Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМПЕРИЯ КАНЦЕЛЯРИЯСЕН ШТУРМЛАГАНДА


елның 2 маенда Совет Армиясе сугышчылары неүз-үзен үтергән.
Әйе, бу канцелярия ерткыч гитлерчыларның үзәк штабы. Гитлер һәм аның генераллары шуннан торып дөньяны канга батыру, халыкларны колга әйләндерү яки кырып бетерү, дәүләтләрне җимерү, шө- һәр-авылларны хәрабәгә әверелдерү белән идарә иттеләр.
Империя канцеляриясен штурмлауга Исхак Гомәров полкы иң беренчеләрдән булып ташлана. Бу турыда үзәк газеталарда һәм журналларда шактый материаллар булды. «Азат итү» кинокартинасында да империя канцеляриясен алучылар арасында бер татар каһарманы фамилиясе телгә алына. Менә шулар мине уйланырга, эзләнергә, Совет Армиясе архивына хатлар язарга, Берлин операциясендә катнашкан кешеләр белән элемтәгә керергә, аларны күреп сөйләшергә мәҗбүр итте.
Кем ул Гомәров? Кайда туган һәм хәзер кайда яши? Менә бу сорауларга җавап табу өчен мин шактый юллар урадым. Соңга таба Гомәровның Уфада торганлыгын белдем.
Гомәров Исхак Идрис улы 1912 елның 10 апрелендә Башкорт- станның Баймак районы Үрге Мәмбәт авылында туган. Исхак өченче бала булган һәм бик кечкенәдән үк әтисеннән ятим калган. Шуның өчен аңа унбер-унике яшеннән үк әнисе Хәмидәгә булышырга туры килә. Баймак районында бик күпләр бакыр һәм алтын чыгару эшендә йөргәннәр. Кечкенә Исхак та алар белән алтын эзләп ком ташлар
мец фашистларының соңгы терәге — империя канцеляриясенә ныгып урнашкан соңгы өерен тар-мар иттеләр. Фашизмның үзәк өне туздырылды. Нәкъ менә шушы канцеляриядән инде бөтен дөньяны яулап алырга хыялланган Адольф Гитлер үзенең иң астыртын һәм иң ерткыч боерыкларын биргән. Монда Советлар Союзын «яшен тизлегендә» басып алу турындагы «Барбаросса» планы эшләнгән. Һәм шушында ук Гитлер агу эчеп
актарган...
Үрге Мәмбәт авылы табигатьнең матур җирендә урнашкан. Сөзәк таулар, челтерәп аккан чишмәләр, төз наратлар, ап-ак каеннар, яшел әрәмәлекләр авылга ямь биреп тора. Ерак түгел генә Сакмар елгасы ага.
Тырыш, эшчән комсомолец Исхакны 1933 елда Кызыл Армия сафына алалар. Ул комсомол чакыруы буенча Казандагы хәрби мәктәпкә укырга керә.
Бу хәрби мәктәпнең комиссары Нигъмәт Еникеев яшь егеттә ташып торган энергия күрә һәм Исхакка хәрби белемне отличнога үз-
ләштерергә һәм үзен армиягә багышларга киңәш бирә. Курсант Исхак аның ки-ңәшләрен җиренә җиткереп үти, курсны уңышлы төгәлли һәм кызыл командир булып чыга.
Исхак Казанда укыган вакытларда татар язучылары белән якыннан аралаша — Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Мөхәммәт Әбли- ев аның дуслары була. Ка-занда ук спорт ярышларында катнаша, алдынгы урыннарның берсен алып Мәскәүгә бара. Хәтта сабан туенда батыр да кала.
Татар-башкорт хәрби мәктәбен 1936 елда бетергәннән соң Гомәров Камчаткага китә. Анда ул рота командиры булып хезмәт итә. Соңыннан Хәрби ака демиядә укый.
Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Исхак Гомәров Белоруссиядә була. Ул сугышның беренче
Сталинград янындагы сугышларда көнгә унар-егермешәр мәртәбә атакага күтәрелергә туры килә. Гомәров сугышчылары, фашистларны тар-мар итеп, «Кызыл Октябрь» заводын азат итәләр. Аннан соң дошманны куа-куа Украинага килеп керәләр. Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Гомәров подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә һәм полк белән командалык итә башлый. Аның полкы Орел-Курск, Яссы-Кишинев, Висла-Одер һәм Берлин операцияләренә
Берлин өчен барган кан коюлы сугышларда да подполковник Исхак Гомәров полкы батырлыгы белән таныла.
