Логотип Казан Утлары
Роман

ХӘДИЧӘ


«САФ ҖИЛЛӘР» РОМАНЫНЫҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫННАН ӨЗЕКЛӘР
әдичә, өйалды ишеген ачып тышкы якка күз салу белән, баскан урынында туктап калырга мәҗбүр булды. Мондый да якты, мондый да тыныч төнне күргәне булдымы икән аның?! Ул, шулай бертын хәйран калып, як-ягына каранып торды.
Йа-а, төне лә! Юк, бер ай яктысы гына түгел иде бу. Бөтен күк йөзен тутырып, гадәттәгедән эрерәк булып күренгән йолдызларның яктылыгы да өстәлгән. Шул сәер яктылык тирә-якны зәңгәрсу төскә ма
нып, кар бөртекләрен берьюлы мең төрле төсләргә кертеп җемелдәтә.
Хәдичәне күңел күтәренкелеге биләп алды, ул, җәһәт кенә баскычтан төшеп, ишегалдыннан үтте дә урамга чыкты.
Авыл кар дөньясына чумган. Урамның буеннан-буена утыртылган агачларны да, скрипка кылларыдай берничә рәт булып сузылган телеграф чыбыкларын да мул булып йөнтәс бәс сарган. Үзе чатлама суык, ә һавада яз исе аңкый. Бу ис Хәдичәнең канын кузгатты, йөрәк тибешен ешайтты, күңелен җилкендереп җибәрде. Тагын язлар да җиттемени инде? һай-й, бу гомер дигәнең!..
Хәдичә, тәнендә куәт тулылыгын тойган халәттә, урамны бер итеп авылның аргы башына, фермалар ягына таба китеп барды. Эшкә ул һәр вакыттагыча ашкынып, атлыгып атлый. Әмма бүген ул күңелендә ниндидер үзгәреш барлыгын тоя. Аның иң түрендәге иң яшерен кыллары ләззәтле бер киеренкелек белән тартылып чыңлый башларга әзер иделәр. Бу минутта Хәдичә үзен күптән зарыгып көткән кешесе белән күрешергә баргандай хис итте.
Сулыш алуларына кадәр рәхәт, иркен бит. Нәрсәгә юрарга икән күңеленең, йөрәгенең шулай пырдымсызлануын, сәер дулкынлануын?
Әллә Вазихнын хаты күңелен шулай урыныннан кузгаттымы? И-и» Вазих, Вазих! Мескенем минем... «Сине бер күрергә зар-интизар булып, кавышачагыбызга өмет итеп яшим», дигәнсең. Мин дә бик сагындым сине, Вазих. Бик юксынам... Менә тагын язлар җитә... Син дә янымда булсаң соң! Юк, булмады. Язмыш күпсенде сине...
Хәдичә шундый хис-тойгыларга бирелеп авылны чыкканын да, ферма каралтылары урнашкан калкулыкка якынлашып килүен дә сизми калган. Әнә алар, солдат казармаларын хәтерләтеп, тигез рәтләргә тезелешеп, әллә кайларга хәтле сузылганнар. Үзе бер шәһәрчекне хәтерләткән бу тирәләр төннең-төн буена гөлт итеп балкып тора.
Хәдичә терлекчеләр йортына барып кергәндә, Гайния апа, өстәл- эскәмияләрне, тәрәзә төпләрен сөртештереп чыгып, идәннәрне юа башларга тора иде.
— Төн тынычлыгын алып кем йөри дисәң, шул син икәнсед әле,— дип каршылады ул Хәдичәне.
— Мин инде, мин, Гайния апа... Кая, чүпрәгеңне бирче. Кәвеш табаннарын сөртим әле...
Тегесе гадәттәгечә күтәренке тавыш белән элеп тә алды:
— һәй-й, торган булмасана! Үт инде, үт. Чиста кардан гына ич. Ферма эченә кереп йөрмәдең бугай бит әле?
— Юк, кермәдем. Бераз тыныч кына ял итсеннәр, дидем.
— Әй-йе шул. Сине күрсәләр, таналарыңны әйтәм әле, тынычлыкларын тәмам җуялар, шунда ук урыннарыннан дәррәү кубып аякланалар. Мал-туарны шул кадәр ияләштерә алуыңа шаклар катам, Хәдичә. Әллә берәр әфсүн-төфсенен, телләрен беләсеңме шуларның?
Хәдичә дәшмәде. Киез итек өстеннән кигән кәвешләрен чак кына сөртештергәндәй итте дә элгечләр янына үтте. Сырмасын салды. Шәлен сырмасының җиңе эченә бөтереп тыкты. Бары тик шуннан соң гына түргә үтеп, киштәдән үзенең көндәлек эшләрен язып бара торган учет журналын алды, ут астында торган озын өстәл янына килде. Стена буендагы эскәмиягә утыру белән, шунда ук җәһәт кенә кире торды.
— Фу-у, билләһи, Гайния апа!..
— Нәрсә булды?
— Югач-югач, яхшырак корытып алсаң иде икән. Үзе юеш, үзе боз кебек салкын...
— Хәзер, хәзер корытам. Бу вакытта килерсең дип кем уйлаган- сине.
Гайния апа чүпрәген чайкап алып һәйбәтләп сыкты да, җил-җил килеп, эскәмияне корыта башлады. Аннары, башын чак кына кыйшайта төшеп, Хәдичә ягына борылды. Итләч иреннәре, кысынкы күзләре белән берьюлы елмаеп, теленә салына башлады.
— И-и, Хәдичә, Хәдичә! Шул эскәмияне җылытырлык та кызуың калмадымыни инде?
— Юк инде, Гайния апа, юк. Инде беттек!..— Аннары үкенеченнән тирән көрсенгәндәй итеп өстәп куйды:— Кырыкның өстенә басарга торганда, каян килсен инде ул кызулык. Картаюлар шушыдыр инде. Эх-х, Гайния апакаем, бар иде заманнар! Ут та ут, мин дә ут идем. Суга керсәм, пар чыгар иде...
Хәдичәнең шулай ачылып китүе Гайния апаның да күңеленә бик хуш килде. Ул, билен язарга теләгәндәй, турайды да кеткелдәп көлә- көлә тезеп китте:
— Хак, хак, Хәдичә! Ул кадәресе һәркемгә дә мәгълүм иде.— Көлүдән туктап дәвам итте.— Тик алай тәмам бетешкән булып кыланмачы, зинһар. Кыланма! Көз көнен, моннан биш-алты ай элек булга»
хәлләрне исенә төшер.. Менә дигән, әүлия кебек кешене үзеңә караттың. Ничек кенә әле!.. Үзеңә жнлбәзәк егет кебек гашыйк булган дип сөйләгәннәр иде.
— Кеше ни сөйләмәс...
Гайния түти Хәдичәне бөтенләй ишетмәгәндәй дәвам итте.
— Әгәр дә хак булса, әнә хәзер дә сине үз янына чакыра ди ич. Ниндирәк уйлар белән яшисең соң?..
— Нинди уй белән яшим ди инде, Гайния апакаем. Бәхетне аны читтә эзләргә кушмаганнар Башымнан кичереп, сынап караганым бар... Шушы яшькә җиткәч, туган җирдән, сездән аерылдым юк инде.
Бу сүзләрдән сон Хәдичәнең йөзенә кинәт күләгә сарылды, тавышына кадәр үзгәрде.
— Юк инде, юк, Гайния апакаем. Гомерсез юаныч кына булачак ул... Барыбер тормыш булмаячак, тыныч кына яшәргә ирек бирмәячәкләр...
Гайния түти, бу ямен-тәмен югалта башлаган сөйләшүне читкәрәк этәрергә теләгәндәй, җайлап кына әйтеп куйды:
— Гелән алай кылана алмаслар иде әле...
Хәдичә аны шунда ук бүлде:
— Юк инде, Гайния апа, юк! Бәхет дигән нәрсә гомерем буена читләште миннән. Тәкъдиремә шулай язылган, күрәсен. Инде була, инде була дип өметләнеп көткәндә дә бәхет мине һаман әйләнеп үтә торды. Бәхетсезлек
дигән нәрсә минем гомерлек юлдашыма әверелде, ахрысы. Җитмәсә тагын, шул бәхетсезлек, нәкъ йогышлы яман чир кебек... Үземә генә түгел, минем белән якынайган яки аралашкан кешегә дә тия, кагыла. Әнә, Вазих та, мескен, семьясыннан читтә яшәргә мәҗбүр...
— Кызлары бик зур урындагы кешеләр, ди шул...
Уен-көлке белән башланган сүзнең шундый кискен борылыш алуы Гайния апаны да сагайтты. Үз эченә бикләнгән Хәдичәнең шулай искәрмәстән генә күнелендәген чыгарып селкер дип ул да көтмәгән иде булса кирәк. Бәлки шуңа күрәдер, юк сүзнЪ бар итеп, Хәдичәне юату ягын карады.
— Алай димә, Хәдичә. Син нишләп бәхетсез буласың ди. Типсәң тимер өзәрлек таза, сау-сәламәт хатынсың. Үзең матур, үзең уңган. Менә синең кебек хатыннар турында бит инде: кылны кырыкка ярыр, дип әйтәләр. Кеше алдында йөзен ак, исемең мактаулы, абруйлы. Синец бит өстәмә түләү, яки анда бүләк итеп алган акчаң да безнең кебекләрнең айлык хезмәт хакыннан артыграк...
— Хикмәт акчадамыни!
— Анысы шулай, әлбәттә. Хезмәтеңне дә бит әнә, башкаларга үрнәк итеп куялар. Эшчән бәхетен эшендә күрер ди. Сиңа тагын ни кирәк?
Хәдичә үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:
— Әле дә ярый, шул эш бар... Ансыз кеше —сансыз кеше дигәндәй, кайгы-хәсрәтне шул эш белән куабыз, эш белән җиңәбез. Хет шуның белән онытылып яшисең.
Бу юлы Гайния апа дәшмәде. Нәрсә дисен соң? Аның бит үзен дә ялгызлык аз талкымады, үзенең дә күңеле гасабиланган чаклары күп булды. Яшьли ирсез калды. Барысына да. әлеге дә баягы, шул сугыш афәте гаепле. Гомере буе фермада эшләде. Ул чорларда фермалары ферма идеме соң аның, муеннан тиң сазда чиләнәләр иде. Моннан берничә ел элек, чиргә уралып, озак вакыт авырып ятгы. Башта ревматизм диделәр, соңрак инде кайгы-хәсрәтне дә, юклык-мнхнәтне дә күп күрүдән шактый таушалган йөрәге шаяргалый башлады. Хәзер әнә шул йөрәк өянәге интектерә. Бөтен яшьлеген, гомерен фермага биргән
МӘХМҮТ X Ә « Ә В © в ф ХӘДИЧӘ
Гайния апа мал-туар яныннан әллә кая китәргә теләмәде. Хәзерге вакытта ул терлекчеләр өен, кызыл почмакларны җыештыручы, бер үк вакытта төннәрен дежур торучы булып та санала. Хәзер инде савымчы булып аның кызы Зәйнәп эшли. Зәйнәбе бәхетле: тормышы тигез, балалар үстерә.
Гайния апа. идәннәрне юган чүпрәген сыгып, чиләк кырыена элде дә кабат турайды. Аннары, бик әһәмиятле сүз башларга жыенгандай, Хәдичә язып утырган өстәл янына якынайды. Тегесенең, эшен төгәлләгәндәй итеп, журналын ябып куюын күргәч, сүз кушты.
— Ишеттеңме икән, Хәдичә? Кичә председатель Маннур белән партком секретаре Нәҗипне, бюро диләрме әле, җилтерәтеп кенә шунда районга чакыртып алганнар, ди.
— Сөт өчендер инде?
— Шул инде, шул. Тәки илтеп терәделәр, китереп җиткерделәр мактаулы савымчыларыбыз. Алар да машина белән савалар, янәсе...
— И-и, Гайния апа. Илаһи уптым гына эшләнә торган эш түгел шул ул.
Колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында 1^енә атна-ун көн инде механикалаштырылган савуга күчәбез дип мәш киләләр. Тавыш, шау- шу, ызгыш анда. Ферма тирәсе тузгытылган умарта күче кебек гөжләп тора. Ул, мин сиңа әйтим, хатын-кызларның чыр-чуы дисеңме, ул сыерларның яман акырышулары, яки бәйләп куйган муенчакларын шартлатып өзеп, койрыкларын чәнчеп акыра-бакыра чыгып чабулары дисеңме— барысы да, барысы да булды. Аптыраш белән йөдәш анда. Хак булса, аппарат астында калдырып, бер сыерның имчәген өздереп чыгарганнар, ди. Эштән чыккан, саварга ярамас сыерлар да хәзер инде шактый, ди. Нәтиҗәдә колхозда сөт савып алу кимеп кенә калмаган, район газетасының соңгы санындагы сводкасыннан күренгәнчә, иң соңгы урынга төшкән. Ләкин боларның берсе генә дә Хәдичә өчен сер түгел иде.
— Үч иткән кебек, Гөлнур гына да өйдә булмады, ичмаса,— дип куйды ул.
Гайния түтинең тагын бер яңалыгы булган икән.
— Гөлнур дигәннән, ишеттеңме икән әле, кызы бар, ди ич.
— Шулаймы? Менә анысы яраган. Ике малайлары бар иде бит ■нде...
Шул вакыт ишек артында хатын-кызларның чыркылдашкан тавыш- иары ишетелде.
— Әнә,— диде Гайния апа,— «уңганнарыбыз» килә дә башлады.
Шаулап-гөрләшеп, бер төркем савымчы килеп керде. Алар артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, тагын берничә хатын-кыз күренде. Болары арасында теле авызына сыймас Зәмзәмбикә дә бар иде. Аның яшелле-күкле ачы тавышы үзеннән алда бүлмәгә бәреп үтте. Ул керә-керешли үк ниндидер бик тә кызыклы, бик тә мәзәк сүз сөйләгәндәй шаркылдап көлә иде.
— Хатыннар! Хатыннар, дим, ишеттегезме әле?..— диде ул, һаман да әле көлүен дәвам итеп.— Председатель белән парткомга кичә выго- ввр чәпәп кайтарганнар, ди ич... Ипидер менә, җир упсын әгәр.
Башка хатыннар да бака туе ясап алдылар. Гайния түтинең Зәйнәбе дә читтә калмады.
— Без дә ярышабыз, имеш! Җитмәсә тагын, уптым илаһи зурдан кубып, ярышыйк дип, үзебез үк барып, көрәшергә чакырып йөргән булган идек. Менә ярышның беренче җимешләрен күрдек тә...
— Сөйләмә дә!
— Ул кадәр зурдан купмасак, бу тикле зур көлкегә калмаган булыр идек.
— Хурлык, билләһи!
— Җикмәс борын куаларга яратабыз шул...— Бу сүзләрне савымчылар арасында «Район чемпионы» дигән мактаулы исемне яулап алган, хәзерге вакытта ферма мөдире вазифасын үтәүче Саттар Хәбирәсе ф әйтте.
— Әйтерен бармы!..
Чыннан да, моннан нәкъ ике ай элек, ел башында гына, күршедәге «Алга» колхозына үзара социалистик ярыш җәелдерү турында хезмәт договоры төзергә дип барганнар иде алар. Зәйнәп әйтмешли, зурдан кубып, бульдозерлар белән ике колхоз арасында юллар ачып, дүрт-биш җиңел автомобильгә төялеп бардылар. Кунакка, бәйрәмгәмени — кие- неп-ясанып киттеләр. Иң алдагы машинада, колхоз «Волга»сында, изүләрен чишеп жибәреп, Саттар Хәбирәсе утыра иде. Күкрәгенә — моннан ике-өч ел элек кенә бирелгән Ленин ордены янына СССР Халык хужалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләрен дә таккан. Хәбирәнең: «Булган алдынгы тәҗрибәләребез белән бик рәхәтләнеп уртаклашырбыз, күршеләрдән жәл түгел», дип чыгыш ясауларына кадәр сөйләгәннәр иде. Соңыннан, договорга куллар кую уңае белән, делегатлар өчен мәҗлес кичәсе дә оештырган булганнар. Договорда һәр сыердан сөт савып алуны узган елга караганда 450 килограммга арттыру, осталыкны күтәрү, нәсел эшен яхшырту, терлекләрнең баш санын күбәйтү кебек пунктлар белән беррәттән. беренче кварталда ук сыер саву процессын тулысынча механикалаштыру бурычы да куелган иде.
һәм менә беренче нәтиҗәләре...
Ә Зәмзәмбикә — теленә тилчә чыккыры—тыела алмыйча һаман чәпчи, теш агарта, нәрсәгәдер куангандай, башын артка ташлап, рәхәтләнеп бөгелә-сыгыла көлүен белә.
— Менәтерәк сиңа «Терлекчелектә югары культуралы колхоз!..» Менә сиңа районның Күчмә Кызыл байрагы! Уф-ф, үләм... Председатель белән парткомны әйтәм әле... Бик тә инде нык кыздырганнар ди үзләрен, тәмам йокыларын качырганнар ди... Районнан кайткач та әле аңнарына килә алмаганнар, төннәрен идарәдә генә уздырганнар ди...
Моңарчы дәшми-тынмый гына өстәл янында утырган Хәдичә түзмәде. азып узынган Зәмзәмбикәнең телен тыярга булды.
— Тукта әле, Зәмзәмбикә...— диде ул.— Нәрсә, тора салып, шатлыгы эченә сыймаган кешедәй кыланасың? Әллә җиңеләя башладыңмы?.. Әдәп йөзеннән генә булса да тыелыр идең...
Тегесе җәһәт кенә Хәдичә ягына борылды. «Син дә монда идеңмени әле?» дигән сыман, күзләрен тасрайтып бермәл текәлеп карап торды да элеп тә алды:
— Бәс, Чабата җанаш та монда булган ич!.. Тәгәрәпләр генә үлим, харап, бетте баш... Әйттем исә кайттым, тфю, тфю!..
Хәдичә, аның чәпчүенә карамыйча, әйтәсе фикерен әйтеп бетерергә булды:
— Әйтче, зинһар, сиңа нинди зыяннары тиде аларның? Алар бит җитәкчеләр... Бөтен җаваплылык — шулар өстендә. Сөенечләр дә, көенечләр дә беренче чиратта алар йөрәге аша уза.
— Уф-ф, үләм!..— дип кабат зәһәрләнә башлады Зәмзәмбикә.— Ай-Һай, җете кызылланды бу, Чабата җанаш. Үлешле хәзер аның белән. Билләһи газим, тәгәрәп үлим менә, әйткән иде диярсез... Тиздән партиягә кереп алып, нәчәлник кисәге булып, тәки җилкәбезгә менеп кунаклаячак бу. Күрегез дә торыгыз, менә...
МӘХМҮТ КӘвӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
Зәмзәмбикәнең теле бер язылса туктый алмаячагын яхшы белгәнгәме, Хәдичә бүтән сүз көрәштереп тормады: «Бик кирәк иде ди синең җилкән...» дип, журналын урынына илтеп куйды да чыгып китте. Шулай да Зәмзәмбикәнең: «Пугачка биреп утырган була бит әле, адәм тәганәсе! Тыгылмый, кысылмый калырмын дип курыккансыңдыр шул, ялагай. Шулай итеп ярыйсың да син...» дигән сүзләрен аермачык ишетеп калса да, Хәдичә кире борылмады. Теле тел булса иде икән көйсез мәхлукның. Бар белгәне шул чырылдау бит...
Сызылып кына таң беленеп килә. Бер якка авышырга өлгергән ай нәкъ баягыча якты, ялт итеп тора. Йолдызлар да әле бик жете җемелдәшәләр. Буйдан-буйга сузылган калкулык аермачык булып күренә. Аның сырынты ятудан киртләчләнеп торган итәгендә, катып калган дулкыннарны хәтерләтеп, кар өемнәре ята.
Хәдичә, пар бөркелеп торган ферма ишеген киң итеп ачып, эчкә үтте. Ул кинәт башка дөньяга эләкте: тирә-як дөбердәү, мөгрәү авазлары белән тулды.
— Хәзер, хәзер, җаныйларым!.. Хәзер!..— Хәдичә түргә үтешли юлы өстендә очраган һәрбер танасын иркәләп, сыйпап узды.— Хәзер, хәзер, җанкисәкләр...
Хәдичә, ферманың аргы башындагы шкаф янына килеп, өс-башын рәткә китерде дә онытылып эшкә кереште. Ә эш монда муеннан.
Иң элек азык хәзерләү цехына кереп чыгарга булды. Үзе бер кечерәк завод кадәрле ул: транспортерлар шыгырдый, моторлар гүли, бункерларда химик реакцияләр бара... Кальций исе аңкып тора. Цехта өч технологик линия: тупас азыклар эшкәртү, концентрат һәм тамыразыкларны чүпрәләү, ясалма сөт хәзерләү җайланмалары эшли.
Хәдичәнең беренче очраткан кешесе Озын Фәссах булды.
— Хәерле иртә, Фәссах абзый!
— Ә-ә, Хәдичә! Килдең дәмени?..
Төнге сменада эшләгән Фәссах агай тегермәнчегә охшап калган, кием-салымнарына гына түгел, кашларына кадәр көрпә-он кунган аның.
— Фәссах абзый, салам ни хәлдә? Машиналарың бүген киреләнмәделәрме?
— Все порядка, Хәдичә. Әнә, күр, урман печәнең бер якта торсын. Үз борыныңа бөтереп тыгарсың...
Хәдичә дә картнын салпы ягына салам кыстырып куйды:
— Молодец! Яшерен-батырын түгел, Фәссах абзый, син дежурда чакта жан тыныч.
— һе-һе! Шулай дигән бул инде...
Соңгы елларда эш катлауланды. Көн дә яңалык, көн дә белем таләп итә торган четерекле үзгәрешләр. Узган елдан бирле шактый кыю рәвештә химик өстәмәләр, микробиологик һәм ферментлы кушылмалар файдаланыла башлады. Аларның барысын да бел, үзләштер, бутый-нитә калсаң, башың бетәр.
Ул арада ферма тирәсе жанланганнан-җанлана барды. Терлек азыгы хәзерләү цехы ягыннан пульман вагоны кадәрле азык тараткыч таккан «Беларусь» тракторы күренде. Ул, ферманың буеннан-буена үтеп, таналар алдындагы улакларга парландырылган салам бушатып узды. Аннан соң нәкъ шундый ук икенче агрегат килеп керде. Монысы тозлаган алманың әчкелтем исен хәтерләткән силос төягәне.
Сәгать тә үтмәгәндер, мул итеп ашарларына салынган таналар, тәмам тынычланып, йонлач колакларын селкеткәләп, улаклары өстенә иелделәр. Аларның бары тик мыш-мыш килеп күшәүләре генә ишетелә иде. •
Хәдичә ике җәпле агач сәнәккә охшашлы болгаткычы белән ин
Миргасим сүзенә әллә ни колак салмыйлар. Хәер, яшь белгеч шул әле ул. Көз көне генә укуын тәмамлап кайтып, зоотехник-селекционер булып эшли башлады.
Ферманың икенче башында янә тавыш. Авырткан җирдә кул, кызык җирдә күз дигәндәй, анда да хатын-кызлар җыелган. Хәдичә дә шунда юнәлде. Савымчылар арасында, әлеге дә баягы, Зәмзәмбикә тавышы:
— Менә савып кара инде син аны!.. Тилебәрән орлыгы ашаган
нәмәстәкәйне...
Хәдичә Зәмзәмбикәне урап алган хатын-кызлар янына килде. Зәмзәмбикә зарланган сыер быел беренче тапкыр бозаулаган, Хәдичә үзе карагай «Чәчкә» кушаматлы тана иде. Күңеле әрнеп куйды Хәдичәнең. Тана арыккан, пычракка батып, мескенләнеп-моңаеп калган.
Ул арада Зәмзәмбикә, күз кырые белән генә, әле яңарак кына килеп кергән Хәдичәне шәйләп алды. Әмма аны күрмәгәнгә салынып, янә зәһәрен чәчә башлады.
— Хәер. Чабата җанаштан кабул итеп ал да игелек тә күр ди...
Хәдичә бу юлы да дәшмәде, каны кайнавын тойса да, ачуын эчкә йотарга булды.
Зәмзәмбикә саву аппаратларын кабат алып, янарак кына чабыипаи килгәндәй еш-еш сулап, тәмам ярсыган сыер янына якынлашты. Чылбыр муенчактагы сыер кабат әле бер якка, әле икенче якка атылып- бәрелә башлады. Ул да булмады, улаклар аша сикереп чыгып качарга теләгәндәй, куырылып килеп, автоэчергечләр өстенә ыргылды. Үз-үзеп белешмәс дәрәҗәгә җитеп дулаган сыер, әзерләп куелган саву аппаратларын гына түгел, Зәмзәмбикәнең үзен дә берничә тапкыр этеп-чөеп җибәрде.
Бу хәл Зәмзәмбикәне чыгырыннан чыгарды, күзләре аларды аның, һәм ул кинәт җикеренеп-очынып килде дә: «Мә сина. мә!..» дип, сыерның корсагына дөп-дөп итеп типкәли башлады.
Моңарчы тешен кысып булса да чыдаган Хәдичә бу кадәресенә инде түзмәде: «Кит әле... Кит!»., дип, Зәмзәмбикәне читкәрәк этәрде дә элеккеге танасы янына үзе килде.
Боларның барысын да кәмиткә әверелдереп күзәтеп торган хатын- кызларга кызык, алар тагын да якыная төштеләр. Башкалары да эшләреннән бүленеп болар янына җыйналды һәм авызларын җыя алмыйча, күзләрен кысышып, бер-берсенең янтыкларына төрткәләшеп тамаша кыла башладылар. Ярсыган, тәмам эштән чыгарылган сыерны Хәдичә сава алырмы?
Баштарак тана Хәдичәдән дә читләште, бөрешеп килеп бер кырыйга тайпылды.
соңгы тана алдындагы салам катыш силосны һәйбәтләп аралаштырды да уф-ф! дип иркен сулады. Борчак-борчак булып тир бәреп чыккан маңгаен җиңе белән сыпырып алды Менә хәзер чак кына хәл алырга да мөмкин. Ул, буш вакытыннан файдаланып, савымчылар янына кереп чыгарга ниятләнде: бүген нишлиләр, ниләр майтаралар икән?..
Бина эченә кергәнче үк. ачык ишек аша хатын-кызларнын чәрелдек тавышларын ишетте Хәдичә. Чыннан да. хәйран-тамаша иде инде. Ул тавыш, ул ызгыш — бер дә харап. Баш зоотехник Гөлнур урынына калып торган ясалма орлыкландыру пункты технигы Миргасим кайсыдыр савымчыны эттән алып эткә салып сүгә. Ул, сыерын аппарат астында калдырып, терлек азыгы хәзерләү бүлегенә апара алырга киткән булган. Сыер имчәге тәмам эштән чыккан, кул белән саварлыгы да калмаган...
МӘХМҮТ хәаәнов ф хәдичо
— Чү-ү, Чәчкә! Я-я, тынычлан. Җитте! Алай холыксызланма... Иә, тынычлан!..
Хәдичә улактагы башакны рәтләде, улак кырыйларыннан цемент тузаны сыман онны, көрпәләрне сыпырып төшерде. Төптә калган сусыл силосны өскәрәк чыгарды. Бары тик шунда гына бераз тынычлана башлаган сыер, ашарга омтылып, улак өстенә иелде.
Шунда Хәдичә саварга хәзерләнә башлады. Әмма аппарат стаканнарын кулына алу белән, бу уйдан кире кайтты. Зәмзәмбикә ягына борылып, тәмам хәйран булган кеше сыман башын селеккәләп алды да тегене битәрли башлады.
— Эх-х, Зәмзәмбикә. Зәмзәмбикә!.. Оятың да юк икән, билләһи... Шушы туң тимерләр белән сыердан сөт алмакчы идеңме? Шаккатам! Күрче, зинһар, төннең-төн буена салкында торып тач боз булганнар ич болар. Кулларны ябыштыра... Әйтәм. бичара сыер син стаканнарны куя башлау белән, керер тишек тапмый, куырылып килә. Эх-х, син дә йөрисең шунда мал-туар карыйм дип. Ул да җан иясе бит. Изүеңә ачып боз салсалар, нишләр идең икән үзең? Яки Хафизың иркәлисе урында эткәләп-төрткәләсә, җаның эрер идеме икән?..
Мондый чакта Зәмзәмбикәнең теле авызына сыямы соң!
— Анысы хак.— дигән булды ул.— Ир-ат белән эш итүнең нечкәлекләрен синнән өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле безгә...
Хәдичә дә җавапсыз калмады.
— Анысы да теләсә кем булдыра алган эш түгел.
Хәдичә бүтән сүз куертып тормады. Иң элек җылы су белән сыерның җиленнәрен юды. коры һәм йомшак чүпрәк белән әйбәтләп сөртте. Аннары, күз иярмәслек хәрәкәтләр ясап, куш куллап массаж ясады. Бары тик шуннан соң гына чиләктәге кайнар суда җылытылган аппарат стаканнарын чиста чүпрәк белән сөртештереп, җаен-әмәлен белеп кенә имчәкләргә кидереп куйды. Шуннан соң, тәмам тынычланып улагында чемченгән танасы алдына чыгып, малның муен тирәләрен сыйпаштырды, иелә төшеп, хайванның колагына сер әйткәндәй итеп, үзалдына нәрсәдер сөйләнеп куйды. Бары тик шуннан соң шылт иттереп моторны җибәрде. Сыер, сискәнеп, җәһәт кенә башын калкытты, корсак тиреләрен дерелдәтеп алды. Әмма янында Хәдичәне күреп яңадан тынычланды һәм, ни булганын төшенгәндәй, башын янә улак өстенә иде. Ул арада инде елкылдап торган пыяла трубалар эченнән күбекле сөт шаулап ага да башлаган иде.
Бу хәлләрнең барысын да күзәтеп торучылар арасыннан кемдер түзмәде, әйтә салды:
— Билләһи, Хәдичә!.. Бу кадәр дә булырсың икән, берәр догасын, тылсымлы сүрәсен белә торгансыңдыр син малларның, һич тә башкача булмас...
Тирә-яктагылар ихахайлап көлешеп алдылар. Бу инде Зәмзәмбикәнең җиңелүе, аның чама белмичә өскә чөелгән танавына нык кына итеп чиертү иде.
Әмма Зәмзәмбикә мондый чакта алай тиз генә килешә торганнардан түгел.
— Миргасим, үскәнем!..—дип кычкырган булды ул, яшь зоотехникның исемен атап.— Менә бу үләксәне дә заготскотка озатыласылар исемлегенә теркәп куй әле...
Бу, үзенә калганда, аның Хәдичәне үртәве, ирештерүе иде. Әмма Хәдичә монысын да йотты, тавыш чыгарасы килмәде. Ул белә, авызына шайтан төкергән Зәмзәмбикә теленә эләктеңме — рәтле сүз көтмә. Әмма сабырын күпме генә җыеп торса да, түзмәде: «Шаярма!.. Синең кебек тинтәкләргә карасаң, фермаңның каккан казыгы калмас монда...» — дип әйтеп салды.
Шул вакытта Хәдичәгә бәлки чыгып үк китәргә булгандыр. Кыласы эш кылынган, Зәмзәмбикә хурлыклы рәвештә көлкегә калды. Тик нидер тоткарлады Хәдичәне, һәм шул хәл тиресенә сыеша алмаган Зәмзәмбикәнең җәнҗал чыгаруына сәбәп булды да инде.
Әллә ни кырган сыман, буш бидоннарны дыңгырдатып, кайнап чыгарга әзер самавар кебек ут бөркеп калтырана башлаган Зәмзәмбикә яңадан Хәдичәгә бәйләнә калды.
— Бу Чабата җанаш һаман да мондамыни әле?.. Менә бит, ә! Берәүләргә желеге, кемнәргәдер күбеге дигәндәй, бар әле бездә, эшлим дигән булып җил куып, уч тутырып акча алып ятучылар.— Шула! башлап, күзләрен тасрайтып, ул Хәдичә каршына килеп басты.— Нәрсә, жыен сорамаган җиргә кысылып йөрүдән кала бүтән эшен юкмы әллә синең? Ә?.. Бар әле, кит! Тар җирдә тана башы дигәндәй, йөрмә әле монда эч пошырып, эшләргә мишәйтләп...— дип, Хәдичәне эткәләп-төрткәләп тә алды.
Бу кадәресен инде Хәдичә күтәрә алмады. Менә шунда сырты сынса да сынатмас Хәдичә, ниһаять, сынатты. Кинәт күзләренә ут кабынды аның, йөзенә усал төс чыкты.
— Слушай... син!.. Телең белән агуыңны теләсәң күпме чәч, әмма кулыңа ирек бирәсе булма. Матри аны! Бик тиз кыскартырмын...— диде ул яман да катгый, кырыс тавыш белән.
Тегесе аның саен зәһәрләнүен белде.
— Кит, кит, бар!.. Йөрмә әле монда кычытмаган жиреңне кашып.., Гарьләнү-үҗәтлек хисе акылын томаларлык чиккә җиткән иде инде, һәм Хәдичә ничек, кай арада Зәмзәмбикәнең битенә чалтыратып сугып җибәргәнен сизмичә дә калды. Бары тик кулы яңгырап китүен генә тойды ул.
Зәмзәмбикә бермәлгә өнсез булып, тораташ сыман катып калды. Аннары аңына килә башлаган сыман итеп, авыз-борын тирәләрен сыпырып куйды. Ә инде учында кан таплары күргәч, суелгандагы мал кебек, йөрәк яргыч тавыш белән акырып җибәрде.
— Ах-х... уйнашчы!.. Әле син шулаймы?!. Күзләреңне чукып алам бит хәзер... Бетерәм бит, Чабата җанаш... Җаныңны суырып алып кулыңа тоттырам бит,— дип котырынып һәм өзгәләп ташлардай булып Хәдичә өстенә килә башлады.
Хатыннар шунда ук аларның араларына төштеләр. Тәмам чыгырыннан чыккан Зәмзәмбикәне эләктереп, боргычлап алдылар.
— Нишлисез сез, ә?1.
— Оятсызлар!..
— Башкасын булдырдык... Хәзер шушы гына җитмәгән иде ди,в
— Җир битләр!.. Тапканнар үнәр...
— Әйтмә дә!
Ярсудан тәмам кешелеген җуйган Зәмзәмбикә, үзен чытырдатып тоткан хатын-кызлар кулыннан ычкынырга теләп, бер-ике тапкыр кабат талпынып-йолкынып карады. Ахыр чиктә үте сытылыр дәрәҗәгә җитеп, буыла-тыгыла такмаклап, гасабиланып җылый башлады.
— Уф-ф, үләм!.. Җибәрегез... җибәр... Измәсен изеп ташлыйм әле... Барыбер болай гына калдырмаячакмын мин аны... Авылда... Идарә тирәсендә, тиешкә дә, тиешсезгә дә гелән яклыйлар дип масая торгандыр... 10-ук!.. Якламый торсыннар әле. Җиткәндер, ниһаять!.. Бүген үк, менә хәзер, милициягә барып жәвит итәм... Язу алып судка бирәм... Авылдан кудырачакмын мин ул Чабата җанашны...
