Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ

Батарея командиры блиндаж алдында, планшетын ачып, нәрсәдер карап утыра иде, янына кыскарак буйлы бер лейтенант килеп туктады. ' — Сугыш алласына сәлам! — диде ул шаян тавыш белән һәм иелебрәк комбатка кулын сузды, аннары шул уңайдан чирәмгә утырды. Комбат йөзен күтәрде, ике куллап күреште дә: — Ә, жир наркомы, сәлам! — диде. Биредә, солдат фольклорыңча, артиллеристларны «сугыш алласы» дип, ә пехотаны «жир наряшереп торган чаукалыкларга күз төшерде. — Кая инде! Әнә!..— Арырак су белән тулган зур снаряд чокырлары ялтырый иде. — Безгә фриц тәмәке тартырга да бирми, әз генә төтен күрде исә, кул минометыннан яудыра башлый.— Лейтенант гасабиланып жиргә төкереп куйды. Комбат ике кулын ике якка жәеп жибәрде, аңлыйм, янәсе, әмма берни дә эшләп булмый. Чыннан да биредә алар өчен оборона шартлары гаять авыр иде. Алда—тау тезмәләре, тауларның ин биек маңгаенда немецлар, ә уч төбе кебек күренә торган урта эргәсенә безнең пехота урнашкан. Җитмәсә, немецлар белән безнең беренче траншеяләр арасы дүрт йөз метрдан артмас. — Соң шушындый жиргә оборона коралармы? — Лейтенант монда үзләреннән элгәре булган частьны тиргәп алды. — Алар да мәжбүрдән инде,— диде комбат.— Моннан алтмыш- житмеш чакрымдагы Великие Луки кышын алынды. Немец бу тауларга оялагач, безнең һөжүм уңышка ирешмәде — һаман безгә начар оборона көчләп тага, денсез! — Лейтенантның аксыл битендәге вак кына кара нокталар кебек тутлары күз кырыйларына жыелды һәм йөзен караңгылатып жибәрде ком»нары дип ирештерәләр иде. — Сез монда сәхрәдә, чын!..— Лейтенант блиндажны һәм тупларны Алар аптыраган кыяфәттә, ни әйтергә белми, уйланып калдылар. — Разведка белән тылына төшсәң, ә? — диде лейтенант аннары, малайларчарак хыялый бер төс белән. Комбатның башак шикелле күпереп торган кашлары бергә килеп тоташты. Уйлап әйтәсеңме син моны дигәндәй, гәптәшенә текәлеп торды. — һе, каян?! Бөтен җирне бетон белән ныгыткан! — Тау инеше үзәненнән,— дип, лейтенант, ниһаять, кабынып киткән тәмәкесен тәмләп суырды.— Буа буып, фрицлар су коенып яталар анда!—Ул тешләрен кысты, очлы яңагында бүлтәймәләр чыкты. Немецлар тәмам җелеген киптергәннәр аның. Бигрәк тә менә унжиде- унсигез яшьлек яңа өстәмә килгәч күзгә күренеп чәче агарды. Тиктормас, чытлык малайлар, йөз мәртәбә кисәтәсең, юк, онытылалар да немец снайперына азык булалар. Алар өчен командир башы җавап бирә... — Ә ничек шәйләдең? — диде комбат, кинәт кузгалган кызыксыну белән. — Алар да суны шул инештән эчә. Кайчак безнекеләр су алып торучы немец белән очрашалар, ә бер төнне су керүләрен үз күзләре белән күргәннәр. — Ай-Һай, азындылар! — диде комбат, күңелен төнлә залп бирергә дигән уй кымырҗытты, ләкин малайларча уй иде бу, позицияне дошманга сиздерү — баш китә торган эш. Әмма лейтенант һаман да үзенекен каерды, комбатка коткы салырга теләде: — Әллә алла күчтәнәчләре белән сыйлап карыйсызмы? — Ымсындыргыч та бит,— диде комбат, туры җавап бирмичә, үзе эчтән: ә бит позицияне алыштырырга була! Ялган позициядән ату иң отышлысы!..— дип уйлады. Лейтенант комбатның икеле сөйләвенә аптыраган сыманрак, җиңелчә елмайган килеш, сораулы карашын аңардан алмады. Ахырда комбат лейтенантны тынычландырырга теләгәндәй өстәп куйды: —• Тиздән сезгә барам! — Бу сүз шактый нәрсә анлата иде, комбат тәфсилләргә яратмый. Лейтенант, сөйләшү бушка булмаганга куангандай, җавап урынына уң кулын козырегына куеп алды. Комбат авырткан аягын тез турыннан ике учы белән күтәреп, җайлабрак куйды. Балтыр сөягендәге иске ярасы ачылган, эренләп, сүлләнеп тора, шул нәрсә аны борчый, эчен пошыра. Бәйләтергә барырга кирәк, ләкин Семен Израилович ятарга алып калмагае дип шикләнебрәк тора... Әллә лейтенантның күңеленә кызык бер фикер килде инде, йөзе яктырып китте. Ул ниндидер бик мөһим нәрсә әйтмәкче булып, авызын ачкан иде, түбәннән, куаклар артыннан, сары чәчле бер баш күренде. Санбат сестрасы икән. Куаклар ышыгындагы сукмактан ул каядыр бара иде, боларга тап булды. — Ә-ә, Римма,— диде комбат, кинәт җанланып һәм урыныннан тормакчы булып. Аның йөнтәс кашлары ягымлыланды, күз кырыйларына нур чыкты. — Инпакетлар китергән идем, сезне искә төшердем,— диде сестра, ике ират күзе текәлүдән бераз кызара төшеп. Эх, тагы сезне мәшәкатьләдем! — дип кул селтәде комбат, гафу үтенгән кебек һәм, уңайсызланып, кырынмаган битен учы белән сыпырды. Аның бөтен кыяфәтендә сестрага чиксез рәхмәт ч’агыла иде. Врач белән сөйләшүдән котылды болай булгач. «Патриот булу яхшы, ә яраны дәваларга кирәк»,— дип, каты төрттереп, аның ниндидер серен сизгән кебек, һәр вакыт көлеп әйтә врач. Ә комбат Алексей Барановның үз исәбе үзендә: зур вакыйгалар булырга тора, ШУНДЫЙ чакта сыныкны сылтау итеп читтә каласы килми иде... Сестра сумкасын актара башлады, комбат ашыга-ашыга күн итеген салды, галифе балагын тезенә кадәр сыдырып куйды. Лейтенант исә алгы сызыкта, ут эскәнжәсе астында айлар буе ятып барысын оныткан да, хәзер генә үзенең ир-ат желесеннән икәнен белгән кебек, кызга төбәлгән. Тик кыз бер дә каушап калмый, мондый гына күзләр нең утына күнеккән булса кирәк. Әмма апын тавышы әллә нинди баштан сыйпый торган, йомшак. Бәлки күптән хатын-кыз тавышы ишетмәгәнгә шулай тоелгандыр. — Аягыгызны туры куегыз, иптәш капитан,— диде кыз һәм сумкасыннан сары риванол шешәсе чыгарды, даруны марляга агызды, пинцет очына спиртлы мамык элеп, яранын үлекләрен сөртеп алды, аннары комбатның аягы янына тезләнеп, зур бинтны сүтәргә кереште. Лейтенант, күзләрен тасрайтып, анын тар юбкасы аша беленеп торган аякларына карашын шудырып узды. Кыз да, бераз читенсенгән шикелле, учы белән итәгеннән чүп себергәндәй алдын сыпырып куйды. — Капитанның йөрәген дә бәйләп алып китмәсәгез ярый инде,— дигән булды лейтенант, ниһаять, сүзгә кушылып. Аның бик сөйләшәсе килә иде бугай, дөресрәге, кыз белән үзе арасында яшерен сукмак та салып булмасмы, дип өметләнмәде микән? — Үз йөрәгегезне кайгыртыгыз, иптәш лейтенант,— диде кыз, бер дә исе китмичә. Үзе әкрен генә ярага тампон куеп, бинтны урады. — Минем йөрәккә дә чират тимәсме дим шул.— Лейтенантның күзләре чаткыланып китте. — Пөрәген закладка салмакчы! — дип, капитан көлеп жябәрде. — Нинди йөрәк бит, алдакчымы, әллә чын йөрәкме? — диде кыз, яке төрле уйларга урын калдырып. Лейтенант әллә арага басма сузыламы дип, кызга карады, юк икән, кыз шаярта гына икән. — Чын, тугры йөрәк!..—Лейтенант та, беркатлы булмаска теләп, тизрәк шаяртуга күчте. — Кара, сестрага йөрәген бирмәкче? Еламассыңмы соң? — диде капитан тегенәргә ымлап. Үзе тавышсыз гына көлеп, кызга карады. Ул да көлә һәм мондый тел яздыруга шат иде бугай. — Кызлар безнең йөрәкне елатыр өчен алалармыни? — Кайсы көлдерер өчен, кайсы елатыр өчен, бәхетең кемнән була бит,— дип, капитан бинт очын тотты, кызга булышты. — Рас үзе теләп аяк астына ташлагач, ул йөрәкне кем санласын? — Кыз кеткелдәп көлеп куйды. Аның тешләре йөзе кебек үк матур түгел иде. Кызның куллары комбатның балтыры тирәли хәрәкәтләнде. Менә ул бәйләп тә бетерде. — Эчкерсез булса, санларга кирәк! — диде лейтенант һәм кинәт житдигә күчте:—Хәер, кызлар шуның киресен яраталар! — Ихласны аңламыйлар димәкчесеңме?—Капитан бинт ураганнан соң юанаеп киткән чалбар балагын төшерде. Ә кыз аның сүзен ишетмәмешкә салынды. Үзара гәпләшүне биредәге ир-ат халкы зурга ала, үзенчә бәяли, танышлыкка нигез итеп саный башлый. Бәлки кыз шуна сагаеп калгандыр. — Терелегез,— диде кыз. Эшен бетереп, урыныннан тсрды. Әйберләрен сумкасына тутырды. — Рәхмәт! — Комбат һаман шул аягы белән булашты. — Китәсез дәмени? — диде лейтенант, ниһаять, үтенүле, шаярулы тазыш белән.