кешеләр сафы нык адымнар белән алга кузгала. Аларга озатырга килгән халык иярә. Вокзалга җитәрәк агач аяклы, зур гәүдәле бер кеше, фуражкасын селки-селки:
— Җиңеп кайтыгыз, туганнар! Әгәр аягым булса, мин дә сезнең белән китәр идем!— дип кычкырып кала.
Кызлар егетләренә, хатыннар һәм яшь киленнәр ирләренә, ата- аналар улларына, кияүләренә хәерле юл телиләр.
Алма-Ата урамнарыннан халык агыла. Алар панфиловчыларны фронтка озаталар.
Музыка йөрәкнең иң түренә үтеп керә, аяклар бердәм атлый. Олыраклар арып туктый да, бәлки соңгы тапкыр күрүемдер дигәндәй, улларының артларыннан үрелә-үрелә карап кала.
Кояш шул кадәр кыздыра, кешеләрнең битләреннән һәм аркаларыннан тир ага, күлмәкләре юешләнеп аркаларына ябышкан. Малайлар майкаларын салып кулларына тотканнар.
Вокзал ишеге төбендә озын буйлы, кара мыеклы, илле яшьләрендәге генерал Панфилов басып тора. Аның янында полк комиссары
Әхмәтҗан Мөхәмәдьяров, полк ко-мандиры Илья Васильевич Кап- ров, тагын башка командирлар, партия, комсомол һәм хөкүмәт вәкилләре. Алар вагоннарга таба үтүче кызылармеецларны күзләре белән озаталар һәм әледән-әле кул сәгатьләренә карап алалар.
Оркестр хәрби марш уйный. Сугышчылар һаман эшелонга таба уза... Вокзалны яңгыратып, радио соңгы хәбәрләр тапшыра:
«...Безнең гаскәрләр Коростень, Сольцы, Умань һәм Смоленск юнә-лешләрендә дошманга каршы каты сугышлар альт баралар*.
Бу сүзләр һәркемнең йөрәгенә уктай барып кадала, һәркемдә дошманга каршы үч, нәфрәт ташый.
Фашистлар Смоленскига һөҗүм итә. Димәк, алар Мәскәүгә куркыныч тудыралар. Димәк, алар Ватаныбызның йөрәгенә үрмәли
Паровоз каты итеп кычкыртканнан соң, әкрен генә кузгалды. Озатучы халык хәерле юл, җиңү теләп, соңгы вагоннар күздән югалганчы куллар изәп, яулыклар болгап калды. Поезд Алма-Ата шәһәрен артта калдырып, кызулаганнан-кызулый барды.
Сугышчылар вагон тәрәзәләреннән, ачык ишекләрдән тирә-юньне күзәтеп баралар. Бер кызылармеец ерактагы күгелҗем-зәңгәр Алатауга күрсәтеп авыр сулады да:
— Каласың бит, гүзәл Алатау!— дип, әкрен генә җырлый башлады. Далада туып-үскән бу егетнең моңы вагондагыларга шул кадәр тәэсир итте, алар тын да алмыйча тыңладылар.
— Ну, дус. матур җырлыйсың икән.
— Кил әйдә, Мусабәк, берәр партия домино сугып алыйк!
Ләкин Сеңгербаев домино уйнарга теләмәде. Ул Григорий Шемякин янына утырып, хәл-әхвәл сораша башлады. Бераздан татар егете Моратов та алар янына килеп утырды. Алар өйдә калган әти-әниләре, туган-тумачалары турында сөйләштеләр. Башларыннан кичкән төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Арада иң җор сүзлесе Мусабек иде.
Әкрен генә кичке караңгылык җәелде. Кинәт зәһәр җил исеп куйды, коры дала өстендә бөтерелеп тузан күтәрелде. Шактый еракта йөк төялгән өч-дүрт дөя тимер юлдан читтәге сукмак буйлап килә иде. Аларны күрүгә, Сеңгербаев тәрәзәгә үрелде. Ул үзенең даласына, андагы дөяләргә, дөяләрне җитәкләп барган кешеләргә чын ихлас белән карап барды.
Уртача буйлы, аксыл йөзле, саргылт чәчле политрук Клочков, вагондагы сугышчыларны бер урынгарак җыйнап, газета хәбәрләрен
ләр. Һәр солдат Ватанына, халкына турылыклы булырга, соңгы тамчы канга кадәр сугышырга күңеленнән ант итеп, вагоннарга урнаша.