Эт тә җыймаслык шундый сүзләрне тезде дә тезде Зәмзәмбикә. Ул арада Саттар Хәбирәсе килеп: «Бар!.. Сиңа да нечего йөрергә...» дип, Хәдичәне чыгарып җибәрде.
МӘХМҮТ хәсәнов <ф> ХӘДИЧӘ ф
Бераздан Зәмзәмбикәнең: «Шул адәм тәганәсе Чабата жанашны авылдан кудырмасам, тудырган әниемнең күкрәк сөте тотсын», дип ду кубып, сыерларын да савып бетермичә кайтып киткәнлеге турында Хәдичәгә дә ишеттерделәр.
Эше эш булмады Хәдичәнең. Тәмам ватылып, жеп өзәрлек тә хәле калмыйча кайтып егылды ул. Йөрәк сызуына, жаны әрнүенә тәкать тотарлык хәле юк. Нигә, нигә дип кенә телгә килде ул шул юньсез белән?!. Савымчылар яныннан ул бизгәк тоткандагы кебек дер-дер калтырап, әсәрләнеп чыкты. Чак кына тынычланып, ачуы басыла башлагач, өрлек баганасына капланып сабый баладай үксеп-үксеп елады. «Мине чәйнәмәсәләр, минем белән булышмасалар, эчләре күбә микән әллә?..» дип, гарьлек һәм ярсу белән илереп-үртәлеп елады.
Өенә кайткач та, кузгалырга да. кымшанырга да хәле калмаган кеше сыман, тезләре өстенә кулларын салып диванда утырды. Ашау- эчү дә, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре дә онытылды. Үкенү ачыгысы газаплый иде аны.
Шул вакытта капканың шапылдатып ачылып-ябылганы ишетелде. Хәдичә чәчрәп китте, йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыга дип тора.
Колхоз идарәсендә жыештыручы булып эшләүче Сабира апа килеп керде. Керүенә үк күгәрчен кебек гөрли дә башлады.
— Уф-ф! Әле дә ярый, өйдә туры килдең. Тәки фермага йөгерергә туры килер микәнни дип тора идем...
Хәдичә, күңеле белән нидер сизенеп, сорап куйды:
— Нәрсә булды, Сабира апа?
— Сине чакыралар...
— Кая?
— Идарәгә.
— Кайчан?
— Төп-төгәл бишкә, диделәр.
«Тәки барып жәвнт иткән икән кәнтәй...» дигән уй чагылып китте Хәдичәнең башында. Уйлаган алга килә дигәндәй, тикмәгә генә көннең- көн буе жаны көеп йөрмәгән икән. Шулай да, сер бирергә теләмичә, тыныч кына кабат сорау бирде:
— Нәрсәгә икән, белмәдеңме?
— Белә алмадым.— диде Сабира апа һәм шунда ук нәрсәдер исенә төшергән сыман итеп өстәп куйды: —һәрхәлдә, Хәдичә жаным, яхшыга булырга охшамаган... Кичәге-бүгенге хәлләрне үзең беләсең бит инде.
Сабира апа бары тик шунда гына, иркен сулыш алгандай, як-ягына күз төшерде. Өй эче тулы кояш һәм затлы жиһаз. «Яхшы, житенке итеп, муллык белән яши. чукынмыш» дигән уй башына килсә дә, уен- дагын чыгарып селекмәде. Өйгә керү белән ычкындырып жибәргән шәл очын кабат муены тирәли урап, кире кыстырды да:
— Ярар, Хәдичә жаным, мин китим әле,— диде һәм шунда ук:— Зинһар, соңарып-нитеп мине кабат йөгертә күрмә инде,— дип, жил- жил атлап китеп тә барды.
Әллә нишләтеп жибәрде аны бу хәбәр. Әй-йе, яман хәбәр жирдә ятмый ди шул. «Милициягә жәвит итәм, кыйналуым турында язу алып судка куям».— диде бит. Бәлки, чыннан да, эш зурга киткәндер..
Хәдичәнең күңел күгендә әнә шундый кара, кургашындай авыр уйлар болыты йөрде. Кемнең итәгенә төшә, шул яна, ди бит. Менә яңадан ничаклы үкенеч, әрнү, исәп... «Нишләтерләр?..»
Бәлки иптәшләр суды яки күптән түгел генә оештырылган эшче яамусы советына куярлар? Әмма Зәмзәмбикә моңа үлгәндә дә риза булмаячак. Ул бит Хәдичәне кан дошманы күрә. «Шул Чабата җанашның үзен күргәндә түгел, күләгәсе чагылып киткәндә генә дә ләхетем кыса башлый...» дигән сүзләрен Хәдичәнең үз колаклары белән ишеткәне бар. *
«Кәнсәгә чакыралар» яки «марш авыл советына!» дигән сүзләр ? Хәдичә өчен яңалык түгел түгелен, кайчандыр аңар мондыйларны 5 шактый еш, хәтта бик еш ишетергә туры килгән иде. 5
Менә тагын: «Идарәгә чакыралар». Ай-Һай, шыксыз яңгырый бу сүзләр Хәдичә өчен. Гади генә сүзләр түгел алар. Бу сүзләр аңа инде кайчандыр үлгән дип йөргән иң мәкерле, иң мәрхәмәтсез, иң явыз о дошманының өрәге белән күзгә-күз очрашкандай тәэсир итте. х
...Күңелләрен айкап-ботарлап, үткәннәре күз алдына килә башлады. £ Ә үтелгән юллар ифрат та яман, баштан кичергәннәре искә алгысыз. » Ул көннәрен төштә күргәндә дә тәннәре чымырдап китә Хәдичәнең. *
Бала чагы афәтле сугыш елларына, яшьлеге сугыштан соңгы авыр £ чорга туры килде аның. Бик тә кыен чаклар иде. Хәдичәнең туган әни- s сен алыштырган кешесе Васфикамал түти, хәзер инде гүр иясе, гомере * буена ятим-ятимә булып яшәгән кеше иде. Шуның өстенә әле бик тә х инде басынкы-юаш бер әлләзи зат иде, мәрхүмә. Белем арттыруга чут тимәде ул елларда. Җиде классны тәмамлау белән Хәдичә колхоз эшенә чыкты. Икесе ике яктан торып эшләсәләр дә, хезмәт көннәрен-нән башка һичбер килер җирләре юк иде. Тик шулай да рәнҗү-иңрәү авазы чыгармадылар алар. Төскә-биткә, буйга-сынга ик сылу, авыл гүзәле булып саналса да, Хәдичәнең аягыннан тула оек белән чабата төшмәде. Менә шул елларда ябышып калды да инде аңар «Чабата жанаш» дигән шыксыз кушамат.
Унҗиде яшь тулар-тулмас, Хәдичәгә дә мәхәббәт килде. Кенәлегә Казан педагогия институтыннан практика узарга кайткан Вәли атлы егет иде ул. Үзе яшь, буй-сынга да шәп, чибәр, өс-башы бөтен, беренче күренүдә үк авыл кызларын һуштан яздырды. Шуның өстенә әле яшь студент бик тә инде үҗәт, үтә үзсүзле кеше булып чыкты. Клубта тамышкан кичне үк Хәдичәне озатып куярга теләге барлыгын белдерде. Әмма Хәдичә үзен караңгы тыкрык башына кадәр генә озаттырды. Кешеләрнең бакча артларындагы мунчалары рәтендә, каралты-кура- сыз, алачык сыман өйләрен кеше күрүдән курка иде ул. Әмма әрсез Вәли бу киртәне дә бик тиз җимерде, мәктәптән бирелгән бер олау утынны, кыз эштә чакта, аларның ихаталарына кертеп бушаттырды. Хәдичә, эштән кайтып, Вәлинең хәтта өйләренә дә кереп чыкканлыгы турында ишеткәч, оялуыннан ул көнне урамга да чыкмады.
Әмма яшьлек тормышның андый күләгәле якларына әллә ни игътибар итми. Алар яңадан очраштылар. Вәли кызны тыкрыкка кадәр дә, өенә кадәр дә озатты. Хәтта кемдер читән буена алып менеп каплап куйган көймә өстенә утырып тан аттырган чаклары да булгалады. Бәрәңге бакчаларына ук орынып яткан олы күл ягыннан саз үләннәре, камыш исләре аңкый һай-й, ул көннәр!.. Шунда алар гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, сүз куештылар. Ә инде практикасы тәмамланып, иртәгә китәсе дигән көнне егет, Васфикамал түти янына кереп, әни кешенең ризалыгын, хәер-фатихасын алып чыкты. Яшьләрнең бәхетләре хәттин ашкан иде.
Авыл җирендә кеше олы кибет витринасында яшәгән кебек: анда бернинди сер юк, һәрнәрсә ачык, бөтенесе билгеле. Хәдичәнең дә тиздән тормышка чыгачагы авыл халкына бик тиз мәгълүм булды. Берәүләре ак бәхетләр, тигез тормыш теләделәр, укуыңны дәвам итә алырсың, ичмаса, кеше булырсың, авылда чиләнеп ятмассың, диделәр. Билгеле инде, көнләшүчеләр дә табылды.
Вәли Казаннан: «Синнән башка, сине күрмичә яши алмыйм».— дип, көн саен хатлар яудыра башлады. Хәер, Хәдичәнең дә егетне күрмичә түзәр тәкатьләре калмаган иде. Өч-дүрт көнгә генә сорап Казанга китеп барды. Искиткеч матур көннәр иде ул. Вәли белән Хәдичә канларга гына бармадылар, кайларда гына булмадылар, һәр көнне диярлек театрларда, циркта, могҗизалы тавышларын бары тик радио аша яки пластинкалардан гына ишеткән мәшһүр артистларның үзләрен күрү бәхетенә дә ирештеләр. Вәли яшәгән фатир хуҗасының отпуск алып каядыр җылы якка ялга киткән чагы иде. Бу да ярап куйды. Яшьләр кайчан теләсәләр шунда чыгып киттеләр, үзләре теләгән вакытта кайтып керделәр. Шунда, Хәдичә Казанда вакытта, мәхәббәттән тәмам исергән ике гашыйк өйләнештеләр, ир белән хатын булдылар. Асылкош тоткан кеше сыман кайтып төште Хәдичә. Тиңдәшсез куанычын әнисенә дә әйтте. Әмма Васфикамал түти кызының ул шатлыгын уртаклашмады, аның ул адымын хупламады. Алай гына да түгел: «һай-й, сабырсызлангансың, балакай. Табын өстеннән ашатып, ашның ямен җибәргәнсең...» дип, хәтта чак кына битәрләп тә алган иде.
Әмма атна-ун көн дә үтмәде, Вәли үзе кайтып төште. Икенче көнне үк авыл советына барып никахны законлаштырдылар, һәм шул зур вакыйга хөрмәтенә мәжлес кебек нәрсә дә үткәреп алдылар. Иң кадерле саналган он белән ит кебек нәрсәләрне колхоз биргәч, бу «кече туйга» әллә ни зур расход та чыкмады.
Соңгарак та Вәли җае чыккан саен кайта торды. Шундый кайтуларның берсендә Хәдичә җаныннан да артыграк күргән, алла урынына инанган иренә йөрәк серен ачты: ул тиздән ана булачак. Шунда алар дөньяга киләчәк мәхәббәт җимешләре өчен исемнәр дә сайлап куйганнар иде.
Вәли тагын китеп барды. Бу юлы ул, мәктәпләрдә укулар башланганчы, Свердловск өлкәсендәге әти-әниләре янына кайтып, киленне каршы алу хәстәрен күрә башларга тиеш иде. Әмма шул ук елның көзендә Вәли әле яңарак кына бөреләнеп килгән гаилә тормышын зәр- зибәр итте дә ташлады. Станциягә килеп каршы алмадың, диде ул. Юри. юкны бар итеп, көнләшкән булып маташты. Менә шунда Хәдичә үз гомерендә беренче тапкыр хыянәт ачысын татыды да инде. Ай-Һай, авыр кичерде Хәдичә ул хәлләрне, акылына зәгыйфьлек килә икән дип уйлады. Менә шул чакта Хәдичәнең канатлары салынып кына калмады, тәмам каерылды шикелле. Бигрәк тә ярата иде шул ул Вәлине. Вәли дә моны белә, сизә иде. Мәхәббәтенә артык ышанган кеше исә очына, узына, кирәксә-кирәкмәсә дә төрле сынаулар, тәҗрибәләр ясап карый башлый. Хәтәр нәрсә бу. Бичара Хәдичә: ул укымышлы, аңар гап-гади авыл кызы нәрсәгә? Тиң күрми, үз итми, шул гына, дип үзенчә нәтижә ясый торган иде.
Вәли, направлениесе Хәдичәләр районына булса да, Кенәлегә кайтмады, райүзәктә калды. Әмма Хәдичәне күздән яздырмады.
Кышын Хәдичә кыз бала тапты. Больницада район үзәгендә тудырды. Бәлки Вәли дә килер, хәлен белешер дип көткән иде, назлы сүз, нәзакәтле ишарә өмет иткән иде. Ул чакта Хәдичәнең җәрәхәтле йөрәге хаклыкка, гаделлеккә бик тә мохтаҗ иде бит. Әмма Вәли килмәде, табышын, корбанын сагалаган җанвар кебек, һаман нәрсәдер көтте. Ә Хәдичә өстенә бер-бер артлы бәхетсезлекләр ябырыла башлады. Иң элек, савыкмас борын эшкә чыгу сәбәпле, үзе өзлекте, урын өстенә ятты. Эш урынында, фермада да чатаклыклар чыгып кына торды. Күп тә үтмәде, тагын да яманрак бәла-казага юлыкты. Яз көне, җирләр кибә башлагач булды бу хәл. Бер караңгыдан икенче караңгыга тикле дуңгыз фермасында эшләп, шуның өстенә бала имезгән Хәдичә тәмам хәлдән тайды.
Тормышның ачысын-төчесен күп татыган, вакыты белән үтә дә чыккан акыллы һәм зирәк була белгән Васфикамал түти дә үлеп киткәч, Хәдичәнең тормышы тагы да төрле яктан сүтелә башлагандай булды. Көннәрдән бер көнне Хәдичә өендә яман җәнҗал чыкты. Бер хатын шушы ихатада үзенең ирен кеше белән тотты. Тинтәк хатын буза чыга- рып кына калмыйча, иң элек күсәк алып өйнең барлык тәрәзәләрен ♦ коеп чыга, аннары шешә белән сугып көндәшенең башын яра. Аның ? белән генә чикләнми: «Чабата җанаш үз өендә бардак оештырып ята», g дип, авыл советына барып әйтә. Хәдичәне «кәнсә»гә чакыртып алалар, g Ул үзенең бернәрсә дә белмәвен, тегеләрнең үзлекләреннән, аңардан сорап-нитеп тормыйча ишекне ачып керүләре турында сөйләвенә колак та салмыйлар. Авыз чайкарга, чышын-пышын сөйләшүләрнең тагын да “ күбәюенә шул бик җитә калды. Шулай итеп Хәдичәнең исемен төрлечә = селки-талкый башладылар. £
Нәкъ шул көннәрдә Хәдичәнең ансыз да авыр тормышын астын-өскә ® китереп, пыран-заран итеп ташлаган вакыйгаларның иң зурысы, иң к яманы булды. Нәни кызы Вәлидәне караучы Мәфтуха түти аны эштән £ кайтуга: «Ирен машина белән килеп, балаңны алып китте», дип кар- s шылады. Хәдичә шунда ук, төнгә каршы, район үзәгенә чыгып йөгерде. * «Баласын алып Свердловск өлкәсенә очты», дигән хәбәр тәмам өнсез- җ телсез итте аны. Кеше-фәлән күрмәслек җиргә, ачык кырга чыккач Хәдичә: «Йа-а, гаделсез дөнья, шәфкатьсез язмыш!» дип җиргә авып, тәгәри-тәгәри елады. Шунда аның күңелендәге нечкә кыллар, зәгыйфь авазлар чыгарып, чыңлап өзелгәндәй булдылар. Тик нишләмәк кирәк, дөньяга үпкәләп, аны каргап кына яшәп булмый. Тормыш бу.
Атна-ун көн дә үтмәде, судка чакырдылар. Шунда Вәли вәхши кырыслык, яман да зәһәр катылык күрсәтте. «Бала тәрбияләргә мөмкинлеге дә, шартлары да юк. Гомумән, өендә бардак оештырып, җәнҗал чыгарып ятучы хатын ана була алмый», диде. Сүзен сүз итү өчен бернәрсәдән дә тартынмады. Баланы курчак кебек итеп киендереп, елмай- тып, кулларына, яннарына берсеннән-берсе затлы уенчыклар тезеп куеп төшергән фотоларына кадәр алып килгән иде. Этләнсә этләнде Вәли, әмма үзенекен итте. «Баланы тәрбияләү вазифасын «вакытлыча» ата карамагына тапшырырга», дигән карар чыгарттырды.
Бу хәл тамырын корыткандай итте Хәдичәнең. Баласын алдырган кош кебек чапаланып, каңгырап-миңрәеп кенә калмады, чиргә сабышып аяктан ук егылды. Түшәктә узган шыксыз көннәр, газап-саташу- лы төннәр башланды, йокысын, ашау-эчүен онытты Хәдичә. Атна-ун көн эчендә такырлыгы калмады: бит-йөзен кара тут басты, күзләре эчкә батты. Әмма, үзе кебек үк яшь тол хатын-кызлар килеп, хәлен белешеп тордылар. «Болай ярамый, Хәдичә. Каты кайгы әҗәл ирештерер, дигән борынгылар. Әллә эчеп карыйсыңмы?.. Андый чакта файдасы тиеп куя аның», дип, аракы тәкъдим итүләр дә булды. Менә шулай итеп йөгәннән дә ычкына язды Хәдичә. «Көфер почмагы» дигән сыман, Хәдичә яши торган тар аралык та соңрак «Чабата җанаш тыкрыгы» дип исемләнде.
Җиде төн уртасында Хәдичә ишеген килеп шакулар гадәти була башлады. Шуңа түзде-түзде дә ахырда чик куярга булды ул. Төннәрнең берендә янә килеп шакыдылар. Хатын-кыз тавышы, пәрә-пәрә килеп: «Ирем синдә генә... Яхшылык белән ачмасаң, ишегеңне җиме- рәм!..» дип чәрелдәде. Хәдичә башта яхшылык белән: «Миндә юк!» диде. Әмма теге тыңларга да теләмәде, берсеннән-берсе шакшы сүзләр белән Хәдичәне тиргәвен белде. Хәдичә исә башта ишеген ачып хатынны өенә кертте, тентеттерде, аннары: «Синең сасы көзәнең генә кирәк иде миңа», дип, чакырылмаган кунакны чәч толымнарыннан эләктереп алды да ишегалдына чыгарды һәм. бөтен авылга ишетелерлек итеп акыртып-бакыртып, күңеле булганчы тукмады. Бары тик шуннан соң
гына хатын-кызларның эзләре суынгандай булды, килми башладылар. Аның каравы, Хәдичәне милициягә, прокуратурага чакырттылар.
Хәдичә. хБашны алып олагырга кирәк*,— дигән карарга килде һәм, беткән көе бар да бетсен дип, өенә керосин сибеп ут төртте. Шуны күмер өеменә әверелгәнче карап торып яндырды да авылдан чыгып китеп юк булды. Әллә ни ерак китә алмады, билгеле, район үзәгендәге такга яру заводына барып эшкә урнашты. Әмма анда да ул үзен икенче җирлеккә күчертеп утыртылган, тамыр җибәрә алмыйча газапланган гөл кебек хис итте. Шуңа күрә, расчет алып, яңадан каядыр китеп барды. Ә инде аннан соң булган хәл-әхвәлләрне, күргән маҗараларны бер ходай белән Хәдичә үзе генә белә.
Кеше үз башыннан үткәннәрне бер селтәнүдә сызып ташлый алмаган кебек, узган юлына да күз төшермичә яши алмый. Хәдичә дә кеше-фәлән күрмәсен дип курка-курка артына борылып караштырып куйгалый... Әйе, үтелгән юл шактый сикәлтәле, хәсрәтсез көннәре аз булган, кыска гына итеп әйтсәң: заяга узган да киткән яшь гомер. Сәбәбе нәрсәдә? Беренче тапкыр кайда, кайчанрак сөрлекте соң ул? Хәзер инде Хәдичә бу сорауга бик теләгән тәкъдирдә дә тәгаен генә жавап бирә алмас иде. Андый вакытта ул үзенең тормышын рәешкә дип кенә саклаган өр-яңа аяк киеме киеп чыккан кеше халәтенә охшатып куйгалый... Андый кеше дә баштарак туфлиена кер дә кундырмыйча өф-өф итеп кенә саклап йөри. Тормыш булгач гелән яз. гелән аяз булып кына да тормый икән шул... Көтмәгән яктан кара болытлар чыгып, яшенле яңгыр ява башлый. Кеше кая керер урын тапмый. Атлаган саен болганчык су күлдәмәсе. сазлык-баткаклык, шаулап гөрләвекләр ага. Ә инде, бер-ике тапкыр пычракка батып, аяк киемен чумылдырып та алса, аннары гел бетте кеше: буласы булган инде дип, тездән тиң пычрак ера-ера турыдан гына юлын дәвам итә. Күмер корымга буялмый, ди бит. Кеше күңеле дә шулай, бер урыннан купмасын, какшамасын икән. Аннары инде оят та, хая да бетә, бары тик, үзенең барлыгын сиздереп* үзәк өзгеч эчкәртен бер сагышлы моң сыман нәрсә генә кала...
Олы, чын хис-тонгылар турында әйтеп торасы да юк, алар инде беткән, аяк астына салып тапталган гөл чәчәге кебек, тузан-пычрактан аерып алмаслык булып күренә шикелле. Ә күңел дигән нәрсә барыбер үз кирәген таләп итеп, даулап-бимазалап тора. Нәрсәгәдер өметләнә ул. Андый вакытта, бер дә булмый икән инде, һич югында, алдала аны, нәрсә белән булса да алыштыр... Тик игътибарсыз гына калдырма. Мәхәббәт дигән олы хис ялкынында бер тапкыр дөрләп янган хатын- кыз соңрак шуның көленә дә риза була.
Хәдичәгә дә үз башыннан нәкъ шуңар охшашлы мажараларны шактый кичерергә туры килде.
Күпмедер вакыт читтә болганып-тулганып йөргәннән соң, Хәдичә яңадан туган якларына кайтып төште. Ул чорда инде колхоз председателе булу дәрәжәсенә күтәрелгән Мәдинә аны тимер юл вокзалы янында күреп алды һәм, көчләп диярлек, авылга алып кайтты. Нәкъ менә шул елларда башланды да инде Хәдичәнең намуслы хезмәт юлы. Нинди генә эшкә кушсалар да, карусыз алынды, жиренә житкереп башкарды. Учларында ут уйнатты, кулыннан килмәгән эш булмады аның. Йөрәк парәсе — кызы белән күрешүнең иң туры, иң дөрес юлы намуслы хезмәт икәнлеген шулай төшенеп алды ул. һәм бөтен тормышын, бөтен барлыгын хезмәткә багышлады, бар сагышын, бөтен кайгы- хәсрәтен эш белән басарга тырышты, авызыннан ялкын бөркелеп чыкканда да сиздермәде, эчтән генә сызып-янып яши башлады. Өенә дә бары тик бераз хәл җыеп, чак кына черем итеп алырга гына кайта торган иде. Кемгәдер, нәрсәдер исбат итәргә теләгәндәй, үҗәтләнеп: «Карыным белән кар ярырмын, борыным белән боз тишәрмен, әмма
маңгаемның кара тире белән юынып йөземне пакьлармын, исемемне аклармын», дип, жан тирләре чыкканчы казганды ул. Шулай итеп көн артыннан көн, ел артыннан ел уза торды, һәм, чыннан да, аның исеме макталып телгә керде, хезмәте башкаларга үрнәк итеп куела башлады. Күңеле утырган, йөрәк ярсулары чак кына басылып, тормышы бераз жайга салынган сыман булды. Әмма хезмәтенең ямен-тә.мен чынлап торып белеп эшли башлагач та тәмам тынычлана алмады Хәдичә. Аны һаман да хакка да. нахакка да рәнжетәләр. я булмаса чит күрәләрдер сыман тоела иде. Үткән тормышы шулай шикчел иткән, күрәсең. Хәтта иң куанычлы, гомергә онытылмаслык истәлекле вакыйгаларга да, нинди дә булса шик-шөбһәгә бәйләп, килде-китте уй белән аз-маз күләгә төшерә торган иде. Ә бит башкалар белән бергә Хәдичәнең фидакарь хезмәте дә һичкайчан читләтеп үтелмәде. Җиде-сигез авылдашы белән бергә аңар да «Атказанган колхозчы» дигән мактаулы исем бирелде. Саттар Хәбирәләре Ленин ордены алган вакытта ул да өлешсез калмады: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Тик ничектер шулай туры килде инде, орден алучыларны район үзәгенә чакыртып, зур тантаналар ясап, мәҗлесләр оештырып билгеләп үткән-дә, Хәдичә янә кайдадыр, ниндидер семинарда булып калды. Билгеле инде, бу хәлне дә ул үзенчә: юри шулай эшләделәр, дип юрады. Аннары Мәдинә РСФСР Верховный Советы депутаты булып торганда ук Олы Кенәле авылы генераль план белән төзелә башлаган иде. Нәкъ шәһәрдәгечә итеп, бөтен шартлары тудырылып төзелгән искиткеч матур йорттан Хәдичәгә дә фатир бирделәр. Шул квартирны Шапырай карт белән бер түбә астыннан биргәч, янә: «Иш янына куш, ике чабата бер кием...» дип юри шулай эшләгәннәрдер инде, дигән уй туган иде Хәдичәдә. Әмма Шапырай абзый белән Хөпбениса түти күршелек өчен иллә дә мәгәр ипле кеше булып чыкты. Соңыннан Хәдичә алар белән күрше булуына сөенеп бетә алмады. Дәрья кебек киң күңелле Шапырай карт элекке, үзенең кырык терәүле өенә кеше чакырганда: «Ә-ә-нә, күрәсезме теге алпавыт утарыдай купшы йортны. Сон, әнә инде, теге калай түбәле, гөл-бакча эчендә утыра... Шуннан бер йорт аша гына минем өй булыр», дип әйтә торган иде. Хәзер исә аның тавышы чамадан тыш көр чыга. «Әнә, алма бакчалы йортны күрәсеңме?.. Өй почмагының иң күренеп торган җирендә, ак мәрмәргә алтын хәрефләр белән: «Атказанган колхозчы яши» дигән язу булыр. Шул түбә астында яшим инде мин. Тик икенче капкадан керергә...» дип өстәп куярга да онытмый иде.
Хәдичәнең ничектер төшенкеле ямансулавын һәр вакытта да иң беренчеләрдән булып Мәдинә сизеп-тоеп, күреп ала торган иде Ахирәтенең боек-моңсу йөзен күрү белән, аулаграк җиргә чакырып ала да: «Я, нәрсә булды тагын. Ачып сал йөрәгеңне...» дип сораша башлый. Күңелен басып торган кара шомнарны чәчми-түкми чишә. Тегесе, гадәттәгечә, көлә генә, булмаган нәрсә белән башыңны катырма, юкка хафаланма, янәсе. Аннары: «Хәзер, Хәдичә, кешене кичәге халәтенә карап түгел, бүгенгесе белән бәялиләр. Син исә үзеңә теләсә кем кызыгырлык менә дигән яңа биография яздың», дип өстәп куярга да онытмый.
Яңа биография...
Хәдичә кинәт кенә аңына килгән кеше сыман сискәнеп китте Яна биография. . Ничәмә-ничә еллар буена язылган шул яна биографиясен бер селтәнүдә сызып ташлады түгелме сон ул?!.
Уйлар өермәсе яңа көч белән Хәдичәне ботарлый башлады. Ул да булмады, зиһенен яктырткандай, Вазих исенә төште. Әх-х, Вазих! Менә хәзер янымда син булсаң иде икән, дип уйлап куйды.
Тикмәгә генә килмәде ул Хәдичәнең уена. Узган елның көзендә Вазихның яман да усал кызы Хәдичәне кеше гаиләсен җимерүдә гаеп-
2. «к. У,» № 1.
МӘХМҮГ ХӘвӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
ләп идарәгә чакыртты, һәм аның соңгы тапкыр чакыртылуы булды бу. Менә шунда Вазих: «Синең бернинди дә гаебең юк, шунлыктан сиңа тел-теш тидерүләрен теләмим», дип идарәгә үзе киткән иде. Бәлки хәзер дә Хәдичәнең күңелендә: «Ничек тә шул Вазих ярдәм итәр иде әле...» дигән уй туган булгандыр.
Хәдичә, шулай уй иркенә бирелеп, өй эченә караңгылык иңүен дә сизмичә калган. Ул сәгать ягына җәһәт кенә күз салды, әмма кубып, комод янына килде дә бер көйгә генә текелдәп торган будильникны кулга алды. Биш тулып килә. Идарәгә барыр вакыт та җиткән ләбаса. Колхозда хәзер шундый закон: хәтта эшкә дә ике тапкыр әйтү юк. Шулай ук табынга утырту өчен дә кеше артыннан ялынып-ялварып йөрмиләр.
Хәдичә, ут та алмыйча, өс-башын аннан-моннан гына киенде дә бик үк күтәренке булмаган рух белән урамга чыкты. Анда инде, тирә-якны тоташтан томалап, котырынып буран чыгарга маташа иде. «Көненә кадәр чырай сытты бит...» дип уйлап куйды Хәдичә.
Районда беренчеләрдән булып генераль план белән төзелә башлаган Кенәле үзәгенең бу тирәләре хәзер бер дә шәһәрдән ким түгел. Киң мәйданның як-ягында берсеннән-берсе олы. матур биналар. Менә тоташ пыяла тәрәзәләре гөлт итеп торган универмаг. Янында ук кафе-ашханә. Чак кына арырак, районның халыкка тормыш-көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының филиалы.
Ә инде мәйданның каршы ягында, бу тирәләрнең күрке булып, авылның культура йорты тора. Аның янында ук тимер рәшәткә белән уратып алынган һәйкәл бар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен салынган ул. Шуннан чак кына бирерәк — колхоз идарәсе. Нәкъ культура йорты кебек үк, һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, әллә каян күренеп, күзгә ташланып тора. Фасадын ак кирпеч белән кызыл кирпечне аралаштырып, үзенчәлекле орнаментлар ясап, ике катлы итеп салынган ул. Идарәнең чак кына эчкә кереп торган алгы өлеше рәшәткә белән ураулы. Шунда ук рәт-рәт итеп алмагачлар, башка төрле жиләк-җимеш агачлары утыртылган, чәчәк клумбалары ясалган. Идарәгә керә торган капка челтәр- ләп-бизәкләп эшләнгән. Аның бер ягында Почет тактасы, икенче ягын-да «Маяк» колхозының перспектив планы. Боларның барысын да заманча итеп, зәвык белән каяндыр махсус чакырылган оста художниклар эшләгән.
Хәдичә биек капкадан үтте дә, бетон плитәләр жәелгән тротуар буйлап килеп, идарәгә керде. Беренче катта бухгалтерия, бригада бүлмәләре, өлкән зоотехник кабинеты, колхоз радиоузелы урнашкан. Председатель бүлмәсе белән партком кабинеты икенче катта.
Хәдичә икенче катка күтәрелде, «Кабул итү бүлмәсе» дип язылган ишекне ачып эчкә керде. Машинкада, тукран кебек шакы-шокы китереп, нәрсәдер басып утырган кыз, Хәдичәне күрү белән, сезне көтәләр, дигән кебек итеп, «Председатель» дип язылган ишеккә ым какты.
Хәдичә кара күн белән тышланган олы ишекне кыяр-кыймас кына ачты.
— Мөмкинме икән?..— диде ул, эчкә үтмичә генә.
— Кер, Хәдичә апа, кер,— диде Маннур, өстәле артыннан күтәрелә башлап.
Хәдичә керсә дә керде, кермәсә дә керде. Ишек катында туктап калып, кабинеттагыларны күздән кичерде. Әнә, өстәл янында Мәдинә утыра. Хәдичә керү белән: «Инде син төртеп екма», дип теләктәшлек эзләгәндәй, иң элек аның ягына күз салды. Әмма тегесе, аңардан йөз
чөергәндәй, партком секретаре Нәжип ягына борылып, нәрсәдер исбат итә башлады. Аннары инде Хәдичә, ындыр табагыдай иркен кабинет буйлап үзенә таба якынлашып килгән Маннурга мөрәҗәгать итеп әйтте:
— Беләм... Нәрсәгә чакырганыгызны беләм,— диде ул, тонык-боек кына итеп.— Тиргәргә...
Маннур кинәт туктады. Хәдичәнең әрнү катыш шом тулы күзләрен 5 күргәч, чын ихластан болай диде: §
— И-и, Хәдичә апа! Нишләп ачуланыйк ди сине. Колхозның күзе «
өстендәге кашы икәнлегеңне үзең дә белми торгансыңдыр әле син. Билгеле, иртә якта фермада тавыш-буза, җәнҗал чыгаруың кирәкмәс а иде... Дәрәҗә дә, мәртәбә дә өсти торган нәрсә түгел ул. Гомумән э килешми... Без сине, Хәдичә апа, бөтенләй икенче мәсьәлә буенча = чакырткан идек. Үзең күреп торасың, сөтчелек белән килеп терәлдек. » Макталган килен туйда хур булган дигәндәй, районда гына түгел, ° бөтен республика күләмендә артта калдык. Шул эштә ярдәм итмәссең- ы ме, эшкә МТФ га күчмәссеңме? дип сөйләшергә теләдек... *
Хәдичәнең моңсу күзләренә яшь катыш нур тулды, йөзе кинәт, су s өстенә төшкән кояш чагылышы сыман, ялтырап китте Эченнән генә * үз-үзенә: буеңны да төз тот, башыңны күтәр, сынатма! дип әмер бир- s гәндәй итте. Шуның өстенә әле председательнең ифрат та үз итеп, тиң итеп, киңәш-табыш сорагандай дусларча сөйләшүе Хәдичәгә тәмам жан өрде.
— Шул турыда баш ватып утыра идек,— дип дәвам итте Маннур. Аннары Хәдичәне түргә үтәргә, өстәл янына чакырды.— Утырып уйлый тор, аннары фикереңне тыңларбыз...
Колхоз председателе урынына барып утырды. Чәчен биш бармаклап аралап, артка сыпырып куйды да, Фирдәвес ягына борылыпз
— Дәвам ит,— диде.