— Әзрәк утырыгыз инде, юкса, без еларбыз. . — Еламагыз,—дип көлеп куйды кыз, сумкасын җилкәсенә элде, бер кулын өскә күтәрде, әзрәк башын ия төшеп саубуллашты да китеп тә барды. Бер минуттан ул куаклар артына китеп күздән югалды. ХИСАМ КАМАЛОВ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф Болар да кинәт юксынып тынып калдылар. Ләкин тәннәре белән җирнең дерт итеп куюын тойдылар. Немец пушкасы телгә килде, авыр снарядларның чинап очканнары ишетелде. Икесе дә аларның юнәлешләрен шәйләп торды. Юк, моннан үтеп киттеләр. Кайдадыр «дыңк» итеп бәрелгәннәрен җир селкенүеннән сизделәр. Снарядлар сазга туры килде, шартлау тавышы ишетелмәде. Лейтенант яңадан тәмәке төрде, баштагы төпчегеннән аны кабызды да тирән итеп суырып тарта башлады. — Ай-Һай, чибәр, шайтан,— диде ул, төтенен өреп. Капитан исә, аның бу сүзләрен бик үк өнәп бетермичә, ник булмас нәрсәгә тәмгыңны ымсындырып маташырга, дигән кебек, кулын гына селтәде. Лейтенант та моның белән килеште, маңгайлары җыерылды, кашлары өскә күтәрелде, аны ниндидер бүтән уйлар биләп алганлыгы күренеп тора иде. — Синең белән «опер» кызыксынган, имеш? — диде ул, бераз кимсенгәнрәк чырай белән. Бу хәбәрне аның үзеннән ишетмәвенә бераз кәефе киткән иде, чөнки шундый серне дә ышана алмаслык булгач, начар дус, ахры, мин, дип уйлаган иде. — Ә-ә, пустяк! — диде Алексей һәм тагы кулын селтәде. — Эх, Алеша, сер сандыгы син...— Лейтенант дәгъвачыллыгын йомшарту өчен елмаеп куйды. Капитан, аңа карагач, кинәт барысын да аңлады: Бикиев аның өчен чын күңелдән дусларча борчыла иде, шулай кайгырырга хакы да бар иде. Алар кыр госпиталендә ятканда таныштылар, дуслаштылар, бер- берсенә эчләрен ачтылар. Менә тагы икесе бер позициягә туры килделәр. Сугышчан тактика тәртибе буенча, лейтенант Бикиев ротасына капитан Баранов батареясы беркетелгән. Айга якын инде бер окоп төбендә дигәндәй ауныйлар. — Син нәрсә, Бари? Просто минем 41 нче ел белән кызыксыналар. — Әгәр сер булмаса, ни өчен? — Теге елларны бергә булган бер шәхесне ачыклыйлар булса кирәк,— диде Алексей һәм бернинди дә хафаланырлык сәбәп юк дигән кыяфәт белән бинтлы аягын сыйпаштырды. — Шулай да күңелсез. — Оборонада озак яту галәмәте, чокчыналар. — Эзләгән җирдән табыла, диләрме? — Миңа нәрсә? — дип, комбат көлеп куйды. Лейтенант моны Алексей сер бирергә теләми дип аңлады, ләкин төпченеп, кеше йөрәгенә керергә яхшысынмады. Шул чак комбатны телефонга дәшеп, блиндаж тамбурында элемтәче күренде. — Мин Сакал янына барып киләм әле,— диде Бикиев кузгалып. Батальон командирын, гәрчә яшь, сакал-мыексыз булса да, искечәрәк фигыле өчен үзара шулай атап йөртәләр иде. Алексей башы белән ым какты да, бер кулына итеген тоткан килеш, ялан аягы белән чирәмнең салкын рәхәтлеген тоя-тоя, блиндажга кереп китте. Лейтенант аның бөкшәебрәк калган киң аркасына, көчле иңбашларына игътибар итте. Аннары Алексейның көлүен искә төшерде: сиздерми генә, нәрсәдер булган инде, «опер» тикмәгә казынмас дигән шөбһәгә килде. Егетне бутамасалар ярар иде. Сизүенчә, Алексей бөгелеп-сыгылып, кискен хәлдән елдырым гына котыла ала торганнардан түгел. Ул түзем табигатьле күренә, ләкин бөгелә-сыгыла белмәгән кеше тиз сынучан була... Бәлки әле пошаманга төшәрлек берни дә юктыр?.. Фронт язмышы туры китергән ул егетне Бикиев яратып өлгергән иде, шуңа күрә аны югалтасы, аңа тап төшерәсе килми, белүенчә, Алексей азагынача дөрес кеше, тик сугыш һич уйламаган хәлләргә дә дучар итүе мөмкин шул. Караңгы бер станциядә аларны вагоннардан төшерделәр. Бик шыпырт булырга тырышып, озак кына бардылар. Алда кайдадыр тонык кына шартлау тавышлары ишетелде, офыкта ут ялкыннарының аҗаган кебек ялтырап китүе һәм кинәт сүнүе эчкә шом салды. Фронт сызыгының ерак түгеллеген сизеп, барысының да тынып калуы шомны тагы да арттырды. Үләннәргә мул булып чык төшкән, шуңадырмы, төн бик яңгырау: юешләнеп авырайган аяклар лаш-лош атлый, табан астында чыбык сынуы, ботинкаларның ташка бәрелүе ишетелеп китә. Барган шәпкә Әнвәр күккә карады: йолдызлар ярмаланып-ярмаланып яналар, шул ук Суслонгердагы йолдызлар Кинәт ниндидер мотор тавышы колакка бәреп керде Фараларын яндырмыйча гына машиналар йөри, ахрысы, дип уйлады ул Аннары гына бу тавышның күктән килгәнлеген искәрде. Ниндидер самолет аларнын турыннан гына станция ягына очып үтте. «Самолетлар төнлә оча ала микәнни?» — дип шикләнде Әнвәр, ләкин күктә бер генә самолет түгеллеген шунда ук тавыштан чамалады. Кинәт «һава!!.»— дигән команда яңгырады, строй җиргә сибелде. Якында гына каты шартлау йөрәкне яргандай итте, бөтен тирә-юньне дер селкетте. Бомбаның ачы сызгырып төшүе җанны телгәләде. Икенче шартлау тагы да якынрак булды, күздә ут чагылды, колак тонды. Өскә зур-зур кантар балчыклар төште Әнвәр башын беләкләре белән каплады. бик каты куркып, урыныннан торды да бер иптәше янына барып ауды. Теге дә башын җиргә күмәрдәй булып бөрешкән иде. Әнвәр килеп ятуга, капылт кына торды да чапты. Тагы шартлау җирне тетрәтте. Әнвәр касыгына кемдер төрткән кебек сизде. Як-ягына каранды. Ул ялгыз иде, тагы да ныграк куркуга төште. Үзе дә белмәстән, берәр җан иясе эзләп каядыр йөгерде. Кеше янында ана куркынычсызрак булыр төсле гоелды. Әнвәр тагы теге егетне шәйләде, тагы аның янына барып ауды. Ул Актаныш малае, бер вагонда килгән иделәр. Әнвәр аның янынарак елышты. Ләкин теге егет Әнвәргә аягы белән тибеп җибәрде. — Кит моннан! — дип сүгенде ул, теш арасыннан чыккан тавыш белән. Әнвәр күзләрен мелт-мелт итеп ана карап торды, нигә куганлыгын аңламый иде ул. Тагы шартлау җирне актарды, теге сикереп торды да үләннәр арасында күздән югалды. Әнвәр аның артыннан бер тотам да калмады. Ул моны үзе аклап эшләми, ә аңардагы ниндидер эчке көч, аның ихтыярыннан тыш, шулай хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә иде. Бераздан икесе дә җиргә йөзтүбән капланып төштеләр. — Ник тагыласың?! — дип еламсырады теге егет һәм тагы яткан килеш бик каты итеп аягы белән типте. Әнвәр аны сизмәгәнгә салышып, башын җиргә сеңдерел, көчкә тын алып ята бирде. Теге егет тагы моның кырыеннан каядыр читкә атылды. Әнвәр күрми дә калды, якында гына бомба шартлап, аны яртылаш балчык белән күмеп ташлады. Шул минут куркынычта укырсың дип әбисе өйрәткән догалар исенә төште һәм Әнвәр шуларны пыш-пыш әйтергә тотынды. Бераздан шартлау тавышлары тынды, ерагайган мотор гүләүләре генә ишетелде. Төн караңгылыгы шактый сыекланган, офык буйлары яктылыгыннан тирә-якны, аяк астын ачык күрергә була иде инде. Әнвәр күзен ачып, башын калкытты: мин исән әле, дип чиксез сөенеп куйды. Аякларын тиз генә кымшата алмыйча азапланды, яралану ихтималы булганлыгын ул башына да китермәде. Азаплана торгач, ниһаять, бер аягын тартып чыгарды, ләкин обмотка сыерылып балчык эчендә калган иде, икенче аягын чыгару тагы да читенрәк булды. Ботинка кала, ахры, дип, көчәнә-көчәнә аягын тартты. Сеңерләре суырылудан күзеннән яшьләр атылды. ХИСАМ КАЧАЛОВ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ ф — Тезелергә' — дигән команда яңгырап китте. Бу команда Әнвәргә көч өстәгәндәй итте, ахыр чиктә икенче аягын да тартып чыгара алды һәм аксыйаксый иптәшләре янына килде. Кинәт җанлану, шау-шу купты. Егетләр берберсенен балчыкка, сөремгә буялган йөзләреннән көлешә-көлешә җыелдылар. Арада теге дөньядан кайткан кебегрәк өнсез кыяфәтлеләре дә күренгәли иде. Строй басынкы тавыш белән рәт санавы уздырды. Кырыктан артык кешенең һәммәсе дә исән-имин иде. — Налет вакытында кем «әни!» дип кычкырды? — диде командир, строй уртасына килеп. Аның төк баскан янак сөякләре кыймылдады, йөзендә ягымлылык шәүләсе чагылгандай булды. Күзләре дә мәрхәмәтле карый. Строй тын калды. Әллә