Шулай итеп, генерал И. В. Панфилов командалыгындагы 316 нчы дивизия олы юлга кузгала.
укыды. Анда гитлерчыларның Брест шәһәрендәге ерткычлыклары турында язылган иде. Бер кызылармеец авыр сулап башын түбән иде.
Политрук аннан:
— Нәрсә булды, дус кеше? — дип сорады.
— Брестта минем апам тора... Ә анда илбасарлар тыныч халыкны кыралар.
— Минем дә абыем Брест шәһәрендә, армия сафында хезмәт итә иде. Сугыш башлангач бары бер хаты килде,— диде өченче сугышчы. Политрук аларның кайгыларын уртаклашты.
— Әйе, фашистларның кабахәтлекләре чиктән ашты,— диде Клочков.— Тиздән моның үчен алырбыз, дусларым! Кеше каны җирдә ятмас!
Поезд бер станциягә җитеп туктады. Вагоннарның ишекләрен киң итеп ачтылар. Вагонга генерал Панфилов һәм полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров керделәр. Сугышчылар аягүрә басып честь бирделәр. Генерал кызылармеецларның хәлләрен сорашты:
— Ну, егетләр, кәефләр ничек?
— Бик яхшы, иптәш генерал!
Панфилов шаяртып алды.
— Хәлләрегез әйбәт булгач, немецларны да бик әйбәт кыйныйбыз инде!
— Исәп юк түгел,— диде Моратов. Шул ук җавапны Григорий Шемякин, да бирде. Клочков зур йодрыгы белән көнбатышка таба селтәнде.
— Ул кеше ашаучыларның азу тешләрен җимерербез, иптәш генерал! — диде ул.
Бераз сөйләшкәннән соң генерал Панфилов һәм командирлар башка вагоннарга юнәлделәр. Полк командиры Капров белән комиссар Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров сугышчылар янында калды. Бераздан Капровны штаб-вагонга чакырып алдылар.
Комиссар Мөхәммәдьяров Моратов янына килеп сорау бирде:
— Сугышка кадәр сез телефонист-монтер булып эшләгәнсез икән? Кайда укыдыгыз?
Егет комиссарга күтәрелеп карады һәм җавап бирде:
— Ташкент элемтә техникумын тәмамладым.
— Бик яхшы,— диде комиссар.— Әти-әниләрегез исәннәрме?
— Ташкентта яшиләр. Яшь вакытларында Казанда эшләгәннәр. 1921 елгы ачлык аларны Урта Азиягә куган.
Сүзгә Григорий Шемякин да кушылды. Җанлы әңгәмә шактый дәвам итте. Клочков барысының да уртак фикерен әйтеп салды:
— Монда руслар, украиннар, казакълар, татарлар, башкортлар, кыргызлар җыйналган икән. Безнең полк интернациональ полк. Ә максат бер — Ватаныбызга кул сузган немец илбасарларын тизрәк тар-мар итү!
— Бик дөрес, иптәш Клочков! — диде Мөхәммәдьяров.— Без дошманның алга баруын туктатырга һәм аны тар-мар итәргә тиешбез! Шулаймы, дусларым?
— Дөрес, дөрес! — дигән тавышлар яңгырады.
Сеңгербаев кысык күзләрен тагы да кыса төшеп полк комиссарына карап алды да сорау бирде:
— Сез үзегез кайсы яктан?
— Мин үзем Казагыстанда Тимер шәһәрендә туганмын. Бик яшьтән Кызыл Армия сафына киттем,— дип, ул үзенең тормышын сөйләп китте.
Сугышчылар комиссар Мөхәммәдьяровның сүзләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Сөйләшү-әңгәмә тәмам булганнан соң Моратов шатлыклы хәлдә сөйләп китте:
САМАТ ШАКИР ф ПОЛК КОМИССАРЫ
— Минем бабамның бабасы татар-башкорт кавалерия полкында хезмәт иткән һәм 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан.
Ул тагын да җанлана һәм тавышын күтәрә төшеп сүзләрен дәвам итте:
— Ә бит татар-башкорт кавалерия полклары 1814 елда Парижны алуда катнашканнар!