Исхак Гомәров полкы беренчеләрдән булып Шпрее елгасын кичеп чыга һәм дошманның беренче траншеяларына, ныгытмаларына бәреп керә. 29 апрельдә гестапо йортына һөҗүм башлана. Сугышчылар «Фашистларга үлем!», «Гитлерга үлем!» дип ярсый-ярсый алга ташланалар. Окопларга, подвалларга, йортларга, чормаларга ныгып урнашкан гитлерчыларга каршы кул сугышлары башланып китә.
Империя канцеляриясен фашистларның иң ышанычлы, өчәр-дүр- тәр тимер тәре ордены алган сугышчылары саклый. «Тигр» танклары һәм туплар туктаусыз атып тора.
һәр карыш җир өчен сугыш кызганнан-кыза.
Каты сугышлар барган вакытта подполковник Исхак Гомәровның команда пунктына ак флаг күтәргән дүрт немец килүе күренә. Гомәров атуны туктатырга куша. Подполковник Зейферд, Геббельс рефе-
көненнән үк дошманга
каршы алгы сызыкта көрәш сафына баса. Смоленск шәһәре өчен сугышларда, Мәскәү янындагы бәрелешләрдә дивизия командирыннан берничә тапкыр рәхмәт ала.
катнаша.
САМАТ ШАКИР ф ИМПЕРИЯ КАНЦЕЛЯРИЯСЕН ШТУРМЛАГАНДА
ренты Вольф Хейрисдорф. бер солдат һәм тәрҗемәче команда пунктына килеп керә.
Геббельс референты Вольф Хейрисдорф 301 нче укчы дивизия командиры генерал Антоновка һәм подполковник Гомәровка Георгиевский тәре төшерелгән алтын вензельле көмеш портсигар бирә. Бу портсигар рус офицерына 1760 елда Берлинны алган өчен бүләк итеп бирелгән була. Аннан соң ул, немецлар Украинаны 1918—20 елларны басып алгач, яңадан немецлар кулына күчә.
Геббельс тарафыннан җибәрелгән референт еларга җитешкән кыяфәттә совет командирларына баш ия һәм немец телендә болай ди:
— Көмеш портсигарга Берлиндагы Бранденбург капкасының ачкычы төшерелгән. Россиянең Германияне җиңүен танып, символик ачкыч төшерелгән портсигарны сезгә тапшырам. Германия сугышта оттырды. Хәзер без җиңелдек.
Совет командованиесе бер генә таләп куя: капитуляция?
1050 нче полкның күзәтү пункты һәм штабы. Ул Дания посоль- ствосы бинасына урнашкан. Капитан Петр Япрынцев җимерек стеналарга ышыкланып, ут-төтен һәм кирпеч ватыклары арасыннан икенче төркем парламентерларны алып килә. Подполковник Гомәров һәм башка командирлар күзләрен кан баскан немецларны каршы алып, аларның ни өчен килүләрен сорыйлар. Немец парламентерларының берсе алгарак чыга һәм Гитлерның адъютанты генерал-майор фон Бургдорф кул куйган, дүрт-биш урыннан сургучланган пакет тапшыра. Пакет эчендәге кәгазьгә 30 апрельдә 15 сәгать 55 минутта Германиянең фюреры Адольф Гитлерның үзен-үзе үтерүе, империя белән җитәкчелек итүне доктор Геббельска тапшыруы язылган була.
Капитан Япрынцев 1 май көнне Гомәров штабына фашист генералы Кребсны китерә.
Совет командованиесе каршылык күрсәтүне туктатырга дип немецларга тәкъдим итә.
Бу вакытта Берлинда каты сугышлар бара. «Красная звезда» газетасы хәбәрчесе телефон аша Берлин белән сөйләшә һәм 1945 елның 1 маенда түбәндәгеләрне язып чыга:
«Совет гарнизоны начальнигы һәм Берлин коменданты генерал- полковник Берзарин сөйли.
— Исәнмесез, иптәш генерал, хәзер Берлинда нәрсәләр булуы турында сөйләвегезне үтенәбез.
— Шатлыклы хәбәрләр белән сезне куандырырга телим. Безнең сугышчылар һөҗүмне уңышлы алып баралар, дошманны кысрыклап фашистлар Германиясе башкаласының үзәк районнарында яңадан- яңа кварталлар алалар.
Бәрелешләр бик каты, гитлерчылар нык каршылык күрсәтә. Ләкин безнең данлы сугышчыларыбыз алга һәм алга баруны дәвам итәләр.
— Кемнәр бүген сугышларда үзләренең батырлыгы белән танылдылар?
— Берлин урамнарында Советлар Союзының барлык милләт уллары сугышалар. Аерата батырлык һәм ныклык күрсәтеп генерал- майор Фомичев, Гаспарян, полковник Кондратенко, подполковник Терехин, подполковник Гомәров, Радаев, Чайка сугышчылары һәм офицерлары сугышалар».