Хәдичә, керә-керешли, кабинетта утыручыларның әңгәмәсен бүлгән икән. Караса, яшел сукно җәелгән озын өстәлнең аргы башында Фирдәвес торып баскан. Алдында кәгазьләр. Ул шул кәгазьләрнең берсен алды да, карашын бер ноктага төбәгән хәлдә, ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйләп китте. Әмма аның бу чыгышы сөйләүдән бигрәк кычкырып газета-журналлардан мәкалә укуны хәтерләтә иде.
Фирдәвес, озын чандыр гәүдәсен өстәл өстенә ия төшеп, алдында яткан кәгазьләрне бер читкәрәк этәреп куйды да тынып калды. Аның бу минуттагы бар рәвеш-кәяфәте: гүя МТФның шундый хәлдә калуында. терлек азыгы өчен җавап бирүче буларак, минем бернинди дә гаебем юк, дигәнне аңлата иде.
Хәдичә дә Фирдәвес ягынарак борылып утырды. Кызык егет ул. Яше утызга җитүгә дә карамастан, һаман да малай-шалай кебек беркатлы, кыз балалар кебек инсафлы, оялчан. Ә бит үзе авылда гына түгел, бөтен районда диярлек «кандидат» дигән гыйльми дәрәжәсе булган бердәнбер кеше. Сугарыла торган культуралы көтүлекләр белән шулай дан казанды ул.
Фирдәвестән соң ук сүзне партком секретаре Нәжип Низамов алды. Югары белемле, урта мәктәптә укытучы булып эшләгән кеше. Менә, икенче елы инде, колхоз коммунистлары үзләренең секретаре ител сайлыйлар. Башта «аяк терәп каршы торган» дигән сүз йөрде. Әмма райкомда булып кайтканнан соң, риза булган дип сөйләделәр. Шулай да мәктәп белән элемтәсен өзми, һаман да шул тирәдә мәш килә. Узган көздә генә әле укучы балалар белән бергәләп музей ачтылар. Авыл музеенда агач сукадан тракторга, чыра яки сукыр лампадан электрга, землянка белән алачыклардан бөтен шартлары тудырылган, шәһәрчә салынган ташпулатларга ничек күчүләре бик ачык чагылды- рылган. Бу музей турында өлкә газеталарында да язып чыкканнар иде.
Нәҗип әле яшь, янарак кына утызны тутырды. Үзе божыр кебек житез, хәрәкәтчән кеше. Сүзгә дә осталыгы зур. Трибунага-фәләнгә менеп басса, авызына карата да тота. Кәгазьгә карап сөйләүнең нәрсә икәнен белми. Менә хәзер дә ул фермалардагы партия группалары, аларнын эше, тоткан урыны һәм җаваплылыгы турында сөйли башлады.
— Бу жәһәттән,— дип дәвам итте ул,— соңгы вакытларда партгруппаларның эше сизелерлек жанланды. Партгруппалар фермаларда эшләүчеләрнең производство активлыгын күтәрү, хезмәт дисциплинасын ныгыту, эчке тәртип кагыйдәләренең төгәл үтәлүе мәсьәләләрен даими игътибар үзәгендә тоталар.
— һәм менә көтмәгәндә шундый ЧП,— дип дәвам итте партком секретаре.— Сәбәбе нәрсәдә? Бәлки хезмәтне оештыру тиешле югарылыкка куелмагандыр? Әйтмәс идем. Фермаларыбызның барысы да кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Савымчыларыбызның күбесе беренче һәм икенче класслы. Зооветеринария таләпләрен бозуга юл куелмый. Атнаның билгеле бер көнендә фермаларда коммунистик хезмәт мәктәпләренең дәресләре уза. Социалистик ярыш мәсьәләсе игътибар үзәгендә, ярышка кушылмаган һәм индивидуаль йөкләмәсе булмаган бер генә терлекчене дә тапмассың.
Партком секретаре сөйләгән арада Хәдичә кабинетта утыручыларны кабат күздән кичерде. Стена буена тезелеп куелган урындыкларда МТФ партгрупоргы Зәйнәп белән Саттар Хәбирәсе генә. Зәйнәп, тәрәзә ягына караган да, дөньядан ваз кичкән кебегрәк утыра; күз карашы еракка төбәлгән аның, уй-фикерләре белән әллә кайларда йөзә булса кирәк. Аларга каршы якта — зоотехник Миргасим. Күзләре ут аның: анар бар нәрсә дә кызык, бар нәрсә дә кирәк.
Хәдичәнең карашы колхоз председателе Маннурга туктады. Күзе төшү белән хәйран булды да калды, һай, бу узган гомерләрне генә әйт инде син, ә! Маннурны гына күр... Ул да хәзер өч бала атасы. Арслан ялыдай тузгып торган коңгырт-кара чәчләренең чигә тирәләрен бәс баскан. Бүлтәеп, чак кына алга чыгып торган киң маңгае тагын да ачыла, зурая төшкән, йомры иякле, эре борынлы, беренче карашка чак кына тупасрак булып күренгән бу йөзне купорос ташы кебек яшел-зәңгәр күзләр бизәп тора. Әмма ул күз тирәләрендә инде пәрәвездәй вак җыерчыклар сузылган. Буй-сынга, гәүдәгә егетләрчә таза. Моны көч бөркеп торган киң җилкәләреннән үк күрергә була.
Ярата Хәдичә Маннурны, ихтирам итә. Яшь булса да өлкәннәр сабырлыгы бар аңарда. Хәер, гелән җитәкче булу, зур урыннарда эшләү сәбәпле, акыл утыртырга өлгергәндер шул инде, дип нәтиҗә ясагандай итә Хәдичә. Кеше күңеленә ачкыч таба белүен әйт әле син аның. Менә хәзер дә килеп керү белән, җанга рәхәт өстәрлек итеп бер генә елмайды, үз бәхетенә үзе исергән исәрдәй хис итә башлады Хәдичә шунда үзен. Күкрәгенә ташкын сыман шатлык хисләре бәреп кергәндәй булды. Ә бит Маннурга берьюлы меңләгән кеше белән эш итәргә туры килә.
Хәдичә күз карашын Мәдинәгә күчерде. Өстәл кырыена терсәге белән таянып, ияген учына куеп, башын чак кына кыңгыр салып утыра ул. Күз карашлары хәрәкәтсез, каядыр билгесез бер ноктага төбәлгәннәр. Мәдинәнең йөзе җитди. Шәлен дә, өс киемен дә салып элеп куйган. Ялан баш. Кайчандыр күпереп торган матур чәчләр хәзер инде чаларып, көл төсенә кергән. Нечкә, килешле кашлары астыннан өздереп караган соры күзләре бик моңсу. Бөтен халәтендә арыганлык сизелеп тора. Әмма йөзе матур да, мөлаем дә аның. Кояшта тигез булып янган маңгай, авыз кырыйларындагы җыерчыклар үзенә бик тә килешә. Борыны бик нәфис, чак кына өскә таба төртебрәк тора. Бу исә
аны бары тик бизи, чибәрлеген бары тик арттыра гына кебек. Күзләреннән, бөтен йөзеннән ниндидер жылылык бәрә, нур чәчелеп тора. «Эх-х, Мәдинә, Мәдинә! Шулай итеп син дә картаясыңмыни инде?!» дип уйлап куярга мәжбүр булды Хәдичә.
Әңгәмә дәвам итте. Моңаю катыш ниндидер гаять борчылган кыяфәттә утырган Мәдинәгә дә чират житте. Ашыкмыйча гына урыныннан күтәрелде дә, сүзне дәвам итәргә жай чыкканга куанган шикелле, салмак кына элеп алып китте. Тора-бара аның күзләре жанлана-очкын- лана башлады, тавышы да көррәк яңгырады. Ул фермадагы депутатлар постлары турында сөйләде. Үз вазифаларын жиренә житкереп башкаручыларның исем-фамилияләрен атады.
Шул чак, Мәдинәнең сүзен бүлеп, кабинет ишеге ачылып китте дә, «мөмкинме?..» дип, базык гәүдәле бер шофер егет керде.
— Маннур абый,— диде ул, башындагы күн тышлы бүреген сыдырып йолкып алып.— Сөтебезне тагын кире бордылар...
Маннур урыныннан торды.
— Берегезнекен дә кабул итмәделәрмени?
— Барыбызны да бордылар...
Бу хәлләрне күздән яздырмыйча күзәтеп торган Хәдичә председательнең күтәрелеп бәрелүен, бу яман хәбәрне китергән егетне элеп алып селкеп салыр дип көткән иде. Әмма Маннур гаять тыныч кына, хәтта дустанә бер кыяфәттә, сөтне дуңгызлар фермасына илтеп тапшырырга кушты, кайнатымпы яки анда әчетепме, терлекләргә бирү чарасын күрсеннәр, диде. Шулай да, егет чыгып киткәч, көрсенеп: «Менә кая оча ул чыңлап торган хәләл тәңкәләр!..» дип әйтеп куйды.
Мәдинәдән соң чыгыш ясаучы булмады. Бары тик аңынчы авызына су алгандай тавыш-тынсыз гына утырган яшь белгеч Миргасим гына:
— Бөтен бәлабез, бөтен хатабыз бу эшкә Гөлнур апа югында керешүебездә...— дип тирән уфтангандай итеп әйтеп салды.
Бу фикергә барысы да берьюлы кушылган сыман булдылар. Маннур да соңгы сүзен әйтте:
— Әйе!.. Сүз дә юк, күрсәттек үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне...
Бу сүзләрне Гөлнур урынына калып торган Саттар Хәбирәсе үз бакчасына таш ату дип кабул итте, ахрысы. Ул шунда ук чәчрәп сикереп торып, кырлы-мырлы сөйләнеп алды.
— Алайса, үзегез эшләп күрсәтер идегез...
Маннурның йөзенә күләгә кунды, һәм ул, саксызлык белән күңелне кузгатырлык сүз ычкындырган Хәбирәне исенә китерергә теләгәндәй:
— Андый киңәш-миңәшләрнең башы-ахыры шул булыр дип уйлыйм,—диде дә: — Ярар, иптәшләр! Бу жыелыш, эшлекле киңәшмәдән бигрәк, тантаналы митинг төсен ала башлады...—дип, сүзен бетерде.
Чыннан да, производство киңәшмәсенә охшашлы бу утырыш үзәк мәсьәлә тирәсенә төпле фикер туплый, конкрет карар кабул итә алыр төсле түгел иде. Бәлки шуңадыр, Маннур! сүз болай да кирәгеннән артык күп булды, дигән кыяфәт белән туп-туры Хәдичәгә мөрәжәгать итеп, баягы тәкъдим турында нәрсә әйтерсең дип сорап куйды.
Хәдичә нәрсә дип әйтсен соң? Монда инде ике төрле уйларга урын калмаган. Әнә бит аңар нинди зур ышаныч белән карыйлар. Яшерен- батырын түгел, бу минутта Хәдичәнең күңеле урыныннан купкан, куанычы канат яра иде. Димәк, туган колхозына ярдәме кирәк, аның хезмәте сорала. Тормышта шулай үзеңнең кешеләргә кирәклегеңне тоюдан да зуррак, бөегрәк шатлык бармы икән бу фани дөньяда!
— Мин риза...— диде ул ниндидер бер жилкенү белән.— Билгеле, кадәре хәлчә сез дә булышырсыз...
МӘХМҮТ ХӘОӘНОВ ф ХӘДИЧӘ ф
Фирдәвеснең галим булуы шуны максат итеп куюдан яки анда гыйльми дәрәҗә. карьера артыннан куудан түгел, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты. Барысы да шул сугарулы көтүлекләр турында уйлаудан башланды.
Бу эш белән Фирдәвес бик күптәннән, авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук кызыксына башлаган иде. Диплом эше дә шул темага иде. Авылга җәйге каникулга кайткач, Фирдәвес тәҗрибә участогы булдыру өчен егерме гектар җир сорап колхоз идарәсенә гариза бирде. Бер дә: рәхим ит, дип тормадылар, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә дип, ниндидер чокырлар казып, баганалар утыртып, ата-бабалардан мирас булып калган болынлыкны «боздыруга» каршы чыгучылар да булды. Әмма Фирдәвеснең үз сүзендә тора торган егет икәнлеген искә алып, шуның өстенә диплом язу өчен кирәк булгач, егерме гектар урынына ун гектар чамасы җир бүлеп бирергә дигән карар кабул иттеләр. Әйдә, имеш, каян килеп кая китмәгән. Фирдәвес сораган үзәнлекнең соңгы елларда печәне дә әллә ни куандырырлык булмый иде.
Оны булгач, мае кирәк дигәндәй, көтүлекләрне кишәрлекләргә бүлү өчен баганалар, алар арасына сузарга тимер чыбыклар, суүткәргеч трубалар, сугару өчен насослар турында да кайгыртырга кирәк булды.
Председатель булып Мәдинә эшләгән еллар иде. Авылның да генплан белән салына башлаган чагы. Ансыз да төзелеш материалларына, башка кирәк-яракка кытлык зур булса да. Фирдәвес тә өлешсез калмады. Трубаларның бер өлеше үзләрендә табылды. Үзәк урам чатларына су колонкалары куюдан, торак йортларга су кертүдән калган трубалар иде алар. Алар гына җитмәгәч, ярдәм сорап, шефлык итүче заводка мөрәҗәгать иттеләр. Аның каравы, баганалар мәсьәләсе бик җиңел хәл ителде. Район үзәгендәге бетон заводына бардылар да тимер чыбыклар үткәрү’ өчен алкаларына кадәр куелган тимер-бетон баганаларны кирәк хәтле төяп кайттылар. Алар кайсыдыр төзелеш оешмасы кабул итмәгән перемычкалар булган.
Ул көннәрдә Фирдәвес ял итүнең нәрсә икәнлеген бөтенләй онытып эшләде. Иң элек бик нык тапталудан «кара җиргә» чыккан участокны буйдан-буйга дискылар белән культивация ясатып чыгарттылар, сайлап алып үлән орлыклары чәчтерде. Бары тик шуннан соң гына көтүлекне тимер чыбыклар белән кишәрлекләргә бүлдерде, насосларны көйләтте һәм. гүзәл Кенәледән су суыртып, «яңгыр яудыра» башлады...
Авыл халкы, бигрәк тә терлекчеләр, бүленеп алынган мәйдандагы үләннең чалгы кермәслек булып, кара-кучкылланып үсүен күреп хәйран калдылар. Кайчандыр аңар каршы чыгып маташучылар да, телләрен шартлаткалап, эчтән тынарга мәҗбүр булдылар.
Ниһаять, иген басуы кебек төрле төсләргә кереп, дулкынланып шау чәчәктә утырган кишәрлекләрне чабып алу вакыты җитте. Нәтиҗәләр исә көткәннән дә узып киттеләр. Фирдәвеснең культуралы көтүлегенең һәр гектары 470 центнер менә дигән печән бирде. Бу табигый болын уңышына караганда унбиш тапкырдан да артыграк дигән сүз иде.
Фирдәвес исә. кайчандыр бу яңалыкка каршы чыгучыларны үртәргә- үчекләргә теләгәндәй, мондый уңышны бер үк болыннан елына биш- алты тапкыр җыеп алырга мөмкин дип. отыры гайрәт чәчте.
Хәер, гайрәтләнерлеге дә бар иде шул егетнең. Чөнки халык белә- белгәннән бирле Кенәле буе болынлыкларының печәнен июнь ае ахырларында бер тапкыр чабып алырлар иде дә. шуның белән вәссәлам. Бик сирәк елларда, яңгырлар мул явып, еллар үтә матур килгән җәйләрдә генә икенче катка чыккалыйлар иде.
Уңыш җыелып алыну белән Фирдәвес яңадан эшкә кереште. Көтүлек мәйданнарына мул итеп ашлама кертеп, яңадан «яңгыр яудыра» башлады. Көннәр матур торгангамы, үлән яңадан күпереп-котырып үсеп китте. Ике атна үттеме икән, әлеге кишәрлекләрдә янә калын булып кәлшә үсеп чыкты. Бу юлы инде кишәрлекләргә чиратлап сыерлар керттеләр. Иң кызыгы шунда, бик борынгы булып саналган көтүче һөнәренең кирәге калмады, терәлеп торган җәйләүдән ут сузып, кишәрлекләрне уратып алган тимер чыбыкларга кирәк микъдарда ток җибәрелде...
Барыннан да бигрәк сыерлар рәхәткә тиенде. Хәзер алар, бер кишәрлектән икенчесенә күчеп, хуш исле үләнне теләгән кадәр ашап-ут- лап йөриләр. Суга да әллә кая барып йөрисе юк. «Беларусь» трактор
шенә әверелде.
Фирдәвес диплом яклыйсы елны колхозның сугарулы культуралы көтүлекләре сиксән гектарга җитте. Тагын ике елдан аның мәйданы ике йөз гектардан да артык иде. Ул елларда инде бу эш ил күләмендә таралган, полиэтилен трубалар, су сиптерү станцияләре һәм ясалма яңгыр яудыру өчен берничә төрле маркалы махсус машиналар чыгарыла башлаган иде.
Фирдәвеснең гыйльми дәрәҗә алуы исә болайрак булды. Иң элек районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән вәкилләр килеп терлекчеләр яныннан ике-өч көн буена китмичә яттылар. Ул да булмады, өлкә газетасыннан берьюлы ике хәбәрче килеп, Фирдәвесне терлекчеләр йортына бикләп куеп диярлек, мәкалә яздырып алдылар. Эшне бик коры тоттылар, алар китеп ике-өч көн үтүгә газетада саннар белән шыплап тутырылган зур гына мәкалә басылып чыкты.
Нәшрият та әллә ни озак көттермәде. Китап чыгарабыз дип, зурдан кубып килеп җиттеләр.
Шуннан соң ай чамасы вакыт узгач, Фирдәвесне Казанга, Бөтенсоюз күләмендә үткәрелә торган зур конференциягә чакырып кәгазь килеп төште. Анда илнең төрле почмакларыннан колхоз, совхоз җитәкчеләре, район, өлкә һәм край авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, белгечләр, мелиораторлар, галимнәр, авыл хуҗалыгы белән
лары сыерлар кергәнче үк кишәрлекләр эченә автоэчергечләрне алып килеп куя торган булдылар. Менә шунда күтәрелде дә инде «Маяк» колхозы савымчыларының даны. Урта кул саналган сыер савучылар да көненә һәр сыердан ким дигәндә берәр пот сөт ала башлады.
Билгеле инде, сыер алай бик нәзберек түгел. Әмма йомшагын, хуш ислесен, үзенә кирәген сайлап ашый. Сыерлар булып чыккан кишәрлектә шактый мул үлән утырып калганлыгы ачыкланды. Фирдәвес ул үләнне дә әрәм итмәде, сыерлар икенче кишәрлеккә күчерелү белән, утлап узылган көтүлекнең печәнен һәйбәтләп чаптырып алды һәм печән оны хәзерләү өчен моннан да яхшысы юк дип. ферма янына та шыттырып куйды.
Ул арада колхоз тормышында да зур үзгәрешләр булып алды. Колхоз председателе итеп элек партком секретаре булып эшләгән Маннурны сайлап куйдылар. Кайнар табигатьле, яңалыкка ике куллап чат ябышырга әзер торган Маннурга җитә калды, сугарулы культуралы көтүлекләр «җене» аңа да кагылды. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел иде. Терлекчелек — авыл хуҗалыгының иң авыр, иң катлаулы, барлык сарыф ителгән хезмәтнең өчтән береннән артыгын ала торган тармагы. Шуңа күрә дә бу өлкәдә фән-техника революциясенә кытлык үзен аеруча нык сиздерә. Механикалаштыру, электрлаштыру, химияләштерү дип, терлекчелекне промышленность рельсларына кую, терлекчелек хезмәтенең культурасын күтәрү дип жан атып йөргән Маннур, председатель булган көннән башлап, Фирдәвеснең беренче хезмәттә
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
бәйле проект оешмалары вәкилләре, өлкә һәм союз масштабындагы партия аппаратларыннан авыл хуҗалыгы мөдирләре, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче өлкә комитеты секретарьлары килгәннәр иде. Менә шунда Фирдәвес үзенең берьюлы русча һәм татарча бастырып чыгарылган брошюрасын күреп шаккатты. Ай-яй, тиз тотканнар дип, хәйран булды ул.
Аны бу гадәти булмаган форумга, әлеге дә баягы, Казан авыл хуҗалыгы институтының кафедра мөдире, профессор Таҗи ага Бариев чакырткан икән. Таҗи ага кайчандыр Фирдәвеснең диплом эшенең гыйльми җитәкчесе була. Бик тыйнак, аз сүзле, сабый балаларныкы кебек саф карашлы Фирдәвесне бик яратып калган иде ул. Аны хәтта аспирантурага калырга да өндәгән иде.
Күрешү белән. Таҗи агайның беренче сүзе шул булды:
— Кулыңда көн кадагына суга торган темага язылган менә дигән диссертация синең. Кичекмәстән эшкә алын. Үзем гыйльми җитәкче булам. А\енә мин сиңа монда диссертациянең нигезен, җирлеген ныгыту. масштабын киңәйтү өчен бераз материаллар да туплап куйдым,— дип, Фирдәвескә шактый калын папка тоттырды, һәм әмер-приказ биргәндәй катгый итеп өстәп тә куйды.— Тик бер шарт: бүген үк эшкә керешәсең...
Папкадагы материаллар белән шул ук көнне таныша башлады Фирдәвес. Әлбәттә, диссертация яклап тизрәк гыйльми дәрәжә алыйм дип түгел, бары тик өлкән кешенең сүзен аяк астына салмыйм, дип кереште ул бу эшкә. Күндәм, сүз тынлаучан булу аның инде канына сеңгән.
Папкада исә партия һәм хөкүмәтебезнең чәчү җирләрен киңәйтү һәм саклау турында карарлары, исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган галимнәрнең жир-ана турында кайгыртып язган хезмәтләре, күп төрле брошюралар тупланган иде.
Шул ук папкада Фирдәвес безнең республикабыз турында гаять кызыклы мәгълүматлар тапты. Әмма алар һич кенә дә куанырлык түгелләр иде. Соңгы елларда Татарстан чәчүлек җирләрен бүтән теләсә кайсы республикаларга караганда күбрәк югалткан икән. Куйбышев диңгезе астында гына, мәсәлән, 300 мең гектардан артыграк уңдырышлы җирләребез калган. Ә тиздән Түбән Кама гидростанциясе сусаклыгычы тагын шактый мәйданны басачак. Шулар янына тагын уннарча һәм уннарча мең гектар җирнең нефть промыселлары һәм Кама автозаводына бирелүен дә өстәсәк, хәлләрнең ничек торуына төшенү әллә ни авыр түгел. Демографларның исәпләвенә караганда, алдагы берничә елда гына да республикабызның халкы тагын бер миллион кешегә артырга тиеш икән.
Менә эшләр кай тирәдәрәк йөри икән дип уйланган иде Фирдәвес ул вакытта. Яшерен-батырын түгел, аның кинәт күзе ачылып киткән сыман булды, һәм ул ирексездән бу мәсьәләнең үзләрендә ничегрәк торуы турында уйланып, чагыштырып карагандай иткән иде. Колхозда сонгы елларда чәчүлекләрне киңәйтү буенча күп төрле чаралар үткәрелүе аның өчен сер түгел иде. әлбәттә. Кечерәк ике поселок — Таллы Бүләк белән Якты Аланлык Олы Кенәлегә күчерелде. Алар биләп торган урыннар, тигезләндерелеп, менә дигән уңдырышлы басуларга әйләндерелде. Аннары тагын сөзәгрәк тау битләре, әллә ни әһәмияте булмаган юллар, аланлыклар шулай ук сөрелделәр. Бу эшләрнен барысы белән дә авыл советы каршында төзелгән махсус комиссия шөгыльләнде. Әлеге дә баягы, тынгысыз Мәдинә апасы башлап йөрде.
Таҗи абзасы биргән папкада тарихи документлар да җитәрлек иде. Революциягә кадәр, мәсәлән, барлык сөрү җирләренең 96 проценты иген кырын тәшкил иткән булса, 1966 елда инде ул нибары 67 процентка гына калган. Моннан ярты гасыр элек терлек азыгы культуралары
гомуми мәйданмын нибары 0,3 процентын гына тәшкил иткән икән, ә хәзер исә ул сан йөз талкырга диярлек арткан инде.
Менә ни өчен сугарулы көтүлекләр турында шулай зурдан кубып, шулай игътибар үзәгенә куеп, Бөтенсоюз күләмендә семинарлар җыеп, форумнар үткәрәләр икән!.. ♦
Фирдәвеснең бу форумга катнашуы бик тә ярап куйды. Культуралы ® көтүлекләр, аларны сугаруга карата төрле фикерләр, төрле карашлар = яшәп килүе билгеле булды. Шулай ук көтүлекләрне ничегрәк һәм күп- о ме вакыт файдалануга карата да капма-каршы сүзләр булып алды. Хәтта үзенә күрә бәхәс сыман нәрсәләр дә чыкты. Академик Андреев, ♦ мәсәлән, үзенең докладында төп мәсьәләгә кагылып: сугарулы көтүлек- ® ләрне егерме-утыз елдан алып илле елга кадәр файдаланырга мөмкин, s дип чыкты. Әмма Мәскәү янындагы «Красный луч» колхозы предсе- о дателе, Социалистик Хезмәт Герое Кудряшов исә, көтүлекләрдән елына “ дүрт-биш кенә түгел, бәлки сигез-тугыз уңыш алып, нибары биш-алты х ел дәвамында гына файдалану мәгъкульрәк дигән фикерне алга сөрде, н Менә сиңа бер үк мәсьәләгә карата ике фикер: берсе — алдынгы фән сүзе, икенчесе — авторитетлы практика нәтиҗәсе. х
Өч-дүрт көн дәвам итте бу зур сөйләшү. Фирдәвес тә үзе өчен ® бик файдалы, гаять дәрәҗәдә кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар туплады
Кыскасы, шул: Таҗи ага Фирдәвесне үзеннән бер генә адымга да читкә җибәрмәде, тимерне кызуында сугып калыйк дип, кулыннан тотып торып диярлек диссертацияне яздырды, үзе үк редакцияләп машинкага бирә барды. Ике-өч ай эчендә диссертация әзер булды. Яклавы да, ничектер, озакка сузылмады кебек.
Әмма Фирдәвескә бу эш шактый ук авырга туры килгән булса кирәк. Кандидат булып авылга кайтып төшкәндә, элек тә чандыр һәм озын гәүдәле, аксыл йөзле егетнең шәүлегән күләгәсе генә калган «ебек иде.
Теге вакытта Гайния түти: «Әүлия кебек кешене үзенә каратып, теләсә кем кызыгырлык итеп яши дә башлаган идегез» дип тикмәгә генә әйтмәде. Ул чагында чыннан да Хәдичәгә бәхет йолдызы елмаеп куя язган иде шул, аның күңел күгендә дә өмет нуры кабынган иде. Гайния түтинең «Ил өстендә зурдан кубып туйлар ясап...» дигән сүзләрендә дә өлешчә булса да хаклык бар. Билгеле, теш агартырга яратучылар теленә генә «туй» булып кергән сүз иде ул. Вазих белән белешкәннән сон Хәдичә чыннан да сере сыярлык, дус күргән кешеләрен чакырып алып мәҗлес кебек нәрсә уздырды. Алай гына да түгел: «Кемнең теләге-дәрте бар, рәхим итсен. Картлар әйтмешли: ишек уйган, тәрәзәләр куйган». Иң элек, түр күрке син дип, Мәдинәне чакырды. Тегесенең: «Ниндирәк мәҗлес соң ул, туй түгелдер ич?» дигән соравына Хәдичә уенын-чынын бергә кушып «Әйдә, күп соранып торма. Кияү кеше качмаса, туй булыр, ә инде китеп барса, чакырылган аш булыр. Барыбер бер җыелып аласы бар иде инде», дип кенә җавап бирде.
Уракка төшкән көннәр иде. Әлмәт нефть һәм газ чыгару идарәсеннән бер колонна машина килеп төште. Шоферларның сыйган кадәресен кунак өенә урнаштырдылар, калганнарын аерым йортларга тараттылар.
Хәдичәгә дә бер шофер керткәннәр иде. Бу турыда аңар, эштән кайтып килгәндә, ул вакытта инде авыл советы председателе булып эшли башлаган /Мәдинә әйтте. Әле дә булса хәтерендә Хәдичәнең: бу хәбәр
аңар ошамады, аны куандырмады. Ул хәтта: «Кирәкмәс иде, мин бит көне-төне фермада...» дип мыгырданып, «казенный йорт булгач, рөхсәт- фәлән сорап та тормаганнар» дяп уйлап та куйган иде әле. Әмма Мәдинә аңар, юк-бар белән баш ватмаска киңәш итеп, шоферның өлкән яшьтәге кеше булуы, аларның да шулай ук көне-төне икмәк ташыячаклары турында әйтеп тынычландыргандай итте. «Ә инде ашау- эчү хәстәрен күрергә авырыксынсаң, әнә, ашханәсе. Әзерлим дисен икән инде, кирәкле азык-төлек складтан биреләчәк»,— диде.
Хәдичә кайтып кергәндә, капка төбендә тау кадәрле йөк машинасы тора. Күршесе Шапырай карт ишек ачып кунакны өйгә керткән. Шапы- рай карт һәм таныш булмаган бер кеше түрдәге сарай янында нәрсә турындадыр гәп салып мәйханә киләләр. Хәдичәне иң элек күрше карт күреп алды. Күреп алды да: «Менә безнең уңган-булган Хәдичәбез, тәк сказать, колхозыбызның горурлыгы шушы була инде», дип, теленә дә салына башлады.
Исәнләштеләр. Исемнәрен әйтешеп таныштылар. Шофер Вазих атлы икән. Ул инде чыннан да яшь түгел, чаларган чәчләренә, җыерчыклар баскан, җил кисеп тутланган йөзенә караганда, илле яшьләр тирәсендә булырга тиеш иде. Хәдичә аның колак артында чигәсенә кадәр сузылган яра эзе барлыгын да шәйләп алды. «Фронтовик икән. Шул яра эзен яшерү өчен чәчен җиткереп йөри торгандыр» дип уйлап куйган иде.
Ике-өч көн үттеме икән, Хәдичә тәмам ияләште Вазихка, баштагы тартыну-уңайсызланулар бетте. Искәрмәстән генә үзенә дус, гаҗәеп акыллы фикердәш тапкандай булды. Өйдә бергә туры килгән вакытларда алар сөйләшеп туймый торганнар иде.
Вазих үзе дә ифрат дәрәҗәдә тотнаклы, гаять тә сабыр, тыныч табигатьле кеше булып чыкты. Җаен туры китереп, Хәдичә аның кайда, кайчан яралануы турында да сорап куйды. Гомумән, сугышта булган, көн дә диярлек үлем белән күзгә-күз очрашып, илебез хакына кан койган кешеләргә тирән ихтирам белән карый иде ул. Вазих та унҗиде яшендә армиягә алынган, ә инде унсигез яшендә элемтәче булып сугышка кергән. Бер тапкыр шулай күрше частька пакет илткәндә урман эчендә минага эләгә ул. «Үлүем шушы икән» дип егылуын, егылганда бары тик агач башларының әйлән-бәйлән уйнагандай чайкалып китүен һәм шунда: «Үлгән хәбәремне алгач, минем өчен елаучы да булмас», дигән уй тууы турында әйтте Вазих. Аның әтисе фин сугышында һәлак булган, әнисе исә үзе армиягә алыныр алдыннан гына үлгән. Ә инде сугыш бетеп, госпитальдән чыккач, Вазих туган якларына кайтып төшкән. Менә шунда аны ире фронтта үлеп калган күрше хатыны йортка кертә. Шулай итеп башлы-күзле булган Вазих, Розалия белән Галия исемле ике кыз үстергәннәр. Алар да инде хәзер тормышка чыгып, аерым яшиләр икән.
Көн артыннан көн үтә торды. Кичләрен, кичектергесез эше көтеп торган сыман, өенә атлыгып кайта торган булды Хәдичә. Шулай итеп борчу-мәшәкать артты. Аш-суны җиренә җиткереп, мул итеп, шуның өстенә төрләндереп хәстәрләде. Әйдә, дөньялар имин, табыннар сыйлы чакта ашасын, рәхәтләнсен, кызгану юк. Вазихның кием-салымын юды, үтүкләде. Бу эшләрнең барысын да бернигә дә алыштыргысыз илаһи бер тойгы, рәхәт табып башкарды ул. Вазихның рейстан кайтуын зарыгып көтте. Тиздән, бик тиздән хис-тойгыларының нинди дә булса кискен борылыш ясаячагын күңеленең кай җире беләндер сизенә дә башлаган иде инде ул. Шул ук вакытта Хәдичә үзен тезгенләргә кирәклеге турында да онытмый иде. Тел озайтырга бернинди җай, бернинди сәбәп калдырмаслык итеп яшәүдә иде аның максаты. Үткәннәрне гомер чутыннан сызып, чигереп ташларга мөмкин булмаса да, кире кайту юк: ул арада үтә алмаслык киртә ята.
Яшерен-батырын түгел. Вазих та Хәдичәне беренче күрүдә үк үз итте, күңеле ятты. Үзен күргәнче үк, бусага аша атлап керү белән, бу өйдә уңган-булган хатын-кыз яшәвен абайлап алган иде ул. Өй эче кунак көткәндәй пөхтә итеп җыештырылган, ялт итеп тора. Гәрәбәдәй сап-сары итеп юылган идәннәрдән салкын-сафлык бөркелеп, агым су исе аңкып тора. Ә инде Хәдичәнең үзенә карап торгач тәмам хәйран * булды, күңелен нәрсәдер тынгысызлый, бимазалый башлады. Абажур аша лампа яктылыгы сирпел торган кебек, Хәдичәдән дә дәрт, дөрләп янарга сәләтле ялкын сирпелеп тора иде.
Ә инде Вазих китәргә атна-ун көн генә калды дигәндә, алар арасында шактый ук үтемле җитди сөйләшү булып алды. Башта, ничектер, ярым шаяру кебек кенә башланса да, соңрак шактый җитди төс алды ул әңгәмә. «Әх-х, Хәдичә!.. Шул кадәр ияләштем үзеңә... Оныта алмый газапланырмын инде»,— дип башлады Вазих. Мондый сүзләрне ишетергә бик зарыккан, бик тә мохтаҗ иде Хәдичә. Шулай да ул көлде генә. «И-и, Вазих, сөйләнгән буласың шунда. Өенә кайтып, карчыгың кочагына керү белән дөньяң түгәрәкләнер... Хәдичә ике ятып бер төшеңә дә кермәс әле...»
«Ярый ла, шулай булса...»
«Сиңа нәрсә, Вазих. Ул менә безгә, сагышлы-моңлы сыңар канат, ялгыз-йолгыз тол хатыннарга яман. Я-a, Вазих! Туйдыра икән ул ялгызлык адәм җанын...»
