Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ПУБЛИЦИСТИКАСЫНДА РӘСЕМ СӘНГАТЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


атарларда рәсем сәнгате мәсьәләсен өлгереп җиткән иҗтимагый проблема итеп күтәрүчеләр — демократ язучылар, алдынгы интеллигенция вәкилләре булды. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал һ. б. язучыларның публицистик хезмәтләрендә сәнгать, аерым алганда, рәсем сәнгате мәсьәләләре белән без еш очрашабыз.
Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясе халыкның самодержавие шартларында кысылып яткан иҗат көчләренә юл ачты. Революция белән илһамланган татар демократик интеллигенциясе царизм, дин-шәригать изүе астында күмелеп торган күп мәсьәләләрне берьюлы күтәрде, хезмәт иясе массаларының революцион хәрәкәтенә таянып, матбугат, театр яулап алды. Шушы ук елларда демократик матбугатта рәсем, музыка сәнгате өлкәсендә хөкем сөргән бушлыкны бетерү, алар алдында торган киртәләрне алып ташлау өчен көрәш башлана. Татар демократик язучылары рәсем сәнгатен үстерүне революциядән соң зур һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәреп чыктылар.
Әлбәттә, рәсем сәнгате мәсьәләсендәге бәхәсләр, көрәш турында сөйләгәндә төрле социаль катлау вәкилләре тоткан максатларның үзгә булуын, сәнгатьнең шушы өлкәсе алдында торган бурычларны аларның үз идеал-теләкләренә нисбәттә аңлауларын, сәнгатьнең үсеш юнәлешен, иҗтимагый-социаль ролен төрлечә күрүләрен онытырга ярамый.
Сәнгать мәсьәләләрендә XIX гасырда ук Ш. Мәрҗани, К. Насыйри кебек мәгърифәтче галимнәр дин кануннарын какшата башлаганнар иде. Ләкин 1905 ел революциясе биргән иректән демократлар гына түгел, клерикаллар да файдаландылар. 1906 елда Оренбургта реакцион «Дин вә мәгыйшәт» журналы чыга башлады (баштарак «Дөнья вә мәгыйшәт» исемендә). Татар демократларының сәнгать мәсьәләләрен күтәреп чыгуы беренче чиратта әлеге «Дин вә мәгыйшәт» белән каршылыкка керде. Демократик матбугат белән беррәттән дини-фәлсәфи-сәяси-әдәби журнал «Шура» да сәнгать мәсьәләләренә урын бирергә мәҗбүр булды. Ул диннең нигезенә кагылмаган көе генә, либеральлек позициясеннән торып, шәригать кануннары эчендә сәнгатькә «урын әзерләште».
Шулай да бу өлкәдә иң кыю адымны «Аң» журналы ясады. Сәнгатьне пропагандалауны журнал үз программасының төп юнәлешләреннән берсе дип билгели. «Сәнгать, нәфасәт, хосусан, рәсем мәсьәләсе җитди рәвештә куелып, бердән бу хакта назари бәхәсләр булачак, икенчедән, мәшһүр җиһан булган Рафаэль, Микеланджело, Леонардо да-Винчи, Рембрандт, Репин кебек даһиларның сәнгатьләреннән нәмүнәләр
Т
биреләчәк һәм милли тарихымыз, милли хәятымыз. милли каһарманларымыз вә мөһим хадисәләр хакында рәсемнәр булачак»1,— дип языла журналда.
«Аң» техник-полиграфик, кәгазь сыйфаты, шрифты ягыннан татарларда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә яңа журнал була. Үзенең тоткан юлы белән дә ул заманасының иң прогрессив журналларыннан берсе булып исәпләнә8 9. Журналның редакто- ф ры Әхмәтгәрәй Хәсәни заманының югары культуралы кешесе булган. Ул рус әдәбия- ты-сәнгатен яхшы белгән, Европада сәяхәттә йөргән, чит телләрне үзләштергән. Жур- 5 налның йөзен, барыр юлын билгеләгәндә ул Г. Тукай, Ф. Әмирхан белән киңәшкән. 3 Чыгачак журналга исемне дә Тукай тәкъдим иткән, һәм шагыйрь журналның беренче < саны өчен махсус шигырь дә язган.
