Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨРЛӘВЕКЛӘР ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

лдымда Гәрәй Рәхимнең «Гөрләвек» җыентыгы *. Соңгы битен яптым да, шундагы шигырьләрнең фикер очын эзләп, уйга калдым. Хыялымда бала чакның матур бер хатирәсе яңарды. ...Безнең авыл кырыннан ук ялан башланып китә. Яз җиткәч, малайлар җыелып шунда чыгабыз да уйнаклап- уйнаклап аккан гөрләвекләрдә көймә узыштырабыз. Дәфтәр битеннән ясалган кәгазь көймәләр куыша-куыша ындыр артларыннан үтәләр дә. кызыл тасмадан ясалган флагларын җилфердәтеп, күздән югалалар. Шул көймәләр белән бергә уйлар да еракларга китә: — Безнең көймәләрне агызып киткән гөрләвекләр кайларга барып җитте икән? Башта Сөнгә кушылганнардыр инде, аннан Агыйделгә, Агыйделдән Иделгә... Бер уйласаң, язучылар иҗаты да шулай —алар да башта бәләкәй гөрләвек кенә булып башлыйлар да бор- малы-бормалы тормыш юллары аша Иделгә—мең еллык тарихы булган татар әдәбиятына килеп кушылалар. Г. Рәхим — шундый «гөрләвекләрнең берсе Аның шигъри гөрләвеге билгесез чоңгылларга ташланмый, мәһабәт Иделгә килеп тоташа. Гәрәй Рәхим — әйбәт мәгънәдә виртуоз шагыйрь, аның стихиясе — сүзләр. Ул бер өлге ала да сүзләрдән «челтәр бәйли», аңа халык орнаментларыннан матур-матур бизәкләр төшерә, җитмәсә. алар Гәрәйгә генә хас шаянлык белән дә өртелгән булалар. Шуңа күрә бу бизәкләр социаль мәсьәләләрне күтәргән шигырьләрдә дә үз төсләрен югалтмыйлар. «Неон яктысында уйлану» шигырен алып карыйк. Техник прогресс гаять киң колач алган дәвердә кешелекне нинди язмыш көтә? Әсәрдә сүз әнә шул турыда бара. ' Г. Рәхим. Гөрләвек. Шигырьләр. Казан. 1974 ел. Редакторы Р. Даутов. Ә бомбаны бирмәгәндер сиңа. Бу тнк ялгышыдыр дөньяның. Куян ясыйм диеп бомба чыкса?' Зыяны бармыни куянның?.. Сизеп торам, куян дигәч синдә Потенциаль аучы уяна. Нәсле корсын, халыкара бер ау Игълан нтнк бомба-куянга. Күрәсез, шигырь җитди темага багышланган. Ләкин мондый темага караган байтак шигырьләрдән аермалы буларак, әсәрдә лирик җылылык бар, шаяру аша әйтелгән җитди фикер бар «Соус» белән бирелгәч, шигырь җанга да ятышлы, фикерләр дә үтемле булып чыккан. Г. Рәхим сүзләрдән челтәр бәйли дигән идек. Төптәнрәк уйлап карасаң, бу — шагыйрьнең дөньяны күрү формасы да икән әле. Берничә чигештә шул нәрсә бик ачык күренә. Яңгыратып кызлар көлә, Кызлар көлә — ямансу. Тып-тын гына кызлар елый. Кызлар елый — ямансу. Сызылып кына таңнар ата, Таң атуы — ямансу Сызылып кына кояш бата, Кичләр бигрәк ямансу... ( > Яки: — Һай. ямьсезлән дә ямьсез. Ямьсезлән дә ии ямьсез? — Ямьсезлән дә ямьсез шулдыр — Илен каккан ир ямьсез... Күрәсез, күз явын алырлык образлар да юк (бер яктан, бу — Г. Рәхимнең кимчелеге дә булып тора), шаккат- тырырлык чагыштырулар да очрамый, әмма бу юллар битараф калдырмый. Биредә шагыйрь безне сүзләр хәрәкәте белән сихерли, ул фикер-хисләрен ШУЛ хәрәкәт аша белдерергә омтыла. Кыскасы, бу — ритм патшалыгы, биредә сүзләр стихиясе хакимлек итә. «-Үткән гомер — кара күмер», « Кемдер квартир сорый», «...