Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘС-СӘЛЯМИ, СУФИЯТ!

БЕР СӘФӘР ХИКӘЯТЕ Чит илгә Үсмерләрчә юка гәүдәле, кыяфәтенә караганда үсмерлектән күптән чыккан кызый самолет тәрәзәсеннән күзен алмый, әледән-әле юлдашының иңбашына җиңелче суккалап, нидер күрсәтә, нидер әйтә. Суфия дигәне өлкәнрәк ^күренә. Иңнәренә төшеп торган коңгырт чәче аның хәрәкәтләренә салмаклык бирә төсле. Күз кабакларының читенә сизелер-сизелмәс Йөгертелгән зәңгәр сөрмә күксел соры күзләрнең зәңгәр буяуларын «ктырак итә, шул нәфис төскә хас моңсулык өсти. Юлдашлар, бер- ^ерсенә сыенып, түбән карыйлар. Аста гүяки Көньякның зур карталы. Кара диңгезнең яр сызыклары. Яшел каймалы Кырым ярым утравы. Җете зәңгәр диңгез... ’ Самолет эчендә тынлык. Мотор гүләвен сизми башлаган сәфәрчеләр үз уйлары, үз кичерешләре белән мәшгульләр. Бу тынлыкка эче йошкандай, корыч кош, юлчыларны атынгычта атындырган сыман итеп, кинәт түбән төште, ак болытларны ерып оча башлады. Сәфәрчеләр чыннан да бераз җанландылар, сөйләшеп, көлешеп алдылар. Җирдән караганда мамык тауларына охшаган болытлар өстеннән очарга, мәтәлчек атып уйнарга иде дип сабый чагында кем хыялланмаган! Баксаң, ак төтен сыман сыек икән ул «мамык таулары». Ул да булмады, самолет яңадан болытлар өстенә элеккедән дә биегрәк күтәрелде. Зәңгәр диңгез артта калды. Аста соп-соры җир. Таш кыялар, салкын бозлар, көрәнсу томан — Төркия җире башланды. Бөтен нәрсә берьюлы үзгәрде, яшеллек заты күренми. Күршесе аркылы түбән карап барган Суфия, туңган сыман үзенүзе кочып, кәнәфигә ирүзәдәй зәңгәр күк. Аста ак болытлар. Бик түбәндә куе яшел, ачык яшел, парчалы яшел җәймәләр. Без йөргән, без яшәгән җир бу. Нинди рәссамның кулы мозаика итеп бизәкләгән аны? Май ае, табигатьнең яшәргән чагы. Иген кырлары, бакчалар биектән шулай кояшка чыгарып җәйгән паласлар шикелле күренәләр. — Карале, кара, Суфия, карта өстеннән очабыз! чумды. Чит илгә сәяхәт! Мавыктыргыч та, шомлы да. Газеталардан гына укып белгән дөньяны үз күзең белән күрәсең. Әкиятләрдә генә ишеткән ерак сахра комнарына үз аякларың белән басасың. Культуралы дөньяның теленнән төшмәгән борынгы корылмаларга рәсем өстеннән шуышкан таяк очы белән түгел, үзең, тере гәүдәң белән барып керә- сең. Чит ил. Кемнәр яши анда, ни уйлыйлар, ни сөйлиләр? Чит дигән сүз үзе үк читләштереп, шомландырып тора. Сәяхәткә әзерләнгәндә Суфия сагаеп калгандай булды. Моңарчы башына килмәгән ниндидер яңалык ачылыр шикелле тоелды аңа. Самолетта очканда киеренкелек арта төште. Күз күрмәгән ят җирләр күге. Салкынрак та булып китте. Күршесе Матураның исә дулкынлануы йөзенә, хәрәкәтләренә чыга, һич җитди була белми дип уйлап куя Суфия аның турында. Берсе Әлмәттә, берсе Казанда яшәсәләр дә, уртак эшләре — журналистика буенча алар электән танышлар. Иделдән, Урал якларыннан җыелган туристларны Мәскәүдә чакта ук дүртәр кешелек төркемнәргә бүлделәр. Суфия белән Матураны, әлбәттә, аермадылар. Коллективның калган икесе дә Казанныкылар, әнә, сул як кәнәфидә утыралар. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле галим кеше Габделбәр Хановны Суфия беренче күрә. Газета-журналларда чыга торган тәнкыйть мәкаләләре буенча ул аны, ни өчендер, тәбәнәк буйлы итеп күз алдына китерә иде. Төркемнең җитәкчесе — өлкә газетасында бүлек мөдире Риянов Фәрит. Кысынкы күзләренең үткен карашы, сүзне өздереп әйтә белүе белән ул бүтәннәрне үз ихтыярына буйсындырмаслык егет түгел. Башкалар арасында Риянов төркеме иң оешканы булып чыкты, ахрысы: коллегалар. ♦Ил-18» Кипр утравына кунып ял итеп ала. Эче-тышы пыяла аэровокзал. Күккә күтәрелгән самолетлар артыннан ул да кузгалыр кебек, җип-җиңел. Тышта кояш кыздыра, ә эчтә салкынча. Күзгә күренмәгән җилләткечләр һаваны сафландырып торалар. Туристларга бинадан читкә китәргә ярамый. Диңгез уртасында утырган утрауның самолетлар оча-төшә торган кояшлы яланыннан гайре бер нәрсә дә күренми. — Кара күзлек алдыңмы? — Ах, онытканмын. — Ярый, тегендә алырбыз. — Җайлырак аяк киемең бармы? — Шушы босоножки. — Ком-таш арасында босоножки кияләрмени? Менә, минеке ише нәрсә кирәк,— дип, Суфия үз аягындагы чүәгенә күрсәтеп алды. Сувенирлар тирәсендә әйләнгән юлдашлары янына киттеләр. Сәфәрчеләрдә әле чит ил акчасы юк, этикеткалар карап йөрүдән узып булмый. — Әйбер күрмәгәндәй йөрмәгез инде,— дип, Матура ирләрне шелтәләп тә алды. _ Утраудагы бер сәгать ял Суфия өчен соңгы ике-өч атнада бердәнбер буш сәгать иде. Тукталып, уйланып торырга да вакыт булмаган икән. Сәяхәткә барачагы ачыклангач, гарәпчә дәреслек белән сүзлек алган иде, ләкин әллә ни зур уңышка ирешелмәде. Китәр алдыннан редакциядә дә эш күбәйде. Үзе барачак Сүрия белән Ливан турында вакытлы матбугатта укыган-белгәннәре белән юлга чыкты. Суфияның яңа нәрсәгә үҗәтләнеп тотына торган гадәте бар. Әлеге бер сәгать тәнәфестә чигеш сыман язуның серенә төшенергә тырышып, кулына гарәп сүзлеге алды. Аерым хәрефләрне өйрәнгән инде, кушып уку кыенрак. Язуын танысаң, сүзләрен ятлау берни тормас иде кебек. Таныш сүзләр очрап, күңелне күтәреп җибәрә. Китабун — китап, кәлимәтүн — сүз. «Бер кәлимә сүз әйтмәде» диләр бит. Кәбирун — зур. Татар исемнәре гел гарәптән икән. Күпме исем белсәң, шул чаклы сүз беләсең. Рәфикун — иптәш. Хәсәнун — матур, күркәм. — Матура, синең исемең гарәпчә Хәсәнә була. — Ә синеке? — Мин начар эшләрдән тыелган изгелекле кеше, белдеңме? — Сизелә, сизелә, ата-анаң ышанычын аклыйсың. «ИЛ-18» күккә күтәрелде. Җир белән диңгез тоташкан сызык югарыдан бик матур күренә, бормаланып-бормаланып киткән авыл инеше сыман. Инеш аръягы тоташ яшькелт зәңгәрлек. Урта диңгез. Юк микән анда давыл алып киткән ялгыз көймәләр, бер йотым суга тилмергән кешеләр? Шуларны күрергә теләгәндәй, сәфәрчеләр дәшми-тынмый түбән карап бардылар. Сагышлы бертөрлелек күпкә бармый, күңелне сөендереп, яшел ярлар күренә. Монысы инде Гарәбстан ярлары. Кылган гөнаһларын җуяр өчен борынгылар елларын сарыф итеп барган юлны безнең сәяхәтчеләр берничә сәгатьтә үттеләр. Самолеттан төшкәч, җан өшеткеч ямансу булып китте. Тирә-як шыр дала. Сарык көтүләре утлап йөри. Таш араларыннан кысылып чыккан сирәк-мирәк үлән бик кадерледер мәхлукларга. Сәфәр йомшак автобуста дәвам итә. Шоферлар бөтен җирдә бер төрле була икән: баш очларына мәзәгрәк кыяфәтле курчак эләләр, каршыларына популяр киноактриса рәсемен ябыштырып куялар. Гарәп шоферының исә бу өлкәдә мавыгулары көчлерәктер — ике-өч курчак элгән, бизәкле журналдан ертып, ике-өч актрисаның рәсемен ябыштырган. Шулар арасында Татьяна Самойлова да бар. Бетон юл чүл өстеннән үткәрелгән сызык төсле туп-туры сузыла. Аның очы күз алдында кинәт пәйда булган яшел бакчага барып керә. Сүриянең башкаласы Дәмәшкъ. Борынгыча әйтсәк, Шам- • Шәриф. • Шам-Шәрифкай диген. ай. шаһардә ° Кич ахшамсыз капка ябылмас. я Үткән гомер белән калган хәтер Сатып алыйм днсэц табылмас... ■ и Суфияның дәү