Гитлерның соңгы өмете булган малайлар һәм картлар төркем- төркем булып пленга төшәләр.
1050 нче укчы полк солдаты комсомолец Николай Некрасов гестапо бинасының түбәсенә Кызыл флаг элә. Шул ук полкның офицеры— өлкән лейтенант Сәидҗан Алимов һәм солдат Иванов Авиация министрлыгы бинасына флаг куялар. Империя канцеляриясенә һө- 122
җүм иткәндә Сәидҗан каты яралана, ләкин алгы сызыктан китми.
Подполковник Исхак Гомәров командалыгындагы полкның политбүлек инструкторы майор Анна Никулина империя канцеляриясе өстенә Җиңү байрагы элә. Монда күрсәткән батырлыгы өчен ул Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Империя канцеляриясенә штурм вакытында 1050 нче полк сугышчылары фашистлардан берничә йортны һәм госпитальне алалар. Яралы немецлар үзләренә үлем булыр дип көтеп торганда, подполковник И. Гомәров яралыларны ашатырга һәм аларга медицина ярдәме күрсәтергә куша. Аның мондый мәрхәмәтле булуын күреп торган яралы солдат Курт Мерхардның күзләреннән яшь бәреп чыга.
— Без совет сугышчыларыннан мондый яхшылыкны көтмәдек. Безне руслар атып үтерерләр дип бик каты курыккан идек. Рәхмәт сезгә,—ди ул.
Каты сугышлардан соң империя канцеляриясе алына. Канцеляриянең подвалында Гитлер өчен махсус эшләнгән бункерда илледән артык яхшы җиһазландырылган бүлмә булып, тышкы дөнья белән телефон аша гына элемтә тотылган. Җир асты канцеляриясенә бары тик эчке яктан гына керергә мөмкин булган.
Менә шушы бункерда фашизмның башлыгы—Адольф Гитлер һәм аның сөяркәсе Ева Браун үзләрен агулап үтергәннәр.
Бункер бүлмәләренең берсендә доктор Геббельс, аның хатыны һәм балалары агуланып үлгәннәр.
1050 нче укчы полкның сугышчылары дөнья өстенә куркыныч афәт булып торган фашизмның символы—зур һәм кара свастиканы империя канцеляриясенең түбәсеннән бәреп төшерәләр. Фашизмның оясы туздырыла.
1945 елның 8 маенда Гитлер Германиясе капитуляция ясады.
9 май Җиңү көне дип игълан ителде. Берлинда—рейхстагта, империя канцеляриясендә, гестапо бинасы өстендә Җиңү байраклары жилфердәде. Дүрт ел буе авыр сугышларда катнашкан совет сугышчылары туган җирләренә тыныч төзелешкә кайттылар. Подполковник Исхак Гомәров армия сафында калды. Ул каты контузия алуына карамастан, төрле җаваплы хәрби эшләр башкарды. Соңгы елларда гына пенсиягә чыкты.
Авыр сугышларда чыныккан, утлар-сулар кичкән батыр командир Исхак Гомәров хәзерге көндә, лаеклы ялда булуына карамастан, төрле җәмәгать эшләренә катнаша. Ул завод-фабрикаларга. колхозларга, хәрби частьларга бара, эшчеләр, колхозчылар һәм Совет Армиясе сугышчылары белән очраша, аларга сугыш эпизодлары, империя канцеляриясен штурмлавы турында сөйли. Ул Уфада гына түгел, Мәс- кәүдә, Волгоградта, Варшавада, Ленинградта, Кишиневта, Харьковта, Орелда һәм Курскида көтеп алынган кунак. Һәр елны Җиңү көнендә ул полкташлары белән очраша, алар белән үткән көннәрне — сугыш гарасатларын, җиңеп алга барган шатлыклы вакытларны искә алалар.
Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник Исхак Гомәров күкрәгендә утызга якын орден һәм медаль балкый. Ул Варшаваны азат итүдә батырлык күрсәткән өчен Польша дәүләтенең дә ордены һәм медале белән бүләкләнә.
Батыр сугышчы турында китапларда, газета-журналларда язып чыктылар. Шулар арасында Советлар Союзы маршалы, дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое Г. К. Жуковның «Истәлекләр һәм уйланулар», «Правда» хәбәрчесе Мартен Мержановның «Бу шулай булды» дигән китаплары аерата игътибарга лаеклы. Бу батыр кеше турында «Красный воин», Комсомольская правда». «Красная звезда», «Вечерняя Москва». «Вечерний Тбилиси», «Неделя» һ. б. газеталарында, «Юность», «Огонек», «Новое время», «Военно-патриотический журнал* һ. б. ларда язылды.