Логотип Казан Утлары
Повесть

АР ДУАН БАТЫР

 Ун көн тула дигәндә беренче машинаны «гараждан» чыгардылар. Гараж днмәсәң хәтере калыр — струкламаган тактадан жил-янгыр тимәсенгә каккалап куйган лапас кисәге. Чыгардылар машинаны, шофер янына ике «помощник» — Фәхриев белән Карташев чүмәште. Буранов үзе кәкре тимере белән моторны кабызды. тәбәлдерегенә басты, киттеләр, мин сипа әйтим, әче төтен бөркеп Менә шунда Зөлхәбирә күрсә икән.. И теләп тә карады сон Сайрар кош Зөлхәбирәнең янында булуын. «Помошниклар» машинаның йөрүенә ышандылар. Буранов ярдәмчеләрен машина йөртергә өйрәтә башлады, көне буе такта лапас* «гараж» янында йөрделәр: алга алып киттеләр, чигенделәр, борып, әйләндереп карадылар. Беренче рейска чыгар көнне көтә башладылар. Кемгә эләгер, кем бәхете? Буранов төптән уйлап, һәммә нәрсәне бизмәнгә салып үлчи торган кеше булып чыкты. Ик беренче кем өйрәнеп җитте — Фәхриев Көн саен кимендә ике сәгать артык кем эшләде — Фәхриев. Нәфүшнең күңел очар коштай талпына. Тәбәлдерегенә басты, ачкычын борды — ләм-мим бер сүз дәшми Роман Яковлевич, кәкре тимер белән моторны кабызды. Китте, мин сиңа әйтим, кузгалып' Усолье станцасыннан бер йөк кирпеч төяп, механика цехы төзелешенә китерделәр. Нәфүшнең йөрәге, читлектән чыгарга теләгән коштай, ярсып тибә Монда бит — Ардүановлар. Мирсәет абзый бригадасы котлованны бетонлый. Бригада бөтенләе белән — бер йөздән артык кеше — Фәхриев янына атылып чыкты. Егетне күтәреп алдылар да һавага чөеп җибәрделәр: кепкалары очты, кесәдән вак акчалары, ачкычлары чәчелде — чөяләр, төшермиләр. — Ай да маладчина! Менә, ичмасам. Нәфүш! — дип. Мирсәет абзый, мактауга шактый ук саран кеше, аны күккә күтәрде — Беренче рейска кирпеч китердең, икенчесенә цемент китер инде, яме, балакай, ату исә бригада бер сәгатьтән эшсез калачак. Тьфү, тьфү, әстәгафи- рулла, әйттем исә кайттым, эшсез утыру ударный бригадага килешмәс. Ахыры. Башы 1 санда. Каяндыр Борис Зуев килеп чыкты: — Шаулама, Мирсәет Ардуанович, эшләр тәгәри, болай булгач — техника килде. Күрәсеңме, бер килүдә унбиш ат олавын алып килгән бит... Төзелеш участогына машина юлы юк иде, калын сайгаклардан юл җәйделәр, кирпечтер, цементтыр, комдыр бушату өчен шундый ук сайгаклардан ындыр табагы чаклы мәйдан әзерләделәр, Нәфүш- Сайрар кош, машинасын үкертеп, төзелешкә материал ташый башлады. Ул үзенең шундый зур, катлаулы эшне белүе белән горурлана, түбәсе күккә тиеп йөри, тик аның рульдә утыруын Зөлхәбирәнең генә күрмәве бу горур сөенечне киметә төшә. Кадермәтова комсомол путевкасы белән Мәскәүгә алты айлык курсларга китеп барган иде. Тагын ике атнадан Иван Карташев машинасы «гараждан» чыкты. Төзелеш житәкчеләре Роман Яковлевич Бурановны, автомашина белгече буларак, укытучы итеп билгеләделәр дә, озакламый яңа машиналар кайтачагын әйтеп, унике кешедән шоферлар курсы ачып жибәр- деләр. Төзелешкә машина килү шоферлар әзерләүдән тыш та күп кенә өстәмә мәшәкать тудырды — кирпечне, цементны, чуерташны пароходлар яки «товарняклар» китерә, машинага исәп тотып салынган юллар юк, сазламык та ком; юл төзелешенә аерым бригада төзеп, чокыр- чакырлы йомшак урыннарга шлак салдылар, бүрәнә түшәделәр, тоз әчесе сеңгән таштай каты балчык тутырдылар. Кайвакыт бөтенләй көтелмәгән жирдән юл жимерелә яки Зырянка елгасы аша салынган агач күпер сайгагы-сайгагы белән сынып китә иде; андый чакта бригада килгәнне көтеп торып булмый, Фәхриев белән Карташев, аларга йөкче итеп бирелгән сигез кеше, юлын да рәтләп, күперен дә төзәтеп куялар... Менә машиналар, үкереп, ачы төтен бөркеп, Иске Чуртан, Веретья авылларыннан уза: тәрәзәләр ачыла, машина тавышына сала мужиклары төркем-төркем булып урам чатларына жыела; алар, башларыннан картузларын салып, шоферларны сәламләп калалар, су алырга туктаган чакларда машинаны сырып алып, бу әкәмәтнең атсыз ничек йөрүен сорашалар. Нәфүш-Сайрар кош, кулларын буташтырып, бар белгән урысчасын хутка җибәрә: янәсе, менә моннан су саласың, менә моннан керәчин саласың, керәчин белән су буталып сугыша башлый да ут чыга, уттан төтен чыгып, ул киңәя, кәкре тимер белән төтенен болгатып, машинаны җилкә белән этеп тә җибәрсәң, чаптырып китә дә бара. Мужиклар баш чайкый, сакал баскан битләренә елмаю чыга: — Шустрый татарин, шустрый! — диләр. Эш үз җаенда бара, Нәфүш белән Иван яңа һөнәрләренә бик һәйбәт өйрәнеп җиткәннәр иде инде. Сентябрь башларында иртән эшкә килгәч, Фәхриев машинасының кузов такталары ватылган, алгы тәгәрмәченең берсе — резин көпчәк, балта белән урталай чабып чыгарылганын күрде. Шундук башлыкларга хәбәр иттеләр. Веретьядән милиция килде, тикшерделәр, яздылар, андый хәл булганны берәүгә дә әйтмәскә куштылар. Җинаятьчене табарга кирәк иде. Безне капчыкта яшереп тотып буламыни! Төзелештә бит хәзер бер генә машина калды, өстәвенә, яңа кузов ясарга килгән балта осталары йөк машинасының юри, дошман кулы белән ваттырылган булуын, тагын да арттырып, үзләреннән дә өстәп, халыкка җиткерделәр. Китте вәсвәсә, китте имеш-мимеш. Ярты ел чамасы туктап, тынып торган башбаштаклык, кыйнаш-тукмашу өянәге, элеккесеннән дә битәррәк булып тагын кабынды. Громов бригадасыннан, Вотиновтан берничә егетне караңгыда кыйнап, имгәтеп ташладылар. Имеш, юкка төзиләр комбинатны, ул барыбер озак тормаячак, жир астыннан өч йөз ел буена күпме тоз чыгарылган, һәммәкәй жир куыш, төзеп кенә бетерсеннәр менә, заводлары, электр станцалары — барысы бергә жир астына убылачак. Гайбәтнең аягы озын, имеш-мимеш көннән-көн күперде, искесенә яңалары өстәлде. Юк, имеш, комбинат төзеп бетергәнне дә көтмәс, жир астында тозы алынган шахта куышлары гына түгел, нефть тә бар икән, Чусовойда бәреп чыккан нефть, шахта куышларына тула-тула, жирне ашап, Березнәккә таба килә, ди. Шөбһәне эшче халык түгел, меңләгән кеше арасында яшеренеп йөргән акгвардиячеләр, авылларда, йорт-жире тартып алынудан куркып качып киткән кулаклар тарата — моны төзелеш җитәкчеләре яхшы аңлыйлар, дошманнарны ГПУ белән милиция өзлексез тикшерә, эзләп тора иде. Төзелеш начальнигы Крутанов, партком секретаре Хангильдян, постройком председателе Мицкалевич өчесе бергә утырып киңәш- табыш иттеләр дә бригадирларны, прорабларны, ликбезда эшләүче укытучыларны ашыгыч киңәшмәгә жыйдылар. Хангильдян сөйләде. Карчыга борынлы, зур күзле, кайнар табигатьле бу кеше, тыңлаучылар өстенә утлы кисәү ыргыткандай, кулы белән һаваны ярып җибәрде: — Дошман баш күтәрә. Ни өчен? Чөнки авылда аның койрыгына басалар. Дошман кырларга азот килүне теләми. Ул аның өчен файдалы түгел. Сак булыйк, иптәшләр. Мирсәет Ардуанович, синең бригадада ничә комсомолец? Нишләп әкрен кыймылдыйбыз? Алдынгы яшьләрне комсомолга тартырга вакыт. Вотинов, Громов, сездә ни хәл? Үзегез коммунист булу гына җитми, бүтәннәргә йогынты ясарга вакыт. Машина ватучыларны да, сугыш оештыручыларны да табарбыз, Свердлов- скидан милиция отряды чакырттык. Ләкин берсен тапсак, икенчесе калыр. Сизгерлекне, уяулыкны барлык фронт буйлап көчәйтергә кирәк Сүзне күп сөйләү — вакыт уздырудан бүтәнгә китермәс. Никифор Степанович! (Крутановка борылды.) Бригада саен ударный йодрык оештырырга, тәртип саклауны, сизгерлекне аларга йөкләргә кирәк булыр. (Крутанов риза икәнен белдереп баш какты ) Игорь Николаевич! (Мицкалевичка таба борылды.) Бараклардагы тәртипкә сез җаваплы. Ликбезны тикшереп бару да сезнең өстә. Социалистик ярыш оештыруны, ударниклык хәрәкәтен мин үз өстемә алам Беркетмә язуны постройком секретаре Сагайкинга йөкләгәннәр иде. Хангильдянның сөйләгәннәрен ул берсен дә калдырмый яза барды. Баш күтәрми язды. Язды һәм барысын үз уе аркылы үткәрде «Ударный йодрык. Бараклар өчен җаваплылык. Ярыш оештыру. Оештырыгыз, оештыр Ә без конкретрак эшләрбез. Икенче машинаны сафтан чыгарырга вакыт. Моны таза хәлле мужик эшли ала Төзелешкә ул ике ат алып килгән. Машина аңа файдалы түгел. Аңа, үз аты белән таш ташып, кесәсен калынайту файдалы. Коткы таратырга, машинаны аңардан ваттырырга кирәк». Хангильдян сүзеннән соң ул бригадирлар сүзен яза башлады. Ардуанов сөйләгәндә кулының калтырый башлавын тойды «О татарва, син мина теге заманда эләксәң, гауптвахтадан, камчыдан башыңны чыгармас идем мин синең...» Каләме икенче нәрсә язды- «Бетончы-арматурчылар бригадиры Ардуанов Ярыш турында сөйләде. Вотинов. Сираев бригадаларын ярышка чакыра» Вотинов белән Громовка килеп җиткәч, ишек артында, коридорда ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР шаулашкан тавышлар ишетелде, ул да түгел, соры шинельле милиционер ишекне ачып җибәрде дә, кулын чигәсенә күтәреп, честь бирде: — Иптәш Крута нов, рөхсәт итегез... — Нәрсә бар? — диде Никифор Степанович, киңәшмә бүленгәнгә кәефе китеп. — Контра тоттык. Рөхсәт итегез алып керергә. — Керегез. Ишектән җирән сакаллы, чикмәнле берәүне төртеп керттеләр. Аңа ияреп, Карташев, Фәхриев керде. Фәхриевнең кулында балта, Карта- шевта лом иде. Милиционер ишек төбендә калды. Җирән сакалны өстәл буена ук китерделәр. — Машина ватарга килгән,— диде Карташев.— Без менә икәү... — Кулын чишегез,— диде Крутанов. Чиштеләр. — Сөйләгез. — Балта тотып килгән, корткыч! Теге машинаны да, мөгаен, ул ваткандыр. Тоткач, ваз кичә, ялганлый, утын әзерләргә чыктым, ди. — Дөресме? — диде Крутанов, тавышын күтәрми генә. Җирән сакал тотлыга биреп. — Иптәш начальник, зерә рәнҗетәләр. Истинный крест менә...— мужик ашыгып кына чукынып алды — Төн суык, учак якмакчы идем. Арба астында йоклыйбыз бит... — Кайсы участоктан? Фамилиягез? — Бишенчедән. Мясоедов. — Ничек сез, Мясоедов, бишенче участоктан гараж янына тикле килеп җиттегез? Олаучыларның бит төн куну урыны Кама буенда. — Арбаның тәртәсе сынды, гражданин начальник. Механическийга кирпеч китердем. Тәртә сынды и шабаш. Балта күтәреп тәртәлек эзләргә чыктым. Җирән сакал, гаебе юкка рәнҗетелгән эт кебек, Крутановка тилмереп карады. Никифор Степанович икеләнә калды. Сагайкин эшләрнең юньлелеккә илтмәячәген аңлап алды. Сорау алу озаккарак тартылса, Мясоедовның кирәкмәгәнне әйтеп, эшне бозып ташлавы бар иде. Олаучылар арасында коткы таратучы Шалага группасы бит. Әгәр бу шуны әйтеп ычкындырса? Юк, моңа юл куярга ярамый. Сагайкин мәче җитезлеге белән Мясоедов янына сикереп төште, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Җинаятеңне яшереп калмакчы буласыңмы? Ә?! Машиналарны ремонтлау файдасыз, моңарчы торганнар, моннан соң да торырлар дип коткы салып йөрисеңме? Олаучыларны кем котыртты? Имеш, бездә Мәскәү түгел, шоссе юк, машина йөри алмый. Синең фәрештә булып кылануыңа ышанырлар дип беләсеңме, сволочь?! Өстәл янындагылар аңнарына килеп өлгергәнче, Сагайкин мужикны якасыннан эләктереп алды да уңлы-суллы яңаклый башлады. — Контра! Кулак калдыгы! Җитмәсә әле, аклана, боргалана! Күрсәтербез без сиңа социализмга аяк чалуны! Сагайкинны көч-хәл белән аерып алдылар. Аның күзләре тонган, йөзе ярсудан көл кебек агарган иде. 14 Кама буенда, химкомбинат корпуслары белән бер үк вакытта, су кудыргыч станца бинасы да җитешеп килә иде. Башка төзелешләрдә әле эшлисе эш күп булгангамы, газета хәбәрчеләре иң элек әнә шул станцага ташландылар. Станцаны Николай Вотинов слесарьлары монтажный иде. Төзелеш җитәкчеләре аңа ышаналар. Нәсел-нәсәптән үк килгән эшче улы ул. Аның әтисе Строгановларның тоз заводларында кырык жиде ел бил бөккән, ләкин семьясына бер тиен дә акча калдыра алмый үлеп киткән. Гаиләдәге кытлык аркасында Николайны унике яшеннән заводка өйрәнчек слесарь итеп биргәннәр. Аз сүзле, кулына тоткан тимер ♦ чүкечтәй нык холыклы Вотинов үзе житәкләгән егерме алты кешелек слесарьлар бригадасы белән тәүлегенә унар сәгать цехтан чыкмый эшли ала, торакның яхшысын, киемнең затлысын бирегез дип дәгъваламый, ул кесәсендә билет йөрткәнгә түгел, күңелендә Совет властена нык ышаныч йөрткәнгә коммунист иде. Вотинов бригадасының эшен карап киткәннән соң газета хәбәрчеләре «Социализм юлыэнда мәкалә язып чыктылар. -Кама химия гиганты көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелә. Коммунист Николай Вотинов слесарьлары су кудыру станцасын монтажладылар. Станцаның никадәр зур һәм никадәр мөһим икәнен түбәндәге саннардан да күреп була: станца Мәскәүнең барлык водопроводыннан ике мәртәбә көчлерәк. Станцага унтугыз насос куелды. Алар тәүлегенә 83 миллион чиләк су кудырырга тиешләр. Әгәр шушы станца булмаса, Березники химкомбинаты үз карамагында көне-төне су ташучы 225 мең ат тотарга тиеш булыр иде». Март урталарында, жәяүле буран себергән кап-караңгы бер төнне, шартлау тавышы тирә-якны тетрәтте. Теткәләнгән бетон кисәкләре белән бергә, гигант фонтан булып, һавага су баганасы күтәрелде. Тревога унбиш мең кешелек коллективны аякка бастырды. Җитәкчеләр, тау надзоры инспекторлары сәгате-минуты белән авария булган урынга килеп життеләр. Күрделәр: Кама басымыннан станцаны саклау өчен махсус корылган броня — бетон стена — җимерелеп төшкән, тиз арада аварияне бетермәсәң, су станца залларына үтеп кереп, чит илләрдән алтынга сатып алынган ун миллион сумлык насос һәм башка җиһазларны эштән чыгарачак иде. Хәлне