Логотип Казан Утлары
Әкият

ҖИТМЕШ ҖИДЕ ПӘҺЛЕВАН


Азатлык өчен корбан булган барлык каһарманнар истәлегенә атап яздым.
Автор
Өч угыл
ер агайның өч углы булган. Өч углы булганчы әле аның бер углы да булмаган. Балаларны бит я коедан, я кәбестә арасыннан, я урманнан табып кайталар. Бер үзеңә генә бала алып кайтуы кыен булган ул заманнарда. Шуңа күрә агай, бергә- бергә эзләве күңеллерәк булсын дип, өйләнмәк булган. Ләкин бик тә фәкыйрь булган ул. Шул кадәр ярлы яшәгән, аны гел кеше рәтенә дә кертмәгәннәр. Ул вакытта, бу агай яшәгән заманда, хатын алу өчен калым түләргә, мал-мөлкәт, бай- „ лык җыярга кирәк булган. Әмма теге агайның
кырык терәүле ызбасыннан башка бер нәрсәсе дә булмаган. Әле җитмәсә, үз хәлен үзе белмичә, бай кызына гыйшык тотып йөри икән мескен. Шуннан яучы карчыкны бер әчмуха чәй, бер гөрәңкә он белән яллап, бай кызын кодалатырга җибәрмәкче булган бу. Яучы карчык рәхәтләнеп көлгән аңардан. Бөтен авылга таралган бу хәбәр. Байлар да, ярлы-ябагай да бу фәкыйрьдән мыскыллап көлә башлаганнар. Шундый ачуы чыккан бу адәмнең тегеләргә. Ачуы чыкса да, нишләсен инде! Шуннан соң төкерәм мин аның байлыгы белән кызына дигән дә бу — ярлы гына бер кызга өйләнгән. Теге әчмуха чәйне кайнатып, гөрәңкә онны туглап, коймак пешереп, үзләренчә туй ясаганнар. Чәй эчкәндә агай хатынына ишеттереп хыяллана икән:
— Угылларыбыз булса, имана җире дә тия, ярдәмче дә була! — ди икән.
Угыллар эзләргә тотынганнар болар. Тик угылны ансат кына табып булмый икән шул. Яшь килен коймактан калган оннан камыр туглаган. Әкияттәге сыман, камырдан угыл ясарга уйлаганнар. Ләкин могҗизалар әкиятләрдә генә була! Мич башына куйган камырлары кәкрәеп кибеп каткан. Шуннан уйлашканнар да болар угылны тыштан эзләргә булганнар. Озак та бармыйлар болар, бер коедан бер малай табып кайталар. Шатлыгыннан агай шыркылдап көлеп тә җибәргән, биеп тә алган. Шатланырсың шул! Угыл табылсын әле! Угыл-
лары угыл шикелле генә булса икән! Тап-таза! Авырлыгы егерме гөрәңкә булган, ди. Хәзергечә әйткәндә, угыллары сигез кило була... Әкияттәге сыман, ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп, типсә тимер өзәрлек баһадир булып җиткән бу. Ун суканың барын бергә җигеп, сабан өстенә атасын, анасын һәм сукыр песиләрен утыртып, берүзе бакча сукалаган. Шулай итеп, болар хәйран гына хәлләнеп китәләр. Тишек-тошыкларын ямыйлар.
— Әйдә, карчык! — дигән агай хатынына.— Тагын әйләнеп кайтыйк әле! Тагын бер угыл табылмасмы!
Китәләр болар. Бу юлы коедан таба алмаганнар шул. Чөнки һәммә кеше коедан балалар ала торгач, кое саегып калган, ди. Шуннан бәрәңге бакчасы аша бик кәефсез генә кайтып барганда, алланың рәхмәте, бәрәңге сабаклары арасыннан тагын бер малай табып алалар бит. Кайтып керүләре булган ишектән, әлеге табылдык әнисенең кулыннан сикереп тә төшкән, җилпучтагы онны учлап ашарга да тотынган.
— Булырдайның биленнән билгеле, ди. Бусы, мөгаен, тегермәнче булыр! — дигән агай.
