Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН УТЛАРЫ


«Катая утшры1972 в.иы I ’ иы
шигырь.ир турында.
Әдәби мирас
үземне әдәби мирас мәсьәләсеннән башлап китәргә телим Бездә әдәби мирасны барлаү, аны. вакыт тузаныннан аралап, бүгенге укучыга тәкъдим итү эше, ничектер үз агымына куелган. Әле бүген дә бу изге эш без неткан югарылыкта тора дип әйтеп булмый. Мәрхүм әдипләрнең тор ла сәбәпләр аркасында үз вакытында доньяга чыга алмаган әсорләрен, алар хакындагы истәлекләрне, хат һәм документларны матбугатта күрсәтү шул язучылар иҗат иткән чорның атмосферасын, вакытын кабат яңарта. Нәтиҗәдә алорның иҗаты яңа гомер белән яшәп китә шикелле.
Журнал, бу әһәмиятле миссияне башлап җибәреп, бик әйбәт эшләде Без аның узган саннарында И. Гази, Ш. Модәррис һәм Г Хуҗи иҗатлары белән кабат очраштык.
Кайбер иптәшләр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар поэзиясен «ойрәнү чоры* гына дип бәяләп китмәнче булалар. Янәсе, бүгенге кәннәр таләбеннән чыгып караганда. 50 нче еллар шигърияте укучыларны тирән мәгънәле әсәрләр белән куандыра алмаган. Мондый фикер белән килешеп булмый Андый бәячеләргә болей диясе килә: иптәшләр, аермыйк әло елларны еллардай, алар арасында киртә дә, чик тә юк ич! Алар — тоташ. Еллар, чорлар бер-беренә күпер булып сузылалар. Бүгенге кайбер казанышларыбыз да шул еллар җирлегеннән килмимени?.
Ул елларны һәм ул елларда иҗат иткән шагыйрьләрне миңа аэ булса да күрергә туры килде. Ул еллар да иҗат ялкыны белән кайнап, дәртләнеп яшәгән еллар иде Бүгенге кемнәрнең шигъри запасы әле дә булса шул окоплы кырлардан, яңа гына блиндажлар тузанын кагып, автоматын тыныч кәинәр каләменә алыштырган, түшләрен орден һем медальләр бизәгән фронтовик әдипләр рухыннан килә кебек одәби-эсте- тик кыйммәтләре ягыннан да бер дә түбән түгел иде ул еллар иҗаты) Деросой әйт-кәндә. инде без ул елларда язылган әсәрләрне кулыбызга бик сирәк алабыз, яисә бәтенлой алмыйбыз... Сугышның соңгы елында һәм җиңү салютыннан соң туган яшь буын аларның күбесен бәтенлой белми дә Ә менә әдәби мирасны ейрән^. вакыт- вакыт үткәннәргә дә борылып карау һич зарар итмәс иде безгә)
Менә мин журнал битләрендә Ш. Мәдәрриснең сигеэьюллык шигырьләре белән яңадан очрашам. Шундый тыгыз хисле, ялкынлы, ашкынулы шигырьләр) Алар әдәби осталыклары, камиллекләре ягыннан дә бүгенге шигърияттә үрнәк булырлык әсәр
С
ләр Бу шагыйрьләрнең шәхси якларында да соклангыч сыйфатлар күп иде. Апар — әдәбиятыбызга яшь алмаш тәрбияләүгә күп көч куйган иптәшләр. Алар бу юнвлещ. тә чын күңелдән бирелеп, үз-үзләрен онытып эшләделәр.
Шәрәф Мөдәрриснең тәмамланмый калган җыры — «Полк намусы» исемле тра. гедиясе — гражданлык накалының югарылыгы, иҗат палитрасының байлыгы, окоп һәм блиндаж шартларында, ил азатлыгы өчен барган бөек көрәш фонында коммунистның тулы канлы образын тудыру һәм аның җитәкчелек кочен күрсәтү юнәлешендәге уңышлары белән үзенә бер героик сәхифә ул. Шигъри трагедия иҗат итү, күп планлы, полифоник сугыш симфониясе тудыру шагыйрьдән күп көч таләп иткәндер.
Бүгенге көннәрдә, яшь поэзиянең тыныч офыкларында безнең лирик шигырьләр, тыныч көйләр, идиллиягә якын парчалар калгып утырганда, шундый ялкынлы, киң сулышлы, эпик колачлы әсәрләргә күз төшерү, аларны киң масштаблы булулары ягыннан үрнәк итү зарар итмәс иде безгә.
Гомумән, бу әдипләрнең гаять бай шәхси-иҗтимагый гомер сәхифәләре безне, яшь әдипләрне, иҗатта һәм тормышта шактый күркәм сыйфатларга өйрәтер иде-
«Казан утларыяның киләчәктә дә шундый әдәби мирас сәхифәләрен киңрәк, тулы» рак. эзлеклерәк яктыртуын телик. Алда әле безне төрле иҗади шәхесләр, мирасыбызның яңа үрнәкләре белән очрашулар көтә дип ышаныйк.
Әдәби осталык.
Якты тәрәзәләр
Бүгенге көн шигърияте өчен иң хас күренеш шул: кайсы гына шагыйрьгә мөрәҗәгать итмә — өлкәнме ул, яшьме — алар иҗатында заманның катлаулы сулышы, аның каршылыклы көрәш дулкыннары, чорның рухи йогынтысы нык сизелә. Дәрес, форма төрлелеге әллә ни зур түгел, күбрәк иске эзләргә кайтылган, ярлар — анык, сулар — тонык, кояш — баш очында, гөлләр — үз төсендә. Кыскасы, традицион рамкалар тотрыклырак, стабильрәк. Күп әсәрләр, әйткәнемчә, элеккечә традицион калыпта-көйдә; күбесенчә, 10X9 үлчәмендә язылалар. Сүзләр арсеналына карыйм: элек-электән үз хәзинәбездә булып та, ни сәбәптәндер бүгенге әдәби телебездән төшереп калдырылган, моңарчы нигәдер актив кулланылмаган сүз энҗеләребез шигъриятебездә үзләренең лаеклы һәм хаклы урыннарын көннән-көн күбрәк ала бара. Тик менә бу өлкәдә таякны артыграк «бөгеп» җибәрмибез микән, дигән сорау да туып куйгалый. Мондый сорау да бик үк урынсыз түгел кебек, минемчә. Чөнки, архаикада артык казыну, инде бүгенге көндә җан open булмаслык казылма мамонт кебек сүзләрне дә чүпләү урынсызрак кебек. Дөрес, безнең күп кенә сүз энҗеләрен үз урыннарында ялтыратасыбыз бар әле Әмма инде шигърият төнендә биологик активлыкларын җуйганнарын түгел. Тереләрен! Безнең «җиксенү», «җисмөн», «җилбәз», «җилбәгәй», «җилеш» кебек үзләреннән дә шәбрәк, төгәлрәк адекватлары табылмас үз сүзләребез бар. Боларны мин мисал өчен генә китерәм. Алар — бихисап.
