Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАМАЛИЕВЛАР ДИНАСТИЯСЕ

Тирә-якта кызу эш кайный, моңарчы бу тирәләрдә һичкайчан күрелмәгән зур төзелеш бара. Яңа корпуслар җитештерү өчен кирәкле кирпеч, такта һәм башка төзү материалларын бер урыннан икенче урынга күчерүче озын сыйраклы краннар туктаусыз хәрәкәтләнә. Йөзгә җепшек кар бәрә. Аяклар сыек ләмгә бата, машиналар узып киткән саен чалбар балакларына пычрак чәчри. Ә якында гына тупыйк күккә сузган чал наратлар, хезмәт шавы көннән-көн көчлерәк яңгыраган цехлар — барысы да инде күптәннән таныш та, шул ук вакытта таныш түгел дә шикелле. Әйе, завод биредәгеләрнең күз алдында акрынлап төзелде. Монда озак еллар буена эшләгән кешеләр дә көн саен, сәгать саен туып торган яңалык — үзгәрешләргә тиз генә күнегеп, ияләшеп, җайлашып җитәргә өлгерә алмыйлар. Аларның күңелен сүз белән аңлатып бирә алмаслык рәхәтлек белән бергә ниндидер сагыш-моңсулык били. Нуриәхмәт Җамалиев ирен кырыйлары белән генә елмаеп куйды. Үзенең шундый халәттә булуы аңа ничектер кызык тоелды. Ярый, завод төзелсен дә, ди. Я шуннан нәрсә булган? Ул, әлбәттә, төзелергә һәм үсәргә тиеш — тормыш үзе шуны таләп итә. Уйланып бара- бара, Нуриәхмәт үзенең үткән гомерен, башыннан узган төрле хәлләрне күңеленнән кичерде. Әйе, күпме еллар сизелмичә узып киткән. Завод та шундый ук сизелмәс тизлек белән үскән, күрәсең. Нуриәхмәтнең бала чагы һәм яшьлеге дә завод белән аерылгысыз бәйләнгән. Хәзер дә ул шушы заводта эшләргә, үз иңенә салынган йөкне зарланмыйча күтәреп барырга тиеш. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен ул бары тик шунда гына бөтен йөрәге белән тоячак. Ә инде тормыш белән бер адымга атлап бару өчен дистәләрчә эре һәм вак- төяк эшләр башкарырга, дистәләрчә проблемалар чишәргә туры килә. борынлы бульдозерлар үкерә-үкерә җир актаралар. Алар яныннан авыр йөк төягән МАЗлар уза. Күкне караңгы чырайлы калын болытлар каплаган. Шулай да җиргә, табигатькә җылы сулыш өргән язның бердәм уянуын тоясың. Су ергалап бетергән юллар, ботакларын як-якка җәеп, башларын Вакыйгалар өстеннән хакимлек итүнең кыенлыгын ул башкалардан ишетеп түгел, үз тәҗрибәсендә ап-ачык белә. Кайвакытта вакыйгалар кеше белән үзләре идарә итә башлыйлар. Аларның үзагымына, үзсүзлегенә каршы тору өчен һәр сәгать, һәр минут әзер булырга кирәк. Тормыш ул һәр каршылык белән бергә-бер торып, пычакка пычак килеп тартышуны сорый. Җитмәсә әле, эштә туган кыенлыкларга йорт мәшәкатьләре килеп өстәлә. Әнә шулар хакында уйлана-уйлана, башын гадәтенчә бераз алга ия төшеп, Нуриәхмәт яңа төзелеп яткан автоматик регенерацияләү корпусына таба атлады. Аның күзе әле күптән түгел генә кайтарылган һәм кирәкмәгән нәрсәләр шикелле кайсы кайда аунап яткан җиһазларга — станокларга, аппарат һәм чаннарга төште. Шул вакыт түгәрәк чан артыннан җитен чәчле мастер Севостьянов килеп чыкты. — Ишкәнсең син монда ишәк чумарын,— дип исәнләште аның белән Нуриәхмәт, чыраен сытып. — Нәрсәгә шул кадәр чәпчисең? Синең бу келтрифуннарыңны кая куярга икәнлеген мин каян белим,— дип ярсыды мастер.— Мин бит сиңа технолог түгел. Нуриәхмәт тә авыз йомып торуны кирәк санамады. Күңелендә аңа карата әллә ни ачу сакламаса да, Севостьяновка саллы гына сүзләр белән җавап кайтарды. Шулай итеп, көннең икенче яртысын ул өстенә акбурга буялган телогрейка, башына иске кепка кигән хәлдә, яңа корпус буйлап әрле-бирле йөреп үткәрде. Электр җиһазларын җыю эшләрен махсус монтажлау идарәсеннән килгән егетләр башкара. Эшләвен алар болай начар эшләмиләр. Ләкин сигез группалы пунктлар урынына һәр җирдә диярлек бишәр группалыны гына куйганнар, үткәргечләр исә торбалар аша уздырылмаган, ә бит монтажлаганнан һәм барлык электр хуҗалыгын эшкә җиккәннән соң бу корпусны ул — Нуриәхмәт Җамалиев кабул итәчәк. Аны файдалануга тапшыргач, ул-бу килеп чыга калса, бөтен җаваплылык Нуриәхмәт өстенә төшәчәк. — Син ничек тә проект буенча эшләргә тырыш инде,— диде ул тәкәббер мастерга һәм аңа туп-туры карап тагын бер тапкыр елмайгандай итте. Әмма бу караш салкын һәм кирәгеннән артык игътибарлы иде. Мастер, өлкәннәр соравына җавап кайтарырга сүз таба алмаган малай шикелле, баскан урынында таптанып калды. Нуриәхмәт кайчандыр үзе дә нәкъ әнә шундый тәҗрибәсез бер малай иде. Шуңа күрә дә мастер белән сөйләшкәндә ул үзен заводка беренче тапкыр килгән көннәрендәгечә хис итте. II Хуҗи картның больницага керүенә бер ай чамасы булган иде инде. Өлкән улы Нуриәхмәт белән кече улы Вәлиәхмәт — әтиләре кебек үк кечкенә, әмма авыр гәүдәле ирләр — аның хәлен белергә килделәр. Хуҗи карт, кулларын тез өстенә куеп, янәшәсендә утырган улларына карап алганнан соң кипшенгән иреннәрен чалышайтып, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды: — Култык таякларының әйбәтрәген табарга тырышыгыз... Озакламый аягымның тышавын салдырачаклар, ә гипсын — соңыннан... Врач әйтте, аягың ялганачак, диде... Менә култык таяклары кирәк... Җиңел дә, чыдам да булсыннар... — Табарбыз, әти,— диде Нуриәхмәт.— Таба алмаслык нәрсә түгел. — Кирәгеннән артык юанаеп киттең әле син, Вәлиәхмәт,— дип, карт сүзне икенчегә борды. — Юанаймадым, олыгайдым,— дип җавап кайтарды Вәлиәхмәт, үпкәләгән кешедәй иреннәрен бүлтәйтеп.— Вакыты да җитеп килә бит, әти, озакламый кырык яшь тула. — Шулай укмыни инде?.. Ә менә мин хәзер үземнең кайчан кырык яшьтә булганымны да тәгаен генә әйтә алмам шикелле,— дип уйга чумды Хуҗи карт.— Кешегә үлем килми калмый. Мин үләрмен, синең оныкларың, Нуриәхмәтнең оныклары үләр. Без бу җиргә беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма безнең намусыбыз мәңгелек! Менә шуңа күрә дә тормышта кешеләрчә яшәргә, аны үз кулларың белән төзешергә, әйбәт якка үзгәртергә кирәк... Ярый, бу әле болай гына, тел очына эленеп торган сүз генә... Ә сез, тагын бер тапкыр әйтәм, култык таяклары алып килергә онытмагыз. Яңа квартирага үз аякларым белән күчәсем килә. Бу сөйләшү дүшәмбе көнне кичкырын булды. Ә иртәгесен таң алдыннан агалы-энеле Җамалиевлар яшәгән тәбәнәк баракның тәрәзәсен кактылар. Нуриәхмәт йокысыннан уянып, күзләрен уа-уа, ишеккә таба юнәлде. Тыштагы сыек караңгылык эчендә, папиросын авызына кабып, янәшә баракта яшәүче күршесе басып тора иде. — Больницага син минем телефон номерын калдырган булгансың икән. Әле менә шуннан шалтыраттылар... Бүген төндә әтиегез дөнья куйган,— диде ул, Нуриәхмәтнең күзләренә туры карамаска тырышып.