«Аң» журналы үзенең беренче саннарыннан ук татар язучыларының иң прогрес- и сие катлавын үз тирәсенә туплаган. Әдәбият дөньясында беренче әсәрләре белән үк 3 тиз танылган Г. Ибраһимовның да монда секретарь булып эшләве журналның йөзен билгеләгәндә әһәмиятле күренеш булган. Журналга Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафу- 2 ри, С. Рахманколый, Г. Газиз, Ф. Сәйфи, Г. Кәрәм, Ш. Әхмәдиев, Ш. Камал, С. Сенчә- с ләй, Г. Сөнгати, X. Кәрим, К. Тинчурин, М. Гали, М. Фәйзи, С. Жәләл, 3. Нуркин, °: Ш. Манатов кебек танылган әдипләр һәм яшьләр тартылганнар. Болар Европача яшәр- < гә, татарны мескенлектән коткарырга, халыкның күзен ачарга омтылучы эшлеклеләр- нең авангардын тәшкил иткәннәр. =
Журналның сәнгатьне пропагандалауга йөз тотуын татар көндәлек матбугаты хуп- < лап чыккан. «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, «Аң»ның беренче санын тәбрик итеп бо- лай дип яза: «Шәһөремездә бондый рәсемле журнал юклыгы зур кимчелек иде. ® Бу кимчелекне тәкмил бабында беренче адымын Әхмәтгәрәй Хәсәни жанабләре тәһ- зит иттеләр. Рәфыйкымызны тәбрик итәрәк әсәр мувәкъкыйтьләренә дәвам вә муаф- X фәкыять телимез» 10. ф
Демократик карашлы язучыларның эстетик фикерен чагылдыру мәйданы булган я «Аң» журналы беренче саныннан ук «мөселманчылык» торгынлыгына һөҗүм башлый, ы Анда француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрык йокысы» дигән картинасын- — нан репродукция бирелә һәм моңа карата Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән х нәсере басыла. Журналның моннан соңгы саннарында да Париж салоныннан репро- го дукцияләр бирелә. Ислам дине тарафдарларының патша охранкасы белән берләшеп теләсә нинди прогрессив күренешкә каршы актив көрәш алып барган бер чорда жур- н нал битләрендә сәнгать әсәрләреннән репродукцияләр бирелеп барылуын бары тик 2 Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ә. Хәсәниләрнең зур гражданлык хисен байрак g итеп алып көрәш мәйданына чыгулары белән генә аңлатып була. Париж салоны әсәр- Я ләре белән аралаштырып журнал бөек рус художниклары Айвазовский, Саврасов, ф Маковский, Шишкин һ. б. ларның әсәрләреннән үрнәкләр бирә. «Аң» журналының < әдәби орган гына булмыйча, бәлки өдәби-мәдәни үзәк булганлыгын Г. Ибраһимов редактор Ә. Хәсәнигә язган хатында басым ясап әйтә. «Аң» тукталса, — дип яза Г. Ибраһимов, — әдәбият белән яшь мәдәни фикер хакыйкатьтә бер органсыз калачак, яшь истигъдадлар өчен дә зур мәхрүмият булачак иде... Бу — бер минем түгел, күпләрнең фикередер» 11.
«Аң» журналы чыга башлау «Дин вә мәгыйшәт»челәрне зур борчуга төшерә. Моңа кадәр дә татар газета-журналларының күбесе белән сугышып яткан «Дин вә мәгыйшәт» яңа журналга каршы көрәш башлый. Бу компаниянең башында Казан мулласы Садыйк Иманколый тора12 13. Ул «Аң» журналындагы рәсемнәргә протест белдерә, бу рәсемнәрнең «әхлак бозачакларын» әйтә. Гади протест мәкаләләре белән генә канәгатьләнмичә, С. Иманколый «шигырь» белән дә көрәш ача:
' «Аң», 1912, № 1. 9 Бу турыда: М. Гайнуллин. Татарская литература и публицистика начала XX века. К., 1966 ел. 109 бит. » «Йолдыз», 1912, № 918. Сүзлек: тәкмил-тутыру; тәһзит— төзәтү, мувәкъ-
кыйть— вакытларны билгеләүче; муаффәкыять—уңыш, уңайлык.
‘ Галимҗан Ибраһимовның яңа табылган хаты. «Казан утлары», 1966, № 12. Сүзлек: нстигьдад — сәләтлелек.
13 «Дин вә мәгыйшәт», 1913, № 3, 11, 15 һ. б.
Хатын-кыз сурәте анда алангач, Бу «аң»мы, яки аңсызлык, күзең ач, Боның илә мәҗәллә күркәм улмас, Бу улмаса да хөсне һич кем улмас. Әдәп әһленә бу лаек түгелдер. Боны тәҗвиз идән Садыйк түгелдер
Шулай итеп, «Аң» журналының рәсем сәнгатен пропагандалавы кадимчеләр тарафыннан зур каршылыкка очрый. Моның шулай булуы бик табигый, чөнки «Аң» журналы татарларда сәнгать мәсьәләсен иң кыю рәвештә күтәргән беренче журнал.
Дөрес, сәнгать мәсьәләләренең кайберләре теге яки бу дәрәҗәдә татар матбугатында «Аң» журналына кадәр үк кузгатыла башлаган иде. Мәсәлән, «Шура» 1908 елдан алып сәнгать мәсьәләләре буенча материалларга шактый урын бирә. Ләкин либераль-буржуаз мәсләктә торган бу журнал күп мәсьәләгә ачыктан-ачык җавап бирми, сәнгатькә каршы булган кара фикерләрне җае белән генә кире кагып барырга тырыша. Фотография мәсьәләсен ул, әйтик, 1908 елда ук күтәрә, «рәсем вә фотограф» бу көннәрдә сәнаигы нәфисә фәненнән иң кыйммәтле бер урынны ишгаль ит- мәктәдер», дип белдерә, һәм шунда ук журнал «мәсьәләне ачык белүче галимнәр сөйләсеннәр» дип үзенең позициясен» бәхәскә алырга мөмкинлек бирә2. Кузнецк шәһәреннән бер мөгаллим редакциядән сорал яза: Галимҗан Баруди сурәт төшерү хәрам дип әйтә. Шул дөресме, әйтсәгез иде, — ди. «Шура» монда да кистереп җавап бирми. Без, диелә җавапта, Галимҗан хәзрәтнең мәзкүр әсәрен күрмәдек, бу турыда «Әд-дин вә өл-әдәп» җавап бирсен. Ләкин шунда ук өстәп куя: «Мәдинә шәһәрендә ни өчен сурәтләр булган икән? Моны ачыкларга кирәк» *.