Безгә шулай ук заманның үзе алып килгән неологизмнардан да, интернациональ сүзләрдән дә баш тарту кирәкмидер. «Безнең юлда вакуумнар юк», ди үзенең бер шигырендә Хәсән ага Туфан. «Вакуум» сүзе бу очракта үз урынын тапкан шикелле Чөнки аны «бушлык» сүзе берничек тә алыштыра алмый. Аның яңгырашы да, шигырьгә биргән мәгънәви һәм эмоциональ төсмере дә бүтән. Мин, шигърияткә үзебезнең сүз энҗеләрен кайтару белән бергә, неологизмнарны да кыю кертүчеләр ягында. Моңардан безнең сүз байлыгыбыз артачак кына!
Безнең шигърияттә үлчәмнәр күбесенчә традицион калыпта дигән идем. Әмма шигырьләр эчтәлекләре, һавалары, моңнары белән бер-береннән яхшы ук аерылып торалар. Димәк, эш әдипнең үзенә генә хас дөньясында, әсәрнең эчтәлегендә, художникның иҗади осталыгында икән'
Әдәби осталык турында сөйләгәндә, минем шагыйрь Гамил Афзалның тарихи- социаль темага язылган, лирик җылылык белән сугарылган яңа шигырьләрен китерәсем килә. Аларда замандашыбызның эстетик карашлары да, мохитка заманча менә-
сабәте дә бер сулышта бирелгән. Шагыйрьнең шигърият турындагы бер строфасы бу хактагы бетен бәхеслернең. мәкаләләрнең үткенлеген бер фокуска туплый сыман:
Син — йолдызлы кич һәм серле иртә, Таң җилләре сине иркәләр: Чын шагыйрьләр сине байрак итә. ф
Кәсепчеләр ыштыр итәләр.
Гамил Афзалча дөнья, контрастлар, көтелмәгән борылышлар дөньясы бу! Аның бу бәйләмендә шулай ук тау һәм басуларның кичке моңын, табигать һәм вакыт мелодика- сын оста сиземләү чагыла. Менә кечкенә генә бер этюд:
Көн сүрелде. a
Яшькелт һава җиләс. Иренеп кенә эңгер таралыр. Тупыл башларына тияр-тимәс. Күк болытлар ага каядыр. Яфрак шавын сөйләп тире-якка Тон буена җилләр йөрерләр. Тәрәзәне кага шундый чакта Киткән дуслар, Үткән гомерлар.
Бчк табигый дөнья, бар да — күңел теләгәнче!
Шигъри тәрәзәләр арасында Сибгат Хәкимнең уты биек һәм серле яна. Күңелне җылы әңгәмәгә тартып, үзенә чакырып яна! Рамнарын кайсы Гыйльметдин ясагандыр, ө уты җетө, уты Сибгат Хәкимнеке! Уйланулар уты. Мәңгелек ут!
Дугадан соң чирек гасыр. Дуга. Белгородка кабат кул бирдем, Тәрәзәмне ачтым, мәңгелек ут Карап чыкты эчен номерның. Карап чыкты бетен почмакларын, Янәсе, кем яши! Ут: таныйм».
Мин дә таныйм, солдатларның таныш Йөзен күрдем шушы утта мин.
Шагыйрьнең «Үлгәннәргә хәтта моң кирәк» дип исемләнгән әлеге шигырьләр циклы — Татарстанны Европа белен, вакытны вакыт белән, язмышларны язмыш белән бәйләгән җитди лиро-эпик елъязма. Иркен, җылы тойгыларга юмарт шигърият янында укучы үзен учагында уты янган җылы әй эчендә итеп хис итә. Әйе, юмарт шигърият бәйләнчек түгел, ул сиңа яфрак булып та ябышмый, күзенә күбек булып та керми. Монда инде яхшы шигырь генә түгел, шигъри «ой» хуҗасының киң күңеле, юмарт хуҗа икәнлеге дә сизелеп тора.
Юл уңаеннан мин шундый якты тәрәзәле, җылы өйләрнең тагын берсенә юлыктым.
Бөдрә болытларның врасыннан Фәкать миңа гына
Балкып торды Кояш, алып мине Алтын михрабына.
Бу ___ Нури Арсланов авазы. Журналның 6 нчы санында басылган яңа шигырьләре
аның бер үзе өчен генә түгел, бүгенге татар шигъриятенең яңа үсеше ител бәяләнерлек әсәрләр. Әлеге циклдагы «Кайтар мине». «Асау атым». «Күкчөтау», «Шомлы тәндә». «Дантон әйткән диләр» кебек шигырьләр — тирән тәҗрибә уты балкыткан, олы мәгънә белән тулы әсәрләр Нигә шул чаклы тарта соң үзләренә бу утлар! Сәбәбен шагыйрьдән сора. Үзе әйтер:
' Килделәр дә керделәр. Кереп түргә менделәр. Уйнадылар, иелделәр Шатлыклар йөрәгемдә!
РОВВРТ Ә X М Э Т Җ А н о в
Шатлык ул кила генә: Олыга да, кечегә дә, Дусыңа да, ишеңә дә Яхшылык телә генә:
Циклда әйбәт шигырьләр күп. ә шулай да «Шомлы төндә» шигыре үзенчә бер шедевр!
Төнен, күңелгә шом салып, бер эт улый:
Таңда китәм. шуңа улый, дисәм, Мин тугел бит аның иясе.
Ни шомлыкка икән тагын бусы, Ничек юрап, нәрсә диясе!!
Ә теге эт улый шомлы итеп, Аһ, әгәр дә улау киметсә Эчләремә тулган сагышларны,— Мин кушылыр идем шул эткә.
Күрәсез, эт турында гына язылган. Заманчамы бу? Әйе, бик заманча! Мәгънәле, уйчан, фәлсәфи, сәхнәдән түгел, ялгыз гына, кулга алып укый торган (созерцательный) шигырь. Биредә кешенең табигатькә мөнәсәбәте дә, кешене кеше иткән гүзәл сыйфат — сабырлык та, гуманлылык хисе дә бар. Боларны мин нәкъ менә интеллектуаль поэзия үрнәкләре дияр идем.