мин кычкырдым микән дип уйлады Әнвәр дә курка-курка. Җавап бирүче булмады, киеренкелек хөкем сөрде, нәрсә булыр икән дип, Әнвәр командирның йөзен күзәтте. Менә- менә ул елмаер да егетләрне газаплаган хәлне җиңеләйтеп җибәрер Ләкин командир елмаю түгел, һаман кырыслана гына бара шикелле. Ул, аска төбәлгән килеш нидер уйланып, строй алдында йөренде. Аннары ачыла башлаган чәчкә бөресе кебек алсу офыкка карап торды, тик аның соравына җавап кайтаручы булмады. Командир, туңган кебек, җилкәләрен селкетеп алды, йөзе ниндидер билгесез мәгънә белгертте, аннары ул төркем башына барды да стройны үзе артыннан ияртеп алып китте. Әнвәр үзен типкәләп куган егет яныннан атлады. Ана сүз кушасы килә иде: баягы кыланышы бик нык ачуын китерде. Дошман атканда бер күчкә өелмәскә дигән кагыйдә бар. Озынча йөзле бу егет шуның белән акланып, куркак җан диярме? Тик гел көтелмәгәнчә килеп чыкты. — Син нигә мина типтең? — дип. янаган кебегрәк әйтте Әнвәр, тавышын күтәрә төшеп. — Якында булгач, газраил мине синең урыныңа алуы бар, тиле! — диде егет, каршы килмәслек каты итеп. Әнвәр авызына суккан кебек хис итте. — Син үзең шыр юләр! Анаң яламаган! — дип, Әнвәр аның яныннан читкә тайпылды. Төшкә таба алар зур гына бер урман аланына килеп туктадылар. Командир куе агачлар ышыгына эшләнгән блиндажларга таба китеп барды. Әнвәрнең күңеле мең төрле билгесез өмет белән тулы иде. Хәер, кайбер өметләре билгесез түгел: менә хәзер көнлек ипине бирәчәкләр, ашатачаклар. Эчтә «оркестр» улый, теш казналары кычыта, авы.-са ниндидер тимер тәме. Шул исенә төште — сару кайнаган чакта аңа әнисе чалгы пычагы ялата да, кикерүе шунда ук бетә иде. Әнвәр шул пычак тәмен телендә тойды. Менә, әни, улыңның газиз башлары кай тарафларда йөри! Әнвәр үзен әнисеннән бик кызгандырасы килде. Өйгә салга хатларда үзенең газапларын күп арттырып яза ул. Әнисе аның өчен еласа, яшь түксә, аны исеннән чыгармаса, аңа солдатның авыр йөген күтәрү җиңелрәк булыр шикелле тоела иде. Әллә кайдан командир килеп чыгып, ике солдатны үз янына дәште. Бу, әлбәттә, продукты алырга. Димәк, өмет чынга аша. дип уйлады Әнвәр, эчтә:, «оркестры» тагы да ныграк улап куйды. Ул арада ике солдат алларына ипи, консерва төяп кайтып та җиттеләр. Чирәмгә шинель, бушлат җәеп, азыкларны бүлеш китте. Бигрәк тә ипи тәмле күренә, йөзе- китереп, кызартып пешерелгән, карау белән авыз суларыңны китерә башлый. Егетләрнең күзләрендә шатлык очкыннары бии. һәркайсының күз алмаларында шул кызыл кирпеч икмәкләрнең шәүләсен күрәсең, һәркайсының йөзе алдан ук туклык рәхәтен тоеп елмая сыман. Төнге бомбежкадан исенә килә алмыйча бөрешкән егетләргә дә җан керде, әх, ипекәй бар нәрсәгә дә баш шул, бар нәрсәгә дә җан өрә торган тылсымлы әйбер шул! Әнвәр бүленгән ипи кисәкләрен күзәтте. кибән башы мина булса иде дип ымсынды. Ләкин ана ипинең йомшак кире эләкте, ничектер бүтәннәрдән кечкенәрәк сыман күренде. Учында гына сындырып, шунда ук кабып та җибәрде. Икмәк гаҗәп тәмле иде. Бу тоташ арыштан гына түгел, шулай ук тоташ бодайдан да түгел, катнаш булырга тиеш. Икмәк янына тагы өч борынга бер балык консервасы туры килде. Аның белән ипи тагы да әйбәт барды. Ашагач, үзеннән-үзе күз йомыла башлады. Әнвәр бер җиргә чирәмгә түнтәеп йоклап та китте. — Тезелергә! — командасы колагына бәреп керүгә, ул янә сикереп торды. Тавык йокысы кебек кенә кыска черем дә тәнен җиңеләйтеп, авырткан буыннарын язып җибәргәндәй иткән иде. \лар тезелгәндә, аланның теге ягыннан да, бу башыннан да бодайга таба рота рота солдатлар килә иде. — Хәзер хәрби ант бирәчәксез,—дип аңлатты командир.—Сезгә зур җаваплылык йөкләнә, сезнең өчен хәрби законнар көченә керә. Кайсыдыр шаяны көлеп куйды, командир аңа илтифат итмәде, җитди кыяфәттә моңсу гына карап торды. и.ш өчен, шешмәр ■ >йб и ид< ♦ безнең командир, дип үкенешәләр. 2 Ниһаять, бер старшина килде, болармы тезеп санатты да каядыр £ алып китте. Урманга алып барып, һәр взводка агач ботакларыннан а. шалаш ясарга боерды. Кич белән кайнап аш бирделәр, агачлар ышы- й гына җайланган ачык клубта «Антоша Рыбкин» дигән кино күрсәтте- ы ләр. Икенче көнне, төрлесен төрле частька бүлгәләп, алгы сызыкка ы озаттылар. о Сөенчалин күзәтү пунктына дежурга килде: комбатны тагы жые- 2 лышка чакырдылар. Алгы сызыкка беренче баруы бу 1N8C8 Д8, уйлана ф калды ненец моннан бнш ЙОЗ метрда гына ҖИТМӘСӘ, блиндаж ла бер я генә кат түшәп ясалган. Комбат йомшак, разведчикларны узындырган, о түбәгә тагы бер кат агач тездермәгән, дип ачуы килде. Телефон янына * у тырды да үзенең бирегә килеп җитүе турында батареягә шалтыратты, g Чак беленеп торган саргылт кашлары җыерылды, кәефе кырылганлыгы < күренеп тора иде Трубканы элемтәчегә биргәч, күзенә чалынган сер- * жант Шиловка бәйләнеп китте. * — Немец парабеллумын йөртү тиеш түгел! — диде Сөенчалин. о — Дошманны үз коралы белән кыйнарга кирәк.— Шилов лейте- “ вантны шаярта дип уйлады. — Тиеш түгел, диләр сиңа! Уставны оныттыңмы? — Сөенчалиннын тавышы калтыранып китте. Шиловка аның боеручан тавышы ошамады, кинәт үртәшәсе килде. — Устав буенча бер карыш җирне дә дошманга бирергә тиеш түгел идек! Кая ул устав? — диде Шилов, бик тыныч булырга тырышып. — Өстенә күпне алсан, башына көч килер, егет! — Лейтенант, сержантның көтмәгәндә кабынып китүен тоеп, тавышын йомшартты, баягы ачуы да кайта төште. — һәркем өстенә алмаганга шушы хәл булган да! һе!.. — Искене искә төшермә, Шилов.— Элемтәче бәйләнешеп китә күрмәсеннәр дип курыкты. — Фиг иске, барысы да яңа! — Ә тел өчен бит, Шилов, баш җавап бирә,— диде Сөенчалин, инде тыныч елмаеп. Әмма Шиловның туктарга исәбе юк иде. — һу-у,— дип, ачы көлгән тавыш белән әйтте ул.— Монда тыл түгел, ул яктан курыкмаска мөмкин! Ишектә плащпалатка кыштырдады. Утлары караңгы яна иде, Сөенчалин шырпы сызды. — Ә-ә, Сережа, сәлам! — диде Шилов керүчене танып ана таба кузгалды. " Бу полк разведчигы Сергей Айкилдиев иде. — Ник болай караңгы «тавык күзе»? — дип, ул түргәрәк узды. Элемтәче сукыр лампаның филтәсендәге күмерне пәке очы белән кыргалап ташлады, шуннан соң блиндаж эче шактый яктырып китте. — Безнекеләр тегендә Румыния чигенә чыкканнар! — диде Сергей горур тавыш белән. Зур шатлыгы аның эченә сыеша алмыйча тышка түгелә шикелле иде. — Ә без һаман ж,ир иснәп ятабызмы? — Шилов сорау белән Сөенча- линга карады, гүя һөжүмнен кайчан башланасын ул төгәл белә дә әйтми тора. Әрепләшүнең аңарда эзе дә калмаган иде. — Өстә уйлыйлардыр. — Ә без кушканны үтәүчеләр генә, димәкче була лейтенант! — дип, Сергей шаярткан сыман әйтеп куйды. Элемтәче исә җиңү шатлыгын телефон аша бүтәннәргә ирештерде. Кинәт безнең пехота җиңел кораллар белән немец ягына ата башлады: Мылтык-автомат тавышлары, граната шартлаулары ачык ишетелеп торды. Сөенчалин траншеяга чыкты, бу хәлгә бераз аптырады, әллә немецлар безгә таба үрмәлиләрме, дип шикләнсә дә, янында басып торган Сергейга сүз катмады. Бераздан кинәт атыш тынды, шул арада немец радиорепродукторының ачык тавышы яңгырый башлады. Немецлар безгә каршы оборонада утлы корал белән генә түгел, тел белән дә көрәш алып баралар иде. Көн саен караңгылык иңү белән радио аша кычкырырга тотыналар. Саф русча сөйлиләр. Фрицларның әшәкелекләре бөтен дөньяга фаш булып барганда, шулай сөйләү сон дәрәҗәдә түбәнлек, батып барганда саламга тотыну, дип уйлап куйды Сөенчалин. Шул радионы юкка чыгарасы, изеп ташлыйсы килде. Безнекеләр тагы барлык кораллардан атарга тотындылар. Немец бер дә атмый, ара-тирә яшькелт ракеталар гына чөя. Ракета күктә тәлгәш- ләнә, берничә минутка әйләнә-тирә яктырып, җир өстендә һәммә нәрсәнең шәүлә сызыклары күренеп китә. Тәлгәшләр мөлдеримөлдери җиргә төшәләр, аннары берәм-берәм сүнәләр... Немец радиосының тавышы ачыграк булып ишетелә башлады. Сөенчалин Сергейга төрттерми түзмәде. — Сине, разведчик кешене, шушы Геббельс үчекләмиме? — диде ул, немецның оятсызлыгына ишарәләп. — Канга тоз салу инде! — Сергейның тавышы ачынулы, шелтәле иде. — Тончыктырып булмыймы? — Пеленгатор кирәк,—диде Сергей, әллә шуны да белмисеңме дигән кебек итеп. Сөенчалинның ул хакта ишеткәне юк иде, үзенең наданлыгын белгертәсе килмәде, шулай да беләсе килү аның күңелен кытыклады. Нинди серле корал икән ул?! Беркатлыларга хисап тоталар! Шалишь! — диде ул, белмәгәнен яшерер өчен. — Ә беркатлылар азмы? Шул вакыт һавада немецча сүзләр яңгырады. Безнекеләр дә дошманның үз ысулы белән немецларны үгетләргә тотындылар. Сөенчалин әз-мәз немецча аңлый иде, Сталинград, генерал дигән сүзләре колагына керде. Плен төшкән генерал чыгыш ясый булса кирәк. Соң безнең тарафтан бу өндәүләр нигезле дә, кешелекле дә, без үз җиребезне азат итәбез! Ә немецның җиңелүе хәзер һәркемгә ачык. — .