Сызланма дип, сыкранма дип» кебек шигырьләр дә шул юнәлештә иҗат ителгән. Г. Рәхимнең тавышы интонацияләргә бай. Менә ул тыйнак, мәгънәле; менә ул уйчан, борчулы; икенче карасаң —чәнечкеле. Димәк, без шигырьләр дә шагыйрьнең рухи дөньясын да күрәбез. Чыннан да, әгәр шагыйрь укучысын үз хисләренең сафлыгына һәм хаклыгына ышандыра алмаса, ничек итеп аның рухына үтеп керә алсын ди?! Ә укучы, бигоәк тә бүгенге укучы, сизгер. Ул кемнең чын утта янганын, кемнең пыскып кына ятканың, кемнең җырында фальшь ноталар яңгыравын шундук сизеп ала һәм бер алданганнан соң синең китабыңны кулына алып та карамаячак инде. Г. Рәхим —бу яктан бәхетле шагыйрь. Аны яратып укыйлар. Күп кенә әсәрләре шигырь сөючеләр телендә. Моңа шагыйрь үзе сәбәпче. Чөнки аның лирикасы — эчкерсез лирика. Сүзебез җирдә егылып калмасын, бер шигырьне карап үтик: Урамнар артында яшел болын. Аранны кнмера ншь колын. Аранда тилмерә яшь колын! •Урамнар артында яшел болын... Урамнар артында яшел болын...» ...Тибенә, әПтергә теле юк Аранны кимерә яшь колын. Нишләсен. айгоргә теле юк •Урамнар артында яшел болын. Урамнар артында яшел болын. .» («Урамнар артында яшел болын» Урамнар артында гына яшел болын, чыгарып җибәрәсе иде аны шунда, уйнасын иде иркенлектә, хозурлансын иде гүзәл җәйнең матурлыгы белән. Юк шул. Чалгы чүкегән агайларның да. июньдәй көләч кызларның да, чирәмдә кояшка йөз тотып нур җыючы чал чәчле бабайның да яшь колын хакында уйларга вакытлары юк. Колын аранда тилмерә... Ай-Һай, бер колын турында гына микән бу шигырь?! Ә «Көз-патша» шигыре? «Көзге урман», «Миләш төбендә», «Хыялый төбәктә». «Көтмәгәндә», «Болыннарны атлар табырлаган» шигырьләре... Алар- ның һәммәсе дә хыялларга киңлек, фикерләргә тирәнлек бирердәй шигырьләр. Шушы уңай белән тагын бер генә сүз. Хәзер 1 класс баласын да проблемалы укытабыз, ягъни уйланырга мәҗбүр итәбез. Шигърият тә үз укучысын шушы юнәлештә тәрбияләргә тиеш. Ул да, укучы алдына җитди мәсьәләләр куеп, аны уйландырсын, аңа әдәби «ачышлар ясарга» ярдәм итсен. Дөрес, бу өлкәдә уңышларыбыз да юк түгел. Әмма теләк шул — алар тагын да баетылсын, тирәнәйтелсен. Моны заман таләп итә. Китапта мәхәббәт турында да әйбәт шигырьләр бар. Ләкин «Юл уңаенда» шигыре үзенчә шәп. Ь. Такташның «Урман кызы» интонацияләре яңгырап киткән бу шигырь романтик буяуларның куелыгы белән үзенә җәлеп итә. ...Лирик герой ике юл чатында басып тора. Кайчандыр шушы урында сөйгәне аңа шашыпшашьш сөюе хакында сөйләгән. Еллар үткән, алар аерылышканнар. Хәзер менә ул үзе, үткәннәрне искә төшереп, чал тарихтан килгән мөсафирдай сөю хакында фикер йөртә. Никадәр тормышчан, никадәр кешелекле һәм гыйбрәтле аның фәлсәфәсе: Һәм шушында, голлар арасында Бер имән Лорт саласым килә. Анда булыр су һәм кара икмәк (Мосафирлар кереп ашасын), һәм ишеккә һәркем күрсен өчен Килә шундый язу кагасым: «Мәхәббәттә һәйкәл, сарайлардан. Хәтфәләрдән ерак кач. адәм! Җир кешесе булып кер. кунак бул. Бу ишекне киереп ач. адәм'» Без хәзергә кадәр җитди Гәрәй турында гына сүз алып бардык. Ә икенче кырыйда юмористик Гәрәй елмаеп басып тора. Аның юмористик шигырьләренең максаты көлдерү генә түгел. Алар — чәнечкеле, алар — әйбәт тормыш, әйбәт шигырь таләп итүче «нәни» көрәшчеләр. Каләмдәш дусларына язылган пародияләре дә, кыска шигырьләре дә шул таләпчәнлек белән сугарылганнар. Бер шигырендә Гәрәй бо- лай ди: Түзеп тормам, Тагын ТИК бер тапкыр Купшы сүзләр белән ялтыра — Пычак кебек үткен шнгырь белән Мин суярмын енне, халтура. Бу юллар югарыда әйтелгәннәргә ачык дәлил булып торалар, һәм икеләнмичә әйтергә мөмкин, алар үз адресатларын бик тиз табачаклар ...Гөрләвекләр җиргә яз алып килә. Алар йөгереп үткән кырларда күкрәп игеннәр үсә. болыннар яшел хәтфәгә төренә. Шигъри «гөрләвек»ләр дә күпләрнең күңеленә яз, шатлык алып килер. Ул сугарган күңелләрдәге «матурлык» дигән изге шытымнар чәчкәгә бөреләнер