Бүгенге заманда, техник прогрессның куәтле адымнары ясалган чакта, таш һәм металл арасында әнә шулай табигатькә, андагы җан ияләренә кешеләрчә мөнәсәбәт тойгысы бик табигый теләк буларак алга килә. Бүген Җир һәм Су, Җир һәм биосфера турындагы проблемалар тиктомалдан гына тумаган. Цивилизациянең һәм культураның табигатькә мөнәсәбәте проблемасы гасырлар буена килгән. Бу мәсьәлә бүген бигрәк тә зур актуальлеккә ия. К. Маркс 1868 елның 25 нче мартында Ф. Энгельска язган хатында болай ди: «Нәтиҗә шундый, әгәр дә культура стихияле рәвештә үссә, ә аңлы рәвештә максатка юнәлтелмәсә, аның артыннан бушлык кына торып калачак»
Бу тирән мәгънәле сүзләрнең безнең заманга да, безнең иҗат дөньябызга да турыдан-туры мөнәсәбәте бар!
Шулай икән, табигый ки, тормыш-яшәү аренасы булган табигатьнең, кешенең табигатькә мөнәсәбәтенең шигьри сферага да бүген актив үтеп керүе бик вакытлы. Менә безнең бүгенге поэзиябез өчен беренче проблема. Борчылып, ачынып, дулкынланып язылган әсәрләр бар икән, аларда, автор үзе телиме-юкмы, яшәешебез турында бер проблема орлыгы булса да салынган була. Ә андый әсәрләр аз язылмый бездә.
Илдар Юэеевнең «Карурман» поэмасында да табигать һәм кеше темасы калку итеп куелган. Әсәрнең лирик герое «тавыш тизлегендә очкан самолетта» Идел ярларыннан «Карурман» җырын ишетә. Ул бабасының васыятьләре эзеннән бара. Әсәрнең тол мотивы мондый:
«. Кеше серләр эзли күк йөзеннән.
Җир астыннан, диңгез төбеннән.
Йолдызларга оча, атомнарның
Кара урманына күмелә.
Ләкин кеше, ашыгып барган чакта. Туар матурлыгы хакына, Сандугачлы кара урманнарны Күпер итә аяк астына»
Илдар Юзеев — киң полотнолы әсәрләр, поэмалар остасы.
Гәрчә алынган проблемасы әһәмиятле, җитди булса да, сәнгать әсәре буларак, шагыйрь бу юлы әлеге поэмасын бер бөтен, программ әсәр итеп очлап җиткермәгән
1 К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Сайланма хатлар Госполитиздат. 1948 ел. 202 бит.
дияр идем. Аннан соң бабасының: «Күктә очсаң да, җирне онытма!» дигән кинаяле сүзләре шагыйрьнең үзе очен дә инде бик яңа түгел. Кабатланган фикер Кимчелекне, барыннан да элгәре, әсәрнең шигъри тукымасы образлар, метафоралар системасына нигезләнүдән һәм характерларның тормыш күренешләренә турыдан-туры актив мөнәсәбәтләрен чагылдыру-су рәт ләүдән битәр, аның сейләүгә генә корылган булуыннан, вакыйганың артык хроникаль булуыннан эзләргәдер... Шуның белән бергә әдәби әсәрне чын сәнгать таләпләре югарылыгыннан торып хәл итмәгәндә гәрчә ул халыкның киң популяр җырларына нигезләнсә дә, халыкчан һәм попуһяр булып җитә алмый әле.
Шулай да «Карурман» поэмасы, шагыйрьнең киң гомумиләштерүләргә, ассоциацияләргә корылган яңа биеклеге булып җитмәсә дә, гомумән, уңай, җылы тәэсир калдыра.
Әгәр шигырь, үзенең художество бизәкләреннән, сурәтләү чараларыннан өстен булырга омтылып, саф социологик караш-фикерләрне генә алга сөрә икән, ул. поэтик әсәр булудан бигрәк, публицистик мәкаләне хәтерләтә башлый Миндә Хәсән ага Туфанның әһәмиятле генә темага язылган «Кайтмый калган дуска» исемле шигыре шундыйрак тәэсир калдырды. Иллюстрация ечен бер генә озек китерик;
— Әзерләнә фюрер сугышка;
Диктаторлык культы терелә Кенбатышта, Берлин астында, һәм Нерондай Бенито Римда Азатлыкны дарга астыра, Конбатышта пультлар терелә.
Дөрес, шагыйрь биредә бик изге хисләр белән кабынган, ул олы дуслык хатирәсен, көрәшче дусын сагына, ил үткен кыен, давыллы юлларны күз алдыннан кичерә. Шулай да биредә — иҗатта үз шигъри мәктәбен тудырган өлкән шагыйрьнең эпик колачы, кыскасы. Туфан осталыгы җитеп бетмәгон.
Яшьләрдән Равил Фәйзуллинның «Лирик шигырьләр» циклы үзенең яктылыгы, табигатьнең, поэтик сиземләүнең төп асылын, -кабыгын арчып», бераз «ялангачландырып», кыскасы, бетен тулылыгы, нюанслары белән укучыга җиткерергә омтылышы ягыннан аерылып тора. Биредә шагыйрьнең сурәтләү чараларының халыкчан тәкъбнре дә ачык күренә Менә «Этюд-рәсем» дип аталган беренче шигырь. Яшь ана баласын
Бискко-биеккә төбәлгән карашы. Зәңгәр күк фонында — Кояш та баласы. Төтенсез, шартлаусыз аларның арасы—
Аяз күк фонында кояш һәм бала сурәте. Әйтерсең лә Давид Сикейросның тынычлык турындагы фрескасыннан бор фрагмент! Табигый, илаһи! Әмма тагын да әйтеп китмичә булмый, шундый югары зәвык белән язылган полотноларга янәшә генә җиңелчә зәвыкка корылган менә мондыйрак үрнәк тә бар
Курыкма, кол. елмай! Кирәкми аһ-ваһлар— Савапка торырлык безнең бу гөнаһлар!
Көл. елмай!..
Журналның 5 нче саны —бүгенге поэзиябезнең үзенә күрә нәни бор антологиясе. Биредәге һәр шигырьгә аерым аерым тукталып үтү җ-смөин мөмкии түтелдәр Әмма шулай да иң характерлы үрнәк булырдай әсәрләрдән Рәдиф Гатауллин шигырьләрем («Утызынчы яз» диген уңышлы гына циклын да йөртел). Марс Шабаеаиың табигать — заман — шәхес проблемасына караган шигырьләрем. Әхсән Баянның бәхәсле ярсу.
йөзәргә өйрәтә;
заманча актив шигырьләрен, Гәрәй Рәхимнең тел бизәкләрен» бай шигъри «челтвр. г.әрпен җитди уйланып, бирелеп язылган әсәрләр рәтенә кертер идем.
