Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫК ҺӘМ БАТЫРЛЫК ДӨНЬЯСЫНДА

Моңа кадәр Татарстан азучыларының бер генә съездында да балалар әдәбияты турында аерым доклад куелганы юк иде. Татар әдәбияты кебек, зур традицияле, бай тарихлы әдәбиятның балаларга караган өлкәсендә дә соңгы елларда күп кенә әсәрләр язылды. Балалар әдәбиятының да күзгә күренерлек уңышлары, үз проблемалары, хәл ителәсе мәсьәләләре бар. Болар барысы да балалар әдәбияты турында аерым тукталып сөйләшү кирәклеген көн тәртибенә куйды. Соңгы елларда балалар язучылары безнең әдәбиятка яңа темалар, яңа геройлар алып килделәр. Әдәбият дөньясына яңа исемнәр өстәлде. Дөрес, башка жанрларда эшләүчеләр кебек, балалар язучылары Союзга дистәләп кабул ителмәде. Ике съезд арасында бары тик Зәкия Туфайлова, Хәкимҗан Халиков, Гарәфи Хәсәнов һәм Миргазиян Юныс кына член итеп алынды. Алты елга дүрт кеше күп түгел. Балалар әдәбиятына язучылар акрын һәм азлап килә. Бу өлкәнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә теләсә нинди язучының, хәтта ул бик талантлы булса да һәм олылар әдәбиятында зур М уңыш белән эшләсә дә, балалар өчен китап яза алмавы мөмкин. Язучыга баланың уй-фикерен, холкын-гадәтен, аның тормышын яхшы белү генә җитми, аның үзенең дә бала кебек самими, тиз ышанучан, мавыгучан, күзәтүчән булуы кирәк, шул чагында гына ул катлаулы вакыйгаларны да, кешеләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне дә бала булып кичерә, аларга бала күңеленнән чыгып карый һәм олы кеше булып бәя бирә ала. Шушы сыйфатларга ия булганда гына ул балаларга үтемле, кызыклы китаплар язарга мөмкин. Чөнки олылар әдәбиятындагы кебек үк, балалар язучылары да әсәрләрендә үз җаннарын, эчке дөньяларын чагылдыралар. Язучы әсәрләрендә бала булып кыланмасын, ә баланың нәкъ үз характерын бирә алсын өчен, аның күңелендә, җанында балалык сыйфатларының беркадәре сакланган булырга тиеш. Белинский, нәкъ менә шул сыйфатларны күздә тотып, балалар язучысы булып туарга кирәк, дип әйткән дә. Бәхеткә каршы, балалар телендә сөйләшә белгән язучыларыбыз элекэлектән шактый булган. Нәниләр өчен үлмәс әсәрләр калдырган Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовларга ук китмичә, утызынчы еллар әдәбиятыннан Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт кебек язучыларны искә алу да җитә. Алар, олы әдәбиятның талантлы вәкилләре булу белән бергә, балалар өчен «Кара борынның дусты», «Джим», - Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Калку кырга кар ява», «Рөстәм маҗаралары» кебек әсәрләр бирделәр. Иҗатларын гел балалар әдәбиятына гына багышлаган язучыларыбыз да булмаган түгел. Абдулла Алишның соклангыч әкиятләре, Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы», «Каланча»сы. Дәрҗия Аппакова хикәяләре, Абдулла Әхмәт пьесалары, Әминә Бикчәнтәева һәм Җәвад Тәрҗемановның нәниләр өчен язган шигырьләре балалар әдәбиятының ныклы нигезен тәшкил иттеләр. ЗОнчы еллар татар балалар әдәбиятының гөрләп үсеп киткән, әдәбият мәйданында тулы канлы тормыш белән яшәгән чоры булды. Илленче елларда хәл бераз үзгәрде. Беренчедән, Ватан сугышы кырларыннан Абдулла Алиш һәм Кави Хәмит кебек танылган балалар язучылары һәм дистәләгән яшь каләмнәр кайтмады. Бари Рәхмәт. Дәрҗия Аппакова, Әнәс Карилар иҗатларының иң активлашкан вакытында, балаларга бирәсе бик күп китапларын яза алмый, безнең арадан китеп бардылар. Шул елларда әдәбиятка килгән әч-дүрт язучы гына бу югалтуны тутыра алмады. Икенчедән, балалар әдәбиятында булып алган авангардизм, коры дидактика һәм иллюстрациячелек чире татар балалар әдәбиятының үсешенә дә сизелерлек зыян ясады. Алтмышынчы еллардан башлап бигрәк тә соңгы елларда, әдәбиятыбыз күтәрелеш чорын кичерә башлады. Хәзер безнең төрле яшьтәге балалар өчен төрле жанрларда эшләүче авторларыбыз бар. Аларның язу стильләре төрле-төрле, һәм күбесенең яхшы өйрәнгән, яратып яза торган темалары бар. Шәүкәт Галиевнең үзе мәзәк, үзе акыллы шигырьләрен, Шамил Рәкыйповның Бөек Ватан сугышы геройлары тормышыннан язган повестьларын Адлер Тимергалиннын маҗаралы китапларын, Миркасыйм Госмановның фәнни- популяр әсәрләрен, Гаптелхәй Сабитов- ның мәктәп, пионер тормышына багышланган хикәяләрен, Роберт