Алар шулай ут та кабызмыйча бер-берсенә йөрәкләрен ачтылар, күңелләре булганчы серләштеләр. Күбрәк Вазих сөйләде. Ул да үзенең назга-җылылыкка бик мохтаҗ икәнлеген аңлатырга теләде. «Сине күргәннән бирле, Хәдичә, үземне искәрмәстән генә бәхет тапкан кешедәй хис итә башладым. Моңарчы бер дә татымаган илаһи рәхәткә тап булдым кебек... Сүзгә осталыгым юк шул минем, күңелемдә булганнарны барыбер аңлата алмам...»
Хәдичә дә ачылып киткәндәй булды. Ияләшүен, аны юксынып көтеп алулары турында әйтте. Менә шунда Вазих, урындыгыннан күтәрелмичә генә, каршында, комод янында басып торган Хәдичәне йомшак кына итеп биленнән кочаклады һәм үзенең чал башын аның күкрәгенә салды. Хәдичә дә, онытылып китеп, Вазихның чәчләрен аралап сыйпаштырды. Бу минутта аның бөтен тәненә зарыгып көтелгән, гаять тә тансык бер наз, рәхәтлек таралды... Рәхәт тә. бер үк вакытта эчтән сызып, бәгырьләрне телгәли торган үзенә бер төрле сырхау да ул.
Әмма Хәдичә бик тиз үз-үзен кулга алды. «Кирәкми, Вазих...— дип йолкынып читкә тайпылды — Кирәкмәс... йоклаган арысланны уятмыйк... Ярамый!»
Ул бу сүзләрне юрамалай, шаярган кебек итеп әйтте. Шуннан соң Хәдичә, юк йомышын бар итеп, фермага дип чыгып китте.
Бу хәл икесенең дә күңелен иләс-миләсләндергән иде. Шул эңгер- меңгердә сөйләшүдән соң алар бер-берсеннән чак кына тартына торган булып калдылар. Вазих исә, юк эшне бар итеп, ишегалдында чуалды. Беркөн, иртәнге чәй вакытында, ындыр табагы чаклы ишегалдына күрсәтте дә: «Хәдичә, ник бакча утыртмыйсың? Никадәрле җирең әрәм булып буш тора»,— диде, йорт хуҗасы көлде генә кая аңар вакыт, кем аның белән шөгыльләнсен, янәсе. Вазих: «Ярар, алайса... Бакчалы итим әле үзеңне. Төсем булып калыр»,— дип. шул ук көнне кичен эшкә кереште. «Нәрсә, күрше, бәрәңге алыр вакыт җиткәч, син утыртырга гына җыенасыңмы әллә?» —дип, шул тирәдә чуалган Шапырайны да Вазих. картлык көнеңдә алма турап, карлыган вареньесе белән чәй эчәрсең дип, эшкә җикте. Беренче көнне җирне казып буйдан-буйга каналлар суздылар, агач утырту өчен оялар ясадылар. Иртәгесен ике машина белән кайтарылган тиресне тараттылар. Өченче көнне Вазих төшке ашка да кайтмады, станциядән шактый еракта урнашкан пптом-
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
никтан тулы бер машина жиләк-жимеш үсентеләре алып кайтып аударды. Иң элек, койма буйлатып, кура жиләге, аннары карлыган, соңыннан инде алдан ук хәзерләп куелган ояларга ун төп алмагач утыртып чыкты. «Иллә дә мәгәр маһир, иллә дә мәгәр хирес кеше икәнсең!» дип, жае чыкканда такмазалар әйтеп алгалаган Шапырай карт та өлешсез калмады. Аларның тәрәзәләре каршына да өч-дүрт төп алмагач, шактый гына карлыган белән кура жиләге куаклары калкып чыкты. Аннары инде озын шлангны тәрәзә аша үткәреп кранга ялгадылар, бакча мәйданы күлдәмә булганчы төннең-төн буе су агыздылар.
Вазих китәргә өч-дүрт көн кала гына мәзәк сүз ишеттерделәр Хәдичәгә. Имештер, шоферлар элеваторга барып житкәч. машиналарын чиратка куялар да, бергә жыелып гәп сатып, тәмәке көйрәтә башлыйлар Шул вакыт авыл шоферы, әлеге дә баягы булдыксыз Садри, Вазихка: «Ну-у, малай! Арабызда фатирдан синең кебек уңганы булмагандыр. Атаклы Чабата жанаш бит ул» дип теш агарта башлау белән Вазих тегене сугып та еккан, ди. Садриның: «Синең белән шаярырга ярамый икән» дип акланып маташуын ишеткәч: «Хатын-кызның яманатын сатуны кайчаннан бирле шаяруга саный башладылар әле?» дип әйтеп әйткән, ди. һәм шунда ук яман да усалланып: «Тагын бер тапкыр ишетсәм, машинаң-ниең белән яр астына мәтәлдерәчәкмен», дип кисәтеп-янап та куйган, имеш. Шул юк кына сүз дә әллә нишләтеп җибәрде Хәдичәне. Кирәк чакта якларлык, таяныр кеше тапкандай хис итте үзен, һәм шул кешегә карата күңел түрендә әйтеп бетерә алмаслык тирән ихтирам, олы хис уянуын тойды.
Ул көнне төшке ашка иртәрәк кайтты Вазих. Станция ресторанына кереп ике шешә шампан һәм, «эчүче булса» дип, ак аракы да алып кайткан.
— Бүген. Хәдичә, саубуллашу мәжлесе уздырыйк,— диде ул.— Шапырай абзый белән карчыгын да чакыр... Гомумән, теләгән кешеләрең булса, чакыр. Үзем кунак итәм... Безне баеттылар бүген. Кесә тулы акча. Иртәгә иртән председателегез белән парткомыгыз жыелыш кебек нәрсә жыеп сөйләшәләр дә китеп барабыз...
Бу хәбәр икесенең берсен куандырмады. Вазих, сүз югында сүэ булсын дигән кебек, кабат сөйләнеп алды. Хәдичәгә берәр истәлекле бүләк алып бирергә теләге барлыгын әйтте ул.
— Юк, Вазих...— дип каршы төште Хәдичә.— Үзең күреп торасың ич, минем бар нәрсәм дә житенке.
— Бик матур гына кул сәгате алсам?..
Хәдичә сүлпән генә елмайды.
— Кирәкмәс, Вазих. Миндә алар бишәү-алтау. Минем бит барлык нәрсәләрем дә бүләк итеп бирелгән диярлек. Телевизор да, менә бу радиоалгыч та, син йоклаган диван-карават та, әнә. стенага эленгән келәм белән идәнгә жәйгән паласка кадәр бүләк... Аннары, аласы килгән нәрсәм булса, акча да җитәрлек миндә. Менә, берничә ел инде, без акчаны кулга алмыйбыз, бары тик ведомостька имзабызны гына куябыз. Акча саклык кассасына җыела... Ярты елга берме шунда, утка- суга түләргә кергәндә, саклык кенәгәсенә яздырып кына чыгабыз. Шул тикле җайлы инде менә, кем уйлап чыгаргандыр, рәхмәт төшкере...
Ул кичне Хәдичә эштән иртәрәк китте. Өстәлгә яңа эскәтер җәйде, тирә-якны сөртештереп алды. Өй көлеп тора. Терлекчеләр өе каршындагы бакчадан бер бәйләм көзге чәчәкләр дә ала кайткан иде. Аларны, сулы вазага утыртып, өстәл уртасына куйды. Чак кына көзге каршында ясанып-бизәнгәндәй итте. Иң яраткан күлмәген киеп алды, һәм түземсезлек белән Вазнхның кайтканын көтә башлады.
Көнгә караңгылык капканда койма буена Вазих машинасы килеп туктады. Хәзер инде аны Хәдичә мотор гөрелтесеннән дә таный иде. Вазих, гадәттәгечә, тузанлы өске киемнәрен өй алдына салып калдырып, урамда, бакча рәшәткәсенә ныгытылган юынгыч астында пошкы- рына-пошкырына бил тиңентен юынды. Ул арада Хәдичә сөлге, юыл- өтеләгән майка-күлмәкләр чыгарды. Юынып, өс-башын алыштырып, чигә тирәләрен мул итеп чал суккан чәчләрен тарый-тарый, Вазих өйгә керде. Бер табынга, бер Хәдичәгә карап алганнан соң, түргә узарга кыймаган кеше сыман, ишек катында туктап калды.
— Я-я. ходай!..— диде ул, тирән көрсенеп.— Бу түбә астында соңгы кичем микәнни инде?..
Хәдичә дәшмәде. Мондый сүзгә жавап таба алмады. Үз хәле хәл иде аның.
— Авылыгызга кадәр яраткан идем, Хәдичә. Җил уйнатып, ашкынып кайта торган идем... Монда килеп аяк басканнан бирле, моңарчы таныш булмаган, моңарчы кичерелмәгән тойгылар белән яши башлаган идем мин. Бәлки инде әллә ни күп яшисе дә калмагандыр... Шулай да... һич югында, шул калган гомеремне менә шушындыйрак тормышта уздырасы иде дип хыялланам ..
Бу кичне мул табын янында утырсалар да, тамакларыннан ризык узмады, һаман да тормыш, яшәү мәгънәсе, язмыш дигән нәрсә турында сөйләшеп сүзләре бетмәде. Икесенең дә күңелләре урыннарыннан купкан иде. Күңелләрендәге телләрендә булды, берни дә яшереп-нитеп маташмадылар.
— Шулай итеп аерылышырбыз да микәнни? .
— Нишләмәк кирәк. Миңа да бик җиңел түгел, Вазих. Шулай язгандыр инде, күрәсең... яктылык булган жирдә күләгәсе дә булыр инде аның.
— Үзәкләрем өзелсә өзелер, Хәдичә... Әмма мин баеп китәм: моңарчы татымаган хис-тойгылар, якты истәлекләр алып китәм...
— Минем дә күңелемне кузгаттың, Вазих. Кайсы агачка арка сөяргә дә белмичә яшәгән бер чакта килдең дә чыктың...
Шунда Вазих, бу хәлләрдән чыгу юлын тапкан кеше сыман, тынгысыз бер җилкенү белән:
— Нишлибез соң?..— дип сорап куйды.
— Берни эшләр хәл дә юк. Вазих. Тәкъдиребезгә шулай язгандыр...
— Сагынуыма чыдый алмасам, нишләрмен?..
— Ярар, Вазих... Башыңны хафага салма. Сагынуы да, юксынуы да була торган хәл. Ул кадәресенә генә түзәргә туры килер.
Сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Аннары иннәрен-ингә куеп, бер-берсенә елышып утырдылар, йөрәк түрләреннән чыккан иң изге, җылы-ягымлы сүзләр әйтештеләр.
Кеше күңеле бәхеткә комсыз, ди бит. Алар да вакытлыча гына булса да бергә булу бәхетеннән тәмам исергәннәр иде. Иртәгесен Хәдичә гадәттәгечә таң атар-атмас торып, аннан-моннан гына киенде дә эшкә чыгып йөгерде. Вазихпы уятмады ул. Бүтән очрашып-күреп тормаска иде аның исәбе. Әмма эшкә барганда да, эштә дә уеннан Вазих чыкмады аның. Таң атты, мең төрле мәшәкатьләре белән яңа көн туды. Төш вакытлары да әллә ни озак көттермәде. Тик Хәдичә тешен кысып булса да түзде, өенә кайтмады. Бәлки инде китеп тә баргандыр, дип уйлады ул. Ә үзе чак кына бушау белән, ферма бинасы эченнән чыгып, авыл ягына күз салгалап керә торды.
Күңеле алдамаган Хәдичәне. Терлек караучы хатыннарның берсе, бик чытлыкланып: «Бар, Хәдичә, квартирантың килгән. Чыгып керә алмасмы икән дип көтеп тора>,—дигән булып ихахайлап узып китте.
Хәдичә йөгереп чыкканда, Вазих машинасы ферма каралтыларының жил капкасы янына килеп туктаган иде инде.
МӘХМҮТ ХӘСӘН о в ф ХӘДИЧӘ
— Ник кайтмадың?..— дип каршы алды ул Хәдичәне.— Никадәр вакыт өйдә көтеп утырдым үзеңне...
Хәдичә үз чиратында, һич кенә эштән бушап булмады, дип аклангандай итте.
Икесе дә кинәт сүзләре беткән кебек кабат тынып калдылар. Сүзне янә Вазих башлады.
— Иртә якта митинг сыман нәрсә булды. Искиткеч кешеләр икән сезнең җитәкчеләр.— Билгеле, бу сүзләрне әйтергә дип килмәгән иде Вазих. Тик нишләсен? Башта әзерләп куйган сүзләр, җил тузгыткандай, кинәт кенә юк булдылар, һәм ул: бер башлагач дәвам итим инде дигәндәй, өстәп куйды: — Председателегез дә, партком секретарегыз да менә дигән чын ир-егетләр икән. Эшләгән кешенең кадерен беләләр, ичмаса! Мина да менә Почет грамотасы белән «Агыйдел» дигән электр бритвасы бүләк иттеләр...
— Тәбриклим, Вазих!
— Рәхмәт...
Яңадан сүзләре бетте.
Шул вакыт фермадан берьюлы ике-өч хатын-кыз чыкты. Чыктылар да, шау-гөр килеп гәп сатып, алар басып торган капкага таба якынлаша башладылар. Билгеле инде, кыз белән егет кебек киртә аркылы гына сөйләшеп торган Вазих белән Хәдичә турысыннан да тыныч кына, серле елмаймыйча уза алмадылар.
— Сез нәрсә, бура аша бүре куган кебек кенә итеп, икегез ике яктан торып сөйләшәсез әле?..— дигән булды берсе.
— Сөйләмә дә!..— дип элеп алды икенчесе.— Өйдә, аулакта кирәк иде серләшергә, иеме?
— Әйтмә дә генә инде.
Хатын-кызлар, чыркылдашып, ихахайлап көлешә-көлешә, авыл ягына таба китеп барды. Вазих та, менә, минем аркада сүз ишетергә туры килә үзеңә дигән сыман, саубуллаша башлады.
— Ярар, Хәдичә җаным!.. Китим инде.
— Хәерле сәфәр сиңа, Вазих.
— Әгәр дә сагынып-саргая башласам, чыдар хәлләрем калмаса, килеп тә чыгармын әле.
— Эш өстендә алай йөри алмассың инде.
— Ярар, хуш! Сау бул, Хәдичә... Бир бишне!..
— Хуш, Вазих!
Вазих гөрләп торган машинасына сикереп менеп утырып китеп тә барды. Машина басу юлында күздән югалып тузаны басылганчы, Хәдичә киртә буенда сөялеп торды. Күңеле кабат тозакка эләккән кош кебек талпынып-җилпенә иде. Иркенләп сулыш алырга комачаулап, бугазына төер менеп утырды. Күз төпләрен әчеттереп, бит алмаларын көйдереп яшьләре тәгәрәде... Эх-х, ирең булсын иде икән дә, яшәсәң иде икән шулай чүкелдәшеп, киңәшеп! Ир-ат — имән, дип әйтмәсләр иде аны борынгылар: авыр чакта аңар ышыкланасың да, күләгәсендә назланасың да икән.
...Атна-ун көн үтүгә, тулы ай кебек балкып, Вазих яңадан килде дә чыкты. Әле дә булса хәтерендә Хәдичәнең: ул көнне эштән соңгарак калып кайткан иде. Тәрәзәләрендә ут күреп сәерсенде. Хөпбениса әби кергәндер... Керпе кебек шул кыштырдап йөри торгандыр. Почта калдырган газета-журналларны, юып элгән халатларны, керләрне җыеп алып кертеп куйгалый шулай. Хөпбениса түти еш кына: Хәдичә күрше, синдә һава җиңел, дип, ишек катындагы диван-караватка ятып та тор- галый, кайвакытларда хәтта куна да кала иде. Шулдыр дип уйлады Хәдичә.
Әмма өйдә аны, кочакларын жәеп, Вазих каршы алды. Аннары, авызларын жыя алмыйча көлешә-көлешә, бер-берсен бүлдереп сорашулар, хәл-әхвәл белешүләр башланды.
— Я, сөйләп җибәр... Ничек килеп чыгарга иттең?
— Менә, тоттым да килдем...— Вазих, ишек катында торган чемоданына
күрсәтеп, өстәде.— Әгәр дә куып чыгармасаң, бөтенләйгә дип килдем...
Өс-башын салып атырга өлгергән Хәдичә бу сүзләрдән соң кычкырып көлә башлады.
— Җүләрләнмә!..
— Ә ник?.. Чыны шул, Хәдичә...
— Ә семьяң?
— Хатын белән сөйләшенгән-килешкән, эш беткән.
— Ә кызларың?
— Нәрсә кызларым?.. Хәзер инде аларның үз тормышлары...
Ул арада Хәдичә, хәзер ашарга куеп җибәрим дип, иң элек жил-жил килеп юынып керде. Биленә алъяпкыч бәйләп алды. Аннары ашыга- ашыга плитә тирәсендә чуала башлады. Вазих та аның итәгенә тагылып йөрде, ярдәм итешим, диде. Ә үзе, әйтәсе сүзләрен әйтергә өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман, һаман сөйләнде. «Курыкма, Хәдичә,— диде,— мин әле хәзергә, ходайга шөкер, сау-сәламәт, куәтемдә әле,— диде,— иждивенец булып ятмам»,— диде. Билгеле инде, сүз уңаенда үзенең класслы шофер гына булмыйча, менә дигән югары разрядлы механик булуы турында да мактанып алды. «Җәен машинада эшләсәм, кышын механика мастерскоена күчәрмен яки тракторга утырырмын»,— диде.
— Әмма жансыз, хиссез яшәр хәлем юк,— дип сүзен түгәрәкләде.
Хәдичә, башын артка ташлап, янә көлә башлады.
— Нинди хисләр ди ул. Картаеп беткәчме?..
— Кем карт? Минме карт?..— дип әтәчләнгән булды Вазих.— Әгәр дә бик беләсең килсә, бел: мин хәзер унсигез яшьлек егетләрдән дә яшьрәк дип саныйм үземне.
— Дөньяга фаш ителүеңнән курыкмыйсыңмы соң?
— Минем инде куркыр чаклар узган.
— Кеше гаеп итәр бит, Вазих. Телгә керербез...
— Минем кешедә эшем юк. Миңа синең сүзең кирәк. Телгә керүдән курыкма: бер генә тәмсез сүз дә ишеттермәм...
— Кемем диярмен соң мин сине? Сөяркәм диярменме?
Вазих, һич тә исе китмичә, беркатлылык белән жавап кайтарды:
— Шулай диярсең. Ә ни булган? Сөяркә шул ук «сөю» сүзеннән алынгандыр бит инде. Ә мин сине, Хәдичә, чыннан да үлеп сөям...
Хәдичә кабат рәхәтләнеп көлде.
— Ул сүзнең бит, Вазих, хатын-кызны бик нык түбәнәйтә торган бик яман икенче бер мәгънәсе дә бар.
— Ничек дип атыйм соң?
Хәдичә көлүен белде.
— Ничек дип атасаң да аптыраган инде, Вазих. Кәләш булырга өлгермәдем, ә хатының булу... кая инде ул безгә, каткан тезгә...
Вазих тәки сүзендә торды. Ике-өч көн үттеме икән, эшкә дә алынды. Хәдичә өйдә көндезге аш хәзерләп йөргәндә, тау кадәрле итеп шикәр чөгендере төягән машинасын капка төбенә китереп тә туктатты.
— «Маяк» колхозының беренче класслы шоферына якты йөз күрсәтсәгез икән...— дигән булды ул көлеп-елмаеп.— Югыйсә, аны олы юл көтә...
Алар шулай көлешеп-шаярышып табын янына утырыштылар. Нәкъ шул вакытта капка төбенә тагын бер машинаның килеп туктаганы ишетелеп калды. Вазих ялт итеп тәрәзәгә барып капланды, һәм кинәт
МӘХМҮТ хәеәнов ф хәдичә
кенә үзгәреп, гаять тә яман хәбәр тапшыргандай: «Розалия!.. Өлкән кыз...» дип әйтә салды. v
Ул арада ян тәрәзә яныннан озынчарак буйлы бер хатын-кызның кызу-кызу атлап кереп килгәнлеге күренде.
Бу хәбәр Хәдичәнең өнен алды. Ул, жинаять өстендә тотылган кеше сыман, өстәл яныннан сикереп үк торды.
Костюмы өстеннән аксыл төстәге плащ киеп, җилкәсенә зәңгәрсу косынка салган Розалия килеп керде. Бу бусаганы бик күп таптаган кеше кебек, бик җилле, бик кыю керде ул.
— Исәнме, әти!..— диде ул керә-керешли. »
— Саумы, Розалия.
Каушавыннан тәмам коелып төшкән Хәдичә дә, үз чиратында, исәнләшеп: «Утырыгыз!» дип урын тәкъдим итте. Әллә инде аның тавышы әкрен чыкты, әллә Розалия ишетмәмешкә салынды, һәрхәлдә, кунак аның сәламен кабул итмәде, урын тәкъдим итүенә дә игътибар бирмәде.
Розалия буйга-сынга да, төскә-биткә дә матур. Әмма ниндидер жансыз, коры матурлык иде бу. Моны Хәдичә кунакның йөзенә тәүге тапкыр күтәрелеп карау белән сизенеп алды. Чак кына «тереклек суы» бөркесә, бу йөз җанланып та, нурланып та китәр сыман иде.
Сәер тынлык урнашты. Шул вакыт кунак Хәдичә ягына борылды да ничектер өстән аска карап:
— Сезнең берничә генә минутка чыгып торуыгызны теләр идем,— диде. Тавышы да, әйтү рәвеше дә бик тә яман, бик тә мәкерле иде аның.
Хәдичә авыз ачарга да өлгерә алмыйча калды, сүзгә Вазих кушылды:
— Хуҗа кешене өеннән куып чыгару бик үк килешеп бетмәс, Розалия. Әдәпсезлек булыр ул. Шулай сер булырлык сүзең бар икән, әйдә, үзебез чыгыйк...
— Юк-юк, мин чыгам...— диде Хәдичә, һәм рәхим итеп сөйләшегез дигән сыман йөгерә-чаба чыгып ка китте. Әмма баскыч болдырына чыгу белән, ачып куелган тәрәзә аша аермачык булып ишетелгән сүзләр колагына кергәч, туктап калырга мәҗбүр булды. Розалия аның турында сөйли иде.
— ...Акылына кил, әти! Нәрсә булды сиңа? Башыма сыймый... һич нәрсә аңламыйм. Бозыклыгы белән даны чыккан хатынга килеп юлыккансың бит. Шуның өчен аның беренче баласын да суд белән тартып алганнар икән ич. Аңыңа кил!..
— Тормыш булгач, ниләр генә булмас дисең, кызым...
— Ни сөйлисең син, әти?!. Аның алакшалак икәне күренеп тора.
Хәдичә, кай җиредер түзә алмаслык булып сызган, үтереп әрнегән кеше кебек, башын иеп, иреннәрен тешләде.
— Гадел бул, Розалия,— дип башлады Вазих тыйнак-сабыр тавыш белән.— Үзең әйтмешли, объектив бул. Син бит үзеңне ике сүзнең берендә хаклыкны яклаучы, гаделлекне саклаучы дияргә яратасың...
— Әллә дөрес түгел дип әйтмәкче буласыңмы? Күзеңне ач, әти, дөнья бу. Әнә, аның тотнаксыз, бозыклыкның аръягына барып чыккан хатын икәнлеген бөтен халык әйтеп тора...
— Белмим, белмим,— диде Вазих, кызының сүзен бүлергә теләгәндәй итеп.— Мин, белгәнеңчә, гайбәт җыярга яратмыйм. Үземә калганда, мин аның турында бөтенләй башка, капма-каршы фикердә.
Әмма тәмам зәһәрләнә башлаган Розалия әтисен шунда ук бүлде:
— Тилермә, зинһар! Кыяфәтеңне күр... Син бит инде карт... Чак кына оялыр идеи, бер дә бул.маса...
Вазих, сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә теләгәндәй итеп:
— Сөя, сөелә алгач, димәк, ул кадәр үк карт түгелмендер әле...— диде.
Узынган кызы аны кырт кисте.
— Син дә, авызыңны күтәреп, «сөю» дип торган буласың тагын. Оялыр идең, һич югында. Кайчан да булса берәр тапкыр ул хисне татып караганың булдымы соң синең?!. Сөйләнеп торган була бит әле... ♦
Шушы урынга житкәч, Вазих, дөрләп кабынган кебек, элеп алып « селкеп тә салды. =
— Ай-Һай, Розалия кызым, дөрес тә сүз әйттең бит. Рәхмәт сиңа! g
Бу сүзең белән бер түгел, мең тапкыр хаклы син. Әй-йе, андый хисләр- ф нең нәрсә икәнлеген моңарчы белмәгән идем мин. Шулай язгандыр а инде дип, бернинди хиссез, төссез тормышта әниеңне дә, үземне дә о алдалап яшәдем... Булган барлык ялгышым шул иде минем. Яшәдек = шунда... Аннары инде сез дип, сезнең хакка яшәдек. Бар куанычыбыз, о карап торган шатлыгыбыз сез идегез. Бөтен барлыгымны сезгә бирдем, « сезгә багышладым мин: үстердем, укыттым, кеше иттем. Ул яктан мина * үпкәләргә хакыгыз юктыр кебек... £
— Хикмәт үпкәләүдәмени?!. Әхлак-мораль нормалары дигән нәрсә- s
ләр бар бит әле. п
— Ул турыда да онытканым юк. s
— Оныткансың шул. Ничек кенә оныткансың әле. Белмим, кеше күзенә ничек итеп күренергә тели торгансыңдыр син?
— Кеше дип күп яшәдем инде. Азмы-күпме калган гомеремнең соңгы өлешен булса да үземчә яшәп карарга кирәк.
— Шушы хатын беләнме? Белмим, нәрсәңә кызыкты икән ул синең? Бәлки акчаңадыр? Ә?..
— Между прочим, Розалия, ул алган хезмәт хакы синең белән мина тәтеми...
— Бәлки син аның байлыгына кызыккансыңдыр?..
Бу урынсыз әйтелгән гаделсез сүз никадәр сабыр Вазихны да чыгырыннан чыгарды.
— Җитте!..— диде ул, сөйләшүнең шул урынында нокта куярга теләгәндәй итеп.—Җитте! Хәзер син түгел, синең зәһәрлегең, синең усаллыгың, ачуың сөйли. Туктатыйк бу мәгънәсез сүз көрәштерүне.
Шау-шу чак кына тынган сыман булды, соңгы аккордлары яңгырар вакыт житте.
— Нәрсә, әти, соңгы сүзең шулмы?
— Әйе.
— Алайса, минем соңгы сүзләремне дә ишет. Бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырачакмын, әмма сине бу баткаклыкта калдырмам. Юк, калдырмам! Газеталар, радиолар шаулар... Әмма ләкин...
— Алай итәргә хакың юк,—дип, Вазих каршы төшәргә теләп карады. Тик зәһәр хатын әтисен ярты сүздә бүлде:
— Хакым да, хокукларым да үз кулымда минем. Ну-у, әти! Кара аны! . Үкенерсең, әмма соң булыр.
— Ни күрсәм дә күрермен,—дип куйды Вазих, тирән көрсенгән кебек итеп.— Әмма мине бүтән борчып йөрмәгез... Шулай ук жалу белән йөрмәвегезне сорар идем. Ул эш кешесе...
— Беребез дә жил куып йөрми. Бүген үк, менә хәзер үк колхоз идарәсенә, парткомга, авыл советына керәм... Вакытым әрәм булса булыр, әмма сине бу баткаклыкта калдырмам. Ярар, мин киттем. Әйтмәдем түгел, әйттем. Соңыннан үпкәләштән булмасын. Хуш!..
— Сау бул! Хәерле юл, сиңа...
Өйлән атылып чыккан Розалия Хәдичә яныннан да йөгереп кенә үтте. Машинага да, каядыр сонга калудан курыккандай, очып кына кереп утырып китеп тә барды.
з, «ц. »» м I.
33
Тавыш-тынсыз гына кереп баскан Хәдичәнең боек, таный алмаслык дәрәҗәгә җитеп агарынган йөзен күргән Вазих пошаманга төште.
— Нәрсә?.. Нәрсә булды?..—дип сораштыра башлады.
Әмма Хәдичә кинәт кенә ачылып китә алмады. Ул, теше сызлаган кеше сыман, учы белән яңагын сыйпаштырып алды да ялынып-ялвар- гандай сөйләнә башлады.
— Кирәкми, Вазих... Кирәкми! Ялгышлык белән ясалган бу адымыбызны төзәтик. Хәзергә әле соң түгел, Вазих. Нишләмәк кирәк, хакыйкатьне. шулай, һәркем үз ялгышы, үз хатасы аша таба торгандыр инде... Кирәкми, Вазих, түгелгән тулы булмас дигәндәй, кеше тормышына күләгә төшереп табылган бәхет барыбер тулы булмаячак. Ташлама гаиләңне... Хатыныңны ялгыз итмә... Ир бирмәк— җан бирмәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер борынгылар. Кызың да хаклы: кая инде ул безгә бәхет турында хыяллану! Розалия әйтмешли, син дә яшь түгелсең инде...
Бу юлы Вазих та җавапсыз калмады.
— Балаларыбыз алдында без утыз яшьтә дә картбыз.
— Аннары минем үткән тормыш юлым да... шактый ук күләгәле. Язмыш тарафыннан бик нык кагылдым-сугылдым...
— Мине, Хәдичә, синең үткәнең кызыксындырмый. Безгә хәзер иртәге көн. киләчәк турында уйларга кирәк. Үз ягымнан бары тик шуны әйтә алам: иртәге көнеңне тагын да яктырак, бәхетлерәк итү өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләрмен...
Шул ук көнне Хәдичәне идарәгә чакырдылар. Бу хәбәр, искәрмәгән- көтмәгән яктан бәреп кергән өермә-давыл кебек, Розалиянең килү вакыйгасына караганда да ныграк тәэсир итте. Икесе дә бермәлгә телсез калды. Менә шунда Вазих: «Синең бернинди дә гаебең юк, урынсызга сиңа тел-теш тидерүләрен теләмим»,— дип, идарәгә үзе китте.
Гайния апаның: «Җилбәзәк егет кебек гашыйк булган...» дигән сүзләрендә өлешчә хаклык бар иде. Вазих идарәдә Маннур белән парторг Нәҗипкә үзенең хис-тойгыларын, йөрәген ачып салган дип сөйләделәр. Бу турыда Хәдичәгә түкми-чәчми җиткергәннәр иде. Әгәр дә мин гомеремнең соңгы чорында күңелемә ямь бирерлек җаныма якын кеше очратканмын икән, гаҗәпләнмәгез, егетләр, дип әйтеп әйткән ди Вазих. Чөнки мин моңарчы сөю-сөелү кебек нәрсәләрне белгән кеше түгел. Сезнеке кебек яшьлек, егетлек чоры безгә тәтемәде, читләтеп үтте. Малайлыктан солдат иттеләр безне. Ил язмышын тапшырдылар. Сугыштан соңгы авыр еллар турында әйтеп торасы да юк. Кайда анда ярты гарип көе хис-тойгылар белән санашып торулар. Хәтта кием- салымны да теләгәнне кимәдек без, тигәнне кидек. Мин бары тик Хәдичәне күреп белгәннән соң гына чын хисләрнең нәрсә икәнен татыдым. Менә шул, егетләр, мин сезгә авырлык китермәм, бүгеннән калмый китәрмен. Тик элеккеге гаиләмә түгел. Мин аннан кире кайтыр өчен китмәдем. Монда, сезнең авылга сыймаганмын икән инде, башка җиргә китәргә туры килер. Әмма минем бер шартым бар: теге зәһәр җылан сүзенә карап Хәдичәне чакыртып-нитеп борчымагыз. Ул ансыз да башыннан күпне кичергән кеше, дип өзеп әйткән, ди.
Аннары, ярар, егетләр, гаеп итмәгез. Исән-сау яшәгез! дип, башы авырта башлавы турында әйткән дә идарәдән чыгып киткән. Вазих чыгып киткәч, председатель белән парторг бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймаганнар, имеш.
Өйгә кайтып кергәндә Вазихның танырлыгы калмаган иде. Хәдичәнең йөзенә күтәрелеп-текәлеп елмаерга тырышып карады, әмма булдыра алмады. Аны ниндидер сызлану, әрнү борчыганын аңлау кыен түгел иде. Шул чак ул, куш кулы белән йөзен каплап беркавым тик
кенә утырды да, үзалдына гына сөйләнгән кебек итеп, бүген үк авылдан чыгып китәргә сүз биргәнлеге турында әйтте.
^л төнне йокларга ятмадылар алар. Вазих караңгылы-яктыда Хәдичә белән саубуллаша башлады. Хәдичә аны басу капкасына кадәр ф озата барды.
— Эх-х, Хәдичә!.. Үкенечкә генә булган икән. Менә аерылышабыз да Тик озакка түгел. Әгәр дә ризалыгың булса, барып урнашкач, барыбер чакыртам үзеңне.— Аннары бер мизгел генә уйланып торган- «ан соң кабат тезеп китте.— Риза булмасаң да үкенмим. Ичмаса, бәхетнең нәрсә икәнен белеп китәм. Шулай да җиңел, шулай да рәхәт итеп көенеп-сөенеп яшәргә мөмкин икән дисәләр, элегрәк үтерсәләр дә ышанмас идем. Рәхмәт, Хәдичә! Бер түгел, мең рәхмәт сиңа. Әллә нишләттең син мине. Син, Хәдичә, үзендә... бу фани дөньяны җылытырлык җылылык барлыгын, бөтен галәмне сыйдырырлык киң күңелең барлыгын үзең бәлки әле белми дә торгансыңдыр. Хуш. Хәдичә!.. Хәзергә сау бул, җаным...
Вазих китте. Кызының кабат әтисен эзләп килүенә дә карамастан, Хәдичәне анда-монда чакыртучы булмый. Ул вакытта Вазих Лубян лесхозында фронтташ дусты янына барып эшкә урнашкан иде инде.
Вазих белән аерылышу Хәдичә күңеленә янә бер әйтеп бетергесез үкенечле һәм сагышлы яңа эз салды. Әмма әҗәл ирештерерлек кичерешләр дә, вакыт үтү белән, көч-егәрен, гайрәтен югалта икән. Шуннан соң хис-тойгылар да, нәкъ кешеләрнең үзләре кебек үк, картаядыр, ахры, күрәсең, дигән фикергә килде Хәдичә.
* *
Гөлнур дөрес әйткән булган икән: сыерларны механик ысул белән саву бөтенләй көтелмәгән яклардан мең төрле мәшәкатьне тудырып кына торды. Җае килсә, җәбе килми, җәбе килсә, сабы килми дигәндәй, эшләр бер дә алга китәр төсле түгел иде. Бәласе дә аяк астында гына яткан икән.