Екатеринбургтан берәү сорый: бездә, ди, фотография ачылды. Мөселманнар арасында аңа һәвәслек бар. ләкин шөгыльләнү дөресме? Җавап: Оренбург собраниесенең рәсми органы «Мәгълүмат» журналында бер махсус бүлек ачылды, шуларга мөрәҗәгать итегез, алар җавап бирсеннәр *. Мәскәүдән берәү сорап яза: бездә бер мөселман электр театры ачкан иде, Ханкирмән мөселманнары кыямәт куптарып театрны яптырдылар. Инде ипподромда ат чабыштыруны дөресме, түгелме дип бәхәсләшәләр. Җавап бирсәгез иде. «Шура»: бу турыларда хәбәремез юк. Берни дә яза алмыйбыз. «Бонларның һәр икесе безләргә тәмам мәҗһүлдер» ®.
Ниһаять, журналның сәнгатькә мөнәсәбәтендә кыюлык сизелә башлый. Бу үзгәреш, иң беренче чиратта, кино сәнгате мәсьәләсендә күренә. «Җанлы фотограф» дигән мәкалә—шул чордагы татар матбугатында кинематографны яклаган шактый кыю чыгышларның берсе. «Кинематограф, — диелә анда, — бер уен... түгел, инсаннарның тәрәккыйсенә бик сөргать илә сәбәп булачак бер мөршид, бер мөгаллим, бер мәктәптер...» •.
Дин тарихы, ислам дине идеологиясе белән мәшгуль бер журналның кино сәнгатен шулай кыю яклап чыгуы, әлбәттә, бераз сәеррәк. Безнең уебызча, журнал редакторы, тарихчы галим Р. Фәхретдиновның кыюлыгы бу. Чөнки сәнгать мәсьәләләре күбрәк сорау-җавап формасында ачылган, ә замандашларының язуына караганда, Р. Фәхретдиноа журналның бөтен эшен, бөтен бүлекләрен берүзе альит барган. ■Ул — үзе редактор, үзе секретарь, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы» була \
Дини кануннарны шәрехләп бирүдә иң өлкән, иң абруйлы журналда кино сәнгатенә шулай фатиха бирелү башка матбугат органнарының да кулын чишеп җибәрә. Кино турында информация, аны яклап пропаганда башлана. «Сеет» кинематографында Кабилнең Һабилне үтерүен тасвирлаган фильм күрсәтелүе хакында газеталарда хәбәр басыла’. "Вакыт» газетасы кинематограф турында берөзлексез материал биреп бара,
■ «Дин вә мәгыйшәт», 1913, № 16. Сүзлек: мәҗәллә—журнал; хөсне — матурлыгы; тәҗвиз — яраклы табу.
1 «Шура», 1908, № 9. «Сурәт мәсьәләсе».
’ «Шура», 1908. № 8.
* Шунда ук, 1909, № 7.
5 Шунда ук, 1909, № 12. Сүзлек: мәҗһүл— билгесез.
‘Шунда ук. 1909. № 14. Сүзлек: сергать — тизлек; мөршид — турылыкка •ндәүче.
3. Бәшири. «Замандашларым белән очрашулар». К., 1968, 87 бит.
• «Полдыз», 1911. № 75S.
киноның Европа дәүләтләрендә никадәр популяр булганлыгына басым ясый. Лвкин сәнгатькә меркантиль карашьн. либераль-буржуаз газета яшереп кала алмый. «Мөселман дөньясы шул кадәр зур вә мөселманнарда тамашага мәхәббәт шул кадәр кәйледер ки, сумга 200 500 процент бирә торган кинематографчылык ечен монда яхшы базар булачактыр. Шулай була торып та ислам дөньясында милли кинематографчылыкка әһәмият бирелмәве кайгырырлык хәлдер» 14 15. Татарларны кино сәнгатенә тарту ф эчен газеталар аерым фильмнарның эчтәлекләрен, программаларын биреп барганнар: < «Свет» театры, еч кенә кән... күрсәтелә: футуристлар кабаресында драм, Мәскәү J футуристлары тарафыннан уйналган, 16 аерым картинада. Картинаның бәгъзы кисәк- з ләре...» 3 кебек белдерүләр айлар буена басыла. Хәтта татарлардан беренче тапкыр < кино лентасына эләккән кешенең рәсемен дә бастырып чыгаралар. Ул — русча, — французча көрәш буенча Россия чемпионы, 22 яшьлек Нурмөхәммәт Галимое о
«Идел» газетасы да кинематограф сәнгатенә игътибарны көчәйтә, 1910 елда кине- 5 матографның тарихы буенча зур бер мәкалә басыла 4. =
Кино сәнгатен пропагандалап, кинотеатр хуҗаларының табыш арттыру максатын > тотканлыкларын сизү авыр түгел. Ләкин шул пропаганданың уңай объектив нәтиҗәсе с дә булган: татарлар сәнгатьнең бөек төреннән булган кинога акрынлык белән ияләшә < башлаганнар. £
Кинематографны яклап чыккан «Шура» журналының укучылар алдында дәрәҗәсе үсеп китә: аңа сәнгать турында тагы да күбрәк сораулар җибәрә башлыйлар. Фотография мәсьәләсе кабат кузгатыла. Фотография шәригатькә каршы эш түгелме? дип < сорыйлар. Журнал, гадәттәгечә, илләп кенә җавап бирә: егерме елдан бирле мулла- m лар указ алу өчен карточкага төшеп киләләр. Алай гөнаһлы булса, гыйлем әһелләре ® аны эшләмәсләр идө 8.
