Логотип Казан Утлары
Повесть

АГЫМСУЛАРГА КАРАП


Ай югары, без түбән...
Узган саен гомер юлкаем һаман Каерылып карыйм артыма: Иң кадерле чаклар шунда калган Һем манылган бар да алтынга... Кайгы да юк анда, хәсрәтләр дә Сагышлар да үзәк езмеген, Күрелмәгән газап-мнхнәтләр дә Гел гнзелгән зәңгәр эзләрдән Нигә шулар һаман сагындыра. Ник күңелем шунда тартылаГ.
Гомернең шул газиз чагын гына Бер күрәсем килеп, Әйләнәм дә карыйм артыма...
тене өйгә керми, күзләрен әчеттерми (Әнәе шулай ди). Тамагы тук, өсте бөтен. Рәхәт ана! Тик шуны гына тоя ул.
Чынлап та, кемдә бар аныкы шикелле кызыл дебет белән чигелгән бик әйбәт кара-чуар итек? Атасы әллә кайдагы Ерак күмердәй җибәргән бит аны! Ә кемдә бар аныкы төсле олы сәдәпле, кайтарма якалы, шулай ук читтән килгән яшел бишмәт? Алар гынамы соң әле! Ә кемдә бар аныкы шикелле әйбәт әнәй? Инде бишенче яшь белән барса да, ул аны һаман кочагында йоклата, йомшак җылы куллары белән нркәлн-
jK
арыйм да...
Төймә генә борынлы бер бәләкәй малай күрә.м. Өйалды баскычыннан менеп килә ул. Күзләре дә аның орчык белән төртел тишкәндәй генә. Шул ике ноктадан ике тамчы ман шикелле күз карасы җемелдәп тора. Сабыйларча түгәрәк йөзенә бер генә чалым да сызылмаган әле ул малайның. Ник дисәң, кайгы-хәсрәт, куаныч-шатлык. бәхетле-бәхетсез дигән сүзләрнен нәрсә икәнен дә белми әле ул. Аңар әле диңгез тубыктан Ике дөнья — бер морҗа, тө
иркәли, Аксак Куян белән Китек колак йомрай турында хикиятлэр сөйли...
Үзе кая барса, шунда аны да җитәкләп чаба торган, тырнак белән дә чиертми торган Хөршит түтәе дә бар бит әле аның! Аннары, көнозын диярлек аркаларына кочтырып, үз өйләренә алып чыга һәм. ни белән булса да сыйлап, шулай ук кочтырып кертеп куя торган күрше кызлары Нәфисәттәй белән Шәмсурыйттәйләре дә бар әле. Алар инде җиткән кызлар. Кыш буе. кич саен дигәндәй, куна керәләр — әнәенә иптәшкә, йөзлек буена тезелеп утыралар да җырлый-җырлый жеп жегерлилэр. Орчыкларын зыр-бөтереп җибәрәләр дә. идәнгә барып тигәнче сузып, кетер-кетер тәрәшле киркалар. Көйләре дә аларнын шул җеп сапламнарыдай озын була, моңлы була. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, анын Хөршит түтәе дә каба төбенә утырган, аларга кушылып жеп сузып, җыр сузып маташа.... Ә бу малай берүзе бөтен кешегә комачау итеп чытлыклана: әнәен кочаклый, түтәенең зырлап әйләнгән орчыгын тотып ала, арттан килеп, ике кулы белән Нәфисәттәенең күзләрен томалаган була. Аннары идәнгә сикереп төшә дә. мич казнасы буенда рәхәт кенә күшәп яткан ике бәрәнне кузгатып, «төк-төк-төк!» дип, уч төбен сөзде- рергә маташа башлый. Аның учын сөзәм дигәндә генә тәкә бәрәннең маңгае «дөк!» итеп йөзлеккә килеп сугыла, ә шук малай кычкырып көләргә тотына.
Кызлар кич утырган көнне һич йокы керми аңа. Әнәе төрлечә җайлаган-көйләгән булып, хәтта бер шакмак шикәр дә тоттырып, тизрәк аны «нәвем базары»на озатмакчы була, ә моның күзләре, шырпы белән терәткәндәй, шар-ачык. Шәмсурыйттәе аны яклап сүз кыстыра:
— Борчымагыз инде кешене-е! Җегетме ул, түгелме? — ди.— Кызлар кич утырганда ниткән җегет йоклап ятыр, әгәр дә мәгәр эчендә җаны булса!— дип куя аннары.
Шулай утыра торгач, әтәч тавышы ишетелә.
— И-и, беренче әтәс тә җиткән, карагыз әле, гүпчи җегерләп булмады бүген!—дип көяләнәләр дә тагын да кабаланыбрак тотыналар. Икенче әтәч ничектер сизелми дә кала, өченче тапкыр кычкыргач кына:
— Әтекәйләрем, беттек! Өченче әтәс түгелме соң бу?— дип каба төбеннән куба Нәфисәттәе Шуннан барысы да дәррәү күтәрелеп, идән* сәкегә коелган талкыш-чүбекне тиз-тиз себерәләр дә олы якка түшәк- ястык җәяләр. Бары да шунда тезелеп ята. Кызлар аны уртага сала, ике яктан да шап-шоп сөйгән булалар. Ә ул әле, күзләре йомыла башлаган булса да. шаярудан һаман туктамый...
Кем соң бу иркә малай, бу ут борчасы, бу кыланчык, бу елак малай? Кем икән соң бу әнәе кочагында гына һәм кызлар уртасында гына ята торган бишенче яшендәге егет малай, борын асты җелек малай? Ул ак җилкәнле көймә белән татлы йокы дәрьясына кереп киткәнче, белеп | калырга иде бит аны. кем икән ул?..
Карыйм да... танып алам шикелле мин ул юеш борынлы егетне! Бөтен төс-бите, бөтен кыланышы минекенә охшаган сыман аның. Шул үзедер, ахры, мин дигән малайдыр инде бу!..
. Шулай рәхәт шаянлык белән кызлар уртасында йоклап китүемне сизми дә калам, иртәгесен мин уянганчы алар әллә кайчан чыгып киткән була инде. Көн бер дә әйбәт башланмый мин әле үзе дүрт аяклы, үзе ат хәтле кыр казына атланып Каф таулары артына патша кызын эзләп очкан чакта гына түтәй килә дә борчырга тотына:
Тор инде, тор, төш җитте, самавар сүнеп бетте. Ятма сөрхәнтәй булып, үсмәссең тәтәй булып,— дип такмаклый-такмаклый мине урыннан к\барып, битне, юдыра, табынга утырта. Алдыма куелган шикәр кисәген ярты чынаякка да җиткермичә, шатыр-шотыр чәйнәп бетерәм дә, тагын сорап әнәйнен җелегенә тия башлыйм. Бер бирә, ике бирә дә, «бетте»,
ди. Бетмәгәнен белэм: шикәр әллә нихәтле! Әтәй читтән жибәрде, сандыкта гына ята. Ә сандык, түтәй белән икебез сыярлык олы сандык, сәке өстендә тора. Өстенә тушәк-ястык өйгәч, ул безнен өйне икегә бүлә: олы як, кече як. Шикәр шулай якында гына булсын да, түзеп тор, имеш! һаман тыкырдатам.
— Корты бар анык,— ди әнәй аптырагач — Тешеңне корт ашап ♦
бетерер дә әби авыз булып калырсың!.. =
Белеп торам: юрамалый әйтә. Бер корты да юк анын. бик тәмле! * Әнәй күпме каты торса да, барыбер елап жинәм мин аны: х
— Ши-кә-әр, ши-кә-әр!.. <
Бу көн саен шулай була, әнәйнен үзәгенә үтеп, ачуын китереп ь бетерәм. *
— Туктале мин сине!—диде ул бер көнне.— Ник сораганына С
үкенерсең! з
Шуннан соң сандыкны бик матур шынгыратып ачты да. олы бер шакмак шикәр алып, мич буеннан әйләнеп килде һәм минем кулга тоттырды Аны-моны уйламастан, шакмакны комсызланып кабуым * булды, авыз эчен яндырып та алды, ут капты мәллә дип торам. Әнәй £ аны калай савыттагы кап-кара борычка манып биргән икән. Тагын да - әшәкерәк тавыш белән елый-елый, шикәрне идәнгә атып бәрдем, ишек = катына ук тәгәрәп китте Бер күз белән елыйм, бер күз белән шикәргә * карыйм: бик жәл булып күренә, каһәр. Пөзлектән шуып төшеп, шикәрне барып алдым, күлмәк итәге белән кат-кат сөрткәләдем дә шатыр- ~ шотыр кимерә башладым. Авызны борыч өтәли, ә шикәр барыбер тәмле, s
Әнәй белән түтәй мина карап торалар. Төсләрендә бер дә ярату ® күренми
— һай, улым,— ди әнәй зарлы тавыш белән.— аздың син. бик әшәке малайга әйләндең. Атаң өйдә булса, өйрәтерме сиңа акылны'
Әйе шул. Мин әле дә онытмадым, былтыр жәй көне иде бугай, каяндыр түтәй белән кайтып кергән генә идек, кыздыра да башлады бу безне тал чыбыгы белән Чыр-чыр елый-елый ишекле-түрле чабабыз, безнең арттан идән буйлап юеш эзләр генә кала. Әнәй, алъяпкыч итәген күтәреп, кече якта тора, аның да коты очкан:
— Җитәр инде, Фәрхулла, җитәр,— дип ялвара ул.
Нинди гаебебез булгандыр, анысын хәтерли алмасам да, әтәйнен «акыл өйрәтүенә искә төшерү мине мышкылдаудан туктатты. Шикәр белән эшне бетереп, урамга чыкмакчы булдым. Хөршит түтәй аякка кара-чуар итекне кигезде. Ул бик матур, бик калын, бик нык. күн итек шикелле! Аннары өскә бишмәт кидереп, башка кызыл француз яулык урады, аның өстеннән бүрек киертте Чыгып киттем туптан тәгәрәп (әнәй шулай ди). Безнен өйалды балчык идәнле, баскычлары да балчыктан, астан өскә мен мәле. Бер, ике, өч, дүрт. Көн саен шулай санап өскә менәм. Өйалды ишегенә җиткәч, тагын бер баскыч уңга борылып китә, анысы ап ак такта Мин шунда борылып, анысын да саный-саный. өскә күтәреләм. Анда безнең «югары өй». Аның әле ишеге дә, тәрәзәләре дә юк, стенада бер бәләкәй тишек кенә бар. ярым караңгы. Ул әле эшләнмәгән, ди әнәй. Мин шул тишектән «югары өй»гә кереп балчык таптал йөрим дә, тагын аска төшеп китәм, ишегалдына чыгам. Анда ап-ак кар. түтәй көрәгән тап-тар гына сукмаклар. Ул инде ун яшьтә Ун күпме була торгандыр, мин әле белеп бетермим, ә буйга миннән бермә-бер озын Кар көри ала, утын кертә, табак-савыт юа. идән-сәке юганда әнәйгә булыша, чиләк-көянтә асып суга да барган була.
Көн кояшлы икән бүген, җылы, шыбыр-шыбыр тамчы тама Җепшек карга шыгырт-шыгырт басып, урамга таба атлыйм.
— Әй, туктале. энекәш, кая киттең болзй, сәләм дә бирмиче!—дигән таныш тавыш ишетелде Артка борылам. Амбар янында Мактый бабай
белән малае Габдулла абый утын ярып яталар. Куанып алар янына йөгерәм.
Габдулла абый балта сабы тотып тора, ә Мактый бабай олы имән тукмагын күтәреп, төйтәгә китереп суга.
— Гггы-ы -ы-х!— дип куя ул суккан саен. Бөтен ишегалды яңгырап китә, җир селкенгәндәй була Мин бик яратам аның шул тавышын, шулай көчле булуын. Ул суккан саен мин дә кулларны күтәреп суккан булам, гых дип куям, тик минем бер дә алай шәп чыкмый.
— һай бу чайры төбен!— ди Мактый бабай.— Әдәм яра торган гына түгел, карамадан да кирерәк бу шайтан мөгезе!
Ә үзе яра. Инде әллә нихәтле ярган, юри генә зарлана бугай. Ул утынны безгә Дәүабай белән Тәтәбай китергән иде көз көне, Югары Тәкәнештән. Түтәй әйтә, анда гел шундый утын гына үсә икән, ди.
