Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИҢЕМДӘ—АЙ


ЛИРИК цикл
Илгә исән кайткан агайлар
Дөмектереп соңгы дотларны, кичеп пыскып калган сугыш кисәүләрен, еллар төяп алып кайтты туган илгә агайларның имин-исәннәрен...
Кемнәр ничек кайтты, кайсы якка, кайберләрен эшелоннар тартты, кайберләре йөгереп-җәяүләп уздылар Европаны — көткән кавышулар каршына!
Таралдылар агайлар төрле якка...
Кайберләре сыңар аяклап, таянып сугыш биргән таякка... Таралдылар төрле юлдан, кайберләре сыңар кулдан,— исән чыккач уттан, бәхет! диеп — бу да .. Колакларга кермәде никтер җиңү маршы, җиз быргылар уйнавы...
Алар өчен булды баш очында
фәкать тургай тавышы!..
Ил кузгалды яңа тормышка табан.
Юлдан ук кайтып килешләренә, иелде безнең агайлар туган инешләренә, иң татлы шәраб булды — шул! Ишегалларына керде нур!
Йөгереп лә йорде ишек-түрле — Гыйльмениса. Бибинур...
Ягылды бөтен ак һәм кара мунчалар, чыжлады коймаклар табаларда!
Дөнья тикле дөнья гизеп кайткан кесәләрдән Ни булса да табылды — балаларга!
Яисә берәр йолдыз — уңган пилоткалардан...
Эленде кызыл яулыклар капка башына!
Озак өйрәнә алмады солдат шундый тынлыкка...
Чүгеп калган төсле күренде каралты-өйләр юлларында очраган
Европа сарайлары каршында.
Ә күңелдән китмәде окоптагы көйләр...
Иң ләззәтле булды — сабый назы, тезгә алып сөю!
«Кайттыңмы?» дип соравына каршы «әйе, бөтенләйгә!» дию.
(Көтел торды төнне сабыр гына
дүрт ел буе көткән Сәрбиназы!..)
Кайткач,
ин тәмле сый булды бөтен сыйдан, ян сәкегә утырып, өйдә тарткан тәмәке!
Иң йомшак урыннардан йомшак урын булды — сәке!
Аннан ишегалдында, җиң сызганып, бүкәнгә чабылды балта...
Күрше ихатада, күзен сөртеп алъяпкычка, әйтте берәү:
«Әйе, исәннәр — илгә бер кайта!..»
...Ә ул минем әнием иде...
Сабый идем, белмәдем шул аны юата!
Коры елда
Шыбыр-шыбыр килеп имәннәргә тау яңгыры ява тауларда...
Шул яңгырдай, әй, дим, бер генә төн Иделләргә кайтып шауларга!
Топольләрем күк тузанга баткан, канатлары авыр кош сыман... Вакытыннан элек чал басулар оеп тора, серле төш сыман...
Телсез экрандагы сыман оеп тора кырлар! Ап-ак, чырайсыз...
Җил исәргә кыймый торган юлдан җырлап үтү кая?! Уңайсыз...
Сагындырдың, узган яшьлек сыман, коргаксыттың, яңгыр, син безне! Дымнарыңны алып безнең яктан син сыйлыйсың, өнә, диңгезне!..
Диңгез белән чут-чут сөйләшәсез.
Кәүсәләрдән ага күк суы!
Таулар сулышын әллә китерә җил, туган якның әллә үксүе?
Күк диңгезгә тамчың төшеп сүнә, күбекләнеп коя суга — су...
Төне буе йөрәгемә ява...
Аһ, йөрәгем түгел шул басу!..
Иделләргә кайт син,
«яңгыр!» диеп
Җир саҗдәгә киткән якларга!
Җырың таныш, ишетәм. Әллә мәңге олактымы дисәм кафларга...
Имәннәргә шыбыр-шыбыр килеп, төнге яңгыр ява тауларда .
Шул яңгырдай, әй, дим, бер генә төн Иделләргә кайтып шауларга!..
Көне буе өй түремдә шаулап торды имән. Аңа «шаула!» дигән хәбәр диңгезләрдән килгән.
Тауларда җил. Шыбыр-шыбыр яфрак кага урман.
Урманнарга мөлдерәмә диңгез җило тулган!
Кыштырдый яфраклар, охшап синең хатларыңа...
Тоташ сагыну җиле исә күңел чатларымда...
Сагышлы көй көйләп тора таулардагы урман.
Күңелемә тау җиледәй синең җырың тулган!
Йоклама!
Йоклама, җан, син йоклый дип әллә кайчан, күренмәгән ишекләрдән, ярыклсрдан-тишекләрдән коелалар — могәдаһи, бөтен гайбәт...
Син йокласаң, алар — әйбәт! Үрмәлиләр кетер-кетер намустай ак кәгазьләргә, керешәләр, чи-чи килеп, буш нотык һәм вәгазьләргә.
Баса алар син укыйсы ап-ак китап өсләренә!.. Сиңа хөкем чыгаралар җыелып үз өстәлеңә!
Йоклама, җан, син йокласаң, баш түбәңдә йөрер биеп, көлә-көлә гайбәт чөеп: син — кечкенә...
алар — бөек!!
Йоклама, җан, оема, җан, син йоклый дип әллә кайчан, баш калкыта җаһил гакыл, һәм уяна мәләк-шайтан!
Йоклама, җан...