Ләкин «Шура» журналы да «Дин вә мәгыйшәт»челәр һөҗүменә дучар була, х Кадимчеләр «Шура»га каршы кампания башлыйлар. Реакцион «Дин вә мәгыйшәт» ф рәсем сәнгатен татарлар арасына кертмәс өчен Коръәнне калкан итеп ала, йортта и сурәт тотуның хәрамлыгын расларга тырыша. «Шурапга һөҗүм кайвакытта туп-туры ш Р. Фәхретдиновка һөҗүм формасын ала. Журналның 1911 ел 19нчы санында хатын- “ кыз рәсеме басылгач, кадимчеләрдән берәү Р. Фәхретдиновны «өйрәтә» башлый. х «Бәйлә соң мәртәбә әдәпсезчә тәрсим вә портретлар нәшер итмәкнең дәгел шәрган, хәтта инсанияте вә мәдәниятечә мамнугь вә гаять кабих бер эш идеке һәркемнән артык җәнабеңезнең мәгълүмедер» дип яза бер кадимче Р. Фәхретдиновка ачык t- хатында ’. «Дин вә мәгыйшәт» кино сәнгатен сүгүчеләргә дә урынны мул бирә, аның _ битләрендә коръән хәдисенә нигезләп кинематограф хәрам дип «исбат ителә». g
«Шура», абруйлы журнал буларак, сәнгать мәсьәләләрендә кадимчеләр белән ° бәхәсләшеп тормый. Ул, дин кануннарына кагылмаска тырышып кына, рәсем сәнгатен ф яклаган материаллар басуын дәвам итә. Рәсем сәнгатенә, ди журнал, бу нәрсәгә зур S әһәмият биргән рус милләтеннән өйрәнергә кирәк. Журнал татарлар арасыннан беренче булып профессиональ сәнгать белеме алган алтай татары Гр. Горкин турында язып чыга. Ул Петербургта художество училищесында укыган, Шишкин янында берничә ел эшләгән. Ул Сибириядә күргәзмә оештырып үзенең әсәрләрен халыкка күр-сәтеп йөри. Журналист И. Биккулов бу хәлгә горурланып болай яза: «Гәрчә арамыэ ераграк булса да, бу бердәнбер татар рәссамы безнең өчен дә мәдар ифтихар булыр. Рус зыялылары арасында рәссам Горкин җәнаблары илә... йөрдегемдә үземне, чыннан да, милли рәссамыбызның милли выставкасында булган кебек хис итдекемнв дә яшерә алмыймын» 1.
Унынчы елларның башында рәсем сәнгатен пропагандалауның кайбер конкрет чаралары да үткәрелә. Оренбургта М. Галәү үз кибетендә Ш. Мәрҗани <ың эурэитыл- ган рәсемен сата башлый '. Дөрес, «Дин вә мәгыйшәт» моңа да каршы чыга. Ш. Мәр-
1 .Вакыт», 1914, № 1463.
’ .Йолдыз», 1915, № 1410.
’ .Вакыт», 1915, № 1731.
‘ .Идел», 1910. № 277.
» .Шура», 1910, № 2.
15 .Дин вә мәгыйшәт», 1912, № 2.
’ «Шура», 1910, № 9. Сүзлек: мәдар —нигез; «фтихар — горурлану.
• «Вакыт», 1911, № 879.
1 «Дин вә мәгыйшәт», 1913, № 3.
- ТДҮА, 199 фонд, 1 тасвирлама, 3109 эш, 4—5 документ. 3 «Дин вә мәгыйшәт»,1912, № 28. Журнал бу хәлне әле 1914 елда да искә алып уза. Г. Ильмини дигән бер кадимче анда «Оныта алмыйм» дигән истәлек бастыра. «Үз тормышымдагы берничә вакыйганы оныта алмыйм», ди автор. Аның йөрәген ачыттырган вакыйгаларның берсе — Зәйнулла хәзрәтнең рәсемен алдыру хакында икән (1914. № 12).
жаниның рәсеме, диләр кадимчеләр, әнә шулай басылып чыккач бик кадерсез урын16 нарда эленеп тора, шуңа күрә рәсемен таратмаска кирәк '. Әхм. Хәсәни үзенең матбагасында Сөембикә рәсемен эшләтеп сату өчен клише ясата, ләкин бу эше өчен ул жандармерия тарафыннан күзәтү астына алына -.
