Логотип Казан Утлары
Мәзәк

МӘЗӘК ХӘЛЛӘР


Ике хатын очрашкан ди.
— Улыгызның хәлләре ничек? — днп сорашкан дя аларныц берсе.
— Эшләре шәп,— дигән икенчесе.— Циркта эшли. Көне буе тик тора. Юлбарысның авызына өч тапкыр башын тыгып ала да калган вакыты гел буш.
Петер Чабафи (Венгрия) мәзәкләреннән.
ундый бер ярыш үткәреп карыйк, ди. Аңа сәламәт йөрәкле, корыч нервлы, ләкин «ташка басканны» укый белә торган теләсә кем катнаша ала. Теләүчеләр бармы?
Микрофон алдына утырыгыз да газетагызны ачып куегыз, тирән ятеп тын алыгыз һәм... Башладык! Кычкырып укыгыз! Күп укымагыз, биш кенә минут...
Ә хәзер мәзәк бер хәлгә әзерләнегез: пленкага язылган тавышыгызны тыңлыйбыз.
Ишеттегезме, сузык авазлар ничек чыга? Ә нигә йөткереп куйдыгыз әле? Көтелмәгәндә туктап калдыгыз. Ә-ә-ә... чит ил сүзенә юлыктыгызмы? Менә хәзер басымны ялгыштыгыз... Тагын йөткердегез! Әйе, Левитан чыкмый сездән.
Тыңлаучылар диктордан яңалыклар, әңгәмәләр, күзәтүләрне генә ишетеп калмыйлар, бик еш кына аннан уку логикасына, сүзләрнең дөрес әйтелешенә, тәэсирле сөйләмгә өйрәнәләр.
Әмма, һәр эштә булган кебек үк, тәҗрибәле дикторларның үзләре дә кайвакытта микрофон алдында утырганда мәзәк я күңелсез хәлләргә юлыгалар. Тавыш үткәрми торган студияләрнең тишекле стеналары шундый хәлләрнең байтагына шаһит була. Мин бу язмамда шуларның кайберләренә тукталырга телим.
Казан телевидение студиясенең эшли башлаган көннәре генә иде әле. Режиссер ассистентлары халык алдына сәхнәгә чыккан кебек дулкынланалар. Кнопкаларны ялгыш басалар, планны бутап бетерделәр, пленканы кирәгеннән артык алда, я шактый соң боралар.
Ул кичне Иркә Сакаева белән без студиядә тапшыруга әзерләнеп утыра идек. Әле камералар да эшләми, звонок та бирелмәгән.
Тапшыру болай башланырга тиеш: элек Иркә «Исәнмесез» дип әйтәсе. Ә мин: «Хәерле кич, иптәшләр!» — дип ялгап китәргә һәм шуннан соң сюжет башланырга тиеш. в
Менә без өстәл артында утырабыз, ә монитор ничектер җайсыз торган кебек, берни дә күренми. Мин аны төзәтеп куймакчы булдым. Өстәл аша иелүем булды, безне эфирга чыгардылар. Шунда мин үземнең бик озак итеп мониторга үрелүемне күрдем. Моны Иркә дә һәм, билгеле, тамашачылар да күрделәр. Экранга үрелеп җитә алмыйча катып калдым, бераздан тураеп утырдым да, куркынган тавыш белән: «Хәерле иртә, иптәшләр!» — дип куйдым.
Бервакыт яңа магазин ачылу тантанасын пленкага язып алдык. Ни генә юк иде бу магазинда: сырлар, консервалар, яшелчәләр... һәм
Ш
бик күп сатып алучылар. Мин аларның сүзләрен, теләкләрен язып алам, күргәннәремне үзем сөйлим. Ләкин сөйләп өлгерә алмыйм, пленкам бетә. Чөнки аны студиядә репетиция ясап караган вакыт- тагыдан кызурак әйләндергәнмен икән.
Кайвакыт бездән, дикторның халык арасында танылган булуы аның эшенә комачау итәме, дип сорыйлар.
Уңайсызлыклар була, әлбәттә.
Кайвакыт үзеңә төбәп карап торуларын сизәсең. Үзләре шикләнгән кешеләргә милиционерлар гына шулай карый торгандыр бәлки.
