Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫЛЫК

 

Талны яратам. Тал образы минем җырларыма. шигырьләремә кергән. Үз ягыма. Казан артына кайтсам, су буйларына төшэм. Иске су тегермәне урынында колач җитмәс таллар. Тамырлары күрше авыл болыннарына да таралган. Таллар бар җирдә ярлар җимерелмиләр. Төпләрендә утыру рәхәт. Зурлыкларын тоям, шуңа рәхәт. Шундый ук талларны мин Уфа тирәсендә. Агыйдел. Ашказар буйларында күреп сокландым. Араларына кереп китеп онытылып бер йөрисе килде. Бу таллар Сәйфи Кудаш турында язарга керешкәч. күңелдә яңадан уяндылар, шагыйрь дә алар күк тыйнак, нык. таза: яңгырын, җилен, давылын күргән, бирешмәгән Олы шагыйрь, олы шәхес, юлы озын, иҗаты зур. Үзе бер дәвер, үзе бер чор. катлаулы, давыллы бер чор. Тукайлар тукталган төштә эстафетаны киләчәккә алып киткән шагыйрь. Шуннан бирле бертуктаусыз хезмәт. Тукайлар. Гафуриларга лаек фидакарь хезмәт. Сәйфи Кудашка карата «хезмәт» сүзен кызганмыйча юри күп мәртәбә кабатлыйм. Мин аның Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез,— дигән сүзләре шушындый кешеләрне дә күз алдында тотып әйтелгәндер. Зур шагыйрь дигән фикерне ачыклыйсым килә. Мин шагыйрьне, просто, шигырь язганы өчен генә шагыйрь дип атамадым. Просто, шигырь язучы күп. бик күп. Зур шагыйрь образы миндә баягы таллар кебек туфрагы, җире белән бергә гәүдәләнде. Зур шагыйрьнең әсәрләре аша һәр вакыт мин ул яшәгән нигезне тойдым, халкының тарихын. культурасын тойдым, мине ул үз җиренә тартты, халкына якынайтты. Тамырлары бүтән болыннарга да җәелгән мәһабәт таллар... Сәйфи Кудашны мин башта бары шагыйрь итеп кенә белдем. Соңгы елларда, бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң. ул яңадан бер тапкыр ачылды. Русларда бик матур озарение дигән бер сүз бар. Сәйфи Кудаш иҗатында да яңадан балку, нурлану туды дияр идем мин. Иҗатының рамкаларын киң итеп җәеп җибәрде, шигырьгә генә сыймыйча, прозага ташып чыкты, ул шагыйрь, ул әдип, ул галим. Башкорт, татар, казакъ халыкларының культура тарихына караган дөнья кадәр материалны еллар буена туплап, гыйльми хезмәтләр язды, әсәрләр иҗат итте. Ул күп кырлы. Мине Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш кебек халкының тарихына чумган, шуннан калыккан. җилкәсенә заманның иң авыр йөген салган әдипләр сокландырды, аларга хөрмәтем торган саен, яшәгән саен арта гына барды. СИБГАТ ХӘКИМ. ат урынына эшли торган кеше икәнлегенә беркадәр чордашы буларак, күзәтеп торучы буларак ышандым. Габдулла Тукайның