Бу четерекле эш белән Гөлнур җитәкчелек итте. Әмма механик савуга керешү эше турыдан-туры Хәдичәгә йөкләтелде. Башта ук сөйләшенгәнчә, ул иң элек илле баш сыерны аерып алды. Сыерлар таныш, күпчелеге үзе тәрбияләгән таналар. Мал-туар комиссия тарафыннан бик җентекләп тикшерелде, имчәкләренең төзелешләренә карап группаларга бүленде, һәм алар өчәүләп: Зәйнәп, Фәния һәм Хәдичә үзе, нәкъ баш,ка савымчылар кебек үк, бу сыерларны кул белән савуны дәвам иттерделәр. Аерма тик шунда: һәр сыер янында аппарат тора һәм баш очларында вакуум моторлары тыкылдыйлар..
Тикшерә башлагач, саву агрегатларының тиешенчә монтажланмавы, ничек туры килде шулай көйләнүләре билгеле булды. Гөлнур гауга куптарды, башкарылган эшне бракка чыгарып, актлар төзеде. Шуннан соң башланды маҗаралар. Пи элек «Сельхозтехника»ның район берләшмәсеннән килеп җиттеләр. Килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен «Татколхозстрой» берләшмәсеннән дә кешеләр чакыртып алырга туры килде. Тәки сүзен сүз итте Гөлнур: саву агрегатларын ■өр-яңадан монтажлау белән генә дә чикләнмәде, аппаратларның катлаулы системасына үзгәрешләр дә керттерде. Ике тактлыдан өч тактлы- га көйләтте. Бары тик шуннан соң гына тынычлангандай булды.
Ләкин аңа, «иңде булды» дип, кул кушырып утырырга иртәрәк иде әле. Ул шунда ук бу аппаратлар белән эш итәрлек махсус белеме булган кадрлар хәзерләү эшенә кереште. МТФ каршында саву мастерлары хәзерләү курсы ачылды. Тик бер генә эш тә җиңел бармады.
МӘХМҮТ X ӘСӘН о В ф ХӘДИЧӘ
Савымчыларның күпчелеге бу яңа ысулга ышанып бетмәделәр, һаман да шул ике куллап искегә ябышып яту ягын карадылар.
Хәдичә группасының эше дә тиз генә жайга килмәде. Сыерлар, эшләп торган аппаратлар белән үзләре генә калырга курыккандай, савымчыларны яннарыннан «җибәрмичә» иза чиктерделәр. Чак кына читкә борылдыңмы, шунда ук тынычсызлана, мазасызлана башлыйлар иде.
Әмма атна-ун көннән Хәдичә житәкчелек иткән өч кешелек группа илле баш сыерны башта ике сәгать, соңрак бер, ә аннары инде нибары ярты сәгать эчендә савып бетерә торган булды.
Менә шундый көннәрнең берендә Хәдичә, башка савымчыларны үртәгән кебек итеп:
— Даешь, тагын илле баш сыер!..— дип, бөтен ферманы яңгыратып аваз салды.
Бүген дә көн гадәттәгечә үтеп китте. Аерма тик шунда: бүрек кадәр генә булып бер болыт чыкты да, шифалы ләйсән яңгыр явып узды. Килүе дә, узуы да мәзәк кенә булды аның. Беренче тамчылары кояш нурында ялтырап, озын көмеш кадакларны хәтерләтеп, җиргә кереп югалгандай, күз алдыннан очып үтеп юк була бардылар. Алар ничектер шулай, биюче көйгә керә алмагандай, ничек туры килде шулай төштеләр. Әмма мизгел эчендә бар да жайга салынды: яңгыр тоташ шыбырдап коя башлады.
Ул да булмады, жәйләү-каралты араларында, куе томанны хәтерләтеп, пар күтәрелә башлады. Кичке савымга кардага якынлашкан сыерлар, су ерып килгәндәй, шул куе пар эченнән атлыйлар. Үзләре җиленнәре тулудан тынгысызланып мөгриләр, килеп житү белән, бер- берсен кысрыклап, саву аппараты янында «чират» көтәләр.
Кулыннан эш төшмәс Хәдичә дә шунда. Көннәре мәшәкать белән тулып ташыган аның. Ничек арымый да, учларында ут биеткәндәй, тузып-жилләп эшләп ничек талмый ул! Менә шулай эш белән мавыгып, онытылып киткәндә, Хәдичә үзен дөньяның бөтен ваклыкларыннан югарырак, тормыш ыбыр-чыбырларыннан өстенрәк итеп хис итә башлый.
Кичке савым бара. Савымчылар ут өерәләр, куллары-кулга йокмый. Эш бик күп, шулай иткәндә дә бик таманга гына килә торган чак. Сыерлар, группаларга бүленеп, саву агрегатына кертелә торалар, икенче яктан ялт итеп килеп тә чыгалар.
Хәдичә бүген тагын бер нәрсәгә игътибар итте: сыерлар көтүе күзгә күренеп яхшыра бара. Нәселле терлек — зур байлык, дип белмичә әйтмиләр шул.
Нинди хикмәттер, бүген Хәдичә мал-туарларга гына түгел, кешеләргә, үзенең хезмәттәш дусларына карап та соклана, тәэсирләнә. Шул ук Фәниядән баядан бирле инде күзләрен ала алмый. Бигрәк тә тиз үсте, үзгәрде, карап туя алмаслык сылу кыз булды. Бу үзгәреш Хәдичә апасы янында эшли башлагач үзен аеруча нык сиздерде. Шифалы җирлеккә төшкән гөл орлыгыдай, шытым бирү белән генә дә чикләнмәде, шау чәчәккә күмелгән гөлгә охшап калды. Моңарчы аны бар дип тә белмәгән кешеләр: «Күр әле син моны! Тәмам җитлеккән, пешкән җиләк кебек кызга әверелгән ләбаса!..» — дип, үзләренең соклануларын яшерә алмый башладылар. Фәниянең төсе-бите. торыш-кыяфәте, үзен-үзе тотышы, сөйләшү рәвешләре, йөрүләренә кадәр үзгәрде. Адымнары нык, һәрбер хәрәкәтендә яшьлек дәрте, куәт һәм җитезлек сизелеп тора.
Өлкәнрәк кешеләр янында Фәния һәр вакытта да тыйнак-сабыр, сүзгә дә, аның үзенә туп-туры кагылмаса, кушылмый, акыл сатмый. Аның каравы, үз тиңнәре, үз ишләре белән үзен иркен тота. Ни әйтсәң дә, исеме макталып телдән төшми башлаган, машина белән саву остасы бит ул хәзер. Яшьләр арасында уйный-көлә, әмма чытлыклан- * мый. Күз карашларында кызыксыну катыш чаялыкта чагылып киткәли аның. Күзләре зур, дымланып торган эре карлыган төсле. Бу күз карашларында боеклык юк хәзер, һәр вакытта да нурланып, чәчрәп торган сүнмәс очкын булыр.
Ә инде эшкә килгәч, башына ак яулыгын бәйләп, өстенә зәңгәр халатын киеп алып, билләрен дә буып җибәрсә, анда инде бетте: килеш-килбәте, коеп куйгандай зифа буй-сыннары, җитлегеп килә торган күкрәкләре тагын да ачыграк булып күренә башлыйлар. Шул чак кулларын халат кесәләренә батырып, башын чак кына кыңгыр салып елмаеп та җибәрсә, аңардан күзләреңне алырмын димә, үзеңне әсиргә сана.
Хәдичә күңеленнән генә булса да бу уңган кызны алтын егет Фирдәвес белән якыннан таныштырып кына калмыйча, хәтта кавыштырып та куйгандай иткән иде инде. Әмма көн дә бергә мәйханә килүләренә карамастан, бер дә ул-бу булырга охшамаган. Нинди укымышлы, нинди башлы егет булса да. Фирдәвесе бераз мәмирәк шул. Үзе иртәнге чык кебек саф, кыз балалар сыман инсафлы, шуның өстенә әле сабыйлардай беркатлы. Бәлки шуңа күрәдер, аны, яше утызга җитүенә карамастан, егет дип тә, малай-шалай дип тә йөртәләр. Үзе үпкәләми дә, ачуланмый да тагын.
Савым төгәлләнде. Ат менгән көтүчеләр сыерларны төнгелеккә алып киттеләр. Сөтләр дә озатылды. Бер төркем кыз-киленчәкләр, чал җиңгәчәйләр, су кереп чыгабыз дип чыр-чу килеп, Кенәле буена йөгерештеләр. «Көтмибез, хәзер төяләбез дә кайтып китәбез», дип, алар артыннан кычкырып калучылар да булды.
Саву агрегатларын югалаганчы, чиләк-бетоннарны кабат чистартып, дезинфекцияләр ясаганчы, су керүчеләр дә менеп җитте. Ниһаять, шаярып-көлешеп, тирә-якны шаулатып машинага утырыша башладылар.
Шул вакыт Хәдичә янына, тыны-көне бетеп, Фәния йөгереп килеп җитте
— Хәдичә апа!..— Кыз кинәт тотлыгып калып, йөзен аска иде.
— Әйт, нәрсә?
— Бүген мин дежур идем...
— Соң?
Кызның уңайсызлануы йөзенә чыккан. Ул күз карашларын яңадан туфлилары башына юнәлтте һәм жирдә яткан чуер ташын аяк очы белән тәгәрәткәли башлады.
— Сон. әйт инде!
— Хәдичә апа... Бүгенгә генә минем урынга берәрсен калдыра алмассыңмы икән?
— Ә ник үзең сөйләшмәдең?
— һәй-й, мине тыңлыймыни соң алар?!
Хәдичә тагын сорау биреп куйды:
— Нәрсә? Берәр кичергесез эшең бар идемени?..
— Бүген театр...— диде кыз. Бу юлы аның битләре ут капкандай кызарды.
— һәм син кайтырмын дип вәгъдә биргән идең? Иеме?..
Фәния кабат гөлт кабынды.
— Ие, Хәдичә апа!..
Көлмичә булдыра алмады Хәдичә. Аннары, сөйгәндәй итеп, кызның җилкәсеннән каккалап алды да әйтте:
МӘХМҮТ X ә «Ә HOB ф ХӘДИЧӘ
— Бар инде, бар!.. Үзем калам...
Кызның куанычы чәчрәп тышка бәреп чыкты.
— Рәхмәт, Хәдичә апа!..— Юк, әйтер сүзе бетмәгән икән әле аның.— Хәдичә апа... бер кочаклыйм әле үзеңне...— Хисләре тулып ташырга торган кыз кинәт кенә Хәдичәне кочагында кысып, чалт итеп бер үбеп алды да йөгереп китеп тә барды.
Баядан бирле: «Буласызмы инде?» дигәндәй, машинасын кычкыртып сигналлар биреп торган шофер егет, Фәния машинага очып менү белән, кузгалып та китте.
«Тәки гашыйк булган бу кызый, бер дә башка түгел...» дип уйлап куйды Хәдичә.
Тирә-як искәрмәстән генә тынып та, бушап та калган сыман булды. Бары тик сыерлар китеп барган яктан, печән күбәләрен хәтерләтеп оя-оя булып утырган таллыклар артыннан, көтүчеләрнең чыбыркы шартлатулары яки кычкырынгалап алулары гына ишетелеп куйгалый. Бераздан бу авазлар да әкренләп сүнде, гажәеп бер тынлык урнашты.
Әмма Хәдичәдә ялгызлыкны тою, моңаюның әсәре дә юк иде. Чыннан да, шушындый тымызык кичтә, ярларын куак-әрәмәлекләр каплаган гүзәл Кенәле буенда шәфәкъне таңга ялгап төн уздыруга ни житә!
Иң элек ул үрчем алу бүлеге тирәсен әйләнеп килергә булды. Анда бүген бозауларга тиешле өч баш сыер көтүдән аерып алып калынды. Өсләре бөркәүле махсус абзарларда алар. Хәдичә якынлаша башлау белән мөгрәп, аның ягына борылдылар. Алларына яшел азык салынган, сулары да бар. Әмма сыерлар аларга борылып та карамый, үз хәлләре хәл.
Хәдичә аларны тынгысызламас өчен тизрәк ул тирәдән китү ягын карады. Елга буена килеп чыкты, су өстенә карап тора башлады. Кенәлекәй үзенең ишелә-ишелә аккан көмештәй саф суын берөзлексез каядыр коя да коя. Агымсуларга карап торулары үзе бер хозурлык. Бөтен барлыгыңны яулап алган уйлар да, нәкъ елга кебек, тыныч кына, бер көнгә агыла да агыла. Вазих турында аның: «Көт. Хәдичә жаным! Шушы көннәрдә расчет алам. Кавышу минутларын мин дә түземсезлек белән көтәм»,— дип язган соңгы хаты турында уйлап алды. Кинәт әйтеп бетергесез рәхәт булып китте Хәдичәгә. Аның да бит бу фани дөньяда терәк булырлык, таянырлык кешесе бар. Нишләп куанмасын ул! Мондый уйлар алжытмый, бары тик тәнгә рәхәт, сихәт өстиләр.
Нәкъ шул вакытта Хәдичә күңеле түрендә моң сыман нәрсә чыңлый башлавын тойгандай булды, һәм ул шул көйгә күңеле белән генә кушылып, авыз эченнән генә жырлый башлавын үзе дә сизмичә калды.
Җилләрдә генә очыра көн, ай, тузанын, ай, тузанын;
Белми калдым яшь гомеремнең, ай. узганын, ай, узганын. Өстә кием тузмый диләр, туза икән, туза икән;
Яшь гомерне узмый диләр, уза икән, уза икән
Кояш баеган якта да янгын-шәфәкъ сүрелде, офык чистарып, яктырып калды. Хәдичә, яр буена ук килеп, елганың аскы ягына күз салды, һай-й, матур да шушы Кенәле буйлары! Менә кайда ул дөнья жән- нәте. Елганың бөтен буе бөдрә таллыклар, оя-оя булып утырган камышлар белән бизәлгән. Ә ачыграк урыннарда елга өсте, күк йөзенең бөтен яктылыгын үзендә чагылдырып, көмеш төскә кергән. Бары тик сайрак урыннарда, агым көчле булган шарламакларда гына бу яктылык ватыла, су өсте шадралана, чәлпәрәмә килгән көзге кисәклә-ренә охшап, көмеш тәңкәләр хасил булалар.
Бу кичнең тынычлыгына гына игътибар ит син: зирек-талларнын бер генә яфрагы, камышларның бер генә кыягы селкенсенче! Тирә-яктан, жәй урталарында юкә агачы чәчәк аткандагы сыман, чак кына бал исен хәтерләтеп, үзенә бер төрле куе хуш ию аңкый. Дулкын-дулкын
килеп бәрелгән бу ис, талгын гына аккан салкынча су, мең төрле чәчкә, камыш һәм башка төрле су үсемлекләре исе белән аралашып, тагын да көчәя, байый, башларны әйләндерә башлый.
Җәйге кичнең галәмәтләре күп аның. Бермәлне, куе әрәмәлекләр арасында яшеренеп яткан күл буенда, каяндыр адашып килеп чыккан ♦ сыман, ак болыт пәйда була. Әллә күктән төшә ул, әллә тоташтан ак төнбоеклар белән бизәлгән күлләрдән чыгып үлән өстенә ял итәргә ята, күрмичә дә каласың. Шул чак болыт күзгә күренеп диярлек зурая, эрегәнгә охшап тарала башлый. Күп тә үтми, күл буе әрәмәлекләрен томалап, куе томанга әверелә. Бераздан инде томан бөтен үзән- болынлыкларны иңләп жәелә башлый. Хәтта су өстен дә ефәктәй юка ак томан баса.
Бу томан һәрнәрсәне яссырак итеп, гадәттәгедән зуррак итеп күрсәтә. Анда-санда калкып күренеп торган зирек агачлары да галәмәт зурлар — карт топольләргә охшап калганнар. Болынлык киңлегендә чәчелеп утырган куаклыклар да олы кибәннәр яки богылларны хәтерләтә. Бермәлгә тирә-як тәмам тынып калгандай була, гүя мул булып төшкән куе томан бар нәрсәне йоткан, үз иркенә буйсындырган.
Ләкин мондый хәл озакка бармый. Күп тә үтмәстән, тирә-як жан- лана, су буйларында, болын киңлекләрендә үзенә бер төрле тормыш кайный башлый. Иң элек, кайдадыр якында гына, кыргый үрдәкнең сак кына тавыш биргәне ишетелә. Бу вакытта алар басу киңлекләренә, тыныч күлләргә, сай сулыкларга төнгелеккә таралалар. Ул да булмый, баш очында гына бу өлгер-житез кошларның канат каккан тавышлары аермачык булып ишетелеп кала. Нәкъ шул вакытта су өсте чупырдап куя: я эрерәк балык чумгандыр, яисә берәр төнге кош төшеп кунаклаган булырга тиеш.
Ә инде беренче йолдызлар кабынгач, тирә-якта хәйран тамаша башлана Якында гына, куе чытырманлыкта шау чәчәктә утырган гөләп куагы төбендә оялаган сандугач сайрап жибәрә. Шуны гына көтеп торган кебек, аңар бүтәннәр дә кушыла. Алардан бүтән кошлар да калышырга теләмиләр: һәркайсының үзенә генә хас моңы, аһәңе, көе бар. Болынлык киңлекләреннән тәкәрлекләр дә тавыш биреп куйгалый, бытбылдыклар да аваз сала. Шул авазларның барысын да басып китәргә теләгәндәй, елга аръягындагы калын урман ягыннан күкеләр кычкырган тавышлар ишетелә. Елның бу вакытында: «Күпме яшисем бар?» дип сорарга тартынма, бик юмартлар алар хәзер, санап кына өлгер...
Өстенә жиңел халат кына кигән Хәдичәгә салкынча булып китте. Ул тәрәзәләреннән мул ут балкып торган терлекчеләр йортына таба юнәлде. Берьюлы бөркәү астындагы сыерлар ягына да колак салып узды. Аида хәзергә тынлык, күшәүдән дә туктаган малларның бары тик авыр мышнаганнары гына аермачык булып ишетелә. Яннарына барып тынгысызлап йөрмәде, өйгә үтте.
Кызыл почмакка кергәч, түрге якка узып, эш югында эш булсын дигән сыман, радиоалгычны куйды. Аннан шау-гөр килеп кул чапкан тавышлар яңгырады. Ул да булмады, бер ир-атның яман да юан-калын тавыш белән жырлый башлаганы ишетелде. Юк, бу төн андый авазларны ишетү өчен түгел иде, Хәдичә жәһәт кенә килеп радиоалгычны сүндерде.
Әллә бераз черем итеп алыйммы икән? дип, Хәдичә, йомшак урыннарның берсе өстенә барып бераз утырып торды да, яңадан олы якка чыкты. Юк, йокы качкан, күңелне нәрсәдер бимазалый, назлый иде.
Хәдичә кызыл почмакта да әллә ни озак утыра алмады, тәрәзәгә күз төшереп алганнан соң. кабат урамга чыкты.
Карангылы-яктылы бер вакыт. Ярата, бик ярата Хәдичә «бер сапламлы» жәйге төннең менә шушындый чагын. Иң элек офык ягы
МӘХМҮТ хәвәнов ф ХӘДИЧӘ
сыегая, әкренләп зәңгәр төс иңә башлый. Куе күләгәгә чумып, киртләчләнеп торган ярлар арасында тоташ кара чокыр сыман гына булып күренгән елга да күзгә күренеп диярлек киңәя бара. Әле бая гына кул белән сузылсаң буең җитәрлек булып тоелган теге як яр да, йөзеп киткән сыман, һаман ерагая бара. Бераздан бөтенләй сәер бер күренеш хасил була: теге як ярлар тирбәлеп-дулкынланыл хәрәкәтләнгән аксыл томан эчендә кала. Аннары алар офыкка барып тоташкан сыман булып күренә башлый, гүя. анда иге-чиге күренмәгән диңгез киңлеге, тоташ су манзарасы ачылгандай була. Тот та, көймәгә утырып, шул очы- кырые күренмәгән диңгез киңлегенә чык та кит...
Ә инде таң беленгәндә әлеге куе томан, су өстенә генә сыеша алмыйча, язгы ташкын кебек булып, болынлык киңлекләренә дә ташып чыга. Шунда ул, таң җилләре белән хәрәкәткә китерелеп, сыегая, тарала башлый. Кояш чыгар алдыннан тирә-як кинәт ачылып, киңәеп киткән сыман була. Беренче алтын нурлар күренә башлагач исә, томан урынына, искитмәле матур, кояшлы аяз көн тууның беренче билгесе булып, сыек рәшә генә тирбәлеп кала.
Нәкъ шул вакытта Кенәле елгасының аръягындагы нарат урманнары белән капланган тау-калкулыклар артыннан, бала кулыннан ычкынган үтәдән-үтә күренмәле кызыл шар кебек булып, кояш чыга башлый. Ул күзгә күренеп диярлек һаман өскә күтәрелә, күтәрелгән саен нурлары да көчәя. Шулай итеп, бөтен галәмне нурга коендырып, яңа көн туа... һәрбер агач, куак, һәрбер үлән, чәчәк, иркен сулыш алгандай, селкенгәләп куя сыман. Куе яшел төстәге яссырак яфраклар мул булып энҗе-зөбәрҗәттәй эре чык бөртекләренә манчылгангамы, чак кына чаларып, үги ана яфрагының аскы ягына охшап, агарыбрак күренәләр. Чык бөртекләре берьюлы мең төрле төсләргә кереп җемелдиләр, нур чәчәләр...
Хәдичә бит-кулларын юарга су буена килде. Эрерәк ташлар өстенә басып чүгәләде. Кытыршы, бирчәйгән кулларын суга тыкты. Җилдә кара-кучкылланган, ярылган кулларына, буын тирәләре чак кына калынаеп киткән бармакларына карап торды.
Якында гына олы бер балык чупырдавына Хәдичә сискәнеп китте. Шул вакыт аңар сәер бер күренешнең шаһите булырга туры килде. Тельняжка кигән лоцманга охшаган бөкре сыртлы зур гына бер алабуга балыгы бармак кадәрле маймычны иң элек сайлыкка, аннан инде яр буена ук куып чыгарды, һәм саңакларын хәрәкәтләндереп, кымшанмыйча гына, корбанының суга кире төшкәнен сагалап тора башлады.
Хәдичә чыпчык йомыркасы чаклы гына чуер ташы алып, аны һаман да әле ут кебек янып торган кызгылт-сары канатларын селкеткәләп торган алабугага бәрде. Тегесе— ялт тирәнлеккә. Юлбарысныкына охшашлы сырлы яны белән кара-кучкыл яшел сырты гына чагылып калды. Аннары инде корыда ялт-йолт килеп чәбәләнеп яткан нәни чабакны алып суга җибәрде. Әмма маймыч суга төшкәч тә әле, яшен ташы кебек булып, яр буена атылып, сайлыктагы ике таш арасына килеп керде. Бары тик бераз аңына килгәч кенә кинәт, борылып, тирәнлеккә чумып юк булды.
Хәдичә өчен иртәнге як шактый ук мәшәкатьле булды. Өч сыерның икесе жиңел котылдылар. Әмма өченчесе белән кара тиргә батканчы газапланырга туры килде. Ничек итсә итте, бозауны саклап алып калды, сыерны да котылдырды. Менә шунда Хәдичә Фәния урынына үзе калуына сөенеп бетә алмады: кыз бала, һичшиксез, каушап, югалып калыр иде, дип уйлады ул.
Кояш шактый күтәрелде. Җәйләү тирәләре бермәлгә тыныч калгандай булды. Тирә-якта бары тик чикерткәләр туе. Ул да колак ияләшкәнче генә шулай, бераздан чикерткә тавышлары да ишетелмәс булды,
Иртәнге дүртләр тирәсендә машиналарга төялеп савымчылар килеп төште. Карда эче ыгы-зыгы, шау-шу белән тулды, янә мәшәкать белән тулы яңа көн башланды.
Соңгы вакытта сөтнең сыйфаты сизелеп күтәрелде. Билгеле булганча, ул үзенең куелыгына, әчелегенә, чисталыгына карап группаларга т бүленеп кабул ителә. ГОСТ таләпләренә жавап бирерлек сөт саткан § өчен генә колхоз кассасына шактый өстәмә табыш керде. и
Әмма моның өчен күп тырышырга, зур көч куярга туры килде. Җәй- ф ләүдә үк күчмә лаборатория булдырылды. Анда һәр савым сөтнең ю майлылыгы тикшерелә башлады. Сөтнең бер өлеше махсус пунктта о электр ярдәмендә, күбрәге исә карданың эчендә үк, йөз яшьлек карт ® тал төбеннән шаулап-ургып чыккан чишмә суында суытыла. Моның • өчен чишмә авызын киңәйтеп, берьюлы утызлап бидон сыярлык махсус л урын ясадылар. Як-ягы ишелмәсен өчен эре таш өеп менеп, өстенә к басмаларга охшатып такта жәйделәр. Хәзер бидоннар күләгәдә боз > кебек салкын су эчендә утыра, аларның бары тик тигез рәт булып s көмеш капкачлары гына күренеп тора. £
Җәйләү ягыннан, ут капкандай. «Хәдичә!.. Хәдичә апа!..» дигән х тавышлар ишетелгәндә, ул суга батырылган шул бидоннарны барлап- санап йөри иде.
Әсәрләнеп, берсе-икенчесен уздырырга теләгәндәй кычкырынуларына караганда, тикмәгә генә түгеллеген, берәр хәл булганлыгын төшенү әллә ни авыр түгел иде. Әнә терлекчеләр йорты янына, ат жи- геп. Түбән оч Мәйсәрәсе дә килеп туктаган. Ул нинди дә булса берәр хәбәр алып килгән булырга тиеш. «Вазих кайткан...» дигән уй чагылып китте Хәдичәнең башында.
Бер төркем булып жыелырга өлгергән хатын-кызлар Хәдичәнең якынаюын көтеп алдылар. Аларның кинәт тынып, хәтта чак кына сагайган сыман сәерсенеп карап торуларын күргәч, Хәдичәнең күңелендә шик-шом кебек нәрсә дә кузгалып куйды. Ләкин дилбегәсен тотып торган Мәйсәрә елмая, йөзе дә тулы ай кебек балкый иде.
Хәдичәнең тамагы кибеп киткәндәй булды, һәм ул карлыккан тавыш белән:
— Нәрсә?.. Нәрсә бар?..— дип сорап куйды.
— Ну-у, Хәдичә малай! Зур шатлык китердем бит әле үзеңә. Сөенчегә нәрсә бирерсең икән?.. Бар, аттыр моннан ять кенә!.. Өеңә элдер... Кызың кайткан...
Өнсез калды Хәдичә. Кинәт тыны кысылгандай булды. Ул егылып китүдән курыкты, ахрысы, алпан-тилпән атлап, арба үрәчәсенә килеп ябышты. Бер тын югалып, аңына килә алмагандай торганнан соң ярым пышылдап:
— Булмас ла!..— диде.
Каядыр ашыккан Мәйсәрә, аягын камытка ирләр кебек терәп чөелдереген тарттырып бәйләде дә, тәртәләрне шыгырдатып аркалыкны күтәргәннән соң, янә сүзгә кереште:
— Ашык инде, ашык!.. Нәрсә терәлеп каттың? Эшнең бетәсе юк аның...— диде һәм нәкъ баягы кебек итеп елмаеп, кабат тезә башлады—Ну-у, малай! Менә бәхет... Үзең кадәрле кызың бар икән ләбаса!..
Шулай диде дә арба үрәчәсенә егетләрчә жиңел генә сикереп менеп утырып: «Ну-у, малкай!..» дип, атын юыртып ерак болынга таба китеп тә барды. ,
Ул арада хатын-кызлар, берсе икенчесен бүлеп, шау-гөр килеп, базар ясап алдылар.
— Бар инде, Хәдичә апа... йөгер тизрәк...
— Чыннан да, эш качмас ул.
— Җәяү йөгермәс бит инде?..
— Бәй! Машиналар кайда сон?
— Кара инде, кай арада юк булдылар соң әле алар?
— Су коенырга киткәннәрдер...
Берәве бик белдекле кыяфәт белән тезә башлады:
— Юк, коенырга түгел... озын күл әрәмәлеге артында бер язучы балык тотып ята. Бала-чагалары белән... Егетләр шуның янына йөриләр.
— Тозлы су сипмәгәннәрдер бит ул язучы янында...
— Азык-төлек, җимнәргә дип борчак-фәлән алып төшәләр аңар...
— Чакырып киләсе иде бит үзләрен...
Әле яңарак кына алынган хәбәрнең чын мәгънәсенә бары тик хәзер генә төшенгән кеше сыман, Хәдичә, кинәт хатын-кызлар ягына борылып:
— Ярар... Мин киттем, алайса...— диде дә, бөтен гәүдәсендә дәртле бер җиңеллек тоеп, авылга таба йөгерә-чаба китеп барды.
Савымчылар аның артыннан карап исләре китеп калдылар, йөрәгендә кайнаган ашкынулы хисләренә буйсыныпмы, шактый ук җиңел элдертә иде ул. Азрак киткәч, машиналар йөри торган олы юлдан чыгып, турыдан гына авылга илткән тар сукмакка борылды.
Бераздан юл яфракларын лепердәтеп торган куе таллыкка керде. Бу тирәләр язгы ташу чорында су астында калалар. Тар сукмакта тояк эзләре. Хәзер инде алар, сукмакны тигезсезләп, аякларны яман авырттыра торган кантарга әверелгән. Хәдичә алны-артны, уңны-сулны белмичә йөгерә дә йөгерә. Куерак урыннарда, чумып-чумып алгандай, юл аркылы иелгән эре тал ботаклары астыннан иелеп кенә үтте.
Ишеткән хәбәре шашкан күңелен тәмам тилертте, йөрәген урыныннан кузгатты, «йа-а, хода! йа-а, тәкъдир... бу көннәрне дә күрәсе бар икән». Әйе, иртә якта таңнар атканын, офыклар алланганын күзәткәндә ул үзенең йөрәк парәсен, кызы Вәлидәне исенә төшергән иде. Күңелгә килгән алга килә дип, бер дә белмичә әйтмиләр икән бит. Нинди көн бу?!. Язмыш бүләк иткән иң бәхетле, үзенә бәһа белми торган көндер бу. Аның өчен дөнья кинәт киңәеп, берни белән дә чагыштыргысыз төс алган сыман булды. Хәдичәнең яшәешкә булган өмет нуры, өмет йолдызлары яна көч белән кабынып китте. Күңеленә ташкын сыман, моңарчы һич кенә дә татып карамаган бәхет, әллә нинди шатлык хисләре бәреп керде.
Шулай йөгерә-чаба торгач, куелыкны үтеп, ачыклыкка килеп чыкты. Андагы үргә күтәрелде. Әмма шул вакыт Хәдичә ахыр чиккә җитеп хәлдән тайганлыгын тойды: сулуы кысылды, түзә алмаслык боргычлап чәнчер катуы чыкты, йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып тыпырчына башлады. Аның кагуы, кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткән канының чигәләрдә сулкылдавы Хәдичәнең үзенә дә аермачык булып ишетелә иде. Ул, тагын барлык көчен җыеп, кадала-каплана бераз йөгергәндәй итте дә, сөрлегеп китеп, үлән өстенә йөзтүбән барып егылды.
Бер тын иркенләп сулыш ала алмыйча газапланды ул. Тарткалап- йолыккалап, күлмәк изүләрен ычкындыргандай итте. Шул чакны күңелдә үзен-үзе кызгану хисе туды. Нигәдер үксеп-үксеп бер рәхәтләнеп елыйсы килде. Ике кулы белән йөзен каплап, чәнчеп утырган тезләре өстенә иелеп төште. Әмма күз яшьләре чыкмады, алар инде күптән кипкәннәр, беткәннәр иде. Бу минутта аның бары тик җилкәләре генә калтырый иде.
Яшерен-батырын түгел, Хәдичәнең тормыштан тәмам суынган чаклары да булгалады. Әмма шундый минутта башына келт итеп бер уй килә, яшен кебек ялтырап, миен көйдереп ала иде. Чү-ү, аның бит әле бу фани дөньяда газиз баласы бар... Бар, бар!.. Язмыш кыерсыт-
кан, каккан-суккан һәр очракта газиз баласын һаман ешрак искә төшерә торган булып калды ул.
Шунысы гажәп, Хәдичә кызы белән очрашуына ышанып яшәде, һәрхәлдә, йөрәк парәсе — кызы белән очрашырга, аның алдында тез чүгеп баш ияргә, шулай бер-берсен күрергә зар һәм интизар булып яшәгәннәре өчен елап-ялварып аңардан гафу үтенергә тиешмен, дип ♦ уйлады ул. Аның үз тормышы газиз баласы — Вәлидәсе белән янәшә, гел бергә булыр сыман иде.
Шундый өметкә бәйле булган уйлар белән үз-үзен юатырга да өлгерми, икенчеләре баш күтәреп, йөрәкләргә шомлы тынгысызлык салып, аның хыял-максатларына балта чаба торды. Вәлидә бит кыз бала, дип уйлый иде ул. Ә кыз бала, билгеле булганча, туган нигезендә дә кунак кына. Хәдичәнең «үз» тормышына чират житкәләгәнче кызының бөтен уй-хисләрен биләп, бөтен барлыгын яулап мәхәббәт килсә?.. Андый вакытта бит ата-анага карата булган изге тойгыларның да икенче планга күчүе мөмкин.
Ә гомер дигән нәрсә, нәкъ сүтелә башлаган йомгак кебек, барыр юлны сапламлап кыскартканнан-кыскартып, үтә дә үтә. Хәдичә өчен аеруча яман уй иде бу. Ул инде бераз ашыгырга, кыен эш белән очрашу көннәрен якынайту чараларын күрә башларга да бик вакыт икәнлеген яхшы төшенә иде. Ул бит инде бер тапкыр үзенең бәләкәче белән элемтәгә кереп алды. Кызы Вәлидәнең хәтта: «Әнием!.. Син исән икән ич... Миңа бит сине үлгән дигәннәр иде. Минем сине бик тә, бик тә күрәсем килә» дигән сүзләр тулы хат та килде. Укучылар дәфтәре битенә эре. йомры хәрефләр белән язылган бердәнбер хат булды ул. Конвертына жавап язу адресы да куелмаган иде шул, бары тик «Свердловск өлкәсе» дигән штампы гына бар иде. Элемтә шуның белән өзелде. Шик тә юк, моның сәбәбе Вәли булгандыр. «Ана саналырга лаеклы кеше түгел ул» дигәндер. Беркатлы сабый бала әтисе сүзләренә ышангандыр да, күңеленнән бөтенесен чыгарып ташлагандыр... Ләкин бит хәзер аның Вәлидәсе җиткән кыз, узган кышта унжиде яшь тулды үзенә. Хәзер инде тормышның ифрат та катлаулы, тормыш юлларының кайберәүләр өчен гаять тә сикәлтәле булуын төшенә башлагандыр... Әнә бит Мәйсәрә нәрсә ди: «Үзең кадәр кызың бар икән...» Әй-йе, бар! Әмма Хәдичә үзенең йөрәк парәсен бары тик бәләкәй итеп, имчәк баласы итеп кенә белә. Төшләренә дә гелән бәләкәй булып керә иде. Шуны юатырга, имезергә теләп саташып мәш килеп бетә торган иде. Ә хәзер әнә... Аның унсигезенче яше белән киткән кызы, аның бердәнбере кайткан...