— Амин берүк, амин берүк! — дигән анасы.
Чыннан да, икенче угыллары үсеп җитү белән тегермәнче булып киткән. Бик баеп, хәлләнеп җитәләр болар. Бә-әк шәпләп ике катлы, зиннәтле йорт салып куялар. Ишегалларына асфальт җәйдертәләр. Телевизор алалар... Әй, авызыма саескан төкергән икән, ул вакытта асфальт та, телевизор да булмаган бит әле... Булмаса булмас, бик череп баеганнар, дип сөйләгәннәр иде.
Тавык симерсә, йомырка салмый башлый, диләр бит. Хактырмы бу, юкмы, тик бу агай да баегач, бик саранланып, комсызланып киткән. Үзенең хәерче, сәләмә-йолкыш чакларын оныткан. Әле тагын да ныграк баю өчен, өченче угыл эзли башлаган. Һаман саен майлы бутка булмый шул ул! Күпме эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Бакчада да, коеда да гел кыз балалар гына чырылдашып ята икән. Шуннан, мич алдында кайгырышып утырганда, мич авызыннан дөмберррт итеп бер төргәк тәгәрәп төшә боларның алдына. Төргәкне сүтеп карасалар — малай! Тәрәзәдән карыйлар, күктә торналар очып бара икән. Шул торналар ташлап киткәндер инде бу угылны.
Бу углы да байлык җыярга оста булыр, дип өметләнгән агай. Ләкин бу углан сабанга да тотынмаган, умырып он да ашамаган. Бәлки урманчы булыр дип, әтисе аны урманга да алып барып караган. Малай әтисе теләгәннәрне эшли алмаган. Берүзе калса, ул бик моңлы итөп көйли, сызгыра яки җырлый торган булган. Әллә торналар ташлап киткәнгәме, ул бик тә моңлы бала булган. Иркенлекне, болыннарны, сахраларны яраткан һәм гаҗәп матур итеп җырлый белгән. Аның җыры урманнар, сахралар, күк йөзе, торналар турында булган.
Беләсезме, бу өч угыл яши торган ил «Дәрьям-Ана йорты» дип атала икән. Ни өчен алай аталганын хәзер сөйлим...
Дарьям-Ана йорты
...Борын-борын заманнардан да борынрак Тимер-Кыя исемле бер батыр яшәгән, ди. Ул гаять озын гомерле булган. Йөз ел яшәгән, мең ел яшәгән. Гомере буе Тимер-Кыя кешеләргә яхшылык кылган. Аның биш баласы булган. Бишесе дә үсеп җиткәч, үләр алдыннан Тимер- Кыя балаларын үз янына җыйган да һәрберсенә мирас игълан иткән:
— Берегезгә дала бүләк итем! Дала бай ул, иркен, гүзәл, әгәр
«, «К У.» М2. 11а
РОБЕРТ Б А ТУЛ ЛА ф ҖИТМЕШ ҖИДЕ ПӘҺЛЕВАН
яши белсәң... Аң бул, Дала хуҗасы, халкың рәхәт яшәсен! — дигән. Икенчегезгә әманәт итеп Тау Илен калдырам... Таш өстендә чәчәк, җиләк-җимеш үстер, йортыңны дошманнардан сакла, дигән... Өченчегез өлешенә урман алыр. Кош-корт, җәнлек-җанвар, агач-үлән үрчет урманда, дигән. Дүртенчегез өлешенә чыкты бар һава, күк гөмбәзе, дигән... Дала, урман, тау-ташларны һәм һаваны туендырыр, саклар өчен, барча елга-инеш, дәрья-диңгезләрне сиңа тапшырам! — дип, Тимер-Кыя төпчек кызы Дәрьяны чакырган.— Терек Суы синең кулда кала, Дәрьям. Терек Суын сакла яман күздән...— Шуннан Тимер-Кыя Дәрья колагына Терек Суы яшерелгән җирне әйткән.
Барысы да риза булган бу мирастан... Ләкин Зар-Зария атлы кызы гына киреләнгән, башка нәрсә өмет иткән өлешенә:
— Һава белән нишлим, ата? — дигән Зар-Зария.— Аны эчеп тә, ашап та, киеп тә булмый, хәтта сатып та булмый һаваны! Миңа булсын болын, җәйләү, киөк-җәнлек булсын. Сатып алып, баеп булсын!