туры чыбык буенча Мәскәүгә хәбәр иттеләр дә иң алдынгы бригадаларны авария урынына китерделәр. Тайгадан буран көчәеп килә, әйләнә-тирәдә сирәк кенә фонарьлар булып, алар кара урман эчендәге бүре утлары сыман күренәләр иде. Вак таш белән цемент ташу эшенә ике йөздән артык олау һәм Карташев белән Фәхриев машинасын куйдылар. Кама буенда учаклар кабынды, автогенның зәңгәр тасмасы, төн карасын аралап, олаучыларга юл яктыртып торды. Ләкин эшнең авыр башы Ардуанов бетончылары белән Вотинов слесарьлары җилкәсенә төште. Вотинов бригадасы су эчендә калган насосларны коткарырга, аннары тездән салкын суда торып, аларны монтажларга, Ардуанов бригадасы бетон перемычканың җимерелгән урынын ялгарга тиеш иде. Төзелеш җитәкчеләре Ардуанов белән Вотинов егетләренең искиткеч чыдамлыгын белсәләр дә, март аеның бозлы суына эшчеләрне кертергә шикләнәләр, моның азагы һәлакәт белән бетсә, алар җаннарына вөҗдан газабы алып кына калмаячаклар. Березники химкомбинатының язмышын да кыл өстенә куячаклар иде. Ике бригадир да, эшчеләр белән сөйләшкәч, салкын суга керергә ризалыкларын белдерделәр. Ләкин эшнең һәр ягын уйлап, акыллы итеп оештырырга кирәк иде. Ардуанов бригадасы нәкъ менә шунда үзләрен төзелешкә килергә димләгән Нәриман Нурнсламов белән тагын бер мәртәбә очрашты Башына басып кигән җылы бүректән, таза күн итектән, олаучылар киеп йөри торган брезент кәжәннән килде Нурнсламов; Ардуанов егетләре белән — йөздән артык кеше белән — кул биреп күрешеп чыкты. Үзе чакырып китергән бригаданың язмышы ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР өчен җаваплылык тойгысы аны төгәл хәрәкәтле, аз сүзле итә иде. Нурисламов, Ардуанов белән киңәшеп, бетончыларны өч отрядка бүлде. Сугыш командиры әмер биргән кебек, отрядларга задание биреп чыкты. Ике отряд әзер бетонны ташый; бер отряд, җилкәләреннән куллары белән тоташып, үлем эшафотына баскан коммунистлар кебек, корыч стена булып баса; салкын суга төшерелгән бетончыга көч-куәт биреп, аның рухи ныклыгын саклап тора; биш минуттан аны тартып алып, кием алыштыру, спирт белән тәнен уу өчен махсус әзерләнгән җылы бүлмәгә озата һәм чираттагы бетончыны суга төшереп җибәрә. Болай эшләгәндә, җаваплылыкны да, авырлыкны да барысы бергә күтәрәләр, хәрби хезмәттә генә була торган корыч тәртип, бердәмлекиптәшлек хисе кешеләрне бер максатка туплый. Нурисламов боларны Гражданнар сугышы чорында хәрби корабларны коткару тәҗрибәсеннән чыгып эшләде. Крутанов та, Хангильдян белән Мицкалевич та хәзер аңа — бары тик аның әмеренә буйсындылар. Март аеның бозлы салкын суына беренче булып .Мирсәет Ардуанов •барып керде... 15 ...Авария вакытында Ксенофонт Иванович Сагайкин да йокы күрмәде. Дөресен әйткәндә, ул төзелешнең башка җитәкчеләренә караганда да күбрәк тырышты: бетон болгатучылар, атлы олаулар һәм машина йөртүчеләр — барысы аның карамагында булды. Ул, Нурисламов әмере буенча, ашханәдән кайнар аш, кайнар чәй китерүне оештырды, урамга учаклар яктырды, чыланмаган яңа кием әзерләттерде һәм бу хәл салкын су белән көрәшне шактый җиңеләйтте. Төзелешнең олырак җитәкчеләре аның эшеннән канәгать булып калдылар. Үзара фикер алышканда гаҗәпләнүләрен дә белдерми булдыра алмадылар: катлаулы да соң кеше дигәнең, янәсе! Сагайкин җыелышта нинди буш сүз сөйләде, ә менә авырлык килгәч, кара син аны, тешен кысып эшли. Әйе, теш кысу дигәне — дөрес. Төнлә һавага ут-төтен, су баганалары күтәрелгәнне тәрәзәдән күргәч, шушы минутларны көтеп яткан Ксенофонт Ивановичның җаны канат какты. «Тайгада социализмның көле күккә оча. Шулай була ул менә — алдан кычкырган күкенең башы ярыла. Начальство паникада калачак, аварияне хәзер җәйсез бетерү мөмкин түгел, кемнең күрәләтә боздай салкын суга керәсе килсен. Менә шунда инде чит ил фирмаларыннан казна акчасына, саф алтынга сатып алынган насослар сафтан чыга. Җәйгә чаклы су эчендә утырсалар, алар чыгарып ташлаудан бүтәнгә ярамый. Ә бит ул эшче халыкның маңгай тире. Менә шунда башлана инде низаг. Станца берүзе ун миллион тора. Аны кабат салу төзүчеләрнең эш хакын кисү исәбенә генә була ала. Болай да дәгъвачыл сезонникны Совет властена каршы аякландыру түгелмени бу?! Менә шулай, Крутанов, Хангильдян һәм башка иптәшләр, мин сезгә эш эшләп куйдым, сезнең тайгадагы социализмыгыз барлык җөйләреннән сүтелеп китте...» Социализмның «җөйләре сүтелмәгәнне» күрү Сагайкинның тешләрен шыкырдата. Аның күз алдында тимер юлдан көн саен, ярсып аккан тау елгасы кебек. Березникига һәм Соликамскига йөкләр ташкыны килеп тора, йөге нинди, гади генә йөкме? Ул такта ящиклар өстенә кара буяу белән язылган бөтен дөнья промышленникларының фирма исемнәрен укый: БабконВилькокс. Ганномаг, Сименс-Шуккерт, Борзит, Рейн Кабель-Павер Газ... тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр... Ксенофонт Ивановичның үз сыйныфына — капиталистларга ачуы кабара. Ул аларнын комсызлыгын, алтын дигәндә газиз аталарын да сатып жибәрергә әзер торуларын күралмый. Насос сатмый торсалар ни була? Ачлыктан, хәерчелектән, тифтан интеккән Россия куәтле насосларны каян алсын? Ничек җитештерсен? «Сәүдә кешеләре» Строгановлар Урал тайгасында өч йөз ел хакимлек иткәннәр, иге-чиге булмаган ♦ хәерче илне хәтта тозга да туйдыра алмаганнар. Яши бирсен иде әнә =. шул тез заводлары... р Березники комбинаты базасының көннән-көн ныгый, куәт җыя 2 барганын хәвефле бер курку белән күзәтә Ксенофонт Иванович. Тай- = гада ак балчык тапканнар — аңардан алюмин алып була. Магний * табылган, фәнгә яраклы. Болар бит дөнья күләмендәге запасы булган калий ятмаларыннан тыш. Болар бит Чусовойдагы нефтьтән тыш. * Каян килә бу халыкка энтузиазм’ Ниндидер бер Казан татары, гра- * мотасыз бер крестьян улы, өч-дүрт ай эчендә бетончылар бригадасы ® төзи, фанатикларча бирелгәнлек белән, көненә унар сәгать бетон тап- - тый, ул гынамы — өч көн буе салкын суда торып, аварияне бетерә. > Бу хәл аның һич кенә дә башына сыймый. Анык тайга төпкелендә * Ардуановны очратасы килә. Үз кул астында эшләүче бандит Шалага- е нык аны сугып егуын, битенә менеп, борыны изелгәнче снкерә-сикерә = таптавын күрәсе килә. “ Булачак комбинатның механический цехына пар казаны китерделәр, u Сатайкин еш кына әнә шул казанны карарга бара, ул анда инженерлар күрә — сакаллысын, сакалсызын; күзләр әлже-мөлже килердәй сары чалбарлы американны, Зырянканың чикмәнле мужигын күрә, рус һәм украинны, татар һәм башкортны күрә, монтерлар, слесарьлар, жир казучылар, бетончыларны күрә; аның әкәмәт торбалары, исәпсез күп бүлемнәре — моңа никадәр кеше хезмәте киткәнне әйтеп торалар; кешеләр гигант казанга сокланып карый һәм мәңге онытылмас минутларның бөеклеген күңелләренә сеңдереп, телсез калып тора... Тагын күпмедер вакыттан сон, пар казанын сынау башланып, моңарчы ишетелмәгән тоташ бер гүләү әйләнә-тирәне тутыргач, Сагайкинның йокысы кача, ул үзен кая куярга белми бәргәләнә һәм аяусыз бер уй аның миен яндырып уза: «Ничәмә төрле милләт кешесе эшли монда, алар арасында дошманлык чире таратырга кирәк. Бер-берсен күралмасыннар, сугышсыннар, кан үче алсыннар...» Ул үз карамагындагы «ышанычлы кешеләрне», монарчы төрле жир- дә чәчелеп эшләгән төркемне, бергә жыйнарга, тайга эченә, ераккарак яшерергә дигән карарга килә. Мәскәү комиссиясе пар казанын сынаганны карап китәр өчен генә килмәгән, Мәскәү комиссиясе Сагайкинның эзенә төшәргә килгән Юккамыни комисснянен эшен Крутанов белән Хангильдян аңардан яшерәләр Сакланганны алла саклармын, ди, ГПУнын овчарка кебек иснәнеп йөрүче этләренә килеп капканчы «ышанычлы кешеләрне» тайгага ип беренче итеп яшерергә кирәк Ә кайда торырлар? Көннәрнен жылы булуы аның күңеленә өмет кертә. Җир казып, вакытлыча землянкада тора алалар. Азык-төлек булдыруны бергәләп хәл итәрбез. Пар казаны гүли; ике сменага куелган автомашиналар, тәрәзә шәүләләрен стеналар буйлап йөгертеп, бер-бер артлы УЗЫП китә. Кайдадыр гармун өзгәләнә, ана кемдер хәсрәтен түгә, £агайкнн хәлдән таеп, арып, саташулы йокыга китә. 16 Урал тайгасына тагын яз килде Кыш буе йокыда утырган карагайлы урманнар, язын кояш нуры, жир жылысы белән мавыгып, туннарын алыштырган арада, сизмичәрәк калдылар химия гигантының 4, «к, У » М 2 49 беренче заводлары, цехлары, ярдәмче хуҗалыклары барлыкка килде, үз электр станцасы, су кудыру станцалары үсеп чыкты. Бишьеллык урамы белән янәшә Индустриализация урамы да күзгә күренеп үсә, таш пулатларын тезә башлады. Күгелҗем томанга уранып, зәңгәрсу урман ераклыклары хасил итеп, тоташ бер массив булып яшәгән тайга телгәләнде, ярты күккә чаклы менеп җиткән кирпеч морҗалар, кара тимер торбалар тайга пейзажына мәңге китмәскә дип килделәр. Төзелешкә автомобиль, бетон болгаткыч җайланма һәм тагын бүтән төрле машиналар кайту гадәти бер күренешкә әйләнде. Болар барысы яңа, барысы мавыктыргыч иде. Әмма барыннан да битәр кешеләрдәге үзгәреш күзгә ташлана иде. Элеккерәк елларны туган якларга кайтып китү, атлы-тунлы булу, йорт җиткезергә акча туплау Ардуановларның телендә туктаусыз кабатланса, соңгы вакытларда өйләнү, төпләнеп калу, «туган җирдән торган җирнең матурлыгын» исбатларга тырышу тенденциясе көчәйде. Әнә шуларның һәммәсенең бер төбәге, җыелу ноктасы булып татар халкының бик борынгыдан килә торган язгы хезмәт бәйрәме — сабан туй көн тәртибенә килеп басты. Ул һәммә кешедә диярлек берьюлы кабынды. Дөресрәге — ул кешеләрнең күңелендә мәңгелек юлдаш Төсле аерылмый яши. тик әле аны килү, урнашу, дөнья куу кебек мәшәкатьләр генә басып киткән иде. Эшләр аз гына җайга салыну, комбинатның беренче контурлары күренә башлау белән сабан туй өскә калыкты, күңел шуны тели, шуңа ашкына... Бәхтияр абзый сменага чыккан саен да, баракларда җыелган саен да шуны кузгата. Мирсәет абзыйны «нәчәльство» янына барып, тәга- енен генә ачыклап, урынын-көнен дигәндәй билгеләп кайтуны сорый. Крутанов андый бәйрәмне белеп җиткерми, ул урта Россиядән килгән. шунлыктан ул бераз шикләнү белдерде. — Төзелештә дүрт меңнән артык татар-башкорт эшли, иптәш Ардуанов. һәр бәйрәмнең үз дәгъвасы, низагы була — азагы өчен кем җавап бирер? Мирсәет абзый сүзен Хангильдян куәтләде. — Юкка борчыласыз, Никифор Степанович. Сабан туй — хезмәт бәйрәме. Анда берәү дә эчми, сугышмый, җитезлеккә, гайрәтлелеккә көч сынаша. Пермьдә ясадык без аны, барыбыз да канәгать калдык. — Бик яхшы, ә сез, иптәш партком, шул эшне оештырырга алынасызмы? — Берсүзсез. — Жавап та бирәсезме? — Әлбәттә. Хангильдян белән Мирсәет абзый, эштән соң кичләрен ике көн утырып, сабан туйның урынын билгеләделәр. Секретарьны куркытмас өчен Ардуанов әллә ни күп нәрсә таләп итмәде. — Бер дистә чүлмәк. Мәйдан уртасына колга утырту. Капчык сугышына бүрәнә-брус. Ат чабышына, татарча көрәшкә приз-бүләкләр бүлеп кую. Аннары килеп болай: сабан туй авыл шартларында үткәрелми, чуптарлы сөлге белән чигүле яулык бирүче булмас бәлки. Ә бит сабан туеның бөтен матурлыгы шунда. Кызлар, яшь киленнәр яз башыннан, кар китә башлау белән үк, иң матур бүләкләрен — тегү- чигүләрен сабан туена дип әзерләп куялар; аннары кем бүләге кемгә, кайсы батырга эләгер икән дип түземсезлек белән көтеп алалар Сез менә. Хан иптәш.—дип, Мирсәет абзый партком секретарена төбәлде, Хангильдянны эшчеләр үз итеп шулай дәшәләр, күбесе аның исем- фамилиясен дә белми иде.— Сез менә, Хан иптәш, үз телегез белән постройкомга әйтә алмассызмы — кырык-илле метр ак кисея, шул чама кызыл материя, бераз гына булса да сатин белән ефәк табасы иде. Шакир Сираев бригадасы кызлары унбиш көн эчендә барлык батырыңа җитәрлек бүләк әзерләп куярлар иде. Анысына да килештеләр. Әмма бәйрәмнең тәртипле узуы Хангильдянны борчый иде әле. — Ипидер-кояш. берни дә булмас! — диде Мирсәет абзый һәм ант ♦ итә-итә ышандырырга тырышуыннан көлеп куйды. — Мин сине аңлыйм, иптәш Ардуанов. Синең бригада тиктомалдан сугышмас. Ә бит... дошман бар. Соңгы көне җиткәнне сизеп, үлем агониясендә тыпырчынучы корткычлар бар. Яшерен-батырын түгел, яңа гына бит әле дошман безне тез тиңентен бозлы суда эшләргә мәҗбүр итте. Ул бик каты ялгышты, әлбәттә. Ул безнең водонасосныйны Кама дулкыннары иркенә калдырырга исәп тоткан иде. Эшчеләрнең гайрәтен чигерә, янәсе, юкка көчәнәсез димәкче була... — Ничек соң, очы-кырые күренмиме. Хан иптәш? — Күренер,— диде Хангильдян, өстәлгә кара төк баскан каты йодрыгын китереп куйды.— Безгә, иптәш Ардуанов, бер генә минутка да уяулыкны югалтырга ярамый. Иң әүвәл, бәйрәм өчен җаваплылыкмы тулысынча үз өстеңә аласың. Тәртибе ничек анда сезнең? — Нинди тәртибе? — Бәйрәмне башлау, алып бару — кемгә тапшырыла? — Гадәттә аны аксакаллар, ил агалары эшли. — Табыгыз шуларны, комиссия төзегез. — Ул гына җитәрме? — Шулар янына яшьләрне куярга, нык куллы егетләрне! Бер егермеутызны Беләкләренә кызыл бәйләп, бәйрәм эченә, халык арасына сибәргә. Ил сагында торган постовойлар кебек булсын. — Булыр, Хан иптәш,— диде Ардуанов, аның күп эшләүдән арып, капчыкланган, ләкин нурын җуймаган коңгырт күзләре өметле елмайдылар. 