Батул- линның әкиятләрен. Зәкия Туфаи-лова, Хәкимҗан Халиковның нәниләр өчен язган шигырьләрен генә искә алсак та, язучыларыбызның иҗат йөзләре никадәр төрле икәнен күрәбез. Балалар өчен язылган китапларыбыз хәзер рус, украин, казакъ, эстон, үзбәк, чуваш, мари һәм башка милләт телләренә тәрҗемә ителә. Әдәбият—тәрбия коралы. Балалар әдәбияты укучыларда гражданлык тойгылары һәм эстетик зәвык тәрбияләргә тиеш. Бу—бик җаваплы бурыч. Чөнки бала матур әдәбият китапларын характеры формалашкан елларда, дөньядагы һәм яхшыны, һәм яманны зиһененә, канына тиз сеңдерә торган вакытта укый. Мондый яшьтә балада әдәби геройларга ышану көчле була. Көчле характерлы кешеләр, гадәттән тыш вакыйгалар һәм маҗаралар бала күңелен тиз җәлеп итә. Шуңа күрә дә алар сугыш һәм хезмәт геройлары турындагы талантлы китапларны йотлыгып укыйлар. Мондый әсәрләр балада патриотлык хисләре тәрбияләүдә зур урын тота. Язучылар соңгы елларда партия һәм Ватанга мәхәббәт темасын, коммунистик әхлак һәм табигатьне саклау мәсьәләләрен җитди итеп күтәрделәр. Утызынчы еллардан башлап, татар балалар әдәбиятына илебезнең көрәш юлын, үсеш этапларын чагылдырган әсәрләр гел өстәлә торды. Соңгы елларда язучылар Ленин темасын да кыюрак күтәрә башладылар. Бу исә язучыдан юлбашчының бөеклеген яңа яктан ачып бирерлек зур белем, фәлсәфи фикер һәм әдәби осталык таләп итә. Ленин темасына язган авторлар арасында Нури Арсланов, Габдрахман Минский, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова кебек талантлы язучыларның булуы куандыра. Бу авторларның хикәя һәм поэмаларында Ленин исеме үзебезнең республика җирендә барган вакыйгаларга, халыклар дуслыгына, тынычлыкка бәйләп языла. В. И. Ленин беренче революцион чыныгуны Казанда ала, аның беренче сөрген урыны — Кокушкино. Шул ук Кокушкино Ленинның балалык истәлекләре белән дә бәйле. Шунлыктан татар балалар ленинианасына кергән әсәрләрнең байтагы юлбашчының бала вакытына багышланган булуы бик табигый. Н. К. Крупская, Ленинның балалык шуклыкларын язып артык мавыкмаска, күбрәк аның революцион көрәшче булып формалашу моментларын бирергә, дигән иде. Мостафа Ногманның «Кокушкино таңнары» поэмасында, Габдрахман Минскийның «Чын дуслар» һәм Рафаил Төхфәтуллинның «Давыл чәчәге» хикәясендә Володяның Үшнә суында балык тотуы. Апакай малайлары белән ат сакларга йөрүе, төрле уеннар уйнавы турында гына язып канәгатьләнүләре дә мөмкин иде. Ләкин алар үзләренең ' бурычларын киңрәк аңлаганнар һәм, нәкъ Надежда Константиновна әйткәнчә, Ленинның бала вакыттан сыйнфый каршылыкларны күреп үсүенә, шул нигездә туган күп сорауларга җавап табарга омтылуына басым ясаганнар. Бу язучыларның һәркайсы Володяда, сизелер-сизелмәс кенә булса да, беренче революцион аң чаткылары кабына башлавын үзләренә хас формалар аша балаларга җиткерә алдылар. Нури Арслановның «Җилкәнче» поэмасында вакыйгалар алга таба үстерелә, автор революция корабын җиңүләргә илтүче юлбашчының беренче революцион адымнарын сурәтли. Ленин темасы республикабызның үсешенә багышланган китапларда. Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрдә һәм, ниһаять, бүгенге балалар тормышыннан язылган проза һәм поэзия китапларында дәвам иттерелә. Болар барысы да Бөек Җилкәнче идеяләренең тантанасы турында язылган әсәрләр. Узган ел институтка керү сынаулары барган көннәрдә бер абитуриент белән сөйләшеп торырга туры килде. «Республикабызның үсеш юллары» дигән темага сочинение язуын әйтте ул. Син бу теманы шулай яхшы беләсеңмени? дип сорыйм. «Канатлар кая илтә?» дигән китап ярдәм итте, болай гына ачкан идем, кызык булып китте, укып чыкканны сизми дә калдым, ди. Бик кадерле вакытыңны бүлеп укырлык кызыксыну уяткан һәм сиңа рухи азык биргән китап бәхетле китап ул. Гариф Ахуновның бу китабы Казанда һәм Мәскәү балалар нәшриятында күп тиражлар белән басылып чыкты. «Канатлар кая илтә?» китабы—балалар публицистикасының иң уңышлы үрнәкләреннән берсе. Рафаэль Мостафинның «Герой шагыйрь эзләре буйлап» китабы да шундый бәхетле язмышка дучар булды. Исеменнән үк күренгәнчә, бу китап Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең ил алдында гражданлык һәм патриотлык бурычларын үтәүләре турында. Әмма болар әле балалар