әние шулай җырлый иде. Айбалталы сакчылары, озын чылбырлы олы йозаклары белән күз алдына килгән тимер капка кайда соң? Җимерек биналарның баганалары тырпаеп тора... Җиргә иңгән балчык өйләр, өй тирәсендә мәш килүче ярым-ялангач бала-чага... Көл белән аралашкан көн борынгы легендада түгел, менә ул, күз алдында. Ачык капкаларны җимереп, баскынчылар кергән монда. Автобус үзәккә якынлаша. Айураклы манаралар, сырлап-бизәк- ләп эшләнгән колонналы таш диварлар. Бер яки ике катлы йортлар бакча эчендә утыралар. Гүя аларның яшеллектән аерыласылары, биеккә үрлиселәре килми. Әфлисун, лимон өлгергән чак. Дәү-дәү җимеш агачларының яфраклары яшел лакка буяган төсле. Әйтерсең чын агачлар түгел, ә пластмасс уенчык элгән декорация. Таш җәелгән тар урамнарда халык та. машина да күп. Озын автобусларның маңгайлары төрле төсле пыяла белән бизәкләнгән, уенчык- чуклар белән чуарланган. Ике фара уртасында гудок кычкырткыч- лары сыңар мөгез кебек тырпаеп тора. Гудокларның ниндиләре генә юк: кайсы сызгырта, кайсы улый, кайсы чиный — берсеннән-берсе уздырырга тырышалар. Урам шау-шуын күмеп, итальян җырчыларында гына очрый торган тенор белән азан әйтоләр. Килеп төшкән кичне бар да бик ашыгыч булды. Кичке аш әзер икән, әйберләрне бүлмәләрдә калдырып, тиз генә кире чыгарга куштылар. Кунак өе өчен гадәти булмаган иркен бүлмәгә килеп кергәч, кызлар ашыгырга кирәклеген онытып, беравык тукталып тордылар. Спорт залыныкы кебек биек түшәм. Дүртәр кеше сыярлык ике кара- ват-тахта. Мәчет тәрәзәсе кебек өстән түгәрәкләнеп килгән вак рамлы олы тәрәзә. Суфия ашык-пошык кына чүәген туфлига, чалбарын йманова ф ӘС-СӘЛЯМИ. СУФИЯТ1 ф юбкага алыштырды. Үтүкләү урынына су бөркеп, кулы белән сыпырды да — вәссәлам. Юлга чыкканда ук кичке кием киясе калган аны, бер кәнәфидән икенчесенә күчеп утыру өчен ниемә юл киеме? Юлчылар шулай сукранып та алдылар. Ресторан дигәч, Суфия шәрык музыкасы уйнап торган күп халыклы залны күз алдына китергән иде. Кеше сирәк йөргән музейдагы сыман буп-буш, тып-тын. Совет туристларыннан башка беркем юк. Имәндәй юан аяклы өстәлләргә ак ашъяулык җәелгән, галәмәт авыр урындыклары кызыл бәрхет белән тышланган. Иң башта өстәлгә пыяла чүлмәк белән су китереп куйдылар. Гарәбстанда су элек-электән иң кыйммәтле сый булып исәпләнә. Аннары кыстыбый камырына охшатып пешерелгән икмәк. Ят һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар. Ахырдан әфлисун, банан, алма бирделәр. Алдагы ризыкның һәммәсен тәмләп ашыйм дисәң, ике сәгать вакыт кирәк булыр иде. Ләкин артык мавыгырга мөмкинлек юк. Кичке җидегә каядыр барырга икән, ашыгырга куштылар, һо- тель янында машина көтә, имеш. Суфиялар, холлга бүтәннәрдән соңлабрак төшкәнлектән, кая барасыларын ишетми калганнар иде, төпченеп тормадылар, утырдылар да киттеләр. Габделбәр абыйларыннан сораштылар, ул да белми икән: —■ Монда үзеңне чүлдә без күргән сарык көтүе итеп фараз кылудан да яхшысы булмас, кая куалар, шунда бар,— диде ул, уенын- чынын бергә кушып.— Үзебездә программа бар бит, шуны карыйсы булыр,— дип өстәде. Зал шыгрым, җыелыш башланган. Кунакларга арттагырак рәтләрдән урын калдырганнар, иелә төшеп кереп утырдылар. Трибуна янында ак йөзле, аксыл сары чәчле ир-ат сөйли иде, гарәпчә. Аны кара мыеклы, кара чәчле икенче оратор алыштырды. Алкышлап каршы алдылар. Мыеклы гарәп кәгазьгә-мазарга карамый, сүзләре агылып тора. Залдагылар аны тын да алмый тыңлыйлар. Безнең сәфәрчеләр сөйләүчеләрнең телен аңламасалар да, гомуми тәэсиргә бирелеп, тыптын утырдылар. Гарәпнең сөйләвендә Суфия сабый чактан таныш аһәңнәр тоя. Кайчандыр колакка чалынган сүзләр ишетелеп китә: «Инкыйлаби» *, «Шуралар җөмһүрияте»1 2 , шунда ук «Иншалла» 3 ... Озын кышкы кичләрдә, Суфия бик бәләкәй чакта, дәү әнисе саргаеп беткән калын китаплар укый иде. Көйләп, җырлап укый иде. Мыеклы гарәпнең сөйләвендә шул аһәңнәр кабатлангандай була. Бик музыкаль сөйләшәләр икән гарәпләр. Зал сәгать буе «эһ» тә итми тыңлады. Ахырга таба оратор Суфияларга бик таныш сүзләр кыстырып җибәрде. Ленин. Коммунист. Әл рәфикъ Брежнев, әл рәфикъ Косыгин... Зал гөрләтеп кул чапты. Җыелыш тәмам. Тыңлаучылар Суфияга оратор кебек үк сөйкемле, чибәр булып күренделәр. Күбесендә килешле генә кара мыек, кара бөдрә чәч. Негрларныкы сыман бөтергәч түгел, ә диңгез дулкыннарыдай кабарып торган бөдрә. Йөзләре дә Суфия күз алдына китергәнчә кара-кучкыл түгел, ә нәкъ безнең Идел буе татарларыныкы сыман. Залда күбесе яшьләр, сирәк кенә хатынкыз күренә. Митингтан соң сәфәрчеләрне Совет илчелегенә чакырдылар. Дәрәҗәле даирәләрдә кабул итү мәҗлесләре кызык була икән. Зал уртасында озын өстәл, өстәл тулы оҗмах сые, кунаклар аяк 1 Инкыйлаби — революцион. ’Шуралар җөмһүрияте — Советлар дәүләте. 3 Иншалла — алла теләсә. есте сыйлана. Поднослар белән эчемлек тәкъдим итеп йөриләр, нәни чынаяклар белән кара кофе тараталар. Журналист ханымнар көнбатыш әсәрләреннән укып белгән виски татып карарга булдылар. Кызыгырлык әллә ние юк, сыек-сары төстәге әчкелтем-төчкелтем эчемлек. Боз салып, су белән сыеклап бирәләр үзен. Аяк өсте мәҗлес- ♦ нең уңай ягы да бар икән: янәшәңдәге белән генә түгел, теләгән р кешең белән сөйләшеп йөрергә мөмкин. Парлашып йөрүчеләр дә, 5 өчәр-дүртәр кеше җыелып кофе эчеп торучылар да бар. Культура £ үзәге тәрҗемәчесе гарәп Фаруктан Суфия кайбер нәрсәләр турында и сорашты. Фарук бер кәлимә рус сүзе белмәгән, Мәскәүдә ике ел укып = әйбәт кенә русча сөйләшергә өйрәнгән. Культура үзәгенең бурычы — g гарәпләрне Советлар Союзы белән таныштыру. Клубта очрашулар, § әңгәмәләр уздырыла, совет кинофильмнары күрсәтелә, илчелектә эшләүчеләр һәм мондагы совет белгечләре көче белән концертлар ® куела. Рус телен өйрәнү түгәрәге эшли. Кемнәр йөри? Төрле халык. ♦ Эшчеләр, студентлар, интеллигенция, күбесе яшьләр. ■ Суфия ничектер бермәлгә ялгызы калган иде, поднос белән эчем- “ лек китерделәр: коньяк, виски, кофе — теләсәң кайсын сайла, я Суфия кофелы чынаякка сузылмакчы иде, янында торган гарәп га- “ җәеп өлгерлек белән аның теләген үтәде. Суфия үз телендә рәхмәт а әйтте. • — Сезнең халык гаҗәп культуралы,— диде шулай ук татарча- » лап. Рәхмәт әйтерлек кенә гарәп сүзләре белә иде белүен, әллә ниш- ° ләп исенә төшерергә өлгерми калды. Гарәп утыз яшьләр тирәсендә. * Сәфәрчә ханым белән аның бик сөйләшәсе килә, әмма нинди телдә ■ сүз катарга аптырап тора. «Мадам, фрэнш, инглиш»? дип, уртак тел ~ табарга тырыша. и — Нәү, нәү ’,— ди Суфия инглизчәләп, «белмим» дигән сүзнең гарәпчәсен һич хәтеренә төшерә алмый.