17 Бар да үз тәртибендә бара иде. Мирсәет абзый, Бәхтняр абзый, алар белән бергә Исәнгол Юлдыбаев, Кинъябулат. Янбай Дәүришев. чаярак егетләрдән Шәмсетдин, Сибгат-Сибай, Нәфүш-Сайрар кош ду килеп сабан туйны әзерләп йөриләр иде, Мәскәүдән укуын тәмамлап, Зөлхәбирә Кадермәтова кайтып төште. Бу яңалык Ардуанов бригадасын дер селкетте. Мөгаллимәләрен сагынганнар, күреп туймаслык булганнар иде. Шуның өстәвенә, аның бәхете түгәрәк булуын да бик телиләр. Нәфүш-Сайрар кошка үгет- нәсихәтләрен дә бирми булдыра алмыйлар. — Син, янәсе, авызың белән кош тотып йөрмә, Нәфүш, сайрар сандугачыңны җиде ятка ычкындырып куя күрмә. Бел аны. бригат безнең ударный, эшләгән эшебез нинди югары булса, ийе, теге ни... Күңел канатлары да каерылмаслык нык булсын! Менә син аны пырахугган машина белән каршы аласың калган, вәт, ичмасам, булырыен егет. Син соң әле анар шофер дигән иң затлы һөнәр иясе булганыңны язганыеңмы? Нәфүш кызара, ыкы-мыкы килә. — Юк. син дөресен әйт, язганыеңмы. юкмы’ — дип бастырып киләләр егетләр. Бигрәк тә Исәнгол тырыша, ул һич кенә дә көлми, хәтта елмаймый да: — Һии, кустым, бәк йаваплы кара ул эшкә. Стройка тулы күзен ямьрәйтеп торган ас козгын, һнзмәй лә калырһыи, бисәкәй булаһы мөгаллимә һсңлебеззе бер ас козгын эләктерер дә алыр, һии, кустым, уны абайла. АР И Ф АХУНОВ ф АРДУАН ВАТЫР — Чистый! — дип ду килә егетләр. Нәфүшкә рәхәт, авыз — колак артында. Бригада егетләренең төртмәле шаян сүзләрен үзенә хас бер киң күңеллелек белән тыңлап утыра-утыра да ул, күкрәген киереп, ашкындырып торган кайнар тойгыларын дуслары белән бүлешми булдыра алмый.^ — Мин аны станцадан машина белән алып кайттым бит! — Китсәнә! — Кайчан?! — Зөлхи миңа хат язды. Күбәләгем-түгәрәгем, имеш, сайрар ко- шымсандугачым, янәсе, син, Нәфүш Фәхриев, кеше оясында үскән күке баласы, укуыңны онытып бетермәдеңме әле? Әгәр дә мәгәр, ди, син, ди, укуыңны онытып бетерсәң, и янә дә килеп, чи усак түмәркәсе кебек надан килеш утырып калсаң, мин, ди, укытучы Зөлхәбирә, ди, синең дөньяда бар икәнеңне дә онытам и шулай ук яшь йөрәгемнең түреннән исемеңне үк сызып ташлыйм, ди. Белдегезме, кая таба китте эшләр! — Ә син? — Мин нәрсә? Мин уйлыйм, тукта, мин әйтәм, абзыкаем, торып тор, Зөлхәбирә туташ, мин әйтәм, син укып кайтканчы мин... ни тук- мышты яңалифны, урысча да өйрәнеп куйсам ни диярсең? Урыс үзе авыз ачып торырлык итеп, ә?! И тотындым, и тотындым, мин сиңа әйтим, билне буып, беләкләрне сызганып .. — Бик ерактан тотындың, балакаем. Әллә, мәйтәм, мәсьәләгә якынрак киләсеңме? — диде Ардуанов, мыегын учы белән сыпырып. — Ә нигә, теләк булганда якын ук килергә була, Мирсәет абзыкаем. Үзегезгә мәгълүм, ул бит минем машина йөртергә кергәнне күреп китте, әмма дә ләкин, Бәхтияр абзый әйтмешли, булдыра алачагыма бигүк ышанып бетмәде. — Әлбәттә! Синең булдыксызлыкны белде бит. — Причум монда булдыксызлык? Әгәр, алайга китсә, кем беренче башлап хәреф таныды? Кем беренче булып язу язарга өйрәнде? Кем беренче булып кәчтүн сатып алды. Менә шул-шул! Кем беренче башлап әмерхәннең үзеннән тиңелтен килгән автомобиль машинасына утырды? Сөилисез икән, белеп сөйләгез, егетләр, белеп сөйләмәсәгез, авызыгызны ачыгыз да күзегезне йомыгыз. — Каршы алдыңмы соң? — диде Мирсәет абзый, кайнарланыбрак киткән Нәфүшне туктатып. — Баядан бирле шуны әйтергә итенәм бит инде, Мирсәет абзыкаем. И әрсез дә халык соң бу бетончылар, фундаментны бетонга катыра- катыра күңелләре дә катып беткән. Каршы алдым мин аны. Крутанов- ка барып машина сорадым, бирми, үземне дә жибәрми. Ул ниткән әкәмәт, пнимаешь, эш вакытында эш калдырып, техниканы производстводан аерып һәм башкалар, һәм башкалар... — Ә син? — Мин әйтәм, иптәш-тавариш начальник, Зөлхәбирә кайта бит, «гомер эчендә бер мәртәбә каршылыйм бит... — Ә Крутанов? — Крутанов тагын да ярсый төште. Ах, ул әле кызлар каршыларгамыни? Ничек оят түгел! Производствода прорыв ясап, көпә-көндез, транспорт алып китеп... Ничек оят түгел! Комсомол башың белән... — Ә син? — Нәрсә мин? Мин авызны ачкан да күзне йомган... Баш өстенә гравий ташы кебек сибелгән ачы сүзләрне тыңлыйм: эчтән генә хәйләкәр план корам, юк, мин әйтәм, иптәш-тавариш начальство, син миңа көне буе коршау сугып тора алмассың, бер дә бер арырсың, ә мин сабыр кеше, син арып туктауга үз туксанымны тукый башлыйм: күбәләгем-түгәрәгем һәм башкалар, һәм башкалар. Үз гомерендә беренче тапкыр минем сөйгән ярым Мәскәүдән кайта, машина мина шунын өчен кирәк, бүтән чакта, көчләп бирсәгез дә кирәкми... — Җиңелдеме? — Җиңелде, ләкин үз ихтыярымнан түгел. Бүлмәдә безнең сәгать буена шаулаганны ишетеп Хан килеп керде, партийный секретарь. Керде и әйтә: Иптәш Крутанов, ди, недаром сиңа крутой дигән фами- ♦ лия куйганнар, түзеп-түзеп торам да, борчак куырган кебек куырасың бит, ди. Бир син, ди. Фәхриевкә машинаны, эш сәгатеннән ты_ '>ер сәгать артыгын эшләр, ди. Эшләрсеңме? — Какой-такой сүз булырга мөмкин, иптәш партийный секретарь, мин әйтәм, рәзе минем кайчан да булса эштән баш тарткан бар?! Боерыгыз гына, көн димим, төн димим, бер сәгать йөргәнне уны белән кайтарам! — Ә ул? — Нәрсә ул? Малайлар кебек авызын ерып елмаеп тора, баштан сыйпамакчы итенә дә уңайсызлана, мина үпкәләр дип курка бугай... — Ә Крутанов? — Крутанов та йомшады. Партийный секретарьның миңа үтә дә үз итеп каравы йомшартты. Шулай бит ул дөнья мир какканны ир кага дип әйтте ди бер кодагый. Рас партийный секретарь мина якты күз белән карый икән и шулай ук минем баштан сыпырып куярга итенә икән, Крутановның, стройкада беренче кул начальство булса да, u йомшамый хәле юк... Мине үз янына чакырып ала, өстәл каршысына урындыкка утырта и әйтә: яшермә, Фәхриев, кем сиңа Кадермәтова, шаляй-валяймы, әллә... Шунда минем бугазга ачу утыра, күзләр ярсудан әчетеп китә — Ә кем сезгә, мин әйтәм, иптәш Крутанов, права бирде минем кәләштән көләргә, житмәсә, мыскылларга?! — Ә ул? — Ана нәрсә? Минем ише Әтәч Пәхрине бер генә күргән дисенме? Мин авыздан күбекләр чәчеп кычкырам, ә ул елмаеп тик утыра Кычкырынып аргач сорады «Беттеме?» — «Бетте!» — мин әйтәм. «Димәк, серьезно?» «Серьезно»,— мин әйтәм. — Алай булганыннан, ди, син водитель Фәхриев, ди, эшне сузма, мөгаллимә Кадермәтовага матур итеп кенә, жаен жайга китереп кенә өйлән дә куй. Кара аны. матри. Сайрар кош. начальствога мәшәкать тудырырга уйлый күрмә. Пока фатир юк. Барактан бер почмак бүлеп бирербез. — Ә туй? ’ — Нинди туй? — Кызыл туй, мин әйтәм. Безнең әллә аңа правабыз юкмы? — Анысын Мирсәет Ардуанович белән сөйләшегез Әгәр ул сине кызыл туйга лаеклы дип саный икән, баш өсте, шаулатып кызыл туй ясыйбыз, әмма, ди, стройкада, ди, андый хәлнең әле булганы ю. ди. Тыңлап утыручы Шамукларнын, Сибайларнын күзләре уйный башлады. — Эш шуңа барып җиттемени инде?..—диде Мирсәет абзый да. башны кашып Исәнгол, чын мәгънәсендә көнләшеп, авызын ачып Нәфүшкә карап калган нде. — Авыдынды япһан да ярай. Ату исә карга сысып китәр,—диде Янбай Дәүришев. Ул үзе дә Фәхриевнен бәхетенә кызыга, аның сөйләгән чакта тагын да чибәрләнеп киткән кара тутлы түгәрәк йөзенә, көйрәп янган шомырт кара күзләренә төбәлгән иде.. Иртәгесен сабан туй әзерлеге белән бергә туй әзерлеге дә башланды. Бригада моны инде кияү белән кыздан яшереп түгел, аларга әйтеп, аларнын ризалыгын сорап эшләде АРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР ...Ардуанов бригадасының, аларга ияреп төзелештәге барлык татар һәм башкорт эшчеләренең милли бәйрәмнәрен үткәрергә җыенуын белгәч, Сагайкин күңелендә янә бер мәртәбә өмет уты кабынды. «Аммонал белән динамит эшли алмаганны гади бер финка эшләргә тиеш. Бәйрәмне сүтәргә һәм моны... руслар белән «нацменнар» ара* сында дошманлык тудырырлык итеп эшләргә кирәк». Үз янына ул «ышанычлы кешеләре» арасында иң кансызы Тощеве- ковны чакырды, тегенең яңа бер вакыйга буласын сизеп, дәртләнеп кабынган яшькелт күзләренә төбәлеп: — Татарва туй үткәрергә җыена. Укытучы Кадермәтова шофер Фәхриевкә кияүгә чыга,— диде. — Соң, чыкса? — Туй булмаска тиеш. — Ә мин аларны ничек танырмын? — Элемтәче Сираев. йә, нәрсә дивана кебек миңа карап торасың, белмисеңмени? Бетончы. Кызлар белән эшли. Шакир Сираев. — Беләм,— диде Тощевеков. — Белсәң шул... Сираев сиңа кияү белән кызны күрсәтер. Йә, алла* га тапшырдык,— Ул, кулларын хәтәр селтәнеп, чукынды һәм усал ысылдап сүзен тәмамлады:—Кара аны, тотыла-нитә калсагыз, берберегезне сатмаска! Юкса... гомер буе большевиклар төрмәсендә черербез. 18 Биектә-биектә, төпсез зәңгәр күктә, аккош мамыгыдай йомшак ак болытлар йөзә. Алар кояш нурыннан яктырып, балкып, үсмер кызлар кигән кисея күлмәктәй җиңел, затлы, ымсындыргыч булып күренәләр. Тайга урманнары ямь-яшел. Болыннар хәтфә япкан төсле, шул яшеллек эченнән көмештәй ялтырап, әле гөлҗимеш куаклары арасына яшеренеп, әле күренергә чыккан яшь киленнәр төсле, кояшка битен ачып, Зырянка инеше ага. Инеш үз гомерендә күрмәгән яңа бер күренешкә шаһит: елга тугаена кешеләр килде, баганалар какты, колгалар утыртты, каеш түбәтәйне артка чигереп, нидер сөйләште, киңәште... Инде менә Зырянка буйлары гөр килә. Гармуннар сайраша, колга башында чүпләм сөлгеләр җилферди, урта бер җирдә түгәрәк зур мәйдан калдырып, кешеләр җыела. Зөлхәбирә белән Нәфүш соңгарак калып килделәр. Зөлхәбирәнең сабан туй күлмәге киңрәк булып чыккан, ул аның бил турысын тарайтып, яңадан төзәтеп утыра, әллә иелеп эшләүдән, әллә бәйрәм тойгыларыннан бите алсуланган, мәк чәчәге кебек яна. — Син, малай, Нәфүш, миңа бик карама, яме, ату мин оялам. Бармагыма инә чәнечсәм, сабан туе урынына больницага алып барырга туры килер. . Нәфүш үзе дә бәйрәмгә дип инәдән-җептән генә киенеп чыккан: ал сатин күлмәк, кара постау чалбар, Пермь толчогыннан кайтарткан сары хром итек— болар барысы өр-яңа, нәкъ менә өр-яңа булулары белән Нәфүшне оялталар, уңайсызлыйлар, ләкин ул аларны Зөлхәбирәнең күрүен, бәя бирүен тели; аның үлеп тә сөйләшәсе килә, сөйгәнен үзенә сыендырып, инде менә ничә айлар күңелендә йөрткән сагыну тойгыларын әйтеп бирәсе килә, ләкин Зөлхәбирә —үз кадерен үзе белә торган чая кыз аны якын да китерми, сөйләштерми, бәйрәм күлмәге төзәтә. Алар сабан туе буласы урынга килеп җиткәндә инеш буйлары инде халык белән тулган, кеше күплегеннән, кояш күплегеннән, чуарлыктан күзләр камаша иде. Халык кинәт герр килеп көлде. Зөлхәбирә, ни булганны карар өчен, Нәфүшне җитәкләп, эчкәрәк алып кереп китте. Иң алгы рәттәгеләр, түгәрәкләнеп, аякларын сузып, яшел чирәм өстенә, җиргә утырганнар, авызларын ачып, мәйдан уртасында барган тамашаны күзәтәләр. Аякларына капчык кигән оп-олы кешеләр, тышаулаган ат кебек, кушаяклап сикерәләр, авып-авып китә- ♦ ләр, Зөлхәбирәнең моны күргәне дә юк икән, ул эчләре катып көлә, якындагылар аны туктатырга итенәләр,— кая ул! — рәхәтләнә Зөлхәбирә көлеп! Көлеп кенә калса бер хәл иде, Зөлхәбирә утырган көйгә Нәфүш- нең беләген ике куллап кысып-кысып куя, Нәфүш —ни җор егет бит инде! — шулай да уңайсызлана, күзәтеп тора торганнардыр дип ут кебек кызара, ләкин беләген тартып алмый, җан сөйгәненең янәшә булуы, чыр-чу килеп сөенүе рәхәт, бик рәхәт аңа. Чүлмәк вату башлангач, Зөлхәбирә әсәрләнеп үк китте. Күзләре бәйләнгән түбәтәйле бер картның, зырр итеп әйләндергәннән соң, чүлмәк булмаган якка, халык өстенә таба таяк күтәреп бара башлавы аны тагын рәхәтләнеп көлдерде. Мәйдандагылар чүлмәк ватучыларны «Уңга бар, сулга борыл!»— дип өзлексез өйрәтеп, тамаша кылып тордылар. Рәттән өч кеше җирнең «башын ярып» чыккач, Зөлхәбирә түзмәде, •урыныннан сикереп торды да: — Киттем мин, Нәфүш, бәхил бул! — дип, мәйдан уртасына йөгереп барып та керде. Чүлмәк ватарга теләүче күп, араларында кызлар юк иде. Күз бәйләп торучы Исәнгол белән Сибай, бөтен сабан туенын күрке булган Зөлхәбирә уртага йөгереп кергәч, иң элек аңар ташландылар. Исәнгол алданрак җитешеп, кызның күзен бәйләргә кереште, Сибайга иптәшенең бәхетеннән көнләшеп, карап торырга гына калды. Исәнгол Юлдыбаев Зөлхәбирәнең чүлмәкне ватуын бик тә тели, шунлыктан кызның күзен ачыграк калдырырга тырыша, тик чамасыз дулкынланудан яулыкны бәйли алмый азаплана иде. Бәйләп бетердем дигәч кенә хәйләсез Зөлхәбирә эшне бозып ташлый язды. — Күренә бит бу, Исәнгол! — дип пышылдады — Шаулама, һылукай, үзем ошолай бәйләмем,— диде Юлдыбаев, аның нәфис иңбашына кагылып — Киттек, бергә атлап барабыз. Ул Зөлхәбирәне, кулыннан җитәкләп, чүлмәктән егерме адым читкә алып китәргә тиеш иде, җитәкләшеп бару бәхетеннән онытылып, тиешле араны узып китә язгач, кыз өчен янып-көеп утыручы яшьләр, алар белән бергә Нәфүш тә: — Җитте' — Булды! — Хәрәмләшмә!