Хәдичә күңелендә укмашып каткан кара төерләре эреп түгелгәнче елады. Бу елау газаплы да, рәхәт тә, әрнүле дә, татлы да иде. Күңеле бушап, авыр йөктән чак кына арынгандай булды. Сулышы да бераз тигезләнде сыман, һәм ул яңадан торып авылга таба йөгерде...
Бу юлы да хәле бик тиз бетте аның. Аркасы дымланып, күлмәге тәненә ябышты. Йөрәге ярылыр дәрәжәгә житеп какты, тыны кабат тамагына күтәрелеп буа башлады.
Әмма түзде. Жан тирләре чыкса да түзде. Менә инде авыл да... Каз бәбкәсе үләне белән капланган тар тыкрык. Чишмә сукмагы бу. Аннан жил кебек элдереп кенә олы урамга чыгар... Анда инде аның өе.
Капка төбендә, ишегалдында шактый халык жыелып өлгергән: хатын-кызлар, карт-карчыклар, бала-чага.
Шул чак кемдер Хәдичәне күреп аваз салды:
— Әнә!.. Үзе дә кайтты...
Кешеләр, таралышкандай итеп, юл ачтылар. Шул чак Хәдичә баскыч болдырында басып торган кызын күреп алды. Алтын-саргылт чәчләрен толымлап үрел салган, буй житкән Вәлидәне күрде дә аһ
МӘХМҮТ ХӘОӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
итте: шул кадәр охшаса да охшар икән!.. Хәдичә үзенең яшьлеге белән күзгә-күз очрашкандай булды.
Ул баскычка якынлашты, кызы янына күтәрелде. Шушы көн бәрабәренә дип сайлап куелган, еллар буе күңел түрендә назлап йөртелгән иң үтемле сүзләре кинәт онытылдылар, хәтергә килмәделәр. Күңеле чуалды Хәдичәнең, күз аллары караңгылана башлады, һәм ул, көзән җыергандай тартыша башлаган йөзен кызыннан яшерергә теләгәндәй, җәһәт кенә Вәлидәне кочагына алды да:
— Балам!.. Бәгърем минем!..— дип, кызының җилкәсенә капланды.
Бәхетсезлекне аны күз белән каш арасыннан гына эзләргә кушканнар. Хәдичә белән дә шундыйрак хәл килеп чыкты.
Җәйләүгә инде ике-өч тапкыр шоферлык правасын алдырган, соңгы авариясендә колхоз машинасын тәмам җимереп эштән чыгарган әлеге дә баягы исерек баш Садрины билгеләделәр. Бөтенләй эштән азат итеп булмый бит аны. Беренчедән, өч баласы бар. Шуның өстенә әле тагын, машина җимергән өчен, өлешчә генә булса да түләргә ясадылар — айлык хезмәт хакыннан егерме биш процентын тотып калалар.
Гомумән, Садри эшләп бик куандыра торганнардан түгел. Җитмәсә, үзенең бер дә серкәсе су күтәрми, әйткәнне яратмый. Савымчылар үзләренең ризасызлыкларын белдерә башлауга бер сүзгә бише белән җавап кайтара. «Ярар, ярар!.. Саву аппараты самолет түгел... һавага күтәреләсегез юк. Ул кадәр төпченмәсәгезче!» — дип кенә җибәрә.
Күрәсе булгандыр инде, ул көнне Хәдичә иртә торгач та күңелендә әллә нинди тынгысызлыкмы, сөенечме сизенгәндәй булды, һәрхәлдә, аның күңеле үз урынында түгел иде.
Савымчылар, гадәттәгечә, сөйләшенгән вакытка, сөйләшенгән урынга җыелып, машинага төялеп җәйләүгә төшеп киттеләр. Ничектер шулай чыкты, Садриның юклыгына беркем дә игътибар итмәде. Чөнки мастер-наладчик кешенең үз транспорты белән иртәрәк төшеп китүе бик ихтимал иде. Андый хәлләр моңарчы да булгалады.
Савымчылар җәйләүгә, гадәттәгечә, бөтен су буен тутырып, якынлашып килгән сыерлар көтүе белән бергә төшеп җитә. Машинадан сикерешеп төшү белән эшкә дә керешәләр. Бу юлы да шулай булды. Савымчылар тыз-быз килеп халатларын киеп алдылар, кулларын юып, үзләренең агрегатлары тирәсенә таралышып та беттеләр.
Фәния белән Хәдичә дә, саву агрегатының үзләре эшли торган секциясе янына килеп, аппаратларны караштыра, детальләрне барлый башлады.
— И-и, Хәдичә апа!..—диде Фәния, махсус флягаларны секция буенча таратып чыгып.— Борчылып төшеп йөрисегез калмаган...
— Юк белән башыңны катырма,—дип кырт кисте Хәдичә —Кара син аларны... үзе бер көтү бит.
Чыннан да, Хәдичә бүген төштән соң икенче сменага гына чыгарга тиеш иде. Әмма элеккеге илле сыер янына тагын егерме ике баш килеп өстәлде. Шуны әйтте дә инде ул, «үзе бер көтү бит» дип.
— Алайса, кичкә мин дә төшәм,—диде боҗыр кебек бөтерелгән Фәния.— Югыйсә, сезгә авырга туры килер...
— Анда күз күрер әле...
Ниһаять, аппаратлар әзер, сава башларга да мөмкин.
— Кертә башлыйммы, Хәдичә апа?
— Давай!..
Җиленнәре тулудан тынгысызлана башлаган сыерларның ин түземсезләрен унысын берьюлы стойкалар арасына кертеп бастырдылар.
Эшне кызурак тоту нияте белән моторларны җибәрделәр. Әмма күпме генә тырышып карасалар да, эшләрен дәвам итә алмадылар. Ун насосның берсе дә эшләми иде.
— Нишләптер суырмый, Хәдичә апа...
— Минекеләр дә киреләнә...
«Ни булыр бу?» дигәндәй, аптырашта калдылар. Алай иттеләр, болай иттеләр, моторларны туктатып кабат ходка җибәреп карадылар, тик бернәрсә дә ярдәм итмәде. Тәмам аптырагач, агрегатны яңабаштан карап, һәр детален жентекләп күздән уздырырга булдылар. Бары тик шунда гына насосларны эшләтә торган редукторның пульсаторы үз урыныңда юклыгы билгеле булды.
Менә сиңа мә! Үч иткән кебек, мастер-наладчик Садри да юк. Ахыр чиктә Хәдичә белән Фәния, терлекчеләр өе янына барып, Садринын инструментлары, запас частьлары саклана торган әрҗәне каерып ачтылар. Тимер-томырның астын-өскә китереп актардылар, тик үзләренә кирәк пульсаторны таба алмадылар.
Ул арада савымчылар: «Малларыгызны карагыз әле... Эшләргә комачаулыйлар»,— дип, чынлап торып гауга куптардылар.
Шул чак Хәдичәнең күңелендә: «әллә берәрсе юри алып үз агрегатына куйдымы икән?» дигән уй туды. Бу турыда ул Фәниягә дә әйтте: өлгер-житез кызга җитә калды, әллә кая кадәр сузылган агрегатның буеннан-буена йөгереп үтеп, барлык секцияләрнең пульсаторларын күздән кичерү белән генә дә чикләнмәде, хәтта капшап карап чыкты.
— Юк, Хәдичә апа... Безнеке күренми. Үзебезнекенә мин игәү белән бер сырлы тамга салган идем,— диде Фәния, озак йөгерүдән еш-еш сулыш алып.
«Тамга салужның үзенә күрә хикмәте дә бар. Садри аппаратларның иң кирәкле ваграк детальләрен я ватылды, я стройдан чыкты дип ала да; «Теләгән тәкъдирдә табып була... Тик бит, Хәдичә апай, жаныкаем, үзең беләсең, майламый... купмый диләрме әле? Заманы шундый бит аның...» дигән булып, уң кулының баш бармагы белән имән бармагын ышкып күрсәтә, ягъни «тамак чылатырга кирәк» дигәнне аңлата торган ишарәләр ясап куя.
Чараң юк, теләсәң-теләмәсәң дә, бирергә туры килгәли. Сер түгел, запас частьлар җитенкерәми, теләгәндә кирәклесен кайчак чыннан табар хәл юк. Тик менә шул кадәресе бар: ватык, тузган яисә коелып төшәргә торган детальләр, кагыйдә буларак, Хәдичә аппаратында табыла торган иде.
Бу хәлне беренче булып Фәния сизенде һәм үз детальләренә сизе- лер-сизелмәс кенә «тамгалар суга» башлады. Гаҗәп хәл! Икенче көнне үк бер детальне Садридан икенчеме, өченчеме тапкыр «сатып» ялганлыклары билгеле булды. Фәния бу турыда шунда ук Хәдичә апасына җиткерде. Комсомолка Фәниянең бу нәрсә белән һич кенә дә килешәсе килми иде. Ул тамга салуын дәвам итте. Җае туры килгәндә Садринын йөзенә бәреп әйткәләде дә. Ник әйтмәсен ди! Оятын җуеп, күзгә карап алдаша бит. Юмарт дигәч тә, Хәдичә апасында да Әндри казнасы юктыр.
— Менә бит, ә! Хәзер нишләп карыйбыз инде?..—дип хафаланды Хәдичә.— Башкалар савып бетергәнче көтәргә туры килер микәнни?.. Аппаратлары бушау белән без керешербез...
— Ләкин бит алар безне көтеп тормаячаклар...
— Көтмәсәләр көтмәсләр иңде.
— Ә көтүчеләр?..
— Алар да бераз сабыр итәрләр.
Ләкин бу уен эш түгел иде. Бәлки шуңа күрәдер Хәдичә:
— Әллә кул белән сава торабызмы? — дигән тәкъдим ясады.
— Алай да ярый, Хәдичә апа..,
МӘХМҮТ ХЭСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ ф
Ачуыннан кайнап чыгу дәрәҗәсенә җиткән Хәдичә: «Ну-у. адәю тәганәсе! Күзгә генә күренсен. Минме, мин аңардан моңарчы биргән акчаларымны да костырачакмын...» дип. чынлап торып янап та кунды.
Алар яңадан терлекчеләр йортына кереп чиләкләр алып чыктылар- да. бидон-флягалар хәзерләп, кул белән саварга җыена башладылар. Тәмам тәкатьләре беткән сыерлар, агрегат тирәсенә өелеп, бер-берсен кысрыклап, яман үкерешәләр. Бу хәл башка савымчыларның да эчен пошыра иде, билгеле.
Нәкъ менә шул вакытта килеп чыкты да инде мастер-наладчик Садри. Мотоцикл рулен бер яшүсмер малай тоткан, ә аның артына иң беренчеләрдән эш урынына килергә тиеш булган әзмәвир кадәр гәүдәле мастер-наладчик менеп кунаклаган. Уенчык кебек кенә мотоцикл ничек күтәргән диген әле син аны!
Хәдичә, ярсып, Садрины алып килгән мотоцикл янына ташланды. Ачуыннан күзләре аларган, йөзе усал иде аның.
Әмма тегесе, башларын да күтәрмичә эшләүче хатын-кызлар янына җитәр-җитмәс, бер кулын өскә күтәреп:
— Салют новаторларга!..— дип сәлам биргән булды.
Хәдичә аны мотоциклдан җилтерәтеп төшерде.
— Тизрәк бул, хасис!.. Җан көеге... Хәзер үк пульсаторны урынына куй!..— дип якалый да башлады.
Мондый көтелмәгән хәлне күргән яшь егет, мотоциклын тиз генә борды да, син күр дә мин күр, авылга таба җил уйнатып китеп тә барды.
— Тизрәк кыймылда, явыз җан!..— дип кабат җикеренде Хәдичә.
Тегесенең анда-монда кайгысы юк. Хәдичәнең сүзләрен гаменә дә алмый. Ул исерек. Аягында көч-хәл белән басып тора. Чәчләре әвәләнеп, киезләнеп беткән. Мотоциклдан төшкәндә, җил кисү сәбәпледер инде, күзләреннән яшь агып төшкән.
Хәдичә Садрины җилтерәтүен белде:
— Пульсатор кайда дип сорыйм мин синнән? Ишетәсеңме, юкмы?..
Тегесе күзләрен челт-челт йомгалап алды да:
— Нинди пульсатор ул, Хәдичә апай, җаныкаем?..— дип, үз чиратында сорау бирде.
— Редуктор пульсаторы... Чак кына шуны аңларлык хәлең бармы синең, әтрәк-әләм!..
Садри. кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй, имән бармагы белән чигәсе тирәләренә кагылгалап алды.
— Ә-ә!.. Әй-йе. әй-йе... Менә хәзер аңлашылды... Искә төште. Башта ук шулай дияргә кирәк иде аны. Хәдичә апай, җаныкаем...
Хәдичәнең чыдар хәле калмады.
— Пульсаторның кайдалыгын әйтәсеңме син, юкмы, ниһаять?!.
Бу минутта Садри бары тик бер мизгелгә айнып киткән сыман булды. Үзенен шактый ук җитди хата ясавына төшенде, ахрысы. Әйе, төшенде. Моңарчы бит ул: «тузды» яки «кирәгеннән артык шакылдый» дип. бары тик бер генә аппаратны «аксата» иде. Бу юлы исә ул кызган баштан, үзе дә сизмәстән, ун аппараттан торган тулы бер секцияне, агрегатны «ремонтка куйган» булган икән...
— Пульсатор кайда?—дип кабат кычкырды Хәдичә.
Бу катгый сораудан шактый ук шүрли башлаган Садри, күзен дә йоммыйча, алдашырга кереште.
— Бәй' . Ватылды бит ул. Хәдичә апай, җаныкаем...
Хәдичәнең ачу оеткысы бу юлы кабарып кына калмады, күәсенә сыеша алмаган камыр кебек бүселеп үк чыкты.
— Нинди җанын булыйм ди мин сиңа, шакшы!—дип җикеренде ул. ярсыганнан-ярсый барып.— Хәзер үк... Менә хәзер үк урынына китереп куй пульсаторны...
— Юк ул...
— Ничек юк?
— Ташладым мин аны.
— Кая ташладың?
Мондый конкрет куелган сораудан башына эзлекле фикер, теленә кирәкле сүз килми гажизләнде Садри. Аннары инде юмакайлангандай, ♦ бер үк вакытта мыскыл да иткән кебек, тезә башлады:
— Ватык нәрсәне кая ташлыйлар ди инде?.. Син дә сорау биреп торган буласың, Хәдичә апай, жаныкаем.—Әйе, кичә лыкынганчы чөмергән булган бу адәм рпсвае. Теле көрмәкләнә, үзе һаман да чай- калгалап куя иде әле ул.— Кая ташладың дип сорыйсың син... Кая ташлансын инде ул?.. Чүплеккә ташлана инде, билгеле. Яраксызга чыктыңмы, марш, чыгаралар да ташлыйлар. Шундый ул тормыш дигән нәрсә...
Хәдичәнең бүтән чыдар чамасы калмады.
— Пульсаторны табып китер дим мин сиңа!.. Синең аркада никадәр вакыт эшсез тордык, кабахәт жан!.. Шушы сәгатькә чаклы бер сыер савылмаган... Яхшылык белән бирәсеңме син пульсаторны, юкмы?..
— Чү-чү, Хәдичә апай, жаныкаем!.. Алай бик чәпчемә әле син... Мин сиңа менә дигән, жылкылдап торган... тузуны белми торган пульсатор табып куйдым. Рәхмәтләр әйтеп туя алмассың, тегеләй... Тик бит аның өчен... үзең беләсең...— Садри, әлеге дә баягы, таныш ишарә ясаган кулын Хәдичә
танавына якынайтты
— Бирәм, бирәм!..— дип өтәләнде Хәдичә.— Ун сум кирәкме, егермеме?.. Бирәм! Тик, зинһар, агрегатны кына тизрәк ходка җибәр...
Савымчының моңарчы күрелмәгән юмартлыгыннан тәмам илереп китте Садри. һәм ул яңадан, нидер әйтергә хәстәрләнгән кебек, имән бармагын кабат чигә тирәләрендә кыймылдаткалап алды. Аннары әйтәсе сүзен кинәт кенә исенә төшергәндәй итеп;
— Егерме тәңкә дидеңме әле?..— дип сорап куйды.
— Әйе, әйе!.. Тик, зинһар, тизрәк кыймылдачы... Кайда сон ул?.. Яна пульсаторың дип соравым...
Садри, чак кына айнып, эзлекле фикер йөртмәкче булып азапланды.
— Чыннан да... Кайда соң ул?.. Кичә кичен алгач... кая гына куйдым соң әле мин аны?..— Ул хәтта буш кесәләренә шапылдатып суккалап та алды.—Тю-тю-ю, шайтан алгыры! Өйдә калган ич ул, Хәдичә апай, жаныкаем!.. Билләһи, өйдә калган...
Садриның бу кыланышлары Хәдичәне тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул бөтен тәненең жиңелчә генә калтырый башлавын тойгандай булды. Тавышына кадәр үзгәрде аның.
— Син нәрсә дип шамакайланасың әле монда, ә?! Цирк дип белдеңме әллә?.. Куй хәзер үк пульсаторны урынына...
Тегесе, үз хатасын таныган кеше сыман, жилкәләрен сикертеп, кулларын жәеп жибәргән булды. Аннары: тәки жинден. Хәдичә апай, жаныкаем! дигән кебек итеп, иреннәрен чалшайтып елмаеп та алды. Ахырда инде соңгы сүзен әйтте.
— Куям, куям, Хәдичә апай, жаныкаем!.. Әбәзәтельно, куям Син дигәндә аяк идәндә. Икенче төшүеңә үк пульсатор үз урынында булыр. Ә хәзергә... теге әйткән сумаңның яртысын гына булса да...— Таныш бармаклар, күнегелгән ишарәләр яңадан Хәдичә битенә якынайды.
— Миңа пульсатор хәзер үк кирәк,—диде тегесе.
— Хәзергә юк ул, Хәдичә апай, жаныкаем... Өйдә онытылып калган...
Түземлегенең сонгы чигенә жнткерелгән Хәдичә дә ахырда өч бармактан ясалган нәмәстәкәен: «Менә сиңа егерме тәңкә!» дип, тегенең борын төбенә китереп куйды.
МӘХМҮТ ХӘСӘПОВ ф ХӘДИЧӘ
— Алайса, сиңа да пульсатор... менә, тот!..— диде Садри, бармак-ларыннан жәһәт кенә Хәдичәнекенә охшашлы рәвеш ясап.
Аның соңгы сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк кыланышлары, кукиш ясап борын төбенә төртүләре әллә нишләтеп җибәрде Хәдичәне. Нәрсә эшләгәнен абайламас дәрәжәгә килде. Менә шунда ул: «Менә сиңа егерме тәңкә!» дип, кулындагы буш чиләге белән Садриның башына кундырды да инде.
Бу кадәресен Садри да көтмәгән булса кирәк. Әле төшкән шәпкә генә чиертсәң кан чәчрәп чыгардай кызарынган-бүртенгән йөзе кинәт әллә нишләп китте, йөзеннән кан качкан сыман булды. Ә инде уң як күз турысыннан сузылып кан агып төшүен дә тойгач, тәмам агарынды. Күзен томалап агып төшкән канны учы белән сыпырып алганнан соң, Хәдичәнең йөзенә туп-туры карап: «Эх-х, син!..» диде дә якында гына торган озын өстәл янына китеп тә барды. Эскәмиясенә утырмады, ни өчендер аркасын өстәл аягына биреп, җиргә чүмкәйде.
Хәдичә үзе дә өнсез-телсез булып, баскан җирендә тораташтай катып калды. Колаклары томаланып, күз аллары караңгыланып китте. Аягы астында җир чайкалып куйган сыман булды. Шул чак ул, бары тик калын пәрдә аша ишетелгән сыман, аерым җөмләләр, өзек-өзек сүзләр абайлады. «Хатыннар!.. Ниткән эш инде бу, ә?!. Күрәләтә торып кеше үтертәбез түгелме сон?..» Зәмзәмбикәнең колакка ятышсыз черелдек тавышы иде бу.
Бераздан Хәдичә күз алдында Зәмзәмбикә үзе дә пәйда булды. Ул, Хәдичәгә бармагы белән янап, нәрсәдер кычкырды... ыгы-зыгы купты. Башка хатыннар да шул тирәгә килде. Кемдер: «Аптечканы алып чыгыгыз... Тиз булыгыз!..» дип әмер бирде. Барысы да тыз-быз килеп, тезләре өстенә капланып утырган Садри тирәсендә чуала. Кемдер, көчләп диярлек, ак бинт белән аның башын бәйләргә кереште. Аның янында иң бөтерелгәне, иң куштанланганы, әлбәттә, әлеге дә баягы Зәмзәмбикә иде.
Зәйтүнә дә килеп житте.
— Нишләдең син, Хәдичә апа?!.— дип өзгәләнеп көрсенде парт-групорг.— Эх-х, сине!.. Акылыңдамы син, юкмы? Шулай итәргә ярый димени?.. Сыерларыгыз савылмыйча калыр дип курыккан идеңме әллә? Хәзер савабыз аларны... Эх-х, нишләдең син?! Торып-торып шаккатам, Хәдичә апа. Тымызык күлне корт баса дигәндәй, Садрины, ул соры кортны, яман гадәткә акча биреп үзен өйрәттең. Нишләп соң әнә безнең агрегатлар, аппаратларыбыз стройдан чыкмый... Кагылып кына карасын минем агрегатка. Мин аны, колхоз производствосына аяк чалучы корткыч дип, жыелыш алдына чыгарып бастырачакмын... Эх-х, син!.. Тәмам аптыраган синең белән. Бер караганда сокланып туймаслык кеше үзең, икенче караганда... шайтан белсен, нәрсә...
Ул арада инде эшләрен бетерергә өлгергән савымчылар, каядыр сонга калудан курыккандай, Садрины машина кабинасына утырта башладылар. Ул эшләрнең барысы белән дә Зәмзәмбикә идарә итә.
Чак кына зиһенен жыя башлаган Хәдичә ут өере уйнатып йөргән Зәмзәмбикәнең соңгы сүзләрен ишетү хәленә килә башлады.
— Ю-юк-к!.. Бу юлы инде йомып кала алмаслар. Җиткәндер, ниһаять! Болай да күп мәтәштерделәр. Чәчрәп китим әгәр, җирләр йотсын дип әйтәм, үз башына дип кылана бу Чабата җанаш. Менә әйткән иде диярсез, бу юлы аның кулын кыскартачаклар... Ничек кенә кыскартырлар әле, үзе дә шакай булыр...
Ул да булмады. Зәмзәмбикә шофер егетне, кузгалырга дип, кыбыр- сыта-ашыктыра башлады. Шактый жыелырга өлгергән хатын-кызларның күпчелеге аның бу әмер-приказына каршы килеп маташтылар. Бераз көтик, янәсе, эшләрен бетерсеннәр Аларга да кайтырга кирәк бит
— Әнә, Зәйтүнә дә яңадан эшкә алынды...
— Көтәргә кирәк, билгеле...
— Ничу монда суфиланырга!..— дип, бер генә җикеренде Зәмзәмбикә.— Күрмисезмени... монда яралы кеше бар. Тизрәк кайтырга кирәк. Заражение круви булуы бар... Кешене үтерергә телисезме әллә? Бик кирәксә, машина кабат төшәр. Беркем дә аның алдына киртә тотарга ♦ җыенмый...
Машина китеп барды.
Өлгер-җитез Фәния, Зәйтүнә, тагын берничә савымчы агрегат тирәсендә мәш килеп эшләп яталар. Барлык сыерлар да, стойкаларга кертелеп, саву аппаратларына куелганнар.
Тик Хәдичәнең генә эшкә кулы күтәрелмәде. Тәмам хәлдән тайган кебек, өстәлнең күләгә эчендә калган өлешенә барып утырды. Күңелен сүз белән әйтеп аңлатып булмаслык газаплы хисләр, ифрат дәрәҗәдә яман уйлар өермәсе биләп алды аны. Бу минутта аның искәрмәс яктан ыргып бәреп кергән зәмһәрир җил барлык өметләрен өзеп, хыял- максатларын чәлпәрәмә китереп ташлагандай итте. Нишләде ул, нишләде?.. Күр инде, ә?!. Бүгенге көннәрне ходай бер үк күпсенә күрмәсен дип куанып кына яшисе урында, тагын нишләп ташлады бит, ә!.. Тыныч кына яшәргә язмаган микәнни соң миңа дип, лаф орды Хәдичә. Бу турыда кызы Вәлидәсе белән Вазих ишетә-нитә калса, җир тишегенә кер дә кит... һәй-й, тиле, ишетмиләрме соң?! Зәмзәмбикә күптән инде урам буенча сибеп йөри торгандыр. Әнә, Зәйтүнә дә нәрсә ди бит- бер караганда сокланып туймаслык кеше үзең, ә икенче караганда... Кызы Вәлидәнең дә: моңарчы синнән башка яшәгән идем әле, моннан соң да, шәт, яши алырмын, дип китеп баруы бар... Мескен Вазих та, минем янга дип кайтып та, ниндидер бер килмешәк кебек, олы башларын кече итеп, гелән чит-ят кешеләрдә яши алмас. Түзәр-түзәр дә, китеп тә барыр. Нишләргә?.. Инде нишләп карарга?..
Хәдичә ут та кабызмыйча өендә утыра. Җәйләүдән кайтышлый парткомда булган сөйләшүне ничәмә-ничә тапкыр күңеле аша уздырды инде. Барысы да бер авыз сүзгә кайта да кала: «Бернинди дә шәфкать көтмәгез...» Юк, ул хәзер үз-үзен аяусыз тиргәп утыру белән генә чикләнми. Тиргәсәң-тиргәмәсәң дә, күңелдә, йөрәк үзәгендә һаман да бер үк хисләр: үкенечле уфтану, әрнү, эчтән сызу.
Бүлмәгә караңгылык иңде. Ә Хәдичә, селкенергә дә курыккандай, утыра да утыра. Күңелендә бушлык, салкынлык, рәнҗү, каһәрлек. Күбрәк уйлаган, уе тирәнәя барган саен, йөрәге меңгә телгәләнә башлый. Бу хәбәрне агитбригада белән күрше авылларга чыгып киткән Вәлидәсе дә ишеткәндер инде. Әле дә ярый, Вазих өйдә юк, дип уйлап куйды Хәдичә. Вазих бүген таң белән Казанга полиэтилен трубалар, ясалма яңгыр яудыру өчен яна насослар алырга дип киткән иде. Кайгының иң зурысы, хәсрәтнең иң ачысы шул иде Хәдичә өчен: бу хәлләрне кызы белән Вазихның ишетүе, аларның белүе. Әлбәттә, ишетерләр, әлбәттә, белерләр... Ишетмиләрме соң?!. Баягынак эштән кайтып идарәгә кергәндә генә дә күпләр аңар, ничектер, сәерсенеп карап калды сыман.
Хәдичәнең күз алдына яңадан партком кабинеты килеп басты. Иң каты бәрелгәне, әлбәттә, Нәҗип булды. Ләкин Хәдичә гаепләми дә. үпкәләми дә. Аның урынында башка берәү булса да нәкъ шул үк сүзләрне әйтер иде. Авызыннан ялкын бөркелсә дә. Нәҗип турында Хәдичә начар уйламады, гадел, миһербанлы егет, дигән фикердә калды. «Җинаять эшләгән икәнсең, җәзасын ала да бел». Дөрес әйтте Ә дөрес сүзгә җавап юк. Бәлки шуңа күрәдер дә Хәдичә ә дип тә, жә дип тә тел тибрәтә алмады.
4. «к. У.» м 1.
МӘХМҮТ ХӘСӘИОВ ф ХӘДИЧӘ
Шул вакыт капка келәсе шалтырап куйды. Ул да булмады, кемнеңдер бик жинел, жил-жил атлап тәрәзә яныннан үтеп киткәне чагылып калды. «Вәлидә кайтты, ахрысы...» дигән шомлы уй Хәдичәнең зиһенен өтәләп үтте.
Ялт итеп ачылып киткән ишектә Фәния күренде. Бүлмәнең караңгылыгыннан икеләнеп булса кирәк, бусага төбендә туктап калды, һәм шунда ук, рөхсәт-фәлән сорап-нитеп тормыйча, утны кабызды.
’ — Бәй. Хәдичә апа! Нишләп караңгыда утырасың әле?..
— Утыра идем шунда...
Фәния жәһәт кенә өй хужасы янына килде.
— Авырыйсыңмы әллә, Хәдичә апа? Бәлки урын жәеп бирергәдер үзеңә?..
— Хафаланма... Үзем жәярмен.
Яңадан сүзләре бетте. Сизелеп тора, төп сүзгә керешергә икесе дә тартына, икесе дә уңайсызлана.
— Вәлидә һаман да кайтмадымыни әле?
Хәдичә апасының жавабы кыска:
— Юк...
Фәниянең бу турыда шатлыклы хәбәре булган икән.
— Укыдыңмы әле, Хәдичә апа?.. Район газетасында безнең авыл агитбригадасын мактап язып чыкканнар. Ә Вәлидәне менә инде күкләргә чөйгәннәр...
Фәния бу хәбәр белән дә Хәдичә апасын әллә ни куандыра алмады. Ул арада өй хужасы үзе сорау биреп куйды:
— Үзеңә генә авыр булмадымы соң?..
Әңгәмәнең яңадан ялганып китүенә сөенгәндәй, Фәния йотлыга- йотлыга тезә дә башлады.
— И-и, Хәдичә апа!.. Агрегат гөрләп эшләп торганда нәрсәсе авыр булсын ди аның. Барысы белән бер үк вакытта саудым да бетердем. Бер генә минутка да соңгармадым, ичмаса.— Кызып китеп, киңәш- минәш иткәндәй, сорау да биреп куйды.— Әллә, мин әйтәм, Хәдичә апа, сыерлар санын йөз башка җиткерел карыйкмы икән? Барысы да шаккатсыннар иде бер... Билләһи, Хәдичә апа, без синең белән йөз башны да сава алачакбыз төсле...
— Уйлап карарбыз,— диде тегесе бик тә инде тыныч кына.
Яңадан сүзләре бетте. Янадан тынлык урнашты. Шул вакыт Хәдичә искәрмәстән генә:
— Я-ә, тагын нинди яңалыклар бар?..— дип сорап куйды.
Моны төп сүзгә, төп мәсьәләгә күчү икәнлеген кыз өлкән хезмәттәшенең күз карашыннан ук тойды. Саф күңелле, самими кыз бала бернинди хәзерлексез-нисез сүзгә дә кереште.
— Синнән соң, Хәдичә апа... идарәгә мин дә кердем. Теге мөртәт Садри да шунда иде. Үзенә дә бирдем кирәген... Ялгышлык белән елап та җибәргәнмен... Берсен дә калдырмадым, күрсәттем күрмәгәнен. Хәдичә апа урынында мин булсам башыңны ярып кына калмас идем... Үтерер идем, дидем. Җир битләнеп үзебезнең пульсаторыбызга егерме тәңкә соравын да әйттем. Ә бит пульсатор чыннан да безнеке булып, тамгалы булып чыкты. Кеше җибәреп, жилтерәтеп кенә өеннән китерттеләр. Маннур абый да ну бирде соң тегенең кирәген. Тетмәсен тетте. «Әле син шулай, сыйнфый дошман кебек, колхоз производствосына аяк чала башладыңмы? Корткычлык юлына бастыңмыни әле?..» — дип стенага терәде. Синең үзеңне фәлән-фәлән статьялар нигезендә тотып судка бирәм. Эшеңнән куам. диде. Теге исерек килеш җимерткән машинаны да тулысынча түләргә ясатам дип, уттан алып утка салды. Шундый күтәрелеп бәрелде. Маннур абыйның болай усаллануын моңарчы һич тә күргәнем юк иде. Сафура бураннары уйнап тора анда, Хәдичә апа, жаным!.. Кәмитнең кәмите анда...— Фәния кинәт кенә тук-
тап калды. Як-ягына карангалап алды. Аннары нәрсәнедер исенә төшергәндәй:
— Хәдичә апа... Син ашадыкмы соң әле?..— дип сорап куйды.
— Ашармын әле.
— Үзем генә берәр нәрсә хәзерләп бирмимме?
— Юк. кирәкми. Борчылма, Фәния...
Тегесе әтәләнеп тора.
— Нинди борчылу ди ул!
Хәдичә елмайгандай итте.
— Син бар кайт, Фәния... Бар. Сине көтәләрдер...
— Көтмәсә тагын!
— Бар, үзем карармын...
Кыз искәрмәстән генә очынып килеп Хәдичәне кочаклап алды.
— Хәдичә апа, җаным!.. Борчылма да, хафаланма да... Әллә ни булмас әле... Монда без дә бар бит. Безме?.. Без...— Фәния кемгәдер янагандай, хәтта йодрыгын селеккәләп алды.
Хәдичәнең дә күңеле кинәт йомшап киткән сыман булды. Җанын авыр кара таш кебек басып торган хәсрәте дә чак кына басылганга охшашлы тойгы тууын сизде. Фәниянең аркасыннан сөеп елмайгандай итте.
Бары тик шуннан соң гына кыз, ничек кергән булса шулай ук җилләнеп, чыгып та йөгерде. Җаны-тәне белән теләктәшлек күрсәтергә атлыгып торучы изге жан Фәниянең кереп чыгуы Хәдичәнең тилмергән. иңрәгән, яраланган йөрәгенә бер шифа булды кебек.
Әмма аның бу халәте озакка бармады, яңадан мең төрле уйлар туып аның җанын кыйный башладылар. Уйлары да әллә ниндиләр: очлары-очка ялганмый, капма-каршы фикерләр уята торганнар. Кереп килүче Фәнияне кызы Вәлидә дип уйлап, өне-коты алынуын гына күр инде!
«Нилектән шулай соң бу?» дигән сорау, йөрәгенең нәкъ үзәгенә кадалган кылчык кебек, өзлексез бимазалап торды. Вәлидә бит аның бердәнбере, газиз баласы, булган кайгы-хәсрәтен дә. шатлык-куанычын да ана кеше иң элек үзенең газиз кешесе, йөрәк парәсе белән уртаклашырга. үзен газаплаган күңел серләрен беренче чиратта аңар ачарга тиеш иде ләбаса! Әле кайчан гына Хәдичә: газиз балакаемны бары тик бер күреп кочагыма ала алсам, миннән дә бәхетлерәк кеше булыр идеме икән? дип уйлый иде. Әгәр дә мәгәр аның шул хыяллары тормышка аша-нпггә калса, Хәдичә бар нәрсә белән риза-канәгать булып, булган кадәресенә шөкерана кылып, килде-китте тормыш ыбыр-чыбырларыннан тәмам азат булып яши башлар сыман иде. Аның янында күреп сөенер-куаныр. сөяр-иркәләр өчен бары тик кызы гына калыр төсле иде. Кая ул бүгенге кебек сөртенү, шундый юләрлек ясаулар! Андый нәрсәләрдән күп өстен торачак сыман булып тоела иде.