— Үпкәсе җилсенүеннән... Нуриәхмәт барак стенасы буендагы салкын туфрак өеменә барып утырды, Вәлиәхмәттән тартырга сорап алды. — Яшәргә дә яшәргә иде әле аңа. Бераз тынып торганнан соң сүзен түгәрәкләде: — Хәзер инде менә култык таякларының да кирәге юк... III Иске баракның болай да кысан бүлмәләре, кешеләр кереп тулгач, тагын да кечерәеп, тараеп калгандай булды. Монда Нуриәхмәтнең дә, Вәлиәхмәтнең дә бөтен гаиләсе җыелды. Нуриәхмәтнең хатыны Әкълимә, балалары Дамир, Әмир, Дилә үзара шыпырт кына сөйләшәләр. Вәлиәхмәтнең хатыны Зөләйха мәктәпкә барырга әзерләнгән кызлары Зөбәрҗәт, Розалия һәм Рәмзия тирәсендә кайнаша. Маһруй карчык карават читендә, ире Хуҗиның аяк очында утыра һәм аның белән гомер кичергән елларын бер-бер артлы күңеленнән уздыра. Моннан берничә ел элек ул үзе дә бик каты авырып урын өстендә ятты. Ләкин үзен бик начар хис иткәндә дә үлемнән курыкмады ул, бары тик Хуҗиның япа-ялгыз торып калачагын уйлап борчылды. Алар бит йортҗирләрен бергәләп үзләре эшләделәр. Җәйге челлә көннәр булсын, кышкы салкыннар булсын, алар- ның кулларыннан беркайчан да эш төшмәде. Шулай да башта әллә ни мантып китә алмадылар: әле янгын чыкты, әле сугыш. Еллар тынычлана төшкәч кенә бераз аякка бастылар. Әмма нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, балаларына әйбәт тәрбия бирергә, аларны кеше итәргә тырыштылар. Улларыннан башка әле тагын Кәшифә, Рәисә, Зәйнәп исемле кызлары бала-чага үстереп, җир җимертеп яшәп яталар. Әйе, тормыш үз агымы белән ага бирә. Монда искитәрлек бернәрсә дә юк. Аның Хуҗиәхмәте һәр вакыт шулай дия торган иде. Соңгы сулышына кадәр тормышка, җиргә гашыйк әнә шул кеше хәзер күзләрен йомып, мәңгегә тынып калган. Бу минутта Маһруй карчык бик күп нәрсәне хәтереннән үткәрде. Акрынлап аның уйлары туып-үскән авылына барып тоташты. Матур, бик матур иде аларның авылы. Чирмешән елгасы буена урнашкан иде. Хуҗи ул вакытта яшь, сәламәт, көчле иде. Беренче өйләрен җиткергәндә аның оста кулларында ут уйнады, күлмәге аша кайнар тир бәреп чыкты. Маһруй аңа әледән-әле салкын су китереп бирде, ә ул, ап-ак тешләрен күрсәтеп, һаман елмаюында булды. Маһруй үзе дә тирә-якта менә дигән бер кыз иде. Хуҗи аны ♦ төнлә урлап алып кайтты. Алар артыннан кызның бирнәләре, _ кияүгә һәм аның туганнарына дигән бүләкләр төялгән олаулар кил- 5 мәде. Ә бит Маһруйга дип бөтен өй эче белән ничә еллар буе әзерлән- Е гән бирнәләрнең чуты-чамасы юк иде. Ләкин ата-анасы, туганнары алдан ярәшмичә кияү йортына аяк баскан кызга бернәрсә дә бирер- = гә теләмәделәр. Кияү белән кызны берничә ел хәтта кунакка да 7 чакырмадылар. Ә шулай да соңыннан җайланды. Алар тату һәм < матур гомер иттеләр... Йортка ямь-нур өстәп беренче кызлары = Кәшифә дөньяга килде. Күп тә үтмәде, Хуҗины хәрби хезмәткә Е чакырдылар. Ул Петербургның үзендә, лейб-гвардия полкында хезмәт 5 итте, кемнәрдәндер патшаны саклады. Ул чагында әле Хуҗи күп < нәрсәне аңлап җитә алмый иде. Ә инде дөнья хәлләренә бераз төшенә башлагач, кулындагы мылтыгын үзе саклаган шул ук патшага кар- ф шы борды... Карт ананың уйларын бүлдермәскә тырышкандай, Нуриәхмәтнең “ өлкән улы Дамир аяк очларына гына басып, карават янына килде J2 һәм әбисенә сыенды. Йортлары янганнан соң Хуҗи белән Казанга, -> төзелешкә килгәндә аларның уллары Нуриәхмәт үзе дә нәкъ менә я Дамир шикелле ябык кына бер малай иде. Аннан соң инде утыз и елдан артык вакыт узып киткән. һай, бу гомерләр, һай, бу онытылмас хатирәләр... IV Ул чагында әле Хуҗи Җамалиев җир сөрә, икмәк үстерә иде. Беренче бөтен дөнья һәм гражданнар сугышы елларында җимереклеккә, ачлыкка, бөлгенлеккә дучар ителгән Россия чиксез зур авырлыклар кичерде, илдә кытлык һәм ялангачлык хөкем сөрде. Ләкин алда безне беренче бишьеллыклар, һәркемне бөек хезмәткә рухландырачак дәртле чакырулар көтә иде. Озак та үтмәде, дискуссияләр һәм бәхәсләр кызган кечкенә бүлмәләрдә зур-зур металлургия комбинатларының, куәтле электр станцияләре һәм химия заводларының беренче проектлары төзелде. Гражданнар сугышы фронтларында үзе шикелле үк меңнәрчә гади кешеләр тарафыннан яулап алынган яңа заманның көчле сулышы Хуҗи Җамалиевны да, ата-бабасы нигезеннән аерып, шәһәргә, ул чор өчен зур гигантларның берсе булган төзелеш кочагына суырып алды. Гомер буена игенчеләр булып саналган Җамалиевлар нәселенең Хуҗи һәм аның балалары аша эшчеләр династиясенә күчүе әнә шулай башланды. ...Март аеның буранлы бер төнендә, бөтен авылны иңеннән-иңенә яктыртып, аларның йортлары дөрләп янды. Коллективлашудан соң ике ел узган иде инде. Югыйсә, бөтен нәрсә инде үз урынына урнашкан һәм тыныч кебек иде. Ләкин кайбер каралты-йортларга ут төртү очраклары һаман булгалап торды... Хәләл көч белән тупланган барлы-юклы мал-мөлкәт урынында кап-кара корымлы кызган мич кенә утырып калды. Хуҗи, биш баласын һәм хатынын ияртеп, ят почмакларда каңгырап йөрергә мәҗбүр булды. Алай да, ярый әле, туганнары, дус-ишләре ташламадылар. Ничектер бервакыт Хуҗига авылга килгән ниндидер вәкилне район үзәгенә илтергә туры килде. Менә шунда, ашханә каршында атлар бәйләп куя торган баганага ябыштырылган кызгылт кәгазь кисәгенә язылган белдерү аның язмышын хәл итте. — Бүген үк Казанга китү хәстәрен күрик, анда төзелештә эшләү өчен кешеләр кирәк икән,— диде ул районнан кайткач хатынына.— Тормышыбызны алга таба ничек итеп кору хакында картлар белән киңәшләштем. Кәшифәне үзем белән алам. Ә син Зәйнәп, Нуриәхмәт, Вәлиәхмәт һәм Рәисә белән хәзергә түзеп тор. Әйбәт кенә барып урнашсам, барыгызны да кайтып алырмын. Аякларына чабата кигән, иңнәренә биштәр аскан беренче Җама- лиевлар шәһәргә, төзелешкә әнә шулай кузгалдылар. Казмашстрой, СК-4, кинопленка фабрикасы — утызынчы елларда Татарстанда барган иң эре yrfap төзелешләр... Аларның берсендә дә эшче куллар җитми, төзү материаллары җитми... Ә билгеләнгән сроклар чиктән тыш ашыгыч. «Кинопленка фабрикасына ташчылар, арматурчылар, балта осталары, җир казучылар... таләп ителә». Шундый эчтәлектәге белдерүләр, чакырулар барлык газета битләрен, реклама витриналарын чуарлый. ...Маһруй үзенең кызлары Кәшифә һәм Зәйнәп белән төрле эшләрдә эшләде: кәрзингә тутырып ком, кирпеч ташыды, ат арбасына беркетелгән мичкәләр белән ерак Иделдән су китерде. Хуҗи үзе балта эшендә булды. Нуриәхмәт, Рәисә белән Вәлиәхмәт исә якында гына, эшчеләр яши торган бараклар тирәсендә чыр-чу килеп йөрделәр. Бик-бик кысан булсалар да, әйбәт, җылы иде ул бараклар. Сәкеләр өчәр кат итеп төзелгән шул баракларда гаиләләр бер-берләреннән кәгазь, картон яисә фанер такталардан торган стеналар аша аерылалар. Әмма балаларның чыр-чуы бер-берсеннән барыбер аерылмый, уртак кала: аларның тавышыннан картон стеналар дер селкенә. Әмма күрше белән күрше арасындагы татулыкка, дуслыкка бу һич комачауламый. — Менә коноплянка төзиләр, шөкер, тиздән кибетләргә дә май чыгачак,— дип пышылдады шулай бервакыт Маһруй иренә. — Нинди май? — дип сорап куйды Хуҗи, хатынының сүзен аңлап җиткермичә. — Киндер мае,— дип җавап кайтарды аңа күрше хатыны Мәрфуга картон стена артыннан.— Майга тәмам тилмердек бит, югыйсә. Бәрәңге кыздырырлык та май табып булмый... Хуҗи көлеп җибәрде һәм Мәрфуганың ире Хәмзәне үзләренең ягына дәшеп алды. — Эх, сез чүбек башлар! Коноплянка түгел, кинопленка төзиләр. Менә кино әйләндерәләр бит... кешеләр стена буйлап йөгереп йөриләр. Әйдә, Хәмзә, клубка алып барыйк әле үзләрен. Дөньяның нинди зур икәнлеген күрсеннәр әле бер. Ул вакытта Маһруй кино карарга курка иде әле. һәм, гомумән, шәһәр үзе дә, аның зур йортлары да куркыта иде аны. Урамга чыксаң адашуың бар. Йортларның күбесе таштан салынган, аларның исәбе-хисабы юк. Кешеләр исә шундый күп, урмандагы кырмыскалар диярсең. Ә Хуҗига аңа нәрсә? Гражданнар сугышы елларында ул бөтен илне аркылыга-буйга иңләгән, һәммәсен күргән, һәммәсенә күнеккән. Соңыннан, ликбезга йөреп, укыргаязарга өйрәнде, эшендә дә гел беренчелекне алып килде... Маһруйның уйларын Нуриәхмәтнең сүзләре бүлде: Шулай итеп, әти дә үлеп китте,— диде ул, үз-үзенә сөйләнгәндәй.