Утын ярганны карап туйгач, ишегалдындагы тавыкларны пыркыта- пыркыта, капка төбенә киләм. Безнең капка — жил капка. Ни өчен алай дип әйтәләрдер — мин белмим. Әллә җиңелгә микән? Мин дә аны яртылаш ача алам: җырлап ачыла, җырлап ябыла.
Урамга чыгам. Берәү дә юк. Гыйльметтин дә күренми, өйдә утыра микәнни соң? Ул безнең орынып кына торган күрше малае, буйга миннән озынрак, көче дә хәтәр — көрәшә башласак, әйләндерә дә сала. Шулай да без гел бергә. Сугышмый ул, көче белән дә мактанмый,— әйбәт малай.
Капка келәләрен үренеп ачам да ишегалларына узам. Тәбәнәк кенә баскычларыннан күтәрелеп өйләренә керәм. Гыйльми әллә нәрсә ясап маташа, анасы Ләүхия җиңги бәрәңге әрчи.
— Нихәл, ылан. Әйдә түргә уз,— ди ул.
— Җакшы әле.—дип, борынны тартып кына Гыйльметтин янына килеп утырам.— Нәстә җасыйсың, малай? — дим.
— Күтәрмә ясыйм, яз җитте бит.— ди ул.
— Миңа да жаса әле. малай, итеккә бәйләрлек итеп.
— Итеккә күтәрмә бәйлиләрмени?—дип көлә Гыйльми.
— Атаңнан хәбәр-хәтер юкмы, кайтам дип әйтмәгәнме?—дип сорый җиңги.
— Бар, хаты килде. Җаз кайтмасам, көз кайтырым, көтеп тор.җа- ныкаем, дигән.
Гыйльметтин анасы көлеп җибәрә.
— И-и, бигрәкләр дә матур итеп язган икән,— ди. Ул миннән тагын әллә нәрсәләр сораштыра да:—Җәле, ылан, эчең катып бер көл әле,— ди.
Башны артка ташлап, күзләрне четердәтеп йомып, авызны зур итеп ачам да. «гы-гы-гы-ыггы» дип, «эч катып» көләргә тотынам.
— И-и, шәп тә көләсең инде син!—дип шакката җиңги. Шундук яңа сорау бирә:— Ылан, Әсма тутаң нишләгән?
— Ник, нишләсен, «кәрәкә күле» чыгарган.
— И и,— дИ җиңги,— ничек алай булган соң у-ул?
Әй лә, әйтмим, әнәй ачулана: «Өйдә булган бөтен җук-барны кешегә такылтап йөрисен, урамавыз син!»—ди...
— Ж.ә инде. ылан. әйт инде.—дип ялынган була җиңги.—Миннән
генә яшермә инде, берәүгә дә сөйләмәм, икебезнең сер генә бүлыо әйт инде... г 3
Француз яулыкны ияк астына кыстыргалап, борынны шырык-шырык тартып торам да чишелеп китәм: r г
— Ник, шул инде, Хөршит түтәйнең дус кызы Әсма түтәй безгә куна килгәч, астын чылаткан дагын, иртүк торып өенә сызган үзе. Урын
жыйган чакта әнәй күреп алды да: «И и бала, кәрәкә күлләре чыгарган икән бу...» дип шаклар да катты. Менә шул инде..
Ә Ләүхия жинги һаман туктамый, тавыклар күкәй саламы, сарыклар бәрәнлиме икәнен сорый да:
— Ә син, Шәйхелислам ылан, «сөйдергеч догасын» беләсемме?—ди.
— Ник белмәскә?—дип, мин тагын тотынам: *
Е
И ходаем, и сәиә. х
Бер матур кыз бирсәнә. <
И матур кыз. и сәнә, Атлас күлмәк кисәнә.
Алларыма килсәнә. а.
Җаным-бәгърем дисәнә, 5
Үбеп-кочып сөйсәнә... *
Шунда туктап калам.
— Бетмәде бит әле, —ди җиңги — Калган ягын белмисенмени?. — *
Шуннан үзе очлап куя: ♦
— Үбеп-кочып сөймәсән. >
Бер кундырым иксәнә! =
Ул андый такмазаларны, жыруларны бик күп белә, безгә дә өйрәтә. а Моннан элек кергәнемдә ул мина «Аллаһыма ннниже өйрәтте Шуннан _ озак та үтмәстән, безгә Гыйльмевафа әби килгән иде. Бик өметләнеп * торсам да, ул мина бер нәрсә дә бирмәде. Бер тустыган гына чәй эчеп с чынаягымны капладым да: 2
Аллаһыма ннни.
Безгә кунак килми.
Килсә, китә белми!
Күчтәнәчен бирми. Кыртыш белән кыйный. Иляһаи амин, аллаһәппәр. —
дип дога кылдым Чак кына колак төбемә эләкмәде, йөзлектән сөреп кенә төшерделәр. Әнәй өч көн әрләде шунын өчен
Монарчы бер сүзгә дә катышмыйча, һаман юнышып маташкан Гыйльми ахырда күтәрмәләрен ясап бетерә, каты юкә белән чабаталарына беркетә дә без урамга чыгабыз. Анын тизрәк яна күтәрмәләрдә йөреп карыйсы килә.
— Бер аяк озын, бер аяк кыска, — ди ул.
— Нишләп? —дип сорыйм.
— Күтәрмәләр тигез булмаган бугай ла, — дип атлап китә Гыйльми. Капка төбендәге казларны куып, урам уртасында утырган мәчет янына киләбез. Анда казлар күп жыелган. бик шәп итеп гангылдашалар. Чә- чет түбәсеннән тамчы тама, бәләкәй чокырга әз генә су да жыелган Ин элек Гыйльметтнн кереп карый, күтәрмәсе дә күмелми, аннары чуар итекләр белән мин дә керәм, бик сай икән шул, итекнен борынына да житми.
Әллә кайдан балтачылар тавышы ишетелә. Монасыйп абзыйлар чатыннан борылган идек. Мөфти Ибрайлары капка төбендә бура бурыйлар икән. Шунда киләбез. Балта чапкан саен бүрәнәләр шынгырап ала, әллә нихәтле ак, кызыл, сары йомычкалар чәчри, струк астыннан чыккан нары тәгәрәп китә. Аларнын ни матурларын гына җыеп, өйгә алып кайтасы килә. Ничек аласын? Кешенең йомычкасына да гняргә ярамый, ди әнәй.
— Нихәл, дуслар! — ди Ибрай абзый безгә. — Ата казларыгыз күкәй саламы?
— Безнең ата каз жук бит. — дим мин, аны-моны белештермичә.
— Ата казыгыз да юкмыни й? —дип суза Ибрай абзый бик гаҗәпләнгән төс белән. — Алай булгач, син инде шәп кенә итеп җырлый да белмисендер, агай-эне, ә?..
Әллә ничек сөйләшә бу Ибрай абзый. Ата каз юкка карап кына җырлый белмиме инде кеше?
— Ник авызына су каптын? Әллә чыннан бер жыру да белмисенме?— дип кабат сорый ул.— Әнә Гыйльметтин күршең бәрәнге мылтыгы белән чыпчык атып ала дажы!
Мин Гыйльмигә карыйм. Ничек инде бу? Миңа күрсәткәне дә юк, әйткәне дә юк. Тырбайчык! Аңа ачу итеп, муенны кукрайтам да:
— Белмәс, бар! — дип куям бик эре генә.
— Соң, белсәң, җырлап күрсәт, — ди Ибрай абзый,— җуктыр, белми-сендер...
Тагын Гыйльмигә карап борынны бер тартам да җырлап җибәрәм:
Ай югары, без түбән, Безнен күңелләр сүрән. Безнең күңел ннгә сүрән? — Җырак китте жан сөйгән!
— Әттә-тә-тә! — ди Ибрай абзый.— Менә, ичмаса, җегет! Тагын берне әйтеп бирмисеңме, агай-эне?
— Ник әйтмәскә!
Әтәй миңа ат бирде шул, Иярлә дә чап, диде.
Кайда матур кызны күрсәң, Кочакла да жат, диде-е.
— Ах, җегетләр!—ди балтачылар. — Барып та чыккан маладис икән бу! —Ә үзләре шаркылдап көләләр.
— Инде снна нәрсә бирергә бу әйбәт жыруларың өчен, — ди Ибрай абзый, аптыраган булып.
— йомычка! — дим мин, тәмам кыюланып.
— Йомычка? Ал теләгәнең хәтле, рәхәтлән, әйдә!
Без Гыйльметтин белән ап-ак струк йомычкаларының олы кыршаудай түп-түгәрәк булып килгәннәрен генә сайлап алабыз да юлга ташланабыз, җил унаена берәм-берәм тәгәрәтеп җибәрәбез. Артларыннан үзебез йөгерәбез. Җил аларны төрле якка уйнатып алып китә, карга батып бетәбез. Тез башлары, бишмәт итәкләре җепшек карда манма су була, аннары бозланып ката. Казлар янына килеп җиткәндә актык йомычкам, тәгәрәп барган уңайга, әлеге күлдәвек эченә барып төшә. Андагы су хәзер шактый күбәйгән, итек йөзенә җитә, шулай да аякка су үтми. Менә, ичмаса, итек!
Кичке якта гына өйгә кайтып кергәч, Хөршит түтәй мине чишендерә башлый, әнәй аптырап кулларын җәя:
— И, улым, — ди, — гел жүләр Җәхмәриш инде син, бер тиеннек акылың юк,— ди.— Атаң җибәргән итекне шулай су ерып бетерәләрмени?
Мин эндәшмим. Җәхмәришне генә сорыйсы килә — кем малае икән ул? Мин аны күргәнем дә юк бит. Анын да шундый чуар итеге бар микәнни соң?
Хөршит түтәй мине, этеп-төртеп дигәндәйрәк итеп, мич башына менгереп җибәрә. Ул да ачулана. Янәсе, ул да олы кеше. Ә мич башы әй рәхәт, әй җылы. Андагы тараканнар, мине күргәч, кыштыр-мыштыр ярыкларга качалар, минем аларны куасым килми, яратмыйм үзләрен. Түтәйнең иске бишмәтенә башны куеп, түшәмгә карап ятам да, андагы ярыкларны саный торгач, әллә кая югалам.
Олы бер кашык май, торна ташлаган малай
Кичке унай. Мичтә салам яна. Йөзлек буенда утырган әнәй кузгала ♦ да кисәү агачы белән аны болгатып жибәрә. Мич көймәсенә тулган ут = толымнары тагын да шәбрәк ялкынлана башлый, аның җылысы хәтта х минем битләргә килеп бәрелә. Мин кече як сәкесендә, бүтән чакта бик х җылы була торган иске толып астында калтыранып ятам. Әнәй әйтә, < суык тигән сиңа, ди. Нигә ул мина тиде икән? Минем ана тигәнем юк х бит. Әнәй көлә: п
— Син тимәсән дә тия ул. ялан аяк күбрәк йөрсәң,—ди.—Әнә бит. « аякларың гел чеби белән тулган...
— Чеби белән? Ничек инде ул? Бер чеби дә юк минем аякта! — Мин <
дә көлә башлыйм; аякка чеби чыккач, ник чыелдамый соң берсе дә? ф Чеби күкәй эченнән генә чыга бит ул? Бәхәсләшергә маташкан булам. * Әнәй, күзләрен тутырып, һаман елмая, мина таба үренеп. толып аркылы £ гына булса да шап-шоп сөеп куя. =
— И-и, җүләрем!—ди ул. Анын тавышында ниндидер бик рәхәт, * бик иркәләүчән җылылык бар, ниндидер бик татлы моңсулык яңгырый. s Шул сүзне гел әйтеп торса да һич үпкәләмәс идем. Өйдә без икәү генә. _ Хөршит түтәй каядыр чыгып киткән—тышта мал асты карап, салам * көлтәләп йөри микән, әллә мине ташлап уенга тайды микән? Без икәү Е генә. Җиргә казып салган таш өй эче тып-тын, олы якка караңгы төшеп ® килә. Мичтә шаян ялкыннар дөрли. Толып астыннан сикереп чыгып, 3 әнәйнсң муенына сарыласы килә, кочагына чумасы килә, анда тагы ла җылы, тагы да рәхәт икәнен мин беләм.шул рәхәттә майдай эрисе килә .
Карлыккан тавыш белән кинәт корык-корык йөткереп куям. Әнәй тагын кызгана мине:
— И гөлкәем, суык тигән сиңа, бик каты тигән. — ди.—Менә мәтрүшкә кайнатып эчерермен, аякларыңа күкәй сөртербез.
