Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ә яшибез әле
Иң эчкәре ниятләрен Илнең Укыйлар да күңел күзләрең, Канатлы җыр булып очып, Хәким, Ил түренә куна сүзләрең.
Кол Галидән бирле шулай инде, Шагыйрь җаны — ачык, әшкарә: Боерганны гына түгел шигырь, Боермаганны да башкара!..
«Эшләр 1инде кими тешәр...» димә, Тынармындыр...» димә, туганым:
Безнең юлның — данлы, данлы юлның Тына торган чагы юк аның...
Ә яшибез әле, ә яшибез,
Син әле — нәкъ Такташ — нинди яшь! — Оныкларың — бабай... дисәләр дә, Син бит миңа — һаман энекәш!
Кол Галидән бирле — юл бер генә,
«Дин» бер генә — ачык, әшкарә: Боерганны гына түгел шигырь, Боермаганны да башкара...
Язып куй тарихка
Сөямләп үлчәтте элгәре Бәхетне, уңышны бу дөнья. Кайда син,
Элекке — бизмәнле,
Мыскаллы, кадаклы губерна!?.
Яз, Заман,
Язып куй тарихка.
Бер миллиард тонналы табышны! — Безнең бу — титаник ярышта Иң алгы сызыкта барышны.
Остардың, нефтяник туганым, Җиңәргә, үсәргә остардың: Хәерле сәгатьтә башлансын Икенче миллиардка стартың!
О, ничек күңелле Союзда
Беренче урында барулар.
— Әссәлам! Сезгә яшь Әлмәттән, Нефтьнең классигы Бакулар!
Ахыргача
Чишендереп җанны барлады да, «Языгымны» язмыш... яндырды. Тик инану мине, ленинчылар, Сезгә иман исән калдырды.
Әйт син, йөрәк, үтә интим серне, Әйтеп куй син исән көнеңдә — Синең әле үзең үлгәч тә бит Яшисең бар бераз шигырьдә:
Ахыргача, коммунистик дөнья, Синеке мин, фәкать синеке! — Җаным белән мәңге большевик мин, Булмаса да миндә билеты.
Фикерем-хисем, шигъри эшем минем Синең юлың белән бертуган.
Беркайчан да, беркайчан да сине Көендермәм, Илем, борчымам.
Юл авыр булган саен
Сәфәрдәге юлдашларга
Татарча әйтсәң генәдер
Чамалап була аны:
— Сездә дә бардыр гомернең Җиде төн урталары.
Болытсыз төннәр түрендә Сез — Тимерказык сыман! — Мин сезгә багып-чамалап Азимут язып куям.
Уятып, уйландырып сез Кәрванны, туганнарым, Яктырак яна барасыз Юл авыр булган саен!..
Син тауларга,
Уйланырга киттең...
Сизде күңел, сизде шул чакта:
Нинди тирән бушлык туар иде Син булмасаң әгәр хәятта.
Синең гамьнәр — шәхси, вак гамь түгел,
Алар өлкән, олы киң гамьнәр:
Ил күңеленнән илче булып килгән Пәйгамбәр син, гүя пәйгамбәр.
Сөен генә — рухи тәрәзәңә Имансызлар кырын караса, Көен, кайгыр — әгәр илсезләр дә, Денсезләр дә мактый башласа.
Син тауларга,
Уйланырга киткәч,
Сискәндем мин карап һәр якка:
Коточарлык вакуум туар иде,
Син булмасаң әгәр безнең шигъри, Безнең фикри, рухи хәятта.
Үзе гүзәл, үзе усал
(Рифа Райханова)
Салкын карга басып Алсу киле...
Такташ.
Аклар аскан Миңлегөлләр,
Байлар суйган Бибиләр, Давылларда туган кызлар Нәкъ шушындый иделәр.
Әле дә лә бу Казанда
Бар икән бит асыллар,
Үзе гүзәл, үзе усал, Үзе изге Алсулар.
Бу ничек соң болай инде, Нишләвең бу, кыз бала? — Бу заманда мондый гадәт Юк бугай бит дөньяда.
Нәкъ җәядәй тартыла да,
Киерелә дә кашларың, һәр нахалны телсез итә Бер сүз әйтеп ташлавың.
Өсләреңдә ситсы күлмәк, Аягыңда күн итек.