Укучы балалар... Дикторны күрсәләр, пышын-пышын сөйләшәләр, үзләре алдыңа йөгереп чыгалар, я сине күрмәгәнгә салынып яныңнан киләләр, ә үзләре юк-юк та кызыксынулы караш ташлап алалар.
Кайвакыт картлар, карчыклар очрый... Алар күбрәк тапшыру турында сорашырга яраталар, тапшырулар программасын дикторлар үзләре төзи дип уйлыйлар, күрәсең. Кайберләре, бик таныш кешеләр белән очрашкандай, тартынусыз, эч серләрен сөйләп бирәләр.
Бервакыт Боровое Матюшинога дачага барганда яныма илле яшьләр тирәсендәге бер ханым килеп утырды. Ул сеңелесе белән Зеле- нодольскида яши һәм шуннан башка бер туганы да юк икән. Дөнья белән дә ул телевизор экраны аша гына танышып бара, ахры. Ул. кемнәрне яратуын, кемнәрне яратмавын һәм ни өчен яратмавын миңа иренмичә сөйләп барды. Ата-аналарым турында кызыксынды, үземнең ничә яшьтә булуымны, өйләнгәнме икәнлегемне сорашты.
Яки менә троллейбуста барасың. Шунда бер хатын күршесенә иелә дә: «Хәзер үк карама, безнең артта диктор бара»,— дип әйтә. Бераз вакыт үтүгә аның күршесе башын күтәрә дә күзен тутырып сиңа карый башлый. Бу караштан шундый уңайсыз хәлгә каласың, хәтта үзеңне Париж галереясындагы шәмнән ясалган фигуралар хәлендә сизә башлыйсың. «Иптәшләр, зинһар аңлагыз, музей экспонаты хәлендә калу бик кыен»,— дип әйтәсе килә үзләренә.
Дикторларга кызык кына хатлар да килә. Тамашачыдан беренче тапкыр хат алуымны әле дә хәтерлим. Мин ул көнне бик бәхетле булган идем һәм бу билгесез кешегә рәхмәтемне әйтеп бетерә алмадым. Шуннан соң тагын, тагын хатлар килә башлады. Баштарак җавап яза бардым. Соңыннан хатлар бик күбәеп китте һәм мин алар- га студиядә яхшы эшләвем белән җавап бирергә тырыша идем. Кайбер кешеләр дикторлар бар нәрсәне дә эшли ала дип уйлыйлар һәм төрле үтенечләр белән хат язалар. Мәсәлән, безгә менә шундыйрак хатлар да килә: «Су бөрки торган үтүк табып җибәрә алмассызмы?» «Көне буе телевизор карый торган Фил баласы» дигән кино күрсәтегез әле». Хатларның бик мәзәкләре дә була:
«Мин беренче класста укыйм. Без язарга, укырга, хисап чыгарырга өйрәндек. Укытучыбызны телевизордан күрсәтегез әле».
«Хөрмәтле диктор иптәш! «Бриллиант кул» киносындагы җырны башкаруыгызны үтенәбез».
«Әни белән концертка барган идем. Янәшәмдә утырган малай миңа бик ошады. Әйтегез әле, зинһар, аны ничек табарга?»
«Телевизордан биргән әкиятегездә тычкан баласы үлә. Шуны булдырмас өчен әкиятнең дәвамын җибәрәм».
«Безнең кызыбыз Казанда эшли. Күптән күрешкәнебез юк. Телевизордан гына булса да үзен күрсәтегез әле».
«Алтмыш яшькә җиткән тутый кош үзе дә кеше кебек сөйләшә башлый дип әйтәләр, дөресме?»
•Ни өчен бер җирдә дә Иван Грозныйның фамилиясе күрсәтелми?»
«Хөрмәтле иптәш Дубин! Көнчыгыш Европа этләренең көчеген кайдан алырга киңәш итәсез?»