—дип кычкырдылар. Зөлхәбирә ныгытып бәйләнмәгән яулык астыннан җирне шәйләп, туктыйтуктый барды. Сабан туе шартын күз карасы кебек саклаучы картлар: «Күрә! Күрә!» —дип шаулашырга тотындылар. Зөлхәбирә каушады, чүлмәкне вата алмаячагыннан, Нәфүш алдында хур булачагыннан куркып, бөтенләй туктап калды. Ул арада яулык шуып, аның күзен томалады Мондый чакта, ни булса ул дигән тәвәк кәллек белән, тиз-тиз генә тагын берничә адым атлады да, кызларча — кизәнмичә — тык иттереп кенә, җиргә сукты һәм үз колакларына үзе ышанмыйча катып калды. Мәйдан гүли, мәйдан ду куба, челпәрәмә килгән чүлмәк жнрдә чәчелеп ята иде. Ул колак төбендә генә «Ай да маладчнна! Рәхмәт, кызым!» — дигән тавыш ишетте. Тавышка борылып караганда, кара бәрхет түбәтәй кигән, беләгенә кызыл тасма таккан Мирсәет Ардуанов аңа кәгазьле исле сабын сузып тора иде ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР Үз гомерендә шуннан да кадерлерәк бүләк алганы булды микән Зөлхәбирәнең! Ул, сөенеченнән нишләргә белмичә, бүләкне Нәфүшкә күрсәтергә йөгерде. Үзенең битләре ут булып яна, йөрәге тасырдый иде. Менә нәрсә икән ул сабан туе! Нәфүш янына килеп утырганнан соң да, аның мактап әйткән сүзләрен ишеткәннән соң да, ул әле һаман тынычлана алмыйча, ничек-ничек булганын, нинди хисләр кичергәнен Нәфүшкә сөйли, тегесе, авызын ерып, рәхәтләнеп аны тыңлый иде. Әнә шул бергә кичергән дулкынлану минутларында алар инде яңа төр уеннар, яңа төр мәзәкләр башланганын сизми дә калдылар. Мәйданның бер почмагында, бүрәнә өстендә капчык белән сугышалар; чалбар балакларын сызганга.) бер малай озын колга башындагы читлектән тере әтәч алырга менеп бара; Шакир Сираев кызлары, бизәкле көянтә-чиләкләр белән, бер генә тамчысын да чайпалдырмаска тырышып, су күтәреп йөгерәләр иде. Нәфүш-Сайрар кош боларның барысын исе китмичәрәк карап утырды. Зөлхәбирә бераз аптырауда иде: ничек шулай тыныч кала ала ул, нигә көлми, нигә дәртсенми? И шәһәр кызы, белмисең шул әле син, сабан туенда егетләрнең йөрәген чаптар аттай җилкендергән уен — көрәш ул. батырлыкка көч сынашу, өстен чытып, кызларның йөрәгенә ут салу. Мәйдан уртасына төрле яктан бәләкәй малайлар йөгереп керә башлагач: — Нәрсә бу?! Нәрсә бу?!—диде Зөлхәбирә, тагын Нәфүшнең беләгенә тотынып. — Көрәш башлана, шаулама,— диде Нәфүш. җитди итеп. Зөлхәбирә аның кинәт дулкынлана, күзләре зурая башлаганын күрде Малайлар үсмерләргә, үсмерләр тап-таза егетләргә әйләнә барды. Мәйдан кинәт кысылды, тарайды. Арттагылар алга уздылар. — Нәрсә бу?! Нәрсә бу?!—диде Зөлхәбирә, тагын аңламыйча. — Көрәш бу. Зөлхи, көрәш. Көрәш барган җиргә ике атлы милиция кереп, кысыла барган мәйданны әкрен-әкрен киңәйтеп йөри башладылар. Ат аягы астында калырга теләмәгәннәр чирәмгә утырган көе ипләп кенә арткарак шуышты. Зөлхәбирәгә дә ялгызы калыр, егете өчен янып-көеп утырыр чаклар җитте. — Кайтмый калсам, бәхил бул, Зөлхи,— диде Нәфүш-Сайрар кош, кызның үзе кебек шаяртып. Нәфүш кулына сөлге тоткан минуттан башлап Зөлхәбирәдә бәйгече каны уянды. Нәфүшкә каршы чыккан зәңгәр майкалы егет бик таза, аның беләк мускуллары ишелеп килгән бау кебек иде. Зөлхәбирәгә ул Нәфүшне эһ тә итмичә әйләндереп салыр кебек тоелды. Нәфүш башта күлмәген салмый гына тотынган иде, тәртип саклаучы картлар аны да салдырдылар. Зөлхәбирә — беренче мәртәбә — сөйгәненең киң күкрәкле, теге егеттән бер дә ким булмаган мускуллы икәнен күрде. Бу ’аны тынычландырды Ләкин егетләр сөлгене кулларына урап, гәүдәләре- белән җиргә ятар дәрәҗәгә җитеп, маңгайларын терәшкәч, аны тагын курку алды. Зәңгәр майкалыны аягыннан тартып егардай булды. Көрәшчеләр таптанып йөри башладылар. Халык ризасызлык белдереп, сузмагыз, сузмагыз, дип шаулашты. Менә бер заман Нәфүшнең аяклары әкрен генә җирдән куба башлады. Зәңгәр майка Нәфүшне күкрәгенә кысты (Зөлхәбирәнең йөрәге тамак төбенә менеп җитте!), инде сала дип кенә торганда Нәфүш тегенең кочагыннан шуып чыгып, җиргә басты да зәңгәр майкалыны ян якка аударып та җибәрде. Бу шул кадәр тиз булды. Зөлхәбирә ни булганын да аңламый калды. Нәфүш. мышкылдап, аңа ике метрлы ак бәс китереп тоттыргач кына егетенең җиңгәнен аңлады. Икенче көрәшчене Нәфүш бер күтәрүдә салды. Өченчесе көрәшә белмәүче иде бугай, таптанып йөри-йөри Нәфүшне алҗыткач, ниндидер бүләк биреп, аны көрәштән чыгардылар. Дүртенче кеше Нәфүшкә каршы тиз генә чыкмады. Бәхтияр абзый көрәшчеләр арасыннан кыюларны үгетләп йөрде, Ардуанов бүләкләр өеменнән чигүле ак күлмәк алды. Зөлхәбирәнең йөрәге тагын тамак төбендә үк тибә башлады — бу аның бүләге иде. — Кем чыга? Кем чыга? — дип, күлмәкне баш өстенә күтәреп күрсәтте Ардуанов. Нәфүшкә каршы кара сатин күлмәген чалбар өстеннән чыгарып кигән караңгы чырайлы бер кеше алпан-тилпән атлап килә башлады. Мирсәет Ардуанов аның Шакир Сираев икәнен танып, өнәми генә сөлге китереп бирде. Нәфүш биленә сөлге килеп төшү белән үк Шакирның каты куллы икәнен сизеп алды, караңгы чырайлы, сүзсез бу кеше, сулыш алырга ирек бирмичә, билне тимер кыршау белән кыскандай кыса иде. Шакир белән Нәфүш маңгайны маңгайга терәп йөри башлагач, Зөлхәбирә түзә алмыйча: — Бирешмә, Нәфүш! — дип кычкырды. Нәфүш аның тавышын ишетте, ахрысы, Шакирны үзенә таба суыра башлады, ләкин теге — җиргә берегеп үскәнме диярсең — селкенеп тә карамый. Ул арада Нәфүш үзенең күтәрелә башлавын сизде, беренче көрәшчедәге кебек, бераз ирек бирергә дә, көтмәгәндә җиргә басып, тегене янга аударып җибәрергә ниятләнде. Дошманның күкрәгенә күтәрелгәч, күңеленнән хәвефле уй узды җиргә баса алмаячак ул. Сау бул, чигүле күлмәк! Сау бул, Зөлхәбирә бүләге!.. — Карагыз әле, кара, менә бу, ичмасам, көрәшче! — Бу сүзләрне комиссия өстәле янында утырган Никифор Крутанов әйтте — Әйе, белеп көрәшә, күрәсең, монарчы да көрәшкәндер,— диде Хангильдян тыныч кына Өч кешене еккач, Сираевны читкәрәк утыртып, башка көрәшчеләргә ирек куйдылар. Мирсәет абзый башта көрәшергә уйламаган иде, тора- бара аңарда да көрәшче каны кузгалды, рәттән өч кешене егып, ул да Сираев янына барып утырды. Җиңелми калганнар сигез кешегә җыелды. Сабан туен үз гомерендә беренче мәртәбә күргән Крутанов, хисләренә төелеп, Хангильдян белән Мицкалевичка моның әйбәт бәйрәм икәнен, ел саен үткәрергә кирәк икәнен, Ардуановның эшне дөрес башлап җибәрүен кайнарланып сөйли иде. — Чебешләрне көз көне санарбыз. Никифор Степанович, ашыкмый торыйк,— диде партком секретаре.—Ничек икән анда милиция посты? Башлыкларын чакырып, хәлне белешергә кирәк. Отряд начальнигын чакырырга Сагайкинны җибәрделәр Ксенофонт Иванович, картлар белән бергә, сабан туй комиссиясендә тәртип саклый иде, ул озакламый үзе белән отряд начальнигын алып килде. Гимнастерка якасына кубик таккан урта яшьләрдәге кеше төзелеш җитәкчеләренә әлегә тәртипсезлек булмавын, кызмача егетләрне берәм- берәм баракларга озата торуларын хәбәр итте Кичке алтылар тирәсендә Зырянка буенда халык сирәгәйде. Көрәшнең азагын карамый китми торган иң һәвәскәр картлар да көрәшчеләр үзләре генә диярлек торып калды. Батыр булып Ардуановның калуын бик теләделәр. Көчен кызганмыйча, хәрәмсез көрәшә. Бик чиста әйләндерә,— җиргә сылап кына куя. Ниһаять, сигез кешедән дүртәү калдылар Алар арасында Ардуанов бар иде әле. Крутанов тагын түзмәде «Ай да молодец! Ну, Мир- сайд, не подкачай!> — дип аваз салды. Ләкин ул теләгәнчә барып чыкмады. Батыр даны Шакир Сираевка эләкте. Дөрес, ул Ардуановны ега алмады, әмма җитәрлек азаплады. Аның ике мәртәбә Мирсәет абзыйны күтәреп алуын истә тотып, батырга дигән патефонны аңа ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР тоттырдылар. Халык, дөрес түгел, көрәштереп бетермәдегез, дип дәгъвалашып та караган иде. Мирсәет абзый үзе бүтән көрәшергә теләмәгәч, теш кысып кына риза булдылар. Сираев тир түгеп алган патефонын култык астына кыстырып тизрәк таю ягын карады, чөнки сабан туеның кагыйдәсен яхшы белә иде ул, аллам сакласын, Ардуанов яклылар измәңне изеп ташларга да күп сорамаслар... Мәүгыйзә түти Мирсәетен уртадан үзе кереп алып чыкты. Ире көрәшеп җыйган бер кочак бүләкне дә күтәреп чыкмакчы иде, анысын Мирсәет абзый хатынына тоттырмады. — Монысы бригатныкы, без әле тагын сабан туе үткәрәбез,— диде. Һәм чыннан да Ардуанов әллә ни арада кечерәк мәйдан оештырып, үз бригадасы егетләрен көрәштерә, йөгертә, чүлмәк ваттыра башлады. Монысы беренче зур сабан туйдан да кызыграк булып чыкты. Уен- көлкенең, кызыкның чиге-чамасы булмады. Бригада егетләре инде бүләк алудан бигрәк мәзәклеге өчен тамашага катнашып киттеләр. Ардуанов бүләкне үз кулы белән биреп торды, йөгереш вакытында иң азаккы булып лырт-лырт йөгереп килүче Бәхтияр абзыйдан халык рәхәтләнеп көлә, төрлесе төрле яктан киңәшен биреп тора. — Бәхтияр абзый, бирешмә! Беренче киләсең! — Бәхтияр абзый, ник шул чаклы тырышасың? Бүләк калмады бит инде... Гайнуллин бер дә аптырамыйча, үз җаена гына лырт-лырт юыртуын белә һәм елмаеп әйтеп бара: — Мирсәет юмарт ул, миңа да берәр нәрсә табар әле. 19 Зөлхәбирә белән Нәфүш сабан туйдан соңгы кеше булып диярлек кайттылар. Аларга бүген диңгез тубыктан! Кулларын кулга тотынып, елга тугайларында йөрделәр, яр буйларында утырып тордылар. Инде менә Әдәми таудагы баракка кайталар. Урман сукмагы караңгы. Чәбәләнеп үскән дүләнә куаклары, баш өстенә чатыр корган имән ябалдашлары йолдызларны яшереп асрый. Төзелеш гөрелтеләре монда тонык кына ишетелә — урманның сизелер- сизелмәс кыштырдаулары аларны үз эченә йота. Кулларын кулга тотынып, алар икәү генә атлыйлар. Кыш буе бер- берсен сагынып үткәргән көннәр күңелләрендә кабат яңара, һәм алар әкрен генә үз уйларын уйлап баралар. «Әгәр Березнәктә комбинат салмасалар, мин бу Сайрар кошны очрата алмас идем. Ул икенче берәүнең кулын тотып барыр иде. Хәзер ул минеке. Минем өчен утка-суга керергә, биек кыядан упкынга сикерергә әзер. Мин аның турылыклы юлдашы булырмын. Мин аңар бер- сеннән-берсе матур малай белән кыз бүләк итәрмен...» «Бу нәфис гөл минем бәхеткә туган. Ул минем күзләремне ачты, сукыр тавык булып йөрүдән коткарды. Мин аның кадерен белермен: өрмәгән җиргә дә утыртмам. Ул миңа тупырдатып ун бала табып бирер. Без, урман кошлары кебек, чыр-чу килеп яшәрбез...» Уралның мастер Кадермәт кызы белән Актанышның крестьян Фәхри малае тайга сукмагыннан атлый. Алар бүген яшьлекләре белән саубуллаша. Иртәгә туй — төзелештә беренче кызыл туй, комсомол туе! И дөнья' Зөлхәбирә белән Нәфүшнең дә яшьлек дип аталган ашкынулы ваемсыз чагы, хәсрәт-кайгылардан ерак чагы, тайга тирәнлегеннән килгән өрфия җилдәй җиңел-нәфис чагы узып китәмени?! Аларның гаилә дигән зур тормышы башланачак. Мирсәет Ардуанов кебек, аның үткен телле, нечкә күңелле хатыны Мәүгыйзә түти кебек, Нәбиулла белән Зөлхәбирә дә ил йөкләгән һәм үзләре теләп алган йөкне ынгырашмый-нитми тартып барырга тиеш булачаклар. Аларга социализм иленең язмышы тапшырыла. Хәзергә әле алар ул хакта уйламый. Күңелләре тулы ашкыну алар- ның. Тамырларында — кайнар кан, күңелләрендә — зәңгәр болытлар, җилкәнен киергән кораблар; яратасы һәм яратыласы килүдән, теләк- ♦ тойгылардан башлары әйләнә. а. Кечерәк бер аланга килеп чыктылар. Баш өстендә йолдызлар кабын- 2 ды. йолдызлар яктысыннан каен кәүсәләре җемелдәп китте. 2 Зөлхәбирә куш каенга килеп сөялде. Кулларын сөйгәненә таба = сузды. Нәфүш, аның ике кулыннан берьюлы тотып алып, әкрен генә * әйтте: — Син мине яратырсыңмы? Зөлхәбирә башын артка ташлап, күзләрен йомды, иркә балалар ♦ тавышы белән келтерәп көлде. ® — Я-ра-тыр-мын!— диде. Уйнап әйтте, тылакыйланып әйтте. х — Гомер буенамы? — диде Нәфүш, кайнар пышылдап * Зөлхәбирә кинәт тынды. •< — Яратырмын. Гомер буе яратырмын. Синнән дә газиз бер генә е кешем дә юк бит минем, бәгырькәем... = Нәфүш, моңарчы күңелендә тыеп асраган шашкын хисләренә баш < була алмыйча, үз гомерендә беренче мәртәбә, ярсып-онытылып, аны *• күкрәгенә кысты һәм шул мизгелдә үк кемнеңдер, якасыннан умырып алып, аркасына тезен терәп, артка каеруын тойды Ул да түгел, очлы салкын тимер, кабыргаларын шытырдатып, йөрәгенә кадалды. Зөлхәбирә, сискәнеп, күзләрен ачты. Ни булганын аңлап алырга да өлгермәде, күкрәк турысында пычак сабы тырпаеп калган Нәфүш — дорфа рәвештә этеп җибәрүдән,— аңа килеп бәрелде, кызның аппак күлмәгенә ургып кайнар кан ага башлады. Т 20 Төн идеме бу, әллә таң алды карасы идеме, Ардуанов дөбердәтеп бүлмә тактасы какканга уянды. Бәла килгәнне сизенеп, урыныннан сикереп торды, өстен киенергә дә онытып, эчке күлмәк-штаннан ишекне барып ачты. Ишек төбенә бригадасы җыелган — фонарь тоткан егетләр зур бер кара төркем булып басып тора. Төркемнән Исәнгол Юлдыбаев аерылды, бригадир янына ук килеп, колагына әйтте: — Нәбиулланы үтергәннәр. — Кайсы Нәбиулланы? — Сайрар кошны. «Ә туй? Ә Зөлхәбирә?!» —Аңына барып ирешкән беренче уен Мирсәет абзый әллә күңеленнән, әллә кычкырып әйтте. Киенергә кирәк иде—киенде. Барактан чыгышлый, төзүчеләр поселогында шаулап сөйләшкән тавышлар колакка чалынды, кемнәрнеңдер ашыгып, йөгереп узган шәүләләре күренеп калды Әнә шул минутлардан башлап, авыр таш булып җилкәне баскан кайгы һәм бригаданың язмышы аны нык булырга, җебеп төшмәскә өндәде. Төзелеш җитәкчеләре дә аякка баскан иде инде. Крутанов биш минутлык киңәшмә җыеп, шундук күмү комиссиясе төзеде. Рәисе итеп партком секретаре Хаигильдянны, әгъзалары итеп Нурнсламовны, Ардуановны, Бә.