публицистикасының беренче карлыгачлары гына. Республикабызның революцион тарихы, бүгенге казанышлары, фән, сәнгать эшлеклеләре һ. б. турында бик күп китаплар язарга мөмкин. Бу мәсьәлә балалар өчен публицистик әсәрләр бирергә сәләтле авторларны уйландырырга тиеш. Укучыларда илгә мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү юнәлешендә Шамил Рәкыйпов күп эшләде. Ул элегрәк бөртекләп җыйган архив материаллары нигезендә очерклар яза иде. Соңыннан бу материалларны повестьлар язганда файдаланды. Моны әдәби материалның зуррак формалар таләп итүе дип кенә түгел, язучының әдәби осталыгы үсә төшүе дип тә кабул итәргә кирәк. Соңгы биш елда Шамил Рәкыйповның татар һәм рус телләрендә «Кызлар —йолдызлар», «Кайда син, Жан?» «Таңнар һаман матурмы?» кебек зур күләмле документаль повестьлары басылып чыкты. Аның геройлары — Казан трамвайчысы Иван Кабушкин, атаклы очучылар Ольга Санфирова һәм Мәгүбә Сыртланова, Гыйльфан Батыршин һәм Иван Чернопятколар. Тормышны, якты дөньяны чын ярату белән яраткан һәм шушы бөек мәхәббәтләре хакына, матур тормышның иминлеге хакына һәлак булган геройлар алар. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә геройларның шушы сыйфатын ышандырырлык итеп бирә алган. Балалар сугыш турындагы китапларны укырга гомумән яраталар. Аларны көрәш һәм батырлыклар романтикасы әсир итә. Батырларның бала вакытларын, бай тормыш юлларын да күрсәткән әсәрләр исә кызыксынуны икеләтә арттыра. Гадәттә бик үк дөрес булмаган бер караш яши: янәсе, көтелмәгән хәлләр алдында калса, кискен бер карарга килергә кирәк булса, теләсә кем батырлык эшли. Хәлбуки, батырлык кинәт тумый. Кеше күңеленә бала вакыттан ук салынган әйбәт сыйфатлар үсә-үсә билгеле бер вакытта аны герой итә. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә эзлекле рәвештә шушы фикерне үткәрергә тырыша. Моның беренче чагылышын без авторның Бари Шәвәлиев турындагы повестенда күргән идек. «Кайда син, Жан?» китабында исә бу фикер ачыграк, әдәби яктан нигезләнгәнрәк детальләр ярдәмендә җиткерелә. Казан малае Иван Кабушкинның характеры, гражданнар сугышы елларында атасыз калган күп балаларныкы кебек үк, авыр формалаша. Ләкин аның ялгышулары эчке тупаслыктан, явызлыктан түгел, бары тик тормышны кыенлык белән төшенүдән, кешеләрне таный белмәүдән килә. Тормыш каршылыкларын җиңеп үскән, эшчеләр коллективында чыныгу алган егетнең Бөек Ватан сугышы елларында илбасарларга каршы батырларча көрәшеп һәлак булуы һәм шул батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү Иван Кабушкин биографиясенең логик үсеше һәм кульминацион нокта- •сы буларак кабул ителә. Үзенең әсәрендә автор менә шуны ышандырырлык итеп бирә алган. Кешенең ныклыгын сугыш кына сынамый. Ьәркемнең тормышы катлаулы каршылыклар белән тулы. Шул шартларда үзеңнең дөньяда яшәвеңне раслау һәм яхшы яктан раслау үзе бер батырлык ул. Андый каршылыклар унөч-ундүрт яшьлек малай алдында торганда, бу бурыч бигрәк тә авырая. Балалар әдәбиятында бу проблема әхлак темасына язылган әсәрләрдә күтәрелә. Барлас Камаловның яңа китабы «Язгы күкрәү» дип атала. Бик әйбәт семьяда үскән, бик әйбәт укучы, бик акыллы малай Нурзат башына кинәт килгән авырлыклар аңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Нурзатның иң якын кешесе, идеал итеп табынганы әтисе була. Нурзат үзе дә әтисе кебек уңган, гадел, яхшы күңелле кеше булып үсәргә тели. Ул яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, космонавт булырга хыяллана. Кинәт бу бәхетле семьяга кара кайгы килә. Сута баткан кешене коткарганда малайның яраткан әтисе һәлак була. Күп тә үтми, әнисе чит бер кешене йортка кертә. Бер кайгысыз яшәгән малай башына бере арты бере ишелеп бәхетсезлек килә. Күтәрә алырмы ул аны?.. Аяз Гыйләҗевнең «Кызлар хатлары» повестендагы Раушания дә шундый ук хәлне кичерә. Тик аны үз кайгысы түгел, яшьтәше Ленаның хәсрәте тетрәтә. «Бер Ленаның гына тормышы челпәрәмә килмәде ич, бу кара вакыйгадан соң безнең дә. аның дусларының да күңел тирәнлегендә башкаларга ышану тетрәде, гомер онытылмаслык җәрәхәт эзләре сызылып калды», ди повесть герое. Барлас та, Аяз да тормышны әле рәтләп белмәгән, белсә дә, күбрәк аның әйбәт якларын гына күргән, тормыш