Газета-журналларда кеше рәсемен бастыру кайчакта бераз гына мәзәклерәк хәлләргә дә очрый. Шундый хәлләрнең берсе Троицк ишаны Зәйнулла Рәсүлезкә кагыла. Троицк шәһәрендәге «Дарэлмөгаллимәтинең хуҗасы Яушев үлгәч, «Вакыт» нәшриятында аңа багышлап бер китапчык чыгаралар. Иллюстрацияләр белән чыккан бу китапчыкта ишан Рәсүлевнең дә рәсеме басыла. Моны тиз генә «Дин вә мәгыйшәт» журналы эләктереп ала. Уфа мулласы, Ишминең фикердәше Сабир Хәсәнеө ишан янына бара: «Сезнең рәсемегезме?»—дип сорый, Ишан исә: «Минем фотографта булганым юк»,— дип жавап бирә. Шуңа таянып «Дин вә мәгыйшәт»тә С. Хәсә- нов дулый. Зәйнулла хәзрәт карточкага төшмәгән, әмма рәсемен бастырганнар Кемнең хакы бар? — ди. Кадимче Сабир хәзрәт шулай итеп «Вакыт» нәшриятына протест белдерәJ. Абруе төшүдән шүрләгән ишан хәзрәт үзе дә «һичбер жирдә карточкага төшкәнем юк, бастырып чыгарырга рөхсәт биргәнем юк» дип игълан бирә* Газета әдәпле формада гына рәсемгә төшерүнең шәригатькә каршы эш булмаганын әйтә һәм ишан хәзрәткә дә пароход палубасында «групповой» рәсемгә төшкәнен хәтерләргә тәкъдим итә . Хәер, «Вакыт» газетасы рәсем сәнгате мәсьәләсендә шактый кыю адымнар ясаган. Аның бер санында, мәсәлән, Джоконда портреты, аның дөньякүләм әһәмияте турында языла °.
■Шура» рәсемне сәнгатьнең халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләүче төре дип карый. 1912 елда, мәсәлән, анда «Рәсем» исемле бер мәкалә басыла. Мәкаләдә рәсем сәнгатенең барлык халыклар өчен дә аңлашыла торган бер хәзинә икәнлеге, татар халкына бу мәсьәләдә башка халыклардан үрнәк алырга кирәклеге әйтелә. «Болай суган суфыйсы булып ятсак, әтрафымыздагылардан үрнәк алмасак, соңгы вакытларда үкенәчәгемез шөбһәсездер». Мәкаләнең авторы ислам диненең борынгы тарихына экскурс ясый һәм дини реформаторлык рамкаларында рәсем сәнгатенә уңай караш тудырырга омтыла. Ни өчен шәригать рәсемне тыйган? дип сорау куя да автор, болай жавап бирә: ислам кануннары башта мәҗүсилеккә — потларга каршы көрәшкәннәр. «Ләкин замананың үзгәрүе белән хөкемнәр үзгәрер, дигәннәр». Тәрәккый иткән милләтләргә карасак, ди автор, урамнары, биналары, китаплары рәсемнәр, һәйкәлләр белән бизәлгән. Әгәр дә шул әйберләрне шәригатькә бәйләмәсә- ләр иде. бездә дә булыр иде. Әгәр дә, ди ул, без рәсем белән шөгыльләнсәк, «кыска гомеребезне аның илә озынайткан, тереклегемезнең тәмле-тәмле хатирәләрен вә хыялларын аның илә яңарткан вә җанымызның, күңелемезнең теләгән рәхәт вә ләззәтләрен аның илә арттырган вә боны озакларгача сузарга чара тапкан булабыз. Мәгънәле вә мөһарат илә төшерелгән бер рәсемнең аңлап каралганның соңында кешенең күңелендә хасил итәчәк вә калдырачак тәэсире инкяр улынмыз бер хакыйкатьтер» ?.
Рәсем, рәссамчылык мәсьәләсе татар әдәбиятында демократик язучылар тарафыннан реакция елларында ук күтәрелгән иде. Аларда ул, әлбәттә, зуррак күләмдә, социаль планда алынган иде. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә без хыялда гына булса да татар тормышыннан рәсемнәр, бу рәсемнәр куелган музейны күрәбез, «Гарәфә кич төшемдә» хикәясендә дә шул ук хәл: төштә генә булса да автор «газетаның сәнаигы нәфисәгә даир хәбәрләре кыйсьмендә Риза әфәнденең бер картинасы Парижда 60 000 франкка сатылган» икәнлеге турында хәбәр укый. Шуның өстенә,
16 «Вакыт». 1912. № 1001.
5 «Вакыт». 1912. № 1010.
6 Шунда ук. 1911. № 835.
: «Шура», 1912. № 20.
татар телендә «Яңа рәсемнәр» дигән рәсемнәр журналы, тагын «Сәнаигы нәфисә» журналы чыга икән...1. Болары хыял, язучы күрергә теләгән киләчәк тормыш шартлары булды. Тукай исә бу теманы үзенчә күтәрә: ул татар тормышындагы «сәнаигы нәфи- сә»нең артталыгын сатира алымы белән тасвирлый.