Дөрес әйтә, тисә дә тигәндер шул. Кар астына су төште бит. капка төбендә гөрләвек ачып йөргән булдым. Ишегалды да гел су булгач, чуар итек күрде күрәселәрен. Ә Мактый бабайларның урамга караган келәте алдында уч төбе хәтле генә җир чыкты. Көндез кояш җылысына кунаклап, малайлар шунда ташыяклы уйный, мин дә ялан тәпи генә шулар катына йөгерәм Чүгәләп, бишмәт итәкләрен аякларга каплаттырабыз да ташыяк чөябез. Ә ул, бер кесә булса да, уйный торгач бетә дә китә. Аны эзләр өчен бәрәңге бакчасына чыгып китәбез. Кар астыннан яна чыгып килә торган саз балчыкны балтырдан ерып, кышын түгелгән чүп өемнәрен актарабыз. Чынаяк-тәлинкә ватыклары шунда була. Шак- катарлык матур бизәкле ташыяклар килеп чыга алардан!
Уен яңадан кызып китә. Кичке суык төшә, гөрләвекләр чыйрый башлый, ә без һаман келәт артында. Колаклардан сөйрәп алып китә башлагач кына таралышабыз. Мине дә әнәй моннан өч-дүрт көн элек шуннан җилтерәтеп алып кергән иде. Шулай булгач, безгә тими, кемгә тисен киде ул суык! Ә хәзер ничек икән урамда? Әллә ниләр бардыр инде!— кар эреп бетәдер, келәт арты ямь-яшел чирәмдер, сыерчыклар әллә кайчан килгәндер, оя да куеп булмады. Габдулла абый ясап бирермен дигән иде, югыйсә. Инде су да ташый башлагандыр .
Әнәй мичкә актык көлтәсен тыкты, ялкыннар дөрләп кабынып, аны чорнап алды. Шул чакта ишек ачылды. Мин, түтәй кайтты дип торсам, аннан Шәмсеямалттэй килеп керде. Ул безнең каршыдагы күрше, өйләре урам аркылы гына. Минем иптәш малай Һадиулланың анасы. Исәнлек-саулык сорашкач, әнәй аны мич каршына чакырды
— Озак юаня алмыйм, Бибигайшә, — диде ул, — суга төшеп менәсем бар. Шәйхелислам сырхап тора дигәч кенә кергәнием. Әлерәк кенә май җаздым да, тукта, ул бала да авыз итсен дигән булдым. Әз булса да тамагына йомшак булыр бәбкәмнең.
Ул яулык почмагын күтәрде дә әнәйгә олы бер кашык май сузды. Рәхмәт укый-укый әнәй аны озата чыкты. Майны да шул уңайдан өйал- дына салкынга куеп керде.
Май күргәч, минем авыздан сулар китте. Ак май. Яна язган ап-ак ман! Ә безнең сыер юк. Сөт эчеп үстем микән мин? Хәер, хәтерлим, шул ук Шәмсеямалттәй таш савыт белән сөт керткәли иде бит... Бәлки шундый тансык булгангадыр, бу майны минем бик ашыйсым килде, шундук ашыйсым килде, әмма әнәй бер генә дә ашыкмый. Мичтәге алтын салам көлләрен тартып, кисәү агачы белән төйгечли-төйгечли учакка тутырды. Мичкә бәрәңге тәгәрәтеп, алдын капкачлап куйды. Аннары мич башына үрелеп морҗаны япты, ис чыкмасын дип кече учакны ачты, лампага ут кабызды, самавар куйды.
Боларның барысын да көтеп яту минем өчен әҗәлгә әйләнде. Сабыр канаты гел сынып китте, мин бик кызгандыргыч итеп ыңгыраша, йөткер- гәли башладым, хәзер үк елап җибәрергә дә күп кирәкми.
Ниһаять, шул вак-төяк эшләреннән арынып, әнәй минем янга килде.
— И балакаем, бик каты чирлисеңмени соң, кичкә каршы тагын көчәеп китте микәнни?—диде ул, нык борчылган тавыш белән. — Менә хәзер мәтрүшкә куярмын, сөт кенә табып керим дә...
— Кирәк түгел миңа мәтрүшкә,— дидем мин бүселеп китәргә торган елак тавыш белән.— Әче ул, төче ул.
— Анысы ничек була тагы? — диде әнәй көлемсерәп.— Нәрсә кирәк сон? Суык тигәннән иң әйбәт дәва шул инде.
Мин, эндәшмичә, һаман ыгы-мыгы көйсезләнә бирдем.
— Әйт, улым, нәрсә телисең соң? Шикәр бирим мәллә?
— Шикәр дә кирәкмә-әс,— дип баш селкедем әлеге бик чирле тавыш белән.
— Нәрсә бирим соң, балам, нәрсә белән терелтик? — дип өзгәләнә башлады әнәй. Тагын әзрәк көттердем. Аннары елак тавыш белән мышык-мышык киләп әйттем:
— Шул кашыктагы майны ашасам, әллә терелерием ми-и-ин...
Әнәй бот чабып көлеп җибәрде.
— И балакай гынам! — диде ул.— Бигрәкләр дә каты авырыйсың икән! Соң ул майны синнән башка кем генә ашасын инде! Сиңа күчтәнәч итеп керткән бит Шәмсеямалттәң!
Самавар кайнады. Чәйниктә мәтрүшкә пеште, аның хуш исе минем тыңкыш борынга да килеп керде. Мичтән бәрәңге чыкты. Әлеге олы бер кашык май да табынга килде. Итәкләрен манма су итеп Хөршит түтәй кайтып керде. Без сәке өстендәге бәләкәй генә табында түгәрәкләнешеп утырып, өч бөртек җан иясе бер булып, чәй эчтек. Туйганчы бәрәңге ашадык, мичкә тәгәрәткән тәмле бәрәңге ашадык! Туйганчы май ашадык. олы бер аш кашыгы май!
Сабый чакның бер киче күңелдә мәңгегә уелып алган.
.Менә җәй дә җитте. Каршыдагы Пәрхи әбиләрнең шомырты әчкелтем ис чыгарып яфрак ярды. Безнең урамга ямь-яшел чирәм чыкты, чирәм өстендә каз бәбкәләре күренә башлады. Сәке астыннан мине юри генә чукып ала торган безнең ак каз да җиде бәбкә чыгарды. Хәзер мин аларны капка төбендә саклыйм. Бәбкәләре шундый бәләкәй, шундый ямь-яшел, сап-сары, мамыклары шундый йомшак, тәпиләре белән томшыклары шундый кызыл-ак. әйтерсең барын да ясап куйган! Ә үзләре шундый хәлсез,—бер бәләкәй генә чирәм яфрагын нәни борыннары белән тартып өзсәләр, шундук артларына чүгәләр. Аларның бик
матур, бик ягымлы бала тавыш белән «пип-пип-пип» дигән булулары — бик дус итеп сиңа эндәшкән тесле. «Әйдә, син дә безнен белән чирәм аша, бик тәмле бит!» дигән кебек тоела. Яннарында ук яткан килеш мин аларга кул сузам, аркаларыннан сыпырасым килә, уч төбенә бастырып сөясем килә. Тик кая ул! Ана каз шундук башын күтәрә дә. муенын сузып ыслый-ыслый. мина ташлана. Яратмыйм шуны! Тияммени инде ♦ мин аның бәбкәләренә? Әйтерсең ул гына. Мин дә яратам ич ул бәбкә- = ләрне. Тилгәннән кем саклый? Мин булмасам. бер үзе нишли алырые х ул! Мин булмасам. кем аның бәбкәләрен ипи белән туйдырырые. Кем х аның үзенә ипи катысы ыргытырые, кем ул бәбкәләргә китек табадан су < эчертерие?— шуны да белми ул: каз дисән каз! х
Гыйльметтин белән Һадиулланың каз бәбкәләре дә шушы ук чирәм- * дә йөри, без аларны бергә саклыйбыз. Һадиларның ата казы да бар о әле — аның янына гүпчи барып булмый. Безнең янга вак-төяк кызлар | ла жыела, башта борыннарына чиертеп елатабыз, аннары бергә уйный башлыйбыз. Без. киртә буйларыннан карманып, чыбык-чабык, йомычка кисәкләре китерәбез, алар өй кага, юл туфрагыннан коймак пешереп, безне кунакка чакыралар. Өйнең бик матур борма тыкрыклары да * кызыктырса да. эченә сыярлык булмаганга, янына гына утырып, коймак - белән чәй эчәбез. Өй түрендә кызларның чуар чүпрәк курчаклары гына = утыра. Ни өчендер ачу килә ул курчакларга — Һади аларны туздырып * ташлый. Шуннан чыр-чу китә, елаш-әрләш китә, «көдер». «күркә», «тавык», «кәжә». «кипкән таракан» дип атаулар китә, үкереп елый-елый “ әнәйләргә әләкләшү китә, уен тарала. Иртәгесен тагын татуланышабыз, к тагын уйныйбыз, тагын сугышабыз. Шулай у тә көннәр
Ә бәбкәләр һаман калкына бара, чирәм өзгән саен артка чүкмиләр 3 инде хәзер, йоннары да элекке матурлыгын жуеп. алара. каурыйга әйләнә бара, тәпиләре дә яшелгә ката бара. Ана казлар, аларны ияртеп, ераграк китә, әкрен-әкрен чишмә башына юл тота башлыйлар Алар артыннан без дә күчәбез. Анда инде яна уен. Уен түгел, «эш» чишмә ерганагына бөя бөйибез. «кавыз» ясап, шунын турына тегермән корабыз. Бөягә су тулып, кавыздан бик шәп ага башлагач, иң элек тегермән жимерелә. аннары бөя бүселә.
— Ташу китә, ташууу!—дип кычкырабыз.—Әнә тегермәнне алып китте! Әнә күперне ярды!.
Тагын тотынабыз. Тездән һәм терсәктән сазга батып бетсәк тә. күлмәкнең түшләренә хәтле балчык катса да. чишмә суы боз кук суык булса да — туктау юк Тагын бөйибез. тагын китә' Казлар искә дә керми хәзер. Алар бәләкәй генә дугайда чыршы үләне кимерәләр, аннары инешкә төшеп йөзәләр, ә безнен ак казны «зимагур» дип белми әйтми торгандыр түтәй, ул инде инеш аръягына ук чыгып киткән була 1 Анда курше авыл — Шәмәк болыны. Алып китеп япсалар — беттең' Елардай булып өйгә йөгерәм. Хөршит түтәй коткара. Әллә кайдагы тау асты басмасыннан әйләнеп зимагур казны тирги-тиргн өйгә алып кайта
Безнең бик су коенасы килә, тезгә хәтле кереп карынбыз, ә инеш суп-суык. Берәүнең дә кыюлыгы житми.
— Күке кычкырмаган бит әле,—ди Гыйльметтин.
Ә кайда кычкыра икән ул күке: бакча талларындамы, болындамы, урмандамы? Ә урманны минем күргәнем дә юк. авылдан әллә ничә чакрым диләр аны. Гыйльметтин сораганга Зиннәт килеп тыгылды.
— Шуны ла белмисеңме, ар нәселе?—дип көлде карлыккан тавышы белән. Ул миннән олы малай, төптән юан чыккан, көчле, усал Чац- гаеңа бер чиертсә, күзеңнән утлар чәчри.— Зиратта кычкыра ул! — дип өстәле аннары.
Тагын апгырап калдым, аны ишетер өчен зиратка барырга кирәк микәнни?
«Ар нәселе» дигәнне дә белмим мин Ә Зиннәт очраган саен гел мыскыл итә:
Кнлде-кнтте. килде-китте.
Бер тиен акча бирми китте. Мззарасты. Кәчемире, Киндеркуле — ар нәселе, — Пике паң-пан-пан Пике пан-пан-пан! —
дип такмаклый ул тыңкыш борын. Мин еларга да, көләргә дә белмим. Каян тапкан шундый тозсыз сүзләрне? Аңа көч җитми безнең, ату өйрәтер идек. Ә ул шуны бик яхшы белгән кебек, бүтәннәрне дә әшәке сүзләр белән мыскыллый да, берәребезнең касыгына төртеп китеп бара. Бу юлы Һадига эләкте. Ул аның артыннан таш атып калды, «Чәнчәм мин аны үскәч», дип янады.