— Әйе, бик дөрес, иптәш Моратов! — диде комиссар Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров.— Безнең бабайлар илбасарларның арт сабакларын укытканнар!
Поездның китәсен белдереп, паровоз озын итеп кычкыртты. Вагоннар әкрен генә кузгалдылар...
1941 елның көзе.
Немец армиясе салкын кыш җиткәнче Мәскәүне алырга исәпли. Свастикалы козгыннар шәһәрне һәм шәһәр тирәсен бомбага тота.
Совет Армиясе һәм Совет халкы мәкерле дошманга каршы нык торды. Ватаныбыз йөрәге Мәскәүне саклау өчен халык бердәм күтәрелде. Ополчениегә олы яшьтәгеләр, хатын-кызлар, хәтта яшүсмерләр дә язылды. Алар кулларына корал алып алгы сызыкка килделәр.
Гүзәл һәм горур Мәскәү! Борынгы заманнардан ук тарихка данлы сәхифәләр язган бөек шәһәр! Кремль, Кызыл мәйдан, Ленин мавзолее... Сезнең өчен канлы сугышлар бара.
Көн саен фронтка китүче сугышчыларның көчле җырлары яңгырый :
Вставай, страна огромная, Вставай на смертный бой...
...Бик каты сугышлардан соң, октябрь башларында фашистлар армиясе Мәскәү исемендәге каналга килеп чыкты. Дошман колонналары Волоколамскига таба үрмәләде.
Соңыннан Совет хөкүмәте кулына төшкән яшерен документларга караганда, фашистларның Мәскәү юнәлешенә иң көчле дивизияләрен җибәргәнлеге билгеле булды. Алар Советлар Союзы башкаласын «яшен тизлегендә» басып алуны планлаштырганнар. Бу план «Тайфун» дип атала. Аны төзүдә Гитлерның иң ышанычлы, хәрби технй- каны һәм стратегияне бик яхшы белгән генераллары һәм фельдмаршаллары катнашкан.
Фашистик Германия Мәскәүне алу өчен 51 дивизия туплады. Мәскәү тирәсендәге шәһәрләргә һәм авылларга гитлерчылар 3300 туптан аттылар, меңнәрчә самолетлардан бомба ташладылар, 1500 танк белән һөҗүм иттеләр.
Фашистлар радиодан үзләренең зур җиңүләре, тиздән Россиянең башкаласында булачаклары һәм Кызыл мәйданда җиңү парады үткәрәчәкләре турында шапырындылар.
Ләкин Совет халкы һәм Совет Армиясе дошманга каршы корыч стена булып күтәрелде, дошманның юлына аркылы төште.
Октябрьның күңелсез, ачы җилле, яңгырлы көннәре. Күк йөзендәге кара болытлар җир белән тоташкан. Аяк атлаган саен сутлы балчык итек һәм ботинка олтаннарына сылана. Шинельләр, бүрекләр
лычма су... Ләкин сугышның үз законнары бар шул. Нәкъ менә шундый көннәрдә фашистларга һич көтмәгәндә удар ясарга кирәк тә.
Броняга төренгән дошман, кара афәт булып, изге җиребезне кан- яшькә манчып, һаман эчкәрәк үтә.
Волоколамск юлында каты сугышлар бара. Казагыстаннан килгән 316 нчы дивизия дә алгы сызыкта. Генерал Панфилов командалы- ♦ гындагы бу дивизия солдатлары һәм офицерлары сугышларда тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Армия генералы Рокоссовский арысландай сугышкан баһадир ирләргә берничә тапкыр рәхмәт белдерде.
Ноябрь башлары. Кар катыш яуган яңгыр суы окопларга, блиндажларга тулды. Тиздән суытып җибәрде, җир өстен лом белән дә вата алмаслык итеп туңдырды. Землянкага килеп кергән полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров, кулларын уа-уа, шпекле-түрле йөренеп:
— Әгәр дә таш юлдан шар җибәрсәң, һичшиксез, Мәскәүгә хәтле тәгәрәр,— диде.
— Мәскәү бик якын,— диде бер сугышчы, тимер мичкә утын өстәп.
— Ну, хәзер немецларның да кикриге шиңде! — диде Моратов.— Табаннарын кырмыска тешли башлады.
