Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

«Курыкма, тимим!» Малай урманга кергән, Каршында куян күргән. Куянкай дер-дер килгән: «Инде нишләтер...» дигән. Ә малай бара биргән: «Күрергә килдем, дигән, Курыкма, тимим!» дигән., Малай эчкәрәк кергән, Каршында тиен күргән. Тиенкәй дер-дер килгән: «Инде нишләтер...» дигән. Ә малай бара биргән: «Күрергә килдем, дигән, Курыкма, тимим» дигән. Аю авылга килгән, Анда малайны күргән. Малай да дер-дер килгән: «Инде нишләтер...» дигән. Ә аю бара биргән: «Курыкма, тимим, дигән, Шәфкатьле баланы мин Күрергә килдем!» дигән. Керәшәләр Югары да менәләр, Түбәнгә дә тешәл әр, Әйләнә керәшәләр... Әллә ни серләшәләр? Мин белом, керәшәләр Менә ни сөйләшәләр: — Ярый инде ояга Еланнар кермәсәләр... — Еланнар кермәсәләр, Оланнар менмәсәләр... — Әгәр елан кергәнне Оланнар белмәсәләр?! — Еланнар тешләр инде! — Оланнар нишләр инде?! Ярдагы керәшәләр Борчылып сөйләшәләр. Дөмбәскә Болын тулы дөмбәскәләр — Дөмбәскә дә дөмбәскә! Дөмбәскәдән дөмбәскәгә Ник сикереп йөрмәскә! Син сикерә беләсеңме? Сикерә дә белмәскә! Үчекләмәс лә, көлмәс лә, Егылсак та дөмбәскә... Тәкәрлеккә, чү, тимәскә, Ул тирәгә кермәскә! Тәкәрлеккә тигәннәрне Син, дөмбәскә, дөмбәслә! Күбәләк Бер генә көн яши күбәләк! Бер генә көн яши күбәләк... Алай диеп тормый күбәләк, Аның өчен дөнья түгәрәк! Күпме болыннарга төште ул, Күпме чәчәкләргә күчте ул, Татлы ширбәтләрен эчте ул, Матурлыкны татып үсте ул. Мәңге очар кебек очты ул. Шул гомердә Идел кичте ул! Бала белән бәбкә — Печеньене дә Капмаган була, Кыстата бигрәк! — Яшел чирәмдә Ви-ви-ви-ви-виВитамин күбрәк! Чисталыкны тикшерү Бер малай өзеп Чәчәкне исни, Ис китеп әйтә: — Ай-Һай, хуш исле! Чәчәк тә аның Борынын исни. Бу бәя белән һич тә килешми... Кеше урман кисә... Алдан-арттан кисә, Уңнан-сулдан кисә, Кисә, һаман кисә, Бигрәк яман кисә, Кеше урман кисә. Эшләр кайнап тора, Балта уйнап тора! Ә кәккүк кычкыра, Моңаеп кычкыра — Урман бетә, дип, Ниләр көтә, дип... Кеше тыңлап тора, Кеше сорап тора: — Күпме яшәрмен, Кәккүк, санап кара? Кәккүк болай дип Әйткән шул чакны: — Яшәрсең урман Яшәгән чаклы... Балта туктап тора, Кеше уйлап тора— Әллә бер тырышасы? — Нигәдер бу арада Тастымал тиз карала. Ни булган бу сөлгегә, Җир шикелле гел генә! Биш бармак та ун бармак, Бүтәнен булмый аңлап, Колаклардыр, күзләрдер, Тагын нинди эзләрдер... Әнием хәйран кала, Селгене чөйдән ала һәм җебетергә сала. Күп итеп сабын сөртә, Чиста суда йөздертә, Җиләс җилдә киптерә, Тирләп тә пешеп бетә, Яңадан ап-ак итә. Күрмимме, күреп торам, Сизмимме, сизеп торам, Әллә бер тырышасы, Әнигә булышасы — Сабынлап юынасы? Әлфия хикәясе Әлфия Миннуллинага Әни