Шуннан әйткән Тимер-Кыя:
— Өлешеңә тигән көмешең. Мин сезгә сатыла торган байлык бүләк итмим. Алар халыкныкы, күз алмагыз кебек саклагыз!
— Мин һаваны алмыйм, ата! — дип кычкырган Зар-Зария һаман.— Күл сулары сеңелем Дәрья белән уртак булсын, бүлеп бирсен миңа барсыннан да!
— Биргәнемә риза булмасаң ирекле кал! Һаваны калган туганнарыңа бүлеп бирәм! — дигән Тимер-Кыя.— Мин йортымны ышанычлы улларыма, кызларыма тапшырам. Бу дөньяда йомышым калмады! — дигән дә Тимер-Кыя шунда зур тауга әверелгән!
Әткәсенә һәм дә туганнарына ачу ташлап, Зар-Зария читкә чыгып киткән. Күп еллардан соң төрле сихерләргә өйрәнеп кайткан. Игеннәргә агу чәчкән, туганнар арасында ызгыш-талаш тараткан. Инде дә туганнарын җиңә алмагач, биш башлы аждаһаны өстергән йортыбызга. Сугыштан Зар-Зария тәм таба икән. Күз яшьләреннән, һәлак булган батырларның каныннан агу ясый башлаган ул. Шуннан соң Дала Илендә, Тау Илендә, Урман Илендә, Дәрья Илендә җитмеш җиде пәһлеван күтәрелгән бу аждаһага каршы. Аждаһаның башларын гына түгел, койрыкларын да турап салганнар. Сугыш туктау белән, Зар-Зария дә җан биргән. Ләкин аның рухы исән икән, җисеме дә сугыш көтеп ята икән, дип сөйлиләр бабайлар. Илләр, халыклар бер-беренә каршы сугыш ачсалар, мәкерле җан Зар-Зария тагын тереләчәк икән. Аңа сугыш, орыш, ызгыш кирәк. Имеш, мәкерле Зар- Зариянең җаны сугышта, ди. Дәрьям-Ана гомере буе Зар-Зариягә каршы сугыша, ди. Менә шуңа күрә бу ил «Дәрьям-Ана йорты» дип атала...
Г үзәлия
Баягы өч угылның берсен — типсә тимер өзәрдәен — Чукмар дип йөртәләр икән. Байлык җыючысының исеме Барыш булган. Төпчек угылның аты Муса икән. Менә шул өч угылның күршесендә генә Гүзәлия исемле бер матур кыз үсеп килә икән. Өч ир туган өчесе дә Гүзәлиянең матурлыгына сокланып туя алмыйлар, ди. Өчесе дә кызны үзенә каратырга хыяллана икән. Көч белән генә кызны үземә каратырмын, дип уйлый Чукмар, шуңа күрә бик зур йодрыклар үстерә. Байлык белән генә Гүзәлиянең күңелен яулап булыр, дип уйлый Барыш, шуңа күрә иргә таңнан торып мал җыя. Төпчек Муса йодрык та үстермәгән, байлык та тупламаган, ул Гүзәлиягә матур-моңлы җырлар җырлаган. Шуңа күрә Гүзәлиянең күңеле Мусада булган, ди...
Урмандагы могҗиза
Көннәрдән бер көнне болар җыйнаулашып урманга барганнар. Барыш та, Чукмар да, Муса да, Гүзәлия һәм башкалар да урманга таралганнар.
Барыш комсызланып җиләк җыйган, тырысына алма тутырган. Чукмар һәр тапкан җиләген ашый барган. Көч-куәт туплаган. Гүзәлия белән Муса исә чәчәкләр җыйганнар, күбәләкләр куып уйнаганнар. Муса урманнарны яңгыратып Гүзәлиягә матур җырлар җырлаган.
— Син шундаен матур җырлыйсың, хәтта урман шаулавыннан туктады. Син шундаен матур җырлыйсың, хәтта сандугачлар сайравыннан туктады...— дигән Гүзәлия.