— Нишлисең бит, табигать үзенекен итә... Менә ордер да кесәдә, ләкин әти яңа квартирабызның адресын гына белеп калды, ә үзен күрә алмады.— Аннан соң ул янындагыларга мөрәҗәгать итеп, өстәп куйды:—Чирмешәнгә кайтып килергә кирәк булыр. Моннан өч-дүрт ел элек үк инде, үлә-нитә калсам, каберемә ата-анам кабереннән бер уч туфрак алып килеп салырсыз, дип васыять әйткән иде. — Аның кабер өстенә бер уч туфрак кайтарып салудан ни фай да? — дип сүзгә кушылды Нуриәхмәтнең олы улы Дамир. Әтисе аңа гаҗәпләнүле караш ташлады: ♦ — Менә сиңа мә! Без үзебезнең кайсы җирлектән һәм кем булуы- g бызны һәр вакыт исебездә тотарга тиешбез. Сораган икән, кирәк 5 булганга сораган. Аңа гына түгел, ул туфрак бәлки синең белән F миңа да кирәктер әле... < Хуҗины татарның борынгы гореф-гадәтләренә туры китереп, = хөрмәтләп җирләделәр. Ыгы-зыгылы тормышны дәвам итү Нуриәхмәт белән Вәлиәхмәткә һәм аларның балаларына калды. V 1 Яз килде, якты, җылы яз... . Хәзер тышка чыгарга иде дә саф һавада бераз йөреп керергә иде. Ләкин соңгы көннәрдә аны грипп бимазалый. Ә бит бүген ул завод- ® ка барырга, әйе, һичшиксез барырга тиеш иде. Башкалар өчен s гадәти булган бүгенге көн Зөләйха өчен һич тә гадәти түгел. Аның заводта эшли башлавына бүген нәкъ чирек гасыр тулды. Бер кара- а ганда әллә ни зур ара да түгел шикелле, әмма аерым бер кеше өчен о чирек гасыр вакытның әһәмияте әйтеп бетергесез. Ни әйтсәң дә, аның < иң кызыклы, шау-шулы еллары шул чорга туры килә, узган вакыт “ исә хәзер истәлекләр булып кына яңара. Зөләйха тәрәзә янына килеп басты. Ләкин ул балалар чыр-чу килеп йөргән урамга караудан бигрәк, үз тойгыларына кереп чумды, үзенең йөрәк тибешен тыңлады. Өй эче тып-тын. Вәлиәхмәт эштә. Кызлары мәктәпкә китте. Бу тынлык аңа ничектер сәеррәк булып тоелды. Аның каравы, өйдә бер ялгызың калып, уйлар канатында җилпенеп, күптән үткән көннәргә кире кайту Зөләйхага үзе бер рәхәтлек бирә иде... Мең тугыз йөз кырык өченче елны ул — өстенә итәкләре чачакланган озын җиңле соры пальто, аякларына солдат итекләре кигән япь-яшь кыз — химзаводка эш эзләп килде. Әле дә хәтерендә: ул көнне урамда җепшек кар катнаш язгы яңгыр ява иде. Кечкенә гәүдәле Зөләйха, пальто итәкләреннән аккан суда аякларын чапылдатып, кадрлар бүлегенә килүчеләр рәтендә, ничек кенә булса да зуррак күренергә һәм елмаерга тырышып, шактый вакыт басып торды. Чираты килеп җиткәч, өстенә гимнастерка кигән сыңар куллы бер кеше, Зөләйхага күтәрелеп карап та тормастан, аны ниндидер бер хатын карамагына тапшырды. Күп иде алар заводта Зөләйха кебек яшүсмерләр. Аның Вәлиәхмәте, Нуриәхмәтнең хатыны Әкълимә, сеңелләре Рәисә... Эш стажлары сугыш елларында башланганнар бер гаилә эчендә генә дә дүрт кеше. Ә йөзләрчә башка гаиләдәгеләрне саный китсәң, чуты-хиса- бына тиз генә чыгармын димә... Хәтергә кереп калган шул истәлекле көннән бирле аларның күбесенең кулларыннан эш төшми. Кинопленка фабрикалары сугышка кадәр Переяславль-Залески- дагы Шосток шәһәрендә булган. Сугыш вакытында бөтен илгә бердәнбер пленка фабрикасы — Казан фабрикасы гына кала. Ә хәрби промышленность өчен пленка чиксезчамасыз күп кирәк. Моны һәркем бөтен йөрәге белән тоя. Фабрикадагылар тәүлегенә уникешәр сәгать эшлиләр, якшәмбе һәм бәйрәм көннәре бөтенләй истән чыга — сугыш шуны таләп итә. Эштән соң алар сугышчылар өчен бүрекләр, бияләйләр тегәләр, госпитальдә концертлар куялар, яралыларның өйләренә хатлар язалар: «Хатымның беренче юлларында үземнең исән-сау икәнлегемне белдерәм...» дип башланып китә гадәттә ул хатлар... Ил күгенә салют утларын сирпеп, җиңү көне килә. Европаны кичкән сугышчылар күкрәкләрендә орден һәм медальләр балкытып туган якларына әйләнеп кайталар. Кешеләрне авыр кайгы үзара берләштергән кебек үк, зур шатлык та аларны бер-берләренә якынайта. Зөләйха да моңарчы бер үк урамда, хәтта күрше баракта ук яшәгән Вәлиәхмәтне шушы язгы көннәрнең берсендә тәүге тапкыр күргәндәй була. Ул төнне алар урамнар буйлап бик озак йөриләр. Яныннан атлап барган Вәлиәхмәттән Зөләйха шаян гына елмаеп сорап куя: — Нәрсә, моңарчы мине бер мәртәбә дә күргәнең булмадымы әллә? — Булды... Ләкин ничектер бүгенге сыман түгел. Бөтенләй башкачарак,— дип җавап кайтара аңа Вәлиәхмәт.— Беләсеңме, әйдә, ешрак очрашыйк. Заводка да бергә-бергә барырбыз, мин сине эшкә барышлый ала керермен... Аннан соң инде чирек гасыр гомер үтте. Зөләйха инде күптән Җамалиевлар фамилиясен йөртә. Аларның өч кызлары буйга җитеп килә. Шушы егерме биш ел буена алар Вәлиәхмәт белән һаман бер үк заводта, бер үк цехта эшлиләр. Зөләйха көзге каршына килеп басты. Шул чак ишек артында аяк тавышлары ишетелде. Бүлмәгә Антонина Волочкова, Рая Исмәгый- лова һәм Люба Дарышева килеп керделәр. Кулларындагы чәчәк бәйләмнәрен алар ашыга-ашыга Зөләйхага суздылар. — Кая әле, бер үбим әле үзеңне,— диде Антонина Волочкова, иңнәреннән аны үзенә таба тартып.— Синең бәйрәмең безнең дә бәйрәмебез бит. Ни әйтсәң дә, егерме биш ел буе бергә эшләдек. Ачысын да, төчесен дә уртак татырга туры килде. Ул арада ак ашъяулык җәйгән өстәл өстенә бер шешә җиңелчә шәраб менеп утырды. Көлешә-көлешә аны авыз иткәч, хатыннарның битләре алсуланып, телләре чишелеп китте: — Исегездә микән,— дип сүз башлады калын тавышлы Рая,— сугыш елларында завод территориясендә, цехлар аралыгында бәрәңге түтәлләре бар иде. Сменабыз беткәч, җыйнаулашып шунда казына торган идек. — Әйе, ул чакта халыкны шул бәрәңге коткарып калды, дускайларым, бәрәңге,— диде Зөләйха. Хатыннар, бичара хатын-кызлар! Нинди генә кыенлыклар кичермәделәр, нинди генә эшләрдә эшләмәделәр алар сугыш дәверендә?! Алар яу кырындагы ирләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм апаларын, исәннәрне һәм һәлак булганнарны алыштырдылар. Әле балигъ булырга да өлгермәгән япяшь кызлар, олы яшьтәге апалары белән беррәттән, тыныч чорда ирләр генә башкара торган авыр эшләрне башкардылар. Менә шуңа күрә дә бүген Зөләйхаларның һәм Гаяларның ул елларны тагын бер тапкыр искә төшереп, хатын-кызлар исәнлегенә тост күтәрүләре һич тә гаҗәп түгел иде. Кунакларны озаткач, Зөләйха кинәт тынып, моңсуланып калды. Кызлары мәктәптән кайтып кергәндә, ул кечкенә тазга җылы су салып кер юарга тотынган иде. — Инде ачыгып беткәнсездер,— диде ул кызларына, юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә.— Кайтуыгызга токмач пешергән идем, суына төшкәндер инде, хәзер җылытып бирәм. — Син авырыйсың бит, әни, ятып торырга кирәк иде,— дип аңа каршы төштеләр кызлары.