— Кит аннан!— дип куырылдым мин.— Аны әйтүе дә куркыныч бит!..
Гыйльми башта эндәшмәде. Ул гел шулай тыныч, юк-барга исе китми Тик бу юлы сүзсез калырга уйламаган икән, бөягә балчык салып яткан җиреннән аягүрә басты да:
— Чыннап тотынганда бөгәрләп булырые аны,— дип куйды. Без ана карышмадык: чыннан да, булдырырые. Беләкләре — бәләк, йодрыклары тукмак бит аның! Ул үзе генә белеп җиткерми бугай кулларының ничаклы хәтәр икәнен.
Зиннәтнең теге сүзе һаман бәгырьгә кадалып тора. Кичен өйгә кайткач, әнәйдән сорадым: «Ник мине ар нәселе дип үчеклиләр?» Әнәй көлде генә.
— Шундый кушамат такканнар, улым.— диде аннары ул.— Пазын бабаңның ерак бер бабасы Түбәң оча дигән ар авылыннан кыз алган, шуның белән бик тату гомер иткәннәр, күп бала үстергәннәр, дип сөйлиләр. Ә син гарьләнмә, бер гарьлеге дә юк аның, улым...
Ә бер көнне безгә Әхтәмҗан абый килде. Әнәйнең энесе ул. Әнәй ана. чәй токмачы пешереп, чәй эчертте. Кунак килсә, минем өчен дә бик шәп була: тәмлерәк сыйга корт булып төшәм, шикәрне дә яшерә алмыйлар. Табыннан кузгалгач. Әхтәмҗан абый мине «үчтеки» итеп түшәмгә хәтле сикертте-шаяртты да:
— Әйдә. Шәйхелислам дус. мин сине кунакка алып китә.м,— диде.
Кунакка булгач, кем каршы килсен? «Әйдә, әйдә!» дип, абыйга сарылдым. Әнәй минем бит-кулларны юып, чиста күлмәкләр киертеп, арбага чыгарып утыртты. Бу арада ул нишләптер бик авыр йөри башлады. мине күтәреп чыкканда да мыш-мыш килеп бетте. Хөршит түтәй капкага йөгерде. Җил капка шыгырдап ачылуга без чыгып киттек. Атка утырып кунакка киттем мин! Алты чакрымдагы Югары Тәкәнеш авылына!
Андагы сыйларны, анда үткәргән көннәрне, анда уйнаган малайларны каян хәтерлисең инде хәзер. Төш шикелле матур һәм төш шикелле томанлы булып кына калган ул.
Атна-ун көннән соң мине китереп куйдылар. Өйгә кайтып керсәм, сәп-сәер хәл: ишек ачып, тупсаны атлаганда ук бәбәй тавышы ишетелде, яшь бәбәй тавышы! Әнәй кочагында! Ул аны имезеп утыра!
Йөгереп янына килдем:
— Нәрсә бу?—дип сорадым, бәбәйгә бармак белән төртеп. Тавыш та әллә ничегрәк чыкты бугай.
— Нәрсә түгел, бәбәй ул,—диде әнәй гадәтенчә елмаеп.—Синең шикелле үк ир малай! Менә энең дә булды инде хәзер...
— Ник минем энем булсын ул?.. Каян алдыгыз аны?..—дидем төксәреп.
Әнәй тагын елмаеп куйды:
— Менә син кунакта чакта туган белән басуга чүп утырта чыкка- ныек, баш очыбыздан торналар узып барганын күрдек. Шунда бер ак торна түбәнгәрәк төште дә яшел җәймәле бәләкәй генә бер төенчек ташлады да китте. Тотып алып, ачып карасак, менә шушы малай килде дә чыкты җәймә эченнән...
— Җәймә эченнән? Ак торна?. — дидем мин шаккатып һәм берсенә дә ышанмыйча — Анда бәбәй каян булсын ди?„
— Ник булмасын,—ди әнәй һаман көлемсерәп — Күктә кояш бар, ай бар, күпме-күпме йолдызлар бар. Аннан кыр казлары, аккошлар, торналар оча, аларга ияреп әнә шундый бәләкәй бәбәйләр дә оча икән. Күр әле син аның матурлыгын, нәкъ сиңа охшаган бит.
Мин, теләр-теләмәс кенә бәбәй янына килеп, үренеп карый башладым. Әнәй анын йөзенә каплаган юка гына ак пәрдәне ачты. Кып-кызыл битле, йомык күзле, кашсыз бер бала имчәк суырып ята. Шул да булдымы матур? Шул да булдымы минем эне?
...Шулай да. тора-бара мин инде ана ияләнә башлаган идем, энем дә буласы булгач, ничектер тере уенчыгым булыр төсле иде. юри генә бишеген дә тирбәткәләгән була идем, тик һич тә көтмәгәндә әшәке бер ягы килеп чыкты бу малайның: төнлә елый башлады. Бишегендә тып- тыныч кына ятса, ни булган инде. Юк, җиде төн уртасында каравыл кычкырырга тотына. Әнәй белән түтәйне генә түгел, мине дә йокыдан уята! Ул гынамы соң әле: тирбәтеп тә йокламагач, әнәй аны үз янына алып сала. Ә мине түтәй читенә күчерә. Аның аркасында мин гомер буе йоклаган урынымнан колак кагам' Бер төн түздем, ике төн. өч төн түздем, гел кысрыклап чыгарды бит бу мине әнәй кочагыннан! Артык т^зәр- легем калмады, бер көнне иртүк уяндым да. бик кызгандыргыч тавыш лар чыгарып, үкси үкси елый башладым Әнәй дә, түтәй дә борчылуга төште:
— Ни булды, улым, әллә куркып уяндыңмы, әллә берәр жирең авыртамы?—ди әнәй өзгәләнеп.
— Ылан.— ди, Хөршит түтәй.— туктале, тор әле. әйдә битеңне юыйк, бер нәрсәкәй бирәм үзенә
Ә мин аның саен ярсыбрак елый бирәм Ул мина каяндыр китереп бер канфит суза. Күзнең кырыен гына төшерәм, безнең өйлә күренми торган әйбер булса да, алмыйм. Аннары ул олы бер шакмак шикәр китерә, аны ла кагып кына җибәрәм. Үзем һаман елыйм Әнәй дә төр лечә көйләп, сораштырып карый, бер сүз эндәшмим — илаулыйм гына. Чыбык белән дә куркытып карады — бар дип беләм! Барыбер сукмый ич ул.
Гел аптырауга төште болар. Төрле сүзләр белән юмалау китте. Ә безнең әнәй үзенең татлы сүзләре белән юмалый, сөя башласа, түзеп буламы сон? Барыбер тел ачарга туры килде. Ялындырып елаудан әле һаман туктап җитә алмыйча, әнәйнең муеныннан шытырдатып кочып аллым да:
— Кире илтеп ташлагыз ул малаегызны басуга-а-а!—дип суздым — Ник ул жылак пәри минем урынны ала а а. мин үзем җата.м синең җапда-а-а!..
— И-и жүләркәем, менә ничек икән хәлләр!—дип көлә башлады әнәй, мине шап-шоп сөя-сөя.— Көнче күмәч пешергән, ашый алмый көлгә төшергән’ Үз энең бит ул. ник көнләшәсен аннан, ничек аны кызганмыйча басуга илтеп ташларсың?..
Шулай итеп, мине җиңделәр, шул елак малайны яратырга өйрәттеләр, туганнан бирле яткан урынны да бирергә туры килде. Аннары, карт хәзрәтне ашка чакырып. «Мулла Шамил» дигән ат куштырдылар. Мин анын мулласын әйтеп тормадым. Шамил дип кенә йөри башладым, ә күп чакта «торна малай» дип тә ычкындыра идем...
П1ӘПХН МАННУР ф АГЫМСУЛАРГА КАРАП
Ут, эт, айбагыр
Бу җәйне тагын әллә ниләр үтте әле баштан Ин хәтәрләрен генә әйтмичә дә булмый.
Бер төнне безне Мактый бабай кереп уятты. Ишегалдындагы ян тәрәзәгә килгән дә ул пыялага чиертә-чиертә:
— Килен. Гайшә килен, торыгыз әле, тор. ут бар бит, Җуныслар яна!— дип эндәшә икән, куркытмаслык итеп кенә Әнәй шунда ук уянган, тик жавап кына бирә алмый икән Ник дисәң, тел яшерә олы кешедән! Ул түтәйне уятырга тотынган. Шул арада ничектер мин дә уянып киттем. Күзләрне ачканда безнең түбән өй эче ут шәүләсеннән кып-кызыл якты иде.
— Улым, әйт Мактый бабаңа, уяндык, диген.— дип пышылдады әнәй миңа.
— Бабай, уяндык! Тордык!— дип кычкырдым мин кабатлап.
Тиз генә жыенгалап. әнәй аркасына олы бер төенчек асты, аннары Шамилне күтәрде, түтәй белән миңа да берәр төенчек тоттырды да ишегалдына чыктык. Шундук Мактый бабай белән Габдулла абый өйгә кереп, олы-авыр әйберләрне алып чыга башладылар. Капка төбендә аларның җигүле аты тора иде, бөтен әйберне шунда төяделәр. Түтәй белән мине дә Габдулла абый арбага селтәде дә, югары очка менеп киттек. Әнәй безнең арттан менде. Басу капкасы артына чыгып, әйберләрне тиз-тиз бушаттык та. бабай белән Габдулла абый тагын төшеп чапты. Монда хатын-кыз. бала-чага бик күп җыелган иде инде. Барысы да курыккан, елаша, зарланыша. Минем дә кот очкан. Әйберләр остенә утырган килеш янгын шәүләсенә текәлгәнмен. Юныс абзыйлар безнең урам аркылы күршеләр генә бит. мәчет янында гына Теге Зиннәт дигән усал малайның атасы инде ул. шулар йорты яна икән.
— Ярый әле, жил юк, тып-тыныч, алла рәхмәте,— ди карчык-әби- ләр.— Югыйсә, мәчет тә калмасые. ярты авылың да бетәрие...
Әллә нәрсәләр шарт-шорт килүе ишетелә. Шуннан соң чәйниктән олырак очкыннар атылып күккә менә. Менә дә кыйгачлап түбән томыла.
— Ходаем, үзең сакла,—ди бер җиңги.— Менә шул очкын бсрәрсе- нен абзар түбәсенә килеп төшсә, бетте диген инде, гел кругум салам бит!..
Мин тагын да куркарак төшәм. елыйсы килә, әнәйгә сыенам. Аның җылысы ничектер тынычландырып жибәрә. Күзләр күккә текәлә. Анда т^шәк-түшәк ак болытлар. Араларындагы бушлыктан җемелдәп йолдызлар да күренә. Бар да тып-тыныч. берсе дә кыймылдамый, бер төрле хәтәр-хәвеф тә сизелми анда. Минем әле җәйге төн күген болай озак итеп беренче тапкыр карап ятуым. Нинди ерак, нинди матур, нинди иксез-чиксез икән ул! Ә куркыныч шәүлә әле һаман сүрелми...
Безне таң атып, яктырып беткәндә генә өйгә алып кайттылар. Шул ук Мактый бабай инде. Капка төбенә җиткәндә гел утлы күмергә әйләнгән баганаларның ыржаеп торганын күрдем. Якын барып карарга куркыныч. Хәер, болай да күренә бит: йорт-җир. каралты-кураларыннан бер нәрсә калмаган. Кап-кара бушлык. Өй почмакларында гына шомыртлары бар иде. бик зур. бик учарлы иде. ул да күренми. Пешеп килә торган күпме шомырты әрәм булган аның! Бүтән кеше берәү дә янмаган. Аларның бакча башына орынып кына торган Һадиуллалар да исән калган. Түтәй мине өйгә алып кереп китте. Гәүдә бик авырайган иде, чәй дә эчмәдем, йокыга түндем Гел саташып яттым, гел шул янгын, күккә томылган бүрек хәтле очкыннар, куркытып торган утлы багана-лар йөдәтеп бетерде. Төшмени инде бу?..
Тәмәкедән чыккан, имеш, дип сөйләделәр. Булса да булыр. Тәмәке төпчеге бик хәйләкәр була ди бит ул. Нихәтле төкереп ташласаң да, сүн-
ми ди, керфеген кысып кына ята да кешеләр гел йоклап беткәч кенә күзен ачып, янадан көйри башлый ди. Дусайда шулай бер урам гел көл булып очкан, имеш...
