Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНДӘ — ИКЕ ХАЛЫК МОҢЫ

Култән түгел ямьле Ык буйларында булырга туры килгән иде. Бер яры Башкортстанның урманнар белән капланган тау итәкләренә сыенган, икенчесе Татарстанның игенле яланнары буйлап сузылган һәм берчә ярсу, берчә салмак кына аккан бу елга таулардан чылтырап төшкән чишмәләрне дә, ялан ягыннан килеп кушылган инешләрне дә үзенә кабул итә-итә, торган саен киңәя, мәһабәтлене бара. Аның сулары Татарстан туфрагын да, Башкортстан җирен дә бердәй үк сугарып, һәр ике республикага да хозурлык биреп тора. Ике республика җиренә дә ямь биреп аккан шушы елга буенда йөргәндә, татар әдәбиятына да. башкорт әдәбиятына да өлеш керткән күренекле шагыйрь Максуд Сөндекле иҗаты хәтергә килде. К Сөндек авылында туып үскән Максуд Сөн- декле 1934 елда Уфага килеп, шунда төпләнеп кала, шул вакыттан башлап ул Баш- кортстан тормышы турында да җырлый башлый, үз иҗатын башкорт халкының моңы белән дә сугара һәм бу халык тарафыннан да үз шагыйре итеп санала башлый. Максуд Сөндекле — әдәбиятка эшчеләр тормышын җырлап кергән, поэзиягә хезмәт темасын алып килгән һәм гомере буена шуңа турылыклы калган шагыйрь. Үз авылында беренчеләрдән булып 1924 елда Ленин комсомолы сафына баскан М. Сөндекле (Садыйк Мөбин улы Максудов) шушы ук елда Донбасска китеп, Енакиево шахтасында эшли башлый. 1925— 27 елларда Артем шәһәрендә партия мәктәбендә укыганнан соң да шул шахтерлар арасында аң-белем тарату эшләре алып бара, Донбасстагы татар матбугатында хезмәт итә. 1930 елда Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. , да нәкь менә шунда, шахта эшчеләре арасында башлана. «Иң тәү башлап минем әдәбият белән кызыксынуымны уятуда Украина комсомолының иҗади оешмалары сәбәпче булдылар,— дип хәтерли шагыйрь үзе.— ’1925 елда Донбассның Париж Коммунасы исемендәге партия мәктәбендә укыган чагымда рус совет язучысы Борис Горбатов белән таныштым. Ул вакытта Борис Горбатов «Забой» журналы каршында оештырылган әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итә иде. Мин бу түгәрәккә ике кыш йөрдем. Шушы түгәрәктә катнашуым минем киләчәктәге әдәби эшемә зур файда итте, дөрес юнәлеш бирде: М. Сөндекле татар телендә чыга торган «Донбасс эшчесе» исемле газета янында әдәби түгәрәк оештыруда актив катнаша, ул түгәрәк соңра «Молодняк» дигән Украина яшь язучылары оешмасының татар секциясенә әверелә. Секция Харьковта татар- башкорт яшьләренең әсәрләреннән торган әдәби альманах та чыгара (аңарда шагыйрь Нәби Дәүли дә катнаша). Эшче яшьләр арасыннан күтәрелеп чыккан яшь шагыйрь үзенең беренче әсәрләрендә ук шахтерлар турында, аларның авыр эшләре һәм якты омтылышлары хакында җырлый. «Пролетариев хат» дигән шигырендә ул: Минем хисләр тирән шахтадан Җыр, темага баеп менәләр,— дип язган иде. Хезмәт өстендә туган кайнар хисләр, җир астының тирән катламнарын актарган, йөзләренә куллар карасы ягылса да, күңелләре ак һәм пакь булган хезмәт кешеләре — аның егерменчеутызынчы еллардагы күп санлы шигырьләренең һәм хикөя-очеркларының геройлары булдылар. Егерменче елларның азакларында, утызынчы елларның башында татар поэзиясе өчен тансык булган производство эшчеләре темасын поэтик хәл итәргә омтылуы һәм күп очракта уңышка ирешүе М. Сөндекле әсәрләрен шактый популяр итте. 1930—32 елларда Казанның, Мәскәүнең, Донбассның татарча китап нәшриятлары аның «Күмер тавышы», «Сигнал», «Донбасс