Комиссар Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров сугышчылар белән әңгәмә үткәрде. Кичә булып узган каты бәрелешләрдә үзләренең батырлыклары белән танылган сугышчыларны тәбрикләде һәм киләчәк сугышларда зур уңышлар теләде.
Аннары ул полк штабына юнәлде. Үзенең Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшеп йөрүләрен күз алдына китерде...
Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров 1904 елда Казагыстанның Тимер шәһәрендә эшче семьясында туды. Әтисе Латыйф ага улын укытучы итәргә теләде. Әмма Әхмәтҗан хәрби эшне ярата иде. Ул кечкенәдән үк командир булырга хыялланды. Тимер шәһәрендә татар һәм башкортлар күп иде. Менә шул татар һәм башкорт малайлары белән ул сугыш уеннары уйнаганда командир була иде. Үсә төшкәч, Әхмәтҗан үзе теләп Кызыл Армия сафына китте. Ул вакытта басмачыларга каршы сугышлар бара иде. Кавалериядә хезмәт итүче Әхмәтҗан каты сугышларда катнашты. Җөнәид хан һәм Ибраһим бәк бандаларын тар-мар итәргә булышты. Монда күрсәткән батырлыклары өчен эскадрон командирыннан рәхмәтләр алды. Әхмәтҗанның да борынгы бабалары татар-башкорт кавалерия полкларында хезмәт иткәннәр һәм 1812 елгы Ватан сугышында катнашканнар. Латыйф ага үзе дә 1914 елда немецларга каршы сугышкан.
Гражданнар сугышыннан соң кызыл кавалерист Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров Казагыстанда хәрби комиссариатта эшләде һәм, Бөек Ватан сугышы башлангач, Алма-Атада оешкан Панфилов дивизиясенә полк комиссары итеп билгеләнде.
Әнә шул көннән бирле ул сугышчылар белән бергә озын походлар узды, Мәскәүне саклау өчен каты бәрелешләрдә катнашты.
Иртәнге якта кар яуды һәм көчле давыл күтәрелде. Панфиловчы- лар, дошман атакаларын кире кайтарганнан соң, землянкаларда ял итәләр иде. Башкорт егете — Стәрлетамактан килгән Тукаев — бик моңлы итеп җыр сузды:
Исе җилләр, исә җилләр. Кем туктатыр җил көчен. Егет җанын кызганырмы Туган-үскән ил өчен.
САМАГ ШАКИР ф ПОЛК КОМИОвАРЫ
Аның янына Моратов килеп утырды. Шемякин, Сеңгербаев, Еси- булатов һәм Клочков бер почмакта домино уйныйлар. Кинәт землянка ишеге киң ачылды һәм киемнәренә кар сырышкан туңган разведчиклар кайтып керде. Аларның өчесе яралы иде.
Разведчиклар фашистларның зур көч туплап һөҗүмгә әзерләнүләрен әйттеләр. Панфиловчылар да дошманга удар ясау өчен кирәкле чараларны күрделәр.
Полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров алда зур сугышлар торганлыгын, дошманның сан ягыннан өстен булган көчләрен тар- мар итү өчен баһадирларча көрәшергә кирәклеген аңлатты. Алгы сызыкта булган бәрелешләрдә ул үзе дә катнашты, полкны берничә мәртәбә атакага алып барды.
Немецлар, танклар ярдәмендә, Дубосеково разъездына якынлаштылар.
251,0 биеклеге!
Бу сан язылган әһәмиятле ныгытма штаб карталарында зәңгәр һәм кызыл карандаш белән өч-дүрт тапкыр тамгаланды. Фашистлар, шушы мөһим биеклекне алып, Волоколамск юлыннан Мәскәүгә килергә исәплиләр икән.
Дошман һөҗүмгә күчте. Бу — 16 ноябрь көне иде.
Иң элек фашистларның «юнкерс»лары кара козгыннар кебек ябырылдылар һәм сугыш кырына авыр бомбаларын койдылар. Озак та үтмәде, гитлерчылар артиллериясе җир өстенә зур-зур чокырлар казыды. Минометлар ухылдады, пулеметлар тырылдады... Сугыш кыры җимерелгән дотлар, үтерелгән атлар, кешеләр белән чуарланды.