Чока чиертүчеләр бармы икән?—диде Сөенчалин, безнекеләр- нен нигезле үгетләүләренә чиксез сөенеп. Сергей югарырак урында чуала торган кеше булгач, хәбәрдар дип фикер йөртте үл. — Кем белә — дип, Сергей әкрен генә әйтеп куйды,— Немецны уйга төшерү кыйммәт! — Әйе, немец ахмак әле! оаккүркачао башлаР“на! Үлемнән куркуга караганда фюрердан ныг- род ry^pKa.ldL'. — Әх. шул куркуны! — дип ачынып әйтеп куйды Сөенчалин да — һәр кешенең эчендә курку ята. Немецларның бетен гамәле шуңа хисап тотып эшләнә Кешене куркытып ерткыч хәленә китергән гитлерчылар нәрсәгә нсәп тоталар? Нәрсә дәгъва нтәләр?.. Безнекеләр радио тавышын көчәйттеләр, немецларныкы да ярыйсы ишетелә. Диалог дәвам итте, дошман күрәләтә ялганлый, алдаша, безнекеләр тик хакыйкатьне генә сөйли Немецлар тагы ракета чөйделәр. Тау кырыендагы агач-куакларнык пнртләчкнртләч шәүләләре калкынды. Алгы сызык әллә нинди серле дөнья кебек булып тоелды. Радио тавышлары билгесез ике гигант шәү ләнен бер-берсе белән нәрсәдер сөйләшүләре, сүз көрәштерүләре шикелле иде. Шул тавышларны күмеп, сулдарак немецның кул пулеметы тыкылдады: ток-ток-ток, нәкъ трактор моторы сыман. Сөенчалин моны луана-куана искәрде, тик тарафын гына төгәл шәйли алмады. Тирә-як чаукалык-урман. тавыш яңгырап бутала иде. — Кай төштәрәк? — диде Сөенчалин. Сергейга таба борылып. — Тау инеше үзәнендә бугай... — Ул таулар илле-алтмыш чакрымга сузыла. Кызык, һәр таудан диярлек инеш агыл төшә. — Бу позицияне генә дә ике инеш кисеп үтә. Безнең пехота атудан тынган бер мәлдә сул яктарак немец пулеметы телгә килде. Ул өзек-өзек итеп куйды, һавада утлы сызыклар сызды, зәңгәр җирлеккә кызыл җеп белән чигү чиккән сымзч итте. Аннары уң флангтанрак икенче пулемет тырылдап алды. — Әнә, кызыл карандаш белән имзасын селтәде, күрдеңме? — диде Сергей — Бусы баш пулемет булырга кирәк. Барысы да тәртиптә дип әйтте бугай. Пулеметлар аша да сөйләшәләр Сөенчалин. пулеметларны картада ничәнче квадратка билгеләргә икән, дип баш ватып торды. Сергейдан сорарга кыенсынды, чөнки теге үзен шактый һавалы тота иде Шулай да Сергей белән сөйләшәсе, дуслашасы килә Ул зур начальниклар тирәсендә күп була. Алар бу мәхшәрнең кайчан, ничек бетүе хакында сөйләшәләрдер. Аннары немецлардагы шул чаклы ерткычлыкның каян булуын беләсе килә аның. — Немецларда блат бармы икән? — диде ул, Сергейга табарак елышып. Сергей уйланып торды, җилкәсен җыерып куйды һәм шунда ниндидер сер белгәнлеге чагылып калды. — Полкның «смерш» I начальнигы үзе Германиядә булган, ахрысы, тик белгертми. Аның сөйләгәне бар: туган-тумачалык, әшнәлек юк ди немецларда. — Тәртип бик каты, димәк. — һәрбер кеше күзәтү астында икән. Укыганрак кешеләр бигрәк тә. Күзәтүчеләр дә үзләре арасыннан, ди. — Ягъни берсе икенчесен барып әйтә? — Нәкъ шулай Шәхси карточкаларына язылып барыла, ди. Менә ничек оештырылган’ — Гаҗәп: аңлы кешеләр үз-үзләренә шулай эшләсеннәр инде, ә? — Ни кыра аласың? Кем күбрәк органнарга барып әләкли, шул бүләкләнә, әйбәт эшкә, тылга урнаштырыла, ди. — Юк, юк. алай ук булмас.— диде Сөенчалин ышанмыйча. Әмма ышанмаска да мөмкин түгел иде.— Ничек инде тоташ берсен-берсе чагуга көйләнсен? I «Смерш» — контрразведка. ХИСАМ КАМАЛОВ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ — Немецлар фанатиклар, беләсең килсә. Аларның күңеле шуны теләп тора. — Күңеле теләмәгәне дә бардыр. Әнә, немецның кайбер снарядлары төшә — ярылмый. — Сазлыкка эләксә, ярылмый, әлбәттә.— Сергейның тавышы, ай-ай, син беркатлы дигән кебегрәк чыкты. — Бер төнне шулай ничектер үлеп йоклаганбыз. Иртән торып карасак, блиндаж кырые чүмәлә чаклы бүлтәеп тора. Нәрсә булыр бу, дибез. Төнлә безне немец кукурузнигы бомбага тоткан икән. Ничек төгәл туры китерүен әйт син! Ә бомба шартламаган! Шартласа унлап кешенең көле күккә оча иде. Ә кап-каты ташлы жир! Бу очраклы түгел инде! — Немецның уйлана башлавына ышанып булмый. — Гаделсезлек халык арасында каршылык та тудырырга тиеш, югыйсә... Алар янына Шилов чыкты. Сергей кырыенарак килеп басты һәм аңа бик ышанган кыяфәттә үзенең кайгысын сөйләргә кереште. — Елдан артык Ленинградта калган әни белән сеңелне эзләтәм, һич очына чыгып булмый,— дип зарланды ул. — Эвакуация белән китмәделәр микән соң? — Сергейның тавышында аның хәленә керергә теләүчәнлек ишетелде. — Берсе болай яза, икенчесе — гел башкача. Әй, буталчык.— Шилов, өметен җуя башлаган кебек, кулын селтәде. Аның бу гажиз кыяфәте Сергейга шунда ук тәэсир итте. — Беләсеңме нәрсә? «Смерш» начальнигы минем таныш кеше, әниләреңне шулар аша эзләтсәк, ә? — Тыңлар микән соң? — Мин аңа шундый шәп бер эш эшләдем, ул миңа үзен бурычлы саный,— диде Сергей, тавышына бер дә мактану кушмыйча. — Аларның элемтә көчле ңнде, тиз табарлар,— дип, Сөенчалин да өстәп куйды. Шилов кай арададыр күреп тә өлгергән, траншеядан килүче кешегә кычкырды. — Пароль? Теге парольне әйтүгә, биредәгеләр бу кешенең рота командиры Бикиев икәнлеген танып алдылар. Аның пехотасы моннан егерме-утыз метр алдарак урнашкан иде. Шиловны сакка калдырып, алар блиндажга керделәр. Сөенчалин сумкасыннан карта чыгарды, Сергей да куен кесәсеннән ниндидер кәгазьләр алды. Пулемет нокталарын билгеләргә кирәк иде. — Теге имза селти торган пулемет сигезенче квадратта,—диде Сергей. — Юк, унберенчедә.— дип, Сөенчалин аңа каршы төште. Алар бәхәсләшә башладылар. — һөҗүм башланганчы пулемет ояларын кырыкмаса-кырык мәртәбә алыштыралар,— диде Бикиев, ник юкка «тәпәләшәсез» дигән сыман. — Артиллерия барысын да белергә тиеш. Бөтен ояларны да туз- дырмасак, окобыннан баш күтәрә дә алмыйсың бит! — Сөенчалин Бикиевкә сәерсенеп карап алды һәм картасына билгеләр куюын дәвам иттерде.—Пехота өчен тырышабыз, ә ул!..—дип кызып китә язды. Бикиев исә урынсызрак әйтеп ташлаганын аңлады һәм, иптәшләренең күңелләрен табар өчендерме, үзе дә картасын чыгарды. — Мәгез, миндә дә күп ул «оялар»,*— дип тегеләргә сузды — Менә бу, ичмаса, дусларча! — диде Сөенчалин шатланып, картаны җентекләп өйрәнергә кереште Андагы тамгаларны үзендәгеләр белән чагыштырып барды, «әһә», «әһә» дип бнк канәгать булып кинәнде. Сергей да бик канәгать иде — Отчет сораучыларның да сусынын басарга җитәрлек монда,— диде ул. Сөенчалнн тагы төпченде — Биредә инеш яры, пулемет куйганнармынн? — Немецлар анда инешне буып, су коенып яталар! — Бнкиев авыз кырые белән генә кинаяле итеп көлемсерәп куйды. — Сон. эссе өстәргә кирәк! —диде Сөенчалин бер дә икеләнмичә. Ул, Бнкиев йөзенә текәлеп, эшнең нәрсәдә икәнен чамаларга теләде. Әй, куркаклар, дигән фикерләр башыннан узды. — Тәвәккәлгә тәгьзнм кылыр идем,— диде Бнкиев. — Тоткарлык нидә сон? — Сөенчалин тагы да кызышып, дәртләнеп әйтте. Бу чаклы отышлы хәлне ычкындыруны аңлап җиткерми иде ул. — Мин, комбатка шалтыратып, ут сорыйм,—диде Сөенчалин һәм телефонны алды.