турында дәресләрдән, уку китапларыннан алган мәгълүматлар буенча гына фикер йөрткән, буыны ныгып өлгермәгән үсмер баланың гомерендә беренче тапкыр катлаулы мәсьәләләр алдында калуын сурәтлиләр. Бәхеткә каршы, һәр ике автор, геройның ныклыгын күрсәтәм дип, вакыйгаларны юри катлауландырмыйлар, яки геройларын кызганып, чынбарлыкта булган кыен хәлләр алдына куюдан курыкмыйлар, каршылыкларны йомшартып бирмиләр. Әмма бер хакыйкатьне укучының исенә төшереп торалар: нинди генә әйләнеч, хәтәр сукмаклардан барсаң да, ышанычлы юлдашларың булганда, якты зур аланга килеп чыгасың икән ул. Ике автор да үзләренең әсәрләрендә менә шушы фикерне раслыйлар. «Кызлар хатлары» повестеның төп вакыйгалары урта мәктәпне бетереп, ВУЗга керергә әзерләнеп йөргән Раушаниянең кайчандыр бергә ял иткән дусларыннан килгән хатларны, аларның әле пионер вакытларында язган хатларын, укуга бәйләп сурәтләнә. Бу алым авторга хат авторларын үсештә бирү өчен кирәк. Бу алым һәрберсе үзенчә омтылыш белән яшәгән, үзенчәлекле характерлы, үзенчәлекле язмышлы кызларның пионер чакларын һәм инде буй җиткән көннәре янәшә куеп карау өчен җайлы. Шунысы куанычлы, Аяз аларның пионер чакларын да, җиткән кыз вакытларын да яшьләренә хас детальләр белән күрсәтә алган. Барлас Камалов «Язгы күкрәү» повестенда бер ел эчендә булган хәлләрне сөйли. Геройларның язмышы шул вакыйгалар фонында ачыла. Бу кыска гына вакыт эчендә аларның төсбуйлары да, яшь үзенчәлекләре дә әллә ни үзгәрми. Әмма эчке үзгәреш сизелә. Укучы балаларның дөньяга карашлары җитдиләшә баруын, аларның рухи яктан олыгая төшүләрен тоя. Ләкин Барлас Камаловка кайбер очракларда образларны сурәтләүдә төгәллек җитеп бетми. Ул вакыт-вакыт геройларының яшь үзенчәлекләрен, аларның үзләренә хас сөйләм телләрен онытып җибәрә. Барлас — сәләтле язучы, балалар өчен дә яхшы әсәрләр бирергә мөмкинлекләре булган әдип. Ә менә героен ахырынача өйрәнеп, төшенеп җитмәү аркасында, бу тәҗрибәле язучы да кайвакытта ясалмалыктан котыла алмаган. Мондый төр җитешсезлекләр яшьрәк язучылар иҗатында тагын да ныграк сизелә. Миргазиян Юнысның бик кызыклы, чыгарга бөтен мөмкинлекләре булган «Занзибар зәңгәр диңгезләр артында» дигән повестена да шундый җитешсезлекләр хас. Моннан берничә еллар элек Миргазиян Юныс, океаннар гизгәндә күргәнбелгәннәрен кыланмыйча, төчеләнмичә язып, яшь укучының да, өлкәннәрнең дә игътибарын яулаган* иде. Сүз дә юк, әдәбиятка үзенчәлекле, зур белемле, дөнья күргән кеше килде. «Занзибар зәңгәр диңгезләр артында» повестенда ул көньяк суларында йөзгән совет диңгезчеләренең тормышын сурәтләү белән матур гына башлап китә. Балалар язичысы Жәвсд 7зрҗе.чанов, яшь прозаик Мәгъсүм Хзбибуллин. Әсәрнең буеннан-буена килгән кызыклы идеясе сиземләнә: балаларның ерак җирләргә китәргә ашкынуы, дөньяны авыллары янындагы тау башыннан гына түгел, ерак диңгезләргә китеп күрергә теләүләре һәм авыл малайларының соңыннан шушы балалык хыялларына ирешүләре. Кызганычка каршы, автор бу якны тиешенчә биреп җиткерә алмаган. Әсәрдә балаларның характерын ачарлык кызыклы вакыйгалар бар. Ләкин алар, диңгез уртасындагы утрау кебек, бер-береннән аерым торалар, алга таба үстерелмиләр, повестьның төп идеясен ачарга җитәрлек хезмәт итмиләр. Мәсәлән, малайларның ат сараенда күргәннәре, браконьерларны фаш итеп йөрүләре, ындыр табагындагы маҗаралар кебек вакыйгаларның кайберләрен төшереп калдырганда, ә калганнарын төп вакыйгага ныграк бәйләп, тиешенчә үстереп биргәндә әсәрнең композицион бөтенлеге көчәя генә төшәр иде. Барлас Камалов кебек үк, Миргазиян да балаларның яшен төгәл генә ачыклап бирә алмаган. Бер караганда, алар 7—8 яшьлек бала тәэсирен калдыралар, икенче караганда, ак сакаллы карт кебек фикер йөртәләр. Китапның бик самими, тормышчан язылган урыннары бар. Алар бигрәк тә повестьның ерак сәяхәтләргә омтылуны сурәтләгән битләрендә ачык күренә. Автор үзе кичергәннәрне, үз йөрәгеннән үткәннәрне балаларга балалар телендә, әмма җитди итеп әйтә алган. Бу урыннар авторның балалар өчен яза алуын күрсәтә. Ләкин Миргазиян бу әсәрендә тормышчанлыкны, ихлас күңеллелекне ахырга кадәр саклый алмаган. Бала характерын төшенмәгән, аның күңелен аңлый алмаган, бала башыннан үткән хәлләрне үзе дә бала булып күңеленнән кичерергә сәләтсез авторларның китапларыңда исә ясалмалык, бала булып кылану үзен аеруча нык сиздерә. Рәкыйп Шәйхетдинов «Мәхмүт кая бара?