Башына бас юхаларның Нәкъ апаңнар күк итеп.
Син микәнни илкәеңнең
Алсу сыман чибәре, И гүзәлем, и усалым, И лә изгем дигәне.
Таҗлар киеп килгән кебек
Бәхетләрең каршына, Үр дә шушы чәчләреңне Урап җибәр башыңа.
Ки дә, Рифә, тәңкәлесен, Чәмчәлесен киемнең, Ямьләндереп җибәр әйдә Бәйрәмнәрен илеңнең!
Нигә сиңа ни кисәң, дә, Ни дисәң дә килешә — Син яңадан тергезелгән Миңлегөлме, югыйсә?!.
Ямалган яра эзләре
Бу аның соңгы көнедер,
Ахыргы сәгатедер, Сүзенең сәер булуы — Саташу халәтедер.
Авырулар яткан баракның,
Сарайның түрендәрәк, Татарча җырлап куя ул, Немецча сүгенгәләп.
Мөгаен, ярсып сугышкан:
Танырлык түгел йөзе.
Битенең һәрбер сырында
Ямалган яра эзе...
Кемгәдер әйтә саташып,
Үз күреп, туган итеп, Икесе бер үк сагышны Кичергән сыман итеп:
«И... тагын безнең арага
Хәл белеп килдеңмени?..
Иңеңдә, майор, синең дә
Штатный киеммени?..»
«И, ничек ваттык тегенең Чуенлы коймаларын! — Зигфридның тимер-бетонлы, Сихерле зоналарын...»
«Ә... безнең поход, генерал,
Эльбада туктамаса,
Ярсыган корпусларыңны Уздырып Боннар аша,
Атнада җитәчәк идек Пиреней тауларына, Азатлык илтәчәк идек Атлантик ярларына, Асачак идек Тегене Лиссабон тауларына...»
Ишектән — җилдән арырак, Сарайның түрендәрәк, Җырлый да елап куя ул, Немецча сүгенгәләп.
Бу инде соңгы төненең Ахыргы сәгатедер: Сүзенең сәер булуы — Җан бирү халәтедер.
«Өстеңдә инде синең дә Ямаулы киеммени?..
Сырхаулар сараена син Хәл белә килдеңмени?..»
Солдатың башын тагын бер Сыйпа син, сыйпа, сыйпа... Күзеңдә — яшьләр, генерал — Ни булды бүген сиңа?..»
Кычкырып куйды санитар, Йөрәген тыңлап аның: «Бирмә син, йөрәк, үлемгә, Бирмә лә солдат җанын!»
Әйтерсең соңгы сулышта Нигәдер үкенгәләп, Җырлый да елап куя ул, Немецча сүгенгәләп.
...Сөйләдең... бу синең Ышану идедер.
Кайгыңнан яртылаш Бушану идедер.
Салланды — авырайды Йөрәгем ничектер.— Синдәге сагышлар Миңа да күчептер...
Бу авыр йөрәкне Үзеңә алып тор! — Өф-өф ит:
— Авыртты, Авырта, Авыртыр...
Туган ил—алтын
Жыр
Юл ташларына Яфрак коела.
Кыр казы күлдән Юлга җыена.
Киткән кошларга Адреслар бирсәм, Казан өстеннән Очарлар микән?!.
И нурлы Казан, Син —илем төсе, Синең ташларда Тарихлар эзе.
Синең утларың — Күңел нурларың Яктырта безнең Гомер юлларын.
Алсу Алтайда, Зәңгәр Байкалда, Истә син, Казан, Истә һәркайда.
Еракта да син
Йөрәккә якын:
Торган җир — көмеш, Туган ил — алтын!
Дөнья бу
«Ни генә күрми хатын-кыз!..» Дигәли идек элек.
Бу гәпнең инде, кызыйлар, Кызыгы бетте кебек.
Без теге —иске караштан Инде бит шактый ерак: «Баш» түгел, «муен» булырга Өйрәнә инде ир-ат!
Әнә бит — Дөнья дигәнең Нишләтте безне, җаным: Ни генә кылмый да инде, Ни генә нитми хатын.
Мактый да сезне, кызыйлар, Яклый да инде китап.
Бездә бит сиңа «брат» дип, Яраша инде ир-ат.