Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләләр


Ашыкма гүргә, ашык үргә: ашыккан үргә — халык белән бергә.
Ул бик күпне белмәвен бик күл белүе сәбәпле бик күп белергә тырыша
иде.
Әйбәт әйбәтне арттыра, гайбәт гайбәтне арттыра.
Гөлчәчәкләр — гөл чәчәкләр, энәләре сизелсә; коткаралмый һичбер
чәчәк, мәхәббәттән бизелсә.
Алдау белән урлау култыклашып йөриләр.
Кешеләр гел генә янәшә яшәсәләр дә, бер-берсен гел генә таба
алмыйлар.
Тәрбиялелегеңә карап абруең үсә.
Оптимистның оптимистлыгы күпмегә төшүен оптимист үзе генә белә.
Кеше хатынына карасаң, бер картаясың, үз акчаңа карасаң, ике
картаясың; боларның берсенә дә карамасаң, өч яшәрәсең.
Алдамаган алданмаган, алдаган алданган.