Муса әйткән:
— Абыйларым миңа җырламаска куша, һич туктамый алар мине кимсетә... Бәхетсез бала бугай мин, Гүзәлия... Берсе усал, берсе комсыз. Көн-төн битәрлиләр, кимсетәләр җырымны... Мондый хәлгә, белмим, кем түзәр...
Гүзәлия аны болай дип юаткан:
— Курыкма син, Муса, багалмам... Бу урманда сиңа беркем тимәс, һичкем кыерсытмас сине, читкә кага алмас! Бу урманда Дәрьям- Ана яши диләр!
— Дәрьям-Ана? — дип сораган Муса.
— Әкиятче бабай әйтте, Дәрьям-Ана, изге ана, илебезнең җаны — Дәрьям-Ана. Бу дөньяда шул бәхетле, диде бабай, шул олуг җанлы була...
— ...Әгәр дә ки аның юлында очраса Дәрьям-Ана... ышанасыңмы син дә, Гүзәлия, шул матур риваятькә, әби-баба сөйләгән әкияткә?
— Ышанам! — дигән Гүзәлия.— Ышанам, бик нык ышанам! Бар ул Дәрьям-Ана...
Шуннан соң Гүзәлия белән Муса Дәрьям-Ана турында тагын да матуррак, тагын да моңлырак җырлар җырлаганнар аланда. Ләкин алар озак җырлый алмаганнар. Яннарына Барыш белән Чукмар килеп чыккан. Чыкканнар да Мусаны ачулана башлаганнар.
— Әй, син, җилкуар! Нигә авыз күтәреп җырлап утырасың? Мин аулыйсы җәнлекләрне өркетеп бетердең бит!..— дип акырган Чукмар.
— Атай сиңа нә боерды! — дип кычкырган Барыш Мусага.— Утын кисеп алып кайт! — диде.— Бер ботак та чапмагансың. Эш рәте белмисең, ничек көн күрмәк буласың?
— Аның каравы, ул матур итеп җырлый белә! — дигән Гүзәлия.
Барыш белән Чукмар мыскыллап көлә башлаганнар:
— Җыр белән тегермән тарттырып буламыни?! Җыр белән җир сөреп буламыни? Ачтан үләрсең син болай булгач!
Шуннан Барыш белән Чукмар Мусаны кыйнамакчы булганнар. Чукмар Мусага бер орган, Муса бил тиңентен җиргә батып кергән. Күпме генә ялынса да Гүзәлия, абыйлары Мусаны кызганмаганнар, шул килеш калдырып кайтып киткәннәр.
— И раббем,— дип елаган Гүзәлия, Мусаны кызганып.— Кем сиңа ярдәм итәр?!.
Шул вакыт әкияти аһәң яңгырый башлаган. Урман аланында Дәрьям-Ана пәйда булган.
— Аманлык телим сезгә, балалар! — дигән Дәрьям-Ана.
Шулай әйтү белән җир аерылып киткән, Муса баткан җиреннән чыккан. Чыккан, ләкин атлый алмаган. Дәрьям-Ана әфсүн укыган, Мусаның аяклары шундук төзәлгән.
РОБЕРТ БАТУЛЛА ф ҖИТМЕШ ҖИДЕ ПӘҺЛЕВАН
— Мәрхәмәтең өчен олуг рәхмәт сиңа, Дәрьям-Ана! — дип, балалар Дәрьям-Ананы хөрмәтләп баш игәннәр.
— Дөрьям-Анабыз! — дигән Гүзәлия салмак кына.— Ышаныргамы, ышанмаскамы, син чынлап та бармы дөньяда?
— Бар, оланнар,— дигән Дәрьям-Ана.— Мин һәр вакыт бар!
— Хакмы, Дәрьям-Ана,— дип сораган Муса,— имеш, син үлемсез, имеш, син җитмеш җиде пәһлеванның туган әнкәсе?! Халык арасында риваятьлар йөри, шагыйрь шигырь яза синең турыда, Дәрьям-Ана. Җырчы җыр чыгара синең турыда, Дәрьям-Ана, синең турыда күпме дастаннар бар...