Юк икән! Тормыш ул уйлаганча ук гади түгел икән. Кызы да кайтты, Вазихы да янында.’ Әмма Хәдичәнең күңеле һаман да үз урынында түгел, тормышының һаман да әле кайсыдыр чите китек икәнлеге үзен сиздереп тора кебек. Башында һаман бетмәс-төкәнмәс уйлар өермәсе. Иң хпкмәтлесе шунда: аның бөтен барлыгын яулап алган бу тойгы-хисләре бары тик кызына, Вазмхына бәйле, бары тик алар турында гына түгелләр икән ләбаса! Күпчелек уйларының очлары эшенә, көндәлек хезмәтенә баралар да ялганалар. Соңгы вакытта, әнә, сыер-ларның баш саны артты. Бу исә үзе генә дә күпме мәшәкать өстәде. Алар да җан ияләре бит: берсенең кичә сөте кимеде, икенчесе, әнә. алдына салган бардага әйләнеп тә карамады Әллә берәр кирәкмәгән нәрсә йоттымы икән? дигән шик туа Хәдичәнең күңелендә. Менә сиңа өстәмә хафа, мәшәкать. Иртәгә дә шулай итенсә. Гөлнурга хәбәр итәргә кирәк булыр, карасыннар, тикшерсеннәр, сәбәбен белеп тиешле

МӘХМҮТ хәсәнов ХӘДИЧӘ
чарасын күрсеннәр. Беренче тапкыр бозаулаган яшь танасының кичә кич җилене кирәгеннән артык кайнар иде. Димәк, малның температурасы бар. Бу да нормаль хәл түгел. «Майка» аксый. Бер дә бәрелеп сугылуга охшамаган, чөнки аксавы көннән-көн көчәя бара. Аяк чиренә юлыккан булса кирәк. Аны да ачыкларга, сырхау икән, кичекмәстән дәваларга куярга кирәк...
Менә шунда Хәдичә үзе өчен гаять тә зур, искитмәле бер хакыйкать ачкан сыман булды. Тирәнтенрәк, төптәнрәк уйлый калса, аның бар тормышы, яшәү мәгънәсе шул хезмәтендә, эшендә дә икән бит! Күр инде, ә... Чыннан да шулай икән ич! Әгәр дә шулай булмаса, эш дип җанып-көеп, яшәү мәгънәсе, тормыш тоткасы булган хезмәте белән яшәмәсә, тормышның кызыгы булыр идемени соң? Юк, әлбәттә.
Шул вакыт кабат капка келәсе шалтырап куйды. Бу юлы Хәдичә: шәт, Вәлидә кайткандыр дип уйласа да, баягы кебек җан газабы кичермәде. Кайтсын, сөйләшербез, аңлашырбыз. Ул бит миңа җиде ят түгел, канса канис, ә газиз балам. Күңелсезлек чыкты дияр, аңлатыр, андый хәлләр, китек-чатаклыклар булмый калмый ул, шуңар күрә эш, хезмәт дияләр аны дип аңлатыр, төшендерер.
Ул шулай күңеле белән булачак сөйләшүгә хәзерләнеп, әйтәсе фикерләрен күңеле аша үткәреп утырганда, башы ак бинт белән уралган Садрины күреп аптырап калды.
— Ярармы икән?..— диде тегесе, бөтенләй ят тавыш белән.
— Әйдә... килгәч кер инде...
Хәдичә, һич тә көтелмәгән бу кичке кунакны күргәч, чак кына шүрли калды. Күзләрендә дә бермәлгә шикләнү галәмәтләре чагылып киткәндәй булды. Исерек башның нинди уй белән йөргәнен кем белгән? Әмма Садри ап-айнык иде.
— Бу мин әле...— диде ул, башын тагын да аокарак иеп.
— Соң... Түргә үз, алайса...
— Юк, узып тормам...— Юк, яман ният белән килмәгән ул. Хәтта үпкә, ризасызлык белдерергә дә килмәгән. Алайса, нишләп йөри соң?..
Әмма алар рәтләп сүзгә дә керешә алмый калдылар, бик эшлекле кыяфәт белән Шапырай карт килеп керде. Кулына шактый ук җилле күсәк тә эләктереп алган.
Бу хәлне шәйләп өлгергән Хәдичә, иң элек күршесенә мөрәҗәгать итеп, нинди йомыш белән керүе турында сорап куйды.
— Менә бу ләгыйньнең синең өйгә кереп китүен күргәч... Ярдәмем- нием кирәк булмасмы дип уйлаган идем...— Ул шулай искәрмәстән басып керүенең төп сәбәбен аңлатырга теләгәндәй, күсәгенә ымлап, аңлаган кешегә бик аңларлык ишарәләр ясап куйды: исерек зобаниның арт сабагын укытырга кергән, янәсе.
Шул чак Садри да телгә килде, үзенең Хәдичә белән күзгә-күз карашып кына сөйләшәсе сүзе барлыгын әйтте.
Шапырай карт аның сүзләрен колагына да элмәде.
— Ничу монда бәгырь талап йөрергә!..— дип кенә җибәрде ул. Аннары Садри каршына килеп басты да күсәгенә кушкуллап таянган килеш элеп тә алды.
— Ну-у, малай! Зрә дә булдыксыз, зрә дә никчемушный бәндә булып чыктың бит әле син. Нәкъ теге, тоткасыз бакыр комган кебек: эшкә дә ярамыйсың, чыгарып ташларга да жәл.— Бу әле картның кереш сүзләре генә иде булса кирәк. Аның әйтергә теләгән сүзе бармак башы хәтле булса, кереш сүзе, гадәттә, ботаклы бәрәңге чаклы булыр. Менә ул Садрига таба тагын да якыная төште һәм күзгә керергә чамалаган черки сыман сүзләр тагын безелди башлады.—Хет алдын, хет артын, иллә мәгәр бу сүзләрне әйтмичә булдыра алмыйм. Зобани так зобани икәнсең, тәки кеше була алмадың, һаман да шул шешә иркәләп гомер үткәрешме?.. Аракы өчен иманыңны гына сатып калмассың
син. жаныңны да закладка салырсың. Билләһи газим дип әйтәм. бер артың кызып алса, аракы түгел, кайнап торган сумала чөмерергә дә әзерсеңдер син...
Бу юлы инде Хәдичә түзмәде, күршесенең сүзен бүләргә, Садриның йомыш белән кергәнлеге турында картның исенә төшерергә мәжбүр * булды. 2
— Әнә, сүзем бар ди бит... g
Тегесенең үз тугызы тугыз. g
— Ничу монда!.. Исерекбашлар белән тел талдырып сөйләнеп тора
сы юк. Аның нәрсәгә кергәне көн кебек ачык: акча сораргадыр. Юмарт кулга күп керер, ди мәкаль. Әмма ләкин, Хәдичә күрше, сиңа да жит- Q кәндер, күп узындырдың бу зобанины. Мин үзем, мәсәлән, изгелек, = яхшылык эшләгән кешеңә артын куйган бәндәне, гомумән, өнәп £ бетермим... «
— Шапырай абзый...— диде Садри, күзләрен яшереп, чак кына чит- *
кә борылып.— Беразга гына чыгып тора алмассыңмы, ә?.. Бер-ике генә £ авыз сүзем бар иде. s
— Ничу монда командовать итәргә!..— дип кычкырып, тагын да * чәчәләнебрәк сүзгә кереште карт.— Син инде әйтәсе сүзеңне әйткән... Хәтта су буе итеп жалу да язып биргәнсең ди, җир бит!..
Садри башын тагын да аскарак иде, телен аркылы тешләп тынып калырга мәжбүр булды.
— Сорамагыз да, нитмәгез дә... Барыбер чыкмыйм. Сүзегез бар икән — сөйләшегез, мин мишәйт итмәм.— Шунда ул башын як-якка боргалап, чайкаштырып алды да чак кына тынычлана башлаган сыман өстәп куйды:—Әйтәсе сүзеңне әйт!.. Миннән бернинди дә сере юк Хәдичәнең. Тәк-кәк, мин аның бер түбә астында диярлек яхшымы- яманмы күршесе. Дальше дә шул: без аны беркемгә дә обижать итәргә бирмәбез. Асубунный хәзер... Шуны бел: ул инде ялгыз түгел.
Бары тик шуннан соң гына Шапырай карт, бүтән бер сүзем юк дигәндәй, стена буендагы диван-карават кырыена барып утырды. Садри да, бу бәйләнчек карттан барыбер котылып булмаячагына төшенептер инде, сүзгә кереште.
— Хәдичә апа...— диде ул, акка чорналган башын тагын да аскарак ия төшеп.— Минем килүем шул иде. Бу низагыны... бу тәмсезләнүне булмаганга саныйк. Эшләр харап минем... Председатель эштән алды.. Ә өйдә балалар... Алар хакына кичерсәң иде икән мине...—Садри елый ук башлады, сиздермәскә теләгәндәй, кулы аркасы белән генә күзләрен сөртештереп алды.— Сез нәрсә дисәгез... шулай булачак... «Бүтән эш тәкъдим итә алмыйм... бигайбә!» — диде Маннур. Сез генә алып калсагыз алып кала аласыз...
Хәдичә тетрәнеп куйды. Хәтта Садрины кызгану хисе туды аның күңелендә. Кайчандыр элеватор янында аны Вазих сугып еккан булуына кадәр искә төшеп узды. Хәдичә гомер-гомергә төчеләнә белмәде. күңелендә нәрсә булса, телендә дә шул иде. Әмма хәзер әллә нәрсә булды, күңеле кинәт кенә йомшап китте. Җан жәфасы, кылган хатасы өчен тагын да ныграк үкенү-әрнү дулкыны ярсып алды.
— Син үзең мине кичер. Садри...—диде Хәдичә, булдыра алган кадәрле ягымлы булырга тырышып.— Әллә нәрсә булды шунда... Нервылар беткән... Миңа бит. Садри. акча жәл түгел иде. Әйбәт кенә килеп сорасаң, мин сина болай да биреп тора ала идем бит...
Сүзгә кушылмыйча утырган карт:
— Ә теге язулар?..— дип ычкындырып куйды.
Садри. исенә бик әһәмиятле нәрсә төшергәндәй, жәһәт кенә кесәсенә тыгылып, йомарланган кәгазь кисәкләре чыгарды.
— Менә. алар... Язарга кушканнар иде. Котырттылар...
Шапырай картның теле бу юлы да ааызына сыймады:
— Куштылар, котырттылар, имеш! Өс-өс дигән саен котырырга этме әллә син? Вәт мать якасына! Ачуың бер килмәгәе, кеше ни әйтмәс. Кеше үгете үт сытар дигән борынгылар.
Садри кулындагы кәгазьләрне вак кисәкләргә теткәләп ертты да, кая куярга белмичә бераз аптырап торганнан соң, мич алдына илтеп ташлады.
Соңгы сүзне дә Шапырай карт әйтте.
— Чүштеки, син ул кадәрле үк өметсез түгелсең икән әле... Чыкма* ган жанда өмет бар дигәндәй, белмәссең, бәлки әле кеше булып та китәрсең...
Кеше тормышында еш кына булгалый торган истәлекле зур вакыйгалар. гадәттән тыш хәлләр, күпмедер вакыт үткәч, яңадан кабатланган сыман булып тоела башлый. Мондый халәт, гадәттә, күпне күргән, озын гомер кичергән кешеләр белән булгалый.
Район үзәгенә килеп төшеп. Кенәлегә бара торган олы юлга чыккач. Вәли дә шундыйрак тойгы кичерде. Әйе, моннан егерме ел чамасы элек аңар инде бу юлдан бер түгел, уннарча һәм уннарча тапкырлар үтәргә туры килгәләгән иде. Уйлый калсаң, хәйран булырлык. Егерме елга якын вакыт үтеп тә киткән. Егерме ел! Аңлы-айнык кеше гомере* нен яртысы дигән сүз бит бу.
Бу якларга беренче тапкыр аяк басканда да, нәкъ менә хәзерге кебек, көз көне иде. Тирә-якта изрәгән балчык, дымланудан черегән әрем, башка төрле үләннәр исе аңкып тора. Аерма тик шунда, ул вакытта аны озын гомер көтә, яшьлеге дә мәңгелек булыр сыман төсле иде.
Ул вакытта да Вәли: ниндирәк авыл икән? Ниндирәк укытучылар коллективына туры килермен икән? һәм. ниһаять, ниндирәк балалар белән эш итәрмен икән? дип хафалану катыш борчылып юлга чыккан иде.
Менә ул яңадан юлда. Шул ук Кенәле юлында. Хәзер дә ул үзен сәер-шомлы тынлыкка чумган кара урман авызына килеп туктаган ялгыз мөсафир сыман хис итте, каушап-югалып калды. Аяклары атламас булды. Юлга чыгар алдыннан гына: шунда калган яшьлек эзләре буенча хыялга бирелеп бер йөрисе иде, күңелләре тулыланып, хыял- максатлары бөтенәеп китмәсме дип, юкка гына батырайган икән.
Район үзәге урамыннан чыгып, карт тирәкләр шаулап утырган зират турысына җиткәч. Вәли юлдан читкә борылды. Ике ташка эскәмия сыман итеп аркылы куйган такта өстенә килеп утырды. Бу урынны машина-фәлән көтеп торучы юлчылар ясап куйган булсалар кирәк, аяк асты кара җиргә әверелгән, тирә-як тәмәке төпчекләре, көнбагыш кабыклары белән тулы.
Вәли, төрелгән плащын чемоданы өстенә аркылы куеп, аякларын язырга теләгәндәй сузып җибәрде, аркасын зират коймасына терәде, һәм кинәт... бу якларга кабат кайтып төшүенә чынлап торып үкенә башлады. Әйе, үкенерлеге дә бар иде шул. Егерме ел буена ачыну, әрнү-уфтануларга бәйле истәлекләр яңа көч белән кабат күңел түрендә калыктылар.. Хәер, ул истәлекләр болай да гомер буена онытылмыйча. үзәкләрне меңгә телгәләп, һаман искә төшеп тордылар. Бу минутта Вәли үзен иң якын кешесенә карата этлек эшләгән, юк, этлек кенә дә түгел, ә чын мәгънәсендә җинаять, хыянәт эшләгән кеше сыман хис итӘ- башлады. Бермәлгә бу халәт аның бөтен барлыгын яулап алды, һаи-и. бу тиле яшьлек! Алды-арты уйланмаган шул. һәм аны яңа көч белән өермәдәй бөтәрләп алган уйлары моннан әллә кайчан булы» узган вакыйгаларга илтеп тоташтырды...
Ул чакта Вәли дөньяны буйсындырырлык көче-дәрте ташып торган егерме ике яшьлек егет иде. Кенәледә аны көткәннән дә әйбәтрәк каршыладылар. Менә дигән фатирга урнашты. Ул һәр яктан канәгать, жаны тыныч иде. Сугыштан сонгы авыр еллар булуга да карамастан, ул җитмәүчелекнең нәрсә икәнен белмәде. Тигез-таза тормышта яшәүче әти-әнисе, Вәли дип җаннарын бирергә әзер торган туган-тумачалары ♦ бар иде аның.
Авыл беренче күрүдә үк ошады. Халкы да һәйбәт. Аларның тырышлыгы булсын, тормышыбыз тагын да алга китсен дип, Җир-анага ябышып ятулары булсын Вәлине чын-чыннан сокландырган иде. Яныннан гына чишмәнеке кебек саф, мул суы белән дан тоткан, куе әрәмәлекләр каплаган ярлары, күз күреме җитмәслек киң болынлыклары белән җырларда назлап җырланган гүзәл Кенәлекәй елгасы җәйрәп ята...
Кенәлекәй буе яшел сазлык, Сазлыгында үсә андызлык Сагынмамын диеп киткән идем, Сагындыра икән ялгызлык...
Шунда ук ярларын камыш-төнбоеклар, бөдрә таллыклар каплаган күлләр... Хозурланып туя алмассың инде менә!
Вәлине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: авылда яшьләр күп иде. Әллә ни шәптән булмаса да, клубы бар. Кич җиттеме, яшь-җилбәзәк шунда җыелып төрле уеннар оештыралар, бәйрәм-фәләнгә дип концерт программалары хәзерлиләр, спектакльләр куялар. Андый эшләрне гадәттәгечә укытучылар башлап йөри.
Менә шунда күрде дә инде Вәли унҗиде яшьлек авыл гүзәле Хәдичәне. Күрде дә хәйран булды. Килешле зифа буй-сынлы, ак чырайлы, артка шуышып төшкән шәле астыннан сыпылган алтын-саргылт чәчләре. Зур зәңгәр күзләреннән, йөзеннән ниндидер нур, мөлаемлек сибелә сыман. Коеп куйган төз борын. Ияге чак кына алга төртебрәк торган төсле. Әмма бу — кызның матурлыгын бары тик тулыландыра гына иде. Юк, кыз бите-төсе, буе-сыны белән генә түгел, тагын бик күп яклары белән дә башка кызлардан аерылып тора. Беренче күрүдә үк ул аңа күгәрченнәр арасына ялгышлык белән килеп кушылган акчарлак сыман булып тоелды. Аның һәрбер хәрәкәтеннән тыйнак әдәплелек, ниндидер садәлек бөркелеп тора иде. Шул чак: әллә шәһәр тирәсеннән кайттымы икән? дигән уй да туып куйган иде Вәлинең башында. Әмма кызның, клубка чыгып та, өстендә нибары эшкә кия торган сырма гына икәнлеген күргәч, ул бу уйдан кире кайтырга мәҗбүр булды
Вәли ул кичне кызны күздән яздырмады. Үзе өчен бик тә, бик тә кирәкле, кадерле кешесен югалтудан курыккандай, яшьләр арасыннан ерып үтеп, ишеккә таба, бер төркем дус кызлары белән торган Хәдичә ягына таба юнәлде.
— Гафу итегез,— диде ул, кыз каршысына барып басып.— Минем сезне кайдадыр... кайчандыр күргәнем бар кебек...
Вәли алдаламады. Бая кызны беренче тапкыр күргәч тә туган иде ул уй.
Билгеле, шулай искәрмәстән генә әрсезләнеп сүз катуының бераз иртәрәк, иртәрәк булуыннан да бигрәк, хәзерлексез булуын егет үзе үк сизенгән иде. Тик, нишләмәк кирәк, әйткән сүз — аткан ук, ди бит, кире кайтарып алып булмый.
Кыз башта сәерсенеп: танышыр өчен берәр яңарак, акыллырак нәрсә уйлап таба алмадыгызмы? дигән кебек, чак кына җитдиләнгән булды. Әмма озакка түгел, шунда ук ирен кырыйлары белән генә нурланып елмайды да: «Белмим шул... бәлки ялгышасыздыр:»,— дип җавап кайтарды.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
Тавышы да нәкъ үзе кебек үк мөлаем, күңелгә ятышлы иде авын. Күр инде, ә! Шундый гап-гади гына сүзне дә шулай матур итеп, йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтеп булыр икән. «Белмим шул... бәлки ялгышасыздыр...» «О-о, күктән иңгән фәрештәкәй, ялгышаммы соң!..» дип уйлап куйды Вәли. Кызның әйтү рәвешенә, тавышына, күзләре белән генә елмаюына караганда, бу сүзләр, ничектер, үз итеп, хәтта чак кына иркәләп тә әйткән кебек булып яңгырадылар. Хәер, Вәлигә генә шулай тоелуы да бар иде. Әмма, ул уйлаганча иркәләп үк әйтмәсә дә, кыз дорфа кыланмады. «Бәйләнмәгезче, зинһар!..» дип кырт киссә дә, берни дә эшли алмас идең.
Хәер, алай дорфа-тупас кылану да бик үк килешеп бетмәс иде. Вәли бит Казаннан, югары уку йортыннан кайткан яшь укытучы. Ә укытучылар, билгеле, абруйлы, иң ихтирам ителә торган кешеләрдән саналалар. Барыбер кайчан да булса бер танышырга, сөйләшергә туры киләчәген кыз үзе дә яхшы белә иде.
Вәли кызның тагын үзенчәлекле бер ягын күреп өлгерде. Кыз чак кына уңайсызланса яки оялса, шунда ук йөзенә мул булып алсулык бәреп чыга. Мондый халәт, гадәттә, пакь йөрәкле, тотнаклы, әдәпле хатын-кызларга хас. Егет кызны якыннан күргәч тәмам әсәрләнде, сүзен дәвам итә алмаслык бер хәлгә килде. Хәдичәнең нечкә, кыйгач кашлары астыннан, күз төпләренә күләгәләр яткырып торган озын керфекләре арасыннан, дөньяның бар зәңгәрлеген үзенә җыйган сыман, күкбаш чәчәгенә охшашлы күзләре җемелдиләр. Бу күзләр кирәк чагында иркәләп-назлап та, шулай ук шактый кырыс, зәһәр итеп өздереп тә карый белә торганнардыр...
Бернәрсә белән дә санашмады Вәли, шул ук кичне авыл гүзәлен озата да барды. Әмма кызның нибары үзләре яшәгән тыкрык башына кадәр генә озаттыруы аны бераз сәерсендерде. Моның сәбәбен Вәли бары тик соңыннан гына белде...
Билгеле, сылу Хәдичә дип авылда җан атып, авыз суларын корытып йөргән егетләр дә булмаган түгел, булгандыр. Әмма Вәли юлына аркылы төшеп, тавыш-гауга чыгарып йөрүчеләр табылмады. Укытучы егетнең барыбер кызны үзеннән арттырмас дигән фикер белән килеш- кәннәрдер бәлки.
Алар очраша башладылар, һәм Вәлинең ике айлык практикасы уяулы-саташулы татлы төш сыман үтте дә китте.
Саубуллашу көннәре җиткәндә инде егет белән кыз гашыйк булып кына калмыйча, бер-берсеннән башка яши алмау дәрәҗәсенә җиткәннәр иде.
Вәли Казанга китеп барды. Менә шунда ул Хәдичәдән башка яши алмаячагына төшенгәндәй булды. Көн дә сагыну-сагыш белән тулы хатлар язды. Кыздан да «бер күрергә зар һәм интизар» дип җырлар белән чуарланган хатлар килеп тордылар.
Мәхәббәтеннән һәм бәхетеннән тәмам исергән Вәли үзенең тиздән башлы-күзле булырга җыенуы турында әти-әнисенә дә хәбәр итте. «Улым, без, әлбәттә, синең өйләнүеңә каршы булмабыз. Әмма тормыш иптәше сайлау ул кием-салым алу гына түгел, берүк җиде тапкыр үлчәп, уйлап эш итә күр, соңыннан үкенерлек тә, шулай ук кеше баласының күз яшен коярлык та булмасын» дигән җавап алды. Әмма шунда ук: «Хәзердән үк семьяга уралырсың микәнни?» дип, чак кына уфтангандай итеп әйтелгән сүзләр дә бар иде.
Вәли әти-әнисенең «өйлән» дип атлыгып тормауларына әллә ни игътибар итмәде. «Картлар ризалар» дип, Хәдичәне Казанга кунакка чакырып телеграмма сукты.
Хәдичә килде. Мәхәббәтләреннән тәмам иләс-миләсләнгән яшьләр шунда. кавыштылар. Авылга кайтып никахны законлаштырдылар. Шулай итеп, алар ир белән хатын булдылар...
Бераздан диплом яклау һәм имтиханнар бирү дигән мәшәкатьләр дә узды. Вәли башта Свердловск өлкәсендә яшәүче әти-әнисе янына кайтып, шактый гына торып килде, һәм, ниһаять, аның: «фәлән-фәлән көнне каршы ал, авылдан китәргә хәзерлән» дигән телеграммасы килеп төште.
Әле дә булса хәтерендә Вәлинең, көз ифрат дәрәҗәдә явым-төшем- ♦ ле иде. Басуларда урылып, егып салынган игеннәр җирдән йолкып ала алмаслык булып яшелләнеп үрделәр. Халыкның: кадерләп, тир түгеп үстергән игенкәйләребез шулай харап булыр микәнни? дип ут йоткан ел иде ул.
Менә шундый көзге көннәрнең берендә Вәли поезддан төште. Берничә тәүлек рәттән койган яңгыр туктарга һич уйламыйча сибәләпме- сибәли. Бу хәлне күреп, Вәли «каршы ал» дип телеграмма сугуына хәтта үкенеп тә куйган иде. Аның белән бергә поезддан төшеп калган пассажирлар, җил тузгыткандай, кайсы кая таралышып та бетте. Су күлдәмәләре жәелгән перронда ул гына берүзе басып калды. Як-ягына карангалады, ник бер генә жан иясе күренсенче. Хәдичәсе юк иде...
Искәрмәстән генә нәрсәдер буласын сизенгәндәй, Вәлинең күңелен газаплы тынгысызлык биләп алды. Берьюлы мең төрле уй туды башында. Әллә чирләдеме икән? Авырлы көе жәяүләп юлга чыгып, берәр жирдә егылып кала күрмәсен тагын, һәрхәлдә, тикмәгә генә, бөтенләй сәбәпсез килмичә калмас. Бәлки эшеннән жибәрмәгәннәрдер? Андый хәлләр дә булгалый бит...
Машина-фәлән очрата алуына тәмам өметен жуеп, Вәли олы юлга чыкты. Таш жәелгән, ярым җимерелгән юл. Кая карама шунда болганчык күлдәмәләр дә яңгыр сулары ярган ерганаклар.
Караңгы төшеп килә. Унҗиде километр араны жәяүләп үтәсе бар. Авыр, салмак болытлар, барлык нәрсәне җиргә иңдерергә теләгәндәй, түбәнләп кенә, җир өстенә елышып ук диярлек агылалар да агылалар. Ә яңгыр бер көйгә сибәли дә сибәли. Көзге ачы жил юешләнеп тәмам эштән чыккан киемнәр аша үзәкләргә үтеп керә. Вәли, чемоданын бер кулыннан икенчесенә күчергәләп, жил-жил атлавын белде.
Берсеннән-берсе шомлырак, шөбһәлерәк уйлар белән уралып унҗиде километр араны йөгереп диярлек үтүен сизми дә калды ул. Авыл өстендә инде күптән төн хакимлек итә. Күп кенә өйләрдә утларны да сүндерергә өлгергәннәр. Вәли тездән пычрак ерып урам буйлап бара. Менә, ниһаять, тыкрык башы... Менә алачык сыман өй. Вәлинең йөрәге күкрәктән атылып чыгардай булып тибә. Җил капка ачык. Вәли ишегалдына керде. Шул вакыт ул яктылыгын көмеш сукмак итеп юлына аркылы салган ян тәрәзәгә күз төшерде... Кинәт әллә нәрсә булды үзендә. Күз аллары караңгыланып, башлары әйләнеп китте. Тәрәзә буендагы нигез казыгына тотынырга мәҗбүр булды..
Тәрәзә каршында ук аның Хәдичәсе утыра Ниндидер чиксез зур куаныч кичергән кеше сыман, рәхәтләнеп көлә-елмая. Кулында рюмка. Бер ягында алтын погонлы яшь кенә офицер, икенче ягында янә яшь кенә егет. Икесе дә күзләрен майландырып, кулларындагы рюмкаларын Хәдичәгә таба сузганнар. Гөрләшеп көлешкән, шаулашып сөйләшкән тавышлары аермачык ишетелеп тора. Нәкъ шул вакыт яшьләр утырган табын янында Васфикамал түти дә күренде. Ул берьюлы ике тәлинкә белән төрле ризыклар китерде. Ул да. куанычы эченә сыймаган кеше кебек, көлә-елмая, шунда ук егетләргә шаярып бармак янап алырга да өлгерә.
Вәлинең күзләре Хәдичәдә. Шаян холыклы, үткен-чая табигатьле, көр тавышлы, гомергә күңелгә кереп урнашып кала торган сөйкемле, искитмәле сылу Хәдичәсе каршысында гына утыра лабаса!. Әнә, көлмәгәндә дә күзләреннән шатлык нурлары атылырга, алсу иреннәреннән елмаю түгелергә тора...
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
Вәли баскан җирендә шулай өноез булып катып калды, йөрәге ярсый, йөрәге өзгәләнә. Чигә тамырларының сулкылдап тибүен үзе үк аермачык ишетеп тора. Үләр чиккә җитеп көнләшү галәмәте иде бу. Үз гомерендә беренче тапкыр буларак татый иде ул яман да шыксыз бу хисне.
Эх-х, Хәдичә! дип өзгәләнде Вәли. Шушы булдымы мине көтеп алуларың? Кайда синең биргән вәгъдәләрең? Димәк, мине яратуың шул чаклы гына булган. Кемдер мәхәббәтне аерым торып, вакыт дигән мәрхәмәтсез нәрсә белән сынап карарга кушкан. Вакыт, нәкъ кискен искән жил кебек, пыскып, шәм кебек кенә булып янган зәгыйфь, көч- сез-куәтсез утны шунда ук сүндерә, юк итә. Ә инде сыналган чын хисне, олы тойгыларны, киресенчә, дөрләп янган ялкынга, хәтәр көчкә әверелдерә, имеш.
Шунда, тәрәзә каршында торган минутларында, йөрәгенең сызып сулкылдавына тәкатьләр тотар хәле калмады Вәлинең. Тәгәрәпләр генә үләсеңмени! Ул хәтта Васфикамал карчыкны да эченнән тиргәп, әрнү катыш каргап алды. Күр инде син аны, ә! Димәк, аның: «һай-й, кияү!.. Ходай тәгалә кушып, менә нәниегез генә тусын, кулыгызга да тидермәс идем, үзем багар идем. Бигрәк тә якын күрәм үзеңне», дигән сүзләре чеп-чи ялган булган икән.
Вәли үз-үзен белешмәс хәлдә иде. Гүя аның тормышының асты-өокә килгән, чәнчелеп киткән, бер генә яме дә калмаган. Шул чак ниндидер көч аның күкрәгенә бәреп, тәрәзә каршыннан чөелдереп җибәрде, һәм ул ничек очынып, ярсып атлыгып килгән булса, нәкъ шулай ук җил- җил атлап, ишегалдыннан кире станциягә таба китеп тә барды. Бу минутта гарьләнү хисе аның акылын томалаган иде шул. Хыял күгендә^ күңел түрендә назлап йөрткән, бөтен киләчәгеңне, бөтен барлыгыңны бәйләп йөрткән кешең шулай итсен әле!
Зәһәр җил белән аралашып яуган салкын яңгыр һаман коя да коя. Шулай итеп, барлык хыял-өметләрем чәлпәрәмә килде микәнни? дип өзгәләнде Вәли, йөрәге сызуына һәм әрнүенә чыдар чамасы юк. Кинәт башы катып китте, эзлекле фикер йөртә алмавына гаҗиз булды. Андый да шыксыз, андый да җан кайтаргыч бүтән көнне үз гомерендә татыганын хәтерләми иде Вәли. Дөнья бушап, үзе нәүмизләнен калган кебек булып тоелды. Кайда, кайда сез, тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә торган изге уй-хыяллар, ләззәтле тойгылар?!.
Тоташтай кара уйлар эчендә янып, тирләп-пешеп, вакыты белән дер-дер калтырап атлый-йөгерә торгач, станциягә килеп тә җиткән. Казан ягына барасы поездга билет алды. Аннары бары тик зәһәр җилләр генә хакимлек иткән буш перронда әрле-бирле йөренә башлады. Ниһаять, прожекторлары белән көзге төн караңгылыгын ярып, юеш рельсларның көмеш җепсәләрен ялтыратып, поезд да килеп җитте. Вәли вагон янына йөгереп килсә дә, баскычка күтәрелә алмады. Шул чак аңа ниндидер, гомер буена үкенерлек, уфтанырлык ялгыш адым ясый сыман булып тоелды. Берьюлы берничә төрле уй-фикер аның миен көйдереп узды. Кем белә, бәлки Хәдичәнең гаебе дә юктыр. Чыннан да, кемнәрнеңдер кереп утыруыннан ни булган, ди. Бәлки алар, Вәлинең кайту хәбәрен ишетеп, аны үз итеп, дус итеп тәбрикләргә кергәннәрдер. Шунда ук икенче бер сорау башын калкытып куйды. Ә ни өчен Хәдичә аны каршы алмады? Җавап та әзер: бәлки Хәдичә аның телеграммасын да ала алмагандыр. Авыл җирен белмәссең.
Шулай икеләнеп, үз-үзенә сорау артыннан сорау биреп, шунда ук җавабын да кайтарып, ике ут эчендә торган арада поезд китеп тә барды. Вәли шулай мең төрле уйларга бирелеп перрон тирәсендә болга нды-тулганды да, кичекмәстән, бүген үк, хәзер үк Хәдичә белән аңлашырга кирәк дигән катгый карарга килеп, яңадан йөгерә-чаба Кенәле авылына чыкты. Узе дер-дер калтырый, теше-тешкә тими. Үзе
һаман: башка берни дә түгел, Хәдичә телеграмманы алмагандыр, югыйсә, каршыламас идеме сон?! дигән уй белән юангандан итә. Яшерен-батырын түгел, авылга да нәкъ менә шул мәсьәләне ачыкларга дип кире борылды бит ул.
Кабат авылга барып кергәндә әтәчләр яна көн тууы турында хәбәр сала башлаганнар иде инде. Ә яңгыр өзлексез коепмы-коя. Таң атуын шәйләве дә кыен.
Бәхеткә каршы, почта таратучы Камәр апаның өе авылны кергәч тә иде. Вәли аны яхшы белә. Еш кына Камәр аны очратып. «Вәли апаем, тиз бул, сиңа хат!» — дип, әллә каян күреп чакырып ала торган иде. Менә ул йорт. Тәрәзәләрдә ут. Вәли капка келәсен әллә ни шалтыратмаска тырышып, ишегалдына керде. Өй алды болдырына кадәр җәелгән таш басма буйлап ян тәрәзә янына килде, шуңа бер-ике чиертте. Камәр апа үзе чыкты Вәлинең нинди йомыш белән йөргәнен белгәч, тезә дә башлады. «И-и, апаем,— диде ул чак кына каушап калуын яшерергә теләгәндәй.— Телеграммаңны алган көнне үк җылы кулдан тапшырдым. Хәдичәнең үзенә тоттырдым. Әгәренки ышанмаса- гыз, почта ачылу белән, рәхим итегез, имзасын да күрсәтә алам. Телеграмманы алгач ничек куануларын күрсәң иде икән!. » Вәли: «Ничек куанганын кичә кич тәрәзә аша үз күзләрем белән күреп тордым», дип әйтмәкче иде дә тыелып калды. Ул бүтән сүз куертып тормады. Таң аткалаганчы, кеше-фәлән күргәләгәнче дип, Хәдичәләр өенә таба китеп барды. Берсеннән-берсе шыксызрак уйлар өермәсе яңадан йөрәк итен кимерә башлады. Бу минутта ул Хәдичәне туйга хәтле, язылышканчы ук хатыны булырга ризалык биргәненә кадәр гаепли иде. «Андыйдан җан нинди игелек күрмәк кирәк...»