Зәки Нуриның «Яза авыл, яза диңгез» дигән новелласы шигъри орлыкның сгрофа- дан-строфага үстерелеше белән, вакыйганы соңгы аккордта гына гомумиләштереп, көтелмәгән нәтиҗә белән тәмамлап куюы ягыннан кызыклы:
Авыл яза. диңгез яза.
Хатлар көн дә йөреп тора.
Әйтерсең бер мәхәббәтне Бөтен дөнья күреп тора.
Бу елгы журналда |алимҗан Латыйпның да җылы гына язылган, яңача. дәрман белән сугарылган тапкыр шигырьләре бирелгән. «Шатлык һәм кайгы» дигән шигырендә:
Ә кайгыны беркем дә
Кутәралмый берүзе.
Чөнки кайгы төбендә Ята елан мөгезе,—
кебек халыкчан метафоралар бар.
Ләкин шигырьләрне күп очракта әсәрнең эчке дисциплинасы булмау харап итә. Шуның белән бергә, халыкчанлыкка охшарга тырышу, халыкчан сурәтләр ясарга омтылу карага ак җеп белән теккән сыман ярылып ята. Халыкчанлык ул жаргон да, имитация дә түгел. Халыкчанлык бүтән сыйфат. Ул — табигый.
Вакыт-вакыт без иҗатка җаваплылыкны киметеп җибәрәбез дә, әдәби җилбәзәклеккә бирелеп, үзебез сизмәстән, уенчык күл дулкыннарында уенчык аккош кебек тирбәләбез:
Читләтүең — чикләвеңме!
Бер кыюга — мең тыю... Ах, әллә сиңа рәхәтме Кеше җаннарын кыю!
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә.
Урталыгың — үртәвең. Ах алла, мин уталмыйммы Җилпеп күлмәк итәген—
Яисә:
Ах алла, мин көталмыйммы
Сабырлыгың сынганын!
Ирексездөн Кармен монологы хәтергә килә. Юк, моңарчы бер дә җилбәзәклек күрсәтмәгән, сәләтле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова, кызганычка каршы, журналга өн» шундый салоичарак зәвыклы шигырь биреп куйган.
Без. хаклы рәвештә, Советларның бөек, бердәм семьясындагы һәр ирекле, хөр милләте кебек үк, үзебезнең милли казанышларыбыз белән горурланабыз. Соңгы елларда язылган шигырьләргә генә күз төшерик: алар моңа дәлил. Ләкин мәсьәләгә риторик, «лобовой» якын килү күренешләре дә бар. «Мин — татар» дигән риторик дәгъваны, минемчә, әсәрнең художество чараларында эретеп, нәфис итеп, чын милли нәкышле сәнгать әсәре итеп бирергә дә мөмкин булыр иде бит. Күп очракта без моны артык туры ярып кына хәл итәбез:
Бу көйләрдә
Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел.
Үз аһәңе шушы якларның.
Бу моңнарда мин тарихын таныйм. Кан тибешен таныйм татарның.
К. Булатова шигырендә дә башта әйткән нәфислек, татар сүзенең сәнгатьчә кулланылышы җитми кебек.
Поэтик биография. Эзләнүләр юлы
Бездә берәр авторның аерым бер уңышлырак әсәренә карап, аның бәтен иҗаты, шул бер уңышлы шигыре буенча хәтта шагыйрьнең шигъри деньясы турында фикер йөртү гадәткә кергән. Аерым уңышлы детальләр, табышлар, алар нинди генә уңышлы булмасыннар, әлегә барыбер шагыйрьнең шигъри деньясы түгел, бәлки иҗатының з аерым елгеләрв генә, һәр шигырьнең кичерешләр һәм иҗат газаплары аша килгән поэтик биографиясе булырга тиеш. Әнә шундый шигъри биографияләрдән тезелә ул g шагыйрьнең иҗат дөньясы! Озак төзелә! Кайчак шагыйрьнең билгеле бер тынлык * кичергән чагы да булуы бар. Шунда аның хакында «пассивлашу» дигән ашыгыч караш = та туар. Әмма бу чор шагыйрьнең «тирәнлеккә», «тамырга» үскән чагы булырга 7. мөмкин.
Иҗатның «тын үсеш» периодын Э. Хэмингуэйның мәгълүм айсберг теориясе мисалында аңлату бик урынлы булыр кебек. Айсбергның — йөзмә боз тавының—без су өстендәге өчтән бер өлешен генә күрәбез, ә калган ике өлеше — тирәндә, суга күмелгән.
Әйткәнемчә, шагыйрьнең иҗади дөньясы, аның поэтик биографиясе тирәннән, төптән күтәрелә, иҗат газаплары эчендә туа, дәвамлы кичерешләр эчендә туа. Аның каравы, үзенең поэтик дөньясын тудырган әдип — бәхетле әдип).
Мәгълүм ки, кайбер әсәрләр, алар ничек кенә төзек, ыспай эшләнмәсеннәр, укучыда резонанс тудыра алмыйлар. Резонанс юк дип мәквлә-рецензияләр дә язып карыйлар аларга, үзенчә тылмачлык та иткәлиләр. Әмма барыбер әсәр тирәсендә тынлык кына. Әллә ул шул салкын айсбергмы, мәгънәсе тептәрәкме? Әллә алар салкын рациональ гакыл җимешләре геноме? Мин бу хәлне, барыннан да бигрәк, әсәрнең үзенең поэтик биографиясе белән дөньяга килмәвендә дияр идем Мондый әсәрләрдә җанлы шигъриятнең кайнар каны типми сыман
Мин Камил Мостафинның журналда чыккан шигырьләрен, субъектив фикерләргә бирелмим дип, кайта-кайта укыдым. Җыентыкларын да укыганым бар иде. Аның шигырьләре, бер караганда, романтик рух белән дә өртелгәннәр. вакыйгаларның иң җитди штрихларын гына, характерлы төсмерләрен генә тотып калырга омтылалар сыман. Сүз дә юк, төзек, җыйнак, матур гына шигырьләр! Үз тәэсирләремне ачыктан- ачык әйтүдән авторның хәтере калмасын, ничектер похтә. әмма сәхнә бутафориясе кебек салкынрак тәэсир калдырды алар миндә. Техник осталык белән тезелгән шигырьләрнең нигезендә китапчыл романтика ята кебек Шигырьләрне укыганда, авторның исемен күрмәсәң, кайсы еллар әсәре бу? диген сорау да туар иде. ихтимал Бу нәрсә дә, бәлки, үз иҗат биографияң анык булмаудан киләдер? Мәсәлен, менә «Тачанкалар» дигән шигыре, эчтәлеге белән димим, конструктив элементлары сүзләр тезелеше белән ничектер 30 нчы еллар шигырьләренә охшаш сыман. Аның «Йөгән» дигән шигыреннән бер өзекне мин авторның үзенең интонацион бүленешләре белән китерәм:
Уйларыбыз инде ак ватманга кырыс чертеж булып яттылар. Тик һаман да аның сызыклары үсмер чакның серен саклыйлар.