— Лә фи-ллөгати инҗили- зияти вә лә фи-ллөгати фарансийати 4 . «Лөгать»не хәтерләргә Тукай ярдәмгә килде. Шагыйрьнең шундый юллары бар бит: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә ахлак алмашып». Калган сүзләрен Суфия татарчалап бетерде. — Француз, инглиз белән кунакка йөрешмәгәч, аларча белмибез. Мәктәптә инглизчә өйрәнгән идек, кирәге чыкмагач, онытылган,— ди. Гарәп исә чит телнең яңгырашына соклангандай тыңлый. Үз чиратында ул гарәпчә нидер әйтә. — Шөкран, шөкран,— ди Суфия, «рәхмәт» сүзен, ниһаять, исенә төшереп. Гарәп тагын җанланып китә, Суфияның бик аңлап бетермәвен сизеп, янында торган тәрҗемәчене ярдәмгә чакыра. — Зәңгәр күзле рус кызын беренче тапкыр якыннан күрам. — Ә-ә, рус түгел мин, татар мин. Суфия. ♦Суфият», «татар», «кәсир» дигән сүзләрне аера Суфия, татарларның күпме икәнлеген беләсе килә бугай гарәпнең. — Кәсирун 5 ,— ди Суфия. Алты миллион икәнлеге аңлаешлырак булсын өчен, бармаклары белән дә күрсәтә. Аңлашу ысуллары табылганга икесе дә көлешәләр. «О-о» дип куя гарәп, чөнки бөтен Сүрия халкы шул чама. — Шу исмак? 6 Гарәп Зәкәрия атлы икән. Кирәкле сүзләрнең телгә килеп торуына сөенеп, Суфия тагын сораша: — Ма шөглука? 7 1 Юк. юк (янгл.). 5 Инглизче до. французча да сейләшмим (гар.). ’ Кәсирун — күп (гар.). ‘ Шу исмак— нсемец ничек? (гар.) •Ма шеглука? — шагылегез? ‘Актубу шигран, ягъни әна шагирун—шигырь язам, ягъни мин шагыйрь. ■ Ә н а... җаридатан — мин... газета. ’Ягъни нәхнү зумалау фи-әл-амали! — Без. алайса, коллегалар! — Актубу шигран, ягъни әна шагирун ’. Каты «г» авазын гарәпләр тамак төбенә бик җиткермичә, апострофка ошатыбрак әйтәләр икән. Шагыйрь булып чыкты мыеклы. Ул да Суфияның шөгыле белән кызыксына. Бер сүз белән генә җавап бирергә кирәк тә бит, белми Суфия сүзне. Хәзер тырыш инде, аңлат. — Әна... җаридатан 2 . Шагыйрьнең йөзе тагын да яктырып китә: — Ягъни нәхну зумалау фи-әл-амали! 3 Коллегасының һәр сүзен аңлаган сыман, Суфия күкрәгендәге значокка ымлый: — «Социалистик Татарстан» — минем ватан. — Ватан? Бер-берсен аңлауларына сөенешеп елмаештылар. «Ватан» ике тел өчен дә уртак сүз. Суфия тәрҗемәче аша шагыйрьнең иҗаты белән кызыксына. Зәкәрия әле үз исеме белән китап чыгармаган, уртак җыентыкларга гына катнашкан. Сүрия язучысына китап чыгару ифрат кыйммәткә төшә: хәреф җыючыларга да, кәгазь өчен дә үзе түли икән. Төп темасы? Тынычлык. Ә моңа ирешү өчен дошманны җиңәргә кирәк. Язучы белән кызыклы әңгәмәне Суфияның бик дәвам итәсе килсә дә, китәргә вакыт җиткән. Күмәк сәяхәтнең үз кагыйдәләре бар, аларга буйсынмый булмый. Моңарчы күңелен биләп торган шик-шөбһәләрнең таралуын тойды Суфия. Шомлану Мәскәүдән кайткан ораторның дулкын-дулкын булып аккан таныш аһәңле сүзләре белән агып китте. Сагаю мыеклы шагыйрьнең сабыйларча елмаюында эреде. Аның сугыш һәм җиңү турындагы сүзләре күңел түрендә ышаныч тудырды. Аңлашылмас телләр, аңлаша алмас кешеләр юк икән дөньяда. Сәләхетдин һәм алтын йөзек Кара чәчле, чем-кара күзле яшь кенә гид килеш-килбәте белән күптән күреп йөргән кешегә охшаган. Исеме Хәсән икән. Сөйкемле егетнең сүзләре дә аңлаешлы булыр төсле иде, французча сөйли башлады. Борынгы легендаларның чынлыгына шик тотмагандай сөйли ул. Оҗмахтан сөрелгәч, Адәм белән Һава Дәмәшкъ янындагы менә шушы Сәрәндин тавына килгәннәр. Ул чакта, әлбәттә, шәһәр булмаган әле. Эссе таш та кайнар ком. Күз ачар әмәл юк, бөтен дөнья көйдергеч кояш нуры белән тулган. Алар икәүләп кипшенгән иреннәрен чылатырга су эзләп китәләр. Су бар җирдә тереклек бар, яшеллек бар, яшәү бар. Шәрә тәннәрен бер-береннән каплар өчен яфрак өзәләр... Хәсән туристларны су юлына түгел, ә гөнаһ җимешеннән авыз ителгән урынга, ягъни борынгы <• оҗмах »ка алып китте. Дәмәшкътән бик ерак та түгел, автобус белән бер сәгатьләп кенә барасы. Ярым кыргый бакча. Бакча тирәли челтерәп чишмә ага. Шушында оҗмах булган. Оҗмахны җирдә ясап булмый дип әйтеп карасыннар! Җирдә гөнаһ күбәйгәч, кеше хыялы аны соңыннан гына күккә мендергән, күрәсең. Легендаларның чынлыгына гид үзе әллә ышана, әллә юк, гаҗәпләнми, сокланмый, әйтерсең көн дә булып торган хәлләр турында белешмә бирә. Туристлар җитәкчесе Вероника Сергеевна аны русчага өйләндерә. Кеше дигән затны сынар өчен ходай тәгалә оҗмахка Иблис җибәрә. Иблис котыртуы буенча Адәм белән Һава тыелган татлы җимештән авыз итәләр, һава җимешне йотып җибәрә, ә Адәм капкан җимешнең төше дөньяга киләчәк бөтен ирләрнең тамагына мәңгелеккә төер булып утыра... Гид сөйләп бетергәч, ирләрдән берәү тынлыкны бозды: — Егетләр, гөнаһ төерләрегез барыгызның да үз урынындамы? Бу сорау бирелгәнче үк ирләр тамакларын капшап, Адәмнән калган төерне барлый башлаганнар иде. — Димәк, гөнаһ эшләмәгән ир юк,— диде берсе. Икенчесе болай дип аңлатып бирде: — Алла бәндәсе, гөнаһ эшләгән өчен утырмаган бу төер, ә ходай тәгалә Адәм галиәссәләм бугазында җимешне тотып, гөнаһ ясаудан тыеп калган өчен. в Гид, ерактагы биек тауга таба кулын сузып сөйли-сөйли, сәфәрче- « ләрне шул якка алып китте. = Кешене бөек һәм изге хисләр югары күтәрә. Кеше булган җирдә ® түбән көнчелекләр, үчлекләр дә була. Дөньяга яралу белән кешеләр с бер-беренә капмакаршы хисләр өермәсендә бөтерелә башлыйлар. • Атабыз Адәм һәм анабыз һаваның угыллары Кабил белән Һабил е икесе бер кыз өчен ызгышып киткәннәр. Көнчел Кабилнең хәнҗәрен- ° нән хыянәт белмәс Һабил һәлак булган. X Әнә ул, кыя тау башындагы ялгыз кабер. Мәхәббәт өчен шәһит = киткән иң беренче корбан. Күк томан эчендә ак чардуган... Беренче- , ләргә бит һәр вакыт һәйкәл куялар. ° Табигать үзе биргән гомерләрне үзенә ала барган, аларны кояш күзеннән, дөнья йөзеннән яшерә торган, һәм менә күз камаштыргыч кояшлы көн, чылтырап аккан чишмәләр, гөлгә күмелгән бакчалар... Бу сафлыкны бернинди гөнаһ пычрата алмас, бу яктылыкны бернинди болыт каплый алмас сыман. Мәһабәт таш сарайлар, алтын-көмеш бизәкле заллар, зал уртасындагы сихри фонтаннар... Бер әкияттән икенче әкияткә күчеп йөрде туристлар. Әкият эчендә әкият... Ләкин берсеннән икенчесенә күчкәндә бүгенге аша узарга туры килә иде. Дәмәшкъ урамнарында халык күп. Туктаусыз машиналар агыла, җәяүлеләр мыжлап тора. Йөзләренә кара пәрәнҗә япкан сылу сынлы хатыннар үтеп китә. Иң олысы бот буе биш-алты бала иярткән аналар урамда пәрәнҗәсез дә күренәләр. Ирләр чуклы яулык очларын җилбәгәй җибәреп, баш тирәли бау урап куялар. Яулык гадәттә соры, божра-бау кара төстә. Ак яулык өстеннән кызыл божра кигән ирләр дә очраштыра. Монысы, күрәсең, шатлыклы вакыйга уңае белән, бәйрәмчә киенү билгесе. Күпчелек ирләр, бигрәк тә яшьләр, европача киенә икән. Үзәктәй аз гына читкәрәк китсйң. атлы-арбалылар, велосипедка атланганнар — барысы бер юлда. Шунда ук вак-төяк сатучылар, шылдыр-былдырларын шылтыратып, узып баручыларның юлына төшәләр. Су, җимеш сатучылар товарларын кычкырып мактыйлар. Сеңер сагыз каплары тоткан малайлар, юылмаган нәни кулларын сузып, туристлар төркеме артыннан иярәләр. Бәрелмисугылмый үтим дисәң, бер нәрсәгә дә игътибарыңны юнәлтмичә, туп-туры алга карап барырга кирәк. Шуңа күп кенә кызыклы әйберләрне күрми каласың. Туристларны урам аркылы чыгарганда гид Хәсән ике кулын җәеп машиналар агымын туктата. Шәһәр урамнары тар, халык күплеге шуңа да