Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАТЛЫКЛАР ҺӘМ БОРЧУЛАР

I Г11 съезддан соң узган алты ел II вакыт эчендә республикабыз театрлары татар язучылары- ның 45 оригиналь әсәрен сәхнәгә куйганнар. Моңа балалар өчен язылган һәм курчак театры сәхнәсендә дөнья күргән 5 пьесаны өстәсәк, Академия театрында барган 4 инсценировканы кушсак, ике съезд арасында драматургларыбыз шактый ук актив эшләгәннәр икән, дигән фикергә килергә мөмкин. Ләкин безнең эшнең нәтиҗәсен саннар гына түгел, сыйфат билгели. Сыйфат мәсьәләсенә килгәндә дә артык зарланырга урын юк шикелле. Татар драматургиясенең бөтен союз аренасына чыга алмавы безне күптәннән борчып килә иде. Соңгы өчдүрт елда, ниһаять, Мәскәү һәм илебезнең башка театрлары сәхнәсендә татар драматургларының байтак әсәрләре куелды. Диас Вәлиевнең «Дәвам» пьесасы Мәскәүнең Ермо- лова исемендәге театрында һәм тагын утызлап театрда уңыш белән бара. Ул украин, белорус телләренә тәрҗемә ителде. Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасы шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, берничә театрда куелды. Һәр ике әсәр үзәк матбугат битләрендә уңай бәя алды. Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» исемле комедиясе Өзербәйҗан театры сәхнәсендә барды. 1972 елның ноябрь аенда РСФСР язучылар союзы, РСФСР Культура министрлыгы һәм Бөтенроссия театр җәмгыяте оештырган семинарда Татарстаннан өч драматург катнашкан иде. Аларның пьесалары семинарда югары бәя алды. Республикабыз театрларының репертуарына күз салсак та, куанычлы эшләр шактый. Бүген өздереп әйтә алабыз: театрларыбыз әдәби эшләнеше ягыннан зәгыйфь, аннанмоннан гына оештырылган пьесаларны куймыйлар. Драматургларга таләп көчәйгәннән- көчәя бара. Соңгы вакытта тагын бер шатлыгыбыз артты: мин балалар өчен язылган драма әсәрләренең күбәя баруын күздә тотам. Күптән түгел Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә режиссер һәм драматургларның бер киңәшмәсе булган иде. Шунда Казан курчак театры портфелендә бүген тотып сәхнәгә куярлык унга якын оригиналь әсәр булуы әйтелде. Бу — курчак театрының кырык еллык тарихында күрелмәгән хәл. Ниһаять, драматургия өлкәсенә килүче яшьләр турында берничә сүз. Театр афишаларында яңа исемнәр сирәк күренсә дә, берничә күңелле фактны әйтмичә калып булмый. Моңарчы әдәбиятның башка жанрларында эшләп язучылар, драматургиягә мөрәҗәгать итеп, уңышлы әсәрләр яздылар. Талантлы прозаик Нурихан Фәттахның курчак театрында «Энҗеле үрдәк» пьесасы һәм Академия театры сәхнәсендә «Кол Гали» трагедиясе куелды. «Кол Гали» — халкыбызның ерак тарихы турында сәхнә телендә сөйләгән беренче әсәр дисәм, ялгыш булмастыр. Шагыйрь Илдар Юзеев «Янар чәчәк»- тән соң шактый дәшми торды да «Бөркетләр кыяга оялый» исемле менә дигән комедия иҗат итте. «Гомернең алты сәгате», «Сандугачлар килгән безгә» дип аталган әсәрләр язып бетерүен дә беләбез без аның һәм озакламый аларны сәхнәдә күрербез дип ышанабыз. Сәләтле шагыйрьләребездән Фәнис Яруллин да «Әнә килә автомобиль» исемле комедия язып бетерде. Татар дәүләт академия театрының бу әсәр буенча куелган яңа спектаклен тамашачы җылы каршылады. Сәхнә законнарын яхшы белгән Роберт Батуллин, әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караганнан соң, үз кыйбласының кай якта икәнен төшенеп, бер-бер артлы ике пьеса язды. Әсәрләре хәзергә бәлки күккә чөеп мактарлык та түгелдер. Ләкин Роберт Батуллинның бик яхшы пьесалар яза тына тулы бәя бирергә җыенмыйм. Һәркемгә мәгълүм: драматургиягә ул — бөтен тормышын багышлаган кеше. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ял итәргә ашыкмый, һаман иҗат уты белән яна. Соңгы вакытта аның «Хикмәтле Сәйфи» исемле комедиясе Мин- зәлә театрында куелды. Әсәрне драмсекциядә укыгач, Риза аганың яңа форма табу юнәлешендә яшьләрчә эзләнүен күреп сөендек. Югыйсә, безнең драматургиядә форма бертөрлелеге шактый туйдыра башлаган иде. Риза аганың «Хикмәтле Сәйфиендә кире адәм Сәйфинең «Җен»е безнең күзгә күренеп сәхнәдә йөри һәм үзенең хуҗасы Сәйфи белән дөньяда ничек яшәү мәсьәләсендә бәхәскә керә. Ләкин, кызганычка каршы, автор шушы бик кызыклы алымнан ахырга кадәр файдалана алмаган. Драматург ни өчендер үзе уйлап тапкан «Җен»нән үзе курка, кирәгеннән артыгын әйтеп ташламасын дигәндәй, «Җен»нең авызын томаларга ашыга. Сәйфи үзе дә сүзен логика кануннары таләп иткәнчә сөйләми. Нәтиҗәдә, әсәрнең ни өчен язылганлыгы аңлашылмый, фикере арзаная, конфликты йомылып кала, чишелми. Ә бит сәхнә әсәре алырлык көч-куәте бар. Инде драматургия жанрында төпк җигелеп эшләүче иптәшләрнең әике съезд арасындагы иҗатларына салыйк. күз Сүзне Риза ага Ишмораттан башлыйсы килә. Риза аганың бөтен иҗа- алдына куела торган шундый бер таләп бар, әгәр конфликт туган икән, ул хәл ителергә тиеш. Тормышчан конфликтлар таба бел- мәү һәм аны хәл итүдәге төгәлсезлек — барыбыз өчен дә уртак бәла. Күп вакыт горзинең иң авырын күтәрәбез дә, кемгә яки нәрсәгә дә булса ору нияте белән, баш очыбызда озак итеп болгарга тотынабыз. Болгый торгач, аны нинди ният белән күтәргәнебезне үк онытып җибәрәбез. Риза агадан кала, иң өлкән һәм актив драматургыбыз — Хәй Вахит. Хәй Вахит иҗаты турында төрле сүз әйтелде, бәхәсләр дә чыккалап торды, бәхәсләрнең тупасраклары да булды. Болар барысы да табигый хәл, күп эшләгән кеше турында күбрәк сөйләнә. Хәй Вахит — дистәләгән еллар буе театр репертуарын үз җилкәсендә күтәреп килгән кеше. Бу — күпертеп әйтү түгел. Театр драматургтан туктаусыз яңа әсәр таләп итеп торды, драматург өлгерергә тырышты. Кайчакларда пьесаларын сәнгать югарылыгына җиткереп шомартырга вакыты да җитми кала иде. Бара-тора мондый хәлгә Хәй Вахит күнегә башлады һәм, ниһаять, каты тәнкыйтькә очрады. Тәнкыйтьне авыр кичерсә дә, драматург иҗатына җитдирәк, җаваплырак карый башлады. Ике съезд арасында язылган «Туй алдыннан», «Мәхәббәтең чын булса» кебек пьесалары бу хакта сөйли. Драматург бу әсәрләрендә җитди проблемалар күтәрә; геройлары — тере кешеләр, алар чынлап торып уйланырга өйрәнеп киләләр, үзләренә күрә шатлыклары, хәсрәтләре дә бар. Хәй Вахит турында сөйләгәндә, шуны да әйтергә кирәк, ул — сюжет төзү остасы. Ләкин шушы осталык кайвакыт юкка сарыф ителеп куйгалый. Мин, мәсәлән, татар драматургиясенең уңышы саналырлык «Күк капусы ачылса» дигән комедия язган авторның «Илһамия», «Кияүләр» кебек