— Ял ит, ашарга үзебез әзерләрбез. Балаларының кайгыртуын тойган бәхетле ананың бите буйлап әллә тир бөртекләре, әллә күз яшьләре тәгәрәде. VI Мең тугыз йөз кырык беренче елның җәе матур килде. Казандылар татар халкының милли бәйрәмен — сабан туйны бәйрәм итәргә җыенып йөргән көннәр иде. Көтмәгәндә Ватан күген кара болыт каплады. Тимер юл платформаларында илебезнең көнбатыш якларыннан эвакуацияләнгән предприятиеләрнең җиһазларын бушатуга әзерлек эшләре башланды. Сугышның беренче көннәрендә завод хроникасына менә мондый юллар язылды: «Бишенче көн... Партбюро өстәле өстендә фронтка җибәрүне сорап язылган дүрт йөз гариза ята. Завод коммунистларының дүрттән бер өлеше үзләре теләп сугышка китте... Сугышның егерменче көне... Ике йөз дә бер кеше фронтта. Алтмышынчы көн... Җиде йөз кеше... һәлак булучылар турында беренче хәбәрләр...» Шулай итеп, утызынчы еллардагы «Вакыт, алга!» чакыруы кырыгынчы еллар башында «Бөтенесе дә фронт өчен!» дигән сугышчан чакыру белән алышынды. Завод һәр көн саен үзенең дистәләрчә кадровый эшчеләрен сугышка озата торды. Аларга алмашка хатыннар, яшүсмер малайлар һәм кызлар килде. Фронтка китүчеләрне алыштыручылар арасында Казан кинопленка заводын үз куллары белән төзегән Җамалиевлар гаиләсенең икенче буын вәкилләре — әле мыек эзләре дә беленмәгән Вәлиәхмәт, аның сеңелесе Рәисә һәм бертуган Җамалиевларның булачак хатыннары Әкълимә белән Зөләйха да бар иде. Менә ул вакытта заводта чыгып килгән күп тиражлы газетаның аерым битләре. Еллар үтү белән алар инде саргая төшкәннәр, рәсемнәре тоныкланган. Әмма коры һәм ашык-пошык язылган сүзләрдән заман сулышы бөркелә. Ул язмаларда заводның тарихы, Җамалиевлар гаиләсенең биографиясе шактый тулы чагыла: «1942 елда төзелгән массовый матбугат цехы беренче елларда аена алты йөз мең. ә аннан соң бер миллионга якын погонный метр «хәрби продукция» бирде. Бөек Ватан сугышы фронтларында төшерелгән «Сугышчан җыентыклар» аның производствосында эшләнде. Хроникаль материаллар нигезендә иҗат ителгән «Немец гаскәрләрен Мәскәү янында тар-мар итү» һәм «Царицын оборонасы» дигән тулы метражлы фильмнар да Куйбышев исемендәге Казан фабрикасында ишәйтел- шул чак: — Боларны безнең цехта төшергәннәр иде. Икмәктер менә безнең цехта,— дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды. Экранда кечкенә генә булса да үз хезмәтенең җимешен күрү аны чиксез куандыра иде. Ни генә әйтмә, бу фильмнарны бөтен ил буенча миллионнарча кешеләр караган һәм карый бит! Еракта калган коточкыч авыр еллар... Кешеләрдән бөтен көчләренә җигелеп эшләүне таләп иткән дәһшәтле сугыш еллары... Беренче карашка кечкенә һәм көчсез булып күренгән әнә шул кешеләр ил өчен, халыкның киләчәк бәхете өчен бөтен авырлыкларны җиңеп чыктылар. Алар күбәү иде, йөзләрчә, меңнәрчә, миллионнарча иде ләр алар... деләр». Сугыштан соң, көннәрнең берендә, Вәлиәхмәт белән Зөләйха ниндидер бер клубка килеп керделәр. Анда сугыш елларында төшерелгән кинофильмнардан өзекләр күрсәтәләр иде. Вәлиәхмәт VII Бертуган Җамалиевлар үзләре күчәсе яңа йортны карарга, мөгаен, тугыз-ун тапкыр барганнардыр. Бу йорт бер ягы белән буп-буш киңлеккә, икенче ягы белән Киров һәм Ленин районнары арасында соңгы ике-өч ел эчендә калыккан берничәшәр катлы биналарга карый. Кайчандыр тирә-якта еракка җәелеп яткан сазлыкның хәзер монда эзе дә калмаган. Кая карама — төзелеш материаллары һәм өем-өем сап-сары ком. Йорт тирәләренә нәзек кәүсәле яшь агачлар утыртылган. Нуриәхмәт шул агачлардан ерак булмаган бер түмгәк өстенә утырган да тирән уйга чумган. Аның уйлары бүгенге белән генә чикләнми, туар көннәргә барып тоташа. Әтисенең: «Кешене эш түгел, ялкаулык тупасландыра»,— дигән сүзләре аның хәтеренә бик нык уелып калган. Әгәр җаның ялкаулыкны сөйми икән, тормышта үз эшеңә карата мәхәббәттән дә көчлерәк нәрсә юк. Менә шуңа күрә дә ул үзенең көннәрен кайнап торган шау-шулы хезмәт эчендә үткәрергә ярата. Заводның пленкалар юа торган иске корпусы моңа кадәр аена җитмеш тонна продукция биреп килә иде. Хәзер исә план буенча бу санны йөз ун тоннага җиткерергә кирәк. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитеп бетми. Шуны истә тотып, ашыгыч рәвештә киптерү һәм кисү агрегатлары төзү проектлаштырылды. Моннан тыш бик күп электр җиһазлары һәм кабель таләп ителә. — Энекәш үзенең энерго-мастерскоеннан бераз өлеш чыгармый калмас калуын,— дип сөйләнде Нуриәхмәт үз-үзенә,— ләкин бу бик аз. Электрикларга хәзер үк эш бирергә, монтажлау эшләрен башкарырга кирәк, ә материал юк, аны каян табарга. Дөрес, болар барысы да гадәти нәрсәләр. Элекке шикелле үк материалы да, башка кирәк-яраклары да акрынлап-акрынлап табылыр, әмма болай дип кенә үзеңне юатудан ни файда... Тормыш үз- үзеңне даими чыбыркылап торуны көннән-көн ныграк таләп итә. Шушындый ыгы-зыгылар эчендә яңа квартирага күчү көненең килеп җиткәне сизелми дә калды. Өйдәгеләр моңа инде күптән әзерләнгәннәр иде. Тиз арада машинага өстәл-шкафлар, пианино- буфетлар, чемодантөенчекләр чыгарып төялде. — Шатлыктан абынып егылмасам гына ярый инде,— диде кулына телевизор күтәргән Вәлиәхмәт, шаяртып. Машина кузгалып киткәндә барысы да моңарчы үзләре гомер кичергән таныш урыннарга тагын бер тапкыр күз йөртеп алдылар. Ул көнне Маһруй карчык, «ГАЗ-69» машинасы янында басып торган хәлдә, яңа квартираларга күченүчеләрнең йөгерә-очына әйбер ташуларын, үзара шау-гөр килеп гәпләшүләрен бик озак күзәтеп торды. «Заманалар ничек тиз үзгәрә,— дип уйланды ул эченнән.— Әле кайчан гына бу җирләрдә тоташ сазлык-баткаклык иде бит».— Аннан соң ул моннан күп еллар элек авылда йортлары янган март төнен исенә төшерде, колхоз активистлары рәтендә йөргән Хуҗины янә бер тапкыр күз алдына китерде, һай, бу гомер дигәнең агым сулар белән бер икән. Йорт тирәсендә машиналар сирәгәя башлады. Көзгеләр, шкаф һәм пианинолар, аш-су өстәлләре бүлмәләргә урнаштырылып бетте. Идәннәр буйлап шап-шоп басып йөргән аяк тавышлары, җыр авазлары ачык тәрәзәләрдән аермачык булып ишетелде. Көндезге шау-шуларны басып, ай яктысы балкып торган тыныч төн килде. Вәлиәхмәт дүртенче каттан өченче катка Нуриәхмәт янына төште. Шушындый шатлыклы көнне аның абыйсы белән иркенләп бер сөйләшепгәпләшеп утырасы килә иде. — Әкълимә, Әкълимә,— дип урыннан сикереп торды Нуриәхмәт, аны күрүгә,— әйдә, сыйларыңны әзерли башла... Азрак күңел күтәреп алыйк... Шунысы кызганыч, бу көнне әти генә күрә алмады... Алар өстәл янына утырырга да өлгермәделәр, кемдер ишек шакыды. Нуриәхмәт бүлмәгә үзенең булачак күршесен ияртеп керде. — Әйдәгез, түрдән узыгыз, табынга рәхим итегез,— диде хуҗа, а аны ихлас күңелдән кыстап.— Бик вакытлы килеп кердегез әле, =. мактап йөрисез икән. = — Борчып йөрүем өчен гафу итегез, мин бер генә минутка,— < дип сүз башлады күршесе.— Стенага кием элгечләр какмакчы идем. = Әгәр рөхсәт итсәгез... * Нуриәхмәт аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Соңыннан иркенләп, күпме теләсәң шулай шакылдарсың, g анысы вак мәсьәлә... Ә хәзер, әйдә, булган сый-хөрмәттән авыз ит = әле, күрше. S Кунак артык кыстатып торуны кирәк санамады. Аш алдыннан 5 бер рюмка шәраб эчеп куйганнан соң аның сүзгә болай да юмарт " теле элеккедән дә ныграк чишелә төште: ♦ — Заводта сезнең фамилиягез бик күптән билгеле. Шушы гаилә- “ дән генә дә бит бездә дүрт кеше эшли. Ә инде башка туганнарыгызны - саный китсәң... Мин моны шуңа әйтәм, Нуриәхмәт Хуҗиевич, сезнең ч кебек эшчән кешеләр белән күрше булу үзе зур бәхет ул... 2 Узган гомер, бүгенге көн һәм киләчәк турында куерып киткән о әңгәмә төи урталарына чаклы дәвам итте... < VIII Нуриәхмәт бик озак йоклый алмыйча ятты. Чиксез ерак та һәм бик якын да булып тоелган истәлекле көннәр аның күз алдыннан бер-бер артлы тезелеп үттеләр. ...