хтняр Гайнуллннны билгеләделәр, Сагайкннны оештыру, өлкә белән элемтәгә керү эшенә билгеләмәкчеләр иде. ул өйдә түгел икән. Беренче эш итеп мәрхүмнең гәүдәсен больницага алып кайтып урнаштырдылар, суд экспертизасы һәм оператив эш кешеләре үз эшләренә кереште. Бригада эштән туктамаска тиеш. Төзелешне туктату яшерен эш алып барган корткычларның халык арасында төрле коткы таратуга, буталыштан файдаланып, кара эшләрен эшләүгә китерәчәген беләләр иде. — Мирсәет Ардуанович, мин сезнең халыкның күмү йолаларын белмим, ул эш тулысыңча сиңа тапшырыла,— диде Хангильдян.— Нәрсә кирәк дип табасың, барысын да эшлә. Ләкин бер нәрсәне онытма. Фәхриев к.мгомолец иде, без аны барлык йолаларны үтәгәннән соң. табутка салып, халыкка күрсәтеп күмәргә тиешбез.Тагын бер тапкыр иптәшләрчә сорыйм: иң вак детальләренә хәтле уйлап эшлик. Күренеп тора, егетләр ярсыган, бигрәк тә синең бригада егетләре, стихияле бунт башланып китмәгәе. Үзегезгә мәгълүм, милли хисләрне ярсытудан да хәтәр провокациянең дөньяда булганы юк. — Егетләрне мин үзем тынычландырырмын. Алар моңарчы минем сүздән чыкмыйлар иде әле,— диде Мирсәет абзый.— Безгә бит мәрхүмнең туганнарына белдерергә, күмү өчен кирәкле материалларны табарга кирәк. Шул эшкә дип билгеләнгән Сагайкинның өйдә булмавы миндә шик уята. — Әйе шул. Моны ачыкларга кирәк. Фәхриев йөрткән машинаны бик яхшылап юдырырга, кызыл һәм кара материя белән уратып алырга кирәк. Ул эшләрне Мицкалевич башкарыр. «Сагайкин кая киткән, менә бу проблема. Неужели, аның бу эштә катнашы бар?» —дип уйлады партком секретаре, тик әле ул күңеленә килгән шикне берәүгә дә әйтми торырга булды. Мәрхүмнең гәүдәсен, алдан сөйләшкәнчә, татар йолалары белән кабыкка салып юдылар, бу эшне Березникида күптәннән яшәгән картлар ярдәмендә, Бәхтияр абзый эшләде, аннары яңа киемнәрен киендереп, табутка салдылар, башта алып чыгуны баракта эшләргә уйлаганнар иде. халыкның күп киләсен, баракта урын җитмәсен уйлап, клубка куярга булдылар. Саубуллашу һәм күмү вакытын Крутанов эшчеләрнең ялга туктаган сәгатьләрендә эшләргә һәм төшке ялны бер сәгатькә озайтырга, шул хакта барлык төзелешкә агитаторлар, тәрбиячеләр, бригадирлар аркылы белдерергә киңәш итте. Көндезге сәгать уникедә борынгы сода заводы минут буе гудок биреп торды. Кешеләр эшләреннән туктап, клубка, Бишьеллык урамына таба юнәлделәр. Мәрхүм белән саубуллашырга килүчеләр чираты бер чакрымга сузылды. Сүзсез генә керәләр, табут эчендә кыр чәчәкләренә күмелеп яткан япь-яшь егеткә соңгы ихтирамнарын белдереп, әкрен генә узып китәләр, аның баш очында өнсез утырган Зөлхәбирәне кызганып, йөрәкләренә моң төяп чыгалар, теш казналары кысыла, йодрыклары төйнәлә. Менә табутны машинага чыгарып куйдылар. Күз күреме җирдә диңгез кебек чайкалып торган халык төркеменә карап, Хангильдян саубуллашу сүзен әйтте: — Иптәшләр, явыз дошманның канлы пычагы безнең арабыздан комсомолец Фәхриевне алып китте. Аңа әле егерме биш кенә яшь иде. Ул тормышны ярата, иптәшләрен ярата, ул җаны-тәне белән төзелешкә гашыйк иде. Җир казучыдан ул бетончы булды, химкомбинат төзелешенә кайткан беренче машинага менеп утырды. Дошман безнең сафларыбызны бозарга, төзелештә чыныккан дуслыгыбызга кул сузарга, паника чәчәргә теләде. Барып чыкмас! Эшче иптәшебез Нәбиулла Фәхриев җеназасында без энергиябезне икеләтә, өчләтә арттырып, социализм иленең химия гигантын нык итеп салып бетерергә ант итәбез. Җиз тәлинкәгә жиз тәлинкә китереп бәрде — үлемнең чынлыгын халыкка җиткерде; көмеш быргылар тавышы, барабаннарның дөпелдәтеп баскан марш ритмы кешеләрне бер адымга, бер йодрыкка * туплады. Баш өстендә июнь кояшы, күктә аккош мамыгыдай ак болытлар, юлда грузовик бара, грузовикта — Нәбиулла Фәхриев. аның баш очында — канатларын салындырган кара кош төсле, Зөлхәбирә Кадермә- това утыра. Янәшәдә — Мирсәет Ардуанов, эскәмияләрдә — бригада егетләре. Җирдән кешеләр атлый, аркаларына мылтык аскан атлы милиционерлар килә, җиз тәлинкәләр, көмеш быргылар, киерелеп тартылган барабаннар кайгылы-тантаналы маршка кешеләрне туплый. Төзелеш фронты солдатын соңгы юлга озаталар... 21 Ксенофонт Иванович Сагайкин беркая да китмәгән, сабан туе көнне кичтән үк кулга алынып, ялгыз камерада төн чыккан һәм менә хәзер. ГПУ дигән өч кенә хәрефле, дәһшәтле сүзне күңеленнән кабатлап, сорау алырга чакыруларын көтеп утыра иде Кеше тормышында иң авыр нәрсә — билгесезлек. Әгәр Сагайкин менә хәзер нинди сәбәпләр аркасында бирегә килеп эләгүен белсә, допрос вакытында үзен ничек тотарга, нинди версияләр уйлап чыгарырга икәнен чамалар һәм йокысыз үткән төн эчендә ул аны инде беркем бәйләнә алмаслык итеп уйлап та чыгарган булыр иде. Ләкин ул белми. Белми, каһәр суккыры! Ышанычлы кешеләре кияү егетне үтергәннәрме-юк- мы — белми, үтерсәләр, ничек үтергәннәр, судан коры чыкканнармы — белми; аның үзен болай гына, шикләнү сәбәпле генә кулга алганнармы, әллә ышанычлы кешеләренең берәрсе тотылып, допрос вакытында аны сатканмы — берсен дә белми, белмәгәнгә күрә гасабалана, ниндирәк карарга килергә, ничегрәк саклану чараларына керешергә аптыраудан газаплана иде. Ул моңарчы да ГПУ кешеләренең үз эшенә тыныч карый алмауларын, аны гел күзәтеп, анын сүзенә гел колак салып йөргәннәрен тоена иде, әмма кулга алыну болай ук көтелмәгәндә булыр дип башына да китерми иде. Чөнки каршы якның бер генә төрле дә дәлиле юк, аны кулга алырдай жинаять билгесе юк иде бит Чаларган каты мыегын чәйнәштереп, ул соңгы көннәрдә кайларда булуын, кемнәр белән сөйләшүен. ниндирәк саксыз гамәлләр кылуын күңеленнән барлап чыкты. Тайга төпкеленә ишерелгән землянкада булды, күрүче-мазар булмады Әллә күреп тә күрмәмешкә салыштылармы? Бәлки инде аның ышанычлы кешеләре изоляторда утыра торгандыр, хөкем сәгате сукканны көтеп, газаплы уйларын күңелләреннән кичерәләрдер. Әллә водонасосныйда- гы төнге шартлауның очына чыкканнармы? Алай дияр идең, аны бер Сагайкин белә дә, шартлатуны эшләгән группа белә. Аны бит Сагайкин группасы түгел, читтән килгән, башка кеше кул астында эшләгән группа башкарып чыкты. Сагайкин аларга юл гына күрсәтеп бирде. Алар инде, мөгаен. Магниткага барып чыкканнардыр, яна шнурлар, яңа аммоналлар әзерләп, күккә ут-төтен баганалары күтәреләчәк көннәрне күз алларына китереп, хыялланып йөри торганнардыр. Сагайкин. шулармы уйлагач, аз гына тынычлангандай булды. Кулы белән капшанып, камера стеналарына тотына-тотына, арырак китте. Ишек төбендәге парашага абынып, теш арасыннан сүгенде. Камера ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАИ БАТЫР караңгы, тынчу иде. Чуен рәшәткәле бәләкәй тәрәзә каршысына туктады. Зырянка елгасы ягыннан, алар моннан берничә ел элек «балык тотып» утырган аулак тугайдан, күк читенә кан кызыллыгы сибеп, таң яна башлаган иде. Әнә шул кызыл шәүлә аңар большевиклар төрмәсеннән качып киткән чакларын, иректә яшерен эш алып барган эсер иптәшләрен, алар ярдәмендә поручик Софроновны Себеркең Демидов заводларында эшләгән потомственный Сагайкиннар фамилиясенә алыштыруын, аннары бик озак —айлар буе — Себердән ераклаша баруын күз алдына китерде. Партиядәш иптәшләре аңар Урал үзәгенә урнашу, социализмның тамырына балта чабу бурычын йөкләделәр. Балта чаба алдымы сон ул? Водонасосный исән. Ударник Ардуанов исән, һәм тагын кайчанга тикле Ардуановлар исән йөрер? Сагайкин теш казналары кысылып. яңак сеңерләре бүртеп чыгуын тойды. Бетон басмаларга каты- каты басып йөргән Ардуановлар, Громовлар, Вотиновлар аның киләчәген тартып алдылар, аның үзен шушы ялгыз камерага ябып, үткән көннәр истәлеге белән бер ялгызын калдырдылар. Ксенофонт Иванович чуен рәшәткәле төрмә тәрәзәсе аша кандай кызарып янган таң шәүләсенә — ирекле көннәренә — кызыгып карады. Күзләре талганчы көн яктырганны көтеп торды. Каяндыр ерактан моңсу гына булып завод кычкырткан тавыш ишетелде. Купең Любимов белән швед Солвэның Урал урманнарында адашып калган бердәнбер химия заводы икәнен белә иде ул моның, үз сыйныфының тавышын әнә шул завод гудогыннан зәгыйфь кенә итеп ишетү аның йөрәк ярасын телеп жибәрде. Завод гудогына иртәнге сменага бетон төяп килүче күке- паровоз ачы итеп жавап кайтарды. Төзелешкә соңгы айларда күпләп кайткан йөк машиналары сигнал бирешеп, бер-берсен сәламләделәр. Аннары тавышлар ишәйде, тоташ бер гөрелдегә, үз ихтыярын көчләп тага ала торган хакимдар өндәмәгә әйләнде. Шушыларның барысын чуен рәшәткә аша гына күреп, сиңа кан дошманы булган системаның йөрәгеңә басып килүен белеп торудан да авыр нәрсә бармы? Сине иртәгә, юк, бүген, тагын бер-ике сәгатьтән, нинди язмыш көткәнен белми яшәүдән дә авыррак нәрсә бармы? Социализм сине ялгыз камерага бикләп үз эшен эшли. Себер чаклы Себердән — кедрлы, пихталы урманнарны, тоташ тынлыкта яткан буш өнсезлекне, урман күлләрен ташлап, туган тияген ташлап, монда — Урал үзәгенә, ут һәм төтен эченә нигә омтылды соң ул? Социализм гүләвен чуен рәшәткәләр аркылы тыңлап тору өчен омтылдымыни? Калын тимер ишекнең аратасы шалтырап Сагайкинны сискәндереп жибәрде. Ул да түгел, шыгырдап ишек ачылды һәм шәфкатьсез калын тавыш: — Сагайкин, к выходу! — дип боерды. Ксенофонт Иванович кораллы конвой озатуында ярым караңгы бер коридордан, алдына-артына каранмыйча, озак кына барды, һәрхәлдә, анар озак тоелды; аннары сулдагы бер ишек ачылды һәм аның күзенә көлтәсе белән яктылык бәреп, сукырайтып жибәрде; күзен ачып карарлык хәлгә килгәндә, аның каршысында ярым хәрби гимнастеркалы, билен яссы каеш белән буган тыгыз гәүдәле, яңаклары эчкә суырылган шакмак битле берәү басып тора иде. Сагайкин аның киеме белән йөз кырыслыгы бик тә туры килүен, тик иләмсез зур башында, пеләше тирәли бөтеркәләнеп үскән сары йомшак чәченең генә тышкы кырыслыгы белән ятышмавын чамалап алды. Каршы алучының әнә шул контрастлыгы ана ни өчендер үтә дә таныш кебек тоелды. Газапланып, күргән-белгән кешеләрен, танышларын күңеленнән барлады, әмма очрашу артык хәвефле булгангамы, ул аны бер ничек тә исенә төшерә алмады. Кабинетта бер өстәл, ике урындык, галәмәт дәү сейф бар, соргылт төстәге шәрә стенадан Дзержинскийның күңелгә шом сала торган портреты карап тора иде. Сагайкинны таң калдырганы сейф булды. Себер- иен Демидов заводларында эшләнгән бик зур һәм авыр бу сейфның ишегенә сәмруг кош сурәте төшерелгән иде, Россиянең капиталистлары өчен дип ясалган шул сейф хәзер большевикларга хезмәт итә, бәлки әле анда Сагайкинның язмышын кыл өстенә куярлык документлар ятадыр. Каршы алучы Сагайкин белән исәнләшергә ашыкмады, буш урын да тәкъдим итмәде, ач яңаклы усал йөзендә балкып янган коңгырт күзләре ф белән корбанына төбәлеп: — Сагайкин сезнең үз фамилиягезме? — диде. Бу сорау башка мылтык түтәсе белән бәргәннән ким тәэсир итмәде g Сагайкинга. Ул коры җиргә чыгарылган балык сыман һава йотып: = — Бу ниткән мыскыллау, гражданин следователь? — диде, тавы- > шының көчсез һәм әкрен чыкканын тойды. — Без потомственный Сагай- ? киннар. Минем бабам гомер буе Демидовлар заводында бил бөккән. * Аның Алтай ахагыннан ясаган йөзекләрен чит ил корольләре киеп йә * рергә кимсенмәгәннәр. = — Димәк, сез Демидов заводларының атаклы мастеры Дмитрий х Ксенофонтович Сагайкиннар нәселеннән? * Сагайкин, жиңел сулап, уң кулының чәнти бармагына кигән ахак < кашлы зур йөзекне следовательгә таба сузды: е — Менә минем Дима бабайдан калган бердәнбер байлыгым. Үлгән = чакта ул аны мина бүләк итте. Эшче намусын күз карасы кебек сакла, “ тап төшермә, улым, дип әйтеп калдырды. киңәш сорарбыз, дидек. Менә Сибай да, Зариф та, Каюм да, башка £ егетләребез дә бу хәлләрнең барысын бәйнә-бәйнә сөйләп, гәҗиткә язып чыгарга кирәк дип әйтәләр. Аллаһы боерган булса, язарбыз да. сөенмә- - сен дошман. Боларның котларын ботларына төшердем дип канат как- °- масын! Безнең кот бот тирәсендә түгел, югарырак икәнне дә белсен. * Без бригат башыбыз Ардуановка булган һөҗүмгә каршы ударный эш белән җавап бирергә булдык! — Дошман менә тотсын учлап-боргычлап!—дип өстәп җибәрде бер читтәрәк дәшми утырган Нурләхмәт, җебеп кнткән борынын тартып. — Чү, чү, балакайлар... диде Ардуанов, аннары тешен кысып, күз яшен тыеп, озак кына дәшми ятты. Тагын бер атнадан аның хәлен белергә Зөлхәбирә килде. Янакларын ябып ук бөркәнгән кара-кучкыл яулыктан иде ул, шундый ук кара- кучкыл, куе зәнгәр төстәге күлмәк өстеннән ак халат салып кергән иде. Палата ишегеннән кергәч, идәнгә кадакланган кебөк, бер урында таптанып торды, йончыган, хәсрәттән тоныкланып калган аксыл йөзенә караватта ап-ак булып яткан Ардуановны күрүгә куе кызыллык бәреп чыкты, тотрыксыз адымнар белән караватка тикле килеп җитте дә, көне буе җыйган кыр чәчәкләрен кая куярга белми, кулында тоткан килеш, каушап калды. Керфекләреңдә күз яше тетри иде, кинәт карават кырыена утырды, сүзен дә әйтә алмастан, Мирсәет абзыйның башын ике кулы белән кочаклап, кайнар күз яшен аның битенә, иреннәренә, мыегына коеп үксеп елап җибәрде. Ничәмә көннәр түзгән, сабырлыгын җыеп, ныгып килгән Мирсәет абзый булып ул да түзмәде, Зөлхәбирә белән бергә, ирләрчә мул күз яше белән тавышсыз гына елады Еларга хаклары бар иде аларның. Нәфүш-Сайрар кош икесенең дә газизе иде. Зөлхәбирә белән Мирсәет абзый бер-берсенә укытучылар, берсе грамотага өйрәтсә, икенчесе тормыш ныклыгына өйрәтә иде. Елап туйгач, алар, тормыш дигән үги әнкәләре кыерсыткан нәүмиз балалар кебек, тынып калдылар. Зөлхәбирә Мирсәет абзыйның күзләренә карап озак утырды, әйтерсең азаккы минутларында бу батыр кешедән, бер генә нәрсәдән дә, бер генә эштән дә, хәтта авыруыннан да зарланмаган кешедән ул ныклык запасы алып китәргә тели иде. — Мирсәет абзый... син рөхсәт итсәң . мин инде Береэннкндан китәр идем. Бик авыр бит мина монда. Бер генә минутларга да исемнән чыкмый бит ул минем Төшләремә керә, көлә-көлә урманнарда йөрибез. Кулларны тотышып йөрибез. Төнлә мин аны кояш итеп, ай итеп, йолдызлар итеп күрәм Па рабби, нинди сөенечләр белән керә ул минем төшемә!