— Цель ничә?—Бикиевкә карады — аның чыраеннан өмет юк дигән мәгънә аңлашылып тора иде. Батареяда комбат юк, замполит Ваһапов кына булып чыкты Сөенчалин ана хәлне бик кайнарланып аңлатты. Тик сөйләшү соңында кече лейтенантның йөзе сүрәнләнеп калды. Ваһапов берничә каршы сорау белән аның ялкынына су сипкән кебек итте. — Ул эшнең арты кортлырак шул,— диде Сергей, телефондагы диалогның асылын аңлап. Сөенчалин трубканы куйды да Бикиевкә карарга уңайсызланыбрак торды. — Көрчеккә терәлдек, фрицны песиемлибез,— дип, Бнкиев ачы итеп көләргә тотынды. — Позицияне белгертү — хәтәр.— Сөенчалин Ваһапов фикерен кабатлады, тавышыннан аны яклавы аңлашылды. — Пушкаларны күчерәсең! — Бнкиев көлүдән туктады. — Ансат кына сиңа, күчерерсең, бар. — Ул немецтан курыкмый. нәчәлстводан курка,— диде Сергей, әллә Ваһаповны әйтте, әллә Сөенчалинга төрттерде. Киеренке тынлык урнашты. Сөенчалин сумкасыннан ике банка кызыл балык консервасы чыгарды, берсен элемтәчегә ыргытты, икенчесен пәке белән кытыр- кытыр китереп ачты, ашарга кыстады. Болар ялындырмадылар. — Әлеге дә баягы — башта немец таягы,— дип шаяртты Бикиев, кашыгын алып. Сергей пәке очы белән чемченеп маташты. — .Минем абын бер полк штабында, үзенә чакыра,— диде ул, гаять ымсындыргыч һәм тәмле итеп. Үзе бик канәгать, горур елмайды. — Нигә бармыйсын? — диде Бикиев Сергейга ышанып җитмичә- рәк.— шундый мөмкинчелектән кем инде файдаланмый? — Сергей һаман елмайган килеш эндәшми торды. — Браты белән дан бүлешәсе килми,—диде Сөенчалин икеле- микеле. — Ну, ахмак! — дип. Бикиев кашыгын күн кыныга салып куйды һәм Сергейга карады. Ул аның йөзеннән: чын сөйлиме, әллә ялганлыймы икәнен белергә тели иде. — Җибәрмиләр! — диде Сергей бәясе зур кеше кебек. Бикиев тәмәке төрергә тотынды. Самолет тавышлары ишетелде. Ишектә Шилов күренде. ХИСАМ КАМАЛОВ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ — Җанкайлар төнге сунардан кайта,— диде ул, бер кулы белән күккә ишарәләп. «Кукурузник»лар Опочка тимер юлын бомбага тотып кайтып киләләр иде булса кирәк. Ә очучыларның барысы да кызлар икәне мәгълүм га кереп, юкка чыкты. Мин ялгыз калдым. Мин шунда бөтен белгән догаларымны эчтән укыдым, бөтен таянычым бер аллага гына калды, бүтән бернинди ышаныч юк иде. Алла булмагае чурт булсын, мина шул секундта, үлем авызына кергән кешегә, тагы бер талпыну өчен таяныч кирәк иде..— Кәбнров тагы тынып калды, Ваһапов аны сүз белән бүлдерергә базмады, ул хәзер үзенең бу кешегә карата фикерләре үзгәрә башлаганын тойды Кәбнров чынын сөйли иде. ул тирән ител көрсенеп куйды, тамак төбенә тыгылган яшен белгертмәскә тырышты. — Бер минуттан мин дә шул үлем суына баш белән ыргылдым, артка юл юк иде. Ничек өскә калыкканымны белмим, лейтенант яңагыма тигәч кенә исемә килдем, безнең башлар пычрак өстендә йөзә иде. Каршы як ярдагы таллыкка чыкканда тан атып килә иде, тизрәк ешкынлыкка кердек. Эндәшерлек хәл юк, күзләр белән генә аңлашабыз. Егылганчы бардык та бардык. Немецлар куа килсә дип. сакланып, бер сазлык эчендәге утрауга кереп йокладык. Аннары тагы бик күп тәмуг газаплары кичеп, унөч көн дигәндә үзебезнең якка чыктык. Лейтенант бик башлы, уңган кеше иде, ул булмаса, мин беткән идем. Кайтып, полк командирына сөйләп бирдек. Ул лейтенантны кочаклап үпте, күзләренә яшь тулды. — Ну, Савельев, брат, үпкәләмә, жәл, сине үземдә калдыра алмыйм!— диде аннары, авыр сулап. Лейтенант барысында аңлады, туп- туры командирга карады, эх, аның ул карашын гомергә онытасым юк. Часть расформировать ителде, яңа часть белән Ржев янында прорыв ' ясаганда мин каты яраландым. Ә калганы сөйләп тормасаң да аңла- и шыла, иптәш замполит.— дип сүзен тәмамлады Кәбиров һәм, бер нок- = тага төбәлгән килеш, еракка киткән караш белән тынып торды. — Әйе. безнең солдат күргәнне сөйләсәң кеше ышанмас! — диде Ваһапов, портсигар капкачын шартлатып, папирос алып кабызды... Комбат таң атканчы тупчылар янында кайнашты. Тупчыларны траншея казып тоташтырырга житешеп булмады, яктырды. Бәлки әле иртәгә хәтле фриц кузгалмас дип тә уйлады комбат Курск дугасында җиңелгәннән соң да немецлар үзләрмен «тигрәлары белән мактаналар. Бер яманның бер яхшысы була дигәндәй, фрицлар безнең өскә хәзер килсәләр, алдагы һөжүмнәр өчен бу «театр» безгә файдалы гына булачак. Безнең көчле һәм көчсез як беленәчәк. Тик тулы расчеты булмаган, моңарчы квадратларга һәм аерым цельләргә атып гадәтләнгән тупчыларга бик кыен туры килер. Немец әле һаман көчле, аңарда үләрдәй яраланган ерткыч көче бар. Бу гаять куркынычмыни? Бәрелештә түземлек һәм салкын канлылык белән генә жинәргә була. Кояш күтәрелеп килә. Кояш, ә кич житкәндә күрерменме мин сине, юкмы? Комбатның күңеленә кинәт әнә шундый уй килде. Каян әле шундый хорафат башка килә? Бүген үк Фирага хат язам... Кинәт Фираның озын матур муенын, баш борышын сагынып күз алдына китерде. «Әх» дип ачынып куйды. Ул яңа НП блиндажына керде, чишенеп тормыйча гына идәнгә ятты, шунда ук йоклап та китте. Бер минуттан инде сәер төш күрергә тотынды. Имеш, ургылып-ургылып ага торган ташулы елга. Суының төсе коңгырт, бик куркыныч, шомлы. Ә ташкын эчендә аксыл бүрәнәләр кыймылдашып ага. Кинәт шунда бер бүрәнәгәме баскан килеш, көлә-көлә Бикиев килеп чыкты. Алексей аңар эндәшергә дә өлгерә алмый калды, елга борылышында күмелеп, теге юкка чыкты. . Нәрсә булыр бу? —дигән уй төшен дәвам иттерде Шул вакыт аны иртәнге ашка уяттылар. Әз генә йокы да миен сафлан КАМАЛОВ ф I. 'i’ELMHEH ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ дырып, фикерләрне ачыкландырып җибәргән иде. Уянганда төше инде онытылган иде, хәтере, шул арада юнәлешен үзгәртеп, хәзергегә тоташты. — Ничек анда, янмыймы? —дип элемтәчеләргә кычкырды. — Әлегә үзгәрешсез,— диде кемдер йокылы тавыш белән. — Иптәш комбат, сезне сорыйлар,— диде яңа гына линиядән эт кебек арып кайтып, дежурга баскан Әнвәр. Комбат борчылган һәм шомлы кыяфәттә трубканы алды. Тыңлаганда йөзенә үзгәреш чыгармады, димәк, әллә ни юк икән әле, дип уйлады Әнвәр Комбат «хуҗалыкка» кайтып китсә, 'бераз йоклап алырга хыялланды, йокламаудан аның күз төпләре көйгән, йөзе тагы да агарган иде. — Сүздә яхшырак, эштә начаррак димәкче буласызмы? Дөрес! Бу теге, ничек әле — гаепсезне кыйна, гаепле гаебен танысын, диләрме? Шулай инде анысы, мине тагы читләтеп үттеме бәхет? Әллә мин бәхет белән аймыл булдыммы? — Комбат көлә-көлә сөйләшә, әйбәтрәк хәбәр әйттеләр, ахры, кәефе күтәрелгән шикелле булды. Әнвәр аның батареягә китәчәген йөзеннән күрде, йокларга әзерләнде. Ләкин комбат трубканы куйды да: — Шундый эшләр, эт үз хужасын танымый...— диде үзенә тәнбиһле рәвештә. Аннары каешын җайлый-җайлый:—Малайка, минем белән, Шилов, телефон төбенә! — дип өстәде. Әнвәр, бәхете, карабинын ташламаган иде, хәзер комбатка коралсыз ничек иярер идең? Китеп барганда комбат блиндаж авызында кайнашкан 'Сөенчалинга: — Минем урынга калып торасың!—диде, үзенең кая киткәнлеген кул изәп күрсәтте. Батареяга җиткәндә, кинәт куаклар арасыннан Римма килеп чыкты. Комбат та, кыз да туктадылар. — Иптәш капитан, вакытлыча сезгә җибәрделәр, рөхсәтме? — диде кыз, честь биреп тормыйча гына. Ул боек иде, нәрсәгәдер кимсенгән кебек иде. Битендә әз генә беленгән алсулык шәүләсе пәйда булды. — Мин шат, безне буксирга аласыз, димәк? — Шулайрак. — Сугышчыны санграмотага да өйрәтсәң, дим.— Комбат нәрсәдер әйтеп бетермәгән шикелле булды. — Анысын да эшләрбез, ләкин сездә калырга җыенмыйм,— диде Римма, комбатның тел төбендә циндидер киная сизеп. Алексей күзләрен шаянландырып елмайды. — Нигә, без сөйкемсезләрмени? — Белмим.