Бу интонация үткән еллар поэзиясен хәтерләтә. Бу минем шәхси фикерем гене әлбәттә, һәрхәлдә, мин шулай кабул итем. Биредә мин шулай ук әдипкә ниндидер рецепт та тәкъдим итәргә җыенмыйм. Бәлки, бу аның үзенең принципиаль юнәлешедер? Шагыйрь әле үсештә. Шулай булгач, аның иҗатына кагылган бу фикерләр һич тә ниндидер абсолют бәягә дәгъваламыйлар..
Минемчә, авторга күбрәк рус поэзиясе деньясы йогынты ясый кебек.
РОБЕРТ 9ХМЭТ1КАЦОВ
Югарыда китерелгән мисаллар шулай ук билгеле дәрәҗәдә безнең һәркайсыбыз- га да кагыла Сер түгел, еш кына чын иҗат утында тумаган, салкын, пбалык канхы» шигырьләр дә деньяга чыгып куйгалый.
«Казан утлары» — зур, олы иҗ^т мәктәпләре журналы. Анда керү — керделе- чыктылы булмасын, а вакыйга саналсын иде.
Тагын. Иҗади эзләнүләрнең бер яссылыкта, бер юнәлештә баруы вакыт-вакыт үзен нык сиздертә. Бер үк образ, бер үк әйләнмә, бер үк чалымнар шагыйрьләрдә кайчак уртакка да әверелә.
Зөлфәтнең җылы һәм образлы язылган, уйландыра торган «Ерактагы гудок» исемле бер шигыре бар. Ераклашып барган поездга карап, шагыйрь:
Узды поезд, бер вагонда нсә
Минем урын китте
буш инде.
Алда торган җәйләр —минсез җәйләр,
Аппак кышлар —
минсез кыш инде...
Китте поезд,
мин эшлисе эшләр.
Мин йерисе юллар киттеләр...— ди.
Чираттагы 5 нче санны ачабыз. Анда Мөдәррис Әгъләмовның «Хәерле юл сүзгә!» дигән шулай ук кайнар хисле, темпераментлы гына шигыре басылган.
Әнә шулай бер китәрбез дә без һәм кайтмабыз,
тол калырлар көзләр.
Тол калырлар җәйләр, кышлар, язлар, безутелгән юллар тол к а л ы р л а р...
Күренә ки, ике шигырьнең дә поэтик ачкычы бердәй, бер яссылыкта. Бу ике шигырьнең хикмәте бер образ орлыгыннан шытканын күрү кыен түгел. Ә шигырь язган кеше шигъри орлыкның ни икәнен бик яхшы белә инде ул! Орлыгы гына булсын! Аннан соң шигырь языла инде! Әлбәттә, мин биредә образ турыдан-туры күчереп алынган дияргә җыенмыйм. Шулай да мондый охшашлыктан безгә ераграк, саграк булу хәерле
Менә тагын бер мисал. Мин биредә, ике авторның шигырьләреннән икешәр юл алып, аларны янәшә куям:
Саргылт чәчле, зәңгәр күзле кыздан
Каз сыенды безнең кочакка.
(1963 ел.]
Сары чәчен иңнәренә салып, Назпы кызлар сыман минем тездә Көз утыра...
(1972 ел ]
Беренче вариант инде моннан ун ел элек дөнья күргән. Ә соңгы вариант «Хәерле юл сүзгә!» дигән шигырьдән китерелде. Ике шигырьдә дә, мисалдан күренгәнчә, көз сары чәчле кыз образында китерелә. Беренче авторда ул «безнең кочакка сыенса», М. Әгъләмовта исә «тездә утыра»! Мин моны мәзәк өчен түгел, ә безнең бер-беребез иҗатына әнә шулай игътибарсызрак каравыбызның типик бер иллюстрациясе буларак китерөм.
Безгә бер-беребезгә шигырьләрдәге образларны, төсмерләрне кабатлау гына түгел, шигырь исемнәрен дә, җыентык атамаларын да кабатлау килешми. Моннан янә үзенә бер проблема килеп туа приоритетка һәр чак хөрмәт булырга тиеш! Иптәшеңнең, каләмдәшеңнең иҗатына саксыз карау — үзеңне хөрмәт итмәү дигән сүз ул.
Тагын алда телгә алынган шигырьдә:
Ил уллары хезмәтләрен илгә
бирерләр дә
китеп югалырлар...—
дигән юллар бар.
Гомер чылбыры — тоташ. Бер уллар китсв, икенче уллар һәр даим килеп тора- «Югалырлар, сүзе, бу очракта, узенең фәлсәфи-логик трактовкасы «тыннан бик ук тегел тугел, диюем. Әлбәттә, аерым шәхесләр кабатланмый. Ләкин бит шагыйрь бу урында аерым шәхесләр турында сөйләми, ә бәлки «ил уллары, дигән гомуми тошеичә белән эш итә.
Ни өчен тагын мин бу шигырьгә тукталдым? Мәсьәлә менә нәрсәдә. Дөньяның, ♦ «ир тормышының фанилыгын әнә шул рәвешле «ике җирдә икең —дүрт, кебек гади, раслауны, исбатны сорамый торган, болай да котылгысыз күренешләрне шигырь- х гә салып әйтү безнең шигърияттә бүген ешрак күренә башлады. Мондый әсәрләр rj үзләренең чишелешләре, эшләнешләре белән тугел. ә бәлки, сайлаган темалары, £ масса зәвыгына ярашырга-җайлашырга омтылышлары белән оттыралар. =
Бер мәшһүр шагыйрь әнә шул «китүләр» хакында, фәлсәфи һәм тыйнак кына ител < болай дип язган иде.
Яктырыр һаман хәвефсез бу җиһан, Кузгалмас хәтта җирдәге бер тузан!
Чыннан да. хас шулай түгелмени’
Миңа М. Әгъләмовның журналның 8 нче санындагы «Учак урыннары, дигән шигыре узенең самимилеге, яңалыгы, борчулы хисләре белән ошады. Логикасы тормышчан, актив, ышандырырлык, биредә инде тынгысыз шәхес үзе бар, сәләтле шагыйрь каләме сизелә!