Тора-тора бу да онытылды. Малайлар җиләккә йөри башлады
— Әй ире! Чыпчык башы хәтлеләре табыла!—дип мактаналар Бер көнне мин дә аларга ияреп киттем. Безнен ише юеш борыннар өчен урман — зиратта иде. Ник дисәң, авылдан әллә ничә чакрымдагы чын урманны күрү безгә тәтеми әле. Зират та урман шикелле бит безнен. i Басу капкасыннан чыккач әллә нихәтле барасы! Андагы үлән арала- * рыннан, кабер өсләреннән (курка-курка гына булса да) аклы-кызыллы < бөреләр чүпләдек. Җыйган нәрсәбез нихәтле булгандыр, кайтырга чык- i тык. Көн эссе иде, тамак кипте. Басу капкасын кергәч тә. әнәйнен дусы > Хәпжамалттәйләр бар иде. мин аларга су эчәргә кердем, малайлар i кайтып китте. Капкаларыннан узуга уңда лапас, анда чылбырга бәйлә- з гән соры эт ята оясы янында. .Мин анын белән дус, әнәй белән килгән < чакларда әллә ничә рәт башыннан сыпырганым бар. Дүрт күз дип * атыйлар аны. Ник дисәң, нәкъ күзләре өстендә генә тагын ике кап-кара х тимгеле бар, читтән караганда гел дүрт күз булып күренә. Ул мина > өрмәде, дусына нигә өрсен ди! Каршына килеп чүгәләдем дә сулаган = кулым белән мангаеннан сыйпый башладым «һай. Дүрткүз. нихәл, < исәнме, эсселән әлсерәп ятасыңмы?» дим. Бер дә уйламаганда гына г «хап!» итеп беләктән капты да алды бу. Мин чырыйлап кычкыра кыч- х кыра ишеккә таба йөгердем, эт минем беләкне эләктергән килеш ырлый- м ырлый сөйрәлеп килә. Өйләреннән Хәпжамалттәй йөгереп чыкты: «Чү. = кем бар анда, нәрсә булды?»—ди. Ул тиз генә эткә ташланды «Пөэең э кара булгыры!» дип, этне аерып алды да, типкәли-тнпкәлн илтеп, ~ оясына япты.
— И балакаем, нишләдең сон син, котырттың мәллә?—ди ул.
— Сөядерием генә...
Ул минем җиңне сызгандырып, беләкнең биш-алты төшеннән чәчрәп чыккан кан тамчыларын сөртеп алды, су эчәргә керүемне белгәч, кар базларыннан әйрән чыгарып бирде, аннары мине җитәкләп өйгә төшереп куйды. Җиң сызганган, беләкнең әллә ннчә төшеннән кан тагын бәреп чыккан. Кайтам урам буйлап. Кем очрап сораса, шуңа:
— Эт талады-ы-ы,— дип елап җибәрәм.
Искә төште: кайда калды икән минем җиләк, әнәйгә алып кайтам дип, сабаклап кына жыйган җиләк? Хәер, җиләк кайгысы идемени сон5
— И улым, улым,—дип өзгәләнә башлады әнәй минем хәлне күргәч,—* бәйдәге эткә кагылалармы сон! Бәйдәге эт явыз була, хуҗасыннан кансыз була, дигән борынгылар. Онытма шуны
Аннары ул минем яралы беләкне әллә ниләр белән юып, сөртеп, бәйләп куйды, кече якка мендәр салып, урынга яткырды
«Эт ярасы» шешеп, үлекләп, озак кына төзәлмичә йөрде. Шуннан соң этләрнең берсен дә яратмый башладым, күңелдә дошманлык калды аларга. Дүрт аяклылары белән генә түгел, хәтта ике аяклылары белән дә дус була алмадым .
Бу җәйнең тагын бер хәтәр көне истә калган әле Без ул көнне Һадилар ишегалдында уйнадык. Алариың бәләкәй генә ян бакчаларында умарталары бар иде Бал кортларының тыз-быз кайнашуына шаккатып, рәшәткә аркылы карап тордык. Якын килә башласалар, лапас эченә йөгердек, андагы тавыкларны пыркыттык, келәт түбәсенә менеп күгәрчен оясын карадык. Аннан төшкәч, абзардагы колын янына килдек. II матур шуларның колыны аклы-кызыллы чуар Аның төсле колын бүтән беркемдә дә юк безнең авылда. Атлары да шундый, каян табып алган һаднныи атасы
Мин ул колын тирәсеннән бик озак китә алмадым. «Бах-бах. кил
эле, кил!» лип кычкырып карадым, бик гөрбиян икән — әйләнеп тә карамады Ишегалдыннан чирәм йолкып суздым,— ашамады.
— Ипи генә ашый ул!—ди Һади масаеп кына.— Анда да мин бирсәм генә әле!
Мактана инде. Аты. колыны бар. янәсе! Шулай да минем бу матур колын яныннан бер дә китәсем килми. Һади мине йолкып алгандай итеп сөйри башлады
— Җитәр, күп каныкма! Җә күз тиерерсең!—дип, бәрәңге бакчаларына ук алып чыгып китте. Бәрәңгеләре дә нинди шәп үсә икән болар- ның: юан-юан сабаклары мине күмәрлек булып, учарланып үскән. Ә көнбагышлары нарат хәтле. Табак-табак башлары сап-сары чәчәктә утыра. Ә безнекеләр бөтенләй мондый түгел.
— Әйдә, Әюпләрнең айбагырын алып чыгабыз,— ди Һади миңа пышылдап кына.—Аларның ишшү дә шәп, инде карала да башлаган!
Күзләре ут яна монын. Күп әйдәкли торгач, бу мине бакчаның түбән башына алып төшеп китте. Чытырлы киртә аркылы беләкләрне сыдыра-сыдыра, Әюпләр бакчасына кердек. Өч-дүрт адымда гына үскән озын-озын айбагырга ташландык. Борам да борам бер сары башны. Ник кенә өзелсен, әллә чи каеш тагы! Шулай кабаланып маташканда гына:
— һайт, разбунниклар! Кайсылар ул анда?!—дигән куркыныч тавыш яңгырады бакчаның теге башыннан. Нәгызь Әюп абзый тавышы иде бу. Бик хәтәр чылгый мыегы да күзгә чалынгандай булды хәтта.
Коелдым да төштем. Өзелмәгән айбагырны ташлап, киртәгә йөгердем. Һади да шунда ук килеп капланды. Киртәне бер генә сикерде дә Юныс абзыйлар бакчасына төште, аның янгыннан соң киртәсез торган кырыеннан урамга чыкты, аннан чишмә юлына таба йөгерде дә тыкрык чатындагы Гайнеттиннәр ишегалдына узды һәм туп-туры балчык абзарларына кереп китте. Мин дә аның артыннан калмый чабып, шул ук абзарга кереп егылдым. Үзем һаман калтырыйм, куркуның чик-чамасы юк. тешләр тешкә шак-шок бәрелә. Әйтерсең биш сәгать буе су керенгән! Балчык кирпечтән салынган абзарның аргы почмагына поскан килеш бәләкәй генә ачык ишегеннән күзне алмыйм. Менә хәзер Әюп абзый килеп керер дә колактан эләктереп, арыяктагы каравыл өенә яптырып куяр күк тоела.
Ә Һадиның исендә дә юк: әллә миңа гына сиздерми, әллә ул бик йөрәкле. Өстәвенә әле. ул үзенең айбагырын да өзеп өлгергән икән. Күлмәк эченнән чыгарды да чөмнәрен, чәчәкләрен кырып ташлап, ап-ак көнбагыш чиертә башлады. Тагын бер кат үкенеп куйдым: шул ач тешле көнбагыш өчен йөргәнбез, карала да башламаган, ичмаса!
Шулай ни кыларга белми аптырап утырганда, Гайнеттин килеп керде.
— Нишләп утырасыз монда?—диде ул шаккатып.— Ник кердегез?
Ул бездән берәр яшькә олы, буйга да зуррак, шулай да чишмә башында, дугайда гел бергә уйныйбыз. Әйбәт малай үзе — гел муенны төйгечләп кенә тормый.
Һади аңа хәлне сөйләп бирде, айбагыр сыныгы да сузды. Ул аннан эрерәкләрен генә чемченде дә:.
— Чүп бит бу!—дип, почмакка атып бәрде. Аннары урыныннан кузгалды да: — Арыякка ыстарыстага атлы казаклар килгәнен ишеттегезме? Ырыйстан эзлиләр ди. Әйдә, карарга чыгабыз,— диде.
Мин тагын коелып иңдем. Бөтенләй почмакка сеңеп, тын да тартмый утыра башладым. Ә күзләр — гел ишектә. Хәзер үк шул атлы казаклар килеп керер төсле. Һади, берни булмаган күк, аңа иярде. Гел башсыз икән! Алар абзардан чыгып киткәч, инде күптән мөлдерәп тулган күз
яшьләрен туктаусыз коя башладым. Гарьләнәм, әрним, өзгәләнәм: ник кердем сон мин ул бакчага? Ник кеше әйберсенә тидем? «Кешенең йомычкасына да тияргә ярамый», дип, әнәйнен йөз кат әйткәне бар бит!.. Бөтен дөнья мине ташлаган, берәүнең дә мина әйләнеп карыйсы килми, бар да дошман күрәләр сыман тоела. Кайда соң әнием, кайда соң, ичмаса, Хөршит түтәй? Ник килмиләр алар? Ник килсеннәр, синең ише « бакча карагы кемгә кирәк? =
Шулай күпме тозлы су агызып утырганмындыр, белмим. а
— Ә-ә-ә, менә кайда икән ул ырыйстаан! — дигән тавышка сискә- а неп уянып, күзләремне ачсам, каршымда әнәй тора. Чырае караңгы, и мәрхәмәт заты булыр сыман күренми.— Нишләп ятасың монда тирес а корты булып! Тор!—диде ул, бик ачулы итеп. Аннары җилтерәтеп * абзардан алып чыгып китте.— Кеше күзенә ничек күренерсең, оятсыз! С Ыштыр бит! Менә кайткач, чыбык белән ярам әле мин сине! Атаңа хат | язам: малаең үсте — бакча карагы булды хәзер, дип. <
Эндәшү юк инде, елау да онытылган. Кайтам шунда сөйрәлеп, маңгай белән жиргә төртелеп, жир тишегенә керерлек булып. Әле бу хәтле ’ оялганым юк иде әнәйдән дә, кешеләрдән дә. Ә урамда әллә кайчан £ кич булган, көтү дә кайткан, казлар да чишмә тыкрыгыннан менеп = киләләр, кояш та түбән үк төшкән. Шуны аңладым: мин абзар почма- = гында йоклап ятканмын икән. s
Кайткач, аллага шөкер, чыбык булмады, тамакка да ашаттылар. _ Ә икенче көнне түтәй сер итеп кенә әйтте; әнәй барып алмаска кушты: “ «Көн буе шунда утырсын, төнәтик әле үзен шул әшәке малайның!»— к дип әйтеп әйтте, диде. ®
Төнәтү дигән сүзнең мәгънәсен шуннан бирле бик яхшы беләм мин... 3
Безнең әнәй бай хатын
Түтәй инде әллә кайчаннан бирле сабакка йөри. Әптияк укый, букчасында тагын әллә нинди калын китаплары да бар. Ул йөргәч, минем дә сабакка йөрисем килә, бик тиз генә кыйлемне чумырып алыр сыман кыланам. Әнәй җибәрмичә аптырата, бәләкәй әле син, ди. Быел инде түзмәде, мина да мендәр тышы төсле шакмаклы киндердән букча тегеп бирде. Эченә «Иман шарты», кәгазькарандаш салынган яңа букчаны киеп, кыш башыннан ук мин дә укырга йөри башладым. Әнәй иртәнге караңгыдан ук торгыза да битне-күзне юдырып, тамакны туйдырып, өс- не-башны киендерә, аннары түтәйгә ияртеп абыстайлар өенә җибәрә. Икебезгә ике ярка утынны бик авырсынып кына тоттыра ул. «Көн саен ике агач... Каян җиткермәк кирәк аны... Усакның да саржнны биш тәңкә бит...» ди. Тырышып укырга куша, сабакларыбызны белеп кайтырга.