Каршыда тәбәнәк, сирәк куаклар. Аларның төбендә куе сазлыктан саркып чыккан су җемелди. Шул сазламыктан тагын әле ике йөз метр араны шуышып үтәсе бар. Ә үтелгән кадәресе күпме? Шуны белү өчен Нуриәхмәтнең артка борылып карыйсы килде. Ләкин ярамый. Дошманның сизеп алуы бар. Яшел капчык эчендәге пакетны һәм ракета аткычны ничек кенә булса да иптәшләре ныгып калган биеклеккә алып менеп җиткерергә кирәк. Алар анда приказ һәм сигнал бирү өчен ракеталар көтәләр. Ап-аяз көндә, баш өстендә пулялар корт урынына мыжлап торганда ике йөз метр араны шуышып үтү җиңел түгел. Монда сине коткарса бары тик җиргә сыену гына коткара ала. Менә йөз генә метр калды. Әмма аның һәр метрында сине мәрхәмәтсез үлем сагалый. Тик ничек кенә булмасын, үрмәләргә, шуышырга, биеклектәге иптәшләре янына менеп җитәргә! Һич нәрсәгә карамастан үтәлергә тиешле приказ шуны сорый, шуны таләп итә. Ул, барлык көчен җыеп, гәүдәсен сазлыктан суырып алды һәм тагын берничә метр араны түше белән шуышып узды. Әче сызгырып, аның борын төбеннән генә бер-бер артлы пулялар чыелдап үтте. Башын ул яңадан юеш түмгәк артына яшерергә мәҗбүр булды. Шушы минутта ул сугышка алынган беренче көннәрен күз алдына китерде. Фронтка китәргә ничек ашкынганнар иде алар ул чагында! Тәүлекләр буена уздырылган тактик өйрәнүләр, хәрби занятиеләр, беркайчан да онытылмаслык булып, аның хәтеренә бик тирән уелганнар. Ашау-эчү яклары начар булганлыктан, алар беренче атналарда ук ябыгып, хәлсезләнеп калдылар. Ә аннан соң Ленинград фронты... Сазлыкларга бил тиңентен күмелеп оборонада ятулар... Тукта, болай да кыен чакта үткәндәге газаплар искә төшеп нишләп җанны борчый соң әле? Ул, гәүдәсен басып торган авырлыкны җиңеп, тагын бер тапкыр зур гына сикереш ясады. Биеклеккә егерме метрлар чамасы калгач, аның каршысында яртылаш җимерелгән танк пәйда булды. Нуриәхмәт шунда әйтерсең лә үзен үлемнән саклап калачак бердәнбер көч шушы танк икәнлеген тойды: тәненә ниндидер җиңеллек йөгерде, арыган күз керфекләре ирексез- дән йомыла башладылар. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде. Бу минутта кечкенә генә саксыз хәрәкәтең өчен дә тормышың белән түләвең бик ихтимал иде. Шулай да, ничек кенә булмасын, Нуриәхмәтнең күңеленә өмете кунаклады. Ни әйтсәң дә, юлның иң озын, иң авыр өлеше узылган иде инде. Ә миналар һаман да якынга гына төшеп ярылалар. Күрәсең, дошман нәрсәдер сизенә. Нуриәхмәт, танк астыннан чыгып, соңгы метрларны үтү өчен, бөтен көченә алга ыргылды. Үлем боҗрасын өзеп, үзебезнекеләр янына килеп җитте. Ләкин биредәгеләрнең берсенә дә приказ да, ракета аткыч та кирәк түгел иде инде. Нуриәхмәт әлеге биеклеккә менеп җиткәндә, безнекеләрнең берсе дә исән түгел иде. ...Псков янындагы сазлыкларны түш белән сөзеп үткән ике йөз метр ара... Кенигсбергны штурмлау алдыннан җәяү узылган егерме биш километрлы авыр поход юлы... Байтак вакыт узгач, көннәрнең берендә аны ашыгыч рәвештә полк штабына чакырттылар. Автоматын ут ачарга әзер тоткан хәлдә, юлсыз-нисез утыз чакрымга якын җир узганда, аны һаман бер үк сорау борчыды: — Нәрсә өчен чакырттылар икән? Әллә берәр гаеп-мазар эшләп ташладыммы, югыйсә? Алай дисәң... Юл буена ниндидер бәла турында уйлап, баш ватып килгән солдатка һич көтелмәгән бәхет елмайды... Моннан бер ел чамасы элек аларның зениткасы туры наводка белән атып, немецларның берничә танкысын сафтан чыгарган иде. Атышлар тынганнан соң, сүз иярә сүз чыгып, полк командиры подполковник Пугачевка ул үзенең Казаннан икәнлеген әйткән иде шикелле. Бу сөйләшүне һәм аның исем-фамилиясен подполковник ничек хәтерендә саклый алды икән соң? Менә хәзер ул үзенең туган ягы Мамадышка ялга кайтачак һәм бер айга Җамалиевны да үзе белән бергә алачак икән. ...Окоп тормышын бик-бик иртә татыды Нуриәхмәт. Мең тугыз йөз кырык икенче ел иде. Заводның төп эшчеләре — хатын-кызлар һәм яшүсмерләр. Мастерларның, тәҗрибәле эшчеләрнең барысы да диярлек кулларына корал алып, изге яу кырына киткән. Эшкә күнегеп-өйрәнеп киләм дигәндә генә Нуриәхмәтне дә хәрби комиссариатка чакырдылар. Чакыру кәгазен аңа табельче булып эшләүче яшь кенә бер кыз китереп бирде: — Менә сиңа да чират килеп җиткән,— диде ул һәм кинәт моңсуланып калган күзләрен аска ия төште: — Сау бул... Бәлки бүтән очрашырга да насыйп булмас... Менә хәзер, сугыш беткән көннәрдә, туган-үскән җирләренә ялга кайтып барганда. Нуриәхмәт яңадан шул кызны күз алдына китереп бастырды. Ябык йөзле, чем-кара күзле ул кыз бала аның каршында елмаеп тора башлады. Теге вакытта ул аны, сеңелеседәй якын күреп, сак кына үбеп тә алган иде шикелле. Яртылаш җимерелгән, таланган киң Россия юллары буйлап кайтып барганда нишләп шулай кинәт кенә Нуриәхмәтнең хәтеренә килеп төште соң әле ул? Сугышта йөргәндә ул кыз турында беркайчан да уйлаганы булмады түгелме соң аның? Ә менә хәзер, гомеренең әле яңа башлануын, тормышының бөтен матурлыгы әле алда икәнлеген тойган ләззәтле минутларда бу яшь егетнең хисләренә Әкълимә дә кереп уралды. ...Бер елдан соң инде Нуриәхмәт армиядән бөтенләйгә кайтты. ♦ Погоннарсыз, озын итәкле соры шинелен киеп, Казан урамнары буйлап атлаганда, сугыштан соңгы тормышның кешеләр иңенә төшкән авырлыгын бөтен йөрәге белән тойды ул. Әйе, тормыш фронтта гына түгел, монда да зур көч, чыдамлык һәм батырлык таләп итә икән. Озак уйлап, озын сөйләшеп тора торган чак түгел иде. Армия хезмәтеннән кайтуына бер атна тулар-тулмас Нуриәхмәт үзе элек эшләгән заводка юл тотты. Кулларының эшкә сусавын, үзенең монда кирәклеген хәзер ул тагын да ачыграк аңлады. Заводтагы иске танышларының күбесе сугыштан кайтмаганнар. Аның карашы адым саен диярлек яңа кешеләр белән очраша. Ул әле аларның исемнәрен дә, биредә кайчан эшли башлауларын да белми. Ә шулай да. ара- тирә генә булса да, элек бергә эшләгән кайбер танышлары да күзгә чалынып киткәли. Аларны күрүгә, Нуриәхмәтнең эченә шатлык тула, йөзе яктырып китә. Үзенең беренче бригадиры Михаил Зеле- нихинны очраткач та нәкъ әнә шулай булды. Аның исән-сау икәнлеген күргәч, Нуриәхмәт, үз-үзен белешмәс- тән, якын кешесенең кочагына ташланды. Шунда ул моннан берничә ел элек бригадирның стенага бармаклары белән төртеп: «Менә монда тишекләр тиш»,— дип, уз юлына китеп баруын исенә төшерде. Моны Зеленихин үзе дә онытмаган иде булса кирәк, сүзне шун- нанрак башлады: — Эшкә беренче тапкыр килгән көнең исеңдәме? — Ничек инде истә булмасын ди?! Менә хәзер дә куркыбрак торам әле. Ток бәреп куймагае. Ничектер, куллар элеккеге эштән бизгәндер сыман. — Башың һәм акылың бизмәсен. Үз-үзеңә һәр вакыт ышанырга кирәк. Үзеңә ышансаң, кул беркайчан да эштән бизми ул... Нуриәхмәт шул ук көнне Әкълимә белән очрашты. Ул хәзер эшкәртү цехында бригадир булып эшли икән. Мастерлар хәзерли торган ниндидер курсларны тәмамлаган. Моннан бер ел элек поездда кайтканда күз алдына китергән Әкълимәгә Нуриәхмәт сөзеп-текәлеп карады. Шул ук шомырттай кара күзләр, шул ук эчкерсез, якты караш... — Мине армиягә озаткан чакта моңаеп калганың хәтереңдәме, Әкълимә? — диде Нуриәхмәт, сүзне нәрсәдән башларга белмичә торганнан соң. — Хәтеремдә булса, нәрсә дияр идең? — Ә шуннан соң минем турыда уйладыңмы? — Кош теледәй бер