йомшак әсәрләр язуын һәм шу- ларны театрларга тәкъдим ‘ итүен һич аңлый алмыйм. Хәй Вахит үз тамашачысын киләчәктә югалтмасын иде, бик яхшы әсәрләр язып, аларны шатландырсын иде. Аяз Гыйләҗев — прозада да, драматургиядә дә актив эшләүче язучыларыбызның берсе. Ике съезд арасында аның «Шомырт чәчәк атканда», «Син дөньяда берәү генә» һәм «Эңгер-меңгер» исемле пьесалары куелды. Аяз Гыйләҗев кызыклы һәм бәхәсле драматург. Кайберәүләр аның пьесаларын мактыйлар, икенче берәүләр Аяз ГыйИке чордаш, ике дус: Бакый Урманче һәм Абдулла Шамуков. дәҗевнең драматурглык сәләтенә шикләнебрәк карыйлар һәм моны драматургның пьесалары буенча куелган спектакльләрне тамашачының салкынрак кабул итүе белән аңлаталар. Мин үзем соңгы дәлил белән килешмәс идем. Мәсәлән, шул ук А. Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» драмасы Академия театрында ике йөздән артык уйналды, «Син дөньяда берәү генә» йөздән артык куелды. Драматургның кайбер пьесалары, чыннан да, озак гомерле булмады. Ләкин, минемчә, моңа Аяз Гыйләҗев кенә гаепле түгел. Ул — җитди, уйланучан әдип. Драматург еш кына социаль әһәмияте булган проблемаларга мөрәҗәгать итә. Һәм ул аларны үзенчә чишә. Драматург куйган проблемалар коймасыз, капкасыз өй сыман, урам чатында шыраеп, күзгә бәрелеп тормый. Шуңа күрә әллә соң кай вакытта театр Аяз Гыйләҗевне аңлап бетермиме, шуның аркасында драматургның фикерләре тамашачыга барып җитмиме, дигән шик туа. Мисалга драматургның Татар дәүләт академия театрында куелган «Эңгер- меңгер» пьесасын алыйк. Миңа калса, пьесада бүгенге көннең шактый актуаль мәсьәләсе күтәрелгән, драматург тамагым тук, өстем бөтен дип тирә-як тормыштан читләшеп, аңа битараф караучы кешеләрне фаш итә. Кызганычка каршы, театр авторның фәлсәфәсен тамашачыга тулысы белән җиткерә алмады, әсәрдә куелган проблеманың җитдилеген тамашачы аңлап бетермәде. Килер вакыт, драматург, театр, тамашачы берсенберсе яхшырак аңларлар һәм Аяз Гыйләҗевнең элек язылган кайбер әсәрләре дә сәхнәгә яңадан кайтырлар дип уйлыйм. Алты ел эчендә сәхнәгә куелган ■пьесаларның иң уңышлысы кайсы? дип сорасалар, һич икеләнүсез, Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасын атар идем. Бер караганда катлаулы да түгел бу әсәр: вакыйга бер гаилә эчендә генә бара, сюжеты да, исеме дә гапгади. Ләкин әсәргә салынган мәгънә вакыйганы бер гаилә рамкасыннан киңрәк дөньяга алып чыга, аны фәлсәфи югарылыкка күтәрә. Без күп вакыт киң полотнолы әсәрләр кирәк дип сөйләргә яратабыз, әмма киң полотно дигән төшенчәне аңлап бетермибез бугай. Берәр зур вакыйгага багышлап, күп кешеле пьеса язабыз да шуны киң полотнолы әсәр дип атыйбыз. Сәхнәдә шау-шу күп була, газета битләрендә дә андый әсәрләргә мәдхия укыла, тик спектакльнең файдалы эш коэффициенты, акылга, йөрәккә тәэсир итү көче генә әллә ни зур булмый. Яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү хакында сүз чыктымы, минем күз алдыма «Әни килде» спектакле килеп баса. Туган анасына хөрмәте булмаган кешенең туган илен яратуына ышануы кыенрак. «Әни килде» спектаклендә шул фикер ачык чагыла, һәм аның уңышы да әнә шунда. Димәк. ул киң полотнолы әсәр. Мондый әсәрне