Художниклар вә рәссамнар да бардыр, юк диялмаслар: Мәдинә, Мәккә дип төрле буяу сатканыбыз бардыр 17 18.
Публицистикада рәсем сәнгате үзенең бөтен җитдилеге белән Г. Ибраһимов тарафыннан күтәрелә. 1910 елда «Йолдыз» газетасының ике санында ул «Рәссамлык» дигән зур мәкалә бастыра. Татарлар арасында бишенче ел революциясеннән соң театр, әдәбият, музыканың җанлануы турында әйтеп, автор рәссамлыкны шул театр, музыка «белән туарга тиеш булып та, ни өчендер тумый калган бер нәрсә» дип атый. Г. Ибраһимов карашынча, рәсем сәнгате ул «коры бер күңел ачу вә кызыксыну өчен генә» түгел, ә бәлки культуралы кешелек дөньясының аралашу теледер. «Рәсемнәр каршында француз, немец вә рус аермасы юк. Күзе, зәвыгы вә хиссияте булган һәр адәм рәсемнәрнең әйтергә теләгән мәгънәсен, теләсә кай кавемнән булса да, аңлый вә хис кыйладыр». Автор шунда ук рәсем сәнгатенә Л. Н. Толстойның мөнәсәбәтен аңлата: Толстой, ди, кыйммәт торган, күп расходлар таләп иткән купшы рәсемнәрне бик үк яратып бетермәсә дә, «авыл крестьяннарының ярым ялангач балаларының елашып торулары кеби аяныч манзараларны рәсем белән күрсәтергә дәгъват кыйладыр» 19.
Мәгълүм булганча, беренче татар журналларында (алар нигездә сатирик журналлар) татар тормышына кагылышлы бик күп карикатуралар урнаштырыла. М. Гайнуллин вакытлы матбугатта беренче башлап имзасы күренгән рәссам Лотфулла Моста- финны искә ала. Ул Оренбургта чыга торган «Карчыга» журналында карикатуралар ясаган20. Бу 1906 елга туры килә. Ләкин Г. Ибраһимов татарларда рәссамчылык дигән төшенчәне киңрәк аңлый. Аның аңлавында рәссамчылык — портрет һәм пейзаж. Карикатура әле ул рәсем сәнгатенең башлангычы гына булырга мөмкин. Безнең бел- “ тәнебезчә, ди Г. Ибраһимов шул ук мәкаләсендә, -ара-тирә чыккалаган көлке журнал- — лардагы сурәтләрне мәгъруф мәгънәсе илә рәсем вә художество димәүдә, әлбәттә, Ч мәгъзурлар». Чыннан да, Октябрь революциясенә кадәр чыккан татар сатирик жур- “ налларында йөзләгән карикатура, шаржлар басылган. Ләкин татар милләтенең Октябрь £ революциясен каршы алганда бер генә художнигы да юк иде һәм Совет власте урнашкач, беренче татар художникларын хәзерләгәнче дистә еллар кирәк булды, п Чөнки бу өлкәдә милли традиция юк иде. Г. Ибраһимов бу мәсьәләнең әһәмиятен бөтен җитдилеге белән аңлаган беренче язучылардан була. «Халкыбызның мөтәхәссис кыйсьме,— дип яза ул әлеге мәкаләсендә,— татар дөньясының рәсем һөнәреннән, X рәссам вә рәсемнәрдән көлләи мәхрүм булуын зур вә тиздән тутырырга тиешле бул- 2 ган бер бушлык саныйдыр» 21.
Татар художникларын әзерләүне практик яктан да хәл итәргә омтылып карыйлар. Монысына да язучылар тотына. Галиәсгар Камал шул максатта «Йолдыз» газетасын файдаланырга уйлый һәм газета битләрендә татар художниклары әзерләү мәсьәләсен күтәрә. 1910 елда китапчы Харитоновның хезмәтенә 40 ел тулуны билгеләү юбилеенда бер татар егетен художество мәктәбенә кертү һәм аңа стипендия билгеләү турында карар чыгарыла. Стипендиянең фондына башлап «Йолдыз», аннан соң «Вакыт» 50 шәр сум акча салалар. Ике ел үтә — эш алга китми. Беренчедән, художество училищесына керерлек сәләтле егет табылмый; икенчедән, стипендия фондына да шуннан бүтән бер тиен дә өстәлми. Ниһаять, 1912 елда Катай башкортларыннан Сабит Яхшыбаев дигән 22 яшьлек бер егет Казанга Г. Камал янына килә. Мөселманча һәм русча дөньяви белем алган бу егетнең альбомын карагач, Г. Камал аны художество училищесына алып бара. Ләкин, вакансия юк дип. егетне алмыйлар. Шулай да, рәсемнәрен карагач,
17 Ф. Әмирхан. С. Ә. № 1. 296—297 битләр.
» Г. Тукай. С. Ә. 1, 101 бит.
19 Г. Ибраһимов. «Әдәбият мәсьәләләре», К„ 1960, 24—30 битләр.
20 М. Гайнуллин. «Татарская литература и публицистика начала XX века», К , 1966, 77» бит.