Тырышмыйбызмы соң? Мин бу кышны ин элек әлеппнне ятладым. «Әлиф, би, ти, си, җнм, хи...» дип кат-кат чәйни торгач, җиде төн уртасында сорасалар да, төртелми әйтеп бирерлек булдым һәм ул хәрефләр әкренләп күңелгә дә сеңеп кала башлады. Аннары «әбҗәткә» күчтем, «Әбжәд, һәүәз, кәләмән..» Түбән өй сәкесенең йөзлек буена тезелешеп әй такмаклыйбыз шул сүзләрне. Тик бу сәер сүзләр нәрсәне аңлата, анысы безгә карангы. Төшендереп бирүче лә юк, үзебез дә сорамыйбыз. Ахырына хәтле такмаклыйбыз да «аллаһәкбәр» дип бетерәбез. Шулай булгач, берәр догадыр инде ул. Ә күп еллардан сон бу сүзләрнен чын мәгънәсен белеп алгач, мин шаккаттым: «Әбҗәд» — бер, нке, өч. дүрт; һәүәз—биш. алты, җиде; хөтти — сигез, тугыз, ун; кәләмән— егерме, утыз, кырык, илле» дигән саннарны аңлаткан икән. Менә сиңа дога! Ярый әле, ул чакта аңламаганбыз. Юкса, әбҗәткә әйләнеп тә карамаган булыр идек.
а. «к, у.» м а.
17
Кыш урталарыннан сон «Иман шарты» китабына төштем. Аны иҗекләп укыталар икән: «Кәпсенкәләмасылый. Кәлимимсемә. Кәлимәтенкө- тертён. кәли.мәтен...» Без, быел кергән вак малайлар, вак кызлар, шушы сүзләрне ниндидер бер көйгә тирбәлә-тирбәлә ятларга тырышабыз. Нәрсәне анлата икән бу? Иман — үзе нәрсә дигән сүз икән? Берсен дә белмибез. Бездән олыраклар да белми. Әнә безнең Хөршит түтәй Әптияк хәтле калын Әптиякне дә ничәдер кыш эчендә шулай иҗекләп чыкты бит инде! Ә мәгънәсен ул да белми.
Безнең Тулбай авылында нишләптер мәдрәсә юк, арыяк мулласы да, биреяк мулласы да түбән өйдә генә укыталар. Абыстайның сарык бәрәннәре дә. бозавы да безнең белән бергәләп шунда сабак укый. Шул билгесез сүзләрне бер-ике сәгать чәйнәгәч, хәзрәтләрнең абзарын җыеп, саламын көлтәләп, суын ташып бирәбез дә өйгә кайтабыз. Аннары —тау башына чана шуарга!
Минем бәләкәй чана булмаса да. артык үкенеч юк. Әтәй шахтадан алып кайткан киң тимер көрәк бар. Без аны «соскыч көрәк» дип йөртәбез. Аның сабы юк. Шуны күтәрәм дә тау башына сызам. Чишмә тавы яртылаш бозланып каткан. Тимер көрәккә утырып, шаңгыратып шуннан төшеп киткәндә, бураннар гына уйнап кала, чанаң бер якта торсын! Дөрес, бишмәт итәкләре күрә күрешен, ә кич кайткач әнәйдән эләгә,— хәер, анысына гына түзәсең инде аның. Бик ачулы сыман кизәнсә дә, әкрен генә төшә безнең әнәйнен кулы, авырттырмый. Башка да түгел, колак төбенә дә түгел, йомшак җиргә генә төшә тагы үзе.
Шулай шуа торгач, кыш та узып китте, тамчылар да тама башлады, сабак ташлар чаклар да җитеп килә Бер уйлаганда бик рәхәт инде бу: безнең авылда сабак башлауның билгеле бер ае-көне булмаган шикелле, ташлау көне дә юк. Инде гел кыш җитеп, урамнарга ап-ак кар чынлап торып яткач, сабак башлана. Береннән-бере күреп килә. Таралганда да шулай: көннәр җылытып, тамчылар шәбрәк тама башлау белән олырак, шаянрак малайлар сабактан туктый, алардан күрмәкче — без, вак-төякләр. Бер атна эчендә мулла абзый өе бушап кала. Моңа беркем бер сүз әйтми.
Минем кыш буе алган гыйлем: әлеппи дә әбҗәт белән «Иман шарты» булды. Анысының да яртысына җитеп кенә калдым. Хәер, аңлашыла торган сабакны да әзрәк өйрәндем өйрәнүен.
«Кәли.мәтен тайбатын.
Безнен әнәй — бай хатын, Арты тулы тәңкә. Борыны тулы...»
Өйрәнеп кайткан көнне әнәйгә тыңлатып күрсәткән идем, колакны әчеттереп борып алды.
Җүнсез, каян өйрәнәсең шундый тузга язмаганны, әшәкене! — диде ул. шактый ачуланып. — Син шәкерт буласы кеше бит инде хәзер!
Шәкерт! Шушы кышта алтынчы яшькә генә чыксам да. бу сүз мине шундук үстереп җибәргәндәй булды.
Шулай үсенеп кенә йөргәндә, без сабактан көчкә кайтып егылдык Без килгәнче иртүк, ягып томалаган түбән өй бик эссе иде. Бер-ике сәгать узуга бәләкәйрәкләр коса, елый, йокымсырап бер якка кыйшая башлады. Олыраклар: баш әйләнә, маңгай сызлый дияргә тотынды Кайсыларыдыр мичтә әллә нихәтле утлы күмер калуын, ә юшкәнең тарК буЛуЫН’ КеЧе учаК м°Ржасынын да ачык түгеллеген күреп алды
— Ис чыккан, исереп үләбез! — дигән тавышлар китте. Кемдеп югары өйгә, абыстайга йөгерде, олырак кызлар, чиләкләр белән кар алып 18
кереп бала-чаганын мангаен, битен уа башлады. Тар баскычтан көчкә генә кысылып түбән төшкән абыстай:
— Ай алла, хараплар булдык!—дип, өй ишеген шыгырдатып ачып
жибәрде.— Барыгыз, урамга чыгыгыз, карда аунагыз, өйләрегезгә кайтыгыз?.. ♦
Без, нихәтле бәлжерәп төшкән булсак та, ишеккә сыеша алмыйча е тышка ташландык. Түтәйгә сөйрәлеп, көчкә кайтып кердем Бер атна буе 5 чирләдек без. Баш авыртып, күнел болганып, косып, тәмам йөдәп беттек. £ Сабакка бөтенләй йөрисе килми башлады. Әнәй дә кысмады.
— Ярар, улым, сиңа быелга җитеп торыр, —диде. £
S
Кайтты, китте s 3
Язгы ташулар узгач, жир-су кибеп килгәндә, әтәй кайтты Кайтты дигәч тә. анысын мин күрмәдем. Иртәгесен йокыдан торуга ул өйдә иде инде. Гел шулай кызык итә ул, төнлә кайтып керә, төнлә чыгып китә. Мин °- белми дә калам. Ә бүтән кешеләр алай итми: тимерхут җиктереп, дуга * сына шөлдер тактырып, келлин келлин келтерәтеп кенә көпә-көндез = кайтып киләләр. Басу капкасыннан кергәндә, безнең ише капка ачкан < малайларга учлап-учлап прәнник чәчеп узалар. Менә, ичмаса, читтән = кайту! Ә без юл туфрагына төшеп аунаган шул кызыл прәнникләр өчен - әй әүмәкләшәбез, әй сугышабыз, — нәкъ инде бер күз орлык өчен чыр- * чу килеп чукышкан чеби әтәчләр!
Нигә шулай тып-тын гына кайтып керә икән безнен әтәй? Әллә янын g прәнник алырга акчасы җитенкерәми микән? Алай дисәи, безгә дигән күчтәнәчләре күп була бит аның. Бу юлы да чит җирендә генә була торган әллә нинди алтын укалы, күбәләк бизәкле канфитлар. авызга капкач эреп кенә китә торган баллы түгәрәк прәнникләр, кетердәп кенә тора торган бер олы бау клиндер, бер олы бөтен ап ак калач, чәй-шикәо алып кайткан Аннан килеп мина бик матур сай кырпу бүрек (әнәй әйтә, бик тә килешеп тора инде! ди), түтәй белән әнәйгә күлмәклек, бишектәге Шамилгә тагын әллә нәрсәләр шунда теле юк әле. мактана белми.
Әтәй читтән кайтты Ике-өч көннән соң өйгә ниндидер басынкы тынлык төште Үзара шаулашу, миндәге юкка да кәҗәләнү, елап жи- нәргә маташулар cv белән юып ташлагандай булды. Хәтта бишектәге Шамил лә күп кычкыра алмый, хәзер барып тирбәтергә тотынабыз. Алай да булмаса, ипи йомшагы белән шикәр чәйнәп имезлек сала түтәй. Ул эшне мина гына ышанмыйлар: ипиен дә, шикәрен дә үзен чәйнәп йотасын, диләр. Сон авызда үзләре эреп беткәч, мин нишләтим инде'
Мондый юаш тынлыкнын сәбәбе билгеле.без әтәйдән ятсынабыз. Түтәй дә, мин дә ничектер ияләшеп, уз булып китә алмыйбыз Бернисез әнәй кочагына барып сарылган шикелле, ана барып сарылу — кая инде ул! Әтәй үзе лә бездән ятсына бугай: алдына алып, үз итеп, тәгәрәтеп бер сөйгәнен, уйнатканын, аяк йөзләренә бастырып «денги-денги» иткәнен, шуннан түшәмгә хәтле сикертеп, кочагына кысканын да элек-электән үк хәтерләмим. Ә Мактый бабайларга керсәм, ул мине гел шулай матчага хәтле сикертеп җибәрә, анын муеныннан шытырдатып кочаклап алам, анын каты гына йомшак сакаллары минем битләрне кытыклый, и рәхәт тә була сон!
Хәер, әтәйнеи эше дә. мәшәкате дә күп бугай. Рәтләп өйлә дә күренми. Пошынып кайтып керә дә тагын чыгып китә. Бөтен кеше сабан чәчә, ә безнен әтайнең әле сукага барганы да юк Ник дисәң —ат юк. Үзенекен чәчеп бетермичә, кем синя ат бирсен’ Шуңар күрә бер дә чырае ачылмый торгандыр анын. Шуның өстенә, әнәй дә нишләптер авыртып- 19* 19
кырап йөри башлады әле. Гел йөткерә, туңа, хәле бетә. «Мартта Мөх- лисуллаларга солы сукканда гына суык тидердем», ди ул.
— Үз-үзеңне абайламыйчы, — ди әтәй борчылып. — Март дисәң дә кыш бит ул...
— И Фәрхулла-а, — ди әнәй моңаебрак. — Кеше эшенә чыккач, сынатып буламыни? Алты чабагыш бит ул. Көлтәләр дөңгелтәп, биеп кенә йөри. Үзең дә шыбыр тир, бишмәтең дә, шәлең дә төшә инде җилкәңнән...
Ничек итсә итә—гел шул Мактый бабай коткара инде безне бәладән. Бу юлы да ул үзенең өч иманасын тиз-тиз чәчеп бетерде дә атын безгә бирде. Аның бөкре сыртлы усал алашасы безнең лапаска күчте. Әтәй аңа әйбәтләп җылы су белән генә башак болгата, күп итеп көрпә сибә. Әй ашый теге курт-курт китереп. Мин янынарак килсәм, хәзер койрыгын селти башлый, колакларын шомарта, я булмаса, «пыр-р-р-р- рх-х» итеп пошкырып куя. «Йөрмә бу тирәдә, яратмыйм мин сине, безнең мондый черки юк!» — ди бугай ул. Әй сәрсән дә инде шул, бер дә Мактый бабайның үзенә охшамаган! Ә мин барыбер яратам аны, усал булса да яратам, ялыннан эләктереп, биленә атланасы килә!
Икенче көнне төштән соң түтәй белән мине ярты капчык орлык белән тубал салган, артына тырма таккан арбага утыртып, Тәкәнеш үрендәге җиргә алып барды әтәй. Алашаны туарып, тырмага җикте дә арбага бәйләде. Аннары, капчыктан арпа бушатып, баулы тубалны муенына киде һәм, бисмилла әйтеп, иртән сөрелгән җир буйлап чәчеп тә китте. Тар гына тасма иде ул. Әтәй кулын киеребрәк селтәп җибәрсә, орлыклар күрше җиренә барып төшә башлый. Менә бер заман аның кулыннан ниндидер ак нәрсә атылып китте. Аннары тагын бер, тагын бердән соң тагын бер... Әллә ничәү!