—Кулларын кушырып, озак кына идәнгә карап утырды, тагын чулышып киткән күңеле белән тартыша, олы агасына күз яшьләрен бүтән күрсәтмәскә тели иде бугай.— Әйт, Мирсәет абзый, син ни дв- сән — шул булыр. Ардуанов анын, Нәфүшне искә төшерү сәбәпле, мәк чәчәге кебек кабынган, күңел тетрәтерлек чибәр йөзенә, моңсу күзләренә карап торгач. ифрат та үз итеп, якын күреп, анык әхлакый зурлыгына ышанып әйтте: — Күңелен кушканча эшлә, балам. Берәү дә сине гаеп итмәс. Алар, бер-берсен сүзсез генә аңлап, тагын бер кавым утырдылар. Аннары Зөлхәбирә китәргә җыена башлады. Мирсәет абзый аны бүтән кыстамады. Тик әйтә алмый калудан курыккандай ашыгып: — Минем дә сиңа бер үтенечем барые бит әле, Зөлхәбирә.— диде.— Беләсеңме, егетләр килде миңа, гәҗиткә язасы сүзебез бар, диләр, син безнең бригатның күзен ачтың, теләкләре теләк килеш кенә калмасы- ные, булышсаң ие син аларга. —• Кулымнан килә торган булса, булышырмын, Мирсәет абзый. Ярый, сау бул, терел, Мәүгыйзәттәйгә миннән сәлам диген. Җае чыкса язармын, яза алмасам, онытты дип үпкәләмәгез, яме.— Куллары белән ике битен басып, бит очларының уттай януыннан оялгандай, әкрен генә баш иде һәм ашыгып чыгып китте. Ардуанов, ул киткәч, йөрәгенең бер чите кителеп төшкәндәй, тынсыз калып, бик озак түшәмгә карап ятты... Аны больницада тагын ике ай чамасы тоттылар. Хәле яхшырган саен килүчеләр күбәйде. Хангильдян белән Мицкалевич килеп, бригададагы эшләрнең яхшы баруын, бригада белән хәзергә Исәнгол Юлды- баев җитәкчелек итеп торуын, егетләрнең Ардуанов исеменә турылыклы булуларын, бер генә мәртәбә дә тәртип бозмауларын, бөтен төзелешкә үрнәк күрсәтеп баруларын иренмичә, җеп бөртекләп сөйләп, Мирсәет абзыйга дәрт өстәп киттеләр. Аз гына вакытка Крутанов кереп чыкты, Ардуановлар гаиләсенә Бишьеллык урамыннан ике бүлмәле квартир бирелүе турындагы ордерны күрсәтеп һәм «Социализм юлы» газетасында басылган бригада егетләренең мәкаләсен калдырып китте. Мәкалә үтерүчеләргә карата ачы нәфрәт хисе белән ярсынып язылган иде, Мирсәет абзый янә бер мәртәбә Зөлхәбирәне искә төшерде, Кадермәтова әйткән сүзендә торган, күңелендә кайнаган барлык уен-тойгысын, иске дөнья ялчыларына карата җанында саклаган ачы нәфрәтне бригада егетләре исеменнән әйтеп биргән иде. Шушы ут кебек кайнар, ярсу тойгыларны раслап бригаданың 116 кешесе кул куйган иде. Үтәр еллар, агар сулар — бу документ утызынчы еллар комсомолының үзләреннән соңгы буыннарга әйтеп калдырган васыяте булып сакланыр. Хәзергә ул, мылтык көпшәсенә куелган кайнар пуля кебек, газета битендә ята һәм Ардуановны, Зөлхәбирәнең моннан ике айлар элек үзен күреп сөйләшкәндәге кебек, тәүге көче белән дулкынландыра иде25 Август көне сүнеп бара иде. Кама буена, зур пароходлар рәтләп сәлам дә бирми китә торган бәләкәй генә пристаньга халык килеп тулды. Шаулыйлар, бәхәсләшәләр, төркем-төркем җыелып, тәмәке төтәтәләр, вакыт-вакыт көлү өянәге тирә-якны дер селкетә, ләкин озакка бармый, кинәт кабынган кебек кинәт сүнә һәм халык арасында эреп югала. Куера барган кичке эңгердә кешеләр күңелендә бер уй яши: нарком килә. Авыр промышленность халык комиссары Орджоникидзе. Ниндирәк икән ул? Нинди изге уй белән йөри? Наркомны каршы алырга килгән делегациядә Мирсәет Ардуанов та бар. Ул кычкырып көлми, пароход шактый сонга калса да, борчылуын, башкалар кебек, кычкырып әйтми, аның күңелендә хатыны Мәүгыйзә Җир өстенә караңгылык иңә башлады инде. Кама өстендә маяк утлары кабына, пароход әле һаман юк. Мирсәет абзый түзмәде, делега- , иия башлыгы Крутанов янына килеп: ж Никифор Степанович, булмаса, мин кайтыйм әле...— диде.— Хатын больницада минем. — Больницада? Ни булды? — Бала табарга киткән иде. Ардуанов, уңайсызланып һәм бер үк вакытта күңеле нечкәреп, төзелеш башлыгына карады. — Авыр мәсьәлә бу, иптәш Ардуанов. Китмә дисәм, сәбәбең зур, ата кешене рәнҗетүдән куркам, кит дисәм — беренче ударниктан башка наркомны каршылау килешерме? Авыр мәсьәлә, иптәш Ардуанов. Мирсәет абзый икеләнә иде әле, ул арада халык шаулаша, ташкын булып пристань дебаркадерына агыла башлады. Ул да түгел, Крутанов, Мирсәет абзыйны кулыннан эләктереп, үз янына тартып алды, делегация барачак юлга алып китте. «Камский водник» дип, исеме ак буяу белән язылган бер палубалы бәләкәй пароход пристаньга туктап, мәңгерәп кенә кычкыртып куйды Матрослар җәлт кенә басма суздылар. Пароходтан башта хәрби киемле өч егет чыкты, алар артыннан ук, уракчүкечле фуражкасын баш өстендә болгый-болгый, кәжән чабуларын җилфердәтеп, Орджоникидзе басмага килеп керде. Аны рәсемнәрендә күреп гадәтләнгән күперенке зур кара мыегыннан таныдылар. Ул шундый тиз атлый, коридор калдырып ике якка тезелгән халык төркеменә баш ия-ия, адәм ышанмастай бер ихласлык белән елмаел-балкып килә иде ки, пароход көтеп үткәргән борчылу минутлары шундук юкка чыкты. Орджоникидзе, делегация кешеләре белән кул бирел күрешә-күрешә, Мирсәет абзый янына да килеп җитте. Крутановның — Төзелеш ударнигы Ардуанов,— дип тәкъдим итүе булды. Мирсәет абзыйның сөялле дәү кулын нарком үз учына эләктереп алды. Ардуанов кабынып китте, яратып аның кулын кысты. Орджоникидзе очкынлы кара күзләре белән аңа төбәлеп һәм авырткан кулын шаяртып селкеп: — Химия ышанычлы кулларда, — диде. Ул Ардуановны җилкәсеннән жеңелчә кочаклап, эшен-тормышын сорашып барды. Аннары, гафу үтенгәндәй, баш кагып, Мирсәет абзыйдан аерылды да сорауларны Крутановка яудыра башлады. Автомобильгә утырып юлга чыктылар. Калкурак урынга күтәрелгәч, Орджоникидзе, аның белән бергә делегация членнары машинадан төште. Күрәсең, наркомның комбинатны ерактан ук күрәсе килгәндер. Ул, комбинат ягына карап, баскан урынында тын калды ГАРИФ АХУН 08 ф АРДУАН БАТЫР < Алар каршында җирне-күкне иңләп, комбинатның беренче чираты — азоттук заводының гигант силуэты күренә. Кап-карангы күк йөзендә, номгак-йомгак бөтерелеп, кайнап, ургылып, аксыл төтен югары менә. Комбинат морҗаларын төн карасы йотканга, төтен төтен булып түгел, һавада очып йөргән аждаһа булып күренә, күкерт цехы өстендәге сары ялкын әйтерсең әкият аждаһасының авызыннан бөркелгән ут иде. Орджоникидзе тирән итеп бер сулады да. киредән машинага кереп утырды. Крутанов аңардан җитди генә сорады — Бүген ял итәсезме, Григорий Константинович, әллә туп-туры заводка барабызмы? Орджоникидзе көлеп җибәрде һәм балаларча шукланып: 4 _ Ялны оныттык, иптәш Крутанов. Заводка алып барыгыз. — диде. Азот-тук заводында ярты сәгать чамасы йөрделәр. Цехларда жые- лып алынмаган тимер-томыр аунап ята, почмакларга чүп өелгән иде. Орджоникидзе цехтагы эшчеләрне үз янына жыеп алды, анын авызына керердәй булып тыңлаган баш инженерга карап түгел, нәкъ менә эшчеләргә карап, кулларын бик хәтәр бутап, ләкин йөзенә ачулы кыяфәт чыгармыйча гына: — Производство культурасын күтәрергә кирәк, иптәшләр, — диде. — Беләсезме, Европада нәрсә диләр: хезмәт дисциплинасы белән производство культурасы — эшнең төп уңышы. Культурасызлык — безнең беренче дошманыбыз. Ул безне эленке-салынкы йөрергә өйрәтә. Культура, иптәшләр, культура! Сәгать инде уннар тирәсе иде. Орджоникидзе ТЭЦка алып баруларын үтенде. Станцаны карап-барлап чыкканнан сон, делегация белән бергәләп, төтен суырткычны карады, түбәгә менде. Түбәдә калын сайгаклар өстенә төтен суырткычның ремонтка дип сүтеп ташланган тимерләре тезеп салынган иде. Орджоникидзе мыек астыннан көлемсерәп куйды: — Түбә җиһаз кую өчен ябыламыни? Баш инженер, уңайсызланып, аңлатма бирә башлады: — Механизм булмау кулны тота, иптәш Серго, йөк күтәрүче краныбыз юк, шундый авыр тимерләрне аска нәрсә белән төшереп, нәрсә белән менгезәсең? Вакытлыча түбәгә куеп торырга туры килде. Орджоникидзе әрдәнәләп өелгән җиһазлар янына килеп, уйчан гына карап торды, башын чайкады, аннары авыр көрсенеп әйтте: — Әйе, үкенечкә каршы, эшкә ин кирәкле, иң элементар механизмнарыбыз юк әле. Тизрәк үзебезнең техниканы булдырырга кирәк, производство өчен уңайлы, эшне тизләтә торган механизмнарны! Ардуанов наркомның \з-үзен тотуында таләпчән бер гадилек сизде. Орджоникидзе — өйрәтми, акыл сатмый, үзен уратып алган эшчеләр, җитәкчеләр белән бергә, Березникидагы яңа эшләрне күздән үткәрә; берәр нәрсә күңеленә хуш килгәндә күперенке зур мыегы бөтен битен тутырып җәелә, тирә-якка күзләреннән нур көлтәләре чәчелә, җитешсезлек күрсә, мыек очлары түбән салына, эшчеләргә дә, җитәкчеләргә дә үз фикерен ул өзеп кенә әйтеп бирә иде. Икенче көнне сода заводында йөргәндә Ардуанов аның сүзсез калуын, еш кына көрсенеп, баш чайкап куюларын күрде. Завод бик иске шул, купец Любимовлар заманында ук салынган. Известь сөте куып торучы поршнялы насослар тузып беткән, ләкин әле, күрәсең, илнең аларны яңага алыштырырлык куәте юк. Шуңа көрсенә Серго, шуңа тавышсыз йөри. Ә Мирсәет абзыйның аны көләч чырайлы итеп, шат итеп күрәсе килә, рәхәтләнеп шаулап көлгәнен ишетәсе килә. Серго кебек нык ихтыярлы ихлас кешеләргә килешә андый көлү, тар холыклы, астыртын кешеләр генә кетекете килеп, кәҗә көлүе белән көлә торган булалар. Ардуанов төнлә больницага барып кайтты. Аның кызы туган. Мирсәет абзыйның шул куанычын нарком белән уртаклашасы килә, бәлки шул хәбәрдән Сергоның күңеле күтәрелеп китәр дип уйлый, әмма әлеге хәбәрне ул үтерсәләр дә әйтә алмаячагын яхшы аңлый. Юаш холыклы Мирсәет, юаш. Ә менә Шакир Сираев булса, наркомның күзенә чәчрәп керер иде... Орджоникидзе заводның бер коридорында сода капчыклары ямап утырган хатын-кызларны күреп алды. Баш инженер наркомны ул турыдан никадәр тиз алып китәргә тырышмасын, булдыра алмады, хатын- кызлар әллә ни арада Орджоникидзены сырып алдылар. Җимгә җыелган үрдәкләр кебек бакылдап, тормыш кыенлыкларыннан, ипине вакытында бирмәүдән зарлана башладылар. Ипи карточка белән бирелә, кайсыбер көнне килми дә кала иде. Мирсәет абзый, Серго өчен үзе жавап бирердәй булып, хатын-кызларның әрсезлегенә үртәнеп куйды. Әмма шул мизгелдә үк аның күңеленә: «Әйтеп шәп иттеләр!» — дигән икенче бер уй да килде- Юкса, ничәмә мең кешене көне буе иписез калдыру җитәкчеләрнең егетлеге түгел инде. Мирсәет абзый наркомның хатыннарны бик бирелеп, игътибар белән тыңлавын күрде, нәрсә әйтер икән дип, Сергоның җавабын көтә башлады. — Ипи белә;: тәэмин итүдә өзеклек булмаска тиеш.— диде нарком, уң кулын йодрыклап һавада селкеп алды.— Ипи бездә норма буенча җитәрлек, кем дә кем шул норманы боза, эшче халкын иписез калдыра, шул кеше совет властеның гадел законнары алдында җавап бирергә тиеш! Каты әйтте нарком, әйтеп кенә калмады, ипи өчен җаваплы кешене шундук эзләтеп таптырды: ОРС башлыгы Хесинны аерым бүлмәгә чакырып алды. Мирсәет абзый Хесинның ике минуттан, мунчадан чыккандай, тирләппешеп чыгуын һәм кулына бөгәрләп тоткан кепкасы белән битен сөртә-сөртә китеп баруын күрде. Ишек төбенә җыелган эшчеләр: — Коммерсантка нашатырь кыстырганнар! — Артына ут капканмыни! — Иртәгә ипи булыр инде!—дип көлешеп калдылар. Орджоникидзе Мирсәет абзыйга ошаганнан-ошый бара, ул анык эшчеләр белән үз булып сөйләшә алуын да, барны бар. юкны юк дип, турысын әйтеп бирүен дә, яңарак кына салынып беткән культура сараенда яңа кәнәфиләргә утырып карап, аларнын нык булуларына, шыгырдамауларына балалар кебек сөенүен дә —барысын, барысын үз итте, күңеле тынычланды. Ләкин бераздан аның күңеленә пошаман төште. Әгәр ул ударник Ардуановның гаиләсе ничек яшәгәнне карыйм дисә... Вәт булырсың әдәм мәсхәрәсе. Мәүгыйзә өйдә юк. Зур кунакны бәлеш пешереп тә сыйламагач.. Шул уйлары белән аптырашта калып торганда, ул наркомның сәхнәгә менеп китеп, ншекле-түрле йөгереп йөрүен сизми дә калды Клуб директоры Брадский сәхнәнең әйләнә торган булуы белән мактанырга теләгән булса кирәк. Орджоникидзе белән икәү басып торган уңайга, сәхнә эшчесенә күз кыскан: токны тоташтыр, янәсе. Китмәсеннәрме болар бер заман әйләнеп! Карап торучылар кул чаба. «Сөендеме Серго иптәш?» — Ардуановның күңеленә килгән беренче уй шул булды. ' Сәхнә әйләнеп туктауга Мирсәет абзый наркомның йөзе җитди икәнен абайлап алды. Орджоникидзе сә.хнә артындагы шкатурланмаган стенага төбәлгән иде. — Бу нәрсә, иптәш директор? — Бу ни... Григорий Константинович . декорация белән ябыла ул, тамашачыга күренми. — Та-ак. Тамашачыга күренми, дисез. Ә артистларга? Артистларга күренәме? Сәхнәгә чыгуны көтеп торган артистларга? Ул аларнын целен күтәрәме, әллә кәефләрен кырамы? Клуб мөдире берни әйтә алмый, ык-мык килә. Ул да түгел. Серго кинәт Мирсәет абзыйга таба борылды — Сезнеңчә ничек, иптәш Ардуанов? — Бик күңелсездер анда... — Ни өчен, иптәш Ардуанов? — йортны салып бетерми керсәң, үзеңне урамда кебек тоясын. — Менә шул ш\л! Төзүче кеше белә,—дип. ул Ардуановны мактап алып китте һәм шундук Мирсәет абзыйның һушын алырдай сүз әйтте — Ничек уйлыйсыз, иптәш Ардуанов. төзелеш ударнигының яшә, шартларын карыйм дисәм, сез каршы түгелме? ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР — Рәхим... итегез, — диде Ардуанов. Мирсәет абзый өйгә кайтып җиткәнче ут йотып кайтты. Гаиләсе ашарга утырган, Мирзанур белән Мирзашәрип идәнгә, кулдан суккан палас өстенә чүмәшкәннәр, Кәшифә тәрәзә төбенә утырып китап укый иде. Орджоникидзе чеп-чиста итеп юылган, тәрәзә араларына чүпләм сөлгеләр эленгән, мебель булмау сәбәпле, аяк атлавы яңгырап торган буш бүлмәләрне күздән кичереп: — Бу нәрсә бу, иптәш Крутанов? — диде төзелеш башлыгына.— Ударникның мебель алырга акчасы җитмиме, әллә шәһәрдә мебель юкмы? — Акча бар, иптәш Серго. Акча җитә,— диде Мирсәет абзый өзгәләнеп. — Өстәл юк, иптәш нарком, кибетендә юк, каһәр суккыры! Барактагы тапчаннарны алып килергә теләмәдек. «Акчасы да юк инде аның», — дип уйлады эченнән. Орджоникидзе аның такт саклап, әдәп белән аңлатуын шундук аңлады, Крутановка карап: «Күрше бүлмәгә кереп сөйләшик әле»,— дип ым какты. Аулакта алар өчәү генә калдылар. Биредә кулдан ясаган ике табурет, бер бүкән бар иде. Иптәшләрен уңайсыз хәлгә куймас өчен, Орджоникидзе иң беренче булып үзе бүкәнне сайлап алды, бик әйбәтләп, җәелеп утыргач, елмая төшеп, җай гына сүз башлады. — Миңа, иптәш Ардуанов, сезнең бетончылар бригадасы турында төзелеш җитәкчеләре тулы информация ясады. Өч ел эчендә бригада членнары бер генә мәртәбә дә прогул ясамаган. Эш нормасын Ардуановларга карап билгелибез, диделәр- Төзелеш җитәкчеләренә ышанырга хакым бармы минем? — Арттырганнар,— диде Мирсәет абзый, уңайсызланып. Ул тирләп киткән маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп азапланды. — Арттыралар дисез, алайса? — Әлбиттә. Серго үтә дә үз итеп елмайды — күперенке зур мыегы бөтен битен тутырып җәелде. — Тыйнаклык әйбәт сыйфат, иптәш Ардуанов, ләкин бит мин бригаданың эшен үз күзем белән күрдем. — Кайчан? Ни арада? — диде Ардуанов, ышанып җитмичә. — Төнге сменада булдык без. Егетләрнең бетон коюын күрдек. — Ничек сон, Серго иптәш? — Бригада — менә дигән. Кстати, яратыл эшлиләр эшне, белеп. Әйтегез әле, иптәш Ардуанов, каян килде сезнең бригадага шундый аңлы караш? — Үзем уйлаганча әйтимме, Серго иптәш, әллә җитәкчеләр сүзе белән әйтимме? — Күңелегездә булганны әйтегез. Крутановның күзләре зуррак ачылуын күреп, Ардуанов бер генә мәлгә тотлыгып калды, аннары ни булса ул дигәндәй, тәвәккәлләп сүз башлады: Сезнең, Серго иптәш, биләүдә яткан баланы күргәнегез бардыр — Күргәнем бар. — Биләвем чишкән баланы да күргәнегез бардыр. — Анысын да күргәнем бар, —дип елмайды Орджоникидзе. — Менә шул инде... Патша заманасында безне бик озак биләүдә тоттылар. — Богауда димәкче буласызмы? Ярый, богау дип әйтик. Безнең кул-аяк богауда иде. Кычкырсак та, жыласак та ишетүче булмады. Хәзер безнең кул-аякны чиштеләр, Совет власте безгә талпынырга, үзебез теләгәнчә очарга ирек бирде. Әгәр без шул иректән файдалана белмәсәк, без адәм түгел, адәм көлкесе булыр идек. Орджоникидзе дулкынланып бүкән өстеннән күтәрелде. Мирсәет абзыйның каты итеп кулын кысты: Рәхмәт, иптәш Ардуанов. Безгә сезнең кебек аялы эшчеләр бак ♦ кирәк. Аңлы эшчеләр күбәйгән саен, илдә заводлар күбәячәк. Күбәячәк, иптәш Ардуанов! Серго әйткән иде диярсез! Тиздән без Мәскәүдә очрашырбыз дип уйлыйм — Крутановка борылды, ягымлы-боеручан тавыш белән әйтте:— Ударник Ардуанов квартирында мебель булыр дип ышана аламмы мин, Никифор Степанович? — Әйтүе кыен, Григорий Константинович! — Ни өчен? — Мебельгә түгел, заводларга курс тотабыз бит. — Дөрес. Бик дөрес, иптәшләр. Дошман итеге астында тапталмас өчен безгә беренче чиратта заводлар кирәк. Ә мебельсез яшәп торырбыз. Торырбызмы, иптәш Ардуанов? — Торырбыз, урманда агач күп, үзем ясармын. — Кстати, төзелеш ударникларының исемлеген, характеристикасын хөкүмәт карамагына тапшырырга кирәк, һич кичекмәстән. Парткомда сөйләшегез, мин кайтуга Мәскәүдә булсын. Сау булыгыз, иптәш Ардуанов. Мирсәет абзый аларның ераклаша барган аяк тавышларын тынлап, буш бүлмәдә ялгызы басып калды. «Аңлатып әйтә алдыммы сон?» — дип уйлаудан аның эче тырнап тора, аннан да бигрәк ата-баба йоласын үти алмавына — бу әйбәт кунакка бер чынаяк чәй дә эчертә алмавына ул чиксез үкенә иде... 26 Газета өр-яңа, буяу исе дә китеп бетмәгән иде әле. «Промышленность төзелешендәге зур хезмәтләре, удар бригада оештырганнары, шуның белән социализм төзелешенең уңышын тәэмин иткәннәре өчен Ленин ордены белән бүләкләнәләр: Ардуанов Мирсәет — Березникхнмстрой эшчесе, бетончы; Громов Павел Андреевич — Березникхнмстрой эшчесе, балта остасы; Вотинов Николай Александрович — Березникхнмстрой эшчесе, слесарь. Аннары төзелеш җитәкчеләре Крутанов. Хангильдян, Мнцкалевнч фамилияләре тезелеп китә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр графасында Березникхимстройдан Бәхтияр Гайнуллин һәм Исәнгол Юлдыбаев исемнәре бар иде. Мирсәет абзый карарны «ССР Союзы Үзәк Башкарма Комитеты Председателе М. Калинин, секретарь А. Енукидз?» дигән өлешенә кадәр укып чыкты да, газетаны шыштырдата-шыштырдата бөкләп, кыска сукно пальтосының куен кесәсенә салып куйды Өенә кайтырга чыкты. Карарны әле берәү дә белми, шуңа күрә юлда очраган танышларыннан аны берәү дә котламый, гадәттәгечә, ихтирам белән баш иеп, исәнләшеп кенә китәләр иде Ул үзе Карардан канәгать, моны дөрес дип саный, ник дисәк. Карар бүләкләнүчеләрне генә түгел, бөтен төзелешне ил алдында күтәрә иде. Өйдә аны Мәүгыйзә түти каршы алды __ Нәрсә булды, әтисе, нишләп иртә кайттың? Әллә авырып киттеңме? — Хатынының зәңгәр күзләре хәвефле елтырап алды.—Урын жәеп биримме? — Авырмыйм. Урын да жәймә Балалар кайда? — Кәшифә мәктәптә, Мирзашәрип урамдадыр ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАН БАТЫР I — Мирзанурдан хәбәр юкмы? — Хәбәр юк. Күрәсең, эше күптер... — Ала-аай... — диде Мирсәет абзый, бүтән сүз дәшмәде. Ул Карарны хатынына әйтергәме, юкмы дип икеләнеп калды. Үзе турындагы сүзне башлап әйтү гадәте булмаганга, эченнән тынды. Тынлык уңайсыз иде, шуңа күрә: — Чәй әзерлә. Чәй эчәрбез,— диде. Мәүгыйзә түти самавар кайнатып китерде, чынаякларга чәй агызды. Чәйгә сөт алырга җыенып кына торганда, карты, елмая биреп: — Куерак яса, әнисе. Жәлләмә чәеңне! — диде. Мәүгыйзә түти аның йөзенә күтәрелеп карады. Бик сәер аның бүге» ире, бик сәер. Әллә ходаем, Мирзанурга бер-бер хәл булганмы? Мәүгыйзә түти Нәбиулла үтерелеп, ире больницада ятып чыкканнан соң көннәрен шик-шөбһә эчендә, ут йотып үткәрә, Мирсәетенең эштән кайтканын дүрт күз белән көтеп ала иде. — Нәрсә булган соң? Нигә миннән яшерәсең?—Иренә мөлдерәп, хәтта рәнҗеп карады. Хатынын тынычландырыр өчен Мирсәет абзый инде яңа хәбәрне әйтергә дә җыенган иде, шул мәлне ишек шакымый-нитми Николай Вотинов килеп керде. Бу хәл хуҗаларны, бигрәк тә Мәүгыйзә түтине, сагайта калды: Николай аларга бик зур йомышы төшсә, яки куркыныч хәбәр әйтәсе булса гына килә иде. Мәүгыйзә түти көтелмәгән кунакның колакчын бүреген, сарыга каккан кайры тунын күрүгә көл кебек агарды. — Бу йортка иминлек бирсен! — диде Вотинов, татарларның «салемалейкум» дигән сүзенең мәгънәсен исенә төшереп һәм башыннан картузын салды. — Әйдүк, Николай Александрович, әйдүк. Түрдән уз.— Мирсәет абзый аңа кәжәнен һәм сырмасын салырга булышты, киемнәрне стенага күп итеп кагып куйган агач чөйгә элде. — Мактап йөрисең икән, чәй янына утырган гына идек. Безнең татарларда шундый сүз бар: ашка туры килгән кунак — мактап йөрүче була... — дип, кече күңеллеләнеп, ләкин төчеләнмичә, юаш кына сөйләнде Мирсәет абзый. Николай кү» итеген салып куярга да үрелгән иде, Мәүгыйзә түти аяктан салмаска кирәк икәнен, идәннең суык булуын кызу-кызу тезеп китте һәм аяк сөртергә ишек төбенә иске чүпрәк китереп салды. Хуҗа хатынның ни сөйләгәнен анламаса да, якты чыраеннан килүемне ошаттылар ди» фараз итте. Николайга кинәт рәхәт булып китте. Ул сап-сары итеп юылган буяусыз идәнгә аяк очлары белән генә басып, тәрәзә буендарак торган өстәл янына узды, кызыл башлы сөлгеләр элеп куйган тәрәзәләргә, стена буендагы ак калайлы зур яшел сандыкка күз төшереп алгач: — Квартирның яхшысын биргәннәр бит сиңа, дядя Мирсаид,— диде. — Әйе, фатир кайгысы бетте, — диде Мирсәет абзый, мыегын каты тырнаклы зур кулы белән сыпырып куйды,— Үзеңдә ни хәлләр? Семьяңны китермәдеңме әле? Әнисе, самаварны яңартып чыгар әле. Итең булса ит тә җылытып китер... Мирсәет абзый Николайның нигә килгәнен сизенә иде, ләкин үзе әйтми торып чәчрәп төшәргә ашыкмады. Сыер ите белән бер таба кыздырылган бәрәңге өстәл өстенә килеп утыргач. Вотинов шпек янына барып, кәжән кесәсеннән бер шешә аракы алып килде, Мәүгыйзә түти кыштырдап йөргән эчке бүлмәгә башы белән ымлап, ярап бетәрме икән дигәндәй, иренен очлайтып куйды; кан тамардай кызыл-кара-кучкыл сәламәт битендә акбур белән сызып куйган төсле аермачык күренгән аксыл кашлары тетрәнеп китте, ачык һәм туры карый торган күзләре бер генә секундка хәвефле ачылдылар. — Ярый, ярый, — диде Мирсәет абзый, өстәлгә ике буш чынаяк куйды. Николай чынаякларга аракы салды. — Дядя Мирсаид, мин беләм, син эчмисен, бәлкем бүгенге шатлыгыбыз хакына тотарсын, ә? Ардуановныц киң һәм биек мангаенда берьюлы ике сызык барлыкка килде, алар күзгә күренеп тирәнәйде. — Николай Александрович... мин сине ихтирам итәм. Шатлык безнең уртак, ләкин миңа үпкәләмә, мин аны гомер буена да авызыма ♦ алганым юк... — Аракысы белән чәкәште, чәен эчеп җибәрде. Вотинов аракылы чынаягын күтәреп куйгач, озаклап ипи иснәп утырды, аннары табадан агач кашык белән бер генә сынар бәрәнге алып капты. Мирсәет абзый чүмәлә кебек итеп өелгән бәрәңгене аңа таба ишеп төшерде, ит калҗаларын ана таба этеп-этеп куйды. Кинәт алар гадәттәгедән көчлерәк тавыш белән, кычкырып сөйләшә башладылар, тавышка почмак яктан Мәүгыйзә түти килеп чыкты. — Әтисе, әллә ходаем... Булмаганны? Вотинов аяк өсте басты — Тетя Маугиза... Мин сине котлыйм. Орден белән котлыйм. — Нинди әрдир, фатир булды бит инде. Нәрсә ди ул, әтисе? — Безгә бит орден биргәннәр... Ленин ордены. Николайга, мина, Павелга. Хөкүмәт биргән, Калинин. — И-ии, ходаем. Әйтәм аны баядан бирле күкәй салалмаган тавык кебек әйле-шәйле йөрисен. Ни үзеңнең, ни сүзеңнең рәте юк. Бая ук әйткән булсаң суң, кунак киләсе бар миңа дисәң, бәйрәм кабартмалары пешереп, әзерләнеп торыр ием. Менә син, ә... И-ии, ходаем. Ул баскан җирендә катып калды, иреннәре дерелди, керфек төпләренә, әчеттереп, яшь килә иде. Ахырда түзә алмады, тавышсыз гына елап җибәрде дә, битен яулыгы белән каплап, почмак якка чыгып югалды... Икенче чынаяктан Николай сәер генә исереп китте. Күзләре елтырый, күңелендә сүз күп җыелган бугай, ул менә хәзер шушы минутларда, шушы бәхетле халәтендә үзе кебек үк эшче кешегә аларны әйтеп калырга ашыга, ләкин теле ана берничек тә буйсынмый иде. — Дядя Мирсаид... а, дядя Мирсаид...— дип берничә мәртәбә әйтте инде ул, кулын Мирсәет абзый җилкәсенә салды — Без менә... менә бер вакыт... без үләрбез... Безне бер кабергә күмәрләр. — Ничек бер кабергә? — диде Мирсәет абзый, аңламыйча — Ну анда, әйтик, сине... үзегезнең гадәт буенча... Ләхет белән, кәфенгә төреп... мин бит Пермь малае Татарларны күмгәнне күрдем... Нәрсә әйтәдер идем әле? — «Без үләрбез». — Әйе, без үләрбез. Безне күмәрләр. Сине ләхет белән, мине табутка салып. — Шуннан, я, я, шуннан? — Мирсәет абзый елмайды.—Шуннан без нишләрбез? — Бер нишләмәбез. Югарыда, якты дөньяда, сөйләшерләр: менә, ичмасам, бар иде кешеләр, пермяк Коля Вотинов, ягъни ул мнн булам, Николай, һәм шулай ук татарин Ардуанов. димәк ки. ул син. дядя Мирсаид. Менә бар иде кешеләр, ал димәделәр, ял димәделәр, эшләделәр. Илебезне ныгыттылар. Әйтерләрме шулай дип? — Әйтерләр, Николай Александрович Ниприминно әйтерләр, боерган булса. Вотинов каядыр читкә карап бармак янады. — Не-не-не... шаяртмыйча, Ә мин уянырмын да шул вакыт, сорармын: дядя Мирсаид. син йоклыйсынмы? — диярмен. — Ә мин нәрсә әйтермен? — Син әйтерсең: никак нет, Коленка, мин йокламыйм. Мина йокларга ярамый. Кешеләр әнә анда, өстә, безнең хакта сөйләшәләр, ГАРИФ АХУНОВ ф АРДУАП БАТЫР диярсең.— Ул туктап хәл җыйды. аннары кулын янә дә Ардуановның җилкәсенә салып, күзләренә туры карап әйтте: — кешеләр безне сөйләр. Дөньяны күмеп утлар янар. Заводлар эшләр... 