бары тик талантлы кеше генә иҗат итәргә мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы, шушы талантлы драматург сирәк яза. Ниһаять. Әлмәт якларында күзгәбашка күренми генә яшәп яткан, тәнкыйтьчеләр тарафыннан мактау сүзен аз ишетсә дә, күңелен төшермичә уңышлы пьесалар иҗат иткән Юныс ага Әминов турында берничә сүз. Алты ел эчендә драматургның өч пьесасы дөнья күрде. Академия театрында «Гөлҗәннәтнең җәннәте». Минзәләдә «Кеше күңеле», Әлмәттә «Минем җинаятем». Мин бу әсәрләрнең өчесен дә бүгенге татар драматургиясенең уңышы дип әйтер идем. Кызганычка каршы, театр белгечләре тарафыннан аларга тиешле бәя бирелмәде. Хәер, бер рецензия язып «Гөлҗәннәтнең җәннәте»н кемдер тәпәләп алды. Ләкин ул рецензия Юныс аганың иҗат юнәлешен белмичәрәк язылган иде. Мин театр тәнкыйте турында аерым сөйләргә җыенам. Шулай да Юныс Әминов иҗаты уңае белән театр тәнкыйтьчеләренә үпкәмне башта ук белдереп китим. Юныс Әминов иҗатын аерым алып сөйләргә күптән вакыт. Стандарт рецензияләр язып кына түгел, ныклап торып өйрәнеп, тикшереп язарга вакыт. Кеше күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, аңлап яза Юныс Әминов. Аның пьесаларындагы геройлар, авторның үзе кебек, нечкә күңелле, хәтта тискәре геройлары да без күрергә өйрәнгән типларга охшамаган, бәләкәй генә ярамаган эш эшләсәләр дә оялалар, үкенәләр. Юныс Әминов әсәрләрендә кычкырып торган, иаңгайга- маңгай килерлек конфликтлар юк дип әйтерлек. Ләкин моңа карап драматург конфликтсыз әсәр яза дип әйтеп булмый. Конфликт тирәндә, күңелләрнең берсен-берсе аңламавында. Тәнкыйтьчеләр күзеннән читтә булуы драматургның иҗатында сизелми калмый. Ул кайвакыт кабатлана, сюжет төзүдә примитивлыкка, тапталган сукмакларга кереп киткәли, тормьппчанлыкны гади көнкүрешне сурәтләү белән буташтыргалый, күп сүзлеләнә. Драматургия өлкәсендәге уңышларыбыз да. ялгышларыбыз да алда исемнәре аталган барлык авторлар иҗатында чагыла. Әлбәттә, театрларыбызның алты еллык репертуары алар язган әсәрләрдән генә тормаган. Комедия остасы, өлкән драматургыбыз Зәйни ага Шаһиморатов «Әй, әшнәләр, әшнәләр» дигән водевиль язып безне шатландырды. Сәет ага Шәкүровның дүрт пьесасы Минзәлә һәм Татар дәүләт академия театрларында куелды. Сәет Шакуров соңгы елларда бик актив эшли. Тик кайвакыт, кирәгеннән артык активлашып китеп, кабалана, пьесаларын тиешле кондициягә китереп җиткерми, алар авторның сәләтеннән түбәнрәк килеп чыгалар. Рәйсә Ишморатова яшьләр тормышыннан «Шамил» дигән уңышлы гына әсәр язды, Минзәлә театры Әхсән Баяновның «Һәйкәл» исемле драматик поэмасын ярыйсы ук кызыклы итеп сәхнәләштерде. Драматурглар турында сөйләүне шушында туктатып торып, театр тәнкыйтенә килик. Театр тәнкыйте дигәндә мин гомумән театр фәне турында сөйләргә җыенмыйм. Мине борчыган нәрсә бүгенге театр тәнкыйте. Билгеле, яңа спектакльләргә рецензияләр чыгып тора. Рецензияләр, әлбәттә, кирәк. Ләкин алар гына җитми. Юныс Әминов турында сөйләгәндә әйттем: безгә теге яки бу драматургның яки режиссерның, я булмаса театрның иҗат принципларын анализлаган мәкаләләр дә, аерым драматургларның иҗаты мисалында теоретик мәсьәләләр күтәргән хезмәтләр дә бик