Г. Ибраһимов. шул ук хезмәт, 29 бит. Сүзлек: мәгъруф — билгеле булган; магъзур—хаклы; мөтәхәссис кыйсьме — белгечләр; көлләи — бөтенләй.
10. «К У.» № 10
XX ИӨЗ БАШЫ ТАТАР ПУБЛИЦИСТИКАСЫНДА
145
аңдагы талантны сизеп рус укытучылары аңа якшәмбе дәресләренә ирекле тыңлаучы булып йөрергә тәкъдим итәләр һәм училище җитәкчесе 1913 уку елы башыннан аны учнлищега кабул итәргә вәгъдә бирә. (Матбугатта язуларына караганда, Казан художество училищесы директоры Рудольф Гумерт татар яшьләренең рәсем сәнгатенә тартылуларына теләктәшлек күрсәткән '.) Г. Камал борчылып газетада языл чыга: кабул итә калсалар, егетнең хәле бик авыр, стипендия фондына иганәгезне «Йолдыз»- га җибәрегез, дип тәкъдим кертә ;.
Г. Камал тәкъдиме буенча Яхшыбаевны художник ител «Сәйяр»га Г. Кареее чакырта. «Банкрот» һәм «Тигезсезләр» әсәрләренә декорацияне ул эшли ’.
Бу чорда чыккан мәкаләләрендә Г. Камал татарларда сәнгатьне үстерү мәсьәләләрен еш күтәргән. Ул укыган кешеләр тәрбияләү, татарның үз инженерын, үз врачын, үз архитекторын, үз агрономын булдыру кирәклеген язып бара ‘.
Рәсем сәнгате мәсьәләсенә Г. Ибраһимов та кабат кайта һәм мәсьәләне фәлсәфи планда куя. Аныңча, татар халкының үз художнигы булмау, бу халыкның талантсыз- лыгыннан түгел, бәлки талантлар туу өчен билгеле бер «хәят юклыгыннан». Аңлы укучы өчен мәсьәлә ачьж: Г. Ибраһимов монда самодержавиенең талантларны һәлак итүче көч икәнлеген әйтә.
1913—1915 елларда рәсем сәнгате мәсьәләсе татар эстетик фикер үсешенең аерылгысыз бер тармагына әйләнә. Газета-журнал идарәләренә рәсем мәктәпләренә керү мөмкинлеген сорашып күп хатлар килә. «Кояш» газетасы үзенең баш мәкаләсендә бу мәсьәләне кузгатып болай ди: рәсемчеләргә ихтыяҗыбыз көннән-көн сизелә. Шулар булмаган аркасында без китапларыбызны, әсәрләребезне бизи алмыйбыз. Татар тормышының югалып барган ләүхәләрен беркетеп бара алмыйбыз... Яшьтән истигъдад күрсәткән балаларыбыз була, ләкин мәктәп юклыктан алар сүнәләр. «Милләт үзенең милли тормышында талантлы мөхәррирләргә никадәр мохтаҗ булса, талантлы рәссамнарга да шул кадәр үк мохтаҗдыр». Газетада язылганча, татар балаларының бер төрлесе «ирекле тыңлаучы» сыйфатында рәсем училищесының якшәмбе дәресләренә йөреп караган. Ләкин бу дәресләрне, ди газета, Гомәрхан Садыйков дигән егет кенә ерып чыга алды 5. Бераздан исә бу укучының да хәле авырлыгы хәбәр ителә. Ихтимал, Г. Камал инициативасы беләндер, бу егет «Йолдызида бер үтенеч бастыра. Мин, Казан художество училищесындагы бердәнбер татар студенты Гомәрхан Садыйков, сездән ярдәм сорыйм. Югыйсә, укуымны ташларга мәҗбүр булачакмын, ди 6.
Әлбәттә, ялгызларга ярдәм оештыру юлы белән сәнгатьнең язмышын хәл итеп булмый. Г. Ибраһимов моны бик яхшы аңлый һәм сәнгать мәсьәләсен тарихи-фәлсә- фи планда куя. Аның сәнгатькә мөнәсәбәте тагын да киңрәк рәвештә 1915 елда «Аң» нәшриятында чыккан «Альбомига («Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы») кереш сүзендә ачылган. Г. Ибраһимов монда дөнья сәнгате үсешенең тарихи этапларын күрсәтеп чыга. Борынгы грек сынлы сәнгатенең бөтен кешелек дөньясы өчен матурлык идеалы булып торуын әйтү белән Г. Ибраһимов Марксның сәнгать теориясенә бик якын килә. К. Маркс борынгы грекларның «нормаль бала» булуын һәм алар тудырган сәнгатьнең бүген дә гүзәллек үрнәге, сәнгатьнең соклангыч самими «бала чагы» булга-нын язган иде
Бу әсәрендә Г. Ибраһимов салкын канлы публицист булып түгел, ялкынлы пропагандист, үткен телле художник буларак чыгыш ясый. «Әдәбият туды, музыка белән 'әрсим туарга якын бер хәлдә. Без аның туар заманының якынлыгын төрле галәмәтләреннән күрәбез һәм аларны тудырырлык һава вә туфракның безнең хәятыбызда да ясалып килгәнен хис кылабыз... Кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры
1 «Йолдыз», 1916, № 1835.