нык сизелә. ф ӘС СОЛЯМИ. СУФИЯТ1 Борынгы биналарның берсе булган Гомайядлар мәчетенә туристларның һәммәсе аяк киемнәрен салып, хатын-кызлар кара бөркәнчек ябынып керделәр. Мәчет ислам диненең чәчәк аткан чорында, сигезенче гасыр башында салынган. Гомайядлар берләштергән Гарәбстан чикләре ул вакытта Бохара, Сәмәркандтан алып Каһирәгә чаклы җиткән. Өч манаралы, бер гөмбәзле мәһабәт мәчет солтаннар династиясенә лаеклы һәйкәл итеп төзелгән. Уртада фонтанлы бассейннары белән ул бөтен бер кварталны биләп тора. Гарәп гидның французчасын русчага тәрҗемә иткәч, куян шулпасының шулпасы килеп чыга, тыңлау бик кызык түгел. Суфия да, бүтәннәр дә үз күзәтүләренә ныграк ышанып, күбрәк үз тәэсирләренә бирелеп йөриләр. Мәйдан чаклы зур зал. Төрле ташлар белән бизәкләнгән стеналар күк гөмбәзенә тоташалардыр сыман. Идәндә чәчәкле болындай зур келәмнәр. Келәмгә аякларын бөкләп утырган бала-чага сабак укый. Туристларга берсенең дә исләре китмәгән булып кыланалар. Урамда бит шушы ук бала-чага чит ил кешеләрен тамаша кылып артларыннан калмый йөри. Изге урынны ихтирам итүме бу? Яз ахыры, имтиханнар чоры, сабакка бирелгәнлек шул чаклы көчлеме? Китап өстенә иелеп төшкән бер малайның җилкәсендәге кара миңен кытыклау теләге туды Суфияда. Тынлыкны бозудан куркып, якын килмәде. Яңа Сүриядә мәктәпләр дәүләт кулына күчсә дә, дин укыту, элеккечә, үзәк урында тора. Халык күп булуга карамастан, мәчет эчендә бер хәрәкәт юк. Картлар мәрткә киткәндәй күзләрен йомып, иреннәрен кыймылдатып утыралар. Мәчет эчендәге ишекләрнең берсе өйалды сыман урынга алып чыга. Соры таш стеналы чолан кебек бүлмәдә шундый ук таштан ясалган ике табут. Гарәпләр өчен изге көрәшче Сәләхетдин белән аның ярдәмчесе Имаметдин җирләнгән монда. XII гасыр. Ярлы гаиләдән чыккан көрд Сәләхетдин үзенең курку- сызлыгы, батырлыгы аркасында гаскәр башлыгы дәрәҗәсенә ирешә. Хәрбиләр ярдәмендә фатимидлар династиясен алып ташлый, үзе тәхеткә килә. Илнең бәйсезлеген кайтару өчен Көнбатыш баскынчыларына — тәре йөртүчеләргә каршы көрәш башлап җибәрә. Сәлахетдиннең батырлыгы турында җырлар чыга, әкиятләр сөйләнә, аның үзен күрер өчен генә әллә ни бирерлек булалар. Изге сугышка күтәрелмәгән авыл-шәһәр калмый. Дәүләт башлыгы, юлбашчы турындагы гомер-гомердән килгән теләкхыялларын кушып, гади халык Сәләхетдинне изелгәннәр өчен көрәшче итеп таный. Гид та аны нәкъ шулай сурәтли. Бәйсезлеккә омтылган халык баһадир Сәләхетдинне үз солтаны итеп таный: батыр солтан Сүрияне, Фәластин, Мисырны берләштерә. Ә үзе зиннәттән баш тарта, суфилыкны алга сөрә. Пәһлеванлыгы белән генә түгел, гадилеге белән дә бөек кешенең тормышын хәзер дә әкият итеп сөйлиләр, аның таш табутына табыналар. Чөнки азатлык һәм бердәмлек өчен көрәш әкият дөньясына китеп бетмәгән әле. Бигрәк тә гарәпләрдә бу бүген дә беренче чираттагы мәсьәлә. Дәмәпткъка кергәндә күргән җимерек кварталлар, яртысы җиргә сеңгән кечкенә балчык өйләр — һаман тукталмаган сугыш тамгалары. Холлга кайткач, туристларны төшке ашка чакырдылар. Ак күлмәк, кара костюм, кара галстуклы официант егетләр өстәлурындыклар арасында балернннар сыман йөриләр. Хәрәкәтләре җиңел, төгәл, өстәлгә куйган әйберләре һәммәсе үз урынында. Кашык, чәнечке ише әйберләрне алар куйган урыннан ике сантиметрга күчерсәң дә, өстәлдә тәртип югалыр гөсле. Җикән сабагыдай зифа буйлы официант ике кашыкны бер-берсенә каплатып алып, Суфия тәлинкәсенә ят ризык сала. 10в үзен. Ашханә кебек җирдә мондый нечкә осталыкны ул беренче ' очрата иде. ° Төшке аштан соң ирексездән ике-өч сәгать ял итәргә туры килә. • Көн кызуында шәһәрдәге бөтен учреждениеләр ябыла, кибетләрнең ’ ишектәрәзәләре эчкә кояш төшмәслек итеп каплана. Урамнар бушап 3 кала. Сәгать кичке бишкә чаклы шәһәр ял итә. Биштән җидегә чаклы * ике сәгать — туристларның шәхси вакытлары. Бу вакыт шәһәр карау, ° сувенирлар алуга багышлана. Әллә ни алмасаң да, сату-алу мәзәк- ’ ләрен тамаша кылу үзе бер кызык, музей караудан һич ким түгел. ■ Туристлар җитәкчесе Вероника Сергеевна шәһәргә ялгыз чыкмас- ’ ка куша, чит-ят җир, төрле хәл булуы мөмкин, ди. Суфия белән о Матура бер-ике кибеткә кереп чыктылар. Матураның күзе төшкән бер күлмәк бәясе белән кызыксынганнар иде, моңа үкенеп бетә алмадылар: әйбернең бәясен киметәкиметә алырга кыстау китте. Чат ябышкан кибетчеләрдән гаҗиз булып, безнең дамалар витриналарга гына карап уза башладылар. Суфияның Гарәбстан якларына гына хас истәлекле әйбер аласы килә иде. Хрусталь, фарфор савытларга сокланып уздылар. Саплары төрлечә бизәкләнгән хәнҗәр-кылычлар янында тукталып тордылар. Борын заманнарда Дәмәшкъ кылычлары бөтен дөньяда дан тоткан. Суфияның күңеленә кайчандыр укылган юллар килде: Шаң шаң иткон шам кылыч — Ир-егетнең кылычы... Шам-кылыч — Дәмәшкъ кылычы дигән сүз. Утта кыздырылган яңа кылыч кол тәнендә сыналган. Кол канында чыныктырылган, имеш... Җиргә чапса — су чыгар. Ташка чапса — ут чыгар. Танго чапса — кан чыгар. Канга чапса — җан чыгар— Сугыш — Һөнәр, үтереш — кәсеп булган заманнарда Дәмәшкъ кылычын мактап җырлар чыгарганнар. Хәзер аларны тарих истәлеге итеп келәмле стенага элеп куялар. Юлчылар фәлсәфи уйларга бирелеп бер урында озак тора алмыйлар. Узганбарган бик игътибар итә, сәфәрчеләр үзләре тамаша үзәгенә әверелә. Ир-ат күзгә керердәй булып чекерәеп карый. Чөнки урамда йөзе ачык хатын-кыз юк дәрәҗәсендә. Безнең сәфәрчеләр дә йөзләрен пәрәнҗә белән каплардай булдылар. Кай якка барырга белмичәрәк бер читтә басып торганда, тылсымлы ишектән чыккандай, официант көрд пәйда булды. Сәфәрчеләр аны күрүгә кара — Җитәр... Һалас! — Суфия һәр вакыттагыча сүзне башта татарча әйтеп, шуннан гына гарәпчәсен исенә төшерде. — Җитәр? Төрекчә беләмсез? — Сез әллә төрекме? — Бәнд — көрд. Төрек белән сүләшә беләмез. — Алайса, без дә төрек белән сөйләшә белербез.— Суфия көрдне якын итеп, ихлас елмайды. Көрд тә шундый ук җавап кайтарды, нәзакәтле баш иеп, бүтәннәргә сый-хөрмәт өләшергә китте. Эш вакытында сөйләшү аларның гадәтендә юк. Үз урыннарын, үз бәяләрен белеп кенә йөриләр. Туристлар туенганда официантлар бер читтә басып, тыныч кына карап торалар. Аштан бушаган тәлинкәне өстәлдә бер минут та тотмыйлар, шундук чистасы белән алмаштыралар. Бушаган савытларны җыеп алганда кашык шалтыравын да ишетмәссең. Үз эшләренең матурлыгын күрә беләләр. Дөресрәге, шактый кызыксыз тоелган эшкә гүзәллек бирәләр. Һәрхәлдә, Суфия «Аккош күле»ндәге салмак биюләр тәэсиренә бирелеп утыргандай хис итте ф ӘС СӘЛЯМИ. СУФИЯН ф урманда таныш кеше очраткан сыман сөенделәр. Көрднең янында иптәше дә бар. Күкрәкләренә ымлап, таныштылар. Официантның исеме Рәшид. иптәшенеке — Тарикъ. Кызлар татарча, Рәшид көрдчә — ярыйсы гына аңлашалар. Авазларның әйтелешенә генә игътибарлы булырга кирәк, сүзләр шул ук диярлек. Базарга юл тоталар икән. Дамалар теләсә, бергә барырлар. Дамалар икеләнеп торуны яхшысынмадылар, киттеләр. Базарны