Якты кулларың
Синең хакта истә калган җырым — якты кулларың...
Колагымда — бармакларың чирткән кояш кыллары!
Боз-пыяла астында калган тонык елга — үткән елларым...
Күренә балкып төптән, күренә балкып якты кулларың!
Хәтерләү
И туган җир!
Ул зәңгәр болыннар болында — богыллар...
Офыктан — җил.
Иңемдә — ай.
Күзләремдә — еллар!..
Шәмнәр
Ышанабыз инде: көн булмаган шагыйрьләргә кара елларда. Тарих шаһит: кар өстендә кан эзләре калган — Пушкин ауган Кара елгада!
Култыклаган аны секундантлар, дары исе калган кырлардан ярсу атлар алып очкан аны дошман кулы җитмәс чорларга!
Төн эченнән озаткан аны патша, нәфрәтеннән шүрләп халыкның. Иңнән-иңгә чорлар күтәргәннәр кояшларга чаклы табутын!
Ниятеңне җиренә җиткердем дип, кул юарга, палач, ашыкма: шул ук кара кулдан Лермонтовның егыласы бар әле — Машукта!
Баш очында аннан шәмнәр янар — йолдызларга менәр түшәмнәр!
Янар шәмнәр, янар бөек шәмнәр, сукырайтыр сезне ул шәмнәр!
Сукырайтыр бөтен шәмдәлләрне халык шәмнәренең чаткысы!.. Ярыклардан-ярыкларга сөрер, тынгы бирмәс аның яктысы!
Сез уйлыймсыз чорның шагыйрьләрен Кара елгаларда, Машукларда, Моабитларда дип атканнар?
О, юк әле!.. Бик зиннәтле сарайларда, алар җанын элек — «сатканнар!»
Җиз тоткалы ябык бүлмәләрдә, нәфис зәвык, шәраб артында, фәрештәдәй, төтен болытлары арасында палачларны яллап алтынга, пистолетсыз-нисез, тыныч кына (ап-ак перчаткада куллары!) озак барган педант мәкер, ничек җуярга дип халыкларның җырчы улларын!
Атып түгел, алар данын сатып, шул табыштан җан асрап фәкать яши җаһил җаннар кулуарларда
Сальерилар кебек, чордан-чорга күчә мондый явыз мәнфәгать!.. Халыкларга таныш бу «сәнгать»!
Сез уйлыйсыз, «шагыйрь тынды!» диеп, Мартыновлар инде канәгать?!
Юк, һич түгел!
Мәңгелеккә дучар шәүлә булып, кайта-китә елдан-елларга, кара вөҗдан — пистолетын кысып, үлә алмыйча, Дантес йөри...
Кара елгада!
...Ничә фотон яктылыгы белән (бу яктыга бармы үлчәмнәр!?) яна шәмнәр, яна бөек шәмнәр!
Галәмнәргә җиткән — түшәмнәр!
Мәңгелеккә дучар палачларның өрәкләрен, кара шәүләне калтыратып, сөреп чордан-чорга, балкып яна иҗат шәмнәре!..
Ерак бер көзне сагыну
Мин тагын да синең көзгә кайтам, сине сагынып кайтам — үткәнгә. Кайтам кабат! Синең җилләреңдә иелә-сыгыла шаулый имәннәр!
Өй түремдә алма коела таңда, дөп-дөп коела чыклы үләнгә!
Бер яктылык табам шунда җанга: шул көзләрдә йөри — ак сының! Кайтам тагын синең илләреңә, карамассың микән ятсынып?..
Кайтам синең якты күлләреңә — йөзә иде кызыл балыклар!.. Латгалия, урман әкиятеңә син яңадан мине алып бар!
Син яңадан көзге аланнардан алма җыеп ап-әк итәккә, җыр иленә, якты офыкларга, болытларга чаклы җитәклә!
Кайтам синең кызгылт көзләреңә — хәтерлимсен, безнең ул чакта кызыл урманнардан сөю җыры кергән иде атылып кочакка?!
...Шул чаклардан, соңгы мәҗүсидәй, табынам мин кызыл Усакка!..
Монда да көз... Алма коела шаулап, дөп-дөп! коела сары үләнгә...
Бу минутта синең елларыңнан бик еракта инде бу бәндәң* Еллар аша синең истәлеккә җырда янган шушы минутта, иелә дә, өстәлемә сибелә, Латгалия, синең көзен чәчәк аткан шомыртлар!..
Күңел догасы
Күк арбасы узды болытлардан, койды яңгыр — кырлар канәгать! Ал дугасы гына эленеп калды,— узган яңгырлардан — салават!
Күкрәде җан офыкларга тулып, җир сөтләре менде каләмгә! Йөрәгемне дер селкетеп узган якты күкрәүләргә — салават!
Күкрәдек бер, ташып чыктык ярдан, яшьлек дәрте — бер дә галәмәт!.
Моң калдырып ярларына кайткан тонык елгаларга — салават!
Җир гүзәле, бергә гомерлеккә антлар эчкән идек — мең кабат! Күксел төтен булып җилгә очкан антларыңа, сылу — салават!
Тапмагандыр әле туганнарны: ярты юлда — олы әманәт... Әманәткә ясап мең хыянәт киткән дусларыма — салават! Көн күзендә калсын якты өмет, янсын гомер! Намус — сәламәт!
Ак болыттай, баштан сыйпап кына, үткән гомерләргә — салават!