> повестен язганда изге бер теләкне күз алдында тоткан. Начар укучы, тәрбиясез бер малайның иптәшләре ярдәмендә төзәлә бару процессын, файдалы эшләр эшли алуын күрсәтергә теләгән. Әсәрнең сюжет сызыгы, схемасы мондый. Мәктәпкә килгән яңа укытучы тәрбиясез балаларны яхшы мөгамәлә белән кулга алырга тели. Ал арның өйләренә йөри, алай да булмагач, начар малайларны стена газетасына язып тәнкыйтьлиләр. ветераннар белән очраштыралар Нәтиҗәдә начар балалар төзәлә, әйбәт укый башлыйлар, колхозчыларга булышалар. Менә шушы нәрсәләрне психологик тирәнлектә ача белмәү аркасында повесть схематик булып чыккан. Билгеле, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның барысы да тормышта булырдай хәлләр. Балаларның авыру хатынга булышып йөрүләре дә, спекулянт Җамалины фаш итүләре дә бик мөмкин. Хикмәт шунда, бу мәсьәләләрне хәл итүдә балаларның роле ни дәрәҗәдә? Һәрхәлдә, аларның роле өлкәннәрнекеннән дә зуррак булмаска тиеш иде. Чаманы югалту яхшы гына уйланылган әсәрне дә ясалмалыкка алып килгән. Автор үзе тасвирлый торган вакыйгаларны әдәби факт дәрәҗәсенә күтәрә алмаган. Ә кайбер вакыйгалар исә башка әсәрләрдә сурәтләнгән нәрсәләрнең йомшак вариантлары гына булып чыккан. Бер генә мисал: Мәхмүтләрнең тимурчылар командасы, яшерен штаб ясыйбыз дип, авыл читендәге җимерек өйне рәтлиләр. Ишегенә «Тимурчылар штабы» дип язып та куялар. Бөтен кешенең күз алдындагы бу өйнең серлелеге юкка чыгуын укучы искә дә алмасын, ди. Ләкин моның Гайдар әсәренә бик уңышсыз иярү икәнен ул шунда ук төшенәчәк. Гайдарның тимурчылары үзләренең штабларын чарлакта ясаганнар икән, шәһәр читендәге дачаларда шуннан да аулак урын булмаганга ясаганнар. А. Гайдар әсәрендә караңгы почмаклар, җимерек подваллар романтикасының эзе дә юк. Штабның сере дә әсәрнең ахырына кадәр ачылмый кала. Гайдар тимурчыларының эшләре, уеннары, ал арның төсе-бите, холкы- фигыле, уефикере шул кадәр тормышчан бирелгән ки. укучылар бу әсәрне шунда ук үз иттеләр, алай гына түгел, автор сурәтләгән вакыйгалар миллионлаган балаларны үзенә ияртеп, илдә тимурчылар хәрәкәте дигән хәрәкәтне тудырды. Кырык елга якын инде ул балалар арасында яшәп килә. Төрле җирләрдә аның төрле яңа формалары туды. Тырышып эзләнсә, балалар дөньясын ныклап өйрәнеп, чын-чынлап иҗат газабы кичерсә, Р. Шәйхетдинов та анык үз республикабызда булган формаларын таба алыр иде. Кызганычка каршы, бу очракта да ул уңышсыз иярүче генә булып калган. Шул уңай белән рус язучысы Борис Пильнякның гыйбрәтле бер сүзен искә төшерәсе килә. «Әтәч булып кычкыра белгән актер балаларны шаккаттыра. Әгәр инде балалар актер үзе түгел, аның итәк чабуы астында чын әтәч кычкырганын белеп алсалар, алар мондый актерны күралмас хәлгә киләләр. Чөнки ул балаларны да, үзен дә алдаган булып чыга. Ә балалар алдауны кичерә алмыйлар», ди ул. Балалар үзләре турында язылган китапларны аеруча зур таләпчәнлек белән укыйлар. Балалар дөньясына багышланган әсәрләрдә язучының осталыгы да, «гөнаһ лары да ачык күренә. Мәктәп темасына язылган китапларның, пионер тормышын сурәтләгән әсәрләрнең бик аз язылуы шуннан да килмиме икән әле? Ике съезд арасында Гариф Галиевнең «Күңелле хикәяләр», Хәләф Гардановның «Су астында сукмаклар»ы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Атадан бала яшь кала». Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысез, аккошлар», Газиз Нәбиуллинның «Яшел эстафета» исемле әсәрләре һәм Рәкыйп Шәйхетдинов, Аяз Гыйләҗев, Миргазиян Юныс, Барлас Камаловларның югарыда телгә алынган повестьлары һәм тагын берничә шигырь китабы гына бүгенге көн балалар тормышыннан алып язылган. Алты елга бу күп түгел. Ә бит укучыларның үз яшьтәшләре, пионер лагерьларында ял итүчеләр, спорт ярышларында катнашучылар, колхозчыларга булышып йөрүчеләр, космонавт булырга хыялланучылар, командир булырга әзерләнүчеләр турында әйбәт китапларны укыйсылары килә. Әкият шикелле мавыгып укырлык кызыклы маҗараларга корылган, балаларга табигать гүзәллеген, туган як матурлыгын күрсәтеп биргән китаплар да язылды