да күрергә кирәк. Гадәттә ул шәһәрнең иң кайнап торган урыны була. Суфияның күңеленә бермәл «бу көрд арттан күзәтеп килгәнме әллә?» дигән шик төште. Югыйсә, һотельдән ерак бер җирдә ничек очрашырлар иде? Нәкъ аптырашта калган чакны туры китереп, каршыларына килеп бастылар. Тарикъ дигәне бер сүз дәшми, сәфәрчеләр белгән телнең берсен дә белми икән. Әллә белеп тә телсез шикелле барамы? Матура да шундый шикле уйлар кичерә бугай, тирә-якка сагаеп карый. Әллә ничаклы лабиринтлар үтеп, электр уты белән яктыртылган аралыкка килеп керделәр. Тар гына коридорның ике ягында газета киоскаларына охшаш такта кабиналар. Тәрәзәләрнең эчке ягына алтын алка, балдаклар, җем-җем ташлы муенсалар эленгән. Суфияның эченә шом йөгерде, бу аралыктан аның тизрәк чыгасы килде. Ә Рәшид ике кулын артына куйган да җай гына атлый. Әнә ул таныш сәүдәгәрен очратты бугай. — Мәрхабә! — Мәрхабә. Танышлар бер-берсенә сәлам бирделәр, гарәпчә нидер сөйләшеп алдылар. Әрмәнгә охшаганрак сатучы затлы әйберләренә ымлады, карагыз, сайлагыз, янәсе. Кызлар йөзек карый башладылар. Фирүзә кашлар бик гади, зәңгәр төймәгә охшаган. Энҗе ташның исеме кызыктыргыч булса да, төсе әллә ни искитәрлек түгел, ак перламутр буялган мәрҗән төсле. Суфия кызгылт кашлы бер йөзеккә тукталды. Ташы александрит дип атала икән. Алмаз, якут белән янәшә тора торган таш ди. Көн яктысында аның төсе яшел булырга тиеш, ә ясалма яктылыкта — чия кызыл. Караңгыракта шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Суфия шушы балдакны алырга булды. Ил эчендә туристик походларда йөргәне бар, кая барса шуннан таш алып кайта. Кавказ, Урал, Алтай ташлары... Сарман янында Петр I дәверендә казылган бакыр базыннан таш китекләре, Идел буендагы Болгар хәрабәләре истәлеге. Менә Гарәбстан- нан да бер истәлек. Икәүләп карап та, бер әйбер алмый китү килешмәс төсле. Рәшид кызларны каядыр чакырып маташты, буза эчәргә дип сөйләнде, кызлар баш тарткач, кәефсез генә саубуллашып, иптәше белән китеп барды. Якты һавага чыккач, бөтен шикләр таралды. Официант көрд сәүдәгәр дустының әйберләрен үткәзергә ярдәм итеп йөри, күрәсең, килгән туристларга шунда юл күрсәтә. Аллы-гөлле хәтфә келәмнәр, елкылдавыклы парчалар бүлеме лаклы сумкалар, елтыр башмаклар рәте белән алмашына. Аннан ары — ал, яшел, сары пластмасстан савыт-саба, табак, кәстрүл, кәрзин... Тау-тау әфлисун, банан... Шау-шу, этеш-төртеш. Велосипед, ишәк, дөя... Мөсафирларыбызның башлары әйләнде, күңелләре болганды, бу «җәннәт»не бер күрмәскә әллә ни бирерлек хәлгә килделәр. «Кавалерлары» да хәтәр әйбәт булып чыкты, чакыруларын кабул итмәгәч, эзләреннән җил исте. Дамалар исә Хәмдия базарыннан чыгу юлын тапмый йөдәп беттеләр. Чит ил кешеләре икәнлекләрен белеп, һәр җирдән сатучылар кычкыра: «мадам» да, «товарищи» да калмый. Бер алга, бер артка төшеп, кибетләренә чакыралар, җитәкләп алып кермәкче булалар. Бу илдә кустарьчылык алга киткән, вак-төяк әйбер күп. Халыкның инде» дигән мәгънә чыгара. Кичен Суфиялар бүлмәсенә Фәрит керде. — Кая, кызлар, сезне бездән качып китеп, асыл әйберләр алган диләр, күрсәтегез әле. Суфия ачык тәрәзә борысына сөялеп, урамны күзәтә иде, баскан урыныннан кузгалмый гына йөзекле кулын Фәриткә таба сузды. Фәрит кызның озын нәфис бармакларын үз учына алды, икенче кулы белән сак кына йөзек кашын сыйпады. Йөзекле кулны озак кына җибәрмичә, әйләндереп-әйләндереп карады. Бу якынлык гүя үткән __ вакыт арасын алып ташлады, Суфияның күңеле көзге урманга күч- = те. Алтынсу сары шәл бөркәнгән каеннар... Беренче тапкыр кулны = кулга орындыру... Үткән көз яшь нефтьчеләр слетына килгән кунакларны Суфия, в хуҗа кеше буларак, аэропортка озата барган иде. Көн аяз булуга ’ карамастан, самолет икееч сәгатькә тоткарланды, көтәргә туры э килде. ° — Әйдәгез, йөреп киләбез,— диде Фәрит Суфияга, иптәш егетенә 2 дәшкәндәй гади генә итеп. Көз сарысы кунган каеннарга карап, сүзсез генә йөрделәр. Самолет очканда Суфия кул болгап калды. Бөтен танышлык шул. u Көткәнгәме, Казаннан Фәритнең шалтыратуын Суфия әллә кайдан танып ала иде. Фәрит сораган газета мәкаләләрен мәхәббәт хаты язгандай яза. Үзен җитәкләп баручыга мохтаҗ микән әллә Суфия? Сабый чагыннан ул әбисе тәрбиясендә үсте. Бөтен тормышны ялгызы алып баручы авыл карчыгының игътибары кызчыкка җитеп бетмәде. Ятимәне карчык я бик иркәләде, я бик каты куллы булырга тырышты. Шуңадыр, Суфия бер караганда басынкы, буйсынучан, икенче караганда башбирмәс, чая булды. Мөстәкыйльлеккә омтылып, үзенә ярны да бик иртә тапты. Ләкин ул яр ничек тиз табылса, шулай ук сатып алу мөмкинчелеге түбән. Товарны сату-сатмау яшәү белән үлемне хәл итә торган мәсьәлә. Аннары мөсафирның күңелен күрү дигән нәрсә элекэлектән гарәпнең канына сеңгән. Сатып алучыларга игътибарлы булу шул әйбәт гадәттән дә киләдер. Кустарьлар бит күбесе гарәпләр. Ә менә алтын сатучылар — тәкәббер. Ул товарын кыстап тагарга тырышмый, артык сатулашмый. Беренче сораган хакыннан азрак төшсә дә, йөзенә «ярый, сезнең белән вакланмыйм II ф ӘС СОЛЯМИ, СУФИЯТ1 тиз юкка да чыкты... Аэропортта Казан кунаклары белән хушлашканнан соң аның күңелен ниндидер юксыну, тынгысыз омтылу хисе биләп алды. Менә бүген тагын Суфияның бәләкәй генә нәфис кулы Фәритнең көчле кулы белән очрашты. Йөрәк эшеме бу, ми эшеме — тән буйлап кайнар кан йөгерә. Буйсынмаска иде бу башбаштак хискә... Соңыннан аңардан арынуы кыен. Суфия көчле булырга тиеш. Кызның карарын бармак очындагы сизгер кыл-тамырлар Фәриткә җиткерде бугай, егет кинәт турайды. Үз карарын ныгытыр өченме, Суфия әйтеп куйды: — Официант Рәшид сайлашты... Фәрит йөзекне Суфияның урта бармагыннан салдырып, атсыз бармагына кидерә-кидерә сүз катты: — Бер үк вакытта Сәлахетдингә һәм алтынга табыну логикага сыямы соң? Нәрсә диләр әле: суфи суган сөймәс... Солтан Сәлахетдин турындагы бүгенге сөйләшүне искә алып маташа икән Фәрит. Суфия корт чаккандай кулын аңардан тартып алды. Тартып алуы булды, бармакка киелеп бетмәгән йөзек ачык тәрәзәдән урамга очты. Күтәрелгән кулына карап. Суфия «аһ» итеп куйды, ләкин баскан урыныннан кузгалмады. Йөзекне ул юри тышка ыргыткан төсле тоелды Фәриткә. — Мондый кыю эшкә сәләтле икәнлегегезне белми идем әле,— диде Фәрит, салкын тынычлык белән. Ләкин ул тыныч булырга тырыша гына, әнә яңак сеңерләре тартышкалый. Фәрит белән Суфияның сүзләренә катышмаган Матура өченче каттан йөзек ыргытуга кысылмый кала алмады. — Әй, очынчык та инде! Хәзер ничек табасың аны? — Матура әрләшәәрләшә урамга чыгып китте. Буламы соң мондый урамнан алтын йөзек табып? Халык мыжгып тора. Үзләре яшәгән бүлмә турысын табу гына да кыен. Йөзләгән тәрәзә бит монда, йөзләгән... Суфияның кыланышына чын күңелдән рәнҗеп, урам як тротуарда арлы-бирле йөренгәндә, гостиницадан бер гарәп чыкты. — Мадам, мадам... Кулы белән ымлап, ул Матураны чакыра икән. Гарәп артыннан Матура холлга керде. Ачкыччы янына килделәр. Ачкыччы гарәп Матурага үтә ягымлы елмаеп, французча дәште: — Мадам, бу әйбер сезнеке булырга тиеш, сез нидер эзли идегез? Ачкыччы кулында Матура таныш йөзек күрде. — Уи, уи! — Сөенгәнен бик күрсәтмәскә тырышып, йөзекне алды.