Менә яңадан Хәдичәләр өе. Тәрәзәләрендә ут күренми. Шул вакыт «Бәлки әле берәрсе куна да калгандыр...» дигән яман уй туып, кабат жанын көйдереп алды Вәлинең. Туп-туры ишеккә юнәлде, һәм, килә* килешли үк, йодрыгы белән бер-ике тапкыр каты итеп сугып алды. Бер мизгел үттеме икән, Хәдичәнең: «Кем ул?» дигән тавышы ишетелде. «Мин...» — диде Вәли. Гаҗәп, үз тавышын үзе танымады ул. Аның каравы, Хәдичә таныды, шунда ук күгәрчен кебек гөрли-гөрли ишекне ачып та җибәрде. «Вәли, җаным!.. Ни булды?. Ник бодай соңардың?..»
Шунда Вәли күңеле кушмаган, ихтыярына каршы килә торган эш эшләде. Юк, сукмады да, сүкмәде дә, әшәке сүзләр дә әйтмәде. Бары тик эчке күлмәкчән генә чыгып, муенына килеп сарылган Хәдичәне, «Кит янымнан!..» дип, шактый тупас рәвештә этәреп җибәрде. Бер ни дә аңламаган, тәмам аптырашта калган Хәдичә. «Нәрсә булды, Вәли?..» — дип хафаланып сорап куйды. «Мин дә синнән нәкъ шул турыда сорамакчы идем»,—диде Вәли. Аннары инде яман да авыр, яман да шыксыз сүзләрне тезде дә тезде. «Рәхмәт сиңа, булдырдың .. Шулай каршылавың өчен бер түгел, мең рәхмәт... Хәер, алтын погонлы нәзакәтле офицерлар, тәти егетләр барында Вәли нигә ди. Әйдә, типтерегез... мин комачауламам...»
Ул арада торып өйдә ут кабызган Васфикамал әби дә ишектә күренде. Вәлинең соңгы сүзләрен ул да ишетеп калган булса кирәк, «һай-й, кияү балакай!..—диде ул үз чиратында —Зинһар гөнаһлы була күрмә. Безгә бер генә чит-ят кешенең дә аяк басканы булмады. Берсе орынып торган күршебез, хәрендәш тиешле кешебез Мәфтуханың кече улы Заһмт. Өченче көн генә кайтты... Бер атнага дип кенә җибәргәннәр. Икенчесе, камсамул дисезме әле. шуның башлыгы... Сине күрергә дип, Хәдичәне озату турында сөйләшергә дип кергәннәр.. »
Әмма Вәли кеше сүзен тыңларлык та, аңларлык та халәттә түгел «де. «Акланмагыз, зинһар...» дип, бер җикеренеп алды да «Ярар,
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ ф
хушыгыз! Бәхетле булыгыз!..» диеп җәһәт кенә борылып ачык калган ишектән чыгып та китте.
Җилкәсенә шәл кисәге салып өлгергән Хәдичә аны капка артында куып тотты. Аягына да киеп өлгермәгән иде ул. «Тукта әле, Вәли, Жаным!.. Нишләвең бу?..— дип өзгәләнде ул.— һич югында, аңлашыйк...' Бат ай булмый бит инде. Әйтче, зинһар, нәрсә булды?.. Әллә берәр жүнсез яманатымны саттымы? Кеше сүзе кеше үтерер, ди бит...» Вәли янә күтәрелеп бәрелде. «Син нәрсә?.. Җыен тузга язмаган гайбәт җыеп йөрергә... мине яулык бәйләгән дип уйладыңмы әллә?.. Кәеф-сафа кылып утыруыгызны үз күзем белән күрдем... Менә шул!..» Бу сүзләрне ишеткәч, бичара Хәдичә: менә хәзер барысы да ачыкланды дигәндәй куанып, янә күгәрчен кебек гөрли башлады. «И-и, Вәли!.. Тилем минем... Җаным-бәгырем минем!.. Көлдермә, ичмасам. Алтын погонлы булса да, борын асты кипмәгән малай гына ич ул. Ә комсорг Гарифны: «Хәдичәнең колхозыбызга файдасы күп тиде, тиешенчә озату чарасын да күрергә кирәк»,— дип яшьләр җибәргәннәр. Озату кичәсе сыман нәрсә оештырырга телиләр, ахры.— Аннары, хата гына түгел, гафу ителмәслек жинаять эшләгән кеше сыман, дәвам итте:—Бу сүзләрне акланыр өчен әйтә дип уйлый күрмә, Вәли җаным! Гаепле мин... Бик, бик нык гаепле. Хәзер барысын да аңладым... Яңгыр түгел, таш яуса да мин сине каршы алырга тиеш идем. Тиеш идем... Гаеплемен, җаным! Җәяүләп чыгып китәргә әни ризалык бирмәде. «Йөкле көе барып-кай- туы кырык чакрымга җыелган юлга чыгып китеп, харап булырга телисеңме әллә?» диде. Ә ат булмады... Сорап бер түгел, ике төштем идарәгә. Әмма Борһаи абыйның үзен күрү белән йомышымны йомыш-лаудан баш тарттым. Бик ачулы, ярсыган чагы иде. Аны аңлавы кыен түгел иде. Басуларда иген череп харап була... Аннары инде, һич югында, авыл башына чыгып каршы алыйм дип, киенә генә башлаган идем, Гариф белән Заһит килеп керделәр. Өлешчә алар да гаепле... «Мондый көндә каршы алам дип йөрмә. Вәли үпкәләмәс... Сөйләшүне үз өстебезгә алабыз», дип телләренә салынган булып, юлыма аркылы төштеләр. Кунаклар кергәч әни чәй куйды. Бер шешә вино да ачтылар...»
Вәли, күңеле белән Хәдичәсен күптән кичерсә дә, теле белән башка сүзләрне такылдады. «Ярар, хуш... Сау бул! Оныта алсаң, оныт мине. Бәхетле бул!..» дигән булды ул кабат китә башлап. Хәдичә яңадан аның җиңенә килеп ябышты. «Тукта, Вәли!.. Нишләвең бу?.. Тукта!..— Үзе дер-дер калтырый иде Хәдичә. Тавышына кадәр чатнап, дерелдәп чыга иде аның.— Сабыр ит... Тыңла! Әгәр дә мине ташларга телисен икән, анысы синең ихтыярда. Тик бел, синең алда катрә бөртеге кадәр дә гаебем юк минем. Намусым пакь, вөҗданым саф минем...» Хәдичәнең шулай түбәнсенүен күрү Вәлинең күңеленә хуш килде булса кирәк. Ни әйтсәң дә, эт йөрмәслек төндә әле анда, әле монда сугылып, тездән тиң пычрак ерып йөрүенең үчен алды бит. Юк, моның белән генә дә чикләнмәде Вәли. Шунда ул сүз түгел, ук та тишеп үтә алмаслык калкан кигән кеше сыман кыланды. Хәдичә ябышып-таянып торган кулын йолкып алды да яңадан тыкрык башына таба китә башлады. Бу минутта ул Хәдичә барыбер аны туктатыр, кабат ялынып-ялварыр дип уйлады. Хәдичәнең яңадан дәшүен өмет итеп булса кирәк, олы урамга чыгып җитәр алдыннан ул яңадан артына борылып карады. Хәдичә якты шәүлә булып һаман да әле читән буенда тора иде.
Менә шунда Вәли үз гомерендә беренче тапкыр кеше әйтеп кеше ышанмаслык тинтәклек, вак җанлылык, тар күңеллелек күрсәтте. Ә бит егет кешенең күңеленә җигүле ат та сыярга тиеш дигән халык. Вәлинең әтисе дә: егет була алмаган — ир була алмас, ир була алмаган — кеше була алмас, ди торган иде. Дөрес' әйтелгән Нәкъ Вәлигә атап, аның кебекләргә карата әйтелгән сүзләр иде, күрәсең, алар.
Бер килсә килә бит ул: табигатьнең иң матур бер чагында Васфи- г камал түти дөнья куйды. Хатыны өстенә төшкән бу бәхетсезлекне дә үз файдасына юрады Вәли: менә хәзер әллә ни тыпырчына алмас, килеп тез чүгәр, һич тә булмаса. алимент сорар дип уйлады ул. Юк, Хәдичә бу юлы да баш имәде. Судка чакыручы да булмады Вәлине. Алай гына да түгел, Хәдичәнең нәкъ ул теләгәнчә итеп баланы «Вәлидә» дип атаганлыгы турында ишетте. Бу хәл аны тәмам чыгырыннан чыгарды. Шул вакыт Вәли иң соңгы чараны кулланырга — Хәдичәдән баланы алырга кирәк дигән карарга килде. Иң элек судья янына кереп консультация алды. Аннары, Хәдичә тирәсендә йөргән җыен тузга язмаган гайбәтләрне чәчми-түкми туплап, берсен биш итеп күпертеп һәйбәтләп теркәп, гариза язып тапшырды. Бары тик шуннан соң гына, РОНО машинасына утырып, Кенәлегә чыгып китте. Мәфтуха түтиләрнең капка төбенә килеп туктау белән, өзгәләнеп бала елаган тавышны ишетеп алды Вәли. Өйгә атылып керде. Бер әржә сыман нәрсәдә пычрак аяклары белән тыпырчынып, тешсез авызларын ачып, сыны катар дәрәҗәгә җитешеп елап яткан баласын күрде ул. Гүя бала: «Нишләдегез сез, юньсезләр?.. Шушы хәлләргә төшерерлек булгач, нигә дип таптыгыз мине?..» дип, бөтен дөньясын каргый иде. Әти кешенең бугазына төер менеп утырып, буа башлады. Күз төпләрен яман әчеттереп, яшьләр бәреп чыкты. «Кичер, кичер... балакай...» дип нарасый өстенә иелеп төште ул. һәм шунда ук. үз-үзен белешмәгән кеше сыман, баланы кулына алды. Аннан-моннан чүпрәк-чапраклар йолыккалап баланы төрде дә, тәрәзә төбендәге сөтле шешәне кесәсенә тыгып, ишегалдына алып чыкты. Шул вакыт бер көтү тавык-чебиләрен ияртеп лапас астыннан чыгып килүче Мәфтуха түти күренде. «Баланы алай тәрбияләмиләр аны!.. Хәдичәгә әйтерсең, Мәфтуха түти... Кызны мин алам. Законлаштырып алам... Суд аша», дип тузынды Вәли. Мондый шомлы сүзләрдән өне алынган күрше карчыгының кулыннан жим тутырылган коштабагы төшеп китте. Тавык-чебешләр әүмәкләшеп, берсен-берсе тапташып җим чүпли калдылар, ә Вәли машинасы белән китеп барды...
Бу юлы Вәли жиңде. Хәдичәнең тормышы чыннан да пыран-заран килде. Әмма бу җиңү куаныч та. канәгатьләнү хисе дә бирмәде Вәлигә. Судтан соң ук ул үз-үзенә урын таба алмады. Расчет алып районнан ук китеп барды. Әти-әнисе янына кайтып, тормышының бердәнбер шатлыгы, куанычы булып калган Вәлидәне тәрбияләде. Өйләнде. Мәрхүмә Гөлсем, яхшы тормыш иптәше булу белән бергә, менә дигән ана да була белде. Тик Вәли генә үзенең беренче мәхәббәтен— Хәдичәне
Вәли Хәдичәне ташлау белән генә дә чикләнмәде бит, намусын жуй- ган, вак җанлы вөҗдансызларга гына хас гадәтне: төрлечә эзәрлекләүне, кеше тормышын агулауны максат итеп куйды. Шул ук районга направление алып райүзәктә укытучы булып урнашты. Хәдичәнең мен төрле авырлыкларга, кыенлыкларга, жәбер-кыерсытуларга кайчан да булса бер дучар буласы көн кебек ачык иде. Авыр еллар. Белеме чамалы. Әни карчыгы да бетешкән, йорт-жирләре коелып төшәргә тора. Ялгыз калды. Шуның өстенә бала көтә. Ә ир ташлаганны мир ташлар ди. Куллар булып куллар да чиста, пакь булу өчен бер-берсенә мохтаҗлар ич.
Күп тә үтмәде, Хәдичәне бәла-казалар эзәрлекли дә башладылар. Иң элек эшендә чатаклыклар чыкты: фермада ниндидер чирдән дуңгыз балалары кырылды. Аннан гына котылган иде, үзе авырып больницага керде. Яна ел алдыннан исә Хәдичәнең кыз бала табуы турында хәбәр килеп җитте Вәлигә. Менә хәзер баш ияр, тез чүгәр дип уйлады Вәли. Бала белән кая барсын ди, кемгә кирәк ул?.. Больницадан чыгышлый ук күтәренеп килеп керер әле... Әмма Хәдичә кермәде. Ну-у, тәкәббер кыз, барыбер бөгелерсең, дөнья бу! дип күңеле белән әрепләшеп, янап яшәде Вәли.
оныта алмыйча иза чикте. Хәдичә һәр вакытта да аның күз алдына йөзен әрнүгә охшашлы күләгә сарган булып, я ерып үтә алмаслык куе- кара көзге төндә эчке күлмәкчән генә читән буенда баскан килеш яки тагын да яманы — суд залындагы кыяфәте белән килеп басар иде. Бу күренешләр аңар тынгылык бирмәделәр, егерме ел буена яман чир. күңелгә шом сала торган шыксыз төш кебек һаман да эзәрлекләделәр. Йөрәге шулай урыныннан кузгалган чакларда ул тизрәк икенче бер күренешне күз алдына китерергә тырыша... Ә ул күренешне соңгы сулышына кадәр дә онытасы ICK Вәлинен. Яктылык сирпеп торган бәләкәй генә тәрәзә. Шунда ук нигез казыгы. Өйнең салам түбәсенә, бик- бик нечкә иләктән сибелгән кебек, пыскып кына яңгыр коя. Тәрәзә артында, алтын погонлы яшь офицер белән татын бер сылу егет арасында аның Хәдичәсе утыра... Гәрәбә кебек шәраб салынган рюмка аның йөзе турысына күтәрелгән. Алтын йөгертелгән сыман йомшак ефәк чәчләре бик пөхтә итеп бөтереп артка җыелып куелган. Өстендә, бик күп тапкырлар күргәндәге кебек, челтәр якалы кофтасы. Күзләре көлә үзенең, йөзләреннән нур балкый. Менә генә ул... Ә нигә! Кулыңны гына суз... Еллар үтеп, шактый күп сулар акса да, Вәли ул күренешләрне оныта алмады. Андый-мондый мәҗлесләрдә, тантаналы кичәләрдә. кунакта булганда, кулларына фужер тоткан хатын-кызларны күрү белән, күз алдына Хәдичәсе килеп баса торган булып калды.
Яшьлегендә ясаган хатасы, дөресрәге — җинаяте өчен шулай гомере буе җаны әрнеп, вөҗданы газапланды Вәлинен. Ә бит ул яшьнәп торган яшьлегендә зур максатлар, изге уйлар белән хыялланган иде. ■Соңга таба иң гаҗәпләндергәне, хәйран иткәне шул булды: җаныңнан артык сөйгән, өзелеп яраткан якын кешеңә карата да этлек эшләп була икән. Эх-х. вакыты белән киң күңеллелек, кешелеклек җитмәүләр суя ла! Чын кеше икәнсең, кеше абынса—иңеңне куй. сөртенә-егыла икән — күтәрелергә ярдәм ит. дип тукыган булабыз. Моралебез шундый. Әмма Вәли алай итә алмады. Начар күпер авыр йөкне күтәрә алмаган кебек, ул да андый адымны ясый алмады, егетлеге җитмәде.
Ә бит Хәдичәнең тормышы бөтенләй башкача корылырга, икенче төрле булырга тиеш иде. Вәлинең әти-әниләре булачак киленнәренең җиде генә класс тәмамлаган кыз икәнлеге турында ишеткәч, улларына хәер-фатиха биргәндә: «Алайса, улым, аның укуын дәвам иттерү чарасын да күрергә кирәк булыр. Укусыз булмый хәзер. Заманы шундый. Безнең өчен борчылмагыз. Кирәксә, үзебезнең сезгә ярдәм кулы сузар- лыгыбыз бар», дип калганнар иде.
...Башын артка ташлап, аркасын зират коймасына терәп, байтак вакыт уй иркенә бирелеп утырды Вәли. Аннары, кеше күзенә күренергә курыккан сыман, бары тик караңгы төшә башлагач кына чемоданын алып олы юлга чыкты.
Ә алда, заманында дәртле-ялкынлы хисләр, олы мәхәббәт, зур омтылышлар белән тулы булган яшьлек юлы... Әйе, кайчангыдыр -яшьлек юлы...
плащын салган килеш тиТез адымнар белән алга таба атлавын белде. Бу хәл сәерсендерде Маннурны, мөсафир турысына җитү белән ул, кинәт тормоз салып, машинасын туктатты.
— Исәнмесез, абзый кеше!
— Саумысез!..
Теге кешенең машина туктавын күреп тә утырырга дип бер дә атлыгып тормавын күргәч, Маннур кабат сорау бирде.
— Кая таба юл тотыш?
— Кенәлегә...
— Алайса, юлдашлар икәнбез.
— Шулаймы?..
— Утырыгыз, әйдә.
— Рәхмәт.
Маннур машина ишеген ачып җибәрде. Бу сәер юлчы гәүдәсе, бөтен йөзе белән аның ягына борылгач кына Маннур төсмерләп алды аны.
— Вәли абый түгелме соң сез?..
Көтелмәгән очрашу юлчыны гаҗәпләндерде булса кирәк, ул кабат рульгә утырган егетнең йөзенә текәлеп карап торды. Бары тик шуннан соң гына:
— Әйе, мин...— диде.
Маннур машинадан атылып ук төште.
— Алайса, күрешик, Вәли абый! Исән-сау гынамы?..
— Рәхмәт.
— Димәк, Кенәлегә?
— Әйе. Бер күрим, дидем...
— Бик һәйбәт. Вәли абый!
Ул арада Вәли үзе сорау бирде:
— Ә менә мин, гафу итәсез, сезне төсмерли алмыйм...
Маннур көлде генә.
— Гаҗәп тә түгел, Вәли абый. Кая инде ул безне хәтерләү?!. Сез дәрес бирергә класска кергәндә, безнең әле качып-посып, урлашып тәмәке көйрәткән малай-шалай чак кына иде.
— Шулайдыр, шулайдыр,— диде Вәли һәм сүлпән генә елмайгандай итте.— Гомер дигәнең сорап тормый икән ул, үтә икән...
— Үтмәгән кая, Вәли абый!
Егетнең шулай үз иткәндәй, якын күргәндәй, һәрбер сүзне җөпләп торуы Вәлигә ошады, хәтта чак кыңа кыюлык та өстәде.
— Бәлки әти-әниләрегезне белгәнмендер?—дип сорап куйды ул.
— Юктыр, Вәли абый. Әти Сталинград фронтында калды... Әнием гап-гади бер колхозчы иде. Җәмилә апа дип йөртәләр. Гомере буе яшелчәчелектә эшләде. Хәзер инде пенсиядә, оныклар үстерә...
Вәли янә сорау бирде:
— Үзең дә шунда, Кенәледәме?
— Әйе.
— Шунда эшлисеңме?
— Шунда.
— Нинди эштә?
— Председатель мин.
Вәли чын-чынлап гаҗәпләнде һәм гаҗәпләнүен яшермәде дә. Хәйран булган кеше сыман, сузып әйтә салды
— Ал-лаймыни!..— Шунда ук өстәде.— Үзең болай карап торырга бик яшь күренәсең?
— Дүртенче елым инде,—диде Маннур. Бу сүзләр, ничектер, мактану сыманрак булып яңгырадылар. Моны ул үзе дә сизенде, шуңа чак кына уңайсызланды да. һәм, акланырга теләгәндәй, сүзне тизрәк икенчегә борды — Вәли абый, әйдәгез, машинага рәхим итегез! Юлда сөйләшербез... Кая, чемоданыгызны алыйм...
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ХӘДИЧӘ
— Борчылмагыз, үзем генә...
— Нинди борчылу ди ул!—Маннур җилтерәтеп алган чемоданны арткы урындыклар янына утыртты.— Ә үзегез менә монда, минем янга...
— Кайда да ярар.
Маннур, алга кайтарылган беренче креслоны турайтып, укытучысына майлабрак урнашырга ярдәм итте. Аннары үрелеп ишекне япты да машинасын олы юл уртасына чыгарды. Бераздан инде «газик» тигез юлда жил уйнатып, яңадан томырылып элдерә башлады.
Күршесе, бая башлаган сүзне дәвам иткәндәй, искәрмәстән сорап куйды:
— Председатель дигәннән. Борһан абый ничек соң? Исән-саумы?..
Юлдашының шундый сорау бирәсен Маннур күңеле белән сизенгән иде инде.
— Юк,— диде ул көрсенгән тавыш белән.— Үлгәненә биш-алты ел инде, йөрәк белән китеп барды. Басудан, буразна арасыннан табып алып кайттык үзен...— Янә тынлык урнашты. Моторның көр гөрелтесе аермачык булып ишетелә башлады. Маннур, сүзне очлап куяргамы, әллә инде ачыклык кертергәме теләгәндәй, дәвам итте:—Соңгы елларда башка эштә иде... Борһан абзый исән чакта да, аннан соң да күп еллар буе колхоз председателе булып Мәдинә апа торды. Бәлки әле белгәнсездер дә. Зимагур Зиннәт Мәдинәсе дип йөртәләр иде үзен... РСФСР Верховный Советы депутаты булып та, район советларына да сайланды...
Юк, Вәли Мәдинәне дә белмәгән икән. Ул, бик җилле кайту сәбәпле, кирәкле, үзен кызыксындырган нәрсәләр турында сорашырга өлгерә алмаудан курыккан сыман, кабат сорау бирде:
— Кызым Вәлидә андамы?.. Авылдамы?
— Бездә! — дип элеп алды Маннур бик тә хәбәрдар кеше кебек итеп.— Вәлидә хәзер бөтенләй авыл кызы булып китте. Кулы эшкә ябышуын әйтәм... Без бит, Вәли абый, бала чактан ук хезмәтне китаплардагы рәсемнәргә карап, фермаларга, иген кырларына экскурсияләргә йөреп кенә өйрәнмәдек, без анда эшләп үстек.
— Әйе!..
— Вәлидә дә шунда кул арасына кереп мәйханә килә.
— Тик менә укуын дәвам итә алмады.— Вәли ага бу сүзләрен ничектер уфтанган кеше сыманрак, чынлап торып хафаланып әйтте.
Маннур жәһәт аның ягына борылды.
— Нишләп?..— диде ул.— Сезгә хәбәр итмәделәр микәнни? Укырга керде ич ул. Казан культура институты студенткасы ул хәзер. Колхоздан җибәрдек. Яхшы гына стипендия дә билгеләдек үзенә. Чакыру кәгазе дә алган, бүген-иртәгә китәргә тиеш бугай инде...
Бу хәбәр Вәлине куандырдымы, юкмы — сиземләве кыен иде. Шулай да: «Рәхмәт инде сезгә», диде ул.
— Так что, Вәли абый, Вәлидәне Кенәледән җибәрдем юк хәзер. Сер булса да әйтим инде: егете дә бар. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Үз егетебез...
Вәли бу юлы да дәшмәде, йөзе житди иде аның. Кайчан да булса бер шулай япа-ялгыз каласына ул инде әзер иде. Авызына су капкан кебек дәшми баруына уңайсызлангандай, бары тик сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп, кабат сорау бирде ул.
— Колхоз зурдыр инде хәзер... Кенәле дә үзгәргәндер?
— Колхоз да зур, Кенәлене дә таный алмассыз, Вәли абый.— Тавышы отыры көчәя барды аның.— Без бит районда иң беренчеләр- дән булып авылны генплан белән төзи башладык.
Маннурны баядан бирле берничә төрле сорау борчый: кая барам дип бара икән инде бу бичара? Хәдичәнең тормышка чыгыл, менә дигән гаилә корып җибәрүе турында беләме икән, юк микән? Хәзер Хәдичә апаларының бакчалары ягына ачып куелган тәрәзәләреннән, үткән-сүткән кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, катлаулы аккордлар, ялкынлы-ашкынулы гамма авазлары озатып кала. Бая колхоз турында, ♦ авыл турында сүз чыккач та Маннур, Хәдичә апасының да суы, газы кертелгән, бөтен шартлары булдырылган яңа йортта тора, дип өстәргә теле бик кычытса да. тыелып калды. Хәдичә турында сүзне Вәли абыйсы үзе башламасмы дип көтә иде ул. Яхшымы, яманмы, ир белән хатын булган кешеләр ич. Әнә, кызлары да бар...
Машина алга чаба. Сүз дә һаман шул колхоз турында, андагы үзгәрешләр, хәл ителәсе эшләр турында бара.
— Әйе, Вәли абый. Эш тә күп, жаваплылык та зур хәзер. Аннары бит вакыт, заман таләбе «жаваплылык» дигән нәрсәнең мәгънәсенә, аның эчтәлегенә бик нык үзгәрешләр кертте. Бүгенге авылда механикалаштыру, автоматлаштыру кебек төшенчәләр янына тагын телемеханика. кибернетика кебек яңалыклар да өстәлергә тора. Фәнни-техник революция, культура-техника революциясе һәр җирдә бара. Шуларның барысын да күр, үзләштер. Ике авыз сүз белән әйтсәк, бүгенге көннең динамикасын тоеп яшәү таләп ителә бүген.— Маннур сизеп тора, янәшәсендә утырган кеше өчен бу сүзләрнең әллә ни кызыгы юк. Әйе, дип уйлап куйды ул, тормыш бу кешегә
яңа кайгы-хәсрәтләр биргән, күзгә бәрелеп торырлык билгеләрен салган. Кайчандыр кабарып, дулкынланып торган чәчләре чаларган, йөзен җыерчык баскан. Кыскасы, аның янында шактый ук йончыган ир урталарындагы кеше утыра. Сизелеп тора, күңеле тыныч түгел бу адәмнең, нәрсәдер кимерә, нәрсәдер борчый аны. Ахыр чиктә Маннур түзмәде, күршесенең телен ачарга тырышып, яңадан сорау артыннан сорау яудыра башлады.
— Безнең хәлләр, туган, хәзер бер тирәдәрәк инде. Нәрсә дип әйтергә дә аптыраган...— Чыннан да нәрсә дисен соң ул? Эх-х, егет!.. Башың яшь шул әле синең, барыбер аңламассың. Юктан юаныч, бардан куаныч табып, тыныч кына бер яшәсәң иде икән дип, күңелеңдә булганның барысын да чыгарып салып булмый бит инде.
— Эшегез нинди?
— Эше бар ла аның. Аңа мохтаҗлык юк ул хәзер...
— һаман да шул укытумы?
— Шул инде.
Авылның мәктәп коллективы, укытучылар турында сүз куертып алдылар. Берме, икеме өлкән яшьтәге укытучыны Вәли дә белә икән. Маннур да, форсаттан файдаланып, авылда өр-яңа, спорт залларына кадәр булдырып, ике-өч катлы итеп таштан мәктәп салдырырга җыенулары турында сөйләп алды. Урыны билгеләнгән, проекты расланган, сметасы төзелгән булуын да өстәп куярга онытмады.
— Әйе.— дип куйды Вәли,— колхозларның мөмкинлекләре зур хәзер.— Аннары, сүзне икенчегә борырга теләп, аның каян кайтып килүе белән кызыксынды.
— Бюродан кайтып килеш.— диде Маннур. Шунда ук елмаеп, көр тавыш белән дәвам итте.— Соң булса да уң булсын дигәндәй, куанып кайтып киләм...
— Шулаймы?
— Кыш көне выговор чәпәгәннәр иде, шуны снимать иттеләр...
Вәли ялт кына аның ягына борылды.
— Нәрсә, андый хәлләр әле дә бу.тгалыймыни?
— Булмаган кая!..— Бу сүзләрне чын күңелдән елмаеп әйтте Маннур.
МӘХМҮТ хәаәнов ф хәдичә
— Нәрсә өчен «янган» идегез соң?..— Вәли ага үзенең урынсызрак сорау бирүен сизенепме, тизрәк төзәтенде.— Шәхси тормышыгызга бәйле булса, әйтмәсәгез дә ярый.
— Юк, андый мәсьәлә түгел. Кыш көне, сыерларны мехаиикалаш- тырылган ысул белән савуга күчкәндә, шактый гына мал-туарны эштән чыгарган идек...— Менә тагын Хәдичә апасы турында сүз кузгатырга сәбәп чыкты лабаса! Бу юлы инде, жае туры килгәч,_Маннур түзмәде, тәвәккәлләп, аны да кыстырып куйды.— Әле дә ярый, Хәдичә апага рәхмәт. Эшне ул жайта салып жнбәрде. Хәдичә апа булмаса шактый чиләнәсе идек...
Маннур күз кырые белән генә күршесенә карап алды. Әмма тегесенең йөзендә һичнинди үзгәреш күрмәде. Бер генә мускулы селкен- сенче! Вәли абыйның бу халәте ошамады анар һәм ул, ишетмәсәң ишет дигән сыман, Хәдичә апасын авыз тутырып, күкләргә чөеп мактый башлады.
— Колхозыбызның күз өстендәге кашы ул, уңганның да уңганы, ә уңган — үзе унга тора...
Шул вакыт Вәли, бары тик Маннурның сүзен бүлергә теләгән сыман итеп: «Бик картаймадымы?» дип сорап куйды. Берьюлы: тормыш бит аңар гелән елмаеп кына тормады дип тә өстәмәкче иде дә, тыелып калды.
— И-и, картаямы соң?!.— диде Маннур ниндидер бер жилкенү белән.— Хәдичә апа, Мәдинә апа кебекләрне без картайганнары өчен түгел, ә картая белмәүләре өчен яратабыз, ихтирам итәбез. Яшьлек дигән нәрсә яши-яшн килә диярсең инде менә үзләренә!..
Шунда Маннур: бу мөсафир Хәдичә апаның тормышка чыкканын белми икән дигән карарга килде. Янә тынлык урнашты. Машина күңелле генә гөрелти, фара утлары белән асфальт юлны камчылап һаман алга элдерә. Ә юл кырыйларындагы чуер һәм вакланган ташлар фара яктысында, эзәрлекләүдән качкан чабак балыклар кебек, ялтырап чагылып калалар. Маннур сүзне үзе үк ялгап алып китте.— Үзегезгә тагын бер сер ачыйм инде, Вәли абый... Тик хәзергә үзара гына калып торсын. Минем әни әйтмешли, эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа ыштанлык дигәндәй, алдан ук телгә кертергә ярый торган сүз түгел ул. Бюродан соң райкомның беренче секретаре Абрар Гайнетдинович безгә, колхозның партком секретаре белән икебезгә, калып торырга кушты. Ну-у, мировой да кеше инде! Соң шул, кабинетына чакырып алып каршысына утыртты да, башта выговордан котылуыбыз белән тәбрикләде. Соңыннан инде йомышын әйтте. Районыбызда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирерлек берничә кеше бар икән. Шуларның берсе безнең колхоздан... иң лаекле кеше дип бертавыштан Хәдичә апа исемен әйттек. Үзе орденлы. Күргәзмә медальләре бар. Терлекчеләребез арасында иң беренче коммунистик хезмәт ударнигы. Гомуми жыелыш карары белән атказанган колхозчы дигән мактаулы исем бирелеп, өенә истәлекле такта куелды. Менә шул... Партком секретаре шушы мәсьәлә буенча иртәгә кадәр районда калды.
Вәли дә телгә килде.
— Ул булдырыр...— Юк, бу сүзләрне әдәп саклау йөзеннән генә әйтмәде ул, тавышы, ничектер, карлыгып, чатнаган сыманрак булып чыкты.
Машина тизлеген дә киметеп тормыйча үргә күтәрелә башлады. Алда, үр аръягында, тан атуны хәтерләтеп, якты офык сыман булып бөтен күкне иңләп аязлык күренде. Күп тә үтмәде, ялт итеп электр утларына күмелгән Олы Кенәле үзе дә пәйда булды.
— Менә ул безнең гүзәл Кенәлекәй!..— Маннур тавышы бу юлы аеруча көчле яңгырады.
Машина авыл урамына килеп кергәч, Вәли, әңгәмәдәше ягына борыла төшеп: «Госпиница-фәлән бармы?», дип сорап куйды.
— Бар! Кунак өебез менә дигән,— дип, беркатлылык белән жавап кайтарды Маннур, һәм шунда ук юлдашының бу соравы колхозның байлыгын белү өчен генә бирелмәвен төшенеп алды. Аннан инде акланучы кеше сыман, тезә дә башлады.— Юк сүз сөйләмәгез, Вәли абый. Сезнең кебек могътәбәр кунакны гостиницага урнаштыраммы соң! Сез бит минем укытучым да... Телисез икән, хәзер үк, туп-туры миңа кайтабыз...
— Яхшы сүзең өчен рәхмәт, туган. Шулай да мин башта кызым янына... аны күрермен инде...
Шул сүзне генә көтеп торган сыман, Маннур машинасын кинәт кенә сулга борып олы юлдан чыгарды да гөлбакчага күмелеп утырган йорт янына туктатты.
— Алайса, менә, Вәли абый. Хәдичә апаның өе шушы була инде,— дип, мул булып яктылык бөркелеп торган тәрәзәләргә күрсәтте.— Әнә, үзләре дә өйдә, ахрысы...
Юлдашының чемоданын кулына тоттыргач, кабат сөйләнеп алды Маннур.
— Безнең өй, Вәли абый, идарә тыкрыгында гына. Борылу белән чардаклы алты почмаклы йорт булыр...
— Рәхмәт, туган...— Хәзергә хушыгыз...
— Что сез! Саубуллашмыйбыз әле, Вәли абый...
— Ярый, алайса, рәхмәт!..
Вәли ишегалдына узды. Салмак кына атлап өйалды баскычына жигте. Керергәме, кермәскәме дигән сыман, бермәлтә икеләнеп торды. Бары тик шуннан соң гына ишек артында юк булды.
Маннур, рәшәткә буенарак килеп, пәрдәләре төшерелмәгән ян тәрәзәләргә күз салгач, өстәл кырыенда утырган Вазмхны күреп алды, һәм ирексездән: «Йа-а, катлаулы да соң син, тормыш!..» дип уйлап куйды. Нәкъ шул вакытта, ишектән кергән Вәли абые да күренде. Ул да булмады, өермә кебек очып килгән Вәлидәнең әтисенең муенына барып сарылганы чагылып китте...
Маннур, күңеленең урыныннан кубуын тоеп, жәһәт кенә машинасына утырды да колхоз идарәсенә таба китеп барды.
Икенче көнне таң белән берәүнең авылдан чыгып, станциягә таба япа-ялгыз китеп баруын күреп калганнар.
Азнакай. 1972—1974.