— Хак, оланнар! — дигән Дәрьям-Ана.— Хак сүз сөйли халык!
— Кайда соң ул җитмеш җиде пәһлеван, Дәрьям-Ана? — дип сораганнар балалар.
— Шуның өчен килдем сезнең янга, оланнар! — дигән дә Дәрьям- Ана Гүзәлия белән Мусаны серле сукмаклардан урман эченә алып киткән:
— Әнә, күрәсезме теге Тауны? — дигән Дәрьям-Ана.— Минем әткәм Тимер-Кыя булыр ул. Шушы тау куышында, аста, илебезнең җитмеш җиде батыры йоклый. Бу мәгарә халык батырлары йорты булыр. Терек Суы кыя төбеннән бәреп чыга... Халык өчен, туган йорты өчен фида булырга әзер торучы батырлар алар. Төрле халыкларның баһадирлары. Көр Углы, Гасәр Батыр, Чура Батыр, Әмирани, Манас Пәһлеван, Калевала, Алпамша, Давыт Батыр һәм тагын күптин-күп каһарманнар, йортыбызда яшәүче җитмеш җиде халыкның җитмеш җиде углы, балалар...
Дәрьям-Ана Гүзәлия белән Мусаны мәгарә эченә алып кергән. Ни күзләре белән күрсеннәр: мәгарә эчендә җитмеш җиде батыр йоклап ята икән. Яннарында хуш исле чәчәкләр, ди.
— Биш башлы аждаһаны җиңгәннән соң, алар мәрткә киттеләр. Мәкергә, афәткә каршы торырлык көч-куәт җыярга дип ял итәләр. Җитмеш җиде батырга җитмеш җиде гүзәл көн саен чәчәк китерә. Гүзәлләр китергән чәчәкләр исеннән пәһлеваннарның яралары төзәлер, куәтләре артыр.
Мәгарәдән чыккач, Дәрьям-Ана балаларга янә әйтте:
— Сез, оланнар, бәхетле илдә яшисез. Ләкин дөнья тынгысыз. Кайдадыр мәкерле кешеләр җәтмә үрәләр. Батырларны, илгә афәт килсә, халык арасыннан чыккан батыр уятыр. Тыныч йокласыннар батырлар. Менә шуңа күрә дә халык үз батырлары турында онытмый, риваятьләр, дастаннар чыгара, җырлар җырлый...
— Дәрьям-Ана! — диде Муса.— Шулар кебек пәһлеван булу өчен, халык дастанына кереп калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Дәрьям-Ана әйтте:
— Халкың өчен корбан булу җитә, углан!
— Алайса, мин бүген үк үләргә риза! — диде Муса.
— Үлүне аны кем дә булдыра ала,— диде Дәрьям-Ана.— Синең үлемең халкыңа җиңү китерсә генә мәгънә бар үлемдә. Бәхетле булыгыз, оланнар! — дигән дә Дәрьям-Ана юкка чыккан.
Күпме генә эзләсәләр дә, Гүзәлия белән Муса Дәрьям-Ананы табалмаганнар. Караңгы төшә башлагач, Гүзәлия белән Муса кайтыр юлга борылганнар.
Хач-Бөркет
Дәрьям-Ана йортыннан ерак-еракта яши иде Хач-Бөркет. Хач- Бөркетнең тугры хезмәтчеләре дә бар иде. Берсе Җасус атлы, икенчесе Шамҗар исемле, өченчесе, иң мәкерлесе, Зар-Зария, аннан кала иң зурысы, ягъни башлыклары Фәрман-хуҗа иде. Хач-Бөркет коточкыч
куркыныч патша булган, дип сөйлиләр. Ләкин аны беркем дә үз күзе белән күрмәгән. Аны күргән кешенең коты алына, йөрәге ярылып үлә, имеш. Хач-Бөркет тәхетенә бары тик аның тугры хезмәтчесе ф Фәрман гына керергә хаклы булган. Менә көннәрдән бер көнне Фәр- _ ман-хуҗа Хач-Бөркет тәхетеннән чыкты. Чыкты да Җасус белән < Шамҗарны чакыртып болай кычкырды, ди:
— Хач-Бөркет патша каты авыру! Патшабызны коткарырга бер £ генә юл бар! Сөеклебез Хач-Бөркеткә дөньядагы яхшы кешеләрнең = йөрәкләрен пешереп ашатырга кирәк! Безнең илдә бер генә яхшы 5 кеше дә юк. Шулай булгач, сугыш кирәк! Яхшы кешеләр иленә һө- = җүм итәргә кирәк, тубал башлар! Сугыш кирәк!