— Күкәй, күкәй!—дип кычкырды Хөршит түтәй. Без ул күкәйләрне җир башына утырып, тоз сибеп, ипи белән бик тәмләп ашадык та зират юлы буйлап өйгә кайтып киттек. Әтәй шул җирне тырмалый калды.
Минем әле үз җиребезгә баруым да. иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй чәчәләр?
— Шуны да белмәгәч!—диде түтәй. — Чәчкән орлык шул күкәйләр хәтле ире булып үссен өчен!
— Алай булгач, иртәгә дә әтәй икенче җиргә күкәй чәчәме? Ә без аны җыеп ашарга тагын барабызмы?
— Ай-яй оста, татар икәнсең, — диде түтәй. — Көн саен сиңа күкәй чәчәрләр, көн саен күкәй ашатырлар — эченә тияр! Бәйрәм ашы бер генә була ул!..
Җәй урталарында әнәйнең хәле тагын да сәерләнебрәк китте: эссе көндә дә. арка үзәгем туңа дип, иңенә шәл салып, камзул киеп йөри башлады. Төнлә озын-озак йөткерүенә кайчак мин дә уянып китәм. Сүзләре дә әллә ничек боек чыга, йөреш-торышы да сүлпән. Элекке якты чырай белән ялт килеп йөргән уенчак күңелле әнәй кая соң безнең?.. Ә бер көнне әтәй Мөхлисулла абыйларның атын тимерхутларына җигеп кайтты да әнәйгә әйбәт киемнәрен киендереп, кунакка баргандагы шикелле олы күпчек өстенә утыртып, Бигәнәй мулласына алып китте. Безнең тирәдән әллә кая ерактагы Бигәнәй авылында бик зур ишан хәзрәт бар икән. Аңа барып күренгән, ул өшкереп биргән даруларны эчкән кеше терелмичә калмый ди. Безнең әнәй дә терелер, боерган булса! Суык тию хәтәр чир икәнен беләм. үзем дә авырдым бит. Ярый ла миңа Шәмсеямалттәй керткән май килеште, әнәйгә тагын да шифалырак кирәктер шул...
Аннан кайткач, чынлап та әйбәт кенә күренә башлагандай булды әнәй. Күңеле дә көррәк шикелле, гәүдәсе дә җиңелрәк йөрешле. Әтәй
белән икесе иртүк торып уракка китәләр. Түтәй белән без Шамилне карап өйдә калабыз. Ул малай да үсеп килә инде хәзер, имчәктән дә аердылар үзен, арбада да тик кенә утырмый, гел егылып төшү ягын чамалый. Каз карау да безнең өстә бит ул. Ә зимагур ак каз безнең биш кенә бала чыгарды быел. Шул биш бәбкәсен ияртә дә дөнья гизә Без, бәләкәй арба тартып, аны эзләргә дугайга, күпер башына, Галиәр- ♦ чүенә, хәтта Әчекүлгә тикле чабабыз..
Бер имана жирнен урагын тиз тоттылар. Әнәй хәзер өйдә, гел безнең янда. Әтәй көзге чәчү артыннан йөри. Тагын кеше юк. Өйгә кайтып керсә дә сүзе шул хакта:
— Кемгә барасы инде?.. Гел-гел Гайзулла абзыйдан да өмет итеп булмый бит... Үз эшен кая куйсын?
Шунда белдем: Мактый бабайның чын аты Гайзулла икән. Алай булгач, нигә аны бөтен кеше «Мактый» дип йөртә? Мыскыл итеп әйтүләре микәнни? Алай дисәң, бабай моңа бер дә ачуланмый бит. Ә нәрсә дигән сүз икән ул «Мактый»? Гыйльметтин белән Һадидан сорарга оялам, шуны да белми икән туң баш, дип көләрләр генә...
Бер иртәне әтәй Хисамбый абзыйның жирән аты белән ишегалдына кайтып керде. Моны без арба тавышыннан ук төшенеп алдык. Иик дисәң, аның бу атаклы арбасы бөтен авылга ишетелерлек итеп шагырдый иде. Аты да атаклы. Аныкы шикелле арык, үшән ат бүтән беркемдә дә юк. Хисамбый абзый арыяк басуыннан иген ташыганда бөя аркылы йөрми, тегермәннең түбән ягыннан су ердырып чыга. Аты инеш уртасында туктап, ярты сәгать буе су эчә.
— Нә-әсәнә, үләт тигере, су күргәнең жук мәллә? Кара, кара, гел йоклады бит баскан жирендә, жык суккан ннямәстәкә-әй, — дип, бик зарлы да, көлке дә итеп сукранулары белән Хисамбый абзый үзе дә атаклы. Дилбегәсен күп тарткалый торгач, йомшак кына сүс чыбыркысы белән юри генә, искәртер өчен генә, берәрне сосып та алгач, аның үшән биясе әкрен генә атлап, су аркылы чыгып китә. Ә гомер буе дегет күрмәгән, исерек кешедәй алпан-тилпән килә торган шинсыз тәгәрмәчләре суга күбенеп, теге як юлга төшкәч илау салып шыгырдамый башлый.
Хисамбый абзый — карт кеше. Фәрбизә исемле буй житкән кызыннан башка бер кеме дә юк. Бәләкәй генә, иске генә өе, бер-ике торык каралтысы бар. Портында бүтән ир заты булмагач, ул да бер иманадыр инде! Шундый фәкыйрь генә тормышы белән дә ат асрый Шул ат белән Хисамбый абзыйныкын да. үзебезнең көзге чәчүне дә төгәлләп куйды әтәй. Бер дә яманларлык булмады әле ул: ат юаш. тешләми, колагын да шомартмый. Бер кичне тезгененнән тотып кына чишмәдә сугарып та мендем әле мин аны. Атланып төшәргә генә йөрәк житмәде, малайлар атны өркетеп ектырырлар дип курыктым...
Сабан урагы да озакка бармады Быел анын урырлыгы да юк. чыккан да каткан, ди әнәй. Йолкып алырга дип, кайсы көннәрне түтәйне дә алып киткәләде. Урак беткәч. Яна күпер башындагы житенне йолкып, зират буендагы киндерне алдык. Боларына мине дә алып барды әнәй. Озын нечкә киндер көлтәләрен бәпкәгә куярга өйрәтте.
Инде көз кереп килә. Үзе белдермәскә тырышса да. әнәйнен хәле шәптән түгеллеге безгә дә сизелә Жүтәле туктамый, суык тию шул хәтле озакка барыр икән! Үзе һаман ябыга бара, чырае саргылт-ак, йөзе моңлы, боек; гәүдәсе бөкшәйгән, йөреш-торышы көннән-көн сүлпәнләнә килә. Әтәй дә пошынулы төс белән башын түбән неп сүзсез йөри Хөр- шнт түтәй дә гел әнәй тирәсендә, ул кушкан бөтен эшне эшләп кенә тора. Олы чиләкләр белән чишмәдән су алып кайта. Ишектән кергәндә чиләге борыска орына да суы чайпалып түгелә
— И кызым, —ди әнәй йөзлек буена утырган жнреннән, — ннк шул
ШӘЯХН МАННУР ф АГЫМСУЛАРГА КАРАП
чиләкләрне тутырып аласын? Авыр бит ул сина, бәләкәйдән авыр күтәрсәң, үсми калырсың!
— Җук, авыр түгел, — дигән була түтәй. — Күтәрәләм!
Аның, буй җиткән кызлар шикелле, олы чиләкләрне мөлдерәмә итеп су алып кайту белән мактанасы килә: авызы ерыла, күзләре елтырый.
— Үсәсең инде, кызым, бик зур булып киләсең, бөтен эшемә ярый башладың! — дип, әнәй аның күңелен таба.
— Әнәй, әнәй, тагын нәрсә йомышың бар? — ди түтәй, башы күкләргә тиеп.
Безнең өчен бар да шулай ансат кына, матур гына шикелле дөнья. Ә бер кичне, инде чана юлы төшкәч, капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Ике кеше өйгә килеп керде. Берсе аның Ибәт Галиме дигән абый, икенчесе «Мөти әтәй» дигән абый — әтәйнең читтә йөргән дуслары. Әтәй кыстаса да, чәйгә утырып тормадылар.
— Әйдә, кузгалыйк.— диде озын буйлы, кыл мыеклы Галим абый.— Юл кешесенең юлда булуы яхшы дигәннәр. Барасы җир ерак бит...
Әтәйнең юл капчыгы әзер иде. Өстен киенде дә безнең белән хушлашты:
— Хода юлларны уң итсә, озак юанмабыз, әнисе, исәнлектә күрешик. Саулыгыңны сакла! — Аннары безгә иелде ул: — Әниегезнең сүзен тыңлагыз, сабакларыгызны тырышып укыгыз, — диде, безнең башлардан сыйпап.
Алар артыннан без озата чыктык. Урамда караңгы булса да, кар яктысы бар. күрше-тирә тәрәзәләрдә ут яна. Әтәйләр чанага төялештеләр дә китеп бардылар. Алар Зариф абзыйлар чатына җиткәндә гармун яңгырады. Галим абыйдыр инде. Гармунга кушылган җыру тавышы да ишетелде:
Без урамнан чыгып киттек Бер чанага төялеп.
Озата чыгып карап калды Баганага сөялеп...
— Әтәй җырлый, әтәй! — дип кычкырды түтәй. Каян белә ул? Мин әле аныи җырлаганын бер дә ишеткәнем юк иде. Шуңар күрә ышанмыйча әнәйдән сорадым итәгенә сарылып.
— Атаң шул, улым, — диде әнәй, шул якка караган килеш.
Ат күләгәсе, чатка борылып, күздән югалды. Гармун белән җыру тавышы да ерагайды...
— Әйдәгез, балалар, керик,— диде әнәй. — Суык тияр...
Кердек. Бишектә йоклаган Шамил көйсезләнә башлаган иде. Әнәй аны рәтләп салды да бишек читенә аскан бауны аягына элеп, утырган килеш кенә тирбәтә башлады. Шамил әтәйнең читкә киткәнен күрмичә калды, элегрәк уянса соң, жүләр, ни булыр иде. Хәер, минем дә беренче күрүем бит әле. Моңарчы гел йокыда кала идем. Әнә ничек була икән ул: җырлап та китәләр икән, гармуннары да бар. Читкә китү кызык сыман күренсә дә, озатып кергәч, күңелсез була икән. Өй эче әллә ничек бушап калган, суынып киткән шикелле. Матча кырыена аскай җиделе лампа да кичәгедәй якты янмый төсле. Кече якка, ишек каты почмакларга караңгылык оялаган. Яман да олы пәрәвезнең куркыныч оясыннан аркылы-торкылы киткән җепләр шикелле, лампа чыбыкларыннан юан-юан кара сызыклар сузылган. Әнәй йөзлек буенда бер сүзсез уйга батып утыра. Кашык-аяк юып маташкан түтәй дә эндәшми. Минем дә елыйсы килә. Тик сәбәбен генә белмим әле. Әтәйне юксыныптырмы инде ул... Мин бит анар ияләнеп килә идем инде. Кайчакта бот буена сыенгалый идем, чәчне дә ак сөяк саплы, су күк үткен пәкесе белән бер дә авырттырмыйча ала иде. Дөрес, матчага бик шәп тал чыбыгы кыстырып куйган иде куюын, әмма бу кайтуында ул чыбык та безнең балтырларда сызгырмыйча калды. Ник тисен, үзебезнең әтәй бит ул!..
Кычкыра күке баласы
Нишләп болай булды сон әле бу? Көпә-көндез түшәк жәюле. Әтәй элек читтән жибәргән бишни жон күлмәге өстеннән шәмәхә камзулын кигән, башына зәнгәр шәльяулык япкан ак чырайлы әнәй шул түшәктә ф ята... Әйе, әтәй читкә киткәннән сон берәр ай узды микән — ул урын с өстенә менде. Хәл белергә кергән күрше жиңгиләрдән ишеткән бу сүзне < үземчә генә анлап, мин дә теләсә кайвакытта урын өстенә менеп ята < башладым. Көн буена жыелмый торган түшәк-ястыкта аунап-тәгәрәп алу, әнәй янына сыенып яту баштарак бик рәхәт тоелса да. тора-бара * әллә ничек кызыксыз булып китте. Әнәйнең чырае боек, тамак төбенә < әллә нәрсә ябышкандай озак итеп, буылып йөткерә, еш-еш тын ала, > мангаена бөрчек-бөрчек тир чыга. Мине дә элекке шикелле шап-шоп итеп сөйми хәзер. Янында күп сырпалана башласам: «Улым, туктале. 3 борчыма әле» дип, яныннан жибәрергә тырыша. Әллә яратмый микән ул * мине хәзер? Анын болай булуы минем эчкә пошаман сала, кая барып ♦ сугылырга, ни кылырга белми аптырап йөрим а.