— Мерси, мөсье! VIII Ачкыччы, әйбернең иясе табылганга сөенгәндәй ачылып китеп, аңлатмалар өстәде. Йөзекне урамнан баручы берәү кертеп биргән, тәрәзәдән төшкәнен күргән... — Мерси, мөсье... Француз телен мәктәптә өйрәнү өстенә Матураның аз гына сөйләшү тәҗрибәсе дә бар. Казанга француз яшьләре делегациясе килгәч, газета вәкиле буларак, алар тирәсендә йөргәләгән иде. Үзе чатнатып сөйли алмаса да, кешенекен ярыйсы гына аңлый. Табышын учына йомарлаган Матура бүлмәгә кергәндә Фәрит инде юк, Суфия юрганын бөркәнеп йокларга яткан. Имеш, аны берни дә борчымый, имеш, аның күңеле тыныч... Суфияның уйлары исә аерылган ире Фуатка барып тоташты. Теге чакта Фуатның хаксызлыгын дәлилләрлек сүз таба алмады Суфия. Тормышта турылыклы юлдаш булырга тиеш кешенең бүтәнчә уйлавына кабат-кабат ачынды. Аңарчы Суфия үзе кебегрәк фикер йөрткән кешеләр белән аралашты. Нилектән Фуат шундый? Һәм нигә әле ул менә хәзер генә Суфияның исенә төште? Бүгенге тәэсирләргә ниндидер кагылышы бар сыман. Сәләхетдин табуты... Солтанның зиннәттән баш тартуы. Алтын йөзек... «Суфи суган сөймәс...» Мещанка дип уйлагандыр Суфия турында Фәрит. Үткәннәр — вөҗдан көзгесе. Кай- тып-кайтып, синең чагылышыңны күрсәтә ул көзге. Суфияның чагылышы нинди анда? Үзенә аңлашылмаган кешеләр белән ике араны ул кырт өзде түгелме? Бер ялгышлык эшләсәң, гомер буе өрәк кебек артыңнан йөрер, ди. Бармак канатып салган балдак турында тагын бер тапкыр Суфияның исенә төшерүче табылды. Чит илдә, чит-ят кеше. Алтын балдакка ниндидер бәйләнеше бар кеше. Ярый әле, Суфия аның белән сәяхәт ахырында, туган илгә кайтып китәр алдыннан гына очрашты. Югыйсә, искиткеч сәфәр тәэсирләре шыксыз хатирәләр белән аралашып, төссезләнеп калыр иде. Ә хәзергә сәяхәтче тауларга менде, коймалары белән дәһшәтле, корбаннары белән шомлы кирмәннәргә 2 керде. Хәрабә шәһәрләрдә борынгы сәнгатькә сокланды. Походларда, юлларда яңа Сүрия белән танышты, аның шатлыгына шатланды, аның кайгысына кайгырды. VIII У и. у и! Мерси, мөсье! — Әйе, әйе! Рәхмәт, әфәндем! (Фр.) 3 Кирмән — крепость. Мацам Матура һәм месье Монтре Тарих бөеклек һәм түбәнлекләрдән тора. Җиңү дә җиңелүләр, төзү дә җимерүләр... Тарих дигән илдә мәгърүр шәхесләр, аларның ф мәңгелек эшләре яши. Дәмәшкъ музее. Безнең эрага чаклы күп йөз _ еллар элек ташка язылган серле язмалар. Шул заман казылмаларын- « нан табылган бизәкле балчык чүлмәкләр, алтын-көмеш беләзекләр. Z Бу борынгы Мисыр һәм Месопотамия... Белгечләр генә укый алырдай * тарихи истәлекләр белән аралашкан пәйгамбәр сурәтләре төшерелгән стена китекләре, таш бизәкле колонна ватыклары. Сүриядә Рим һәм | Византия хакимлек иткән гасырлар аша атлап, музейның бер бүлмә- § сеннән икенчесенә чыгасың. Җиденче-сигезенче гасырлар, ислам дине р белән берләшкән Гарәбстанның куәтле чагы. Дөя тиресеннән шомар- о тыл эшләнгән төрле зурлыктагы китаплар... Барысы да кулдан языл- ф ган. Дин юлына күпме күз нуры түгелгән! Күпме акыл яктырткан ул в юлны! Кайсы караеп, кителеп беткән, кайсы һаман да елкылдап тор- = ган кылычлар, хәнҗәрләр. Ничә гомернең башына җиткәннәр дә = кемнәр исеменә дан яулаганнар алар? Тимер алкалардан ясалган £ хәрби киемнәр... Ләкин тимер киемнәр дә, корыч калканнар да илне = яңа яулардан саклап кала алмаган — Сүрия дүрт гасыр буе Төркия п хакимлеге астында җәфа чиккән. Мәңгелек дигән илнең борылмалы юлларыннан йөрисең-йөрисең дә - үзең дә сизмичә бүгенгегә кайтасың. Безнең гасыр башы — Сүриядә 2 көнбатыш капиталы хакимлек иткән чор. Бигрәк тә французлар х өстенлек тота. «Кара алтын» диңгез аша көнбатышка озатыла. җирне = торбалар сузу өчен файдаланалар. Банклар, сәүдә конторалары, портлар — бары да французныкы. Гарәпләр элеккечә һөнәрчеләр, терлекчеләр, игенчеләр булып калалар. Бу шөгыльләрдә борынгы ата- баба ысуллары хөкем сөрә. Әйе, тарих иле биеклек һәм түбәнлекләрдән тора. Бүлмәләрдә экспонатлар тәртип белән тезелмәгән, гүя буталчык тарихка ачыклык кертүне кирәк тапмаганнар. Борынгы культура истәлекләренә илтифатсызрак карау сизелә. Гарәпләр үз бәһаләрен үзләре белеп бетерми. Гид Хәсән дә әйберләргә кирәксә-кирәкмәсә кулы белән кагыла. Матураның моңа эче поша. «Кагылырга ярамый» дип язып куясы иде. Бизәнү-ясану әйберләре яныннан Хәсән тыныч кына үтеп китә алмый. Гасыр катламнары астыннан табылган асыл ташлы муенсалар, алтын-көмеш беләзекләр янына килгән саен: — Безне, ирләрне, бөлдерә торган әйберләр менә шулар инде, — дип кабатлый. Гарәп хатыны ирдән аерылганда язылмаган закон буенча үзенең киемсалымын һәм бизәнү әйберләрен генә алырга хаклы икән. Бүтән барлык малмөлкәткә ир хуҗа. Шуңа да бизәнү-ясану әйберләрен күбрәк җыеп калу гарәп хатынының канына сенгән. Өйдә бикләнеп, урамда битен каплап йөргән хатынкызның юанычы да шул асыл ташлар, күрәсең. Бүлмәдән бүлмәгә — «империядән республикага», «азатлыктан коллыкка» күчеп йөреп, тәмам талчыккан туристлар иң ахырдан солтанның киңәшмә залына керделәр. Музейдагы иң матур бүлмә бу. Сигезенче гасыр казылмаларыннан галимнәр шундый ук зал тапканнар. Музей залы нәкъ шул хәрабә залга охшатып эшләнгән. Төсле пыялалар, төрле ташлар белән бизәкләнгән стеналар. Күк гөмбәзе шикелле ярымшар түшәм. Идәндә сабан туй мәйданы кебек аллы-гөлле зур келәм. Олы түгәрәк өстәл тирәсендә йомшак кәнәфи ләр. Музей залларында йөреп арган экскурсантлар кәнәфиләргә утырып ял итәләр. Хәсән үзе утырды, бүтәннәргә дә шуны ук тәкъдим итте. Бу эшкә Матураның тагын ачуы килде. Нигә урындыкларга бездәге кебек «утырырга ярамый» дип язып куймаска инде! Туза бит алар. Өсләренә хәтта япма да ябылмаган. Ишегалдына чыгып, агач күләгәсендәге эскәмияләрдә ял итәргә була. Юк, моның үз сере бар икән. Туристлар утырышкач, музей хуҗасы электр кабызгандагы кебек итеп бер төймәгә басты. Каршы як стенаны иңләп, югарыдан түбәнгә терекөмештәй су ага башлады. Стена бизәкләре су астында сай елга төбендәге ташлар сыман җемелдиләр. Ә гаҗәеп елга ага да ага... Шарлавыксыз, тын гына ага. Агымсу сулышны киңәйтә, күзгә рәхәтлек бирә. Бу гүзәллекне арыган килеш аяк өсте торып кына тоеп буламы соң! Зал уртасында таш астыннан ургылып чыккан чишмә төсле фонтан. Берберсе өстенә утыртылган эреле-ваклы өч таш касә. Чишмә суы касәдән касәгә агып төшә дә каядыр җир астына китеп югала. Шушы суга карап утырсаң, дөнья кайгылары, борчулар онытыла, Хәтта мәхәббәт тә... Суга карап гид шулай дип сөйли. Сәфәрчеләр дә суга карыйлар. Күз яшедәй саф су бер касәгә тула да аның тышыннан тын гына икенчесенә агып төшә, өченчесенә.... Челтерәгән тавыш та ишетелми, тып-тын. Габделбәр кыска җиңле саргылт күлмәгенең сәдәфләрен ычкындырып җибәргән дә