Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Илдә давыллар басылган, Сугышлар инде тынган. Дус кылычы күптән кында, Дошман кылычы сынган.
Икмәк исе генә аңкый. Дары исе юк инде, Саубуллашу зәңгәр төстә, Сары тесе юк инде.
Кайтасын белә ирләрнең Солдатка киткәне дә. һәм әйләнеп кайта җиргә Йолдызга җиткәне дә!..
Давыллар басылган илдә, Сугышлар инде тынган. Ә бит...
Кылычлар саклана Суырыл мае а да кыннан.
Туган өеннән солдатка Малайлар һаман китә, Тыныч тормышлы урамнан һаман солдатлар үтә.
Илдә бар да, җирдә юк шул Тынычлык дигән Чынлык. Кындагы кылычлар белән Саклана әле Тынлык...
Вак сагышлар,
Вак бәхетләр белән
Күпме гомер җирдә үтәдер...
И бөеклек,
Кер дә күңелләргә, Матур бер хис булып күтәрел.
Кеше җаны
Ваклыклардан өстен,
Вак хисләрдән булсын югары.
...Данны түгел,
Кеше
Күңелендә бер
Балкыр таңны көтә нибары...
Унсигездә үпкәләшкәнбез дә Яшьлек үтәр дип белмәгәнбез, Бәхет гөлен бөгелеп алыр өчен Беребез дә иелмәгәнбез.
Вак хисләрдән өстен булыр идем, Кайтаралсам кабат шул чакны. Кабызырга үзем иелер идем Моңсуланып калган учакны.
Безнең язмыш язылыр дәфтәр битен Бер сыначы тагын очраштырып Бер сыначы тагын очраштырып Шул унсигез яшьлек чак итеп...