Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Экраннарда Павел Корчагин Ничә тапкыр инде укылган да Ничә тапкыр инде каралган. Ләкин һаман күңел тетрәтерлек Вакыйгалар табам аңардан. Ә бит үзе бер үк Павел сыман, Юк шикелле һичбер яңарыш, һаман шул ук көрәш юлын уза, Башкармый да кебек яңа эш. Нәфрәте дә таныш, сөюе дә, Батырлыгы таныш, язмышы. Язмышына аның төзәтмәләр Кертә алмый еллар агышы. Төзәтмәләр ләиин кертмәсә дә, Дәвам яза аңа замана! Батырлыгы күпме буыннарда Яңара да һаман яңара. Аның кулларыннан төшкән каләм Җирдә ятмый һич тә күгәреп. Уннар аны бик тиз табып алды, Уннар аны бара күтәреп. Шуңа бугай һәр караган саен Яңа батырлыгы күренә. Корчагиннар яу кырында үлеп, Йөрәкләрдә кабат терелә. Алны-ялны белми эшлим мин — Ташып тормый, юкса, көчем дә, Тырышмыймын шөһрәт өчен дә, Байлыкка да карыйм битараф, Бары җитә — тора шул ярап. Тик туктамыйм, эшлим һаман да: Эч пошуны басар өчен дә, Авырудан качар өчен дә, Кешелегем раслар өчен дә, Мәхәббәтем саклар өчен дә, Яшәвемне аклар өчен дә — Алны-ялны белми эшлим мин. Ай-яй, көннәр озын инде, Берсен бүләрлек бишкә. Иртән кырынган сакаллар Кап-кара була кичкә. Ай-яй, төннәр озын инде, Таңнар атмый йөдәтә; Мең төрле уй туа башта, Мең төрле хис — йөрәктә. Язлар озын, көзләр озын, Чамасыз озын кыш та. ..^Күренми үтә дә китә — Гомер генә кып-кыска. • Шушы бик аз яшәү гомеремдә Тормыш мине ничек үзгәртте: Я суларга салып суытты ул, Я утларга ташлап дөрләтте. Үз төсемне калдырмаска теләп, Маңгаемны еллар сырлады. Чибәр чакта төшкән фотомны да Альбомымнан кызлар урлады. Үпкәли дип кызлар уйламасын, Юк аларга минем һич үпкәм! Ирләреннән яшереп альбомнарын Карасалар, миңа шул җиткән. Буемсыным, төсем-кыяфәтем — Бөтен яктан шундый үзгәрдем: Элеккечә, үзгәрмәгән килеш Калганнардыр калса — күзләрем. Үзгәрмәде тагын турылыгым һәм дөньяга булган карашым! Ак нәрсәне һаман — ак дидем мин, Кара дидем — күрсәм карасын. Күп күрсәм дә кара болытларны, Күңел күзем, шөкер, яп-якты: Мин һаман да яшь аралаш көлгән Сабый бала кебек беркатлы. Нишләр идең? Күп йөрдем быел кунакта, Булмадым кай җирдә генә. Кая гына барсам да мин, Урыным булды түрдә генә. Инде хәзер ял итәмен Зәңгәр Балтик якларында. Дулкыннарга серем сөйлим Бик ямансу чакларымда. ...Беркем дә эш таләп итми, Бар да әзер, бар да алда. Ләкин җаным тыныч түгел. Тормыш шавы җитми җанга. Ярдәм итми көләч йөзләр, Күңел күген каплый болыт. Нишләр идең гомер буе Яшәсәң гел кунак булып? Мәхәббәт нәрсә икән? Шуны белми Әминә. Аңлатып бирми аны Укытучы да, әни дә. Сорап карый гөлләрдән, Гөлләр кызара гына. Кошлар да серләшәләр Бары үзара гына. Дулкыннар да сөюнең Серләрен өйрәтмиләр. Алсу таңнар да никтер Йөрәкне дөрләтмиләр. Көн артыннан көн үтә, Кыз һаман җавап көтә. Дөньяны гөлгә күмеп Җылы як килеп Җитә. Болыннардан, кырлардан Гөлләр өзә Әминә. Сөю бик якын кебек, Шуны сизә Әминә. Көттерми мәхәббәт тә, Килә яз эзләреннән. Таба кыз үзенә җавапны Яшь егет күзләреннән. Колын Болында йөри колын, Үзе уйнак, үзе шук. Белми кая басканын. Сулышы — ялкын, күзе — ут. Я кинәт кешнәп куя, Я үлән тешләп куя. Я чәчәкләр елмаерлык Шаянлык эшләп куя. Я җиргә тып-тып баса, Я әнкәсеннән кача. Я сикереп чыга ул Биек куаклар аша. Болыннарның җаны ул, Кемнең сабый чагы ул? Игътибар! Игътибар! Яз килгән дөньяга: Күкләрдән моң тама, Кояштан нур ява. һәркемгә елмаеп Үтик бер урамнан. Эчләргә җылылык Йөгерсен шуңардан. Карыйк һәр нәрсәгә Сокланып, таң калып. Уянсын күңелдә Садәлек, балалык. Гел җитди, гел олы Булырга тырышмыйк. Яшәсен сабыйлык, Онытылсын кырыслык! Яхшы атлар такыр юлда Тырыша тигез атларга; Адымын кызулый алар Үргә менгән чакларда. Үргә менүләре авыр, Туктау ярамый ялга. Кызулыйк әле адымны, Таулар күренә алда. Язмыш бит ул кәләш түгел, Сайлап алып булмый: Сайлап алган кәләштән дә һәр кеше дә уңмый. Адашкан пуля тияме, Атылганымы төзәп; Бертигез яралый тәнне, Бертигез өзелә үзәк. Тормышым — авыр арба, Йөгем гел артып бара. Арбам күптән туктар иде, Мәхәббәт тартып бара.