хат та язып салырга башына да китермәгән кеше турында уйладың ни дә, уйламадың ни... — Эх, әгәр дә мин... белгән булсам. — Нәрсәне белгән булсаң? — Синең менә шушындый икәнлегеңне. Кыз шаяру катыш сорап куйды: — Күкрәгең тулы медальләр тагып кайткансың дип ишеттем. — Бар инде шунда азрак. Ә тагын, беләсеңме, Әкълимә... Ә тагын синең артыңнан чабар өчен аякларымны, сине кочар өчен кулларымны исән-сау алып кайттым мин. Солдат өчен шуннан да зуррак нинди бәхет бар тагын... Әкълимә матур тавышы белән тирә-якны яңгыратып көлде дә йөгереп китеп барды. ДИАС ВӘЛИЕВ ф ҖАМАЛИЕВЛАР ДИНАСТИЯСЕ Озак та үтмәде, Җамалиевлар гаиләсендә берсе артыннан берсе диярлек өч туй булды. Нуриәхмәт һәм Вәлиәхмәт эшкәртү цехының бер үк участогында эшләүче Әкълимә белән Зөләйханы алып кайттылар. Алар артыннан сеңелләре Рәисә тормышка чыкты. Сугыш чорында җир-ана бик күп улларын һәм кызларын югалтты. Аңа иртәнге зәңгәр томаннарга карап сокланучы, агачларга кунган кошларның өздереп-өздереп сайрауларын тыңлаучы, күпереп торган буразналар сызучы кешеләрнең сафын тулыландырырга, ишәйтергә кирәк иде. Исәннәрнең йөрәк тибешендә җир авазы тагын да көчлерәк ишетелде, тормыш дәрте тагын да көчлерәк ургылды. Миллионнар сафындагы алты яшь кеше җирнең бу чакыру авазын ишеттеләр һәм бер-берләре белән кушылдылар. Киләчәктә аларның гомер юлларын дәвам итәчәк яшь лачыннар дөньяга килә башлады. Ул көннәрдә Хуҗи картның куанычы эченә сыймады. Оныкларына исем кушу мәҗлесләрендә, азрак кызып алгач, ул һаман бер үк сүзне кабатлады: — Нәселебезнең тамыры корымаячак, карчык. Каныбызның тибеше бервакытта да туктамаячак. Тагын да күбрәк тусыннар. Җир иркен, бөтенесен дә сыйдырырлык, бөтенесен дә туендырырлык... IX Ул үзенең ачулы, үткер карашын электрик Гвоздаревка текәгән. Озынча аксыл чырай, маңгайга бүселеп төшкән җирән чәч, күпме карасаң да бернәрсә дә аңлап булмый торган хәрәкәтсез күзләр... Электригының кинәт шундый чит-ят кеше булып күренүе болай да кәефе кырылып торган Нуриәхмәтнең җен ачуларын чыгарды: — Эш вакытында исереп, кешеләргә комачаулап нәрсәләр кыланып йөрисең син? — Бу минутта ул үзенең кечкенә, тар бүлмәсенә сыя алмаслык хәлгә җиткән иде.— Эшләмәсәм, әни туйдырыр әле, синеңчә, ә? Ана кеше бәлки туйдырыр да. Үз авызыннан өзеп, соңгы сыныгын бирер. Ә башкалар сине матур күзләрең өчен туйдырырга, киендерергә тиешмени? Син бригада члены булып исәпләнәсең һәм үзеңнең шушындый килеш-килбәтең, кыланышларың белән бүтәннәр исеменә дә тап төшерәсең. Сиңа бит инде аңларга вакыт. — Нәрсәне? — Кешеләр сиңа түгел, син аларга бурычлы икәнлегеңне. — Ә мин моны күптән беләм. Җүләр түгел. — Җүләр булмагач, үзеңне кешечә тот. Бүлмәдә алар икәүдән-икәү генә иде. Шуңа күрә Нуриәхмәт ачыктаначык сөйләшүне артыграк санады. — Менә нәрсә әйтмәкче булам мин сиңа,— диде ул, тавышын бераз йомшарта төшеп.— Кырык бишенче елда миңа егерме яшь иде. Аңлыйсыңмы, кырык бишенче елда бу! Ә аңа кадәр берничә ел элек безне — әле борын аслары да кибеп җитмәгән малайларны — ут эченә җибәрделәр. Нигә яшерергә, бик күбебез окоп төпләрендә мәңгегә ятып калды. Ул чакта без үтерергә дә, үләргә дә өйрәндек. Үтерү һәм үлү авыр нәрсә түгел. Ә менә яшәү авыррак. Тормышны аңларга, ул сузган дилбегәне кулыңда нык тотарга кирәк. Тормыш ул сиңа үз кулың, үз көчең белән яулап алганны гына бирә... Минем каршымда унсигез яшьлек егет утыра, дип уйлады Нуриәхмәт. Озакламый минем өлкән улыма да унсигез тулачак. Тормыш әле аның өчен мәктәп классына эленгән шоп-шома язу тактасы. Әнә шул тактага нинди сүзләр, нинди җөмләләр язар ул? Кешеләрнең йөрәгенә үтеп керү бик читен. Үзләрендә бернинди җаваплылык тоймыйча, агымдагы вакыйгалардан читкә тайпылырга тырышучылар да аз түгел бит әле бездә. Ә бит тормышта һәрнәрсәнең үз урыны бар,— дип дәвам итте Ул - Әйтик, гади бер гайканы гына алыйк. Аны ачкыч белән болтка борып кертергә кирәк. Моның максаты зур-зур металл әйберләрне . бер-берләренә тоташтырып тору. Гайка гайка инде ул. Ә менә кечкенә, гади кешенең яшәү максаты нәрсәдән гыйбарәт соң? Шунда Гвоздарев та телгә килде: — Гайканы башка эш эшләргә бернинди сәләте булмаганнар - борсын, әйдә. х — Син нинди сәләткә ия соң? — дип сорады Нуриәхмәт капылт 5 кына. ь — Моны мин үзем дә белмим. Нәрсәгә сәләтле икәнлегемне § минем әле ачыклап бетерә алганым юк. Шулай булгач, ни өчен = минем кем булачагымны, киләчәктә нәрсә эшләргә тиешлегемне 3 башкалар белеп торырга тиеш? Мине менә кафега саксофонда уйнар- s га чакыралар.— Егет мәсхәрәле генә елмаеп куйды.— Эш авыр түгел, £ тузан эчендә бөтереләсе юк. Көне буе буш, үз иркендә. Торбага өрергә ф тыным җитәрлек... Нуриәхмәт сүзсез-нисез генә башын селекте, аның чигә тамыр- а лары бүртеп чыкты. Каршысында утырган егетнең күзләрендәге 2 элеккеге салкынлыкны күргәч, бу сөйләшүнең хәзергә кирәксез бер « нәрсә икәнлеген аңлаган хәлдә, өстәл өстендә яткан папирос кабына » үрелде: и — Ярый, бар кит! Кешеләргә ни өчен өстән торып каравыңны 1 аңласаң, яхшы эшли башларсың, аңламасаң — гариза язып китер. — Барысын да аңладым,— диде Гвоздарев, әллә ни артык исе китмәгән кыяфәт белән. — Юк әле, аңлап җиткермәдең. Тагын бер кат ныклабрак уйлан,— дип калды аның артыннан Нуриәхмәт. Гвоздарев белән ике арада булып узган сөйләшү Нуриәхмәтнең нервларын ялыктырды, кәефен җибәрде. «Киләчәктә дә төзәлми икән, безнең арабызда тагын бер бурычлы кеше артачак»,— дип уйлады ул эченнән генә. Үзенә ышаныч күрсәтелгән кеше башкалар алдында һәр вакыт бурычлы булып кала. Түләрме ул әнә шул бурычны, әллә онытырмы? Кеше ифрат катлаулы организм. Аны ахырынача аңлап җиткерү авыр, ай-һай, авыр! Шунда Нуриәхмәтнең уйлары яңа җайланмаларны монтаж лауга барып тоташты. Ашыгыч рәвештә цехка киптерү агрегатларын, кисү машиналарын урнаштырырга кирәк. Бу машиналар Җамалиев тара фыпнан тәэмин ителергә тиешле электрдан башка нәрсә эшли алалар? Шунсыз алар — үле капитал. Ә инде Нуриәхмәт Җамалиев бу эшне башкару өчен кирәкле материалны таба алмый икән, ул чагында нәрсә? Бу минутларда Нуриәхмәт үзен кем алдындадыр гаепле санады... Кирәкле нәрсәләрне складлардан табып булмый. Димәк, кемдер аларны база мөдиреннән аңа караганда алданрак эләктереп калган. Капиталь төзелеш бүлегендә инде ул үзе дә бик күпләрне туйдырып бетерде. Ә вакыт һаман уза. Җитмәсә, болай да җиткереп булмаган шул вакытны халык контролерларының завод мәктәбенә җитәкчелек итү өчен бүләргә кирәк. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, упаковка өчен кайтарылган ике вагон фанера кар астында күмелеп ята. Аны саклау өчен махсус биналар юк. Ул хакта кайгыртырга да бик вакыт. Иртәгә мәктәптә занятие уздырыласы көн. Заводның баш энергетигы Коротышев электр энергиясен, парны, суны һәм акча чыгым 9. «К. У » М I. 129 нарын экономияләү турында чыгыш ясарга тиеш. Ул, әлбәттә, Нуриәхмәт җитәкчелегендәге уналтынчы цехта электр энергиясенең ничек тотылуы турында да сөйлиячәк. Алай гынамы әле сиңа?! Шәхси һәм җәмәгать тормышына бәйләнешле мәшәкатьләре дә күп бит әле аның. Шул борчу-мәшәкатьләрдән аз гына вакытка булса да арынып тору өчен аңа хәзер өенә кайтып бераз ял итәргә, җылы карашлы Әкълимәсе янында булырга кирәк иде. Ул ашыга-ашыга урамга чыкты. Салмак кына искән кичке саф жил аның барлык уйларын таратып, күңелен күтәреп җибәргәндәй булды. X Бу гаиләнең язмышы — бер үк вакытта заводның, шәһәрнең һәм, ниһаять, илнең язмышы. Әйе, тамчы үзенә бөтен дөньяны сыйдыра, бәләкәй әйбердә зур нәрсәләр чагыла. Җимерекләрне, сугыштан соңгы һәр төрле авырлыкларны җиңеп, Россия аякка басты. Аның шәһәрләре үз өсләреннән көл һәм тузанны кактылар. Яңа чор хыялга яңа канатлар куйды, хәтта кояш та яңа тугандай булып күренде, һәм алар, Җамалиевлар да, җиргә ныграк тамыр җәйделәр, теш-тырнаклары белән эшкә беректеләр. Шулай ук завод та үсте. Аның яңа биналарының түбәләренә кояш нурлары торган саен мулрак сирпелде. Сугыш бетеп, ике ел вакыт та үтмәде — Сумы, Тамбов шәһәрләреннән һәм башка заводлардан төрле яңа җиһазлар, җайланмалар кайта башлады. ...Рәисә гомере буе төп цехта лаборантка булып эшләде. Кырык җиденче елда цехка шатлык-сөенеч килде: су сипкеч яңа машиналар кайтты. Илнең аякка баса башлавын, заводның тамак кырып, селкенеп куюын күрү һәркем өчен куаныч иде. Ил кая — без дә шунда. Зур юлга чыгарса бары тик ил чыгара. Күпме бәхәсләр, аңлашылмаучылыклар килеп чыкты ул чагында цехта! Яңа машиналарның алыптай гәүдәләре заводның иске стеналары арасына сыярга теләмәделәр. Ул стеналарны ватарга кирәк, ә аларны ваткан вакытта түшәм ишелеп төшәчәк иде. Бу эшне башкару өчен тимер каркас терәү хезмәтен үтәргә тиеш иде. Ә башка машиналар эшләп торганда бу ферманы ничек ябыштырырга. Шартлау була калса, бөтенесе көл-талкан булып, күккә очачак. Шуннан саклану чарасы итеп, түшәмгә кадәр брезент тарттылар. Рәисә Җама- лиева, бәла-каза була-калса, брезентка сибү өчен күпме су ташыды ул чагында... Ә аннан соң заводта эшләр бер-бер артлы җайга салынып китте... Мең тугыз йөз илленче елда пыялалар ябыштыру өчен пленка җитештерә торган цех сафка керде. Илле икенче елда илнең магазиннары прилавкаларында төсле пленка күренә башлады. Илле дүртенче-илле бишенче елларда тагын да куәтлерәк су сиптерү машиналары эшкә җигелде һәм пленканың барлык төрләрен эшләп чыгару ике тапкырга артты. Моннан тыш эмульсия сыекчасын синтезлау цехы үзләштерелде. Мең тугыз йөз илле җиденче елда суыткыч станция сафка басты. Ә инде зур куәткә ия булган яңа машиналар җидееллык башыннан артканнан-арта барды. Яңа корпусларның түбәләрен гүя күзгә күренмәгән ниндидер көч күккә сөйри иде. Читтән килүчеләр моңа гаҗәпләнми булдыра алмадылар: — Нәрсә бу сезнең, төзелешме, әллә заводмы? — диләр иде алар. Яңа корпусларга такта, җиһазлар, эремә һәм башка материаллар ташучы краннарның саны бермә-бер артты. Иңнәренә тимер-бетон каркаслар, корыч торбалар төягән көчле МАЗлар йөрешләрен тагын да тизләттеләр. ...Вафат булыр алдыннан Хуҗи карт, ничектер, көннәрнең берен- - дә заводка килде. Вакытлы пропуск белән аны проходной аша уздырдылар. Уллары белән бергә ул заводны шактый вакыт карап йөрде. 7 Күп нәрсәләр белән кызыксынды, үткәннәрне искә төшерде: — Әйтерсең акрынлап җанымны үзгәрттеләр минем.— дигән иде з ул чагында Хуҗи карт.— Игенчедән эшче сыйныф арасына килеп = эләктем. Икенче төрле әйткәндә, җаным үз урынында калды, ә менә ’ кулларга башка эш табылды. Илленче... Алтмышынчы еллар... S Шушы елларда Вәлиәхмәт Җамалиев партия сафларына керде, з Ә Нуриәхмәт күптән инде партиядә иде. Шулай итеп, завод партия оешмасы тагын бер кадровый эшче 2 исәбенә үсте. Дөрес, бу егет аңа кадәр дә үз эшен башкару белән генә * канәгатьләнмәде. Аны әле завкомга сайладылар, парткомнан аңа ♦ әледән-әле поручениеләр бирделәр. Үз эшендә дә аны яхшы яктан => 1ына беләләр иде. Мең тугыз йөз илле өченче елда, армия сафларыннан ул яңадан ч заводка кайтканда, биредә, мәсәлән, электр ярдәмендә чорнаучылар ’ юк диярлек дәрәҗәдә аз иде. Көчле моторлар яна, ә белгечләр җитми. Янган двигательне яки трансформаторны яңадан чорнау бик < катлаулы һәм нечкә эш. Буталган схемаларны җентекләп тикшерү з өчен ювелирга хас булган төгәллек белән эшләү сорала. Моторлар көн саен яналар, заводта исә алар меңәрләп исәпләнә. Беренче моторны чорнап бирү нинди зур шатлык булган иде Вәлиәхмәткә! Ә аннан эшләр акрынлап эзгә салынды. Аның үзенең шәкертләре барлыкка килде. Бригадир итеп билгеләделәр... Бу хакта барысы да беләләр иде. Ничә еллар буе кулга-кул тотынышып эшләделәр. Алда әле тагын күпме бергә эшләргә туры киләчәк. Ә шулай да Вәлиәхмәтнең күңеле тыныч түгел иде. Җыелышка ул барысыннан да алданрак килеп, бер ялгызы дулкынланып утырды. Аның мондый халәттә булуы бик табигый иде, әлбәттә. Бу хакта ул ни гомер хыял-^ ланып йөрде!.. ...Моннан байтак вакыт элегрәк мастер Белов аңа болай дигән иде: — Әйдә, Хузич, әзерлән. Рекомендация бирәм. Сиңа бер дә куркып торасы юк. Әгәр шулай әйтергә яраса, син бит инде күптән партияле кеше. Бу сөйләшү болай гына, сүз арасында гына булып узган иде шикелле. Әмма ул онытылмады. Киресенчә, конкретлаша гына төште, һәм аның ахыргы нәтиҗәсе кешене шатлыклы, шул ук вакытта иң җаваплы көнгә китерде. Вәлиәхмәт Җамалиев исә үзе бу көннең киләчәгенә күңеленнән күптән ышанган иде инде. Кеше организмы үзендә энергия запасы саклый. Вәлиәхмәт моны башка барлык кешедән дә ныграк тойды һәм үзендәге әнә шул энергияне тагын да арттырырга мөмкин булачагын ачык аңлады. Әйе, үзеңне тормыш белән бәйләгән җепләрне өзәргә түгел, киресенчә, ныгытырга, тармакландырырга кирәк, һәм менә шуңа күрә, актив кеше буларак, үз энергиясенең күпчелек өлешен ул җәмәгать эшенә бирде. Тормыш шулай инде, дип уйланды ул. һәрбер шәхси эшең, барын нан да элек, тирән эчтәлекле гомуми эшкә ни дәрәҗәдә кушылуы белән бәяләнә. Беренче моторны ничек эшләтә башлавы кинбг исенә килеп төште. Шул чак кемдер үзенең авыр кулларын аның иңенә салды. Вәлиәхмәт сискәнеп китте һәм артына борылып карады. Анда, күзләрен кысып елмайган хәлдә, озын буйлы мастер Белов басып тора иде. — Нәрсә уйга чумдың, ә? Вәлиәхмәт Җамалиев дистәләрчә күзләр каршында берүзе басып калды. Кызыл почмактагы пар батареялары артык нык җылыта идеме, әллә эчке дулкынлануы көчле булдымы — үзенең биографиясен кыскача сөйләгәннән соң, Вәлиәхмәт тирләп-пешеп чыкты. Бу минутта аның өчен электромоторларны ремонтлау биография сөйләүгә караганда җиңелрәк сыман тоелды. Залда утыручыларның бердәм кул күтәрүләрен күрү дә аның бу минуттагы хәлен җиңеләйтмәде. Ә тормыш алга таба дәвам итүендә булды. Сабыйлар, бишекләреннән һәм коляскаларыннан төшеп, идән буйлап мүкәләп йөри башладылар. Тора-бара урындыкларга үрмәләделәр. Аннан, портфельләрен тотып, мәктәп юлы буйлап атлап киттеләр. Ара-тирә аларның инде соңгарак калып кайткан чаклары да булгалады... Вәлиәхмәтнең олы кызы Зөбәрҗәт, кайбер көннәрне шулай соңгарыбрак кайта да, гаепле кеше сыман, өйдәгеләргә күтәрелеп карарга кыймый тора. Шул ук вакытта аның күзләрендә шатлык очкыннары уйнаклый... Яшьлек... Кешенең кешегә ныграк тартыла башлаган чагы. — Син тиз керәсеңме инде, Дамир? — дип сорый Әкълимә улыннан. — Мин монда гына, әни. Тагын азрак кына торыйм инде.