бу елларда. Гарәфи Хәсәновның «Унике матур», «Җирем-суым», Марс Шабаевның «Салда сәяхәт», Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысез, аккошлар» повестьлары, Ренат Харис, Энҗе Мөэминоваларның кошлар һәм агачлар турындагы шигырь китаплары әнә шундыйлар. Г. Мөхәммәтшинның «Саумысез, аккошлар» повесте Гайдарның «Ерак илләр» әсәрендәге романтиканы хәтерләтә. Автор Ык буеның матурлыгына нәкъ балаларча сокланып, әз генә хыялга да бирелеп яза бу әсәрен. Язучының хыялы чынбарлыктан аерылмаган, ул хәтта хыял да түгел, авторның бары тик берничә ел алга каравы гына. Повестьта сурәтләнгән вакыйгаларның бүген булмаса иртәгә тормышка ашачагына бик рәхәтләнеп ышанасың. Повестьтагы яктылык, күтәренкелек, укучы күңеленә дә күчеп, аны сөенеч белән тутыра, аның рухын баета. Соңгы елларда татар балалар әдәбиятында юмористик әсәрләрнең матур үрнәкләре шактый күренде. Татар балалар әдәбиятының алтын фондына керерлек әсәрләрне алтмышынчы елларда мәрхүм Бари Рәхмәт язып калдырган иде. Шәүкәт Галиев, аның традициясен дәвам иттереп, ике съезд арасында зур уңыш белән эшләде. Балалар поэзиясендәге уңышлары өчен 1972 елда Шәүкәт Галиевкә Тукай премиясе бирелү татар балалар әдәбиятының зур уңышы булды. Бу вакыйга хөкүмәтебезнең, республикабыз җәмәгатьчелегенең, язучылар коллективының балалар әдәбиятына зур игътибары, аның уңышларын тану билгесе дә иде. Шәүкәт Галиев — балалар өчен күп язучы, яхшы язучы автор. Ул классик язучыларның, балалар әсәрләре мавыгып укырлык һәм белем дә бирерлек булсын, дигән таләпләрен истә тотып эш итә. Аның күп шигырьләрен укучылар күңелдән беләләр, Шәүкәт тудырган Шәвәли образы татар халык әкиятләрендәге Шомбай, Шүрәлеләр кебек, укучылар арасында йөри. Ул аз сүз, кыска юллар, кечкенә штрихлар белән бөтен бер образны гәүдәләндерә ала. Башыңны ник эшләтмисең? Онытылган, өйдә калган. Һәр сорауга механик җавап бирергә гадәтләнгән, уйларга иренүчән, ялкау малайның характерын моннан да остарак итеп сурәтләргә мөмкинме? Хәкимҗан Халиков, Зәкия Туфайлова, Мәхмүт Газизов, Җәүдәт Дәрзамановларның иҗатында да матур табышлар күп. Бу өлкәдә бигрәк тә Хәкимҗан Халиков белән Зәкия Ту- файлова уңышлы эшли. Идрис Туктар, Вахит Монасыйпов, Гәрәй Рәхимнәрнең кечкенәләр өчен язган хикәяләреннән балаларга хас тапкырлык, шаянлык бөркелеп тора. Аларның нәни геройлары кайчагында үзләре көлке хәлләргә калалар, кайвакытта хәйләкәрлекләре белән укучыны таң калдыралар. Рөстәм Мингалимовның үзенә генә хас язу алымы бар: вакыйганы гади генә сөйләп килә Дә шигырьнең ахырында бер хикмәт чыгарып куя. Шуның белән һәркемгә таныш вакыйганың бөтенләй яңа ягын ачып бирә. Мәхмүт Газизовның татар халык иҗатына тартым шигырьләре авторның зур мөмкинлекләре барлыгына өмет уята. Саҗидә Сөләйманова һәм Энҗе Мөэминовалар сирәк язсалар да, уңышлы гына әсәрләр бирәләр. Заһидә Гомәрованың самими шигырьләре белән әдәбиятта күренә башлавына байтак вакыт үтте, ул уңышлы гына китаплар да чыгарып өлгерде. Ләкин соңгы вакытта шагыйрә иҗатында күтәрелеш күренми. Ул бер дәрәҗәдәге, бер төрле шигырьләр язып канәгатьләнә башлады. Бәлки аның Казан, Әлмәт, Чаллы кебек әдәбият үзәкләреннән ерак яшәве, каләмдәшләре белән сирәк аралашуы моңа сәбәптер. Ә менә Казанда яшәүче Марзия Фәйзуллинаның әдәбияттан читләшүе сәеррәк. Вакытында «Ике йөрәк», «Чебиләр», «Айны кем йоткан» кебек әйбәт шигырьләр яза алган Марзия соңгы бер-ике ел эчендә бөтенләй язмас булды. Ул балалар әдәбияты секциясе утырышларында катнашмый, каләмдәшләре белән аралашмый. Коллективтан читләшү авторга файда китермәде. Балалар әдәбиятында күренгән һәр авторны газета-журнал редакцияләренең, китап нәшриятының хуплап каршы алуы күңелле хәл. Соңгы елларда Роза Хәлиуллинага да шундый яшел урам ачылды. Тик авторга әйтергә кирәк: шигырьнең мәгънәсенә, фикер логикасына күбрәк игътибар итсен иде. Юкса. аның шигырьләре колакка ятышлы, әмма фикер ягыннан буталчык булалар. Резеда Вәлиева — күп кенә китаплар авторы, үзе белгән, үзе кичергән нәрсәләр турында ул матур гына шигырьләр иҗат итте. Соңгы вакытта Резеда зур формалар белән мавыга башлады. Әмма поэмаларын, әкиятләрен тормышның үзен өйрәнеп КамАЗ төзүчесе А. Филимонов та әдәби