2 Шунда ук, 1912, № 877.
’ Исмәгыйль Рәмиевнең кулъязмаларында С. Яхшыбаев 1930 елга кадәр Баш- кгртстан театрларында художник булып эшли диелгән.
* Мәсәлән, «Йолдыз», 1912, № 901. 5 «Кояш», 1914, № 361, «Рәссамлык».
’ «Йолдыз», 1915, № 1517.
’ К. Маркс. «К критике политической экономии». «К. Маркс и Ф. Энгельс сб искусстве». М., 1957, 136 бит.
явар шуның соңында без дә көткәнебезне күрербез»XXII, — ди ул. Болар мисалында без Г. Ибраһимов публицистикасындагы образлылык белән әдәби әсәрләрендәге об- разлылыкның бердәм система тәшкил иткәнен күрәбез. Татарларда ни эчен Рафаэльләр, Микеланджелолар юк? Чөнки халыкның асәнаигы нәфисә орлыгын» зур бер таш каплап тора. Шул ук вакытта, Г. Ибраһимов бу ташның соңгы вакытларда ярыла башлавын әйтә. Игътибар итик: халык «әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кебек, гаризый бер хәлдер» (Г. Тукай).
Г. Ибраһимовның бу хезмәтендә тарихи барышны дөрес сиземләү, материалистик фикер йөртү өстенлек итә. Ләкин тиешле марксистик хәзерлеге булмау сәбәпле язучы сәнгатьне иҗтимагый тормыштан аерып карый. Г. Ибраһимов сәнгатьнең туу сәбәпләрен кешенең биологик ихтыяҗларына кайтарып калдыра һәм идеалистик эстетикага ташлама ясый г. Бу хәл һич тә очраклы түгел, бу — язучының шул чордагы әдә- би-эстетик карашларына, гомумән, туры килә.
Язучылар, тәнкыйтьчеләр рәсем сәнгатен яклаган һәм пропагандалаган, кадимчеләр исә аны сүккән арада фирма хуҗалары яки сәнгатькярләр бу өлкәдә кайбер практик эш эшләргә дә өлгерәләр. И. Рәминең кулъязмаларында мондый мәгълүматлар бар: Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр белән («Бер шәехнең мөнаҗәте», «Егет илә кыз» һ. б.) бер серия рәсемнәр бастырып таратыла; «Гасыр» нәшрияты татар азучыларының рәсемнәрен открытка итеп эшләп сата башлый. Петербургта Эрмитаж-да эшләүче скульптор-реставрагтор Мирзаҗан Байкиеа Тукайның бюстын эшли. 1914 елда Р. Алмаев Тукай рәсемен көмеш пластинкага төшерел значок чыгара. Сәнгать әсәрләреннән буржуазия дә табыш алырга омтыла: Мәскәүдә һәм Казанда (соңгысында Арсланов) сабын фабрикасы хуҗалары Тукай рәсеменә төреп исле сабын чыгаралар, Ибраһимов-Фәхретдиновлар компаниясе исә Тукай рәсеме төшерелгән кәгазьгә төреп конфет сата башлый...
«Дин вә мәгыйшәп»нең рәсем сәнгатенә каршы юнәлтелгән реакцион идеологиясе җиңелә. Рәсем сәнгате темасын күтәргән татар публицистикасында еш кына материалистик фәлсәфәдән читтә торып фикер йөртелсә дә, бу хәл нигездә материалистик фәлсәфәгә таба юл эзләүдән гыйбарәт иде. Бу чорда сәнгатьне халыкка якынайту максатында демократик публицистика әһәмиятле бер җиңүгә ирешә: ул сәнгатьне дин коллыгыннан азат итүдә беренче адымны ясый. Инде «рәсем вә сурәт төшерүгә шәригатьтә мәныгълар бармы?» дип сораганга «Шура» журналы да: «бу турыда бездә күп язылды, мондый мәныгълар булса да, аерым кеше сүзе генә булырга мөмкин» 3 дип, шәригатьне бөтенләйгә читкә аерып куя.
Шулай итеп, унынчы еллар татар публицистикасы, революциягә кадәрге көндәлек матбугат рамкалары сыйдырганча, сәнгать мәсьәләләрен күтәргән. Бу — очраклы хәл булмаган, моны «шәрык йокысыннан» уянып килүче татар тормышы үзе таләп иткән. Романтик буяулар белән баетылып, критик реализм юлыннан куәтле ташкын булып кузгалган татар демократик әдәбияты да сәнгать мәсьәләсен үзенең эченә алган, шул исәптән рәсем сәнгате мәсьәләләре дә әдәбиятка килеп кергән. Язучылар да, публицистлар да татар дөньясында туачак талантлы сәнгатькярләр, художниклар турында хыялланганнар. Ләкин сәнгатьнең — музыка сәнгатеме ул, рәсем сәнгатеме — киң колач алып үсеп китүе һәм хезмәт ияләренең рухи хәзинәсе булып әверелүе өчен әле зур тарихи вакыйга—социалистик революция кирәк була. Татар халкының рәсем сәнгате бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына юл ярып үсеп китә алды.
XXII