эшкә чыгып киткәч, Икәү калдык өйдә без. Апа әйтә: — Тукта әле, Тик торабыз нигә без? Гаҗәпләндерик әнине, Китәрик әле исен, Берәр эшен эшләп куйыйк, «Ай-Һай, кызларым!» дисен. Урын-җирләрне карыйбыз — Урын-җирләр җыелган. Савыт-сабаны карыйбыз — Савыт-саба юылган. Бөтенесен эшләп киткән, Безгә эш тә калмаган. Идән дә ялтырап тора... — Әйдә, юыйк яңадан! Ни булса да тигез тиеш, Моны яхшы беләбез — Юыласы идәнне дә Өлешләргә бүләбез. Акбур алды да апаем Сызды-куйды идәнне. — Карап бүл, — дим, күрмисеңме Миңа әзрәк тигәнне! Төкерекләп ышкый-ышкый Ул сызыкны бозабыз, Түр яккарак авыштырып, Яңабаштан сызабыз. Анда — шкаф, монда — диван... Килдек без шундый уйга: Юмыйсы төш тигез тисен — Бүләргә кирәк буйга! Ак, зәңгәр акбурлар беткәч, Шәмәхәсен алабыз. Шулай сыза-боза торгач, Бөтенләй буталабыз. Бер заман идән дә, без дә — Нәкъ салават күпере... Бүлеп тә бетергән идек, Әни дә кайтып керде. Чыннан да, бик исе китте, Бик гаҗәпләнде инде, Чыннан да, безгә карап ул: — Ай-Һай, кызларым... — диде. Ваннага кертеп бастырды, Өокә җылы су койды. Безне дә һәм идәнне дә Бүлмичә генә юды... Өйрәндем мин Вовача Вова гөл русча сөйли, Вова татарча белми. Нәп-нәни мәэмае да Көйләнгән үз җаена, Капка астыннан көрә, «Вов-ва! Вов-ва!» дип өрә. Вовача мин белмимен, Баһауча мин сөйлимен. Маэмаем шуңа күрә Минемчә генә белә, «Баһ-һау! Баһ-һау!» дип өрә. Вова белән очраштык, Вова белән дуслаштык. Маэмайлар да очрашты, Маэмайлар да дуслашты! Вова сөйли үзенчә, Мин сөйлимен үземчә. Әйтеп-әйтеп карыйбыз, Аңлый гына алмыйбыз... Бөлми йөргәч нишләргә, Ярдәм итте ишарә, Булышты дус-ишләр дә. Бергә йөгерә торгач, Кеше көлдерә торгач, Өйрәндем мин Вовача. Ничек әле моңача Белмәгәнмен мин русча?! Йөри торгач тирәмдә, Маэмаем да өйрәнгән. Тыңлап карадым юри, Ике дә уйлап бирми, «Вов-ва! Вов-ва!» дип йөри! Аю кебек Чыгам да шугалакка, Карыйм мин тирә-якка, Бүтәннәр сыман мин дә Шуып китәрмен кебек, Куып җитәрмен кебек, Узып китәрмен кебек! Бассам тимераякка, һаман агач аяк ла... Белмәгәчтен, нишлисең. Монда мәзәк кеше син. Аякларның икесе Ике тарафка китә, Мине бик кызык итә — Чайкалам да торамын, Лырк итеп утырамын... Ай-Һай, каты икән боз! Дуслар үтә выж да выж, Җитмәсә, үчеклиләр: — Уңышлар ничек? — дилер, — Әллә инде юри син Аю кебек йөрисең! һай, рәхмәт төшкереләр, Исемә төшерделәр — Циркка барасым бар, Аюлар карыйсым бар! Циркта да тамаша: Шугалакта лабаса Аюлар уттай йөри, Аюлар уктай йөри — Тимераякта йөри! Ничекләр көйләнгәннәр, Ничекләр өйрәнгәннәр?! Кызыгып карап тордым, Уйланып та утырдым, Оялып та утырдым. Шул көннән соң ныклабрак Күнегергә тотындым. Максатым: өйрәнергә Аю кебек йөрергә!