сөйләшүне зур кызыксыну белән тыңлый. түгел, әдәбияттан алган белемне файдаланып язды. Бу исә авторга уңыш китермәде. Хәзер әкиятне гомумән күп яза башладылар. Бигрәк тә яшь каләмнәр әкият язу белән мавыга. Күрәсең, алар моны җиңел эш дип уйлыйлар. Балалар әдәбияты секциясе үзенең утырышларында күп кенә авторларның әкиятләрен тикшерде. Әмма уңышлы дип табылганнары аз булды. Бу хәл балалар язучыларын борчымый калмады, әлбәттә. Алар секция утырышларының берсендә балалар әкиятләре турында зур сөйләшү куелырга тиешлеген әйттеләр. Безнең халык иҗатыннан килгән бай мирасыбыз бар. Шуның өстенә татар балалар әдәбиятында яңа төр әкиятләргә нигез салган, үзе дә гүзәл әкиятләр иҗат итеп калдырган Абдулла Алишыбыз бар. Әхмәт Фәйзинең бал корты, Җикмәргән һәм болан кызы турындагы онытылмас әкиятләрен беләбез. Үз вакытында Җәвад Тәрҗеманов та бал кортлары, тукран малае Шуктуганнар турында матур әкиятләр язды. Әкиятчеләребезгә кайдан, кемнән өйрәнергә дип аптырап йөрисе юк. Тик шушы традицияләрне үстереп, алга таба дәвам итүче әкиятчеләребез генә күренми, әкиятләр языла, әмма уңышлы- лары аз була. Авторлар әкиятләрдәге вакыйгаларны яхшы һәм яман көчләрнең тартышына, яхшыларның начарларны җиңеп чыгуына коралар. Тормыш проблемаларын бары шушы мотивка гына кайтарып калдыру бертөрлелеккә китерә, бер-беренә охшаган, бер ананың игез балалары сыман әкиятләр дөньяга туа. Шуның өстенә аларда көрәш моментлары рәтләп ачылмый, яисә логик яктан акланмый, Хәйдәр Гатинның «Сылучәчәк һәм Алкояш» әкиятендә Суыкбай белән Алкояш арасындагы көрәш турында сүз бара. Әкияттәге явыз көч Суыкбай Сылучәчәкне кыерсыта, аны үтерергә теләп, үзенең кар бураннарын җибәрә. Алкояш исә Суыкбайны җиңеп, Сылучәчәкне коткарырга тиеш. Ләкин автор бер нәрсәне истән чыгарган, ә бураннар бит калын кар катлаулары китерә. Кар астында Сылучәчәк тереклеген дәвам итә, җылынып ята. Халык та карлы, буранлы кышларны ярата. Шулай булгач, Алкояш Суыкбайга нитә кизәнә соң әле? Алар арасындагы көрәш нигә кирәк булган?.. Соңгы елларда Роза Хафизованың Кураймалай һәм Талчыбыкларның маҗаралары турында бере арты бере ике китабы чыкты Бу әкиятләрдәге вакыйгалар да явыз һәм яхшы көчләрнең үзара көрәшләре тирәсендә бара. Геройларның кара урманда күргәннәре дә, су асты патшалыгында кичергәннәре дә, суыклар илендәге маҗаралары да — барысы да бер үк мотивка корылган вакыйгаларның төрле вариантлары булып чыккан. Бу вакыйгаларны тагын шулай уннарча вариантта кабатларга мөмкин. Әмма мона карап кына Талчыбык белән Кураймалайның образын баетырлык башка бернинди сыйфат та өстәлмәс иде. Ә бит татар халкының мәкерле Шүрәлесе, тапкыр Шомбае, хәсрәтле Айсылуы бер-берсенә һич тә охшамаган, төрле мотивларга корылган әкиятләрнең батырлары алар. Әсәрнең уйлап җиткерелгән ачык фикере, төзек композициясе булмау аның стиль бөтенлегенә дә зыян иткәа Автор халык әкиятләре стилен дә. язучылар тарафыннан тудырылган, табигатьне танып-белүтә корылган әкиятләр- стилен дә файдаланырга тырышкан. Хәтта чын реаль тормышка кайтып калган урыннар да бар. Кураймалайның җиденче сәяхәтен сурәтләгән битләр, мәсәлән, нәкъ шундый. Тормыштагы теләсә нинди әйберне җанландырып, геройларны төрле кыен хәлләргә куеп кына әкият язып булмый. Бу эшкә нинди максат белән тотынуыңны да уйларга кирәк. Әкият җыр кебек яңгырарга тиеш. Ул. укудан бигрәк, сөйләү өчен языла. Югары әдәби осталыкка ия булган авторлар моңа аеруча әһәмият бирәләр. Хәтта рифмалап язылган әкиятләр дә бар. Мәсьәләнең бу ятына безнең әкият язучыларыбыз да әһәмият бирергә тиеш булсалар да, әле моңа ирешкәннәр дип әйтеп булмый. Образлар да бер укыганда истә калырлык итеп коелмыйлар. «Кураймалай»ның беренче сәяхәтендә шушындый бер урын бар: «Шул чак сафларның башында нәни генә ике арба күренде. Арбаларның берсе яшел, тәгәрмәч урынында ике баш суган. Икенчесе ап-ак, тәгәрмәчләре коңгырт таш. Һәр ике арба өстендә гаскәр башлыклары утырган. Шырпылар башлыгының кул-аяклары шырпыдан ясалган, башы йоп-йомры күкерт ташы. Күзләре елкылдап янып тора. Ә суганнар хуҗасының кулаяклары кыяк суганнан тора, башы йопйомры баш суганнан ясалган. Анысының да күзләре бар». Әдәби осталык җитмәү аркасында, әлеге тәфсилле тасвир гади информациягә әйләнеп кала. Ә бит Дагстан шагыйре Нуретдин Юсуф, күгәрченне сурәтләү өчен, аяклары кызыл, түше күгелҗем дип тормаган. Ут тоткан да: «...