түшәм-стеналарны җентекләп карый. Яши белгәннәр солтаннар. Тышта 38 градус эсселек, монда җиләс. Гарәбстан- да эссе дип куркытканнар иде, тирләп-пешеп йөргән юк әле. Бина эчләрендәге күзгә күренмәс җилләткечләр гөжләп тормыйлар, һава алышынуын гына сизәсез. Ә бу агымсу сулышны жәңеләйтә. җанга ял бирә. Урамда тавыш, шау-шу, монда тып-тын. Гидның сүзләре хак: сәнгать белән чынлап ләззәтләнү өчен борчулардан арынган булу кирәк. Шул ук вакытта чын сәнгать кешене вак-төяк борчулардан арындырып, үз дөньясына алып керә. Күкрәккә иркенлек, теләккә омтылыш бирә. Дөньяны матурлау, аны чүп-чардан арындыру теләге көчәя. Фәрит терсәге белән тезенә таянып, уйга талган. Кысынкы коңгырт күзләре тагы да кысыла төшкән. Тынычланып калган киң маңгайның гадәттәге җыерчыклары җуелган. Ничә солтан бу тылсымлы агымга карап, дөньясын онытып утыргандыр... Һәркайсы «Мин барысына ирештем» дип уйлагандыр. Вәзирләр аның күз карашын аулаган. Кешеләр аның янына тезләнгән килеш, башларын җиргә ора-ора кергән. Ул баскан җирдә чишмә ургылып чыккан. Су — шөһрәт ачкычы. Ансыз бар нәрсә корый. Чөнки тирә-якта көйдергеч кояш, комсахра, бер йотым суга тилмергән бәндәләр... Ходайдан мәрхәмәт сорап, күккә сузылган арык кулларның калтыравын, кибешкән иреннәрнең пышылдавын оныттыра алдымы икән соң бу тылсымлы агым? Суфия чишмә янындагы колоннага сөялгән. Чокырдан чокырга су агып төшә. Чишмә таш астыннан ургылып чыкса да, тыштан тыныч. Гасырлар эчендә сәяхәт кылып, сәфәрчеләр Дәмәшкътә инде атнага якын яшиләр. Йөзләрдә төньяктан килгән аклык югалды, бар да бериш кара-кучкылга әйләнделәр. Шуңадырмы, урам халкы хәзер туристларга сәер итеп карамый. Карасалар да, туристлар моңа игътибар итмиләр, күнектеләр. Ханымнар киеп алган кара күзлек күз ка- маштыргыч кояш нурыннан гына түгел, артык кызыксынучыларның үтәли карашыннан да саклый иде. Матура сәяхәт истәлеге; булырдай сувенир эзли. Аңа юлдаш бу- лып, Суфия сату-алу хәлләрен тамаша кылып йөри. Урамда, базарда, кибет алларында бала-чага кайнаша. Күбрәк ир балалар. Иртә таңнан алар урам себерәләр, тротуар юалар, йомышка чабалар. Җиде- сигез яшьлек малайлар аяк киеме чистарталар, сәүдә итәләр. Алты класска чаклы гомуми уку законы кертелсә дә, бу закон тормышка ашырылмый, күрәсең. Кырмыска кебек мәш килеп, үз тамакларын үзләре туйдыручы малай-шалай укырга кайчан өлгерсен? Җиргә чүгәләп утырган гарәп карты җиз комганнар сата. Тау кызлары сыман нечкә! билле, озын муенлылары бар. Нишләп Суфия бу комганнарны тау кызларына охшатты әле? Әһә, шундый савытларны җилкәләренә утыртып, кинода тау кызлары суга бара. Монда гарәп кызлары үзләре кебек үк зифа савытларны башларына куеп йөриләр, куллары белән тотмыйлар да. Үзе бер сынлы сәнгать! — Матура, ал әле шул нечкә билле бәләкәй комганны иреңә бүләк итеп!.. кертте. — Мөсье, монтре...IX Башлаган сүзен әйтеп бетерә алмыйча, Суфия тукталып калды: марканың хакын сорар, кибетче әйтер, аның французча әйткән бөясен Суфия аңламас бит. Маркаларны ул шулай да французча сорап алды, калганын гарәп- чәтатарча аңлаштылар. — Бәһасе? Гарәп язып күрсәтте. Саннар бит бер үк! Маркалар белән эш бетүгә, Матура да килеп керде. Тотылган әйберләр җыя-сата торган урын бу, күрәсең. Бизәкле термос, җиз шәмдәл, көмеш кашык ише әйберләр бар, өр-яңа түгел икәнлекләре күренеп тора. Ханымнар музейдагы сыман фарфор чынаяк белән кызыксынасы иттеләр. — Комме биан куттэ? 3 — Пятьдесят рублей. Бәй, французча сорауга русча җавап ишетелде. Үзара сөйләшкәндә мөсафирлар, гадәтләре буенча, русча сүз кыстырдылар бугай. Күзеннән ут чәчеп торган кибетче егет мөсафирларның кайсы илдән икәнлеген чамалап алды: — Терешкова? Гагарин? Таныш исемнәр ишетеп, ханымнар җанланып киттеләр. Әле генә игътибар үзәгендә торган чынаяк тоныкланып калды, кибетченең үзе белән кызыксыну көчлерәк иде. IX Месье, монтр е...— офондем. курсатегеа... (Фр.) ’Комме б и а н к у т т э? — Бу ни хак тора? (Фр.) а. «к У . м 5. ион п ф Базар урамының бер очында ирләр асфальт җәя. Башларына барысы бер ӘС СӘЛЯМИ, СУФНЯТ1 төсле шакмаклы яулык бөркәнгәннәр. Киң штан төпләре асылынып, тезләренә үк җитеп тора. Театрда борынгы картларны шулай күрсәтәләр. Крестьянның иске модасыннан тамашачы рәхәтләнеп көлә. Ә монда көләсе килми. Урамда көлү килешмәгәннән дә түгел. Яулыклы ирләр таш чыгырларны кул белән әйләндереп, асфальт тигезлиләр. Йөзләреннән кара тирләр агып төшә. Чуклы яулыкларының очлары белән битләрен сөртеп алалар. Бәлки шул максат белән ирләр яулык бөркәнәдер? Витриналарның берсендә Суфия дәфтәр битләренә ябыштырылган иске почта маркалары күрде. Филателия белән мавыгучы күрше малаен сөендерергә уйлады ул. Тротуарга аягын бөкләп утырган чалмалы карт алдына иелеп, Матура төрле формадагы трубкалар сайлап маташа иде (ире тәмәкече дә түгел ләбаса). Шуннан аерыласы килмәде, Суфияны марка сатучы белән французча сөйләшергә өйрәтеп 113 — Русча кайдан беләсез? — Сәүдәдә өйрәндем. Миңа бөтен телләрне белергә кирәк. Миңа сатарга кирәк. Миңа табьгш китерергә кирәк. — Исемең ничек? — Мин мөсье Монтре, — ди кибетче, хәйләкәр елмаеп, үзе читтә- рәк торган Суфияга керфек астыннан карап ала. Исеме Мәхмүт икәнен соңыннан белсәләр дә, ханымнар аны шулай «мөсье Монтре» дип кенә йөрттеләр. — Җаның ни тели, мадам, шуны табабыз. — Миңа ирләр әйберсе кирәк иде. ~ — Менә моннан да яхшысын таба алмыйсың. — Әллә кайдан гына укалы башмаклар килеп чыкты. Бусы Суфияга ошамады. — Ука дигәне чыршыга элә торган елкылдавык кына бит аның, бер кисәң, сынып бетәчәк. Ыбыр-чыбырга кызыкма әле, дустым. Гарәп боларның сүзләрен аңлап тора икән, — Ыбыр-чыбыр түгел, мадам, чын ука. — Сатучы очлы башлы аяк киемен кулында уйнатып алды. Кибетченең татарча аңлавына ханымнар гаҗәпләнгәннәр иде, соңыннан исләренә төште: егет төрекчә белә, күрәсең. Сувенир алучылар нигездә туристлар, аларның телен аңласаң гына уңышлы сәүдә итеп була. Теленә салынып торган кибетчегә теге баштан кемдер усал гына дәште. — Гафу, мине чакыралар. Егет ялт кына китеп барды. Сәфәрчеләрнең һаман китми торуларын күргәч, бер ара табып, тагын килде. Клиентлар өчен үзе астан әйбер алган була, үзе Матураның иңендә асылган фотоаппаратка карый. — Сатасыңмы? Матура башын селки. Мәхмүтнең русча бик сөйләшәсе килә, ләкин бушка вакыт үткәргәнгә хуҗасы ачулана. Туристларның кайсы һо- тельгә тукталганнарын белеп, егет өченче тапкыр яшен ташыдай ялт итеп китеп барды. Культура үзәгендә үткәрелә торган берәр очрашуга яисә кинога бармасалар, кичке сәгатьләренә туристлар үзләре хуҗа. Кайберсенең шәхси танышлары барлыкка килде, кунакка йөриләр. Кайберләренең танышлары һотельгә килә. Кунакларны холлда гына кабул итәләр, бүлмәгә алып керү әдәпсезлек санала. Холлда тәбәнәк өстәлләр, кәнәфиләр. Теләсәң, рестораннан шәраб һәм рюмкалар чыгарт, иң яхшы официант хезмәт күрсәтәчәк. Ләкин бу кыйммәткә төшә, үз илең