Төрле тапшыруларда катнашу өчен студиягә күп кенә кешеләр дә килә. Студиянең гаять зур павильоннарына беренче кат кереп, көчле яктырткычлар алдына утырган һәм телетапшырулар барган ыгы- зыгылы минутларның шаһите булган бу кешеләр нык дулкынланалар, югалып калалар. Шул вакыт дикторга өстәмә мәшәкать туа: экранда ул үзе дә табигый булырга, беренче мәртәбә чыгыш ясаучыга да ярдәмләшергә тиеш була.
Бөтендөнья хатын-кызлар көне 8 Мартка багышланган тапшыру бара иде. Шул тапшыру вакытында чакырылган кунакларның берсе «игътибарлы» ир-атларның котлау телеграммаларын укырга тиеш. Ләкин бәйрәм алды ыгы-зыгысы беләнме, әллә каушавыннанмы, телеграммалар язылган кәгазьне ул онытып калдырган. Ни эшләргә? Тапшыру башланырга торганда өйгә кайтып булмый бит. Җитмәсә, телеграммалар укуны тапшырудан төшереп калдырырга да мөмкин түгел. Бөтен тынычлыгымны җыеп һәм барлык фантазиямне эшкә җигеп, кадрга кердем дә, «тамашачы ир-атлар кушуы буенча» дигән булып, язылмаган ак кәгазьдән «телеграммаларны» үзем укыдым. Болай ярыйсы чыкты шикелле. Әмма ул вакыттагы хәлемне бары тик үзем генә белдем.
Тагын менә шундый хәлнең дә булганы бар. Күчмә телевидение- станциясе җәйге навигация ачылу турында Казан елга портыннан репортаж алып бара иде. Репортажны видеомагнитофонга язу өчен Мәскәүнең Үзәк студиясе кабул итә. Барысы да яхшы гына барганда, тапшыруга катнашучы бер кешебез юкка чыга. Катлаулы аппаратура эшләгәндә көтеп торып булмый. Шунда ук, репортер роленнән тыш, «хәбәрсез югалган кеше»нең эшен дә үз өстемә алырга туры килде.
Шулай бер көнне ике тапшыру арасында буш вакыт калды. Режиссер миңа: «Җиде минут вакыт бар. Ашыкмыйча гына программаны әйт. Әкренрәк укы!» —диде. Камера эшли башлагач, мин тамашачыларга карадым да: «Икенче тапшыруга кадәр бераз вакыт бар, мин сезне иртәгә булачак программа белән таныштырам»,— дип әйттем.
Укый гына башлавым булды, күрәм —оператор кулын селки. Күз кырыем белән аңа карадым, нәрсә әйтергә тели соң ул? Бәлки мин кирәкле текстны укымыймдыр? Бәлки мине экранда күрсәтмиләрдер инде? Укудан туктадым да мониторга карадым. Юк, мин әле һаман да экранда утырам. Тагын укый башладым, ә үзем һәр пышылдауга колак салам.
«Нәрсә дип әйтим инде мин аңа? Ул берни дә ишетми бит»,— ди оператор. Үзенең аңлаешсыз кул болгауларыннан мин нәрсә булса да аңларга тиеш дип уйлый булса кирәк. Төшенеп кара син аны! Аның үзен утыртырга иде шушы урынга... «Бар да бетте!.. Тапшыруны харап иттем»,— дип уйладым мин ул вакытта. Кинәт иртәгә булачак бәйрәм исемә килеп төште. Барысы да аңлашыла: кирәкле текстны укымыйм... Шул уй башыма килүгә программадан күземне күтәрә алмый башладым. Бер генә теләк калды: тиз генә укып бете-рергә дә студиядән чыгып качарга. Тамашачының күзенә күтәрелеп карарга оят. Мин аларга бөтенләй башка нәрсә сөйлим бит, бөтенләй башка... Пулемет кебек ашыгып һава хәлен, белдерүләрне укып бетердем дә, тапшырулар тәмамлангач, ук шикелле атылып оператор янына килдем... «Я хәзер әйт инде, нинди ялгыш җибәрдем?» — дидем. Ә ул миңа тыныч кына җавап бирде: «Бернинди дә ялгыш юк. Ләкин өч тапкыр әкренрәк укырга кирәк иде. Ә син борчак сипкән шикелле укыдың. Шуңар кул болгаган идем...» Борчылудан хәл-сезләнеп креслога аудым.