— Ә күләгәдә кемнеңдер ак шәүләсе тирбәлеп кала һәм назлы үпкә катыш әйткән сүзләре ишетелә: — Син әллә минем яныма әниең рөхсәте белән генә чыгасыңмы? — Таптың сөйләр сүз. Әни ул болай гына, читтән генә булса да сиңа карыйсы, сине күрәсе киләдер. — Шулайдыр инде. Ә син нигә безгә тагын кермисең? Дәресләрне бергәләп әзерләр идек. — Уңайсыз бит. Ана кече улы Әмирнең дә авыр-авыр сулап куйгалавын еш ишетә... Яшьлек... Гомернең кабатланмас чоры... Әйе, тормыш дәвам итә. Аттестат һәм дипломнарны балалар гына алып калмады. Техник белемгә ия булулары турында Нуриәхмәт һәм Вәлиәхмәт Җамалиевларның үзләренең дә хәзер катыргы тышлы таныклыклары бар. Ә бит кырыкны узгач моңа ирешү майлы ботка ашау түгел. Вәлиәхмәтнең кыяр-кыймас кына атлап, беренче тапкыр завод капкасын ачып керүенә кайчан гына иде бит әле. Аннан бирле инде күпме сулар аккан. Ул инде завод электр мастерскоеның өлкән мастеры булып күтәрелде. Аңа обмотчиклар бригадасы белән дә, электр двигательләре ремонтчылары, артезиан скважиналарын эшләтү аппаратурасы һәм югары көчәнешле җиһазларны ремонтлаучылар белән дә җитәкчелек итәргә туры килде. Завод идарәсенең капиталь төзелеш бүлегендә инженер булып эшли башлагач, мәшәкатьләр тагын да күбәйде. Ул елларда Нуриәхмәт Җамалиевның да адымнары эредәнрәк китте. Ул егерме ел буе цех энергетигы йөген сөйрәде. Аның җаваплылыгына тапшырылган җиһазлар да артканнан- артты, цехның куәте үсте, яңадан-яңа хезмәт бурычлары өстәлде. Тормыш күз иярмәс тизлек белән алга баруында дәвам итте. XI Уйлар тагын үткәннәргә әйләнеп кайта. Иртәнге як иде. Хуҗи карт бит-кулларын салкын су белән юды да өстәл артына кереп утырды, ашыкмый гына тамак туйдырды. Аннан акрын гына торып, тәрәзә каршына килде. Аның уенча, бүген * көн аяз һәм матур булырга тиеш иде. Менә ул капкадан чыгып, салмак кына адымнар белән кырга = таба юнәлде. Анда, бер-берләрен узышып, комбайннар эшли. Моннан 3 кырык ел элек тә нәкъ шушындый ук якты, күңелле иргә иде. Ул х чакта да урак өсте иде. Алар әле яңа гына тешәлгән уракларын § иртәнге чыкта чылата-чылата ашлык урдылар. Аннан соң озак еллар - буе шәһәрдә яшәргә туры килсә дә, уракка төшүнең беренче минут- ч ларында була торган рәхәтлек аның хәтереннән беркайчан да кит- 3 мәде. Ул менә хәзер дә тәнендә шундый ук җиңеллек, шулай ук ч рәхәтлек тоеп, иген кырлары буйлап атлый. Кем белә, игеннәрнең | җилдә талгын гына тирбәлеп утыруларын бәлки ул соңгы тапкыр күрә торгандыр... Урак өсте... Крестьян хезмәтенең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән ♦ ачып бирә торган киеренке көннәр... Хуҗи картның тормышы да 3 буеннан-буена урак өстенә охшап узды. Вәлиәхмәт Җамалиев, язгы көннәрнең берсендә ата-бабасының ч эзләре калган һәм үзе шунда тәүге тапкыр күзен ачкан җирләргә 2 аяк баскач, әтисенең соңгы тапкыр басуга чыгып йөрүен исенә төшерде. Шунда аның күңелен бик күп төрле уйлар чолгап алды. < һәркемнең туган җире, туган туфрагы бар. Кеше өнә шул туф5 ракка күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән. Соңгы елларда Хуҗи 4 карт та Чирмешен якларына еш кайткалап йөрде, анда аның әле туган-тумачалары шактый күп иде. Үзе үлгәннән соң бу яклардан улларының да әйләнеп килүләрен, әтисе һәм өнисенең каберләре өстеннән туфрак алып кайтып үзенең каберенә салуларын васыять итеп калдырган иде. Менә авыл зираты. Тирә-якны тирән тынлык чолгап алган. Бары тик авылдагы кайсыдыр йортның ишегалдында казлар каңгылдашкан тавыш кына ишетелә. Якында гына кечкенә инеш ага. Аның аргы ягында күз күреме җитмәс кырлар сузыла. Авылга алар машинага утырып кайталар. Колхоз шоферы Вәлиәхмәтләрнең чыбык очы туганы икән. — Туган туфрак тарта, диген, ә, Вәлиәхмәт абый? — ди ул, башланган сүзен дәвам итеп.— Шулай инде, һәркемгә үзенең туган ягы кадерле. Үз уйларына чумган Вәлиәхмәт аңа кыска гына итеп җавап кайтара:— Сабый чактан ук кендегебез шунда береккән булгач, ара- тирә кайткалап китәбез менә.— Аның карашы кояш нурлары уйнаклаган кырларга, асфальт җәелгән тигез юлларга текәлгән, әйтерсең шул юллар чатында ул үзенең бала чагы белән кабат очраша. XII Җәй үтеп китте. Инде имтиханнар да артта калды. Шактый еллар сине үз кочагыннан җибәргән мәктәп белән саубуллашканга байтак көннәр узды. Дамир ул көннәрнең күбесен Казанка буенда үткәрде. Салкынча суда коенып, кайнар комда кызынып ятулары үзе бер рәхәтлек бирә иде аңа. Менә ул судан чыга да кызган ком эченә күмелеп, елга өстендә йөзгән моторлы көймәләрне, ак болытларга үрелгән Сөембикә манарасын күзәтә. Кипшенгән тәне буйлап ком шуыша. Вакыт та әнә шулай бер урында өелеп тора алмаган ком шикелле акрын гына каядыр ашыга. Аны бушка уздырмас өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Дамир нәрсәдер эшли башлаячак әнә шул көнне көтә. Һәм ул көн җитте. Яшь егет кыяр-кыймас кына завод проход- ноенда торучы каравылчыга беренче тапкыр пропуск кәгазен сузды. Бу әле вакытлыча гына бирелгән пропуск иде. Икенче төрлерәк итеп әйткәндә, заводка беренче разведка гына иде әле бу. Кайда гына булмадылар, нәрсәләр белән генә танышмадылар алар ул көнне! Нуриәхмәт улын завод белән таныштырганда, йөзенә бәреп чыккан горурлык билгеләрен яшерә алмады. Заводның бөтен тарихын ул янә бер тапкыр йөрәге аша үткәрде. Әйе, аның бөтен гомере диярлек шушында үтте. Ә улына завод ничегрәк тәэсир итәр? Дөрес, заводтагы эшләр турында өйдә һәр вакыт сөйләшәләр. Ул сөйләшүләр Дамирның канына бишектән үк сеңгән булырга тиеш. Тик шулай да аның өчен әле биредә һәрнәрсә яңа, һәрнәрсә серле... Нуриәхмәтнең әнисе һәм хатыны Әкълимә озак еллар буе эшләгән визитаж участогында Дамирны күзгә төртсәң күренмәслек куе караңгылык каршылады. Бу караңгылыкның пленкага яктылык төшмәсен өчен кирәк булуын Дамир белә иде инде. Улы янында басып торган Нуриәхмәт тагын истәлекләргә бирелде, 1939 елда ул да үзенең хезмәт юлын нәкъ менә шушы урында башлап җибәргән иде. — Менә сиңа өстәмә көч,— дигән иде мастер Виктор Попцев аны бригадирга тәкъдим итеп. Бригадир яшь эшчене стена кырына алып килеп, кыска гына итеп әйткән иде: — Электромонтаж эшләре алып барабыз. Менә стенага тишекләр тиш. Дамирның да эше шулайрак башланып китте. Әтисе шикелле үк ул да электр эшен сайлап алды. Электромонтер булып эшли башлады. Ә инде унсигез яшь тулгач, КИП лабораториясенә күчте. Кичләрен химиятехнология институтына лекцияләр тыңларга йөрде. Көннәр агыла торды. Дамир эшкә күнеккәннән-күнегә барды. Заводта ул үзенә аерылмас дуслар, яхшы иптәшләр тапты. Кайбер иртәләрдә алар, Җамалиевлар токымы вәкилләре, эшкә бергәләшеп баралар. Юлда очраган танышлары белән исәнләшә- исәнләшә, завод капкасы янына якынлашканда, арадан берсе Дамир- га күз кысып куя: — Кара әле, Дамир, кем килә тегеннән?.. Егетнең йөзенә кызыллык йөгерә. Шул ук вакытта ул тормыш юлыннан бергә атлап барырлык тиң дус табуына сөенеп бетә алмый. Көннәр агыла торды. Җитмешенче елның июлендә Дамир Җама- лиевны да партия сафына кабул иттеләр, ә ике елдан соң ул үзенең туен уздырды. Заводка килгән беренче көннәрендә ул үзенең киләчәктә зур хөрмәткә лаек кеше булачагы, пленкалар сынау станциясенең өлкән инженеры булып эшләячәге турында бәлки уена да китермәгәндер. Ул чагында аның эш стажы еллар белән түгел, нибары көннәр белән генә исәпләнә иде әле.