түгел, артык мавыгып китсәң, күршеңнән акча алып булмый. Кичке якта, һава җиләсләнгәч, Суфия белән Матура урамда йөреп керү нияте белән холлга төштеләр. Бүлмәдәшенең беләгенә кагылып, Суфия ишеккә ымлады. Ике үсмер егет ачык ишектән эчкә узарга кыймый торалар иде. Берсе таныш кибетче Мәхмүт. Көндезге ак ситсы күлмәктән. Үтүкләнмәгән соры чалбары тез турысыннан самавар трубасы кебек бөгелеп тора. Икенчесе Мәхмүттән кечерәк кара-кучкыл йөзле үсмер малай. Сәфәрче ханымнар кунакларны каршы алырга кузгалдылар. — Ә-ә, «мөсье Монтре»! Әйдәгез, рәхим итегез! һотель алдына чыгып, җиңел өстәлләр тирәсенә тезелгән үрмә урындыкларга утырдылар. Унбиш яшьләрдәге үсмер малай Мәхмүтнең энесе булып чыкты. Кәбир атлы икән. Абыйсы янында сәүдәдә эшли. Әңгәмәчеләр янына официант килде: — Кө десир месдам, э мөсье? X X К ө десир месдам, э мөсье? — Дамалар һәм әфәнделәр ни тели? (Фр.) ганнар, сәүдә итәргә шуннан артыгы кирәкми дә. — Гадәттә ничә яшьтә өйләнәләр? — Кем ничек? Ундүрттән дә, унсигездән дә, егерме биштән дә. Яшьтән өйләндергәндә олы кәләш алып бирәләр. Баеса, ул үзенә тагын яшь кәләш ала. Дүрткә чаклы өйләнергә хакы бар. — Әтиең сине өйләндермиме соң әле? — Өйләнергә акча күп кирәк. Башта апаны кияүгә бирәсе бар, аңа бирнә кирәк. — Культура үзәгендә рус теле өйрәнү түгәрәге эшли, шунда йөрегез, укыгыз, тәрҗемәче булырсыз, гид булырсыз, акчагыз күп булыр. Андый җиргә йөрергә егетләрнең вакытлары юк. Кибет ябылгач та кич буе урамда йөреп сәүдә итәләр. Кәбир дә русча аз-маз сөйләшә. Ул абыйсы мөрәҗәгать итсә генә сүзгә кушыла. Гарәпләрдә олылардан узып сөйләшү юк. Җавапны да, сорауны да Мәхмүт кенә бирә. — Ханымнар ничә сыйныф бетергәннәр? Эшлиләрме? Институт, университетларда укыган өчен студент бер тиен дә түләми, киресенчә, дәүләт стипендия түләп укыта дигәч, Мәхмүт гаҗәпләнүеннән сызгырып җибәрде. Бу хакта аның элек тә ишеткәне бар, ләкин әле һаман ышанып җитми. Аларда югары белем алу өчен зур капитал кирәк, андый кеше Мәхмүтләрнең нәселендә юк. — Мадамнарның ирләре бармы? — Бар, бар. — Матура дәшми утырган Суфия өчен дә җавап бирде, — минем ирем врач, Суфияныкы журналист. — Синең ирең бик байдыр, врачлар бик күп акча эшли. — Бай, бай. күплектә эндәшү юк икән. — Без бер-беребезгә ышанабыз. — Хатынга ышансаң да, алар тирәсендәге ирләргә ышанырга ярамый. Гүзәл заттан ирләр баш тартмыйлар. И хәсрәт, ничек сөйләшә бит, күпне күргән ир уртасы диярсең. Матура укучы балага сөйләгәндәй аңлата: — Ир кеше хатын-кызга рөхсәтсез кагыла алмый. Култыкларга теләсә дә, рөхсәт белән генә. Хатының булгач, аңа ышан, ул синең ышанычыңны аклар. — Юк, мин хатынымның йөзен чит кешеләргә күрсәтмәм, — диде Мәхмүт, әле генә укылган лекцияне нәтиҗәсезгә чыгарып. Туристлар үзләре генә утырганда мондый тәкъдим булмый иде, «дамалар» югалыбрак калдылар. Мөсье «Монтре» исә егетлеген күрсәтәсе итте, дүртесенә дә «оранж» дип аталган әфлисун суы сорады. Эчемлекне сыра эчә торган кружкаларга охшаш саплы балчык савытларда китерделәр. Алда шөгыль булганда әңгәмә дә җиңел бара. Сөйләшмәсәң, эчемлек белән мавыгып утырырга мөмкин. Безнең ханымнар сүз тапмый аптыраучылардан түгел. Мәхмүтләрнең тормыш шартлары белән кызыксыналар. Мәхмүтнең агасы, үзе, Кәбир. аннан кече энесе сәүдәдә эшлиләр икән. Агасы өйләнгән, үз тормышы. Апалары, сеңелләре күп. Илле биш яшьтәге атасы баш авыруыннан интегә. Гаиләне өч ир бала карый. Гарәпләрдә хатын-кыз эшләми, андый гадәт юк. Өй эшләре дә җитәрлек. Егетләр алты сыйныф укып тукта ♦ әс салями, СУФИЯТ1 Матура студентлыктан чыгып бетмәгән Камилне күз алдына китерде. Җитәкчесе белән психотерапия буенча фәнни тикшеренүдер алып бара ул, сәяхәт кылырга да вакыт таба алмады. Матура журналист кеше, аңа йөрү кирәгрәк дип уйлагандыр. — Ирең сине ничек ялгызыңны чит ирләр белән чыгарып җибәрде? Мәхмүт Матурага син дип кенә җибәрә, гарәпләрдә бер кешегә Матура елмаеп утыручы Суфияга карап башын чайкый: һай, авыр булыр мондый егетләр белән социализм төзүе. Әнә бит ни сөйли бу хәсрәте: — Хатын күп бала китерергә тиеш. Югыйсә, аның башы шухыр- мухыр белән тула. — Күп баланы карарга акча күп кирәк булачак бит. — Ирнең эше — акча табу. Тапкан акча бетеп бармаса, шайтан булып котырта башлый. _ — Балалар колы булып гомереңне уздырасың инде, алайса? Балалыктан иртә чыккан г’арэп егетен тыңлап, Матура таң калып утыра. — Без барыбыз да коллар. Минем менә хуҗа өстенә хуҗа. Ике катлы хуҗа. Аннары ата-анама хезмәт итәм, апама, сеңелләремә. Ә син беркемгә дә хезмәт итмисеңме? Ирекле? Бу сорау менә-менә бирелергә тиеш иде. «Ирекле» сүзен әнә ничек аңлый кибетче. Ни рәвешчәрәк төшендерергә? — Ата-анага мин дә хезмәт итәм. Кеше өчен бу аз. Мин халыкка хезмәт итәм. Ләкин кол булып түгел, дус булып, туган булып. Безнең ил халкы барысы да берберсенә хезмәт итә, коммунизмга. Коммунизм турында ишеткәнең бармы? — Ленин? Матура егетнең бераз хәбәрдар икәнен аңлап, сөенеп куйды. Сумкасыннан Ленин рәсемле значоклар эзли башлады, таба алмады. Таратып бетергән. Суфияда ике значок калган икән, кунакларның түшенә кадады. Матура аңлатуын дәвам итте: — Коммунизмда бөтен кеше белемле, аңлы булырга тиеш. Талау, алдау булмый, мохтаҗлык булмый, һәркем җәмгыятькә сәләтенчә хезмәт итә. — Мохтаҗ булмагач, кем аны хезмәт итәргә мәҗбүрли? — Ата-анаңа, сеңелләреңә хезмәт итәргә сине кем мәҗбүрли соң? Мәхмүт аңлаганлыгын белдереп көлеп куйды. Матура егетнең фотоаппаратка күзе төшкәнлеген сизеп, бүләк итмәкче дә булган иде, кире уйлады: кибетче аны барыбер сатачак. «Мадам Матура» бүлмәгә кереп, төрле дарулар тутырылган кап алып чыкты. Гарәбстанда дару кыйммәт, сәфәрдә төрле хәл була дип, Камил биреп җибәргән иде. Мәхмүт әтисен сәламәт түгел, диде бит. Бүләккә фотоаппарат алса да, Мәхмүт болай сөенмәс иде. Латин хәрефе белән язылган кулланмаларын укып, һәр кап даруга алтын бәясе куйды. Кәбиргә Суфия гарәп-рус сүзлеге бүләк итте. Иртә белән ханымнарны холлда сюрприз көтә иде: Матурага Хот- табычныкы кебек очлы борыны өскә күтәрелгән чигүле чүәк. Суфияга сырлы, бизәкле агач шкатулка. Капкачын ачсаң, скрипкада уйнаган кебек гаҗәеп моңлы көй сызыла. Кызыл бәрхет эчле шкатулкада куен дәфтәреннән ертып алынган кәгазь, кәгазьдә русча язу: «Хәерле сәфәр теләп, Мәхмүт белән Кәбирдән бүләк». Нинди изгелекләре өчен бу бүләкләр? Университет тәмамлаган укымышлы «дамалар»ның гади егетләрне үз күреп, ихлас сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерүме? Терешкова, Гагарин иленнән килгән кунакларга аерым хөрмәт билгесеме? Сувенир сайлаганда кибетчене тинтерәтүен исенә төшереп, Матура уңайсызланып китте. Гарәпләр кунакчыл, әдәпле халык. Урамда исерек кеше күрмәссең, гади халык арасында чит кеше әйберенә тию гадәте юк. Дин басымчагыннан, пәрәнҗәдән арыну исә Терешкова заманында тормышка ашмас нәрсә түгел, колониализмнан арынган халык анысын булдырыр. Ахыры бар