Поэзия, әлбәттә, гавами төшенчә; ул безнең боек ачышлар заманында уй-тойгы- ларны трансформацияләүнең бер юнәлеше, эмоциональ тәре. Бер халык, бер ил поэзиясе дә бер-береннән «кытай стеналары» белән бүленмәгән! Шулай икән, бу өлкәдә безнең гавами мәктәбебез, аудиториябез бар дигән сүз. Өйрәнүләр — һәр шагыйрьнең гомерлек юлдашы. Бу өлкәдә испан Леркаданмы, поляк Тувимнанмы, төрек Хикмәттәнме, илебездәге рус һәм башка тугандаш милләт шагыйрьләреннәнме.
яисә үзебезнең классикларыбызданмы, иҗади өйрәнүнең бер гөнаһысы да юк. Бу исә илобездә милли культураларның үзара үрслел-якынлашып үскән чагында интернациональ рух белән байый, сугарыла барган чагында хупланырлык күренеш кенә! Әлбәттә, өйрәнү иҗади булганда. Без биредә бер беребезне кабатлау, таптану, образлы итеп әйткәндә бер шигъри йортны икенче бер йорт өчен «бүрәнәгә сүтү», акрынлап-акрынлап сүтү, ниһаять, шуңа охшаш тагын бер шигъри йорт «теэоп-сипләп» кую кебек саф механик күчерү, шуның соңгы нәтиҗәсе булган эпигонлык турында сүз дә алып бармыйбыз, билгеле! Әмма, кемнән генә өйрәнсәң дә, сүзең шигъри булсын, укучы йөрәге кабул итәрдәй булсын, үзеңноке булсын! Шигърият, гәрчә газеталарның әдәби рубрикаларында «шигърият агачы» диелсә дә, ул агач түгел, кәусо-каерысын ярып, аңа чит-ят бөре ялгап үстереп булмый Поэзия дә. кеше организмы кебек үк, ялгауны, күчереп утыртуны кабул итми. Поэзия күзәнәкләрендә дә биологик сыешмау- килешмәү дигән нәрсә бар. Әгәр дә кем дә кем алда әйтеп киткән биологик законча-лыкка хилафлык кыла икән, ул барыбер әдәби конъюнктурадан башка нәрсә тудыра алмый Бу «иҗат», өрелгән шар кебек, йорәк белой күк арасында очып йөри — очып та китми, җирго дә тошми. Чөнки ул иҗатчының үзенең чын илһамы түгел, ә сүз куыгы гына! Әдипнең иҗат үзенчәлеге, остапьгы аның табигыйлегеннән башлана Ә инде салкын исәп-хисап, салкын гакыл белән ясалган шигырьләрдә бизәк-иокышләр дә ясалма була. Мондый шигырь — чын шигырьнең карачкысы, муляжы гына.
Менә шушы тештә инде әдәби тәнкыйтьнең зарурлыгы бәтен киңлегенә ачылып китә. Мин поэзия турындагы бу күзәтүне язганда һич тә безнең шигырь тәнкыйтенә битараф булып кала алмыйм. Шуның өстән», әлеге саннар андый тәнкыйтькә аеручә
Тәнкыйть шигърият юлдашы
Безгә киләчәктә журналның һәр санын аерым тикшерү кирәктер. Юкса, безнең аваз бүгенге әдәби хәрәкәт күгендә реактия очкыч авазыдай артка кала Яңа әсәрләрне укып-күэәтеп баруда оперативлык өлгерлек җитми, тәнкыйть күзе җитми.
Боз һәртөрле йомгакларны яратабыз. Алар инде безнең традициягә әйләнгән.
10. <11. V."
РОБЕРТ ӘХМӘТҖАН 8 0
Йомгакларга без туйга җыелгандай бик телеп җыелабыз. Йомгаклап та кулбыз Ләкин ничегрәк йомгаклыйбыз соң? Без Тукай клубыннан таралуга, йомгак та «сүтелә» башлый. Нигә дисәң, күбебез бер-беребезнең иҗатын укымыйбыз, белмибез, ә бары якынча гына, ишетмеш-белмеш буенча гына фикер йертәбез. Гомуми резонанска бирелеп кенә кул чабабыз. Менә шушы «Казан утлары»нда басылган берничә шигыре белән генә син берәр шагыйрьне йомгаклап кара инде! Ул бу йомгакка ничек сыйсын ди? Ул бит һәр даим хәрәкәттә. Ә бит без күбесенчә бу «йомгакка» журналда чыккан әсәрләр белән генә дә керәбез. Күп вакыт бер ике шигырь белән дә керәбез. Аннан соң шул бер-ике шигырь буенча тәнкыйтьче ясаган йомгак, ел үтеп, икенче елның яртысына, хәтта аннан да ары тәгәрәп китүчән була. Ел эчендә иҗатта нинди үзгәрешләр тумас? Ә йомгак шул хәлендә тәгәрәвендә дәвам итә. Инде инерция белән тәгәри. Ә бит принципиаль, объектив тәнкыйть иҗаттагы һәрбер үсеш-үзгәрешне объектив бәяләп барырга тиеш. Тәнкыйтьче ул —әдәби үсешнең гадел хөкемдары, үзенә бер арбитры! Тәнкыйтьче ечен гражданлык намусы — доктор өчен Гиппократ анты белән бер булырга тиеш. Бу кулларда гаделлек бизмәне чайкалмасын иде!
Гадел булу гына да җитми. Гадел булу өстенә, тәнкыйтьче әле тирән белемле, зур эрудицияле галим кеше дә булырга тиеш. Шунсыз ул әдәби күренешләр турында төпле фикер әйтә алмаячак. Шагыйрьнең гражданлык йөзе турындагы мәсьәләне алыйк. Безнең тәнкыйтьтә ул әле һаман берьяклырак аңлатылып киленә шикелле. Миңа калса, чын мәгънәсендә гражданин булу өчен шигырь азагына өчәр өндәү билгесе куеп, •■Мин гражданин!!!» дип оран салу гына җитми. Ә бәлки, шушы көндәлек тормышта, шушы мәшәкатьле дөньяда туган халкыңның шатлык-куанычларын, кайгы вә сагышларын уртаклашып яшәү кирәк. Безнең һәркайсыбыз кирәкле уртак эш бошкара, юлыбыз — уртак. Без — төрлеләр. Әмма бу йөк безнең барыбызның да җилкәсенә тигез төшә. Шулай икән, безнең арада әдәбият язмышын хәл итү өчен күктән җибәрелгән пәйгамбәрләр юк һәм булуы да мөмкин түгел!