кирәк. Кирәк кенә түгел, аларның булмавы безнең үсешне тоткарлый. Мәсәлән, уртага салып сөйләшәсе, ачыклыйсы бер нәрсә бар. Сүз комедия жанрының драматургиябездәге урыны хакында бара. Әгәр кем дә булса комедия бөтенләй кирәкми дисә, билгеле, аңардан көләчәкбез. Ләкин практикада комедиягә караш салкынрак икәнлеген драматурглар яхшы беләләр. Академия театры «Диләфрүзгә дүрт кияү» дигән комедияне куйгач, комедия авторына мыскыллы сүзләрне шактый ишетергә туры килде. Ьәм «Диләфрүзгә дүрт кияү», әсәр буларак түгел, жанр буларак хәкарәт ителде. Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» исемле шәп комедиясе сәхнәгә куелгач, театр җиңел әйберләргә йөз тота дип сөйләнүчеләр шулай ук булмады түгел. Җиңел дигән сүз мыскыллап әйтелде. Яки Зәйни ага Шаһиморатовның «Уеннан уймак» дигән уңышлы комедиясе хакында җитди итеп сөйләүне кирәк тә тапмадылар. Ни өчен мондый фикер яши, аңа кем гаепле? Бер жанрны өстен куеп, икенчесен кимсетеп карау ялгыш кына түгел, зарарлы да. Иң аянычы шул. Мондый жанрга таләп кими, аны теләсә кем яза ала дигән фикер туа. Һәм, кызганычка каршы, теләсә кем яза да башлый. Чөнки тәҗрибәле драматурглар. мыскыллы сүз ишетүдән куркып, ул жанрдан читтәрәк йөрүне уңай саныйлар. Театр тәнкыйтьчеләре алдында тагын бер зур эш тора. Безнең республикада дүрт дәүләт театры һәм дистәләгән халык театрлары эшли. Академия театры турында аз булса да сөйләнелә. Ә калганнар хакында андамонда чыккан бер рецензиядән, яки информациядән башка нәрсә язылмый дисәм дә ялгыш булмас. Шуңардан файдаланып, кайбер театрларыбыз репертуар булдыруда шактый ук талымсызлык күрсәтәләр. Дәүләт театрлары, билгеле, әллә ни узынмыйлар, ә халык театрларының репертуары шактый чуар. Дөресен әйтергә кирәк, бу театрларда куелган әсәрләргә ташлама да ясыйбыз. Ләкин ул театрларның тамашачы зәвыгын тәрбәяләвен онытып җибәрәбез. Тәнкыйтьчеләр без эшләгән эшне күрергә теләми, безнең адреска бер генә җылы сүзе дә булмады, дип үпкәләмәсеннәр. Минем максатым бәйләнү түгел. Теләгем шул гына: тәнкыйтьчеләрне читтән карап күзәтеп торучы контролерлар, яисә гади статистика белән шөгыльләнүчеләр итеп кенә түгел, әдәби процесста турыдан-туры катнашучы иҗат кешеләре итеп күрәсе килә. Драматургларның төп йорты — театр. Шулай булгач, театрларыбыз эше турында бер-ике авыз сүз әйтмичә яра- мае. Минемчә, бүгенге театрыбызга күз генә тимәсен! Безне иң куандырганы — режиссерларыбыз. Марсель Сәлимҗанов, Равил Тумашев, Мулланур Мостафин кебек режиссерлар булганда, пьесаларыбызның язмышы өчен борчылмаска мөмкин. Алар таләпчән кешеләр. Күп вакыт әсәрләребезне кат- кат эшләтеп безне интектереп бетерәләр, нәтиҗәдә яхшы спектакльләр дөньяга килә. Гомумән, әгәр татар драматургиясе үсте, алга китте, дип әйтәбез икән, иң беренче чиратта, режиссерларыбызга мактау сүзе әйтергә тиешбез. Чөнки чын драма әсәре театрда, бары тик театрда гына туа. Әйе, театрларыбыздан да, режиссерлардан да без нигездә канәгать. Әмма безне Әлмәт театрының язмышы нык борчый. Менә дигән артистлар коллективы булган бу театрда баш режиссерлар еш алышынып тора. Шуңа күрә, соңгы елларда Әлмәт театрында туган яхшы оригиналь пьесалар