— Кыз сүзне озайтырга теләмәде. — Рая янына урнаш. Ничек, ризамы? — Рәхмәт, Алексей Егорыч. Кыз, китәргә ашыгуын белгертеп, капчыгының бавын тартып куйды. Алексей «хәзергә» дигәндәй сул кулын күтәрде, һәм Римма китеп барды. Алексей, немецларның һөҗүм итү ихтималы шулай ук реаль микәнни, дип уйлады һәм Ваһапов блиндажына керде. Замполит исә ниндидер бер калын китап укып утыра иде. — Тутыз нуль-нульдә хуҗа дәште,— диде комбат. Ваһапов китап, дәфтәрләрен җыештыргалады да чемоданына салып куйды. Күкрәк кесәсеннән тарагын алып чәчен тарады. Аның йомры киң маңгаенда җыерчыклар бер язылды, бер җыелды. Ул җитез генә урыныннан торды, ременен кысты, төзәтенде, җыйнак һәм канәгать кыяфәткә керде. Сүзсез генә Әнвәрне телефон төбендә калдырып, алар чыгып киттеләр. Почмакта радист үзенең рациясен көйләп маташты. Әнвәр телефон трубкасын башына бәйләп куйды. Идәнгә кырын ятып, стенага сөялде, ул хуҗалар юклыгыннан файдаланып бераз черем итеп алырга уйлаган иде, тик бу нияте барып чыкмады... Повар кыз Рая үзенең дустын шатланып каршылады. Югалмабыз, Римма, кешеләр мировой монда, диде Куркып, шикләнеп торган кызны кочаклап, сөенечен белдерде Мин теге бәйләнчектән качып килдем, Рая Нишләргә дә белмәдем, һаман мина каныга - Әллә ярату шулай була микән, Римма? дип. хыялчан, яратуга сусаган чырай белән кинәт кенә сорап кунды Рая Аның да Римма шикелле үзе артыннан егетләрне елатып йөртәсе. буйсынмаучан, горур буласы килә иде Ләкин теләге коры хыял гына булып кала, аны җиңел «енә баш ндерәләр. матур сүзләр белән күңеленә үтеп керәләр һәм ул үзе дә сизмәстән эри дә тешә иде. Ярату түгел, хайванлык,— диде Римма. Ул Раяга барысын да сөйләп бетерми, үзенең шул кеше белән дуслашуына ачына иде. Сергейны бит Якнм Зиновьевич та бик мактаган иде, үзем дә артык йом шак булдым, ахры, дни уйлады Римма, үзен-үзе эчтән битәрләп Раянын йөзенә дустының хәлен аңлаган төс чыкты — Барысы да шул нәфесен сузарга ярата, ә син кнрәк түгел.— Повар кыз җәберсенгән һәм кимсенгән таныш белән әйтте, Римма белә Рая күз артында гына шулай яманлап маташа, ә егетләр алдында эның авызы колагына җитә Шулай дип уйларга өлгерүе булды, ишектән керүче Сергейны Рая көлә-көлә каршы алды Римма бу көтелмәгән хәлне берничек тә башына сыйдыра алмыйча югалып кала язды. Шул мәлне Рая үзенең казаннары янына ашыга- ашыга чыгып та китте — Рая. тукта, кая барасың? — дип ялварды Римма. Аның Раяга бик ачуы килде. Сергей белән берүзе калудан курка иде бугай. — Боткам көя. Римма, мин хәзер... — Минем дә боткам көя.— диде Римма һәм ишеккә омтылды, ләкин Сергей аның юлына аркылы төште. — Я. кыланма әле, зинһар. Әйдә сөйләшик әле, Римма, аңла,—дип ялварды Сергей, ипле һәм юаш тавыш белән. Римманы тотып алды, тик кыз елгыр җәнлек кебек анардан ычкынып китте дә Рая янына чыкты. — Барыбер тотам,— диде Сергей. Римма артыннан көлә-көлә атлап. — Комбатка әйтәм. Сергей, маташма! — һе. комбат! Мин полковник белән менә болай! — дип. егет ике бармагын янәшә куеп күрсәтте, янәсе, әшнәләр. Сергейны разведкадагы батырлыклары өчен гел мактыйлар. Әлбәттә, лаек ул, әмма кайбер шәхесләр мактануны күтәрә алмыйлар, үзләрен әллә кем итеп күрә башлыйлар Сергейда да шундынрак сыйфат чаткылары күренгәли .. — Мине полковник полкның энҗесе дип йөртә, ә син? — Сергей сөйләнәсөйләнә Римма артыннан китте. Римма, аның сүзләрен ишетергә дә теләмичә, кухня янындагы бер наратка барып сөялде. — Сергей, кысма мине, син уйлаганча арзанлы түтел мин,— диде Римма инәлеп. — Римма, ну, өйләнешәбез, син шулай телисең икән.. Полковник рөхсәт бирәчәк,— диде Сергей. Рая ишетмәсен өчен шыпырт тавышка күчеп. — Юк. юк, Сергей, зинһар бәйләнмә! — Әйдә, блиндажга керик әле. бер сер әйтәм. — Юк. юк. уйлама да! — Үзең котырттың да!..— Жанына җыелган дәрт егеткә сүзләрен әйтергә комачаулады. Моңарчы үз дигәнен тормышка ашырырга гадәтләнгәнлектән, ул, аптырап, нәрсә әйтергә белмәде Римманың горурлыгы аны үтерә иде — Мин сине яратам, Римма! Ну, ярар, синеңчә   Барыбер бер җәнлеккә калҗа булырсың! Үкенерсең әле! — Сергей бик кимсенгән төс алып, аска караган килеш, урман арасына кереп китте. Аның кыяфәте миңа хәзер барыбер дигән кебек иде. Ул берни күрмичә атлый, гүя шулай башсызланып бара-бара, ялгыш минага эләгеп шартлар шикелле иде. Римма тагы Сергейны жәлләп куйды. Бераздан егетнең гәүдәсе нарат кәүсәләре арасына кереп югалды. Римма үзе сөялгән наратның суган кабыгы төсле кайрысын кубарып алды, учында ваклады. Аның тизрәк онытыласы, йомшаклыгы аркасында үзе өчен дә, бүтәннәр өчен дә туган читенлектән арынасы килә иде. Штабта өстәмә күрсәтмәләр алгач, комбат белән замполит ашыга- ашыга батареягә кайттылар. Комбат шунда ук алгы сызыкка туры наводкага куелган орудиеләр янына китте. Ваһапов та, хуҗалыкта эшләрне җайлаштырганнан соң, шулай ук анда барырга тиеш иде... «Ун тулып килә,— дип уйлады Алексей, НПда күзәтә торгач,— димәк, немец бүген артын кысып ятарга булды. Бәлки әле бөтенләй кымшанмаслар. Алар өчен бу һөҗүм бары башбаштаклык кына булачак...» Тик фикерен тәмамларга өлгермәде, аяк астындагы жир калтырап куйды, немец тупларының аткан тавышы ишетелде, шул ук минутта снарядлар бер-бер артлы төшеп шартлый да башлады. Бар тирәне туфрак фонтаны, ябышкак майлы корым, ачы кара төтен һәм җан кыя торган ярчыклар өере күмде. Алексей кинәт НП авызына чүмәлеп килеп төшкәнен сизми дә калды. Якындагы шартлау дулкыны аны стенага китереп бәрде, тик ул шунда ук сикереп торды һәм, колакларының тонганын сизеп, накатка беркетелгән стереотрубкага текәлде. Эчтән Шилов белән Тәкәнәев элемтә өзелде дип килеп чыктылар. — Элемтә! — дип кычкырды комбат. Линиягә чыгарга куркып торган элемтәчеләргә шунда ук кыюлык керде. Тәкәнәев, траншея өстенә үрмәлеп менеп, шуыша-шуыша линиягә китте. Кинәт көн караңгыланды, улап, чыелдап килгән миналар җанны суыра, башны тизрәк яшерергә тырышасың. Миңа куркырга ярамый, дип уйлый Алексей, шартлау булган саен окоп төбенә иелә, башта чиркәнчек алганчы шулай итте. Бераздан үз-үзен җиңеп, орудиеләр янына барырга булды. Ләкин миналар шул чаклы еш шартлый, ул берничә минут окоптан күтәрелә алмый маташты. Кемнеңдер йөрәк өзгеч кычкыруы ишетелде,— каты яраланган булса кирәк. Тавышны каты шартлау күмде, аяк астындагы җир басма кебек гел селкенеп, тирбәлеп тора иде. Бар төшне актарылган балчык кантарлары күмә, күзне куе тол газы әчеттерә. «Котырды бу, хәзер танклары киләчәк»,— дип уйлады Алексей. Бу тирәне тетеп бетереп, немец утны бераз арткарак күчерде. Комбат окоптан атылып чыгып, Черняев орудиесенә таба чапты. Алар исән-сау иде, бик нык саңгырауланудан зарландылар. Черняев үзе нәрсәгәдер елмая иде. — Әнә коручы Шавлинның тезләре калтырый,— диде. Каска астыннан аның күзләре елтырап тора, ул юри ирештереп сугышчының рухын күтәрмәкче.— Атакай, син берни дә уйлама, башыңны ахмаклыкка сал, бетсәм бетәм, калсам калам диген! Шавлин саргылт мыеклы, тулы йөзле кеше, сержантның сүзенә каршы: — Минмени, мин курыкмаска тырышам, үзе бит! — дип җавап бирде. Җай белән генә ат, кара аны! — дип, комбат бүтән орудие янына ашыкты. Сөенчалинны барламасаң да ярый, ул ышанычлы, сак, каушап калмас. Немец атакасы вакытында төп нәрсә — түземлек, ашыкмау! Мушков янына килеп җиткәндә, беренче траншеялардагы пехотачыларны каушамаска өндәгән Бикиев тавышы ишетелеп китте. Алексей нык аны күрәсе килә иде, әмма хәзер вакыт юк инде. Кемдер җанны өзгән кебек — Танклар!