27 Ике атнадан Березникига трибунал килеп төште Ул химстройда корткычлык эше алып барган дошманнар төркеменең эшен карады. Төркемнең җитәкчесен атарга, калган унөч кешесен унар елга ирекләреннән мәхрүм итәргә хөкем иттеләр. Хөкем карарын тыңлаганда Сагай- кин аяк өсте баса алмады. Хөкем карары аның миен кайнар кургаш кебек яндырып, аякларының хәлен алган иде. Бите буйлап бер тамчы күз яше агып төште: гомерлек дошман күргән Совет строеның җиңүен, ә үзенең тарих тәгәрмәче астында сытылып калуын белеп үлү аңа ифрат авыр иде. Саубуллашу сүзе Ардуан батыр турындагы хикәяне шушында туктатырга да булыр иде. Ләкин ике ел буе аның турында материал туплау, ике ел буена аның уйхисләре белән яшәү мине аның белән шул хәтле дә якынайткан икән, хикәягә соңгы ноктаны куйгач, аерылышу шундый да кыен булып китте, мин әзер кулъязмамны портфельгә салып, Березники каласына. Ардуановның гаиләсе һәм кайчандыр бергә эшләгән иптәшләре яшәгән якларга кабат юл тоттым. «Казан — Соликамск» поезды безне, пассажирларны, төн урталары җиткәндә юлга алып чыкты. Мондый төнге сәгатьләрдә ерак йөри торган поездларда чәй-мазар эчертергә бик әллә ни әтәләнеп тормыйлар, урын-җир өләшәләр дә. тыныч йокы, тәмле төшләр теләп китеп баралар. Бу юлы да шулай булды. Проводница апаның матур елмаеп әйткән сүзләрен минем күршем — җитен кебек ак чәчле, күзлекле, җитмеш яшьләр тирәсендәге ыспай гәүдәле карт бик теләп кабул итте, үз нәүбәтендә мина тагын бер мәртәбә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп, астагы урында одеял астына чумды. Минем әле йоклыйсым килми, әсәремдәге герой белән очрашырга бару, гәрчә ул инде исән булмаса да, мине чиксез дулкынландыра иде. Юлдашымнан: «Әгәр бераз укып ятсам, ут мишәйт итмәс микән?» — дип сорадым. — Хет танга хәтле укы. Мина барыбер. Мин теләсә нинди шартларда йоклый алам, — диде җитен чәчле, акыллы картым. Мин аңар күңелемнән рәхмәт әйтеп, Константин Паустовский китабын ачтым. Мине тәүге мәртәбә Ардуанов турында хикәя язарга канатландырган кыска гына, китап бите белән бер бит ярымлык кына язманы табып, ике ел эчендә инде ничәнче кабат укырга тотындым: «Су чистарту» цехы тезелешендә бетончы Ардуаноз бригадасы эшли иде. Бригада бөтенләе белән русча юньләп белмәгән татар-башкортлардан гыйбарәт Алар төзелешкә Идел буе далаларыннан килгәннәр. Күбесе кулларына көрәк тә тота белмәгән бу кешеләр рабочком бүлмәсендә унайсыз гына таптаналар иде Стенасына Ворошилов портреты эленгән, кызыл материягә плакатлар язып кадакланган такта барак аларга патша сарае кебек тоела. Алар кеше күз алдында тәмәке тартырга укайсызланалар. шушы искиткеч бинада, өстәл янында утырыш үткәргән кешеләргә комачауламас өчен, әдәп саклап, учларына йөткеренгәлиләр иде. Элекке Пермь грузчигы Ардуанов дала кешеләрен игътибар белән күздән үткәреп: — Булдырырбыз! — дип сөйләнеп куйды. Ул татар-башкорт бригадасы оештырды. Газета жаргоны һәм кыскартылган сүз яратучы профсоюз хезмәткәрләре аларга шундук «нацменнар бригадасы» дигән исем такты. Ардуанов берничә ай узуга кичәге эшче-батраклардан беренче кул бетончылар әзерләде. Бер елдан Ардуаноа Ленин ордены алды. Орденa цемент тузаны кунган һәм ул яшькелтрәк булып тоела Ардуанов бригаласы бетончыларыннан бер генә кеше дә бер генә көн дә прогул ясамады Ардуановларнын кысыграк ягымлы күзләреннән аларнын намуслылыгы. тырышлыгы һәм чыдамлылыгы, әлифба китабына язган төсле, аермачык күренеп тора. ь и редәге рәхимсез суык кышта, иллешәр градуслы салкыннарда алар жылы спецовкадан башка да жәйге челләдә эшләгән кебек бнк ансат эшлиләр иде Аларнын ж хезмәте хәтта сүлпән холыклы пермякларны да кабызып жибәрде * Әмма Ардуаноалар белән бергә жәнжалчылар йөри иде Җәнжалчы кем’ Ул эшче нсеме мина теләсә нишләргә ирек бирә, бернинди вазифа да йөкләми, мин «шешәгә р куып кертелгән көрәшче, мин революция өчен көрәшәм» днп санаучы истерик, яки < авызыннан көмешкә исе аңкытып торучы, хулиганлык һәм рекрут чаялыгы белән _ дан алган тукмак битле хулиган. Ул прорабларны, инженерларны ’ аллалары, кабер < такталары белән сүгә, эш киеменең әйбәтрәген, ашның тәмлерәген таләп итә. йомычка гз арасында тәмәке сасытып йөри. Шакмаклы чуар кепкасы жыерчык баскан маңгаена s. ук төшереп киелгән булыр, карлыгып беткән бугазына яшел кашне урар Ул ударник- * ларның артыннан төкереп кала Большевиклар аны «бөлдергәннәр», гаилә куышында ф һәм калын баш капкачы астында ул алардан уч алу теләге асрап йөри Җанжалчыларның ачуы кабарды — «татарва» аларны эшкә өйрәтсен, имеш Та- - тарларга бармак төртеп күрсәтә башладылар, аларнын эшен хөкүмәт күреп алды. х татарлар арасында жәнжалчылардан эш таләп итәләр, аларнын ялкаулыгы өскә кал- > кып. контраст булап килеп чыкты х Нишләмәк кирәк — финка хутка китте Ардуановларнын икесен пычак белән када- < дылар. Хулиганлык тактикасы таләп иткәнчә, алдан сугыш оештырып эшләделәр бу $ эшне. «Исерек хәлдә, сугышып яралаганбыз, янәсе. Ләкин жәнжалчылар ялгыштылар, х Аларны хулиганлык өчен түгел, контрреволюция өчен хөкем иттеләр Ардуанов брнга- - дасын Уралның «Кызыл кенәгәсенә» — көнчыгышта яңа индустрия базасы төзүчеләр- < ней Мактау кенәгәсенә яздылар». u Кара әле. романтик кеше булган бит бу Паустовский дигәннәре! Романтик кына микән? Кыска гына язмада бетен бер халыкның характерын ачып бирә алу өчен талантлы да. олы йөрәкле дә булу кирәктер. Иксез-чиксез илекне анда яшәгән барлык халыклары белән бергә ярата алу кирәктер. Максим Горький шундый булган. Берәр халык турында үз сүзен әйткәнче ул әнә шул халык белән жнтмеш жиде пот тоз ашаган, шуннан сок гына әйтер сүзен авыз тутырып әйтеп биргән. Поездның, станцаларга якынлашкан чакта, халыкларга якынлашкан кебек, сәламләп гудок бирүен тынлап ята торгач, йоклап киткәнмен. Иртән күземне ачканда, юлдашым күптән уянган иде инде Бит-күземне юып кергәч, чәй көткән арада сөйләшеп киттек. Башка вакытта айлар буена эшләнә торган эш —танышу поездда бер көндә эшләнә. Җитен чәчле картым үзен: «Иван Федорович Коновалов», дип таныштырды, мин дә исем-фамилнямне әйттем. Бу исемнәр әле безгә, берберебезне белмәгән кешеләргә, берни дә әйтми иде. Без тирәнгәрәк керә башладык. Монысы инде — кем кайсы станцага хәтле бара дигән сүз. Мин—Березникига. Иван Федорович та Березникига икән ләбаса! Менә сиңа кирәк булса! Без инде туганнар диярлек! Мин, профессиям таләп иткәнчә, аның кем икәнен сорарга һәм үземнең кем икәнемне әйтмәскә тиеш идем Ул — Березники шәһәренең төп гражданы, ул гына да түгел, туган ягын өйрәнүче икән. Казанга бик тә мөһим бер йомыш белән килгән. РСДРПның II съездына Югары Кама партоешмасыннан делегат булып сайланган кешенең документларын. Югары Кама партоешмасының Уставын ул Казанга килеп эзләгән һәм., тапкан. Ай буе кайгырып. борчылып үткәргәннән сон тапкан. Менә ни өчен ул кнчә тыныч күңел белән йоклап китә алган икән. Гажәеп хәлләр бар бу дөньяда! Бәлки әле ул минем героемны да беләдер. Крайны өйрәнүче булсын да белмәсен! — Гафу итегез, Иван Федорович, бәлки сез. Березникида яшәгәч. Ардуановны да беләсездер? — дидем мин. ә үзем «Какого Ардуанова?» дигән сорау ишетергә әзерләнеп, аның күзләренә төбәлдем. Аның коңгырт чиста күзләре яратып елмайдылар: — А как же! — диде ул. Мондый сүзне, гадәттә, конкрет җаваптан котылырга теләүчеләр әйтә торган була. Юк, акыллы картым, син әле миннән алай тиз генә котыла алмассың, безнең профессия төгәллекне ярата. — Сез аны күреп беләсезме?—дидем. — Без аның белән кырык ел янәшә яшәдек,— диде Коновалов. Мин тыныч кына утырган җиремнән сикереп тордым да: — Яки минем бәхетем баса, я мин төпсез тагаракка утырып калам! — дип кычкырып җибәрдем.— «От землекопа до члена правительства» дигән очеркның авторы сезме? — Мин булсам, ни диярсез? — Паустовскийның «Коноваловские ребята» дигән очеркының герое да сезме? — Мин булсам, ни диярсез? — йа хода, мин бит сезне теге баруымда атна буе эзләдем Ә бу юлы сез миңа үзегез килеп каптыгыз. Кадерле Иван Федорович, кичтә» үк әйткән булсагыз, мин бит атаклы Коновалов дигән булсагыз, без әллә кайчан танышкан була идек бит. Карт, күзлек пыялаларын елтыратып, уңайсыз гына елмайды. Без сөйләшеп киттек. Мин Иван Федоровичның очеркын Казан университеты китапханәсеннән табып укыганымны, аның үлем түшәгендә яткан Ардуановтан үз вакытында, гаять зур сабырлык белән аның тормыш юлын сорашып калуын, менә хәзер шул фактларның кайсы да булса бер язучыга повесть язарга файда итәчәген ычкындырып ташладым. Иван Федорович үз нәүбәтендә гаҗәпләнеп: — Сез язучы түгелме? — диде. — Юк. — дидем мин. нык итеп. — Мин типография эшчесе. Мин наборщик. Ләкин әле бу һөнәр мина Ардуанов биографиясенә битараф карарга хокук бирми. Коновалов кибәккә алдана торган чыпчык булып чыкмады — Я сез нинди һөнәр иясе икәнегезне төгәл әйтәсез, яки мин сезнең белән сөйләшүдән баш тартам,— диде. Картларча бер үҗәтлек белән, иреннәрен турсайтып, коридорга чыгып китте. Тыйнаклык сакларга тырышуым миңа кыйбатка төште. Коновалов белән кабат сөйләшеп киткәнче тагын өч сәгать чамасы вакыт узды. Шулай да без бер-беребезне аңладык һәм уртак тел таба алдык. — Иван Федорович, сез Мирсәет Ардуанов белән кырык ел янәшә яшәгән кеше булгач, беләсездер, аның һәйкәл кадәр һәйкәл куйдырырлык төп сыйфаты нәрсә? — дип сорадым мин, миңа моны ачыклап калу бик тә мөһим иде. «Җитен чәчем» беркавым сүзсез утырды, аннары йокысыннан айнып киткәндәй, миңа төбәлеп карап: — Минемчә. Ардуановның иң төп сыйфаты — әхлакый сафлык,— диде. Гүя мин аңлап бетермәс дип курыккандай, аңлатырга тотынды: — Әйтик, Мирсәет сабан туй үткәрә, көчле кеше иде. туганкай, ой. көчле, сабан туеның ярты байлыгын берүзе җыеп чыга, сүз әйтүче, шелтәләүче юк. ә ул риза түгел, кече сабан туй җыя. бригадасын ярышты: а. алган барлык байлыгын өләшеп бетерә. Әнә нинди көчле кеше иде у.:. (Минем җаным канат какты: димәк, мин аның шәхси сабан туе үткәргәнен дөрес алганмын.) Бишьеллык урамында квартир бирделәр моңа, больницада ятып чыкканнан сон. Беренче катта иде. Операциядән соң югарыгы катка менеп йөрү кыен булыр дип уйлаганнар б\лса кирәк. Ә квартир суык—нишләтәсең аны! Башка берәү булса, шундук гауга куптарыр иде. Юк. Ардуанов яши бирә, квартирның яңасын таләп итм:,'Бер дә бер көнне шәһәр Советыннан киләләр. Иптәш Ардуанов. диләр, төзе леш ударнигы итеп, без сиңа яна урыннан өч бүлмәле квартир бирергә булдык, диләр. Кая ул! Тузгып китә картлач. Кызы Кәшифәне тиргәп ташлый. Синең эшең бу, янәсе, синең телең озын. Син горсоветка баргансыңдыр. Мина бу фатирны эшем өчен бирделәр. Менә мин үләрмен, үзегез эшләгәнгә алырсыз яна фатирны. Шунсыз авызыгызны да ачмагыз. Менә нинди көчле кеше иде ул, туганкай! Тәки сүзендә торды, гаиләсе хәзерге өч бүлмәле квартирын да ул үлгәч кенә ала алды. — Балаларына да бит квартирны эшләгән өчен биргәннәрдер. — Сездә, татарларда, бер мәкаль бар: оясында ни күрсә, очканда шуны күрә. Балалары да булдыклы булып чыкты. Олы малае милиция органнарында эшләде, теге авыр заманнарда аны комсомол тәртип сагына мобилизовать итте. Уртанчы улы инженер-конструктор. әтисе салган заводта, ике кызы врач, барысы да югары белемлеләр. Барысы да тыйнаклар. Булдыклылар, күргән саен үзләрен Ардуан батырны күргән күк булам. Беләсезме, юлдаш, бер кеше бөтен бер милләт турында фикер уята ала икән. Ардуанов яраттырды мина татар халкын. Ардуа- нов миңа бер кешенең нәрсәгә сәләтле икәнен аңлатып бирде. Эшләгән эшен ил дә күрде шул: Бөтен Союз Үзәк Башкарма Комитетына член булып сайланды. Калинин белән Орджоникидзе Мәскәүгә чакырып кунак иттеләр, Конституция кабул иткән съездда катнашты. Березникида булдым дидең бугай, музейда да булгансыңдыр инде, анда Мирсәетнең киемнәре саклана, мин әзерләп бирдем аларны. ордены әле беренче дәвер ордены, цемент тузаны, төзелеш тузаннары кунып калган сыман яшькелтрәк төстә. Березники эшчеләре аның һәйкәлен үзе салган завод янына куеп дөрес иттеләр, эшкә килсәләр дә. эштән китсәләр дә, намусларын, фидакарьлекләрен Ардуанов намусы белән үлчиләр. Ишеттеңме әле, без бит шушы арада Мирсәет Ардуанов исемендәге премия булдырдык, һәр елны иң яхшы төзүче булып танылган бригадага биреп барачакбыз. - Мина көмеш чәчле юлдашымны, Мирсәет Ардуанов белән кырык ел буе янәшә яшәгән өлкән кешене, халкымны ихтирам иткән кешене тыңлау рәхәт иде. Бу минутларның мин озаккарак сузылуын тели идем. Шул ук вакытта мин аңардан күңелемдә уянган сорауларга жавап та алып калырга ашыга идем: — Әйтегез әле, Иван Федорович, Ардуановка ни өчен һәйкәл куйдылар. Әйтик, Маяковскийга һәйкәл бар — ул шагыйрь, нжатчы, Ч уковскийга һәйкәл бар — ул композитор, шулай ук нжатчы. Чапай: i һәйкәл бар — ул сугыш батыры, революцияне саклап калучы. Коновалов минем әйткәннәрем не сабыр гына тыңлап бетерде. Аннары миңа дустанә бер караш ташлап, мөлаем елмаеп әйтте: — Син моны үзең дә беләсең, әлбәттә. Әмма ләкин моны сина минем авыздан ишетү кадерлерәк, күрәсең. Әйтәм: Ардуан батырда әнә шул Маяковскийлар, Чайковскийлар, сезнең милли батырыгыз Җәлилләр кебек нжатчы иде. Поэма түгел, симфония түгел, Яна заманны, Яна дөньяны ижат итте ул, социализм дөньясын. Менә шуның өчен аңар һәйкәл куйдылар. Рус шәһәрендә татар эшчесенә беренче һәйкәл. Поезд ашкынып алга чаба. Халыкларга сәлам биргән кебек, стан- цаларны гудоклары белән уятып, безне «химия республикасына», Ардуан батырны тудырган калага, Березникига алып бара Березники — Кани. 1872-1973