юк дәрәҗәсендә. Безне Качалов исемендәге театр җитәкчеләренең татар драматурглары әсәрләренә мөнәсәбәте дә борчый. Әгәр без бүген татар драматургиясе бөтен союз сәхнәсенә күтәрерлек югарылыкта булсын дибез икән, аны пропагандалау турында сүз алып барабыз икән. Качалов театры бу эшне үзенең төп бурычы дип санарга тиеш түгелме? Бу мәсьәлә күптәннән хәл ителүне көтә. Театр җитәкчеләре белән бу хакта конкрет сөйләшүләр дә булды. Тик Качалов театрының репертуарында бүгенге татар драматургларының әсәрләре һаман да күренми. Театрлардан кала, безнең әсәрләрнең язмышы Культура министрлыгы белән бәйләнгән. Чөнки безнең пьесалар турында соңгы сүзне Культура министрлыгы әйтә. Бу мәсьәләдә әле ачыклыйсы, аңлашасы нәрсәләр бар. Шулай да соңгы вакытта безнең контактлар якыная, иҗади форма алып бара. Язучылар союзының драмсекциясе хәзер министрлык белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Иң куанычлысы, бу элемтә министрлык инициативасы белән барлыкка килде. Сүзне йомгаклап әйткәндә, ике съезд арасында куанычлы эшләребез шактый булган. Шуның иң әһәмиятлесе — безнең соңгы еллардагы иҗаты Прозаиклар Абдулла Шарафетдинов. Фатих Хөсни һәм драматург Сәет Шакуров. бызны, драматургиябезнең йөзен билгеләгән төп юнәлешнең табылуы, ачыклана, конкретлаша баруы. Бүгенге драматургларның күзәтү, тикшерү объекты — кеше. Бүгенге көннең катлаулы кешесе, аның уй-фикерләре, тормышка актив мөнәсәбәте. Аерым бер вакыйганы мавыктыргыч сюжетка салып сөйләп бирүгә караганда, кеше турында сәхнәдән сөйләве — шактый катлаулы. Ләкин безнең бүгенге драматургларның көче моңа җитәрлек. Җиң сызганып тагын да ныграк эшләргә генә кирәк. Ни әйтсәк тә, бүгенге заман кешесе каршында драматурглар әле бурычлылар, бүгенге көн герое, хезмәт кешесе безнең әсәрләрнең түрендә хуҗа булып утырмый әле. Шуңа күрә театрлар вакыт-вакыт ул геройны эзләп прозага, тәрҗемә пьесаларга мөрәҗәгать итәләр. Эшләнәсе эшләр турында сүз барганда. безгә профессиональ осталыгыбызны күтәрү өлкәсендә туктаусыз уйланырга кирәк Бүген моннан унбишегерме еллар элек язган кебек язарга ярамаганны кайберләребез һаман да аңлап җиткерми. Кешеләрнең, тормышның интенсив үзгәрүен әйтеп тор- мастан, кечкенә генә бер фактка күз салыйк. Заманында драма әсәрләре бишәр пәрдәле булганнар. Аннан дүрткә, өчкә калган. Хәзер ике пәрдәле пьесалар языла. Хәтта бер пәрдәле әсәрләрне зур театрлар куйгалый. Бу — тиз үтеп китә торган мода гына түгел. Моның төбендә закончалык ята. Чөнки бүгенге тамашачы сүз боткасы тыңларга яратмый, бер җөмлә үзенең саллылыгы, фикернең тыгызлыгы белән ун җөмләне алыштырырга тиеш. Икенчедән, бүгенге режиссерлар, артистларның күбесе югары белемле осталар. Алар — автор сүзен ничек язылган шулай кабатлаучылар түгел. Димәк, бүгенге көн драматургиясен билгели торган икенче фактор — җыйнаклык. фикер тыгызлыгы. Шулай булгач, безгә әсәрләребезне караучы тамашачыдан, безнең пьесаларыбызны куйган режиссерлардан, уйнаган артистлардан белем ягыннан да, осталык ягыннан да, гражданин буларак та түбән торырга ярамый. Бүгенге заманның төп проблемаларын тотып алып, шуны сәнгатьчә чишә алмаган драматургка авыр бүген.