—дип кычкырып җибәрде. Комбат биноклен күзенә китерде, кечкенәрәк тау артыннан ике кара колонна булып танклар шуыша иде Мушков шунда ук орудие янына сикереп менде, подрам никка йөзе белән ябышты, прицелын* чамаларга итте, маховикны борып, кәлшәне турыларга маташты. — Иртәрәк әле,— диде комбат, Мушковны окопка чакырып. Тынычлану өчен папирос алып кабызды, расчетка да бирде. Ул аларныц сөйләшүләрен тели, бу авыр көтү минутларыннан игътибарны бүтән нәрсәгә юнәлтәсе килә иде. ләкин расчет сөйләшмәде, һәрберсе окоп төбенә утырган килеш, гасабиланып һаман тәмәке суырды да суырды, бер-берсенә карамаска тырышып, эчтән генә үзенекен кичерде. — Эх. гомер — тутык тимер,— диде берсе тәмәкесен төкереп.— Ну, тизме инде?! — Теге дөньяга ашыкма!—дип тыныч кына әйтте Мушков.— «Тнгр»ларны каршы аласы бар әле! Танкларның җирне калтыратып һәм каты тавыш белән якынаеп килүләре ишетелде. Пөзләр чытык, фикерләр эчке бер ноктага тупланган. Кыргыз Үтәш кенә тыныч шикелле. — Бронебойныймы, фугасныймы?— дип комбаттан сорый. Комбат аның сүзен ишетмәде. Мушковка таба борылды — Башнясын «чөйләсәң», стволын бора алмый ул.— Алексей маңгаена тир, балчык белән ябышкан чәчләрен сыпырды. Каска эче манма су иде. Комбат, НПга кайтырга ниятләп, китеп барды. Сул кулын күтәреп, расчет белән саубуллашты да траншея борылышында күздән югалды — Ярый, тапшырдык! — дип, картларча озатып калды аны Мушков. Бер минуттан ул танкларның кирәкле дистанциягә җитеп килтәнлек- ләрен күреп, расчетка команда бирде, кинәт барысы да, шуңа чиксез сөенгәндәй, хәрәкәткә килде, баягы аерымлык кинәт юкка чыкты, расчет тиз хәрәкәт итә торган бер бөтен организмга әйләнде... Алексей НПга килде, элемтә һаман юк иде. — Чыбыкны өзгәләп бетергән, табып булмады,— диде Тәкәнәев. — Яна катушканы сузсаң, тагы тетеп бетерәчәк,— дип аңлатты Шилов. Комбатның ачуы ташыды. — Хәзер үк элемтә булсын!.. Шул чак тылдан Әнвәр һәм радист килделәр. Әнвәр комбатка Ваһаповтан язу тапшырды. Чыбык белән элемтә тоту мөмкин түгел, рация җибәрәм, элемтәчеләрне расчетта файдалан, дигән иде замполит. Башка чара юк иде, комбат приказ бирде: — Шилов. Мушков расчетына! Тәкәнәев. Сөенчалинга. живо! — Тегеләр шуны гына көткән кебек, төрлесе төрле якка чаптылар. Тукта, нәрсә бу? Алексей икенче тапкыр алгы сызыкка күз салганда, танкларның сул флангка таба авышып китеп барганнарын күрде. Анда беренче, икенче, өченче батареяләр танкларга каршы көчле ут ачканнар иде. Бу ничек була инде? Мушков орудиесе дә бер снаряд ату белән туктады Биредә тынлык булгач, немецлар төп каршылык сулда дип уйладылар бугай. Алексей, аптырап, сугышчылары янына борылып килде. Алар да киеренке рәвештә көтәләр, танкларның алар- ны читләтеп үтүенә ышанмыйлар иде. Бикиев ротасының сул флангысында, куаклар артында, пулемет тырылдады Танкларга ябышып килгән немецларны күрделәр булса кирәк. Бикиевнекеләр кистерә торган ут белән дошманга үтәргә бирмә ХИСАМ КАМАЛОВ ф ҺӘРКЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ деләр. Тегендәрәк ике-өч җирдә кара төтен чүмәләләре калкып чыкты. Танклар яна иде. Бирегә күренми торган үзәннән чигенеп баручы танкларның аксыл башнялары чагылып киткәләде. Өйлә авышып килә иде инде. Немец һөҗүменең икенче дулкыны булыр дип сагаеп торганнар иде, алай булмады Немецның бу кыланышында берәр мәкер яшеренгәндер кебек иде. Алексей тизрәк штаб белән элемтәгә керү өчен блиндажына кайтты. Әмма радист егет пароль белән эфирга чыгып караса да, штаб дулкынын тота алмады. Комбат озынча ак чырайлы бу яшь кенә малайның тирләп-пешеп җан-фәрманга тырышуын күрде. Аннары үзе наушникны киеп, рацияне боргаларга тотынды. Шулай да позициягә немец ерактан ата торган фугасный белән һаман төшергәли тора иде. Шилов, снаряд чокырыннан бер >ящикны өстерәп чыгарды да бауга эләктереп, Мушков орудиесенә таба юнәлде. «Немецның атакасы тончыга. ахры», дип нәтиҗә ясады, шул вакыт күз алдында зур ут көлтәсе һәм балчык өермәсе пәйда булды. Шартлау дулкыны аны каядыр очыртып алып китте, ул җиргә тотынмакчы булды, ләкин кулы, мускулы өзелгән шикелле, аны тыңламады. Гәүдәсе ничектер авырлыгын югалтты, күкрәген нәрсәдер бик каты итеп китереп кысты, ул тын ала алмыйча каядыр очты да очты. Авырлыгын җуеп, тирән коега очып төшкән кебек хис итте. «Кое эче салкын булырга тиеш» дигән уй башыннан йөгереп узды. Аңа ничектер рәхәт шикелле тоелды, тәне арып оеган, күзенә ниндидер кайнар нәрсә ага, күзне пешерә,— нинди нәрсә икән ул? Нигәдер гәүдәм җиңеләйгән кебек, дигән сорау аның миен бимазалады. Ләкин шул төштә фикер җепләре өзелде. Бераздан тагы аңына килде. Аңа ничектер бөтен газаплардан шулай ансат кына котылу әйбәт булып, рәхәт сыман тоелды. «Ә бит начаррак та булган булыр иде» дигән уй килде башына, тик дәвам итә алмады, аңы томаланып, тагы караңгылыкка чумды. Шилов таң атканда гына кемнеңдер үзәк өзгеч ыңгырашуын ишетеп аңына килде. «Мин кайда, мин кайда?» — дип уйлады ул. Бу юлы күзләре ачылды, әмма караңгылыктан башка нәрсә күрмәде. Күзләрем сукырайган икән дип, имәнеп куйды. Ләкин кайдадыр, яшеннеңме, ату ялкыныныңмы бер чаткысы аның күзенә бәреп керде, ул шуңа чиксез сөенде. Ахры, ул йоклаган, тәне шундый җиңел кебек, ә ник бер әгъзаны да кымшатып булмый? Кемдер үлем ачысы белән ыңгыраша, шул аваз колак барабанын ишек каккан кебек кага. Мин кайда соң, нишләдем, әллә мин яраланганмынмы? — Кем бар анда? — дип кычкырды Шилов, үзенең тавышына гаҗәпсенеп, үз тавышын үзе танымады, ыңгырашкан тавыш бераз тынган кебек булды.--Кем бар анда? —дип тагы кычкырды Шилов. ■— Камарада,— диде көчсез, үлә башлаган тавыш. Шилов немецча сүзләр ишетеп шаккатты. Мин әллә немец алган җирдә калдыммы дип. сикереп тормакчы булды, ләкин кымшана да алмады, аяклар кургаш койган кебек авырайган, кулларны кемдер тотып тора шикелле иде. Юк, мин немец алган җирдә түгелдер дип, исәпләп, үзен тынычландырырга уйлады, ләкин курку аны кинәт айнытып җибәргәндәй нтте. Ә немец: «Камарада, камарада?» — дип өзгәләнә иде. Шилов бик нык зиһенен җигеп аның кайбер сүзләрен аңлады. Мин үләм, мине тыңла әле дип үтенә иде ул. — Нәрсә кирәк сиңа? — дип кычкырды Шилов, немец сүзләрен ватыпҗимереп. — Мин үләм, мине бәйлә, зинһар,—дип ыңгырашты немец. — Мин үзем яралы, үлеп ятам,— диде Шилов. — Минем каным агып бетә бит — Син кем соц? дин сорыйсы итте Шилов — Мин эшче, дәрәҗәм ефрейтор — Ник килдең бирегә?! Юк. юк, мин үзем теләп килмәдем, диде немец. Шмлов кинәт үз ■ гкан кемен гелх укытучысы! ....... ♦ тавышын ишеткән кебек булды Аны Ленинградка Германиядән килгән, дин сөйлиләр нде Юк. әйбәт немец иде ул Ә бу бер канечкечтер. мөгаен! — Алдама, син үзең теләп килгәнсең! Көчләп китерделәр, диде фриц,- әз генә су бирче! — Мин кузгала алмыйм,—диде Шилов. «Бирермен мин сиңа су! Фашист, ничек сайрый, көчләп китерделәр, имеш! Сезнең барыгызга да фашистлык каныгызга сеңгән!» - дип уйлады эчтән Аның чиксез ачуы купты, тагы көчсезләнә башлаганын һәм аңы томалана баруын сизде, фикер очлары чуалды, чуалдылар да таты өзелделәр. Ул кабат уянганда, таң аткан, яктырып беткән иде Кузен ачып караса, үзенең бер зур снаряд чокыры читендә балчыкка күмелеп ятуын күрде, воронка эче су белән тулып, аның башы янына ук килеп җиткән Ул теге немецны инде оныткан нде Чокырның теге ягында ярты гәүдәсе су читендә яткан немецны күргәч кенә, кичәге сөйләшү исенә төште Юк. ул аны төштә күргән иде бугай, төшкә ниләр генә керми, дип гаҗәпсенде Немецны күзәткән саен өнендә булган хәлне төш дип ныграк ышана барды Ул ыңгыраша нде буган, ә хәзер ыңгырашмый, әллә өн булды микән, югыйсә, дип тагы икеләнеп калды. Немец ыңгырашмый да. кыймылдамый да Аяклары суда йөзә, су аны ике аягыннан тотып җирдән үзенә таба өстери шикелле нде Иөзе чытылмаган, киң маңгаенда ниндидер самимнлек сизелә, гүя бөтенесе