Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләләр

Иң авыр эш — мүкләк сыерның мөгезеннән тоту. Дөньяның татлысын гына татыган — әчесеннән һәлак булган. Арттагылар алдыннан барганчы, алдынгылар артыннан! барыйк. Танылмавы белән танылган язучы. Язучы өчен иң куркынычы — мактану белән макталу. Акыллы акыл сатканчы, юләр юләрлеген бушлай өләшеп өлгерә.