Халыкчанлык һәм гражданлык — бертуган төшенчәләр. Көрәшләр тулы бу яшәештә иманыңа тугрылыклы булып, халкың белән бергә иңгә-иң яшәү —үзе гражданлык. Хәтта туган җирнең үлән-чәчкәсе хакында җырлау да — гражданлык. Ниһаять, мондый цивилизация һәм техник прогрессның металл кочагында кешенең кеше булып, шагыйрьнең шагыйрь булып калуы — үзе гражданлык! Гражданлык ул тормышка һәм аның һәртөрле күренешләренә һәр даим гадел мөнәсәбәт эчендә шыта, үсә, чәчәк
Әдәбиятта гражданлык турында үзәк матбугатта да, бездә дә күп санлы чыгышлар булды һәм булып тора. Бу төшенчәне теоретик яктан җөпләгәндә без ялгышмыйбыз, безнең фикерләр бу яктан хрестоматиягә кертерлек. Ә менә көндәлек әдәби хәрәкәттә без әле күп вакыт бу төшенчәне берьяклырак аңлыйбыз. «Гражданлык та гражданлык!» — дип кабатлый торгач, хәтта әдипнең гражданлык активлыгы белән аның делецлык активлыгын бергә бутый башладык шикелле. Әдип тормышта кайный, ишекләрне кыю ачып керә, мәсьәләләрне кабыргасы белән куя. Әлеге активлыкның үтә шәхси мәнфәгатьләрне алга сөргән активлык булуы да мөмкин. Аннан соң без, шул рәвешчә дәвам итеп, гражданлык төшенчәсен шул чаклы примитив аңлауга барып җитәбез ки. без әдипнең иҗаттагы гражданлык активлыгы белән аның тышкы, саф биолог ик-импульсив активлыгын бергә булап йөртә башлыйбыз. Болар икесе ике нәрсә!
Буш вәгазь һәм коры дидактика да кайчагында гражданлык битлеге артына яшеренергә тырыша.
Инде иҗади зәвыклар мәсьәләсенә килик.
Шунысы гаҗәп, бүгенгә чаклы шигърияттә примитивизм турында беркем дә, бер тәнкыйтьче дә бер сүз әйткәне юк.
Менә бер типик хәл: тәнкыйтьчеләр генә түгел, хәтта бүтән жанр, әйтик, проза вәкилләре дә шагыйрьгә: «Син инде алай кырлап-сырлап торма, турыдан әйт!» — дип киләләр. Дөрес, гадилек бер хәл ул. Бу кадәресе аңлашыла. Ә бит шигырьнең прозадан аермалыгы да, шигырьне шигырь иткән нәрсә дә шунда: ул күбрәк образлы- сынландыру категориясе белән эш итә торган жанр. Күргәнеңне турыдан-туры сөйләп кенә бирсәң, ул проза, ай-һай, проза гынамы әле, аның да үтә лобовое, гади информация генә булыр иде Проза да бит гомумиләштерүләр һәм образлар системасы
белән эш ите Аннан соң шагыйрьләргә биреле горгаи тагын бер типик бәя. бусы күб- рәи рецензияләрдә очрый инде: «Шагыйрь күкләргә менми, шигырем бизәкләргә терми. катлауландырмый, аның шигыре бик гади». Нинди бит әле? дигән сорау туа Гадиме, әллә примитивмы? Үтә гадилекне шулай мактау төссез, шаблон, бернинди шигьри осталыкка ия булмаган кустарьчылыкка юл ача түгелме соң? Гади тел белә- язылган дигәне күбрәк метафорасыз, тоташ сөйләп чыгылган тезмәләр хакында инде * Ә метафора, образлы тел белән, хисләр белән өртелгән, кирәк урында киная һәм фәлсәфи гомумиләштерүләр белән язылган шигырьләр чуар купшы, халыктан ерак. £ аңлашылмый булып чыгалар, имеш! Шигырьне укучыга «чәйнәп бирү, нигә? Түбән < зәвыкка адымның башы нәкь менә шундый «бәһәләрдән, башлана да инде!
Бүгенге заманда, кеше миен интеграллар һәм исәп-хисап машиналары алыштырган _ заманда, экспериментлар, атом генераторлары, лазерлар һәм циклотроннар чорында < халыкны, укучыны интеллектуаль тәрбияләү, иң зур матурлык фәне булган кеше < күңеленә олы мәхәббәт тәрбияләү — төп проблемаларның берсе санала.
Шагыйрьләр ишәя, шигырь мәктәбе киңәя, инде белемле кешегә импотентлыкка ф якын тойгыларны рифмага салу бер дә кыен мәсьәлә түгелдер! Төрле үлчәмдә, терле калыпка салып та! Чү! Сабыр... Менә шушында инде хәлнең иң хәтәре яшеренгән— укучы карашында шигырьнең бәясе төшәргә мөмкин. Дөрес түгелмени? Без адым саен шундый күренешкә тап булабыз, берәү әйтә: «Мин дә. брат, шигырь язам әле. әлегә бастырганым гына юк». Яисә икенче берәве: «Мин дә, энекәш, шигырьдән башлаган идем; менә хәзер инде, күрәсеңме, романнар язам. Иҗатның беренче адымы өнә шулай шигырьдән генә башлана инде ул, аннан, акрынлап, «прозага.. ■ Бу сүзләргә тагын комментарий кирәкмидер шикелле Алар үзләре сөйлиләр Димәк, яңа бурычларыбыз нидән гыйбарәт? Барыннан да элек, шигьри иҗатның абруен тагын заманча бер баскычка күтәрү. Аны һәртөрле коммерция һәм шаблон күзлекләреннән югары күтәрү. Моннан, димәк, үзеннән-үэе аңлашылганча, без алдан телгә алган интеллектуаль зәвыкны югары үстерү шартына әйләнеп кайтырга мәҗбүрбез.
Бүгенге шигырь — интеллектуаль шигырь.
Бүгенге шәхес — культуралы, интеллектуаль, көрәшче шәхес. Гаделлек сакчысы. Менә шушы урында инде шәхеснең гражданлыгы да, әдәби осталык та, халыкчанлык та һәм иҗат ечен һава белән су кебек зарур булган башка сыйфатлар да бергә берләшә.
Димәк, бүгенге шигърият үзенең югары интеллектуаль тойгы-фикерләргә бай булуы белән бәяләнергә тиешледер.
«Йомгак.ның очы
Шаблон ничек туа?