дә шулай булып беткәненә ул үкенми, ә киресенчә, бик канәгать кыяфәттә иде. Шилов аяк тавышлары ишетеп, чиксез куанды, менә ниндидер солдатлар килеп, аны балчыктан казып та алдылар. Шиловның маңгае яраланган икән, берсе инпакетын бирде һәм, санбат юлын өйрәтеп, алар китеп бардылар Юк. тауга таба түгел, янга табарак атладылар Шилов ни дип уйларга да. нәрсә булганын сораштырырга да өлгерә алмый калды. Атлап китмәкче булган нде. артына кинәт утырырга мәҗбүр булды, гүя аның тез астына суктылар Аннары көчкә торып, таудан түбән таба төшеп китте, таныш түгел солдатлар очрады. Димәк, бирегә икенче часть урнаша икән дип нәтиҗә ясады Шилов. Ә безнең орудиеләр кайда’ Тирә якта чокырлар да чокырлар, җир тәмам снарядлар белән сөрелеп беткән. Кинәт Шилов комбат Алексей Барановны күреп алды «Әллә бу тагы төшме’ Мин кайда соң? Юк. безнең комбат ич'» — дип. Шилов үзен-үэе ышандырып азапланды. Өн икән болар, өн. Әнә сугышчылар плащ-палаткада кемнеңдер гәүдәсен алып килделәр. юк. төш түгел бу! Комбатның йөзе тырналып, суелып беткән Иреннәре калтырый, куллары ни тотарга белми тырпайган, кыяфәте коточкыч Юк. төш түгел икән, әмма нәрсә булыр бу?! — Командирны ник сакламадыгыз! — дип, контузияле тавыш белән кычкырды ул төркемгә. Шинель почмагын күтәреп, шунда иелде. Бикиевнен өнсез калган матур йөзе агарып күренде. Комбат хәлсезләнеп. Бикиев гәүдәсе янына килеп тезләнде. Пычранып беткән учлары белән йөзен тотты, җилкәләре дерелдәде, умырылган гимнастеркасы аша ямаулык кебек булып эчке күлмәге күренде. Сугышта да кешегә рухи таяныч кирәк. Бикиев Алексей өчен рухи терәк иде. Көтмәгәндә барысы да кинәт чәлпәрәмә килүе аны чыгырдан чыгарды... . К А МАЛОВ ф I. ■' КЕМНЕҢ ГОМЕРЕ БЕР ГЕНӘ . Немец һөҗүме үзенең басымын арттырган вакытта бер самоходка безнең тылга үтеп чыккан. Сул флангтагы кырык биш миллиметрлы берничә батареяны изеп ташлаган. Үзенә корбан эзләп, әкияттәге аждаһа шикелле тылда йөргән. Аны ни сәбәптәндер җимерә алмаганнар. Ул оста маневрлар ясап, безнең батарея хуҗалыгына килеп чыккан. Кәбиров самоходканы күргәч күзләренә ышанмыйча торды, аннары гына исенә килде. Снаряд ташырга куелган казакъ Мурзыев бик тыныч иде, гүя хәлне аңламый, үлем янаганын да тоймый. Аның пгул чаклы ваемсыз булуына Кәбировның тәмам ачуы чыкты. Ул кабалана-каба- лана һаман нишләргә белмәде. Самоходка әгәр аларны күрсә, килеп, һичшиксез, изеп ташлаячак. Кәбиров моны бөтен барлыгы белән аңлады. Мурзыев, кысык күзләре белән аның каушавын күзәтеп, тик тора иде. Кәбиров шунда: — Гранаталар, гранаталар!—дип ысылдап кычкырып җибәрде. Окопка төшеп, аларны ыргытырга җайлап маташты, запалларын таба алмыйча каушап бетте. Самоходка һаман килә, Кәбиров нишләргә белми, атаргамы, атмаскамы? Маңгайга атып мәгънә чыкмаячак, орудиене генә белгертәчәкбез, әле самоходка «сукыр» килеш бара. — Ат, ат! — дип кыстый Мурзыев кысык тавыш белән. Аңарга да хәлнең үлем яки исән калу икәнлеге аңлашыла башлады бугай. Кәбиров ачу китергеч рәвештә ыгы-зыгы килә. Әллә куркуын җинә алмыймы? Әллә берәр могҗиза үзен коткарыр дип атмыйча торамы? Могҗиза булмаячак! Исән калсаң, шул гына могҗиза булса булыр... Самоходканың саргылт-яшькелт бронясы да аждаһа төсен хәтерләтә. — Ат, ат! — дип лафетка тезләнгән килеш ысылдый Мурзыев. — Турыга ату — аңа борчак белән аткан кебек кенә! — ди Кәбиров калтыранып. Кинәт башын бер уй кисеп үтә: бер кырыйга аткан булып, самоходканы алдарга. Ул узып киткәч, артына бәрергә!.. Инде бүтәнчә мөмкин түгел, хәл кискен, ни булса, шул булыр, дип. Кәбиров стволны борып тылга табарак атып җибәрде. Самоходка корбан эзли иде, тагы берне атты. Куркуы да бераз кими төшкәндәй булды, хәзер кул һәм ми автомат шикелле тиз эшли... Көчле жил төтенне җирдән себереп алып китте. Нәрсә булыр? Нәрсә булыр, дип йөрәкләр чигәдә тибә. Бер минут, ике... карасалар, самоходка боларны узыбрак бара. Кәбировның ашыгуы ток шикелле Мурзыевка бирелде, тыныч чагында өч-дүрт кеше генә кузгата торган орудиене икесе бер минутта борып куйдылар. Кәбиров панорама артына басты, ләкин күзе берни күрми, аны тир каплаган, тир тозы күзен шешендергән иде. Көчкә күзен тырмап ачып, маңгаен пилоткасы белән сөртте, самоходка бу орудиене эзләп китеп барганда, жалюзыиа төзәп атып җибәрде. Ләкин ашыгычлык белән тигерә алмады, тагы төзәп атты, анысы да ары үтеп төште. Самоходка туктап калды. «Беттек, кире борылса, беттек!» дигән уй миен яндырып узды. Тагы төзәп атты, аннары тагы. Соңгысы гына тиде, ләкин самоходка янмады, ахры, снаряд бронебойный булган. — Хәзер борыла алмас, паразит! Шул чак кинәт самоходкадан өч фриц чыкты да боларга таба килә башлады. Автоматларын тырылдаталар гына. — Мурзый, кая кул пулеметы? — дип кычкырды Кәбиров.— Кая карабин? — дип, икәүләшеп буталышып бетә яздылар. Кул пулеметын таптылар. Мурзыев ата башлады, Кәбиров аны этеп җибәреп, күбәне үзенә алды. Зәңгәрсу мундирлы өч немец ятарга мәҗбүр булдылар. Кәбиров аларның яткан җирендәге үләннәрне чалгы кебек кистерде. Шунысы шәп, бу юлы Кәбировлар өстәрәк, ә фрицлар түбәндәрәк урында булып чыкты. Бер минуттан фрицның берсе яраланды бугай, алар самоходкага таба чигенә башладылар. Мурзыев карабинын тоткан килеш алар артыннан «ура з а!» кычкырып чабарга кереште Кабиров пулеметын җилкәсенә элде. Тегеләр самоходкага кире керделәр дә пулеметтан ут ачтылар Хәзер болар ятарга мәҗбүр булды. Самоход- канын пулеметы кырыйгарак бәрә, чөнки башня туры борыла алмый иде Мурзыев, шуны төшенеп, Кәбировка көчкә генә аңлата алды Немецларны тереләй алырга өметләнеп, эчтә үчләре ярсыды. Пулемет уты гимн торган буйны шәйләделәр, шуннан самоходкага габа үрмәләделәр Кәбиров, шушы әсирләр белән замполитиың «күзенә төртер» идем, дип хыялланды Ник ышанмый ул мина? — Хенде хох!— дип кычкырды Кәбиров шуышып килгән шәпкә. Ләкин тавышы зәгыйфь чыкты, ул тагы катырак шул ук сүзне кабатлады. Әллә шуны ишетеп, әллә болай, самоходка пулеметы яңадан тырылдый башлады. Әмма тию почмагы ераграк, болар броняга шактый якын иде инде, уттан шул коткарды. — Хенде хох! — Кәбиров кул пулеметы көпшәсе белән броняга бәрде. Җавап булмады, ул торып, самоходканың икенче ягына чыгарга ниятләде, ләкин кинәт тәгәрмәч арасыннан калкып чыгып, аның өстенә бер гәүдә ташланды. Кәбиров тезләнгән килеш иде, чалкан китә язды, •емец пулемет көпшәсеннән эләктереп алып, аны җиргә дыкыды. Шул мәл тәтене тартырга гына иде дә бит, теге бөгелеп төшкән булыр иде, тик Кәбиров алан эшли алмады. Пулемет, каешы өзелеп китеп, читкә чты һәм ул ике күзе янып торган иләмсез кара чырай белән мангай- га-мангай килде Фриц үрә басып моның өстенә аварга итә. Ялт тегенең кулында финка чагылып китте Кәбиров жан-фәрмаига аның беләгенә ябышты һәм бик каты, тимер борган кебек итеп каерды. Кинәт янда гына граната шартлады, әллә Мурзыев булды, әллә самоходкадан ыргыттылар? Немецның чигәсеннән кан ага башлады, Кәбировның бнтенә дә буялды, теге бер якка янтайды, броняга таянмакчы булды. Кәбиров та калак сөяге турында арттан бик каты сукканны, аркасын пешереп узганын һәм хәле бетүен, немецның кызыл кан буялган битенә таба ава баруын тойды. Бүтән ул берни ишетә дә, хис итә дә алмады. Мурзыев ни сәбәптәндер самоходканың икенче ягына чыгып аның астына «лимонка» ыргыткан, эчтәгеләрне дөмектерергә ниятләгән бугай. Әмма кызулык белән ялгышкан: үз гранатасыннанмы, немециы- кыннанмы. контужен булып, жиргә ауган. Безнекеләр килгәндә, Кәбиров. бер фриц белән кочаклашкан хәлдә, үлеп ята иде. Мурзыев кеше тавышларына сискәнеп, башын күтәрде, тик берни дә аңлый алмады. — Әй. Гансик, чык. килеп җиттек! —дип, кемдер броняга тимер белән суга иде... Дәвамы бар