Фәрман-хуҗа бу сүзләрне Зар-Зария котырыгы илә кабатлаган. S Шуннан соң барабаннар кагып, музыка уйнатып, Хач-Бөркет са- 5 рае каршыннан коралланган гаскәрләр бер-бер артлы уза башлаган, g Фәрман-хуҗа аларны сугышка рухландырып, котыртып, алга өстереп торган. *
— Хач-Бөркетне коткарып калу өчен ун мең, йөз мең, миллиард * кешенең йөрәге кирәк! Без тәкъдир тарафыннан халыкларның язмы- ц шын хәл итәргә җибәрелгән Хач-Бөркет балалары. Без аяусызлар, без * ул илне эһ дигәнче тар-мар итәрбез! Дала да. Урман да, Тау да, < Дәрья да безнеке булырга тиеш. Алга! Дәрьям-Ана йортына!..
Дәрьям-Ана йортында бар да йоклап беткәч, таң алдыннан йо- *• кының иң-иң тәмле чагында Хач-Бөркет гаскәрләре сугыш баш- ш лаганнар... “
Батырлар, торыгыз!
— һи! — дип уйлаган Барыш.— Гаскәр башлыкларына ун капчык он бирәм дә котылам, миңа тимәсләр!
Шуннан соң озак та узмаган, яу килеп җиткән. Барыш олау-олау капчык төяп дошман гаскәрләрен каршы ала. Гаскәр иксез-чиксез агыла да агыла. Шулай итеп, Барышның тузаны да калмый. Барыш, нишләргә белмичә, дошманнарга әсир төшкән.
Барыштан соң Чукмар яуга каршы чыккан. Беренче чыгышында Чукмар дошман гаскәрләрен куып тараткан. Дошманнар тагын һөҗүм иткәннәр. Бер тукмаган, ике тукмаган Чукмар Хач-Бөркет гаскәрләрен. Ләкин Хач-Бөркет гаскәрләре иксез-чиксез агыла торган. Чукмарның тәмам куәте беткән. Гаскәр йортка бәреп кергән. Башланган суеш, үлеш, талаш, кырыш.
Гаскәр узган саен сыерлар, сарыклар, тавыклар ябыгып кала икән. Авыл урыннарында көлләр генә тузгып кала икән.
— Хач-Бөркет гаскәре басып алды илебезне. Куркаклар да, саф йөрәкләр дә әсир булды, кайда соң илнең башка батырлары? Кайда соң Дәрьям-Анабыз?
Шул мәлне үк җиңелгән ил өстендә Дәрьям-Ана пәйда булган.
— Мин барын да күреп торам! — дигән Дәрьям-Ана.
— Дәрьям-Ана, нигә соң ярдәм итмисең? Нигә уятмыйсың баһа-дирларыңны? — дигәннәр ил аналары.
Шуннан әйткән Дәрьям-Ана:
— Әкиятнең шарты шулай куша, халык батырларын халык арасыннан чыккан кеше генә уята ала. Баһадирларын уята алмаган халык халык түгел. Андый халык үләргә мәхкүм.
— Ир-егетләр бу сугышта башларын салдылар! — дигәннәр ил аналары.— Күмер-кисәү арасында ялгыз калдык... Кайда соң ул халык, кайда?
Шул чак Гүзәлия хәбәр китергән:
— Хач-Бөркет гаскәрләре тагын килә. Калган аналарыбызны әсирлеккә алырга киләләр...
Яу капкага хәтле килеп җитә язган. Шул чак көчле җыр тавышы ишетелгән.