ударниклары», «Шахта сулый», «Соңгы хат», «Днепро- строй», «Удар забой» һ. б. җыентыкларын бастырып чыгарды, әдәби тәнкыйть тә анарны хуплап каршы алды. «Хәзер Сөндекле иптәш шахта тормышын белеп, материалны турыдан-туры шахтаның эченнән алып яза»,— дип чыкты Мирсәй Әмир 1930 елда. Баштарак кулына кәйлә тоткан, соңрак хәзерге заманның алдынгы техникасы белән коралланган эшче-шахтер шагыйрьнең бетен иҗат гомере буена аның әсәрлә Татарстанның хәзерге Тәтеш районы Аның әдәбиятта беренче адымнары ренең үзәк герое булып килә. Утызынчы елларның икенче яртысында М. Сендекле ■Стаханов турында җыр» дигән поэма иҗат итте. М. Сөндекленең Бөек Ватан сугышы чорындагы әсәрләре дә беренче чиратта эшче кешенең хисе булып, тыныч хезмәтеннән аерган ечен гитлерчы фашистларга нәфрәте булып яңгырады. Бу елларда шагыйрьнең патриотик тойгылары бигрәк тә Урал образы белән бәйләп чагылдырыла. «Улларын озата Урал», «Атла, атым, ак канатым», «Урал» һ. б. шигырьләрендә ул Салават батыр токымнарының, моннан күп еллар элек Наполеонны тукмаган атлы гаскәрнең традициясен саклаган ир-егетләрнең образын тудырды. Шагыйрьнең бу чордагы иҗатында, бер яктан, татар язма поэзиясенә нык таянуны һәм үстерүне, икенче яктан, башкорт халык иҗаты традицияләрен уңышлы файдалануны күрәбез. 1941—43 елларда язылган «Киләчәккә хатлар» поэмасында М. Сендекле дәһшәтле сугыш чорының героик картиналарын чагылдырганда һ. Такташның шундый ук исемдәге поэмасының алымнарын файдалана. «Акъял батыр» поэмасында исә башкорт фольклорыннан килгән элементлар аеруча нык күзгә ташлана. Сугыштан соңгы елларда шагыйрьнең иң нык илһамланып җырлаганы — шахтерлар хезмәте, Донбасс эшчеләренең хис-тойгылары булды. Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән ул үзенең яшьлек еллары узган Донбасска, китә һәм фашистлар белән каты бәрелешләр вакытында җимерелгән шахталарны аякка бастыру, сүнгән домналарны тергезү буенча алып барган киеренке хезмәт героикасы белән якыннан таныша, 1948 елда ул «Донбасс турында уйлар» дигән шигырьләр циклы иҗат итә. Хезмәт героикасы белән көрәш фидакарьлегенең аерылмас берлеге М. Сөндекленең «Макар Мазай» поэмасында аеруча җанлы эшләнгән образларда, кискен ситуацияләрдә чагылды. Бөек Ватан сугышына кадәр атаклы корыч коючы булып танылган Макар Мазайның сугыш вакытында дошман тылында калып, яшерен көрәш алып баруын сурәтләгән бу поэма кеше рухының ныклыгына дан җырлый. Илленче-алтмышынчы елларда Максуд Сендекле, Иделдә гигант төзелешләр башлану белән, Жигулига китә һәм ГЭС төзүчеләр тормышын чагылдырган шигырьләр иҗат итә. Максуд Сендекле йорт төзүчеләр һәм бакыр рудасы чыгаручылар, нефтьчеләр- һәм корыч коючылар, Ангараны буучылар һәм Караком каналын төзүчеләр. Уфаның, киҗе-мамык комбинаты тукучылары һәм Казанның кирпеч заводы эшчеләре турында. М. Сөндекленең балалар өчен язылган күп санлы шигырьләр һәм поэмаларында хезмәтнең әһәмияте, яшүсмерләрнең иҗтимагый хезмәттә катнашуы, чын хәзинәнең, илһамлы эш нәтиҗәсендә генә табылуы турындагы фикерләр җанлы образлар аша, кечкенә укучының зиһененә үтеп керерлек художество алымнары ярдәмендә бирелә. Шушы елның 15 сентябрендә күренекле шагыйрь Максуд Сөндеклегә җитмеш яшь тула. Шуның биш дистә елын ярсу хезмәттә янып үткәргән әдип үзе турындев шулай дип әйтергә тулысынча хаклы: Сөясеңме, диләр, тормышны. Бу сүз миңа сәер тоела. Мин күтәреп аны җилкәмдә Алып ииләм гомер буена.