Аның механизмын аңлау артык кыен түгел. Ул. әлеге дә баягы, шигъри иҗатка уптым-илаһи караудан, әдәби тәнкыйтьнең сайлыгыннан, үзенең дә санауга, компли- ментарлыкка һем схематизмга нигезләнгән булуыннан, шигърияткә берьяклы, утилитар карашыннан киләдер. Мондый тәнкыйть, гадәттә шигъриятнең инструментоекасы дигән төшенчәдән ерак тора. Әйтергә кирәк, һәр авторның иҗат лабораториясенә зирәклек белән үтәп кереп, аның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм һәр аерым әсәрнең заманча рентабельлеген күрсәтү җитми эле
Тәнкыйтебез адресына әйтелгән бу фикерләрдән: «Бу кеше — тәнкыйтьнең дошманы икән!» дигән фикер калмасын тагын. Мин чыгышымның тәнкыйтькә караган өлешен: «Тәнкыйть — поэзиянең юлдашы».— дип. юкка гына атамадым.
Тагын бу өлкәдәге котылгысыз хакыйкатьтә тукталмый буямый: әгәр дә шагыйрьнең күңел дөньясы сиңа ошап бетми икән, билгеле ки, аның шигырьләре де сиңа ошамаска мөмкин Бу —бер до гаҗәп түгел. Мондый очракта аңа карата скептик фикер күңелне биләп алырга да мөмкин Сер түгел бездә шәхеснең ошааы-ошамавы- на карап, аның иҗатына да шундый мөгамәлә яшәп киле
Ә менә бу яктан инде объектив тәнкыйть чын батырлык үрнәге күрсәтә! Шәхси аә субъектив карашлар инде тәнкыйть сферасы түгел. Тәнкыйтьченең кыйбламасы — принципиальлек, антипатияләр һем симпатияләрдә дә үз-үзен җиңәрлек принципиальлек.
147
aoiiv)Kjeivxe Xdaaod
10»
Мин Балтик буе республикаларының үзәк әдәби журналларындагы поэзия буенча тәнкыйть мәкаләләрен кызыксынып күзәтәм. Анда һәр әдипкә аерым индивидуаль якын киленә. Тәнкыйть үзе дә шигъриятнең үзе кебек — иҗади тоемнарга, нюансларга гаҗәп бай! Аларда һәр әдипнең үз төсмере, үзенчәлеге бар.
Чын иҗат, индивидуаль иҗат ниндидер «тигезләүне», стандартка салуны кичерә алмый.
Шаблонның тууы нәкъ менә әдәби тәнкыйть фәнендә җентекле классификациянең булмавыннан, иҗади процессның асылына кермәүдән киләдер.
Ә бит һәр шәхеснең, ничек кенә булмасын, үз төсмере, үзенең стихиясе, үз полутоны, уз атмосферасы, ниһаять, үз дөньясы бар! Аларны ничек тигезлисең дә ничек бутыйсың?
Мин аларның авазларын аерым-аерым ишетәм. Менә лирик-романтик пландагы Р. Гатауллин, менә фикри шагыйрь Р. Файзуллин, эмоциональ зарядлы Зөлфәт, менә фольклор-этнографик юнәлешле М. Әгъләмов, менә сүзләр стихиясен яраткан Г. Рәхим, менә орнаменталист Р. Харис, халык авыз иҗатыннан килгән Рәшит Әхмәт- җанов...
Поэзиядә боларның һәркайсының кабатланмас үз урыны бар. Бу иптәшләрдән тыш әле исемнәре әледән-әле «Казан утлары» журналы битләрендә күренгән шагыйрьләрдән Р. Вәлиев, Ф. Сафин, К. Сибгатуллин. Ә. Рәшитов, Ә. Гадел, 3. Насый- буллин, Ф. Гыйззәтуллина, Б. Сөләйманов, С. Гәрәева һ. б. күпләрнең исемнәрен дә саный китсәң, бүгенге шигърият аренасы әдәби алмашка нинди мул дип сокланасың.
Үзем үк таныйм, мин дә санауга күчтем бугай. Исемнәр әле болай да кала. Нишлим, журналга кергән һәрбер авторның исемнәрен генә санау да бик озынга китәр иде...
Исемнәре, әйе, күп! Шигырьләр дә күп! Әмма иҗади табышлар төрлелеге һәм муллыгы бик үк шатландырырлык түгел диясе килә.
Соңгы вакытта, минемчә, традицион формаларга кайтуны гел уңай күренеш дип артык бәяләп килүдәндерме, форма өлкәсендә эзләнүләр юк дип әйтерлек. Бездәге: «Булмаганны эзләмәскә, булганны дәвам иттерергә!» — дигән карашны, минемчә, бу яктан бик үк прогрессив караш дип әйтеп булмый. Эзләнү дигәндә, билгеле, буш прэстранствода капшану күздә тотылмый. Бу — поэзиядә яңа төсмер, баерак сурәтләү чаралары тудыру юнәлешендә эзләнү, эшлекле эзләнү. Үзеңнең шигъри дөньяңны төзү ул әзер калыплар белән генә барып чыкмый, билгеле. Аннан соң кайберәүләр, тоталар да, ачынып: “Нигә хәзер Такташлар юк?» диләр. Андыйларга: «Такташлар булмаганга Такташлар юк», дип кенә җавап биреп тә булмый. Биредә чорны, мохитны, шәхеснең кабатланмавын ничек инде истән чыгарасың? Әйе, Такташлар бөек. Ләкин аларны нигә кабатларга? Бу теләк аларга хөрмәт белән карамау дигән сүз түгел, киресенчә, аларны үз пьедесталларында калдыру һәм аларның кабатланмас исеменә төрле куллар кагылудан саклау өчен дә кирәктер.
Иҗатта мәйдан — чиксез!
Заман яңа проблемалар куя тора.
Шулерның үзәгендә — Кеше һәм аның интеллектуаль дөньясы, гаделлеккә һәм хаксызлыкка, иҗатка һәм төзүләргә, җимерүгә һәм көчләүләргә аның заманча мөнәсәбәте тора.
Әле шигырьгә, тар урынчылыктан арынып, гомумкешелек карашлары югарылыгыннан фикер йөртү кирәк. Өй төшенчәсе — заман давылларыннан ышыклана торган шәхси кабырчык түгел. Синең өеңә дә шул ук галәмнең радиоактив дулкыннары кагыла. Искелекнең тузаны синең дә күзеңә керә.
Әмма гомумкешелек карашлары дигәч тә, бу — гигантомания һәм пацифистлык карашлары дигән сүз түгел, бу — туган җирнең үз улы булу тойгысы тудырган карашлар!
Бу җәһәттән шагыйрьләрне шигъри атмосфераның үтә тыгыз катламнары көтә!
Бу тыгыз катламнарда янсаң да ярый, ичмасам!
«Казан утлары» журналы исә киләчәктә дә әдәби мирасыбызга мәңгелек ут булып, иҗат индивидуальлекләренә хөрмәт уты булып, иҗади эзләнүләрне яктыртып, кыскасы, «Казан утлары» — заман утлары булып, балкып янсын!