Түтәй хәзер өндә «олы кеше» булып китте. Тыштан утын ваклап * кертә, чыра телеп мичкә яга, самавар куя, аш пешерә, өч баш сарыкны “ өйгә кертеп, он сипкән,тоз сипкән жылы су эчерә, бәкәйләре имеп туйгач, < абзарга чыгарып яба, асларын тазарта, салам көлтәли. Мин анын s артыннан тагылып йөрим, эшләгән булып ана комачау итәм. Икенче s көнне өйгә салам ягабыз, анысы рәхәт була, мин салам өстендә тәгәрәп * уйныйм. Ф
Хөршит түтәй он да или, токмач та баса, ипи дә пешерә инде хәзер □
— Кызым, иләгенне бик сикертмә, онын жилпучтан читкә сибелмәсен,— дип өйрәтә әнәй урын өстендә бөкшәеп утырган килеш. Суның җылылыгын теле белән үзе татып карын, тозны үз учы белән үлчәп бирә. Онның да күләмен үз күзе белән билгели. Түтәй шуларның барысын да бер-бер артлы күәс чиләгенә сала да озын саплы агач калак белән изә-туглый башлый.
— Кызым, апараңда он төерләре калмасын, кат-кат тугыла, жәме,— ди әнәй.
Түтәй карусыз. Ул бөтен эшне әнәй кушканча эшли. «Рәхмәт, кызым», дип кенә тора әнәй аңа. Минем шикелле кәҗәләнеп йөрмәвенә шаккаттым мин анын. Гел эштә дә гел эштә, уен да эләкми аңа. үзенең дә бик исе китми бугай. Хәер, кайчакта ычкынгалап куя куюын Әнәй көтә-көтә дә мине чыгарып җибәрә: «Бар, улым, эзләп алып кант тутанны», ди. Мин аны күрше кызлары Мәсүррәттәнләрдән, анда булмаса. Мәлүфәттәй яныннан табып алып кайтам. Әнәй аны бер дә орышмый. «Балам, дөньяңны онытып йөрмәсәнә, акыллым, син бит инде унбер яшь тутырып килә торган олы кыз», дип кенә куя.
Әнә шул «олы кыз» кичә изгән күәстән ипи сала бүген... Бу аның өченче пешерүе инде. Безнең сәке биек, күәс чиләге лә тирән Кулы белән аның эченә сузылырга түтәйнең буе житми.
— Бүкәнне китер әле, ылан, — диде ул. Мин бүкәнне тәгәрәтеп алып килдем дә аяк астына утыртып куйдым. Ул ана менеп басты Аннары, иләп куйган онын әнәй кушканча апара өстенә салды да, жиң төбенә хәтле үк сызганган бәләкәй генә ап-ак кулы белән күәс баса башлады.
— Кызым, төптән үк әйләндереп-әйләндереп, кат-кат бас, жәме,— дн әнәй.. — Оның укмашып калмасын
Бнк озак басты ул аны. Битенә бөрчек-бөрчек тирләр чыкты. Бая чымырдап утырган сыек апара тыгыз камырга әйләнде хәзер. Әнәй. көч- хәл белән булса да, күәс эчендәге камырны үзе килеп карады:
— Ярар, кызым, —диде,— әйбәт булган бугай. Тәмле булып кына пешсен инде...
Түтәй, кулындагы камырны агач пычак белән кыргач, тиз генә юып килде, күәс чиләген җәймә белән бәйләп, өстенә иске чүпрәк киез каплады, аннары мичкә ягып җибәрде. Күәс кабарып чыгу белән ипине әвәләп, сәкегә җәелгән ашъяулыкка тезде, өстенә күп итеп тоз сибә- сибә бәләкәй ипиләр дә ясады. Аннары күәс төбен кырып алды да: «Монысын нишләтик микән, әнәй?» дип сорады.
— Анысыннан шишара яса, кызым, әйбәтләп тоз сип, тәмле булыр,— диде һәм ничек ясарга икәнен өйрәтте.
Мичне тартып, ашъяулыктагы ипиләрне берәм-берәм көрәккә утыртып, мичкә тыгулары да әйбәт узды түтәйнен. Бер камыры да ашъяулыкка ябышып, кулына сыланып калмады, көрәктән дә төшеп китмәде. Өстенә ипи утырткан килеш ничек күтәрә ул шундый озын саплы зур көрәкне? Гел олы кеше дип торырсың!
Байтактан сон ипи пешеп чыкты, өйгә тәмле ис тулды, самавар өлгерде. Өстенә тоз сибеп тыккан теге бәләкәй ипиләре белән шишарасы бигрәк тә матур булып, кызарып пешкән иде түтәйнең. Без табынга утыргач кына күршенең Ләүхия җиңги килеп керде.
— Ылапаска утынга чыкканыем,— дип башлады ул сүзен,— бөтен ишегалдына шундый да тәмле хуш ис таралган — башларың әйләнеп китәрлек! Каян килә соң, дим, борыннарны кытыклый торган мондый да татлы күмәч исе? Иснәп-иснәп тордым да, тукта, дим, Хөршитбану ипи сала түгел микән? Алар морҗасыннан чыккан шикелле бу, дим. Ипи исе әкәмәт тә хикмәт нәстә бит ул: бөтен дөньяга таралыр ди, «Мин пештем! Авыз итегез!» дип әйтеп әйтеп чакырыр ди.
— Әйдүк, җиңги, әйдүк, табынга уз!—диде әнәй чырае ачылып.— Мактап кына йөрисең икән, нәкъ өстенә туры килдең. Чыннап та, Хөр- шитбдну бик тәмле ипи пешергән шул, күз генә тимәсен балакаема.
Без, урталай ярып кискән бәләкәй ипиләрне кетердәтеп чәйни-чәйни, бик озаклап чәй эчтек. Шишараны да бик мактады җиңги. Сүзләре дә күбәйгән икән: әтәйдән хат-хәбәр бармыдан башлап, кышның суык килүен, кемнең ашарына беткәнен, кем сыерын сатып он алганын, язга- җәйгә ничек барып тоташырбыз дип хафалануларын сөйләшеп утырдылар. Кышкы көн — бер карыш, дигәндәй, өйгә караңгы керде, түтәй ут яндырып, самаварны яңартып китерде. Сүз яңадан безнең өйдәге хәлләргә кайтты.
— Болай каты сырхаулап китүләреңне Пәрхуллага язмадыңмы сон син, Гайшә?—диде җиңги.—Дөрес, бу авыр кышны бер уздырып җибәрсәк, болай да терелерсең терелүен алла теләсә.
— Сабыр итик әле, җиңги,— диде әнәй, бик үк ачылып китәсе кил-мәгәндәй.— Барып эшкә генә керешкән бит әле ул... Борчымаска исәп- лндерием хәзергә...
— Анысы шулай шулаен да...—дип куйды җиңги.— Түлке менә кеше сүзе — каһәр суккыры: «Пәрхулла җаратмый икән, шуңар күрә чирле көенчә ташлап чыгып киткән икән», дип лыгырдыйлар бит...
Көн буе мич каршында биегән түтәйнен күзләре йомыла башлады. Ул кече якка урын җәйде дә: «Әйдә, ылан, нәвем базарына китәбез», диде. Мин дә, мондый авыр сүзләрне тыңлап утырасым килмичә, иске толып астына чумдым һәм эреп киткәнне сизми дә калганмын...
Иртәгесен бер агач утын күтәреп сабак өенә киттем. Түтәй хәзер рәтләп йөри алмын, өн эше белән бүленеп кала. Кайсы көннәрне Һади белән, Гыйльметтин белән урамда ук очрашам, бергә барабыз, бергә утырып, «кәпсен кәләм асылый»ны такмаклый башлыйбыз. Сабак уку мина никтер артык авыр түгел, тиз бикләп алам, китап битендәге билгеләр дә миңа хәзер төрле-төрле булып күренә — хәреф танырга маташам бугай, ахры. Өйдә дә әнәйгә тыңлатып күрсәткәч: «Рәхмәт, улым, сабагыңны белеп кайткансың», дигән сүзне ишетәм. Борын өскә күтәре
леп китә, ә күнел алай түгел. Өйгә кайткач нигәдер бигрәк тә көйсезләнә башлый ул. Әнәйнен суык тию чиреннән болай озак ятуы да әллә ничек жанны кыерсытып торган күк. Әтәйне дә сагынам бугай, ахры. Ана үз кулым белән, үз сүзем белән хат язасы килә. Ә абыстай безне язарга өйрәтми әле. Ничек өйрәнергә сон5 Әгәр өйрәнсәм «Кайт, әтәй( кайт! Безгә читен син булмагач», дип язар идем мин ана. Шуна күрә мин анын хатын сорап алам да, ян тәрәзә төбенә жреп салып, үз кәгаземә күчереп язам. Тик рәтләп танып кына булмый, нәрсә күчергәнемне генә белмим... Ул миңа быел китәр алдыннан гына чана да ясап биргән иде. Такта чана, бик жинел, бик матур. Тик, астында калае булмагач, бик шәп шумый, чишмә тавыннан выжлап төшкәндә, бүтән малайлар- ныкыннан уздырып жибәреп булмый...
Бүген дә шул чананы калтыр-кылтыр өстерәп, итәкләр катканчы шуып, караңгы төшкәч кенә кайттым. Өсне чишенеп, юеш ыштанны алмаштырып, түр башына менгәч, Шамил белән уйнаган булдым. Ул хәзер бишегеннән чыгып килә инде, сәке буйлап үрмәләгән була, ике кулыннан тотып бастырсаң, «тәтәй тора». Үсә бит торна ташлаган нә- мәстәкәй! Шулай да андый вак черки белән уйнавы кызык түгел, әз генә кагылдыңмы, хәзер сытыла башлый...
Түтәй, табак тутырып, бик тәмле бәрәнге пешереп китерде. Без жин сызганып сыпырганда әнәй ике генә бәрәнге ашады... Аннары чәй эчтек. Табынны жыештыргач, түтәй тәрәшле ясарга кереште. Әнәй минем сабак өендә ертып кайткан бишмәт жинен ямый башлады Безгә кич утырырга керүче кызлар юк инде хәзер. Шәмсурыйттәй дә. Нәфи- сәттәй дә кияүгә киттеләр. Берсе Тәкәнештә, берсе Чыршы арты дигән авылда. Кияүләре белән кунакка килгәч, түтәйгә исле сабын, миңа чуклы канфит бирделәр. Канфнтлары тәмле булса да, Нәфисәттәйләр үзләре кич утырырга кермәгәч, күңелле түгел икән. Мысыр күгәрчене тавышы белән өйне яңгыратып көлүчеләр дә юк, уен-көлке сөйләшү, шаулатып жырлау да юк. Түтәй белән мин жырлый башласам, икебез ике аеры чабабыз. Бүген дә менә шулай: ул башлагач, ян сәкедә мәчет ясап утырган жирдән мин дә кушылып караган идем дә, көйләребез кипкән борчак шикелле төрле якка тәгәрәде дә китте. Башта көлешеп алган булдык та тынышып калдык. Өй эчен шыксыз бушлык баскандай булды. Белмим, шул бушлыктан качар өченме, хәле-уйлары жинел бул-маганмы, әллә электән үк жыр яраткан гадәте буенчамы, хәсрәтле генә тавыш белән әнәй үзе жырлап жнбәрде. Инде икенче тапкыр ишетәм, һаман шуны жырлый:
Иске зират есләрендә Кычкыра күке баласы. Кычкырма күке баласы. Без дә шунда барасы-
Ник алай дип жырлый икән ул? Иске зират арыякта, Иске тауда бит ул. Анда күке кычкырырлык бер агач та юк, малайлар аннан жиләк тә тапмый, ул өч-дүрт кенә каберле киртәсез зиратка кеше дә барып йөрми. Ә ник сон әнәй «Без дә шунда барасы» дип жырлый5..
Дәвамы бар