Иртән башланган гарасаттан соң, немецлар акырып-бакырып атакага күтәрелделәр. Алар автоматлардан ата-ата якынайганнан- якынайдылар... Аларның «Нах Москау!» дип тамаклары карлыкканчы кычкырынулары, сүгенүләре, Совет сугышчыларына янаулары ишетелде.
Фашистлар теземе инде бик якын, алгы окопларга йөз метр чамасы гына иде. Кинәт «Ут ачарга!» дигән команда яңгырады һәм бик каты сызгыру ишетелде. Совет сугышчылары пулеметлардан һәм винтовкалардан ут ачтылар. Алгы окоплардан гранаталар ыргыттылар... Немецлар, кар өстендә йөзләрчә мәетләрен калдырып, чигенә башлады. Озак та үтмәде, кара тәреле танклар килүе күренде. Алар- ны санадылар. Барысы егерме танк иде. Танкларга каршы каты сугышлар башланды. Бу коточкыч сугыш барган вакытта яңадан утыз танк күренде.
Панфиловчылар, бер-берсенә тотынып диярлек, корыч стена булып бастылар. Клочков шинелен салып ыргытты да, иптәшләренә таба борылып, ялкынлы һәм калын тавыш белән:
— Яңадан утыз танк! — диде.— Кеше башына икешәр танк, дусларым. Россия зур зурын, әмма чигенер урын юк. Артыбызда— Мәскәү!
Политрук ажгырып килүче зур танкка гранаталар бәйләмен ыргытты. Башкалар да гранаталар ыргыттылар, танкка каршы ата торган мылтыклардан ут ачтылар... Сугыш озак дәвам итте.
Дубосеково разъездында һөҗүм итүче фашист танклары тимер- томыр өеменә әйләнде. Гитлерчылар кырып ташланды. 50 танкка каршы каһарманнарча сугышкан 28 панфиловчыга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. Бу батырлар Илья Васильевич Капров, Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров җитәкчелегендәге полк сугышчылары иде.
Дивизиягә яңа килгән яшь сугышчыларга комиссар Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров болай диде:
— Сез исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган баһадирлар тәрбияләнгән полкның сугышчылары булдыгыз. Сез алардан үрнәк алыгыз! 28 панфиловчы-баһадир немец һөҗүмен туктатты һәм үзләре һәлак булдылар. Алар Ватаныбызның йөрәге Мәскәүне саклап, япь-яшь гомерләрен бирделәр. Онытмагыз сез аларны!
Яшь сугышчылар соңгы тамчы канга кадәр гитлерчыларга каршы сугышырга ант итте. Әйе, алар антларына турылыклы булдылар һәм, фашистларны куа-куа, Берлинга барып җиттеләр. Панфилов дивизиясе, башка дивизияләр белән берлектә, фашизмны үз оясында тар-мар итеште. Гитлер Германиясе тәмам җиңелде.
Исән калган сугышчылар туган җирләренә кайттылар. Панфилов дивизиясе солдатлары һәм офицерлары да тыныч төзелешкә керештеләр. Алар арасында Әхмәтҗан Мөхәммәдьяров та бар иде.
Полк комиссары Әхмәтҗан Латыйф улы Мөхәммәдьяров хәзерге көндә Чиләбе шәһәрендә яши. Легендар Панфилов дивизиясенең полк комиссары зур батырлыклары өчен Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, сигез медаль белән бүләкләнде. Бу баһадир комиссар турында фронт һәм үзәк газеталарда язып чыктылар. Күренекле рус язучылары Александр Бек «Волоколамск юлы», Александр Кривицкий «Мәскәү янындагы каравыл», мәшһүр казакъ язучысы Баурҗан Момыш улы «Безнең артта — Мәскәү», Александр Селивановның «Панфиловчылар» дигән китапларында Мөхәммәдьяровның батырлыгы турында да язылды.
Панфиловчы башкорт егете Тукаев һәм татар егете Моратов каты сугышларда һәлак булдылар. Сугыштан соң 28 панфиловчының дүртесе исән калуы билгеле булды. Аларның икесе сугыштан соң вафат булды, икесе — Григорий Мелентьевич Шемякин һәм Иван Демидович Щадрин — Алма-Ата шәһәрендә яши.
Панфиловчылар батырлыгы халык күңелендә мәңгелек урын а