— Әнә! — дигән Дәрьям-Ана.— Әнә, батырларны уятучы килә!
— Бу — Муса! — дип кычкырган Гүзәлия.— Бу — төпчек Муса!
Муса шундый итеп җырлаган ки, бар сәләтен, бар булдыклылыгын, бар моңын, бар сагышын шушы җырга салган! Бу җырны кошлар туктап тыңлаганнар. Бу җырны ишеткән җан иясе, мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып тыңларга мәҗбүр булган. Җырны иң беренче дошман гаскәре башлыгы Фәрман шнеткән. Ишеткән дә барган җиреннән шып туктаган. Атларга дигән аягы күтәрелгән килеш һавада асылынып калган. Селтәнгән кулы сузылып каткан. Аннан соң гаскәрнең туплам башлыклары шул хәлдә туктаганнар. Аннары дошманның бөтен гаскәре тораташ булып каткан. Хәтта мәкерле Зар-Зария дә берни эшли алмаган. Бу җырны ишеткәч, Тимер-Кыя мәгарәсендә йоклаучы җитмеш җиде пәһлеванның җитмеш җидесе дә берьюлы уянган, ди. Уянганнар да сугыш кырына киткәннәр. Җыр, көчәйгәннән-көчәеп, бөтен дөньяны тутырган. Бу көчле тавыштан басу капкасындагы сакчылар уянганнар, кешеләр торып басканнар, куркакларның йөрәгенә батырлык иңгән.
Муса җырлаган да җырлаган. Иң беренче булып дошман явының гаскәр башы Фәрман исенә килгән. Чөнки аның колагын кигәвен тешләгән. Гаскәр башлыгы шунда гына абайлап алган һәм:
— Гаскә-әр! Яу-га-а! —дип кычкырган.
Ләкин аны беркем дә ишетмәгән. Гаскәр башлыгы кынысыннан агулы ук алып җәясенә куйган һәм төзәп атып җибәргән. Ук төпчек угыл Мусаның күкрәгенә барып кадалган. Егет җиргә егылган.
Җыр туктаган.
Ләкин ул арада халык баһадирлары Көр Углы, Гасәр Батыр, Чура Батыр. Әмирани, Манас Пәһлеван, Калевала, Алпамша. Давыт Батыр һәм тагын күптин-күп каһарманнар, халкыбызның җитмеш җиде пәһлеваны килеп җиткән. Җырны баһадирлар күтәреп алганнар. Шул җыр белән алар сугышка кергәннәр һәм дошман явын Дәрьям-Ана иленнән куып алып китеп, үз өнендә тар-мар иткәннәр. Хач-Бөркет- нең оясын бөтенләй туздырып ташлаганнар батырлар.
Җырчы Муса, җәрәхәтенә чыдый алмыйча, җан биргән.
Бар халык үкереп-үкереп елаган аның мәете өстендә. Гомер буе бер тамчы яшь түкмәгән каты бәгырьле адәмнәр дә бу кайгыдан елаганнар, ди. Ата белән анасы да нык үксегәннәр. Торна ташлап киткән төпчек угылларын югалту хәсрәтеннән алар кара кайгыга сабышканнар. Бигрәк тә Гүзәлия кан-яшь түккән Муса өчен...
Бөек җиңү бәйрәме
Шул чак Дәрьям-Ана пәйда булган. Терек Суын Муса өстенә бөркегән, Муса сау-сәламәт килеш торып баскан, ди.
Шуннан Дәрьям-Ана әйткән:
— Муса, син җитмеш сигезенче дастан батырына әверелдең, син үлемсез! Халык батырларын үлем алмый! — дигән дә юк булган.
Сугыш беткән сөенечтән бөтен халык бәйрәм итә башлаган. Бу бәйрәмне «Бөек Җиңү көне» дип атаганнар. Егетләр-кызлар, әбиләр- бабаилар, апалар-абыйлар Дәрьям-Ана турында һәм дә халкыбызның җитмеш сигез пәһлеваны хакында җырлар җырлаганнар, халык батырлары ядкаре ител Тимер-Кыядан да зур һәйкәл салганнар. Дәрьям- Ана йортында бәхетле тормыш