очтыочты да салават күперен алып муенына чолтады».— дип әйткән. Балалар әсәрләрендәге тел кытыршылыкларына мисалларны төрле әсәрләрдән, бигрәк тә яшь һәм башлап язучыларның китапларыннан күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Әмма мин> аларны Барлас Камаловның нигездә- әйбәт язылган «Язгы күкрәү» әсәреннән алырга телим. Чөнки Барласның теле үзенең җитешсезлекләре белән де» башкалардан аерылып тора. Бу игьти- •барсызлыктан. я булмаса телне сиземли белмәүдән килгән җитешсезлек түгел Ул Барласның телне шулай кабул итүеннән килә. Кайвакытларда автор кирәкмәгәнгә катлауландырып яза, төчеләнә, купшылана башлый. Ул, мәсәлән, «серкәсе су күтәрми* дип кенә калмый, «серкәсенә су тия язды- ди. «Хурлык төтене белән үтәли ысланган», «аякларына дәрт итеп карады», «күңел эчкәре- сендә җыр кытыгы кузгалды», «кәеф градуслары» кебек гыйбарәләр яшүсмерләрнең образлы уйлау сәләтенә файда китерә алмас, билгеле. Фикеремне раслау өчен, Твардовскийның: «Бик озак вакытлар без әдәби осталыкка икенче дәрәҗәдәге эш итеп карадык Әсәрләребез эчтәлек ягыннан кешелек эчен кыйммәтле булса, яки тормыш материалының яңалыгы белән аерылып торса, формасының камил булмавын җиңел гафу иттек. Ләкин күптәнге бер хакыйкать һәр вакыт үз көчендә кала «язучының формага игьтибарсызлыгы ахыр чиктә эчтәлеккә игътибарсызлык- ка алып килә» дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Тел дә язу осталыгының бер чарасы. Татарстан язучылар союзы каршында балалар әдәбияты секциясе эшләп килә. Аның утырышларында тәҗрибәле өлкән буын язучылар һәм күп кенә яшь язучылар катнаша. Биредә теоретик мәсьәләләргә кагылышлы бәхәсләр куела, аерым язучыларның әсәрләре тикшерелә. Шунысы аянычлы, әлеге утырышларда чыгыш ясарлык, гомумән. балалар әдәбиятын әйдәп, күзәтеп барырлык тәнкыйтьчеләр генә юк. Юк дип турысын әйтергә туры килә. Егермеләп Союз члены булган бу өлкәгә бердәнбер балалар тәнкыйтьчесе Фатыйма Ибраһимова гына күз төшереп өлгерә алмый. Алты еллык әдәбиятка газета битләрендә һәм «Казан утлары» журналында бер-ике генә рецензия язылуы шуны күрсәтмимени? Д. Зөбәе- рованың «Кичер, сөеклем», Б. Камалов- сның «Күршеләр-. Э. Касыймовның «Бир «улыңны, дустым» повестьлары. Р Мингадимов, Р. Харисов. Г. Рәхим кебек шагыйрьләрнең китаплары тәнкыйть бәясе алу бәхетенә ирешкән икән, бу бит аларның олылар әдәбиятына бик якын булуыннан гына килә. Балалар язучыларын гына түгел, бала күңелен анлый белгән, балалар әдәбиятының спецификасы белән хисаплаша торган тәнкыйтьчеләр дә әзерләү мәсьәләсен көн тәртибенә куярга күптән вакыт. Кызганычка каршы, партиябезнең «Әдә- биятсәнгать тәнкыйте» турындагы карарыннан соң да язучылар Союзы, матбугат органнары һәм югары уку йортлары бу турыда уйланмадылар. Тәрҗемә турында берничә генә сүз. Соңгы вакытларда татар балалары өчен тәрҗемә китаплары чыгару кирәкме- юкмы дигән сүзләр дә йөрде. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү элек-электән килгән яхшы гадәт. Соңгы елларда төрле милләт язучыларының үзара очрашулары күбәеп китте Балалар язучылары СССР һәм РСФСР язучылары союзы идарәләренең Мәскәү. Махачкала. Минск. Куйбышев, Төмән һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән пленумнарында катнаштылар Хәзер без берберебезнең әсәрләрен яхшы беләбез. Әсәрләребезнең иң яхшыларын, Мәскәү- дә чыкканнарын көтеп ятмыйча да, тәрҗемә итешеп бастыра алабыз. Без үз китапларыбызның төрле телләрдә басылып чыгуы белән горурланабыз. Ә бит шул ук украин, үзбәк, молдаван, чуваш, мари язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгарсак. ике халыкка да бик матур бүләк булыр иде. Бәйрәм ашы кара каршы, ди татар халык мәкале. ...Ике съезд арасында иҗат ителгән әдәби продукциянең барын да бергә җыеп күз салганда, язучыларыбызның шактый ук актив эшләүләре күренә. Без инде татар балалар әдәбияты республикабыз чикләрендә тенә калмыйча олы әдәбият мәйданына чыга башлады дип әйтә алабыз. Ә бу хәл бездән, балалар язучыларыннан. тагын да зур җаваплылык тоеп иҗат итүне сорый.